Latin

Солтаньяр - 06

Total number of words is 4196
Total number of unique words is 2194
37.5 of words are in the 2000 most common words
53.0 of words are in the 5000 most common words
61.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бу коточкыч һәм башка сыймас хәбәр яшен тизлегендә Бурайда гына түгел, ерак-ерак авылларга барып ишетелде. Төрле кеше төрлечә кабул итте моны: кемдер ышанмады, булмас, диде, икенчеләре: “Ай Аллам, нәрсә булды икән, бу бала нишләп мондый бәлагә тарыды соң әле!”- дип аптыраудан башын тотты. Җитәкчеләр арасында ыгы-зыгы купты, имеш-мимеш сүзләр китте. Гаеплене, әлбәттә, милициягә илтеп яптылар. Шулай итеп кыз үзе дә көтмәгәндә тоткынга әйләнеп куйды. Следователь Зверюгин анардан кат-кат сорау алды, үзенең бар көчен салып эшләвен райком секретаренә күрсәтү өчен (шундый җае чыкты) аңа кызны ничек тә гаепкә батырырга кирәк иде.
Хәл, кыскача гына әйткәндә, болай булды. Дәваханәгә тулгагы тота башлаган яшь хатынны китерделәр. Райкомның беренче секретаре кызы, диделәр. Бәхетсезлеккә каршы, табиб эш белән башкалага киткән иде, ә пациент баласын таба алмый – патология. Вера нишли ала, ул хирург түгел, мондый операция ясарга авыл дәваханәсендә, дөресрәге, табиблык амбулаториясендә, мөмкинлек тә юк. Булдыра алганы кадәр Вера көрәште, үлем белән гаять озак алышты, ләкин бичараларны коткара алмады. Яшь ана һәм туалмаган сабый икесе дә һәлак булдылар. Иртән өенә кайтканда кияүгә дә чыкмаган яшь кызның чигә чәчләре ак иде.
Башка кеше үлгәндә урындагы врачның заключениесе җитә. Тик, бу бит теләсә кем түгел, шунлыктан Уфадан галим чакырдылар. Танылган гинеколог, акушер, медицина фәннәре кандидаты, доцент Моисеев үзенең ассистенты белән килгән иде. Мәетне алар ярды. Бик озаклап, җентекләп тикшерү үткәрделәр. Шуннан соң инде фикер алышып, заключение язарга кирәк иде. Медикларның киңәшмәсендә следователь Зверюгин да катнашты. Башта Моисеев бик озаклап һәм медицина терминнарын мулдан кушып мәрхүмәнең физиологик хәле, килеп туган патология турында бәян итте. Аннары мондый очракта авыл учреждениесендә берни дә эшләргә мөмкин булмавын тәфсилләп аңлатты. Димәк, фельдшер кызны гаепләү дөрес түгел, дип нәтиҗә ясады ул азактан.
- Ничек инде дөрес түгел, - дип сикереп торды Зверюгин. – Сез политик моментны искә алмыйсыз: песи баласы үлмәгән, ә шәхсән партия район комитетеның беренче секретаре кызы үлгән! Моның өчен кемдер җавап бирергә тиеш!
- Кхм, - дип тамак кырды доктор. – Димәк, сез райком секретаренең нәфрәтен вә ачуын кандырыр өчен корбан эзлисез. Аяныч, бик аяныч. Чынбарлыкка, хәлнең асылына таянып фикер йөртү дөресрәк булмасмы соң. Кабатлап әйтәм, иптәш кем, следователь, әгәр ул фельдшер урнында менә мин, яки менә минем коллегам – сезнең докторыгыз булса, барыбер бичараны коткару мөмкин булмас иде. Биредә икеләнергә урын юк, яшь хатынның үләчәге йөз процент белән котылгысыз булган һәм медицинага бәйле булмаган сәбәпләр бичараның язмышын хәл иткән. Икенче фикер, кызганычка каршы, юк.
- Кулыннан килмәгәч, тотынмасын иде!
- Алай дип әйтүе җиңел ул. Дөрес, “тырышканда” фельдшерны үз мөмкинлеген ялгыш бәяләүдә, үз белдеге белән табиб эшен башкарырга маташуда гаепләп була. Тик, ягез әле, ситуацияне күз алдына китерик: авыру ярдәм сорап ыңгыраша, үлем белән тартыша, ә медик бу минем эшем түгел, сиңа ярдәм итәргә инструкция кушмый, дип ярдәм итүдән баш тартамы? Шул медик буламы? Гафу итегез, әмма мондый хәлне мин күз алдына да китерәлмим. Безнең миссиябез - кешеләргә ярдәм итү, инде бөтенләй өметсез авыруны да ак халат кигән адәм ташлый алмый, ахыргача аның янында булырга, нидер эшләргә тиеш. Бу яктан караганда сезнең ул фельдшерыгыз бик дөрес эшләгән, батырлык күрсәткән, ләкин ул Алла түгел. Хөрмәтле коллегам, фельдшерга ниндиерәк характеристика бирәсез соң, яшь булса да халык бик ярата, әйбәт работник дип ишеттем? - дип югары кунак дәваханә табибына борылды.
