Latin

Солтаньяр - 15

Total number of words is 3909
Total number of unique words is 2111
37.0 of words are in the 2000 most common words
51.7 of words are in the 5000 most common words
59.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бу хатны укыгач, Солтаньяр уйланып утырды. Чыннан да, ник алай икән ул? Бер гаиләдә ике бала үсә. Аларны бер үк укытучылар тәрбияли, шул ук китапларны укыйлар, бер үк мәктәпкә йөриләр. Октябрят, пионер булалар. Бер үк кешеләр үгет-нәсихәт бирә, үрнәк күрсәтә. Ә болар үсә-үсә ике төрлегә аерыла башлый, берсе батырлык кыла, икенчесе хыянәт юлына баса. Хыянәтче үк булмаса да, дезертирлар аларның полкында да булды. Шулай, аеруча каты сугышлар барганда ике солдат юкка чыккан. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, сугышта хәбәрсез югалучылар бихисап. Ләкин особый отдел кешеләре боларны дезертирлыкта шиккә ала һәм эзләнү башлана. Берсен Свердловск, икенчесен Төмән шәһәреннән үк тапканнар. Ара ерак дип тормый кире фронтка алып килделәр. Бөтен полкны тезеп куеп приговор укыдылар һәм шунда ук атып үтерделәр. Әйе, Сәлимгәрәй дөрес уйлый, ялганлау, куркаклык бер җинаять булса, хыянәт – мең җинаятькә тиң. Чөнки ул коточкыч рухи зыян китерүе белән, намуссызлык, сатлыкҗанлык тарату-йоктыруы белән куркыныч.
30. Инвалидка – повестка
Мөганифнең барам да орден алып кайтам, дигән сүзе бик үк дөрескә чыкмады. Сентябрь азагында армиягә алынган иде, бишенче августта, Орел шәһәрен азат иткән вакытта яраланды. Шартлагыч пуля тиеп сул беләгенең итен умырып ыргытты. Шулай итеп, өч ай артиллерия училищесында солдат уены уйнавын исәпкә алмаганда, җиде айдан артык фронтта булган. Бу аз вакыт түгел. Күпләр беренче сугышта һәлак була, хәтта фронтка барганда ук бомбежкага эләгеп харап булучылар бар.
Госпитальдә көннәр ифрат акрын уза икән. Кызы тууы турында Мөганиф фронтта чакта ук белгән иде, Полина куанычыннан да, сагынуыннан да елый-елый хат язган. Менә шуңа күрә дә биредә вакыт узмый, чөнки күңел үртәлә. Фронтта икенче хәл, анда синең бурычың дошманга каршы сугышу. Өеңдә ни генә булмасын, берни хәл итәлмисең, барысы да синнән башка бара. Ә менә госпитальдә бөтенләй үзгә хәл, син инде фронтка кирәкмисең, сугышчан юлың тәмам, шунлыктан үлеп кайтасы килә, ә сине кайтармыйлар. Бу инде үз өе ишегенә йозак салып, аннары ачкычын югалтып керәлми интеккән бичараны хәтерләтә.
Шулай дисәң дә, госпитальдә яткан арада шатлыклы көннәр дә булган икән. Бермәлне Мөганиф яткан палатага госпиталь начальнигы, аның политик эш буенча урынбасары һәм таныш булмаган капитан килеп керде.
- Менә шул була инде безнең герой, - дип эндәште баш табиб капитанга, егет ягына ымлап.
- Сез Мөганиф Сәетхан улы Маннановмы? - дип сорады хәрби.
- Рядовой Маннанов – мин, - дип яугир торып басты.
- Бик яхшы, ә мин шәһәр хәрби комиссариат хезмәткәре капитан Ерофеев.
- Исәнмесез, иптәш капитан.
- Исәнмесез, иптәш Маннанов. Безнең хәрби комиссариатка сезнең орденыгыз килеп иреште. Сез Орел шәһәре өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыкларыгыз өчен өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнәсез. Мин сезгә шушы награданы зур канәгатьлек белән тапшырам һәм командование исеменнән кыю һәм оста сугышчы булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең кебек батырлар дошманны җиңү көнен якынайта. Менә сезнең орденыгыз, иптәш өлкән сержант, рәхим итеп алыгыз. Арытабангы язмышыгызда да мин сезгә уңышлар телим.
