Latin

Солтаньяр - 28

Total number of words is 4242
Total number of unique words is 2171
39.9 of words are in the 2000 most common words
55.3 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Мин килдем әле менә, Сәрвәр, - диде дә Солтаньяр өнсез калды. Сөйләшүе авыр икән шул. Кабер каршында тубыкланган кешенең сөйләшүе беръяклы икән. Исәнме? дип булмый. Хәлләр ничек? дип булмый. Үзеңнекен сөйләсәң сөйлә, әмма җавап көтмә. Җавап – тынлык. Ә бит барыбер сөйләшәсе килә, хисләр авырлыгы, йөрәк өзгеч сагыш акылны тыңламый, кадерле кешең барыбер сине ишетер, тыңлар төсле. Кем белә инде, бәлки, чыннан да хатынының җаны шунда гына, баш очында гына очып йөридер.
- Сәрвәр! Беләсеңме, танышкан көнебезне мин бүгенгедәй ачык хәтерлим бит. Әйе, менә әле дә күз алдымда тора. Миңа ул чакта унике яшьләр булгандыр. Алайса, сиңа унбер булган инде. Шомырт җыярга бардым. Элек ул муел дигән нәрсә бик күп була иде бит, капчыклап киптереп соңыннан тегермәнгә алып барып он тарттыра иделәр. Кыш көне шомырт пирогы телеңне йотардай нигъмәт була торгание.
Шулай август бүләге җыеп маташканда нишләптер колакка бик матур җыр ишетелә башлады. Сүзләре дә бик мәгънәле иде. Менә бит, исемә төшеп тора, менә болай иде ул җыр.
Сандугачлар нигә тынып калган,
Кайгылары әллә бар микән?
Бу дөньяда яшәү – бәхет түгел,
Тоташлае белән зар икән.
Шомырт җыйганда апалар, әниләр җырлый инде ул. Ләкин бу юлы бәләкәй кызлар тавышы ишетелә иде. Мин, кызыксынып, шул якка киттем һәм сине очраттым. Мөкиббән китеп, җырлый-җырлый шомырт сыдыра идең син. Мине күргәч, башта шөрләп киттең, шикелле, аннары без танышып алдык һәм бергәләп җыя башладык. Һай тиле яшьлек, “ә”дигәнче шәп малайга әйләндем дә куйдым мин. Йөгереп йөреп мул җимешле агачларны эзлим дә, шундук башына үрмәләп менеп егып та төшәм. Аннары чем кара, елкылдап торган кәрәзләр сыдырабыз. Нишләптер чиләкләребез тиз тулды, ә безнең кайтасыбыз килми. Киттек күл буена. Хәтерлисеңдер бит, безнең авылга якын гына йөрәк сүрәтедәй түгәрәк күл бар. Зур түгел ул. Бәләкәй булса да шунда җәй буена акчарлаклар туклана, аккошлар туктала. Якындагы юлдан җәяүлеләр, олаулар үтеп йөри, ләкин беркем мәгърүр кошларны өркетми, йомышлы-йомышсыз күл буена төшеп аларны тынычсызламый иде. Искиткеч игелекле халык булган ласа.
Ә менә без килдек. Чөнки әнә шул аккошлар кебек без дә садә, саф идек бит бу минутларда. Юк, без гашыйклар түгел идек, без балалар идек бит әле. Мәхәббәт! Бу сүзне ишетүгә колаклар кызарган мәл, кайда андый уй, сөю хисләре. Болары аның киләчәктә, тагын да бер ун елдан соң булачак.
Әллә ялгышаммы? Мәхәббәт ул яшькә карамыймы. Әнә шул саф хисләрнең бер нуры күңелдә кабынмаган булса, нигә соң чиләкләребез тулгач өйгә кайтып китмәдек, нигә соң күл буена килдек, аккошларны күзәтеп сокланып утырдык. Мондый мәсьәләләрдә кызлар сизгер һәм өлгеррәк була, диләр, бәлки, син әйтерсең.
Күңелдә җәйгор балкышы, җаныбыз җиде кат күктә. Ә син тагы бер җыр башлап җибәрдең.
Айлы төннең моңы кайдан дисәм,
Егет тарткан гармун телендә.
Армиягә китә некрут таңда,
Бәхете кала туган илендә.
Гаҗәп инде, үзебез шулкадәр бәхетле, ә синең җыруың нигәдер моңсу. Ул заманда күңелле җырлар булмады микәнни. Аннары, җаналмам, бу җырны син кайдан откан идең соң? Үз гомеремдә беркайчан да, бер генә тапкыр да яңадан ишетмәдем мин аны. Шул чакта мин үз-үземә ант биргән идем: бу кызны мин беркайчан да югалтмам, үскәч шуңа өйләнәм, дидем. Теләгем кабул булды бит, Сәрвәр, кырык ел бәхетле гомер кичердек. Рәхмәт сиңа, минем эчкерсез хисләремне кабул иттең, гомерлек юлдашым, җан дустым булырга ризалык бирдең. Мең рәхмәт.
