Latin

Солтаньяр - 08

Total number of words is 4276
Total number of unique words is 2084
37.5 of words are in the 2000 most common words
52.7 of words are in the 5000 most common words
61.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Синең болай диюең бер сәбәп кенә ул. Син миңа кияүгә чыгарга теләмисең, шуңа вакыт сузасың.
- Нуриҗан?! - дип кычкырып ук җибәрде кыз. – Шундый сүзләр әйтергә ничек телең бара? Син мине нахакка рәнҗетәсең бит! Синнән башка минем берәрсенә күтәрелеп караганым бармы? Коточкыч нәрсә сөйлисең...
- Аптыраудан инде, Вера. Беләсеңме, табиб ярдәм итмәгәч, бәлки, берәр им-томчы карчыкка күренеп карарсың. Ни булса, шул булыр, дип әйтәм инде, болай бичараланып утырганчы әмәлен күрү яхшы.
Кыз егетнең тәкъдименә күнүен белдереп баш кагып куйды. Нуриҗан иртәгәсен үк җаен туры китереп директорга эндәште.
- Санатар абый, сез белмисезме, бу якта берәр өшкерә-нитә торган кеше юк микән?
- Ни дисең, җаныем, ”өшкерә” нәрсә ул, бу сүзне онытканмын гой.
- Ни инде, гади генә әйткәндә, табиб дару белән дәвалый. Ә менә халык арасында шундый кешеләр була, алар дарусыз, әйтик, үләннәр ярдәмендә, яки догалар укып дәвалый.
- Аңладым, җаным. Бар ул андый кеше, чегәннәр арасында гыйрафәт белән шөгыльләнүчеләр күп ул. Бигрәк тә Земфираны бик гарифә диләр. Сез аны күргәнегез дә бардыр, таборлары белән бу тирәдә еш йөриләр. Акчалы халык булган җирдән алар ерак тормас, кулымны алтынла әле, кадерлекәем, дип тасма телләнеп килеп тә җитәрләр, эзләп йөрисе юк.
(Гыйрафәт – багучылык, алдан белү. ) (Гарифә – белүче, хәбәрдар булган ханым. )
Санатар шулай дигән иде, ялгышмады, ике-өч көннән балыкчылар лагерыннан якында гына табор туталды. Чегән әрсез халык. Ләкин чаманы беләләр икән, ашарга сорап казаннарга ябырылмадылар. Шау-гөр килеп бушатынып, әйберләрен барлаштырып, учак тергезделәр, таган астылар, берәүләре гитара чиртеп ай да вай килеп җырлап та җибәрде. Ләкин аларның монда тукталуы да тикмәгә түгел иде, акча кызганучы, тыючы хатыннары булмаган меңнән артык ир җыйналган җирдә җырлап биегән, кәрт салган, язмыш юраган өчен әҗер дә мул тамарга тиеш. Шуңа да өч-дүрт чегән хатыны, күмер чүлмәгедәй кара балаларын ияртеп, кичке ашка җыелган балыкчылар ягына юнәлде. Билгеле ки, инде шактый вакыт балыктан башка тере җан иясе, бигрәк тә хатын-кыз заты күрмәгән ирләр, болар янына тартылды. Эш юрау, күрәзәлек итүгә мохтаҗлыктан түгел, бәндәләргә тамаша, манзара тансыйк иде. Ә менә Нуриҗанга күрәзәче кирәк. Ул чегән хатыннарының олырагыннан күзен алмады, янәсе, монардан файда булырмы, әллә оятка гына калуың ихтималмы. Шулай уйланып ул Вераны көтте.
Башкаларга ияреп, бурайлылар арасыннан да берничә егет, учларын чегән кызларына күрсәтеп, канәгать булып килделәр. Тиздән кулыгызга акча керәчәк, зур акча, тиздән бәхетле ерак сәфәр булачак, алдагы тормышыгызда зур шатлыклар күренә кебек сүзләрне уч төбен капшамый да әйтеп булыр иде, тик җайлы сүз җанны эретә шул, егетләр бик шат иде. Хәтта Фаһманнан көлеп тә алдылар. Аңа чегән кызы дүрт балаң булачак, абзыкаем, дигән. Ә Фаһманның баласы бишәү.
- Бер балаңны хатының кәбестә арасыннан алып кергән, ахры, үзең йоклап калгансың шул, - дип төрттерде аңа Нурым.
- Кайткач балаларыңны игътибар белән кара инде, абый, берәүсе аерылып тормыймы/- дип дәвам итте үртәшүне икенче егет.
- Соң нәрсәсе белән аерылырга тиеш ул?
- Ничек нәрсәсе белән, кәбестә арасыннан табылганының башы кәбестә кебек булуы ихтимал.
Иркен сәхрәдә дәррәү көлү яңгырады. Фаһман, сезнең белән сөйләшкәнче, дигәндәй сул кулын селтәде дә палатага юнәлде.
Солтаньяр үзе Земфирага туры килде. Күрәзәче аның сул учына беравык карап торды, сыйпап алды. Һәм шуннан соң бригадирга эндәште. Хатынның йөзе балкый иде, гүя ул үзенең бик кадерле кешесенә бәхет бүләк итә.