Госпиталь начальнигы, политрук, бер төркем яралылар, һәрнәрсәне күреп, ишетеп яшәргә өйрәнгән шәфкать туташлары гөр килеп кул чаба башлады. Мөганиф мондый хөрмәтне көтмәгән иде, каушабрак калды. Ләкин, солдат кайда да солдат инде, уң кулын чигәсенә терәп: “Советлар Союзына хезмәт итәм!”- дип яңгыратып честь бирде һәм шуннан соң гына капитан кулындагы тартмачыкка үрелде. Бу күренешнең шаһитлары – олы яшьтәге шәфкать туташлары күзләрен сөртте, чөнки капитанның бер җиңе буш, ә яшь солдатның кулы муенына асылган. Ярый политрук ярдәмгә килеп өлгерде, катырка тартмачыкны ачып орденны Мөганифкә тоттырды. Егет кадерле бүләкне карап бераз юануга политрук янә: “Яле, батыр, күкрәгеңә тагыйк. Синең кебек бөркеткә орден ничек килешә икән,”- дип сөйләнеп награданы егетнең күкрәгенә тагып та куйды.
Мөганифнең башлары әйләнеп китте. Кемдер аның кулын кысты, аркасыннан какты, кемдер мактау сүзләре әйтте. Ә палата уртасында басып торган бәхетле адәм рәхмәт диясе урынга “Полина” дип пышылдады. “Полина! Их, син дә күр иде боларны. Бәгырькәем минем, кайчан гына күрешербез икән,”- дип сулкылдый иде егетнең йөрәге.
Палатада моңа кадәр дә Мөганифкә хөрмәт белән карасалар, хәзер инде аның абруе бермә-бер артты. Ул, яз хәбәре алып килгән беренче карлыгач шикелле, госпитальгә җиңү өмете, олы куаныч алып килде. Ник дисәң, безнең гаскәрләр Орел белән Белгород шәһәрләрен азат иткәч, Мәскәүдә беренче тапкыр җиңү салюты бирелде. Бу зур Җиңүнең башы, дошманның ныклап торып куыла башлавы, Бөек Ватан сугышында безнең гаскәрләрнең инициативаны үз кулына алуы иде. Тылдагыларга да, ут эчендә йөргән яугирләргә дә беренче салют иксез-чиксез шатлык авазы булып яңгырады. Мөганифнең нәкъ шунда, Курск дугасында, Орел шәһәрендә сугышканын белгәч, яралылар һәм госпиталь персоналы аңа аеруча якты йөз күрсәтте, әйтерсең ул, ягъни нәкъ менә Мөганиф Маннанов шәхсән үзе немецларны тар-мар итеп килгән.
Шулай ике ай үтте. Кул төзәлде. Төзәлде дип атала. Элекке көче булмаса да аны-моны тотарга ярый. Монысына кайгырып утыру язык булыр, фронттан кем бөтенләй таза, дүрт саны төгәл килеш кайта соң?! Күрдең бит, госпиталь тулы аяксыз-кулсыз гарип торып калды. Алар ничек яшәр дә, ни эшләр, ничек бала үстерерләр...
Кошлар булсам, очып кайтыр идем,
Бердәнберем, синең яныңа.
Канатларым юк шул, шуңа күңлем
Түзәлмәслек булып сагына.
Аптыраганнан Мөганиф шулай дип җырлап та алды. Озын шул юл, һай озын! Чыннан да ни өчен кеше кошсыман оча алмый икән? Кеше – табигатьнең патшасы, ул барсыннан көчле, диләр, ә кечкенә тургай булдыралганны булдыралмый. Карале, никадәр вакыт бушка, заяга үтә бит. Фронтта һәр солдат исәптә, тылда исә бер эшчене бишкә бүләрлек, хәтта өйдә торган хәлсез картлар да бу заманда кул кушырып утырмый. Ә менә юлда шулкадәр дә вакыт бушка уза. Никадәр мәгънәсезлек. Эше бер хәл, сагынуга түзәр әмәл юк. Полина белән яратышып, кушылып та өлгерә алмадылар кебек. Ә менә Розалина кызчыгын әле күргәне дә юк. Һич аңларлык хәл түгел, бер тапкыр да күрмәгән бала ничек сагындыра икән ул? Менә дөнья хикмәтләре! Их, шулай да ни өчен Мөганиф кош түгел. Ах-бах килеп, сагындым дип чакрымнарны саный-саный йөрәк майлары сызганчы изаланмас иде, “ә” дигәнче кайтыр да җитәр иде.
Кеше. Йөрәге талпынган, хисләре ташкан вакытта үзен кош белән чагыштыра ул+ инде күңел канатлары каерылып, барыр җиренә баралмый, күрер кешесен күрәлми язмыш тозагына эләгеп зар елаганда да үзен читлектәге кош итеп хисләнә. Әллә инде чыннан да адәм белән кош арасында уртаклык бармы? Бардыр, бу охшашлык тиккә түгелдер. Бәлки, Ходай аларны бер туфрактан әвәләгәндер.
Агыла ла болыт агыла,
Туып үскән авылым ягына.
