Latin

Солтаньяр - 25

Total number of words is 4168
Total number of unique words is 2154
37.7 of words are in the 2000 most common words
52.0 of words are in the 5000 most common words
60.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Тормыш бит кешеләрне ашлык җилгәргән кебек җилгәрә. Кибәкне бер якка, бәрәкәтле орлыгын бер якка аера. Бу мәхлүкне Ходай кибәккә чыгарган. Үзенең әшәкелеге өчен.
Юлчылар шактый вакыт тын утырдылар. Аннары Нурдәүләт кечкенә куен дәфтәрен алып нидер язгалый башлады. Оныгының кызыксынып теләсә кайда йөрмәвеннән, юк-бар сорап йөдәтмәвеннән файдаланып, Солтаньяр бераз черем итеп алырга булды. Талчыгуы үтеп, күзе вә зиһене яңадан ачылуга Нурдәүләт телгә килде:
- Картәти, кара әле, мин нәрсә яздым! - диде ул күзләрендә ниндидер сәер очкыннар уйнатып.
- Нәрсә яздың соң, берәрсенә хатмы?
- Юк. Шигырь. Теге эчкече мескен адәм турында.
Фу, тапкансың нәрсә турында язарга, дип, Солтаньяр ачуланмакчы иде, баланың кәефен кырмыйм инде дип аның язмасын алып укыган булды.
Борын заман бер дивана шешә тапкан.
Ни булырын уйлап тормый шуны ачкан.
Килеп чыккан бер җен аннан, табак күзле:
“Ни телисез, боерыгыз!”- дигән үзе.
Тик монысы әкият бит, ягъни, ялган,
Бабайлардан бер гыйбрәт булып калган.
Ә тормышта барысы да киресенчә,
Каныбызны шешәдәге җеннәр эчә.
Ачкан саен бер шешәне чыгадыр җен,
Шулар котырта, аздыра – түзми һич җан.
Үз кубызларына безне биетәләр,
Акылны саттырып тәмам тилертәләр.
Ахырда атланып безнең җилкәләргә
Итеп тыгалар турыга җәһәннәмгә.
Әй, ахирәт!
Ходайдан без әллә акыл сораекмы?
Үлем җенен чыгармыйча тораекмы?
Бу шигырьне укып Солтаньяр гаҗәпкә калды. Шушы малай сүзләреме соң бу, ул яздымы моны? Алай шикләнсәң, әле генә, күз алдыңда язып утырды. Тик, бу бит бер дә бала-чага шигыренә ошамаган. Олыларча фикер йөртү бар монда. “Ходайдан без әллә акыл сораекмы?” Бот буе малай шушындый сүзләр язамы? әгәр чыннан да үзе уйлап чыгарган шигырь булса, бик иртә өлгерә түгелме бу егет кисәге. Шунда кинәт Вәгъдәгөл карчык исенә төште. Синең нәселеңдә язу таныган кеше булырга тиеш, дигән иде ул. Шуны хәтерләп аның дәфтәрен дә Нурдәүләткә бирде бит Солтаньяр. Шулай итеп, юраган юш килеп ятамы әллә. Уйларыннан арынып Мирхәйдәров сәгатенә карап алды, самолетка утырырга вакыт җитеп килә иде.

Мәскәү. Шанлы Мәскәү. Данлы Мәскәү. Гөлкәйнең кызы Сәрбиназ белән Нурдәүләт чыгып китәләр дә көн буена шәһәрдә булалар. Халифәт эштә, әнвәр хәрби училищены тәмамлаганнан соң әтисе кебек үк офицер булган, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Шулай итеп дүрт бүлмәле фатир буш тора. Әтисе килгән шатлыгыннан Гөлкәй берничә көнгә ял алган иде, анысы әйбәт булды, көн буена тәмле ашамлыклар әзерли дә әтисен сыйлый. Гүя Солтаньяр бертуктаусыз ашап утырыр өчен генә килгән. Шулай да алар дүртәүләп Халык Казанышлары Күргәзмәсенә, Кызыл мәйданга барып килделәр. Ләкин Солтаньяр күп йөри алмады, ул кат-кат үзенең чыгышын укып карады, аны һаман саен төзәтте, “акыллырак” итте. Ләкин барыбер канәгать түгел иде, күз алдына шәрә киңлекләр килә да баса. Нәрсә, ул хәзер урманны күбрәк кисү, аны әләф-тәләф итү буенча тәҗрибә уртаклашырга тиешме инде. Шундый уй миен бораулый да тора, каһәрең...
Урман сәнагате алдынгыларының Бөтенсоюз киңәшмәсе ачылган көн Солтаньярның мәңгегә хәтерендә калды. Шулкадәр халык, шулкадәр мәһабәт бина! Килүчеләрне теркәп, кунакханәләргә урнаштыралар икән. Монысы Мирхәйдәровка кирәкми, ул Гөлкәй кунагы. Ә менә сувенирларны, урман дөньясына багышланган китапларны бик теләп сатып алды. Үзен генә түгел, Мөсәлләм, Нуриҗан, Суфияны да уйлады. Мирхәйдәров Башкортстан делегациясе составында иде. Киңәшмә залында аңа төгәл урын күрсәтеп, исемеңне әйтүгә чыгып сөйләрсең, дип аңлатып куйдылар. СССР урман министры урынбасары Насыр Рафикович Уразбаев үзе килеп якташлары белән күрешеп чыкты, Башкортстанның данын югары тоткан өчен мактап китте.
