Latin

Солтаньяр - 39

Total number of words is 4316
Total number of unique words is 2107
38.7 of words are in the 2000 most common words
55.1 of words are in the 5000 most common words
63.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бала кайгысы... Шулкадәр дә зур, шулкадәр дә көтелмәгәндә булды бу. Нәзирәнең яшь йөрәге күтәрә алмады, хатын тере мәет шикелле хәрәкәтсез калган иде. Дәваханәдә аруланды кебек, торып йөри, ашый, сөйләшә башлады, тик сөйләшүе генә сәер булып чыкты. Хәзер әнә урамда йөри. Белмәгән кешеләр сокланып, көнләшеп кала. Бәхетле ана! ә коляскада – курчак.
Шулай күпме яшәр иде икән, билгесез. Бәлки, тора-бара зиһене үҙ урынына кайтыр иде, вакыт – дәва, диләр бит. Ләкин барысы да башкача булып чыкты. Нәзирәнең авылда туганнары булган икән, шулар килеп аны махсус дәваханәгә урнаштырып киткәннәр. Беҙ аны бер ел күрмәдек.
Көтмәгәндә урамда янә очрады.
- Исәнме, Нәзирә! - димен.
- Исәнмесез, абый, - ди бу миңа. Исемем белән эндәшә бит, ә элек күп вакыт танымый да иде. Чыннан да, дәвалануы заяга булмаган икән, имләнеп, кирегә элекке хәленә кайткан. Без шулай дип уйладык, шуңа шатландык. Тик, акылы кайтса да, җаны яңадан тынычлык тапмаган икән. Нәзирә көннән-көн үзгәрә барды: ябыкты, саргайды, кеше белән сөйләшергә теләмәде. Инде хәзер баласы да юк, акылы җиңеләйгән вакытта юаныч булып торган коляскасы да юк, кыскасы, бу тормыш белән алыш-биреше беткән иде. Безнең күз алдында кайгыдан кара янды ул. Әйе, безнең күз алдында! Белдек, күрдек, әмма ярдәм итә алмадык. Беркөнне аптекага барган бу, йокы даруы сораган.
- Рецептың бармы соң? - дип әйтә ди аптекарь.
- Кыланып торма инде, - дигән Нәзирә, ышандырырлык итеп, - син мине белмисеңмени, юләрләр йортында мин бер ел буе шуны ашап яшәдем, хәзер нишләргә кушасың миңа? Бик кирәксә, иртәгә хет унны китерермен.
Шулай дигәч, ничек бирмисең инде, биргән теге кыз. Ә Нәзирә өенә кайткан да юынган, бизәнгән һәм бер кап йокы даруын ашап та куйган. Менә шулай була икән ул ана сагышы. Ә бит юләр чагында нинди бәхетле иде...

Казалы йорт
Урам башында утырган бу йорт әллә каян күренеп тора. Беренче каты кирпечтән, өскесе төп-төз, гәрәбәдәй сары нарат бүрәнәләрдән. Авылда ике катлы өй берәү генә, шуңа да ул үткенчеләрдә кызыксыну уята+ нинди ир узаманы, нинди оста яши монда. Берәр эшкуармы? Нурлан йорты бу. Эшкуар түгел, ләкин уңган, хәтта гадәттән тыш уңган кеше. Бераз сәер дисәк тә була, чөнки бөтенләй диярлек сөйләшми. Үзенә эндәшкән кешегә “әйе”, “юк” диюдән башканы белми. Гомумән, серле кеше ул, өе дә серле.
Ләкин бу серне авыл халкы белә, сөйләнми, гайбәт сатмый, беркемне дә гаепләми, бары тик белә һәм белмәгәндәй яши бирә. Хәл болай була. Нурлан белән Фәридә мәктәп партасыннан ук дус иделәр, икесе дә тыйнак, тәртипле, тәүфыйкле бала. Нурлан армиягә киткәч, Фәридә хәтта клубка да чыкмады шикелле, аның инде сайлаган егете дә, өметле киләчәге дә бар иде кебек. Өйләнделәр, әти-әниләре ярдәме белән йорт салып башка чыктылар. Тормышлары ал да гөл иде. Фәридә бөтен авылны хәйран калдырды: гыйнвар аенда малай тапкан иде, ә шул ук елның декабрь аенда кыз алып кайтты. Бер елда ике бала! Үсеп килгән сабыйларны әтисе “яшьтәшләр” дип шаяртып көлә иде. Яшь гаиләнең яшәргә йорты, берсеннән-берсе матур балалары, мәхәббәтләре бар, тагын нәрсә кирәк соң, чын-чынлап бәхетле иде алар.
Их, ул бәхет дигән нәрсәне кулга тотып булса, Фәридә аны әллә кайларга яшереп куяр иде дә бит... Булмый шул. Кемдер көнләштеме, күз тидеме, берәрсенә зыяннары төшеп бик каты үпкәләүче булдымы, кем белсен. Нурланны колхоз еракка урман кисәргә җибәрде, өч айга. Шул вакытта авылда кызамык таралды. Ике бала да уттай яна, авыр тын ала.