Монысын Мөганиф җырлап бетерә алмады. Җыр кайгысы китебрәк тора әле. Чуртанлы стансасыннан икенче көн тәпәйли бит инде, аруы да җиткәндер. Һәм уйларына чумган солдат атлады да атлады.
Хатын-кызга балавыз сыгарга кушсаң, булдыралар инде анысы. Күр әле Полинаны, иренә “кайттыңмы” димәде, “исәнме” димәде, муенына асылды да тыела алмый яшь коярга кереште. Конторада тагын берничә хатын бар иде, ярый әле алар ярдәмгә килде: “Нәрсәгә елыйсың, шатланырга кирәк!”- диделәр. Инде кич булып килә иде, шулай да Полина эш ташлап китәргә базнат итмәде, директордан рөхсәт сорап чыгарга булды.
- Кайтса соң, шуннан ни булган? Күктән таш яумагандыр бит эш вакытында тырай тибеп йөрергә, - дип мәгънәсез сүзләрен тезде Сергеев. – Китәсе кешене озатырга дисәң, бер хәл инде, ә кайткан кеше кайткан инде ул, яратышырга да, ызгышырга да өлгерерсез әле.
Менә сиңа мә! Кайту белән, әнисен бер кочаклады да Мөганиф, леспромхоз конторасына йөгергән иде. Ә мәнсез Сергеев шушы садә мизгелгә зур бер кашык дегет кушты да куйды. Кереп якасыннан алып дер селкетергә иде дә үзен, тик Мөганиф тыелып калды. Пычракка тисәң, үзең генә буяласың. Егет Ерундага нәфрәтләнеп өенә атлады, зарар юк, бер сәгатьтән Полина кайтып җитәр. Мөганиф яңадан өенә кергәндә әнисе балалар бакчасыннан Розалинаны да алып кайтып өлгергән икән. Фронтовик сабыен сөйгәндә баш очына чөеп алырга уйлаган иде дә баланы чак төшереп җибәрмәде. Моны шәйләп өлгергән Бәлхия карчык яулык очы белән күзләрен сөртеп алды.
- Мине унтугыз яшемдә тол хатын итеп калдырмадың, кайтуың өчен мең рәхмәт сиңа! - дип пышылдады төнлә Полина иренең колагына. Сөеклесенең никадәр дә сагынуын, тыны белән тартып алырдай булып көтүен аңларлык иде бу сүзләр.
Кайтуын кайтты Мөганиф, тик эшкә урнашырга кирәк иде. Сугыш вакытында бу сүз сәер яңгырый, ләкин Мөганиф чыннан да шундыйрак хәлдә калды шул. Икенче группа инвалид зәгыйф кулы белән көнозын балта чаба алмый бит инде. Шактый зур предприятие булган леспромхозда башка эш тә бардыр ул, әнә, Полинага табылды бит, тик егетнең күңеле тартмады. Бу инде Ихсанов яки Мирхәйдәров җитәкләгән леспромхоз түгел, бу инде Сергеев биләмәсе иде. Бу инде чын мәгънәсендә ерунда иде. Шулай уйланып, кечкенә кызы белән юанып атна-ун көн вакыт узды. Һәм менә сиңа мә, аяз көнне яшен суккандай повестка килеп төште. Мөганифне хәрәкәттәге армиягә чакыралар, имеш. Яшьлек дуамаллыгы өстенә кызуканлыгы да булган Мөганиф дары кебек токанып военкоматка чыгып китте. Болай да тиз кызучан егет хәзер бөтенләй дә кырку булып калган иде шул, чөнки госпитальдә аңа кемнең генә канын кушмаганнар дисең...
- Иптәш военком, нәрсә, сез мине армиягә чакыртасызмыни инде?! - диде ул Сапожниковның күзенә туры карап.
- Әйе, унҗиде яшең тулып узган, сугыш вакыты законы буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешлесең.
- Юк инде, иптәш Сапожников, мин барып кайттым инде, хәзер үзең бар! Менә кара! - дип Мөганиф хәрби билетын чыгарып өстәлгә чәпи. – Монысы гына аз булса, монда болары да бар аның, - дип өч хәрби наградасын военкомның борын төбендә уйнатып ала.
Сапожников ы-мы итә. Документтан укып яшь егетнең Куйбышев шәһәреннән фронтка алынуын белеп янә дә гаҗәпләнә. Бу хакта илтифатлы гына сорашканнан соң, ярый, ялгышлык бездә, хезмәткәребез игътибарсызлык күрсәткән, дип Мөганифкә һичнинди үпкәләрлек сүз әйтми озатып җибәрә.
