Latin

Солтаньяр - 32

Total number of words is 4234
Total number of unique words is 2081
40.0 of words are in the 2000 most common words
53.7 of words are in the 5000 most common words
62.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Монда халык бер-берсен яхшы белә, үтәли күрә дияргә дә мөмкин. Юллар ерак булганлыктан, зур дөнья белән әллә ни алыш-биреш итми, үзара ныграк тотынып яшиләр. Бары да, югы да уртак булгач, кем өйләнә – авылга бәйрәм, кем үлә – авыл җирли, авыл күтәрә кайгысын. Ә яшьләр бигрәк тә күз белән каш өстендә. Инзилә белән Мөслимгә барысы да сокланып карый иде. Алардан көнләшүче, араларына керергә тырышучы булмады. Бу икәү шулкадәр пар килгән, бары тик бер-берсе өчен генә яратылган иде кебек.
Мөслим – буйга сөлектәй, ак йөзле, ялбыр чәчле, сер бөркелгән яшькелт-коңгырт күзле чибәр егет. Эш тышкы кыяфәттә генәмени, итәгатьле, саф һәм шат күңелле, шул ук вакытта ярдәмчел һәм кешелекле дә. Эшкә уңганлыгын әйтәсе дә түгел. Юк, болар белән генә дә бетми әле аның күркәм сыйфатлары. Ничек әле, сөйкемле сөяк, диләрме кайбер кешеләрне. Андыйларны, ничектер, үзең дә сизми туганың кебек яратып өлгерәсең.
Ә кыз... Матурлыкны сүз белән аңлатып кара! Килешмәгән җире юк. Сыгылмалы гәүдә, бар кыяфәте нәфислек һәм зәвыкъ үрнәге. Тавышы ягымлы да, яңгыравыклы да, иркә дә. Ә гел елмаерга торган иреннәр, гел нурлы, очкынлы күзләр! Инзилә концертта-фәлән җырласа һәркем яратып тыңлый, бәйрәмнәрдә биесә, башкалар, биюләреннән туктап, аңа карап тора иде.
Әйе, көнләшеп яшьләр арасын бутаучы булмады, дидек. Тик, дошман дигәнең, кинодагы кебек, кылычын болгый-болгый тау артыннан килеп чыкмый икән...
Мәктәпне тәмамлагач, Инзилә медицина уилищесына укырга керде. Гел “бишле”гә өлгәшкән кыз институтка тәвәккәлләсә дә була иде дә бит, керә алмам, дип курыкты. Ул шәһәрдә укыды, ә Мөслим Инзиләләрнең өйләренә килгәләп йөри башлады. Зәлифә апасы берүзе бит, йорт эшләрен кем башкарсын, кирәккән саен күршеләрдән ярдәм соравы да кыен. Егет бу йортка утынын әзерләп бирде, печән чапты, ихаталарын төзәтте. Зәлифә каршы килмәде. Алай гына да түгел, егетнең күңелен күрергә тырышты, тәмле итеп ашарга пешерде, мунчасын ягып кертте, булачак киявенең ничек тә күңелен күрде. Тора-бара Мөслим, кайтып йөрергә иренеп, Зәлифә йортында кунып ук кала башлады.
Беркөнне хуҗабикә егетне аеруча тырышып кунак итте. Сәбәбе дә зур – кырык яше тулган икән. “Мине хөрмәт итсәң, эч!”- дип кыстады ул табындашын. Мөслим эчте. Бераздан ул сыгылып төште. Зәлифә аңа чишенергә һәм караватка барып ятарга булышты...
Таң беленгән мәл. Абызтамакка теплоход бик иртә килә шул. Инзилә сары сумкасын иңбашына элеп ярга төште. Кичә үк әнисенең туган көненә кайтып өлгерәлмәвенә борчылып, өенә ашыкты. Ике сәгатьлек юл. Тик, аны тын йорт каршы алды. Иртәрәк шул, әни йоклый торгандыр, дип уйлады кыз. Веранда ишеге ярыгына тарагын тыгып, элгечне күтәрде. Менә хәзер ул, өс киемен салып ташлар да, әнисе янына, җылы урынга кереп чумар. Алҗулары бетәр. Аннары торып берәр тәмле нәрсә пешерерләр, Мөслим дә килер...
Шундый уйларга чумган кыз башта тигез җирдә сөрлегеп китте. Хәтти вакыт ни булганын аңламый торды. Йә Хода! Ни күрә ул?! Өнме бу, әллә саташумы.
Юк, саташмый иде кыз. Дөньяда тиңе булмаган түбәнлек, әшәкелек, фәхишәлеккә шаһит булган иде ул. Киң караватта әнисе белән Мөслим ята. Анадан тума ялангачлар. Аяк-куллары ботак-чатак килеп урын өстенә таралган...
Инзилә, уттан качкандай, оятыннан качмакчы булып, тупсалар аша сикерә-сикерә тышка атылды. Әйтерсең, бу өйдә шакшылыктан тончыга иде. Йөрәге ярсып, авырттырып типте. Ике күзеннән чөберләп яшь акты. Ләкин боларны күрүче булмады. Инзилә беръялгызы урманда йөреде дә йөреде. Бары тик иңендәге сары сумкасы гына уйнашчыларга бер билге булып ишегалдында төшеп калган иде.
