Latin

Солтаньяр - 10

Total number of words is 4298
Total number of unique words is 2195
38.0 of words are in the 2000 most common words
53.6 of words are in the 5000 most common words
61.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Ичмасам, хәйләләмә, Апанас Николаевич! Контингент юк, имеш. Юньсезлеккә бирелдек, диң. Ә нигә соң алайса урман участогы начальнигы Мирхәйдәров коммунист түгел?
Бу сорауга Апанас җавап бирәлми иде. Дөресен әйтеп булмый, ялганларга намусы кушмый. Ярый Мирхәйдәров үзе җавап бирде.
- Мин, Зәйнак Мәгарович, беренчедән, килгән кеше, икенчедән, андый биеклеккә үрелергә лаеклымынмы соң, дип шикләнәм әле.
- Син шикләнмә. Шикләнгән кеше - чикләнгән кеше, ул алга бара алмый. Хәзерләнә башла.
- Ярый, Зәйнак Мәгарович, мин аңа хәзерләнергә булышырмын, мин бу мәсьәләне үз өстемә алам, - диде Апанас.
- Әлбәттә, аласың. Алмый кая барасың. Бу бит нәкъ синең эшләп җиткермәвең билгесе. Мирхәйдәровны гына түгел, тагын дүрт-биш кешене кичекмәстән әзерләгез. Эшчеләр арасында партия йогынтысы нык, коммунистлар җитәрлек булырга тиеш.
Сүз механизатор кадрлары әзерләүгә күчте. Биредә райком секретаре Солтаньярны тагын бер мәртәбә телгә алды.
- Ир-егетләр җитми икән, тракторчылар әзерләү курсына хатын-кызларны җибәрергә кирәк. Күрәсез бит, урман мастеры Мирхәйдәров авыр эш, ирләр һөнәре дип тормаган, Аксынга үз кызын җибәргән. Бүген генә Аксын белән сөйләштем, кыз гел “бишле”гә укый дип торды. Ләкин үзе теләп барып укыган берән-сәрән кешеләр проблеманы капламый. Шуның өчен без Бакый МТСы каршында тракторчылар әзерләү курслары ачарга булдык. Кадрлар бүлеге, иртәгә үк кандидатуралар барлап куй. Кешеләр әзер булып торсын.
- Ләкин, иптәшләр, моның белән генә эш бетми әле. Тракторлар белән генә агач ташып елдан-ел үсә барган планнарны үтәп булмый. Безгә тимер юл салырга кирәк. Кайсыбер леспромхозларда тар колеялы тимер юл салалар икән, прогрессив ысулны бездә дә кулланырга кирәк.
Җыелыш озак барды әле. Ә аннан кайткач, Солтаньяр Сабирага яңа хәбәрләр сөйләде. Беренчесе – тимер юл, икенчесе Бибкәй турында.
- Гел “бишле”гә укып чыккан, дип сөйләде секретарь, кайдан белеп, кайдан барсын да ишетеп өлгерә ул, - дип гаҗәпләнде Солтаньяр. – Булдыклы кеше икәне күренеп тора шул. Ә син, әнисе, кызыңны каршыларга әзерлән, иртәгә булмаса берсекөнгә кайтып җитәр инде ул.

19. Кызу көннәр
Сугышның тәүге дәвере артта калды. Дошман беренче тапкыр Мәскәү янында сыртына саллы гына күсәк алды. Аңа карап куркыныч кимемәде, әлбәттә, хәл дә җиңеләймәде. Фронтларда җәйге җиңелү, чигенүләр, җанны кыйнап еш-еш килүче похоронкалар, адәм түзгесез эш, ачлы-туклы тормыш халыкка кайгыдан һәм авырлыктан, һәм дә килеп вакыт юклыктан баш күтәрергә дә ирек бирмәде – эшләтте дә эшләтте. Шулай да көннән-көн нидер үзгәрә иде кебек. Тыштан караганда һәрнәрсә элеккечә калса да, рухи яктан акрынлап эчке үзгәреш бара иде. Бу нәрсәдә күренә соң? Иң тәүдә, сугыш бер-ике айда бетә дип беркатлы юанулар үтеп китте. Хәзер инде аның бик озак дәвам итәсен, шунлыктан түзәргә һәм эшләргә, эшләргә һәм түзәргә кирәклеген һәркем аңлый иде. Икенчедән тәртип ныгыды. Халык үҗәтләнә төште. Нинди генә план, заданиеләр бирмәсеннәр, нинди генә авырлыклар килеп чыкмасын кешеләр җайлаша, әмәлен таба, ахыр килеп җиңеп чыгарга өйрәнә башлады. Бу бигрәк тә яшьләрдә күренә. Шау-гөр килеп уйнап йөрисе үсмерләр мәктәптән буш вакытларында гел эштә бит. Җәйге айларда бер төркем үсмер урманга эшкә килде, ботак буныйлар. Арада Сәлимгәрәйнең энесе Мөганиф тә бар. Монысы да абыйсы кебек булмакчы, әле үк яшьтәшләреннән ярты башка биек, балтасы да кулында уйнап кына тора. Һай яшьләр... Заманасы авыр дип тормый гыйшык тоткан булалар бит әле. Мыегы да чыкмаган Мөганиф эвакуацияләнеп килгән бер марҗа кызына мәхәббәт җепләре сузып маташа түгелме? Моны күреп, кызыксынучан Солтаньяр яшьләр янына килеп Мөганифкә эндәште.