- Болай әйткәндә, ул фельдшерлыкка укыган, ләкин бездә аңа гинеколог та, акушер булып та эшләргә туры килде. Бик итәгатьле, белемле, акыллы кыз ул – Вера Измайлова. Ике-өч кешелек эшне башкарып килде. Медицина буенча әдәбият укый, миңа гел булыша, операцияләрдә катнаша. Үзе дә катлаулы булмаган операцияләр эшләгәне бар. Кыскасы, әгәр дөресен әйткәндә, табиб эшләрен дә үти иде инде. Алтын куллы, якты акыллы белгеч. Һәм көтмәгәндә менә шундый хәл. Нәрсә дияргә дә белмим. Һуш китәрлек эш бит.
- Дөрес әйтәсез, коллегам, әйбәт медиклар аяк астында ятмый. Хөкем итү белән мавыгып, киләчәктә бик яхшы врач буласы, йөзләрчә авыруны үлемнән коткарачак кешене харап итү дөрес булмас.
- Сезгә сафсата сатуы җиңел, - дип янә үзенекен талкыды Зверюгин. – Мин райком секретаренә нәрсә дип җавап бирермен?
- Шулай дисезмени? Димәк, сарык та исән булсын, бүре дә тук булсын дип эш итәргә туры килә. Билгеле ки, без дә үлем очрагы өчен рәхмәт әйтеп кайтып китә алмыйбыз. Сездәге кебек үк, бездә дә түрәләр бар, аннан тыш, медицина өлкәсенең үз кануннары, принциплары, эчке этикасы бар. Шуларны санламый һич булмый. Кыскасы, минем тәкъдимем шул, фельдшер, кем дидегез әле, әйе, Вера Измайлованы эшеннән алырга һәм берничә елга медицина өлкәсендә эшләү хокукыннан мәхрүм итәргә. Доктор бераз тын торды. Аннары, тавышын басыбрак болай дип өстәде:
- Монысы аның эшнең рәсми ягы. Вәләкин, баш тирәли уйлаганда, тормыш бит вакыт- вакыт кешегә капкын куярга ярата. Бәндә кайчак шундый хәлгә килеп тарый, хөрмәтле иптәш следователь, ничек кенә талпынма-чәбәләнмә берни эшләп булмый. Нәкъ шулай, берни эшләп булмый. Егылып үлсәң дә ситуацияне үзгәртә алмыйсың. Шуңа да аны бәхетсезлек очрагы дигәннәр. Димәк, кеше андый ситуациядә чарасыз. Сезнең фельдшерыгыз нәкъ менә шундый хәлгә тарыган да инде. Ул бәхетсезлеккә эләккән. Уйлагыз үзегез, ул бит бер генә ялгышлык та җибәрмәгән, медик буларак, барысын да дөрес эшләгән, хәтта тәҗрибәле врачлар башкара торган процедураларны үтәгән. Курыкмаган, үз өстенә гаять зур җаваплылык алган. Ягез, әйтегез әле, хөрмәтле әңгәмәдәшләрем, әгәр пациент исән калган булса, без әлеге мәлдә ни эшләр идек? Бер-беребезне уздырып фельдшерны күккә чөеп мактар идек. Нәкъ шушы эшләре өчен. Ләкин яшь ананы терелтү медицинаның хәленнән килмәгәне өчен без әлегә мәлдә шул ук фельдшерны шул ук эшләре өчен яманлап һәм гаепләп утырабыз. Моны бәхетсезлек очрагы яки аяусыз язмыш дип кенә аңларга кирәк.
Сез минем белән килешәсезме, хөрмәтле следователь? Шулай итик, фельдшерны эштән чыгарырга карар итик, һәм сез әллә нинди уголовный җинаять эшләре кузгатып тормагыз инде, иптәш следователь, ярыймы.
Зверюгин уйланып, теләр-теләмәс җавап бирде:
- Ярый, шулай итәрбез. Ни инде, әгәр райком секретаре таләп итмәсә, җинаять эше ачып тормабыз, димәкчемен.
- Алайса, яхшыга өмет тотыйк та, киңәшмәбезне тәмамлап куйыйк. Барыбыз бер фикергә килдек шикелле.
Елый-елый шешенеп беткән Вераны каталажкадан ачып чыгардылар. Ул бала түгел, бу заманда бер гаепсез кешеләрнең дә башлары харап булын яхшы белә. Коточкыч бит, менә дигән унөч ир-егет үлем көтеп утыра, ә Новтроицкидагы колхоз бригадирын чит ил шпионы дип егерме елга утыртканнар. Ул бичара фермадагы сыер исәбеннән башка чит илне кызыктырырлык нинди мәгълүматларга ия булды икән. Шуларны уйлап, исән-имин котылуына кыз ифрат шатланды, гүя дөньялар яктырып китте. Тик, дәваханәгә килгәч, башына ордылармыни. Табиб үзенә документларын һәм аласы акчасын тоттыргач, кыз катып калды. Илтифатлы җитәкче аны юаткан булды, бәладән болай ансат котылуыңа шөкер итәргә кирәк диде. Ләкин яраткан эшеннән шушылай мәсхәрәле куылуына кызның җаны әрнеде. Хезмәт кенәгәсендәге шушы язу аның бар хыялларын челпәрәмә китерде, күңеле яткан медицинадан, кешеләрне дәвалаудан аерды. Моңа ничек күнегәсең, ди.
