Latin

Солтаньяр - 41

Total number of words is 4335
Total number of unique words is 2138
38.4 of words are in the 2000 most common words
54.6 of words are in the 5000 most common words
62.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Эһе, сүз эзләп кесәгә кермисең икән, болай булгач, алам. Бәлки, юлда берәр мәзәк сөйләрсең, шул хак булыр, татарлар юлчыдан акча алмый.
- Рәхмәт, дус кеше, килештек.
Машина асфальт трассадан унбиш чакрымлап баргач, тузанлы юлга төште.
- Йә, агай-эне, сөйләп җибәр, кая барыш, кайдан килмеш? Сер булса, кайгырма, Зөлмир сер саклый белә торган егет.
Талбай уйланып торды. Шофер риясыз адәмгә охшый, сөйләүдән зыяны булмас. Бәлки, файдасы тияр әле. Ни дисәң дә, аңа бит бүген үк баш төртер урын табасы бар.
- Мин Үзбәкстаннан. Атам малтабар иде. Ябып куйдылар. Без капчыкта ятмый шул, кырын эшләрен органнарга җиткергәннәр. Алты ел бирделәр. Шуннан миңа бәйләнә башладылар. Күрәм, эш яман, бүген-иртәгә мине дә кулга алачаклар. Кул кушырып утырып булмый, төн уртасында чыктым да киттем. Нишләптер менә сезнең якларга килеп чыктым. Менә шул, дус кеше, инде хәзер миңа нәрсә эшләргә, бер киңәш бирсәң иде. Торыр куыш, баш төртер мендәр кирәк бит инде, бер тол хатын булса тагын да яхшырак.
- Вәт әкәмәт, ә?! Син, агай-эне, нәкъ кешесенә туры килдең. Синең хәсрәт – хәсрәт түгел, чүп кенә, пүстәк кенә, белдеңме? Тол хатын ни хаҗәтемә, без сиңа кыз табабыз. Дөрес, бераз сазаган инде, ну сиңа ярый.
- Нәрсә ул сазаган, мин бик аңышмаем?
- Яше унсигез түгел дигән сүз. Юк, син шикләнмә, кызның нечкә билен ирләр кулы кочмаган.
Егетнең сүзләре Талбайга сәеррәк тоелды, ничек була ул: үзе кыз, үзе унсигездән күпкә узган. “Күпкә”- күпмегә? Картаеп ук бармыйдыр бит. Ләкин ул төпченмәде, баргач күрер, барыбер сайланыр хәлең юк. Ә шофер һаман булса сөйләнә.
- Безнең авыл Актирмә дип атала. Арырак – Берлог. Анысы урыс авылы. Урыс авылы булгач, почта, авыл хакимияте, урта мәктәп – барысы да анда. Шулай да, безнең авыл ямьлерәк, кызлары матуррак. Эш дигәндә, анысы дөнья! Бер кешене уртага ярырлык. Илдә чыпчык үлми, үлмәссең.
Каенлыкны узып бер борылманы үткән иделәр, Актирмә күренде. Муел-баланнары белән дөньяга нур биреп утырган авыл икән. Ыспай гына өй каршында Зөлмир тормозга басты, машина ишеген киң итеп ачып яңгыратып бакчада эшләп йөргән бер сеңелкәшкә эндәште.
- Гөлтуташ! Мин сиңа кияү алып кайттым, чыгып ал!
Ни гаҗәп, кыз югалып калмады, оялып йөзен яшермәде, ул җәһәт кенә йорт аша үтеп капкадан килеп чыкты.
- Рәхмәт, Зөлмир, синең дә кешегә яхшылыгың тияр икән.
- А как же! Киявеңнең игелеген күреп яшәргә язсын.
Кыз-хатын башкача сөйләшеп тормады, Талбайның кулыннан тартты. Егет мизгел эчендә генә туташның уң күзендә ак тап күреп калды, болай зур да түгел, күз читендә генә, карарга да комачауламыйдыр әле, ләкин авыл егетләренә шул җиткән, кызның кулын сораучы булмаган.
Менә шулай табыштылар алар. Гөлтуташ әнисе белән генә яши иде. Җәмига апа “ә” дигәнче өстәлгә тәм-том тезде дә мунча ягарга чыгып йөгерде. Яшьләр беренче көнне үк ир белән хатын булып мунча керделәр, бергә йокларга яттылар. Адәм балалары шулай да кылана икән. Чиләгенә күрә капкач, ярый инде бер-берсен тапкач.

Талбайны колхозда мал көтәргә үгетләп карадылар, ләкин авыр эшкә күнекмәгән ир риза булмады. Тракторга правасы юк, хәер, анысы бигрәк тә авыр эш. Шулай да, эшләштергәләп кенә йөри торган урын табылды – фермада фуражир итеп куйдылар. Иртәле-кичле савучыларга фураж бүлеп бирәсең дә, көн синеке. Шулай итеп, яхшы-яман тормыш көтә башладылар. Гел күңелсез Гөлтуташның сыны турайды, йөзенә нур кунды. Шулай булмыйча, ул хәзер егет кочагы күрмәгән карт кыз түгел, ә ир хатыны, гаиләле бичә иде.
