Latin

Солтаньяр - 11

Total number of words is 4133
Total number of unique words is 2174
36.4 of words are in the 2000 most common words
51.2 of words are in the 5000 most common words
59.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Дөрес, Михаил Николаевич, дөрес. Минем уем рас килә, ахры. Бүре үзе яшәгән урман буен таламый дидемме? Менә сез әле күрсәткән авылларны карагыз әле, алар уртасында ни бар?
- Район үзәге.
- Юк. Район үзәге генә түгел, тагын бер авыл – Бакый. Район үзәгендә карак кибет басканы юк, әллә өлгермәгән, әллә инде мөмкинлеге юк. Ә менә Бакый авылына игътибар итәргә кирәк, ни өчен анысы таланмый калган? Җитмәсә, анда кибетләр дә әллә ничә. Минәйтәм, әллә угры шул авылда, дөресрәге, авыл янындагы урманда яшеренеп ятмый микән?
- Ә ник ул мотлак урманда булырга тиеш?
- Чөнки ул консерва урлый. Димәк, аның пешеренү мөмкинлеге юк булып чыга.
Чебытин эндәшми торды. Леспромхоз директорының килеп аңа акыл өйрәтүе ошамый иде, әлбәттә, ләкин ул моны сиздермәде. Үз бәһасен төшермәс өчен: “Без Бакыйны әллә ничә байкадык инде,”- дигән булды. Ләкин, гамәлдә исә бу авылга игътибар итүче юк иде әле.
- Ярый, тагын бер җентекләп тикшерербез, киңәшегез өчен рәхмәт, - диде ул хушлашу өчен Солтаньярга кулын сузып.
Дөрес юнәлеш бирелгәч, калганына Чебытинның үз акылы җитте. әгәр карак яшеренеп ята икән, берүзе булмас, аның ярдәмчесе булырга тиеш. Ир кеше хатын-кызсыз да яшәмәс, димәк, аның булышчысын ялгыз хатыннар арасыннан эзләргә кирәк. “Ха, хәзер андый хатыннар йорт саен берәү булмаса, икәү булыр,”- дип көлемсерәде майор. Тукта, кибетләрдән урланган әйберләрне бур башка кеше аркылы саттырырга тиеш була түгелме? Шулай шул. Ә моның өчен сатучы кулай. Димәк, угрының кулдашы ялгыз хатын һәм сатучы булырга тиеш. Ә андыйлар Бакый авылында берәү-икәү булыр. Калганы инде авыр булмады, милиция ”яллаган” күзәтчеләрнең берсе өч-дүрт көн үтүгә хәбәр итте: ”Марфа исемле сатучы хатын аркасына биштәр асып урманга кереп югала икән. Ә кайтканда биштәре буш була.” Чебытин өч милиционерга шушы хатынны күзәтеп барып, җинаятьчене кулга алырга боерды.
Милиционерларга күп бимаза салган Хужеевны кулларын артка шакырып бәйләп Абызтамакка алып килделәр. Мондый очракта ”аеруча намуслы хезмәт” күрсәтә торган Факаев юл буена тоткынга суккалап та типкәләп килде. Тегесе дә җебеп төшә торган бәндә түгел: “Ну, Факай, син моның өчен үкенерсең әле!”- дип тел озайтты.
Следователь арестанттан сорау алган арада кич тә булды. Хужеевны иртәнгә кадәр бикләп куйдылар. Факаев та кайтмады, ул бүген милиция бүлегендә дежур офицер иде. Үзенең кабинетында Чебытин да утыра, аның эше күп инде ул, шулкадәр отчетны язып кына өлгер.
Бүлмә караңгы, күзгә төртсәләр дә күрмәссең. Тик Хужеев аңа карап йоклап ятмады. Капшанып мичне эзләп тапты ул. Кулын тыгып эчке яктан тырнап карады – мич балчыгы азлап булса да кырыла иде. Тырнакларын сындырмас өчен сак кына кырды да кырды ул шушы балчыкны. Ике учы тулганда тыштагы дөнья да корымлы морҗа эчедәй караңгы иде. Рәшәткәле тәрәзә артында болытлы язгы төн, ник бер сыңар йолдыз күренсен ичмаса – юлбасарлар һәм качкыннарның нәкъ кәсеп итә торган вакыты. Хужеевка шул кирәк тә. Тәвәккәлләп, ул йодрыгын төйнәп ишек төяргә кереште:
- Ачыгыз, йомышым кыстый, бәдрәфкә алып барыгыз!
