Latin

Солтаньяр - 40

Total number of words is 4335
Total number of unique words is 2157
39.3 of words are in the 2000 most common words
53.7 of words are in the 5000 most common words
62.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Билгеш залда утыра. Вальс тавышларына изрәп биредә ул күзләрен йоммый, киресенчә, дикъкать белән күзәтә. Һәр ялгышлыкны, кечкенә кимчелекне дә ул игътибарга ала. Дөресен әйткәндә, коллектив инде оешты, берләште, тупланды. Ул хәзер бер гаилә, фикердәшләр, иҗатташлар булып яши башлады. Төркем бер тән булып, бер булмыштан биергә өйрәнде дияргә була. Тагын бераз шомартканда җөрьәт итеп тамашачы алдына да чыгарга ярар иде, ләкин... әлеге шул Ләүзә эшне боза да куя. Катлаулы гына бер хәрәкәтне соклангыч матур итеп башкара да, тигез җирдә карт алаша кебек абынып куя. Менә ышан син аңа. Бу кыз инде өйрәнеп бетте дигәч, сәхнәдә чыгыш ясаганда бөтен коллективны рисвай итәргә мөмкин. Тагын берничә “брактан” соң Билгеш түзмәде.
- Төшегез, - диде ул тавышын күтәреп. – Төшегез! Менә монда тезелешеп утырыгыз. Сәхнәдә Сәлимә белән Нияз гына калсын.
Залда тынлык урнашты, тренер яңа команда бирде.
- Барыгыз да карагыз. Музыка! Башладык, бер, ике, өч!
Дәртле, мәхәббәтле музыка яңгырый. Ул әллә нинди, үзе гимн кебек гайрәтле, үзе лирик көй кебек нәфис, нәзәкатьле. Дәртләндерә дә, иркәли дә кебек. Сәлимә сәхнәдә берчә язгы чәчәк кебек балкый, берчә көзге яфрак сыман бөтерелә. Нияз аны кирәкле вакытында ычкындырып җибәрә, кирәкле мизгелендә кулыннан, йә биленнән тотып ала. Хәрәкәт өзелми, ике гәүдә бердәй җиңел, сөйкемле, шашкын, дуамал. Музыка акрыная һәм шул ук гәүдәләр, шул ук йөзләр хәзер инде умырзая кебек нәзәкатьле, сабыр, сагышлы шикелле. Менә ул вальс. Менә ул сәнгатьләрнең асылы! Менә ул вальсның, парлы биюнең ни икәнен аңлау! Шопен, Лист, Балкириевлар шашып-шашып менә шундый кешеләр өчен бөек әсәрләрен язмаганнармы әллә?! ә бит Ләүзә моннан да арттырып җибәрә алыр иде, Сәлимәдән аның кай җире ким? Ничек бу тискәре кызны сындырырга? Юк, сындырырга түгел, ипләргә, имләргә, күңеленә дөрес оеткы салырга, музыканы йөрәге белән тыңларга өйрәтергә?
- Күрәсезме?! - диде Билгеш шәкертләренә. – Матурмы? Менә сез барыгыз да шулай биергә тиешсез. Тегеп куйган кебек барыгыз бергә хәрәкәтләнергә тиешсез. Бер пар түгел, сигез пар шулай биесә беләсезме ничек матур булачак!
Юкка өметләнде Билгеш. Күмәк вальс инде ахырына якынлашып килгәндә, кызлар зырылдап әйләнеп итәкләрен ромашкага ошатырга тиеш булганда Ләүзә янә үз партнерыннан ерагаеп китте һәм башы белән икенче егеткә барып бәрелде. Бу юлы кыз чынлап утырып елады, маңгае шешеп чыккан иде.
- Их син, юньсез. Каеш белән яручы юк сине! - диде Билгеш ачуын басалмыйча.
Нишлисең, занятиене шуның белән тәмам итәргә туры килде.
Көн артыннан көн үтте, ә эш алга бармады. Менә гаҗәп, Билгеш кайчак Ләүзәгә сокланып бетә алмый, ә икенче чагында ачуы килә. Егет үзе шушы ансамбльне алты пардан оештырган булса, ул күптән әзер булыр иде инде. Юк бит, сигез пар кирәк, диде, сигез пар күпкә матур күренә, иң мөһиме, төрле комбинацияләр ясарга мөмкин. Тик, менә шул Ләүзә аркасында әле һаман бер биюне шома гына башкарып чыга алмыйлар. Үзе бии белмәве җитмәгән башкалардан гаеп таба бит әле ул. Беркөнне Билгеш аның белән үзе әйләнергә тотынды. Бер, ике, өч. Бер, ике, өч. Үч иткәндәй Ләүзә тагын да ныграк “бозыла” башлады. Аннары, әйләнгән чакта, үз аягына үзе абынып егыла язды. Билгеш тотып калмаса как идәнгә бәрелеп бер җирен авырттыра иде бу нәзберек нәрсәкәй.
- Их син, юньсез сыер! - дип, Билгеш кызның арт санына чәпәп алды.
Барысының да исе китте, иң ныгы егет үзе гаҗәпләнде. Ничек килеп чыкты соң бу, аның кыз кешегә тияргә нинди хакы бар?!
