Latin

Солтаньяр - 17

Total number of words is 4204
Total number of unique words is 2115
40.1 of words are in the 2000 most common words
56.5 of words are in the 5000 most common words
64.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Иптәш секретарь, ялгыш сөйлисез, ул егет чеп-чи атеист. Беләсез бит, тормышта еш кына балалар ата-аналарының принципларын кабул итми, хәтта капма-каршы фикердә торырга мөмкиннәр. Шуңа да Сталин атасы өчен баласы җаваплы түгел, дип бик дөрес әйткән. Хәзерге яшьләр әнә класслары белән комсомолга керә, коммунизм төзү дәрте белән яна. Әйткәндәй, минем кыз да комсомолка бит әле. Беләсезме, ул нинди үзсүзле, үҗәт кеше, әгәр ирен үзенчә тәрбияли алмаса, исемем Солтаньяр булмасын. Хәер, кабатлап әйтәм, егет чын совет гражданы, дингә әйләнеп тә карый торган кеше түгел.
Солтаньяр үз гомерендә ничә тапкыр алдашты икән. Ничек әле, бәндә хаталардан хали түгел, диләрме? Ялганнан да ахыргача чиста түгел ул. Гаделлек сөйгән Мирхәйдәров та бүген бик үк дөрес сөйләми иде. Мөрид абзыйның иманы камил, аны биш сөрген дә диннән читләштерә алмас, ә улы намаз укып утырмаса да, ислам диненә хөрмәт белән карый. Ләкин Солтаньяр аны юкка чеп-чи атеист дип атамады. Райком секретаре белән бәхәсләшеп булмый, аның бер сүзе җитәр, Мөрид абзыйның башы Себер китәр. Җиле Иблиәмингә тиячәк. Анысына ул-бу булса бәхетсезлек Бибкәйгә төшәчәк. Менә шуларны уйласаң, үз намусымны саклыйм дип башкалар язмышы белән уйнап булмый. Кузгала башлаган давылны, үз башыбызга хәтәр булып яумастан элек, баса белергә кирәк.
Төхвәтуллин кешегә этлек эшләп үзенә ямь таба торган түрә түгел иде. Игелекле җитәкче дияргә дә мөмкин. Ләкин заманы шундый иде, аз гына сәяси уяусызлык күрсәттеңме үзеңне юк итеп куялар.
- Ярый, - диде ул леспромхоз директорына, син бала-чага түгелсең, әйткәнне аңлагансыңдыр.
Август аенда яшьләр өйләнеп куйды. Дөрес, татар йоласы буенча туйлар көз, игеннәр җыелгач, маллар суелгач үткәрелә, ләкин Бибкәйнең китәсе бар иде шул, шуңа да зурлап мәшәкать кузгатып тормастан, ямьле көннәрнең берсендә яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләделәр. Яшертен генә никях та укылды. Солтаньярның күңелен бераз хәвеф борчыса да, каршы килә алмады. Нуриҗан белән Верага үзе никях оештырды, мулла итеп нәкъ шул Мөридне чакырган иде, хәзер, үз кызына чират җиткәч, мин коммунист дип купыраеп утырып ата-бабадан калган йоланы үтәмәскәме. Килешми. Шулай итеп нелегальный мулла Мөрид абзагыз үз улына үзе никях укып башлы-күзле итеп куйды. Монысы шәригать кануннарына ничек сыядыр, ләкин анысын инде мулладан яхшырак белүче булмас.
Бибкәй Иблиәмингә нинди идеологик йогынты ясагандыр монысы караңгы, ә менә Иблиәмин Бибкәйгә әзерләнергә нык булышкан икән, кыз институтка имтиханнарны бик җиңел тапшырып керде. Шулай итеп Иблиәмин өйләнде һәм... кәләшсез торып калды. Үзе ул читтән торып укый, ә Бибкәйнең каникулга кайтканын көтеп яши хәзер.
Солтаньяр яшьләргә карап бер соклана, бер көнләшә. Кара син аларны, белем алу өчен чын батырлык кылалар дияргә мөмкин. Сөеп-сөелеп яшисе урынга, озын-озак айлар буена күрешми дә йөр, имеш. Ярый, болар бер хәл, ә менә Нуриҗан белән Вераны әйт син: башта өйләнәлми йөрделәр, анысы үзе бер кыйсса, аннары икесе дә сугышка китте, хәзер менә Вера медицина институтына барып керде. Фельдшер булып эшләве, фронтта алган тәҗрибәсе аз аңа, мотлак доктор буласы килә. Үзләре Ләйлә белән Мәҗнүн кебек яратышалар, ә үзләре һаман да аерым-каерым. Үзләре теләп! Һай, аңламассың бу яшьләрне!
Ат азгыны тайга иярә, ди, Солтаньяр үзе дә читтән торып укырга керде бит. Сугыш аркасында бүленеп калган укуын дәвам итү өчен Полина Ленинградка барырга җыена иде. Шулчакта Солтаньяр, их, яшьрәк булсам мин дә укыр идем, дигән иде, кызга җитә калды: безнең шәһәрдә Урман академиясе бар бит, әйдәгез, Солтаньяр Заһитович, дип откытып, директорны барыбер кузгатып, дәртләндереп җибәрде. Икәүләп данлыклы шәһәргә барып документларын биреп кайттылар.