- Суык тигән, кызу мунчада чабарга кирәк, - диде ана кеше һәм йөгерә-атлый су ташый башлады.
Балаларының үрсәләнеп елауларына да игътибар итмәде Фәридә. Елаганнан кеше үлми, әйдә, эссе бөтен тәннәренә үтсен, дип, мунчага пар сала-сала озак итеп чапты балаларын. Яхшы итеп төреп күтәреп алып кайтты, йокларга салды. Мәҗит ике сәгатьтән, Минзилә бер сәгатьтән сулыш алудан туктадылар.
- Йа Аллам! Мине нинди гөнаһларым өчен болай кыландырдың? Сабый балаларымның нинди гаебе бар иде, бәгырьсез син! - дип кычкырды ул кабер өстенә ятып елаганда.
Урманда телеграф юк, кесә телефонын халык белми иде әле ул заманда. Бервакыт Нурлан өенә кайтып керә. Өзелеп балаларын сагынган, ике нарасые ике бәхете бит аның.
-Нурлан, үтерсәң үтер, теләсәң нишләт, мин гаепле! - дип аягына егылып елый Фәридә.
Нурлан хатынына карамый. Караса, чыннан да, я үтереп ташлар. Шул килеш ул түргә уза, комодтан кырынгычын ала, чоланга чыгып мылтыгын иңенә элә дә, бер сүзсез чыгып китә. Кайда йөрегәндер, әмма бер-ике айдан Нурлан янә авылда күренә. Кичке якта килеп ялгызы гына яшәп яткан Гөлзидәнең ишеген шакый, кереп өстәл артына утыра, ашыкмый гына чәй эчә, шуннан чишенеп йокларга ята. Нурлан бер сүз эндәшми, Гөлзидә “ник килдең?” дими, шулай яшәп китәләр.
Нурлан бик уңган булып чыга, көн дими, төн дими эшли дә эшли. Тиз арада ике катлы өй бетереп куя, абзарын, мунчасын яңартты, бакчасын гөл итеп тота. Эшли дә эшли, эштә юаныч табамы, онытырга телиме, кем белсен.
Урам башында зур, иркен йорт тора. Нурлан йорты. Ир кеше аны балаларым күп булыр дип уйлап төзегәндер. Тик, Гөлзидәнең баласы булмады. Балалы йорт – базар, баласыз йорт – каза. Менә шушы өй үзенең тынлыгы белән шомландырып тора. Казалы йорт бу, казалы йорт...

Плагиат
Китап тышында таныш исем күреп Закир кинәт туктап калды. Алам, бу китапны алырга кирәк, диде ул үз-үзенә, акчасын барлап карады, бер китаплык кына “артык” акчасы бар икән, кесәгә зыян юк. Алай әдәбият дип мөкиббән киткән кеше булмаса да, таныш кешенең китабы очрагач алып укымау Закир өчен юньсезлек булыр иде.
Зарланырлык түгел, бу дөньяның да җәннәткә тиң мизгелләре бар бит. Ял көне дип атала ул. Ашыгыч эш бимазаламый, тамак тук, башка төшкән кайгы юк, диванга сузылып ятып бер шигърият дөньясына чумып ләззәтләнүне Ходай безгә хәрәм итмәгәндер әле. Кәеф нәфислеккә-моңга, мәхәббәт кичерешләренә тансыклаганда яхшы шигырьләр тап килүен әйт син, Закир тәмам эреп китте. Карале, якташ хатын шәп кенә шигырьләр язып ташлаган ләса, үзләре шундый нәфис, нәзәкатьле, китап сүзе белән әйткәндә, самими, ә урыны-урыны белән шундый акыллы фикерләр очрый, искитмәле. Карап торуга ул хатын ташка үлчим генә ләса, теле дә ярым-йорты. Ярый инде чүпрәккә төренеп мәчеткә йөрүе аркасында халык игътирам итә үзен. Ни әйтсәң дә, кеше күрке – чүпрәк шул.
Тукта, Закир, телеңне тый, кеше чәйнәү – гөнаһ. Тышы шундый булса, бәлки, эче матурдыр аның. Укы, әнә, китабын. Укый да бит Закир, тик, нәрсәдер ошамый башлады шикелле. Бу сүзләр таныш кебек тоела. Шулай да булсын, ди, гәзиттә-фәлән укыгансыңдыр. Юк, ди күңел, бу сүзләрне син башка җирдә, башка кешедән ишеткән идең. Закирга ник бу бимаза, кәефен бозмас өчен ул китабын куеп, телевизорын кабызды. Тагы да шул кино, мужиклар сыра чөмерә-чөмерә мунча керә. “Шалт” итеп калды Закир башы, “ялт” итеп калды зиһен ташы: соң менә шушы сүзләрне ул мунчада Факил авызыннан ишеткән иде ләса! әйе, нәкъ шулай. Менә гыйлләсе кайда икән бу матур тышлы китапның. Их, аяз көн кара төнгә әйләндемени, Закирның “ә” дигәнче кәефе кырылды, нәфрәте ташып чыкты.