Урамда шундый саф, салкынча көзге һава. Идел ягыннан искән җиләслек үрсәләнгән егетнең нервыларын тиз тынычландыра һәм ул, тимерне кызуында сугарга уйлап, шундук лесхозга юнәлә. Ә ярты сәгатьтән соң инде Мөганиф шушы конторадан лесник булып чыкты. Бу инде сиңа ботак бунаучы малай түгел, бу инде дәүләт хезмәтендәге кеше. Вазыйфасы нинди диң! Беренчедән, ул Кураиш тирәсендәге урманнарга хуҗа, ягъни авылда яшәячәк, икенчедән, йорт салырга агач табу өчен иң кулай эш. Чыннан да, Ходай бирәм дигән колына чыгарып куя икән юлына. Полинасы шатланыр инде.


31. Үлем алды моңы
Кырык дүртенче елда безнең гаскәрләр бөтен ил халкына, алай гына да түгел, дөньяның барлык прогрессив халыкларына зур куаныч китереп тимер ташкын булып алга бардылар һәм гаять күп җирләрне азат итеп өлгерделәр. Инде менә Германиянең үзенә дә килеп җителде. Ләкин бу җиңү җиңел бирелмәде, яу яланнарында бихисап каберлекләр торып калды.
Рота старшинасы Бәширов кайда нинди офицерның үлеп калуын яхшы белә, гүя хәтер кенәгәсенә язып барамыни. Иллегә якынлашып килүче яугир званиесе буенча старшина гына булса да, күп офицерлар белән дус дияргә мөмкин, яки дус иде... Хикмәт шунда, анарда спирт була. Ә офицерлар, башларына бер бәла килсә, аны әнә шул спирт белән юып җуймакчы булалар. “Старшина, эч пошып тора, нарком паегың юкмы?”- дип килеп эндәшәләр. Бәширов ике стаканга эчемлек коеп, үзе дә каршы утыра, бичараларга тыңлаучы, хәлләрен аңлаучы кирәген күптән белә ул. Күңелен бушатканчы сөйләшсә, кешегә җиңел булып кала бит. Арада инде алты-җиде еллар сугыш хәрәкәтләрендә катнашып йөргән хәрбиләр бар, аларның балаларын, хатыннарын сагынуга инде түземлекләре беткән, аннары, якыннарының ничек яшәвен, нинди мохтаҗлыклар күрүен дә белмиләр бит, бахырлар. Сөйләшеп эчләрен бушатып, моңаеп җыр башлап та җибәрәләр. Старшина үзе дә җыр ярата, бирелеп тыңлый, вакыты белән җырлап та ала. Урысларның “Тонкая рябина,” украиннарның “Ой не гори,” татарларның “Уел,” башкортларның “Сибай” җырларын оста гына башкара ул, чөнки шушы көйләрне күп тапкыр ишеткәне бар.
Старшина Бәшировны офицерларның дусты дигәч тә, солдатларга карата да һичнинди тәкәллефлек сиздермәде. Кемгә ни намусың җитеп кырын карыйсың, ди, һәр солдат үлем белән яшәү арасында йөри ласа, бүген ул бар, иртәгәсен инде химик каләмне төкерекләп фанер кисәгенә аның исемен язасың. Аеруча ул Галәфим исемле солдатны нык яратты. Бердән якташ, икенчедән, бу егет кай җире беләндер Бәшировка улын хәтерләтә, өченчедән, Галәфим ротада бердәнбер гармунлы кеше. Сугышлар тынган арада яисә полк артка китеп беразга ял алганда обозга барып гармунын алып килә дә шуннан сыздырып уйнап җибәрә торган иде. Татары-башкорты, казагы-кыргызы тын да алмый тыңлый. Галәфим офицерлар кебек спирт сорамый, моңлану өчен аңа эчәргә кирәкми, ул үзе моң иясе. Гармун белән бер тән, бер җан булып халык көйләрен ерак һәм ят поляк, немец җирләрендә яңгыратып күзләрдән яшь чыгара иде. Әйе, инде ничәмә мәртәбә үлемнең күзенә караган, кадерле иптәшләренең өзгәләнгән аяк-кулларын җыеп җирләгәндә дә түзгән, сыкранмаган кырыс ирләр Галәфимнең моңнарында күңелләре эреп, үзләренең никадәр дә нечкә хисле, матур рухлы адәмнәр икәнлекләрен белгертеп күзләренә яшь тирпеп чыгуын да сизми калалар иде.
Арчаларга барсаң, дустым,
Алсу гөлләр өзәрсең
Үзәкләремне өзәсең,
Үзең ничек түзәсең?
