Latin

Солтаньяр - 14

Total number of words is 4150
Total number of unique words is 2172
37.4 of words are in the 2000 most common words
50.8 of words are in the 5000 most common words
58.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Ах, син шулаймы?! - диде ирештерүгә түзмәгән Мөганиф. Теләсәм, “ә” дигәнче менеп җитәм. Кара аны, артта калып адашма, адашсаң эзләп йөрмәм, бел аны.
- Ризамын. Атла әйдә. Мин артта калмам ла ул, үзең арып күтәрттермәсәң.
Кызның әрем теле егетнең тәмам мин-минлегенә тиде, һәм ул әйтер сүзен дә әйтми кинәт борылып алга атлады. Тауга күтәрелүнең бер гыйлләсе бар. Аяклары таза, көч-куәте ташып торган кеше ашыгып югарыга үрмәли, аңа эре-эре адымнар белән үргә атлавы берни түгел, йөгереп менгән хәлдә дә аз гына да арымас иде кебек тоела. Ләкин көтмәгәндә аның йөрәге кага, сулышы “тартмый” башлый. Тәндә көч элеккечә кебек, тик йөрәк әллә ничек сәер кылана, гүя ул кан кудырмый, ә леп-леп килеп холостойга эшли. Үзе күкрәкне җимерердәй тибә, үзенең хәле юк. Моны биек тауга менеп караган кешеләр яхшы белә, шуңа да юлда ашыкмыйлар. Ә менә болар ашыкты. Яртылыкка да җитмәделәр Полина йөрәгенең чамасыз еш һәм хәлсез тибүен аңлап алды. Туктап бер мизгел сулыш алырга кирәк. Ләкин ул Мөганиф алдында сер бирергә теләми иде. Һәм ул башын янә хәйләгә салды, егетне сүзгә адаландырып туктатып торырга булды.
- Мөганиф, синең әниең мине яратыр микән?
Егет көтелмәгән сораудан туктап артына борылды. Төн уртасында, бәхәсләшеп тауга менеп барганда шулмы инде иң кирәкле сүз.
- Яратыр, - диде ул кызга. – Мин яратам бит.
- Шулаен шулай. Тик барыбер куркыта. Мөганиф, синең әниең русча бер авыз сүз белми, диләр, шул дөресме?
Егет кычкырып көлә башлады. Инде кыз гаҗәпкә калды.
- Нигә көләсең?
- Дөрес. Ул русча бөтенләй белми, теле әйләнми. Полина дип тә әйтә алмас инде ул, полено дияр.
- Әй син, кеше үртәүче, тозсыз сүз сөйләмә, яме. Полина диялмәсә, полено дип әйтәлми дә әйтәлми инде ул. Пәлинә дияр.
- Шулай дисә, риза булырсыңмы соң?
- Булырмын. Чүлмәк дип атасаң ата, мичкә генә тыга күрмә, диләр. Эш исемдәмени, адәмчә мөнәсәбәт булсын.
- Булыр. Вәгъдә бирәм.
- Әниең өчен вәгъдә бирмә.
- Син минем әнине белмисең. Алтын кеше ул. Менә күрерсең, мин сиңа акаеп карасам, ул мине әрләячәк әле.
- Ә син миңа акаеп карарсыңмы? Абау.
- Соң, тормыш булгач табак-савыт шалтырамый тормый инде ул.
- Ә без шалтыратмасак?
- Юганда шалтырый инде ул, барыбер.
- Юганда... - Кыз тукталып калды. Аннары, бер фикергә килеп янә талпынды. – ә-ә, аңладым. Милые бранятся – только тещатся, - дип әйтергә телисең син.
- Беләсеңме, күп сүз – чүп сүз, ди минем әни. Әнә шундый күп сөйләшкән кешеләр бәхәсләшеп китә дә инде ул. Әйдә, атладык.
Ай берничә минутка гына болытлар арасыннан килеп чыга да гашыйкларга юл яктырта. Тик бик тиз янә гаип була. Тирә-якта тынлык. Кайдадыр ябалак ухылдап куя, яисә башка бер кош тавыш биреп ала да янә бар җир тынып кала. Караңгы булса да атлавы кыен түгел. Мөганиф әйтеп куркыткан чыбыклар да сирәк, иркенләп утырып үскән наратлык бит бу. Текә булмаса агачлар арасыннан пар атларда җилдереп йөрерлек. Һәм менә егет белән кыз тауның нәкъ түбәсенә менеп җитте. Баш очында ике биек наратның ябалдашлары чайкала. Алар үзләре дә караңгыда болыт кебек. Ә болытлар сирәгәя башлады, ахры, ай-йолдызлар баш очында озаграк күренеп тора иде. Аларга карап Мөганиф әллә чынлап, әллә уйнап көрсенеп куйды.
- Кызганыч.
- Нәрсә кызганыч? - дип шундук телгә килде Полина.
- Тау башына менгәч бер-ике йолдыз үрелеп алып түшеңә кадармын дигән идем, монда да алар биек икән. Кара, хәтта наратлардан да югарырак.