Бу тавышны кизү торган Факаев кына түгел, начальник та ишетә, әлбәттә. Бу хайванга нәрсә кирәк тагын, йә, карап карыйк. Бер уңайдан тәмәке дә тартып алырмын, дип, киерелеп ала да, анысы да икенче каттан түбәнгә төшә. Менә авыр ишек шыгырдап ачыла һәм Хужеев каршында ике милиционер пәйда була. Ком шикелле коры ике уч балчык бер селтәнүдә тегеләрнең күзләренә оча һәм угры үзе мәче тизлеге белән болар арасыннан чыгып та кача. Чебытин белән Факаев күзләрен уа-уа моның артыннан йөгерәләр. Тик, күзне юньләп ачып булмый бит, шәп йөгерүе дә куркыныч, әллә нәрсәгә барып бәрелүең бар. Ә Хужеевны андый уй борчымый, анарда баш кайгысы, ул яшь болан шикелле сикерә-ыргый елга ягына ташлана, су ерак түгел, шунда гына, әнә, болай да кара төндә төпсез шәүлә булып ята ул. Шулчак качкы түмәргә абынып егылып китә, чак аягын сындырмый. Ул җан ачысы белән әлеге бүкәнне күтәреп алып иделгә ыргыта, ә үзе, кинәт борылып, үрге якка йөгерә башлый. Берничә мизгелдән соң сулышлары кысылып милиционерлар да килеп җитә, алда елга, ә Хужеев кайда? әллә чыннан да суга ташланып аръякка йөзмәкче булдымы? Май аендамы? Яшь агызган күзләрен уа-сөртә болар су өстен күзли. Тукта, әнә тегендә нәрсәдер йөзә түгелме? әйе шул, бата-чума йөзгән бер шәүлә бар сыман. Озак уйлап тормый Чебытин, пистолетын алып ата башлый. Аннан күреп Факаев та коралын төзи. Шарт та шорт атышалар болар. Менә патроннары бетеп пистолетлары туктап кала, унике пуля аттылар, инде тигәндер, тими кая барсын, ике офицер унбиш-егерме адымнан тидерми калырлар дисеңме. Ләкин шул вакытта идел буйларын яңгыратып тавыш ишетелә:
- Йә, беткәнче аттыңмы, Факай, инде күңелең булдымы? Тоттыңмы мине, ишәк, тоталмасаң шулнәрсәмне тот инде, яме!
Факаев бурлаттай кызара, сүзен әйтәлмәс була. Аның урнына Чебытин җавап бирә:
- Хужеев, югал моннан, белдеңме! Мәңгелеккә югал. Тотсам, маңгаеңа терәп атам.
Бу янаулар җавапсыз калды. Карак һәм качкы чыннан да мәңгелеккә гаип булды, башкача хәбәр-хәтәре ишетелмәде. Ләкин ул угры булса да тугры икән, Марфасын кыен хәлдә калдырмаган. Анарда Хужеев урлаган әйбер табылмады, акча-фәлән дә бирмәгән. Ә сорау алганда марҗа хатын үзе болай ди: “Мин аны хатыныннан, алимент түләүдән качып йөри дип уйлаган идем, таныш кеше булгач кызгандым инде, ашарга ипи-фәлән илткәләдем. Ләкин кибет талап йөридер дип башыма да килмәде.” ә мәхәббәт? Соң, качкыны кочакларга ярамый дип җинаять кодексында язылмаган, шулай булгач, Марфаны гаепләргә нигез табылмады һәм ул бәладән коры чыкты. Соңгы сүз итеп әйткәндә, Марфа апаең бераздан шактый бай һәм нык йорт-җирен арзан гына хакка сатып, никтер авылдан эзен суытып куйды.

21. Хатын-кыз һәм сугыш
Сәрвәрнең бу көннәрдә йөрәге тыныч түгел. Ятса күзенә йокы керми, ә йоклап китсә саташулы төшләр йөдәтә. Уянуына шомланган йөрәге дөп-дөп тибә. Көне буена күңеле боек, кулы эшкә ятмый. Әллә ничек, бер бәла булыр, зур кайгы килер төсле, Сәрвәр үзенең һәр баласын, ирен, якыннарын уйлый да, Ходайдан барчасына да мәрхәмәт һәм яклау сорап кат-кат догаларын укый. Бүген урамда Бибигаян карчыкны очратты да сөйләшеп киттеләр. Бәй, ул да нәкъ шундый ук хәлдә икән. “Нуриҗан улым өчен бик борчылмыйм, танк йөртергә өйрәнәбез, бу арада гына фронтка җибәрмәсләр әле, - дип хат язган. - Җибәрсәләр дә хәзер әллә ни куркыныч юк, безнең танкның бронясы бик калын, әни, бернинди снаряд та тишәлмәс,”- дигән. Ә менә Вера киленем өчен йөрәгем сыкрый, начар төш күрдем,”- дип тезде карчык.
- И-и, Бибигаян апа, төшнең аның бик сирәге генә рас килә. Юкка борчылма әле син, - дип юатты аны Сәрвәр, ә үзе кызыксынуын җиңәлмәде, сорап куйды. – Мин төшемдә гел кара төтен күрәм, ә син нәрсә күрәсең соң?