Суфия, Полина, Бибкәй генә түгел, күпләр китте бу елны белем тауларын үрләргә. Чөнки алар инде мәҗбүри күченеп килүчеләр, сөргенгә җибәрелүчеләр, яисә кара урман уртасында туып үскән, дөнья күрмәгән бичаралар түгел, ә хуҗалар иде. Алар илгә хуҗа булырга, социализм төзергә әзерләнә иде.

36. Сәлимгәрәй
Кыйссабызның төп геройларыннан берсе булган Сәлимгәрәйне һаман да кайтмады, фин чигендә хезмәт итә дип кенә әйтеп киттек тә, янә игътибардан төшереп калдырдык, шикелле. Сәлимгәрәй исән, сау-сәламәт. Ләкин шушы араларда бер маҗарага тарып алды. Менә шул вакыйга турында тәфсилләбрәк сөйләп үтсәк, укучыбызның ризасызлыгына юлыкмабыздыр шәт. Сугыш тәмамланганнан соң Сәлимгәрәй Финляндия чигендәге погранзаставага килеп эләкте. Радистның эше авыр түгел, наушниклар киеп, тыңлаганын язып, кушылганын тапшырып тик утыра. Тик, әнә шулай тик утыруы гына ялкыта. Аю кебек таза кешенең эшлисе, бүрәнә күтәрәсе, балта чабасы килә. Бәхеткә каршы, пограничникларда да бәйрәм була икән. Моннан сигез чакрымда гына кечкенә шәһәрчек бар, шунда Белоруссиядән кызлар килгән: алар урман кисә, юл төзи, имеш. Җае чыккан саен солдатлар менә шул якка салулый башлады да инде. Сәлимгәрәй дә бер чибәр белән танышып алды.
Белорус кызының моңа кадәр татарларны күргәне юк иде. Нигәдер кысык күзле, тәпәш, кәкре аяклы, ат өстеннән төшмәс кырыс табигать халкы итеп күз алдына китерә иде ул аларны. Шуңадыр, ахры, башта бу солдатның татар булуына ышанмады. Таза бәдәнле, көрәктәй куллы, туры борынлы, аксылрак чәчле бу егет легендар викинглар токымына охшаган. Шул татарга бер күрүдә гашыйк булды да куйды да ул.
Менә әле Сәлимгәрәй Мария яныннан кайтып килә. Ат акрын гына атлавын белә. Юлның ике ягында чыршы урманы стена кебек күккә үрли. Данлыклы Карелия урманнары. Егет тимер кошевкада тын гына утырып килә. Аның бер ноктага текәлеп, кысылыбрак калган күзләре солдатның татлы хыялларга бирелүе турында сөйли. Менә инде кичке эңгер-меңгер дә төште, нәкъ гашыйкларның иләс-миләс була торган чагы. Ә егетнең күз алдында Мария. Матур шул ул. Ап-ак йөзле, битләре тулган ай шикелле нурлы, нәзек кыйгач кашлы, зифа гәүдәсе җиңел генә, судагы балыктай җитез...
Чү! Кемдер юлны кисә түгелме? Солдат алга текәлде. Шулай шул, ул ялгышмый, өрлектәй таза бер адәм, чыннан да юлны аркылы чыгып, урманга кереп бара. Юньле кеше болай йөрмәс. Тиктомалга түгел бу. Ничек тә тотарга кирәк моны. Тик ничек? Кулда корал юк бит. Кызлар янына барганда автомат тагып йөрмиләр шул. Сәлимгәрәй тиз генә бер уй уйлап, атның башын юан карагай төбенә борып туктатты да, чанадан төшеп шикле бәндә артыннан китте.
Кар тирән, билгесез кеше тын гына атлый. Аны күздән яздырмаска тырышып Сәлимгәрәй дә килә артыннан. Инде шактый караңгы, күз томаланып бара, тизрәк бер әмәлен табарга кирәк, юкса...
Шунда егет шинель чабуының нәрсәгәдер эләгүеннән тукталып калды. Караса, саллы гына агач ботагы. Шуны кулына алып тәвәккәллек белән шәүләгә якынлашты.
- Стой! Руки вверх! - дип кычкырып җибәрүеннән хәтта урман үзе сискәнеп киткәндәй булды. Бу тавыш шулкадәр дә көтелмәгәндә яңгырады, теге бәндә “дерт”итеп калды. Ә Сәлимгәрәй һаман катгый тавыш белән: “Руки вверх, стрелять буду!”- дип кычкыра, әйтерсең дә кулында автомат.
Көтелмәгән хәлдән карачкы бераз югалып калды, шикелле, чөнки ул үзе өчен ялгышлык ясады – буйсынып кулларын күтәрде.