- Борчылма юкка, мин болай да бәхетле. Искиткеч бәхетле. Син минеке, мин синеке, шулай бит? Безнең мәхәббәт дип аталган үз йолдызыбыз бар. Аны бернинди болыт та каплый алмас, ул мәңге сүнмәс, шулай бит?!
- Шулай, Полинам!
- Полинам, дисеңме. Ай, яратам! Сине яратам, менә шушы наратларны, түбәндә йоклап яткан авылны, менә шушы тауны, Кураиш елгасын яратам, төнге тынлыкны, караңгылыкны, яктылыкны – барысын да, барысын ла яратам! Ой, үләм!
- Чү, нилектән үләсең?
- Рәхәтлектән.
- Минем никтер яшисе килә бит әле малай, менә гаҗәп. Рәхәтлектән рәхәтләнеп рәхәт итеп рәхәтләнәсем килә.
- Попугай!
- Ә син былбыл.
- Мөганиф, үп мине!
Сихри мохит тын калды. Бераздан тагы да тавыш ишетелде. Юк, тавыш түгел, пышылдау, яфраклар шыбырдавы, камыш кыштырдавы кебек шыбырт кына сүзләр ишетелде. Әллә ишетелмәдеме? Мәхәббәт ләззәтендә янган унсигез яшьлек кызның сүз әйтергә дә тәкате калмаган иде бит, ул сүзләр каян чыкты соң.
- Мөганифем, минем синеке буласым килә. Бүген үк. Хәзер үк!
Җавап ишетелмәде. Янә шул ук тавыш шыбырдады.
- Тукта, аз гына көт, телисеңме мин сиңа фокус күрсәтәм. Артыңны борыл.
Бераздан кыска гына бердәнбер сүз яңгырады.
- Булды.
Мөганиф борылды һәм тораташтай катып калды. Юан нарат кәүсәсе каршында шәп-шәрә кыз басып тора. Ай нурында ул чын түгел кебек: әллә сүрәт, әллә төш, әллә инде ак мәрмәрдән иҗат ителгән алиһә сыны. Искиткеч гүзәл сын. Ай, Мөганиф, шулкадәр дә матурлык синең яраткан кызын Полинамы, әллә инде бу бер төшләнү генәме. Синең шул матурлыкны, гүзәл сәнгать әсәрен үземнеке дип атарга, аңа кул сузарга хакың бармы?
Ләкин бу сорау кемгә? Мөганифнең акылы бу мизгелдә уйларлык хәлдәмени, Мөганиф үзе мондамыни, егет түгел, аның кыяфәтенә кергән мәхәббәт үзе басып тора бит! ә мәхәббәт уйламый, ул туфан булып шаша, вулкан булып таша, ул иртәнге шәфакъ, саба җиле, сандугач җыры, ай нуры шикелле дөньяны бизи, сихри итә, илһамландыра, алай гына да түгел, тылсым тулы әкият иленә алып китә.
- По-ли-на! - дип әйтүдән бигрәк сулыш алды шикелле Мөганиф. Аның акрын гына ике кулы күтәрелде, алга сузылды. Шул ук хәрәкәтне ак сын да кабатлады. Шулай берничә мизгел торганнан соң, янә бер адым атладылар, янә бер адым һәм ике гәүдә бергә кушылды. Ә күктә түм-түгәрәк ай йөзә иде...

29. Ут эчендәге көннәр
Күптән инде Солтаньярның Илморза тавына менгәне юк иде. Вакыт җиткезеп булмый. Кая ул табигать хозурлыгына сокланып, уйланып утыру, тегесе кирәк, монысы эшләнмәгән дип чабасың да чабасың. Илгә афәт килгәндә бар тырышлык бер генә максатка юнәлтелгән. Ә менә бүген ул яраткан урнына килде.
Илморза. Ни өчен бу тауга шундый исем биргәннәр? Бәлки, башкаларыннан биегрәк булгангадыр. Илнең морзасы булганга. Менә Мирхәйдәров үзе дә бәләкәй генә илгә, ягъни леспромхоз коллективына “морза” булып торган кеше. Гадел һәм дөрес эшләдеме ул, кешеләргә, Ватанга файдасы тидеме? Кем белә... Үзенчә тырышкан булды, авырлыкларны читләп үтәргә, башкалар җилкәсенә салырга тырышмады. Ә баһаны халык бирер. Барысы да чагыштырганда беленә бит. Миңа кадәр һәм миннән соң эшләгән җитәкчеләр белән чагыштырыр да, әйе, Солтаньяр шулай иде, Солтаньяр болай иде, дияр.
Сапожников сүзендә торды, отпускасы бетеп Бибкәй армиягә китеп өлгермәде, Солтаньяр повестка алды. Моны военкомның үчләшүе дип кабул итеп, күңеленә шик-шөбһә салып гөнаһланмады ул. Нинди үч булсын, миллионлаган халык немецка каршы сугыша, алар кемгә үпкәләргә тиеш? Хәтта йөрәккә җиңелрәк тә булган кебек, чөнки икеле-микеле яшәү алҗыткан иде. Югыйсә, барлык ирләр фронтта булганда таза-сау килеш монда җәмгыясе хатын-кыз һәм бала-чага арасында йөрүе ансатмы? Горурлыкны кесәгә салып куеп булмый бит.
