Latin

Солтаньяр - 37

Total number of words is 4298
Total number of unique words is 2173
39.4 of words are in the 2000 most common words
54.5 of words are in the 5000 most common words
63.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Их, картәти, син гел теге дөнья, ахырзаман, Ходай каршында савап дип яшисең. Фаный дөньяда яшәгән чакта тормыш турында күбрәк уйла син. Демократия игълан ителгәч яшьләр азып-тузып йөри, одеколон эчә дә тәмәке тарта, эшләргә теләми. Халкы эшләмәгәч, ил алга барамыни. Горбачев әйтмешли, нонсенс бит бу!
- Адәмнәрне теге дөньяга әзерләү аларны бу дөньяда игелек вә әдәп белән яшәргә өйрәтү түгелмени синеңчә...
- Шулай да бит, ләкин бер әтнәкәсе бар шул: әгәр исәпләсәң, гомер буена, әйтик, шул намаз укуга гына күпме вакыт сарыф ителә. Шушы вакытны файдалы эшкә юнәлткәндә дөресрәк булмас иде микән дим инде.
- Менә монысы бөтенләй уйланмаган сүз. Нәрсә, мин шул намаз укуым аркасында үз гомеремдә кешеләргә аз игелек кылдым дияргә теләмисеңдер бит. Кылган барлык яхшылыкларым Ходай фатыйхасы белән эшләнмәде микән. Ярый, монысы шәхсән минем турыда, ә гомумән алганда, динле кешенең көн саен санаулы минутлары дингә сарыф ителсә, динсез кешенең барлык һәм бердәнбер гомере тулысынча заяга узмый микән?!
Нурдәүләт бу сүзгә каршы җавап тапмый уйга калды. Картәтисе янә дә хаклы сөйли.
- Бәлки, шулайдыр. Чыннан да, комсомол юк, мәктәп тәрбия эшеннән читләште, гаилә көчсезләнде, күп ата-аналар балаларына начар үрнәк кенә күрсәтә. Мондый шартларда диннең үсүе упкынга төшеп баручы халыкны коткару чарасы булуы мөмкин. Тик, мин шикләнәм, диннең “теше” карт-корыга гына үтә бит.
- Аның шунысы да мөһим инде. Яшьләр йөрәгенә турыга юл яруы кыен икән, картлар аша сукмак эзләргә туры килә. Әгәр олылар намаз укый, бисмилла әйтә, бер-берсенә ихтирамлы мөгамәләдә икән, моны күреп үскән бала да яманлыкка бик бирешмәс, диндар ук булмаса да, инсафлы булып үсәр. Нигә, бу бик мөмкин ич.
- Бәлки, шулайдыр, - диде тагын бер тапкыр Нурдәүләт.
Ирләр шулай сөйләшә-сөйләшә ашанып алдылар. Солтаньяр амин тотып өстәл яныннан торгач беравык утырды да, кайтырга җыена башлады. Моны күреп Нурдәүләт белән Миңнур икәүләп соңгы чиккә җитеп гаҗәпләнделәр.
- Картәти, син нишлисең, төнгә каршы кая барасың?
- Кайтам инде, балалар, гаепләмәгез.
- Соң, кышкы көн кыска, озакламый караңгы төшә. Бездә кыенмы әллә сиңа, нигә болай кыланасың инде.
- Рәхмәт, балалар, яхшы сүзегез өчен рәхмәт. Йөрелмәгән юл түгел, “ә” дигәнче кайтып җитәм бит инде мин, борчылмагыз.
Бәндә ныграк картайган саен ныграк үҗәтләнә, ахры, тыңламады хуҗаларны Солтаньяр. Бу тискәрелек, үзсүзлелек әби-бабайларда кайдан килә соң? Холык бозылуы гынамы бу? Юк, алай гына түгел. Беренчедән, адәм заты үзенең гомере кыскарган саен вакытын ныграк кадерли: күбрәк йөрергә, күбрәк эшләргә, барлык ниятләрен башкарып-үтәп калырга ашкына. Икенче яктан, үзенең картаюын, хәлсезләнүен якыннарына белдермәскә тырыша. Шуңа да йә чалгыга барып тотына, яисә балта алып утын ярмакчы була, янәсе, мин эшче әле, кеше эшләгәнне генә ашаучы артык тамак түгел. Һәм менә Солтаньяр үзсүзләнеп чыгып китте, янәсе, ике авыл арасы аның өчен пүстәк бит ул, ике атлап бер сикерәсе...
Шәфи тавы. Яшьрәк чакта Апанас сөйләгәне искә төште. Балаларыбыз, оныкларыбыз елар әле бу тауда, дигән иде ул. Юк, еламыйлар. Уратып һәм сөзәкләтеп киң юл салып куйдылар. Солтаньяр ул юлдан китмәде, бәлки, берәр машина куып җитәр, дип тә исәп тотмады, текә таудан турыга атлады. Әле кыш, ә җәй көне бу юлда мунча урыны кадәр ташлар күренеп ята. Берничә урында алар калкыбрак тора һәм юлны чыннан да нык тигезсезли. Ләкин элек ул ташларны кем казып чыгарсын, бер-берсе дистәләгән тонна бит. Тауга менгәч борылып карасаң, Абызтамак уч төбендәгедәй күренә.