- Юньле нәрсә түгел инде, күршекәем, юньле нәрсә түгел. Имеш, Вера киленем олы чокырга төшкән, чыгалмый, тирә-ягы дөм караңгы, ә бахыркаемның аякларына еланнар сарыла. Ул чыгарга маташа, тик нишләптер кузгалмый, кычкырырга тырыша, авызыннан өн чыкмый. Шулай бик озак җәфалана балакаем. Ә еланнар һаман әрсезләшә, киленемнең өстенә үрмәли, кыямәт көнедәй караңгылыкта алар бик күп, каяндыр һаман килеп чыгып торалар. Инде Вераның тәннәре дә суынып беткән, имеш, сулышы сизелер-сизелмәс, җаны гына чыкмый калган. Мескенкәем үлеп бара инде менә. Шулвакыт әллә каян зәңгәрсу яктылык сирпелә башлады. Ул да булса күктә ай калыккан икән. Шунда чокыр читендә кинәт бер адәм пайдә була, ул Вераның тере икәнен күреп ала да, аны еланнардан коткарырга тели. Кеше чокыр кырыена ятып Верага нидер эндәшә, ә үзенең муеныннан зур тәре салынып төшә. Урыс кешесе, имеш. Менә гаҗәп, аның саф алтыннан коелган тәресе һаман зурая бара, чокыр эченә, түбәнгәрәк асыла. Шул адәмнең эндәшүенә Вера күзләрен ача, кулларын суза һәм нык итеп шушы тәрегә тотына. Урыс ире киленкәемне шулай итеп чокырдан тартып чыгарды.
Мондый хикмәтле төш турында икесе дә тын калып бераз уйланып тордылар.
- Чыннан да, төшең әллә нинди икән синең, Бибигаян апа, - диде Сабира. – Моны ни дип юрарга да белмәссең. Кара төндә кинәт ай калкуын яхшыга юрыйк. Алла биргән нур куанычлы хәбәр буладыр инде ул. Тик менә тәре таккан урыс нәрсә булырга мөмкин? Гаҗәп. Вера үзе безнең дингә күчеп бисмилласын-ниен әйтеп тора, аны хәзер ничек христианка дип әйтәсең, синең белән минем кебек ул. Шулай булгач, монда урыс тәресенең ни катнашы бар? Һич зиһен җитәрлек түгел. Ничек кенә булмасын, Вера чокырдан чыкты дисең бит, аның менә шунысы мөһим инде, калганы саташу гына булуы мөмкин.
- Шулай дисең инде син...
- Әйе-әйе, нәкъ шулай, Бибигаян апа. Бу яхшы фал. Верага берәр хәтәр яныйдыр, ләкин ул, Алланың мәрхәмәте белән, бәла-казадан котылып калыр. Нәкъ шулай. Иманым камил. Син дә ышан. Борчылма.
- И-и туганым, шулай гына була күрсен инде. Игелекле сүзләреңнән күңелем эреп китте.
Ике хатын хушлашып һәркайсы үз юлы белән атлады. Сабира күршесе Бибигаян апасын юатып, аның борчулы күңелен хушландырыбрак җибәрсә дә, үзенең кәефе бер дә күтәрелмәде, нидер йөрәген кырып тик йөри. Аның да бит һәр баласы өчен җаны уч төбендә, тагы да ире, кияве бар, барысы да исән-сау булсыннар, бу дөньяның барлык золымнарыннан аларны Ходай үзе сакласын иде.
Сугыш һәм хатын-кыз. Бер яктан, комсыз ил башлыкларының, императорларның тагын да күбрәк җирләргә хуҗа булырга, тагын да күбрәк халыкларны кол итәргә теләве аркасында башланып киткән сугыш, җан кыю+ икенче яктан, сөю, наз бүләк итү һәм бала үстерү кебек иң мөкатдәс максат өчен дөньяга килгән хатын-кыз арасында нинди уртаклык бар? Гомумән, булырга тиешме ул? Элек, мөгаен, шушы ике җисем-халәт бер-берсеннән ерак торган. Мәсәлән, элек ирләр сугышка киткән, ә хатыннар көткән. Тик, хәзер хатын-кызның роле ире кайтканын сабырланып көтеп кенә торудамы соң? Ике мең чакрымда барган сугыш уты безнең җирне дә яндырып-көйдереп бара түгелме соң? әйе, хатын-кыз сугыш тудырган барлык авырлыкларның уртасында торып калды. Ул хәзер ат урынына эшли, ал-ял белми, күзе йокы күрми, тамагына аш тими. Шулай да түзә. Инде кеше түзмәскә, ачлыктан һәм көчәнүдән алҗып күптән егылырга тиеш. Ә ул түзә. Җитмәсә, сугыш аны тәмам бетерергә җыенып та көчен сындыралмагач, инде рухын сындырмакчы булып җәфалый: кадерле кешесен тартып алып ут эченә ташлый, аннары җанын өзеп кыска гына хәбәр китерә – фәләнов батырларча һәлак булды, фәләнов эзсез югалды, ди. Ул гына да түгел, сугыш хәзер хатын-кызларны да ала, авылдан инде ничәсе китте: кайсы фельдшер-санитар, кайсы элемтәче, радист... Солтаньярның да зур кызы фронтта, хәзер Бибкәе китеп югалды. Анысының да үҗәтлеге баштан ашкан, бер әмәлен табып ут эченә барып керүе мөмкин.
