Latin

Солтаньяр - 45

Total number of words is 4328
Total number of unique words is 2125
39.7 of words are in the 2000 most common words
54.3 of words are in the 5000 most common words
62.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Җае чыкмады. Аю аны өненнән чыгармады. Хатынына (әйе!) үзе еш кына җиләк-җимеш, читләвек кебек нәрсәләр китереп ашатты. Ләкин озаклап урманда йөргәндә Зәмфәрәне томалап калдырды. Шулай да ул адәм кызының кояшсыз, көн яктысын күрми яши алмаганын аңлый иде, сирәк-мирәк аны да тышка алып чыкты, тик өненнән ерак җибәрмәде. Шулай итеп хатын качу түгел, үзенең кайда икәнен дә белә алмады. Тора-бара андагы курку да чигенде. Чөнки хайван Зәмфәрәне бала урнына тәрбияләде, аның өчен барсын да эшләргә әзер иде, тик кайбер нәрсәләрдә генә ул ерткыч үҗәтлеге белән тискәре, “үзсүзле” булып калды. Менә шундый таләпләрнең берсен Зәмфәрә аеруча авыр кичерде – аю аңа чи ит ашата иде. Бу ерткыч, әгәр теләсә, урманда йөргән берәр кешене бәреп егып, шырпысын алып кайта алмас идеме? Яки тау куышында кечкенә учакта ит кыздырганнан аңа бер-бер зыян булыр идеме? Юк. Бу хайван цивилизация уңайлыкларын катгый рәвештә кире кагып, хәтта сөйгәне хакына тырнак очы кадәр дә кешечә кыланырга теләмәде, ә кешене ерткычларча яшәргә өйрәтте. Кыргый табигать шартларында кыргый хайван гына җан асрый алуы яшәү нигезенә салынгандыр, күрәсең.
Ә шулай да өмет бар иде. Ни әйтсәң дә, Зәмфәрә кеше бит әле, ә кеше хайваннан акыллырак. Яхшы гына уйлаганда, барыбер аны алдарга була торгандыр. Һәм Зәмфәрә үзенең холкын “үзгәртеп” куйды. Ул хәзер аюга үзе сыена башлады, ул кайтып керсә, ничек тә сагынуын белгертергә тырышты. Әйдә, бу хатын миңа ияләште, мине ярата, качу турында онытты, дип уйласын. Һәм Зәмфәрә теләгенә иреште дә, җанвар аны үзе белән тышка алып чыга башлады, хатынының кояш нурларына, болын чәчкәләренә ихлас куануын күреп, аю үзе дә канәгатьлек кичерә иде. Гомүмән, ул Зәмфәрә өчен әллә нәрсә дә эшләргә әзер, һәр теләген үтәр иде, тик качып кына китмәсен. Күрәсең, мәхәббәт ул хайваннарда да була.
Акрынлап үз дигәненә иреште Зәмфәрә, аю аны якты дөньяга ешрак алып чыга башлады. Хәзер инде элеккеге кебек гел тагылып та йөрми, тоткынына бераз ирек куйды. Ләкин бик ерак та җибәрми. Зәмфәрәгә сабыр итәсе иде, аюны тәмам тынычландырасы иде, ләкин ашыкты шул – качып китмәкче булды. Урман ерткычына аны куып тотуы авырмыни инде, Зәмфәрә Ташлытауга үрмәләгәндә куып та җитте. Инде котылам дип йөрәге шатланып тибә башлаганда гына өметләрнең шартлап өзелүе кемгә рәхәт булсын. Качкын хатын авыр гына бер таш алып бар көче белән аюга орды. Ләкин ерткыч моңа карап тукталмады, Зәмфәрәне кысып кына алды да, бер капчык кибәк шикелле җиңел генә итеп җилкәсенә салып куйды һәм өненә ашыкты. Аю җилкәсендә тирбәлеп барганда Зәмфәрә эче кысылуын тойды. Тукта, бу бит кысылу түгел, аның эчендә нидер тибеп-тибеп куя. Ни булсын инде, бала бит бу! әстагыфирулла, аю баласы! Иремнән узмаганны хайваннан авырга калганмын, дип уйлады Зәмфәрә, коты очып.
- Йа Хода, ни булып бетәр бу? Кем туар?!

Авыл бер вакыйгадан икенчесенә яши. Берәрнинди бәла-каза яки гаҗәп хәл булса, шул хакта сүз китә, тегеләй тикшерәләр, болай чәйниләр. Мең төрле фараз кылына, вакыйга уйдырмалар белән куертыла, үсә, риваятькә әйләнә. Аннары инде акрынлап онытыла. Бигрәк тә яңа гаҗәп эшләр булып куйса.
Зәмфәрәнең дә югалуы инде онытылып беткән кебек иде, тик көтмәгәндә авылда яңа хәбәр таралды. Янәсе, ул үлмәгән, имеш, Корыкул урманында бер аю белән йөреп ятуын күргәннәр, ди. Кем күргән, чынмы? Китте төпченү, сорашулар. Ләкин бер генә кеше дә “мин күрдем” дип кистереп әйтмәде. Шулай булгач, “имеш” күргәндер инде.