Кыз ава-түнә фатирына кайтып егылды. Бәхтияр карт белән Мәлгизәр карчык барысын да белә иде инде, Вераны юатып, ниндидер үлән төнәтмәсе эчереп тынычландыргач, йокларга яткыздылар. Иртән хәле җиңелрәк иде. Кая барсын хәзер ул, урамга чыгып ни эшләсен? Күргән һәркем: “Карагыз әле, әнә, райком секретаре кызын үтергән фельдшер килә. Җир бит. Ничек оялмый?!”- дип бармак төртеп күрсәтәчәк. Аңкы-шаңкы ярты көнен уздыргач, сикереп торып әйберләрен җыйный башлады. Ярый әле бу дөньяда туган йорт бар, ул канаты кайрылганны да, җаны яралыны да, рухы сүнгәнне дә үзенә сыйдыра, җылысын бүлә, сихәтләп аякка бастыра. Бәлки, Вераның да әрнүләрен басар ул. Һәм кыз янә юлда. Янә шул серле өчпочмакның бер кырые буйлап чакрымнарны саный иде.

10. Ярлыкау
Гадәти булмаган конвертны күргәч, төрмә начальнигының йөрәге чымырдап китте – нәрсә булыр бу? Мәскәүнең үзеннән бит! Боерык-инструкцияләр Уфадан килә, ә бу турыга илнең башкаласыннан, иң югарыдан ләбаса. Бөтенсоюз старостасы Михаил Иванович Калинин үзе кул куйган. Рәсми хәбәрне алып укыгач, начальникның куркуы гаҗәпләнүгә алышынды. Бәй, ул бит бурайлыларның хатын үз кулы белән ертып ташлаган иде. Ах, хәйләкәр дә адәм икән бу Мирхәйдәров дигәннәре. Татар бар җирдә хәтәр бар дип шулкадәр дә дөрес әйткәннәр икән.
Түрә шөбһәләнеп алтын сәгатенә карап алды. Сәгатьне кире бир, син ришвәт алдың, дип тавышланмасмы теге? Юк, булмас андый хәл. Кит инде, авызыңа төкерим, тәҗрибәле офицер, чекист бер авыл мужигыннан куркып утыра. Соң, кем әйткән мине ришвәт алды дип. Шаһитлар бармы? Юк. Шулай булгач, ник кабык сугып чәүкә очырасың?
Тәртип буенча, мондый карарны барлык тоткыннарны ихатада тезеп, саф алдында укыйлар. Шуңа да ярдәмчеләренә мәхбүсләрне алып чыгарга кушты. Аның күңеле тынычланып калган иде. Үзенә хәвеф янамаса, калганы барыбер, бичараларны аттылар ни дә, сөргенгә кудылар ни, яисә бәхетләре булып әнә шулай иреккә чыгардылар ни, анда төрмә начальнигының хәсрәте юк.
Егермедән артык кеше шым калган. Һәркайсының йөзе шомлы, бер дә юкка болай тезмиләр, кемнең дә булса язмышы хәл ителә. Юан корсаклы начальник һаман ашыкмый, кәгазен кулына тоткан килеш һаман әрле-бирле йөренә – нервыларны суыра. Менә ул, ниһаять, саф алдында тәкәббер кыяфәттә басып калды һәм гомер буе кычкырырга өйрәнгән гөбе тамагыннан тавыш чыкты:
- Игътибар!
Үзе һаман серәеп тоткыннарга карый, янәсе, барыгыз да тыңлыйсызмы. Их, хет берәрегез җитәрлек игътибар күрсәтмәсә ярар иде – туйганчы мордагызга бирер идем, авыз-борыныгызны канлы ботка иткәнче изәр идем. Җәл, ярый алайса, тыңлагыз.
Юан түрә хатны укый башлауга Солтаньярның бар эче эсселе-суыклы булып китте. Менә шушы секундта аларның гомере хәл ителә! Ай акрын укый бу каһәр суккан чекист. Ай җанны тәмам кыя. Шулай да кыска хат ахырына якынлашты, унөч кеше гомеренә тиң бер сүз барысы да ишетерлек итеп әйтелде. Ура\\! Калинин бурайлыларны иреккә чыгарырга әмер биргән! Тоткыннар рәте берникадәр вакыт тын торды, янәсе, ишеткәнебез дөресме, чекистның әшәке ялганы түгелме, тиз генә аңларлык, ышанырлык эшмени бу.
