Latin

Солтаньяр - 16

Total number of words is 4129
Total number of unique words is 2170
37.4 of words are in the 2000 most common words
53.1 of words are in the 5000 most common words
60.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Берлинның магистраль урамнарыннан берсе. Нуриҗан танкы һөҗүм итүчеләрнең иң алдында. Калын бронялы “ИС” башкалар өчен калкан кебек, тагы да берничә җиңел танк аңа сыеныбрак арттан килә. “ИС” йә өй тәрәзәсендә күренгән пулемет оясына ата, йә юлны буарга тырышкан пушка расчетын кыйрата. Дошманның пехотасы турында әйтәсе дә юк, башня пулеметы һич туктамый диярлек. Шулай авыр машина сак кына, акрын гына алга шуыша, яңа адымнар, яңа метрлар артта кала, ә һәр адым сугышчыларны Берлинның үзәгенә якынайта. Дошман кырык алты тонналы корыч сугыш машинасының һөҗүм итүчеләр өчен үзенә күрә таран ролен уйнавын яхшы белә, шуңа да барлык ут аңа күчерелә, танкны әледән-әле снарядлар бәрдереп селкетә. Шулай егерме минутлап алыш дәвам иткәч, ниһаять, дошман үз теләгенә ирешә – фауст-патрон тиюдән двигатель сафтан чыга, ярчыклар бар экипажны яралый. Ләкин кешеләр әле исән, снаряд-патроннар да бетмәгән, һәм гвардия кече лейтенанты танкны ташламаска, алышны дәвам итәргә була. Яраларыннан кан саркуга карамастан, экипаж әгъзалары үз эшендә – дошманны күзәтә, төзи, ата һәм янә пушканы кора. Шулай итеп немецларның тагын бер орудиесе юк ителә, ике танкы һәм бер бронетранспортеры кыйратылып туктап кала. Кырыклап пехотачы да “ИС” пулеметлары утыннан шунда үз үлемен таба. Ләкин мондый алыш озак дәвам итә алмый, хәрәкәтсез калган машина дошман өчен мишень бит. Һәм аңа янә фауст-патрон тия. Бу юлы танк яна башлый. Назаров экипажга машинаны ташлап чыгарга боерык бирә, ләкин бу приказны кем үтәсен – кешеләр яралы. Ярый әле механик-водительнең җәрәхәте куркыныч түгел, ул шуыша ала, ә калган ике иптәшен алмаш-тилмәш командир үзе сөйри. Танктан куе төтен тарала һәм ул искән җил ыңгаена урамга аркылы сузыла. Шушы төтенгә ышыкланып Назаров иптәшләрен кирпеч өеме артына яшерә. Механикның куллары исән, ул наводчик белән стрелок-радистның яраларын бәйли, ә командир тирә-якны күзәтә. Моннан илле метрлап кына алда дошманның терәк пункты урнашкан икән, шуннан пулемет һәм автоматлардан туктаусыз атып безнең пехотаны җиргә кысканнар, алга барырга һич мөмкинлек калмаган. Нуриҗан артка карый. Ә анда“тере койма,” ягъни куе һәм кыска куаклык һәм ул теге өйгә кадәрле диярлек сузылган. Кече лейтенант шул куаклыкка ышыкланып алга йөгерә. Менә аның каршында подвал ишеге. Бикле булмаса ярый да соң, дип уйлый танкист, ләкин ишек бер тартуда ачылып китә һәм яугир бер-бер артлы ике гранатасын подвалга ыргыта. Шул ыңгайга автоматыннан уңга-сулга ата-ата үзе дә аска ташлана, күзенә күренгән биш фрицне дөмектерә. Ләкин шулчак төтен арасыннан автомат уты күренеп кала һәм танкистның кабыргасын пуля көйдереп үтә. Мәче җитезлеге белән егет коралын шунда юнәлтә, автомат ике генә пуля очыра да туктап кала – патроннары беткән. Ләкин шунысы да җиткән иде, бер пуля, ни хикмәт беләндер, соңгы фрицның нәкъ маңгаена эләккән. Дошманның терәк пункты шулай тынып кала. Безнекеләр шуннан файдаланып алга ыргыла. Санитарлар килеп тапканда инде гвардия кече лейтенанты кан күп югалтудан һушын җуеп бара иде.
Менә шушы батырлыгы өчен Нуриҗан Назаровны танк полкы командиры гвардия полковнигы Колченко Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим иткән иде. Ләкин, Мәскәү, күрүебезчә, орден белән бүләкләүне җитә, дип тапты, ахры.