Икенчеләй уйлаганда, ут төтенсез булмый. Мондый сүз чыккан икән, тикмәгә түгелдер. Шулай уйлап, бер көнне унбишләп ир Корыкул ягына чыгып киттеләр. Ике көн эзләп, арып, телләрен аркылы тешнәп буш кайттылар. Ачулары нык иде, “имешне” уйлап чыгаручысына да, юкны сөйләүче Миңнебиҗан карчыкка да.
Бу вакыйгалардан соң берничә ел узгач, Сәхәбинең үгезе югалып куйды. Кеше кадәр кеше югалганда артык исе китмәгән Түргәнәй халкы чын кайгыга калды. Ул бит Сәхәби үгезе! Сугыштан соң районга берничә нәсел үгезе кайтты, Венгриядән диделәр. Бура кебек калын, ат кебек биекләр. Безнең мүкләш сыерларның билен сындырмасыннар, дип кисәтеп куйдылар. Тора-бара шулар әллә кая булып бетте, ә менә Сәхәбидә берсенең нәсел очы торып калган. Түргәнәйдә һәркем танасын Сәхәби үгезеннән аталандырып, аран ишегенә сыймас сөтлебикәләр үстерергә өмет итеп яши иде. Аны эзләмичә булмый да булмый инде.
Өч көн эзләделәр. Ирләр тәмам үҗәтләште, тере булмаса, бүредән калган сөяген булса да табабыз, диделәр. Әлбәттә шулай. Зәмфәрә белән булган хәл шикелле, әллә тере, әллә юк, дип һәр “имешкә” болганып яшәгәнче, төгәл белүең хәерле. Һәм таптылар бит! Сәхәби үгезе озын мөгезләре белән галәмәт дәү аюны карт имәнгә терәгән. Теге аюның аяклары җиргә егерме сантиметрга батып кергән. Озак торганнар болар. Үлгәнче торганнар. Бер-берсенә бирешми катып калганнар.
- Да-а, - дип баш чайкады ирләр. - Вәт үгез дә үгез. Вәт көч. Үзе үлсә үлгән, әмма аюга бирешмәгән.
- Әллә бу теге, Зәмфәрәне урлаган аю микән? - дип куйды шунда Гыйльмаз.
- Син дә Миңнебиҗан сүзен сөйләп торма әле, эч пошырып, - дип кашын җыерды Хаусан.
- Нишләп буш сүз дисең? Менә күрәсеңме, үгез белән аю үлгән килеш басып торалар. Сөйләсәң кеше ышанмаслык бит. Зәмфәрәне дә белеп булмый.
- Дөрес, нәкъ менә шунда, Корыкулда күргәннәр дип сөйләделәр түгелме соң? - дип Миассар да үз фикерен белдерде.
Бу әңгәмәгә Сәхәби генә кушылмады. Аның үз кайгысы кайгы иде.
- Зәмфәрә! Зәмфә-әрә! - дип кычкырып җибәрде җиңелрәк холыклы Гыйльмаз.
Кинәт хатын-кыз тавышы ишетелде. Әллә болар ялгышамы? Юк, ишетелде кебек бит. Һәм агай-эне күмәкләп оран салды.
- Зәм-фә-рә!
- Коткарыгыз! Мин монда! - дигән тавыш ишетелде.
Ирләр абына-сөртенә Ташлытау ягына йөгерде һәм, тавыш буенча юнәлеш тотып, адәм биеклеге ташка килеп чыктылар. Эчке яктан, хәзер инде ачык итеп, тавыш ишетелә иде.
- Мин монда. Тау куышындамын. Мин – Зәмфәрә. Коткарыгыз!
Ирләр әлеге ташны зур тырышлык белән генә читкә шуыта алды. Мәгарәдән, чыннан да, Зәмфәрә килеп чыкты. Тик ул ялгызы түгел иде – кулында өч яшьлек малай.

Менә бу хакта Түргәнәй халкы атна түгел, ай түгел, озак еллар сөйләде. Авыл хатыннары төпченүчән бит ул, йөрәк-бәгырьләреңә кереп баралар, мәңге әйтмәм дигән сереңне дә юмалап-юхалап чиштерә беләләр. Зәмфәрәдән дә аю белән ничек яшәгәнен сөйләттергәннәр. “Барысы да нәкъ ирләрнеке кебек инде аның. Алай әллә ни кыенлыгы да юк, тик теле бик кытыршы, шуңа түзә алмый идем”,- дип әйткән ди.
Менә шулай, ышансаң ышан, ышанмасаң юк. Тик ышанмый кая барасың, әнә бит, Зәмфәрәнең улы үсеп килә. Аюдан булмаса, тау куышында җилдән булмас та булмас инде. Мунча бурасы бурап маташкан күрше-күлән бу җәһәттән бәхәсләшеп китте.
- Барыбер ышанып ук бетәлмим, егетләр, - диде Сәхәби. – Галимнәр бар, фән бар. Алар бу мөмкин түгел, диләр шикелле. Аю белән кеше, ат белән сыер кушыла торган булса, дөньяда ни булыр иде, күз алдыгызга китерәсезме? Хаос!