Сәлимгәрәй аңа атларга кушты. Ни эшләсен теге, атлый башлады. Ә солдат бераз ара калдырып арттан килә. Үзе уйлый: ярый, бу бәндәне туктатып кулларын күтәртте, ди. Шуннан нәрсә? әгәр ул артына борылып, кулыңда агач ботагы икәнен шәйләп алса, беттең бит, егет, үз башыңа бәла эзләгәндәй, дошманның иң тазасын эләктердең, ахры.
Менә урман уртасында очрашкан ике ир юлга, чана янына килеп чыкты. Шунда солдат алга ыргылып дошманының тез астына типте һәм, аның аягы күтәрелеп киткән ыңгайга иңбашыннан борып җибәреп, чанага төртеп екты. Бер уңайга каты итеп муенына сугып алды. Һушын җуйган бәндәнең өстенә атланып, Сәлимгәрәй як-ягына каранырга тотынды. Җае чыгып тора бит+ ат белән салам тюклары ташыган иделәр, шуларның тимерчыбык бәйләүгечләре чана мөгезендә эленеп тора, имеш. Егет берсен суырып алды да, аунап яткан “трофееның” кулларын артка каерып үрәчәгә бәйләп тә куйды.
Кузгалып киттеләр. Заставага җитәрәк озын гына үр башлана. Шуны менгәндә әлеге “тере йөк” бик яман акыра башлады – тимерчыбык шуа-шуа мәлгуньнең кулларын кисеп кергән икән. Тукталып яңадан җайлап бәйләргә туры килде. Ә кайтып җитәр алдыннан егет түзмәде, тегене нәрсә белән куркытып әсир иткәнен күрсәтеп алды.
- Ух ты, сволочь, поганый рус! - дип, анысы бар көченә тарткаланырга тотынды.
- Тыпырчынма, - диде солдат тыныч кына, - бер эләктергәч мин сине ычкындырмыйм инде.
Менә шулай сержант Сәлимгәрәй Маннанов көтмәгәндә-уйламаганда границаны бозучыны тоткан батыр егеткә әйләнде дә куйды. Тик, шатланырга иртәрәк икән әле. Тизәккә тимә, исе чыгар, дип белеп әйткәннәр. Бу иблис затының да этлеге бетми калган булган. Берзаман заставага контрразведкадан бик тә кырыс майор килеп төште. Сәлимгәрәйне дә чакыртты ул.
- Моны тотканда коралың бар идеме? - ди кычкыра.
- Бар иде, - ди Сәлимгәрәй, күзен дә йоммыйча.
- Ун тәүлек арест!
Теге нәрсә дә шунда.
- Юк иде, юк иде. Коралсыз икәнен башта ук белгән булсам, мин аны шунда сугып үтерә идем, - ди. Русча чатылдап сөйләшә. Үзе ашардай булып Сәлимгәрәйгә карый. – Ух ты, поганый рус, - ди һаман.
Ярый, ун тәүлек икән, ун тәүлек, Сәлимгәрәй риза. Бәладән исән-имин котылуына шөкер итеп кенә утырып чыгар, башкача тагын ни эшләр идең? Кызлар янына автомат тагып йөреп булмый бит инде.
Гауптвахтада сержант Маннанов берничә сәгать кенә булып калды, хәтта ялкырга да өлгермәде. Застава начальнигы Мәскәү вәкиле белән ипләп кенә сөйләшеп, егетнең хәлен җиңеләйтте. Үзе үк гауптвахтага килеп: “Бар, дежурда тор, тик хәзергә күзгә күренеп йөрмә!”- диде. Командир өчен сержантның биктә утыруына караганда хәрби хезмәтен үти торуы хәерлерәк. Ни әйтсәң дә, Маннанов яхшы радист.
Менә шулай тәмамланды бу хәл. Берничә ай үтүгә заставада озак хезмәт иткән солдатларны 1947 ел башында өйләренә кайтаралар икән, дигән хәбәр таралды. Ә Сәлимгәрәйгә янә шатлык: диверсант тотканы өчен егетнең исем-шәрифләрен язып “Омега” сәгате бүләк иттеләр һәм дә ун көнгә отпуск бирделәр. Гаяр дошман булган икән теге, егерме ел буена кара эшен эшләп моңа кадәр тотылмый йөргән. Егетнең бәхетенә, ул чакта арыган булганмы, биредә бернинди куркыныч юк, дип ирәеп киткәнме, сизгерлеген югалтып ташлаган. Һәм шул вакытта Сәлимгәрәйгә очрап куймасынмы. Бәхетең булса, шулай була икән ул.
Отпуск дигәннән, сержант уйлады-уйлады да, кайтмаска булды. Уфадан Кураишка кадәр генә ике көн кайтыла. Китүе тагы да шулкадәр. Ә Карелиядән безнең Башкортстанга кадәр ничә көнлек юл икән – шайтан белсен. Исәпләп карасаң, ул ун көн кайтып килергә дә җитми бит. Кыскасы, Мариясе янында уздырды егет үзенең ялын.
Ә демобилизация турындагы приказны аларга 1947 елның 23 февралендә укыдылар.