Тик, Талбайның эче-тышы гел ал да гөл булмаган шул. Үзбәкстаннан Башкортстанга качып була ул, ә менә яман гадәттән качып булмый икән. Ул синең йөрәгеңәме, миеңәме кереп утырган да нәфсетә, котырта, ымсындыра тора. “Ни булган?!”- дигән мәкер тулы сүз бар, шул ифрат көчле. “Бер эчкәннән ни булган? Бер алдаганнан ни булган? Бер урлаганнан ни булган?” Бәндә әнә шулай уйлый да бер тапкыр хилафлык кыла. Шуннан инде тайгак юл кат-кат тайдыра башлый, егылганчыга кадәр. Дөресен әйткәндә, Гөлтуташ та гаепле инде, иренең шундый гадәте барлыгын белә торып тыя белмәде ул.
- Талбай! Хәзер үк итеп куй! Безнең йортка хәрәм мал кергәне юк, - диде ул, арба төбендә бер капчык фураж алып кайткан иренә.
Үзбәк сөйләшә белә икән.
- Син шифоньерыңны ачып кара башта! - дип кенә куйды.
- Нигә?
- Соң, берәр юньле пальтоң бармы? Мал симертеп сатсак, кышкылыкка яхшы гына тун-фәлән алырбызмы дигән идем.
Җәнлек тиресе, ягъни мех дисәң, хатын-кыз эри дә китә инде. Монысы табигатьнең тагын бер сере. Гөлтуташ ире сүзеннән соң күрше йортларга карап алды. Их, иңнәреңә йоп-йомшак, җып-җылы, җип-җиңел тун элеп кенә менә шушы урам буйлап үтсәң иде дә, барлык тәрәзәләрдән барча хатын-кыз көнләшеп карап калса иде.
Әйе, авызы ябылды Гөлтуташның. Хәрәмнамәне абзардагы ларга кертеп бушаттылар. Һәм бу кылык еш кына кабатлана торды. Күзенә чалынган башка нәрсәләрдән дә чирканмады Талбай һәм фляга урлап тотылып куйды. Иртән судьяның сул сыйрагыннан торган көне булгандыр инде, Талбайны ике елга утыртып куйды ул. Менә язмыш, Үзбәкстанда следователь бәйләнүеннән, ягъни буштан качып китеп, Татарстанда төрмәгә килеп кер, имеш. Төрмә – анда эләгүчеләрне сортларга аеручы Иблис механизмы. Биредә ата хайван хуҗа, пахан була, бер төркеме аның куштаннары, яраннары, аннары йомыш үтәүчеләр, ялагайлар, коллар. Шулар арасында ниндидер могҗиза белән куштан да, кол да булмыйча үз-үзләрен саклап кала алганнар да очрый, ләкин бик сирәк. Һәм, ниһаять, төрмә системасы бөтенләй санга сукмаган, әйбер хөкемендә йөргәннәр дә бар. Андыйларга инде төрмә – җәһәннәм, үз-үзләренә кул салып кына котыла алалар.
Толбайга җиңел булмады, ул биредә беренче көннән үк “Долбай” һәм “чурка”га әйләнде. Тәүге иң авыр айларда ярый әле бер татар белән якынлашып китте, ничектер сүзләре, уйлары килеште аларның. Татар егете югары белемле, берничә урында җаваплы вазыйфалар биләгән, шунлыктан, күпне күргән, күпкә өйрәнгән иде инде. Ул Талбайның “чурка” дигән сүзгә бик нык гарьләнүен күреп сүз башлады:
- Син, энекәш, алай бик каты үпкәләп шушы адәм актыкларыннан нервыңны кимертмә. Уйлап карасаң, начар сүз түгел ул, хәтта яхшы әле.
- Ничек инде? - дип гаҗәпләнде Талбай.
- Шулай. Борын заманда, урыслар мәҗүси чакта, аларның Чур исемле аллалары булган. Игенчеләрне яклаучы, уңыш, иминлек алласы диимме шунда. Яз көне иген чәчкәндә уҗымнарга зыян тимәсен, уңыш мул булсын өчен җир башына агачтан юнып шушы аллаларының сынын бастырып куялар икән. Менә шул пот чурка дип аталган инде. Хәзер килеп, борынгы аллаларын искә төшереп, үзбәкне яки татарны “чурка” дип атыйлар икән, әйдә, әйтә бирсеннәр, һич тә кыенсынма.
Гаҗәп кеше иде бу Гыйльман. Хурлыклы кушаматны җиңел генә әйләндереп ташлап, алтын шикелле ялтыр ягын чыгарды да куйды. Талбайның күңеле күтәрелеп китте, тора-бара ул урысларны эчтән генә чучка дип атап, үзенең үзбәк булуы белән горурлана ук башлады.

