Latin

Солтаньяр - 02

Total number of words is 4186
Total number of unique words is 2196
36.0 of words are in the 2000 most common words
51.4 of words are in the 5000 most common words
59.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Дөрес. Марш базга. Бер аягың тегендә – икенчесе монда. Баз тишегеннән иң башта чирек башы күренмәсә, үз башыңны күрсәтеп тә торма, - дип һәркем берәр сүз белән “дөмбәсләп” Галәфимне идән астына озаттылар. Бер олы кеше булса, боларга карап, мыеклары аякларына уралырлык булган, үзләре бала-чага кебек кылана, дияр иде. Йә инде, яшь чакта кем уйнамаган да, кем шаярмаган. Яшь гомер кыска гына бер көн бит ул, сизми дә каласың төне җитә. Төн дигәннән, йоклаган, караңгыда калган авыл өстендә бу көй бигрәк тә моңлы агыла икән.
Арчаларга барам әле,
Арча юлы ачылгач,
”Уф” йөрәгем димәм әле,
Янулары басылгач.
Монысы инде бер-ике чынаяк әче балны түңкәргәннән соң егетләрнең күңел хушландыруы иде.

3. Яңа сәфәр
Башкарма комитет рәисе Зәйран Атабаев утны-суны кичкән, лаеш шулпасын олы чүмечтән чөмергән кеше, тәҗрибәле җитәкче һәм гаять тә хәйләкәр адәм иде. Халык белән эшләргә, дөресрәге, агитацияләргә данлыклы Азин дивизиясендә комиссар булып йөргәндә үк өйрәнгән. Җилнең кайдан исүен борыны бик яхшы сизгән стажлы коммунист гади эшче Солтаньяр Мирхәйдәров язмышына бераз үзгәреш кертмәкче булды – урман якларына кешеләр җибәрергә кушылгач, һич икеләнүсез Солтаньярны сайлады. Анысы үз егетләрен җыйды һәм нәкъ Атабаев уйлаганча килеп чыкты. Югыйсә, ул следователь Зверюгинның спекуляция белән шөгыльләнүчеләрне кулга алырга җыенуын райком секретаре кабинетындагы сөйләшүләрдән ишетеп калган иде инде. Юк, башкарма комитет рәисе шәхсән Солтаньяр өчен “аһ” ормый иде. Йөзләр, меңнәр кулга алынганда бер авыл мужигы бар ни дә, юк ни. Син берәрсен яклап кара, урынсыз гына түгел, башсыз да торып калырсың. Әйе, хикмәт Солтаньярны якларга тырышуда түгел, эш шунда ки, яңарак кына оештырылган район үзәгендә эш күп, әнә бит, мәктәп, район дәваханәсе, милиция бинасы, тагы әллә нәрсәләр төзисе бар. Мирхәйдәров кебек балта осталарын көндез чыра яндырып эзләп йөрергә туры килмәгәе. Хәзергә, әнә, урман эшенә китеп, Зверюгин күзенә күренмиерәк торсын. Ун кеше җибәрергә кушылган иде, унөчәү киткәннәр икән, бәлки, мактап та телгә алырлар әле.
Яшьләргә ни кирәк, каядыр барырга, дөнья гизәргә дисәң, башларына бүрек кияргә дә онытып чыгып китә торган халык. Дөнья дигәнебезнең кеше яшәмәгән кара урман булса да, Солтаньярның бер әйтүе җитте. Әнә, унөч ир-егет утырган өч ат тау бәллүре кебек зыңлап торган кар сәхрәсен ярып алга бара. Чаналар шыгырдый, ара-тирә атлар пошкырып ала, аларның борыныннан чыккан ак бу күренеп кенә ала да шундук юк була. Кайчак егетләрнең мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелеп кала. Аларның да мыекларына бәс кунган – көн салкынга сынмакчы.
Егетләр дә егетләр дигәч, арада ир уртасы кешеләр дә бар бит. Күр әле, Солтаньярдан биш яшькә олы Фаһман, икенче чанада Нурым, ул да берничә яшькә өлкән. Фаһманны күрше дияргә дә була, бала чакта чыбык белән карга хәреф язып укырга өйрәтә иде. Солтаньяр онытып куйса, баш белән шул ук карга кадап китәргә дә күп сорамас иде. Шулай да олауга старшой итеп берсүзсез Мирхәйдәровны сайладылар. Аның белән киңәш итәләр, аның сүзен тыңлыйлар. Шуңа да юл чатында Солтаньяр ат башын уңга каергач, бәхәсләшеп тормадылар, кызыксыну өчен генә сорап куйдылар.
- Бәй, Солтаньяр туган, Абызтамак бу яктарак түгелмени?
- Беләм. Тик, урау булса да юл яхшы, диләр. Бу юлда без Новотроицкига җитеп кунарбыз да, аннары олы юлга чыгарбыз. Теге юл белән барсак, авыл-фәлән сирәк, ә урманнар күп. Теге чакта Илалетдин картны харап иттек, тагын да бәлагә барып кабасым юк.
- Ярый, алайса, үзең беләсең.