Ләүзә үзе нәфрәтеннән бурлаттай кызарып чыкты, аның зур ачылган күзләре ачу һәм дәһшәт чәчә иде. Бер сүз әйтми чыгып йөгерде.

Следователь Ашраф Ханчурин мәдәният йортына икенче көнне иртүк килеп җиткән. Ләүзәнең әтисе полиция капитаны, әнисе район хакимиятендә эшли шул.“Ничек кыйнадың, ни өчен кыйнадың?” – дип төпченә, җанга тиде.
- Мин аңа сугарга теләмәгән идем, тыңлашмаган балага чәпәгән шикелле, йомшак кына итеп учым белән генә чәпәп алдым шул, үзем дә сизми калдым, - диде Билгеш.
- Разберемся! - диде эре генә итеп тәфтишче. – Аннан алдарак та Луиза Альбертовнаның маңгае шешеп йөрегән, разберемся... Ничек кенә булмасын, мәдәният учреждениесендә хулиганга урын юк, калганын суд карар.
“Суд карар.” Авыртмаган башка тимер таяк. Шул кечкенә ялгышлык өчен эш судка китәр микәнни. Их, нишләп әле мин шунда үземне тыя алмадым, нервыма хуҗа булмадым. Менә дигән ансамбль оештыру иде теләгем, хәзер инде ул турыда уйлыйсы да юк. Утыртып куймасалар тагын. Юкка бәйләндем шул Ләүзә белән, хәзер менә бар хыяллар челпәрәмә килде.
Билгеш уйлый-уйлый да очына чыга алмый: суктымы ул кызга, әллә юкмы? Кешеләр бит бер-берсен яратканда шап та шоп арка кагышалар, кайчак башка җиргә дә чәпиләр, учка уч сугу киң таралган гадәт. Билгешнең кыланышы шул гына бит. Ул Ләүзәне кыйнарга теләдемени, авырттырырга теләдеме? Мондый уй үзе коточкыч.
Шулай да мондый хәлләр тренерлар арасында булып ала икән. Остаз бит ул, уйлап караганда, үзенең шәкерте, өйрәнчеге өчен ата-анадан да якын кеше. Әгәр ата-ана баланы карый, ашата, киендерә, укыта икән, шул ук вакытта алар үзләре өчен дә яши, шәхси тормышларын да онытмыйлар. Ә тренерның шәхси тормышы юк, ул бар булмышын шәкертенә багышлый. Менә шул баладан яхшы артист, чемпион тәрбияләсәм, үлсәм дә үкенмәс идем, ди, аның өчен яши, аның өчен тырыша. Үзенең дөньяда яшәвенең мәгънәсен шәкертенә юл яруда күрә. Аның инде тормышта үз максаты юк, бары тик өйрәнчеге язмышы белән яши, аның өчен җан ата. Яшь кеше тренерның хыялы, дәвамы, мин булдыра алмаганны менә ул булдырыр, минем кулдан килмәгәнне менә ул эшләр, ул миннән уздырып җибәрер дип өмет итә һәм шуның өчен барысын да бирергә әзер.
Дөресе шул, барысын да бирергә әзер. Аның тырышлыгы белән азак спортчыга яки артистка дан килсә инде тренер, остаз күләгәдә кала, аны халык белми, күрми. Дан-шөһрәт яшь буынга, барысы да аңа. Ләкин шул ук вакытта остаз иң бәхетле кеше, чөнки ул үз дигәненә иреште, аның шәкерте остазының хезмәтен, дөньяда яшәвен аклады, аннан уздырып җибәрде. Ул горур, чөнки ул менә дигән иҗатчыны иҗат итте!
Ләкин моңа кадәр хисапсыз күнегүләр, өйрәнүләр, җиде кат тир агызып тырышу булды бит. Уйланулар, көенүләр, еллар буена нервыларыңның тимерчыбыктай киеренкелегенә түзеп яшәү дә булды. Түзәсең, чөнки өмет итәсең, бу баладан рәт чыгар, дисең. Моның кайчан да булса бер шатлыгы булыр, дисең.
Ә ул, юньсезең, моны аңламый. Бөтенләй көтмәгән җирдә отылып куя, гафу итмәслек ялгышлык ясый, киреләнә яки бөтенләй ташламакчы була. Шул чагында инде тренерның йөрәге өзелә, ул үзе дә сизмәстән, әйтмәстәй сүз әйтеп ташлый, ычкынып китеп сугып җибәрә икән.
Уйлап караганда, аның моңа хакы да бар кебек. Чөнки ул бу балага бар гомерен бирде, ә анысы остазының гомерен бер вак-төяккә, исәпкә алырга да лаек булмаган нәрсәгә санап, аны юкка чыгармакчы. Бу – шулай. Чөнки, шәкерттән башка тренер юк! Ул бит инде бу балага шулкадәр береккән, алар инде үзара аңлашып бер максатта эшли торгач шулкадәр якын кешеләр булган, тренер хәтта шәкертенең ата-анасын алыштырган дияргә мөмкин. Әйе шул, нигә дөресен әйтмәскә, бу үсмер, яшь кеше тренерның рухи баласы. Кайсы кешене баласының арт ягына чәпәп алуы өчен хөкем иткәннәре бар?..