Солтаньяр уйларыннан аерылып учларын җылы туфракка тигезә, зәңгәр чәчкәләрне сыйпый. Аның бу хәрәкәтләрен көмеш төсенә буялган ай күзәткән кебек. Ай. Зур җитәкче, райком әгъзасы хатыны каберенә ай куйдыру килешми кебек иде, әмма Солтаньяр куркып-өркеп тормады, үз кулы белән ярымай кисте. Кураиш зиратында беренче мөселманлык билгесе булды, ахрысы, бу.
Ай. Ул бит дин билгесе. Иман төсе. Сәрвәрнең вафатыннан соң нишләп әле Солтаньяр күңел төшенкелегенә бирелеп дингә аз игътибар бирә башлады. Хәтта Коръән ятлавын да ташлап куйган ласа. Юк, болай ярамый. Солтаньярны Сәрвәрдән ике дөнья аера, ләкин исән кеше белән мәрхүмнәрнең күңелләрен Аллаһ вә иман бәйли ала түгелме? Иманы булган кеше үлемнән куркып таралып төшәрме. Юк, иманы булган кешенең җаны-күңеле һичбер туфан-давылларда пыран-заран килмәс, эңгерләрдә күләгәдәй эремәс, ул яшәр, көрәшер, игелекләр эшләр һәм беркайчан да өметен өзмәс.
Их, юләр, ә ул эшсез калдым, дип йөри. Соң, тотын син иманга! Дин кушканны үтә. Бас Аллаһыбыз күрсәткән юлга. Шул чагында үзең дә, бәлки, Сәрвәр дә, хәтта Ходаебыз да синнән канәгать булыр.

57. Солтаньярның ике сәфәре
Тормыш дигәнең гаҗәп тә нәрсә икән. Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк, дигән гыйбарәне Солтаньярның ничә мәртәбә ишеткәне бар. Кайгы килгәндә әйтелә торган гади юату сүзләре дип уйлый иде. Баксаң, тормышны шулкадәр дә дөрес аңлау һәм котылу-коткару чарасы салынган икән бер кәлимә шушы сүзгә.
Сәрвәре исән чагында Солтаньяр берәр хатын-кызга күтәрелеп карадымы? Ичмаса, күз салганы, “иһ” дип нәфсен сузганы булдымы? Юк! Хатыны аның өчен үзе бер дөнья булган бит. Солтаньяр һәрвакыт аның ягымлы йөзен күреп, сабыр һәм акыллы сүзләрен ишетеп, күзләрендәге басалкы, тирән яшеренгән олы мәхәббәтен тоеп яшәде. Ул һәрдаим Сәрвәрнең хәстәрлекле куллары тәрбиясендә яшәгән ласа. Ә менә хәзер? Юк, Солтаньяр кырык ел бергә гомер иткән газиз кешесен бер генә минутка да онытканы юк, аны уйлап, аның истәлекләре белән яши. Әмма ләкин ялгызына дөнья көтүе авыр, дөньясы буш бит Солтаньярның. Керсә-чыкса өе буш, ятагы буш. Самовар кайнатып: “Картым, кер чәй эчәргә!”- дип кенә эндәшүче дә юк бит аңарга. Сөйләшер, арка терәп йоклар кешең дә булмагач, бу дөньяда яшәвеңнән ни фәтүә. Авыр шул ир кешегә ялгыз килеш җан асраулары, ифрат авыр. Шуңа да Солтаньяр бер карарга килде. Сәрвәрне онытканнан түгел, янә шул яшәргә кирәк дигән нияттән. Яшәргә мәҗбүр булудан.
Юл кешесе иртә тора, шуңа да Солтаньяр кояш күтәрелгәнче үк әле аяк өстендә иде. Тик, бер ул гына “таң кошы” түгел икән, юл сумкасын күтәреп урамга чыкса, Фаһман үз бакчасында әрекмән яфраклары өзеп маташа, имеш.
- Исәнме, Фаһман абый, бу кадәр иртәләп нинди эшләр майтарасың ул?
- Ә-ә, синмени, күрше. Менә, әрекмән йолкам, шуны парлап тубыкка ябарга кирәк. Файдасы булыр әле, димен.
- Аягың авыртамыни?
- Юк. Моңача авыртмый иде, ә бүген төнлә аякларымны бөкләп карасам, сулы юньләп бөгелми башлаган, имеш. Минем әти дә бит таякка таянып чак йөри иде, шул зәхмәт үземә дә килеп җиткән икән. Менә, шифа эзләп бакчага чыктым, әмәлен күрсәм, сихәте тими калмас әле, димен. Әлегәчтән имгәк буласым килми бит. Тукта әле, ә син үзең кая җыендың болай, аркаңа биштәр аскансың, ерак юлга чыккансың түгелме?
- Ерак дияргә дә була. Новотроицкига барып карыйм әле. Кемгә, ни өчен, дип сорашып торма, аңласаң үзең аңла, аңламасаң кайткач сөйләрмен. Хуш булып тор.
- Сау бул, күрше, хәерле юл сиңа.