- Ни хәл, күрше. Эшләп буламы? Беләкләрегез бик талмыймы?
- Талса-талмаса эшләргә инде, Солтаньяр абый. Без ул, егетләр, бирешмәбез, ә менә кызларга авыр, бигрәк тә Полина кебек кәтүкләргә.
Түгәрәк йөзле кыз, татарча берни аңламаса да, үз исемен ишетеп сагая калды, күзендә кызыксыну чагылды.
- Авырдыр шул. Үзе яшь, үзе шәһәр кызы, үзе бә... - Солтаньяр “бәләкәй” димәкче иде, кызның хәтере калыр, дип тукталып калды. – Тик башкача эш юк инде ул. Башка җирдә тагын да авыррак. Бернинди һөнәре булмаган кешегә ботак чабудан башка әмәл юк.
- Нишләп булмасын, ди! Полина беләсезме нинди шәп бухгалтер. Шулаймы, Полина?
- Да, - дип баш какты кыз, егетнең сүзен мотлак рәвештә расларга кирәк дип уйлап. Бу хәлгә Солтаньяр рәхәтләнеп бер көлде. Килсә дә әҗәле, табарбыз әмәлен, диләрме бурайлылар. Дөресе дә шул бит, уналты яшьлек егет сөйгәне өчен хәстәрлек күрергә маташа, имеш. Әмма Мөганифнең сүзләре бик урынлы булып чыкты, Вера киткәннән соң урман участогы бухгалтеры итеп бер хатынны алганнар иде, искиткеч таркау, эшлексез булып чыкты, барысын бутап бетергән. Хәзер әнә, леспромхозның баш бухгалтеры Спиридон Иванович үзе икенче атна тиргәнә-сүгенә аның кәгазьләрен тәртипкә китереп утыра, барсын да яңадан чутлап баш каңгырта. Бухгалтер кирәк иде кирәклеккә, тик шушы яшь кенә балага ничек ышанмак кирәк. Шуңа да ул Полинага сорау бирде:
- Чыннан да бухгалтер эшен беләсеңме, берәр кайда укыган идеңме әллә?
- Укый идем. Сугыш аркасында тәмамлый алмый калдым.
Солтаньярга кыз ошады, эштән курка торган бала түгел, шикелле. Һәм ул ягымлы гына тагын сорашты, ә Полина, күңеле эреп, башыннан кичкәннәрне сөйләп ташлады. Иптәшләре тын калып аны тыңлап утырдылар.
- Ленинградта туып үстем мин, - диде кыз, артта калган бәхетле тормышы белән горурлангандай итеп. – Суднолар төзү заводында эшли идем. Укыйсым да килде, финанс-икътисад институтына читтән торып укырга кердем. Һәр көн шатлык белән, күңелле үтә иде. Һәм көтмәгәндә сугыш. Ул безнең тормышка ахырзаман кебек кинәт килеп керде. Май аенда гына Петергофка фонтаннар ачылуын карарга барган идек, хәзер инде шәһәр өстенә бомбалар ява. Предприятиенең ике эшчесе беренче бомбежка вакытында ук һәлак булды. Шуннан соң инде дәһшәтле, кара көннәр башланды. Без фронтка китәбез дип бөтен заводыбыз белән күтәрелеп чыктык. Митингтан соң сафларга тезелеп, байраклар күтәреп Петроград проспектына юнәлдек. Монда озын өстәлләр куеп фронтка китәргә теләүчеләрне яза башладылар. Ләкин безне фронтка озатмадылар, биш көн өйрәттеләр дә, Ленинградны саклаучылар сафына билгеләделәр.
Кара кайгылы блокада көннәрен гомердә дә оныта алмам, ахры. Мондый да адәм түзгесез салкын һәм ачлыкны кемнең генә күргәне булды икән. Без башта ныгытмалар төзү эшенә йөрдек, җир казыдык. Аннары һава һөҗүменнән саклану частьларына күчерделәр. Немец самолетлары һич тынгы бирмәде, бомбалар ыргытып торалар, ул гына да түгел, еракка атучы артиллерия шәһәрне туктаусыз утка тота. Күз алдында өйләр ишелеп төшә, кешеләр үлә, яралылар кычкырыша – мәхшәр. Ә без аэростатлар күтәрә идек, өй түбәләренә менеп дежур тордык, немецларның яндыра торган бомбаларын алып ташлап, комга күмеп сүндерә идек. Шәһәр үле кебек тын, беркайда бер генә фонарь да янмый, тәрәзә яктырмый, төннәрендә дөм караңгы. Куркыныч. Иң авыры – ачлык. Кибәк кушылган йөз дә егерме биш грамм икмәк һич тә туярлык түгел. Соңрак кеше ашау очраклары ешайды. Ачлыктан акылдан язу чигенә җиткән адәмнәр шундый башка сыймаслык вәхшилек эшли иделәр.