- Теге, генетика диләрме әле, шул фән нәрсә ди икән? Мөмкин түгел дип ничәмә кабатлама, күз алдында йөргән әнә теге баланы кая куясың?
- Нәрсәгә аптырап торасыз, - дип тәкъдим кертте Миассар. – әнә мәктәп, биология укытучысы Фиркәдән барабыз да сорыйбыз. Ул генетикасын да, селекциясен дә укыган кеше.
Ирләр, балталарын бүрәнәгә чабып куеп, мәктәпкә юнәлделәр. Төпле җавапны, укымышлы адәм сүзен һәркемнең колагы белән ишетәсе килә иде. Боларның йомышын тыңлагач, Фиркә ханым икеләнә калды.
- Белмим шул. Бу бит хромосомнар санына бәйле. Кешедә кырык сигез хромосом, ә аюда күпмедер.
- Сезнең китапта юкмыни?
- Язылмаган шул. Безнең китапта кеше, тавык, маймыл, дрозофил хромосомнары гына әйтелгән.
Ир-ат өере мәсьәләне чишә алмый үз урыннарына кайтты.
- Фиркәнең дрозофилы нәрсә була ул, аңламадым бит әле мин, егетләр, - дип чигәсен кашыды Гыйльмаз.
- Соң урысларның дроздь дигән кошлары белән фил “кушылмасы” буладыр инде, ягъни гибрид.
- Фил белән кош кушылгач, кеше белән аю ник кушыла алмый соң? - дип гаҗәпләнде шаяртуны аңламаган беркатлы бәндә.
Ирләр, ярар инде, юк белән баш каңгыртмыйк, бу безнең акыл җитәрлек эш түгел, дигәндәй, тынычланып эшкә тотынмакчы булганнар иде дә, күзләре Зәмфәрә баласына төште. Биш яшьлек малай мышный-мышный мунча бүрәнәсе күтәреп маташа иде.
Фиркә ханым үзенең хромосомнары белән әллә кая олакмыймы, бу малайда аю көче, аю төсе, аю гәүдәсе барлыгын сукыр күз дә күрә иде. Дөнья серләре китапка гына сыеп бетмәгән, ахрысы.

Эт тормышы
Парус белән Тамчы гел бергә йөриләр. Моңа инде башка этләр дә, кешеләр дә күнегеп беткән. Аэропорт тирәсендәге этләрне инде берничә тапкыр атсалар да, болар ничектер исән калдылар. Һәм бу бик гадел, чөнки Парус белән Тамчы йорт-җирсез гидай булсалар да, кыргый түгелләр, алар бит кешеләргә зыянсыз, беркемнең дә кош-кортына тигәннәре юк, ни тапсалар шуның белән тамак асрыйлар. Аларның ризык таба торган урыннары бар. Кешеләр автобустан төшкәч, юлда ашап бетмәгән ипи кисәкләрен ташлап калдыра, ә икенчеләре, киресенчә, әле вакыт күп, дип аэропорт капкасы төбендә утырып ашый. Алардан да нәрсәдер кала. Икмәктән башка, балык, тавык сөякләре... Их, ул тавык сөяге! Искә төшү белән авыз сулары килә. Дөрес, колбаса аннан да тәмлерәк булыр, ләкин анысын кешеләр ташламый шул, ашап бетерәләр, чөнки аның сөяге юк. Бөтенләй сөяксез! Шундый да ит була микән, монысы көчекләргә һич аңлашылмый.
Автобустан төшкән кешеләрнең берсе пар эткә ярты күмәч биреп китте. Парус белән Тамчының таныш кешесе ул. Якында гына кечкенә поселок бар, аэропортта эшләүчеләр шунда яши, атобуста эшкә йөриләр. Менә шул эшчеләрнең берсе бик мәрхәмәтле, килгән саен маэмайларга ни дә булса биреп китә. Этләр аның исемен дә белә – Гафур атлы ул, башка кешеләр аңа шулай дип эндәшә.
Кеше белән эт дуслыгы күптән килә инде. Гафур табигать җанлы кеше, хайваннарны да ярата, тик, үзе фатирда яшәгәнлектән, өендә эт-фәлән тотмый. Ә Парус белән Тамчының гел бергә булуын күреп, ул ихластан аларга сокланды. Эшкә килгән чагында күзләре гел шуларны эзләргә күнегеп китте, исәннәрме, йөреп яталармы, бәла-казага тарымаганнармы?
Игелекле адәмне этләр дә акрынлап үз итте, якын килә, биргән ризыгын ала башладылар. Ләкин бер мәнсез бәндә аркасында бу дуслык бозыла язды. Шулай беркөнне икмәк бирим дип Гафур кулын сузган иде күршесе Рафаил бар көченә Тамчыны тибеп очырды. Җитмәсә, үзе Гафурга ачулана.
- Нәрсәгә шулай кыргый этләрне симертәсең, алар бер котырса, кеше ашарга да күп сорамаслар, - ди.