Талбай Гөлтуташны ярата идеме? Моңа иректә чакта җавап бирә алмаган булыр иде. Гашыйкьланып йөрмәделәр ләса, беренче очраган хатын-кызга йортка керде, аннан соң да кино артистлары кебек чуп та чуп үбешеп утырмадылар. Бергә-бергә дөнья көттеләр, бары шул. Ләкин... Аерылганны аю ашар, диләр, аерылганны сагыш та бик яхшы ашый икән. Йөрәк-бәгырьләреңә төшеп сызлата. Ятса-торса хатыны күз алдына килә дә баса. Менә шунда аңлады Талбай үзенең Гөлтуташны никадәр яратуын. Әйе, чын мәхәббәт, олы мәхәббәт вулкан шикелле бик тирәннән, озаклап, дәһшәтле көч булып күтәрелә икән. Начальникларның мыскыллавына түзде, зекларның җәберләвенә түзде, надзирательләрнең типкәләвенә түзде, чөнки гаеп ясап яңа срок аласы килмәде, бандитлар кулыннан үләсе килмәде, чөнки кадерлесен, бердәнберен күрү теләге белән яши иде. Аны күреп сөйләшәсе, кулларыннан сыйпыйсы, күзләренә карыйсы килде. Алар шулай яхшы гына яшәп ятарлар иде бит, әгәр дә хатыны сүзен тыңлап, Талбай урлашуын ташлаган булса. Их, үзе гаепле...
Гафу итәрсеңме син мине, Гөлтуташым?
Гафу итәрсеңме син мине, Талбай?
Мондый шөбһә Гөлтуташның да күңелен парә-парә телеп әрнетә иде шул. Ирсез калуын көтеп кенә торгандай аның янында шофер Зөлмир чуала башлады. Яхшы ният белән инде, яхшы ният белән. Без бит классташлар, яштиләр, күптәнге дуслар дигән булып үзе теләп печәнен, утынын әзерләшә, китереп бирә. Акчасын болай һич карышмый алса да: “Сине якын итеп кенә, дус күреп кенә, узең матур булганга гына тыңлашам,”- кебек сүзләрне артык мул сибә. Янәсе, Гөлтуташның акрынлап күңелен эретә.
Бер көнне алар икәү генә печәнгә киттеләр.
- Җәмига түти, олы башың белән интегеп йөрмәсәң дә була, анда бер чүмәлә печән калды инде, мин ыргытырмын, Гөлтуташ тапап торыр, төярбез әле, - диде Зөлмир. – Иң яхшысы, без кайтуга майлы ботка пешереп тор.
Җәмига риза булып өйдә калды. Тик, Гөлтуташка гына шоферның “майлы ботка” дигәне ошамады. Авыл ирләренең бу сүзне никтер көлеп, кинаяләп әйткәнен ишеткәне бар аның. Һәм күңеле ялгышмаган икән. “Син миңа бигрәк ошыйсың шул,”- дигән булып авылдашы Гөлтуташка кулын суза башлады.
- Кит моннан, син нишлисең, минем ирем бар бит! - дип нәфрәтләнде ханым.
- Нинди ир инде, сөйләмә тагын, җил китерде, җил алды, очраклы бәндә. Ә мин мондагы кеше, гомер буена яныңда булырмын.
- Кит моннан, дим. Тагын бер сүзең чыкса йөгерәм авыл ягына.
- Хе, печән сиңа кирәк бит, миңа түгел, - дип көлгән булды Зөлмир. Аннары җитди итеп:
- Юкка кәҗәләнәсең! Ул бозауны мин алып кайтып уҗымга куштым, мин ул уҗымнан куып та чыгарырмын, - диде. Сүзләрендә әллә янау, әллә мәкер яңгырады.
Әгәр дә бу вакыйгаларны санап-чамалап баручы булса, Талбайның Зөлмирдән хат алуы бер атна соңракка туры килер иде. “Моңа кадәр язмаганым өчен гафу ит, дус, дип башлаган егет язуын. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, шулайдыр инде ул. Дөнья мәшәкатьләренә батып дус кешегә хат язарга да онытып куябыз икән. Бүген менә Җәмига түтидән адресыңны алдым да, авыл хәлләрен түкми-чәчми хәбәр итәргә булдым. Син гаиләң өчен борчылма, әйбәт кенә яшәп яталар, авыр эшләре булса мин барып булышам. Сине бит мин авылга алып кайттым, мин Гөлтуташларның йортын күрсәттем, минем яучылыгым аркасында өйләндегез булып чыга. Шулай булгач, мин икегезгә дә дус түгелмени,”- дип төчетелләнгәннән соң тәфсилләп авыл яңалыкларын тезеп киткән. Шунда, сүз уңаенда әйткән кебек кенә итеп: “Синең Гөлтуташың ирләр белән чуала икән. Шулайрак сизелә. Син миңа ачуланма инде, дус кеше, кыен булса да дөресен әйтергә тиешмен. Йә, монысы авыл хатыннары сүзе инде, бот тоткан кеше юҡ бит,”- дип агулы гайбәт энәсен Талбайның йөрәгенә кадаганнан соң янә дә юк-бар хәбәрен дәвам иткән.
Мәхәббәтнең нәфрәткә әйләнүе өчен нибары бер кыска ялганыш, ике төрле токның кагылышы җитә. Талбай белән дә шулай булды. Акылдан язар идеме ул, кан тамырын кисәр идеме. Ләкин аның исәнкерәгәнлеген күреп Гыйльман хәленә керде. Аның сорашуына Талбайның сүз сөйләп торыр кәефе юк иде, ул өнсез генә әлеге хатны сузды.