37. Көтелмәгән мәхәббәт
Китәселәр китте, кайтасылар кайтып бетте – тормыш ярларына кайтып утырган елга кебек җай гына ага башлады. Мең бәладән котылган халык хәзер инде харәбәләрне бетереп, бөлгенлектән чыгып тизрәк яңа тормыш кору, нык алга киткән индустриаль дәүләт төзү өчен җан-фәрман тырыша иде. Мондый вәзгыяттә Сәлимгәрәй ничек читтә калсын, кайту белән эшкә чумды. Мәшәкате җитәрлек, электр җиһазларын гел карап торырга кирәк, шуның өстенә кайда радио сөйләми, телефон эшләми аңа киләләр. Беркөнне Сәлимгәрәй төшке ашны ашап утыра иде, кинәт сискәнеп китеп тәрәзәгә күз ташлады. Урамда бер ят кыз үтеп бара икән. Моңача күргән-белгән кыз түгел кебек, кем соң бу?
- әни, әллә күршеләргә кунак кыз килгәнме? - дип сорады ул аптыраудан.
Анасы тәрәзәгә бер генә күз ташлап алды, үтеп баручы чибәрне шундук таныды. Олыгаеп барган улының, ниһаять, кызларга игътибар итә башлавыннан күңеле булып болай диде:
- И-и, нинди кунак кызы, ди. Үзебезнең күрше Фаһман кызы Суфия бит бу. Ул кайткан.
- Теге, төрмәдә утырган кызмы?
- Авызыңнан җил алсын, нәрсә сөйләп утыра... Тәүбә диң. Техникумда укый ул, җәй көне практикага кайта. Мин сине начальник итәм, тара цехына мастер итеп куям, дип әйткән ди Солтаньяр аңа. Бик акыллы, инсафлы бала.
- Соң, мин киткәндә бәләкәй иде шикелле бит.
- Кызлар сине көтеп торалмый инде, үсеп торалар, кияүгә чыгып торалар. Беләсең килсә, егетләр дә җебеп йөрми, синең яшьтәшләрең икенче бала үстерә. Энеңнән үрнәк алыр идең ичмасам.
- Мин бит үзем теләп Карелия урманнарында ятмадым.
- Соң, анысы булган инде, буявы уңган...
Әнисенең нәрсә әйтергә теләвен яхшы аңлады егет, тик, өйләнәсем килә дип кашыгын ташлап кыз артыннан чыгып йөгерә алмый ләса. Ә шулай да кыз ни җитте генә түгел, кызганыч, йөзен яхшылап күрми калды. Чыннан да, өйләнергә күптән вакыт инде, әнә бит, энесе Мөганиф сугышка да барып кайткан, өй дә салып куйган, ай кебек марҗа кызын кәләш итеп тә өлгергән. Ярый, кем әле, Суфия бит исеме, клубка чыккач очрар әле. Тукта, Сәлимгәрәй, клубта кеше күп, анда тагы сөйләшеп буламы. Егет ни-нәрсә уйларга белми утырды да янә Бәлхия түтигә эндәште:
- әни, дим. Суфияны нәрсә дидең, практика үтә дисеңме? Кайда инде ул?
- Һай аңламас бала, тара цехында дип әйттем түгелме соң, бигрәк игътибарсызсың икән лә.
әнисенең битәрләве улын дәртләндерергә теләүдән иде, янәсе, йоклап йөрмә, мин риза, калганы синнән. Егет исә, киресенчә, кыз белән кызыксынуын әнисенә сиздермәс өчен битараф тавыш белән генә әйтеп куйды:
- Ирләр эшен эшләмәкче икән...
- Шуннан ни булган?! Беләсеңме, сугыш вакытында директорның бәләкәй кызы трактор йөртте, ә Суфия кемнән ким? Синеңчә, бик кызык килеп чыга, урман кисү – кызлар эше, трактор йөртү – кызлар эше, ә мастер яки инженер булу монысы инде мотлак ирләр эше.
Егет гаҗәпләнебрәк әнисенә карады.
- Чү, әни, нишләп болай кызып киттең әле, менә хикмәт. Мин болай гына... Минем өчен Алланың кашка тәкәсе булып эшләмиме. Ярый, әни, минем мәшәкать күп, тизрәк китим инде.
Ана кешене алдавы кыен, ул тәрәзәдән карап калды, улы үз эше ягына түгел, ә елга ягына, тара цехына карап атлый иде.
Ә бу вакытта Суфия белән әтисе Фаһман арасында кызу сүз көрәштерү башланып китте. Ата белән кызны якага-яка китерүче сәбәп бер миллиметр икән. Фаһман абый идән такталары чыгаручы станокта эшли иде, ул җитештергән такталарның кайсы йока, кайсы калын – бер миллиметрга кадәр аерма бар, имеш. Суфия әнә шуның өчен бәйләнде бит әтисенә, янәсе, шушы станокны да юньләп көйли алмыйсың, дип оялта.
- Соң, моңа кадәр ярый иде бит.
- Моңа кадәр чабата кияләр иде, әти, сыйфатлы продукция җитештерергә кирәк.
- Сыйфатлы дип... Идәнгә ниндиен каксаң да ярый инде, кем аның миллиметрын карап тора. Юкарак та, таррак та булуы мөмкин. Нәрсә, әллә юкарагына кадак кермәс дисеңме?
