Latin

Солтаньяр - 18

Total number of words is 4277
Total number of unique words is 2052
38.5 of words are in the 2000 most common words
54.9 of words are in the 5000 most common words
61.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Изге китапта башта сүз барлыкка килде, диелгән. Нәкъ шулай, башта ике җитәкче арасында сүз булды. Аннары Насыров Министрлар Советы рәисе Н.Р.Уразбаев янына китте. Республиканы электрлаштыру турында хөкүмәттә дә уйлыйлар икән. Насыр Рафикович тиз көндә Абызтамакка геодезистлар җибәрергә һәм төзелешне 1949 ел бюджетына кертергә вәгъдә бирде.
Солтаньяр бу хәбәрне ишеткәч нишләргә белмәде, чабуына ут капкандай кабаланып район үзәгенә чыгып китте. Насыров белән аңлашу, фикер көрәштерү озак дәвам итте, әмма Мирхәдәровның дәлилләре күп иде. Ни өчен ГЭС Бакыйда төзелергә тиеш соң, анда нәрсә бар? Дәваханәме? Кураишта нәкъ шундый ук дәваханә. Мәктәпме? Кураиш мәктәбендә балалар күбрәк укый. МТСмы? Соң, тракторларга электр кирәкми, алар солярка яндыра.
- Бакый район үзәгенә якынрак, - диде башкарма комитет рәисе.
- Шулай шул, аерма бик зур, хәтта ике-өч чакрым булыр, - диде ирония белән Мирхәйдәров. – Аның каравы, бездә производство! Үзебездә энергия чыганагы булса, электр белән эшләүче станоклар куеп, такта материаллары җитештерүне бермә-бер арттырыр идек. Өстәмә рәвештә меңнәрчә кубометр продукция дигән сүз бу! Үзегез беләсез, урман сәнагате продукциясе җитештерүне алдагы елларда ике мәртәбәгә арттырырга задание бирелгән, аны үтәми булмый.
- Шулаен шулай, Солтаньяр Заһитович, - диде Айрат Насыров, - тик бер “әтнәкәсе”бар. Бакыйда ГЭС төзесәк, аннан арткан энергияне район үзәге алачак. Бу биш-алты учреждениене яктыртырга җитә.
Солтаньяр түрә сүзенә каршы төшмәскә булды, киресенчә, аның фикерен куәтләгән булып үзенекен урау юл белән алга сөрде.
- Менә бу дөрес фикер ичмаса, - диде ул салпы якка салам кыстырып. – Хакыйкатьнең үзе, Айрат Галимович. Иң тәүдә район үзәген яктырта башларга кирәк тә инде. Шунлыктан ГЭСны мотлак бездә төзергә! Чөнки Кураиш елгасы Бакыйга караганда бер ярым мәртәбәгә көчлерәк, димәк, биш-алты учреждениене түгел, ә ярты Абызтамакны яктыртырга җитәчәк.
- ә калган яртысы?! - дип кинәт “аппетиты” ачылып китте Насыровның. Ләкин Солтаньярны хәтта мондый таләп белән дә аптыратырлык түгел иде.
- Соң, әгәр ГЭС Кураишта төзелсә, әле эшләп утырган күчмә электростанция безгә нигә кирәк. Аны Абызтамакка күчерәбез дә эш тә бетте. Леспромхоз яңа стимул ала, район үзәге утлы була – сарык та исән, бүре дә тук.
- Сезнең өчен яхшы, әлбәттә, ә менә Бакый халкы өчен син түгел, мин кайгыртам шул.
- Бакый халкы мәңге утсыз утырмас. Әгәр республикада шундый эш башланган икән, берничә елдан анда да ГЭС төзелер. Хәер, бәлки, Павловкадан ток килер.
Шулай ныкыша торгач, Солтаньяр башкарма комитет рәисен барыбер күндерде бит. Анысы да файдалы фикерне тиз аңлады, әлбәттә. Әгәр чыннан да, директор әйтмешли, леспромхоз агач продукциясе җитештерүне ике мәртәбәгә арттырса, ә район үзәге утлы булып куйса, бу начармыни. Тик аның шунысы да бар бит, Совмин кадәр Совмин белән ГЭСны Бакыйда төзергә килешкәч, ничек инде хәзер анда барып: юк, без дөрес уйламаганбыз, әйдәгез Кураишта төзибез, дип әйтмәк кирәк. Бик күңелсез миссия бу. Ләкин кирәк тирәкне ега, соң булмас борын барып Насыр Рафиковичка леспромхоз директоры Мирхәйдәров фикеренең дөрес булуын исбатларга, Кураиштагы ГЭС зуррак файда бирәчәген дәлилләп аңлатырга кирәк иде. Министрлар Советы рәисе ул сиңа ни җитте кеше түгел, аның фикерен үзгәртүе авыр, монда бик тә башлы политик булырга кирәк. Ничек кенә булмасын, Насыров юлга чыкты.