- Егылганны йодрыкларга теләүчеләр һәрвакыт табыла ул. Димәк, сабыр итәргә кирәк. Кайтырсың, үз күзең белән күрерсең, шунда ышанырсың. Хәзергә бу проблеманы читкә куеп торыйк, гүя син бу хатны алмадың, оныт та куй. Кабатлап әйтәм, соңыннан күз күрер. Синең өчен хәзергә иң мөһиме исән-сау төрмәдән чыгу, - диде Гыйльман хатны укыгач.
Йөрәк әрнүе аз гына басылгандай булды. Күңелне шик кимерсә дә, өмет тә сүнәргә теләми, бәлки, ялгандыр, бәлки, берни дә булмагандыр, ди. Шунысы яхшы, беренче көнне муеныңа мунчала галстук кимәгәнсең икән, аннары түзәсең инде.
Ана шундый әрнүләр белән соңгы айлар да артта калды, Талбай, ниһаять, иректә! Гөлтуташ ирен кочаклап алып, сыкрап елап җибәрде. Моңа кадәр түзгән, йомшаклыгын күрсәтмәгән хатын бүген бүселеп елый иде. Нишләсә дә хакы бар, ул бит бүген ялгызлык газапларыннан котылды, ә моның ни икәнен үзе шундый хәлдә калган кеше генә белә, бүген аның ире кайтты. Гөлтуташның ире! Соңрак, күрешү-очрашу шатлыкларыннан башлар бераз айный төшкәч, түзмәде Талбай, күрсәтте газизенә теге хатны. Имзасын түгел, Гөлтуташның ирләр белән чуалуы турындагы урынын гына күрсәтте. Монысы дары кебек шартлады.
- Ах, кабәхәт, Зөлмир эше бу! Ул гына! Менә ничек үч алырга уйлаган.
Артык сүз әйтми Гөлтуташ йортка атылды һәм утынлыктан иң зур балтаны селтәп алып та керде. Талбай хәтта куркып китте, аның хатыны элек тә кайвакыт сәер кылана иде, бу юлы нәрсә уйлаган соң?
- Менә сиңа балта! Шул адәм актыгының сүзенә ышанасың икән, чап минем муенга. Ышанмыйсың икән, чап менә шул матчага!
- Ярый, ярый, ышанмадым мин бу хатка, Гөлтуташ. Яныңа атлыгып кайттым бит, сагынып кайттым. Куй балтаңны.
- Юк, куймыйм!
- Нигә?
- Әйтәм бит, матчага чап, дим.
- Нигә инде? - дип аптырады Талбай.
- Бездә шундый гадәт: ант иткәндә матчага чабалар. Чөнки андагы балта эзе ашарга утырган саен күренеп тора, ир кешегә антын онытырга ирек бирми. Син дә чап. Валлаһи-билләһи дип ант итәм, бүтәнчә урлашмам. Кеше әйберенә тимәм. Хәләл көчем белән яшәрмен. Матчадагы балта эзе антымны һәр көн искә төшереп торсын, әгәр антымны бозсам, Раббым Аллаһым, үзең иң каты җәзаңны бир, миннән тәмуг кисәве яса! - дип әйт.
Ниндидер эчке дәрт-дәһшәт белән әйтелгән ант Талбайга да тәэсир итте. Ул шушы сүзләрне кабатлап, балтасы белән бер гаепсез матчага яра салды. Тылсымлы мизгел булды шикелле бу. Бер яктан, елан кабыгын салган сыман Талбай да угрылык гадәтен ташлап, намуслы адәм рәтенә чыкты. Икенче яктан, шул мизгелдә Талбай белән Гөлтуташ арасында чиксез ышану, аңлау, бердәмлек урнашты. Алар инде хәзер аерылмас гаилә иде.
Хуш, кайтты, ди, Талбай Актирмәгә, хатыны белән әнә шулай ныклап аңлаштылар да, ди. Инде хәзер эш эзләргә кирәк бит. Ә ул юк. Әйе, ике ел эчендә аның иренчәклеген төрмә бик яхшы дәвалады, хәзер ул бик эшләр иде, ә эш юк. Колхозын да, фермасын да таратып өлгергәннәр. Терлекчелек комплексын бер бизнесмен сүтеп, тимер-бетон блокларыннан үзенә нәрсәдер төзеп маташа, ди. Менә шулай, фляга урлаган өчен төрмәгә сөйриләр, ферма урлаучылар күкрәк киреп йөриләр. Җитмәсә, ул адәм район депутаты да икән.
Бер ел район үзәгендә төзелешләрдә эшләп йөрде Талбай. Акчасы азмы-күпме керсә дә, ничектер күңеле кинәнмәде, үзе яхшы белгән, яраткан шөгыленә кайтасы килә иде.
- Гөлтуташ, - диде ул бер көнне. – Минем төрмәдә бер дустым бар иде, шуны срогыннан алда чыгарганнар. Хәл белергә барырга телим, син нәрсә дип әйтерсең?
- Бар, алайса. Авыр чакта дус була белгән кешене җиңел чакта онытырга ярамый.