Шул китүеннән кайтмады кыз, югалды. Исәнме, түгелме – белүче юк. Ләкин, халык күңеленә яман уйны якын да җибәрмәскә тырыша, бәлки, берәрҗирдә яшәп тә ята торгандыр, дигән фикердә. Ә Зәлифә Мөслимне үзенә өйләндерде. Янәсе: “Син мине көчләдең, якынлык кылдың.”
Әйе. Егет әле дә яшь. Тик менә күзләре генә нур чәчми, сүнгән алар, ваемсыз һәм гамьсезләр. Тирә-якка: “Бу тормыш мине кызыксындырмый,”- дип карыйлар кебек ул күзләр.
Зәлифәсе янында һаман. Ирен җил очырып китә диярсең, беләгенә ябышкан. Нык тотарга, ахры, исәбе. Мәңгелеккә. Тик барып чыгармы соң? Мөслим акылына килеп бер дуамал, харап эш кылып ташламасмы? Булмас димә...
Рамазан хикәятен вакытында тәмамлап өлгерде, чөнки Зәлифә яшь ирен сөйрәп диярлек болар янына килә иде.
- Солтаньяр Заһитович, сез бит Кураишка кайтып барасыз, безне дә алыгыз әле.
- Машинаның хуҗасы – Рамазан. Ләкин ул каршы килмәс, дип уйлыйм. Бергә-бергә кайтырбыз.
- Яныгыздагы симпатичный иркәй кем була инде ул, бәлки, таныштырырсыз!
- Син нәрсә, Зәлифә, әллә үзеңнең классташыңны танымыйсыңмы?
- Минем классташ? - дип гаҗәпләнә калды ханым. Аның күзләрендә хәтерләргә тырышу, уйлап азаплану галәмәте чагылды.
- әйе. Бу – Зөлкәрам, танылган художник.
Солтаньяр боларны юкка таныштырды, шикелле. Зәлифә кунакка чат ябышты, юл буена әллә нәрсәләр сорашып Зөлкәрамны ялкытып бетте. Гүя үзенең ире бөтенләй янында юк. Ә тегесе бу хәлгә ачулану, көнләшү түгел, киресенчә, аз булса да ял тиде дигән кыяфәттә бик тә канәгать килә иде шикелле. Ләм-мим сүз эндәшми ул йокымсыраган кыяфәттә кайтты.
Солтаньяр, машинадан төшкәч, кунагына болай диде:
- Гафу ит инде мине, карт сантыйны. Кем икәнеңне юкка әйттем.
- Зарар юк. Элекке танышларны очратуы минем үземә дә кызык бит. Күрәсеңме ничек, сөйләшүе “апакай да чупыкай”, ә мәктәп елларында ул мине аз мыскыл итмәде.
- Оятсыз кешеләр шулай ул: бер көнне битеңә төкерә, икенче көнне елмаеп килеп күрешә. Ярый, үткән эшкә салават, юынып алыйк та, ашарга утырырбыз.
- Яхшы гына йөреп кайттыгызмы, Солтаньяр бабай? Исәнмесез, Зөлкәрам абый, хуш килдегезме?
Тавыш иясе болдырда басып торган чем-кара күзле кыз иде.
- Бик һәйбәт, балам, Аллага шөкер, - диде Солтаньяр.
- Исәнмесез, туганым. Без әйбәт, үзегез ни хәлдә? - диде гаҗәпләнебрәк Зөлкәрам.
- Хәзер юынгычка җылы су салам, юынып алыгыз да, өстәл янына рәхим итегез – барысы да әзер, - диде кыз һәм чиләк күтәреп баганага кадакланган юынгычка таба атлады. Аның билдән түбән төшеп дулкынланган кара толымнары кояш нурларында ефәк тасмадай былкылдап кала иде. Менә сиңа гаҗәп, Зөлкәрамның икенче бер классташы Тәлигә шундый толымнар йөртә иде, кызымы әллә.
Өстәлгә булары бөркелеп торган куян бәлеше килеп утырды. Инде күптән ризык валчыгы күрмәгән Зөлкәрамның авыз сулары килде.
- Абыем ике куян атып алган, берсеннән менә сезгә бәлеш пешердем, - дип тыйнак һәм матур елмайды кыз. Бу елмаю кунакның йөрәкләрен айкап алды. Их, кайчандыр нәкъ менә шулай елмайган кызны бер күрер, бер тапкыр кулыннан тотар өчен әллә ниләр бирергә әзер иде, зәңгәр кичләрдә йөрәк сулкылдаган чаклар да булмады түгел. Тик, кая инде ул, әле борын асты да кипмәгән малай иде бит. Аннары бәла арты бәла килде, әнисе үлде. Кызлар артыннан йөрерлек мөмкинлеге юк иде шул. Тәлигә мондагы кеше баласы, ә Зөлкәрам сөргенгә җибәрелгән кадерсез элемент Гайдәни малае иде. Кая ул... Тик, ни уйлый соң әле ул, бу бит Тәлигә түгел, кызыдыр, мөгаен.