Башкаладан әйләнеп кайткач, башкарма комитет рәисе Кураишка килде. Уразбаев янында булып шунда-шунда ГЭС төзик, дип сөйләшеп кайтты, ә үзе ул станциянең кайда буласын күрергә дә өлгерми калды. Биредә аның исе китте, леспромхоз поселогы бик матур иде: төп-төз урамнар, яңа иркен йортлар, өй алларында җимеш агачлары, урамны ике яклап койма буйлап такта тротуарлар эшләнгән, ә юлга вак таш салынган иде. Болары район үзәгендә дә юк бит. Кыскасы, берничә ел эчендә Кураишта сугыш бөлгенлегенең эзе дә калмаган. Шулай да рәис “бәйләнер” сәбәп тапты.
- Солтаньяр Заһитович, - дип эндәште ул леспромхоз начальнигына. – Безнең мәктәптә балалар күп укый дигән идең, мәктәбегез кечкенә ләса, әллә алдаттың инде, - дип күзләрен шук елтыратты ул.
- Хак сүз сөйлисез, Айрат Галимович, мәктәп ун ел элек төзелгән иде, шул вакыт эчендә укучылар саны биш мәртәбәгә арткан, өч смена укыйлар. Шунлыктан, кичекмәстән яңа мәктәп төзергә кирәк.
- Ай хәйләкәр кеше булып чыктың син, Заһитович. ГЭС мәсьәләсе хәл ителде, шуның өчен рәхмәт әйтмәдең әле, инде килеп мәктәп сорыйсың. Туя беләсеңме соң?
- Без бит үсәбез. Тагы да яңа тара цехы төзергә кирәк. Продукция җитештерүне ике мәртәбәгә арттырачакбыз дип мин бит сезгә үзем сүз бирдем, аннары, яңа техника күп кайтачак, димәк, гараж, ремонт мастерское, башкасы кирәк...
- Тукта, тукта, Солтаньяр! Хәзергә җитеп торыр. Моннан соң мин сине күрсәм, урап узачакмын, - дип рәхәтләнеп көлде рәис.
- Мәктәпне без үз акчабызга һәм үз эшчеләребез белән төзербез инде, - дип “йомшарды” Солтаньяр. – Районга проект төзү, педагоглар белән тәэмин итү эше генә кала.
- әйе шул, өй салуның ние бар, бурыйсы да чутлыйсы, шулай бит, - дип тагын бер елмайды кәефе килгән Насыров.
Тагын да бер айдан инде Кураишта теодолитларын аскан геодезистлар күренде. ГЭСның үзен төзү, Совмин рәисе Н.Уразбаев вәгъдә иткәнчә, яңа елдан соң башланды. Дөресен әйткәндә, төзүен район халкы төзеде, ә башкаладан килгән инженер-гидротехник җитәкчелегендәге берничә белгеч эшне оештырдылар, өйрәтеп тордылар, проектның төгәл үтәлешен күзәттеләр һәм шул ук елның көзенә ГЭС әзер булды.
39. Сталин “ауган” көн
Солтаньяр башкарма комитет рәисе белән сөйләшкәндә леспромхоз һәм халык өчен кирәкле, кичектермәстән төзелергә тиешле объектларны санап чыккан кебек булса да, гамәлдә исә алар шактый күбрәк икән әле. Дөресрәге, әле тегесе, әле монысы кирәклеге калкып чыга тора. Һәрвакыт нидер җитми, нәрсәдер кирәк. Чөнки артык озакка сузылган авыр еллар халыкның үзәгенә үткән һәм кешеләр хәзер ничек тә яхшырак яшәргә тели, матуррак тормышка көннән-көн ныграк атлыга иде. Вераны гына алыйк. Беркөнне директор кабинетына килеп керде дә: “Солтаньяр абый, безгә роддом кирәк. Быел ук кирәк!”- дип ярып салды. Гүя Мирхәйдәров сәламәтлек саклау министры. Дәваханәнең баш табибы урынбасары булып эшләгән чибәр ханымның бу кыланышына Солтаньяр көлемсерәп карап торды. Шунда Вера тынычлана төшеп, сүзен яңабаштан башлады.
- Беләм нигә елмайганыңны, Солтаньяр абый. Янәсе, нигә моны миңа сөйлисең, минем эш – урман кисү, план үтәү, дисең инде. Әлбәттә, безнең баш табиб райздрав каршында бу мәсьәләне кузгатыр, райздрав райком һәм Уфа белән сөйләшә башлар. Ләкин бу маза ни белән бетәр, билгесез. Ә синең сүзең үтә, Солтаньяр абый. Райком бюросы әгъзасы, район Советы депутаты, күп орденнар кавалеры, зур җитәкче – боларны һәркем исәпкә ала. Мин сине, Солтаньяр абый, электән белгән кеше булганга, ышанып мөрәҗәгать итәм, зинһар, район властьлары каршында роддом төзетү мәсьәләсен кузгатсагыз иде.
- Барысын да аңладым, Вера Степановна. Озак итеп сөйләп тормасаң да була иде, “кирәк” дигән сүзне барыбыз да аңлыйбыз. Тик, моңа кадәр ут йотмый идең шикелле, әллә хәзер янамы?
