Latin

Солтаньяр - 44

Total number of words is 4207
Total number of unique words is 2092
36.5 of words are in the 2000 most common words
53.1 of words are in the 5000 most common words
61.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- “Ура” дисеңме? Нинди сүз икән соң ул? әллә берәр яңа ыру килеп чыкканмы?
Кенәзнең куштаннары шундук бер әсир кыпчактан белешеп тә килде: “ура” дигән сүз урысча“окружай” була икән.
- Окружай, окружай, - дип үзалдына сөйләнде кенәз. – Урап алырлык булгач, димәк, чыннан да ишле гаскәр һөҗүм иткән. Кыпчакларда мондый отрядлар аз түгел, вакыты-вакыты белән алар күпмеңлек гаскәрләргә тупланып та хәрәкәт итә. Тик, андый сәер башлыклары юк иде, шикелле. Ярый, карап карыйк, кырагайларның бу отряды тагы берәр җирдә калкып чыкмасмы икән?
Кенәз ялгышмады, урыслар өстенә «Ура!» кычкырып ташланучы кыпчаклар өере әле бер, әле икенче җирдә “калкып” чыкты. Болар зур-зур көчләр туплап аны эзләп тә карадылар, хисапсыз шымчыларын, вак-вак дозор отрядларын дала буйлап тараттылар, тик көтелгән эш булмады. Кич бар җирне тикшереп чыгалар - таба төбедәй тигез далада җан әсәре булмый. Төн җитүе була, сакчылар бер тавышсыз юк ителә, аннан инде “Ура!” тавышлары астында кап-кара кыпчаклар йокылы гаскәр өстенә ябырыла һәм бер мизгел эчендә аны кырып та сала. Әллә ул кыргыйларны җил алып килә, әллә болытларга яшенеп йөриләр, ничек кенә булмасын, адәм затыннан түгелләр, ахыры. Башлыклары чынбар пәри боларның. Исеме дә сәер, яудашлары үзенә әллә “Яха”, әллә “Яга” тип эндәшә. Мондый өзек-ертык мәгълүматлар төн кешеләренә сирәк-саяк исән калган Иваннардан билгеле булды.
Яхъя үзенең Кылкөлтәсен җаныннан артыҡ күреп ярата. Мөмкинлеге чыкканда аны иркәли, ял-койрыгын тазарта. Ә койрыгы бу атның гаҗәеп озын һәм куе. Бушкамы ни аны Кылкөлтә дип атыйлар! Башка атлардан ул җилбер койрыгы белән аерылып тора. Кылкөлтә өстендәге йөзбашын күрү белән дошманнар: “Яга, Яга, баба Яга идет!” – тип сөрән салып, кеме кайда кача башлый. Йөзбашының аты исә теләсә нинди килмешәк атны куып җитә һәм Яхья үткер кылычы белән дошманны башка бу җирдә йөрмәслек итә.
Өркәк ат яугирны хурлыкка калдыра, ә Кылкөлтә һичбер нидән курыкмый. Яхъя шуңа үзен кыю тота һәм алышларда һәрчак җиңеп чыга. Әйе, сүз Яхья турында бара. Нәргизә юк. Байбичә гаип. Ә Яхья, дошманнарга тынгылык бирмәгән, аларга лачындай ыргылучы йөзбашы, бар. Аның йөгерек гаскәре дала киңлекләре буйлап җилдәй җилә, зур сакаллар һич көтмәгәндә аларның эреле-ваклы отрядларын тар-мар итә, тирән тылларына үтеп кереп, олауларын, станнарын туздыра һәм тагы да эзсез югала. Төньяк кешеләренең зур-зур гаскәрләр җыеп каравы да файдасыз булды, күзгә күренмәгән дошман белән ничек сугышасың?
Нәргизәгә ире Яхьяға “әверелүе” җиңел булмады. Күчкә кем баш? Иң акыллы, иң хәйләкәр, иң чос, җитез, батыр сугышчы. Яу кораллары кылыч, сөңге белән иң оста эш итүче. Иң мәргән атучы. Нәргизәгә моңа ирешүе ансат булдымы? Гомумән, бу була торган эш түгел. Алай әкияттә генә була. Ләкин, әллә Нәргизәгә чынлап та Яхья рухы күчкән идеме, әллә күкләр шулай теләдеме, әмма тугры дусты Ырыскол һәм Кылкөлтә ярдәме белән ул Яхьяға әверелде. Ә Нәргизә юк, ул юкка чыкты. Ил өчен кем кадерлерәк, чатырда хафаланып утырган бичәме, әллә хәләл җиргә басып кергән дошманнарның башын кыйган батыр ир – йөзбашы Яхья бәкме? Менә шуңа да Нәргизә - юҡ, Яхья - бар!