Район үзәгенең олы урамында өр-яңа һәм галәмәт зур кибет балкып утыра. Өч катлы. Кибет кенә түгел, супермаркет дип атала ул! Хуҗалары кем дисезме? әнә бит, ирле-хатынлы йөреп яталар. Култыклашканнар. Матур итеп киенгән-ясанганнар. Бәхетләре тәмам тулы, түм-түгәрәк боларның. Шулай булмыйча, хатынының корсагы да тулышып килә бит, тәүге балаларын, улларын көтәләр.
Ничек бу болай, әкияттәге кебек кинәт кенә ак карага, ярлы байга әйләнде, дисезме? әйе, нәкъ шулай. Теге вакытта Талбай төрмәдән кайткан Гыйльманны күрергә барган иде бит әле. Тоткынлыктагы дусының төрмәгә кадәр җаваплы вазыйфаларда эшләвен дә әйтеп үткән идек. Ул, башын суд хөкеменнән саклый алмаса да, сәрмаясын саклаган икән.
- Әйдә, сезнең районда супермаркет ачабыз, - ди бу Талбайга. – Миннән акча, ә син эш барышын күзәтеп, тәртип сакларсың. Азак шул магазинда мөдир булырсың. Килгән табышның егерме проценты сиңа.
- Илле!
- Күпме? - дип гаҗәпләнде Гыйльман, - ну синдә аппетит. Магазин бит минем акчага төзелә. Аның егерме проценты да сиңа балда-майда йөзәргә җитәчәк.
- Илле!
- Аңламыйм, ни өчен алай?
- Минем үземнең дә бераз акчам бар. Син күпме кушсаң, мин дә шулкадәр үк кушам. Типә-тиң. Димәк, табышы да кап уртак була.
- Искитмәле, - диде Гыйльман баш чайкап. – Без синең белән күпме төрмә баландасы чөмердек? Рәшәткә артындагы ике ел ике гомергә тиң. Мин сине яхшы беләм дип уйлаган идем, ялгышканмын ләса. Бездә кеше акчасын саный торган гадәт юк юклыкка, шулай да, әйт әле, туган, кайдан килде сиңа ул миллионнар?
- Атамны төрмәгә утырканда акчасын таба алмадылар, ә мин аның кайда яшергәнен беләм.
- Бик яхшы, алайса. Миңа болай җиңелрәккә туры килә икән. Уртак икән, уртак булсын, әйдә. Мин риза!
Менә шундыйрак сөйләшү булган иде ирләр арасында. Талбайга нәрсә, Гөлтуташ белән мәхәббәтләренең мәңгелек булуына инанды, яраткан эше – сатучылык кәсебенә тотынырга җае чыгып тора, шулай булгач, әтисенең фатихасы белән алды ул аның кара көнгә дип җыйган акчасын. Тик, кара көнгә дип түгел, якты көнгә дип. Әнә бит, үзләре нинди матур, дөньялары нинди ямьле.
8 июнь, 2012 ел.


Үчле бүре
Сорысырт бу тавышны ерактан ишетте. Колакларын торгызып тыңлап торды, җир астындагы өнендә үз гаиләсе белән яшеренеп яткан бүре өчен бу тавыш әллә ни куркыныч та түгел иде кебек, ләкин гөрелте һаман да якыная бара иде. Ике аяклы җанварларның берсе үзе йөри торган нәрсәсенә утырып, урман халкын борчуга салып, ауга чыккан. Әнә, Анакай күзләрендә дә хафалану чагыла, ул табигый инстинкт буенча, алгы аягы белән эткәли-төрткәли биш баласын бер почмакка җыйды, гүя, шулай итсәң, куркыныч бетә.
Озак ятудан файда юк инде, шунлыктан Сорысырт тар гына өн авызыннан сыдырылып чыкты да, эз югалту өчен урата-урата алга чапты. Каргизәр тукталмый һаман да килә иде, иң аянычы, ул бүре өне янына якыная иде. Моңа һич тә юл куярга ярамый. Сорысырт күп уйлап тормады, юнәлешен кинәт үзгәртеп, аучы килгән тарафларга аркылы йөгертеп китте.
Марат килгән җиреннән “шып” итеп тормозга басты, аның алдында бүре эзләре ярылып ята иде. Аучы, техникасыннан төшеп, унталары белән салкын карны шыгырдатып килеп эз өстенә иелде, аны җентекләп тикшерде, хәтта эт шикелле иснәп карыйсы килде аның. Ләкин иснәмичә дә ачык иде: бүре эзләре яңа гына салынган, ерткыч чак кына элгәрерәк үтеп киткән бит! Марат каргизәргә менеп утырды, мылтыгын әзерләбрәк куйды һәм, ашыгып типкән йөрәге куалавына буйсынып, газны арттырды. Күп йөрергә туры килмәде аңа, тиздән ул алда бүре шәүләсе күреп калды. Аучыга дәрт керде, ул каргизәрен бар көченә куып бүрегә якынлашмакчы булды, ләкин ерткыч та хәйләкәр иде, ул агачлар куерак булган җиргә тартылды. Биредә инде шәп йөрү мөмкин түгел иде, шулай да җаен туры китереп бер-ике тапкыр атып карады, ләкин тидерәлмәде. Ерткыч уратып-уратып булса да һаман урман читләтебрәк, агачлык арасыннан чапты, нигәдер куелыкка кермәде. Ә аучылык азартыннан тирләп-пешеп чыккан Марат аңа-моңа карамый һаман да бүре куды, бу ерткычның үзен юрамал өненнән ераклаштыруы турында уйламады да. Каргизәре белән бер имән астыннан үткәндә ботакка эләгеп бүреге төшеп калды, ләкин бәндә шулкадәр чәмләнгән иде, бүрек төште дип кенә тукталмады (анысын соңыннан килеп алыр әле), ә ерткычны эзәрлекләвен дәвам итте. Ниһаять, ул теләгенә иреште – бүрене яралады. Хәзер инде аның барыбер хәле бетәчәк, барыбер ул Марат кулына эләгәчәк. Аучы тантана итә иде.