Күршеләр иде алар Факил белән. Күршеләр генә түгел, дуслар да иде. Мәңге тиктормас, тынгысыз кеше булганы өчен Закир күршесен кайчак: “Син Факил түгел, син - Факель”, - дип үрти иде. Янып яши иде шул. Кайчакта бергә мунча керәләр, барыбер пары артып кала, мондый чакта күршеңне чакыруы иң яхшысы. Ике хатын бергә юына, ә ирләр өчәүләп. Закир, Факил һәм дә олы бер шишә. Ана шул сыра эчеп алса болай да хисле кеше бигрәк тә сабый балага әйләнә инде, хыяллары белән уртаклаша, фәлсәфә сатарга тотына, я булмаса шигырьләр укый башлый.
Мин бу җирне җыр итәргә тудым,
Җырдай матур булсын һәр гомер.
Күршесенең чырае галәмәт җитди, ә шул ук сырадан кәефләнгән Закир тыела алмый көлә. Ят җирен миннек белән каплап, тирләп-пешеп ләүкәдә шигырь сөйләп утыручыны кемнең күргәне бар? Җитмәсә, тавышы нинди бит әле, шигырь түгел, көтүче булырга кирәк сиңа, дустым. Бер кычкырсаң, сыерлар смирно басар иде! Шулай дисә дә, шигырьләре әйбәт бит, ошый Закирга, чынлап караганда, бик тә гамәлгә яраклы әйберләр, сагышландыра торганы да, уйландыра торганы да бар.
- Сиңа мунчада түгел, радиодан укырга иде. Миңа укып файда юк, мин шигырь белгече түгел, - ди иде Закир.
- Укырмын да шул, барырмын да укырмын? - дип бурлаттай кызара Факил. – Авызыңны ачып торырсың әле, бу минем күршеме дип.
Укымады Факил шигырьләрен. Бермәлне калын-калын ике дәфтәрен редакциягә итеп биргән.
- Күрерсең әле, озакламый минем шигырьләрне гәзиттә бастырып чыгарачаклар. Ышанмасаң, ышанмый торган күзеңә төртеп күрсәтермен, -диде Факил. Күренеп тора, эчке бер сөенү, рухи балкыш белән яши иде дусты бу вакытта.
Факил дә, Закир да күрәлмәде бу шатлыкны. Булмаган шагыйрь бер ел көтте, түземлеге беткәч, редакциягә барган. Менә шул ханым янына кергән ул.
- Их, Закир абый, мин синең алда гаепле булып калдым инде, отпускада идем, шул чакта ремонт ясаганнар. Менә бит, обойлар яңа, күрәсеңме? Вәт шул чакта макулатура дип чыгарып ташлаганнар. Техничканы моның өчен нишләтим соң, аңламаган кеше аңламый инде, – диде журналист.
Буш чыкты Факил бу йорттан. Чыкты да бит, күңел урнына утырмады, көннән-көн ризасызлыгы арта барды.
- Ничек алай була инде бу! Идән җыештыручы надан да булсын, ди, ләкин ул бит редакциядә эшли, аңларга тиеш. Теләсә нинди кәгазь кисәге түгел, ә калын дәфтәрләр, ташларга ярамаганлыгын кем дә аңлар иде инде, - дип көенде Факил. Закир да аптыраудан әйтеп куйды:
- Тагын барып кара. Эзләсәләр, бәлки, табылыр да иде.
Эх, нигә генә дип әйтте соң ул бу сүзләрне, әллә Закир да фаҗига сәбәпчесе булдымы. Күршесе тагын барган, юаш юанайса ишеккә сыймый ди, ачуы килгәндер инде, каты гына әйткән, шикелле. Ләкин журналистканы алай гына алдырып булмый, Факилның алдына гәзитне әйләндереп кенә салган ул. Өч балдаклы бармагы белән төртеп күрсәткән:
- Укы менә моны!
Факил укыган, гәзитнең арткы битендә: “Кулъязмалар кире кайтарылмый.”- дип акка кара белән язылып куелган икән.
- Укыдыңмы? Без закон буенча эш итәбез. Так что, монда килеп талашып йөремә. Бар, минем эшем күп!
Моннан соң Факил тагы йөремәде, шикелле. Һәрхәлдә, Закир сизмәде. Бераздан күршесенең үле гәүдәсен елга буеннан таптылар.
- Очраклы рәвештә суга батып үлгән, - диде участковый, шагыйрә ханымның энесе.
- Ничек инде ул алай? - дип гажәпләнде су буена җыелган халык. – Ул бит суда түгел, корыда ята?
- Үпкәсенә су тулгач үлә инде. Сезгә шундук үлсенмени? - дип акаеп карады офицер “аңламаган” халыкка.
Шулай инде ул. Хокук саклау органы вәкиле хаклы. Закон аның кулында. ә барлык законнарның патшасы – Карга күзен карга чукымый! Закир хатирәләреннән арынып шигырь китабын тагы да кулына алды, тышында бик матур рәсем, җыентыкның исеме “әдәбият – әдәп уят!” икән. Ир кеше аны урта бер җиреннән ачты да, күзе төшкән беренче сүзләрне кычкырып укып карады:
Мин бу җирне җыр итәргә тудым,
Җырдай матур булсын һәр гомер...