Солтаньяр яргаланган нарат кәүсәсен сыйпый. Сау бул, нарат, сау бул, Илморза, дип хушлашты ул күңеленнән.
Сәрвәргә ничек авыр булганын бер Ходай белә. Ятса-торса гел балаларын уйлый. Әйтүе генә ансат, ике кызы, кияве фронтта, хәзер әнә әтиләрен дә алдылар, исән-сау гына әйләнеп кайтсалар иде, Ходаем. Гөлкәйдән сирәк-саяк булса да хат килеп тора, әнкәй, минем өчен борчылма, госпиталебез фронтка якын түгел, дигән, ә менә кияве ут эчендә инде аның, батальон командиры итеп куйганнар икән. Бибкәйнең дә хәбәре бар, телефонисткамын хәзер, штабта гына утырам, дигән. (Кызының сәламәтлеге буенча разведкага яраксыз дип табылуын, шуңа яңа эшкә билгеләнүен ана кеше белми иде шул). Солтаньяр үзе Уфа янындагы Алкино дигән җирдән язган, әле солдат уены уйныйбыз, бездән пулеметчылар әзерлиләр, миңа калса, гражданнар сугышы вакытында ул нәрсәне тоткан булгач, өйрәнүе кыен түгел. Күзем үткен, кулымның да көче бар. Илебезгә басып кергән дошманнарның арт сабагын укытабыз әле без, дип масаебрак язган булган. Аллаһы боерса, дип әйтергә оныткан. Аның өчен дә Сәрвәр хафалана, белгән догаларын укымаган көне юк.
Ә авылда яңалык. Леспромхоз директоры итеп Сергеевны куйганнар икән. Гәрәй Ихсанов, Солтаньяр Мирхәйдәров кебек акыллы җитәкчеләрдән соң шулкадәрле дә булдыксыз, буш куыкны район икътисадының арка терәге булып торган олы коллективка башлык итеп куюлары акылга сыймаслык хәл иде. Соң, райком секретаре ни караган? Бу уй бер Сәрвәрне гына борчымый иде. Җитәкченең эш рәте белмәве иң тәүдә урман участоклары мастерларына, инженер-техник работникларга барып тиде. Бер-берсен аңлап, көйле генә эшләгән коллективта нидер үзгәрде, эчкерсезлек, ихласлык, ышану һәм ярдәмләшү кебек иминлек билгеләре акрынлап артка чигенде, аларны шикләнү, көнчеллек, коллектив тормышыннан читләшү, директордан курку халәте күмә барды.
Леспромхозга яңа начальник килүен белгәч, Мөганиф шикләнә калды. Менә сиңа мә. Соң, Солтаньяр абыйсы белән килешкәннәр иде бит, кыш көне өйлек агач әзерләрсең дигән иде, ә үзе китеп барды. Хәзер инде юрарга каламы: яңа начальник бирәме, юкмы ул агачны. Шикләреннән котылу өчен Мөганиф конторага юнәлде. Харап икән, директорның кабинеты танымаслык булып үзгәргән: кызыл постау ябылган өр-яңа өстәл, бронзадан коелган авыр Ленин бюсты, ә йомшак кәнәфи артында, стенада зур итеп эшләнгән Сталин портреты. Ул төрепкәсен тоткан килеш мыек астыннан мәкерле елмайган кебек, гүя: “Нәрсә, сине атарга кушыйммы, әллә маладис дип мактап данга күмимме,”- дип текәлеп карый. Почмактагы гаять олы сейф та Мөганиф күзеннән читтә калмады. Монысы Сергеевка уңышлы эшләү өчен бигрәк тә кирәк нәрсә. Анда бер-ике шешә запас аракы гына түгел, ә работникларның характеристикалары, “килешмәгән” кыланышлары турында язылган һәм көн саен арта барган кәгазьләр дә саклана иде. Андый нәрсәнең кирәге чыгуы бар. Хәзергечә әйтсәк, компромат – зур көч ул. Кешене үзеңә кирәк якка бик тиз бөгәргә мөмкин, бөгелми карышса кандаланы сыткан кебек изеп кенә куярга да була. Ләкин болары Мөганифкә бимәгълүм иде. Ул директорның чекерәеп караган күзләре каршында каушабрак калып, йомышын сөйләде.
- Нәрсә, бу нинди тозсыз сүз?! - диде тегесе тыңлап бетәр-бетмәстән. – Син ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Сугыш бара! Авыллар, шәһәрләр җимерелә, ә син йорт салмакчы булып йөрисең. – Сергеев үзенең тозсыз сүз әйтүен сизеп тотлыгып калды, ләкин шундук нотыгын яңадан дәвам итте. – Дошманны җиңү өчен ни эшләргә дип уйлыйсы урынга, син үзеңне кайгыртасың. Каян килгән бу эгоист, кара син аны, ә! Син комсомолмы?