- Һай җаныем, алтыным минем, синең өч балаң бар. Икесе кыз, олысы тиздән кияүгә чыга. Ире хәрби кеше. Туйга әзерлән, кадерлем. Үзеңне озын гомер көтә, зур кеше буласың, олы абруй казаначаксың. Ифрат дәү эшләр башкарачаксың икән. Гаиләң белән бәхеттә һәм муллыкта гомер кичерәчәксең. Барысы да әйбәт булачак, матуркаем, җаның тыныч булсын, алтыным.
Солтаньяр читкәрәк китте. Их, арты белән борылмады шул. Күрмәгән булса, берни белми чыннан да тыныч яшәгән булыр иде, ә болай төзәлмәс яра булып гомерлек әрнү торып калды. Чегән хатыны дикъкәт белән Хафизулланың учын карый иде, кинәт аның күзләре көпә-көндез җен күргәндәй киң ачылды, әле генә канәгать йөзе мизгел эчендә кара янып чыкты. Егетнең кулын үзе дә сизмәстән этеп җибәрде.
- Нәрсә булды? Берәр куркыныч бармы? - диде аптыраган егет. Земфира ихтыярын җыеп үзен кулга алды.
- Юк, юк, - дигән булды ул. – Арып киттем, башым әйләнә, әллә күпме кеше карадым бит инде. Барысы да әйбәт булыр, борчылма, егет, әтиең фаҗигале вафат булган икән, кулыңда шуның билгесен күреп курыктым. Бары шул гына.
Чегән хатыны алдына Нуриҗан белән Вера килеп басты.
- Юк, юк, бүген башкача бакмыйм, арыдым, - диде Земфира.
- Зинһар өчен. Безгә ярдәм ит инде, апа, - диде Нуриҗан, Вераның кыюсызлануын күреп.
- Нинди ярдәм, нәрсә кирәк соң сезгә?
- Менә, Вераны карасагыз иде, монда түгел, аулак урында.
Земфира кызыксынып кызның күзләренә төбәлде. Анысы оялу һәм уңайсызланудан ни әйтергә белмәде.
- Ярый, әйдә, сылуым, карап-карыйк, серләшеп алыйк. Бәлки, хәлең куркыныч та түгелдер.
Шул сүзләр белән Земфира Вераны җитәкләп кибиткага юнәлде. Анда кергәч, чыбылдыкны төшереп куйды, шулай болар икәүдән-икәү генә калдылар.
- Йә, чибәркәем, монда куркасы юк, сөйләп җибәр, җаныңны ни борчый, тәнеңне нинди сырхау җәфалый?
- Беләсезме, минем менә шушы төшемдә шеш җирем бар. Үзе бер дә бетми, - диде дә Вера тынып калды.
- Хуш, без, чегән халкы язмыш юрап кына йөрмибез, чир-сырхауларның да дәвасын беләбез. Кулыбыздан килгән кадәр, әлбәттә. Карап карыйк. Ач изүеңне, җаныем, оялма, монда начар күз юк.
Кыз калтыранган бармаклары белән изүенең сәдәфләрен ычкындырды. Земфира аның фил сөягедәй ак тәнендәге кып-кызыл айга карап гаҗәпләнеп калды. Чегән хатыны аптырауда иде.
- Кхм, - дип тамак кырды ул ни әйтергә белмәгәнлектән. – Бу бернинди чиргә дә охшамаган. Кайчан башланды соң?
- Монда килгәч инде, сөйгән егетем белән йөри башлагач.
- Шулаймы? Егетең сиңа тигәне бармы?
- Юк алай, - дип кызарды Вера. – Мин саф кыз.
- Яле, кулыңны биреп кара. Гомер сызыкларың ни сөйли, аңларга тырышып карыйк.
Чегән хатыны Вераның учын җентекләп өйрәнде. Шактый озак тынлыктан соң, ул үзенә бик үк ышанмыйча гына кызга эндәште.
- Син бит урыс кызы, әйеме?
- Урыс кызымын.
- Егетең мөселман, шулаймы?
- Шулай.
- Шулай, - дип тын гына кабатлады Земфира. - Их, балам, нәрсә дип әйтергә дә белмим. Минемчә, синең бу нәрсәң чир дә түгел, бозым да түгел. Син сау-сәламәт, бер генә начар җирең дә юк. Ә монысы... ә монысы билге. әйе, билге түгел микән, дип шикләнәм.
- Нинди билге?
- Нинди билге, дип, анык кына әйтә алмыйм шул, балам, шикләнеп кенә, шулай түгел микән, дип кенә әйтүем инде, фараз итеп кенә.
Вера күрәзәчене игътибар белән тыңлады, әйтергә мөмкин булганы әйтелде, тыңланасы тыңланды, сүз тәмам. Кыз урыныннан кузгалышлый акча чыгарды.
- Юк! - диде чегән кискен генә. – Файдам тимәде, акчаңны да алмыйм.