Ләкин юридик яктан, салкын рәсмилек күзлегеннән Билгеш Ләүзәгә ата да түгел, чуртым да түгел. Аларның аралары да җиде-сигез яшь. Хәтта киресенчә, тренер үзенең өйрәнчекләрен тукмарга түгел, ә сәнгатькә өйрәтү белән бер үк вакытта тәрбиягә өйрәтергә дә тиеш. Һәрбер тренер ул иң тәүдә тәрбияче. Ул үзенең яшь дусларының физик һәм рухи сәламәтлеге өчен җаваплы. Менә монысы суд өчен дәлил, менә монысын суд игътибарга алачак һәм күпертәчәк. Ә синең яну-көюләрең, шул ук Ләүзә өчен тырышуларың сүз боткасы гына, аны юристларның папкасына теркәп куеп булмый.
Судта Билгеш менә шул уйларын, үзе теләгәнне яхшы итеп сөйли алды микән? Белми. Чөнки башлары әйләнде, күз аллары караңгыланды. Әйләнмәслекмени, хурлыгы ни тора. Үзен зыялы адәм дип санаган Билгеш Нәбиевтан җинаятьче ясап куйсыннар әле! Прокурор нәрсә ди?! Биш елга төрмә, ди. Бу кеше яшь кыз Луиза Манихованы беренче мәртәбә генә тукмамаган, димәк, аның холкы шундый, суд эскәмиясендә агрессив адәм, чын җинаятьче утыра, аны башка төрле чаралар белән тәрбияләп булырлык түгел, ди. Ярый әле шаһит булып Сибәгать барган иде.
- Прокурор дөрес сөйләми. Ләүзә белән без бәрелештек, аның башы шунда шеште. Ә теге көнне Билгеш абый сукмады, ә яратып чәпәп кенә алды. Һич тә авырттырмады. Ләүзәнең һәрнәрсәне арттыра, юктан җәнҗал чыгара торган гадәте бар инде ул, - диде.
Рәхимә Фазыловна дөньяның алдын-артын күргән кеше иде. Ул хатын-кыз аркасында ел саен күпме ирнең төрмәгә озатылганын да белә, Маниховларның кызы Ләүзә-Луизаның кыланышлары турында да ишеткәне бар, Билгеш Нәбиев та әлегә кадәр үз исеменә тап төшергән кеше түгел иде. Ләкин, нишлисең, дүрт аяклы ат та абына. Адәм заты да бер ялгышмый гомер юлын үтә алмыйдыр. Суд хөкем карары чыгарганда кылган гамәле өчен кешегә җәза бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә барлык дәлилләрне бер бизмәнгә салып ялгыштан эшләнгәнме бу эш, явыз нияттәнме, башкача мондый хәл кабатланмасмы, әллә яманлык бу бәндәнең гадәтенә керерме – менә шуларны үлчи белергә тиеш. Кыскасы, суд карары шундый булды: Билгеш Нәбиевны ел ярымга холык төзәтү эшләренә хөкем итәргә, шуңа өстәп биш ел срокка балалар һәм яшьләр белән эшләүгә хокук бирмәскә.

Билгеш кара урам буйлап атлый. Аның күптән бу тирәдән үткәне юк иде, ләкин бүген менә соңга калып кайтып бара. Шопен, Штраус, Брамс... Юк инде, бүген бу күңелләрне җилкендерә, бар булмышыңны пакъләндереп тормышыңны рухлы вә канатлы итә торган көйләр яңгырамый. Тынлык. Кызганыч. Барысы да кызганыч, Билгеш үзе дә, егетләр, кызлар да, инде әзер ансамбль, яраткан эш тә. Юк, нәрсәнедер Билгеш санап бетермәде, нәрсәдер иң олы, иң мөкатдәс нәрсәне әйтерлек зиһене җитмәдеме, әйтергә сүзен таба алмадымы. Бәлки, аһәңле, илаһи музыканың әһәмиятен, аның кешеләргә биргән яхшылыгын әйтеп кенә биреп тә булмыйдыр.
Чү, урамда тынлык түгел ләса. Урамда кемнәрдер тарткалаша.
- Тимәгез миңа, кабәхәтләр!
Бу бит Ләүзә тавышы. Нндидер адәм актыклары аңа бәйләнә, ахры. Егет тавыш килгән якка йөгерде. Әллә биш хулиган чыннан да кызны каядыр сөйриләр иде, ул кычкырмасын өчен авызын капларга тырышалар. Билгеш аңлады: боларга ялынудан файда юк, яхшы сүзне аңламаслар. Киресенчә, үзләренең күмәклегеннән файдаланып котырып китәчәкләр. Иң яхшы оборона – һөҗүм, дигән берәү. Бары тик көтмәгәндә һөҗүм итү генә хәлиткеч чара булачак. Һәм ул йөгереп килешли кемгәдер сукты, кемгәдер типте. Күмәкләр иде шул тегеләр, берсе җаен туры китереп Билгешнең аркасына пычак кадады. Егет егыла башлады, ләкин ул кызның качып китүен күреп өлгергән иде инде.
Луиза дискотека залына барып керү белән кемнәндер тәмәке сорап алды.
- Нәрсә булды, йөзең чүпрәк кебек ак? - диде аңа тегесе.
- Юк ла, бераз башым гына авырта, - иде кыз.