Чыннан да, караңгы төшкәннән соң озак бармадылар, алда Новотроицк утлары күренде. Фатир белешеп егетләрне урнаштырып беткәч, Солтаньяр Настя йортына юнәлде. Берүзе. Ялгыз хатын аны күргәч, шатлануын яшермәде, чөнки яңалыгы-хәбәре бар икән. Ләкин ашыкмады, Солтаньярның бераз тамак ялгаганын көтте, өстәлгә сый-нигъмәт тезде, әче бал коеп кунагы алдына этәрде.
- Солтан, - диде ул, ниһаять, кирәкле сүзен башлап, - беләсеңме, минем кызым Верункамны Бурайга эшкә тәгаенләгәннәр бит. Алай-болай ишетмәдеңме, күрмәдеңме соң?
- Юк, Настя, күрмәдем. Кызганычка каршы, белми калдым шул. Бүген юлда килгәндә егетләр авызыннан ишеттем дә хәйран вә гаҗәпкә калдым, минәйтәм, юньсезләр, Бурайда чакта әйтсәгез ни булган, эзләп табып, хәлен белеп, кайда ничек урнашуын күреп килгән була идем. Бу яшьләр дөнья җаен бер дә белмиләр инде, аларга уйнарга да көләргә булсын. Хәер, алар Вераның синең кыз икәнне белмиләр иде шул.
- Алай икән, - дип сузды Настасья. - Үкенеч, ләкин зарар юк бит. Минем сиңа әйтер сүзем шул иде инде, балама чит-ят җирдә күз-колак булсаң иде, дим.
- Мотлак, әйе, мотлак шулай эшләрмен. Аны әйтеп торасың да юк, Настя. Өйгә әйләнеп кайту белән табармын, барып белешермен, кирәксә, ярдәм итәрмен. Кулдан килгәннең барын да эшләрмен, Настя, борчылма.
- Рәхмәт, Солтан, бик рәхмәт.
- Рәхмәт тә рәхмәт димә инде син. Без авыл халкы, төчеләнергә яратмыйбыз, дөресен әйткәндә, дустым Степан һәм синең кызың өчен барын да эшләргә әзер мин. Син алай чит-ят җир дип тә борчылма, теләсә кайсы җир кемнеңдер туган төбәге бит ул, димәк, анда да яшәргә була. Без үз авылыбызда Вераны яклаучысыз калдырмабыз. Хәер, бездә халык бик итәгатьле, кызыңа кыен сүз әйтүче дә булмас, күрерсең.
- Их, яхшы кеше дә инде син Солтан. Авызыңа бал да май. Күңелем тынычланды болай булгач.
Солтаньярга үз йомышын йомышларга да җай вакыт иде. Хатынның кәефләре әлҗе-мөлҗе булганда әйтеп калмасаң тагын кайчан әйтәсең.
- Карале, Настасья Тимофеевна, минем дә сиңа бер йомышым бар иде, - дип аерым хөрмәт белән эндәште хуҗабикғәгә юлчы. - Бик зур йомыш. Дөресрәге, синең өчен бер мәшәкате дә юк, ә минем өчен бик тә мөһим.
Настя сагая калды.
- Ниндиерәк йомыш соң? Сөйләп кара, үтәрлек булса...
- Синең өчен пүстәк дим бит.
Солтаньяр өстәл артыннан кузгалып чөйдәге тунына юнәлде. Кесәсеннән ниндидер тимер кап алды һәм бүлмә уртасына, лампы яктысына килеп, аны хуҗабикәгә сузды.
- Настя, менә бу – минем байлыгым. Акча гына түгел, алтын-көмеш әйберләр дә бар. Чөнки акчага бик ышанырга ярамый. Шуны базыңа төшереп ниргәңә күмеп куй әле. Гаҗәпләнмә, дөнья хәлен белеп булмый, әллә ни булуы бар. Мин яшерә алмыйм, үзем гаип булсам, әрәм була. Сабирага тапшырсам, аны куркытып әйттерәчәкләр.
Настя аптырабрак кына капны кулына алды. Калын калайдан һәйбәт, нык итеп эшләнгән, капкачы бик төгәл, тыгыз итеп ябылган. Бу әрҗәдәге әйбер мәңге бозылырлык түгел.
- Курыкма, Настя, минем акча синдә икәнен беркем дә белмәячәк, - дип, үгетләвен дәвам итте Солтаньяр. – Карале, әгәр мин озак еллар күренмәсәм, тормышың бик авырлашса, ачып ал, күпме кирәк, ал. Кешенеке дип кыенсынма, анда акча җитәрлек. Калганын Сабирага тапшырырсың.
Настя ни-нәрсә әйтергә белмәде, башкача сүз озайтмый сандыгын ачмакчы булды.
- Юк, Настя, - диде Солтаньяр. – Калган эшкә кар ява, диләр, син хәзер үк яшер.
Хуҗабикә, икенче лампының куыгын күтәреп ут элде дә, базга төшеп китте.