Вера кибиткадан килеп чыкканда балыкчылар кичке ашны ашап кайсы кая таралып бара иде. Кола яландагы казык шикелле бер Нуриҗан япа-ялгызы басып тора. Ул, әлбәттә, Вераны көтә. Шуның белән бергә күңелгә ятышлы яхшы хәбәр көтә. Кыз якынлашуга сораулы карашын аңа төбәде. Тик Вера шундук эндәшмәде, ул ишеткәнен ничек җайлырак итеп егетенә җиткерү турында уйланды. Чегән хатыны үзе дә ачык итеп берни әйтмәде бит. Бар сөйләгәне “кебек” тә ”шикелле.” Кебек белән шикелле – ышануы икеле, бастырыклап төягәйнем арбам төбе тишелде, диләрме әле. Чегәннән ишеткән имешне Нуриҗанга чын итеп аударсам, моннан нинди яхшы эш килеп чыгар икән, дип борчылды кыз.
Яшьләр тын гына диңгез буена атладылар. Монда сөйләшүе җиңел, диңгездән искән саф җил борчуларны таратып, күңелләрне хушландырып җибәрә.
- Беләсеңме, чегән хатыны нәрсә диде? Бу шешең чир дә түгел, бозым да түгел, диде, - дип Вера, ниһаять, телгә килде.
- Алайса нәрсә соң?
- Хикмәт менә шунда шул. Минем мондый нәрсә күргәнем юк, дип гаҗәпләнде. Аннары, сөйгән егетеңнең диненә күчсәң, бу галәмәт бетәргә тиеш, дип әйтте. Тик ул моны бик икеләнеп кенә, фараз итеп кенә эндәште.
- Соң тагы нәрсә кирәк? Бетәр әле. Алайса, безгә тизрәк өйләнергә генә кала. Ә дин мәсьәләсенә син алай авыр итеп карама, дөньяда син генәме...
- Аңлыйм ла ул, Нуриҗан, тик, уен эш түгел бит. Бер дөньядан икенчесенә күчкән кебек, күңелем һич тынычлана, бер карарга килә алмый, ничек яшәремне күз алдына китерәлмим.
Яшьләр Мөбәрәккә якынлашты. Анысы диңгез буендагы тигез комга таяк белән гарәп хәрефләре язып булаша иде.
- Менә, Нуриҗан, Аллаһ сүзе ничек языла, - дип, егет шатланып язып күрсәтте. – Мин инде байтак сүз яза беләм. Санатар абый тагын да бер китап бирсә, өйгә кайткач та укырга өйрәнүемне дәвам итәр идем.
Нуриҗан ыргаклы хәрефләргә карап Мөбәрәкне тыңлады, ә башында уйлар кайнады. “Аллаһ,” “кайткач” дигән сүзләр бик вакытлы яңгырады. Дөрес, никях укытырга кирәк, ансыз һич ярамый, Вераның христиан диненнән аерылуын да, ир хатыны булуын да Ходай каршында гамәлгә кую фазыйл. Тик Вера үзе ни әйтер, тәртәне икебез ике якка каерсак, тагы да уңайсыз булачак.
- Карале, - диде ул сөйгәненә, - алай булгач, безгә тизрәк никях укытырга кирәк. Ходай үзе шуны боерган булса, ник сузарга? Без дә бергә булырбыз, әгәр чегән хатыны дөрес юраган булса, күкрәгеңдәге шеш тә бетәр. Син ризамы?
Кыз баш кагып куйды. Кияүгә чыгарга риза булгач, никяхына, башкасына риза буласың инде ул. Җанны икегә бүлеп булмый.
Нуриҗанның күңеле җиде кат күктә. Ниһаять, барлык тәшвиш, аңлаша алмаулар артта калды. Хәзер инде чак кына сабыр итәргә кирәк. Ни өчен дигәндә, егет никяхны үз авылында – Бурайда, туган-тумачалары катнашлыгында укытырга булды. Монда, ата-ана фатихасыннан башка, шундый эш кылуы ничектер килешеп тә бетми. Үзебездә булгач, үзебездә булсын, минем өйләнүемне, Вераны кәләшлеккә алуымны бөтен Бурай белсен, дип уйлады ул эченнән һәм бу ниятенә аның анык фикер, хаклык кына түгел, шактый күләмдә мактанычы да кушылган иде. Мондый уйлардан соң Нуриҗанга диңгез буенда кызык бетте, хәзер ул тыны белән тартып алырдай булып кайтыр көннәрне көтә иде.

14. Кайтабыз
Бәндә бу дөньяда кырыкмаса кырык эшкә күмелеп, беръюлы берничә куян койрыгын тотмакчы булып ут капкандай ашыкса да, йә булмаса гомергә бер килә торган сәгадәтле минутларын әллә ниләр бирердәй булып озайтырга көчәнсә дә, вакыт дәръясы һичнигә карамый талгын гына үз җаена ага да ага. Менә бит, балыкчыларның да эше бетте, җәй көне диңгезгә чыгып траулерлар гына балык тота икән, завод та бер генә сменада эшли. Кыскасы, сезонлы эшчеләргә кайтырга вакыт. Гаҗәеп хәл, әле генә меңләгән халык әвәрә килгән диңгез буе бер-ике көндә бушанды да куйды. Бурайлылар да олы-олы казаннарын, башка табак-савытларын яхшылап юып, тазартып, комбинат келәтенә илтеп тапшырдылар. Конторага кереп һәркем үзенә тиешле акчасын алып чыкты, цехтан капчыклап киптерелгән балык алырга да онытмадылар – монысы күчтәнәчкә иде.
