Latin

Солтаньяр - 31

Total number of words is 4221
Total number of unique words is 2002
39.2 of words are in the 2000 most common words
54.0 of words are in the 5000 most common words
61.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Хәзер, аз гына тынычланыйм да җайлап кына сөйләп бирермен. Мин бит инде урыс кызы һәм, әлбәттә, муенымда тәре дә бар иде. Шуннан соң, Нуриҗанга гашыйк булгач инде, ул шундый шарт куйды: тавык тәпиеңне ташла диде. Мин бер карарга килә алмый бик озак йөрдем, ләкин мәхәббәт көчлерәк иде шул. Бермәлне шулай Аксын чиркәвендә бер абзый белән танышып киттек, исемен дә хәтерлим, Матвей дәдә иде ул. Муенымдагы тәремне салдым да шуңа бирдем, ул кызына алтын тәре ала алмавына бик гасабиланып тора иде кый, кызгандым олы кешене, ә миңа барыбер кирәкми бит инде. Менә шул бүләгемне кунак хатын муенында күреп шаккаттым.
- Гаҗәп хәл. Йә, шуннан?!
- Аннага бу хакта әйткәч бик нык гаҗәпләнде, хәтта үпкәли язды. Аннары икәүләп тыныч кына барысын да хәтерли-барлый торгач җепнең очына чыктык, шикелле. Бу болай булган. Матвей дәдә кызына сөйләгән булган икән. Аксын чиркәвендә синең кебек бер кыз бала үзенең тәресен биреп киткән иде, исеме Вера иде, шуны мин сугышта яңадан очраттым, чокырдан, үлекләр арасыннан тартып чыгардым. Ләкин ул һушсыз иде, сөйләшә алмадык, госпитальдә терелде микән? дигән. Әйе, мин госпитальдә бик озак һушсыз ятканмын, аңыма килгәч үземне үлекләр арасыннан чыгарганнарын да әйттеләр. Ләкин мине шундый могҗиза белән кем коткаруын белми идем. Менә бит дөньяда нинди хәлләр була. Беренчедән, Матвей дәдә мине Аксында күргәннән соң хәтерендә калдырып, үлекләр арасыннан танып алган. Икенчедән, үзем бүләк иткән тәре ярты гомер үткәч үзе минем өйгә килеп керде. Шулай итеп, фронтта мине кем коткаруы турында хәбәр алып килде. Бу могҗиза түгелмени?!
- Искиткеч хәл, Вера Степановна, бу бит легенда кебек.
- Шулай шул. Бу хикәят сиңа ошар дип уйлаган идем аны. Тик, шунысы кызганыч, Матвей дәдә вафат булган икән инде, рәхмәтемне үзенә җиткерә алмадым. Ләкин Анна өйрәтеп китте, җае чыкканда Аксынга барып каберенә баш иеп килермен әле.
Һәркем үз бәхетенә үзе сәбәпче. Нурдәүләт Кураиштан менә дигән сюжет алып кайтты. Шул арада өй сатып алып, Миңнур белән бергә яши дә башладылар. Их, Миңнурның шатлыктан күзләре ничек балкыганын күрсәгез иде! Шулкадәр дә бәхеткә тиенер дип көткән идемени. Сөйгән кешесе белән кушылырга да насыйп булды, көтмәгәндә бернинди кыенлыксыз өйле-йортлы булып та куйдылар. Нурдәүләтнең әти-әнисенә Ходай мең рәхмәт яудырсын, искиткеч игелекле кешеләр икән бит. Ә бәхет дигән асылкош яшьләрне калдырып китәргә уйламый иде әле. Нурдәүләтнең отпускасы бетеп эшкә чыгуга мөхәррир аңа мәкалә язарга кушты. Егет мәгълүмат алу өчен район комитетының оештыру бүлегенә юнәлде. Анда бүлек мөдире Гарәби Раянов берүзе иде.
- Ярдәмчем бәби табарга җыена, декреткә китте. Ялгызым һич тә өлгерәлмим. Менә шуны гына машинкада басып бир әле, бер нөсхәсен үзеңә алырсың, - диде мөдир.
- Нурдәүләткә ни кыен, утырды да эшли башлады. Тиздән ул шуңа игътибар итте, әле генә эш күп, өлгерәлмим дип зарланган Гарәби абыйсы эшен ташлап аңа карап тора.
- Син бик шәп басасың ласа.
- Тырышам инде.
- Туктале, Нурдәүләт, син безгә эшкә кил. Киләсеңме? Менә шунда утырырсың, минем ярдәмчем булырсың.
- Мондый эштә хатын-кызлар эшли, шикелле.
- Юкны сөйләмә. Бу бит начальник ишеге төбендә түрәләргә елмаеп, эшчеләргә җикереп утыручы секретарь эше түгел. Йә, икеләнеп торма. Син озак уйласаң, минем кире уйлап куюым ихтимал, - дип елмайды Раянов, егетне дәртләндерергә теләп. Нурдәүләт үзенең караңгы коридорда, кеше аягы астында утыруын күз алдына китерде дә, ярар, уйлап карармын, бер-ике көннән кереп әйтермен, диде. Ләкин аңа бер-ике көн уйларга ирек бирмәделәр. Редакциягә кайтып үзенең эш урынына килеп утыруга кабинетыннан Тәгълимә атылып чыкты һәм өч балдаклы бармагын егетнең күкрәгенә төртә язып кычкырып җибәрде:
- Я носовой платок потеряла. Ты украл!