- Әйе, - диде егет.
- Менә шул шул. Синең кебек, партия сәясәтенә сыймаган уйлар уйлап йөрүче бәндәне, комсомолдан куып чыгарырга кирәк. Моңа кадәр кая караганнар соң?
Сергеев түшәм күтәрердәй булып кычкырынса да, эчтән һич борчылмады, хәтта шатланып ук куйды: ФЗОга укырга җибәрергә ике кешегә разнарядка килгән иде, менә бит, бер юньсезе үзе килеп капты, дип уйлады ул. ә җикеренү, акыруы болай гына, ни әйтсәң дә, халык начальниктан куркырга һәм буйсынырга тиеш. Халык – сарык ул, чыбыркы ярата. Камчы шартлатмасаң таралырга тора. Әнә бит, Мирхәйдәров монда демократия уены уйнап аздырып бетергән, сугыш вакыты димиләр, һаман да үз җайларын җайламакчы булып йөриләр.
Директор кәгазь бите алып нидер яза башлады. Мөганифнең исем-фамилиясен сорап теркәп куйды. Бер бәйләм ачкычларын шылтыратып сейфын ачты һәм аннан мөһер алып тынын өрә-өрә “шап” итеп шул кәгазьгә басты. Булды бу дигәндәй горурланып шуңа карап торды һәм, ниһаять, Мөганифкә сузды.
- Мә, ал. Берсекөнгә ФЗОга, Куйбышевка китәсең.
- Кая? - дип сузды егет.
- ФЗОга укырга, димен. Куйбышев шәһәренә. Ишетмисеңме әллә?
Менә шулай вакыйга Мөганиф көтмәгәнчәрәк чишелеп куйды. Ул башта гарьләнде, эше барып чыкмаганга көенде, ә азак, дөньясына үч итеп дигәндәй, куана ук башлады, шикелле. ФЗОга түгел, фронтка китәчәк ул, ичмаса бер теләген үти торыр. Сугышта йөреп берәр орден алып кайтса, аннары инде рәхәтләнеп өйләнергә дә була – яше җитәчәк. Өй салырга да тотынырга мөмкин. Һәм ике көннән Мөганиф тагы да өч яшьтәше белән юлга чыкты. Леспромхоз ФЗОга ике генә кеше җибәрергә тиеш иде, ләкин һәрвакыт инициатива күрсәтергә, заданиеләрне арттырып үтәп алдынгы булырга өйрәнгән Сергеев ике белән тукталамы, дүрт егет озатты. Ә леспромхозда эшче җитми, кем план тутырырга тиеш дисезме? Ерунда, берәр җае чыгар әле.
Мөганиф Куйбышевка килеп җитү белән ФЗОга барудан баш тартты. Мин фронтка барам, дип иптәшләреннән аерылды да хәрби комиссариат эзләп китте. Анда ул үзе турында барысын да дөрес сөйләде, хәтта абыеннан алда орден алырга сүз бирүен дә әйтергә онытмады, тик үзенә бер яшь өстәп куйды. Буй-сынга таза егет өчен бу “өстәмә” ышанмаслык ялган түгел иде, Мөганифне берсүзсез хәрби хезмәткә алдылар һәм тиздән ул артиллерия училищесында иде. Өч айдан соң, ягъни кырык икенче елның азагында яшь артиллеристларны фронтка озаттылар һәм алар турыга ут эченә барып керде – Сталинград янында камауда калган Паулюс армиясен коткарырга ашкынган фашист танкларына каршы канкойгыч көрәш алып бардылар. Үлем исенә исергән ерткыч аеруча үҗәт була, шуңа да сугышлар бик киеренке барды. Шулкадәр зур армияне коткара алмый бөтенләй югалта калса, андый көчне яңадан тиз генә җыеп булмасын, бу инде җиңелә башлау икәнен Германия командованиесендә дә аңлаучылар күп булгандыр, шунлыктан фельдмаршал дивизияләрен коткару өчен немецлар бик күп көч ташлый. Ләкин безнең гаскәрләр дә нык тора. Чөнки дошманның гаять зур көчен шушы боҗрадан ычкындырмау, шушында тар-мар итеп бетерү җиңү көнен якынайтучы ифрат мөһим шарт икәнен һәр солдат яхшы аңлый. Мәскәү янында беренче тапкыр дошманны кыйрату шатлыгын татып караган Кызыл Армиянең яңа зур җиңүгә бик тә тансыклаган чагы, һәм шушы җиңүнең бик якын һәм мөмкин булуын һәркем җаны-тәне белән сизә кебек. Сугышчылар чигенү ачысын җиңү шатлыгына алыштырырга, дошманнан, ниһаять, рәхимсез үч алырга тели. Фашист илбасарлары һөҗүмен туктатып, мәлгүннәрне дөмектереп алга барырга, туган илне азат итәргә дип дәртләнә. Шундый сугышларның берсендә Мөганиф командалык иткән йөз егерме миллиметрлы туп расчеты дошманның өч танкысын җимерә. Һәм егет Сугышчан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Тагын да бераздан аның күкрәгендә “Батырлык өчен” медале балкый башлый.