Тау менүе җиңел түгел ул. Хәер, тау “гаеплеме”, әллә инде унынчы дистәне ваклап барган гомерме, кем белгән. Тик, Шәфи тавы башына күтәрелгәнче үк эңгер-меңгер төшә башлады. Биредә уңъякта кечкенә алан бар, җәен кемдер печән чаба. Шул яктан ниндидер бер эт килеп чыкты. Юлга утырды. Берәр аучы йөри торгандыр. Тик, үзе кайда соң?
Кинәт Солтаньярның бар эче эсселе-суыклы булып китте. Нинди эт булсын, ди, бүре ләса! Их, картлык, әллә күзләр дә чамалы күрә инде, шундый дәү бүрене нишләп эт белән бутады әле ул. Соң, әнә бит, күзләре янып тора, колаклары тырпайган, койрыгын сузган...
Менә гаҗәп, туктыйсы, уйлыйсы урынга Солтаньярның аяклары атлавын дәвам итте. Ара якынайгач кына туктады ул. Аның тукталуы булды, бүренең кузгалуы булды. Ходаем, ярый әле ул бер-ике генә адым атлады да шунда, юл уртасында, артына утырды. Күзләрен бызылдатып турыга Солтаньярга карап тора башлады. Бабайның җанын-тәнен курку биләп алды. Озак яшәде ул, үз гомерендә үлемне дә күп күрде, ләкин болай үләрмен дип исәп тотмаган иде бит әле. Сөякләреңнең тәртипле рәвештә, юылган һәм җеназалы килеш зиратта урнаштырылып куелуы яхшырак түгелмени. Инде менә шушында, юл уртасында ерткыч тешләреннән җан тәслим кылырмы ул. Җаны үлем салкыныннан куырылды дигәч тә, аңының бер күзәнәге котылу чарасын эзли икән, бәндә күрә: бүре карт, нык карт, йоннары җикеп беткән түгелме, димәк, аның көче дә шулчама инде. Җитмәсә, берүзе, димәк, бергә-бер көрәшеп карарга да мөмкинлек бар икән әле монда.
Ә бүре утыра. Солтаньяр да тик тора. Кеше һәм ерткыч. Капма каршы. Икәүләр генә. Бер-берсен сыныйлар. Кем көчлерәк. Кем башлап һөҗүмгә күчәр? Кем чигенер? Кеше һәм ерткыч. Күзләр күзгә карашкан. Кеше һәм ерткыч. Болар якты дөньяда гомер бакый сыеша алмадылар, бер-берсен юк иттеләр, ә бүген ни булыр? Кем кемне?..
Бүре арык. Кеше карт. Икесе дә көчсез. Кем соңгы көрәшкә күтәрелер һәм кем җиңәр. Кем ерткычрак булыр, диң?
Солтаньяр сак кына сумкасын куя, акрын гына чүгәли биреп, кулын шуңа тыга. Ә күзләре бүредә. Сумкада колбаса бар, шуны бүрегә бирсә, бәлки, адәм белән ерткыч арасында солых булыр. Кул сумкада. Тукта, бу нәрсә, бармаклар каты әйбер капшый, бу пычак сабы! Һай, болай булса тиз генә бирешмибез әле без, Ходай боерса, яшәү өчен көрәшәбез әле. Чү, бу ни хәл, бармаклары Солтаньярны тыңламый, алар пычак сабын түгел, ә озын һәм йомшак колбасаны йомарлый, аны сумкадан суыра. Солтаньяр һәр ерткычның авыз суларын китерердәй кадерле ризыкны юл уртасына куя, үзе сак, гаять зур саклык белән читкә елыша. Юл читләтеп бүрене урап узмакчы ул. Ерткыч нәкъ кеше эшләгәнне кабатлый, бер-ике адым артка чигеп юл читенә чыга. Хәзер инде болар юлның икесе ике ягында. Солтаньяр бүредән күзен алмый, акрын гына чигә бара, чигә бара...
Бу очрашу Солтаньяр муллага нык тәэсир итте, ул күп уйланды. Ни өчен бер-берсен мәңге күрәлмәгән ике җан иясе бу юлы кан коймыйча аерыла алды. Солтаньяр, билгеле инде, бер бүре үтерүдән аңа ни фәтүә, шатлыгы артмас, яшьлеге кайтмас. Аннары, әгәр бүре үзе һөҗүм итми икән, башлап ул ташлана алмый бит инде. Ерткычтан да ерткычрак булу мулла булган кеше эшеме. Ә бүре? Ерткыч уйлый белсә, ул да уйлагандыр: бу адәмне мин богазлыйммы-юкмы билгесез, ә менә гомердә ашамаган, искиткеч татлы, адәмнәр генә ашый торган ризыктан авыз итеп карасам отышлырак булыр, дигәндер. Шулай уйлый да Солтаньяр үзенең хаксыз булуын тоя, юк, биредә нидер әйтеп җиткерелмәде, нәрсәдер дөрес түгел. Ул да, бүре дә карт, соңгы чиккә җитеп картайганнар. Бүген-иртәгә дөнья белән хушлашасы кешегә шушы соңгы өч мизгел гомер өчен тарткалашып башка тереклекнең җанын кыю кирәкме соң. Бүре дә шулай, ул да кешене үтереп кенә үз гомерен озайталмый бит инде. Менә шуңа да алар мәгънәсез көрәштән, бер-берсен үтерергә тырышудан баш тарттылар. Гомердә булмаган хәл, табигый инстинктны акыл җиңде. Менә шуңа бүген ике “ерткыч” бер-берсенә юл бирде, исән калдырды.