Солтаньярның уйлары үткәннәргә, инде онытыла язган вакыйгаларга әйләнеп кайтты. Карасана, ү9һҗ елда, Бүре шәһәре төрмәсендә үлем көтеп утырганда гаҗәпләндергән иде аларны Фаһман таң алдыннан торып утырып“физзарядка” ясавы белән, һаман булса шул гадәтен ташламаган икән. Аның яшендә бер тубыгы бөгелми башлаган, имеш. Әйе, әле “имеш” кенә, ә абзабыз инде пошаманга төшкән, гарип буласым килми, ди. Алайса, Солтаньярның да бер колагы начар ишетә, нәрсә, шуңа хәзер әрекмән яфрагы тыгып куяргамы?
Солтаньярның соңгы вакытта бер дә кәефе юк. Фаһман сүзләре дә аңа шатлык өстәмәде. Ялгызлык үзәгенә үткәнгә юлга чыккан иде, хәерлегә булырмы бу, нигәдер бер дә җаны тыныч түгел.
Вакыт башны авырттыра,
Уйлар акылга сыймый.
Ник яшим соң, дигән сорау
Камчылап җанны кыйный.
Бу сүзләрне Солтаньяр кайдан ишеткән иде соң? әлбәттә, Вәгъдәгөл дәфтәрендә укыган иде. Һәм менә ул үзе инде ни гомер шушы халәттә яши түгелме. Сәрвәрне югалткач, сәер бер хис барлыкка килде, әйтерсең, эчтә ниндидер бушлык, гүя йөрәгенең яртысы бушаган да куйган. Хәтта ул бөтенләй юк шикелле. Мондый хәлдә кеше яши алырга тиеш түгел кебек, ләкин ул, ни гаҗәп, мантыйкка каршы килеп булса да, яши, шушы бушлык акрынлап бетәр, ни беләндер тулыр, тән ярасы төзәлгән шикелле күңел бушлыгы да төзәлер дип өметләнә. Ләкин ул төзәлми. Кайда гына булса да, ни генә эшләсә дә якын кешесе юклыгы сиздереп тора. Бу бик газаплы хәл. Сәрвәрнең юклыгы Солтаньярның һичкайчан исеннән чыкмый, фикерен тупларга ирек бирми, кулыннан эш килми, гүя моңача гел хатыны ярдәме белән генә яшәгән.
Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый. Әмма яшәве дә бик авыр. Яшәү өчен парың, эч серләреңне уртаклашырлык кешең, кайгыңны-шатлыгыңны аңлый белгән, синең тормышыңны үзенеке итәргә сәләтле, уй-ниятләреңне тоеп һәм хуплап яшәүче якын кешең булуы шарт. Сәрвәр шундый иде. Ә аны хәзер кем алыштыра ала? Бу сорауга җавап юк. Үз кешеңне дөньядагы иң яхшы адәм дә алыштыра алмый. Шулай да, яныңда кемдер булса, ансатрактыр ул. Хәтта аңа бөтенләй кагылышы булмаган, шәхсән үзеңнеке генә булган кайгыны кичерүе дә җиңелрәктер. Андый кеше бармы соң? Күңелдә кемнеңдер онытыла язган образы шәйләнә. Настасья? әйе, Настя бит бу. Менә сиңа кем иш, тормыш дәрьясында ахыргача юлдаш булырлык пар, Солтаньяр.
Ир кешене каты күңелле, диләр. Мыскал да дөрес түгел! Ирләрнең дә илһамланган чагы була. Ирләрнең дә сыкранган чагы була. Ирләрнең дә нәүмизләнгән чагы була. Хатыннар тол калса яхшы-яман яшәвен дәвам итә, ә менә ялгыз калган ир-ат затына ай авыр икән. Ялгызы тереклек итә алмаганнан, үзен-үзе карый алмаганлыктан түгел, ә нәкъ менә шул күңел өчен, дуслык өчен, яратышып яшәр өчен якын кешесе – газиз җаналмасы булмаганлыктан яши алмый бит ул. Шулай булгач, ирләр нечкә күңелле булмыймыни?
Настасья. Ул бит шундый иптәш була алыр иде. Бу ачыштан соң Солтаньярның күңеле нидер тапкандай, җан яраларының иң зурысы төзәлгәндәй булды, әмма акылы каршы килде. Бу яшьтә килешәме, Сәрвәрнең рухы рәнҗер бит әле, балалар ни әйтер, фәлән-фәсмәтән... әнә шуңа да һәрвакыт тиз һәм кискен карарга килүче Мирхәйдәров бу юлы ни эшләргә дигән мәсьәлә өстендә уйланып озак йөреде. Ләкин һәрнәрсәнең ахыры була һәм, ниһаять, бүген ул тәвәккәлләп Новтроицкига барырга чыкты.
Таныш йорт. Ул бераз тәбәнәйгән, бүрәнәләре дә карая,“җыерчыклана” төшкән шикелле. Гаҗәеп хәл дими ни диясең, өй дә адәм баласы шикелле акрынлап картая икән. Өлкән кеше кебек бу йорт та хәзер зур эшләр майтармый, киләчәккә планнар кормый, Ходай биргән һәр имин көнгә шөкер итеп тыныч кына яшәп ята торгандыр. Солтаньяр аның шушы халәтен бозарга хаклымы? Бәй, ул тагы да икеләнә. Еллар узуга карап йөрәк базыклана белми икән, хисләр дулкыннарында ул һаман да йомычкадай җиңел, туфанлы яңгыр алдыннан җилгә эләгеп очкан кулъяулыктай җилбәзәк икән.