33. Эльба ярында
Ниһаять, дистәләрчә миллион кешеләрнең гомерләрен өзгән, ил халкының җелегенә үткән сугыш ахырына якынлашты. Корбаннар, дигәннән, алар арасында кирәкмәгәннәре, юкка харап ителгәннәре дә күп булды бит. Хафизулланы гына искә төшерик. Аннары, дошман самолетлар, танклар белән һөҗүм иткәндә әле дөнья күреп тә өлгермәгән, сугыш чирканчыгы алмаган яп-яшь егетләрнең куркып-каушап калулары аркасында үлемгә хөкем ителүләрен, яисә штрафной батальоннарны күрә торып һәлакәткә ташлауларын ничек аңлатырга. Кем генә булмасын, аларның бит барысы да совет иле гражданнары, әгәр дә инде гаепләре бар икән, ул кешеләрне ил мәнфәгатендә файдаланып булмый иде микәнни? Солтаньяр уйлап кына калмый, ә бар йөрәге белән көенә дә. Әгәр исәпләп караганда, әйтик, бер кешене туганнан алып балигъ булганчыга кадәр тәрбияләргә, ашатырга, киендерергә, мәктәптә укытырга, ниһаять, һөнәр бирергә күпме чыгым тотыла икән? Баш җитәрлек кенә сан түгел! Һәм менә шушы кешене кемдер кирәксезгә санады һәм аның гомерен өзәргә бер пуля җитте. Димәк, шушы чыгымнар барысы да әрәмгә очты дигән сүз бит бу. Дөрес, кеше бәясен акчага күчереп исәпләү чеп-чи мәгънәсезлек инде ул, ләкин биредә хакыйкать тә бар бит. Кеше үтерү ничек инде дәүләт өчен файдалы гамәл булсын?! Мондый хәлләр Мирхәйдәров хезмәт иткән частьтә дә булды. Бу афәтнең солдатларга гына түгел, командирларга да кагылуы илгә, дошманга каршы көрәшкән армиягә бигрәк тә зур зыян китерде. Кайвакыт офицерлар үзләрен харап итте. Мондый акылсызлык кайдан килә, диң, әллә нәфрәт күзләрен томалый, кешене ерткычка әйләндерәме.
Бу хәл Германия җиренә кергәч булды. Полкта Дадыко фамилияле бер капитан бар иде. Милләте буенча хохол. Ниндидер хуторда бу бер өйгә барып керә, качып калган фашистлар юкмы, дип тикшерүе инде, хәер, офицерларның эчәргә эзләнә торган гадәте дә бар иде. Ләкин йорт хуҗалары моның каршына төшәләр, ишектән кертмиләр. Капитан озак уйлап тормый, пистолетын ала да, артык берни сөйләшеп тормастан, икесен дә атып үтерә. Шуннан өй эченә үтә, карап йөри. Йокы бүлмәсендә шәйләп кала бит бу: бургерларның никтер түшәкләре бик калын. Актарып караса, мендәрләр астыннан ундүрт яшьлек кыз килеп чыга. Дадыко аны башта көчли, аннары маңгаена терәп атып китә.
Менә шулай сөйләгәндә Дадыко вәхши бер адәм, хәшәрәт һәм ерткыч булып чыга. Ләкин Солтаньяр немецларның Украинада ниләр эшләп киткәнен дә күрде: яндырылган авыллар, басу капкасына асылган яки баганага кадакланган крестьяннар, коега ташланган, штыклар белән тишкәләнгән балалар, эчләре ярып ташланган хатыннар, яндырылган яки тереләй җиргә күмелгән авыл халкы... Нәрсә, боларның берсе дә кешегә тәэсир итмиме, дошманга үзе кебек җавап кайтару – үч алу теләге кузгатмыймы?! Ничегрәк кузгата әле, нәфрәт йөрәккә сыярлык түгел, ул ут булып яна, башларны шаулата, аңны томалап күзгә бүре төсмерләре чыгара.
Ә Солтаньяр үзе? Пулеметыннан атып немецларны кырганда аларның сөрлегеп егылганын прицель аша күреп чын ләззәт, әйтеп бетерәлмәслек җан тантанасы кичермәдемени. Фашистларга карап пуля яудырганда аларны күбрәк үтерергә тырышмадымы, әллә, боларны күбрәк үтерсәм сугыш тизрәк бетәр, Кураиштагы газизләрем михнәтләрдән тизрәк котылыр дип уйламадымы? ә бит шушы, син үтергән фриц, кемнеңдер кадерле улы, сөйгән ире, хөрмәтле атасы була торгандыр. Мәгаен шулай, алар да бит урманнан чыккан җәнлек түгел, ә ике аяклы затлар, гаилә корып, балалар үстереп яши торган нәрсәләр. Ләкин сугышта кызгану булмый, кырды аларны Солтаньяр, бик тә канәгатьләнеп кырды. Монысы әле болай, немецлар Бурай, Кураиш, гомумән, Башкортстан якларында булмаган килеш. Әгәр дә инде фашистлар аның туган җирен шулай мәсхәрәләп, халык канын коеп йөргән булса, ул нишләр иде икән, пулеметтан ату түгел, ерткычка әйләнеп богазларын чәйнәмәс идеме. Менә шулай, беръяктан ул Дадыконы аңлый да кебек, ул туган җире, халкы, үтерелгән туганнары өчен үч алган. Аның нәфрәте, фашистларны соңгысына кадәр дөмектерергә теләве һәр солдат өчен уртак хис. Өй хуҗаларын аткан икән, әнә шул, безнең илне канга батырган фашистларны сез үстердегез дип әйтүе инде. Тик, менә үсмер кызны мәсхәрә итүе артыграк кылану, монысы инде үзең кешелек сыйфатын югалттың дигән сүз. Ул кыз бит корал тоткан кеше түгел, гап-гади адәм баласы, сабый. Хайваннарга каршы көрәшәм дип үзеңә дә хайванга әйләнергә ярамый бит инде.