Яхья кылычыннан исән калучылар аз булса да, бар инде ул. Шуңа да дошманнар арасында аның турында шомлы хәбәрләр тарала. Имеш, ул беркемне дә исән калдырмый. Имеш, ул кеше затыннан түгел, шунлыктан аны бер ук та алмый, уңга-сулга карамый ябырылып өскә килә икән. Шуңа походтагы отрядлар төнен йокларга курка, учакларын сүндермиләр, бигрәк тә җилле көннәрдә колакларын сагайтып дала тавышларын тыңлыйлар, берәр йомран сызгырып куйса да, Яхья угы оча дип башларын иеп куялар. Ул сиздермәстән һөҗүм итмәсен өчен отрядны арбалар, казыктан, чыбыктан үрелгән читәннәр белән уратып алалар. Ләкин болар Яхьяға киртә түгел, ул әле бер, әле икенче урында үз эшен эшли тора. Үзенә корылган тозакларны ничек урап үтәдер. Әллә очып чыгамы? Берәү үз күзем белән күрдем дип чукына-чукына ант иткән. Имеш, Баба-Яга бер болыттан икенчесенә очып үткән. Ай яктысында аерымачык күрдем, дип әйтә, ди. Тик, Яга атка түгел, себерке кебек бернәрсәгә атланган, койрыгы көлтә кадәр, имеш. Ә ир-хатынның чәчләре камчы очы шикелле уйнап бара, ди. Ялган хәбәр, мөгаен. Яки акылыннан язган бер тинтәк сүзе. Кеше ни сөйләмәс. Кенәз шулай уйланып айга карап ята. Төн тын. Нилектәндер йокы алмый. Кинәт аның күзләре шар ачыла: тулып, полк барабаны кадәрле булган ай турысыннан себеркегә атланган Баба-Яга очып бара ләбаса. Куркынган кенәз күзләрен чытырдаганчы йома, аннан тиле кешедәй янә күккә текәлә. Ләкин анда, тулган айдан башка, беркем дә юк.
... Бу хәл берничә аймы, елмы, әллә дистәләгән җәйләр дәвам иткәнме - тарих ташына язылган хәбәр сакланмаган. Ләкин һәрнәрсәнең чиге, соңгы ноктасы була. Яхьяның да бер алышта кабыргасына сөңге кадала. Моны күргәч, хәтта Ырыскол бер мизгелгә куркуыннан катып кала. Ә Яхья гәүдәсеннән тырпаеп торган сөңге сабын кылычы белән чабып өзә дә, берни дә булмагандай, алышуны дәвам итә. Шуннан соң таң атканга кадәр кыпчаклар кырык чакрым җир чабып үтәләр. Күкрәгенә сөңге кадалган кешенең кырык чакрым ат чапканын беркемнең дә күргәне юк, дөньяда андый могҗиза булмый да, шуңа барысы да сәерсенә. Бәлки, чыннан да Нәргизә белән Яхьяның тазалыгы, көч-куәте бер гәүдәгә күчкән булгандыр? Иптәшләре шомлана, ни булып бетәр, Яхья күпме түзәр дип уйлый. Ниһаять, болар үз станнарына чаптырып кайтып җитә. Шунда Яхья кулы белән ымлап Ырысколны чакыра да, аңа бер генә йомыш куша:
- Минем урынга син каласың.

Булгандырмы бу хәлләр, әллә борынгы заманнардан калган бер уйдырмамы, кем белә... Тик шунысы рас: урысларда хәзер “Ура!” дигән сугышчан оран бар. Төркиләрдән откан сүз. Тагы килеп юлбасарларның кайсы вакыт күзләренә очып барган Баба-Яга күренеп кала икән. Ләкин, алар бу өйрәкне ямьсез, карт карчык итеп сүрәтлиләр. Хәер, монысы аңлашыла да, нинди явыз бәндә: “Мин чибәр һәм яшь байбичә күрдем, шунардан котым алынды”, - дип танысын? Тик, шунысы аңлашылмый: җилләр белән ярышучы Кылкөлтә ни эшләп бер себеркегә әйләнеп калды икән?! Бәлки, аның сөякләре күптән череп, әнә шул җирләнмәгән кыл койрыгы гына берҗирдә ятадыр. Шуның зәхмәтеме? Беркем берни белми. Әйе, дөньяда барысы да югала, онытыла. Барысы да онытыла!

Богаулы кояш
Урал таулары арасындагы юлдан бормаланып-бормаланып поезд бара, көнчыгышка юл чыккан. Вагоннар бер көе генә текелди. Юк, алар текелдәми, тыкылдамый да икән, ә гаять зур авырлыклары белән дыңкылдый. Гүя һәр вагонга кемнеңдер авыр кайгысын төягәннәр.
Купеда дүрт кеше. Сәкедә яткан егетнең йөзе тәзрәдән төшкән утлар яктысында күренеп-күренеп кала. Яшь кеше, әмма чыраенда әйтерсең йөз яшьлек карт күргән михнәт, борчылу сызатлары. Кеше йөзе гаҗәеп бер табигать табышмагы: бернинди җыерчык юк, бер генә ак чәч бөртеге күренми, ә менә бахырның бик нык таушалган, йончыган булуы ярылып ята. Күңел чире әнә шулай чырайга чыга икән.