- Ничек кенә түздегез соң, туганым, - дип кызганды кызны Солтаньяр.
- Белмим инде, үзем дә гаҗәпләнәм. Безнең халыкның рухы искиткеч нык икән. Немецлар бик мәкерле, алар безне бирелергә котыртып самолеттан листовкалар ыргыта иде. Ә совет листовкалары нык торырга, һәр карыш җир өчен сугышырга өндәде. Хәер, анда күргәннәрнең барысын да сөйләп булмый, артык куркыныч.
- Ул блокададан ничек котылдың соң? - дип сак кына сорап куйды Мирхәйдәров.
- Бомбежка вакытында бомба ярчыгы тиеп башым яраланды. Шуннан, яралылар рәтендә, мине дә Ладога күле аша зур җиргә чыгардылар. Госпитальдә дәвалангач менә монда килеп чыктым инде, - дип тәмамлады Полина.
Егетләр-кызлар тын утыра. Һәркайсы әле генә ишеткәннәрен күз алдына китерергә тырыша, күңелләрендә дошманга нәфрәт артуын тоя. Перекур озаккарак сузылды, ләкин зарар юк, бу планнан тыш үткәрелгән политәңгәмә кебек булды, дип уйлады Солтаньяр. әңгәмәнең дә ниндие әле, йөрәкләргә үтеп керә торганы. Моңа кадәр бу яшьләр сугышны әллә кайда еракта, җиде җир читендә бара дип тойсалар, хәзер инде аны бик тә якын, канлы кулларын монда кадәр сузучы афәт итеп сизделәр. Сугышны үз күзләре белән күргән кеше безнең арада икән бит. Мондый уйлар урманчыларны тагын да тырышыбрак эшләргә мәҗбүр итәчәк. Чөнки, беръяклап, нәфрәт артса, икенче яклап, тизрәк җиңәргә иде дигән теләк көчәя.
Саубуллашыр алдыннан Солтаньяр Полинага тагын бер карап алды да, болай диде:
- Сеңелем, син иртәгә иртән конторага, минем янга кереп чык әле, ярыймы!
- Ярый, - дип керфек какты ай шикелле түгәрәк йөзле кыз.
Көн дә бер бәла килеп тормаса аны сугыш димәсләр иде. Каһәр генә суксын иде шул Гитлер дигән нәмәстәкәйләрен! Солтаньяр конторага әйләнеп кайтуга аны леспромхоз начальнигы көтә. Повестка алган икән. Ихсанов, кайбер иптәшләр кебек, фронтка китәргә атлыгып тормады, чөнки монда авыр, торган саен авыррак булачагын бик яхшы белә иде. Бер елдан түгел, иртәгә ни буласын белмәгән хәлдә шундый зур хуҗалыкны ничек итеп тыныч күңел белән ташлап китәсең. Таза-сау ирләр инде калмады диярлек, бала-чага, хатын-кыз, картлар. Ә эш күләме кимеми. Сугыш бетми торып яңа техника да кайтмаячак. Булганын алып китмәсәләр әле! Күпме ат, машина, трактор озатылды да инде, ә сугышның ахыры күренми, ул көчәя генә бара шикелле. Шулай да иң куркытканы – ачлык. Дөрес, әлегә кадәр ярдәмче хуҗалык аркасында нык интегү булмады, ләкин алдагысын кем белә...
- Армиягә солдатлар гына түгел, хуҗалык эшен белүчеләр, оештыручылар да кирәк, күрәсең, - диде Гәрәй Солтаньярга. – Мин райком секретаре белән сөйләштем, үземнең урынга сине тәкъдим иттем. Зәйнак Мәгарович риза булды.
- Карале, ничек инде ул алай? Мин броньдә утырам, ә син – зур коллектив җитәкчесе - фронтка китәсеңме? Военком ни ди соң, синең район өчен һавадай кирәк булуыңны аңламыймы?
- Иптәш Сапожников Кызыл Армияне шәхсән мин үзем комплектламыйм, дип кенә куйды. Дөресе шул, ул хәрби кеше – приказ үти. Ә син, Солтаньяр Заһитович, ул броньнән оялма, кирәксез кешегә бирмиләр аны. Аннары, икенче ягын да уйла, синдә булган бронь миндә дә бар иде ул, тик, үзең күрәсең, дөньяның үз законы. Фронт дигән утлы тегермән барыбызны да бер кат әйләндереп чыгармый тукталмас әле ул.
Икенче көнне бер төркем кеше Абызтамакка китте. Күбесе армиягә алынучылар иде. Солтаньяр да Ихсановны озата барырга булды, бер уңайдан райкомга да кереп чыгар. Фронтка алынучылар хәрби комиссариат янында җыелды, бу юлы Уфага кадәр машиналарда барачаклар икән. Шунда Мирхәйдәров ни күрсен, тәртип саклаучы милиционерлар арасында әлеге дә баягы Факаев йөри. Район үзәгендә эшли башлагач тагын бер шпал өстәгәннәр икән, лейтенант булып алган. Шуны күреп Солтаньярның кәефе тәмам кырылды, хәтта нәфрәтләнә башлады. Бу бәндә кара мәче кебек юлны кисеп тик йөри, болай булса, хәерлегә булмас, дип көенде Ихсанов өчен. Тыштан аны-моны белдерми Гәрәй белән туганнарча хушлашкач, Солтаньяр райкомга кереп боерык алды, беренче секретарь Төхвәтуллинның акыл вә юнәлеш бирүче нотыгын ярты колакка гына тыңлап утырды да кайтырга чыкты.