Боларны озатырга Санатар үзе килгән. Промартель директоры бурайлыларны шушы кыска гына вакыт эчендә яратып өлгергән иде. Чөнки егетләр бер вакытта да сынатмады, эшчеләрне ашату турында алар килгәннән соң һичнинди борчылу булмады. Килү белән халыкны зур афәттән коткаруларын әйтәсе дә түгел. Тәртипле, уңган, башкаручан халык. Барысы да шулай булса иде. Яренгәгә тагын да килегез, мин сезне көтәрмен, онытмагыз, - дип калды ул хушлашканда.
Сау бул, диңгез. Хуш бул, Дагыстан. әйдә, поезд, җилдер тизрәк алга, безне газиз туган ягыбыз, кадерле кешеләребез көтә.
Поездда Солтаньяр авылдашларына карап болар чистый чегән булып беттеләр бит, дип уйлап барды. Җәяү атларга туры килсенме, көннәр буе атта барсыннармы, әллә юллары әлеге кебек тынчу һәм кысан вагоннарда үтсенме, юл кыенлыкларын җиңел кичерәләр, боекмыйлар, ялыкмыйлар, аз гына черем итеп алсалар шул җитә. Ашау ягыннан да шул ук хәл: булса ашыйлар, булмаса зарланып йөрмиләр. Эшкә дисәң инде, һәр эшне гөл итеп куялар.
Кайтабыз! Бу сүз, бу уй кемнәрне генә дәртләндермәгән дә, кемнәрнең генә йөрәген изрәтеп бәхетле минутлар бүләк итмәгән. Кайтабыз. Үз көен тыкылдый торгач, поезд Яңавылга якынлашты, хәзер инде туган якларга да күп калмады, күбенә түзгәнне азына түзелер.
Юлга чыкканчы бурайлылар җыелышып киңәшеп алганнар иде. Кайтуын кайтырбыз да ул, тик анда Зверюгин бар, анда Факаев бәйләнеп йөри. Кайтмый да ярамый, чегән шикелле гомер буе капчык асып йөреп булмый бит инде – ни дә булса хәл кылырга кирәк. Дошманнарның ни уйлавын Солтаньярның иптәшләре бик яхшы белә. Яңадан ОГПУ кулына эләксәң Калинин икенче тапкырга коткармас. Моны да аңлыйлар, сабый түгелләр. Шуңа да бер яклап һәркем туган ягына атлыга, икенче яклап, күңелне шик кимерә. Мондый очракта Солтаньяр егетләргә үз фикерен әйтте.
- Без болай бик куркып бармыйк әле, дусларым. Зверюгин безнең кайтырны көтми. Аннары, тиктомалдан кулга да алалмый бит әле, сәбәбе кирәк. Димәк, авылга кайтып берәр атна ял итәргә мөмкинлегебез бар. Ләкин шуннан артыкка сузарга ярамый.
Мирхәйдәров үз иптәшләрен теге вакытта авылга кайтмаска өндәгән иде, бу юлы кайтабыз, дип тора. Ләкин бу беркемгә дә гаҗәп тоелмады. Чөнки дөньясы шул+ атны да бит кирәк чакта тезгенен тартасың, вакыты белән дилбегә кагасың. Хәзерге очракта бераз иркенләп алу да мөмкин иде. Тик арадан бер Нуриҗан гына бу юлы башкачарак фикер йөртте.
- Ә мин Яңавылны узып китеп Чуртанлы стансасына кадәр барам.
- Нишләп?
- Тракторга укыйсым килә. Чуртанлы стансасыннан Аксынга якын, ә анда МТС каршында механизаторлар әзерли торган курс ачканнар. Күрдегезме Абызтамактагы тракторларны?! Шундый корыч атларны иярләп ду китереп эшләп йөрермен әле мин.
- Ниятең яхшы, - диде Солтаньяр, - ил индустрия юлына басты. Үзегез белеп торасыз, завод-фабрикалар, тимер юллары, ГЭСлар, хәтта тоташ шәһәрләр төзелә. Бар илебез төзүчеләргә дан җырлый. Шулай булгач, сезнең дә кайберләрегез читкә китәргә, зур төзелешләрдә катнашырга, йә булмаса укырга, белем алырга теләрсез. Кураишта урман кисеп кайтканнан соң мин үзем дә их, берәр белгечлеккә укып кайтырга иде, дип йөрим. Тик, чак кына сабыр итәргә туры килә. Гаиләмне Бурайда калдырырга куркам. Менә Кураишка барып урнашыйм, шунда бик шәп итеп яңа өй салып куйыйм, газизләремне үз яныма алыйм, шуннан соң инде тыныч кына укырга да була. Нигә тәвәккәлләмәскә, теге чегән хатыны зур түрә буласың, диде бит, димәк, укырга кирәк.