Китап тәрәзәдән очты. Хәерсезең, йорттагы каз башына барып төште. Анысы озын муенын бөгә-сыга каңгылдап зарланырга тотынды: “Плагиат, кайда соң оят? Оятсыз зат!”- дигән кебек ишетелде аның тавышы Закирга.

Күке
Айзәрәнең бик нык ачуы килде.
- Балам, юньле кеше төн уртасына кадәр урамда йөреми. Синең бит укуың бар, быел соңгы елың. Аттестатыңа куелган билге гомерлеккә куела, соңыннан төзәтеп булмый, ә егетләр качмас ул.
- Их әни, син мине гел әрлисең инде. Үз әнием булсаң, бу кадәр тиргәмәс идең, - дип куйды моңа каршы Гөлүсә.
- Нәрсә?! - диде дә Айзәрә башына сугылган кеше шикелле миңгерәүләнеп калды. Бераздан гына зиһенен җыеп, җаны әрнеп сорау бирде.
- Нинди сүз бу, кем әйтә?
- Мин күптән беләм инде, күршеләр сөйләде. Син мине балалар йортыннан алгансың.
- Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы?! Син минем үз балам. Үз балам, ишеттеңме? Күршеләр беләме, әллә минме. Син минем тугыз ай буена йөрәк астында асраган үз җимешем, белдеңме? - дип ачынды ана кеше.
Утлы күмерне итәктә саклап булмый шул, бер килеп яндырып чыга икән. Кызы белән күптән сөйләшәсе булган, ул чагында гайбәтчеләрнең агулы сүзләренә ышанып, балакаем эчтән көенеп йөрмәгән булыр идее. Борчыйсы килмәде шул Гөлүсәсен, яшь баланың күңелен тормыш ачылары белән ямьсезләргә теләмәде, ә гамәлдә киресенчә килеп чыкты, бала эчтән генә сыкрап яши икән. Хәзер әнә нәрсә ди бит, син минем әнием түгел, ди. Айзәрәнең бу уйлары икенчеләренә ялганды, моннан сигез ел элек булган вакыйгалар тезелешеп күз алдыннан үтә башлады.
Бу көнне дәваханәгә ике кешене китерделәр. Авариягә тарыганнар икән. Хатыны шундук үлгән, ире операция вакытында җан бирде. Менә шуларның исем-фамилияләрен белгәч, Айзәрә әллә нишләде, көн чапты, төн чапты, әллә кемнәрнең ишеген какты, кемгә инәлде, кемгәдер акча төртте, ләкин үзенә кирәген барыбер белде: боларның җиде яшьлек кызлары ятим калган икән. Башка туганнары юк, димәк, бала ятимнәр йортына эләккән. Шуннан инде Айзәрә шәһәр читендә, койма артында утырган шушы йортка йөри башлады. “Бу баланы беркемгә дә бирмәгез, документлар әзерләгәнемне көтегез, мин аны үземә алам”,- дип кат-кат әйтте. Директор Мария Федоровна игелекле ханым булып чыкты, тора-бара Айзәрә белән дуслашып ук киттеләр. Шулай бермәлне сөйләшеп торганда Федоровна яшь дустына мондый сорау бирде:
- Ни өчен син нәкъ менә аны алырга телисең? Бала беткәнмени. Күп кеше малай сайлый, ә син беренче килүеңдә үк Гөлүсәне сорадың, белеп килдеңме әллә?
Айзәрәнең дә күңеле тулы иде, эч серләрен кем беләндер уртаклашасы, бер елап бушанып каласы килә иде. Һәм ул, йомшарып китеп, кеше хәлен аңлый белгән өлкән яшьтәге ханымга башыннан кичкән хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Авылдан килгән яшь кыз тормышның хәйлә, ялган, хыянәт кебек ачы тозлары барлыгын белми иде әле. Ләкин мәхәббәт дәрьясы аны инде үз колачына алып өлгергән, карышмыйча, рәхәтләнеп, җаны-тәне белән Айзәрә шуның дулкынына чумды. Рафаелны яратмаска мөмкинме соң, үзен бер күреп сөйләшүе рәхәт бит. Исеме генә дә ни тора! Мәхәббәт турындагы Бразилия киноларындгы Рафаэлолар затыннан түгелме бу егет? Ләкин, бәхетле көннәр озакка бармады, кызның авырга калуын ишетү белән мәхәббәт герое Рафаел гаип булды да куйды. Айзәрә аны эзләп тә табалмады. Бер бәла икенчесен китереп чыгара инде ул, кыз яхшы роддомга туры килмәде, анда авыр хәлдә калган бичарага “ярдәм итәргә” атлыгып торучы кешеләр табылды. Алар Айзәрәгә аңлаттылар, котылу әмәлен күрсәттеләр, хәтта куркытып та алдылар.
- Үзең уйла, туганым, медицина училишесының тулай торагында яшисең икән. Уйнаштан туган бала тапкан өчен сине аннан себерке белән себереп чыгарачаклар бит, нәрсә, башка кызларга үрнәк итеп калдырырлар дисеңме. Авылга да кайтып киттең ди, ә анда нишлисең? Монда син медик булачаксың, авылда тизәк изәчәксең, гомер буена юньле эш табалмый акчасыз утырачаксың.