Солтаньяр атын аръякта калдырган иде. Кичүдә ул Нуриҗанның әнисе Бибигаянны очратты. Бу кичү чыннан да адәм балаларының очрашу һәм аерылышу урыны булды инде. Әй гомер! Каһәр төшкән бу сугышын әйт, көн юк, төн юк, эш тә эш. Менә бит, күрше булып күршеләрнең күрешкәннәре юк, ярый ла шул идел кичүе бар, очрашырга тиешле кешеләрне кайчак шулай очраштырып куя. Солтаньярга күптән инде Бибигаян янына кереп хәл белешеп чыгасы иде дә бит, әлеге шул сугыш комачаулый. Һәркемнең башында фронт өчен кирәк дигән бер уй яши, әнә шул фронт өчен кирәк дигәнен эшлисең, башкасына вакыты да, көч тә калмый. Ярый, бу очрашу яхшы булды әле.
- И-и, син әле белмисең дә мени, - диде карчык Нуриҗан турындагы сорауга. – Балам госпитальдә ята бит. Әле өч-дүрт көн элек кенә хаты килде.
- Ярасы бик авырмы әллә? - диде Солтаньяр, борчылып.
- Әлләче, ул ни, мине пошаманга салып барысын да язмас. Җәрәхәтем алай куркыныч түгел, ләкин вакытында тиешле ярдәм булмагач, эренләп шешкән иде. Госпитальгә килгәч хәлем яхшырды инде, болай булса, яңадан фронтка, немецлардан үч алырга китәрмен әле, дигән.
- Шулай дигәнме, димәк, хәле бик үк начар түгел икән.
- Нигә алай дисең?
- Соң, яңадан фронтка китү турында уйлагач, имгәнгән җире юк, дүрт саны төгәл, дигән сүз бит инде бу. Шулай гына була күрсен, башкача бәла-казага очрамасын, диң.
Карт ана бу сүзләрне куәтләп иреннәрен кыбырдатып укынып алды. Үз догасының Аллаһыбызга барып ирешеренә, Аның, әгәр теләсә, Нуриҗанны әллә нинди бәлаләрдән дә коткара алуына Бибигаян шулкадәр дә тирән ышана иде ки, аның бу ихласлыгы Солтаньярга да тәэсир итте һәм олы хөрмәт уятты. Менә бит баласы өчен ана ничек көенә, дип уйлады ул һәм карчыкның тынычланганын көтебрәк янә сорап куйды:
- Верадан хәбәр юкмы, ул ни хәлдә икән?
- Анардан да хәбәр бар, иншаллаһ. Укып чыгу белән фронтка җибәргәннәр үзен, шунда яралыларны ипләп-сипләп тылга озатып торабыз, дигән. Эшләгән урыны санчасть дип аталамы, телем әйләнми. Һәй килен, килен... Анысы да йөрәк маемны ашый инде, шунда бухалтыр булып эшләп утырса ни булган. Кыз бала бит, фронтка бармаса да ярар иде, Нуриҗан сугышканы җитмәгәнме.
Бибигаян үзе дә аңгармастан кыек атып туры тидерде, сүзләре Солтаньярның бәгыренә барып кадалды. Әнә нәрсә ди бит ул, кыз бала фронтта ди, юрамал кинәяләгән кебек. Солтаньяр бит ир кеше, тазалыгы да ни җитте ике кешегә җитәрлек. Юк, болай булмый, район үзәгенә икенчеләй барганда хәрби комиссариатка мотлак керергә кирәк.
Шулай уйланып кайтты Солтаньяр. Тик тормыш син уйлаганча бармый шул. Беренчедән, леспромхоз җитәкчесе булып алгач эш баштан ашты, икенчедән, яңа боерыклар, заданиеләр килеп кенә тора. Урман кисү, агач чыгару күләмен арттырырга кушканнар. Аннары тракторы белән бер механизаторны Мәскәү ягына, немецлардан азат ителгән җирләрдә хуҗалык эшләрен торгызуда ярдәмгә җибәрергә кушканнар. Ни сорасалар да сорасыннар, тик тракторларны алмасыннар иде. Ул урманны ничек чыгарырга соң, ат белән тракторны чагыштырып буламыни. Ат дигәннән, анысы да барлы-юклы калды инде.
Агач хәзерләүне арттыру өчен яңа диләнке башларга кирәк. Ул якын да булсын, кубометражы да мул булсын, ягъни аз көч белән күбрәк продукция чыгарырга мөмкинлек бирсен. Бар ул андый урын, тик барыбер кеше җитми бит. Солтаньяр шулай уйланды да Апанас кабинетына юнәлде. Комендатура хәзер леспромхоз конторасы белән бер бинада урнашкан иде, монысы бик уңай булды. Көн саен диярлек уртак мәсьәләләр килеп чыгып тора, киңәшми булмый.