Бер караганда гади генә көй кебек, табын җыры дисәң дә була, артык сагышлы да түгел шикелле. Икенче яклап караганда, күңелләрне өздерә дә тора инде. Бу җырны Галәфим башкаларыннан ешрак җырлый. Бәширов та, башка иптәшләре дә күнегеп беткән, ләкин бу юлысында Галәфим ничектер аеруча моңлы, сагышлы җырлады. Гаҗәп хәл, инде ятланып беткән бер үк җыр, шул ук кеше авызыннан агыла. Ләкин бу юлы ул бөтенләй башкача кебек иде, тел белән генә аңлатып та булмый, әмма шушы җыр бу юлы коточкыч зур кайгы, бәла хәбәре булып яңгырады. Мондый моң, мондый тавыш өмете өзелгән, дөнья белән бәхилләшкән кешедә генә була торгандыр. Хәер, бәлки, Бәшировка тоелгангынадыр. Ул бит мондый хәлгә ничә тапкыр шаһит булганы бар. Әллә шул курыкканга куш күренү галәмәте генә микән?
Ә сугышлар дәвам итте. Ләкин көннәр хәзер безне алга, җиңүгә таба илтә иде. Солдатларның күзендә туктаусыз сугышлардан алҗу белән бергә, рухи дәрт, ашкыну да чагыла иде. Бу каһәрле сугыштан һәркем гарык, өйгә, гаилә янына, туган җиргә кайтасы килә. Тик, кайту өчен тизрәк дошманнарны дөмектерергә кирәк. Совинформбюро хәбәрләрендә хәзер көн саен безнең гаскәрләр яулап алган шәһәр һәм башка торак пунктлар санап кителә, кайсы фронтның күпме алга китүе, үтерелгән һәм әсир ителгән дошман гаскәрләре турында әйтелә иде. Менә шулай вакыт уза торды, ә Галәфим исән. Бәлки, ялгыш тойганмындыр, урыслар әйтмешли, башны шайтан бутаган чак булгандыр, дип уйлады старшина һәм үзенең ялгыш сиземләвенә үзен ышандырып инде күңеле тынычлана башлаган иде. Ләкин...
Германиянең зур гына шәһәре өчен алыш бара. Галәфим хезмәт иткән часть тагын бер кварталны дошманнан арчыды. Шәһәр эчендәге сугыш аеруча начар, канкойгыч, бу очракта немец гаскәрләренең никадәр ишле булуын чамалап булмый, самолетлардан күзәтеп кенә күпмерәк танк, артиллерия туплануын да чамалавы мөмкин түгел. Урам сугышында һәр тәрәзәдән ут ачарга мөмкиннәр, һәр ишек артында үлем сагалавы ихтимал. Ләкин безнекеләрнең дә хәзер инде тәҗрибәсе бар, алар мондый алышка мөмкин кадәр күбрәк граната алырга тырыша. Өй янына килә алсаң, тәрәзәгә граната ташла, бер бүлмәгә керәм дисәң, ишек аша янә дә шул кул бомбасын ыргыт. Ул гөрселдәп ярылуга бер мизгел дә соңламый алга ыргыл, исән калган дошман солдаты башын күтәреп корал төзәп өлгергәнче аны юк ит.
Менә тагы зур гына бер өй безнең кулда, моны атышларның тынып калуыннан чамаларга мөмкин. Галәфим белән тагын бер солдат берничә ишекне ачып карадылар, дошман-фәлән күренми, исән калганнары качып беткәндер, ахры. Иң югары каттагы фатирларны барлагач, болар кирегә төшә башлады. Шунда ярымачык ишек аша Галәфим былкылдап торган ямь-яшел, дәү гармун күреп калмасынмы! Егетнең күзләре яна башлады, ул туп-туры шушы музыка коралына юнәлде. Хәтта һәрвакыт әзер тотарга тиешле автоматын да аркасына асып куюын сизмәде.
Аккордеон! Галәфимнең мондый нәрсәне тотканы юк иде әле. Менә бәхет. Солдат инструментны кулына алып тарткалап, планкаларына баскалап карады. Тавышы шәп, халык җырлары монарда бик матур чыгарга тиеш. Гармунчы берничә минутта инструментның җаена төшенеп алган иде инде. Аккордеон, исемең бераз ят булса да, әллә ни хикмәтең юк икән, уйнарга була. Хәер, кем әйтмешли, без булдыралмаган эш булмас ул. Һәм әле генә сугыш барган, автоматлар такылдаган, гранаталар шартлаган өйдә көтелмәгәнлектән бик сәер, гайре табигый булып аккордеон тавышы яңгырады, алман илендә татар моңы агылды:
Китәм, җаныем, китәм, җаныем,
Каласың Арчаларда.
Онытырлык яр түгелсең,
Утларга салсалар да.