Гафур аның белән сүз көрәштереп тормады, тимергә - кадак, игелексезгә үгет керәмени. Ул Тамчыны күтәреп алды да, койма буена алып килеп сак кына чирәмгә салды. Көчек көчкә сулыш ала иде, аның күзләреннән риясыз яшьләр агып төште. Гөнаһсыз җан иясе мине нигә болай иттегез, дип гасабиланып сорый иде кебек. Үлмәде Тамчы, Гафур кич эштән кайтканда ул койма буенда юк иде, ә берничә көннән, берни булмагандай, янә Парус белән икәүләп уйнап йөри иделәр. Тик, башкача автобуска якын килмәделәр.
әйе, эт тормышын бәндә аңламас. Тамчы алай җиңел генә терелмәде, әлбәттә. “Эт дәвасы” дигән үлән эзләп күпме урман-кырлар гизгәнен Парус үзе генә белә. Шул үләнне ашап кына сихәтләнә алды Тамчы.
Дөньяда төрле хәлләр була, кеше белән кеше аңлаша алмаган хәлдә адәм белән этнең бер-берсен аңламый торуы гаҗәпмени. Бер көнне Гафур автобустан төште һәм күмәч кисәген этләр алдына түгел, шактый ерак илтеп ташлады. Үзе һаман артына карый. Инде барлык кеше капкадан үтеп, автобус кире борылып киткәч, ул көчекләрне пыр туздырып куа башлады.
- Китегез моннан, барыгыз, ерак китегез! Син, Парус, зур эт, аңла, Тамчыны иярт тә качыгыз моннан. Бер-ике көн бу тирәдә эзегез дә булмасын!
Хайван адәм сүзен аңламый, ләкин кешенең гадәти булмаган кыланышын, ишарәләрен, хәвефле тавышын эт булып эт сизми дисеңме. Сизде ул, аңлады, игелекле кеше, аларны яклаучы, ашатучы шулай куркынып куа икән, димәк, хәтәр бар. Моннан китеп тору хәерле. Парус белән Тамчы урманга барып үзләренә ышык урын таптылар. Икенче көнне аэропорт ягында мылтык тавышлары, этләрнең җан ачысы белән чинаганы ишетелде. Пар көчек аңлады: таныш кеше аларны кумаган, үлемнән коткарган.
Кылган игелекнең бәндәнең үзенә әйләнеп кайтуын Гафур аңлый торган кеше иде. Ләкин моның шулкадәр дә ачык итеп, күзгә төртелеп торган мисал-гыйбрәт булып килерен башына да китермәде. Халыкта канга кан, үлемгә үлем дигән сүз бар. Монысы үчләшү, усаллык эше, ә менә яхшылыкка яхшылыкның типә-тиң килүе, бизмәндә үлчәгәндәй барәбәр булып кайтуы турында кыска һәм тапкыр сүз юк, шикелле. Ләкин тормышта анысы да була икән. Бер елдан соң булды бу хәл. Гафур белән Рафаил командировакага очарга тиеш иделәр. Автобустан төшкәннән соң Гафур, гадәттәгечә, пар эткә икмәк кисәге сузды. Ләкин Парус аның җиңеннән эләктереп алды да читкә сөйри башлады. Гафурга этнең борынына сукмый чара калмады. Тик, Парус шундук аның чабуына ябышты һәм чиный-чиный янә читкә тартырга маташты. Болар шулай әвәрә килә башады. Гафур бу юлы көчеккә ныграк сукты, чабуын кинәт кенә тартып алды, ләкин эт тә тукталмады, аны һаман эләктереп читкә сөйрәргә тырыша иде. Моны карап торган Рафаилның ачуы килде, ул нык итеп Парусның эченә типмәкче булды, тик соңгы мәлдә эт алга ыргылды һәм Гафурның кулын тешнәп алды.
- Этне күп симертсәң иясен тешни, диләр, менә күрдеңме. Шуны күптән атарга кирәк иде инде, ә син ашаткан буласың. Котырган ул! Котырмаса, ашаткан кешесен таламас иде, - дип тиргәште Рафаил.
Ирләр ашыгыч ярдәм чакырттылар. Рафаилның көтәр вакыты юк иде, ул самолетка ашыкты. Ә ашыгыч ярдәмнең һәрвакыттагыча эше күп, шунлыктан ул шактый соңлап килде. Аңачы Гафур Парусны туйганчы әрләп өлгергән иде, анысы да үз гаебен таныгандай башын иеп тора. Ләкин ерак китмәде, гүя бу кешегә аны нидер бәйли. Алда таныш гүләү ишетелде – очу полосасында самолет күтәрелә иде. Рафаил очты инде болай булгач, ә Гафур шушы юньсез эт аркасында торып калды була. Кинәт Парус сикереп торып уларга тотынды. Самолетка карап, муенын сузып, ямьсез итеп улый. Нәрсәгә ярсый, нишләп шулкадәр очкыч артыннан ыргыла, һич аңларлык түгел. Шул чакта медицина машинасы килеп җитте һәм Гафур утырып китте. Парус аны күрмәгән дә шикелле һаман булса җир тырнап улап, тыпырчынып калды...