- Апанас абый, - диде яңа директор исәнләшкәннән соң, - хәлләр мөшкел бит әле. Кешеләр азая бара, ә эш артканнан-арта. Кем белән шулкадәр планнарны үтәргә – зиһенем җитми.
- Авыр шул, - дип җаваплады комендант, - безнең халыкның түземлеге искитмәле, өч-дүрт кеше урнына эшлиләр бит. Үзең әйтмешли, эш арта бара, ә ашау ягы накысланып килә. Шулай да, зиһенем җитми дигән сүзең ышандырмый бит әле, туган. Солтаньяр да булсын, зиһене дә җитмәсен, имеш. Булмаганны...
- Бер уй бар инде ул барлыкка. Тик, анысы тулысынча сиңа бәйле.
- Йә, әйтеп кара!
- Уйлаганым шул иде, Апанас абый, үзеңнең югарыдагы начальникларың белән әллә сөйләшеп карыйсыңмы, берничә дистә арестант җибәрмәсләр микән. Аннары, алдан сөйләшеп куйсаң комачауламас иде, әсир төшкән немецларны безнең якка да озата алмаслар иде микән, дим. Киләчәктә анысы да булыр, безнекеләр гел генә чигенмәс. Кыш көне әнә Мәскәү янында гына күпме фриц хенде хохка чыкты түгелме.
- Ну синдә фантазия! Ай Солтаньяр! Вай Солтаньяр! Син гаярьлектә бөтенләй чамадан аштың түгелме соң? Чыкмаган кояшка кызынасың. Безнең илнең зурлыгын беләсеңме? Һәркайда эшче көч кирәк. Әлбәттә, немецлар турындагы бу сүзләреңне син әйтмәдең, мин ишетмәдем, дип саныйк. Аптыраган үрдәк арты белән суга чума, чарасызлыктан әйтүеңне беләм. Ә менә үзебезнең тоткыннар турында сөйләшеп карармын. Сугыш барса да төрмәләр буш тормый, чөнки закон каты. Әнә безнең авылдан, әниләрдән ике йорт аша яшәгән күрше хатынны, бер кесә ашлык урлаганы өчен биш елга утыртканнар. Кыскасы, тоткыннар кимеми. Авыр җинаять ясамаганнарын, бәлки, биреп тә куярлар.
- Ярый, Апанас Николаевич, йомышым шул иде, зур рәхмәт.
- Сау бул, Солтаньяр, рәхмәт әйтеп торма. Бер үк эшне эшлибез бит.
Бу сөйләшүдән соң Мирхәйдәровның күңеле бераз җиңеләеп калды, өстенә йөкләнгән олы вазыйфаны башкарып чыга алырына аз булса да өмет уянгандай булды. Тик менә Бибкәй өчен йөрәге сыза иде. Кыз ерак якларга китәргә үзе теләк белдерде, хәзер инде аны калдырып башка кешене җибәрсәң, үз баласын канат астына ала, түрә булгач үзенекеләргә җил-яңгыр тидерми, диярләр. Кыскасы, тегеләй дә, болай да бердәнбер чара – леспромхозга трактор белән, ә Солтаньяр һәм Сабирага кызлары белән хушлашырга туры килә.
Ә Бибкәй үзе горур иде. Аның белән сөйләшеп кара син! ул бит хөкүмәт заданиесен үтәргә, фашист илбасарлары коллыгыннан азат ителгән районнарга ярдәмгә китә. Дөрес, бу гап-гади эш, корал тотып дошманга каршы сугышу түгел. Әнә, Полинага кара, Бибкәйдән бер яшькә генә өлкән булса да, бомбалар явуын күргән, аларны сүндереп йөргән, гамәлдә фронт сызыгында булган. Бибкәйгә әле монысы да ярап торыр, ә азак, кем белә, бәлки, ул да фронтка барып җитәр.
Солтаньяр үзенең кызына карый да, горурлану катыш сәер бер тойгы кичерә – ул үз баласын танымый. Тукта әле, соң болар кайчан үстеләр дә, ни арада олы кешеләр булып ил язмышы турында уйларга өйрәнделәр. Югыйсә, карап торуга чебиләр бит, уналты-унҗиде яшь үзләренә, уйнап-көлеп, яшьлек хыялларына бирелеп ваемсыз гына яшәп ятар чаклары. Сугыш шулай үзгәртәме кешене, әллә илне, шул исәптән үзеңне коткару теләгеме. Теләк ул нинди генә батыр вә тәвәккәл булмасын, шундый кыска мизгел эчендә кешене, миллионлаган халыкны үзгәртә алмыйдыр. Монда сер тирәнрәк ята. Батырлык ул кешенең йөрәгенә яшеренгән, үзен адәмгә санаган һәркемнең күңелендә “ил язмышы – ир язмышы” дип мәңгегә уелмаслык итеп язылган. Тыныч, имин тормышта болар күренми, ә афәт килгәндә халыкның батырлыгы калкып чыга. Батырлыкка өйрәнеп, кемнәндер үрнәк алып кына кыю булып булмый, ул минут эчендә генә тумый. Ул һәрвакыт бар, ләкин бары тик мохтаҗлык булганда гына күренә. Хәер, кирәксез чакта батыр булып күренгән кешене бездә калай әтәч, саламторхан, кыланчык диләр, шикелле.