Көтелмәгән кунагына Настасья Тимофеевна ифрат шатланды. Вера җибәргән күчтәнәчләргә карап хәтта елап алды. Куаныч һәм сагыну яшьләре иде бу. Кызы турында сорашты да сорашты ул, шунлыктан Солтаньяр үз йомышын тиз генә әйтәлми торды.
- Настя, - диде ул азак, - син беләсең бит инде, мин ялгызым торып калдым. Тормышымның хәзер бер яме юк. Ятсам-торсам йөрәгем буш, нидер җитми. Уйладым-уйладым да синең янга килергә булдым, ни өчен дигәндә, мин сине инде гомер буе беләм дияргә дә була, син мине беләсең, холыкларыбыз килешмәслек түгел, яши алырбызмы дип шикләнергә урын юк. Дөресен әйткәндә, бер-беребезгә күңел җылысы да саклыйбыз, шикелле, - дип башлады ул сүзен җай гына.
Өметсез – шайтан, диләр. Хатын-кыз шайтан түгел, хәтта үзе сүнеп барган хәлдә дә ул өметен сүндермәс. Газиз кешесенең өстенә беләген салуын тоеп төшләнеп уянмыймы ул? әллә инде ник мин генә ялгыз соң, нигә генә минем гомерләрем заяга уза, дип тол хатыннар зар еламый дисезме? Барысы да була. Ләкин, болары төштә һәм хыялда, ә тормышта киресенчә, халык ни әйтер, балалардан оят, Ходай каршында гөнаһ дип уйлый да, сарыккан яшьләрен корытып, телен аркылы тешнәп тормыш арбасын алга сөйрәвен дәвам итә. Шунлыктан, Настя да икеләнеп калды. Беръяктан, парлы тормыш – барлы тормыш. Ир аркасына ышыкланып һич хәсрәт күрми яшә дә яшә. Икенче яктан... Ай-һай авыр икән ул бар булган дөньяңны үзгәртеп яңабаштан яши башлавы. Олы кешенең курыкканы шул икән: Ходай биргәнгә канәгать булып, үземнеке үзәктә, дип, көйле көнкүрешне дәвам итәсе килә. Чөнки яңалык – һәрчакта да яхшылык дигән сүз түгел.
- Булмый, Солтаньяр, - диде Настя уйланып торгач. – Тәкъдимеңә күнә алмыйм, гафу ит.
- Нишләп, ни өчен?! - дигәнен Мирхәйдәров сизми дә калды.
- Белмим, алай отказ сугарга сәбәп тә юк кебек, тик, беләсеңме, Солтаньяр, менә синең тәкъдимеңне ишеткәч, шатлыктан йөрәгем сикереп типмәде, мәхәббәттән башларым әйләнеп китмәде. Шунсыз өйләнешү хәләлме соң. Яшебез узган, йөрәкләребез суынган бит инде.
- Бәлки, суынмагандыр. Бәлки, ул дөрләп китәр. Көл астында яткан күмер кебек, бәлки, безнең хисләр көйрәп ятадыр, бергә яши башласак ул тернәкләнеп, ялкын булып кабынмас дисеңмени.
- Их, Солтаньяр, назлы сүзләрең белән юкка гына юмалыйсың бит син мине. Әйткәч, әйтим инде. Мин сине уйламадыммы әллә? Ходаем, миңа да арка терәрлек бер ир бир, дип ялварган көннәрем булмаган дисеңме әллә? Шулай да түздем бит. Теге вакытта, син Нуриҗан кияүне күрсәтергә алып кергән чагыңда, абзарга чыкканыбызны хәтерлисеңме? Шунда минем йөрәгем сулкылдап рәхәтлек сорап талпынмадымы, әллә кочагыңа егыласым килеп аякларым сыгылмадымы? Түздем бит. Ул чакта авыр иде йөрәк хисләремне тезгенләве, ләкин булдырдым. Хәзер инде авыр да түгел, шикелле. Иске җәрәхәт нык авыртмый ул.
- Настасья, мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән кешеләр өйләнеп куя. Арытаба яшәргә кирәклектән. Ә без улкадәр битараф бәгырь дә түгелбез, шикелле. Иманым камил, риза булсаң, ялгышмассың.
- Беләм, Солтаньяр, хөрмәт итүең өчен рәхмәт. Күңелләрем тулып, яшәреп киткәндәй булдым. Бик шатланып чыгар идем, ләкин булмый. Аңла. Мин бит Степаным белән яшим: көн саен фоторәсеменә карыйм, аның белән киңәш итәм, сөйләшәм. Шундый озын гомер үттем, хәзер килеп кинәт кенә иремә хыянәт итимме. Үзе булмаса да рухы минем белән бит. Ә рухка хыянәт итү аеруча зур гөнаһ. Тагын шунысы бар, гаилә корганда кыз белән егет саф килеш кавышса, алар оҗмаһта бергә булалар икән. Мин Степанга саф килеш кияүгә чыктым, аннан башка бер генә ирнең дә миңа кулы кагылмады. Сәрвәр белән сине дә шундый кешеләр дип беләм. Шулай булгач, фаный дөньяның бер көнлек юанычларына алданып Ходай насыйп иткән һәм үзебез сөйгән ярларыбыздан ахирәттә мәхрүм булмагаек, дим. Менә шулай, Солтаньяр, мине онытмавыңа, үз итүеңә шатмын, ә менә җаным белән мин сиңа барыбер ятмын. Мин сиңа “бармыйм” димәдем, “бара алмыйм” дидем, дөрес итеп аңла, зинһар.