- Яна, Солтаньяр абый, дөрләп яна. Кичә Медянка авылында булдым, яшь балаларның сәламәтлеген тикшердем. Шунда бер мари әбисе миңа яңа туган сабый баланы суза. Ушым китә язды. Мин әйтәм: “Кем баласы?” “Кызымныкы,”- ди. “Кызың кайда, алайса?”- дип сорыйм. “Урак ура,”- ди. Беләсеңме, йөкле хатын басуда урак урап ята икән, шунда менә шушы өстәл кадәрле таш бар, ди, бу хатын шушы таш тирәсендә иген урганда кинәт тулгагы тота башлаган. Таш өстенә сөйрәлеп менеп бәбиләп тә куйган. Шуннан нәрсә дисеңме? Баласын чүпрәккә төреп әнисенә кайтарып бирә бу, ә үзе яңадан иген урырга китә. Ә син янамы дисең, Солтаньяр абый. Хуже! Без болай аналарны да, балаларны да үтереп бетерәбез. Кичекмәстән аерым роддом кирәк. Йөкле һәр хатынны исәпкә алып, сәламәтлеген тикшереп торырга иде, аннары баласының ничек үсүен контрольдә тотарга. Ә бездә нәрсә? Коточарлык бит. Яшь хатын бала таба, ә авыл фельдшеры аның йөкле булганын да белми. Ужас! Тагы да, бәби тапканнан соң ял дигән нәрсә кайда? Соң, хет бер-ике атна ял тиештер бит аңа!
- Барысы белән дә килешәм, Вера акыллым. Тик, гап-гади авыл дәваханәсенә син әйткән роддом кирәк микән соң?
- Ай Аллам, иптәш директор, сез мине шаяртырга килгән дип уйлыйсызмы әллә? - диде Вера үзе дә сизмәстән рәсми телгә күчеп, бу аның соңгы чиккә җитеп дулкынлануын аңлата иде. – Алайса, мәгез, карагыз!
Шул сүзләр белән Вера директорның алдына зур гына кәгазь җәеп салды.
- Менә, леспромхоз авылларындагы соңгы биш елда туучылар саны. Авыл саен алдым, карагыз. Берәр җирдә кимегәнен күрәсезме, елдан-ел балалар күбрәк туа бит.
- Күрәм, дөрес әйтәсең.
- ә хәзер туганда һәм тугач үлгән балалар санына игътибар ит, Солтаньяр абый. Статистика һич үзгәрми, югалтулар шул килеш кала бит.
- Ай Вера, Вера! Син миңа башкорт атлы дивизиясе кебек һөҗүм итәсең. Бераз тезгенеңне бушата төш. Мин бит, юк, безгә роддом кирәкми, димәдем. Аның кирәк икәнен ташбаш бюрократларга исбат итәрлек дәлилләр булсын димен. Алайса, мин бу кәгазеңне үзем белән алам. Районда сөйләшеп карармын. Тик, син, туганым, минем башка тагын бер мәшәкать өстәп йөрисең. Үзең беләсең, аны безгә беркем дә килеп эшләп бирмәс, үзебезгә төзергә туры киләчәк. Кайдан кеше алыйк соң? әле менә Сәүбан булыша, аңа рәхмәт. Студент иптәшләрен алып кайтып җәй буена төзелештә эшлиләр.
- Шулаймыни, архитектура институтында укыймы әле, күргәләп калганым бар, асыл егет булган.
- Шулай. Тагын бер ел укыса, архитектор булачак.
Шулвакыт ишек ачылды һәм Сәүбан килеп керде. Бу шулкадәр көтелмәгәндә булды, болар хәтта гаҗәпләнә калды.
- Нәкъ сине сөйләп тора идек әле, Сәүбан. Гомерең озын булыр, - диде аңа Вера.
- Исәнмесез, - диде егет җиңелчә баш иеп. – Сезнең кебек табиблар исән булса, минем генә түгел, тоташ Кураиш халкының гомере озын булыр әле, Вера Степановна.
- Абау, бу егет нинди комплиментларга өйрәнеп кайткан, - дип энҗе тешләрен ялтыратып елмайды ханым. – Без исән, үзең ни хәл, Сәүбан?
- Бик яхшы әле. Әллә мин сүзегезне бүлдердемме?
- Юк-юк, без сөйләштек инде, - диде табиб.
- Менә Сәүбан, Вера апаң сезгә яңа эш табып тора, роддом төзергә кирәк, ди.
- Вера апа белми әйтмәс. Кирәк икән, эшләргә кирәк, әти.
- Вәт бәла, ә, монысы да шуны сөйли.
- Туктагыз әле, - дип шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды егет. – Роддом дисезме? Аның пректы да булырга тиештер бит инде.
- Соң, проектсыз, сметасыз төзелеш башлап булмый ул.
- Бик шәп, алайса. Шушы роддомга проект төзүне безгә ышандырасызмы?
- Ничек инде ул?
- Берничә егет белән без аны эшлибез дә куябыз.
- Аны без хәл итмибез, - диде Солтаньяр.
- Сез бит студент кына, - дип шик белдерде Вера.
Сәүбан икесенә беръюлы җавап бирде.