Ләкин, ул уйлаганча булмады. Бүре хәзер авыр йөгерсә дә, куып тотып булмый иде әле, ул агачларга ышыклана башлады, юлын уратып-болгатып эз яздырырга тырышты. Шулай йөри торгач, зур әйләнеш ясап баярак аучының бүреге төшеп калган имән янына килеп чыктылар. Яралы бүре Маратның баш киемен тешнәп алды да, бар көчен җыеп урман ягына чапты. Аучы ике көпшәдән дә шарт-шорт атып калды, ләкин тидерәлмәде, ахры. Ул ачу белән бүрене куды, ләкин чыршы шырлыгына җиткәч тукталырга мәҗбүр булды. Җәяүле килеш ул урман кыдырып күпме генә йөрсә дә, бүрене табалмады, хәтта эзен дә югалтып куйды. Арыган, гарьлеге һәм ачуы богазыга тыгылган аучы бар дөньясын ачы итеп тиргәп, бүре атып кайтасы урынга бүреген югалтып, кайтыр якка борылырга мәҗбүр булды.
Сорысырт өненә яраланып кайтып керде. Төзәлмәде аның бу җәрәхәте, күпме генә яласа да, аза барды. Нишлисең инде, җәй булса шифалы үлән ашар иде, ә урманда кыш. Язмыштан узмыш юк. Ләкин ул нәрсә эшләргә кирәген белә иде, биш баласының иң гайрәтлесенә Усалбай дип исем кушты. Аны ул почмакта аунап яткан аучы бүреге янына алып килә иде дә, иснәргә мәҗбүр итә иде.
- Иснә, Усалбай, иснә, бу исне гомерлеккә хәтереңдә калдыр. Мине үтергән кешедән син үч алырга тиешсең, - дия иде.
Сорысырт күпмедер көн узганнан соң өненнән чыгып китте дә, кайдадыр куак астында ялгызлыкта җан бирде. Аның урнына Усалбай үсте. Ул бик еш сунарга йөрде, күп авылларда сарыклар буды, бер үк вакытта теге явыз бәндәне дә эзләде, урман авызыннан авылларны, юлларны күзәтеп ятты, төннәрендә иснәнә-иснәнә йорт тирәләрендә әйләнде, ләкин теләгенә ирешә алмады, бүрек хуҗасының эзенә төшә алмады, чөнки аучы яман чирдән вафат булып куйган иде инде.
Усалбай хәзер үзе дә картайды, тиздән аңа якты дөнья белән хушлашырга туры килер, ә әманаты үтәлмәде. Ләкин аны кемдер үтәргә тиеш. Усалбай балалары арасыннан озын сыйраклысын сайлап аңа Тизаяк дип исем кушты. Баласын ул бүрек янына алып килә иде дә иснәргә куша иде.
- Иснә, Тизаяк, иснә. Бу кеше – нәселебез дошманы. Мин аны таба алмадым, ләкин син табарга тиеш, атамның әманатын син үтәргә тырыш. Бу исне гомереңдә дә онытма.
Бераздан Усалбай шым гына өненнән чыгып китте һәм башкача кайтмады.
Ә Тизаяк үсте, ныгынды, тиздән ул кансыз һәм дәһшәтле ерткыч булып җитлекте. Аның гомере алан-кырларда, юлларда үтә иде, төннәрен авыл урамнарын барлады. Ләкин, барысы да заяга булды. Заяга. Тик, буласы нәрсә барыбер була бит инде ул. Шуңа да Тизаякның Динар белән очрашасы көне якынаеп килә иде.
Динар – Маратның улы, шәһәрдә яши. әтисе кебек ул да ауга йөрергә ярата. Менә, ниһаять, ул ял алып авылга кайтты, яңа каргизәргә утырып ауга чыкты. Әйе, каргизәре яңа, бүреләрне ачык кырда “ә” дигәнче куып җитәрлек, кулында шулай ук куян мылтыгы түгел – карабин. Ерткычның эзенә төшеп алсам ычкындырмам, әти кебек юньсез булмам, дип уйлый ул.