Монысы Айзәрәне бик куркытмады, чөнки алдагы тормышын барыбер күз алдына китерә алмый иде әле, ә менә укытучы кызының уйнаштан бала табып кайтуы инде... Авыл шаккатачак! Аннары, мондый хурлыкны әнисе кертерме әле өенә. Ә үгетләү дәвам итте.
- Ялгыз башың бала үстерә алмыйсың бит инде, чөнки син әле бик яшь, ярдәмләшер кешең дә юк. Яхшы киңәшне тыңла. Соңыннан инде үзең өчен табарсың, синең бөтен тормышың алда бит әле. Кияүгә чыгарсың, авырга калырсың... Барысы да ал да гөл булыр.
Бала бәгыр ите, дисәләр дә ирсез кыз өчен ул бәла иде шул әле. Аны ничек үстерәсең? Укуны чыннан да ташларга туры килә. Бер яктан куркыта, икенче яктан, кыз әллә нидән куаныч та сизгән кебек. Чыннан да, күңеленә шатлык сыйфатында кереп оялаган шайтан коткысы үз вәсвәсен алга сөрде. Уйлап караганда, бер яктан проблемадан котыла, икенче яктан, шул кадәр акчага бер бүлмәле фатир сатып алып була ләса. Яшәр урыны булса, ул инде шәһәр кешесенә әйләнә, рәхәтләнеп яшәргә дә була. Аннан инде, теләсәң, биш бала тап. Кыскасы, Айзәрә табиплар тәкъдименә риза булды.
Менә шулай. Айзәрәнең хәзер инде фатиры да, эше дә бар иде. Яшь чакта гөнаһ дигән нәрсә бик уйландырмый, шулай да кайчак ташлаган балам ничек үсә икән, тәпи йөриме, сөйләшә микән, дигән сораулар башка килеп тора. Хәер, бу мазадан котылу юлы да бар бит, ул да булса икенче бала табу. Айзәрә Василий исемле урыс белән таныш иде инде, шуңа кияүгә чыгарга ризалык биреп куйды. Матур гына яшәп киттеләр. Тик, урысның туксан тугыз проценты эчә, ә бер проценты, тазалыгы булмау сәбәпле, эчкәннәрдән көнләшә, дип дөрес әйткәннәр. Шул исереклеге аркасында автосервис хуҗасы бөлгенлеккә төште. Хай көенде ул, вай кайгырды, утырып-утырып елады. Ничек кызганмыйсың инде кешене, үзеңнең газиз ирең бит әле ул. Айзәрә аңа ярдәм итәргә булды, хәзер инде ул кая барырга, кем белән сөйләшергә белә иде. Шулай итеп, үзем өчен табам, үзем әни булам, дип йөрегән хатын якты хыялыннан баш тартты һәм ап-ак шалкан кебек баласын акчага әйләндереп кайтты. Василий барлык бурычларын түләде, яңа корылмалар алды, дәртләнеп эшли башлагач яңадан бизнесын җайга салды. Һәм хатынына моңача әйтә алмый йөрегән сүзен дә әйтте:
- Гафу ит син мине, Азя. Ләкин мин синнән китәм. Башка берәүне яратам. Хуш бул.
Кеше ни өчен бер тырмага ике тапкыр баса? Ни өчен аңа акыл керми? Беркатлы бәндә үҗәтлеге белән үл ялгышлыгын кабатлый тора. Рафаелдан алданганын онытып, нишләп әле Айзәрә Василийга шулкадәр ышанды, аңа булышам дип хәтта газиз баласын сатып җибәрергә риза булды. Менә шулай эченнән зар елап йөргән көннәрдә Айзәрә баш табиб урынбасары Хәбибулла белән дуслашып киткән, имеш. “Имеш” дими ни диясең инде, моның ничек башланганын, ничек булганын хатын үзе дә сизми калды. Күрәсең, кешенең күңеле тормыш зилзиләләренә юлыгып тәмам ватылып-кырылып төшкәндә, төпсез чоңгылларга ташланырлык булып йөрегәндә бәндә ниндидер таяныч эзли, бер яхшы адәм очраса, шуңа ышанырга, иңенә баш куеп еларга әзер. Хәтта үзе шундый мөмкинлекне тели түгел микән? Дуслаштылар, ләкин өйләнешү турында сүз дә юк иде, Хәбибулланың гаиләсе бар бит. Менә кайда ул гөнаһ, хатынлы ир белән йөр дә, шунардан бала тап, имеш. Әйе, хәзер инде Айзәрә җилкенчәк кыз түгел, гөнаһын да, намус, абруй дигән нәрсәләрне дә аңлый башлаган иде. Аннары, бу тормышта гел ялгыз калырмын микән дигән гамь дә башына кергән иде. Бар теләге - рәхәтләнеп бер бала үстерү, кадерләр, яратыр иде ул аны. Тик, ана күке булганы өчен Айзәрәне Ходай үзе каргады шикелле - әнисе рак белән авырый башлаган икән. Газиз анаңны ничек ярдәмсез калдырасың, аның саргаеп сүрелә баруын ни җаның җитеп карап торасың, дәваларга кирәк. Шулай итеп, яхшы табибларга күрсәтергә, кыйммәтле клиникаларда яткырырга туры килде. Тик файдасы гына булмады, әнисез дә, баласыз да калды ул. Шулай да, ничектер акылы җитеп, Хәбибуллага ялына-ялына, аның аша сабыен кемнәр алуын белә алды. Бу факт аңа бернинди җиңеллек тә бирми иде, тик, шулай да...