Йа Хода, уйнашчы хатыннарның маңка чүпрәген генә урлыйсым калган иде, дип әрнеде Нурдәүләт һәм, ниһаять, моңача булмаган тәвәккәллек белән сикереп торды да Раянов янына юнәлде.
Егет яңа эшкә дәртләнеп тотынды, гүя төрмәдән якты дөньяга чыккан кебек хис итте ул үзен. Аның эчен бер генә шик кимерә иде, ә теге кызның декрет ялы беткәч ул нишләр? Тик, хафалануы юкка булды. Ул кыз ире белән күченеп китте, ә Гарәби абыйсы пенсиягә киткәндә аның урынына райкомның яңа беренче секретаре Динар Сәйдуллин Нурдәүләтне үрләтеп куйды. Менә шундый вакыйгалар булды соңгы вакытта.
Барысын да сөйләп беттем дисәм, укучым, янә бер сүз торып калган икән. Ә Мөганифне үтерүчеләр?.. - дип сорарга син хаклысың бит инде, хөрмәтлем. Бу хакта Солтаньяр озак уйланды. Сугыш вакытында Хужеевны тоткан чактагы кебегрәк хис итте ул үзен. Тик бу юлы аның эчендә гаделлек кенә түгел, үч һәм нәфрәт кайный иде. Солтаньярның дустын, алтын кебек кешене харап иттеләр бит бәдбәхетләр.
Үч һәм нәфрәт. Мөселман өчен күңелдә андый яманлыклар саклау үзе олы гөнаһ. Ә кеше үтерүчеләр куанышып, бернинди кыенлык күрми, тиешлесен алмый яшәп ятсыннармы. Монысы гөнаһ түгелме? Юк инде, Солтаньяр моның белән килешә алмый.
Аның уйлары болай башланды. Лесник кешене рөхсәтсез агач кисүчеләр аткан инде, диделәр. Ләкин мондый фараз ышандырмый иде. Агач кисүче урманга нәрсә алып бара? Берничә балта, пычкы, үткерләгеч, ашамлык, савыт-саба, яңгырдан ышыклану өчен плащ-фәлән дә алырга туры килә. Бик күп әйбер җыела түгелме? Җәяүле кешегә энә дә авыр, диләр, шуңа өстәп кем мылтык алсын. Агач кискәндә аның ниемә кирәге бар? Безнең өскә лесник килеп чыгар да, без аны атып үтерербез, дип алдан план коручы булмаса тагы. Монысы, әлбәттә, юләр фикер. Димәк, Мөганифне агач кисүчеләр түгел, браконьерлар харап иткән. Солтаньяр күктән төшкән кеше түгел, урман хәлләрен белә. Кайда аю йөргәне, кай тирәдә өне булуы мөмкинлеге билгеле. Шулай да ул башта сер тотарлык аучылар белән ныклап киңәште, аларның һәр сүзеннән акыл табарга тырышты. Нәтиҗәдә үзенчә план корды.
Браконьерлар үзләре кеше үтергән җиргә яңадан тиз генә әйләнеп килмәс. Ләкин кайда аю өне барлыгын бер белеп алгач алар үз ниятләреннән бөтенләй үк ваз да кичмәсләр. Шунлыктан, Солтаньяр бер елны үткәреп җибәрде, ә икенче елында инде, бу якларда әллә нинди ят кешеләр күренә башлагач, аркасына ризык белән юл капчыгы һәм мылтык алып урман арасына кереп югалды.
Ничә көн үткәндер – санаучы юк, ләкин бермәлне урман эченнән сәер өч адәм чыгып Кураишка килеп керде. Икесе яшьрәк кеше, яхшы киемлеләр, аякларында унты, башларында мех бүрек, ләкин куллары артка каерылып бәйләнгән. Ә өченчесе арттан, боларга мылтык төбәп атлый. Ак чәчле, олпат гәүдәле бу агайның Солтаньяр Мирхәйдәров икәне әллә кайдан күренеп тора иде.

63. Дин вә әхлак
Иблиәмин пенсиягә чыкканнан соң мәктәп директоры итеп яшь кенә укытучы Гаделгаян Гарифуллинны тәгаенләделәр. Анысы бик акыллы, булдыклы егет булып чыкты. Шул Солтаньярга: “Мәктәпкә барып дин турында сөйлә әле,”- дип берничә тапкыр әйткән иде. Мөселман кешесенең мәктәп директоры булуы менә бит ул ничек әйбәт, хәтта Иблиәмин әйтмәгәнне әйтеп тора. Урыс булса, тәмәке тартучы малайларның кесәләрен тентеп, үзләрен бик каты сүгәр иде дә, шуның белән эшне беткәнгә санар иде. Тагын нәрсә? Ярый, тәртибеннән өчле куяр, ата-анасын чакырткан булыр. Тик теге бала тәмәке тартуын барыбер дәвам итәр. Ә менә безнең кеше мәсьәләнең тамырына карый, тыю яки мәҗбүр итү ысулы сайламый, ә балаларны тәүбаштан тәрбияләргә алына. Алар аңлы, әдәпле булып үссә, үзләре үк начар гадәтләргә тартылып бармас иде, дип уйлый.