Нарул яман гадәткә әвәреп китүен үзе дә сизми калды. Наркоманияга каршы дәррәү көрәш барган мәл. Телевизор кабызсаң, наркоманнарны күрсәтәләр, кулыңа гәзит-фәлән алсаң, шуларны язалар. Кызыкмый хәлең юк. Һәм бер тапкыр гына булса да татып карарга теләүчеләр табылып торды.
Күрше йортта яшәүче Иншарның бу мәсьәләдә шактый тәҗрибәсе бар инде. Ул Нарул белән Фидратны күптән кыстап йөри иде һәм, ниһаять, үз дигәненә иреште – кыркмыш малайлар ул көнне “егет” булып, кәперәеп дискотекага китте. Беренче тапкыр гына куркыта икән, ә соңыннан рәхәт. Шул рәхәтлеккә тагы да чумасы килеп кенә тора. Дөрес, наркотик бушка бирелми, бертуктаусыз акча таләп итә. Тик Нарул белән Фидратка бу җәһәттән әлегә барысы да җай килеп торды.
Җәй көне Нарулны ата-анасы авылда картәниләре янында яшәп торырга үгетләделәр. Карчык бөтенләй бетеренгән, ә җиләк-җимеш, яшелчәләрне азмы-күпме тәрбияләргә кәрәк. Нарул бу тәкъдимгә бик авырлыҡ белән, дусты Фидрат иптәш булып барырга теләк белдергәч кенә, риза булды. Ә анысының үз мәнфәгате – башында егерме җиде яра эзе – моны Нарул үзе санаганы бар. Сөекле әнкәсе егерме сигезенче тапкыр башын тишкәнне көтеп утырудан мәгънә юк. Ә бу бик ихтимал, хәзер инде зурмын дип Фидрат ана кешегә каршы сугыша алмый бит. Кыскасы, ике дус ташландык авылның бәләкәй генә өендә яши башлады, эч пошканда тирә-якта ни барын караштырып йөрделәр. Шундый сәяхәт вакытында егетләр бер бакчада шактый мул үскән киндергә тап булдылар. Ул чакта болар бөтенләй үк наркотик колы түгелләр иде әле, шулай да мондый байлык булганда аның файдасын күрмәсәң, исәрлек булыр иде.
Чоланда инде йөз ел кирәксезгә эленеп торган иске урак киндер урырга бик таман булды. Урып тордылар, таратып киптереп тордылар. Шуннан инде рюкзак-сумкаларга тутырып калаға, Иншарларга ташыдылар. Чималны ваклау, эшкәртү аның эше. Ә егетләргә ул киндер китергәннәре өсен пай бүлә иде. Алар үзләре лә бушка килгән нәрсәне җәлләп тормады, бик еш тарттылар. Шулай итеп тиз арада күнегеп тә киттеләр.
Көннәр шулай үтә торгач, кара көз дә җитте. Бакчада эш калмады, киндер дә ташылып беткән иде. Шәһәргә кайтып яши башлаган Нарул белән Фидрат ярга сугылган балыктай нәрсә эшләргә белми югалып калдылар: чимал ташып тормагач, Иншар аларга үлән бирүдән баш тартты.
- Бурычка дидегезме? Бушлаймы?! - дип көлде ул бичара хәленә төшкән егетләрдән. - Сез нәрсә, мине юләр дип беләсезме? Бизнес бу! ә бизнес “бурычка” дигән сүзне белми.
- Соң, кайдан алыйк без улкадәр акчаны, без бит эшләмибез, унынчыда укыйбыз. Җәй көне яңадан күп итеп киндер китерербез, - дип инәлде болар.
- Сезнең акчагыз юк, ә мин гаеплеме? - дип гаҗәпләнгән булды Иншар. – Акчасы юк кеше өч сумлык “Прима” тарта. Йә, сез әнә шул “Прима”ы көйрәтегез, бик зур кайф бит инде ул аны тарту, әйеме? - дип, Иншар, сүзеннән бүленеп янә мыскыллап көлде, - йә акча табыгыз. Аның мең төрле ысулы бар. Нәрсә, әллә безнең шәһәрдә трамвайда йөрүче ачыкавызлар беткәнме, әллә кибетләр юкмы?
Бу инде Иншарның егетләргә кинәяләп кенә юл күрсәтүе булды. Нарулның, әлбәттә, урлашырга уе юк иде, үзенең шундый түбәнлеккә төшәсен күз алдына да китермәде. Тик, наркотик ул шундый зәхмәт, синнән сорап тормый – мәҗбүр итә, “ә” дигәнче намусыңны корыта, кешелек сыйфатларыңны җуйдырып, сине хайван ясый. Нарул да ирексездән урлашырга булды, чөнки наркотиксыз тора алмый иде инде. Тик зиһене таркау, йончыган, калтыранып торган кеше кулыннан эш киләме – беренче урлашуында ук тотылып куйды.
Ярый әле милициядә эшне зурга җибәрмәделәр. Ханымга сумкасы кайтарып бирелде, Нарулның аталары анардан гафу үтенде, шуңа өстәп зур гына штраф та түләгәч, Нарулны кулга алу мәсьәләсе каралмады.