Сәрвәр Бибкәйне кочаклап елый. Ә кызга уңайсыз, әтисеннән дә, Сәүбаннан да ояла ул. Аннары, кеше кебек фронтка китми бит әле. Ут эченә китмәгән кешене нигә шулай елап озатырга? Валлаһи, килешми.
- Әти, әйт әле әнигә, нигә шулай кылана?! - ди аптыраулы Бибкәй.
- Шулай шул, әнисе, җитәр инде. Сугышка китми бит, бераз эшләтерләр дә кайтарып җибәрерләр.
- Шулай да соң, бигрәк яшь бит әле. Аннары, кияү белән Гөлкәй дә ут эчендә, Бибкәй дә китә, барысын да уйлап сагынып кына үләргәмени инде миңа.
- И-и, әнисе, ашыкма әле, чак кына сабыр ит, менә сугыш бетәр, барыбыз да җыелып өстәл тирәли утырырбыз. Кара аны, шул чагында казаның бәләкәйрәк булып чыкмасын, хур булырбыз, - дип шаярыбрак сөйләште Солтаньяр.
- Шулай гына булсын инде, барыбыз да исән булып, бәйрәмнәрдә-туйларда бергә булырга язса иде Ходаем.
Китәсе көнне Бибкәйне әнисе тагы да кочаклап елады. Кыз үзенең тракторында Абызтамакка юнәлде, ә анда корыч атны баржага менгезеп арытаба су юлы белән китәчәкләр икән. Солтаньяр кызын озатып йөрмәде, хәстәрлекләре баштан ашкан иде.


20. Качкы
Абызтамак районы башка районнардан табигате белән аерылып тора дисәк, һич тә ялгышу булмас. Территориясе буенча киң генә районны кап урталай бүлеп елга ага. Әнә шул күп очракта идел дип кенә аталган елганың бер ягында урманнар аз, күбрәге дала, биредә колхозлар иген игә, мал үрчетә, ә икенче ягында тоташлае белән калын урманнар, биредә инде урман сәнагате үскән: агач әзерлиләр, аны вак елгалардан язгы ташкын вакытында агызып түбән куалар. Шунда бер урында саллап, берничә мең кубометр агач бәйләнгән салларны катерлар башкалага кадәр сөйрәп алып китә. Бу якларда чын тайга дип әйтерлек урманнар бар. Ялгыз качкы түгел, бер дивизия солдат яшерсәң дә энә кебек эзсез югалачак. Ләкин Хужеев һәвефсез куе урманнарны сайламады. Сәбәбе бар. Ни әйтсәң дә, тычкан он капчыгыннан, мәче сөт чүлмәгеннән ерак китә алмый. Урман якларында авыллар сирәк, ә Хужеевка адым саен бер авыл булса да артык булмас иде. Шулай да аулаграк урынны сайлады, далалар бетеп куе урманнар башланган җирләрдә үзенә бер өн тапты. Өн дип берние юк аның, карт чыршының аскы ботаклары авыр карны күтәрәлми аска иелгән, шулай итеп куыш хасил булган. Монда һичнинди җил, буран үтәрлек түгел, хәтта улкадәр салкын да булмый. Кайвакыт Хужеев аз гына, бәләкәй генә учак та ягып ала. Каләм кадәре генә чыбыклар яндырып берәр ашамлык җылытып булаша. Ут янгач ничектер күңеллерәк тә, ут ул иптәш кебек. Тик ныклап ягарга гына ярамый – төтене чыршы ботаклары арасында болганып югалып бетәргә тиеш, югыйсә, белеп буламы, урманда әллә кемнең йөрүе мөмкин, ят күзләрдән сак булырга кирәк.
Тукта, шулай да Хужеевның ни өчен монда качып ятуының төп сәбәбен әйтмәдек, шикелле. Бер генә чакрымдагы Бакый авылында аның Марфасы, Марфушасы яши бит. Хатынны качкы күптән белә. Район үзәге Бакыйда чакта ул сәүдә оешмасында товар белгече булып эшли иде, ә Марфа – кием-салым кибете сатучысы. Аннары Хужеев чамасыз азып китте, тотылып төрмәгә эләкте. Бераз чит-ят җирләрдә нуҗа шулпасы чөмерде, ә Марфага җил-яңгыр тимәде, ул исән һәм ничек кенә әле! Төрмәдән качкан ир юкка гына күз төбәп килеп Марфа ишеген шикымады. Марҗа сиңа татар хатыны түгел, ирем сугышта, Алла сугар, кешедән оят, дип тормый үз файдасын күрә, яшәргә тырыша, яхшырак яшәргә тырыша! Марҗаның муенына кыйммәтлерәк бер муенса салсаң, ул үзе синең муеныңа асыла. Әлбәттә, күз кысып ал, татлы сүзеңне кызганма. Барысы да ажур булыр.