Кунагының еш-еш кызга караш салганын шәйләп, Солтаньяр сүз башлады:
- Менә шулай яшәп ятам инде мин, туган. Берүзем яшим. Күрше-күлән кереп булыша. Менә бүген сине каршыларга киткәндә Шәүрәгә кушкан идем, рәхмәт төшкере, бәлешләр пешереп торган бит. Шәүрә – Корбангали белән Гамбәр кызы. Син аларны хәтерләмисең инде. Күршене танырга тырышкан кебек каравыңа әйтәм.
- Әйе шул, Шәүрә аппагым миңа кемнедер хәтерләткән кебек. Шуны исли алмый утыра идем, сез дә сизгәнсез икән, Солтаньяр абый.
- Сез, абый, минем апаны хәтерлисездер. Әниемнең сеңелесе Тәлигә апам бар иде. Без аның белән ике тамчы су кебек охшашканбыз.
- Әфарин! Тәлигә бит син! Ягъни, мин сине Тәлигәгә охшатып утырам икән. Без аның белән бер класста укыган идек. Бик чибәр иде үзе, кайларда яши соң хәзер, исән-саумы икән?
- Апам Казагыстанга киткән иде. Целина вакытында ук инде. Шунда кияүгә чыгып торып ята. Дүрт баласы бар. Ире бик акыллы кеше, тормышлары имин.
- Димәк, барысы да яхшы, мин шат...
Инде бәлештән соң баллап-майлап бер-ике чынаяк кайнар чәй дә эчеп куйгач, Зөлкәрамның битләренә кызыллык йөгерде. Чир китсә дә гадәт китми, диләр, рәссам кайда да рәссам икән, кинәт ул кычкырып җибәрде:
Ә мин синең портретыңны төшерәм, туганым. Бик шәп килеп чыгачак ул. Аһ, менә болай булачак! - дип, кунак яраклы сүз табалмаганга баш бармагын күтәреп күрсәтте.
Рәхмәт. Ләкин, кирәкмәс. Бездә лаек кешеләр бик күп ул, - дип оялды кыз.
Мин дә шуны уйлап утыра идем әле, Зөлкәрам. Без инде киңәшеп, кемнәрнең портретларын эшләтик, дип исемлек төзеп куйган идек. Акчасын-ниен исәпкә алып, дим инде. Хезмәт батырларын берәмтекләп барлап чыктык, ә менә Шәүрәнең әнисе Гамбәрне онытканбыз. Унике бала анасы бит ул? Герой ана! Ничек башыбыз эшләмәгән?!
Соң, эшләрбез, алайса, бернинди кыенлык юк.
Шулаен шулай да, тагын да акча өстәргә леспромхоз директоры риза булыр микән, дим. Быел аларның расходлары ифрат күп бит.
Күз күрер әле, Солтаньяр абый. Ә менә Шәүрә алмакаемның сүрәтен эшлим дигәч, эшлим инде, бернинди акча кирәкми. Бик канәгатьләнеп, рәхәтләнеп язачакмын мин аның портретын.
Анысына рәхмәт, Зөлкәрам. Тик ул портретны кая итәрбез соң. Безнең идея – леспромхозның атаклы кешеләре портретларыннан галерея сыман бернәрсә оештыру иде. Анда барысы да орденлы кешеләр, атказанган работниклар. Шулар янында Шәүрә ничек сыяр икән.
Кайда эшлисең, сеңелем? - диде рәссам, кызга карап.
Леспромхозның комсомол комитеты секретаремен. Безнең оешма зур ул – җиде йөзгә якын әгъза бар, аннары комсомол булмаган яшьләр дә барыбер безнең игътибар астында. Спорт ярышлары, төрле бәйрәмнәр оештырабыз, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнәбез, кичке мәктәптә укырга өндибез. Эш күп ул.
Менә бит, Солтаньяр абый җиде йөз кешегә командир икән безнең Шәүрә. Ә син аны лаек микән соң, дип шикләнәсең. Бик лаеклы.
Бәхәсләшмим, Зөлкәрам туган, ул әле чаңгыда йөгерү буенча спорт мастерлыгына кандидат, менә дигән шахматчы. Картлар галереясына кертергә башкалар риза булырлар микән, дип уйлавым иде. Ярый, андый сүз кузгалса, икәү бер фикердән булырбыз.
Икенче көнне Зөлкәрам Шәүрәнең эшләгән җиренә, комсомол комитетына китте. Эш урынында төшермәкче иде ул
аны, тик никтер ошатмады, утыртып та карады, бастырып та карады, икесе дә йөдәп бетте, барыбер нидер ошамады, рәссам булачак картинасын төсмерли алмады. Ахыр чиктә алар тышка чыктылар, ә анда дөньяга искиткеч хуш ис таралган, муелларның чәчәк атып утырган мәле икән. Шомырт куагы каршында урын тапкач, эш худка китте. Бик җиңел, бик ырамлы барды ул, Зөлкәрамның илһамга тиенгән мәле иде һәм берничә көндә портрет әзер дә булды. Кара кашлы, кара күзле чая кыз чак кына елмая биреп басып тора, бер толымын алга ташлаган, күкрәгендә җете кызыл асылташ булып комсомол значогы яна, кулында муел чәчәкләре, ә артта янә шул шау чәчкәле шомырт куагы. Гүя шушы ак тәлгәшләр кызны һәрьяклап уратып алган. Сылуның күзләрендә шулкадәр сафлык, самимилек, бер үк вакытта назлану чагыла, гүя ул, карагыз, мин бәхетле бит, әйеме, дип, кемгәдер сорау бирмәкче.