Менә “вольно” командасы яңгырады һәм бурайлылар бер-берсен котлый, кочаклаша, шаулый башлады. Кемнәрдер килеп Солтаньярны кочып алды, иңбашыннан каккалады. Ә ул гүя каккан казык, урыныннан кузгалмый, аяклары кинәт мамыктай йомшап төште, куллары вак кына калтырану хәлендә иде – ифрат нык киеренкелектән соң була торган халәт кичерә иде ул. Акрынлап һушына керә барып ул да иптәшләренең кулын кысты, ирек белән котлады, ләкин чыраенда елмаю әсәре күренмәде. Егетләрнең бәлагә таруы өчен үзен гаепле санавы, әлеге хатны минутларны, секундларны уздыралмый тыны белән тартып алырдай булып көтүе аның тәмам бар көчен суырган иде. Кычкырасы, көләсе килмәде, киресенчә, аулак почмакка башын төртеп елыйсы килде. Артык тирән күңел тетрәнүеннән соң бушанасы иде. Ләкин ир узаманы елап тора алмый. Аннары, шатлыктан баш югалтыр вакыт түгел. Арытаба яшәргә кирәк. Шуңа да ул надзирательләрнең “по камерам” дип акыруыннан соң кирегә таш капчыкка керү белән Андрей янына килеп утырды.
- Дус кеше, үзең күрәсең, безнең бүген бәхетле көн. Тик, бу бәхетнең гомере озын дип кем әйтер. Кара сакалың кая барсаң да арттан калмый инде ул. Кыскасы, безгә өйгә кайтырга ярамый. Анда безне следователь Зверюгин дигән бәдбәхетнең җене сөйми, икенче бер сәбәп табып яңадан кулга алачагы көн кебек ачык. Шунлыктан, безгә каядыр чыгып китәргә кирәк. Син менә Каспий якларында балык тоттык, дидең, шул турыда яхшылап сөйлә әле, бәлки, адрес бирерсең.
Андрей йомшак күңелле кеше, ул күз яшьләре белән елый башлады.
- Их, Султан, сез чыгасыз – мин калам.
- Алай бик бетеренмә әле, Андрей, сине бит үлемгә хөкем итмәгәннәр, срогын зур түгел. Кайчак тоткыннарны вакытыннан алда да иреккә чыгарып куялар...
- Шулай диң инде, Султан, шулай диң. Шулай дисәң күңелгә җиңелрәк булып китә.
- Йә, көенмә улкадәр, Андрей. Син миңа сөйлә әле тизрәк, югыйсә безне чыгарып җибәрүләре бар, сөйләшәлми калырбыз.
Андрей ялындырмады, үзенең хәлен уртаклашучы табылуга күңеле булып, кирәклесен сөйләп бирде.
- Тик, өлгерерсез микән, анда яз иртә килә, күптән китәргә кирәк иде инде, - дип өстәде ул, үзенең бара алмавына һаман да үкенеп.
Бурайлыларның “кирәкләре” калмады, шул көнне үк чыгарып җибәрделәр. Ирек! Хөррият һавасы. Бу сүзләрне бары үзе шул халәтне кичерүче генә аңлыйдыр. Җитмәсә, көне нинди: чалт аяз, апрель кояшы галәмне яктылыкка күмгән. Күк зәп-зәңгәр. Ярым караңгы подвалдан соң күзләр камаша, күкрәкләргә сихәт булып саф һәм сәламәт һава агыла. Егетләр куанычтан малай-шалай шикелле шаярыша, төртешә, урам тутырып гөрләп килә. Тик кая баралар соң?
- Дусларым! - дип, боларга аваз салды Мирхәйдәров. – Кесәләрегезне сәрмап сәрмаяларыгызны карагыз әле, нәрсәгә җитәр икән?
Көтмәгәндә кулга алынган кеше кесәсендә нинди акча булсын. Шунда язып-ялгышып калганы гына булса инде. Шулай да ашханәгә кереп бер ашарлык һәм юлчылар йортында кунып чыгарлык җыелды.
- Кичкә таба юлга чыгу бер дә күңелгә ятмый, егетләр, кайда төн уздырырга туры килерен кем белгән. Бәлки, куна калырбыз, тик, башта ашап алыйк әле. Аннары уйларбыз, карыныбыз тук булса, баш яхшырак эшләр.
- Дөрес, - диештеләр болар, - башыбыз исән калгач, корсак кайгысын кайгыртырга туры килер инде ул. Тәүдә тамак ялгыйк.
Ашханәдә болар өч өстәлне шудырып бергә кушты. Чамалап карагач, тамак ялгарга гына түгел, чылатырга да рәт чыкты әле монда. Солтаньяр эчкечелеккә башаяк каршы кеше булса да, бу юлы иптәшләрен тыймады. Ул, күңеле эреп, юлдашларын күзәтте. Йөзләренә кот кунган, барысы да әсәрләнеп кызарышкан, өстән тау кадәр бәла, тәмугъ дөньясы үзе төшкәндәй булды бит. Менә кайда ул бәхет, сәгадәт минутлары. Ә йөрәк асты рәхәтләнеп сулкылдый. Тизрәк өйгә ашкындыра, кемнең хатыны, бала-чагасы, кемнең ата-анасы бар, тизрәк кайтасы, аларны юатасы-шатландырасы иде. Солтаньяр бу тантана, бу мәҗлеснең ямен бозарга базнат итмәде. Инде байтак утырып, ашап-эчеп туйганнан соң уратып кына сүз башлады.
- Дусларым, монда бер маза бар бит әле, шуны хәл итәргә кирәк иде. Беләсезме, әгәр карчыганың авызыннан җиме төшеп китсә, ул нишли?