Аның каравы, өйдә олы фаҗига иде. Улларының наркоман һәм бур икәнен белгәч, Гариф белән Ямал кара көеп коелып төштеләр: бердән-бер балаларының шундый юлга басуы алар өчен коточкыч хәл. Әгәр үзләре имгәнеп үлем түшәгендә ятсалар да бу кадәр бетеренеп куймаслар иде, мөгаен. Бала - бәгырь ите шул.
Берничә көн узгач, инде һәркайсы берникадәр исенә килгәч, гаиләдә сөйләшү булды. Нарулга үпкә сүзләрен күп тыңларга туры килде, ләкин түзде, нәрсә генә әйтмәсеннәр, ишекне шапкытып ябып чыгып китмәде, чөнки үзенең дә көтелмәгән бу афәттән котыласы килә иде. Бәлки, атасы берәрнәрсә уйлап табар. Ә әнисенең соңгы сүзләре егет өчен өмет авазы булып яңгырады=
- Бирешмә, балам, тормыш әле яңа башлана.
Гариф белән Ямал акча кызганмады, улларын махсус дәваханәгә урнаштырдылар. Мәктәп онытылды, уку ташланды, аның кайгысымыни, башта кешене коткарырга кирәк. Дәвалануның файдасы тимәде түгел, тиде, Нарул аннан адәмгә ошап кайтты. Ләкин иректә Фидрат, аннан да бигрәк Иншар бар. Иреккә чыгуың, безнең компанияга кайтуың белән котлыйм, дип бушлай наркотик тәкъдим иткәч, Нарулның ихтыяры, үз-үзенә биргән анты әллә кайда булды да куйды. Бер атна да үтмәде, ул яңадан наркотикларга әвәсләнеп китте.
Һәм янә акча мәсьәләсе туды. Бу юлы инде Нарул белән Фидрат икәүләп, Иншар өйрәтүе буенча, кибеттән тегене-моны урлый башладылар. Әйе, колһуалла укып кына кулга акча керми. Аны табу өчен бик чос булырга кирәк. Тәү мәлдә эш яхшы гына барды, берсе сатучыны сөйләндергән арада икенчесе нәрсә булса да “чәлдереп” чыга иде. Вак-төяк, әлбәттә, туеп сикерерлек түгел, шулай да бөтенләй үк күз тонганда бер-ике тартырлык “үләнгә” җитә иде. Ләкин бу дөньяның “бәхетле” көннәре кыска була – тиздән егет асыллары яңадан тотылды. Яңадан булгач, бу инде рецидив тип атала. Шуңа дусларны ике елга хөкем итеп куйдылар.
әнә шунда, әле судка кадәр камерада утырганда ук, Нарулны сәер һәм саташулы төш йөдәтә башлаган иде. Имеш, кояш зур һәм кызыл. Башта офык артыннан аның чите күренә. Шуннан ул акрын гына үрли башлый, күккә менеп бар җиһанга нур сипмәкче була. Тик теләгенә ирешә алмый, офык өстендә тукталып-эләгеп кала. Бактисәң, кояш богаулы икән. Аны ураган чылбырның бер очы ерактагы тау артына төшеп югала. Чылбыр тартылган, кояшны нык тота.
Түм-түгәрәк күк җисемен кемнәр ничек богаулый алды икән, дип уйлый Нарул. Ничек богаулаганнардыр, ә менә кемнәр икәне шунда ук билдәле булды. Офык артыннан кырмыскалар кебек әвәләшеп бер өер җен килеп чыкты. Үзләре чем-кара, аяк-куллары нәзек, башлары зур. Алар кояш әсирлектән котыла дип курыкканнар, ахрысы, чын мәхшәр кутардылар: кычкырышалар (тик тавышлары ишетелми), сикерә-сикерә йөгерешәләр. Берәүләре чылбыр буйлап кояшка үрмәли башлады. Ләкин анысы да югалып калмады, кызгылт нурларыннан бәләкәй генә ике кул хасил итте һәм шулар белән йөгерек-әрсез җеннәрне үз йөзеннән сыпырып-сыпырып төшерде. Тегеләр берәмләп тә, биш-алтылап та коела, ләкин алар бик күп, бик ишле, һаман чыга, һаман үрли, кояш йөзен һаман каплый баралар. Яктыртучыбыз җан ачысы белән талпына, селкенә, куллары җитез-җитез үз эшен эшли, һаман көрәшә. Ә җеннәр җимеш кортларыдай тупылдап коелып тора, коелып тора.