Гәзит битләрендә портретлары еш басылып торган ил башлыкларының трибунада күренүе урманчыларда көчле тәэсир калдырды. Ниндидер әкияти мохитка килеп эләккән кебек хис иттеләр алар үзләрен. Төштән соң илнең төрле якларыннан килгән леспромхоз директорлары, хәтта гади эшчеләр, агач егучылар, шоферлар, төяүчеләр чыгыш ясый башлады. Мирхәйдәров үзенең фамилиясен ишеткәч каушап калды. Дулкынланудан үзен сөрем исенә исергән адәмдәй тойды. Шулай да үз-үзенә хуҗа булып, ныклы адымнар белән сәхнәгә күтәрелде, трибуна артына килеп басты.
- Иптәшләр, безнең леспромхоз илдә иң эреләрдән, алдынгылардан санала, - дип башлады Мирхәйдәров сүзен. – Шулай булгач, мин инде үзебезнең тәҗрибәне, ничек эшләвебезне бәян итәргә тиешмен. Монысы билгеле. Аннары, алдагы берничә ел эчендә агач әзерләүне тагы да үөө мең кубометрга арттырырга план бар, шуны ничек үтәргә уйлавыбыз турында да сөйләргә бик кирәк дип аңлыйм. Ләкин...
Беләсезме, мин үзебездән АН-ә самолетына утырып очтым. Аска карасам, исем-акылым китте – җир тимрәү кырган баш шикелле таз, имеш. Дистәләгән чакрымнарга сузылган җирләр яп-ялангач, без аның урманын кисеп бетергәнбез. Бу җирдә хәзер беркая да ярамаган куаклык үссә үсәр. Күпме җир әрәм булып ята бит, хәзер аннан ким дигәндә йөз ел буена файда булмаячак. Бергә җыйналганда менә шул турыда уйларга кирәк иде. Бәлки, агачны кисеп аудару гына аздыр, ә анардан продукция җитештерергә кирәктер. Шушында, урманны кискән җирдә, леспромхозның үзендә дип әйтергә телим. Югыйсә, бик кызык килеп чыга. Менә без йөз илле еллык чыршылардан рәшәткә тактасы ярабыз, гадиерәк әйткәндә, бакча киртәсе эшлибез, ә менә мебельне пычкы чүбеннән ясыйлар. Ягъни рәшәткә ярганда калган отходтан! Бу юләрлек түгелмени?!
Җитмәсә, әнә шул пычкы чүбеннән катырылган шифоньер да дефицит бит әле, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмыйсың. Ә бездә ул пычкы чүбе тау-тау, кая итәргә белмибез. Менә шундый производство оештырсак, бу юньле эш булыр иде. Ләкин, моның өчен дәүләт ярдәме кирәк.
Иптәшләр, без социализм заманында яшибез, шунлыктан минем сүз гайре табигый яңгырый торгандыр, әмма чынбарлыкны яшереп булмый: урман авылларында хатын-кызларга эш табуы ифрат авыр. Диләнкедә көн озынына балта чабуы яисә пилорамда бүрәнә каеруы хатын-кыз эше түгел ул, туганнар, аларга бала табасы да бар бит әле. Менә шуңа да уйлыйм инде, әгәр үз җиребездә агачтан ниндидер продукция җитештерүне җайласак, халык өчен яңа һәм төрле эш урыннары барлыкка килер иде.
Хөрмәтле иптәшләр, тагын бер сүз әйтми булмый. Леспромхоз ул, билгеле булуынча, сәнагать предприятиесе генә, аерым дәүләт түгел. Ә без гамәлдә аерым дәүләр формасында яшибез. Болай дип шуңа әйтәм: урман авылларының социаль инфраструктурасына бер тарафтан да игътибар юк, барысы да безнең өстә. Мәсәлән, колхоз авылларында клубларны хөкүмәт финанслый, ә бездә алар леспромхоз балансында тора. Без юллар төзибез һәм аны тәрбияләп-ремонтлап торабыз, без суүткәргеч төзибез, без балалар бакчасы тотабыз, хәтта янгын сүндерү депосына кадәр безнең акчага яши. Башка финанс чыганагы булмаганга аптыраудан мәктәпне, дәваханәне ремонтлап бирәбез. Башка җирдә боларның барысы да тиешле министрлыклар һәм ведомстволар карамагында бит. Шушы йөкнең беразыннан гына безне коткарсалар, урман сәнагатендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын бермә-бер арттырырга мөмкин булыр иде. Ә болай, әйтелгәннәрдән чыгып, файдасы файда да, кара сыер кайда, дияргә генә кала. Билгеле, без партия таләп иткәнне, туган ил көткәнне үтәрбез, шәһәр җирләренә агач җибәрүне арттырырбыз. Тик, бүгенге көн белән генә яшәмичә, киләчәкне дә уйларга кирәк иде бит әле.