Дадыконы аттылар. Бөтен полкны сафка тезеп, халык күз алдында аттылар. Рәсәйдә шул инде гадәт, һәрнәрсәдән күргәзмә ясыйлар, хәтта кеше үтерүдән дә. Менә шул турыда уйлана да инде Солтаньяр. Кешеләрне әрәм итәләр бит. Атканчы, төрмәгә утыртсыннар иде дә, эш эшләтсеннәр иде, илгә файда китереп үлсен. Әнә Кураиш леспромхозын гына ал, бер кешене бишкә ярырдай хәл, эшчеләр җитмәве иң зур бәлагә әверелде, уналты яшьлек кызлар сәламәтлекләрен өздерә. Ә ил буенча күпме кеше кирәк. Сугыш җимергән меңләгән авыл-калаларны аякка бастырырга кайдан көч алмакчы булалардыр. Әлеге дә шул кичә-бүген уналтысы тулган авыл балаларын куып китереп бөкреләрен чыгартачаклар. Тик аларның саны чутсыз микәнни соң?
Бу хәлгә инде ничә ай үтте, ә Солтаньяр һаман онытмый. Аннары, Берлингә керә алмаулары да сугышчыларның мин-минлегенә бераз тиде булса кирәк. Дошманның башкаласына якынлашып кына килгәндә, кавалерия полкын төньяккарак бордылар. Монысы, әлбәттә, дөрес, чөнки сугышның, Аймурзин әйтмешли, рәте-чираты китте, дошман хәзер алда гына түгел, артта да, уңда-сулда да торып калды. Ягъни тар-мар ителгән гаскәр калдыклары, теләсә кемнәрдән очраклы рәвештә җыелган төркемнәр, ә кайчакта баштанаяк кораллы, танклары һәм артиллериясе булган частьлар да совет гаскәрләре тылында калып көнбатышка карап хәрәкәт итә иде. Алар үзләренекеләргә кушылу, йә булмаса американнар ягына чыгу өчен җан-фәрман килеп алга атлыкты. Чөнки монда торып калсалар санаулы көн эчендә юк ителәчәкләрен бик яхшы сизә иделәр шул. Шуңа да мондый частьлар белән сугышу өчен тиз хәрәкәт итүче гаскәрләр бик кирәк булды.
Шулай итеп, кавалерия полкы Эльба ярына килеп җитеп туталып калды. Имеш-мимеш телефоны тиз ишеттерде, теге якта американнар икән. Димәк, бу елганы без кичмәячәкбез, сугыш шушында тәмам! Мондый уйлар һәр солдатны җылыта иде, әмма күңел тыныч түгел, беренче тапкыр гашыйк булгандагы шикелле, ул дулкынланып, сабырсызланып нидер көтә. Бу “нидер” – рәсми хәбәр, бары бер сүз, бер Олы Сүз иде.
Эскадрон алдында Эльба. Сульякта ялан җир, ә уңьякта урманлык. Ул ничектер күңелгә шом салып тора, чөнки немец бандитлары әнә шундый урманнар буйлап хәрәкәт итә, көтмәгәндә килеп чыгып безнең частьлар өстенә ташлана иде. Инде караңгы төшеп күз аны-моны яхшылап шәйләми башлагач, Солтаньяр тачанкасына менеп йокларга ятты. Күпме уйланып яткандыр ул, ләкин солдат гадәте үзенекен итте (әгәр йокларга мөмкинлек бар икән, йоклап кал), күзләре йомылып җаны мәшәкатьле дөньядан беразга ял һәм тынлык дөньясына күчте.
Хәер, җан дигәнең анда да тынгы белми икән. Солтаньяр үзе йоклый, ә җаны һаман да эштә, нидер эзләнә, киләчәкне юрый, язмыш юлын сыза. Кыскасы, сержант төш күрә иде. Имеш, ул кулына калын, авыр китап тоткан. Коръән икән ласа, бәй, Солтаньяр аны укып утыра, имеш. Шуннан бер сүрә укый да алдындагы халыкка аның мәгънәсен аңлатып бирә. Аннары, сүз мәчет төзүгә күчте, янәсе, болай кола яланда сөйләшеп, вәгазь әйтеп буламы да, намаз уку килешәме. Көзе бар, кышы бар, дигәндәй. Кураишка мәчет кирәк. Кураишта барысы да бар, тик бер мәчет кенә юк бит инде. Һәр эштә алдынгы вә үрнәк булырга күнеккән халыкка бу килешми, мәчет төзергә кирәк. Кирәк икән, әйдәгез, төзибез. Мәчетсез булмый. Мәчет кирәк. Үз кулыбыз белән төзибез, дигән сүзләр яңгырый.