Булмады бу. Килгәндә үк күңеле нишләптер акман-токман иде, сизенгәндер. Сизмәскә, иртән Фаһман очрагач та шикләнгән иде бит Солтаньяр. Олы йомыш белән ерак юлга чыккан кешене чир турында сөйләп озату яхшы фал түгел инде ул. Кыскасы, Анастасья Тимофеевна яныннан Солтаньяр балтасы суга төшкән мужик шикеллерәк чыкты.
Олы юлга кадәр шактый атлыйсы бар. Ярый әле машинаны калдырып килгәнмен, менә бит, иркенләп бер тын алырга, уйланырга ничек җай булды, дип Солтаньяр үзенең җәяү атлавына Хуҗа Насыйртдин кебек үз-үзен юатып, хәтта шатланып куйды. Ат юк аранда, кайгы юк буранда хәленә калгансың икән, хәзер инде кая ашыгырга. Җәяү йөрүнең файдасын беләсезме соң? Белмисез шул! Җәяү йөргән кеше, юл кыскарсын өчен, җырларга тотына, белгән барлык җырларын җырлап бетерә. Хәтерне яңарту, күңел байлыкларын бөтенләй онытып бетмәү өчен бик шәп “профилактик” чара ул җәяү йөрүе. Солтаньярның иң яраткан җырларының берсе “Су юлы.” Дөресрәге, әнисенең яраткан җыры, өйдә, эш арасында, тын гына ул суза иде бу көйне. Әнә шунда ике-өч яшьлек Солтаньярның күңеленә сеңгән дә инде шушы хәсрәтле, әмма ниндидер киң, көчле вә куәтле моң. Бер караганда сагыш тулы җыр кебек, ләкин ул кешене боеклыкка төшерми, ә ничектер күңелне сәламәтләндереп, рухны күтәреп җибәрә. Аннары башка җырлар тезелде. Бара торгач юлчы барлык җырларын көйләп бетте, инде шигырьләргә чират җитте. Кайдандыр күңелгә яңа сүзләр килә:
Югалганда соңгы өмет,
Таркалганда дөньям тәмам
Өмет бирде, юл күрсәтте
Аллаһыма булган иман.
Бәй, бу бит җыр түгел, әлеге дә баягы шул Вәгъдәгөл шигыренең икенче строфасы. Чистый бер юлдаш, сердәш булды бит бу дәфтәр, аны Нурдәүләт оныгына тоттырганына ничә ел, ә менә сүзләре искә төшеп тора. Иң мөһиме, кирәк чакта ифрат акыллы киңәш бирә дә куя. Иман юл күрсәтте, дигәнме? Бу сүзләр турыдан-туры Солтаньярга кагыла түгелме соң?
Менә кайда бит сызлануларының төп сәбәбе. Ә ул барысын да Настяның “көйсезлегенә” япсарып кайтып бара. Чыннан да гомер буена төгәллек яраткан, сүзендә тора белгән ир узаманы бүген мораль яктан тотанаксыз булып бара түгелме? Үләр алдыннан Мөрид кодасы мотлак рәвештә хаҗга бар, дигән иде бит. Аны тыңлаганда Солтаньяр эштән аз гына бушану белән бу изге бурычны үтәп куярмын, дип уйлаган иде. Аннары бу хакта Вәгъдәгөл искәртте. Анысында да Мирхәйдәров атлы булдыксыз бәндә эченнән: “Барам, барам!”- дип тәкърарлап утырды. Уйлап карасаң, гамәлдә ничек килеп чыга, гомер узып бара, ә ният үтәлми кала. Шулаймы? Шулай.
Ә хәзер Солтаньярга ни комачаулый? Берни дә комачауламый. Дүрт ягың кыйбла диде аңа бүген бу дөнья, ак билет бирде. Хәзер инде тоткарланыр сәбәп юк, оятыңа көч килмәс борын вәгъдәңне исеңә төшер дә ерак юлга җыен. Уйларына бирелеп Солтаньяр чак соңга калмады, юл чатына якынлашканда вак таш түшәлгән юлдан шалтыр-шолтыр килеп Абызтамакка баручы автобус күренде.

Юл газабы – гүр газабы, дип тиккә әйтмәгән халык. Солтаньяр Мирхәйдәров атлы адәми зат үз гомерендә юлларны күп күрде, уйлап карасаң, аларның күбесе хәтәр сугыш юллары булган икән, димәк, чыннан да җиңел генә үтелмәгән. Ә менә монысы бигрәк тә авыр булды. Чит илгә чыгу өчен шулкадәр күп белешмә, документ, рөхсәт язулары кирәк икән, шулар артыннан йөри башлаган кешенең бик тиз гайрәте чигәргә мөмкин. Ләкин, монысы үзенә күрә бер сынау буладыр инде ул, чөнки сабырлык һәм түземлек иманлы кешенең беренче сыйфатлары бит алар.