- Их, әти, һаман искелеккә тартасың. Соң, сүз такта турында гына түгел бит, сыйфат турында. Һәрбер эшче үзенең эш урнында сыйфатлы продукция җитештерергә тиеш. Менә син үзең уйлап кара, әйтик, син чыгарган тактадан бер матур клубта идән түшәп куярлар. Шуннан артистлар биегәндә абынып егылырга тиешме?
- Ул кадәр арттырма инде син. Моңа кадәр беркемнең дә сүз тидергәне юк иде. Кәнсә кәнис, син бит начальник түгел – практикант кына, нәрсә, монда атаңны хурларга килдеңме? Такта такта инде, аның кәкресе дә, бурсыганы да такта санала, подумаешь...
- Дөрес түгел, әти. Бу безнең хәерчелек психологиясе. Хәзерге вакытта илдә бар нәрсәгә дә кытлык, шунлыктан ниндиен дә алалар. Ләкин хәерчелек мәңгелек түгел, килер бер заман, һәммә нәрсә җитеш булыр, кая карасаң да муллык. Менә шул чагында кемнең продукциясен алачаклар, әти? әлбәттә, кем иң шәп товар бирә, шуныкын, ә синең кебекләр авызларын ачып калачак.
- Шулаймыни?! Мин, карт сантый, синең сүзләреңне колак салып тыңлаган булам, ә син әкият сөйлисең икән. Вәт кызык! Ул тормышны безгә кем төзеп бирә инде?
- Син, әти. Һәм мин. Синең белән мин һәм башкалар. Әгәр син үз эшеңне яхшы итеп башкарсаң, мин тырышып эшләсәм, бөтен халык шулай итсә, менә шунда булачак ул яхшы тормыш. Килештекме, әти?!
Боларның соңгы сүзләренә килеп җиткән Сәлимгәрәй цехтагы тавышны басарга тырышып сәлам бирде.
- Исәнме, Фаһман абый. Исәнме... Исәнме Суфия.
Егетнең тотлыга торган “гадәте” бар икән. Ул кызга берчә “туганым,” берчә “сеңелем” яисә “күрше” дияргә теләде, ләкин бу сүзләрнең кайсын сайларга белми ни тегеләй, ни болай әйтәлми калды. Сәлимгәрәй алдында чыннан да ифрат матур кыз басып тора иде. Чем кара күзләре сабыр, акыллы, ләкин шул ук вакытта аларда кешегә сизелмәгән ниндидер тылсымлы кодрәт бар кебек. Гүя зифа буйлы бу кызда гыйфрит көче яшеренгән, ләкин бу беләк көче түгел, ә күңел куәте иде. Мондый кеше яратса ярата, нәфрәтләнсә нәфрәтләнә, ә чәмләнеп бер эшкә тотынсамы инде җаны атылып чыкса чыга, әмма үз дигәненә ирешә. Юаш юанайса нәрсә диләр?..
Мондый уйлар Сәлимгәрәйнең башыннан “ә” дигәнче үтте. Ләкин нәүмизләнеп торыр вакыт түгел. Мондый чакта тәүге тәэсир мөһим. Ничек тә кыз күңеленә ярарга кирәк. Һәм ул телгә килде.
- Укып йөрисең икән, Суфия. Бик һәйбәт. Практика үтәсеңме?
- Шулай иде.
Кызның тавышы цехтагы гүләү эчендә ишетелми дә калды. Ләкин дерелдәп куйган керфекләре егетнең йөрәгенә ут ягып өлгерде. Көтмәгәндә каушап калуын сиздермәс өчен ул “хәйлә” тапты.
- Суфия акыллым. Син, бар, үз эшеңне хәстәрли тор, ә без Фаһман абый белән станокны маташтырып карыйк. Бәлки, рәтли алырбыз.
- Ярый, алайса. Сау булыгыз.
Бер техниканы белгән кешегә икенчесен өйрәнүе авыр түгел, аннары, агач эшкәртү станогында әлләни катлаулы нәрсәләр дә юк, ярты сәгатьләп вакыт узуга ешкыларны үткерләп, тиешенчә ныгытып, көйләп куйдылар. Такталар бертигез калынлыкта чыга башлады.
- Ярый, Фаһман абый, булды шикелле бу, инде Суфия начар эшләгәнең өчен эштән кумас, - дип елмайды егет.
- Ишетеп өлгердеңмени, кемгә охшап шундый командир булгандыр, - дип зарланды Фаһман, тәмәке төрә-төрә, ә үзенең күзләре горур ялтырый иде. Кызы аны тиргәп ташлады дияргә мөмкин, ә күңелдә шатлык, вәт галәмәт.
- Мин Суфиягә әйтеп килим әле, әтиең чыгарган такта өстендә үзең биесәң дә абынмассың, диярмен, ярыймы?
- Ярый. Рәхмәт инде сиңа, Сәлимгәрәй, син булмасаң нервыларымны тәки кимерә иде бу чукынчык бала.
- Исән бул, Фаһман абый.