Новотроицк авылыннан иртән иртүк чыккан олау икенче төнгә генә Абызтамакка килеп җитте. Егетләр шушы район үзәген күреп исләре китте – кола ялан лабаса. Анда-санда купыраеп утырган биналар бик аз. Ләкин кая карасаң да төзелә башлаган йортлар күренә. Башкортстан хөкүмәтенең утыз өченче елгы карары нигезендә район үзәген урыс авылы Бакыйдан менә шунда, елга ярына күчерергә һәм яңа авыл – район үзәге төзергә булганнар икән. Чыршы исе аңкып торган башкарма комитет бинасында кизү торучы ир юлчыларга коридорда йоклап торырга рөхсәт итте һәм иртүк кемгә мөрәҗәгать итәргә аңлатты. Иртәгәсен аларның кайдан, кем булуларын гына язып алдылар да, тиз генә райпо базасына барырга куштылар. Анда сигезенче махсус поселок коменданты Апанас Степанов азык-төлек алып ята икән, бурайлыларга шуңа ияреп китәргә кушылды. Апанас дигәннәре киң ак йөзле, калын кашлы, түгәрәк гәүдәле бер чуаш икән. Тунының җиңен кайтарып куйган – уңган кеше галәмәте. Солтаньярның татар икәнен белеп алгач, үзе дә татарчага күчеп китте.
- Их, туганнар, килүегез бик шәп булды бит әле. План дөнья кадәр, ә кеше юк. Дөрес, яз айларында тоткыннар күп булыр, дип вәгъдә иттеләр, ләкин бүген кул кушырып утырып булмый бит, эшли торырга кирәк.
Апанас кешеләре йөкләрен төяп бетеп килә иде инде, тиздән юлга чыктылар. Чыктылар, дип әйтүе генә җиңел икән, елга өстен үтүгә текә тау башланды, атлар авыр йөкне тарталмый, олаучылар үзләре төшеп этешә. Мескен хайваннарны кызганып һәр чанадан бер-ике капчык онны бурайлылар олавына күчереп салдылар. Шулай көч-хәл белән менеп җиткәннәр иде, инде төшәргә кирәк икән. Монысы үзе бер михнәт булды. Шуннан соң гына тау араларындагы бормалы юлдан олау җай гына алга бара башлады.
Иртәнчәк ашыктылармы, баштинашкан хәстәрлектән әһәмият бирелмәдеме – Солтаньяр сораша алмый калды, ә менә хәзер кызыксыну тынгы бирми. Ул атын кугалап берничә олауны узды да, комендант утырган чанага якынлашты.
-Апанас Николаевич, - диде ул, син баярак сигезенче махсус поселок, тоткыннар, дип сөйләндең. Нинди махсус поселок соң ул, тоткыннары кем тагын, аңлаешлы итеп әйт әле?
- Минемчә, хөкүмәт ике көймә койрыгын беръюлы тота. Илебез индустриализация юлына басты, монысы үзегезгә мәгълүм, шунлыкан, шәһәрдәге төзелешләргә бик күп агач кирәк. Безнең бурыч әнә шул агач хәзерләүчеләр өчен поселок төзи башлау. Һәм, әлбәттә, агач кисеп чыгару эшен җайга салу. Ә тоткыннар диюем... Шушы поселокны төзергә һәм урман кисеп чыгарырга кулаклар, сөргенгә озатылучылар һәм башка шундый элементларны китерергә тиешләр. Шуңа да ул махсус поселок дип атала һәм мин аның коменданты булам инде. Кыскасы, илгә – агач, тоткыннарга – эш. Алар бушка икмәк ашарга тиеш түгел.
- Ягъни, иректән мәхрүм ителгәннәр тир түгәчәк, шулаймы?
- Нәкъ шулай. Режим, паек, тыгыз барак, иртәле-кичле барлап тору, бары тик чәнечкеле тимерчыбык кына юк. Ә тир түгү дигәннән, кан түгүгә караганда яхшырак инде ул, нишлисең, халык дошманнарына аяу юк.
Шулай икән, дип уйлап куйды Солтаньяр. Күңелем никтер шөбһәле, бер дә юньлегә түгел кебек бу. Күңелсез уйларын башыннан кумакчы булып ул янә сүз башлады.
- Гел урман да урман. Монда бүреләр күптер инде. Куркыныч түгелме?
- Сез татарлар ничек дисез, кәҗә дә булдымы мал, дисезме? Бүре дә булдымы ерткыч. Биредә аюлар күп, ләкин алар әле йоклый, ә менә җәй көне хәтәр, җиләк, читләвек ашыйм дип ялгыз йөри күрмәгез.
- Без җәйгә кадәр тормабыздыр, - диде Солтаньяр.
- Шулай шул. Кызганыч. Ирекле кешеләр күбрәк булса, яхшырак булыр иде.
Көненә җитмешәр чакрым юл үтәргә өйрәнгән олаучылар өчен унике чакрым сизелми дә калды, поселокка килеп тә җиттеләр. Бурайлылар Абызтамакта бер гаҗәпләнсә, монда янә хәйран калдылар, поселок дигәннәренең исеме генә бар икән, өч-дүрт барак бурасы, берничә землянка һәм теләсә кайда өем-өем яткан агач һәм шуның белән вәсссәлам. Ярый әле атлар өчен җылы абзар төзегәннәр. Апанасның акыллы җитәкче булуы шуннан да күренде, адәм баласына торыр урын булмаса да, атларга торак юнәткән. Чөнки шушы хайванкайлардан башка биредә бер эш тә бармаячак.