Динле кеше яшьләргә вәгазь укудан баш тартамыни. Киресенчә. Картлар белән күпме эшләсәң дә фәтүә аз инде, алар бит бар белгәнен, күңел байлыгын барыбер тиздән җир куенына алып китә, ә менә яшьләрне тәрбияләве бөтенләй икенче эш. Әгәренки яшь кеше инсафлы булса, Алладан курка белсә, ул инде үз балаларын тәрбияләячәк, алары янә дә әдәпле оланнар үстерер. Шушылай итеп, яшь кешене тәрбияләү ул иген чәчүгә тиң, бер бөртек чәчәсең, бер уч ашлык җыясың.
Халыкка әхлаки тәрбия бирү – мулла кешенең төп бурычы бит ул. Солтаньяр һәр мөмкинлекне файдаланырга, үзенең бар көчен бирергә әзер. Ләкин, бу көч куеп кына эшли торган эш түгел шул, бик сак, четерекле һәм нәзәкатьле шөгыль. Биредә каш төзәтәм дип күз чыгаруың мөмкин. Әхлаки тәрбияне көчәйтергә кирәк, диде Гаделгаян. Кирәк. Бик кирәк. Солтаньяр кушкуллап риза. Тик “әхлак” дигән саен аның хәтеренә бер вакыйга килеп төшә.
Бер елны Кураишка партиянең район комитетыннан бер лектор килгән иде. Шул нотык сөйләде, өзми дә куймый “әхлак” та “әхлак” дип теңкәгә тиде бит. Дөресен әйткәндә, укшытканчы кабатлады инде. Лекция беткәч, яшьләр клуб алдында фикер алыша. Турыга өенә кайтып китми Фазлый да шунда тоткарланып, кеше сүзенә колагын торгызып тора икән. Ә яшьләр шук, тотканнар да монардан сорап куйганнар.
- Фазлый абый, райком вәкиле әхлак та әхлак дип нәрсә сөйләде соң? Ул “әхлак” ни була?
Фазлыйның җавапсыз калып хур буласы килми. Уйлангалап тора да ачу белән әйтеп сала:
- Ул бәдбәхет була!
Менә шундый гыйбрәт хәл. Ни өчен Фазлый әхлакны, дөресрәге, әхлаклы кешене бәдбәхет, дип атаган. Чөнки аның абыйсын кулакка чыгарып Себергә сөрәләр, ул шунда юкка чыга. Үзенең өен тартып алып Кураишка озаталар. Малаен, кулак баласы дип институтка алмыйлар. Һәм боларның барысын да әхлаклы кешеләр, әйе, үзләрен ифрат әхлаклы санаган кешеләр эшли. Шуңа да Фазлый үз-үзен әхлаклы дип күрсәткән кешеләрнең гамәлдә исә әшәке адәмнәр булуын бик яхшы аңлаган, күңелендә шуларга нәфрәт йөрткән. Ә Солтаньяр үзе андыйларны аз күрдеме: Факаев, Зверюгин, төрмә начальнигы, судья, Хужеев, яки Кураишның күз көекләре Мәмәлим белән Фәрзәнияне генә ал. Алар үзләрен дөньяда иң әхлаклы һәм хаклы кеше итеп тоеп күкрәк сугып яшәде.
Икенче төрле затлар да бар. Вәгъдәгөл, Апанас, Вера, Нуриҗан, Сәлимгәрәй, Тәртеш, Иблиәмин, Мөсәлләм, Диләрә, Полина... Алтын кешеләр бит! Ләкин аларның ичмасам тик берәүсе мин әхлаклы кеше дигәне бармы? әхлак көтүче чыбыркысы түгел ул, аны күрсәтеп сөйрәп йөрмиләр. Чыннан да, уйлап караганда, нәкъ менә әхлаксыз кешеләр үзләрен әллә кемгә куеп башкаларны акыл-тәрбиягә өйрәтеп йөрүчән икән. Кайсы укытучы, кайсы лектор, пропагандист, партия работнигы. Яки тормыш бутаучы. Алар әхлак сүзенең бәсен төшерә, аклыгын таплый. Халык андыйларны яратмый, шуның аркасында “әхлак” сүзен авыз кыйшайтып мыскыллы көлемсерәбрәк кабул итүчеләр бар. Әхлаксызлар аркасында әхлакны яратмау барлыкка килә түгелме? Бу бик начар хәл. Менә шуңа да Солтаньяр нотык уку белән мавыкмаска, ә үз вәгазьләрен икенче төрлерәк итеп алып барырга булды.
Гаделгаян авыл мулласы Солтаньяр ага Мирхәйдәровны унынчы класска алып керде. Карале, хәзер ничек икән, бөтенләй үсеп беткән егетләр, кызлар мәктәптә укып йөри, ә безнең заманда күптән эшкә җиккән булырлар иде инде, дип уйлады ул.