Хужеев иренеп кенә биштәрен барлап алды. Нидер табарга өмет иткәннән түгел, ә эч пошканнан гына, югыйсә капчыгы төбендә каткан ипи валчыгы да калмаганын ул болай да яхшы белә. Озак ята ул. Тәмам тәкате корыганда гына, ниһаять, өн ишеген каплап торган ботаклар кузгала, ачыла башлый. Һай, маладис минем Марфа, дип уйлап куйды качкы, кар шыгырдавын да ишетми калдым, монардан менә дигән партизан чыгар иде. Хатын белән бергә куыш эченә бер көлтә яктылык бәреп керде дә, ботаклар ябылуга ул янә сүнде. Дөм караңгылыкка күнеккән Хужеевка аның әлләни хаҗәте дә юк инде, энә эзлисе түгел, ә үзенә кирәген ул кармаланып болай да таба, ләкин кунагы хөрмәтенә нәзек кенә шәменә ут элде, ике кеше утырып-ятып торырлык кына тар урман торлагында сары яктылык кабынды. Качкы кунак хатынның якасыннан тотып үзенә тартты. ”Башта ашап ал,”- дип марҗа сөяркәсенең яуырыннан этте. “Ашамыйча андый эшкә тотыналармыни,”- дип ләззәт көткән тәннәрен киереп алды ул.
Хужеев ашыкмый гына тамак туйдырды. Ашыгып ашаган ризыкның бәрәкәте булмый, ә аңа көч күп кирәк әле. Көч-хәл дә кирәк, мондый сый-ризык та көн саен булып тормас, кадерен белеп кенә ашавың хәерле. Һәйбәт кенә ризыкланып алганнан соң, Хужеев бер түгәрәк икмәкне, ит кисәген, пешкән бәрәңге, йомырка ише тәгамнәрен пөхтәләп җыйды да куышының бер почмагына шудырды. Марҗа көн дә киләлми, боларны акрынлап, бик кымтып кына ашаячак ул. Ә бүген бәйрәм! Аның иң күңеллесе менә хәзер башлана. Марфасы инде өстендәге сырмасын аска салып тын калган иде. Нәкъ яз кояшында ниргәдә кызынып яткан песи шикелле. Качкы аны иркәли башлауга кузгалмый гына, озак кына ятарга, инәлдерергә, иркәләнергә иде исәбе, ләкин түземлеге тиз төкәнде – көтмәгәндә ирне чытырдатып күкрәгенә кысты, үз өстенә аударды. Хатын-кыз затын тансыклаган ир аны комсызланып үбәргә, иркәләргә кереште, шул ук вакытта сөяркәсенең сәдәфләрен дә ычкындырырга кирәк иде: “Ах, шайтан алгыры, нигә бу Алла кешегә дүрт кул бирмәде икән!”- дип чәпчеде аның йөрәге.
- Күлмәкне чишмә, өшетер бит, дип аваз салды мәгъшука.
Ир кеше аңа җавап биреп тормады. Бер дулаган атны туктатып буламы да, башына кан сауган ир уйлап торамы, ул сөяркәсен шәп-шәрә калдырганчы чишендереп ташлады. Хатынның ак, йомры имиләрен кыскаламый, шуларның аска-өскә тибрәнүен күрмичә нәфсе дигәнең басыламыни? Юк, салкын түгел, хәтта эссе булып китте аларга. Соңыннан киемнәрен өсләренә ябынып, ике тән бер булып сыенышып яттылар. Сөйләшмәделәр. Нәрсә сөйләшәсең инде. Лыбыр-мыбыр сүз сөйләнеп бәхетле мизгелләрнең кадерен югалтыргамы? Шактый яткач, Хужеев тагын хәрәкәткә килде. Бу юлы ул наз тулы ханымны озаграк, кабаланмыйрак яратты.
- Кайчанга көтим? - диде азактан ир.
- Белмим. Кеше күзе күрер дип куркам, сабыр бул, - диде аңа Марфуша.
Менә шул булды аларның бар сөйләшүләре. Гаҗәп, вакытына карап адәм баласы бик шымыт, сөйләшмәүчән дә була икән. Башка вакытта теле телгә йокмаган Хужеев та шундый булсын әле. Анысы бер хәл, әмма иркенләп йөрми, гел шул чыршы ботаклары астында ятуы түзгесез яман. Ә чыгып йөрергә ярамый, теләсә нинди аучы яки башка кеше монда нинди эзләр соң, дип иснәнә башлавы бар. Марфа да шуңа сирәк килә. Ярый, бу михнәт мәңгелек түгел, бер-ике атна ятар да тагын кибетле авыл эзләп китәр. Кышның биле сынды инде, җәйгә чаклы ничек тә түзәр әле.

Кибетне талаганнар! Бу хәбәр Кураишны яшен тизлегендә әйләнеп чыкты. Кемдер гаҗәпләнде, кемнеңдер ачуы килде. Аның заманасы башка бит, Ватанга куркыныч килгәндә, илгә ачлык янаганда азык-төлек урлаган ул бәндәнең намусы кайда? Бу хәбәр Солтаньярның да ачуын китерде. Янчура өчен дә борчылды ул. Янчура дигәннән, утыз бишенче елда, биредә беренче кибет ачылгач, сатучы булып эшли башлаган чуаш була инде ул, Апанасның авылдашы. Ни дисәң дә, таныш кеше бәлагә тарыганда Солтаньяр ваемсыз кала алмый. Шуңа да ул бу хакта озак уйланды. Следователь килеп тикшеренеп йөргән булды, тик угрының эзенә төшә алмады, шикелле. Төшәргә тиеш тә түгел иде. Чөнки, имеш-мимеш хәбәрләр буенча, әллә җиде-сигез кибет талаганнар, ә кемне тотканнар? Беркемне дә тотмаганнар. Инде килеп Кураишта ул угры тотылып куяр дисеңме? Култамгасын калдырып китмәгәндер бит.