Солтаньярның фронтка килеп җитүе дә нәкъ шул вакытларда булды, ахры. Ләкин аны кавалерия частенә хезмәт итәргә тәгаенләделәр. Аңа үз орденын озак көтәргә туры килде, ә менә сугышчан дусларын күп югалтты. Кышкы сугышларның берсендә эскадрон тулысынча диярлек кырылып бетте, шул чагында Солтаньяр үзе ничек исән калгандыр, моны Ходай гына белә. Кырык өчнең җәендә ул янә хәйран калырлык хәлгә тарыды. Дошман кавполк позицияләрен утка тотканда эре калибрлы мина Солтаньярның окопы янында гына төшеп ярылды. Пулемет расчетының икенче номеры дусты Копелев шундук җан бирде, ә Мирхәйдәров үзе контузия алды. Шунысы гаҗәп, колагы саңгыраулануын исәпкә алмаганда, аңа берни дә булмады. Мина җиргә тирән кереп шартлаганлыктан, барлык ярчыклар югарыга очкан. Кичен Копылевны хөрмәтләп җирләделәр, ә Мирхәйдәров санбатта бер-ике көн булды да кире кайтты, чөнки чукраклыгың вакытлыча, колагың ачылыр, диделәр. Ләкин әнә шул ишетмәве “аркасында” сержант батырлык күрсәтте дә инде.
Окоплар ике урман арасындагы алан буйлап сузылган. Бу сызык туры түгел, Солтаньяр урнашкан ут ноктасы аның бөгелгән төшенә туры килеп, ихласлап караганда иң алдагысы булып чыккан икән. Менә берзаман немецлар психик атака башлый. Ләх исерек солдатлар өере-өере белән чыгып безнекеләр ягына атлый. Иелү юк, саклану юк, исереккә хәтта үлем дә куркыныч түгел микәнни, туры басып киләләр. Үзләре акырына һәм туктаусыз автоматлардан аталар. Эскадрон командиры Казаков килеп туган хәлне чамалап карый да, дошман һөҗүмен туктатырга көч җитми дип уйлый һәм чигенергә команда бирә. Аның исәбенчә, немецларга урманда каршылык күрсәтергә кирәк, ни дисәң дә, агачлар артына яшеренеп атышуы башка хәл, монда дошманны тоткарлау гына түгел, ә шактый зур югалтуларга дучар итәргә мөмкин.
Чигенергә команда бирелә бирелүен, тик моны Солтаньяр ишетми кала. Саңгырау бит. Янында тугры дусты Копылев та юк. Шулай итеп пулеметчы әллә күпме фрицка каршы берүзе ятып калган, имеш. Дошманны күзәтү белән мавыгып як-ягына борылып карамаган Мирхәйдәров пулеметыннан ут ача. Немецлар ава тора, атлый тора, ава тора, атлый тора. Тик шулай да пулеметчы сыенган окопка кадәр килеп җитә алмыйлар, күбесе кырылып бетә, калганнары чигенергә мәҗбүр була. Тик Солтаньяр тукталмый, пулеметын борып уң яктагы немецларны да кыра, сул яктагыларына да өлгерә. Шулай беренче һөҗүм кире кагыла. Аз гына тынлыктан соң урман авызында яңа төркемнәр күренә. Янә дә шундый ук психик атака башлана: немецлар акырына, ниндидер марш җырлый, шатыр-шотыр аталар, ләкин Мирхәйдәров боларны ишетми, ахры шуңа микән, куркып каушап төшми.
Сержантны бер генә уй борчый: пулеметны артык кыздырмаска иде. Һәм ул үзенчә тактик план кора. Немецлар урманнан төркем-төркем чыга, монысы яхшы, әгәр тезелешеп, чылбыр булып килсәләр аларны туктатуы, бәлки, мөмкин дә булмас иде. Ә болай, тыгыз төркем булып килгәч, дөмектерүе ансатрак. Аннары, башта Солтаньяр турыга үз өстенә килгән фрицларны кырып сала, аннары алгарак үтеп өлгергән ян-яктагыларга ата башлый. “Фланговый огонь” дип юкка гына әйтмәгәннәр, кырыйдан атуы ифрат нәтиҗәле икән, һәр пуляның бер фрицка тию мөмкинлеге күп тапкырга арта.
Ә урманда аптыраш. Немецлар һаман да күренми, аның каравы, әле генә калдырып китәргә мәҗбүр булган аланда пулемет тавышы тынмый. Ялгыз пулемет озын очередлар белән ата да ата.
- Кем ата соң анда, берәрегез торып калдымы әллә? - дип гаҗәпләнеп сорый Казаков.
- Барыбыз да мондабыз, шикелле, - диләр солдатлар.
- Кулаков, Кадерголов, Мишутин, сез мондамы? - дип пулеметчыларны барларга тотына командир.