Кинәт җырны бүлеп автомат тырылдады. Ишектәге күксел шинелле немец туп-туры Галәфимгә төбәп коралыннан ут чәчә иде. Галәфимнең иптәше яшен тизлегендә үз автоматын алып, фашистны теткәләгәнче очередь бирде, ләкин соң иде инде, дошман пулялары аккордеон аша үтеп егетнең йөрәгенә кадалды. Җыр өзелеп калды, ә аккордеон үлемечле яра алган аккош тавышын хәтерләтеп сузып-сузып өн чыгарды да күрекләре йомшап егет кулыннан салынып төште.
Ротаның яраткан музыканты, иң әдәпле, инсафлы, нечкә хисле егете, Бурай-Кураиш яшьләре арасында иң оста гармунчы әнә шулай ерак немец шәһәрендә кулына музыка коралы тоткан килеш һәлак булды.
Кеше китә, кеше белән дөньядан ямь китә. Кем хәзер Галәфимчә матур иттереп гармунда уйнар, кем аныңча җырлар җырлар? Юк, бу югалту сугышта харап булган бихисап солдатларның берсе үлеме генә түгел иде, ә халкыбыз – татар халкы – үзенең иң асыл, садә күңелле улын, кабатланмас шәхесен югалтты. Татар халкы моңлы икән, шул моңның бер аһәңе кимеде, татар халкы нурлы икән, шул нурның бер шәме сүнде. Татар халкы рухлы икән, шул рухның бер баганасы ауды.

32. Герман җире
Яман хәбәр тиз тарала. Фронттан авылга кара кәгазь килә, шуннан инде авылдан фронтка язылган хатларда кемнең үлүе, кемнең билгесез югалуы турында хәбәрләр китә. Солтаньяр, Галәфимнең һәлак булуын белгәч, аеруча нык сыкранды. Их, иң асыл егетләрне харап итә бит бу сугыш. Каһәр суккан Гитлер, тизрәк шуны дөмектереп, бу мәхшәрне туктатасы иде. Галәфим, Хафизулла, Мөбәрәк кебек җәмгыятьнең намусы булырдай кешеләрдән башка Солтаньяр Кураишны, гомумән, тормышны күз алдына китерә алмый иде. Сугыштан соң дөнья шулай базыкланып, тәмам төссезләнеп калыр микән. Факаевлар, Сапожниковлар, Ерундалар күпчелекне тәшкил итәрме? әле шунысы да бар, Солтаньяр үзе исән калырмы соң. Ничә тапкыр үлем колак буеннан сызгырып үтте, моңа кадәр тимәгәчтен моннан соң да тимәс дип кем ышандырып әйтә ала.
Солтаньяр беръюлы ике медаль алуын исенә төшерә. Ул вакытта да эскадрон бик күп сугышчысын югалтты бит. Әле Украина җире иде. Ике эскадрон разведка сугышлары алып барды. Ә немец көчле һәм хәйләкәр, сизми дә калдылар дошман аларны уратып алган икән. Иң начары, боеприпаслар белән олау, атлар бүленеп калган. Хәзер нишләргә? Ярый әле командирлар акыллы булып чыкты, алар дөрес карар кабул итте. Дошман, әлбәттә, боларны кирегә, артка ташланырлар дип уйлый, шуңа да ике арага мөмкин кадәр күбрәк көч кертеп өлгерергә тырышкан иде. Аны тар-мар итәргә маташсаң, үзең кырылып бетәчәксең. Шуңа да эскадроннар камаучы көчләрнең сыеграк урынын чамалап атакага ташланды һәм боҗраны өзеп чыгып булдыралган кадәр тизлектә алга бара башлады. Ният – урманнар куерак җиргә җитү, аннары инде җаен туры китереп, көтмәгәндә арттан бәреп, үзебезнекеләргә кушылу иде. Дошман эзәрлекләвеннән бертөрле аерылган кебек булгач, көндезләрен яшеренеп торып, төннәрен хәрәкәт иттеләр. Ләкин шулай да илбасарлар белән берничә тапкыр бәрелешергә туры килде, шушы сугышларда югалтулар да күп булды. Солтаньяр хезмәт иткән взводның нибары яртысы торып калды.
Бермәлне биш-алты солдат белән Мирхәйдәров дозорда бара иде. Еракта дошман атлылары күренүгә төркем ашыгыч рәвештә каршы торырга әзерләнә башлый. Бәхеткә каршы, төп көчләрдән тулы бер взвод ярдәмгә килеп җитә. Ярым-йорты казылган окопларга урнашып алуга фашистлар һөҗүмгә күчә. Пулеметлар, карабиннар дәррәү ут ача. Солтаньяр гына түгел, Мари АССРдан фронтка алынган Аймурзин фамилияле егет тә бик күп кырды кабәхәт ерткычларны. Дошманның бик азы гына качып котылды. Алар чигенүгә безнең солдатлар акрын-акрын гына үлек немецлар ягына салулый башлады.