Солтаньяр бу картинага озак карап торды.
- Искитәрлек хәл, - диде ул баш чайкап. – Шәүрәне мин туганыннан бирле беләм бит инде, әмма аның мондый икәнен күрми йөргәнмен. Рәссамга Ходай шундый без күрмәгәнне күрү сәләте бирә микәнни.
- Тырышкан булдым инде. Үземә Шәүрә позировать итте, ә күз алдыма Тәлигә килеп баса. Шулай ике кыз образы бергә кушылды инде, бәлки, шуңа да танымыйрак карыйсыңдыр.
- Тануын таныйм да ул, нәкъ Шәүрә үзе. Ләкин, барыбер икенче төрлерәк.
- Сезгә ошыймы соң, Солтаньяр абый?
- Ошый. Бик нык ошый. Гаҗәп матур килеп чыккан ләса соң бу, ә мин карт юләр, яшь кызны олпат кешеләр арасына кую килешер микән дип икеләнгән булдым тагы. Соң бу безнең галереяны бизәп торачак бит. Тик шунысы гына үкендерә...
- Нәрсә, Солтаньяр абый?
- Нигә мин картайдым икән. Шундый яшь кызлар булганда ник без олыгаеп өлгердек, ә? Вәт үкенеч. Әй Зөлкәрам, карале, бәлки, син мине яшь егет итеп төшереп бирерсең, ә! Ичмасам, портретым чибәр кыз белән янәшә торыр иде.
- Булмас, ахры, Солтаньяр абый, мин иртәгә Гамбәр апа белән эш башларга исәп тотам.
- Карале, кызык кеше булып чыктың бит әле син. Мин сине үз өемә алып кайттым, кунак иткән булам, минем рәсемемне иң башта, чираттан тыш эшләрсең дип “ә” дигәнеңә “мә” дип торам, ә синең уйларың гел хатын-кызда, ахры.
- Нәкъ өстенә бастың, Солтаньяр абый, - дип көлде рәссам. – Гамбәр апаның портретын тәмам итү белән Бибкәй ханымга күчәм. Аның портретын язарга мин монда килгәнче үк хыяллана идем. Әле бик илһам килгәндә чыннан да хатын-кызлар белән шөгыльләнү хәерле, ә сезнең кебек орденнар таккан, күкрәк киергән олпат ил агайлары сабыр итеп торыр әле.
- Булмады, алайса, синең белән килешеп. Ник мин шулкадәр бәхетсез инде ул, - дип юрамал көенгән булды Мирхәйдәров.
- Борчылмагыз, абый, буяуларым, киндерем җитәрлек, үз эшемне эшләп бетми Кураиштан китмим әле мин.
Икенче көнне ирләр Корбангали белән Гамбәр янына икәүләп китте. Зөлкәрам авылда портрет язу хикмәтләре белән “таныша” башлады. Биредә башта бик озаклап исәнләшәләр, хәл-әхвал сорашалар икән, аннары дөнья хәлләрен уртаклашу башлана, анысы да тәмам булгач өстәл янына кыстау, бик иркенләп, янә шул гыйбрәтле хәлләрне сөйләп, баштан кичкәннәрне искә төшереп табын янында утыру, инде монысыннан соң эшкә тотынам дисәң, кием сайлау башлана. Гамбәрнең бала итәкле, чигелгән бик матур күлмәге бар иде, Зөлкәрам аны ошатса да, башканы сайларга киңәш итте, чөнки чуар күлмәк фонында орден-медальләр бәссезләнеп, базыкланып калачак. Куе яшел бәрхәт күлмәк сайладылар. Менә хәзер Герой-ана күкрәгендәге наградалар ялт итеп торачак. Ничек төшерергә? Ак чәчләр белән уратылган чак кына озынчарак, сабыр, уйчан ана йөзе. Ул бераз кырынрак тора. Кыяфәтендә ана сагышы, балаларын сагыну билгесе. Күкрәгендә тыгыз рәт булып орден-медальләре тезелгән. Һәм итәктә яткан тыныч, эшчән куллар. Унике бала тәрбияләп үстергән, иркәләгән, шул ук вакытта көне-төне эшләгән ана куллары. Башка берни дә кирәкми. Тирә-як фон - күләгә. Ана йөзе, орденнар, куллар. Әйе, шулар җиткән. Хәтта күлмәк җөй-сырларын да беленер-беленмәс итәргә кирәк.
Эш арасында җайлап кына сүз артлы сүз ялганып торды.
- Хатын миннән уздырды инде, - дип мактады җефетен Корбангали. Мин ни сугышта батырлык күрсәтә алмадым, ни хезмәттә. Менә шулай аксаклап йөреп гомер үтте. Ә син, Гамбәр, кара нинди, синең сүрәтеңне төшерергә дип башкаладан кадәр художник килгән, ә?!