Тукта, кояш йөзендә авыз, борын, күзләр барлыкка килде түгелме соң? әйе шул. Әнә бит, иреннәре кыбырдый, нәрсәдер әйтә, шикелле. Тик тавышы ишетелми. Ә җен өере котырынып һаман һөҗүм итә, кояшның йөзен капларга тырыша, кара яу булып өскә үрли. Менә алар якты түгәрәкнең аскы өлешен тоташ каплап алды. Ә ул һаман нәрсәдер әйтә, берара җеннәр белән көрәшә дә, тагы да шул ук сүзләрне кабатлый. Шунысы сәер, ул җеннәрне каһәрләми, ярдәм сорап кычкырмый, ә Нарулга туп-туры карап, нәкъ аңа эндәшә кебек. Әйе шул. Төбәлеп егеткә карый бит. Нарул, кояшка ярдәм итмәкче булып, урыныннан тормакчы итә, тик кузгала алмый. Ул бит богауланмаган, бәйләнмәгән, ләкин барыбер тора алмый, хәтта кузгала да алмый. Гүя үзе кургаштан коелган бер сын, бары тик уйлый гына белә. Кояш та кат-кат әйтә, ләкин Нарул берни аңламый. Шулай җәфалана торгач, кояшы да, җеннәре дә юкка чыга, аның урнына егетнең күзләре яктылык шәйли башлый һәм ул акрынлап аңына килә.
Бу төш азак, Нарул төрмәдә утырганда да анардан калмады. Төрмә дигәннән, ул үз кануннары белән яши торган аерым бер җәмгыять икән. Хөкем ителгән кешенең кара сакалы бирегә алдан килеп җитә, шикелле. Кем син, нинди маддә буенча, нинди начар йә яхшы якларың бар – бернәрсә дә сер булып калмый. Әлбәттә, монда “яхшы” кешеләр дә бар, алар башта хәлеңә кереп наркотикны “бушлай” тәкъдим итә, ә соңыннан хакын түләттереп җаныңны кыя. Ничек кенә булмасын, наркосистема үз ятьмәсенә килеп эләккән клиентларын югалтырга җыенмый, җәһәннәмгә олаксаң да эзләп табачак.
Шулай да Нарулның үлем элмәгеннән котылу теләге көннән-көн көчәя барды. Әмма дәрт бар да дәрман юк, үз сүзендә тора алмый егет, күндәм холкы һәм эчке аркасында яңадан “үләнгә” тотынганын сизми дә кала. Ниһаять, ике ел тәмам булды, егет төрмәдән якты хыяллар, матур теләкләр белән чыкты. Аның күңеле бу мизгелдә: “Тормыш әле яңа башлана!”- дип әнисе сүзләрен оран итеп кычкыра иде, шикелле. Әмма... Иректә Фидрат, Иншар белән очрашу шатлыгы, кызлар, хәмер... һәм янә шул наркотик. Тагы да ант бозылды, тагы да компания йогынтысына бирелде егет.
Ә бер көнне аның миен бик гади бер уй яктырып үтте. Ура! Бу зәхмәттән котылу юлы бар ул!

х х х
Уллары быелгы җәйне дә авылда үткәрергә теләге барлыгын белдергәч, Гариф белән Ямал каршы килмәде. Егетнең кала йогынтысыннан читтә торуы һич тә начарга булмас, дип уйлап, алар Нарулга мул гына акча, ашамлык та биреп җибәрделәр.
Шулай итеп Нарул Аллаһы тарафынан онытылган, кешеләр тарафыннан ташланган, үлеп барган авылга яңадан килде. “!лем” дигәннән, егет төрмәдә утырганда картәнисе дә бакый дөньяга күчеп куйган иде. Бик вакытлы вафат булган, югыйсә өйнең яшәрлеге дә калмаган икән, төртсәң аварга тора.
Бер рюкзак ашамлык һәм рассада утырта торган бәләкәй генә көрәк алып, Нарул базга төшеп ятты. Күп тә үтмәде, ул яллаған ЮМЗ тракторы өйне этеп тә аударды.
әйе, Нарул бик ансат, шул ук вакытта кеше акылы җитмәслек әмәл уйлаган иде. Аңа наркоманнардан һәм наркоманлыгыннан арыну өчен иң тәүдә кешеләрдән котылу кирәк, алай гына да түгел, үлем чигенә җитеп тартышып ятҡан хәлдә лә шул зәхмәткә үрелерлек булмасын. Монда бер генә ысул бар: чыга алмаслык итеп үз-үзеңне күмеп кую.
Черек өйне аударып куйгач, тракторчы эргәдә траншея казый башлады. Монысы - Нарулның хәйләсе, яңа өй салам, чокыр казып бир әле, тип ул техника яллады. Шунлыктан, егетнең биш метр читтәрәк кенә җир астында ятуын кем исләсен. Хәер, аны эзләүче лә булмады. Гариф белән Ямал өчен ул авылда иде, ә авылның бармак белән санарлык карт-корысы өчен Нарул бар ни дә, юк ни. Килгәнме ул, киткәнме, кем игътибарга алып торсын.
Шулай Нарул күмелеп калды. Башта ул инструментына тотынмады. Ашыкмаска кирәк. Мөмкин кадәр озаграк торырга кирәк, каны наркотиклардан яхшырак тазарынсын, көнгә чыккач, яңадан тартылырлык булмасын.