Безнең илдә шундый караш яши, янәсе, дин тотучылар тормыш авырлыкларыннан кача, аларга күз йома. Бу дөньяда берни өчен җаваплылыкны үз өсләренә алмый гомер буе дога укып кына утыралар да, соңыннан оҗмаһка керүгә исәп тоталар. Аһ, наданлык! Гамәлдә исә барысы да киресенчә бит, диндар кеше үз өстенә бетмәс-төкәнмәс бурычлар йөкли. Иң тәүдә ул нәфсен тыярга тиеш. Һәрдаим үзен әдәп таләпләрендә тотарга, яман гадәтләрдән арынырга бурычлы. Йә, сез тәмәке тартучыга тәмәкесен ташларга, эчкечегә эчүен ташларга кушып карагыз. Шуннан аларның фикерен сорагыз, алар бик шәп әйтерләр! Беръюлы анагызны да искә алырлар. Ә бит болары аның чүп кенә, чынлыкта исә мөселманнарга мең тапкыр авыррак вазыйфа башкарырга туры килә. Һәм боларның барысын да үз теләгең белән үтәргә кирәк. Чөнки ислам – ихласлык ул.
Ниһаять, Солтаньяр самолетта. Югарыдан караганда дөньяның киңлегенә, төрлелегенә хәйран калырлык икән. Лайнер экипажы Иордания өстеннән очабыз, дип хәбәр итә. Аста күз күнекмәгән күренеш: таулар, кып-кызыл туфрак, бушлык. Ягъни, бездәгедәй урманнар түгел, үлән заты да юк икән. Температура әҗ-һө градус, ә бездә кыш уртасы әле. Бөтенләй икенче климат. Аэропортта автобусларга утырышып Согуд Гарәпстанына кузгалып киттеләр. Солтаньярны тагын шунысы гаҗәпләндерде: кайда гына тукталмасыннар, кызган табадай коры җирдә тәһарәтләнү һәм намаз уку өчен һәммә нәрсә хәстәрләнгән. Сәфәрчеләр бер намазны да калдырмый, юл уңаенда мәчетләрдә тукталып, андагы халык белән бергә укыйлар. Изге Мәдинә шәһәренә керердән элек Микат дигән урында ихрам хәленә керделәр. Ихрам “багышлау” дигәнне аңлата һәм аерым сафлык, рухи камиллек халәтенә керү булып тора. Микатны үткәннән соң мөселман гыйбадәт кыла һәм Аллаһыбызга мөрәҗәгать итә: “Ходаем, менә мин Синең алдыңда! Сиңа тиңнәр юк. Мин Синең каршыңдамын! Дан Сиңа! Кодрәтең чиксез булган кебек, без фәкыйрьләреңә рәхим-шәфкатең дә киң булса иде. Сиңа тиңнәр юк, Син бердәнбер, Ходаем!” Шушы сүзләрне гарәпчә әйткәндә Солтаньярның ирексездән күзләре яшьләнде. Менә бит ул – барасы иде, күрәсе иде, дип дистәләгән еллар буена хыялландырып яшәткән изге җир. Мөкатдәс мизгел, садә һәм саф халәт. Күңелләр нечкәрә, моңача беркайчан да күрмәгән рәхәтлек, җиңеллек тоясың.
Бу хис хаҗ кылуның соңгы мизгеленә кадәр дәвам итте. Хәтта аннан кайткач та Солтаньяр үзен яңа кеше итеп тойды. Әйе, хезмәт срогын тутырып пенсиягә чыккан отработанный материал, искергән һәм яраксыз инструмент итеп түгел, ә яңа максатлар белән янып йөргән, дәрте ташып торган адәмгә әйләнеп куйды ул. Мәккәдән зәмзәм суы да алып кайткан иде, аны берәр калаклап якын кешеләренә эчерде, үзе кичергәннәрне алар да тузан бөртеге кадәр генә булса да кичерсеннәр, тойсыннар, хисләнсеннәр һәм шул хисләрдән акланып, пакъләнеп калсыннар дип уйлады. Ә Солтаньяр үзе, ниһаять, хаҗи булып куйды.

Игелек кыл, халык белер...
58. Нурдәүләт
Ике көймә койрыгын тотуы авыр, диләр, ә менә беръюлы унлап кешенең гомерен бәян итүе җиңелме. Берсе турында сөйләсәң, икенчесе торып кала. Без Солтаньярның лесхоз директоры булып йөргәнен, аның сәфәрләрен тәфсилләгән арада Нурдәүләт ун класс тәмамлады, Кураиш мәктәбенә укытучы булып эшкә керде, читтән торып педагогия институтында укый башлады. Мәктәптә музей оештырды, ә бер елдан соң район гәзитенә эшкә күчте. Хәер, бер сөйләгәч, әйдәгез, җентекләп сөйлик инде.
Бәхет килсә килә бит инде ул, хәтта чамасын югалтып ук килә. Нурдәүләтне һич икеләнүсез хәбәрче итеп алдылар. Ихлас кызыксынып, дәртләнеп эшли генә башлаган иде менә сиңа тагын бер бәхет – бик шәп мәкалә язу өчен җай чыгып тора. Тулай торакка төшке ашка кайтып бара иде егет, урамда авылдашы очрады.