- Килер дә шул, әйдә, төшерсен. Кем хатыны дисәләр, Гаетбаев Корбангалинеке дисеннәр.
Бу сүзләр күршеләрен гомер буе белгән Солтаньярны да сокландырды. Карале син, мин-минлеге әрнегән Корбангалинең күңелен китмәде карчыгы, киресенчә, үзен күләгәдә калдырып ирен күтәреп куйды түгелме. Менә кайда ул халык дипломатиясе яки мөселман хатынының тыйнаклыгы! Тыйнаклыкта безнең хатын-кызга тиң җан иясе бармы соң.
- Мин сугыш чорын бик яхшы хәтерләмим дә инде, ә менә сезгә, бездән өлкәннәргә нык авыр булгандыр, - диде Зөлкәрам.
- Авыр дип, авырлыгы аның, бәлки, акрынлап онытылып та барадыр инде, ә менә ут йотып яшәвебезне онытырлык түгел. Шулай, эшкә йөрибез, урман кисәбез, башка хатыннар ирем исән-сау кайтсын иде дип тели, ә мин гарип булып кайтса да кайтсын, балаларыма ата булыр иде, дип теләдем. Күпләренең ирләре гаип булды, ә минеке чак кына имгәнебрәк булса да кайтты бит! Шуңа Ходайга мең рәхмәт. Теләкнең дә чамалысы хәерледер, ахры.
- Корбангали агай кайтып кергәч бик шатлангансыздыр инде.
- Шатланмаган кая ул, туганым. Тик, шатланам, дип, баш-күземне тондырып, күкрәк киереп йөрмәдем. Сугыш бетмәгән иде әле, башкаларга похоронкалар килгәндә миңа шатлыктан ыргып-сикерү килешми иде. Эчемнән шатландым. Ходаема кат-кат рәхмәт укыдым. Әнә бит, Корбангали кайткач, күпме бала табып үстердек. Йөрәк парәләребез нинди игелекле. Шулай булгач, бу орденнар, әтисе, синең белән миңа уртак инде ул. Син эшләп ашатмасаң... Ирсез итәк тулы бала үстереп буламыни, әстагыфирулла. Корбангалием гаиләнең алтын баганасы булды инде, гомер буена миңа яхшы ир, сабыйларыма яхшы ата була белде, шуңа сөенәм.
Иҗат итүе, бәлки, карап торганда гына җиңел күренәдер. Әмма камил бер әсәр тудыру өчен бар булган күңел мөмкинлекләреңне тупларга, йөрәгеңне хисләр ташкынына ыргытып, хәтта үз-үзеңне онытып фантазиягә бирелә белергә кирәк. Аннары, бу эш кешегә бик нык тәэсир итә, шунлыктан, бер эшне тәмамлап өлгерүгә икенчесенә тотынган сәнгать әһеле сирәктер. Мөгаен шуңа, Шәүрә белән Гамбәр портретларын язгач, Зөлкәрам бер-ике көн кулына мольбертын алмады. Бер илһамлану дулкыны узган иде аның, ә икенчесе килми йөдәтә иде. Ә үзе күптән уйлаган Иблиәмин белән Бибкәй портретын ул соңыннан, иң көчле илһамлану мәлендә язарга тели иде. Югыйсә, эше төссез, җансыз килеп чыгар, дип курыкты. Вакытны заяга уздырмас өчен ул шулай да мольбертын асып чыгып китте, һичъюгында берәр пейзаж төшерер. Ә табигать ифрат матур. Теләсә кайсы җиргә басып теләсә кайсы якка күз ташла – менә дигән картина булырлык манзара. Шул хозурлыкны түкми-чәчми киндергә төшерергә талантың гына җитсен.
Авылга рәссам килүен халык белә иде инде. Ике кеше очрашса башка яңалыклар арасында: “Художник әле кемне төшерә, тагы кемнең портретын эшләр икән?”- кебек сораулар бирелми калмый иде. Зөлкәрам урамнан үткәндә артыннан каерылып карап калучылар да күп. Ә Кураиш урамнарын танырлык та түгел, юл – тип-тигез асфальт, алты-җиде магазин чакырып торган кебек, зур һәм биек итеп заманча төзелгән биналар күп, алар ак кирпечтән. Әнә, кап уртада, олыдан кубып мәдәният йорты күтәреп куйганнар, эшләре тәмамланып килә, ахры, леспромхозның илле еллыгына өлгертергә тырышалар. Зөлкәрамның портретлары шунда куелачак та инде, Кураишның атаклы кешеләре сүрәтләреннән үзенә күрә бер галерея булачак. Рәссам урамга чыгып ашыкмый гына елга буена атлады. Гаҗәеп инде бу дөнья, малай чагында моннан тизрәк китү теләге белән яшәде, киткәч инде бу якларны сагынып йөдәде. Юкка сагынмаган икән, менә бит күңелгә ничек рәхәт, биредә әллә нинди борчылуларың да онытылып, җуелып куядыр, мөгаен.