- Әссәләмәгаләйкем, оныкларым, - диеп сәлам бирде аксакал.
- Исәнмесез, - диделәр балалар, кемдер үзенең белемен күрсәтеп “вәгәләйкем әссәләм”- дип куйды.
- Барыгыз да сау-сәламәтме, әйткәннәрне тыңларга вә аңларга акыл куәтегез җитәрлекме? - дип мөрәҗәгать итте укучыларга дин әһеле.
- Аңларга тырышырбыз. Без физика укыган кеше бит әле, - дип җөпләде балалардан кыюрагы.
- Ярый, бик хуп. Нидән башлыйбыз?
- Солтаньяр Заһитович, кешелек дөньясы гомер бакый Алла бармы? дигән сорауга җавап эзләгән. Бәлки, әңгәмәбезне шул хакта башлап җибәрербез, - диде директор.
- Була ул. Сез, оланнар, өлкәннәрнең намаз укыганын, дога кылганын күргәнегез бардыр. Бу гамәл – Аллаһыбызга мөрәҗәгать итү була. Бәндә аның белән күңеле аша сөйләшә, Илаһыбызның барлыгын, аның ни теләгәнен йөрәге белән тоя. Ләкин Ходай хакимлеге белән бәйләнеш булдыру өчен җаның-тәнең белән тәкъвә, ягъни динле кеше булуың мотлак. Һәм бу халәткә ирешү өчен гомер буе дигәндәй шушы юнәлештә атларга кирәк. Инде килеп Аллаһ бармы, дигән сорауга мин, сезгә аңлаешлы булсын өчен, әнә шул физика законнарына таянып җавап бирер идем. Дөресен әйткәндә, дин турында сүз чыкканда кырт кистереп “алла юк”диючеләргә исем китә. Болай итеп алар үзләренә Алла “вазыйфасының” бер өлешен алалар, шикелле. Ягъни, беренчедән, дөнья бары берәү генә дип үзләре яшәгән фаный дөньяны гына таныйлар, икенчедән, шушы фаный дөньяда да нәрсә барлыгын, нәрсә юклыгын хәл итүне янә дә үз өсләренә алалар.
Мондый караш хәтта материалистларның атасы булган Карл Маркс тәгълиматына ук каршы килә. Материя безнең аңыбызга бәйсез рәвештә гамәллек итә, дигән ул. Ягъни дә, без нәрсәнедер күрмибез, белмибез икән, моңа карап кына аны юк дип санарга ярамый. Бу теге надан карчыкның күрше авыл аръягында тагы да авыл бар микән, дип соравына охшый. Хәер, мондый фикернең томаналык икәнен адым саен тормыш үзе исбатлый. Әле күптән түгел генә кешелек рентген нурларын, радио дулкыннарын, хәтта электричествоны да белмәгән. Икенче төрле итеп әйткәндә, алар юк саналган. Ә хәзер алар бар!
Аллаһ микроб түгел. Аны микроскоптан күреп кенә: “Бар! Таптым!”- дип кычкырып булмый. Әгәр чиксез галәмдә миллиард еллар белән исәпләнгән галактикалар эволюциясен ниндидер көч тәртиптә тота икән, аның безнең юкка тиң гомеребез һәм юкка тиң офыгыбыз белән күрү мөмкин түгел. Әйтик, биек таудагы кырмыска түндәгендәге бер кырмыскадан тау бармы, дип сорасаң, ул “юк” диячәк. Чөнки аның өчен кемнеңдер төшеп калган иске бүреге тау. Ә чын тау аның өчен тигезлек. Кеше дә шулай. Хәзер без җир шарының түгәрәк икәнен бик яхшы беләбез. Тик дүрт тарафыбызга карасак та, җир безнең өчен яссы. Чөнки аның бөгелү радиусы безнең күз күреме масштаблары өчен гаять зур.
Шулай ук без яшәгән дөньядан башка дөнья юк дию һич тәнкыйть күтәрерлек тәкъбир түгел. Беренчедән, һәрнәрсәнең арткы, тискәре ягы, киресе, капма-каршылыгы бар. Шулай булгач, дөньяның ни өчен антиподы булмаска тиеш? Икенчедән...
Икенчедән Хуҗа Насыртдинны искә төшерик. Ул чиләген таш белән тутыра да байдан сорый: “Тулдымы?”- ди. “Тулды,”- ди бай. Хуҗа чиләкне селкеткәләп ком тутыра. “Тулдымы?”- ди. “Тулды,”-ди янә бай. Хуҗа өченче тапкырында чиләккә су коя да тагын сорый: “Тулдымы?” “Тулды,”- дип килешә бай бу юлы да. Шулай итеп Насыртдин бер чиләкне өч тапкыр тутыра.