Тукта, ни арада күренеш үзгәрде әле. Урман. Дистәләгән ир-ат (кызлар түгел) агач ега. Тракторлар буй агачларны юл ягына сөйри. Бу Солтаньяр белгән тракторлар түгел икән, ниндидер яңа, көчле техника, кара, ничек җиңел тарталар. Бәй, әллә күз тиде инде, бу тракторлар артык нык тавыш чыгара түгелме соң? Куркыныч итеп шатор-шотыр киләләр, нәкъ атыш тавышлары кебек. Солтаньяр “дерт” итеп уянып китте. Дөрес, якында гына чыннан да атыш бара, пулялар яктырып оча, теге урманда мәхшәр. Вәт кабәхәтләр, тәки шунда килеп чыкканнар икән дөмегеп бетмәгән фашистлар, дип уйлап кына өлгерде сержант, ә үзе инде күнегелгән гадәте буенча пулеметын барлый иде. Һәм Солтаньяр аны урман ягына каратып озын итеп очередь бирде.
Берничә секунд үттеме, кемнеңдер җан-фәрман йөгереп килүе ишетелде. Эскадрон командиры бит бу, ни булган соң шулкадәр кабаланырга?
- Мирхәйдәров! Син ни эшлисең?! Үзебезнекеләр бит анда. Җиңү бу, Мирхәйдәров, җиңү! Сугыш бетте, без җиңдек. Җиңү!
Ниһаять, Олы Сүз әйтелде, ул дөньяны яңгыратты.

Алга, яктыга табан
34. Өстән шинельне салгач
Солтаньяр Илморза тавына менеп җиткәндә йөрәге күкрәгенә сыеша алмас булып кага, җилпенә иде. Шатлыктан, хисләре ташудан, сагынудан иде бу. Ничектер, тормышында мөһим эшләр башкарганнан соң һәм алдагы көннәрдә катлаулы вә авыр гамәлләргә тотынасы алдыннан тәвәккәллек җыю өчен Солтаньяр атлы ир узаманы менә шушы тау башына менә икән. Шуңа карап Мирхәйдәровның тормышында мөһим этапларны, хәлиткеч борылышларны чамалап булыр иде. Менә әле дә ул Илморза түбәсендә.
- Саумы, Илморза! Исәнме, Кураиш!
Илморза шул ук – тауга ни булсын, ә менә Кураиш авылы үзгәргән кебек. Ничек дип әйтергә соң: озак вакыт дәваханәдә ятып чыккан кешегә охшап калган ул. Андый адәм чак кына агарынып киткән була, күз тирәли чак кына җыерчык салына, чак кына, берничә бөртек кенә чәче агарган була... Ләкин әнә шул “чак кына”ларның барысы бергә кушылгач, чүгү-чигенү дигән нәрсә үзен шактый нык сиздергән булып чыга. Авылның ничектер нуры юк, эчке балкышы, һәрдаим дәртләндереп торучы илһамлы җаны сүрелгән, шикелле. Солтаньяр, авыр көрсенде, авылга җан кертү хәзер иң беренче аның бурычы. Сугыш артта калды, илгә ирләр кайта башлады, димәк, авыллар җанланачак. Ләкин кайтучылар азрак иде шул, дүрт еллык мәхшәр бик күп кешенең гомерен йотты. Күрче, уйлап карасаң, тормыш адәм баласы тирәли әйләнә икән бит. Халык булса, эш бара, производство гөрли. Халык булса, мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары, китапханәләр, кибетләр, почта бүлекчәләре, гомумән, барлык оешмалар-предприятиеләр гөрләп яши һәм эшли, аларда тормыш кайный, ә халык булмаса инде барысы да сүнә башлый. Кызганычка каршы, кабатлап әйтик, кайтучылар азрак шул. Үз йөзе, кыяфәте, холык-гадәтләре, хәстәрлекләре булган, тормышта шәхсән үз урыны булган кешеләр Бөек Ватан сугышы корбаннары исемлегендәге нибары бер юлга әйләнеп калдылар. Аның исән калганнары да гел кайтып бетмәгән: Сәлимгәрәй фин чигендә хезмәт итә икән, кемнәрдер Герман җирендә тәртип саклый, икенчеләре Ерак Көнчыгышта, аннан әле кайткан кеше юк. Хәер, нәрсәсен саныйсың инде, Солтаньярның үз гаиләсе мисал: Гөлкәй ире белән хәрби частьтә инде, Бибкәй кайтып җитмәгән, ә Сәүбан армиягә китеп өлгергән, әтисе аны күрәлми калды. Шулай итеп ялан кебек өйдә Сабира белән икесе яшиләр. Ярый, монысы күпкә бармас, аларның да өенә җан керер, яңадан бала тавышлары яңгырап торыр әле. Солтаньярның өе генә түгел, Кураиш авылы дәррәү торып күтәрелеп, балкып, яңарып китәр. Барысы да булыр.
Мирхәйдәровның тоташ бер төбәк хакында уйланулары юктан гына түгел – ул яңадан леспромхоз директоры. Фронттан кайткач яугир ике көн дә ял итмәде, район үзәгенә китте. Болай әллә ни йомышы булмаса да, башкарма комитетка сугылды, янәсе, бәлки, алар берәр кая эшкә билгеләр. Ә мондагы түрәләр аны шундук партия район комитетының беренче секретаренә юлладылар.