Менә ломка башланды. Бу мәлдә наркоманның нинди газаплар кичерүен күргән адәм гомердә лә онытмас. Сугыш кырында яраланып агониядә яткан атны атып китәләр, мәхлүкне газаптан шулай коткаралар, ә адәм баласын атып кына китеп булмый. Ләкин коткарып, хәлен җиңеләйтеп тә булмый. Шуңа, ломка хәлендәге наркоманны чынлап та йә атасы, йә: “Ходаем, үтер тизрәк шул имгәгеңне!”- дип кычкырасы килә. Бу вакытта кеше кармакка кигезелгән суалчанны хәтерләтә. Йөрәк-бәгырьләрен актарып кергән тимер тәмуг газаплары белән җаныңны суыра. Шуңа да кеше нәкъ суалчан кебек җан ачысына бөгәрләнә, чытырдап буыннары каерыла һәм угы ычкынган җәя кебек кинәт тартылып китә дә, калтыранып сузыла һәм янә бәргәләнә. Ә үзеннән бөрчек-бөрчек түгел, борчак-борчак тир бәрә. Гаҗәп хәл, бәндә югыч сыман икән, анардан шулкадәр су саркылып чыга.
әйе, сыгылган лимон кебек бөрешеп, курышып үлә наркоман. Нарул үзенең бу гамәлен уйлаганда, нәтиҗәнең ике төрле булу мөмкинлеген – йә үләсен, йә каласын аңлый иде. Шулай да үлем аны куркытмады. Безнең һәрберебез шулай уйлый бит, хәвеф-хәтәр башкаларга килә, ә миңа тими, янәсе. Хәер, Нарулның күңеле дөрес сизгән, яшь йөрәк түзде. Шушы базда, өй җимерекләре астында утырган вакытында ничә тапкыр ломка үткәрде ул: иң бәгырьсез кеше дә әҗәл даруын кызганып тормас иде. Егет үзе дә, әгәр мөмкин булса, бер чеметем гашиш өчен күзен алып сатарга әзер. Тик, юк, булмый. Нәкъ әнә шул мөмкинлеккә урын калдырмас өчен Нарул шулай эшләде дә.
Хәленә килгән арада җир казыды. Кечкенә көрәген бүрәнә бастырган икән (ничек үзе исән), бармакларын каера-каера башта шуны чокып маташты. Шуннан тар гына туннель итеп алга табан туфрак ера башлады. Өскә казу мөмкин түгел – идән, аның өстендә җимерек өй бүрәнәләре, шуңа да аз дигәндә өч-дүрт метр җир казырга туры киләчәк. Димәк, Нарул тиз генә чыга алмаячак. Ул үзе нәкъ шуңа исәп тотты да инде. Ләкин эш ул уйлаганнан да акрын барды. Туфракны алдан артка этәргә кирәк иде. Ә кузгатылган туфракның күләме зурая икән. Бу хәл үзе бер проблемага әйләнде. Куышлык балчык белән тулып, томаланып калмас өчен Нарул аяк очына шудырылнан җирне типкәләп тыгызлап барырга тырышты. Җитмәсә, рюкзак комачаулый. Ә иң начары, әледән-әле ломка булып тора, ул үтүгә егет кыл да кыймылдата алмаслык хәлсез булып кала. Шулай күпме вакыт узды икән. Берничә сәгатьме? Берничә көнме? әллә атналармы? Ломкалар чиратына һәм рюкзактагы ризыкның кимүенә караганда, аз вакыт үтмәгәндер. Әйе, егет бик аз ашаса да, ашамлык капчыгы бушап бара иде. Бигрәк тә су чамалы. Су дисеңме, аның һавасы да җитми бит: туфрак аша саркып кына кергән һава иркенләп суларға җитми. Шуңа Нарул инде йөз тапкыр үпкәсенә кереп чыккан һаваны яңадан-яңа мәртәбә сулый.
Егет тагы да хәлсезләнеп йокыга китә. Тагы да шул ук саташу. Кызыл кояш калтыранып-дерелдәп күккә күтәрелергә маташа, ә богаулары җибәрми, кап-кара вак җеннәр сырышып өскә үрмәли, кояшны каплап алырга тырыша. Ә ул, тагы да Нарулга төбәп карап, нәрсәдер әйтергә омтыла, иреннәрен кыбырдата. Кинәт, әллә Нарулның күзенә күренә, кояш аның әнисенә ошый башлады. Әйе, бу бит аның әнисе, ул нәрсәдер әйтә, шикелле, тик тавышы ишетелми. Нарул ишетми. Нарул ишетми?! Ни аяныч, егет аңларга, анасының бик мөһим сүзен ишетергә тели. Тик булмый, ул берни дә ишетми, берни аңламый, кузгалмый. Әллә үлеме? Юк, нишләп үле булсын, үле кеше уйлыймы ни. Нарул уйлый бит, әнә, әнисен дә күрә. Әй, әнисе түгел, кояш икән бит ул. Ә кояш һаман да талпына, һаман да көрәшә. Ул каккан җеннәр кандала шикелле тып та тып җиргә коелалар. Кайсыберләре Нарулның аяк очына ук килеп төшә. Үзләре зурлар, ике метрлап булыр. Ә кояш йөзендә кырмыскадай бәләкәй күренәләр. Гаҗәп.