Ә дөньялар шул ук тәртиптә урнаша алмыймыни? Ягъни бер үк пространствода күп дөнья? Аннары шуны ислик, Хуҗа Насыйртдин гап-гади материя белән эш итә, ә дөньяларның берсе материал, икенчесе – энергетик, өченчесе – рухи, дүртенчесе, бишенчесе...- без белмәгән субстанцияләрдән төзелгән булуы мөмкин. Шулай итеп, белмәгәнне юк дигәнче, белүебез юк, дисәк, хаклыкка якынрак торыр идек.
Белмәгәнебезне юк дип кенә куюның наданлык икәнен исбатлау йөзеннән тагын да дәлил китерәсе килә. Күзалдына китерик, моннан бер биш йөз еллар элек кемдер берәү кеше мең чакрым ераклыктагы танышы белән сөйләшә ала, яисә приборлар ярдәмендә бәндәне үтәли күреп була, дисә бу бичараны таш белән бәреп үтерерләр иде. Ә хәзер болар гадәти хәл. Соңгы берничә йөз ел эчендә генә радиодулкыннар, электр энергиясе, магнит кыры, рентген нурлары, биотоклар ачылды. Кабатлап әйтәм, бер-ике йөз ел эчендә. Әгәр дә кешелек миллион еллар яшәсә нинди генә ачышлар ясалмас иде дә, нәрсәләр генә белмәс идек! Шунда, бәлки, башка дөньялар турында да ни дә булса белер идек, хәтта Алланың үзе турында да ниндидер күзаллау туар иде. Хәер, мин үзем киресенчә уйлыйм. Ник дигәндә, микроскоп астындагы микроб кебек үзен тикшертергә ирек бирсә, ул инде Алла да булмас. Без – кеше – гаять катлаулы дөньяның бер тузаны. Организмдагы бер атомның шушы организмны тулы килеш күрә алуы мөмкин булмаган шикелле, адәм баласы да чиксез галәмне тулысы белән сизә-билгели алмый. Гомумән, Алла ул һәрҗирдә һәм һәркайда, шуңа да чиксез.
Фараз итик, Алла үзе яки аның тәэсир итү сферасы чикләнгән, ди. Ләкин пространство үзе чиксез бит. Ә чиксезлектә чикле нәрсә, гәрчә ул никадәр генә зур булмасын, чиксез бәләкәй булып кала. Ягъни, чиксезлек белән чагыштырганда юк дәрәҗәсендә. Шулай итеп пространство бөтенләй Алласыз булып чыга. Икенчедән, чикләнгәнлек ниндидер бер конфигурация, форма рәвеше барлыгын шарт итеп куя. Формасы булган нәрсә ул инде Алла түгел, ә реаль материя субстанциясе.
Алланың барлыгы-юклыгы турында фәлсәфә корганда тагын бер чагыштыруга тукталмый үтеп булмый. Алланы юк дип аяк терәп каршы торучылар аның ачык итеп, сиздереп үзен белдермәвенә таяналар. Алайга китсә җиһанда очкан космонавт кояш нурын да юк дияргә тиешме. Әйе, нәкъ шулай. Галәм киңлекләренә чыккан космонавтлар корабның дөм кара бушлыктан очканын яхшы белә. Галәм кап-кара. Ә менә шул космонавтлар иллюминатордан карап космик аппаратның детальләрен, антенналарын яхшы күрәләр. Тышка чыксалар, корабны да яхшы күрәләр. Шул ук вакытта тирә-якта барыбер һаман да дөм кара бушлык. Кыскасы, кояш нуры нинди дә булса бер җисемгә килеп төртелсә, ул җисем күренә һәм кояш нурының да барлыгы беленә. Каршылык юк икән, яктылык нурлары пространство аша үтеп китә һәм күренми, пространство кап-кара килеш кала.
Алла да, бәлки, шулайдыр. Ниндидер аерым шартларда ул үзенең барлыгын белдерә, ә башка шартларда ул сизелми, беленми. Юк дигән алдаткыч фикер шуннан туа.
Ни була соң ул аерым шартлар? Беләсездер, яхшылык эшләгәннән соң күңелдә бер рәхәт-шатлык торып кала. Бәлки, менә шул Алланың барлыгын чагылдырадыр. Җиһан киңлекләрендә кояш нурлары бары тик булган җисемне генә яктырткан кебек, Алланың да “нуры” бары тик яхшы эшләрдә генә чагыладыр, барлыгы динлеләргә генә аңлашыла торгандыр. Алай булса, чыннан да, яхшы уй-нияте булмаган кеше Алланың барлыгын сизми, ул аны юк дип уйлый һәм ул “хаклы”. Аның өчен Алла юк!
Солтаньяр әңгәмәсен туктатып тынып калды. Игътибар белән классны күз уңыннан кичереп чыкты. Кызыксыналармы соң, аңлыйлармы? Бәхеткә каршы, күпләренең күзләрендә мәгънәсез аңгыралык түгел, ә уйлану, игътибар чагыла иде. Мулла бабай: “Тәртип бозарга ярамый, алай итмәгез дә болай итмәгез,”- дип арзанлы сафсата корыр дип көткәннәр иде алар, ә дин әһеле яшьләрдән акыллырак, фаный дөнья гыйлемендә тирәнрәк йөзә түгелме соң? Аптырарсың да шул.