Солтаньяр чак кына елмаеп алды һәм сүзен болай тәмамлады:
- Мин үзем шулай фикер йөртәм, шулай эшләсәгез сез дә уңарсыз, дип уйлыйм. Йорт тергезеп, кирәк-ярак алыгыз, кем өйләнмәгән – кыз ярәшегез, ә аннары инде, быел булмаса киләсе елга, мотлак рәвештә укырга кирәк. Бүген исә миңа гаиләмне шул Зверюгиннар яныннан алып китү мөһим.
- Дөрес, шулай итәргә кирәк. Нэпман булып булмады, шулай булгач акчаны күкрәк көче белән эшләп алырга туры килер, ахры.
- Син шаярма әле. Авылда, чыннан да, Зверюгиннан курыкмаган хәлдә дә, әлләни рәт чыгарып булмас, шул Кураишка тотарга да китәргә инде. Ике көймә койрыгын беръюлы тотабыз бит, үзебез янәсе читкә чыгып китәбез – Зверюгинга эз суытабыз, үзебез туган-үскән авылга да якын булабыз, кирәк чакта кайтып килергә дә мөмкин.
Бурайлылар шундый гәпләшүдән соң бер фикергә килделәр: авылда бер атна булырга да, Кураишка китәргә. Ә Нуриҗан сүзен әйтергә уңайсызланып тора икән:
- Дуслар, - диде ул, ниһаять, - минем капчыкларны да алып кайтыгыз инде. Әтиләргә дигән күчтәнәчне мин үзем белән ничек йөртим, әле кайчан кайтырым да билгеле түгел.
- Ә минекен? - дип талпынды Вера.
Күпләр кызга карап алды, ләкин сүз әйтүче булмады, ни әйтәсең, димәк, болар инде гел бергә.
- Ярар, - диде Солтаньяр. – Яңавылда Тимофей дәдәйгә кереп белешербез, бер-ике олау ялласак, кипкән балык авыр йөк түгел, кайтыр шунда.
- Рәхмәт, дуслар, рәхмәт, Солтаньяр абый, - диде Нуриҗан. Ә Вера егеткә сөйкемле күзләрен сирпеп алды да җиңел сулап куйды, янәсе, булды бу эш.
Яңавылга җиткәч, шулай итенделәр: шаулашып вагоннан бушатындылар да җәяүле табор булып Тимофей карт өенә юнәлделәр. Хуш, боларның хәзер әле эше җайлы, якын арада игътибарга лаек әллә ни булмастыр, шуңа да сүзебезне Нуриҗан белән Вера хәлләренә күчерик.
Егет белән кыз Чуртанлы стансасына җитеп поезддан төшкәч, бик озак көтеп, бер очраклы юлаучыга утырып, чокыр-чакырлы юлларда мең михнәт күреп, ниһаять, Аксын җиренә аяк бастылар. Монысы ни әйтсәң дә үзебезнең Башкортстан инде, - күңелгә җылы булып китте. Кунакханәгә урнашкач, Нуриҗан машина-трактор стансасын эзләп урам буйлап атлады. Анда нинди мәшәкать булсын – гариза язды, документларын күрсәтте дә ярты сәгатьтә йомышын йомышлап та чыкты. Имтихан бирәсе юк. Алабыз, беренче октябрьгә кил, диделәр. Аңа кадәр әллә күпме вакыт бар, димәк, авылга кайтып әйләнергә дә мөмкин.
Вера гына бераз тоткарланды. Аксын – чиркәүле авыл. Калын кирпеч стеналы мәһабәт бина мәңгелеккә салынган төсле. Аның гөмбәзе, күтәрелгән сәнәк шикелле болытларны элеп алырга ымсынган тәресе әллә каян күренеп тора. Кыз шунда барды, озак итеп храм бинасына карап торды, аны бу минутта мең-мең кичерешләр биләде: ярар, мин христиан динен ташлармын, бәлки, сезнең дингә дә күчәрмен, диде ул Нуриҗанга, әйтүе ансат та ул, ә менә чиркәү янына килеп баскач, аркалар чымырдый, ифрат авыр, чиркәүсез ничек яшәрмен, дим. Монда халык бәйрәмнәрдә дә килә, башына кайгы төшкәндә дә юаныч эзли, гыйбадәт кылып, тәүбәгә килеп гөнаһларыннан арынырга өметләнә, күңелендәге бар серен, аһ-зарларын Христос алдында ачып, анардан ярлыкау һәм мәрхәмәт эзли. Болардан башка ничек яшәрмен соң мин?
Вера чиркәүгә кереп күңеле булганчы елап, изгеләр алдында гафу үтенеп, шәм куеп чыкты. Нуриҗан белән Солтаньярның да сүзләрен исеннән чыгармады, алар да кызга беркадәр ныклык бирде, юаткандай булды. Дин төрле булса да, Алла бер диләр бит, иң мөһиме, күңелең саф, гыйбадәтләрең ихлас булсын.