Хәер, монысы аның фәлсәфә инде. Ә реаль хәлгә килгәндә, Солтаньяр үзе өчен нәтиҗә ясады: бүре белән очрашу – үлем хәбәре. Ходай үзе кисәтә, Заһит угылы Солтаньяр атлы бәндә, фани дөнья хәстәрлекләреңне төгәлли башла, соңгы кыңгырау көнең бик якын, әзер бул, ди кебек ул. Димәк, мәчетне тизрәк төзеп бетерергә кирәк, эш ярты юлда калса бик үкенеч булачак...


73. Солтаньяр мәчете
Яз кояшы бала кебек, көннән-көн биегрәк үрелә, көннән-көн ныграк шатландыра. Табигать кешеләргә җылы кабыргасын боруга, Солтаньяр да йоклап ятмады, башаяк мәшәкатькә чумды. Иң тәүдә ул бүрәнәләрне сайлап, тракторга тагып пилорамга иттерде, тактаны тизрәк ярырга кирәк, идән-түшәм түшәр вакыт җиткәнче ныклап кибеп өлгерсен өчен. Аннары карт-коры балта алып калган буй агачны каезларга, үлчәп кискәләргә кереште.
Җомга көнне кичләтеп Нурдәүләтләр дә кайтып төште. Миңнур баласы белән Бибкәй янында калды, ә ирләр икенче көнне өмәгә чыкты. Солтаньяр, Иблиәмин, Нурдәүләт – бер гаиләдән шулай өчәр ир җиң сызганып тотынгач, эш түзәмени.
- Картәти, син бигрәк шәп эшлисең ласа, мин сиңа иярергә тырышып кара тиргә баттым, - дип сокланды Нурдәүләт, - беләгеңдә көч бар икән әле синең.
- Булмаска ни, син дә әйттең тагын сүз, туган як тарихын өйрәнәм дисең, ә үзең шуны да белмисең: без бер елда тулы бер урам төзеп куйган кешеләр бит әле, - дип яшәреп елмайды Солтаньяр. Шунысы әйбәт, гәүдәсенең авырая баруын үзе тойса да башкалар тоймый икән әле.
- Шулай шул, сезнең буын чыдам булган инде. Чыдам булмаса безнең ил шундый авырлыкларны җиңеп чыга алыр идеме.
Эшләгәнгә эш карышмый, тиз арада такталар, бүрәнәләр әзер булды, ә агайлар моннан гына риза булмады: “Тик торганчы, әйдәгез, мәчетнең манарасын бурый торыйк, азак әзер бураны күтәрүе җиңелрәк булыр,”- диделәр алар һәм эшләрен дәвам иттерделәр.
Июнь аеның җылы бер җомгасында мәчетнең түбәсен ябып куйдылар, ишек-тәрәзәләр әзер иде, алары да куелды, тара цехында ешып китерелгән такталардан идән, түшәм түшәлде. Ә мәктәп директоры Гаделгаян укучыларын алып килеп түшәмгә туфрак салдырды. Инде хәзер манара күтәрәсе генә калды.
- Шула-ай - дип сузды Сәлимгәрәй. – Монысы безнең кулдан килә торган эш түгел инде. Баш әйләнә, биеккә менеп булмый, егетләр.
- Син нәрсә, үзеңне әллә олыга саный башладың инде, кара, әнә, Солтаньяр абый егетләр кебек, - диде аңа каршы Нуриҗан.
- Юк инде, Солтаньяр абый белән ярышып булмый. Ул яшәгән саен яшәрә бара, ахрысы.
Боларның шаярулы әңгәмәсенә Мирхәйдәров үзе дә кушылды.
- Нуриҗан, син юкка Сәлимгәрәйне манарага менәргә откытасың, ул аю менсә, манараны аударып төшерүе ихтимал.
- Анысы шулай инде, кешесенә күрә эше.
- Менә бу сүзең дөрес, мин, ичмасам, электр үткәрермен. Кирәк-ярак бардыр бит, Солтаньяр абый?
- Барысы да бар, күптән хәстәрләп куйдым, ә манара турында борчылмагыз, яшьләргә әйткән идем, килеп җитәргә тиешләр.
Чыннан да, тиздән Рамазан җитәкчелегендә биш-алты егет килеп тә җитте. Карт-корының бәясе төште болай булгач, алар кыска-кыска бүрәнәләрнең нумерларын карап, арканга тагып кына тордылар. Егетләр күтәрде, егетләр мүкләде, ниргә артыннан ниргә салына барып манара һаман күккә үрләде.
Рамазан чос егет. Кулында ут уйната. Кешесенә карата сүзен дә таба, кирәк мәлендә дәртләндерә дә белә.
- Их, егетләр, әйбәт итеп эшләгез инде сез, мине кыен хәлдә калдырмагыз, - дип “уфтана” ул.