- Беренчедән, мин преподавательгә әйтсәм, институт җитәкчеләре БАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бәйләнешкә кереп, проект төзүгә килешү төзиячәк. Икенчедән, Вера апа, сез юкка шикләнәсез. Без бит преподаватель күзәтүе астында эшлибез, башта ул тикшерә, аннары комиссия. Свердловск архитектура институты ул илдә абруйлы институт, бик күп мәһабәт һәм оригиналь биналар проектлаган, ә сез ниндидер бер авыл роддомы өчен шикләнәсез.
- Шулаен шулай, кем әйтмешли, әйбәт эш, ләкин миңа дигән файдасы кайда. Ягъни, сиңа нинди файда, югыйсә, дәртләнеп киттең кебек?
- Файдасы шунда: сезнең өчен проект арзангарак төшәчәк, чөнки студентлар эшли бит, зур акчага күнеккән архитектура корифейлары түгел. Безгә шулай да бераз акча тама.
- Дөрес сөйли бит, - диештеләр бер-берсенә карап директор белән табиб. Ләкин аларның әңгәмәсе шул урында өзелеп калды, урамда ниндидер ят тавыш ишетелде. Самолет тавышына охшаган бу гөрелте минут саен көчәеп, якынаеп килә иде, ләкин күктән түгел, җирдән, урамнан ишетелә. Солтаньяр гаҗәпләнеп тәрәзә каршына килде, Вера белән Сәүбан да аның янына тартылдылар. Чыннан да, урам буйлап галәмәт нәрсә китеп бара иде. Машина түгел, трактор түгел, ә пропеллерлы арба. Мотоцикл тәгәрмәчләре өстенә корылган кабинасыз, кузовсыз нәрсә урам буйлап җиңел генә җилдереп китеп бара. Әкәмәт транспортның иң алда берни белән дә көпләнмәгән моторы тора, аның артында руль тоткан Нуриҗан утыра, ә иң артта пропеллер әйләнә.
- Аэросани эшлим, дип сөйләнгән иде Нуриҗан, тәки эшләгән икән, - дип аңлатма бирде Вера.
- Бу аэрочана түгел, ә аэроарба булды, ахры, - дип куйды директор гаҗәпләнеп.
Болар тәрәзәдән аерылып үз урыннарына әйләнәп кайтмакчылар иде, ләкин гаҗәеп хәл күреп тораташ шикелле катып калдылар. Стенадагы Сталин хәрәкәткә килде, акрын гына кубарылып боларга якынлашкан кебек тоелды, ләкин якыная алмады, авып идәнгә килеп төште. Авыр рама контораны дер селкетеп “гөрс” итте, әллә кайларга ишетелеп зыңкылдап калын пыяла коелды. Ничә ел буена фани дөньяга күзләрен кыса биребрәк вәкаръ белән генә карап торган Иосиф Виссарионович йөзтүбән капланып идәндә ята иде. Курыкмас җиреңнән куркырсың, хәтта Солтаньярның да йөзе агарып китте.
- әстәгыфирулла, йә Хода! - диде марҗа Вера.
Имеш-мимеш яратучы берничә кеше җыелышып ишектән карый башлаганнар иде, аларга директор: “Эшегездә булыгыз!”- дип кенә куйды. Идән юучы Хильда пыяла ватыгы җыярга кереште, ә болар өчәүләп тышка юнәлделәр. Шомлы хәл турында берсе берни әйтә алмый иде, гаҗәп хәл бит, ничә ел буена таш кыя кебек басып торган олы портрет Нуриҗан аэроарбасының чытырдык кына тавышына селкенеп-кубып килеп төшсен әле. Аннары бу өчәүнең игътибарын контора күтәрмәсе янына җыелган кызлар җәлеп итте. Болар Балталы районы чибәрләре икән, эшкә дип килгән булганнар да, керергә кыймый бер-берсен төрткәләп торалар, имеш. Яшьләр Сәүбанга таныш булмаса да, директорның хәтере яхшы.
- Сез әллә элек эшләгән идегезме, никтер таныш тоеласыз? - дип сорады ул.
- Кыш көне урман кискән идек. Алтау кистек. Менә бу ике кыз гына яңа кеше.
Балталы сылуының нигә алай дию аңлашыла, янәсе, без инде эшләп караган кешеләр, сынатмабыз.
- Ни өчен яңадан килергә уйладыгыз, бу вакытта колхозда эш муеннан бит?
- Колхозда икмәк юк. Трудоденьгә эшләп йөрибез. Монда ипикәй бирәләр, ярма-фәлән.
- Спирт тә бирәсез, - дип өстәде бер чаясы.
- Соң, анысы сезгә нәрсәгә, әллә эчәсезме?
- Юк ла…- дип уңайсызланды теге кыз. – Без аны ирләргә бирәбез, икмәккә алыштырабыз.
Солтаньярга бу сүзләр нык тәэсир итте. Спиртны кыш көне урманда эшләүчеләр өшемәсен, аруга бирешмәсен өчен өләшәләр. Ә бу кызлар салкынга да, аруга да түзәргә әзер, тик азрак ашамлык кына булсын. Колхозлардан барлык игенне кырып-себереп дәүләткә алып бетерәләр шул. Директор тагын бер мәртәбә, дикъкать беләнрәк, кызларның йөзенә карады. Чүпрәктәй ак, ябык йөзләр. Ә бит авыл кызларының бит алмалары, сәламәтлек билгесе булып, алсуланып янып тора торган иде.