Чиркәүгә кергән бер җирдә дин әйберләре, кирәк-ярак саталар икән. Кырык яшьләрдәге бер ир шуннан никтер һаман китми, Вера чиркәүгә килгәндә үк тора иде, әле дә шунда. Кыз гаҗәпсенеп аңа карап-карап алды. Моны теге ир дә сизде, кыенсынып куйды, лавка яныннан читкәрәк китте. Кызның күңеле әллә нинди, иләс-миләс, әллә чайпылып түгелергә, әллә дөрләп янарга тора – һич тыныч түгел. Аның ниндидер яхшылык эшлисе килә. Әйе, яхшылык, менә шушы чиркәү каршында, Христос каршында. Христиан динен яратмаудан түгел, ирексездән ташлавын белеп изгеләр аны аңласын, ярлыкасын иде. Ләкин нинди игелек эшләргә соң? Бәлки, менә шушы адәм ярдәмгә мохтаҗдыр да, аңа мин булыша аламдыр. Шундыйрак уйлар белән кыз теге иргә якынлашты.
- Абзый, сезне нидер борчый кебек, ни булды?
Ир кеше башта моңа карап алды, күзләрендә каушау һәм чарасызлык чагылды. Ят кеше белән сүз озайтып торуның файдасызлыгын белсә дә, барыбер күңел зарын кем беләндер уртаклашасы килә иде аның. Көрсенә биреп, ул болай диде:
- Их, сеңелем, әйтмә дә инде, тәмам аптырадым. Кызымны кияүгә бирәм, бүләккә алтын тәре алырга иде, акчам җитми. Балдагын алдым, ә менә тәрегә сәрмая калмады шул.
- Сезгә бары тик алтын кирәкме, көмеше ярамыймыни?
- Ярамый шул, булачак кияүнең әти-әнисе хәлле кешеләр, алар алдында кызымны ким итәсем килми.
Вераның кинәт зиһене яктырып киткәндәй булды – менә бит, яхшылык эшләргә җае чыгып тора.
- Абзый! - диде ул, дулкынланып. – Мин сезгә үземнекен бирәм, борчылмагыз. Хәзер, әйдә, читкәрәк китик әле.
Кыз почмак артына ышыкланып, муенындагы тәресен салды һәм аны иргә сузды. Тегесенең гаҗәпләнүе йөзенә чыкты.
- Ай балам, бик зур бүләк бит бу. Кадерле нәрсә. Үзең тәресез нишләрсең?
- Минем өйдә икенчесе бар, - дип ялганлады кыз.
Абзый кешенең ят кыз бүләгенә ымсынып оятсызланасы да килми, әмма инде шатлыгыннан күзләре дә очкынлана башлаган иде.
- Мә, мә, ал, абзый, берни дә уйлама. Ихлас күңелдән бирелгән бүләгем булсын.
- Их, туганым, бик юмарт булып чыктың, исемең кем соң?
- Мине Вера диләр, абзый.
- Ә мин Матвей дәдәң булырмын. Мондый бүләкне бушка гына алу ярамас, кызым, үзеңә берни дә кирәкмиме соң?
- Юкчы.
- Алай булмый ул. Һәркемгә нәрсәдер кирәк. Дөнья көткән кешегә һәрвакыт нәрсә дә булса җитми. Әнә шул юкны булдыру өчен яшибез түгелме соң? Юк, юк, сиңа барыбер нидер кирәктер, син, кызым, башта әйтеп кара.
- Ярар, Матвей дәдә. Дөрес әйтәсең, минем дә бер мохтаҗлыгым бар. Алайса, әйт, зинһар, Аксын авылында берәр им-томчы, имләүче юкмы?
Матвей кызның күзләренә сынап карады, им-томчыга начар ният белән йөрүчеләр дә була, ләкин шикләнерлек берни тапмады, яманлык түгел, сафлык, риясызлык чагыла иде бу күзләрдә.
- Ник булмасын, бар ул, - диде ир ярдәм итә алуына куанып. – Сырт өстеннән сузылып төшкән урамны күрәсеңме? Шуның буйлап бар да бар, моннан ерак кына әле. Уң якта искерәк кенә өй булыр, капка баганасы буенда гына иләмсез юан, кәкре тирәк утыра. Шуңа карап белерсең. Агафья кортка йорты булыр ул. Карты үлгән иде, үзе генә яши.
- Рәхмәт, Матвей дәдә, - диде кыз. – Алайса мин китим инде.
- Үзеңә рәхмәт, балакаем, бик зур рәхмәт. Синең өчен гыйбадәт кылырмын. Тәңребез бәла-казалардан сакласын үзеңне, - дип кыз күздән югалганчы теләкләр теләп калды Матвей.
Кызганычка каршы, Агафья да ярдәм итә алмады. Вераның сәер шешен күргәч баш кына чайкады: “Миннән булмый!”- диде. Шулай да Вераның Агафья түти янына килүе заяга булмады. “Моннан бик еракта, урман арасындагы Бозъямы авылында бер әби яши. Тире авыруларыннан, буыннар сызлаудан ул яхшы дәвалый, диләр. Мин үзем күргәнем юк, әмма кешеләрдән ишеткәнем бар, анда бер чокырда шифалы балчык бар, имеш. Шуның белән дәвалый икән,”- диде имче һәм шул сүзләре белән Верага яңа өмет биреп җибәрде. Агафьядан шуны да белде кыз, ул Бозъямы дигән авыл Абызтамак ягында икән. Бәй, бу бит бик тә уңай туры килә, бурайлыларга барыбер шунда барасы! Менә шулай кыз күңелендә яңа дәрт туды.