Шул көнне үк билгеле булды: Рафаил утырган самолет һавада шартлаган. Бер генә кешесе дә исән калмаган. Бу хәл Гафурга нык тәэсир итте: эт бит шушы һаләкатьне алдан сизгән, шуңа Гафурны коткарырга тырышкан. Теле булса, барма анда, утырма самолетка, дияр иде. Хәер, теле белән әйтсә дә адәм заты этне аңлар идеме соң? Кеше, гомумән, киңәшләргә, кисәтүләргә колак саламы? Юк! Менә шуңа да Парус аны тешнәргә мәҗбүр булган. Соңгы чара\ Моның өчен аны, котырганга санап, атулары мөмкин, ләкин эт үз язмышы турында уйламаган, ә үзләренә игелекле булган адәм затын коткаруны өстен күргән.
Ни дисәң дә, этләр озак яшәми шул. Берзаман Тамчы гаип булып куйды. Картаеп үлдеме, әллә бәлагә тарыдымы, кем белсен. Парус беләдер дә, тик ул өнсез. Менә ул койма буенда ята. Ялгыз калганнан бирле шунда ята ул. Йөреми, өрми, уйнамый... Тугры дустының, мәхәббәтенең гаип булуы аңа бигрәк авыр, аның инде хәзер яшәрлек хәле юк, яшисе килми дә. Ул Гафур биргән ит кисәгенә әйләнеп тә карамады, гүя ис тә сизми. Бары тик күзләре генә яшьләнде.
Эт ябыкты, кабыргалары беленде, йоннары тузгып коелды. Хәзер аны теләсә кем тибеп үтерә ала иде. Хәтта карга килеп күзен чукыса да Парус кузгалмаячак. Чөнки җан дусты Тамчыдан башка аңа бу дөньяда ямь, тормыш юк иде. Барнәрсә буш, мәгънәсез, кирәксез аның өчен. Ул яшәү белән күптән хушлашкан, аның хәтта күзләрендә яшәүнең бер пысык чаткысы калмаган. Менә бермәлне әҗәл килер дә йолкышка әйләнгән эт кисәгенең бөтенләй җанын алыр, үзе сизми дә калыр. Бахыркай әле үк бернәрсә сизми кебек, сәләмә тире белән капланган ике уч сөяк кенә бит ул хәзер.
Гафур, әлбәттә, этнең сүнеп баруына тыныч кына карый алмады. Үзен үлемнән коткарган Парус өчен ул әлләни эшләр иде. Тик, ни эшлисең?! Ашарга төрлесеннән китереп карады, янында сөйләшеп, сыйпап утырды, ә этнең колагы да селкенмәде. Кызганыч, бик кызганыч иде ул. Мәхәббәт корбаны булып үлеп барган эт өчен кешенең дә җаны әрнеде. Тик, һаман да шул ук бер сорау: нәрсә эшли ала соң ул? Бүгенме, иртәгәме эт инде катып калыр...
Боегып кына Гафур кайтып бара. Башы иелгән, аяклары сөйрәлә, атлавы арык ат кебек. Шунда аның колагына бер тавыш ишетелде. Юк, адәм заты шундук кына моны аңламады, игътибар итмәде, атлавын белде. Ләкин, бу дөньяда нидер үзгәргән иде инде. Тавыш янә кабатланды һәм Гафурның да аңына барып җитте. Ул тукталды, артына борылды, әле генә тавыш ишетелгән җиргә килде. Кечкенә ике эт баласы койма буенда үләндә уйный. Алар шултиклем бәләкәй, хәтта бәбкә үләннәренә эләгеп абына иделәр. Ләкин шуклар, тереләр, чыр-чу киләләр. Үзләре йомшак, йомры, матурлар, күзләре кара муел шикелле елтырый. Тик, әниләре юк. Димәк, тагы бер бәла.
Гафур көчек балаларын кулына алды, күкрәгенә кысты һәм аэропорт ягына атлады.
...Парусның сыңар колак очы селкенеп куйды. Ул ниндидер тавыш ишеткәндәй булды. Ниндидер түгел, таныш, газиз тавыш. Борыны ис сизә башлады. Таныш, газиз ис! Болар бит көчек балалары. Паруска каяндыр көч кергәндәй тоелды, ул калтыранып торып аягына басты һәм, егылудан чак тыелып, әнчекләр янына килде. Аның күзләре ачылды, күзләрендә яшәү ачылды. Ул шушы кечкенә, бәләкәй генә җан йомгакларын исни, ялый башлады. Ярым үле эт күз алдында терелә, элекке Паруска әйләнә бара иде. Алай гына да түгел, аның Тамчыга булган мәхәббәте яңа наз булып бала көчекләргә күчә иде.


Чигелгән кисет
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Җыр тынар-тынмас кызларның берсе көрсенеп алды.
- Әй, ахирәткәйләрем, элек заман хатын-кыз тормышы авыр булган, иеме?
- Ә хәзер җиңелмени?! - дип каршы төште икенчесе.
- Җиңел түгел. Ләкин мин ул хакта әйтмим бит. Борын вакыт тотканнар да бәхетсез башларны теләсә кемгә, карт кешегә кияүгә биргәннәр. Ә без бит, ни әйтсәң дә, яраткан егетләребез куенына керәчәкбез.