Бу сүзләрне сөйләгәндә кемнәрдер Мирхәйдәровка сәерсенеп, хәтта күз бәбәге белән карап алды, кемнәрдәр баш чайкап куйды, әмма туктатучы булмады. Ләкин ул трибунадан төшкәндә зал гөр килеп кул чапты.
Кичен урман тармагы эшчәннәре концерт карады. Икенче көнне КПСС Үзәк Комитеты вәкиле, урман сәнагате министры чыгыш ясады, урман тармагы эшчәннәренә мөрәҗәгать кабул ителде, шуннан соң инде бүләкләүләр башланды. Яңарак кына орден алган Солтаньяр бу юлы берни дә көтмәгән иде, ләкин аны да сәхнәгә чакырдылар. СССРның атказанган урман работнигы исеме бирелүе турындагы таныклыкны һәм күкрәккә тага торган билгене ул министр кулыннан зур горурлык белән кабул итте. Үзе өчен түгел, ил алдында йөзгә кызыллык китермәгән кураишлылар өчен горурлана иде ул.
Кичкырын, өстәл янына җыелгач, якыннары да җылы котлады Солтаньярны. Халифәт белән бер-ике рюмка конъяк та йотып куйдылар. Шушындый олы шатлыкны ничек итеп “коры” гына үткәреп җибәрәсең инде. Башкалар да көнне бушка уздырмаган, Гөлкәй, Сәрбиназ, Нурдәүләт Тарих музеенда йөргәннәр икән. Бу хакта малай картәтисенә күзләреннән очкыннар чәчрәтеп, кулларын болгый-болгый сөйләде, күргәннәреннән тәмам әсәрләнгән иде ул.
- Картәти, ә ни өчен ул бездә музей юк? - дип сорап куйды Нурдәүләт кинәт кенә.
- Кураиш Мәскәү түгел бит, юк инде.
- Алай дөрес түгел, бездә дә булырга тиеш! - диде малай нык итеп.
- Ой, какой ты умный, жаль, что ты мой брат, а то б я в тебя влюбилась! - диде көтмәгәндә Сәрбиназ.
Өлкәннәр барысы бергә “пырх” итеп көлеп җибәрделәр.
Солтаньяр Мәскәүдә илһамланып йөреп, җаннарын тынычландырып ял итеп йөреп кайтканнан соң аны берничә кечкенә күңелсезлек каршы алды. Леспромхоз директорының конференциядәге “тозсыз” телмәре турында Насыр Уразбаев өлкә комитетына хәбәр иткән. Андагылар инде нык кына итеп райком секретарен пешекләгән.
- Их син, ни пычагыма шул тиктормас телеңне тыялмадың инде. “Без аны Социалистик Хезмәт Герое исеменә тәкъдим итмәкче идек, хәзер инде тотсын капчыгын. Ни өчен шул баламутыгызны җибәрдегез, башка кеше юк идемени?!”- дигән Насыр Рафикович. Син аны подводить иттең, ә мине инде бөтенләй адәм рәтеннән чыгардың. Хәзер мин обкомда ни йөзем белән күренермен? - дип үпкәсен белдерде беренче секретарь Солтаньярның өенә шылтыратып. Ә эшкә чыгуына тагын бер хәбәр: ике шоферны милициягә ябып куйганнар икән. Гаепләре боларның бик “зур” булган, шәһәргә өй бурасы илткәннәр дә, кайтып килешли Абызтамакта ашханәгә кергәннәр. Өйгә кадәр бер карыш җир калгач болар чак кына туарылып киткән шул, бер шешә конъяк алып утырганнар һәм милиция күзенә эләккәннәр. Тәртип сакчылары леспромхоз конторасына шылтыраткан, ә монда кадрлар бүлеге начальнигы Мәмәлим шоферларны утыртыгыз дип киңәш биргән. Тагы да шул Мәмәлим юньсезлеге.
Планеркадан соң Мирхәйдәров милиция начальнигына шылтыратты. Анысы алай ярамый бит, дип “ы-мы” итә башлаган иде, директор аңа болай гына диде:
- Син ул ике шоферның һәр көнне илгә күпме файда китергәнен беләсеңме? Дәүләткә сез файдалымы, алармы?!
Егетләрне шундук чыгарып җибәрделәр.
Шулай итеп, Кураиш леспромхозы директорының янә бер сәфәре тәмам булды, ә аның оныгы Нурдәүләт үзенә яңа шөгыль тапты: шигырь язуы өстенә ул хәзер тарих белән кызыксына һәм борынгы әйберләр җыя башлады.

51. Шатболын
Солтаньяр урманнарның күпләп юкка чыга баруыннан риза булмаса да, дөньяви ихтыяҗ көчлерәк иде. Илнең икътисади үсеше елдан-ел күбрәк агач сорады. Йә, кем урманны кистерәсем килми, әрәм итмәгез, дип каршы чыга, ягъни Ватан мәнфәгәтләренә аяк чала? Андый исәр табылса да дәүләт дигән гаять зур машина аны күрмәгән дә булыр иде.