Сәлимгәрәй Суфияне эзләп табып станокның әйбәт итеп эшли башлавы, такталарның нәкъ тиешле калынлыкта чыгуы турында “рапорт” бирде.
- Зур рәхмәт, Сәлимгәрәй абый, син килеп чыкмаган булсаң нишләр идек икән. Нуриҗан абыйны эзләп караган идем дә, Медянка участогына чыгып киткән, - диде Суфия.
Егетнең йөрәгендә хисләр таша. Ул бу кызны менә хәзер үк кысып алыр иде дә, иреннәреннән үбеп алып: “Мин сине сөям!”- дияр иде. Ләкин тыелып калды. Монда, такта һәм йомычка арасында гомердә бер әйтелә торган мөкатдәс сүзләрне әйтәсе килмәде. Ә күңелдә һичбер шик юк, әйе, бу үзе, ул эзләгән кыз. Гомерлек яры. Кара син аны, Марияне өзелеп ярата иде кебек бит, чын-чыннан гашыйк иде. Ләкин никтер өйләнәсе килмәде, Алла саклады микәнни. Ә Суфия... Ул бөтенләй икенче төрле, йөрәгендә алтын хәзинә ята бу кызның, тормышта ни генә булса да үзгәрмәс, иренә хыянәт итмәс, бәлагә тарыганда ташламас, ирем, җаныем, дип яши торган хатын булыр. Сәлимгәрәй уйланып торды да, үзен тыярлык көч тапты, юк, монда түгел, сандугачлар сайраган әрәмәлектә, чишмә буенда ачарга тиеш ул йөрәген.
- Суфия!
- әү, Сәлимгәрәй абый.
- Минем сиңа әйтәсе сүзем бар иде.
- әйт, алайса. Тыңлыйм бит.
- Юк, әйтә алмыйм. Син кояш баюга Илморза тавы астындагы чишмә буена кил, яме. Шунда әйтермен.
Кыз керфекләрен сирпеп алды. Бер мизгеллек бу карашта сынау һәм өмет, җырга салып җырларлык матур хисләр ялтырап китте.
- Ярар, - диде ул чак ишетелерлек итеп.
Һай озын икән ул кыска гына адәм гомеренең мәңгелеккә тиң бер көне. Баерсың, кояш, баюын да, мин генә булмам, дигән бер хатын ураза вакытында эссе көндә урак урганда, Сәлимгәрәйнең хәле нәкъ шундый иде, ул кичне җиткерәлми интекте. Вакыт узсынга тәмәке тарта-тарта ярты кисетен бушатты.
Сагынганда салкын була икән
Җәйнең җылы көне йөрәккә.
“Сөям” дигән сүзне көткән чакта
Үтә икән сагыш үзәккә.
Сәлимгәрәйгә Ходай әлләни матур тавыш бирмәгән, ләкин ихлас күңелдән җырлагач, ярыйсы чыга икән. Ниһаять, эш көне бетте. Әмма кояш һаман баемый да баемый. Кем әйтмешли, таяк белән сугып төшерердәй булды егет. Әнисе казан астына ягарга чыбык-чабык кертергә кушкач, Сәлимгәрәй йортка чыкты, анда янә уйланып торды, шуннан казыкка элеп куелган чиләкләргә күзе төште һәм коедан су алып керде.
- Нәрсә булды сиңа, балам? - дип сорады хафаланып Бәлхия.
- Бернәрсә дә булмады.
- Соң, Йосыпны күргәч, үзе дә сизми бармакларын тураган Зөләйха кебек булгансың бит бүген. Үзең болай салмышка да ошамагансың...
- Салмышмын мин, әнкәй. Салмышмын, алмышмын... белмим әллә нәрсә мин.
- Бәй, сөйләшүең адәм аңламаслык, ни булды, дим.
- әнкәй!
- әү.
- Бүген мин өйләнәм.
Өйдә тынлык урнашты. Бигрәк тә кинәт яңгырады шул бу сүзләр. Чыннан да һушыңны җыялмый торырлык.
- Нәрсә дидең, балам, - дип пышылдап кына сорап куйды Бәлхия, гүя урлашу турында сүз бара. Улы да аңа шулай, ят колак ишетмәслек итеп кенә җавап кайтарды.
- Бүген өйләнәм, димен. Килен алып кайтам. Ризасыңмы?
- Кайт. Ай Аллам, кемне соң дип тә сорамыйм...
- Суфияны.
- Йа Ходай, теләкләремнең кабул булыр көне бар икән. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Риза булдымы соң?
- Белмим.
- Нәрсә-ә?
- Сөйләшмәдек әле.
- Соң, алай булгач, чыкмаган кояшка ник кызынып утырасың, йөрәгемне ала яздың бит.
- Риза булыр дип уйлыйм, әни. Сөйләшәм дә хәзер үк алып та кайтам. Белеп тор дип әйтүем инде.
- Һай юньсез малай, сакалың билеңә җиткән, акыл кермәгән. Ник аны болай кинәт әйтәсең, хәзер мин ничек өлгерим, әзерләнергә кирәк бит инде.