Өмет кабынды, ләкин кыз әкияттәге кебек хәлдә калды. Аның алдында өч юл: йә кичекмәстән Бозъямы авылына китәргә, яисә әнисе янына кайтырга, йә булмаса Нуриҗанга ияреп Бурайга юл тотаргамы. Анда китсә, әнисен сагынды, ул үпкәләр, Новотроицкигә китсә, Нуриҗанның хәтере калыр, ә Бозъямы авылына карап юл тотса икесенең дә шелтәсен тыңларга туры киләчәк. Ана күңеле балада, баланыкы сөйгән ярында икән, кыз Нуриҗанның үгетләвенә риза булды да куйды, ә әнисе сабыр итәр. Аксыннан Бурайга турыга зур юл юк. Шуңа да егет белән кыз җәяүләп, авылдан авылга атлап, кайтырга чыктылар.


15. Таныш җирләр
Бурайлылар авылда нәкъ бер атна торды. Күпләрнең тагын да бераз ял итәсе, гаиләсе янында буласы килсә дә, килешенгән көндә барысы да юлга чыкты, арада бер Мөбәрәк кенә юк икән. Ул укырга телим, дип әйткән. Берәркайда мәдрәсә бардыр әле, шунда барып дин белеме аласым килә, дигән, имеш. Хуш, кешене ирексезләп булмый, тик теләгенә ирешсен.
Кураишка кадәр сәфәрчеләрнең барысы да килеп җитә алмады. Вера, әлбәттә, берничә көнгә әнисе янында калды. Шушында ук дип әйтергә мөмкин дүрт егетне дә калдырырга туры килде. Бу болай булды. Новотроицкида Солтаньяр белән Нуриҗан Настяның хәлен белеп, ә Вераны аның янында калдырып чыкканнан соң, олау алга кузгалды. Шулчак һәрнәрсәне иң элек күрә белгән Галәфим кычкырып җибәрде:
- Карагыз әле, әнә теге кеше Изерге бит! Төрмәдә бергә утырган мари абзый.
Чыннан да, бу Изерге булып чыкты. Солтаньяр белән алар туганнарча кочаклашып күрештеләр. Хәл-әхвал сорашу китте. Изерге яшәгән авыл дүрт-биш чакрымда гына икән. Бирегә ул өй салу нияте белән балта осталары эзләп килгән.
- Ничек ул алай, авылыгызда балта тота белгән кеше юкмыни? - дип гаҗәпләнде Солтаньяр.
- Бар ла ул, - дип җаваплады Изерге, - тик риза булмыйлар. Мин төрмәдә утырып кайткан кеше булгач, куркалар, янәсе, андый адәмгә ярдәм итсәң, үзең бәлагә таруың мөмкин. Колхоз персидәтеле дә куркытып куйган.
Бар җирдә дә бертөрле икән. Кая төртелсәң дә халык дошманы, бу кадәр “дошман” кайчан үрчеде соң әле, дип уйлады Солтаньяр эченнән. Үзе иптәшләренә болай эндәште:
- Егетләр, Изерге абзагыз өй бурарга кеше табалмый йөри икән. Бәлки, ярдәм итәрбез ә?! Кемнәр калырга тели?
- Дуслар, акчасын бирермен, катын ашарга пешерер, самагун мул булыр, - дип Изерге шундук боларны ымсындыра башлады.
Бүре шәһәрендә төрмәдә утырганда Изергенең бурайлыларга ярдәме нык тиде, үзенең шуклыгы белән кәефне күтәрде, моннан исән котыласыз дип юрап рухларын ныгытты. Мондый кешегә ярдәм итмәү бик зур мәнсезлек булыр иде. Шунлыктан, егетләрне үгетләргә дә кирәкмәде, үзләре үк шатланышып риза булдылар. Эш җаен яхшы беләләр, дип Солтаньяр Фаһман белән Нурымга тәкъдим ясады. Кураишта йә тагын да землянкада ачлы-туклы ятарга туры килер, монда исә олырак кешеләр ичмасам бераз кунак кебек яшәп калыр, дип уйлады Солтаньяр эченнән. Һәм бүрәнә күтәрергә тазарак тагы да ике егетне сайлады. Тегеләр һичсүзсез риза булдылар.