Бу юлы Фәнүзә көрсенеп куйды:
- Син башта, әгәр алар исән калса, дип телә инде.
- Әйе, әйе. Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар гына инде, Ходаем.
Фәнүзә кулындагы кисетен әйләндереп карый-карый, сүзен дәвам итте.
- Их, берәр күрәзәче килеп, менә шул бүләгемнең кемгә барып ирешәсен әйтеп бирсә икән... әү, кызлар, дим, бәлки, берәр Геройга насыйп булыр, ә?
- Әйе, илле яшьлек аксак абзыйга. Озакламый андыйларны да ала башларлар инде, дөньялар болай барса...
- Шаярмале, Рәйфә. Җанымны үртәгәнче, дус булсаң, шуны әйт: кисетемне тагы ничек матурлыйм, нәрсәсе җитми икән? Ни әйтсәң дә, теләсә кемгә түгел, ә ут эчендәге сугышчы кулына барып керәчәк бит. Ошамаса, ул безнең хакта ни уйлар?
- Минемчә, - дип киңәш итте Рәйфә, - менә бу җиренә йөрәк сүрәте төшерү кирәктер. Җете кызыл җептән. Әйе, әйе, җемелдәп торырлык булсын. Җитмәсә, мәгънәсе дә булыр: без сезне яратабыз, бик тә сагынабыз, дигән сүзне аңлатыр.
- Дөрес, - дип хуплады аны тагын бер кыз. – ә янына исемеңне яз. Ямь-яшел җеп белән.
- Яшел түгел. Беләсеңме, миндә көмешсыман мулина бар. Бик саклап кын тора идем, кирәге чыгар, дип...
Кызлар сөйләштеләр дә тындылар. Арадан берсе тагы да җыр сузып җибәрде. Талгын гына агылган моң астынды чигү чигелде, җылы оекбашлар бәйләнде. Ә Фәнүзәнең кисете шул ук кичне әзер булды. Кызлар аны ошатып, бүләкнең матур килеп чыгуына канәгать калып таралыштылар.

Мәктәптә телефон шылтырады. Ронодан Фәнүзәне сораталар икән. Йортта утын турап яткан җиреннән мәктәп мөдире кабинетына йөгереп кергән яшь укытучы каушап калды. Ни булыр бу, тизрәк килеп җит, диләр бит, эшемдә берәр гаебем булса, мөдиргә генә әйтерләр иде.
Олы түрә янына кергәндә Фәнүзәнең дулкынланган йөрәге күкрәк читлегенә сыялмый дөп-дөп типте.
- Исәнмесез, Кадыйр Мәдиярович, - диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып.
Халык мәгарифенең район бүлеге мөдире ачулы түгел иде. Киресенчә, ул кызга йомшак кына эндәште.
- Фәнүзә туганым. Менә шундый хәл бит әле. Син чигеп салган кисет Герой фронтовик кулына барып эләккән икән. Менә ул үзе. Синең белән күрешергә дип, эзләп, безнең районга килеп чыккан. Таныш булыгыз.
Әлегә кадәр кәнәфидә утырган сержант, сул кулы белән таякка таянып күтәрелсә дә, икенче кулы белән кызга честь бирде.
- Федор Иванович Комарчук. Гвардия сержанты.
Фәнүзәнең күзе шундук солдатның күкрәгендәге алтын йолдызга төште. Чыннан да Герой. Чын Герой! Йә Хода, нишләргә, ничек җавап бирергә?..
- Фәнүзә Харисова, укытучы. Исән-имин килеп җиттегезме? - диде ул кыюланып кунакның кулын кысканда.
Бераздан роно мөдире, ашыгыч эше барына сылтанып, яшьләрнең үзләрен генә калдырды. Акрынлап кыз белән егет, беренче дулкынлануларын җиңеп, сүз җаена төшенеп алдылар.
Комарчук украин егете булса да, Төньяк Кавказда туып үскән икән. Салкын кыш уртасында окопларда өшеп ятканда кыздан шундый кадерле бүләк алгач, ничек куануын сөйләде ул. Фәнүзә фотокарточкасын да җибәргән иде шул. Түгәрәк йөзле, кара кашлы, нечкә билле кыз сүрәтенә карап, егет: “Бу бит хас безнең хохол кызы,”- дип сокланып куйган иде.
Федорның ай-ваена карамый, Фәнүзә аны үзе эшләгән авылга алып китте. “Окопларда күп интеккәнсеңдер, авыл мунчасында сөякләреңне җылытырсың,”- диде ул.
Урман авызында, кечкенә елга буенда утырган авыл Федорга бик ошады. Җәйнең иң матур мәле, таңнарында өздереп сандугачлар сайрый, болыннар мең чәчкәгә күмелгән. Егет белән кыз акрын гына сөйләшә-сөйләшә, әнә шул гүзәллеккә хозурланып, бәхет дөньясында йөрделәр дә йөрделәр. Фәнүзә күбрәк егетне сөйләтергә тырышты. Герой тиклем Герой бит. Сугыштан кайткан. Безнең әтиләр, абыйлар да аның кебек үк ут эчендә йөриләр.