- Нәрсәсен әзерләнәсең, өй курчак өе кебек – җыештырылган, ашарга бар, ятар урын бар, тагы ни җитми?
- ә туй? Кеше алдында башкарылырга тиешле йола?
- Туйлап тормабыздыр инде. Алты елым армиядә үтте, күпме ялгыз яшәргә мөмкин.
- әнә шундый сөйләшү булды болар арасында һәм, ни әйтсәң дә, хатын-кыз дөнья тоткасы шул, ир-ат ах та бах килгәнче алар нинди дә булса әмәлен күрергә тырыша. Бәлхия түти дә бөтерчек кебек бөтерелә башлады+ казанга аш салды, камыр изде, тәм-томын барлады, сандыгыннан мендәр-юрган тышлары, яңа чаршау китереп чыгарды, ә улын тизрәк Мөганифләргә йөгертте – Полинаны аш-су әзерләргә, өй җыештырырга ярдәмгә чакыртты. Гомумән, бик кызу әзерлек эшләре башланды. Бу ыгы-зыгыга карап Сәлимгәрәй курка калды, ә Суфия риза булмый куйса?! Адәм мәсхәрәсе буласың бит. Бөтен авыл тәгәрәп көләчәк.
Кояш чыршы башларына кадалып, беравык Кураишка карап торды да, барысы да тәртиптә икәнлегенә инангач, тау артына тәгәрәп төште. Сабыр савытлары чатнаган Сәлимгәрәй әрәмәлеккә юнәлде. Йөрәген басар өчен чишмәдән салкын су алып эчте – кая ул! Ярый, аз булса да бәхете бар, көяз туташлар шикелле Суфияның очрашуга ярты гомер җыена торган гадәте юк икән, сөйләшенгән вакытка килеп җитте.
- Килдеңме?
- Ие.
- Хәлләр ничек, әти-әниең исән-саумы?
Сәлимгәрәй шыр сантый сүз ычкындыруына үзен-үзе ачуланды, болай һушыңны югалтып торсаң әтәчегез күкәй саламы, дип тә сорарсың әле. Әйе, юньтерәп тормаска, үгезне мөгезеннән алырга кирәк. Һай, үгез генә булса Сәлимгәрәй кебек пәһлеван аптырап торыр идеме. Бер сүзе белән йөрәгеңне челпәрәмә китерә торган кыз бит ул! Шулай да кыю булырга кирәк иде, синең өчен кеше сөйләшмәс бит.
- Суфия!
- әү дим бит.
- Миңа кияүгә чык.
Артык кинәт яңгырады бу сүзләр. Танышу, мөмкин булса дуслашып китү өмете генә иде бит Суфияда. Күк капусы ачылган кебек кинәт булды. Кыз тын калды. Кайдадыр якында гына сандугач сайрый: әллә ул “чык, чык”дип кызга кыюлык бирә, әллә “чукынчык” дип көлә. Егет йөрәге кылдай тартылган мәл. Кыз озак дәшми торса, өзелеп тә куюы бар.
- Суфия! - дип сыкранды Сәлимгәрәй. – Суфия!
- Ни дисең, абый?
- Миңа кияүгә чык, дим! Мин сине яратам!
- Уф, башларым әйләнеп китте. Туктале, Сәлимгәрәй абый, һушымны җыйыйм әле.
- Йә, әйт инде, тилмертмә.
- Нәрсә дип әйтим соң...
- Соң, ризамын, дип әйт. Ярар, диң. Мин дә сине яратам, дисәң, бигрәк тә әйбәт.
- Азрак уйлыйм әле, бигрәк көтмәгәндә булды бит бу, аннары, күрше торсак та без юньләп таныш та түгел.
Шунда кинәт Сәлимгәрәйнең кыюлыгы кире кайтты, теле ачылды һәм ул шаяртып алмакчы булды.
Син башта ризамын дип әйт, ә өйләнешеп яши башлагач, рәхәтләнеп танышырбыз.
- әти-әни нәрсә әйтер бит.
Бу сүздән соң егет бөтенләй алдашырга ук тотынды.
- Алар риза ул, мин беләм. Көндез станок төзәткәндә Фаһман абыйдан сорадым инде мин. Эш синдә генә калды.
- Мин, мин... Мин риза, Сәлимгәрәй абый.
Егет башкача эндәшмәде, кызны күкрәгенә кысты. Һәм бу бик вакытлы булды, дулкынланудан Суфияның аяклары сыгыла башлаган иде. Ә сандугачлар һаман сайрый, чишмә нәрсәдер сөйли. Ни хакта сөйли соң алар? Мәхәббәт хакында. Егет белән кызның тел белән әйтеп бирергә осталыклары җитмәгәндә алар ярдәмгә килә. Әрәмә яфраклары шыбырдавы аша ара-тирә егет белән кызның сөйләшүе ишетелгәләп кала.
- Суфия, бәгърем.
- әү, Сәлимгәрәй абый.
- Син миңа башкача “Сәлимгәрәй абый” дип әйтмә инде, яме. Әллә минем синнән олырак булуым ошамыймы. Карт дип әйтергә телисеңме?