- Мондабыз, барыбыз да биредә.
- Мирхәйдәров кайда?
Җавап ишетелми. Шунда үзенең гафу ителмәслек ялгышлыгын аңлаган Казаков ачы кычкырып команда бирә:
- Алга, хәзер үк алга! Йөгерегез!
Ләкин болар урманнан чыкканда Мирхәйдәров фашистларның инде өченче атакасын кире каккан була. Бу көнне алар башкача һөҗүм итеп маташмыйлар.
Командир Солтаньяр янына килә. Ләкин анысы “ишетмим” дигәнне аңлатып колакларына ишарәли. Окоп төбендә аяк астында буш әрҗәләр ауный. Шушы алыш вакытында ул алты пулемет тасмасын бушатып өлгергән икән. Казаков кызыксынып аланны күзәтә, адымлап үлчәп карый – иң якын немец мәете Солтаньяр окопыннан нибары унҗиде метрда ята. Чыннан да, сержантның бәхете бар икән, әгәр бу фриц граната ыргытып өлгергән булса?..
Икенче көнне командир Солтаньяр Мирхәйдәровны үз янына чакыртып алды һәм чак көчкә ишетә башлаган солдатның колагына кычкырып диярлек, мондый әңгәмә башлады.
- Сезгә ничә яшь? - диде ул, геройның яшь кеше түгеллегенә игътибар итеп.
- Кырык ике.
- Кайчаннан бирле фронтта?
- Ярты ел. Бераз гражданнар сугышында катнашырга туры килде.
- Анда да пулеметчы идегезме?
- Туры килде инде. Колчакны кудык.
- Фронтка алынганчы леспромхоз директоры булгансыз икән. Андый җитәкчеләрне гадәттә интендант хезмәтенә алалар яки берәр частьтә штаб начальнигы итеп тәгаенлиләр, звание бирәләр. Ә сез нибары сержант, ни өчен алай?
- Леспромхоз директоры дип зурлап әйтергә мөмкин микән. Эшләп яткан начальникны сугышка алгач, кулайрак кеше тапмаганга куйганнардыр инде. Аннары, минем белемем дә чамалы, нибары техникум.
- Мин дә техникум тәмамлаган идем, күрәсез, өлкән лейтенант званиесендәмен.
- ...
- Менә нәрсә, иптәш сержант, мин сезне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итәм. Югарыррак дәрәҗәдәге орден юллап карарга да мөмкин булыр иде, тик сез коммунист түгел икән. Монысына ни сәбәп?
- Язмышдыр инде. Берничә мәртәбә күченергә туры килде. Яңарак, леспромхозда эшләгәндә, партиягә керергә әзерләнеп беткән идем, армиягә чакырылып пулеметчылар курсына барып эләктем.
- Анысы шулайдыр, тик ярты ел фронтта булгач, күптән гариза язарга кирәк иде инде. Үзегез риза булсагыз, менә сезгә кәгазь, утырып яза башлагыз. Орден белән бергә партия билеты алырга насыйп булсын.
Хәтәр көннәр дәвам итте. Үлем куркынычы ничә тапкыр Солтаньярның баш очында асылып торды икән, ләкин, ни гаҗәп, ул бер генә мәртәбә дә яраланмады, дошман пулялары, снаряд кыйпылчыклары колак буеннан сызгырып үтсә үтте, әмма пулеметчыга берсе бер зыян салмады. Колак дигәннән, анысы да төзәлде дияргә мөмкин, дөрес, уң ягы чак кына начаррак ишетә, ләкин аның өчен генә зарланып торып булмый инде. Монда башның исән булуы мөһим.
Бер көнне Солтаньяр өч хат алды – шатлыгының чиге булмады. Тәүдә ул үзенең иң якын кешесе, бәгырьләрне өздереп сагындырган Сәрвәренең хатын ачты. Язу шактый озын булып чыкты, сержант аны ашыкмый гына, “тәмләп” кенә укып чын кинәнү алды. Хатыны Кураиш хәлләрен түкми-чәчми тезгән. Сергеевны халыкның яратмавын бәян итеп, башбаштак җитәкченең леспромхозга зур зыян китерү ихтималлыгы өчен борчылган. Кемнең ире үлгән, кемнеке хәбәрсез югалган – авыл хатыны боларны язарга оныта димени инде. Ләкин, шатлыклы хәбәр дә бар: Мөганиф чыннан да орден алган икән. Полинага хат язган, бер ниятемне үтәдем, тагын икесе калды, син мине көт, дигән. Тормыш бигрәк мәзәк шул, көтми кая барсын инде Полинасы, Мөганифтән көмәнле булып йөри икән бит. Әстагыфирулла, гыйбрәт, дип бот чабаргамы, әллә шулкадәр яратышып йөрүләренә карап: “Ходаем, үзләрен берүк саклый күр!” – дияргәме, үзем дә аптыраган, дигән Сәрвәр.