- Билгеле, яңадан чукып ала, - диде егетләрнең берсе.
- Алайса, тагын әйтегез, әгәр бүре авызыннан болан ычкынып китсә, ул нишли?
- Яңадан куып тота, ботарлап ташлый. Чөнки ул ерткыч.
- Дөрес, ул ерткыч. Ләкин сез шуны белегез, безнең өчен следователь Зверюгин ерткыч. Ул үч итеп безне төрмәгә япты, хәтта башыбызны харап итә язды. Ә хәзер без котылып авылга кайтып төшсәк, аның күзенә күренеп ярсытып йөрсәк, ул нишләргә тиеш? Тагын да ныграк үчләшеп, яңа этлек уйлап табачак. Хәзерге заманда кешене юк итү өчен бер шикаять җитә.
- Нәрсә әйтергә телисең соң, сүзеңне тизрәк очла инде, - диде сабыр гына Фаһман. Ләкин Солтаньяр нокта куярга ашыкмады. Иптәшләренең хәлне “төбенә кадәр” аңлавы мөһим иде.
- Сез теге вакытта Апанасның миңа ниләр әйткәнен ишеттегез бит. Кайтып йөрмәгез, бәлагә эләгәсез, диде, ә мин, беркатлы, аның сүзен колакка да элмәдем. Һәм нәтиҗәсен үзегез күрдегез – чак Газраил корбаны булмадык. Нәрсә, хәзер инде бер тырмага икенче тапкыр басыйкмы? Бүре авызына икенчеләй эләгикме? әллә инде бер авызны пешергән кашыкны өреп кабарга өйрәникме? Кыскасы, безгә һич кайтырга ярамый.
Бурайлылар бермәлгә тын калды. Бер-берсенә карашып алдылар. Һәркайсының йөзендә аптырау чагыла иде, инде бәладән котылдык, инде сагындырган җылы өебездә булабыз гына дип торганда... Ләкин Солтаньяр да дөрес сөйли, һич инкярь итеп булмый. Димәк, безнең михнәтләр бетмәгән икән әле болай булса.
- Алайса нишлибез соң?
- Китәбез. Мин Андрей белән сөйләштем, адрес алдым, диңгез буена эшкә китәбез. Аннан арысын күз күрер.
- Башта өйгә кайтыйк, аннан соң китсәк китәрбез инде.
- Дөрес, кайтып күренергә кирәк, сагынылды бит.
- Һичъюгында безнең исән-имин икәнлегебезне гаиләләребез белеп, күреп калыр.
Бу фикерләрне Солтаньяр дикъкать белән тыңлады. Һәм гомум нәтиҗә ясап куйды.
- Их, дуслар, авылга кайту безнең өчен ифрат куркыныч, әгәр кулымнан килсә, берегезне дә кайтармас идем. Ләкин булмый. Чыннан да, без гаиләбезгә күренеп, якыннарыбызны тынычландырырга тиешбез. Өс-башыбызны да тәртипкә китерегә кирәк инде ул. Иң мөһиме, юллык акча хәстәрлисе бар. Дөресен әйтегез, барыгызның да өегездә юллык хәреч бармы, әләф-тәләф итеп бетермәдегезме? Булмаса, оялып тормагыз, биреп тора алам.
- Бар. Бар ла ул...- дигән җаваплар ишетелде.
Шуның белән илгизәрләр киңәшмәсе тәмам булды. Егетләрнең барысы ерак сәфәргә чыгарга, яңадан бергә-бергә дөнья гизәргә ризалык бирде.
Шул арада кемнәрдер тәмәке тартырга чыгып китте, икенчеләре бәдрәфкә юнәлде. Инде соңгылары өстәл артыннан кузгалырга гына торганда шатлыктан күзләре очкынланган, авызы колагына кадәр ерык Хафизулла кычкырып ук килеп керде.
- Абыйлар, мин машина таптым! Ашханә каршында гына машина тора. Шоферы Яңавылга барам, ди. Утыртырмын, диде.
Бу хәбәр корт иләвенә таяк тыккан кебек булды, бурайлылар бер мизгел ыгы-зыгы килеп алды да, сораганы сорап, сорамаганы сорамый гына автомобиль әрҗәсенә менеп кунаклый башладылар. Шофер егет, бу адәмнәр каян килеп чыктылар соң әле, дигәндәй гаҗәпләнеп баш чайкап алды, бер кузовка, берчә полуторкасының көпчәкләренә карады, гүя алар бу авырлыктан хәзер үк шартларга тиеш иде. Ләкин каршы эндәшмәде. Чөнки әрҗә буш, аның Яңавыл стансасына товар алырга барышы иде.
Төн уртасында унөч ир-егет шоферга юл хакы түләп, рәхмәт әйтеп, Бурай авылы башында машинадан төшеп калдылар. Менә бит тормыш ничек, Солтаньяр Бүре шәһәреннән иртән юлга чыгарга исәп тоткан иде, ә алар инде авылга аяк баса. Замана техникасы араларны шулай якынайта икән шул. Хәзер инде таңга кадәр рәхәтләнеп йоклап алырга да вакыт бар.