Менә шундый хәлдә алар Кураишка килеп җитте. Килеп җиттеләр дә исләре китте: бурайлылар киткәннән соң нибары берничә ай үткән, ә алан танымаслык булып үзгәргән. Ул иркенәйгән, агачлар киселеп, алар урнына ике катлы берничә барак төзелгән, өр-яңа кибет утыра, олыдан кубып мәктәп төзи башлаганнар, клуб һәм дәваханә салу өчен агач ташып яталар. Күп кенә яңа кешеләр күренә, алар арасында иреклеләр дә, сөргенгә җибәрелгәннәре дә җитәрлек. Шунысы куаныч, тормыш инде җиңеләя төшкән икән, репрессияләнгән гражданнарга эшләгәннәре өчен башкаларга түләгән шикелле үк акча түли башлаганнар, тирә-як авылларга чыгып акчага яки әйбергә азык-төлек алыштырып алырга, мал карарга да рөхсәт иткәннәр икән. Ләкин иң зур яңалык шул иде: тагы да биш-алты урында урман поселоклары төзелеп, анда мастерлык участоклары урнашачак икән, ә Кураиш үзе леспромхозның үзәге булачак, имеш. Биредә такта яру, әрҗә тактасы җитештерү күздә тотыла, фанера чималы җитештерү каралган, мунчала сыдырып чыпта сугу, пумала бәйләү эшен җайга салырга да план бирелгән. Кыскасы, мондагы манзарага карап Солтаньярның исе китте, ярый вакытында килгәнбез, тагын да бераз тоткарлансак, кирәгебез дә калмаган булыр иде, дип шаяртты ул. Аның бу сүзе биредәге эшләрдә катнашмый калуына бераз гына үкенеч белдерүе иде. Гамәлдә исә яңа оештырылган, исемгә бар санга юк леспромхозга тагы да йөзләрчә кеше кирәк иде. ә Апанас Солтаньярны кочаклап каршы алды, кайда нәрсә эшләп вакыт уздыруларын сорашты. Солтаньяр берничә айда башларыннан үткән маҗараларны сөйләгәндә чуаш агай ах-вах итте, хәйран калып баш чайкап утырды.
Ләкин Апанас – комендант, ул сөргенгә җибәрелгәннәр белән эшли, аларга күз-колак. Дөрес, колониягә эш планы бирелә бирелүен, ләкин анысы аерым учреждение, ә леспромхоз белән Гәрәй Ихсанов җитәкчелек итә иде инде. Кураишны хуҗалыкның үзәге итәргә булгач, Гәрәйне директор итеп үрләткәннәр икән, ә Шагалиев леспромхозның баш инженеры булып киткән. Шунлыктан Апанас Гәрәйгә телефоннан (Кураишта телефон!) шылтыратты да Солтаньяр Мирхәйдәров дигән кешенең тулы бер бригада алып килүен әйтте. Ихсанов теге вакытта Солтаньяр белән танышкан иде бит инде, шунда ук аны үзенә чакырды. Яңа көч килүгә ул да шат иде. Солтаньярны ачык йөз белән каршы алып бераз сөйләшеп тордылар. Әйе, элекке килүләрендә бурайлыларның искиткеч тиз арада барак төзеп куйганнарын яшь начальник бик яхшы белә иде, шуңа да ул сыналган балта осталарын урманга тәгаенләмичә, аларны поселок төзүдә файдаланырга булды.
- Солтаньяр агай, мин сезне тегендә-монда таратуда мәгънә күрмим. Бергәләп эшләсәгез ничек булыр?
- Бик яхшы булыр. Мишәрләр көнчел халык, ярышып эшләсәк эш тизрәк барыр.
- Мин дә шулай уйлыйм шул. Алайса, сез мәктәп бинасын төзи башлагыз, аның нигезе салынган инде, сызымнары бар. Конторабызның кадрлар бүлегенә кереп оформит ителегез дә бүгеннән үк җиң сызганып эшкә тотына аласыз. Карале, бүрәнә кискәләргә, каезларга, башка вак-төяк эшләргә син осталарның вакытын бүлмә, репрессиягә эләккәннәр эшләсен, аларның хатыннары, үсмер балалары бар. Эшче көчләрне дөрес файдаланыйк, димен. Берәр нәрсә аңлашылмаса, нидер кирәк булса тартынып торма, кил дә әйт. Бергә-бергә әйбәт кенә эшләсәк, куелган бурычларны яхшырак үтәрбез дип уйлыйм.
Ихсанов кабинеттыннан Солтаньяр бик матур кәеф белән чыкты. Барысы да шулкадәр яхшы, шулкадәр җай килеп тора бит. Тик, бер мичкә балга бер кашык дегет табылып тора икән. Көтмәгәндә Факаев очрап куйды. Күр әле син аны, ата күркә мени, нинди хафалы, нинди тәкәббер. Юлында торма икән, билләһи таптап китәр, күзе бит күккә төбәлгән. Ләкин шулай да тирә-якны шәйли икән, Солтаньярга башлап ул үзе эңдәште:
- Саумы, Мирхәйдәров.
- Саумы, Факаев. Күрәм, син Алланың кашка тәкәсе булып алгансың, эшләрең шәп шикелле, - диде аңа каршы Солтаньяр.
- Зарланган юк әле.
- Соң, монда нишләп килеп чыгарга иттең?
- Шунда барып хезмәт итәргә риза булсаң офицер званиесе бирәбез, диделәр. Ә нигә бармаска? Мин хәзер кече лейтенант, комендант урынбасары, ә әнә теге халык дошманнары минем көтүем ул, үзем көтәм, үзем савам, - дип чекист ямьсез итеп көлеп куйды. – Кемгә нәрсә кирәк, нинди йомышы бар барысы да миңа килә, барысына да мин ярдәм итәм. Бушка түгел, әлбәттә. Шулай итеп, болай да тама, тегеләй дә яшәргә була. Син үзең нишләп монда?
Кабәхәт, дип уйлады эченнән Солтаньяр, ләкин тыштан тыныч булырга тырышты.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 09
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.