- Элекке эшеңә җигел инде, леспромхозны кабул итеп ал, - диде Зәйнак Мәгарович.
- Сергеевны кая куясыз? Ул эшләп йөри ләса.
- Ерунда! - дип Төхвәтуллин Сергеевка охшатып сыңар кулын селтәде. – Бакый балалар йортына директор кирәк, шунда билгеләрбез.
- Сергеевтан шәп тәрбияче чыгар инде...- дип куйды Солтаньяр.
- Аңлыйм, - диде аңа каршы секретарь. – Ләкин анда тәрбиячеләр бар, ә менә каты куллы җитәкче җитми, шикелле. Ярый, сүз аның хакында түгел, кайчан кабул итәсең?
- Соң, солдатча инде, приказ бирелгән минуттан.
- Башта леспромхозның бүгенге хәле белән танышырга, уйлап карарга теләмисеңмени?
- Юк. Әгәр мин хуҗалыкның бүгенге көндә нинди көрчеккә терәлгәнен тикшерә башласам, гомердә дә риза булмаячакмын, ә сез мине, ризасызлыгыма карамый, барыбер мәҗбүри куячаксыз. Шуннан инде без бер-беребезгә күз агы белән карый башлаячакбыз. Бу безгә кирәкме?
Солтаньярның сүзләреннән секретарь тешләрен ялтыратып көлеп җибәрде.
- Ай кызык кеше дә инде син, Заһитович. Үзең суны да өреп кабарга яратасың, ә үзең коега баштүбән ташланырга да әзер. Хуш, карар иттек, ә миңа нинди үтенечең бар?
- Үтенеч күп инде ул. Башка чыккан малаена атасы ярты малын бүлеп бирә, мин дә шундыйрак хәлдә бит инде. Без Германиядә чакта вагоннарга машина-трактор, станоклар, тимерлек җиһазлары күп төядек, менә шул контрибуция әйберләре килә башласа, безгә мулрак өлеш чыгарсагыз иде... Ни әйтсәң дә, леспромхоз районның иң эре һәм иң күп товар җитештерүче предприятиесе. Әгәр без ныклап аякка бассак, район өчен дә җиңелрәк булыр иде, бәлки, бер-ике колхозны шефлыкка да алырга мөмкинлек туар иде, дип уйлыйм.
Секретарь Солтаньярга сынаулы караш ташлады.
- Беренчедән, син башка чыккан малай түгел, - диде ул, - ә үз йортыңа кайткан хуҗа. Димәк, барысы да үзеңнеке булырга тиеш. Икенчедән, кулдан килгән ярдәмне күрсәтербез. Өченчедән, әнә шул “бер-ике колхозны шефлыкка алырбыз” дигән сүзеңне онытырмын дип уйлама, ярдәмне оста сорадың, шулай булгач, вакыты җитүгә, без дә синнән сорарбыз. Килештекме?
- Килештек, Зәйнак Мәгарович.
Райком секретаре Төхвәтуллин белән Мирхәйдәров арасында менә шундый сөйләшү булган иде. Солтаньяр бүген Илморза түбәсендә басып торган килеш дулкын-дулкын булып яткан яшел тау сыртларын күздән кичереп, бу сөйләшүне янә исенә төшерде. Җиңел булмаячак иде аңа. Беренче тапкыр директор итеп билгеләнгәндә ул булдыра алырмынмы, дип үзе өчен хафаланса, хәзер исә булдыра алырлармы, дип халык өчен пошалана. Хәзерге вакытта урманда кем эшли дисәң, үсмер яшьләр, хатын-кыз, картлар, гарип-гораба. Таза-сау ирләр берән-сәрән генә, хәер, алары да карап торуга гына сәламәт, ә күлмәкләрен салдырсаң кызарып торган яра эзләрен күрергә мөмкин. Шундый булса да, күбрәк булсын иде әле алар.
Илморза түбәсендә һәрвакыт салкынча җил исә. Шушы җилләр Солтаньярның авыр уйларын алып киттеме, ничектер күңеле җиңеләеп калды, ышанычы артты. Илморза тавы Кураиш яклары “морзасына” янә бер тапкыр көч-куәт бирде. Шуңа микән, төшкәндә Мирхәйдәровның адымнары киңрәк, атлавы ышанычлы иде. Ул инде кая сугылырга, ни эшләргә белмәгән зарлы бәндә түгел, ә якты һәм кыю карашлы эш кешесе, ишле коллектив башлыгы, уннан артык авылга һәм ничәмә йөз кешегә җитәкче иде.