- Сәлам, Нурдәүләт, син нишләп монда йөрисең, Медянкага китмәдеңмени әле? - дип сорады тегесе беренче сүзе итеп.
- Саумы, дус, ә нишләп мин Медянкада булырга тиеш?
- Бәй, әллә белмисең инде! Кичә бит анда бер хатын суга батып үлгән ике малайны терелткән.
- Батып баручыларны коткарган дип әйт, “үлгәнне терелткән”дисең.
- Үлгәннәрне терелткән шул менә. Редакторың башка берәрсен җибәргәнче, аң бул, үзең бар. Менә дигән мәкалә язарсың.
Нурдәүләт бүлмәсенә кайтты, кичә кич пешереп куйган бәрәңгесен салкын килеш ашык-пошык капкалады да, кире эшенә йөгерде. Чыннан да, әгәр бу хәбәр дөрес булса, авыз ачып калмаска кирәк. Ә мөхәррир Федор Путининның төшке аштан нәкъ ярты сәгатькә соңрак килә торган гадәте бар, шушы ярты сәгать эчендә Нурдәүләт кызу табага баскан мәче кебек үрсәләнде, коридор ишегеннән күзен алмады. Ниһаять, авыр корсагын исән-сау сөйрәп шеф килеп җитте.
- Федор Михайлович, мине Медянка авылына җибәрегез әле, - диде Нурдәүләт, сәбәбен әйтергә теләмичә генә. Ләкин мөхәрриргә яңа хәбәр мәгълүм иде инде.
- Син дә ишеттеңмени? - диде ул. – Мин сине эшкә алып ялгышмаганмын, борының тиз сизә. Тик мин Мостафинны җибәрмәкче идем.
- Ул бит олы кеше, ә мин йөгереп кенә йөрим.
- Аның каравы, Рафак абыеңның каләме шәп йөгерә. Ул чын журналист.
- Җибәрегез инде, Федор Михайлович. Мин бит аннан әллә ничә материал алып кайтам, туган ягым ләса.
- Ну, ярый алайса, бар. Тик озак йөрмә.
- Ура! - Нурдәүләт шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде. Кесәсенә куен дәфтәрен тыгып, фотографтан фотоаппарат сорап алды да, шул ук минутта юлга ашыкты. Мөмкин кадәр тизрәк Кураишка җитәсе иде, ә аннан Медянкага кадәр берәр машина очрар әле, агач ташып торалар бит.
Медянка. Зур авыл түгел ул. Элек биредә утыз-кырык йортта марилар яшәгән, ә азак, мастерлык участогы оештырылгач, татарлар, башкортлар, урыслар килеп утырып йөз егермеләп хуҗалыклы интернационал торак пункт барлыкка килә. Ике тау арасындагы тарлавыкта бакыр еланнар күп, диләр, шунлыктан авылның исеме дә Медянка. Биредә кечкенә елга, хәтта инеш дип әйтергә мөмкин, агып ята. Ләкин язгы көннәрдә ул котырып ташып чыга, ярларын юа, ташлар тәгәрәтә, хәтта йөзьяшәр агачларны да агызырга мөмкин. Менә шундый көннәрнең берсендә, ташкын сулары әле үз ярларына утырып бетмәгән мәлдә, Медянка кешеләре елга ягына йөгерә башлый. Кемдер батканмы, үлгәнме, төгәл генә белүче юк, барысы да йөгерә. Гөлҗәннәт тә кобарасы очып шунда ташланды. Сулышы кабып елга буена килеп җиткәндә кемнәрдер баткан малайны судан тартып чыгарган иде инде. Унике яшьләрдәге бала үле иде. Җыелган кешеләр ни эшләргә белми аптырауда калган. Гөлҗәннәт шундук кемнеңдер фуфайкасын йолкып алып җиргә ыргытты, малайны шуның өстенә салып тиз генә аның юеш күлмәген сыдырып алды.
- Аракы бирегез!
Бу боерык шомлы оран булып яңгырады. Шундук кемнеңдер шешә тоткан кулы сузылды. Хатынның күтәрелеп карарга вакыты юк иде.
- Кой! - дип кычкырды ул.
Ир кеше аракы коя, ә Гөлҗәннәт шәп-шәп итеп малайның аркаларын, күкрәген ышкый башлады. Әйе, ул аның йөрәк тибешен тыңлап тормады, ясалма сулыш алдырып маташмады, ә өшегән кешене уган шикелле бичараны җан-фәрман уды, кабаланды, ашыкты, җен җитезлеге белән эшләде, тәнен генә түгел, баланың аяк-кулларын да ышкырга өлгерде. Җыелган халык, шул исәптән әзмәвердәй ирләр, бу манзарага хәйран калып, телсез-өнсез басып тордылар. Инде ничә минут үтте, үлгән бит инде бу бала, Гөлҗәннәт ни пычагыма шулай кылана соң? ә хатын эшен дәвам итте: аның чәчләре тузгыды, шул чәчләре тиргә манчылып битенә сугылып комачаулады, тыны куырылды, ләкин ул тукталмады, ярсып торып, дөньясына үч итеп үзенекен дәвам итте. Көтмәгәндә малай “һык” итте, гәүдәсе буйлап калтырану йөгерде һәм ул күзләрен ачты.