Юк, дөресен әйтик, урманнарны кызгану хисе Солтаньярны соңгы чиккә китереп җиткермәде, килер заман, кыркылган бер гектар өчен ике гектар яшь урман утыртырбыз, дип уйлады ул. Һәм гадәтенчә бар тырышлыгына эшли бирде, куелган заданиене үтәү өчен көч җәлләмәде. Ә агач җитештерүне арттыру өчен теге вакытта Мөганиф белән карап кайткан урман массивын үзләштерергә кирәк иде. Ягъни, яңа мастерлык участогы оештырырга. Сөйләве генә ансат, бу бит һичъюгында уртача зурлыктагы бер авыл төзү дигән сүз. Аның әле юллары, электричествосы, социаль учреждениеләре һәм башкасы була. Кадрлар мәсьәләсе исә үзе бер олы проблема. Шундый көннәрнең берсендә көтмәгәндә башкарма комитеттан шылтыраттылар.
- Карале, Солтаньяр Заһитович, урман техникумын тәмамлаган бер егет эш сорап килгән. Бүре районында эшләгән булган да, нәрсәдер килештермәгән. Әллә килешә алмаганнармы... Сиңа барса, эш табасыңмы?
- Эш ул илле кешегә дә бар, тиле кешегә генә юк. Тик, үзе килеп күренмичә алдан вәгъдә бирмим...
- Аңлашылды, барып җитәр, алайса.
Кыска гына менә шушы сөйләшү зур вакыйгаларның башы булып чыкты. Икенче көнне леспромхоз директоры кабинетына төз буйлы, зәңгәр күзле бер урыс егете килеп керде. Аны күрүгә Солтаньяр ни әйткәнен үзе дә сизми калды.
- Андрей?!
Килгән кеше гаҗәпләнеп калды.
- Мин Андрей түгел. Мин – Егор Криволапов. Егор Андреевич Криволапов.
- Димәк, синең әтиең Андрей исемлеме?
- Дөрес, әти Андрей исемле иде, үлде инде.
- Үлде дисеңме? Эх, кызганыч. Кара әле, ул яшь чагында, утызынчы еллар уртасында, төрмәдә утырмадымы?
Егетнең сөмсере коелды. Ләкин ялганларга теләмәде.
- Дөрес, ике ел утырып кайтты.
- Менә бит! Вәт дөнья нишләтә. Менә сиңа очрашу! - шулай сөйләнеп Солтаньяр кунагының кулын кысты, аның иңбашына сугып алды. – Коеп куйган Андрей. Суйган да каплаган бит бу, ә?! Ике тамчы су кебек.
Аптырау катыш сәерсенеп торган егеткә, ниһаять, Солтаньяр аңлатма бирде!
- Гаҗәпләнмә, Егор. Без синең әтиең белән бергә төрмәдә утырган идек. Дөрес, без озак утырмадык, тиздән азат иттеләр, ә әтиең бездән соң торып калды, суд көтә иде ул. Каспий диңгезенә балык тотарга бара алмавына бик үкенеп калды. Эх, җәл, үлде дисең инде, ә?
Безнең халык “танышлык” дигән нәрсәне бер дә юкка кадерләмәгән. Менә Солтаньяр да, Егорның Андрей улы булуын белү белән, аңа тулы ышаныч күрсәтте һәм гамәлдә бөтенләй билгесез кешене һич икеләнми булачак участокка мастер итеп билгеләргә булды. Яңа кеше – яңа урынга! Шунысы гаҗәп, дистәләгән чакрымнарга сузылган урманнар арасына барырга егет үзе риза булды бит. Яңа урынга килеп төпләнү, үз кулың белән тәүге казыкны кагу теләге ирмен дигән ирнең канындадыр, ахры. Бу бит, шагыйрь әйтмешли, үз-үзеңә һәйкәл куюга тиң.
Ният иткәч, куллар эшкә тотынды. Трактор чаналары өстенә җылы будкалар корылды, аларга кечкенә тимер мичләр урнаштырылды, эш коралы, кием, азык-төлек, ягулык, башка кирәк-ярак хәстәрләнде һәм кәрван юлга чыкты. Чын-чыннан Ленинград янындагы “тормыш юлын” хәтерләтә иде бу колонна. Һәр тракторга икешәр чана тагылган. Аларның кыска морҗаларыннан күксел төтен күтәрелә, кешеләр җылыда, сөйләшә-сөйләшә яңа урынга күченә, күзләрдә ашкыну, гайрәт чалымы. Шулай булмый ни, яңа участок, яңа авыл төзергә баралар, яхшы хезмәт хакы, премия вәгъдә иттеләр. Боз өсләп сузылган бу кәрван читтән караганда гаҗәп һәм хәйран күренә иде.
Директор Егорга үз машинасына утырырга тәкъдим иткән иде, мастер баш тартты. Юлда төрле хәл була, йә берәр трактор ватылып куяр, диде. Монысы аның сәбәп, ә гамәлдә исә егет начальниклар тирәсендә күп бөтерелгән кешене эшчеләрнең өнәмәвен белә иде, башта син эшеңне күрсәт, хезмәтең белән абруй казан...