Карак тоту Солтаньярның эше түгел. Тик, барыбер, искә килә дә төшә, килә дә төшә, һаман уйландыра, бу ни хикмәт соң? Уйлана торгач, Мирхәйдәров ниндидер анык бер фикергә килә башлады, шикелле. Әйтик, карак ни урлаган? Акча. Монысы аңлашыла. Шуннан ары ни? Күтәрә алган кадәре консерва чәлдергән. Ни өчен консерва, ә авыл халкы өчен традицион ризык ит, он, май, шикәр түгел? Ничектер бу аңлашылып бетми. Консерва озак саклана, бозылмый торган ризык. Димәк, кибет басучы өйдә яшәми, кайдадыр качып ята, шунлыктан аңа озак саклана торган, алдагы көндә запас булырдай азык кирәк булган. Солтаньяр бу фаразларны яңабаштан зиһенләп чыкты, уе дөрес кебек: угры кайдадыр качып ята, ахры. Әлегәчтен, янә дә шушы имеш-мимешләргә караганда, кайсыдыр урманда качкы бар, дип сөйләгәннәр иде түгелме? Хәер, сөйләмәсәләр дә, күпме халык репрессиягә дучар булды, ә сугышка чакырылучылар миллионнар исәпләнә, шулай булгач, төрмәдән качучылары да, дезертирлары да бардыр инде аның. Алай берәү генә булса шөкер итәрсең лә ул, төркемләп җыелып юл басып йөрмәсәләр. Туктале, әллә ниләр уйлый башладык. Фикеребезне төгәл калыбка салып карыйк. Кураиш кибетен талаган угры кайда качып ятарга мөмкин? Солтаньяр бу хакта уйлангалап йөрсә дә, башваткычны чишә алмады.
Тик, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. Язга таба Мирхәйдәров Абызтамакка барганда йомыш белән милиция бүлегенә кереп чыгарга булды. Янәсе, хулиганнар-фәлән утырса, начальниктан сорап карый, леспромхозда эшләргә җибәреп тормас микән. Эшче көч җитми бит. Моны ул телефон аша да белешә алыр иде, тик чыбык аша хәбәрләшү бер хәл, ә кеше үзе килеп итәгатьле генә үтенсә, монысы инде бөтенләй икенче эш. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Чебытин гозерне кире кага алмаслык итеп сорарга кирәк бит инде. Ярый, ничек кенә булмасын, майор янына керде керүен Солтаньяр, тик, андый тоткыннар юк икән. Сугыш вакыты бит, тырнак очы кадәр гаеп өчен дә зур срокка хөкем итәләр һәм шундук алып китәләр. Ләкин, Солтаньярның монда керүе бушка булмады, ул начальник белән сөйләшкәндә стенада эленеп торган район картасыннан күзен алмады. Чебытин да моңа игътибар итте, леспромхоз директорының кыланышына бераз сәерсенә төште ул. Ниһаять, сорамый түзмәде:
- Нәрсә, иптәш Мирхәйдәров, нинди кызык таптыгыз, кергәннән бирле шул картага карыйсыз.
- Карыйм шул, иптәш начальник. Сорарга мөмкин булса, әйтегез әле, Кураиш кибетен баскан угрының эзенә төшмәдегезме?
Чебытинның йөзенә күләгә йөгерде, шулай да ипле җавап бирде.
- Юк әле.
- Бәлки ул бүре кебек кыланадыр.
- Ничек бүре кебек? - дип гаҗәпләнде офицер.
- Бүре бит ул үзе яшәгән урман буенда сарык бумый, ауга ераккарак йөри.
- Аңламадым, - дип җилкә сикертте майор.
- Хәзер. Хәзер аңлатам. Тәк, уйларга ирек бирегез әле, - дип Мирхәйдәров җанланып китте. – Зинһар өчен, әгәр сер булмаса, соңгы вакытта кайсы авылларда кибетләр талануын шушы картадан күрсәтеп бирсәгез иде.
Милиция майоры кыенсына калды.
- Гомумән, гражданнарга без андый мәгълүмат бирергә тиеш түгелбез.
- Беләм, Михаил Николаевич, мин сездән әллә ни сорамыйм бит. Башымдагы фикерем югалмас борын тиз генә әйтегез, ни өчен соравымны хәзер белерсез.
Майор теләр-теләмәс кенә урыныннан торды һәм юан ручкасын картага төртте. Фәлән айда бу авыл, фәлән айда теге поселок кибетен таладылар, дип санап чыкты. Ә Солтаньяр һаман да картага карап тора. Гүя анда ниндидер бер гаҗәп нәрсә тапкан да, үз күзенә үзе ышанмый мазалана.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 11
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.