- Артка, кире чиген! Кем анда бара, атам! - дип, әле генә килеп җиткән эскадрон командиры боларның юлына аркылы төште. Аңа башка офицерлар кушылды. Шунда гына Солтаньяр эшнең нидә икәнен аңлап алды. Инде ничә көн икмәк валчыгы да күрмәгән солдатлар үлек фрицларның кесәләреннән сохари, шоколад кебек ризыклар табып ашасалар, шик тә юк, эчәкләре бөрешеп харап булачаклар иде.
Әнә шулай йөри торгач, аерылып калган эскадроннар елгага килеп чыкты. Аръякта безнекеләр булуын белгәч, эчкә җылы керде. Ләкин әле шәп агымлы шушы елганы кичәсе бар, ә кичеп өлгермәсәң, немецлар көч туплап пыр туздырып кырып салачак. Бәхеткә каршы, якында гына ниндидер ызба бар икән, шуны сүтеп, бүрәнәләренә ябышып каршы якка йөзделәр. Су хәтәр салкын, ә агым көчле булып чыкты, хәтсез солдат бик тиз арыды, аяк-кулларын көзән җыерды, авыр киемнәр аска тартты һәм алар күпләп су астына киттеләр. Солтаньяр имәндәй таза, түзем кеше булса да, суда йөзүдә маһирлыгы юк иде. Ничек исән калгандыр, Ходай белә, әмма аягы җиргә тигәндә күз аллары караңгылана башлаган иде инде.
Икенче көнне бахырлар зур гына казак авылына барып җитеп ялга тукталдылар. Яралар яхшылап бәйләнде. Хәер, авыр яралылар юк иде, аларны Буг суы үзенә тартып алды.
Берничә көн үтте. Хәзер инде гаскәриләрнең ашказаны үтереп ашарга сорый, паек кына һич җитми иде. Ачлык синдромы дип аңлаттылар моны. Кайдан тагы ашамлык табарга соң? әмма балтадан ботка пешергән солдат җаен тапмый каламыни. Кавалеристлар (һаман да атсыз) арасында якында гына дуңгыз фермасы бар икән, дигән хәбәр таралды. Солдат халкы тиз кузгалучан була, һәр взводтан бер-ике егет барып та килде. Авыл кешеләреннән чиләкләр сорап алып, эре-эре итеп туралган дуңгыз ите белән пешерелгән ашны солдатлар бик тәмләп тәмам итеп куйдылар. Ниһаять, тамак туйды кебек. Тик түзгесез эчәсе килә башлады. Хәзер инде симез шулпа, дуңгыз ите чәй сорый иде. Ә ул юк. Шунда арадан бер солдат үзенчә тәкъдим кертте.
- Дуслар, нигә аптырыйбыз, әнә яшел алма, яшел груша, шулардан компот кайнатабыз. Җимеш – агачта, шикәр – капчыкта, тагын безгә ни кирәк?!
Яшьрәк егетләр сикереп торып алма, груша өзәргә кереште һәм тиздән ике чиләк компот ут өстенә эленгән иде. Ә ул кайнап чыкканчы, “десерт” дип көлешә-көлешә солдатлар өлгермәгән груша чәйнәп карады. Шушы көньяк җимешен беренче тапкыр Солтаньяр шунда ашаган иде.
Икенче көнне дошман тылыннан исән чыгучылар һәм пополнениегә килүче яңа солдатлар сафка тезелде. Командир көр тавыш белән бүләкләнүчеләрнең исемнәрен әйтеп саф алдына чакырып чыгарды, командование исеменнән аларга рәхмәт белдерде.
- Сержант Солтаньяр Мирхәйдәров беръюлы ике медаль белән бүләкләнә: берсе “За боевые заслуги,” икенчесе - “За отвагу.”
Талчыбыктай зифа гәүдәле Кавказ егете каршына олпат һәм нык бәдәнле Солтаньяр чыгып басты. Үзеннән ун яшькә олы сугышчысының кулын кысканда командирның тавышы калтырап куйды кебек. Менә шундый, Мирхәйдәров, Аймурзин кебек батыр йөрәкле кешеләр булмаса, эскадрон тулысынча кырылып беткән булыр иде бит.