- Синең монда ни кысылышың бар әле, әллә прораб булдыңмы?
- Шуны белмисезмени, минем кәләш Валентина – мулла абзыйның оныкасының кызы! Мин инде олы бабайга ничек тә ярамсыкланырга, хәтта ялагайланырга тиешмен. Менә шулай!
- Харап икән, Солтаньяр бабайның оныкасының кызын алган берәү. Капка баганаларыбыз бер урманда үскән, дисәң, якынрак туган булыр идең.
- Дөрес әйтәсең, - дип икенче егет сүзгә кушыла. - Җитмәсә, хатыны татарча да белми бит әле. Мулла оныкасы, имеш.
- Әй, кем көлә минем хатыннан. Татарча белмәсә ни, менә төзеп кенә бетерик, мин аны мәчеткә йөртә башлыйм, шунда гарәпчә өйрәнер. Мин чит ил телләрен тиз өйрәнәм, татарча гына булдыралмыйм, ди бит.
- Мари абзый кебек “бисмиллам пу” дияргә өйрәнсә ярый инде.
- Рамазан, әгәр син хатыныңнан тылсымлы сүзләр әйттерсәң, ул татарча бик тиз өйрәнә башлар иде.
- Нинди сүзләр соң ул?
- Дога кебек бернәрсә инде.
- Алай булгач, әйт, димен бит!
- Йокы алдыннан кыйблага карап өч мәртәбә болай дисен: “Талдан кашык ясадым, татар бу...н ашадым, татар була башладым.” Күр дә тор, хатыныңның шундук зиһене ачылыр.
Егетләр ихахайлап көлә. Түбәндә, җирдә мәш килгән картлар бер мизгелгә башларын күтәреп карый. Нигә көләләр соң болар, мәчет салганда алай кычкырып көлү ярыймы? Ләкин, күңелләрендә яшьләргә үпкә сизмәгәчтен, тынычланып яңадан эшкә тотыналар.
Ниһаять, манарасы да күтәрелде. Аның иң очына менеп Рамазан көмеш төсендәге ярымайны кадаклап куйды. Бу игелекле эш Рамазан исемле кеше өлешенә туры килүен Солтаньяр яхшыга юрады. Тик шул мәлдә бәла чыга язды. Егетебез почмак буйлап сак кына манарадан төште, мәчет түбәсенә басты, ләкин шул чак әллә нәрсә булды, ялгыш бастымы ул, әллә цинклы калай артык тайгак идеме, Рамазан егылып китте һәм түбәнгә очты. Җитмәсә, җайсыз килеп, җиргә иңбашы белән килеп төште.
- Ах, җилкәсен сындырды бу, харап булдык! - дип ачынды картлар.
Өмәчеләр бер мизгелдә Рамазан янына җыелды. Тик, бәхеткә каршы, анысы үзе торып килә иде, аягына баскач ул гаепле кешедәй чыраен сыткан килеш елмаеп кешеләргә карады. Ә аларның йөзләрендә куркудан соң янә дә хәер-сәгадәтлек кайта башлаган иде инде. Солтаньяр ыңгырашкан егетне капшарга тотынды. Башында җәрәхәт күренми, аягүрә басып тора, димәк, арка сабагы имгәнмәгән, аның шунысына шөкер ит, ләкин кулбашын тота. Шул җирен капшый башлаган иде, Рамазан авыртуга түзми тешләрен кысты. Ләкин Солтаньяр моңа игътибар итмәде, бармакларын батыра-батыра егетнең буынын тикшерде.
- Сәлимгәрәй, тотып тор әле! Менә болай итеп, нык тот, кузгалырлык булмасын, - диде ул. Үзе Рамазанның уң кулын ничектер беләкләре белән уратып кысып алды да, бора биребрәк, кинәт тартып җибәрде. Көтелмәгән авыртудан Миргаҗәмов шулкадәр нык тайпылды, аны тотып торган алпамша гәүдәле Сәлимгәрәй хәтта егылып китә язды.
- Ай!
Бу кычкыру урам яңгыратып узды да тынды. Рамазанның күзләре ачылды, ул мин үлеме, тереме, дигән шикелле як-ягына каранып алды да, йөзенә гаҗәпләнү катыш елмаю чыгарды. Чөнки иңбашының авыртуы мизгел саен басыла бара иде. Егет, уң кулын өскә күтәрде, төрлечә боргалап карады – кулы эшли иде.
- Син алай бик болгама әле. Бер-ике көн эшләми тор, тартылган сеңерләрең урынына утырсын, җылы компресс куйсаң тизрәк төзәлер, - диде Солтаньяр.
- Ну син, Солтаньяр абый, маладис та кешесең инде, кулыңнан килмәгән эшең юк бит, - диделәр дуслары.
- Иңбашы тайган иде. Буын утыртуның әллә ни кыенлыгы юк инде аның, - диде тыныч кына авыл мулласы.
Мәчет төзүдә хатын-кызлар да катнашты, әлбәттә, безгә таныш Шәүрә, Валентина һәм башка бик күп авыл киленнәре, кызлар, сеңелләр мәчет бинасын юдылар, чистарттылар, буядылар, бизәделәр һәм менә ул Кураиш авылының яңа горурлыгы – һәрҗирдән күренеп торган матур һәм күркәм гыйбадәт йорты.