Юк, техника ватылмады, хәвеф-хәтәр булмады, идел бозы да авыр чаналарны күтәрерлек калын һәм нык иде. Тик, кышкы көн кыска шул, килеп җитеп Чаначык юлыннан менгәнче дөньяны караңгылык басты. Шушы будкаларда сыенышып ятып төн уздырдылар. Ә иртән яңа авыл өчен урын сайларга кирәк иде. Чаналарны ычкындырып ике тракторда разведкага чыктылар. Кар шактый тирән булса да, техника ышанычлы бара, юл кебек нәрсәсе дә табылып тора, шунлыктан җәй көне Мөганиф белән йөргән җирләрне тиз арада үтеп тә киттеләр. Бу тирәдә күлләр булырга тиеш, дип әйткәннәр иде, шуларга җитеп булмас микән. Чыннан да, бик тиздән урман ачылып китте һәм тракторлар ачык җиргә килеп чыкты. Алда ярлары әрәмәлек, камышлар белән нәкышләнгән берничә күл күренде. Үсемлеккә бай төбәктә аларның ак кар белән капланган чип-чиста йөзләре биредә су булуын әллә кайдан танытып, гаҗәп матур булып күренә иде.
- Вәт шәп урын! Менә шунда авыл булачак, - дип кычкырды Мөсәлләм.
- Бик яхшы урын, дөрес әйтәсең, - диде Мирхәйдәров соклануын яшермичә.
- Туктагыз әле, алай ярамый кебек, - дип икеләнде Егор.
- Нигә? - дип беръюлы сорап куйды ирләр.
- Сез үзегез карагыз әле, матур манзара, шулай бит!
- Шулай, ямьле җир, кем бәхәсләшә соң?
- Авыл төзесәк, әнә шул күл буйларын машиналар, тракторлар йөреп актарып бетәчәк. Соляркасы-мазуты да шунда ага инде аның. Аннары, тавыш, шау-шу. Нәтиҗәдә берничә ел эчендә әлеге матурлыктан эзе дә калмаячак, кыр үрдәкләренә, башка кошларга да көн булмаячак. Бу күлләргә тимик без, ичмаса, балалар балык тотар, - дип күзләрен елтыратты яңа мастер.
“Бәй, атасыннан күреп моңа да балык җене кагылган, ахры”- дип уйлады директор эченнән һәм сорый калды:
- Син үзең нәрсә тәкъдим итәсең соң?
- Авылны менә шунда төзи башлыйк. Халыкка эшкә йөрергә дә якынрак булыр. Аннары, карагыз, төньяк җилләреннән бу төшне урман баскан сырт саклый, ә көнъякка, киресенчә, кырынрак карап тора. Димәк, яз көне кар тизрәк эреп, пычрак азрак булыр.
- Дөрес. Шулай карар итик, алайса. Каршылар юкмы?
Солтаньяр юлдашларына карады. Каршылар юк иде.
- Ә исемен ничек кушабыз?
- Бу тирәне Шатболын дип атыйлар, шикелле, - диде Солтаньяр, Ярмулла сүзләрен исенә төшереп.
- Дөрес, бик шәп исем. Без дә шат, яшәгән урыныбыз да шат, киләчәгебез дә шат булсын.
- Шулай кушыйк, булмаса. Шатболын авылы! Матур яңгырый бит, - дип хупладылар ирләр директор тәкъдимен.
Мәсьәлә хәл ителгәч, олау әлеге урынга тартылды. Халык шау-гөр килеп бушатына башлады. Технолог белән мастер, тәүге урамның кай якка сузыласын чамалап, бараклар өчен урын билгеләделәр.
Солтаньяр башкалар белән бергә йөк бушатты, карны көрәп, палаткалар куешты, ә өйләдән соң, вездеходка үзе генә утырып килгән юлдан кирегә китте. Чаначык юлында техниканы туктатып тирә-юньгә каранып торды һәм урман ешлыгына атлады. Әлбәттә, бернинди дә бала елаган тавыш ишетмәде ул, шуңа да күңел чамалавы белән юлдан йөз адымнар эчкә кереп бу очракта муафыйк дип тапкан догаларын укыды. Ләкин монардан ни фәтүә. Нәрсә укырга кирәклеген төгәл генә кем белгән. Андый дога, гомумән, юктыр ул. Чөнки бу бит тормышта көн дә була торган гадәти хәл түгел, күз күрмәгән, колак ишетмәгән, кеше акылына сыймас гыйбрәт бу. Шуңа да Солтаньяр тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй эш итте. Зыяны булмас әле.
Алга китеп шуны әйтик, башкача бу урында бала елаган тавыш ишеткән кеше булмады. Солтаньярның догалары Ходай хозурына ирештеме, әллә яндырылган авыл урнына яңа авыл калкып чыккач, ул баланың рухы бәхилләндеме, кем белгән.