Юраганга юш килә, ди, шундый уйлар белән эшкә барганда Солтаньяр авыл Советы рәисе Мәмәлим белән очрашты. Тәмәке кабызып, шуны көйрәткән арада дөнья хәлләре турында сөйләшеп тордылар. Сугыш башлануга торф чыгару дигән нәрсә “уйлап” таптылар, авыл яшьләрен шул эшкә чүпләп кенә торалар. Тагы да өч кызга разнарядка килгән икән.
- Бу эш бер дә минем күңелгә ятмый бит әле, Мәмәлим, - дип фикерен белдерде Мирхәйдәров. – Без колхозлардагы уналты-унҗиде яшьлек кыз балаларны чакыртып китереп урман эшенә кушабыз, ә үз авылыбыз кызларын башка җиргә, шул торф казырга да урман кыркырга җибәрәбез. Юкны бушка аудару бит инде бу.
- Шулай шул. Үзебезнекеләр монда калса, һичьюгында өйләрендә яшәрләр иде, ашау һәм торак мәсьәләсе булмас иде, - дип хуплады аның сүзен рәис, ләкин чарасызлыктан кулларын җәеп өстәп куйды. – Тик, нишлисең, югарыдан төшкән приказны үтәми хәлең юк.
- Кеше таптыңмы соң, син минекеләргә бик тимә инде, үзем дә бер эшчене бишкә бүләр хәлдәмен.
- Беләм. Ниндиерәк заданиеләр килгәнен күреп торам. Хәзергә эшчеләргә тимәдем, югары класс укучыларын җыйдым.
Вербовкаланучылар арасында Фаһманның кызы Суфия да бар икән. Моны белгәч Солтаньяр аз гына уңайсызланып та куйды. Ни әйтсәң дә, үзеңнеке үзәктә шул. “Леспромхозга эшкә аласы булган икән, башкалар түзгәнне ул да түзәр иде әле. Һәрхәлдә, авылда, әти-әнисе янында булыр иде. Ә хәзер кем белә анда аларны ни көткәнен. Их, барысын да алдан күреп булса иде...”
Солтаньяр шулай кеше баласы өчен борчылганда үз кызының язмышы кыл өстендә калды. Бибкәйгә яңа җирдә бер генә көн дә тракторчы булып эшләргә туры килмәде. Смоленск өлкәсенә килеп җитү белән кызлар арасыннан биш-алтысын сайлап военкоматка алып киттеләр. Анда кешене ни өчен чакырулары билгеле, шуңа да болар бераз шөрләп тә кала. Дөрес, комсомолка Бибкәй фронтка баруны үзенең бурычы саный, чөнки сугышта булган, дошманнарга каршы көрәштә катнашкан кеше ул инде абруйлы кеше. Әтисе шикелле булуы начармыни? Ләкин, куркаклык та бар һәм уналты яшьлек кыз өчен бу гаҗәп тә түгел, хәтта табигый хәл.
Бәләкәйрәк, җиңел гәүдәле, бала йөзле Бибкәй әнә шулай разведчик булып китә. Разведкага теләсә кемне алмыйлар, моны бала да белә, ә менә Бибкәйне ни өчен алдылар икән соң. Әллә шул бала-чагага охшаганы өченме?
Дошман тылына рейд сценарие гадәттә болай була. Разведчиклар күзәтү объектына мөмкин кадәр якынрак килеп урнашып алалар. Фронт сызыгына якын тирәдә немецлар һәр ир кешегә, бигрәк тә “призыв” яшендәгеләргә, шикләнеп карый, шуңа да үлем белән качышлы уены уйнарга кайвакыт Бибкәй кебек кызларга туры килә. Ирләр яшеренеп ятып кала, бинокльдән күзәтә, ә бите каткан, чәчен тарамаган, сәләмә киемле беркатлы кыз дошманнарның кайда нәрсәсе урнашканлыгын күзәтеп йөри. Әлбәттә, ерактан гына, юлдан үтеп барышлый. Фрицлар туктатып сорый калсалар, сакау кыз фәлән авылда яшим, фәлән дәдәй янына кунакка (яки ашарга эзләп) китеп барам, дип аңлата. Кайчак, адаштым бугай, юл күрсәтегез әле дип мескенләнә. Нәтиҗәдә штаб бик кирәкле һәм төгәл мәгълүматлар алып тора. Мондый сәфәрләр бик еш булмаса да, шулай да булгалый иде. Шуларның берсе аеруча нык истә калган. Чөнки ул төнне кыз коты очып курыккан иде. Сталинград. Соңыннан, сугыштан соң бик күп еллар үткәч тә әле, Бибкәй шушы сүзне ишетсә күз алдына баганага кадакланган совет солдаты килеп баса иде.