Менә шулай. Берәү туң урамда кансырап ята, икенчесе аңа ярдәм итәргә “онытып” тәмәке тарта. Боларга ни булыр, язмышларына ни язылгандыр, билгесез. Ярый, яхшыга юрыйк, берсе терелер, икенчесе төзәлер, диик. Тик, барыбер, мондый фараз да күңелне тынычландырмады бит әле. Нәрсәдер әйтелми калды кебек. Әйе шул.
- Әй, кешеләр! Сез ялгышканны тәпәләү белән генә шөгыльләнмәгез, ялгыштыручыларны да күрә белегез! - диясе килә.
12 март, 2012 ел.

Хәерсез үткән гомер
(Булган хәл)
Дилемманың әти-әнисе укытучы иде. әлеге шул сәнәктән көрәк булганнар каш төзәтәм дип күз чыгарырга ярата да инде. Янәсе, авыл интеллигенциясе баласы нишләп Хәдичә, я Фатыйма булсын! Дилемма – менә дигән модалы, “европейски” исем, дип уйлады Мәсүрә. Шулай башланды кызның бәхетсез тормышы. Хәер, башта ук алай түгел иде бит, мәктәптә укыган чакларында үз исеме белән горурланып йөри иде түгелме соң әле ул? ә менә буй җиткәч башланды... Һәммә нәрсә диләнкедәге агач шикелле аркылы-торкылы ауды. Кыз үзенчә юл ярырга, тормышын никадәр генә җайга салырга тырышмасын, берни дә барып чыкмады...
Фәрит Фәезович бу ханымны шундук таныгандай булды. Беренчедән, “чире” истә калырлык. Икенчедән, исеме. Авылда мондый исемнәр адым саен очрап тормый, әнә бит, палатада Гөлзифа белән Гөлзәбирә бәби көтә, ә ике “гөл” арасында Дилемма ята. Гаҗәп. Ләкин, монысы башка килгән кирәкмәгән уй, ә табиб хатынны җәлли һәм кызгана калды. Шикләрен дөресләү яки юкка чыгару өсен ул дикъкат белән авыруның медкартасын укырга кереште. Табиб ялгышмаган икән, чыннан да, ике генә ел элек Дилемма дәваханәдә ятып чыккан, авырлы корсагын бәрдереп килгән, эчендәге баласы үлгән булган икән. Бу юлы да нәкъ шул хәл. Нәрсә, тоташ ике тапкыр очраклы хәлме бу? Ай-һай...
- Дилемма туганым, нишләп шулкадәр нык бәрелдең соң әле син, бер дә ышанырлык түгел, - диде Фәрит Фәезович, авыру янына кергәч.
- Болдыр биегрәк шул.
- Шулаен шулайдыр да, мондый диагноз белән ике мәртәбә килгән хатын юк иде әле. Ирем кыйнады дисәң, дөресрәк булмасмы?
- Юк, үзем егылдым. Буялган болдыр юганнан соң бик тайгак була шул.
- Дилемма, таеп егылсаң, артыңа яки яныңа егылыр идең, дөресен әйт!
- Гафу итегез, үзем егылдым дим бит.
- Ярый, алайса, монысы минем эш түгел, милиция тикшерсен, ә мин хәбәр итәргә мәҗбүрмен.
Табиб чыгып киткәч яшь хатынның күз яшьләре ак мендәргә акты. Бәхетле чаклары хәтеренә килде, һәм ул кайдадыр матур төш булып калган көннәрне бүгенге хәле белән чагыштырды да, йөрәге салкынаюын тойды. Үлемгә бер адым калды бит. Ә бәхетле чаклар бар иде ул, әйе, бар иде...
Кеше үзенең кемгә һәм нигә гашыйк булганын беләме? Юк. Югыйсә тыштан гөлле, эчтән көлле егетне яратыр идемени кыз. Ә аңа әйттеләр бит! Үзенә генә түгел, күрше-күләннәр Дилемманың хәтта әти-әнисенә кереп әйттеләр: кызыгызның буе бар, төсе бар, нишләп шул хөрәсән ялкавына бәйләнгән, гармун ашап яшәрләрме әллә, диделәр. Анасы урам зобаные, агасы бер зәхмәт, колхозда бер көн эшләгәннәре булмады, белгәннәре урлашу да эчү, кызыгыз шуларда ничек түзәр, хурланмыйсызмыни, диделәр. Әти-әнисе, әлбәттә, каршы иде, кызны үгетләп тә карадылар, сүз үтмәгәч әнисенең табагачы да төште, ләкин Дилемма акылга утырмады, ә аннары соң иде инде. Укытучы кызы уйнаштан бала табарга тиеш түгел иде.