Тагын бер хәбәр. Сиңа бу хакта языйм микән, юк микән, дип йөри торгач, язарга булдым. Сүзем кибәк булса, онытырбыз да куярбыз, кирәк булса, аң булып торуыбыз яхшырак. Бибкәебез теге Мөрид малае Иблиәмингә хат язып торган икән. Мөридне беләсеңдер шәт, биш елга сөргенгә килгән мулла инде ул. Элек мулла булган димәкчемен. Нуриҗан белән Верага никях укыган кеше. Анда син дә “кысылып” йөргәнсең дип ишеткән идем, димәк, Мөрид абзыйны белергә тиешсең. Срогын тутыргач, үзе тагы Кураишта яшәргә калды. Менә шуның улы Иблиәмин атлы икән. Яшьләр үзен әмин дип кенә йөртәләр, ди. Әнә шул егет безнең кызыбызга гыйшкы тота, имеш. Болай инсафлы балага охшаган. Динле гаилә баласы шул. Син менә шушы мәсьәләгә ничек карарсың икән, их, кара-каршы утырып кына сөйләшеп алып булмый бит. Әлеге вакытта әмин фронтта, унҗидесе тулу белән алып киттеләр. Егет бик гарьләнә иде, диләр, Бибкәй сугышта йөри, ә мине һаман алмыйлар, дип көенә иде, ди. Бибкәйдән чак кына яшьрәк икән шул. Ярый, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Хәзер аның өчен дә миңа көеп-янып торырга туры килер инде, Ходаем.
Карале, картым, дип дәвам иткән Сабира, мин якынрак танышларга адресыңны биргән идем, бәлки, алар сиңа хат язар. Җавап сырларга ялкаусынма, син ул яшьләрне ничә ел аталары урнына җитәкләп йөрттең, инде иң авыр вакытта акыллы киңәшеңне, җылы сүзеңне кызганма. Ә безнең өчен кайгырма, беркөе яшәп ятабыз. Тик соңгы вакытта Сәүбан гына кайчак мөгез чыгарып куя. Яңарак икеле алып кайткан. Гитлерны зур хәрефләр белән язасыз, ә Аллаһ исемен бәләкәй хәрефтән язарга кушасыз, дигән. Әдәпсезлек әдәбияты бу, дип өстәгән. Бигрәк туры сүзле шул, Мирхәйдәровлар нәселе икәне күренеп тора, беләге сынганны җиң эченә яшереп йөри торган кеше түгел бит сез. Уйлап карасаң, ул да дөрес әйткән, әллә шул илебез Ходайдан ваз кичкәнгә шундый хәтәр бәлаләр җибәрәме ул безнең башка...
Хатны укыгач, Мирхәйдәров шактый уйланып торды. Сабира, Гөлкәй, Бибкәй, Сәүбан – барысы да сагындыра. Их, очып кына барып шул Кураишны күрәсе иде. Авыл, леспромхоз ни хәлдә, халык ничек яши икән, боларны бит хаттан укып кына белеп бетереп булмый.
Кызык инде бу тормыш, уйлап карасаң, искитәрлек. Солтаньярны башта атарга хөкем иттеләр, аннары начальник итеп куйдылар. Орден алып, партиягә кереп кенә өлгерде, хәзер менә мулла кодасы булып куюы ихтимал. Кеше язмышы ник болай бер ярдан икенчесенә бәргәләнә соң? Ни әйтсәң дә, тормыш ташкын кебек шул, гел генә яр дип аталган чикләргә сыешып агарга теләми. Үзе ташкын, үзе ашкын ул. Әнә шул ашкынган ташкында адәм баласын йомычкадай ага-кага алга очырта.
Йә, туктат фәлсәфәңне, Солтаньяр, кулыңда тагы да ике хат бар бит әле, башта шуларны укы. Үз-үзенә шулай эндәшеп, сержант үз энеседәй якын күргән Нуриҗаннан килгән хатны җәеп сала. Ялкынлы сәлам сүзләреннән соң танкист үзе турында яза. Хәзер ул танк командиры икән һәм аңа яңа гына чыга башлаган авыр техника биргәннәр. Исеме дә “авыр” – ИС, ягъни Иосиф Сталин дип атала икән. Бу танкны шәхсән егетнең үзенә бүләк иткәннәрмени, яшьлек куанычы белән ул шушы техниканы күккә чөеп мактаган. Авырлыгы ғҙ тонна, үәә миллиметрлы пушка һәм өч пулемет белән коралланган, бронясының калынлыгы үәө миллиметрга кадәр, йөрү тизлеге һҡ километр икән. Мондый машина белән без хәзер дошманны изеп-сытып кына үтәчәкбез, дип шатланган. Курск дугасындагы алышларда Нуриҗан да ут эчендә булган икән, шунда элекке танкы янган, үзе чак исән калган. Ул да орден белән бүләкләнгән. Шулай итеп кураишлылардан тагын бер кеше югары дәүләт бүләгенә лаек булды.