Нарул акрынлап күзләрен ача. Тик берни күрми. Ул җир астында бит әле. Моны аңлап алгач, бик озак хәл җыеп ята, шуннан тагы да баш очындагы җирне төрткәләп интегә. Кайсы вакыт бер-ике йотым су кабып ала - аны чамалап тотынырга кирәк. Бераздан барысы да яңадан кабатлана. Инде барчасына исәп онытылган, вакыт дигән нәрсәне чамаларлык ориентирлар югалган, кешенең йөрәк тибеше, сулыш алуы һәйбәт секундомер, ләкин Нарул сулыймы, йөрәге тибәме – моны кем белә. Ул бит үзенең ничә тапкыр йоклавын, ничә тапкыр һуштан язуын да белми. Ул бит дөньялыктан гаип кеше. Нарул өчен якты дөнья үзе юк, аның өчен михнәт бар да, саташулы кояш бар – башка берни дә юҡ.
Нарул тагы да саташа: кып-кызыл кояш өстенә җеннәр үрмәли. Алар күп, бик күп, сыпырып төшереп, изеп үтереп бетәрлек түгел. Күпме генә ызалансаң да, иртәме-соңмы кояшның хәле калмаячак. Чөнки берәүне күмәк җиңә. Нарул бар көчен җыеп кояшка тартыла, аны коткармакчы була, ләкин нигәдер гел элеккечә үк кузгала алмый. Тик, чү, нәрсәдер үзгәргәндәй булды түгелме? Кояш йөзенә үрмәләп өлгергән җеннәр, корабтан качкан күселәр шикелле, күк көзгесеннән шыбырдап үзләре сикерешә, коела, кача башлады. Нарул бермәлгә игътибарын җыярлык көч тапты һәм ул күрде: кояшның бәләкәй генә кызгылт куллары, ниһаять, богау чылбырын өзеп төшерде. Шунда ул яктырып, балкып китте һәм күз камаштырырлык нурларын сибеп, өскә күтәрелә башлады. Кояш богаусыз иде!
Бу хәбәр төше булды, шикелле. Моннан соң Нарул ничә көн җир астында яткандыр, ләкин башкача ул төшендә богаулы кояшны күрмәде һәм берзаман нәкъ төн уртасында җир өстенә килеп чыкты. Өлгереп җитмәгән вак-вак кыяр, суган кыягы ашады (рюкзак күптән буш иде инде). Көндез, яктылыктан күзләрен кыса-кыса өс-башын юды. Ә икенче көнне күрше авылга юнәлде. Акчасы бераз бар иде әле, шуның өстенә тамырда утырган бәрәңгесен сатып, иплерәк кием юнәтте. Кибетнең бер почмагында телевизор эшләп утыра, көндезге концерт тапшыралар. Мәет шикелле ак һәм хәлсез егеттә җыр тыңлау кайгысы түгел. Ләкин ул инде чыгарга уйлаган җиреннән, шып итеп туктап куйды. Кемдер туктатты аны! Үзеннән-үзе телевизорга борылды. Танылган артист: “Тормыш әле яңа башлана!”- тип җырлый иде. Нарул шунда ук аңламады, ләкин нәрсәдер бик таныш һәм бик әһәмиятле иде. Нәрсә? Тукта, артист ни дип җырлый: “Тормыш әле яңа башлана!”- диме. Әйе шул, әлеге сүзләрне әйткәндә, аның иреннәре нәкъ кояш иреннәре сыман кыбырдый ласа. Кояш иреннәре? Юк, кояш бит әнисе булып төшенә керә иде. Аңа әнисе әйткән иде бу сүзләрне. Җырчы, кояш һәм әнисе бер үк сүзләрне кабатлыйлар түгелме? “Тормыш әле яңа башлана!” Менә кайда ул Нарул аңларга тиешле хикмәтле сүзләр.
Бу юлы ул хатасын кабатламады, үз дигәнендә нык торды, иске танышлары күзенә күренмәде. Әти-әнисе янына шәһәргә кайтмады, дусты Фидратны күрмәде. Хәер, ул инде дөньяда юк иде, нәкъ шушы көннәрдә исерек анасы башына чүкеч белән суккан иде. Соңгы тапкыр...
Нарул еракка, Себер тайгалары уртасындагы бер бәләкәй генә калага, билет алды.

х х х
Поезд тәгәрмәчләре текелди дә текелди. Алар йокы белми. Кайсыбер кешегә йокы да бирми. Шуңа да Нарул бик иртә уянды. Каршы сәкедә генә чибәр кыз ята икән. Ул да чык тамчысы кебек якты сафлык белән гөнаһсыз йокысыннан уянган.
- Хәерле иртә, - диде ул егеткә.
- Хәерле иртә, - диде Нарул. – Хәерле иртә!
Юлчы тәзрәгә каршы басты. Офык читеннән түм-түгәрәк кояш күтәрелә. Ул сүрелгән торымбаш сыман кызыл түгел, ә ап-ак, яп-якты. Егет бераз көтте, кояш калка торгач офыктан аерылып куйды, күтәрелә башлады, ләкин богаулары, җеннәре күренмәде.