Солтаньяр якташлары белән землянкаларда кысынкыланып булса да урнашкач, тамак ялгап алдылар. Ләкин иркенләп йоклау насыйп булмады – тышта шакырдап һаман суыта бара иде, еш-еш чыгып атларның хәлен белеп тордылар. Ике-өч кешегә бер толып ябынырга туры килде, арттырырга мөмкин булган толып-туннар елкылар өстенә ябылды, асларына мул итеп печән түщәлде.
- Их, минем куяннар нишли икән инде, әнинең аларны яхшылап карарга зиһене җитәр микән? - дип уфтанды Галәфим.
- Син һаман да үз куяннарыңны кайгыртасың, ә Бәхтияр казларының тәпиләре өши дип уйлый белмисең, - дип төртеште Хафизулла.
Егетләр көлешеп алды. Яшьләрнең шул инде, барысын да уенга бора, дөнья күрәбез дип чыкканнар иде, менә, күрегез, күрсәтә ул хәзер сезгә нужа калачын. Солтаньярның үзенең бер дә көләр кәефе юк. Һәм ул янә ялгышмады. Иртән тышка чыксалар, пыяладай чыңлап торган салкын иде, ләкин көнбатышны сөт кебек ак нәрсә каплаган. Анда әллә җир, әллә күк – күрерлек түгел. Һәм бу болганчык аклык һаман куера, якыная барды. Өйлә вакытларында инде беренче җил исеп, битне чеметеп кар өерелә башлады һәм ул бик тиз күзачкысыз буранга әйләнде. Кичкә кадәр каршыдагы барак буралары, атлар торган абзарлар күренмәс булдылар. Кичә генә “ыһ” иткән аваз да чакрымнарга ишетелсә, хәзер инде бар көчеңә кычкыруың да өч адымнан ишетелмәс булды - табигать үзе генә улый, башка бер генә җан иясенә дә яшәргә мөмкинлек калдырмыйча, үзе генә котыра иде. Бу төнне җир өй авызын ничә тапкыр көрәп чыгарга туры килде икән – кешеләр йокысызлыктан, киеренкелектән, туктаусыз эштән арый башлады, хәзер инде шаярулар бетте, тагы да ныграк суынган землянкада өшемәс өчен бер-берсенә ныграк сыенып яттылар. Тыштан алып кергән утын “ә” дигәнче янып бетә иде, ишек ачып йөрүдән һич файда булмады. Ләкин, күмелеп калмас өчен аны әледән-әле ачып, зур агач көрәкләр белән ишелеп-ишелеп яуган карны көрәми дә булмый.
Шунысы гаҗәп, буран башлануга салкын һич кенә дә йомшармады. Ул җелеккә үтте, әрсез сагызак кебек чагарга урын эзләде, я җиңнән, я якадан үтеп керә иде. Бәреп-сугып искән җил, шәйләми калсаң, тун якасын шап иттереп биткә бәрә дә такта белән суккандай авырттыра. Каты кар бөртекләре күзне дә ачтырмый. Солтаньяр әнисенең сүзләрен исенә төшерде. ”Атаң буранда туңып үлде”, - ди торган иде ул. Солтаньяр үзе ул чакта Байкал артында хезмәт итә иде. Менә нинди булган икән ул әмерик бураннары. Бәлки, катырак та булгандыр әле. Мондый афәткә юлыккан кешенең язмышы өметсез, кат-кат киемең дә, ут ягарга маташуың да, чуртым да ярдәм итмәячәк – биш минутта син боз булып катасың. Ходай күрсәтмәсен.
Өч көн, өч төн дәвам итте бу мәхшәр. Кечкенә землянкада озак ятудан, дөнья яктысы күрмәүдән күңелдә сәер бер хис барлыкка килде – әгәр менә шушы караңгы, дүртпочмаклы җир куышын исәпкә алмаганда, дөнья үзе дә юк кебек. Карга күмелгән землянкада үлешеп бетсәләр дә бер генә кеше дә коткарырга килмәячәк, хәтта үле гәүдәләрен дә җыючы булмас кебек. Ләкин, беркем дә үлмәде, арып-талчыгып барысы беръюлы йокыга гына киткәннәр. Ә уянсалар, тирә-як тып-тын калган. Бу сәер булып китте, кешеләр ашыгып тышка атлыкты. Анда бөтенләй икенче дөнья – хөррият иде. Чалт аяз зәңгәр күк йөзендә чагу кояш күзләрне камаштыра, кар бөртекләре энҗе-мәрҗән хәзинәләрен хәтерләтеп мең төрле төс белән җемелди иде. Һәм сизелеп җылыта башлады. Өстәге туннарның, тире бияләйләрнең кирәге калмады. Тиздән кара урманнар уртасындагы алан ыгы-зыгыга күмелде, тәүге сукмаклар ярылды, кемдер тик торудан аяклары бозыла язган атларны йөртеп мазалана, кемдер казан асып ботка пешерә – карын ничә көн җылы аш күрмәгән, кемдер пычкы, балта үткерли, я булмаса барак буралары белән ”таныша”, шуларны төзүне дәвам иттерәчәкләр бит. Әмма һәммә кешедән җәһәтрәк Апанас йөри иде. Кыскарак аяклары белән аю кебек атласа да, ул әле монда, әле тегендә күренә, гүя кар көртләре аның өчен берни тормый.