- Дуслар, болай булгач, иртәгә соңга авыл очындагы тупыллар буена җыелабыз. Иртәрәк кузгалыгыз, кеше-кара күргәнче авылдан ераграк булуыбыз хәерле. Зинһар, кире уйлый күрмәгез, дип иптәшләрен соңгы тапкыр искәртте Солтаньяр.
Кара төндә, бар гавәм йоклаганда кайтып кергән ирен күргәч, Сәрвәр чайкалып куйды. Әллә күземә күренәме, саташаммы, дип шикләнеп торды. Аннары инде шатланып туя алмады. Мөселман хатыны сабыр һәм тыйнак була. Ләкин бу очракта хәтта аерата сабыр Сәрвәрнең да күзләреннән яшь акты, куанычыннан нәүмизләнеп иренең куенына сыенды. Әтиләре тавышын ишетеп Гөлкәй, Бибкәй, Сәүбан кузгалышып тордылар. Алар инде Солтаньярны сырып алды. Кая инде ул йоклау, әтиләре балаларыннан хәл сораша, алары әтиләренә сорау яудыра. Хуҗабикә йөгерә-атлый өстәл әзерли, бүген ул чиксез бәхетле, иренә карап туя алмый. Һәм түзем генә көтә. Ирен азат иттеләр, бетеп кайттым, дип кенә әйтеп өлгерде. Ә Сабираның тәфсилләп төпченәсе килә, ничек, кем мәрхәмәте белән, нинди могҗиза аркасында исән калганнар, барысы дамы, нинди михнәтләр күргәннәр – бәйнә-бәйнә сөйләтәсе килә. Тик, нишләсен, балаларын куып җибәрә алмый бит инде ул, әнә бит ничек сарылганнар, әнә бит ничек гөрләшәләр, алар сагынмаган дисеңме, коточкыч хәбәр килгәч алар курыкмаган да, алар өзгәләнмәгән дисеңме. Бүген Ходай шундый бәхет биргән икән, шатлансыннар әйдә, туйганчы сөйләшсеннәр, ни телең белән аларга олылар сөйләшкәндә дәшми торыгыз, диясең, мәле нинди бит! Атасы өйдә, сабыр итик, сөйләшербез дә, сөешербез дә, сабыр итик. Һәм Сабира, тәгамнәрне ире алдына этә-этә, янә дә мөлдерәмә тулы күзләрен сөртә.
Бу төнне Бурайның тагы да унике йортына бәхет һәм кот кайтты. Ыргып сикерүче булмаса да, сабыр шатлык эчкә генә сыярлык түгел иде – хәтта өйләр үзләре дә шатланып, балкып утырган кебек. Нуриҗаннан әнисе кат-кат сөйләтте. Егет Солтаньяр абыйсын мактады. “Ярый әле аның башы җитте, бик әйбәт итеп Калининга хат язды, аны беркемгә белдерми Вера аша озаттырды. Рәхмәт инде Калининга, гадел кеше икән, безне иреккә чыгарырга боерык биргән”- диде.
Карчык әңгәмәне болай дәвам итте.
- Сезнең янга филшырның барып килгәнен без беләбез, әлбәттә. Хатны аңа бирдек дисеңме әле?
- Әйе, әни. Солтаньяр ике хат язды, берсен төрмә начальнигына тапшырган, икенчесен Вера аша Мәскәүгә җибәрттерде. Төрмә начальнигы хатны ертып ташлаган, ахры, анысын белмибез, ә менә икенчесе Мәскәүгә барып ирешкән. Шулай итеп Солтаньяр абый “тегене” бик шәп итеп төп башына утыртты.
- Һай Алланың рәхмәте яугыры, бигрәк тә гаярь кеше икән ласа. Ходай озын гомер, балалар бәхете бирсен үзенә.
- Шулай шул, әнкәй, Солтаньяр агай югалып кала торган кеше түгел, аңа ышанырга, артыннан иярергә була. Безнең өчен командир кебек ул.
Карчык бизар булып торды.
- Әйтим микән, улым, юк микән, ул филшыр кыз үзе дә бәлагә тарып куйды бит әле.
Нуриҗан сискәнеп китте.
- Нәрсә булды соң, әйтче тизрәк?
- Улкадәр борчылма, улым, исән-сау ул. Эшендә генә җайсызрак килеп чыккан.
- Йә инде, бәгыремне телмә, сөйлә.
- Райком секретаре кызы бәби табалмый үлде. Башкаладан зур галим чакыртып китергәннәр дип ишеттем, шул тәфсилләп тикшергән икән, ул филшырның гаебе юк, теге кызны коткарып булырдай булмаган, дигән. Шулай да, мондый хәл булгач, хәтәр зилзиләләре кемгәдер кагылмый үтми инде ул. Фәрештәдәй филшырыбызны эштән алганнар, авылларына кайтып киткән.
- Беләм мин ул авылны, әни. Таң ату белән юлга чыгам.
- Әй улым, сизә идем арагызда нидер барын, дөрес икән. Тик син ашыкма әле, ул сине күрергә тели микән. Башта әллә хат язып карыйсыңмы?
- Юк, әни, аны хат кына юата алмас, үзем барам.