Аны ачуга тирә-яктан бик күп кеше килде. Хәтта башкаладан Русия мөселманнарының баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзе килгән иде. Ул үзенең сүзен дога кылудан башлады.
- Фаный дөньяда барысы да үзгәреп тора, - диде ул, - тормыш үзгәрә, илнең сәяси юнәлеше, властьның дингә карашы үзгәрә. Дин үзе генә үзгәрми, чөнки ул мәңгелек, Аллаһыбыз үзе мәңгелек. Һәм бары тик Аллаһ турында уйлаган, аның кануннары буенча яшәгән, мәңгелек турында уйлаган мөәминнәр генә кыямәт көнендә Ходаебызның мәрхәмәтенә, бакыйлыкка күчкәч җәннәт бакчаларына өмет итә ала.
Дин – әхлак нигезе. Әхлактан башка халык юк, аннан башка халык кыргыйлар төркеменә әверелеп калыр иде. Ләкин халык күңелендә моның, ягъни динсез калуның никадәр куркыныч булуын аңлау, дингә, Аллаһ сүзенә, догалар аша Аның белән аралашуга мохтаҗлык ята. Һәм озакка сузылган тыюларга да карамастан, халыкның күпчелеге диннән ваз кичмәде. Шуңа да хәзер мәчетләр төзелә. Аның шунысы игътибарга лаек, барлык мәчетләр хөкүмәт акчасына түгел, ә халык акчасына һәм халык көче белән төзелә. Бу хәл үзе минем милләттәшләр дингә омтыла дигән сүзләремнең хаклыгын исбатлап тора, иншаллаһ. Менә бер атна элек кенә минем янда сезнең районнан Галимә ханым булды. Ул да үз акчасына туган авылында мәчет төзетергә ният кылган. Шулай итеп, Аллаһыбызның ярдәме белән, озак та үтмәс барлык зур авылларда мәчетләр калкып чыгар, халык бисмилла әйтеп, дога укып, ураза тотып яши башлар. Дәһрилек, имансызлык начар төш шикелле артта калыр. Бүген әлифне таяк дип белмәгән бәндәләр дини китаплар укырга өйрәнер. Бу мәчет шуның өчен төзелде һәм ул үз бурычын үтәр, дип ышанам.
Мәчетегез бик ямьле, иркен. Һәм ул буш тормас, яше-карты йөрер, вәгазь тыңлар, гыйбадәт укыр, Аллаһыбыз каршында күңелен пакъләр, дип уйлыйм.
Ходаебызның мәрхәмәтенә өмет баглап, минем сезгә, хөрмәтле мөселман кардәшләрем, шуны да әйтәсем килә. Ошбу мәчетне төзү өчен, үзегез белүегезчә, Солтаньяр әфәнде Мирхәйдәров бик күп акча керетте, ифрат зур көч сарыф итте. Аның бу изге гамәлләрен Ходай үзе бәяләр һәм дөньяларның яхшысында әҗерен бирер. Ләкин без дә игелеккә күз йомарга тиеш түгелбез. Шуңа да мин сезгә, хөрмәтле диндәшләрем, шушы күрекле гыйбадәт йортын Солтаньяр мәчете дип атарга тәкъдим итәм. Районда беренче мәчетне ул ачты, шуңа да Солтаньяр ага мондый хөрмәткә лаек. Йә, ни әйтерсез, агай-эне?
- Риза, без риза, бик дөрес булыр, - диеште халык.
Баш мөфти Кураиш мәхәлләсен мәчет ачылу уңаеннан котлап Коръән-Кәрим китабы һәм олы палас бүләк итте. Башкалар да чыгыш ясады, бүләк бирде.
Баш мөфти һәм башка мөхтәрәм кунаклар белән бергә йөргән Солтаньярга мәчет ачылу тантанасына килгән Суфия берничә мәртәбә кул изәп карады. Янәсе, безне, зинһар, күр әле, бик мөһим эшебез бар. Ниһаять, мулла бу ишарәне күреп алды. Суфия ханым кемне култыклаган соң, шулкадәр нинди ашыгыч йомышлары бар икән, дип уйлады ул һәм җаен табып, болар янына килде.
- Солтаньяр абый, таныш бул, бу – Вәгизә. Аның сиңа бик зур йомышы бар, бер генә минут вакытыңны бүл инде.
- Ярый, мин сезне тыңлыйм.
- Исәнмесез, Солтаньяр абый. Мин Вәгизә булам. Сез мине, әлбәттә, белмисез. Кыз чакта Суфия белән безне Пермь урманнарына җибәрделәр, аннан качып кайттык, шуннан инде хөкем итеп Себергә озаттылар.
- Шулаймыни, әйе, хәтергә төште. Ул чагында закон бик каты иде, мин сезгә берничек тә ярдәм итә алмадым. Дөньяның нужасын күрдегез инде сез.
- Булды инде, тик сүз ул хакта түгел. Мин мәчет файдасына акча бирергә теләгән идем. Менә, рәхим итеп алыгыз, Солтаньяр абый. Мәчет төзегән чагыгызда бирә алмадым, ләкин, соң булса да уң булсын, диләр бит, барыбер кирәге чыгар әле, изге сәгатьтә кабул итеп алыгыз.