Нарул борылып артына карады: теге кыз кызыксынып егетне күзәтә икән. Болар әле бернәрсә белми: туган шәһәренә кайтып барган кыз белән киләчәгенә китеп барган егетнең язмышлары кушыласын әлегә беркем белми. Әлегә Нарул үзенең яңадан башланачак тормышы, бәхете каршысына җилдерә. Ә бәхетнең бер канаты – әнә ул, эчке күлмәктән генә булганына сәкедән төшәргә оялып торган кыз иде. Нарул карашын тагы да киң дөньяға юнәлтте.
Кояш үрли, күтәрелә, бар дөньяга нур сибә, ә богавы юк. Кояш богаусыз иде.
Абу Талип.


Таш артында
- Зәмфәрә югалган!
Бу хатынга бәхетле булырга язмагандыр инде. Башта атасыз үсте, аннары ире акча эшләп кайтырга киткән җиреннән гаип булды. Хәзер әнә үзе юк. Түргәнәй халкы эзләп-эзләп карады да, янә үз эшенә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Нишлисең, мондый хәлләр урман ягында булып тора: кешене елан чага, суга батып үлә, адаша, ешрагы, әлбәттә, аю-бүре тырнагына эләгеп куя. Биредә үлем баш өстеннән дә оча, аяк астыннан да шуыша шул. Ә ясалма битарафлыкны, көнкүреш салган мәнсезлекне каерып карасаң күп кешенең күңел төбендә Зәмфәрәне кызгану хисе ятканын күрер идек. Ни дисәң дә, җәл шул. Утыз яше дә тулмаган чибәр хатын иде. Күп ирләрнең күзе дә кызгандыр. Ире булса, бәлки, болай да булмас иде. Ялгыз бичәләр ничектер бик күзгә кереп бармыйлар, аерымырак торырга, бар эшләрен үзләре генә башкарырга “ярата”. Зәмфәрә дә әнә берүзе шомырт җыеп йөрегән. Тинтәк хатын.

Куркыныч төш күргән кеше уянып котыла. Ә менә куркыныч өн күргән кеше ничек котылыр икән? Зәмфәрә әле һушсыз ята. Куркуыннан аңын югалткан иде. Ләкин ул исенә килә, шикелле: күз кабаклары тартышты, сулышы үзгәрде, хәтта башын җайлап куйды түгелме? Чыннан да, яшь хатынның күзләре ачылды, ләкин тәүмәлдәге мәгънәсез карашы бик тиз курку, ни дә булса аңларга тырышып гасабилану белән алышынды. Чөнки, күзләре ачылуга, ул берни аңламады, берни күрмәде. Хәер, югарыда ниндидер тишекләр бар, шуннан кергән тар гына яктылык көлтәләре кыйгачлап кара идәнгә төшә. Бераз хәлле булгач, Зәмфәрә шушы караңгы “өйне” тикшерергә кереште: яктылык кергән тишекләр артык биек, буй җитми, ә таш стенаның бер җирендә уенты бар, ул тышкы яктан зур таш белән капланган – Зәмфәрә генә кузгатырлык түгел. Инде күз дә бу караңгылыкка күнегә төште, куллар да капшана, шулай итеп тоткын әле генә үзе торган үлән өстендә бер бәйләм чәчкәләр ятуын күрде. Менә гаҗәп, алар биредә нигә кирәк?! Зәмфәрә, үзенә ни булганын исенә төшерүгә, янә һуштан язып идәнгә ауды.
Дөньяда мондый хәлләр элек тә булган. Зәмфәрәне югалткач, авыл карчыгы Миңнебиҗан әйткән, имеш, бәлки, аны аю урлагандыр, аю өннәреннән эзләгез, дигән. Шул ярты акыллы карчык ни белә, дип сүзен игътибарга алучы булмады. Аю – ерткыч ул, кешене үтерә дә куя, ә исән килеш тотса, Зәмфәрә барыбер бер җаен табып качып кайтыр иде. Әкият.
Кызганычка каршы, Зәмфәрә өчен бу төш тә түгел, әкият тә түгел иде. Күпме вакыт үткәндер (караңгыда яткан һәм аңы томаланган кеше моны ничек белсен), берзаман кыштырдаган, мыштырдаган тавышлар ишетелде һәм авыр таш ачыла башлады. Аннан иләмсез дәү аю килеп керде. Кая ул качу! Зәмфәрә кымшанмады да. Бәлки, әле йөрәге дә типми торгандыр.
Хатынның куркуыннан тораташтай катуын күреп, аю яңагы белән сизелер-сизелмәс кенә итеп аның тубыгына сыйпанып алды. Мөлдерәмә тулы карашын Зәмфәрәгә юнәлтте. Монысы да нишләптер аңа карады. Ни гаҗәп, аю күзләрендә яшь хатын ерткычлык, зәһәрлек кенә түгел, ә миннән курка күрмә, мине ташлап китмә, зинһар, дип ялвару-борчылу төсмерләрен дә күргән кебек булды. Дөрес бит, әгәр үтерергә теләсә, күптән үтергән булыр иде, дип уйлады Зәмфәрә. Тия генә күрмәсен, исән булсам, барыбер качарга җае чыгар әле.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 45
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.