Табагач түгел, башына күсәк төшсә дә Дилемма олыларны аңламас иде, чөнки Ралифны шулкадәр нык ярата бит ул. Ә бит аның бер начар ягы да юк кебек. Уртача гәүдә, түгәрәк йөз, дулкынлы чәч, сөйләшкәндә күзгә текәлеп карап башларны әйләндерә. Ә сүзләре! Дилеммакаем, җаныем-бәгърем, рөхсәт итегез, гафу үтенәм дип кенә тора. Я, авылда тагын кайсы егет шулчаклы илтифатлы? Башкалар сорамый култыклый, каршылашуыңны бар дип тә белми кочалар, үбәргә үреләләр. Фу, әшәкелек! ә Ралиф... Иң мөһиме, гармунчы бит әле. Матур итеп җырлаган, моңга-хискә мөлдерәмә тулы Дилемма гармунчы егетне читкә тибү түгел, үзе үк Ралиф башка берәрсенә карый күрмәсен иде дип көйде. Клубка чыгармас өчен әнисе үзен бикләп куйганда мең янып мең туңды, ашаудан калып сыкранды. Җитмәсә, Ралифы әллә ничә тапкыр урамнан уза, я булмаса, бакча артындагы бүрәнәгә барып утыра да төн буена гармунын моңайта. Кыз йөрәге ничек түзсен, икенче көнне янә егетнең кочагына ташлана, заяга узган кичнең дә әҗерен кайтарып шашыналар. Әнә шул шашынулар, ягъни мәхәббәт хисләреннән исереп акылын җую нәтиҗәсендә кызның авырга калуы гаҗәпмени.
Мәхәббәт өйләнгәнче була, өйләнгәч дөнья көтү башлана, дигәннәр. Ралиф белән Дилемманың хәтта алай да килеп чыкмады, гыйшкылары да сүрелде, әлеге шул дөнья көтү, йорт алып бару, гаилә кору мәсьәләсе дә барып чыкмады. Үтә кызыл тиз уңа икән. Төннәр буена сөйгән кызы капкасын саклаган Ралиф хәзер инде Дилеммага кул күтәрә башлады.
Кыйналган кешенең ниләр кичерүен аңлатуы читен. Беренче мизгелдә Дилемманың күзләре зур ачылды, чиксез гаҗәптә иде ул. Нишләп?! Минем Ралифым, бар йөрәктән яратып кияүгә чыккан Ралифым миңа суктымы?! Юк, бу булмас. Күземә күренәдер. Ләкин Дилемма саташмый, күзенә күренми иде. Барысы да чынбарлык. Хәзер инде ул икенче аңлатма эзләп азапланды. Бәлки, Ралифка бер хәл булгандыр, бәлки, берәрсендә алама көмешкә эчкәндер. Менә хәзер акылына килер, гафу үтенер, элеккечә, мин сине яратам бит, дип кочып алыр.
Юк, Дилемма ялгышты. Ләкин ул акыллы кыз иде, бик тиз аңлады: Ралиф әнисе коткысына котыра иде. Зөлматбану чыннан да авыл албастысы иде, талашмаган кешесе юк. Ул урамнан узганда хәтта этләр койрыкларын бот арасына кысып койма астына кереп кача. Зөлмат (авыл халкы шулай эндәшә иде) килененең һәр эшеннән гаеп табып улын откытты, шул юньсезгә өйләндем дип башыңны харап итмә, типкәләп кайтар, диде. Аның баласы кемнән икәнлеген үзең беләсеңме соң, дип ирләрне котырган дәҗҗал итә торган кылга тупас куллары белән кагылды. Җитмәсә, Ралифның кырык яшендәге өйләнмәгән абыйсы бар иде, ул да энесен эшкәртте. “Синең хатының шәп ул. Сиңа кадәр бераз мин дә йөреп алган идем,”- дип этлеген итте.
Юк, Ралиф явыз түгел иде. Ул ачуланып, үчләшеп йөри белми, мәкер сакламый. Ул акылсыз иде. Бары шул. Дилемма белән икәү булганда ал да гөл, ә менә әнисе яки абыйсы котыртуы була, Ралиф җенле хайванга әйләнә. Әйе, Дилемма акыллы кыз иде, болай озак яшәп булмасын ул яхшы аңлады һәм бер көнне әнисе белән киңәш итте.
Ата-анасы ярдәме белән (Ралифта нинди акча булсын) алар урам очындагы бер иске, бәләкәй генә өй алып башка чыктылар. Бераздан икенче балалары туды, тормыш инде җайга керергә тиеш иде кебек. Тик булмады, яхшы өметләр акланмады. Ралиф бик еш әнисе янына йөреде, көмешкәле йортка бармый кем түзсен, ә тегесе аны янә котыртып кайтара. Аннан кайтса, суккалап кына калмый, хатынын чәченнән сөйрәп идәнгә салып типкәли. Бернәрсәгә яраксыз кәнтәй, нәрсә син хәерче балалары үстереп ятасың, ди. Боларның кем сүзе икәнен Дилемма аңлый иде, әлбәттә. Ә эшкә ялкау, гармун уйнап кәеф-сафа корып кына яшәргә өйрәнгән Ралифка бала кирәкми иде. Ул ничек гаилә карасын?! Шунлыктан, Дилемма авырга калгач, әнисеннән яңа зәһәрлек порциясе алып кайткан Ралиф, итеген дә салып тормый өйгә үтте һәм вәхшиләрчә хатынын тукмарга тотында. Аның эченә ныграк тибәргә тырышты.