- Ярый, матуркайларым, алайса сез хәзер кадрлар бүлегенә кереп документларыгызны тапшырыгыз, аннары… Сәүбан, синең вакытың бармы?
- Кирәк эшкә бар, әти.
- Аннары менә бу кызларны ашханәгә алып бар, туйганчы ашатсыннар. Директор кушты, дип әйт. Шуннан соң дүртенче баракка озатып куй. Кичә бер бригада кайтып киткән иде, урын булырга тиеш. Аңладыңмы?
Сәүбан бу кызларга ничек тагылырга белми тора иде, директор үзе кушты. Вәт шәп булды.
- Аңладым, әти, эшләрмен! - диде ул шатлыгыннан кычкыра язып.
Солтаньяр белән Вера кайтырга чыктылар. Ерак барасы түгел, килеп тә җиттеләр, ә килеп җитүгә, тәрәзә ачып, Сәрвәр боларга кул изи иде.
- Вера килен, кер безгә, әйдә, кер. Солтаньяр, алып кер киленне.
Бибкәй белән Мөрид кода да килгән булганнар икән, шулай итеп болар өйдә бер компания булып киттеләр. Исәнләшү, хәл белешү китте, өйдә тәмле аш исе, самавыр борхып утыра, өстәлдә зур таба белән балык пирогы. Ә Верада һаман бала кайгысы, Бибкәйдән сабые турында сораша башлады, янәсе, ашыймы, бик еламыймы, үсәме? Үзе бәләкәчнең эченә баскалап карады: ашказаны каты түгелме, тәрәте ничек.
- Бер бәхетсез бала булды инде, - дип куйды Сәрвәр, табибның хәстәрлегенә карап. Тик, кем бәхетсез, Бибкәйме, әллә аның баласымы, аңлашылмады. Эш шунда ки, Бибкәйнең теге вакытта фашистлар тишкәләгән имиләре сөт бирми иде. Яшь ана моңа бик гасабилана, ләкин нишләсен, бер чара да юк. Шунлыктан бәләкәч Нурдәүләт кәҗә сөте имеп үсә. Хәзер өйрәнде инде, чирләп елап ятканы юк, Аллага шөкер. Бераздан Бибкәй караватта яткан баласын биләүли башлады. Сабыеның аякларын нык итеп тарттырып кысып бәйләвен күргәч, Солтаньяр гаҗәпләнеп сорап куйды:
- Нигә шулкадәр кысасың соң, авыртынып еламыймыни?
- Шулай тиеш, әти, югыйсә аягы кәкре калырга мөмкин.
- Кызык икән, - диде баш чайкап бәләкәчнең картәтисе. –Хайваннарның аягын беркем бәйләми, ә барыбер ничек кирәк шулай үсә.
Бибкәй әтисенә үпкәчел караш ташлап алды, янәсе, нәрсә әле син минем баламны хайван белән чагыштырасың. Ә Вера болай диде:
- әй Солтаньяр абый, игътибар итмәгән нәрсәң юк икән. Медицина шулай биләүләргә куша. Тик менә син әйткәч, мин дә уйлап куйдым: сыер аягы сарыкныкына, сарыкныкы этнекенә охшап үсми, ничек кирәк шулай формалаша. Димәк, үскәч кемнең нинди буласы туганда ук билгелемени.
- Тумас борын ук, - дип җаваплады Мөрид. – Барысы да Аллаһ кулында.
- Алла дигәннән, мин дә хорафатларга ышана башладым, шикелле. Соңгы вакытта әллә нинди гаҗәп хәлләргә юлыгам. Менә бүген Вера белән Сәүбан алдында тиктомалдан конторадагы теге зур Сталин ауды да куйды.
- Яхшыга түгел бу, атасы, - ди борчылды Сәрвәр.
- Менә мин дә шуны уйлап куйдым шул. Үлеп-нитеп куйса, ничек яшәрбез соң?
- Яхшырак яшәрбез, - диде кинәт Мөрид. – Аңа карап дөнья тукталмас.
Өй эче шымып калды.


40. Дилбәр, Сәрвәр һәм башкалар
Дилбәр урманда озак эшләмәде. Кыш уртасында ул икенче эш табып, мәктәпкә күчте. Дөресрәге, эш табып күчереп куйдылар. Урман кисүе җиңел түгел, анда төрле хәлләр була: аяк-кул туңа, пычкы-балтага киселү, агач астында калу дисеңме... Дилбәр дә бәлагә тарый язды.