Рәссам бер җай урынга өчаягын бастырып, киндерен рамкага тарттырып беркетеп куйды. Озак кына алдындагы күренешне байкап, нидер уйлап торгач, ниһаять, пумаласын буяуга манчыды. Тукымага акрынлап бормалы тар елга, күпер, урманга кереп югалучы юл ятты. Поселокның бер читендә авыл өйләре, арытаба мәһәбәт наратлар, зәңгәр киңлек. Рәссам инде шактый эш эшләп өлгергән иде, аланда ике кеше күренде, ап-ак чәчле ир белән аккоштай нәзәкатьле ханым булып чыктылар. Ашыкмый гына йөриләр, болар да сәхрә яменә кинәнә, дөнья матурлыгын аңлый белә торган кешеләр, ахры. Зөлкәрамга алар таныш кебек тоелды, ул эшен ташлап тураеп басты. Бәй, болар бит Иблиәмин белән Бибкәй Талхиннар! Кадерле укытучыларын Зөлкәрамның бик тә күрәсе килә иде, барыбер күрергә тиеш иде ул, әнә бит үзләре килә.
Рәссам ирле-хатынлы Талхиннар белән бик итәгатьле күреште. Ул үзен һаман да укучы, аларны укытучы итеп тоя иде, шунлыктан, Зөлкәрамга бераз уңайсызрак булса да, сүз тиз ялганып китте. Иблиәмин дә, Бибкәй дә итәгатьле, кешелекле адәмнәр шул, алар белән сөйләшкәндә шундук ышаныч һәм хөрмәт туа, күңел ачылып телләр чишелеп китә. Икесе дә кешенең хәленә керә, шул ук вакытта сер тота да белә.
- Без синең рәссам булып китүеңне белә идек, әлбәттә, тик утыз елдан артык вакыт узды, шул заман эчендә ник ичмасам бер тапкыр кайтып күренмәдең, әллә кунак итәр өй табылмас дидеңме. Кураиш синең өчен ят түгел, - диделәр Талхиннар. – Бәлки, кемгәдер үпкәң калгандыр?
- Юк, бер үпкәм дә юк. Малай чакта, әлбәттә, моннан кайчан китәрбез икән соң дигән көннәрем дә күп булгандыр. Чөнки, без сөргенчеләр идек бит. Аннары, кайбер сәбәпләре дә булды инде, бәлки, хәтерлисездер.
- Хәтерлибез, әлбәттә, - диде Бибкәй. - Акча урлаганың өчен әтиеңнән нык эләккәндер әле.
- Юк, тимәде. Шунысы гаҗәп тә. Башка чакта каешын уйнатырга күп сорамый иде. Ә бу юлы тимәде. Башта, дөрестән дә, солдат каешын кысып тотты, аннары: “Кәнфитләреңне чыгарып сал!”- диде. Мин кесәләремдәге барлык байлыгымны өстәлгә өеп куйдым. әти карап-карап торды да: “Туйганчы аша!”- диде һәм үзе чыгып китте. Шул чакта мин туйганчы кәнфит ашадым, елый-елый ашадым. Әле дә онытмыйм.
- Дөрес сөйлисең, Зөлкәрам, ул чакта иң авыр язмыш сезнең кебек балаларга төшкәндер. Сугыш аркасында халык бер михнәт чиксә, сезгә тагы да репрессия, хокуксызлык, ярлылык кыенлыкларын да күрергә туры килде бит инде. Безнең әтине дә хөкем итеп, бар мөлкәтен тартып алганнар иде, ләкин мин ул чакта зур гына идем инде, бик бирешмәдем. Аннары, әти барыбер яшерен генә кемгә никях укып, кемгә Коръән чыгып, бераз акча эшли иде. Ә менә сезнең кебек балалар өчен йөрәк сыза иде инде. Дөресен әйткәндә, Фәрзәния Туктаровна кебек кешеләр дә ярагызга тоз салып тордылар.
- Булгандыр инде, Иблиәмин абый. Барысы да Ходай кулында, ләкин мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Ачу саклап, үчләшеп йөргән кеше - канатсыз кеше, тавык кебек әнә шул вак-төяктә казына торгач, хыялы, хисләре очарга өйрәнми кала.
- Хак сүз әйттең, Зөлкәрам. Синең беренче рәсемеңне күргәч үк, бу бала рәссам булыр, дип уйлаган идем, рас юраганмын бит. Хәтерлисеңме, Кураиш авылын югарыдан карагандай төшергән идең? - дип сорады Бибкәй.
- Бик яхшы хәтерлим. Ул альбомны мин сакладым бит, Бибкәй апа, әле менә үзем белән алып кайттым. Иблиәмин абый бүләк иткән альбом бит ул. Их, шул чакта ничек шатланганымны белсәгез икән! әнә шул иң кирәкле чакта иң кирәкле бүләгегез мине дөрес юлга борып җибәрде, шикелле. Балачагымның иң якты көне булды ул минем өчен. Рәхмәт. Ә альбомның беренче битенә чыннан да авылны төшергән идем. Нурдәүләт ул рәсемгә “Очасы килә” дип исем кушкан иде, әле шуңа кадәр хәтерлим. Балачаклар онытылмый икән шул...
- Нурдәүләт дигәннән, син безнең балабызны коткардың бит ул чакта.
- Зөлкәрам игътибар белән тагын бер тапкыр яр буйларын күз уңыннан кичерде.