Солтаньяр “десантчылар” янына кире әйләнеп килгәндә офыкка җитәренә дилбегә буе гына калган кызыл кояш, гомер бакый буш торган аланда дистәләгән кешенең мәш килүенә гаҗәпләнеп, төнге йокыга китәр алдыннан тукталып калган иде. Ә Шатболын аланындагы казаннар астындагы күмерләр инде шул баеган кояш төсенә кереп кызарып кына калган – итле ботка күптән әзер икән. Бу манзара директорның хәтерен яңартты. Шундый ук тимер зур казаннар, итле тары боткасы, алан тулы халык... Бу күренеш кайчандыр булган иде түгелме соң? әйе, моңа охшаш хәл булган иде Солтаньярның гомерендә. Тик ул чакта эссе диңгез буе иде, ә биредә салкын карларга күмелгән урман авызы. Ул чакта Солтаньяр ботка пешерүче иде, ә бүген ул районда абруйлы кеше, дүрт орден кавалеры, зур җитәкче. Боларны Мирхәйдәров хәтере аша гына уздырды да, телдән бер сүз эндәшмәде, чөнки биредә ул елларның шаһитлары Нуриҗан да, Сәлимгәрәй дә, башкасы да юк иде. Ләкин урманчыларның аерылмас юлдашы – җиңел әрҗәләрдә шылтырашып торган “акбашлар” монда да бар иде. Барысы да аракы тулы стаканнарын тотып Солтаньярга карап калды. Анысы дулкынлануыннан тамак кырып алды да, ихлас күңелдән бер кәлимә сүз әйтте.
- Кадерле иптәшләр, дуслар! Кеше гомерендә мондый вакыйга сирәк була, без бүген яңа авылга нигез салабыз. Уйлап кына карагыз, дөньяга авыл кадәр авыл тудырабыз бит без. Ул киләчәктә йөзләгән, меңләгән кешенең туган ягы, яшәгән төбәге, туендырган, киендергән җиргенәсе булачак бит. Беләм, алда авыр көннәр көтә, бәлки, киемегезне элеп киптерергә, ятып ял итәргә дә мөмкинлек булмас. Ләкин, мин ышанам, язга кадәр меңәрләгән кубометр агач ташылып елга буена өелгән булыр, һәм беренче бараклар да үсеп чыгар. Чөнки, авырлыктан курку, кире чигенү безнең гадәт түгел. Безнең тәкъдир – җиңү һәм алга омтылу.
Үзегез беләсез, яңа ел да якынлашты. Шуның өчен яңа ел һәм яңа авыл белән беръюлы чын йөрәктән котлыйм. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Ирләр армиядә хезмәт иткән кешеләр. Алар алан яңгыратып солдатларча җавап кайтарды.
- Ура!


52. Ә Бурайда кар ява
Нурдәүләт мәктәп музее өчен әйбер җыю белән мавыгып китте дигән идек тә, ләкин яшәеше утызынчы еллар уртасында башланган Кураишта нинди борынгы әйберләр булсын. Малайның үтенүе буенча классташлары картәниләрен, картәтиләрен талкып, сандык төбендә язып-ялгышып сакланып калган иске акчалар, заем кәгазьләре, борынгы тәңкәләр алып килгәләделәр. Ә менә сугыштан килгән хатлар, фоторәсемнәрне өлкәннәр ниндидер бер малай кулына тапшырырга атлыгып бармадылар. Ярый әле картәтисе Жуковның сүрәтен кызганмады. Кемдер тагын латин хәрефләре белән басылган китап, район гәзитенең беренче санын бүләк итте. Соңгысының аеруча кыйммәтле нәрсә икәнен, еллар узгач аның күпләргә кирәк буласын Нурдәүләт шундук сизде һәм аны нык саклады. Тик, барыбер экспонатлар аз иде, моның белән генә музей ачып булмый. Нишләргә?
Тибенгән кош җим тапмыймы? Бәндәгә ни кирәген дөнья үзе җайлап куя икән – көтмәгәндә Нурдәүләткә яңа мөмкинлек туды. Беркөнне картәнисе килгән иде, бераз авыл хәлләрен сөйләп утыргач, ул төп йомышына күчте. Бурайга, анда яшәүче Сәдинә сеңелесе янына җыенган икән, бергә барыйк әле, дип Бибкәйне үгетли башлады. Кышкы каникул көннәре бит, вакытың бар, ни өчен азрак дөнья күреп кайтмаска, гомер буена сузылган өй мәшәкатьләре күңелне баса, боексыта, бәндәне нурсыз итә бит. Йөргән таш шомара, дип халык юкка әйтмәгән. Бер җилләнеп кайтыйк әле, ди.
Бибкәй икеләнә калды. Шунда Нурдәүләт сүзгә килеп кушылды.
- Бар, әнкәй, бар! Картәни бик дөрес әйтә, гел бертөрле тормыш ялкыта бит инде. Без, әнә, картәти белән Мәскәүгә кадәр бардык, ә син шундый якын юлга да икеләнеп торасың. Барып кайтыгыз, азак шатланып бетәлмәссез.
- Афарин, балам! Сүзең хак. Бер олыны, бер кечене тыңла, диләр, әгәр әнкәң минем сүзгә колак салмаса, бәлки, аңа синең сүзең үтәр.