Казачий Хутор өчен алышлар бара. Буталчыклык. Гаскәрләр өчен, хәрби хәрәкәтләрне оештыручы командирлар өчен шуннан да авыр нәрсә юк. Шуңа да разведчикларга кыенга туры килә, аларга бер туктаусыз задание бирелә, дошман турында тизрәк һәм күбрәк мәгълүмат җыярга, “тел” алырга кирәк. Болар барысы да ашыгыч рәвештә, менә хәзер үк эшләнсен. Ирләр бер-бер артлы разведкага китә, ләкин берсе дә әйләнеп кайтмый.
- Мирхәйдәрова, разведкага барырга инде сиңа чират, - диде рота командиры, кызны яңадан күреренә өметен өзеп.
Приказ һичшиксез үтәлергә тиеш. Бибкәй шуыша-шуыша фашистлар ягына юнәлә. Бу тирәдә инде күпме вакыт сугышлар бара, йә немецлар һөҗүм итә, йә безнекеләр атакага күтәрелә. Шуңа да кыз әледән-әле мәетләргә барып төртелә. Кайсы бәдбәхет фашист, кайсы кадерле совет солдаты – кара төндә тиз генә белерлек тә түгел. Куркыныч. Кызның тәвәккәллеге әллә кая юк була. Ул утырып елый-елый әнисе өйрәткән догаларны укый. Ниһаять, янә алга шуыша башлый, куркам дип приказны үтәми кайтып булмый бит. Исәнсең икән, эшеңне эшлә.
Кыз янә шуыша. Бермәлне башын күтәреп караса, коты оча – каршыда ниндидер ак шәүлә басып тора. Куркуыннан авырайган гәүдәсен сөйрәп разведчик якынрак шуыша. Бу совет солдаты мәете булып чыга. Әсирлеккә эләккән сугышчыны баганага бәйләп куйганнар. Ул, мөгаен, шунда җәфаланып җан биргән. Аның эчке күлмәге, яраларын бәйләгән бинтлары сүтелеп җилдә агарып җилфердәп тора икән. Кыз багананы аударып, мәетне бу хәлдән коткарырга тели, тик ярамый, булмый, чөнки хәзер инде немецлар берничә адымда булырга мөмкин. Чыннан да, тиздән Бибкәй ят телдә сөйләшүләр ишетә башлый. Фашистлар окоплар казыган, шуннан ара-тирә безнекеләр ягына атып торалар. Дошманнарның тагын бер гадәте: төнлә даими рәвештә ракеталар чөяләр. Бу Бибкәйгә нык ярдәм итә, ул лачынныкы шикелле үткен күзләре белән тирә-якны күзәтә, кайда пулемет яки пушка урнашкан, кайда дзот яисә блиндаж чамалана – барысын да игътибарга ала, барысын да хәтеренә сеңдерә.
Штабта разведчик Мирхәйдәрованың хәбәрен игътибар белән тыңлыйлар. Тиздән безнең артиллерия фашистлар өстенә ут яудырырга керешә, Бибкәй күрсәткән дошман позицияләре урнында туфрак фонтаннары күтәрелә, бүрәнә-такталар сынып күккә оча, әйтерсең дә дошманнар корт шикелле ерып-ерткалап бетергән җир үзе тәмуг казанына әйләнеп кайный. Менә берзаман безнең солдатлар “Ура!” кычкырып дәррәү атакага күтәрелә һәм бу көнне алар, ниһаять, фашистларны Казачий Хутордан бәреп чыгара.

22. Хафизулла фаҗигасы
Кураишка кара кәгазьләр күп килде инде. Бигрәк тә “хәбәрсез югалды” дип язылган кәгазьләр алган гаилә авыр хәлдә кала иде. Алар фронтта илне саклап башын салган сугышчы гаиләсеме, әллә инде аларның әтиләре, уллары дошманга әсир төшкәнме, һич белүче юк. Кадерле кешеләренең хыянәтче яки куркак түгеллегенә иманнары мең кат камил булса да, Туган ил, совет власте ничектер шикләнеп карый кебек. Ни генә әйтсәң дә, анык хәбәре булсын иде, югыйсә, болай мәңге билгесезлек хәлендә, шик астында яшәргәме. Гомер буе үзеңне әнә шулай уңайсыз тояргамы, гүя ниндидер гаепләре бар.
Ә Хафизулланың бер хәбәре дә юк. Әйе, хәбәрсез югалды дигән хәбәре дә булмады ичмасам. Аның башына такмак җитте. Казак далаларындагы учебка вакытында ук бәлагә тарыды ул. Көн буе землянка казып, пластунски шуышып яки сафта йөреп эттән дә болай арыган солдатларның күңелен күтәрим диебрәк җырлап җибәрде ул.
Кая карасам да дошман,
Һәркем халык дошманы.
Бөтен халык дошман булган,
Эчем шуңа пошмалы.
Күбесе татар, казак, башкорт, кыргыз булган новобранецлар җырны бик яхшы аңлады, әлбәттә. Күпме кешенең гаепсезгә рәнҗетелүенә үзләре шаһит. Алар, тагын да бер җырла әле! - дип үтенделәр. Тартай теленнән таба шул, Хафизулла ялындырып тормады, шундук икенче бер җырын яңгыратты:
Кулакларны бетерергә! -
Фәрманы Сталинның.