- Йә, Солтаньяр туган, - дип кычкырды ул Мирхәйдәровка, - барыгыз да аманмы, кәеф ничек?
- Мондый афәтне үткәргәч, кәеф яхшыга барыр инде ул.
- Бик хуп. Монда кәефсезләнеп утырсаң – үләргә. Ә үләргә ярамый, чөнки нигә шундук үлделәр, башта планны тутырсыннар иде, дип минем башны кимерәчәкләр, - дип Апанас Степанов янә көлеп җибәрде. Аннары йомышын әйтте.
- Син, Солтаньяр, үз егетләрең белән бер бригада булып эшләрсең инде. Менә бу бураны күтәреп бетерегез. Яраклы бүрәнә җитмәсә, диләнке якында гына, күрсәтермен, ташырсыз, атыгыз бар.
Мирхәйдәров гаҗәпкә калды. Бу үтә дә гамьсез күренгән чуашның башы бик йомры икән, атыгыз бар, дип кенә куйды. Димәк, безнең атларның да файдасын күрмәкче. Ләкин теле белән икенчене әйтте.
- Бурарбыз. Тик, түшәме, идәне бар дигәндәй, такта кайдан алырбыз?
- Берничә көннән тракторлар пилорама сөйрәп китерергә тиеш, шуны корып куйсак, тактага интекмәс идек лә ул. Ярый, Солтаньяр, сез әйбәт кенә ашап алыгыз да, эшкә тотыныгыз инде. Тизрәк төзеп бетерсәгез, тизрәк кайтып китәрсез.
Комендантның никадәр үҗәт, үзсүзле булуын Солтаньяр әле белмәсә дә аның соңгы сүзләренә ул янә игътибар итте. Шушы бер кәлимә сүз егетләрне барлык социалистик ярышлардан да ныграк, дөресрәге, җан-фәрман эшләргә мәҗбүр итәчәк иде. Менә шулай, озын-озак нотыкка караганда сүз арасында ычкынган бер факт мең кат көчлерәк. Тизрәк эшләсәгез, тизрәк кайтырсыз.
Арыткандыр, ахры, Солтаньяр бу кичне бик тиз йокыга ките. Тик, нишләптер, тыныч йоклый алмады. Килү белән күз күрмәгән буранга тап булгач, бу җир безне үз итмәде, ахры, дип уйлаган иде, төшендә дә шул ук хәл. Имеш, Солтаньяр, балтасын алып, чыршыга якын килергә тырыша, ә ул, аскы ботакларын урманчының күкрәгенә терәп, балта чабарлык якын җибәрми. Солтаньяр, ачуы килеп, балтасын ике куллап тотып, уңга-сулга селти, чәнечкеле ботакларны кыеп төшерергә тырыша. Ләкин чыршы да бирешми, ул ботакларын болгый, энә шикелле катыланган ылысларын ирнең битенә кадарга маташа. Шул чакта Солтаньяр уянып ките һәм уйга калды: бураны, салкыны, сәер төш – барысы да бер җепкә бәйләнгән шикелле. Авыл урыны сайлаганда җирне бәхилләтергә кирәк, дигәннәр борынгылар. Мондагылар шуны эшләмәгән. Бәлки, табигать тә үзенең урманын кызганадыр. Чыннан да, карап торуга шундый матур, мәгърүр бит бу урман. Һәр агачы – алтын бәясе. Кош-кортлар, киек-җанварлар иле. Солтаньяр исенә килгән доганы кат-кат укыды: “әғүҙү бикәлима тилләһит-таммати мин ғазабиһи үә шәрри ғыйбадиһи үә мин һәмәзатиш-шәйәтыйн үә ән йәһдүрүн”. Тоткыннар арасында берәр укымышлы кеше бардыр әле, шуңа хәер бирергә кирәк, дип уйлады ир һәм, җаны тынычланып, йокы дөньясына чумды.