Ни булсын, таза, яшь хатын үлмәде, дәваханәдә бераз ятып терелде дә кайтты. Гомумән, хатын-кыз елан кебек түземле була диләр иде, дөрес әйткәннәр. Бер дә аптырыйсы юк икән, карале, мәсьәлә ничек ансат хәл ителә. Нишләп моңа кадәр кыюлыгым җитмәгән, югыйсә ике бала ике почмакта күзләрен чекерәйтеп утырмаслар иде. Нинди милиция, нинди суд? Этем дә белмәде. Телен чишеп карасын! Нишләтергә белермен. Шулай уйлады Ралиф.
Ләкин, менә бит, бу хәл икенчеләй кабатланды, Дилемма янә дәваханәдә. Үзенең дә яшисе килмәгән мәлендә әйтте шул ул милициягә эчендәге баласының ник үлүен. Фәрит Фәезовичка әйтмәгән иде, берчә гарьләнде, берчә Ралифны кызганды, ләкин милиция кешесенә никтер дөресен әйтте дә куйды.
Шуннан соңгы вакыйгаларны тәфсилләп тормый бер кәлимә сүз белән генә әйтеп үтик. Ралифны өч елга утыртып куйдылар, ә ике баланы детдомга озаттылар. Табиблар: Дилемманың бала карар мөмкинлеге юк, аның үзенә бик озак дәваланырга туры киләчәк әле, алай да ныклап терелүе икеле, дип судка белешмә бирделәр. Хатын әнисенә елап-елап ялынды, әнкәй, балаларымны алып кал, ятим итмә, диде, ләкин Мәсүрә якын да килмәде: “!з балаларым өй тулы, кая сыйдырыйм, чирле әтиең җилкәсенә ташламакчы буласыңмыни,”- диде. Бу гына да түгел, үзенең укытучы менталитетын алга куеп бандит Ралиф балаларын нишләп мин карарга тиеш, алардан да шундый ук бандит үсә инде ул, дип Дилемманың йөрәгенә мәңге әрнер яра салды.
Вакыт дәвалый. Авырту-сызланулары бетеп бер ярты елдан соң Дилемма үзен шактый яхшы хис итә башлады. Хәзер инде ул үз башын каядыр урнаштырырга тиеш иде. Ярый әле бу юлы әнисенең ярдәме тиде, аның Мәсүлә сеңелесе шәһәрдә яши иде, шуңа хәлне аңлатып хат язды. Анардан җавап килгәч, Дилемма юлга чыкты.
Мәсүлә апасының ире гомер буе заводта мастер булып эшләгән, шунлыктан өйләре бик зур, иркен иде, ә бердәнбер уллары армиядә икән. Дилемманың бер үзенә бер бүлмә. Хатын гомеренең тыныч мизгелләрен кичерә иде, әйтерсең, яңадан сулыш ала башлады. Тик бу иминлек озакка бармады, хуҗа кешенең яшь ханымга күзе төште, ә күз салу кул сузуга күчте. Ә ник файдасын күрмәскә, шушы томана авыл кызы берәр җиргә барып жалу бирсенме, ул ни эшли ала?! Яши белмәгән сарык ласа. Бездә тора, бездә ашый, тулысы белән миңа бәйле. Эт шикелле кулымны яларга тиеш әле. Ләкин Дилеммада ирләр кайгысы юк иде, җитмәсә, Мәсүлә дә иренең күзе майлануын тиз сизде. Кыскасы, шушы иркен һәм матур йорттан китми чара калмады.
Батып баручы саламга ябыша. Бергә эшләгән Николай исемле урыс тәкъдим ясагач, башын кая куярга белмәгән Дилемма риза булды, бәлки, яшәп китәрбез дип өметләнде ул. Николай кай ягы беләндер Ралифка охшаган. Үтә итәгатьле, үтә ягымлы һәм... үтә гарьчел, көнчел. Бар илтифатлылыгы беренче стаканнан соң бетә дә куя. Ләкин әле алар яхшы гына яшәделәр, Николайның үз өе, бакчасы бар иде, шунлыктан эш-мәшәкатьләргә күмелеп вакыт сизелми дә акты. Ләкин Николайның абыйсы төрмәдә утырган икән. Егор иреккә чыгуга Дилемманың тормышы да газапка әйләнде. Ирләр икәүләп эчәләр, җитмәсә, Егор энекәшен гел начарлыкка, явызлыкка өйрәтә. Инде хәзер Дилемманың шифоньердагы күлмәкләре дә “югала” башлады, Николай сугышырга да әвәсләнеп китте. Нәкъ Ралиф белән яшәгән чактагы кебек. Тик хәзер инде Дилемманың тукмалып яшәрлек тазалыгы юк иде, ул бар көчен биреп ирен яхшы юлга күндерергә тырышты-тырышты да кул селтәде – аннан арынуны хуп тапты. Ләкин шушы еллар эчендә ул тагын ике кызга ана булган иде.