Кулаклар качмаганмы, дип,
Тентиләр ыштанымны.
Татар башын татар ашый. Кемдер озак көттермәгән, особый отделгә җиткереп тә өлгергән. Икенче көнне үк Хафизулланы алып та киттеләр. Шуннан соң, кырык икенче елның җәендә, төрмәдә доброволецларны теркәү башлана. Совет иле алдындагы гаебен үз каны белән юарга теләүчеләр, штрафной батальонга язылып, сугышка китә ала, диләр. Анда инде үлсә, солдат булып үлә, гаиләсенең йөзе ак була, ә бәхете булып исән калса, “чиста” кеше булып кайтачак. Әйе, фронтта кеше йә үлә, йә исән кала. Ә монда андый вариант та юк: ачлыктан да үләләр, авыр эштән дә, бер дә булмаса кыйнап та үтерәләр. Чөнки болар инде холык төзәтү, һич булмаса җәза үтәттерү өчен утыртылган бәндәләр түгел, болар инде юк ителергә тиешле зарарлы элементлар, контралар. Халык дошманнары! Инде исән әйләнеп кайткан хәлдә дә кара сакалың артыңнан калмас, шәүләсе үзеңнән соң балаларыңа төшәр әле аның. Әйе, нахак рәвештә тагылган булса да шул кара исемне җуярга мөмкинлек чыккан икән, аннан файдаланып калырга кирәк. Һәм Хафизулла язылырга булды. Хәрби складтан кемгә карабин, кемгә винтовка өләштеләр. Тутыга башлаган кораллар. Яхшы корал кирәк икән, немецтан алырсыз, диделәр. Шуннан соң Хафизулла Үзәк фронтка килеп эләкте. Әлбәттә, монда яңадан барлау, документ тикшерү, кем, кайдан, ничәнче статья... Хафизуллага особист таныш тоелды. Бәй, бу бит Бурай милиционеры, мин сезне барыбер төрмәдә черетәм, дип йөргән бәдбәхет. Фамилиясе Факаев, шикелле. Егетнең йөрәген мәче тырнадымыни: бу бәндә танып алса, чыннан да, башны ашамый туктамаячак.
Танымый димени, танымагач ул особист буламыни. Документка күз салганчы ук танып алды.
- Тукта, син кем?
- Хафизулла Илалетдинов, фәлән статья, җиде ел.
- Син Бурайдан бит, әйеме? - диде особист, чыпчык тоткан мәче шикелле күзләрендә ут уйнатып.
- Бурайдан идем...
- Менә күрәсеңме, миннән качып котыла алмыйсың, син хәзер минем кулда.
- Капитан булгансыз икән. Күрәм, әшәкелек кадерле безнең илдә.
- Телеңә салынма, контра! Нәрсә, әллә әле үк маңгаеңа терәп атканны көтәсеңме?
- Дөрес. Фашистларга каршы сугышырга солдат җитмәгәндә безнекеләрне атасыз да атасыз. Фашист тизрәк җиңсен, дисездер инде.
- Нәрсә?!
Капитан Факаев бурлаттай кызарып чыкты. Якасына буылды. Куллары өйрәнгән гадәт буенча кобурасына үрелде. Ләкин, эченнән нидер уйлап, тыелып калды.
- Марш беренче ротага, беренче взводка! - дип явызлашты ул. Һәм шуннан соң штрафной батальон өчен үлемечле көннәр башланды. Факаевның тантанасы гамәлгә ашты, болар инде бер Хафизулла өчен генә түгел, ә тоташ батальон өчен соңгы көннәр иде. Ә егетнең ничек үлүен беркем дә белми калды дияргә мөмкин. Факаевны кешегә санамабыздыр бит инде.
Чынында исә бу болай булды. Инде ничәнче көн тоташ немецлар туктаусыз һөҗүм итә. Батальоннан утыз-кырык кеше калды микән. Менә тагы да өч самолет килеп чыкты һәм үлеп барган часть өстенә янә бомбалар коя, пулеметлардан ут сиптерә башладылар. Турыга бомба тиюдән кемдер өзгәләнеп очты, кемдер тере килеш җиргә күмелде, кемнеңдер түбәсенә пуля туры килеп бөтен гәүдәсен тишеп үтте. Үлем ачысы белән кычкыру, ыңгырашу, каргау, сүгенү... Кычкырмагыз, бомба тавышларын җиңәлмәссез. Ыңгырашмагыз, ярагызны бәйләүче булмас. Мәрхәмәт көтмәгез, сез “вне закона”, Алла каргаган, тереләй тәмугка ташланган бәндәләр. Сүгенмәгез... Туктагыз. Ник берегез дә фашистны каһәрләми, барыгыз да властны, командирларны, заградотряд чекистларын сүгә. Башта ачы, мәкерле уй: фашист – фашист инде, дошман, ул сине үтерергә килгән, алар Геббельс көчекләре, ә менә кызыл командирлар кая карый, нигә ярдәм итми. Һәм мәкергә мәкер җавап бирә: ә сез тагы кемгә кирәк, сез кешемени, җинаятьчеләрнең күбрәк дөмегүе власть өчен шатлык кына түгелмени...