Исән калсам, мин бу кыз белән очрашачакмын, дип сүз бирә үзенә Комарчук алгы сызыктагы авыр көннәрдә. Чыннан да ул, Ходай ярдәме беләндер инде, исән кала. Бермәлне каты сугышлар вакытында взвод командиры да, аның ярдәмчесе дә һәлак булалар. Ә болар оборона тоткан калкулыкка дошман танклары ябырыла да ябырыла. Бары тик гранаталар белән генә коралланган пехотачылар өчен коточкыч авыр хәл барлыкка килә. Взвод белән командалык итүне үз өстенә алып, Комарчук аяусыз сугыш алып бара. Алар дошманның бик күп солдатын, биш танкын сафтан чыгара, үзләре дә, әлбәттә, аз кала, шулай да ярдәм килеп җиткәнче магистраль тимер юл буенда урнашкан калкулыкны кулдан ычкындырмыйлар. Әнә шул алышта күрсәткән батырлыклары өчен сугышчыны илебезнең иң мактаулы званиесенә тәкъдим иткән булганнар.
Ә икенче бер сугышта янына мина төшеп шартлый. Ярчыклардан күп кенә җәрәхәт ала егет, бигрәк тә аягы нык зыян күрә. Новосибирскидәге госпитальдә авыр операция үтеп, бераз савыга башлауга, Комарчукны Башкортстанга күчерәләр. Шулай итеп хыялы тормышка аша. Госпиталь начальнигына хәлне аңлатып, бер атнага алданрак чыгарып җибәрүләрен сорый да, шушы районга килеп чыга.
Егет сугыш хәлләре турында ачынып сөйләсә дә, кызга да игътибарлы булды – үзе дә аның турында сорашты. Тик Фәнүзә нәрсә сөйләсен инде, нинди батырлыгы белән мактансын. Педагогия техникумын тәмамлап, икенче елын менә шушы авылда укытучы булып эшли. Иптәшләре белән колхозга булышалар, бәйрәмнәрдә концертлар куялар. Фәнүзә комсомолның район комитеты бюросы әгъзасы. Өч абыйсы сугышта йөри.
- Синең өч абыең бар, димәк, син гаиләдә дүртенче бала буласың, - дип куйды Федор, дүрт баланы күпкә санап.
- Юк. Дүртенче түгел, сигезенче бала мин.
- Нәрсә? Сигезенче бала!- дип гаҗәпләнде Федор һәм шунук сүзен дә тапты. - Җиде туганың иркәләп үстергән икән сине, төпчек бала назлы була шул.
- Ә кем сиңа мине төпчек кыз дип әйтте әле, өч сеңлем белән энемне кая куясың?
Федорның авызы ачылып-ачылып ябылды. Гүя судан суырылган балык. Исенә килеп, ул санарга кереште.
- Син сигезенче бала. Синнән соң тагын да дүртәү. Җәмгысе унике. Фантастика!
- Әйе, бездә ишле гаиләләр күп ул.
- Беләм, Фәнүзә. Сугыш яланнарында да күп ул синең якташларың-милләттәшләрең. Минем отделениедә генә берничә татар-башкорт бар иде. Начар сугышмадылар. Батыр йөрәкле кешеләр. Берсе гранаталарын дүрт-биш адымдагы танкка тондырды, үзен аямады. Гаиләсе бу хакта белде микән...
Әнә шулай вакыт уздырды яшьләр. Санаулы көннәр узды да китте. Солдатка юлга җыенырга да вакыт җитте. Әле ул нык аксый иде, шуның өчен, туган авылына кайтып, бер ай ял итәргә тиеш. Аннары яңадан медицина комиссиясе үтәсе...
Пристаньдә, пароходка кешеләр утырыша башлагач, кочаклашты алар.
- Көт! - диде Федор, кыска гына итеп.
- Көтәрмен! - диде Фәнүзә ышаныч белән. Ә эченнән өстәп куйды: “Тик син генә кайт, әйләнеп кенә кайта күр, зинһар!”
Текә ярларга бәрелеп теплоход гудогы яңгыраганда, кыз баш очында ак яулыгын болгады. Давылда талпынган акчарлакка охшатты моны егет.
Урман буендагы зур булмаган авылга хатлар килде-килде дә, берзаман тукталып куйдылар. Федор Комарчук атлы Герой Европа илләренең берсендә һәлак булып калды. Бөек Җиңү көнен күрергә насыйп булмады аңа. Бу хакта кызга кем хәбәр итсен соң. Сугыш тәмамлангач та көтте ул аны, соңлап кына кияүгә чыкты. Беренче мәхәббәте Федорның тереме, үлеме икәнен төгәл генә белми гомерен уздырды ул.

Торналар
Зур акланга Мансур белән әтисе ат җигеп килделәр. Биредә гөмбә күп була, шуңа килүләре, миләш җыйсалар да, кыш көне ярап куяр. Ата белән ул атларын тугарып тышаулап җибәрүгә әбиләр чуагының чалт аяз күгендә торналар күренде. Аларның моңлы итеп= “Тор-рыйк, тор-рыйк,”- дип кычкырганнары ишетелде. Кызык та инде бу кошлар, үзләре “торыйк” ди, ә үзләре китеп бара. Көньякка ашыгалар. Көзге күк аяз булса да, ул инде җәйге челлә вакытындагыдай кызу түгел, ничектер салкын пыялага ошап тора. Торналар да моны сизә, лычма яңгырлы болытлар килеп җиткәнче күченеп калырга тырыша. Тезелеп алганнар да, җай гына канат кагалар. Аларга карап, Мансур хәтеренә килгән бер шигырь сөйли башлады.