- әйе, менә шунда Нурдәүләт суга төште бит. Карале, белгән кебек нәкъ шунда килеп тукталганмын. Ул чакта мин әнә тегендәрәк йөри идем. Шуннан без бер-беребезгә ябышып әнә тегендә кадәр йөзеп бардык. Икебез дә күп итеп пычрак, салкын су эчтек инде, - дип елмайды күптәнге хәлләрне хәтерләп Зөлкәрам.
- Рәхмәт сиңа, Зөлкәрам. Менә бит, ничә елдан соң рәхмәт әйтәбез. Син шундый батыр булмасаң, без баласыз кала идек. Син бит үзең дә чак үлмичә калгансың.
- Үткән эшкә салават, диләрме. Андый хәлдә кем булса да уйланып тормый инде ул, ярдәм итәргә тырышасың.
- Шулаен шулай да... әгәр син шунда булмаган булсаң...
- Беләсезме, Бибкәй апа, Иблиәмин абый, мин сезнең портретларыгызны эшләргә тиешмен бит. Менә шунда тыныч кына басып тора аласызмы?
- Алуын алабыз ла ул, тик безнең портрет кемгә кирәк инде ул...
- Менә миңа кирәк, башкаларга кирәк. Сез беләсездер бит инде, Кураишның илле еллыгына хезмәт алдынгылары, абруйлы шәхесләрнең портретларыннан галерея булачак. Менә шушы эшне миңа ышандырдылар бит. Мин үзем дә сезнең хакта күптән уйлый идем инде, бүген булмаса иртәгә өегезгә бармакчы идем. Әле менә очрашуыбыз әйбәт булды, ә нигә вакытны әрәм итәргә, әйдәгез, хәзер үк башлыйбыз.
Талхиннар бер-берсенә карашып алды.
- Кайсыбыздан башларга телисең?
- Иблиәмин абый, сездән. Чөнки хатын-кызлар портреты миңа ни өчендер авыррак бирелә, - дип елмайды рәссам.

Һәм менә гаҗәп, иртән генә Талхиннар сүрәтен төшерергә илһам килми дип борчылган кеше әле килеп җилкенләнеп эшкә тотынды. Кулы киндергә тиз-тиз буяулар якты, яңадан-яңа сызатлар салды, талант дигән олы кодрәт һичнинди кыенлыксыз Зөлкәрамның иң яхшы әсәрләренең берсен иҗат итә иде.

(роман) 65. Юбилей
Зөлкәрам эшен тәмамлап бара иде. Ике дистәгә якын портрет әзер. Эшләве аңа авыр булмады, әллә балачак еллары узган Кураиш үзе ниндидер тылсым белән илһамландырып тордымы, әллә инде кешеләре шундый иде, рәссамнар теле белән әйткәндә, һәр йөз менә дигән типаж. Кемдер мөлаемлыгы, сөйкемлеге белән күңелдә җылы хисләр уята, кемдер кырыс йөзле, яңгыр-бураннарда да эшен туктатмаган урманчы булуы белән, берәү акылы, уңганлыгы белән игътибарны җәлеп итә, икенчесе илһамлы вә дәртле карашы белән. Ничек кенә булмасын, Зөлкәрам Гайдәни улының эше ырамлы барды. Тик, менә гаҗәп, хезмәте ахырына якынлашкан саен рәссамның күңелендә канәгатьсезлек хисе дә үсә барды. Дөресрәге, нидер җитмәде, нидер эшләнми калды кебек. Сәнгатьчене ни бимазалый дисәң, үзенең яраткан укытучылары, чуалчык үсмер елларында күп бәладан аралаган Бибкәй белән Иблиәмин каршындагы бурыч хисе икән. Дөрес, ул аларның портретларын язды, уңышлы чыкты шикелле, ә менә шушы гүзәл кешеләрнең яшьлеген күз алдына бастырырдай образлар иҗат итмәде. Һәм Зөлкәрам янә эшкә тотынды: яңадан Талхиннар йортына китте, фоторәсемнәр карады, сөйләшеп утырды, күңеленә бик хуш килгән шушы әңгәмәләр аша ул натурщикларының холык-фигыльләрен, эчке дөньяларын яхшырак аңларга тырышты.
Һәм, ниһаять, Зөлкәрам бу мәсьәләнең чишелешен тапты. Килгән мәлендә ул сирен куакларын төшергән иде, шуны арткы план итеп алырга булды. Бибкәй белән Иблиәмин бер-берсенә кагылыр-кагылмас булып басып торалар, икесе дә яшьләр, матурлар, йөзләр илһамлы, күзләрендә бәхет нурланышы, алар менә-менә ниндидер бик матур җыр җырларга җыенган шикелле. Кырыгынчы еллардагы гади генә, авылча күлмәкләрдән үзләре. Ә баш очларында, тирә-якларында сирен чәчкәләре.
Бу картинаны рәссам киң итеп язды, киндер кызганмады. Һәм менә ул тәмам. Менә монысы картина дисәң дә картина. Зөлкәрам иҗат җимешен Сортаньярга күрсәткән иде тегесе “аһ” итте. “Кызым, - диде ул. – әйе, бу минем Бибкәй кызым. Ике тамчы су кебек. Тик, бер генә аерма бар. Бибкәй һәрчак сабыр, тыйнак булды, ә синең картинаңда ул ут чәчрәтеп торган чая кызны хәтерләтә.”