- Йә, балалар, берәр нәрсә аңлашылдымы? - дип дустанә эндәште аксакал.
- Аңлашылды, - диеште укучылар.
- Аңлашылдымы, әллә “шылдымы”? - дип соңгы сүзгә басым ясап сорады Солтаньяр.
- Аңлашылды, аңлашылды,- дип җанлырак кабатлады бу юлы балалар, йөзләрендә тыйнак кына елмаю күренде.
- Ләкин барысы да түгел, - дип, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды берсе.
- Нинди шик-сөяль калды соң, сорагыз. Бергәләп уйлашып карасак, безнең әле күп серләрнең ишеген ачарга көчебез җитәр кебек.
Теге малай инде торып басып сорау бирергә җөрьәт итте.
- Алла бармы-юкмы дип кешелек гомер бакый баш ваткан, бу бәхәснең очы да булмастыр инде ул. Сез хаклы. Минем үземне гадиерәк нәрсә кызыксындыра: дөнья ничек барлыкка килгән соң?
- Дөнья кебек илаһи дәү нәрсә турында сүз башлаганчы, башта кеше турында сөйләшеп алыйк, шулай ансатрак булыр, аннары дөньяның асылын аңларга тырышып карарбыз. Генетиклар сүзенә игътибар иткәнегез бармы: кеше организмының барлык параметрлары, ягъни, иң тәүдә, килеш-кыяфәте, геннардагы информация рәвешендә саклана, диләр. Ягъни яңа туган бала егерме яшендә нинди булачак, кырык яшендә нинди кыяфәткә керәчәк, алтмыш яшендә ни төстә булыр – барысы да алдан билгеле. Кешегә язмыш туганда ук куелган була диюләре менә шулай итеп бүгенге көндә расланып ята. Ярый, фикеребезне дәвам итик. Кеше туганда ук аның геннарына информация язылган икән, ул информация кайдандыр алынган бит! Менә кайда ул дөньяның иң зур сере. Адәм үзе тумаган, бәлки, ул әле берничә йөз елдан, яки мең елдан соң туар, әмма ләкин аның турында информация бар инде. Ул кайда саклана, җиһан киңлекләрендәме, астраль дөньядамы, Аллаһыбыз зиһенендәме – моны без белә алмыйбыз, шунлыктан бу хакта сөйләшеп булмый. Безнең өчен шунысы мөһим: һәр җисемнең информациясе бар, һәм ниндидер җисем барлыкка килердән алда аның хакында информация барлыгы беленә. Моны гади генә мисалда аңлатырга була. Әйтик, берәү өй сала, ди. Ләкин, иң тәүдә бу адәмнең башында уй туа бит. Миңа өй төзергә кирәк дигән уй туа. Аннары бәндә ул өй нинди булырга тиеш, аны ничегрәк эшләргә, дип уйлый башлый, күз алдына китерә. Шулай итеп, һәр җисем барлыкка килгәнче аның информациясе туа. (Дөресрәге, саклагычтан алына). Менә сез утырган парталарны да кемдер уйлаган, күз алдына китергән, сызымнарын сызган, ручкаларыгыз, китапларыгыз да шулай. Димәк, без ике фикер аңладык: берсе – һәрнәрсәнең информациясе бар, икенчесе – информация җисемнән алда барлыкка килә. Хәзер инде бу фикерне дөньякүләм масштабларга күчерик: әгәр һәр җисемнән алда информация туа икән, ни өчен әле җир шарының, дөньяның информациясе булмаска тиеш?! Дөнья барлыкка килгәнче үк аның хакында информация булган. Әнә шуңа да китапта “иң тәүдә сүз булды” дип әйтелгән. Димәк, дөнья барлыкка килгәнче үк аның ничек барлыкка киләчәге, ничек һәм күпме вакыт яшәячәге, һәм кайчан бетәсе турында информация булган һәм бар. ә бу информацияне кем барлыкка китерә һәм кем саклый? Аллаһ, әлбәттә! Йә, сорауларыгыз бармы?
Бер малай торып басты.
- Солтаньяр Заһитович, сез сөйләгәннәрне аңлавы бик авыр. Моның өчен башта кеше үзе күп белергә, әзерлекле булырга тиеш бит инде. Сез безгә шуны әйтсәгез икән, әгәр кеше турындагы информация алдан язылган икән, гади генә әйткәндә, язмышыбыз алдан билгеле икән, ул вакытта кешегә берни дә бәйле түгелмени? Димәк, алга максат куеп яшәү кирәкми, барыбер язылганын күрәчәкбез. Кешене сез бер бөҗәк урнына күрәсез түгелме?