Калын акча төргәген күргәч, Солтаньярның күңеле нечкәреп китте, ул монда күпме сумма булырга мөмкинлеген шундук шәйләде. Бу кадәр акча бирүче адым саен очрамый. Һәм акчасын алу белән андый кешегә арка борып китеп барып та булмый. Шунлыктан ул ханым белән бер-ике сүз булса да сөйләшеп алырга форсат тапты.
- Бу бик зур акча бит, Вәгизә ханым, ныклап уйладыгызмы соң?
- Уйладым, Солтаньяр абый, хафаланмагыз. Гомер буе химия заводында оператор булып эшләдем, ирем цех начальнигы иде, миннән дә күп хезмәт хакы алды, шунлыктан акчага иркен яшәдек, соңгы тиенемне өзеп бирмим, икеләнмәгез.
- Балаларың бардыр бит...
- Балаларым да юк. Себер урманнары алып калды минем ана булу бәхетемне.
- Алай икән... Ярый, бик зур рәхмәт, Вәгизә ханым. Үзегезгә исәнлек-саулык теләп догалар укырмын.
- Менә монысы өчен рәхмәт, Солтаньяр абый. Урыс арасында яшим бит. Изге догаларында кемдер минем исемне дә телгә алса, җаным тыныч булыр иде.
- Хуш, һичшиксез шулай эшләрмен. Сезнең мондый хәерегез Аллаһы тәгалә хозурына барып ирешер дип уйлыйм. Болай мәчет ачылу көнен тап китереп кайтуыгыз яхшы булган, белеп кайттыгызмы әллә?
- Белеп кайттым, Солтаньяр абый. Менә, Суфия ахирәт хәбәр хаты язган иде. Бик шатланып кайттым. Бер уңайдан әти-әниемнең каберләрен дә карап китәрмен дидем. Ә мәчет бик матур, ифрат әйбәт булган.
- Вәгизә сеңелем, инде пенсиягә чыккан кеше булгач, чит-ят җирләрдә яшәгәнче үзебезнең якка кайтырга уйламыйсызмы соң?
- Суфия белән дә шул хакта сөйләшеп тора идек. Чыннан да, хәзер инде ирем үлгәч читтә мине бәйләп торучы җеп юк. Монда туганнарым булмаса да, туган ягым бар. Аннары, урамга чыксаң рәхәтләнеп татарча сөйләшәсең. Хәзер инде мәчет тә бар, анысы да юаныч. Бер җыйнак кына йорт тапсам, бәлки, кайтырмын да шул. Уйлармын әле.
- Уйлап та тормагыз, Вәгизә. Әзер йорт тапмасагыз менә шулай өмәләшеп яңасын салып бирербез.
- Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, Солтаньяр абый. Ходай сәламәтлек кенә бирсен инде сезгә.
- Үзегез дә исән-сау булыгыз. Илаһыбыз мәрхәмәтеннән ташламасын.
Шундый сүзләр белән Солтаньяр ага янә җитәкчеләр, дин әһелләре төркеменә барып кушылды. Ләкин әлеге очрашу аңа нык тәэсир итте, хәтта күзләреннән яшь килде. Менә бит нинди игелекле кешеләр бар. Бәндәләрнең күбесе юньләп бер дога укый белми, әмма ярдәм итәргә әзерләр, димәк, алар динне кирәк дип уйлый, халыкның динле-иманлы булырга тиешлеген аңлый. Ә Аллаһ гыйлеме акрынлап килер әле, өйрәнерләр, монысы инде безнең эш. Шушы хезмәттә, Раббым, безгә көч-куәт бир.
Бу көнне шулай ук дини китаплар, түбәтәй, дисбе кебек әйберләр сату оештырылды. Нурдәүләт бу китапларга уенчыкка буе җитмәгән бала кебек карап торды: бик алыр иде дә бит, барыбер укый алмый, ул бит, әле генә мөфти хәзрәт әйткән шикелле, әлифне таяк дип белми. Хәлбүки түбәтәй сатып алды. Диндар булганга түгел, түбәтәе матур булганга, күзе кызганга. Хәер, кирәге чыгар әле, алдагысын кем белә...

74. Соңгы көн
Солтаньяр уянды да үз-үзенә ышанмый ятты. Мөгаен, җәннәттә шулай буладыр. Көн искиткеч якты, кәеф искиткеч шәп, күңелдә гаҗәеп җиңеллек, ул гел шатлык белән тулган шикелле. Картның гәүдәсе өрфиядәй җиңел, очып китмичә түшәге өстендә ничек ятып торадыр. Менә гаҗәп, күзләре яхшы күрә, колаклары әйбәт ишетә. Яшь чактагы кебек. Бу рәхәтлек мәңге сузылса да ялыкмас иде адәми зат.
Ләкин Солтаньяр Заһит улы Мирхәйдәров бүген туган бала түгел, ул авылның аксакалы. Шуңа да бу хәлнең нилектән икәнлеген аңларга зиһене тиз җитте. Үлем алдыннан шулай була. Мондый мизгелдә сырхау кешеләр үзләрен хәл кергәндәй тоя, җан кадәр җан тәнне ташлап китәргә җыена икән, ул, күрәсең, көчен җыя, туплана, ахры. Җылы якка китәсе кошлар шикелле.