Күрше өлкәдәге зур бер авылга килеп урнашты Дилемма. Бик яхшы иде монда, авылда кибетләр, дәваханә, почта, мәктәп, пекарня – барысы да бар. Сыер савучы булып эшли башлаган хатынга фатирын да бирделәр. Зур һәм куәтле совхозда яшәве җиңел иде, биредә хәтта мич ягарга күмерне дә китереп бирәләр. Иң мөһиме, Дилемманың башы тыныч. Берзаман автобуста җәйге лагерьга китеп барганда Дилемма яшьлек шаяруларын искә төшереп, ирләр тавышы белән җырлап җибәрде. Дояркалар ялт-йолт каранып эзләнергә кереште, машинада ир заты юк иде бит! Моның Дилемма икәнен белгәч хәйран булдылар. Шуннан соң ул үзешчән концертларда катнаша башлады, поселокта танылган кешегә әйләнде. Бер кызы мәктәпкә йөри, икенчесе садикка, барысы да тәртипкә керде, хәтта Дилеммага сүз катучы ирләр дә табылды, ләкин аның йөрәге суынган иде инде. Шулай бәхетле генә яшәп ятканда Дилемма үзендә үзгәрешләр сизә башлады: аның каядыр көче югала бара, үзе ябыга, ә аяк-куллары һаман авырая. Эшлисе килми, кузгалмый ятасы гына килә, эчтә нидер сызлый, авырта иде. Ралифның тукмаулары менә кайчан чыга башлады, дип уйлады Дилемма. Шушы елдан ул еш кына дәваханәләргә йөри башлады. Йөреде, ләкин файдасы тимәде.
әгәр туганда ук кешенең гамәл дәфтәренә “бәхетсез” дип язылган икән, артың белән киртә җимерсәң дә шушы бәхетсезлек боҗрасын җиңеп чыгалмыйсың. Чөнки син ул бәхетсезлекне үзең белән йөртәсең, ул синең эчеңдә утыра, шайтан булып йөрәгеңә, бәгыреңә кереп оялаган. Дилемма якты дөнья белән хушлашырга тәмам әзерләнеп өметен өзгәндә, көтмәгәндә күк капусы ачылгандай яхшылыкларга тап булып куйды. Ә менә бу хакта җентекләп сөйләсәк тә ярый.
Тагын бер дәвалану курсы үтеп район үзәгеннән кайтырга чыкканда автобуста Дилемманың урыны олы гына яшьтәге бер ир белән янәш туры килде. Пассажирлар утырышып алгач, абзыйның авыз эченнән мыгыр-мыгыр дога укуын шәйләп, Дилемма аның мөселман кешесе булуына игътибар итте. Бу якта татарлар бик сирәк, җае чыкканда нигә туган телдә сөйләшеп калмаска.
- Исәнмесез, абзый, Аллага шөкер, тиздән өйдә булабыз, шулай бит, - диде Дилемма.
- Исәнме, сеңелем. Әйе, бәлки, өйдә дә булырбыз, - диде адәм.
Аның җавабы Дилеммага сәеррәк тоелды. Ничек инде ул “бәлки”. Соң, кичке автобус барыбызны да өйләребезгә алып кайта ласа. Җай гына сөйләшә башлагач, шул мәгълүм булды. Исмай карт ялгыз икән. Соңгы көннәрен үткәрергә үзенең туган авылына кайтып бара. Хәер, авылы да үлгән икән, берничә иске өй генә сүтелми калган, ди. Абзый шуларның берсендә урнашып, бакчачылык белән шөгыльләнеп гомеренең кояш баешын каршыларга җыена. Эткун дигән авылны Дилемманың ишеткәне дә юк иде. Абзый бу хакта аңлатма бирде.
- Эткун түгел инде, Эткөн булган ул. Без шундый халык бит, үз сүзебезне онытып, теле әйләнмәгән урыслар ничек әйтсә, шуларныкынча кабатларга яратабыз. Борын заман биредәге халык бик авыр тормыш иткән, шуңа да, мөгаен, Эткөн дигәннәрдер. Ә хәзер тормыш яхшырды, кешеләр хөррият эзләп шәһәргә китеп беттеләр. Эткөн – эт көне бетте. Менә мин аның соңгы могиканы булам инде.
Шулай акрын гына, итәгатьле генә сөйләшеп кайттылар. Ләкин абзыйның әйтәсе сүзе алда булган икән әле. Төшеп каласы алдыннан ул Дилеммага болай диде=
- Кызым, күрәм, сине бик зур яманлык җәфалый. Мин азрак андый нәрсәне аңлый торган кеше, сихәт кодрәтем дә бар. Уйласаң, минем янга килеп чыгарсың. Файдасы тияр дип үк әйтмим, ләкин синең дә сайланыр мөмкинлегең юк, шикелле.
Ханымга юлчы абзый ташландык Эткөн авылын ничек табарга икәнен дә өйрәтеп бирде.
Динсез һәм денсез укытучы кызы юлда очрап куйган кешенең сүзләренә әллә ни игътибар да итмәгән иде, ләкин суга батучы саламга да ябыша. Сырхауларыннан котыла алмаган Дилемма берничә ел үткәннән соң дөньяда булмаган Эткөн авылын һәм әллә бар, әллә юк Исмай картны эзләп юлга чыкты. Бар икән әле ул, исән икән, хәтта элеккедән яшьрәк, сау-сәламәт күренә.
- Син Дилемма бит, әйеме? - дип каршылады ул кунагын.
- әйе, онытмадыгыз мыни?
- Юк. Син килергә тиеш идең бит. Көттем. Юкка шулай озак уйлыйсың, чирдән вакытында дәвалануың хәерле.
Исмай Дилемманы караштырганнан соң салмак кына әйтерен әйтә башлады.