Диләнке башында гадәттә учак ягып куялар. Шунда чәй кайный, шунда төшке ашны ашап алалар. Тирләп-пешеп агач кискән, ботак чапкан кешеләр сусап та куя – су сорыйлар. Шуңа да Дилбәр чәйнек тотып иптәшләренә су алырга дип барган иде. Ашыгып килгәнлектән уңга-сулга бик карап тормаган. Агач егучылар да эш белән мавыгып игътибар итмәгән, күрәсең. Аннары, агач ул гел син дигәнчә аумый, кайчак әйләнеп китеп әллә кая да барып төшә. Кыскасы, олы бер чыршы ава башлый, шунда гына аны кисүчеләр бер кызның тун чабуларын сөйрәтеп кар өстеннән килүен шәйләп калалар. Туп-туры агач астына кереп килә бит бу.
- Һай! Саклан!
Диләнке буйлап шомлы аваз яңгырап уза. Ләкин соң инде, ифрат дәү чыршы кызның нәкъ өстенә килеп төшә. Чыбык-чабык сынып оча, борхылдап кар тузаны күтәрелә. Котлары очкан урманчылар бар көчләренә кыз янына йөгерә: үлдеме, тереме? Килсәләр, яшь кенә кыз ботакларны аралап чыршы астыннан чыгып килә, имеш, үзе: “Уф, чак кына чәйнекне түкмәдем.”- дип сөйләнә. Шатлыктан аны кысып-кысып кочакларга, кул чабып сикеренергә тотыналар. Баксаң, Дилбәр, өстенә агач ишелеп килүен аңлагач, ялт итеп каранып ала да, качарга соң булуын аңлый, ләкин янында гына чокыр бар икән, шунда сикереп кенә өлгерә -аркасына чыршы ботаклары китереп суга. Ярый чыршы булган, диң, нарат яки каенның ботаклары юан була, сыптырып кына калмас иде, җиргә кадаклап куяр иде.
Бу хәлне ишеткән Солтаньяр баш технолог белән хезмәт хәвефсезлеге буенча инженерны чакыртып аларга яхшы гына нотык укыды. Кешеләрне имгәтү, гарип калдыру күпме дәвам итәргә тиеш соң?! Уйлап карасаң, бәла-каза күпчелек очракта хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмаудан килә бит. Бездә шулай да була: ике бригада янәшә эшли һәм берсе өстенә берсе агач аударып куя.
Ә менә Дилбәр исемле яшь кыз язмышы белән Сәрвәрнең кызыксына башлавына фоторәсем сәбәпче булды. Озак әйләндерде ул бу сүрәтне кулында. Улы Сәүбан Свердловск шәһәреннән шатлыклы хәбәр язган: янәсе, бальный танец конкурсында икенче урынны алганнар икән. Һәм шунда партнерша кызы белән төшкән рәсемен әнисенә җибәргән. Сиңа ошыймы, дигән. Ошыймы дигәч аңлашыла инде, менә шушы чәчбикә синең киленең булырга мөмкин дигән сүз.
- Ошый. Ник ошамасын инде, зифа буйлы, чибәр, болай килешле күренә. Тик, әстәгыфирулла дип әйт, ярым шәрә ич бу. Шулай ярыймы. Ә оят дигән нәрсә кайда? Үзенең шикләрен Сәрвәр ире белән дә уртаклашты.
- Марҗа булса ни булган, - диде анысы, - әллә инде марҗа күргәнең юкмы. Әнә бит, Вера, Полина урыс кызлары, ә алардан яхшы кеше юк.
- Шулаен шулай да, тик минем Галина Петровна, дип түгел, кодагый дип сөйләшәсем килә.
- Бер кодагыең бар инде, икенчесе кума булса да ярый.
- Минем җаным хафада, ә син һаман шаярасың.
- Борчылма, әнисе, хәзер бит заманасы шул, безнең леспромхозда гына күпме катнаш гаилә яши. Әнә, конторада идән юучыны кем дип беләсең, Хильданы?
- Кем соң?
- Эстонка. Ире Юрүзән башкорты. Милләтендәмени хикмәт, иң мөһиме, кешесе яхшы булсын.
Солтаньяр шулай дип әйткән булды да бит, ана күңеле бөтенләй үк тынычланып бетмәде. Картайган көнеңдә киленең белән рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшә алмасаң, нишләрсең. Туктале соң, Сәүбан җәй көне ниндидер кызны озатып йөри дигәннәр иде түгелме? Ай-хай-хай, бу гайбәтчеләрнең дә файдасы тияр икән, карале, исенә төште бит, дүртенче баракта яшәүче Балталы районы кызы дип сөйләгәннәр иде, шикелле. Исемен генә беләсе калды.
Татар хатыны шымчылык итәргә уйласа, ЦРУ бер якта торсын икән. Кызның исемен белде бит Сәрвәр апагыз, Дилбәр дип атыйлар аны. Бик матур исем. Тик бу бала яңарак кына агач астында кала язганмы, калганмы шунда. Булыр, булыр, Аллам сакласын. Үзе ниндиерәк икән соң, сынап бер карыйсы иде бит. Менә сиңа әкәмәт, Сәүбан әллә аны ярата, әллә юк, яратса, марҗа кызының ярым шәрә сүрәтен әнисенә җибәреп ятмас иде, ә менә ана кеше боларны санга сукмый улына кыз эзли түгелме? Һай, Аллакаем, инде шул хәлгә калдыңмы син, Сәрвәрбану. Ә нигә оялырга? Бу бит базарда сыер сайлау гына түгел, малайга гомерлек кәләш, ә миңа килен алу. Монда ачык авыз булырга ярамый, теләсә кемне өйгә китереп кертеп азак терсәкне тешнәргәме. Терсәкне тешни алсаң да эшне төзәтеп булмаячак. Кыскасы, ятып калганчы атып кал, диләр, ниндиерәк бала икән, белергә кирәк.