Нуриҗан шулай дисә дә, сабыр итәргә туры килде. Иртүк аларга Солтаньяр килеп җитте. Ул Вераның кыен хәлдә калуын ишетү белән чамалап алган: Нуриҗан, әлбәттә, сөйгәне янына ашкыначак. Димәк, килешү таркала, иң шәп егетләрнең берсе торып кала, дип хафага төшкән.
- Нуриҗан, - диде ул, - шуны аңла: кайгы эштә басыла. Хәзер Верага эш табарга кирәк. Барыйк без Каспийга, бәлки, шунда аңа яраклы эш тә табарбыз, чакыртып үз яныңа алырсың. Ә болай син үзең дә биредә хәвеф-хәтәр астында каласың, Верага да көн күрсәтмәүләре мөмкин. Икенче район дип кенә тынычланмыйк, түрәләрнең кулы озын.
- Ул минем иректә икәнне дә белми бит.
- Ә син хәзер үк хат яз. Барып җитү белән адресымны белгертеп яңа хат язармын, чак кына сабыр ит, диң.
Нуриҗан икеләнеп мазаланды, очарга дип канат каккан кошка очмый торырга кушу бит инде бу. Тик ахырда барыбер Солтаньяр тәкъдименә риза булды, инде бергә күпме михнәтләр кичкән агасының сүзен егарга базмады. Йөрәге сулкылдап сөйгәнен сагынса да, ялкынлы хисләрен акыл белән тезгеннәргә туры килә. Киләчәк хакына.
Егетнең тәмам күнүенә инангач кына Солтаньяр кайтырга кузгалды һәм мондый сүз әйтте.
- Нуриҗан, Абызтамактан кайтканда алтын балдак алган идең бит әле, юлга чыкканда шуны алырга онытма. Кем белә сез яшьләрне, әллә әйләнеп кайтканны көтәсез, әллә шунда диңгез буенда гына кавышып та куярсыз...
Солтаньяр шулай дип хушлашканда якты язгы кояш мул итеп беренче нурларын сибә башлады.

11. Хуш, авылым
Егетләр ышанычны аклады, таң сарысы беленеп өлгермәстән сөйләшенгән урында җыелып беттеләр. Монысы иң мөһиме. Солтаньяр шунардан шикләнгән дә иде: берәрсе кире уйласа, аңа ияреп тагын берничәсенең тәртә боруы мөмкин, аннары ниятең ният булмый инде ул, ком тавыдай ишелә дә төшә. Юк, егетләр алдатмады һәм алар җәяү булса да атлый торырга булдылар – авыл күзе өстендә серәеп торудан мәгънә юк. Кичен инде алар Яңавылда иде. Монда Солтаньярның күптәнге знакумы Тимофей дәдә бар. Дөресрәге, әтисенең танышы, исән чагында ул шушында туктала иде. Солтаньяр ул чакта малай гына булса да, яхшы хәтерли: өй урам ягына алты тәрәзәсе белән карап тора, мондый йортны онытырлыкмы соң. Җитмәсә, җирдән бил тиңентен таш стена күтәрелә, монысы инде ярымподвал була. Димәк, торакны ике катлы дияргә дә мөмкин. Шуңа да Мирхәйдәров икеләнгән иде: урыс бабайны кулакка чыгарулары да бар. Аннары, вафат булып куюы да ихтимал. Тик, бәхеткә каршы, карт исән булып чыкты. Ул бурайлыларны фатир кертергә тиз ризалашты – дустының улын, аның юлдашларын ни намусың белән кире борып чыгармак кирәк. Сәфәрчеләр һәм хуҗаларның Ходай биргән ризыкларын тезеп, дөнья хәлләре турында лаңгыр-лоңгыр әңгәмә корып, тәгам җыйдылар. Ашъяулык җыелганнан соң Тимофей дәдә кулына гаять зур китабын алды. Ул иреннәрен кыбырдатып, ашыкмый, күңел салып серле сүзләрне барлый иде. Солтаньяр шактый вакыт карап торганнан соң сорап куйды:
- Тимофей дәдә, китабың бигрәк дәү икән, безнекеләр каршында Алып батыр кебек бит бу.
Хуҗа бабай олпат вә горурәнә бер кыяфәттә җавап кайтарды.
- Бу китапка игътибар итүеңне мин хуп күрәм, олан. Ошбу матбагада дөньяның бар акылы тупланган. Менә бу җирен генә укып бак әле син, исең китәрлек бит, - дип ул кулындагы ядькарен сак кына Солтаньярга сузды.
Мирхәйдәров иске славян язуын юньләп белеп тә бетми иде, шулай да сүзнең ни хакта баруын кайда танып, кайда чамалап, дөрес аңлады.
- Тимофей дәдә, монда ак атка каршы кызыл ат чыга. Ул җиңә һәм үзенең тәртибен урнаштыра. Бераздан кызыл атка каршы кара ат чыгар, дип язылган. Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? - дип кызыксынды ул.
- Ак ат – ул патша власте, ә кызыл ат – революция, совет дәүләте. Кара ат – дошман, фашистлар. Димәк, сугыш булачак.