4. Кураишта
Адәм дигән нәрсә бик кызык бит ул, әле кайчан гына барабыз дип атлыгып чыккан егетләр хәзер инде кайтабыз дип сеңер-саңырларын өздергәнче эшләргә әзер. Әллә бу татарның эшкә җиң сызганып тотынып, ут уйнату гадәтеме. Ничек кенә булмасын, Солтаньярга старшой булу авырга туры килмәде. Егетләр эшли белә. Дөрес, сигезәр фатирлы бараклар төзегән юк иде әле, тик бергә-бергә уйлашкач, киңәшләшкәч һәрнәрсәнең җаена төшенеп була икән. Фаһман агач сайлый, ул аны үтә күрәмени, монысына корт төшкән, бусының үзәге бурсый башлаган, бу агач артык дымлы, тиз черер, дип кайбер бүрәнәләрдән “гаеп” табып торса да, эш ырамлы бара. Нурымга кара син, яше дә кырыкка җитеп бара, гәүдәгә дә чандыр гына, ә балтаны чаба! - йомычкалар гына оча. Ахры, үзендә җен-пәри көче бар. Көч дигәннән, Сәлимгәрәй бүрәнәләрне юан башыннан гына тотып күтәрә, Нуриҗан да аннан калышмый. Каезланган шоп-шома бүрәнәләр бура өстенә күтәрелә, почмаклары алына, һәм мүк түшәлгәннән соң үз урынына менеп тә ята. Осталар балта түтәсе белән “дыңк” иттереп сугып куя. Монысы бүрәнә тигез яттымы дип тикшерү өчен. Әмма бу гадәтнең әхлаки ягы да бар - ”булды бу” дип мөһер суккан кебек. Шуңа да “дыңк” иткән саен бурада бер бүрәнә, күңелдә шатлык өстәлә.
Шулай бүрәнә артлы бүрәнә, ниргә артлы ниргә ята торды. Бурайлылардан башка да берничә бригада эшли иде, алар да шулай ук тырышты, әмма Солтаньяр егетләре ничектер чосрак кылана иде. Эш тактага гына терәлмәсә...
Терәлмәде. Кураиш буендагы алан кырмыска иләвен хәтерләтә иде, салам кисәге сөйрәгән бөҗәкләр шикелле кая карасаң да халык мәш килә, бүрәнә сөйри, әйләндерә, күтәрә. Һәм ниндидер бер мизгелдә гаҗәеп көйле хезмәт ритмы аксап куйды, осталар колакларын сагайтып тынып калды, аннары балталарын бүрәнәгә чабып куя башладылар. Аеруча түземсез яшь-җилкенчәк бердәнбер юлга карап йөгерә үк башлады. Ул яктан куәтле гөрелте ишетелде. Һәм озак та үтми тракторлар үзләре күренде. Тик бу пилорам түгел иде. Ләкин, моңа карап беркемнең дә кәефе кырылмады – киресенчә, барча халык ташкын булып маҗара карарга агылды. Бер трактор чанасында динамомашина, икенчесендә дизель двигателе иде. Тагы да азык-төлек, кирәк-ярак төялгән атлар һәм кешеләр. Юк, болары инде балта осталары түгел, күренеп тора. Өсләрендә юка кием – кулга алынганда ничек ашык-пошык киенгән булсалар, шулай килгәннәр. Кайберләре хатыннары, балалары белән. Бичаралар. Болай да кысан землянкаларда аяк басар урын да калмый икән. Соңыннан билгеле булды, болар Авыргазы, Бүре, Благовещен, Дүртөйле, Кыйгы районнары кулаклары икән. Килүчеләр арасында ике милиционер, инженер һәм урман мастеры да бар иде. Шулай итеп урман арасында адашкан кырык-илле кешедән торган утар бу көнне чын мәгънәсендә поселокка әйләнде дияргә була. Тик өйләре генә юк иде әле.
Әмма яңа килгән кешеләр белән танышудан алда әлеге ыгы-зыгыга әйләнеп кайтыйк. Тракторлар урман юлы белән тау төшеп поселокка килеп җиткәндә генә тукталып калдылар. Кураиш елгасы куркыта иде. Нинди генә суыклар тормасын, тирән кар астындагы боз бер дә калынаймый шул, ә хәзер инде аны, бәлки, астан яз суы да юдыра торгандыр. Кыскасы, кечкенә елга март аенда зур комачауга әйләнде. Чыршы ботаклары сындырып ыргыта-ыргыта су сибеп туңдырып карадылар. Туңмады. Сипкән сулары кар белән кушылып сыек үрәгә әйләнде. Көне нинди бит! Чана юллары карайган мәл.
- Бәлки, төнлә суытыр, шунда туңмас микән, - диештеләр яңа килгән түрәләр. Ләкин бу тәкъдим аларның үзләренә дә ошамый иде. Вакытның минуты кадерле. Йөкләрен тапшырып, бушатынып тракторлар кире кайтырга тиешләр. Юл өзелгәнче пилорамын, башка нәрсәләрне ташып куярга кирәк...
Шунда Солтаньяр Апанаска үз сүзен әйтеп калырга булды.
- Иптәш комендант, агач тезергә кирәк, күпер салырга.
- Нинди күпер? Бу вакытта кем күпер сала?
- Юк, чын күпер түгел. Боз өстенә бүрәнә тезеп кенә чыгарга кирәк.
Апанас Солтаньярны ярты сүздән аңлады. Һәм янә эш кызды. Буй-буй агачларны елга аркылы тезделәр. Өсләренә алты метрлы бүрәнәләрне аркылыга, ягъни агым ыңгаена түшәп чыктылар.
- Булды! - диде Солтаньяр, - бер тракторны сак кына чыгарып карагыз.