Сөйләве җиңел лә ул, тик ничек эшлисең моны, мин улыма кәләш эзлим, кем миңа килен булырга ярый, карарга килдем, дип баракларына барып кереп булмый бит инде. Тик, Сәрвәр җаен тапмый каламыни, ул бу эшкә Вераны җәлеп итте. Анысы бераз гына кыенсынып торса да, риза булды, хатын-кыз бит, яшьләрне бәхетле итәргә дигәндә мин табиб, миңа алай килешми дип көйсезләнеп тора алмый бит инде. Әйдә, минем оятка көч килсә килсен, тик файдасы булсын дип уйлады да, Вера һәм апасы белән килешеп куйды.
- Ярый, моны эшләргә була. Без болай да баракларда яшәүчеләрне трахома, педикулез буенча тикшерергә тора идек. Шуны сылтау итеп барып карармын.
- Трахоманың нәрсә икәнен беләм, ә тегесе нәрсә ул, педи... нәрсә дидең?
- Педикулез. Ул ни инде, Сәрвәр апа, бет, бетләү була.
- Авызыңнан җил алсын. Инде шул гына җитмәгән. Булачак киленем бетле булып чыкса, нишләрмен?
- Борчылма, Сәрвәр апа. Башта барып тикшерик, аннары әйтермен, булмаганга буылмыйк.
- Ярар, шулай гына итик инде, Вера җаным. Син яхшы кара, буе-сыны дигәндәй, дүрт саны камилме, итәгатьлеме.
- әй Сәрвәр апа, син хәтта мине оялттың. Базарда ат сайлаган чегән кебек кыланасың.
- Кыланырга мәҗбүрмен. Ат абзарда, килен – өйдә, барыбер түгел.
- Без, врачлар, кешене чишендереп тә карый алабыз, ә менә аның эчендә ни барын белеп булмый инде, апакаем, үпкәләштән блмасын.
- Ярый, ярый, кушканны үтә. Син бала түгел, яхшыны яманнан аера беләсең, тик яхшылап кара.
Ике хатын менә шулай сөйләшкән иде. Тиздән Вера үзенең бәяләмәсен ишеттерде.
- Сәрвәр апа, - диде ул. – Балталы кызлары бетле түгел икән, шул исәптән Дилбәр дә. Башка баракларда дезинфекция үткәрергә туры килә, ә болар чип-чиста, менә гаҗәп.
- Син нәрсә, Вера, минем йөрәгемне йолкасың. Мин синнән ут йотып кыз хакында хәбәр көтәм, ә син килеп бет турында сөйлисең, - диде Сабира табибны дустанә шелтәләп.
- Сабырлыгың юк икән, Сәрвәр апа.
- Юк инде, юк, әйдә сөйлә.
- Кыз менә дигән, дүрт саны камил, җитмәсә, башы да бар, башында авызы-борыны, күз-колаклары – барысы да кирәгенчә. Тагын нәрсә белергә куштың әле, әйе, итәгатьле, тәртипле балага ошаган. Тик гаиләләре ишле икән, әти-әнисенә ярдәм итмәкче булып монда килгән дә инде.
- Анысы яхшы икән, димәк, игелекле бала.
- Сәрвәр апа!
- әү.
- Ничә сандык бирнәң бар, дип сорамаганмын бит, зинһар, ачуланма инде.
- Һай чукынчык марҗа, мин кызу табага баскан мәче шикелле үрсәләнәм, ә син һаман шаярасың. Тапкансың вакыт.
- Соң, үзең кызык кыланасың бит.
- Нәрсәм кызык, япкычым артыма бәйләнмәгәндер бит.
- Сәүбан үзе ни уйлый икән, дим. Минемчә, ул үзе бу кыз турында берни дә уйламый. Монда синең белән мин генә кабык сугып чәүкә очырып йөрибез, шикелле. Каладан берәрсен җитәкләп кайтса, синең әнә шул мәче шикелле үрле-кырлы сикерүеңнән ни фәтүә.
- Барысы да Ходай кулында. Тик, берәр җае чыгар әле, безнекенчә булыр, иншаллаһ.