Солтаньяр кабинетына кайтып керде. Салкын окоплар, җимерек өй подваллары, иң яхшысы, буржуйкалы блиндажларда үткән еллардан соң җылы, иркен, уңайлы кабинетка килеп керүе төш сыман. Кабинет танырлык түгел. Белгечләр белән киңәшмәләр үткәрү өчен тәгаенләнгән озын өстәл кызыл постау белән капланган, ә аңа аркылы директорның галәмәт дәү һәм кыйммәтле өстәле тора. Аны ни өчен шулкадәр сырлап, бизәкләп ясаганнардыр, аңламассың. Почмакта олы тимер сейф. Танк пушкасыннан атып та тишәрлек түгел. Тәрәзәләрдә яшел бәрхәттән авыр пәрдәләр, стенадагы чамасыз зур портретта күкрәк киереп юлбашчыбыз Сталин тора.
- Шулай, - дип үзалдына сөйләнде Солтаньяр. - “Ерунда” булмады бу Сергеев, ә зур бәла булды. Күпме акча әрәм итте икән ул боларга. Шул акчага ач халыкны ашатса, яисә агач чыгару өчен бер ат сатып алса яхшырак булмас иде микән.
Яңа директор боларның барсын да чыгарып атарга уйлаган иде, ниятеннән кире кайтты. Акча әрәм итеп алынган икән, чыгарып ташласам, шул акчаны бөтенләй үк юкка чыгару була түгелме, - дип уйлады ул. – Без бит леспромхозда яхшы тормыш төзергә тиешбез, әйдә, шул яхшы тормыш директор кабинетыннан башлансын.
Конторада шатлык катыш шөбһәләнү хөкем сөрә иде. Полина кебекләрнең сөенечләре эчләренә сыймаса, пошаманга төшүчеләр дә юк түгел: Солтаньяр Заһитович кемне калдырыр да кемне алып очырыр... Шуңа да секретарь кыз аша чакыртуга баш бухгалтер директор кабинетына атлыгып килеп керде, мондый вакытта өлгерлек күрсәтү кирәк.
- Иртәгә иртәнге сигездә киңәшмә үткәрәбез, отчетыңны тыңларбыз. Аннары инженер-техник работниклар хисап тотар: кайда күпме кеше эшли, нинди тарту көче бар, әле эшләр ничек бара һәм алдагы көннәрдә производствоны арттыру буенча нинди тәкъдимнәре булыр – менә шул мәсьәләләр буенча әзерләнеп килсеннәр.
- Солтаньяр Заһитович, - диде аптыраулы бухгалтер. – Отчетны бер көндә өлгертеп булмый, без аны ике атна төзибез.
- Өлгерегез. Хәзергә миңа сезнең һәр тиенегез кирәкми, леспромхозның гомум хәле турында сөйләрсез. Мин бит ике атнадан түгел, ә бүген эшли башларга тиешмен, ә моның өчен обстановканы белү кирәк. Барыгыз, әзерләнә торыгыз.
- Ярый, эшләрбез, - диде ханым, директор белән сүз көрәштерергә базмыйча.
Солтаньяр моннан соң озак кына кәгазьләр карап утырды. Аңлашыла. Предприятиенең хәлләре яу яланы кебек, пыран-заран китерелгән. Казнада акча түгел, тишек күбрәк. Район җитәкчеләре ышанычлы, инде бер тапкыр сыналган директорны куеп зур бер тишекне томаладык дип исәплиләрдер инде, ләкин леспромхозны бөлгенлек һәм хәерчелектән чыгару, алга атлату тулысы белән әнә шул директор иңнәренә яткан хәстәрлек була түгелме.
Өйдә Сәрвәр итле аш пешергән икән. Үзенең бер бите кояш, берсе ай. Догалары кабул булды, ире сугыш дигән җәһәннәмнән исән кайтты бит. Бәхетнең ни икәнен ут йотып көтеп алганнар белә. Ләкин, үзе дә сизмәстән, шушындый матур, әйтергә мөмкин булса, изге кичнең ямен саксыздан үзе бозып ташлады. Чыбыксыз телефон буйлап йөри торган авыл хәбәрләрен иренә сөйли торган гадәте бар аның. Кирәк-кирәкмәгән гайбәтне түгел, ә Солтаньярны кызыксындыра алырлыкларын гына.
- Бәлхия түтине, Фаһман абзый карчыгын дим, очраткан идем, - дип башлады сүзен Сәрвәр. – Сөйләшеп тордык. Бик зур шатлыклары бар икән – Суфия кызлары кайткан. Сугыш бетү белән амнистия булды, иреккә чыгардылар, дип әйтә икән.
- Бик хуш. Димәк, леспромхозда тагын бер эшче артты. Бик мәслихәт.
- Туктале, атасы, җигелмәгән килеш арбаңны тартмый тор.
- Ни әйтүең бу?
- Соң, ничек дип әйтим икән, Суфия авылда калмыйм, дип әйтә, ди. Кураиш башта ук миңа төс бирмәде, башым бәладән чыкмады, монда яшәмим, дип әйтә икән.
Сәрвәрне сискәндереп өстәлгә “шык” итеп агач кашык килеп төште. Солтаньяр җәннәт ризыгыдай тәмле ашны кабып та карамастан, ишеккә атлады. Иренең тоткан җирдән сындыра торган гадәте барлыгын онытып җибәргән шул Сабира. Нигә шул сүзне әйтергә инде, һичъюгында ашаганын көтәргә иде.