Сәлимгәрәй язган хат эченнән фоторәсем килеп чыкты. Өрлектәй дүрт солдат бик фырт басып тора, киемнәре дә таушалган түгел, үзләре дә кыю һәм горур күренә. Барысы да Абызтамак районыннан икән, солдат һәркайсының исем-фамилиясен, авылын аерып язган. Якташлары белән бергә хезмәт итүенә шат булуы күренеп тора. Сәрвәрнең хаты озын булса, Сәлимгәрәйнеке дә аннан ким булмагандыр. Ир-егет кешенең кәгазьгә шулкадәр күп сүз тезеп маташуы гаҗәбрәк тә иде хәтта. Нинди әвәслек ул безнекеләрдә, барысы да йә гармунчы, йә такмакчы, йә җырчы, йә биюче, йә булмаса озын-озын хатлар язучы, дип чын канәгатьлек кичерде Мирхәйдәров һәм авылдашының хатын укуын дәвам итте.
“Дөньяда иң зур әшәкелек – хыянәт, дип уйлыйм мин, - дип башлаган солдат үз кыйссасын. – Саруга нык тигәне, күңелдә бетми торган пычрак юшкын калдырганы шулдыр. Кешенең күп гаебен кичерергә, гафу итәргә була, әмма хыянәтчене – юк. Миллионлаган совет кешеләре тиңдәшсез батырлык күрсәтеп Туган илебез азатлыгы өчен көрәшкәндә, соңгы көчен биреп тылда хезмәт иткәндә кайбер адәм актыкларының мәкерлеге, Ватан турында уйламый үз җайларын каерулары, хәтта хыянәт юлына басулары безнең ачуны кабарта. Без көнбатышка табан барган саен шундый хыянәтчеләрне ешрак очратабаз. Фашистлар шулкадәр мәкерле, алар кешене җәзалап та, исән калу мөмкинлеге вәгъдә итеп тә, куркытып һәм алдап та хыянәт итәргә мәҗбүрлиләр. Ә кайчак адәм баласы әшәкелек эшләгәнен үзе дә аңламый, күрәсең. Менә шундый бер хәл, Солтаньяр абый, миндә җуелмас тәэсир калдырды.
Яңарак кына Мелитополь шәһәрен алдык. Безнең хөкүмәт элемтәсе полкының аерым ротасы төрле штаблар, хәрби берләшмәләр арасында кабельләр суза. Без, берничә солдат, вокзал янындагы эшебезне бетереп тәмәке көйрәтергә утырдык. Әмма төргән “кәҗә сыйракларын” суырып та бетерә алмадык, әллә каян дошман самолетлары килеп чыкты да, бомба коя башладылар. Купты мәхшәр, кешеләр төрле якка кача, җир селкетеп бомбалар шартлый, бүрәнәләр, кирпечләр, адәм гәүдәләре күккә оча, станциядә составлар дөбер-шатыр килеп шуыша – аларны диспетчерлар ничек булса да коткарырга, бомбежка астыннан алып чыгарга тырыша.
Бераздан дөнья тынып калды. Өсләребезне кага-суга без дә яшеренгән җиребездән чыктык. Күрәбез, җиде-сигез яшьләрдәге бер кыз коймага сөялеп утырган да, күз яшьләрен сөртә. Түзмәдек, янына барып сораша башладык.
- Әти юк, әни чирле, өйдә ашарга бетте, - дип шыңшый бала.
Арада өлкәнрәк бер солдат кызны җәлләп күтәреп алган иде... баланың күлмәк эченнән җиргә “тып” итеп бернәрсә килеп төште. Без элемтәчеләр ласа, бу әкәмәтнең кечкенә передатчик икәнен шундук шәйләп алдык. Кыз вокзалга хәрби техника төялгән эшелон килгәнен күргән дә, немецларга хәбәр тапшырган икән. Шул баланы аппараты-ние белән комендатурага илтеп тапшырдык.
Кайтканда юл буена сөйләшмәдек. Дошманнарның кабәхәтлеге, хәтта балаларны да алдап-йолдап үз файдаларына боруы күңелдә ачы төер булып утырды. Моны эшләүчене тотсак, валлаһи, асып куяр идек.
Асу дигәннән, шуңа игътибар иткәнем бар: җир шарының төрле якларында нинди генә халык кайсы гына вакытта яшәмәгән, хыянәтчеләрне гел бертөрле хөкем иткәннәр – асып куйганнар. Гаҗәп хәл бит. Димәк, хыянәтне иң зур әшәкелек диюем бер минем генә фикерем түгел. Аннары, асылган кеше үлгәннән соң тәмугка эләгә дигән фараз да бар. Шулай булса, асу бу дөнья өчен генә түгел, бакый дөнья өчен дә алдан җәза биреп кую булып чыга түгелме?
Ярый, монысы аның фәлсәфә инде, Солтаньяр абый, ә менә теге кыз минем хәтердән чыкмый. Ул бит дошман кушканны аңламый эшләгәндер, димен. Немец кызы түгел бит, безнең ил баласы, димәк, киләчәктә синең белән минем кебек үк СССР гражданы буласы бала. Кем булыр икән ул, намуслы кеше булып үсә алыр микән, дим.”
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 15
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.