- Китегез әле, икәүләп торып мине үгетләргә тотындыгыз. Әйтерсең, миннән генә тора, Иблиәмин ни әйтер бит.
- Без әйткәнне әйтер. Нидән куркасыңдыр, кызым, без яшь чакта әтиләрең буран ерып олау белән йөри иде. Ә хәзер нәрсә, автобуслар выжлап тора - утырып киттең, утырып кайттың.
- Барабыз, картәни, барабыз! - дип кул чапты Нурдәүләт.
- Бу нинди сүз тагын? - дип кашын бөкте Бибкәй. – Картәниең мине үгетли, ә синең ни катнашың бар соң?
- Әни, мин дә барам! Мине калдырыр идеңме әллә?
- Вәт маладис минем улым. Гаять тә дөрес әйттең, - дип оныгын куәтләде Сәрвәр. – Бичәләр нишләп ерак сәфәргә ялгызлары чыгып китсен инде, яннарында ир-ат заты булуы бик мәслихәт эш.
- Әй Ходаем, аптыраттыгыз. Йөрәгем таш булса да эреткән булыр идегез инде, - дип көлде Бибкәй. Аның көлүе ризалык бирү билгесе иде, шуңа да Сәрвәр аңа рәхмәтле караш ташлап алды.
Шул көнне кич Солтаньярларга Тәртеш Имамгилдиев килеп керде. Аның үз хәсрәте: холык төзәтү колониясен бетерәләр икән, ә комендантка Бүре шәһәрендә эш тәкъдим иткәннәр. Шунда яңа эш урыны карарга, танышырга барасы бар икән. Ошамаса, бәлки, күчмәм дә ди ул.
- Солтаньяр Заһитович, әгәр китә калсам, арттан ачуланып калмагыз инде, - дип комендант куеныннан бер шешә аракы чыгарды. – Күпме вакыт бергә эшләдек, бер-беребезгә таяныч булдык, болай үзара аңлашып яшәдек, шикелле. Кеше үзе яшәгән урында яхшы фикер калдырырга тиеш, кемнеңдер хәтерен калдырып китү олы гөнаһ.
- Дөрес сөйлисең, Тәртеш туган, тик Кураишта сиңа ачу саклаган кеше юк ул. Авылныкылар гына түгел, хөкем ителгәннәр дә сине хөрмәт итә, аларны кыерсытуың да ишетелмәде, күңелең тыныч булсын. Минем үземнең фикер шул: колониянең ябылуы, синең китүең бик кызганыч, әлбәттә, өйрәнгән яу сугышка яхшы, киләчәктә дә шулай бергә-бергә эшләп ятсак ни әйтер идең дә бит...
- Шулай шул.
- Фәрзәния ни ди соң?
- Ул ни дисен. Шат. Кечкенә булса да шәһәр бит инде. Аның өчен шәһәр урамына бал якканнар.
- Бәлки, хатын-кызга урман арасында утырган авылда күңелсезрәктер, мәдәни тормыш, дөнья киңлеге җитми торгандыр. Менә әле минем дә карчык тиктомалдан Бурайга барып кайтам, дип дәртләнгән. Сеңелесе яши анда. Инде ничә ел күрешкәннәре юк.
- Кайчан барасыз соң, Сәрвәр апа?
- Иртәгә иртән чыгарга иде, - диде өстәлгә сый тезеп йөргән хуҗабикә.
- Бәй, алайса, әйдәгез бергә. Минем машина белән иртүк чыгабыз да, Бүре шәһәренә барып та җитәбез, аннан Бурайга автобуста утырып китәрсез.
- Мин риза. Бик әйбәт булыр иде, - дип шатланды Сәрвәр.
- Бик яхшы, Абызтамакта тукталып та тормас идегез. Тәкъдимеңә рәхмәт, Тәртеш туган, - диде гаилә башлыгы.
- Йә, Солтаньяр ага, әйдә, берне тотып куйыйк.
Мирхәйдәров беравык аракыга карап торды. Тәмәкене ташлады, аракыны да ташлап, чынлап торып дин юлына басарга кирәк иде бит. Күптән кирәк иде. Ни дисәң дә, яше дә бара. Ләкин, менә шушы кешегә ни телең әйләнеп “мин синең белән аракы эчеп утырырга теләмим” дип әйтәсең. Хәтере калыр. Һәм ул көрсенеп алды:
- Эх. Үз гомеремдә ничә тапкыр менә шулай яхшы кешеләр белән хушлашырга туры килде. Кайберләрен мәңгегә югалттым. Һәм һәрвакыт йөрәгемнең бер чите өзелеп алынгандай була. Йә, ярый, зарланмыйк, баш исән, бәла-каза юк, яңа урында барысы да имин булсын, Тәртеш.
- Рәхмәт.
Икенче көнне Тәртеш Имамгилдиев, Сәрвәр, Бибкәй һәм Нурдәүләт юлга чыктылар. Бүре шәһәренә алар бернинди кыенлыксыз килеп җитте. Халык күбрәк булса да, вакытында Бурайга билет алып өлгерделәр, һәм комендант юлдашларын автобуска утыртышып, озатып калды. Һәм тагы сәгать ярымнан кураишлылар Бурайда иде инде.