Алты яшьлек ил гизеп кайтса, алтмыш яшьлек килеп хәл белер. Солтаньяр эре-эре атлап Фаһманнарга килеп кергәндә хуҗалар кичке ашка утырышып яталар иде, - кунакны шундук өстәл янына кыстый башладылар. Директорның утырып ук торырга исәбе юк иде, ләкин риза булды, чөнки тәгам җыйганда бәндәнең күңеле хушлана, акылы игелеклерәк була, ә болар хәзерге мәлдә бик кирәк иде. Өйдәгеләр белән ихлас күрешкәч, күрсәтелгән урынга утырды.
Солтаньяр Суфияны күргәч “аһ” итте. Иркеннән мәхрүм ителгән тоткынны күрермен дип килгән иде ул, ә каршында зифа буйлы, чибәр кыз басып тора. Кайдадыр ашык-пошык әвәләнгән зур пималар, ирләр фуфайкасы киеп Себер урманнары кискән кеше дип һич уйламассың, бу ата-ана назында гына үскән, авырлык күрмәгән нәфис гөл кебек саф вә самими кыз бала ләса! Өстенә чагу чәчәкле килешле күлмәк киеп җибәргәч, сокланып туймаслык туташ булган. Гәүдәгә талчыбыктай төз, ул муен-иңбашлар, матур түгәрәк йөз. Ә хәрәкәтләре нинди килешле. Артыграк ябыклыгын исәпкә алмаганда - монысы вакытлы хәл – кыз үзе тере кәртинкә. Тик күзләрендә генә тирән яшеренгән әрнү, күңел газабы сизелә, шикелле. Ләкин аның монысы да бетәр берзаман. Төймә кадәр гаебең булмаган килеш башыңны Себер җибәрсеннәр һәм чәчәктәй яшьлек елларың шунда үтсен дә, әрнү эзләре калмасын имеш. Ләкин, монысы акрынлап үтәр, яшь күңел яңадан хушланыр, чәчәк атар, ә менә Кураиш егетләренең тыныч йокылары бетте болай булгач. Туктале, Солтаньяр, сакалың билеңә җиткән килеш син үзең һушыңны җуеп торасың түгелме. Хуҗалар аны-моны сизмәстән элек кашыгыңны эшкә җик, ичмаса.
Бераз тын гына ашап, табындашларның ач карыннары туемлыкка тиенгәч, Солтаньяр сүз башлады.
- Кайтуың бик әйбәт булган, сеңелем. Кайчан эшкә чыгарга уйлысың?
Суфия “ялт” итеп әтисе ягына карап алды. Тик анысы эндәшмәде, ни дисәң дә, бу очракта кыз үзе өчен үзе әйтергә тиеш, ә аннары атасы аны хуплый яки төзәтә ала.
- Эшкә чыкмамдыр инде мин, Солтаньяр абый.
- Аңлыйм, туганым, ял йортыннан кайтмагансың, арыгансың, талчыккансың, ял итәргә телисеңдер. Ихтыярың. Тик әлеге мәлдә һәр кеше исәптә, тизрәк чыксаң, яхшырак булыр иде, димен.
- Юк. Мин эшләргә бөтенләй җыенмыйм. Читкә чыгып китәм.
Солтаньяр гаҗәпләнеп кашларын күтәрде.
- Бәй, бу ни дигән сүз? Ни өчен?
- Урман кисүне җиңел дип беләсеңме, абый, җелекләр суырыла. Аннары, агач астында калып изелгән Аксын кызы Сәйлидәнең үле гәүдәсе әле дә күз алдымда.
Боларга карап-карап алгач, Фаһман да үз фикерен белгертте.
- Чыннан да, кыш буена бил тиентен кар ерып урман кисүе җиңел түгел инде ул, аның бит әле өстеңдәге киемең дә йә лычма су, йә шакырдап туңган була. Мин ир-ат булып та сызламаган җир калмый, ә хатын-кыз кайдан шулкадәр көч алсын. Күзләреннән яшь чыкмаган көннәре аз була бит аларның.
- Туктагыз әле. Алайса, Суфия туганым, минем тәкъдимем шул, эшкә чыкмасаң чыкмассың, ләкин конторага кил. Без сине техникумга укырга җибәрәбез. Юллама бирербез, иң шәп характеристика язарбыз. Ә укып чыккач берәркая мастер итеп куярбыз. Начальник булырсың, сеңелем, белдеңме?! ә сиңа, Фаһман абый, әйтер сүзем шул, бер-ике елдан диләнкеләрдә хатын-кыз заты калмаячак. Монысы минем вәгъдәм. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк. Ә үзеңә килгәндә инде, алай бик авыр булгач, тара цехына күч. Мин әйтермен. Дөрес, яшең дә бара бит инде, җиңелрәк эшкә күчәргә вакыт.
Солтаньярның психологик алымы тиешле нәтиҗә бирде. Әйе, ул үзе Фаһманнарның өенә килеп яхшы эшләде. Кайсы гына ата-ана баласының яңадан белмәгән-күрмәгән җирләргә чыгып китүен җиңел генә кичерә икән, һәркем йөрәк парәсенең үз янында булуын тели, аның исән-имин икәнлеген үз күзе белән күреп торасы килә. Аннары, яхшы эш табып, начальник булып китсә, кеше алдында йөз яктылыгы бит инде. Солтаньяр нәкъ шуларны истә тотып кызны: “Начальник булырсың!”- дип ымсындырды да инде.