- Беләсеңме нәрсә, туганым, теге чакта автобуста килгәндә үк гаҗәпләнгән идем мин сиңа, шундый исем белән бу хатын ничек яши икән дип уйладым. Минемчә, сиземләвем дөрес. Исемендә – җисеме, дигән сүзне син беләсеңме? Менә шул исемеңдә синең бәла. Исемеңнең җисемеңә туры килмәве ул үзе бер бозым кебек. Җитмәсә, иң көчле һәм гомерлек бозым. Синең күңелеңә Ходай игелек, изгелек, матурлык салган, ә син гомер буе начар кешеләргә юлыгасың, ике мохит арасында буталып-бәргәләнеп яшисең. Нилектән? Исемеңнән. “Дилемма” ул бит ике нәрсәнең берсен сайлау дигән сүз. Ә син сайлый алмыйсың, ни тегеләй, ни болай яшисең. Явыз, начар кеше булсаң, бәлки, шундый ук кешеләр арасында яши бирер идең, ә син булдыралмыйсың, чөнки Ходай кальбеңне нурлы вә иманлы иткән. Менә шунлыктан тормышың җайсыз килеп чыга, чөнки исемең җисемеңә тап килмәү аркасында үзеңә чит-ят булган мохитта яшисең. Аңладыңмы?
- Берни дә эшләп булмыймыни, абзый? - дип сорады агарып киткән Дилемма.
- Була. Ходай һәр бәндәгә өмет һәм мөмкинлек бирер, диелгән. Ләкин җиңел түгел инде. Мин бозымны бетерүче, бәхет китерүче догалар укырмын, тик файдасы булырмы? Бу бит гади бозым гына түгел, син тугачтын мулла исем кушкан, шунда ул Ходайдан ризалык сораган, бу исемне кабул кыйл, дип үтенгән. Шунлыктан, минем тырышуым гына аз булыр төсле. Иң яхшысы, син исемеңне алыштыр, мөселманча, мәгънәле исем ал.
Дилемма тын калып картны тыңлый. Анысы уйланып кына сүзен дәвам итә.
- Ярый, исемеңне алыштырдың, ди. Ләкин, бер булгач, башка чараларны да үтәргә кирәк, ышанычлырак булсын өчен. Миннән киңәш шул: син, сеңелем, туган ягыңа кайт, шунда яшә. Ә иң мөһиме, иман китер, дин юлына бас! Шулчагында, иншаллаһ, файдасы тими калмас, имләнеп китәрсең.

Шушы вакыйгадан соң егерме ел үткәч очраштык Дилемма-Габидә белән. Инде олыгаеп баруына карамастан, ханым сәламәт һәм көр күңелле күренә иде. Авылда яши икән, яхшы гына үзебезнең кешегә кияүгә чыккан. Балаларын да сораштым. Ралифтан туган бер малае детдомда ук эчәргә өйрәнеп, аннан чыккач теләсә кайда йөреп гаип булып куйган. Исәндерме, билгесез. Ә өч баласы бик матур яшәп ята, әниләре янына кунакка кайтып йөриләр икән. Тик аның “иске” исем алуын гына баштарак ошатмый йөргәннәр. Сорадым: Габидә – гыйбадәт кылу дигәнне аңлата икән.
Мәчеткә гыйбадәт кылырга китеп бара иде ул. Хәер бирергә. Калган гомерең хәерле булсын, Габидә!

Гөлтуташ
Талбай игътибарлап тирә-ягын карап алды. Төшкән җире зур гына, ямьле генә бер бистә иде. Монысы ярый, хәерле сәгатьтә булсын, тик, Толбайга зур торак пункт, район үзәге кирәкмәс иде, андый җирдә полициясе-ние була, бәладән башаяк. Олы юллардан, зур тормыштан ерак торган кечкенә авыл булса, ни әйтер идең дә бит... Тик, бернинди юл өйрәтүчең булмый торып андый җирне ничек табасың? Кая барырга? Монда, әлбәттә, автовокзал бардыр, ераграк авылны белешергә дә, утырып китәргә. Ләкин, әлеге дә баягы, кеше күзенә бик күренәсе килми.
Киң, туры урам буйлап уңга-сулга каранып барганда аның күзе хат таратып йөрүче почтальонга төште.
- Исәннәрмесез, чибәр ханым!
- Саумысыз, кунак кеше.
- Нигә әле мине “кунак” дисез?
- Ерактан килгәнегез күренеп тора, сөйләшүегез дә ят.
- Шулайрак шул. Апасы, сезнең почта кай тирәдәрәк ул, күрсәтеп җибәрегезче, зинһар.
Поселок зур гына дигәч тә, почта ерак түгел икән, мосафир аны тиз тапты. Ярый вакытында өлгерде диң, соңгы машинага капчык-капчык гәзит-журнал төяп булаша иделәр. Толбай шоферга эндәште.
- Дустым, мине үз авылыңа кадәр алып бар әле.
- Була ул. Акчагамы, бушкамы – шунысы гына бар.
Шофер теләсә кем белән шаяра торган кеше иде, шикелле, шуны аңлап Талбай да җавабын тапты.
- Акчам бар барлыкка, ә менә рәхмәт белән түләсәм, миңа рәхәт, сиңа – бәрәкәт. Чөнки бер рәхмәт мең бәладән коткара.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 41
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.