Әрнүдән кеше ни генә уйламас. Ләкин хакыйкать та шуңа якын иде: штрафной батальонга ярдәмгә чекистлар килмәс бит инде. Аларның җинаятьчеләр белән бер траншеяда урнашуын күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Ә тылдан тартылучы яңа көчләр хисапсыз окопларда, траншеяләрдә төтен һәм ут эчендә көн саен талканланып юкка чыгып торучы юньле гаскәрләрне тулыландырырга да җитми. Кайда монда зек кайгысы! Аларның билгеләнеше шул, дошманга каршы сугышып үлсеннәр, бәлки, азрак булса да гаепләрен каннары белән юарлар.
Ә самолетлар әйләнепме әйләнә. Аларга ник бер комачалаучы, сыңар пулеметтан булса да каршы җавап бирүче булсын. Җиргә тия язып, төбәп аталар бит хәсисләр. Канэчкеч козгын корбанын ботарлаган шикелле, җимерелеп беткән окопларны ничәнчегә ботарлыйлар. Соңгы пуляларына кадәр аткач, әшәкелекләреннән масаеп, киң түгәрәк ясап югары күтәреләләр. Алар китеп өлгермәде, минометлары телгә килде. Һәм кыямәт яңадан башланды.
Ниһаять, шартлаулар тынды. Тик колаклар барыбер чыңлый. Яу яланы өстендә төтен, дары исе. Ул сулыш алырга бирми, күзләрне ачыттыра. Ләкин күзне ачарга кирәк. Күзне яшь капларга тиеш түгел. Хафизулла, пычрак җиңе белән битен сөрткәләп, прицел аша карый. Немецлар якыная. Егет озак төзи. Ашыкмый. Кая ашыгырга? Самолетларның үчен болардан алырга кирәк. Иркенләп кенә, санап кына,“тәмләп кенә” чүкергә кирәк. Тагын да якынрак килгәннәрен көтеп, йөзләренә төбәп, күзләренә карап атасы иде дә бит...
Хафизулла салмак кына курокка баса. Күк шинельле фриц сөрлегеп китә дә үлән арасына ава. Егет карабинын кора. Уңда да, сулда да мылтык тавышлары яңгырый. Тик бик сыек аталар. Немецлар бик аз егыла, ә алар чамасыз күп, болай булса берничә минуттан безне изеп, аша атлап кына китәчәкләр бит. Нигә арттагылар атмый, нигә заградотряд ярдәмгә килми, аларда автомат бит.
Иске карабин “чык” итте. Атылмады. Патрон беткән. Хафизулла кәлтә елгырлыгы белән күрше окопка шуыша. Окоп төбендә колхоз рәисе кызын соратканы өчен генә хөкемгә тарттырылган казак егете утыра. Чигәсеннән ал каны ага. Димәк, үлмәгән. Үләрсең. Монда сиңа ярдәм итүче юк. Хәзер барыбыз да үләбез. Барыбыз да үләбез.
Егет янә карабинын кора. Прицел аша карый – хәзер инде фашистлар бөтенләй якын. Алар атлаган саен совет җиренең бер өлешен яулый. Соң ник арттагылар ярдәмгә килми?! Дөрес, алар закон саклаучы, без – җинаятьче. Ләкин дошман уртак бит! Бу дошман совет илен, әнә шул чекистлар илен тапый бит! Соң ник алар карап ята? Тынычта якалашкан яу килгәч татулашкан, диләр, ник дошманны бергәләп тукмамаска. Без бер ил кешеләре, бер үк җирнең балалары түгелмени?..
Штрафник тагын мылтыгын төзи. Брустверга автомат пулялары тиеп балчык фонтаннары күтәрә. Егет шуннан курка, каты балчык, таш кисәге тиеп күзне зарарлавы бар. Аннары ничек атарсың, соңгы сулышка кадәр сугышып үләргә кирәк. Хафизулла ата. Ялтыр фуражкалы офицер башы белән җиргә кадала. Яугир янә тәтегә баса. Юк, атылмады. Янә патрон бетте. Инде эзләр әмәл юк. Бер генә чара – бердәнбер гранатаңны ал. Беркөнне яралы бер солдаттан сорап алган иде ул аны, менә кирәге чыкты. Егет кулына лимонкасын кыса. Ул нигәдер торып баса, каерылып артка карый. Их, менә шушы кул бомбасын Факаевка тондырасы иде. Ләкин ара ерак. Артык ерак шул. Ярый, дошманга ыргытыйм, булмаса...
Факаев янәшәсендәге солдатның автоматын тартып алып инде күптән Хафизулланың аркасына төбәп ята. Зеклар алларына туфрак өеп куйса да, арттан бил тиентен күренеп торалар. Капитан аларга окопны тирән казырга үзе рөхсәт итмәде. Ул-бу була калса дип.