Сәдинә судан кайтып килә иде, кунакларны таныгач, чиләкләрен төшереп җибәрә язды. Аларны кабаланып җиргә утыртты да, Сәрвәргә ташланды.
- Апа!
- Сәдинә!
Башка берни әйтә алмый хатыннар елап җибәрде, шуннан соң гына Сәдинә Бибкәйне, Нурдәүләтне кочаклады.
- И-и, Ходаның рәхмәте, ничек килдегез! Менә нинди бәхет. Хәлләрегез ничек, исән-саусызмы. Нурдәүләт ничек үскән, танырлык та түгел бит, - дип тезде хуҗабикә.
Боларның кыланышын тәрәзәдән күреп алганнар икән. Җил капкадан Сәдинәнең ире Гаетбай, аның игезәк уллары Кәрим белән Сәлим йөгерешеп чыктылар. Тиздән кайдандыр ашыгып кайтып килүче Мөшәрәфә – Сәдинәнең килене дә күренде.
Бу йортта бүген бәйрәм. Әйе, өйгә кунак килсә оҗмаһың да кирәкми икән: күңелле, рәхәт, мунча уза, коймагы, ашы пешә. Шул ук вакытта бергә-бергә су ташыла, мал карала, башка вак-төяк эшләр эшләнә. Һәм янә күңел ачарга вакыт табыла. Өлкәннәрнең үз көне, ә малайлар аерым мәш килә. Кәрим белән Сәлим аз-маз гармун шыгырдаталар икән, шул җөмләдән берсе хромканың тавышы шәп, икенчесе тальянка моңлы, дип бәхәсләшеп киттеләр. Болар шулай кәсепләре белән Нурдәүләт алдында масайгач, монысы да түзмәде, алайса, мин шигырь чыгара беләм дип әйтеп салды. Шук малайларга шул сүз җитә калды, эләктереп алып хәзер үк шигырь сөйлә дип тарткаладылар. Кунак малай ялындырмады, шагыйрь агайларга охшатырга тырышып тамак кырып алды да, такмакларга тотынды.
Сәлимҗан һәм Кәримҗан –
Ике малай бертуган,
Берсе вакытында туган,
Берсе азрак соң туган!
Игезәкләр такмакны авызларын ачып тыңладылар да, кинәт абыйларына ябыштылар. Аһ, син шулаймыни, хәзер без синең кирәгеңне бирәбез, әйт, кем соң туган? Кем соң туган? - дип кычкыра-кычкыра Нурдәүләтне егарга маташтылар, тик ега алмадылар, анысы зуррак иде шул. Әмма өчесе дә көрмәкләшүдән кызарып чыкты, йөзләре шатлыктан балкый. Бигрәк тә, Кәрим белән Сәлим канәгать иде: аларның еракта, Кураиш дигән җирдә, шундый әйбәт абыйлары бар икән бит, ул кунакка килгән, мондый бәхет кемгә тигән. Аннары, боларның зиһенендә яшертен уй кабынган иде бит: “Нурдәүләт абый безгә кунакка килгәч, бәлки, без дә берзаман анда барырбыз, ә ни өчен бу мөмкин булмаска тиеш? әтисе яки әнисе туганнарына гомер буе бармый тормас бит инде. Анда шау урман, ди бит, җитмәсә, елга ага, ди. Их, шул Кураишка бер барырга!”Уен уен инде, әмма Нурдәүләт морадын да онытмады. Җаен туры китереп актәтисенә йомышын әйтә салды. Тегесе башта аңышмыйчарак торды, гаҗәпсенеп Бибкәйгә карады.
- Шулай шул, без Кураишта музей оештырмакчы идек, шуңа борынгы яки истәлекле әйберләр җыябыз, - дип Бибкәй мәсьәләне үз өстенә күчергәч, Сәдинә бу йомышка җитди карады.
- Нәрсә генә бар икән соң бездә? - дип уйлады ул һәм Кәримгә эндәште. – Улым, бар әле чормага мен. Шунда уң якта бер фанер тартма булыр, шуны алып төш.
Сәдинә сак кына тартманы ачты. Аннан бер соры шинель килеп чыкты.
- Менә, каенатамның шинеле бу. Шул ярар микән.
- Ярар, актәти, бик ярар, - дип Нурдәүләт шатлыгын тыя алмады. – ә бу нәрсә?
Шинельнең беләгенә дугасыман бөгелгән җиз пластинка тегелгән иде. Ул инде төссезләнеп беткән, ләкин уеп язылган язуы бик ачык күренә: “Участнику русско-японской войны 1905 года.” Менә сиңа мә, бу гади шинель генә түгел, чыннан да музей түренә куярлык экспонат булып чыкты.
- Йортка чыгып тузанын кагарсың инде, улым, - диде Сәдинә.
- Алай итми торыйк әле, бик искергән булса ертып куярбыз, без аны дымлы марля аша үтекләп карыйк.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 26
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.