- Алай түгел, улым. Бу бик четерекле мәсьәлә, аңлавы чыннан да кыен. Ләкин һәр катлаулы нәрсәне гади генә чагыштырулар аша аңларга мөмкин. Мәсәлән, язмышны юл дип күз алдына китерик. Юлны җәяү үтеп була, Хуҗа Насыйртдин шикелле кәҗәгә атланып үтеп була, яисә машинада җилдереп. Бу бер. Аннары, юлдагы чокырга төшеп, пычракка батып утырырга мөмкин, яисә ул чокырларны тигезләп, юл читләренә агачлар, чәчкәләр утыртып чыгарга мөмкин. Хода биргән гомерне дә әнә шулай төрлечә үткәреп була. Минемчә, язмыш һәм кешенең теләге, тырышлыгы бер үк дәрәҗәдә мөһим, алар биографияне бергәләп “формировать” итәләр. Ниһаять, язмыштан узмыш юк, дип көрәштән баш тартып утыру чеп-чи юләрлек булыр иде. Чөнки әнә шул көрәш язмышыңда язылмаган дип кем әйтә ала.
- Тагын бер сорау бирергә мөмкинме? - дип кул күтәрде сары чәчле урыс кызы.
- Мөмкин, әлбәттә, рәхим итеп, сора.
- Минем әти “Бог создал человека по своему образу”, ди. Шул дөресме, ягъни без Аллага охшаганбызмы?
- Юк, кызым, алай түгел. Беренчедән, Ходайның формасы, рәвеше юк, без бу хакта сөйләдек инде. Аның нинди икәнен адәм баласы белә дә алмый. Икенчедән, биредә “образ” сүзе бик үк дөрес аңланылмаган. Урысларда “образовать”, “образование” дигән сүзләр бар, бу барлыкка китерү дигәнне аңлата, ә охшаган дигәнне түгел. Аллаһ кешене үзе теләгәнчә, үзе күзаллаган рәвештә яралткан, бу ләкабне нәкъ шул мәгънәдә аңларга кирәк. Менә шул “образ” сүзе гасырлар дәвамында хак асылын югалтып, башка төрле аңлашыла башлаган, бары шул гына.
- Солтаньяр бабай, минем дә сорау бар иде, - дип кул күтәрде арткы рәттән бер малай, нигәдер көлүен чак тыеп.
- Соң, булгач, сора. Син Габдрахман Миргаҗәмов оныгы бит әле, шулаймы олан?
- Әйе, мин аның оныгы. Исемем Касыйм.
- Ярый, Касыйм, әйт сөялеңне.
- Солтаньяр бабай, сез менә башта информация булган, аннары дөнья туган, дисез, моны тотып карап булмагач ышанмыйча чара юк инде. Ә сез минем сорауга җавап биреп карагыз, башта нәрсә булган: тавыкмы, йомыркамы?
Класс пырх-пырх көлә башлады.
- Иң беренче әтәч булган, ахмак! - дип, малайның кабыргасына төртте янында утырган юантыграк кыз.
- Шулаймыни. Димәк, Алла бабай тавыкны әтәч кабыргасыннан ясаган! Ай-һай, әтәч кабыргасыннан гына шундый юан тавык чыгар микән? - дип, шук малай кызга төртеп күрсәтте.
Балалар бу юлы бигрәк тә туарылып көлде. Ә кызарып чыккан кыз китап белән шап итеп малайның башына сугып алды.
- Их син, Касыйм, бирсәң ашыйм, бирмәсәң башымны кашыйм, - дип үчекләште ул.
- Шаулашмагыз, балалар, Солтаньяр бабагыз алдында тәртипле кыланыгыз, - дип сүзгә кушылды мәктәп директоры.
- Озак утырып арыдыгыз, ахры, шуңа шаяра башладыгыз. Ләкин соңгы сорауга җавап бирим инде, ни дидең әле, балам?
- Башта тавык булганмы, әллә йомыркамы?
- И, балам, бигрәк игътибарсызсың икән, мин сезгә аңлата-аңлата телемне талдырдым, ә син һаман берни дә аңламагансың. Башта сүз булган, дип әйттем бит мин сезгә. Йомырканы тавык салырга тиеш, ә тавык йомыркадан чыгарга тиеш, бу вакытта әтәч шатлыгыннан кычкырырга тиеш, дигән сүз булган.
Класс тынып калды. Карт кешене җиңел генә төп башына утыртырга теләгән иде Касыйм, әмма мулла бабай вәгазь укырга гына оста түгел, ә юмор мохитендә дә үзен бик иркен тоя икән ласа. Ай-һай ниндиерәк акыллы кеше, Солтаньяр бабайны бар тирә-як юкка гына хөрмәт итми икән, дип уйлады балалар. Ә гомумән алганда, класс та, Мирхәйдәров үзе дә бу очрашудан канәгать калды.
Бераздан мондый чараны янә кабатларга иде исәпләре. Ләкин Гаделгаян башкача чакырмады.
- Кемдер РОНОга җиткергән. Мине анда нык пештеләр, - диде директор. – Балалар үзләре дә бабай тагын килсен иде, бер сәгать эчендә без күпме нәрсә белдек, дип торалар, тик минем үз башыма бәла аласым килми.
Урыслар юкка гына изге ният тәмугка илтергә мөмкин, димәгән. “әхлак һәм тәртип сагында торучы” доброволецлар бетмәгән икән әле.