Торналарның килүләрен без сагындык бик азмы,
ә килгәчтен әй сөендек, китерделәр, дип язны.
Алар бүген тезелешеп баш очыннан үттеләр,
Көмеш чылбырларга тагып җәйне алып киттеләр.
Җәйне алып китү нигә кирәктер торналарга?
Болай да бит җылы якта кыш буе торалар ла.
Без, кешеләр, көздә калдык моңсу уйлар кичереп,
Кошлар нигә йөри икән җәйне шулай күчереп?..
Чыннан да, әллә торналар алып китәме безнең җәйне? Алар китеп бетүгә соры болытлар ябырылып килә дә, күк йөзен каплап ала, кояшны баса, иртәле-кичен генә түгел, хәтта көндез дә караңгыланып кала. Тышта халык бер эш эшли алмый, хет өеңдә генә утыр.
- Их, шул торналарны туктатып сорыйсы иде. Нигә сез җәйне алып китәсез, калдырыгыз, безгә ул бик кирәк. Ә сез барган Африка болай да җылы! - диясе иде. – Карале, ул Африка ни өчен шулкадәр эссе, әллә безнең яктан торналар гел җәйне алып китеп торганга шулаймы? Их, беләсе иде...
Мансур белән әтисе шактый күп гөмбә җыйдылар. Җайлы урын шул биредә, каенлык та бар, имәнлек тә. Шунлыктан, гөмбәнең дә әллә ничә төрлесе була. Төш вакытларындарак алар урманнан чыгып, арба янында тамак ялгап алырга булды. Шулчак, менә гаҗәп, бүген икенче тапкыр күктән җиргә торналар моңы коелды. Нигәдер бу юлы кошлар түбән иде, бәлки, алар шушы акланга төшәргә дип тә килгәндер, ләкин, кешеләрне күреп, тукталмаска булдылар, ахры. Якындагы икенче акланга төштеләр.
- әти, мин торналарны барып карыйм әле? Якыннан күрәсем килә! - диде Мансур. Аның әсәрләнүдән күзләре ут булып яна иде.
- Бар, алайса. Тик, кошларны куркытмаска тырыш. Аларның барасылары ерак, ял итәргә комачаулама.
Малай торып йөгермәкче булган иде, әтисе тагын бер сүз өстәп куйды:
- Сак бул анда, чукып башыңны тишмәсеннәр, ни дисәң дә, кыргый кошлар бит әле алар, - дип елмаеп калды.
Мансурның атасы шундый инде ул, һич кирәкмәгәндә шаярта да куя. Ата каздан таланып, Мансур өйгә елап кайткан иде, әллә шуңа ишарәли. Анысы әллә кайчан булган хәл бит инде, нигә искә төшерергә, Мансур зур хәзер.
Егермедән артык торна тугай буйлап таралып нидер чукып маташа иде. Аларның малайда гаме юк, тизрәк тамак туйдырып хәл аласы бар, вакыт көтми. Мансур ботаклар артыннан шым гына карап ятты. Ләкин, бераздан, моңа гына канәгать булмыйча, шушы дәү кошларга якынаясы, аркаларыннан сыйпап карыйсы килде. Ул, сак кына шуышып, торналарга якынайды. Тик, кошлар ризык җыю белән мәшгуль булса да, колаклары сизгер икән. Олы бер ата торна, борылып, малайга каршы төште. Мансурга шым буласы иде, ләкин ул үзе дә аңгармастан торып басты, торнага тагын да якынрак килде һәм, кеше белән сөйләшкәндәй, сорап куйды.
- Нигә китәсез, бездә начармыни? Нигә безнең җәйне алып китәсез?
Юләр малай, торна синең белән сөйләшеп, аңлашып торамыни. Ул көтмәгәндә “тек” итеп Мансурның башын чукып алды. Юк, нык чукымады, болай гына, безгә якын килмә, комачаулап йөремә, дип кисәтте генә булса кирәк, тик, менә гаҗәп, малай егылды да китте, аның күзләре йомылган иде.
Аңына килгәндә ул ком чүлендә ята булып чыкты. Кояш түзгесез кыздыра, үтереп эчәсе килә. Мансур торып басты, ләкин эсселектәнме, хәлсезлектәнме башы әйләнә иде. Тиздән аны ниндидер кешеләр күреп алды һәм, дөягә атландырып, үзләре белән алып киттеләр. Бер ир аны мал көтәргә өйрәтә башлады. Кырыс иде бу адәм, Мансур ят телне аңламый торса, суга да җибәрә. Бу халык бик аз ашый, суның тамчысы исәптә, Мансур туймый, шуның өстенә көйдереп барган эсседә көн буена мал артыннан йөрергә кирәк.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 46
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.