Һәм менә, авариягә очрап һәлак булган кешеләрнең фамилияләрен белгәч тә Айзәрәнең йөрәге авырттырып кысыла башлады. Менә шулай итеп ул ятимнәр йортына йөрер булды һәм күпне күргән, кеше күңелен аңлый белгән Мария Федровнага эч серләрен ачарга җөрьәт итте.
- Гөнаһларыңны Аллаһ кичерсен инде, матуркаем. Ләкин мин сине аңлыйм, бүгенге көндә синең үз хаталарыңны танып тәүбә итүең, дөрес юлга басуың мөһим. Бала үстермәгән хатын-кыз ул кысыр чәчәк бит инде. Ходай биргән гомерне бушка үткәрүгә тиң. Бигрәк тә, үз балаңның үги булып үсүен белә торып ничек пошаланмыйсың инде. Мин синең яклы, Айзәрә, бергә-бергә бу авырлыкны ерып чыгарбыз, иншаллаһ.
Әйе, барысы да бүгенгедәй хәтердә. Сигез ел элек шулай алган иде ул Гөлүсәне балалар йортыннан. Хәзер менә унбиш яшьлек кыз, йөрәк җимеше, син минем әни түгел, дип утыра. Әрнемәссең мени. Бала алу өчен ничә төрле документ кирәк, аларның һәрберсен юллап аяк табаннарыңны бетерәсең, моны үзе шул хәлгә төшкән кеше генә белә. Моңа ялгыз хатынның көче дә, акчасы да җитмәс иде, ярый әле Мария Федоровна белән Хәбибулла булышты. Аларга рәхмәт. Хәбибулла бу вакытта инде дәваханәдә баш табиб иде, ул Айзәрә белән Гөлүсә язмышын хәл итүгә бар тырышлыгын салды. Айзәрә, ниһаять, өченче тапкырында намуслы һәм гадел иргә тап булган иде, тик бу намуслы ир башка хатын бәхете иде шул. Ул Айзәрә һәм Гөлүсә хакына үз балаларын ташлап ятим итәргә теләмәде, ләкин кулыннан килгән ярдәмне күрсәтте. Чөнки Гөлүсәнең үзенең баласы икәнлеген бик яхшы белә иде. Шулай итеп, барыбер үз теләкләренә ирештеләр – бәләкәй кызчыкның метрикасында атасының исеме Хәбибулла дип күрсәтелде.
Авыр иде ана кешегә боларны искә төшереп утыруы. Ләкин сөйләргә, аңлашырга кирәк, югыйсә унбиш яшьлек кызга үзен ата-анасы билгесез, детдом баласы дип уйлап яшәве тагын да авыррак. Сөйләшү озак һәм акрын барды, ничәмә тапкыр күз яшьләре белән бүленде, ләкин барыбер берзаман Айзәрәнең сүзе бете, ул тынып калды.
- Күпме кайгылар күргәнсең икән, әни, мин белми идем, - дип телгә килде баласы.
- Арттагысы хәзер авыр түгел инде аның, алдагысы булмасын. Мин бит синең өчен ут йотам, балам. Синең укуың да, тәртипле, акыллы булуың да үзең өчен кирәк. Минем кебек булма, бәхетле бул, дип тырышам бит инде мин.
- әни, мин син бик нык яратам, сине һәрвакыт тыңлармын, без мәңге дус булырбыз, яме, - диде Гөлүсә һәм яшьләре аша елмаеп нык итеп Айзәрәне кочаклады.




























КЫПЧАК КЫЗЫ
(хикәяләр)
Биючеләр бииләр...
Шопен, Моцарт, Штраус, Глинка... Илаһи музыка. Билгеш аларны аягүрә тыңлый алмый, креслога утырып, күзләрен йомып, барлык дөньяви уйларын башыннан куып тын калып тыңларга ярата. Һәркөнне кичен бер сәгать вакытын шушы моң, рәхәтлек дулкыннарында үткәрә. Мондый чакта аны хатыны да, балалары да борчымый тора. Ләкин Билгешнең барыбер күңеле тыныч түгел, чөнки борчучысы бар. Ул да булса Луиза. Чын исеме Ләүзә, әлбәттә, ләкин тәкәббер кыз татар исеменнән ояла шикелле, аңа булгач, Европача булсын, янәсе цивилизацияле илләрдәгечә. Тик, үзе генә бер дә цивилизация тәртәсенә керергә тырышмый, кыр кәҗәсе кебек һаман кыргыйлыгын итә.