Әти-әнисе үгетләгәндерме, үз башы белән уйлады микән Суфия, әмма килде ул икенче көнне конторага. Килде.

35. Секретарь ачулана
Солтаньяр Фаһман белән сөйләшкәндә ике-өч елдан урманда хатын-кыз заты калмаячак, дип ник әйтте соң әле? Уйлап та тормый әйтелде, шикелле. Ләкин дөрес әйтелде бит. Леспромхозда, бигрәк тә, диләнкеләрдә, ирләр эшләргә тиеш. Аннары, техниканы күбрәк җигәргә кирәк. Техника кирәк! Димәк, механик, инженер, электрик кебек белгечләр күп таләп ителәчәк. Алда зур үзгәрешләр, төзелешләр, яңа эшләр көтә, ә кадрлар юк. Нишләргә? Һәм Солтаньяр янә дә кешеләрне укырга өндәде. Бер эшчене бишкә ярырдай булганда, ничек план үтәрмен, кем белән эшләрмен дип тормады, күпләрне укырга җибәрде. Ләкин анысы зур зыян түгел. Алланың ярдәме белән авыр чор артта калыр, киткәннәр тиешле вакытларын укырлар да әйләнеп кайтырлар. Суфия, Полина, Нуриҗан кебекләрдән менә дигән белгечләр үсеп, производствоны җигелеп алга тартачаклар әле алар. Производствоны гына түгел, леспромхоз авылларындагы тормыш үзе зур сикерү ясарга тиеш. Сугыш бөлгенлегеннән – нык үскән социализмга! Менә шуңа да директор укырга теләүчеләргә каршы килмәде, хәтта леспромхоздан бөтенләйгә китүчеләргә дә хәерхаһлы булды. Үзенең кызы Бибкәй укытучы буласым килә дигәч, аңа да риза булды. Дөрес, ата кеше кызым бераз булса да тракторда эшләр, дип өметләнгән иде, әмма, укырга тели икән, әйдә, аныкынча булсын. Хәзер әнә сугыштан ирләр кайтты, ерак яклардан килеп эшкә урнашучылар, егермеләп немец та бар, җәза срогын үтәүчеләр колониягә килеп тора, ул көчтән дә файдаланабыз, кыскасы, леспромхозның кендеге Бибкәйгә бәйләнмәгән.
Кызның укытучы буласым килә дигән сүзенең кем коткысы булуы тиз ачыкланды. Үзеннән бер яшькә кече укытучы Иблиәмин йогынтысы икән. Тегесе армиядән кайтып шинелен салып өлгермәгән, тәкъдим ясаган, ләкин шарт куйган: “Минем кәләш тракторда көчәнеп имгәнеп йөрмәс, укытучы бул!”- дигән. Шушы егет аркасында Солтаньяр шелтә дә ала язды бит.
Райкомда үткәрелгән чираттагы киңәшмәдән соң беренче секретарь аңа калып торырга кушты.
- Алла дисәң, мулла кызын бирә. Ә синең киресенчә икән, мулла малаен кияү итеп алырга булдыңмыни инде? - дип төрттерде ул көтмәгәндә.
- Зәйнак Мәгарович, кайдан сез кирәк-кирәкмәгән сүзне ишетеп өлгерәсез? - дип гаҗәпләнде Солтаньяр.
- Сорауга каршы сорау бирмә, Мирхәйдәров, монда әле мин райком секретаре. Йә, әйт, бу нинди башка сыймаслык нәрсә? - диде кырысланып секретарь.
- Соң, бернинди гадәттән тыш нәрсә дә юк. Гап-гади егет, мулла түгел. Дөрес, әтисе кайчандыр мулла булган, ләкин ул әллә кайчан бит инде. Сөрген срогын күптән тутырган, димәк, ул хәзер безнең кебек үк кеше.
- Син, Мирхәйдәров, фронтта партия сафына кергән кеше, корычтай нык партиец булырга тиешсең, ә син монда дошман тегермәненә су коеп утырасың . Моны ничек аңларга?
- Кем дошман, Иблиәминме?! Ну аштырасыз да соң, иптәш секретарь, ул егет кулына корал тотып сугышта йөргән! Менә ул дошманнарга каршы сугышкан ичмасам, ә сез...
- Дәшмә! Дин – марксизм-ленинизм дошманы. Син әллә шуны белмисеңме?
- Беләм, Зәйнак Мәгарович, тик монда диннең катнашы юк. Кияү буласы кеше - комсомол!
- Их, син, Мирхәйдәров. Мин сине ышанычлы кеше дип уйлый идем, фронтта кан койган иптәш, орденлы герой, номенклатурный работник, башкаларга ышанмасам да сиңа ышана идем, ә син көтмәгәндә аяк чалырга да сәләтлесең икән.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 17
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.