Мондый матур соңгы көнне урында үткәрергә ярамый. Солтаньяр торды, бик яхшылап юынды, чиста киемнәрен алып киде. Ишек буенда торган артыш таягына таянып авыл йөзенә чыкты. Кураиш күперендә туктап бераз аска, аккан елгага багып торды. Ул ага да ага, элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Ә менә кеше гомере мәңгелек түгел, күпме генә яшәсә дә, авылның иң өлкән кешесе – Солтаньярның да гомере агып беткән икән. Тып итеп тамып соңгы тамчының җиргә сеңәсе генә калган.
Ак сакаллы карт янә атлый. Капкасын сызык кына диярлек ачып, зират киртәсен үтә, газиз кабергә якынлаша.
- Сәрвәрем?! Ярымайлы мәрмәр таш астында инде ничә ел ятасың син? Инде ничә ел мине көтәсең? Гафу ит инде, озакладым шул, тоткарландым шул мин бу дөньяда. Әле теге, әле бу мәшәкать бар дидем. Булдыралган кадәре эшләп калыйм дидем. Баксаң, фаный дөнья хәстәрлекләре беркайчан да бетми икән. Эш бетә торган булса, бездән соң яшәүче буыннарга ни калыр иде. Хәер, ник акланам әле? Газраил килми үлеп булмый бит инде. Әллә синсез миңа күңелле булды дисеңме, Сәрвәр? Ярты кеше, ярты җан рәвешендә яшәдем кебек. Син киттең, мине канатсыз кош иттең. Чын мәхәббәт гомергә бер генә биреләдер, ахры, ә менә якын кешең кара гүргә кергәч, таш бәгырьле ир-атның да күзләреннән ачы яшьләр саркыган чаклар була икән.
Солтаньяр хәләл яры белән сөйләшеп күңелен бераз юаткач, әллә саубуллашып, әллә тиздән күрешүгә өмет итеп, куш учлап җирне сыйпап куйды. Сәрвәр янында бер каберлек урын буш иде. Үзе мулла булгач яхшы булды, беркемне дә җирләтмәде. Менә хәзер кирәге чыгар инде. Икәү янәш булырлар. Күп калмады, күрешкәнгә кадәр түз инде, Сәрвәрем.
Салмак адымнар белән ак чәчле, ак сакаллы бабай зираттан төшеп килә. Аннары ашыкмый гына урам буйлап үтә. Юл тигез, өйләр купшы, бай. Гөлле тәрәзәләр кояшка карап ялтырый. Бакчалардагы җимеш куакларына сары төс кергән, бөдрә каеннар алтын яфракларын коя башлаган. Тын. Балалар чыр-чуы ишетелми. Мәктәптәләр шул.
Бабаебыз үз өен узып китеп авылның икенче башына чыга. Тау астындагы әрәмәлеккә керә. Ни өчен ул монда? Сизә Солтаньяр, аяклары көтмәгәндә авырая башлады, баягы җиңеллек каядыр юкка чыкты да куйды. Менеп җитә алырмы ул? Менеп җитәргә тиеш. Авыр чакларда көч биргән, күңелен юаткан Илморза тавы белән хушлашырга тиеш, шуннан торып Кураиш авылын соңгы тапкыр күз уңыннан кичерергә, аның белән бәхилләшергә тиеш. Йә, көч-куәтем генә җитсә иде...
Илморза тавы. Солтаньяр өчен ул тере җан иясе кебек, өлкән дусты да булды, авыр вакытларда рухи көч бирүче дә булды. Адәм баласы гомер буе җирдә яши дә, күккә карап хыяллана. Солтаньяр Илморза тавына менеп үзе яшәгән Кураиш авылына, җиң сызганып эшләгән чиксез урманнарга өстән карый алды. Көндәлек тормышыбызга, көнкүреш мәсьәләләренә астан гына түгел, өстән дә карый белү, шундый мөмкинлегең булуы зур нәрсә ул. Шуңа да ир солтанының акылы сабыр, тирән вә киң, фикерләре дөрес һәм төпле булды. Олы йөрәкле, көчле рухлы булганы өчен халыклар Солтаньярга елышты, аның йөзендә таяныч һәм алга әйдәүче иптәш таптылар. Илморза бирде аңа бу көчне, Илморза маяк булды. Шулай булгач, тауны җансыз дип әйтеп кара. Әгәр дә ул зур бер таш өеме генә булса, кеше җаны шунда тартылыр идемени? Соңгы адымнарын шунда атлар идеме?
Адымнар. Кемгәдер алар бик җиңел бирелә, кемнеңдер һәр карыш җир җан көчләрен суыра. Кешенең сәламәтлегенә карап. Кая атлавына карап. Солтаньяр текә тауга атлый. Таза-сау, яшь кешеләр өчен дә җиңел бирелми бу тау, ә Солтаньяр бабай кайчандыр элек йөгерек булган аякларына ярдәмчегә күптән инде артыш таяк алган.