Егетләр белән җиңелрәк, алар тыңлыйлар, һәр сүзеңне үтәргә тырышалар. Сәләте чамалысы да, зәвыге, күңелендә моңы булмаганы да маташа торгач җайга килә, тактка туры китерә башлый. Аларның армиядә сафта йөрергә өйрәнеп кайтуы да яхшы, әйләнгән көйгә сафның тигезлеген карап өлгерәләр, дистанцияне дә саклыйлар. Ә менә кызлар егетләрнең йөзенә карый да бар дөньяларын оныта. Партнерларыннан аерылу белән сарык көтүе кебек кылана башлыйлар. Менә, тагы да тәртип бозылды.
- Стоп! - дип бер әйтүгә пианино тавышы өзелеп калды. – Син музыканы ишетәсеңме, әллә чукраксыңмы. Биегәндә нәрсә уйлыйсың соң? Башкалар өч әйләнгәндә син нигә ике ярым әйләнәсең? Иптәшләрең бу хәрәкәттән соң тамашачыга карап басты, ә син сәхнә артына карап. Тамашачы синең аркаңны карарга килермени? - дип битәрләде Билгеш Луизаны.
- Сезгә нишләсәм дә ярамый, гел мине тиргисез! - дип иреннәрен бүлтәйтте кыз.
- Сине тиргәми кемне тиргәргә тиеш мин! Биегән ыңгайга тирә-ягыңны игътибарда тот, башкалар нишли шуны эшлә, синхронно булсын. Күзең күрәдер бит? Ярты әйләнешкә соңга каласың. Хәзер синең кулларыңнан тотып биюне дәвам итү өчен Нәүзәт алдыңа йөгереп чыгарга тиешме? Җиде пар бертөрле бии, сигезенче пар гел аркылымы? Бер аксакка карап рота аксамый, туганым.
- Мин гаеплемени, музыка дөрес түгел, ритм туры килми. Юньле музыка булса, җиңел биелер иде.
- Шулаймыни әле, белмәгән идем. Алайса, композиторга барып әйт, музыкасын дөресләп язсын. Ахмак сүз сөйләмә, әйткәнне тыңла да кеше кебек кылан.
- Мин кеше түгелмени, гел миңа бәйләнәсез, гел мине күрәлмисез! - дип Луиза кызып китте дә сәхнә артына йөгерде.
Менә сиңа кирәк булса. Хәзер инде аны юатып, көйләп вакыт уздыр. Бер Билгешнең генә түгел, башкаларның да кәефен кыра, занятиене өзә бит бу кыз. Шулай уйлап, тренер парсыз калган егеткә эндәште.
- Нәүзәт, син менә монда, минем урынга утырып карап тор, нинди кимчелек күрәсең, әйтеп бар, ә мин шул баланы юатып килим инде, - дип Билгеш үзе дә гардеробныйга юнәлде.
- Туганым, - диде ул ягымлы итеп, - нигә елыйсың? Елап эшне төзәтеп булмый. Мин бит сине тиргәмим, начарлык теләмим. Мин бары тик барыгызның да бертөрле хәрәкәтләнеп, синхронно биеп йөрүегезне генә телим.
- Мин шулкадәр юньсезмени, мин кеше түгелмени? - дип сулык-сулык килде кыз.
- Ий Ләүзә, мин алай дип әйтмәдем бит. Йә, ярар, тупас сүз ычкынган икән, гафу ит, - дип кызның башыннан сыйпады остаз. – Туганым, аңла, мин сезгә тик яхшылык телим. Яхшы итеп өйрәнеп, матур итеп биеп гүзәл чыгышларыгыз белән тамашачыны хәйран калдырып абруйлы конкурсларда җиңеп чыгуыгызны телим. Тик, моның өчен тырышырга кирәк. Мин сездән менә шул тырышлыкны таләп итәм бит инде. Ялгыз биюдә ни кылансаң да ярый, ә менә күмәк биюнең законы шул: барыгыз бергә хәрәкәтләнергә тиешсез. Аның бөтен мәгънәсе вә матурлыгы шунда. Йә, туганым, елама, тырышсак барыбер булдырабыз без аны. Азак үзең дә шатланып бетә алмассың. Беләсеңме, бальный танец, күмәк бию ул искиткеч зур шатлык, рухи күтәренкелек чыганагы, моны берни белән дә чагыштырып булмый. Син бу илаһи куанычны татырга тиешсең. Моның өчен хәзергә бары тик музыканы ишетеп, иптәшләрең хәрәкәтен күреп барырга өйрәнергә кирәк. Бу һич тә авыр түгел. Син моны һичшиксез булдырасың. Аннан инде син биюдән үзең ләззәт табачаксың, менә күрерсең.
Луиза күз яшьләрен сөрткәч, занятие дәвам итте. Кызга әйбәт партнер туры килгән, Нәүзәт аны бик дөрес юнәлтә. Тик, парлар аерылып китеп кызлар аерым бөтерелгән чакта Луиза, башкаларны күздән яздырмыйча үз урынын дөрес чамаларга тырышып, башын уңга-сулга боргалый башлады. Бу бик үк килешмәсә дә, баягы кебек тупас хата җибәрмәде кыз. Билгеш өчен монысы да яхшы иде.