Тиктомалдан думбыра, дигәндәй, бурайлыларның инде шундый гына хәбәр ишетәсе калган иде! Бер үлемнән әле генә котылган адәмнәргә икенче үлем вәгъдәләү-юрау инде дә бөтенләй үк чамасыз мәнсезлек була түгелме. Хәер, картлыгы богазына җиткән бабай ни сөйләмәс. Шуңа да Солтаньяр, хуҗага илтифат йөзеннән генә, янә сораган булды.
- Кайчанрак башланыр икән соң ул сугыш?
Тимофей уйланып сакалын кашыды.
- Минемчә, бер биш-алты ел имин яшәрбез әле, Ходай насыйп итсә, - дип ул өч бармагын күкрәгенә төртеп алды.
Шулай бераз сөйләшеп утырганнан соң юлчылар йокларга ятты. Аска хуҗабикә биргән иске-москы ярады, ябынырга – үзләренең киемнәре. Как идән дип тормадылар, бер ай буе хәтәр көтеп төрмәдә җаннары кырылган, аның өстенә юлда алҗыган бурайлылар инде хәзер ат абзарында булса да гырылдап йоклар иде: бары тик өстән яңгыр коймасын да, астан кар-боз туңдырмасын.
Солтаньярның дус-ишләрен яңадан йорт-җирләреннән аерып тагы да әллә нинди чит-ят җирләргә алып чыгып китүе, болай “куркаклыгы,”бәлки, кемгәдер гайре табигый хәл, хәтта авторның арттыруы булып тоелыр. Тик, шулаймы соң? Алайса, кечкенә, кыска гына бер әңгәмәгә колак салып алыйк. Нәкъ шушы көнне райкомдагы киңәшмәдән соң башкарма комитет рәисе Атабаев белән следователь Зверюгин урам буйлап бергә кайттылар.
- Иптәш следователь, - дип сүз башлады рәис, – без икебез бер йөккә җигелсәк тә, икебез ике якка тартабыз шикелле.
- Ник алай дисез әле?
- Соң, шулай дияргә туры килә. Менә соңгы вакытта район үзәгендә дәваханә, почта, урта мәктәп, торак йортлар төзергә боерыклар алынды, димәк, эшчеләр кирәк. Ә сез унөч кешене, менә дигән балта осталарын, төрмәгә яптырдыгыз.
- Алар чыккан бит, аналарын сатыйм, юкка борчыласыз.
- Чыгуын чыкканннар, тик безнең өчен дә юкка чыкканнар. Авылга кайтмаска уйлаганнар дип ишеттем. Минемчә, сездән курыкканнар, шикелле.
- Дөрес куркалар. Мин аларны яңадан утыртыр идем.
- Алайса, районда кем эшләр?
- “Кем дә кем.” Койрыклы җен! Сез әллә кем турында борчылганчы, үзегез турында уйлар идегез. Республикада берничә райком секретаре, башкарма комитет рәисләре кулга алынды бит инде, ишеткәнсездер, шулай булгач, уйлагыз, кем чираты булырга мөмкин? Без, - дип дәвам итте сүзен Зверюгин, - вак буржуй калдыкларын, кулакларны, халык дошманнарын, империализм шымчыларын бетерү, тамырлары белән йолку өчен үз-үзебезне аямый җан-фәрман эшлибез, сыйнфый дошман белән үлемечле көрәш алып барабыз, ә сез аларны кулга алырга кирәкмәс иде, кызганырга кирәк иде дип дошман тегермәненә су коеп торасыз. Бүген, әгәр атаң дошман булса, аны да тотып атарга кирәк. Шунсыз мировой революция җиңә алмый. Кыскасы, әгәр әллә нинди контраларны яклап йөрисез икән, сезне алар белән бәйләнештә торуда шик астына алу үзеннән-үзе килеп чыга торган гамәл. Калганы инде билгеле... Шулай булгач, башкача бу хакта авыз ачмагыз.
Следовательнең үзеннән олы дәрәҗәдәге кеше белән шулай дорфа сөйләшүенә Зәйран Атабаевның нык хәтере калды. ОГПУ хезмәткәремен дигәч тә кара ничек кылана, дөнья кендеге булганмыни! дип уйлады ул, ләкин эндәшми калды. Чөнки чыннан да болар белән йолкышмавың хәерле. Әнә бит, бер гаепсез кешеләрне ничек күрәлми, китүләре хәерле булган, бу иблиснең тозагыннан котылганнар.
Андрей дөрес әйткән, бурайлылар соңга калды. Инде меңләгән кеше промартельгә килеп сезонлы эшкә ялланган иде. Биредә кемнәр генә юк, илнең төрле якларыннан махсус сайлап җыйганнар диярсең. Карап торсаң чын кыямәт. Меңләгән кеше балык тота, аны арбаларга төяп комбинатка озата. Диңгез буенда дистәләрчә чакрымнарга сузылган иңкүлекләргә яз көне су кереп, шундагы сайлыкларга балык уылдык чәчәргә тула икән. Ачык диңгездә балык эзләп йөргәнче, менә ул байлык, теләсәң күпме тот. Мондагы ыгы-зыгы, буталыш, бихисап кешенең кайнашуы... Бурайлылар бу манзарага хәйран калып карап торды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 07
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.