Тизаяк каргизәргә утырган аучы килүен ерактан ук күрде. Аның юнәлешен чамалап, “юлын” аркылы кисеп үтте. Динар бүре эзен күреп шып туктады. Ул үзенең бәхетле аучы икәнлегенә шикләнмәгән иде, менә бит, әле ныклап йөрмәде дә, ә бүре эзенә тап булды. Җитмәсә, ерткыч яңа гына узып киткән. Хәзер куып җитәчәк ул аны. Чыннан да, тиздән алда бүре шәүләсе күренде. Марат каргизәренең газын беткәнче борды, ләкин бүре аны алданрак шәйләп алды һәм аучыга атарга ирек бирми агачлыкка ташланды. Инде югалды дигәндә генә ул тагын күренде. Бу юлы Динар түзмәде, тиз генә мылтыгын төзәп атып җибәрде. Ләкин ерткыч исән, ул юан агачлар арасыннан күренеп-күренеп кала иде. Аның осталыгы, хәйләкәрлеге аучының нәфрәтен кузгатты, Динарның хәтта шушы имәннәргә ачуы килде. Тукта, бу ни бу? Бүре ачык аланга чыкты һәм бар көченә якындагы зуррак урман ягына чаба башлады. Юк инде, монысы булмас, дип тешләрен кысты аучы һәм бар көченә машинасын куды. Ләкин ул кыш көне сак булырга кирәклеген исеннән чыгарган иде шул. Каргизәр, иң зур тизлектә килгән килеш, кар астында күмелеп яткан агач кәүсәсенә килеп менде дә әйләнеп төште.
Озак утырды Тизаяк урман буенда. Сәгать артлы сәгать үтте, аучының сүгенүе дә, ярдәм сорап бакыруы да, бүрене каһәрләве дә, ниһаять, тынып калды. Ярсыган, акылын җуйган кеше белән “сөйләшүдән” файда юк иде, менә хәзер аңлашырга да ярый. Һәм ерткыч сак кына аучы янына килде, бызылдап торган кызыл күзләре белән кешенең күзенә карады. Әйе, аучыдан теге бүрек исе килә иде. Димәк, нәкъ шул кеше. Ләкин ул хәзер мескен хәлендә иде, каргизәре өстенә авып төшкән, бәлки, эчен изгәндер, ә менә сыңар кулының сынык булуы күренеп тора. Мылтыгы әллә кая очкан, анардан башка кешенең батырлыгы да, куркынычы да юк икән. Нибары бер мескен, бичара. Их, адәм баласы дигән мәхлүк, син көчең белән түгел, мәкерлегең белән генә алдырасың шул...
Гел үзе генә үтерергә өйрәнгән адәмнең бүген килеп үзенең корбан хәлендә калуы табигый түгел иде. Коточкыч иде. Куркудан йөрәге куырылып хәтта авыртынуларын да сизми торды ул. Менә хәзер бүре рәхимсез озын тешләре белән аны өзгәли башлар. Бу үлем коточкыч. Их, ичмаса, башны калдырсын иде, туганнар танырлык булсын иде. Кеше үлгәннән соң аның тәне кабердә булырга тиеш, ә бүре авызында түгел. Бу коточкыч. Бу акылга сыймый. Ходаем, коткар!
Бүре алгы тәпие белән аучыны селкетеп карады, янәсе, син исәнме, мине күрәсеңме, нинди хәлгә калганыңны үзең аңлыйсыңмы? Аннары ул ваемсыз гына кыяфәттә борылды да үз юлы белән китеп барды. Юк, урман ягына түгел, авыл ягына карап теркелдәде ул, ләкин ашыкмады: бәлагә тарыган аучы бераз ятсын, яшәү һәм үлем турында уйлансын, шулар арасындагы бер халәттә булып карасын, башкаларны рәнҗетергә белә, үзе дә шул хәлдә булып алсын, дип уйлады ул.
Тизаяк авыл тирәсендә йөргәләнә башлады. Халык тик ятмый бит, йортта эшли, урамга чыга, шунлыктан, көпә-көндез бакча артында гына йөргән бүрене бик тиз күреп алдылар. Кемдер чаңгы киеп алды, кемдер этен ияртте, нәрсә туры килсә шуның белән коралланып бүре куарга чыктылар. Тизаяк акрын йөгерде, аксаган булды, ул кешеләрне якын да җибәрмәде, бик нык артта да калдырмады, ияреп килүләрен теләде. Ә тегеләре шат иде=
- Бу бүре гарип ласа. Болай булса, тотабыз аны, - дип сөйләнделәр.
Менә Тизаяк Динар яткан җиргә килеп җитте. Бүре күзләрен бызылдатып мәхлүк аучының йөзенә карады, тешләрен ыржайтып дәһшәтле ырылдап алды. Ерткычның кисәтүе иде бу. Аучы хәлсез башын күтәреп бүрегә карады, аңлады кебек ул аны.
Бүре – горур җанвар. Бәлагә тарыган, имгәнгән, хәрәкәтсез калган адәмне богазлап ташлавы аның өчен мәртәбә түгел. Монда мактанырлык нәрсә юк. Яшә, әйдә. Һәм ерткыч горур башын югары тотып урманга чапты һәм минут эчендә гаип булып куйды.
25 ноябрь, 2008 ел

Арыш
Август уртасы. Көз якынлаша димәссең, кояш имансыз кыздыра. Хәтта авыл читендәге кечкенә буа кибеп, саегаеп калган. Шулай да су кереп, бераз хәлләнеп алырга ярый ул.