64. Зөлкәрам
Кадерле укучым, сүземнең озакка киткәнен үзең дә сизәсеңдер, булмаса, бераз гомерне сикереп үтик мәллә. Югыйсә, бу вакыт эчендә әллә ни булмады, кемдер туды, кемдер үлде, дөнья үз җаена бара торды. Ә менә быелгысын сөйләргә дә мөмкин, чөнки леспромхозга илле ел тула. Бу бәйрәмгә Кураиш халкы бик олыдан әзерләнде, хәтта башкаладан художник чакырдылар.
Зөлкәрам Гайдәни улы Абызтамакка якынлаша барган саен ныграк дулкынланды. Үзенең дә күптән кайтасы килә иде инде бу якка, ни дисәң дә, балачагы шунда үтте бит, сагынмый нишлисең, аннары, әнисенең кабере дә шунда, ә бит үсмер чагыннан бирле кайтканы, әнисе каберенә зыярат кылганы, аны тәрбияләгәне юк, игелекле бәндә үз анасын шулай онытамыни инде. Их, бу эш! Үлгәннән соң да өч көнлек кала, дип юкка әйтмиләр. Ярый әле, Солтаньяр Заһитович, авыл Советы, леспромхоз дирекциясе кат-кат чакырды: хөрмәтле кешеләребезнең портретларын эшләп бир әле, диделәр. Әҗерен дә мулдан вәгъдәләгәч, ник эшләмәскә. Риза булды. Шулай итеп беръюлы берничә куян атмакчы Зөлкәрам.
Абызтамакка исән-имин килеп җитте. Ә биредә, паром кичүендә, аны леспромхоз машинасы көтәргә тиеш. Кем килер, ничек танышырлар икән? Зөлкәрам юкка шөбһәләнгән, аның күзе шундук олпат бер абзыйга төште: ап-ак чәчле, йөзендәге җыерчыклар да аз түгел, ә үзе гәүдәсен төз тота, күзләре яшьләрчә карый. Солтаньяр ага Мирхәйдәров үзе бит бу – леспромхозның элекке директоры, районның легендар кешесе. Ул да чемоданлы мосафирга игътибар итте һәм каршыга атлады.
- Исәнмесез.
- Исәнмесез.
- Сез рәссам Зөлкәрам Гайдәниевич буласызмы?
- Әйе. Ә сез Солтаньяр агай Заһитович, мин сезне таныдым, онытмаганмын икән.
- Бик хуп. Ә менә бу шофер егет Рамазан атлы булыр. Социалистик Хезмәт Герое Габдрахман Миргаҗәмовның төпчек улы ул. Яхшылап кара, нәкъ әтисе, суйган да каплаган. Әгәр дә инде Габдрахманның яшь чагын сүрәтләргә уйласаң менә сиңа модель!
Боларның машинасы аръякта тора икән, ә бу якка Зөлкәрамны каршы алырга үзләре генә чыккан. Паромны әле шактый көтәсе бар, ул машиналар аз булганда ярты сәгатькә бер чыга, ә транспорт күп булса вакытка карамый эшли икән. Ләкин боларга ашыгасы юк, ә сорашыр, сөйләшер сүзләр хәттин ашкан. Тик, менә бер кызык хәл, паром көтүчеләр арасында ике сәер адәмгә Зөлкәрамның күзе төшә дә тора. Болар башка халык арасында бик гаҗәп күренә шул. Ирле-хатынлылар дисәң, хатыны яшькә олы сизелә, анысының кыяфәтенә тотанаксыз тормыш билгеләре дә чыккан. Андыйларның йөзе идән чүпрәге кебек ничектер таушалган, тәпәрләнгән була бит. Аналы-уллылар дисәң, кыланышлары ятышмый, хатын яшь ирнең әледән-әле беләгенә сарыла, күзен йөзеннән алмый, гүя аерып алырлар дип курка. Зөлкәрамның ул якка карангалап торуын күреп, Солтаньяр да сорап куйды.
- Кемнәрнедер күзлисең түгелме соң, Зөлкәрам. Әллә Абызтамак җиренә аяк басу белән берәр танышың очрадымы?
- Таныш кебек шул. Тик хәтеремә төшерә алмыйм. Әнә теге, яшь ир култыклаган хатынны әйтәм.
- Бәй, Зәлифә бит бу. Кызының сөйгән егетен тартып алган оятсыз Зәлифә.
- Зәлифә?! Менә сиңа кирәк булса! Классташым икән бит. Заманында аның аркасында бераз гына михнәт чигәргә дә туры килде.
- Булыр, булыр. Зәлифә булган җирдә бәла булмый калмас.
- Үз кызының егетен тартып алды, дисезме? Ничек булды инде бу?
- Яшьләр эшен мин бик белеп бетермим инде, анысын, әнә, Рамазан сөйләсен.
Монысы сүзгә оста булып чыкты, бу гыйбрәтле хәлне тәфсилләп бәян итеп бирде. Ә без исә, хөрмәтле укучым ризалыгы белән, бу вакыйганы бераз “ыспайлап” хикәяти формада сөйләп бирик.
Кара урман уртасыннан үзенә тар гына юл ярып, әле тегендә, әле монда кечкенә болыннар, тугайлар, йә булмаса авыл утырырлык ачык урыннар калдырып ага бу елга. Шул елгага сыенып Кураиш авылы утыра да инде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 32
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.