Особист шактый озак күзәтте. Зеклар инде биш-алтылап кына калгандыр, ләкин һаман аталар, немецны үткәрмиләр иде. Атмый кая барсыннар. Илалетдиновның патроны бетте, ахры, хәзер ул нишләр, окоп төбенә чүгәрме, кулларын күтәреп дошманга каршы чыгармы, вәт сволочь.
Юк, граната тоткан бу. Кая, артка карый түгелме? Кабәхәт, бу якка ыргытырга тели. Юк инде, ыргытмый гына тор, контра, тетмәңне тетәм мин синең. Факаев тәтегә баса һәм барлык пулялары чыгып очып автомат тынып калганчы кысылган бармакларын йомшатмый. Аркасы тишкәләнгән Хафизулланың кулы һушсызлана һәм ыргытып өлгерәлмәгән гранатасы шартлый. Башы өзелеп очкан штрафникны күргән капитан акырырга керешә:
- Огонь! Атыгыз, ахмаклар! Дөмектерегез шуларны тизрәк. Берсен дә калдырмагыз.
Дистәләгән автомат дәррәү телгә килә, кургаш яңгыры яудыра. Дошманга түгел. Үлемечле пулялар соңгы зекларның аркаларын телгәли. Сугышта үлекләргә кай яктан пуля тигәнен карыйлар: алдан тигән булса, димәк атакага барганда үлгән, “батырларча һәлак булды” дип языла. Әгәр кемнең дә булса ярасы аркасында икән, димәк, хыянәтче, качып барганда пуля алган. Боларның аркаларына атылды. Бик һәйбәт. Һәм капитан үзенекеләргә янә команда бирә:
-Артка! Тизрәк артка чигенегез. Ишәк кебек кыланмагыз, тизрәк, димен, сволочьлар!

23. Төрле кеше, төрле язмыш
Менә гаҗәп, бер өйдә яшәгән ир белән хатын бер-берсен туйганчы күрә дә алмый йөриләр, кара төн җиткәч кенә өйгә кайталар, караңгыдан эшкә китеп югалалар. Хәтта иркенләп сөйләшерлек тә вакытлары һәм хәлләре калмый. Инде икесе очрашса иң беренче сүзләре: “Хат бармы?”- була. Бүген хат бар. Бибкәйдән. Тик сәеррәк хат. “Смоленск якларында җир сөрәбез,”- дип яза, ә өчпочмаклы хат тышында гадәти адрес урнына кыр почтасы номерлары. Шуңа ата белән ана ни уйларга да белми иде.
Вакыт юк дигәннән, Сәрвәр Кураишта гаять егәрле активистка булып китте. Дәваханәдә күп кешеләрнең фронтка алынуы сәбәпле, калганнарына ике-өч кеше урнына эшләргә туры килә. Шуңа карамастан, өлгер ханым җәмәгать эшенә чумды. Алар хәзер Кураишта өй беренчә кереп йөреп әйбер җыялар, шулардан посылкалар тутырып фронтка озаталар. Кыш буена бәрәңге киптерделәр. Әзер әйбер җыю бер хәл, йон табып үзләре оекбаш, пирчәткә, шарф ише нәрсәләр бәйләп булашалар. Моның өчен клубның бер бүлмәсен алганнар, шунда төн уртасына кадәр җырлый-җырлый, йә булмаса фронттан килгән хатларны укып, шатлык-кайгы уртаклашып кич утыралар. Сәрвәрнең тырышлыгына хәтта ахирәтләре дә хәйран кала.
- Их, дускайларым, мин бит бөтен халык алдында дошманнарны җиңү хакына, үзебезнең сугышчыларга ярдәм итү хакына үлгәнче эшләргә сүз бирдем. Хәтта, мине гаепләмәгез, зинһар, сезнең исемнән дә ант иттем, шикелле, - дип уйчан елмая Сабира.
Кызыксынучан хатын-кыз заты шундук төпченә башлый. Сөйлә дә сөйлә. Ничек сүз бирдең, кайда, кайчан, фәлән-фәсмәтән. Һәм Сәрвәр тын гына әңгәмәсен башлый. Гомумән, көн саен кем дә булса бер гыйбрәтле хәл сөйли, ә бүген, димәк, аның чираты.
- Сугыш чыккан көнне мин Абызтамакта идем бит инде. Бәләкәй генә район үзәге димәссең, мизгел эчендә шулкадәр халык җыелып алды, райком каршында алма төшәрлек тә урын юк. Без дә килдек. Район җитәкчеләре күтәрмәгә чыгып баскан, флаглар кадаганнар. Һәркемнең йөзе кырыс, ачу һәм нәфрәт чагыла. Шулай ук барыбыз да каушап калдык, ничектер көтмәгәндә булды шул, һаман да ышанасы килми. Үзегез беләсез, тыныч тормышның кырт киселеп өзелүенә, яңадан кара көннәр, авыр көннәр башлануына ышанасы килми. Бик-бик ышанасы килми иде. Бәлки, ике хөкүмәт үзара килешер дә, сугыш зураеп китмәс, янә дә тынычлык кайтыр кебек тоела иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 12
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.