- Менә бу өске бүрәнәләрне кагып чыкмыйбызмыни? Шпильләр бар бит.
- Юк, кирәкми, - диде Мирхәйдәров. – Болай өске рәт бүрәнәләр авыр чана астында әйләнергә тиеш, ягъни тәгәрмәч ролен үтәячәк.
Командалыкны яшь инженер үз өстенә алды, ни әйтсәң дә, техника өчен ул җавап бирә. Аның кул изәве буенча трактор “күпер” өстенә менде, акрын гына килә башлады, шуннан авыр чанасы да сөйрәлде. Чыннан да, Солтаньяр әйткәнчә булып чыкты, трактор үткәндә бүрәнәләр калтырана-дерелди, әмма урынында ятып кала, ә өсләренә чана менгәч, алар әйләнеп-әйләнеп ала. Моңардан зыян юк, чана табаны озын, әйләнеп әйләнсеннәр, тракторга җиңел була бит, тик чана астыннан бөтенләй килеп кенә чыкмасыннар. Бу эшне халык тын да алмый күзәтте. Беренче трактор һич тоткарлык күрми чыгып җитте. Эшчеләр кузгалган, араланган бүрәнәләрне тиз-тиләмән урыннарына салып чыктылар да, икенче трактор инде җиңү билгесе итеп кара төтеннәрен чыгарып һич хәвефсез елга аша чыгып махсус поселок җиренә “аяк” басты.
Икенче көнне иртүк мәхбүс кулаклар кар көри иде. Мескеннәрнең кайберләренең кулларында бияләйләре дә юк. Ләкин тырышалар, чөнки үзләренә кирәк – бараклар тизрәк төзелсә, баш өстендә ичмасам җил-яңгырдан ышыклаучы түбә булыр. Иртүк киткән тракторлар кичкә таба янә уралып килеп җиттеләр. Бу юлы бер чанада күптән көтелгән пилорам кукыраеп утырса, икенчесендә рельслар һәм башка җиһазлары иде. Инженер Шагалиев бу көнне кешеләрне кара төнгә кадәр эшләтте. Ирекле балта осталары, кулаклар, аларга ияреп килгән хатын-кыз, бала-чага кар көрәде, җир тигезләде, шпаллар юнды. Аркалардан тир акты. Ләкин шулкадәр эшне бер көндә өлгертеп буламы – төн бүлдерде. Һәм иртәгәсен халык янә балтага тотынды, нык һәм зур итеп платформа эшләп маташтылар. Ниһаять, двигатель белән динамо шушы платформа өстендә утыра иде. Ләкин, аларны көйләп, кабельләр сузып, башка вак-төяк эшләр белән тагын бер көн үтте. Бигрәк тә двигатель белән динамо азаплады, аларны кабызу була, һәрнәрсә җен арбасы шикелле селкенә башлый. “Вибрация” дип аңлатты Мозафар Шагалиев. Динамо белән двигательнең үзәкләре төп-төгәл туры килергә тиеш икән, моны центровка диләр, югыйсә зур тизлектә әйләнгән механизмнар калтырый башлый һәм ватылып чыга. Ярый, биредә ярдәмчеләре белән инженер чиләнде, ә төзүчеләр исә янә үз эшләренә тотынды. Солтаньяр бригадасы исә инде баракның соңгы бүрәнәләрен күтәрә иде.
Һәм менә бәйрәм, бүген пилорамны эшләтә башлаячаклар. Укучыма бу хәл бераз гаҗәп тә тоелыр, хәзерге заманда һәр районда дистәләгән пилорам бар, ә монда автор шундый бер агрегатка никадәр әһәмият бирә, сүз әрәм итә, дияр. Юк, алай түгел шул, вакыйгаларның мөһимлеген аңлау өчен утыз дүртенче елгы вәзгыятьне күз алдына китерик. Урман поселогында пилорам эшли башлау ул инде шушы торак пунктына җан кертү дигән сүз. Такта булса төзелеш булачак, ә төзелеш барса эше дә, ашы да булачак.
Барча халык берничә минутка эшен ташлап янә шунда җыелды. Комендант Апанас Степанов кыска гына телмәр тотты, урманчыларны беренче җиңү белән котлады. Аннары яшь урман мастеры Гәрәй Ихсанов та эндәшми кала алмады.
- Кадерле иптәшләр, - диде ул, - бүген бездә беръюлы күчмә электростанция һәм пилорам эшли башлый. Бу беләсезме нәрсә? - Егет дулкынланып беравык әйтер сүзен уйлап торды. – Бу яңа тормыш, иптәшләр! Без алга киткән социализмга аяк басабыз. Дөрес, сез әле салкында эшлисез, урманда яшисез, бернинди тормыш уңайлыкларын күрмисез, мәдәният казанышларыннан мәхрүмсез, ләкин, күп тә үтмәс, нибары ике-өч елда биредә зур клуб, ашханә, мунча, кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы, ызбач, контора булачак. Бәлки, тагы почта бүлекчәсе, авыл Советы да булыр, чөнки быел ук бирегә йөзләгән кеше киләчәк, тормыш кайнап торачак. Менә дигән үрнәкле поселок булачак безнең Кураиш.