- И, Солтаньяр абый, сабыр кешенең йөрәгендә сары алтын ятар. Бибкәй апа ифрат гайрәтле, кодрәтле кеше ул. Югыйсә, шундый уңышларга ирешер идемени. Мин аның әнә шул эчке дөньясын күрсәтергә тырыштым да инде. Чынында исә Бибкәй апада яшәү дәрте биш кешегә җитәрлек.
- Сөбханалла! Ифрат дөрес фикер йөртәсең лә син. Мин ни, баламны иркә кыз дип уйлаган булам, ә ул бит әле фашистларның җәзалавына түзгән кеше! Сабыр шул. Иблиәмин кияү дә нәкъ шундый бит инде. Даулашып та шаулашып йөрмәде, әмма үзенекен эшләде, авырлыкларга очраса, ниятеннән кире чигенмәс иде. Һәм бервакытта да мин моны эшләдем, мин тегене эшләдем дип үзен күрсәтергә тырышмады.
Бәйрәмгә кадәр тагын бер атна вакыт калган икән әле. Портретларны мәдәният йортына алып киттеләр, ә укытучы Талхиннар сүрәтен рәссам авыл музеена бирергә булды. Димәк, бер атна вакыт буш. Тик, иҗат кешесенең буш вакыты буламы соң? Ул йә иҗат итә, йә эзләнә, уйлана. Зөлкәрам малай чагындагы альбомын карап утырганда, көтмәгәндә башына яңа уй килде, ә ни өчен “Очасы килә” дигән рәсем нигезендә зур картина язмаска? Һәм рәссам дәртләнеп янә эшкә тотынды. Башта авылны һәръяклап карап чыкты, тиз-тиз эскизлар сызгалады, аннары рамга киндер тарттырып буяуларын кулына алды. Кураиш нык үзгәргән, зурайган, бик күп яңа биналар белән бизәлгән иде. Шуңа да Солтаньяр рәссамга консультант булды, киңәшләшеп, төзәтмәләр әйтеп торды. Һәм менә олы полотно әзер булды. Әсәргә үзенең инициалларын тамгалап куйгач, рәссам бермәлгә тынып калды. Аннары йорт уртасында Зөлкәрам белән Солтаньяр үз-үзләрен онытып мәш килделәр. Алар бер якыннан, бер ерактан, уңнан йә сулдан картинага күз сала, тәнкыйтьчел күзлектән карарга тырыша, бәйләнер өчен булмаган кимчелек эзлиләр иде. Ләкин, тәнкыйть урнына мактау сүзләре генә чыга, сокланулары йөзләрендә балкый. Шулчак җилкапка шыгырдаганы ишетелде һәм боларның күзләре шунда юнәлде. Йортка диңгезче офицер киемендәге төз гәүдәле ир узаманы кереп килә иде.
- Исәнме, Зөлкәрам, исәнме дус, - дип бу адәм һич тартынып тормыйча килә-килешли үк рәссамны кочаклап алды.
- Вәзир?! Бу синме?
- Мин инде малай, мин, классташың. Нәрсә, әллә танымадыңмы?
- Тануы да авыр шул.
- әйе, гаҗәп түгел, күпме еллар узган бит. Ә мин сине шундук таныдым, художниклар сакаллы була, минәйтәм, сакалы булгач, точно Зөлкәрам яшьти инде бу.
Кунак үз сүзеннән үзе шаркылдап көлеп җибәрде.
- Солтаньяр абый да сакаллы бит, - диде рәссам үз шәхесенә артык күп игътибар бирелүеннән уңайсызланып.
- Дөрес, ипле кеше башта олылар белән исәнләшергә тиеш, гафу итегез, Солтаньяр Заһитович, исәнмесез, сәламәтлекләр ничек?
- Аллага шөкер. Үзең исән-сау кайттыңмы? Гаиләң беләнме?
- Гаилә дип, кызым белән кайттым инде. Минем туган җирне күр, урман-таулар иленең матурлыгын аңла, халыктан аң-белем ал, дидем.
- Дөрес иткәнсең, Вәзир. Безне кеше иткән, җан һәм җүн биргән җирне балаларыбыз да, оныкларыбыз да онытмасын иде.
Вәзир белән Зөлкәрамга Солтаньяр чынлыкта бабай тиешле кеше булса да, алар аңа “абый” дип эндәшәләр иде. Беръяклап, Мирхәйдәровны карт итеп күрсәтергә теләмәделәр, хәтере калыр дип уйладылар, икенче яклап, инде үзләренең сакаллары билгә җиткәч кемгә булса да “бабай”дип эндәшүе дә кыен бит. Абый, абзый – бу хөрмәтләү түгелмени. Хәзер инде болар өчәүләп картина каршында тулгандылар, берсе әйтмәгәнне берсе әйтеп һаман да әле генә табадан төшкән сәнгать әсәренә баһа бирделәр. Ә баһа гел “бишле” иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 33
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.