Хәл дигәннән, анысы чамалы инде, әнә бит малайларның кабыргалары беленә. Их, бер икмәк кисәге ашыйсы иде! Тик юк бит. Басуда иген урган әниләре дә бик сирәк иген алып кайта, бригадир белән председатель аларны тентеп кайтаралар шул.
- Беләсезме, малайлар, мин нәрсә уйлыйм? - дип калкынып куйды чирәмдә утырган үсмерләрнең Назир исемлесе.
- Таптың сорау. Бер уч ашлык төшеңә керә! - дип әрнүле елмайды Галинур.
- Тарлау тавы артына ике яклап барып була, менә шул? - диде Назир тагы да дәртләнебрәк.
- Булса ни булган? - диде ваемсыз гына өченче малай Фәнүр.
- Соң шуны аңламыйсызмыни?! әниләр эшләгән кырга барабыз, арыш йолкып кесәләргә тутырабыз, ә кайтканда урау юл белән, чатрадагы әрәмәлек аша кайтабыз. Бригадир пычагым да сизмәячәк!
- Дөрес! - дип сикереп торды бөрчә шикелле теремек Галинур. – Ну, малай, баш синдә. Әйдә, хәзер үк киттек.
Өч бала, ямаулы күлмәкләрен ябык гәүдәләренә элделәр дә, ашыга-ашыга урау сукмакка төшеп киттеләр. Үлән, барлы-юклы бәрәңге, катык белән генә тамак ялгап яшәгән бахыркайларга “ашлык” дигән сүз әллә күпме көч өстәгәндәй булды: кара син аны, аякларына күз дә иярми – күп тә үтмәде Тарлау басуына килеп тә җиттеләр. Бер башта хатын-кызлар урак ура. Бригадир күренми. Тик аның көтмәгәндә килеп чыга торган гадәте бар: юкка гына Шайтан Зөбәер дип исем кушмаганнар. Шуңа да угрылар сак кыланды: иелеп кенә арыш башагы өзделәр, аны тиз-тиз күлмәк эченә тутыра бардылар. Арыш каты кылчыклы, корсакны, кабыргаларны чәнчә, ләкин моңа гына түзәсең инде ул – ачлык барыннан да көчле. Малайлар “ә” дигәнче ризык җыеп чыкты. Хәзер инде әрәмәлек эченәрәк кереп иркенләп уарга да була. Болар эшкә тотынды, сөйләшү юк, кыяфәтләр җитди, куркудан йөрәк дөп-дөп тибә, кул калтырый. Былтыр бер кесә бодай урлаганы өчен күрше Зәгыйфә түтиләрен биш елга төрмәгә утыртып куйдылар бит. Бу афәт һәркемнең баш очында эленеп тора. Югыйсә, барысы да башак җыеп ашар иде дә, ач йөрмәс иде.
Кылчык кулны чәнчә, ләкин уч төбендәге бөртекләр күңелгә әйтеп бетерәлмәслек гайрәт өсти, шуңа да эш озакка бармады. Кайтырга чыктылар. Тиктормас Галинур алдан төште, аннары озын буйлы Назир һәм чем кара Фәнүр. малайлар ашыга иде, чалбар кесәсендә әллә күпме ашлык, шуны өйгә кайтарып җиткергәндә никадәр шатлык булачак!
Тик... Рәхәтләнеп бер туклыклы ризык ашарга язмаган икән. Болар әрәмәлектән чыгып авылга җиткәндә генә кинәт каршыларына Зөбәеров килеп чыкты.
- Туктагыз, иген караклары! - дип кычкырды ул иләмсез тавыш белән. – Фронтта кан коючы Кызыл Армиягә дигән ризыкны сез ашап бетерәсезме, корткычлар. Мин сезне төрмәгә тыгып куям!
Шулай куркытса да, балигъ булмаган малайларны хөкемгә тарттырып булмаячагын бригадир белә иде, әлбәттә. Ә менә боларның әниләрен эләктергәндә шәп булачак. Район алдында Зөбәеровның абруе күтәреләчәк. Шуңа да ул чыбыркысын шартлата-шартлата бичараларны басуга куды.
– Кулларыгызны күтәрегез! - дип акырды ул күк күкрәгәндәй тавыш белән. – Сез совет властына зыян итүчеләр, димәк, дошманнарны әсир алган кебек, мин сезне дә әсир алып, кулларыгызны күтәрттерәм. Йә, тиз булыгыз, менә бу камчы белән сыдырсам, муеныгыз өзелеп төшә бит, чебешәр!
Зөбәеров аты белән өсләренә менә-менә малайларны басуга куды. Кул күтәргән килеш йөгерүе авыр, беләкләр, муен тала, гарьлек һәм нәфрәт бугазга тыгыла. Әмма бот буе малайлар авылның рәхимсез хуҗасына каршы нишләсен.
- Йә, кайсыгыз бу каракларга иген урларга ярдәм итте, кем өйрәтте?! - дип кычкырды ул ашлык уручы хатыннар янына барып җиткәч. Алары, әлбәттә эшнең нидә икәнлеген тиз аңладылар, куркуларыннан нишләргә белми тордылар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 42
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.