Чү, сигезенче махсус поселок дип аталган торак пунктны яшь белгеч “Кураиш” дип атады түгелме соң? Солтаньярга бу исем ошый калды. Чыннан да, тоткыннар утырган колониядә яшим дигәнче, Кураиш поселогында яшим дип сөйләве ямьлерәк түгелмени? Авызыңа бал да май, Гәрәй.
Тантанага райкомнан агитация бүлеге мөдире дә килгән иде. Аның телмәре инде күбрәге сөяси лозунглардан торды. Нэпманчыларны кандала кебек сытып, без хәзер чәчәк аткан социализм төзибез. Илебез индустриализация юлына аяк басты, совет халкы унбиш-егерме елдан якты тормышта яшәячәк. Сез әнә шул тормышның төзүчеләре һәм чын хуҗалары, - дип “дәртләндерде” ул халыкны. Бу “куанычлы” чыгышның нэпманчыларга кагылган өлеше Солтаньярның шөбһәле күңеленә ачы тоз сипкәндәй булды, йөрәгендә шом артты. Ә менә поселокка ирексезләп китерелгән, ике-өч ат тотканлыктан гына кулакка чыгарылган бахырлар ни уйлады икән?
Ярый, бәйрәм көнне төшенкелеккә бирелмик. Пилорам башына кадалган кызыл әләм бик дәртле җилферди, без дә шулай булыйк. Сөйләүчеләр беткәч, инженер кул селтәде һәм кемдер рубильникны шарт иттереп тоташтырып куйды. Пилорамның электромоторы куәтле генә гүләргә тотынды, рамчы выключательне кабызуга пычкылар хәрәкәткә килеп аска-өскә йөри башлады, авыр агрегат гаять олы йөрәк тибеше шикелле гөрселдәп эшләргә тотынды. Алдан билгеләнгән эшчеләр, беренче бүрәнәне махсус җайланмага кыстырып, алга эттеләр. Агач башы акрын гына, сак кына пычкыларга якынлашты һәм төзүчеләр өчен музыкадан да матурырак булып пычкы чыжлавы ишетелде. Тик бу инде ялгыз кул пычкысының черки безләве кебек көчсез тавышы түгел, ә дәү-дәү алты пычкының куәтле оркестры иде.
- Ура! - дип кычкырды кемдер. – Аллага шөкер, - диде сабыр гына икенчесе. – Афарин, - дип куйды өченчесе. Бу манзарада катнашкан кешеләр арасында зыялылар һәм җирдән аерылган крестьяннар, түрәләр һәм урманчылар, ОГПУ хезмәткәрләре һәм халык дошманнары, татар, башкорт, урыс, мари, чуаш, үзбәк кешеләре бар иде, әмма бу минутта аларның барысы да шатлык кичерде. Һәммәсенең дә моңа сәбәбе бар иде.
Икенче көнне үк Солтаньяр Фаһман белән Нурымны пилорамга җибәрде, корырак агач сайлап кәсәк, тәрәзә рамнары эшләрлек материал әзерләргә кушты. Моңа мастер Ихсанов та каршы килмәде. Яшь кеше шушы баракларның төзелеп бетүен тыны белән тартып якынайтыр иде. Аның бу кыланышы Солтаньярга хәтта аңлашылып та бетми. Без ичмаса тизрәк кайтырга ашыгабыз, ә бу егеткә биредә, бәлки, гомер буе эшлисе булыр, нигә кабалана? - дип уйлады ул. Тегесенең Солтаньярга үз сүзе бар икән.
- Солтаньяр абый, әйдә, иртәгә диләнкеләрне карап киләбез. Син агач эшен яхшы беләсең, шикелле, иренмичә безнең белән чыгып кер инде.
- Соң, мин бит вакытлыча килгән кеше. Атна-ун көннән кайтып та китәрбез кебек сизәм.
- Беләм. Ләкин мин барыбер сиңа мөрәҗәгать итәм. Апанас Николаевич та шулай, ди.
Көн буена егетләрдән аерылып эштән китеп йөрү килешми, әлбәттә, ләкин җитәкчеләрнең сүзен дә ансат кына кире кагып булмый. Солтаньяр риза булды.
Икенче көнне чаңгы кигән өч ир инде утыра башлаган кар өстеннән урман кочагына атлады. Шәмдәй төз чыршылар, башларын югаргы җилдә чайкап, сагызланып утырган кызгылт наратлар, караб мачталары булырлык карагайларга караганда күңелдә мәгърүрәнә тантана һәм горурлык туа. Шулкадәр байлык! Бурай якларында каеннар күп булса, монда гел диярлек ылыслы урман икән. Хәлбуки имән, юкә, усаклыклар да юк түгел. Юкәлек янында тукталып торган арада Солтаньяр әйтеп салды.
- Бу урманнар – гаять зур байлык. Тик, байлык бит ул тота белгәндә генә бәрәкәт китерә, ә сезнең кулыгыздан килерме?
- Татар уратып сөйләмәсә күңеле булмас, - дип елмайды Апанас.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 03
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.