- Юкчы, Сәлимгәрәй абый, ирләр бит гаилә башлыга, ә баш кеше өлкәнрәк була инде ул.
- Шулай да, башкача абый димә, яме, җаныем.
- Ярар, Сәлимгәрәй абый.
Яшьләр шырык-шырык көлешәләр. Аннары кызның: “Сәлимгәрәй, Сәлимгәрәй, Сәлимгә...”- дип өзек-өзек эндәшүе ишетелә. Әйтергә теләгәнен әйтәлми кала, егет туктаусыз үбә, ахры.
Ә өйдә ашлар суына иде. Яшьләрне Бәлхия түти, Полина, алар янында Мөганиф, башта шатланып һәм дулкынланып, аннары аптырап һәм борчылып көтте. Ләкин егет белән кыз кайтмады. Никяхны икенче көнне кич укыттылар.
38. Зур төзелеш алдыннан
Сәлимгәрәйнең кайтуы әйбәт булды, Мирхәйдәров бераздан аны баш энергетик итеп куйды. Ә Суфия укуын тәмамлагач, тара цехын җитәкли башлады, моңа кадәр анда эшләгән Мөсәлләм Гомәров баш технолог итеп үрләтелде. Нуриҗан, билгеле инде, баш инженер. Шулай итеп, ниһаять, леспромхоз директоры үзенә ошаган ярдәмчеләр җыйды, команда туплады. Яшь белгечләр сынатмый иде, леспромхозда урман кисү, буй агач төяп озату һәм такта материаллары җитештерү бермә-бер артты. Бу эштә, дөресен әйткәндә, кем генә катнашмый: әсир немецлар Германиядән китерелгән машиналарда агач ташыды, урман егуда леспромхоз эшчеләре белән бергә колхозчылар да эшләде. Соңгылары исә кыш көннәрендә берничә йөз кеше килә иде. Килми чараң юк, беренчедән, башкарма комитет разнарядка бирә, икенчедән, колхозлардагы төзелешләр өчен дә агач кирәк, әзерләнгән агачның бер өлеше аларга бирелә, өченчедән, йорт салырга теләүчеләр дә шулай итә, леспромхозга килеп эшлиләр, ә хезмәт хакы урнына агач алалар. Бу ике як өчен дә ифрат файдалы иде.
Хезмәт хакы дигәннән, акчага кытлык кичергән колхозчылар өчен монысы аеруча әһәмиятле. Эше авыр булса да уч тутырып акча алгач, бер үк кешеләр тоташ берничә ел килеп эшләп китә. Бусы тагы да уңай: чөнки мондыйлар эшкә өйрәнеп бетә һәм леспромхоз эшчеләреннән калышмыйлар. Предприятие кибетләрендәге товар, азык-төлек тә күпләрне ымсындыра иде, кыскасы, кыш буена урман сәнагатендә эшләгән колхозчы яз көнендә үз авылына, баеп ук булмаса да, шактый төянеп кайтып керә.
Бу вакытта район җитәкчеләре арасында да бер болганыш булып алды. Зәйнак Төхвәтуллин икенче, зуррак һәм мөһимрәк районга беренче секретарь итеп күчерелде. Башкарма комитет рәисе Заур Мортазин аның урынына калды. Ә Мортазин урнына, ягъни район власте башлыгы итеп, башкаладан кеше җибәргәннәр. Әнә шул яңа кеше – Айрат Насыров леспромхоз тормышына зур йогынты ясады да инде.
Насыров районга килгәннән соңында баштарак тыныч кына эшләде, мондагы хәлләр белән ныклап танышты, аннары инде, барысын да баш тирәли яхшылап уйлагач, райком секретаре белән сүз башлап җибәрде.
- Нәрсә, кыргый адәмнәр шикелле, без мәңге шулай караңгылыкта яшәрбезме инде? - диде.
Моңа каршы секретарь болай җаваплады.
- Нәрсә генә эшли алабыз инде без, якын-тирәдә электр линиясе үтми, тоташа алмыйбыз. Мин районны электрлаштыру турында Совминда сөйләшеп караган идем, анда сезнең районнан ерак түгел зур гидроэлектростанция төзеләчәк, киләчәктә шуннан энергия алырсыз, диделәр.
- Киләчәк – бүген түгел, ә безгә бүген яшәргә кирәк.
- Анысы шулай инде. Тик үзең нәрсә уйлыйсың соң, юкны бушка аударыр өчен генә сүз башлап тормыйсыңдыр бит?
- Мин Бакый авылы янында урын карап кайттым. Кечкенә электр станциясе кору өчен бик шәп җир: елганың ике яры да текә, иген кырлары су астында калмаячак.
Секретарь икеләнә калды.
- Яхшы булыр иде, тик аның көче кая гына җитәр дисең.
- Моны белгечләр исәпләсен әйдә, сез рөхсәт итсәгез, мин бу хакта республика җитәкчелеге белән сөйләшеп карарга теләр идем.
- Нишләп мин каршы булыйм, ГЭС дәүләт акчасына төзелә икән, моңа шатланырга гына кирәк.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 18
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.