Тренер Ләүзә-Луизаны булдыксыз кыз дип бракка чыгарырга теләми иде. Аның андый мөмкинлеге дә юк. Мәскәүдә данлыклы “Березка” ансамбленә бөтен Русиядән кызлар җыйганнар, ә монда, зур булмаган шәһәрчектә, андыйларны кайдан табасың. Зифа буй бер хәл, биюче сыгылмалы, музыкаль булырга тиеш, һәр хәрәкәтеннән нәфислек, зәвыкъ бөркелеп торсын. Бил калынлыгы, буй, аяклар, муен һәм, гафу итегез, түшләр дә берчамарак булсын. Кайдан табасың игезәк шикелле сигез кызны? Иң мөһиме – йөз. Коллектив әгъзалары берсе квадрат, берсе балта йөзле булса, бу инде ансамбль түгел, цирк була. Барысының да чибәр һәм курчактай сылу, нәфис булуы зарур! Чөнки алар үз-үзләре белән сәнгать әсәре барлыкка китерә бит. Менә шуннан Ләүзәне браковать итеп кара! Аның урынына кемне куясың? Холкын исәпкә алмаганда, ул бит зифа буйлы менә дигән чибәр кыз. Үтә матур дисәң, тагын да дөресрәк. Ансамбльнең бизәге булырлыгы бар. Зәңгәр күзләрен тулы итеп ачып бер караса җаннарың эреп китә. Гәүдәсе дә җиңел, нәфис, дискотекада ут чәчә. Тик менә, вальс булса ни сәбәптәндер тышаулы сыерга әйләнә, янәсе музыка дөрес түгел. Шундый чибәр, мөлаем йөзле кызга Ходай ник шайтан холкы бирде икән.
Билгешкә нишләргә? Тешне кысарга, түзәргә һәм эшләргә. Аюны да биергә өйрәтәләр, Ләүзә аю түгел, өйрәнер. Тамчы тама-тама ташны тишә, туктаусыз күнегүләр кызны җайга салмасмыни. Аның күңелендә музыканы ишетә, аңлый белү сәләте уятмасмы. Күрербез, ул да “кып” итеп торыр, хәтта иң оста биюче булып китәр, бары тик түзәргә кирәк.
Икенче көнне Билгеш кышкы туфли кигән иде. Әгәр җәйге аяк киеме белән тук-тук басып коридор буйлап атласа, кызлар аның килүен ишетеп, сүзләрен туктаткан булыр иде. Тик, йомшак табанлы туфли тавыш чыгармый, шунлыктан, болар берни исләми кычкырып сөйләшәләр иде һәм Билгеш барысын да ишетте.
- Имеш,
Бер агачта мул үсә, ди, җимеш.
Ходай бирәм дигәненә җимеш бирә, ди, имеш.
Шуңа ышанып яшәгән, ди, бер Билгеш.
Өзәм диеп үрелсә, бу җимеш
Юкка чыккан да куйган, ди, имеш.
Юләр булган, ди, имеш, бу Билгеш,
Буй җитмәскә нигә инде үрелмеш.
Монысы инде, әлбәттә, Луиза тавышы иде.
- Ну исем аташырга остасың инде, малай, - дип Зәйтүнәнең тавышы ишетелде.
- Туктале, син җимеш тә җимеш дип кемне әйтәсең, әллә үзеңнеме?! - дип сорау бирде Фәүзия.
- Кит әле, син нәрсә сөйлисең, - дип кыенсынды Луиза.
- Соң, “Билгеш җимешкә үрелгән” дисең бит. Бу син инде. Билгеш абый бер дә юкка сиңа бәйләнмидер. Авызыннан чыккан ике сүзнең берсе Ләүзә. Менә бәрәкалла, без шуңа да игътибар итми йөрегәнбез, - дип үзенекен тукыды Фәүзия.
- Юкны сөйләмәгез әле, кызлар, Билгеш абый Луизаны яхшы итеп өйрәтергә тырыша, бары шул гына, - дип каршы төште Нәүзәт.
- Шулай булмый! Янына утырып, башыннан сыйпый-сыйпый өйрәтәләрдер шул...
- Китегез әле, кызлар, - дип бу юлы ачулана ук башлады Луиза, - сезнең белән сөйләшкән мин юләр. Ирештереп такмаклыйм бит мин аны. Билгешкә – имеш, җимеш сүзләре туры килә, бары шул. Исеме Тимер булса, берәрнәрсәне кимер, дияр идем. Юләр сез.
Кызлар бәхәсләшеп үк киткәнче сүзләрен өзәргә кирәк иде һәм Билгеш киенү бүлмәсенең ишеген ачты.
- Исәнмесез, кызлар, егетләр! Кәефегез ничек?
- Кәефебез ал да гөл инде, Билгеш абый. Сез бездән никадәр канәгать булсагыз, безнең кәефебез шулкадәр яхшырак була, - диде телгә юхарак Сәлимә.
- Бик хуш. Алайса, башкаларның килеп бетүен көтик тә, шундук сәхнәгә чыгарбыз.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 40
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.