Сәрвәр чыннан да моның белән генә тукталып калмады, күрмәгән-белмәгән, үзе өчен җиде ят кыз турындагы хәстәрлеген дәвам итте. Хәзер инде кияве Иблиәмин белән кызы Бибкәйгә “бәйләнде”ул. Берсе укытучы, икенчесе завуч, нәрсә, шул балага эш табалмыйлармы? Директор белән сөйләшеп карасагыз телегездән калырмы? дип тынгы бирмәде. Бибкәйгә озак сөйләп торасы юк, аңлады ул әнисенең нинди яшертен уйлары барлыгын һәм үзе дә Дилбәр белән кызыксына калды. Шулай булмый ни, туганлашасы кеше иптәш, сердәш булырлык та булсын. Кыскасы, бераздан Дилбәр исемле яшь кыз мәктәптә пионервожатый булып эшли башлады. Бик ошап китте аңа бу эше, әллә үзе сабыйлыктан чыгып җитмәгәнгәме, балалар белән уртак тел таба белә иде, укытучылар да яратты үзен. Тик бер Фәрзәния Туктаровна гына кырын карый, ике туган сеңелесен урнаштырырга булган икән дә... Ләкин монда Дилбәрнең гаебе дә юк, шикелле, шунлыктан, укытучының үпкәсе мәңгегә бармас, акрынлап онытыр әле.
Тик, бу тормыш юлы дигәнең бик чокырлы икән, берсен сикереп чыксаң, икенчесенә төшәсең. Дилбәр дә көтмәгәндә кыен хәлдә калды, аны угрылыкта гәепләделәр. Фәрзәния Туктаровнаның кесәсеннән акчасын алганнар икән. Кем булсын, билгеле инде, әнә теге Дилбәр, аңа кадәр мондый хәл булганы юк иде бит. Ул гына! Директор Иблиәмин белән Бибкәйгә карады: “Этне симертсәң, иясен тешни. Сезнең сүзне тыңлап юкка алдым шуны,”- диде. Иблиәмингә гарьлек иде, шулай да Дилбәрнең шундый әшәкелеккә сәләтле булуына ышанырга теләмәде. Ул чагында чыннан да эшләр харап, халык алдында ни йөзең белән яшәмәк кирәк. Директорны хәзергә тавышланмый торырга, милиция чакыртмаска чак күндерде ул һәм башына килгән бердәнбер уен тикшереп карарга булды.
Кеше бушка килгән акча белән ни эшли? әлбәттә, үз-үзенә хөррият оештыра, ягъни аны бик юмарт кыланып сарыф итә башлый. Шунлыктан, кибетләргә кереп зур акча тотып йөрүче булмадымы, дип сорашсаң, бәлки, бу табышмакның сере дә чишелер. Юк, бер кибеттә дә алай әйбер яки азык-төлекне мулдан алучы булмаган. Шунда Иблиәминнең кәефе бөтенләй бозылды. Авылдан читтәрәк, колония бараклары арасында кечкенә кибет бар барын, ләкин анда юньле нәрсә дә сатмыйлар, шикелле. Шул бичаралар ала торган товар: махорка, шырпы, башка вак-төяк.
Ләкин Иблиәмин бу кибетне юкка гына санга сукмый маташкан икән. Биредә, әле 1934 елда ук, Апанас абзый үзе Кураиштагы беренче кибеткә сатучы итеп куйган чуаш агае Янчура һаман да исән-имин эшләп йөри иде. Аксакалларны акыл сандыгы дип бер дә юкка әйтмәгәннәр. Бот буе гына бер малай күп итеп кыйммәтле кәнфит, башка тәм-том сорый башлагач, шундук шикләнде ул. Ә инде бу бала утызлыклар чыгарып сузгач, шикләнүе көчәйде генә. Шуңа да Янчура аның акчаларын пөхтәләп кенә аерым урынга салып куйды. Аптыраудан гына килеп кергән Иблиәмингә ул барын да сөйләп бирде.
Малайның әтисе, әлбәттә, улы урлаган сумманы берсүзсез түләде, үз башына тагын бер бәла аласы килми иде аның. Шулай итеп, Фәрзәния Туктаровнага югалган акчасы кире кайтарып бирелде, ә Дилбәр нахак бәладән котылды. Вәләкин моның белән генә эш бетмәде+ Иблиәмин белән Бибкәй моңа кадәр Дилбәрне якласалар, хәзер инде Зөлкәрам исемле малай өчен көрәштеләр. Директордан да бигрәк укытучы Фәрзәния җинаятьчене җавапка тарттыру нияте белән яна иде. Акылсызны акылга күндерүе җиңелдән булмады.
Дилбәр үзен яклаулары өчен Иблиәмин белән Бибкәйгә рәхмәтле булса да, ни өчен үзен чакыртып торып мәктәпкә алуларын, биредә кем кулы уйнаганын белми иде, әлбәттә. Ә Сәрвәр исә кыз белән кызыксынудан тукталмады. Бәладән котылуын белгәч, Дилбәр өчен җиңел сулап куйды ул. Кулымнан килгәнне эшләдем, дип үзен-үзе юатты. Тик бу тынычлык озакка сузылмады, күңелендә ниндидер җиңелчә генә канәгатьсезлек сизелә башлады. Нигә болай, нәрсә җитми тагын? Һәм бермәлне кинәт кенә башына уй килде: мин гамәлдә бернәрсә дә эшләмәдем бит! Кызны урманнан чыгартып эшкә урнаштырды, нахак яладан котылуын теләп догалар укыды, кияве белән кызын “өтеп” торды, ә менә бу бичара баланы Сәүбан белән якынайту өчен берни дә эшләмәде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 19
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.