Солтаньяр бу кичне никтер басылып, тынып калды. Бүләкләнүче башка солдатлар куанычларыннан нишләргә белми шау-гөр килеп йөрсә, ул исә аулаграк бер урын табып уйланып ятты. Көтмәгәндә ике медаль. Ни өчен? Дөрес, дозорда барганда дошман атлыларын Солтаньяр төркеме күреп калды һәм тиз генә оборона оештырып фашистларны кырып салдылар. Тылдагы рейд вакытында берничә тапкыр атакага да күтәрелделәр. Берсендә бер немецны пычакка алырга туры килде, икенчесендә, әлеге шул яр буена чыкканда инде, ике фрицны дөмектерде. Взвод командиры урынбасары булганлыктан: “За мной. За Родину!”- дип кычкырып ул алдан барды. Менә шул кыюлыгы өчен биргәннәрдер инде. Шулай итеп, Солтаньяр Мирхәйдәров ордены янына ике медаль дә тагып куйды.
Орден дигәннән, күреп торабыз. Кураиш егетләренең кайсын гына алма, сүз аларның ничек итеп орден яки медаль алуына барып тоташа. Әйе, якташлар ил алдында сынатмады, дошман белән батырларча сугышты, үз-үзләрен аямады. Тыныч тормышта инсаннар төрле иде, Мөганиф кебек чая, дуамал, Галәфим кебек хуш күңелле, нечкә хисле, Нуриҗан кебек сабыр һәм тыйнак... ә менә илгә куркыныч килгәндә аларның барысы да бертөрле сыйфатлары белән ачылып китте: бөркеттәй кыю, куркусыз булдылар. Ләкин шул ук вакытта кирәк чакта тапкырлык күрсәттеләр, акыл белән эш иттеләр. Шуңа да алар хәтәр мәлләрдә күп вакыт исән калды, сан ягыннан ишле булган дошманны кыйрата алдылар. Бу җөмләдән, Нуриҗан белән булган хәл аерым игътибарга лаек. Кураишлылар арасында иң югары награданы да ул алды, һәм, әгәр батырлыкның зурлыгын чамалау мөмкин булган эш булса, һичшиксез, иң зур каһарманлык күрсәтүче дә ул булып чыгар иде.
Нуриҗан, инде әйтүебезчә, Урал хәрби округының танк училищесында укый. Аннары Көнъяк-Көнбатыш, Сталинград, Дон, Беренче Белоруссия фронтларында сугыша. Берничә тапкыр яралана. Беренче Белоруссия фронты Берлинга төньяктан һөҗүм иткәндә ул “ИС” танкылары взводы командиры була. Дошманның башкаласы өчен барган сугышларда гвардия кече лейтенанты Нуриҗан Назаров Советлар Союзы Герое исеме алырга лаек булырлык батырлык эшли. Ләкин югары командование аны кырык бишенче елның маенда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләргә карар итә. Егетнең күкрәгендә балкыган Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале янына тагын бер югары бүләк өстәлә.
Дөрес, Берлин сугышларында мәңге онытылмас хәлләр күп булды. Шушы гаять зур һәм ифрат нык ныгытылган олы калада ике яктан да миллионлаган гаскәр һәм бихисап техника бер-берсен юк итәргә, онтарга, канга батырырга тотынды. Камауда калган ерткыч гадәттә зур үҗәтлек белән каршылаша. Ә инде ул үзенең башкаласында камауда калса? Биредә инде чигенү, маневр ясау, яки ярдәмгә килүчеләрне көтү юк. Йә үлем, я җиңелү һәм әсирлек хурлыгы. Тегесе дә, монысы да начар. Ничек инде, кырык бердә менә-менә Мәскәүне алабыз, дип бар дөньяга шапырын да, хәзер килеп советлар алдында тез чүгеп, рәхим итегез, Берлин сезнеке дияргәме? Мондый хурлыктан үлем артык. Һәм, дөрестән дә, күп немец частьлары үлеп беткәнче каршылык күрсәтте. Юк, моны немецлар шундый үҗәтлек белән фашизмны яклады, дип аңларга ярамый. Эшнең асылында Геббельс идеяләренә тугрылык түгел, ә менә шушы гарьләнү, милли аң, милли горурлык ята иде. Кем генә һөҗүм итүенә карамастан, кайсы милләт үз иле башкаласын, пайтәхетен җиңел генә дошманга бирсен, милли байрак, милли горурлыкның түбән колатылуын күрергә, шул хурлыкның шаһиты булырга теләсен. Табигый саклану инстинкты да үз ролен уйнагандыр, мөгаен. Чөнки, немец солдатлары уйлавынча, совет оккупантлары килгәч, алардан яхшылык көтмә инде, йә син әсир, йә стенага терәячәкләр. Аек акыл сугышның инде гамәлдә тәмамланып килүен, Германиянең җиңелүен күреп торса да, “җиңелмәс” рейх солдатлары миенә озак еллар дәвамында сеңдерелгән пропаганда һәм әлеге уйлар, арытабангы югалтуларга чик куеп, корал ташларга мөмкинлек бирми иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 16
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.