- Пальто-фәлән бирегез!
Кемдер озын чабулы иске бишмәт сузды. Гөлҗәннәт малайны шундук фуфайка белән бишмәткә төреп, янә халыкка эндәште:
- Кемнең мунчасы ягылган, йөгертегез!
Аның һәр сүзен үтәргә әзер торган ирләр баланы күтәреп авылга йөгерделәр. Хәлдән тайган Гөлҗәннәт җиргә утырды, маңгаена төшкән чәчләрен кул сырты белән сыпырып куйды. Йә Хода, мин кеше алдында нинди кыяфәттәмен бит, дип уйлап алды ул, тик аңа ял итәргә, өс-башын рәтләргә форсат тимәде. Тынлыкны гасабиланган бер хатын тавышы бозды:
- Бу бит Хәбирә малае. Ул гел минем улым белән уйный, гел бергә йөриләр иде, минеке кайда соң?!
Гөлҗәннәт янә бер сүз әйтми сикереп торып елга буйлап йөгерә. Менә ул су читендәге талларга җитте, аның күзе тиз шәйләде – тал тамырларына эләгеп киемме-нәрсә тора иде. Хатын һич икеләнми ярдан төшеп тая-тая шунда ашыкты, ул нәрсәне тотып алып өскә сөйри башлады. Һәм шунда гына башкалар да күрде, болганчык су читендә ниндидер чүпрәк кебек күренгән нәрсә икенче малай булып чыкты. Аны күмәкләп ярга күтәрделәр. Хәзер инде кешеләр әйткәнне көтмәде, кемдер киемен салып бирде, кемдер авылга аракыга йөгерде. Бу малай тегесеннән шактый озаграк торган иде, беренчесенең терелүе могҗиза булса, монысына җан керүгә бөтенләй өмет тә юк иде инде. Ә бәла урынына халык һаман агыла торды, яңа килүчеләр арасында авыл фельдшеры да булган икән. Ул Гөлҗәннәтнең җансыз гәүдә белән ни кылануын озак кына карап торгач, түзмәде, уйлаганын әйтеп салды:
- Үле бит ул, күрмисеңмени. Нәрсәгә мәетне шулкадәр мәсхәрә итәсең?! - дип, ачуланып кул селтәп китеп барды.
Ә Гөлҗәннәтнең колаклары юньсез сүзне ишетми иде, авыл фельдшеры түгел, әллә кем әйтсә дә тукталмас иде бу эшеннән. Ашыгудан, кабаланудан, җаны әрнүдән хатын кеше тәмам алҗыган иде, көчәнүдән аның беләкләре талды, таяк белән сугылгандай кистереп мускуллары авыртты, тыны кысылды, елга буендагы салкын җилгә дә карамастан, тирле күлмәге лычма су булып аркасына ябышты. Шулай күпме дәвам итте икән? Адәм баласы шулкадәр вакыт суламый яши алмый. Әйе, бер акыллы кеше булса малайның үле икәнен аңлар иде, ташлар иде, чигенер иде. Ләкин Гөлҗәннәт акылында идеме соң? Ул салкын кан белән уйлый идеме соң? Юк, ул дуамал иде. Ул кеше коткара иде! Ул баласын югалткан ана газапларын белә иде, шуңа да тагын кемнеңдер бу газапларга дучар булуын теләми иде. Теләми иде! Ләкин дөньяда могҗиза булмый, булса да бик сирәк була. Бер малай терелде, бу чын могҗиза булды. Тик бер көнне ике могҗиза булмый. Монысы үлде инде аның. Җыелган халык Гөлҗәннәткә карап бу хатын акылдан гына язмаса иде, дип хафалана башлады. Аны кызганып уфтанып куючылар булды, әнә бит фельдшер нәрсә ди, укыган кеше белми әйтмәс.
Малай берзаман калтыранып куйгандай итте, авызыннан су китте. Аннары ыңгырашып җибәрде. Их, бу ыңгырашу авазы дөньядагы иң матур аваздан да күңеллерәк иде. Ходай билгесе иде бу! Чөнки могҗиза булды, барлык шикләнү, ышанмауларга карамастан, могҗиза булды! Һәм шушы тылсымлы көч иясе гап-гади авыл хатыны, башлангыч класслар укытучысы Гөлҗәннәт Биҗанова иде!
Медянка авылында бер хатын суга батып үлгән ике малайны терелткән! Бу хәбәр яшен тизлегендә бөтен тирә-якка таралды. Гөлҗәннәт апасы белән сөйләшкәндә Нурдәүләт эченнән редакторга рәхмәт укыды. Ярый әле аны җибәрде. Мондый батырлык һәм мондый гаҗәеп хәл хәбәрче юлында көн саен очрап тормый. Бу - бәхет. Профессиональ бәхет.
- Гөлҗәннәт апа, әйтегез әле, ничек ул алай бар кеше аптырап карап торганда, дөресрәге, бу малайлар үлде инде, дип уйлап берни эшләмәгәндә сез югалып калмадыгыз, ни уйлап шулкадәр тырыштыгыз соң?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 29
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.