Аксакалыбыз еш һәм озаклап туктала башлады. Йөрәге кага. Кызык ул, йөрәк кагу дигән нәрсә, үзе талпынган була, әллә ниләр эшләрдәй кылана, ә организмга кан бармый, ул хәлсезләнеп кала. Бабай тагын бераз атлый һәм көчсезлектән бичараланып туктап куя. Ул алга, югарыга карый. Анда кызгылт ботакларын киң җәеп карт наратлар шаулый. Кинәт Солтаньярның башы әйләнә башлый, баһадир наратлар әллә кая авышып китә, аларны урман, Кураиш авылы, зәңгәр күк алыштыра. Һәм тагын урман, Илморза тавы, Кураиш... Тик бу юлы авыл Илморза тавы астында түгел, ә каршы яктан күренә. Гаҗәп. Бәй, бу бит теге Зөлкәрам төшергән сүрәт. Нишләп ул әле карт кешенең күзенә күренә...
Солтаньяр сукмакка аркылы егылып төште. Ләкин аның аңы сүнмәгән иде әле. Иреннәре нидер кыбырдый, адәм баласы үзенең фанилыктагы соңгы сүзен әйтеп китәргә тырыша.
- Мин дөньяга килгәнемә үкенмәдем, ә син мине тудырганыңа үкенмәдеңме, туган җирем?..
Солтаньярның иреннәре шулай дип шыбырдый. Ул Илморза тавы түбәсен күрмәкче булып, соңгы тапкыр башын калкытмакчы була, ләкин хәлсез буыннары тузганактай ак һәм җиңел башын да инде күтәрәлми...
Кайдадыр тын гына, талгын гына музыка тавышы ишетелә. Кем көе бу, халык моңымы, композитор иҗатымы, Аллаһ тылсымымы – һич аңларлык түгел. Ләкин ул бар, ул тын гына агыла. Матәм түгел, хисле, моңлы, нәзәкатьле көй. Гүя кемдер гаҗәеп матур тавышы белән җыру җырлап сабыен бәветә.
Ак каеннан тагын бер яфрак өзелә. Ул өерелә-бөтерелә һавада очып йөри дә, җәй буе җылы җилләр иркәсендә яшәдем, хәзер инде барыбер җиргә төшәсе дигәндәй, түбәнгә томырыла. Һәм, ни гаҗәп, Хода бәндәсенең нәкъ маңгаена төшеп ята. Гаҗәеп хәл, табигать хушлашамы үзенең игелекле баласы белән, әллә Аллаһ үзе бакый дөньялар юлына хәер-фатыйха бирәме... Ләкин монысы инде без аңлар нәрсә түгел.

Эпилог
Кояш нуры ул сәгать угы кебек, озаклап карап торганны ярата. Әнә бит, алсу таң нурлары башта Илморза түбәсендәге мәһабәт наратлар башына алтын булып кунды да, аннары сизелер-сизелмәс тизлектә аска шуышты. Һәм түбәнгәрәк шуган саен бу яктылык сары төсен җуя барып җемелдек һәм күз камаштыргыч чагуга әйләнде. Бермәлне кояш нурлары тигезлектә җәйрәп яткан кедр урманына да килеп җитте һәм дөньяның бу төбәгенә дә җан керде, һәммә тереклек хәрәкәткә килде.
Елгыр тиен агач ботагына кунаклап алып, кедр читләвеге кимереп булаша. Купшы койрыгын болгап иснәнә-иснәнә якыннан гына китеп баручы төлкегә ул әйләнеп тә карамады. Хәйләбикә берәр куянның эзенә төшкәндер, күрәсең, тиен кебек вак-төяк аны кызыксындырмый.
Симез балыкларны өркетеп суда нидер шаптырдады. Урман пәһлевәне аерымөгез поши елга аша чыгып бара икән. Тар гына суны ул “ә” дигәнче йөзеп чыкты да, күбәләкләр очып йөргән аланда тукталды. Сизгер колакларын уңга-сулга боргалап тирә-юньне тыңлап алгач, дөньяның иминлегеннән канәгать калды һәм кинәт, арка тиреләрен җыерып, селкенеп алды. Куе йоныннан ычкынып очкан су тамчылары үлән яфракларына сибелеп, бер өер чикерткә өчен зилзилә тудырды – тегеләре мизгел эчендә трым-тырагай сикерештеләр. Бу тавышка йөзьяшәр карагай астындагы көртлек сискәнеп алды да, берничә секундтан янә тынычланып, җайлабрак утырды, бер-бер тавыш ишеткән саен кызыксынып йөгереп чыгып булмый бит инде.
Әйе, урманнар бетмәгән, урманнар яши, урманнар калын иде. Лесхоз директоры булып эшләгән чагында Солтаньяр Мирхәйдәров утырткан кедр урманында тормыш кайный, бар тирә-якта, яшел табигатьтә мең төрле җан иясе яши һәм үрчем бирә иде. Бәхеткә каршы, героебызның урман бетә дип шикләнүләре, борчылулары чынга ашмый калды.
Шулай итеп Солтаньяр бабасыз да калдык, хәзер инде ансыз гына яшәп яткан баш. Әйе, адәм – ул үзе бер дөнья. Әмма дөнья адәмсез дә дөнья булып кала икән.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 38
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.