Latin

Солтаньяр - 07

Total number of words is 4281
Total number of unique words is 2122
38.6 of words are in the 2000 most common words
54.3 of words are in the 5000 most common words
62.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Промартель директоры Санатар белән таныштылар. Кумык милләтеннән икән. Татарча да бераз сукалый, революциягә кадәр Уфада мәдрәсәдә укыган булган, шуңа да, ахры, сөйләшкәндә гарәп сүзләре күп куша. Шулай да начальник белән туган телдә сөйләшергә мөмкин булуын Солтаньяр яхшы фал дип юрады. Ләкин түрәнең генә шатланырга һич сәбәбе юк икән, аның нишләргә белми әвәләнгән чагы. Халык арасында үләт таралган, егермеләп кеше инде вафат булган, тагын күпмесе эче китеп тәгәрәп ята, табиблар килеп тикшергәннәр, әмма сәбәбен өзеп кенә әйтә алмаганнар. Нинди авыру, кайдан килә ул? Белүче юк. Эш болай барса, балык тоту һәм эшкәртү планы үтәлмәячәк. Ә кешеләр һаман үлә тора! Моның өчен Санатарның башыннан сыйпамаслар бит. Табиблар үләт сәбәбен тапмаса да, Санатар бу хакта нык уйланган шикелле һәм, мөгаен, ашаудан шикләнгән. Чөнки бурайлылар барганының икенче көнендә ул эшчеләрне җыйды.
- Иптәшләр, әйтегез, кем пешеренергә оста? Арагызда ашпәрләр бармы? - дип мөрәҗәгать итте халыкка.
“Мин” дип сикереп чыгучы юк, чөнки ир-ат халкының ашнакчы түгел, ә чын балыкчы буласы килә. Шулай да саф арасыннан тавыш яңгырады.
- Солтаньяр абый оста. Безнең Солтаньяр абый шәп пешерә.
Санатар гавәм арасыннан кичә генә килеп җиткән яңа кешеләрне күреп алды һәм аларның старшоен танып, якынрак килде.
- Менә нәрсә, Солтаньяр, - диде ул, - синең карамакка әнә егерме казан. Һәркайсына өчәр кеше сайлап ал да, эшкә башла. Кирәк дисәң, иптәшләреңне ал, җитмәгән кешене кавем арасыннан сайла.
Солтаньяр монда ботка пешерергә дип килмәгән иде. Тик эше нинди дә, ашы нинди. Абызтамактагы кебек ачлы-туклы эшләгәнче, бәлки, егетләрнең казан тирәсендә булуы да хәерледер. Аннары, тәүге минуттан ук директорның сүзен тыңламау да яхшы түгел.
- Ярый, мин риза, - диде ул. – Тик, өчәр кеше кирәкмәс, бер казанга бер пешекче җитәр.
- Моңа кадәр өчәр инсан эшли иде. Хуш, өлгерәсез икән, сезнең ихтыярда. Аллага тапшырып, башлагыз.
Бурайлылар эшкә тотынды. Солтаньяр нишләптер башта ук шуңа игътибар итте: галәмәт дәү казаннарның стенкалары артык калын түгелме соң? Бәй, бу бит уч киңлеге диярлек, шулкадәр тимер булмас инде. Мирхәйдәров зур чүмеч белән сугып карады – казан яңгырарга уйламый да, гүя агач түмәре. Аптырап кесәсеннән пәке алып кырырга кереште – казаныбыз кырган саен кырыла лабаса. Әстагыфирулла, бу пычрак ич! Нәҗасәт! Аш калдыгы әллә ничә ел буена юшкын шикелле утыра-утыра калын булып катып җыелган. Халыкның сырхаулавы да шушы шакшылыктан түгел микән?
Солтаньяр егетләргә казаннарны бик шәпләп кырырга кушты. Кайда нинди тимер табыла: көрәк, балта, пычак кебек нәрсәләр бары да хутка китте. Сыешлыкларга утырган юшкын калын-калын кисәкләр булып кубып төшә иде, шуңа да, җаена төшеп алгач, эш ырамлы барды. Солтаньяр иптәшләренә күз-колак булып торды, киңәш бирде, булышты. Шакшылыктан арынган казаннар җиңеләеп калды, ләкин бу гына аз иде. Бер булгач, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Һәм Солтаньяр кесәсеннән ап-ак кулъяулык алды, әле бер, әле икенче казан янына килеп, шул яулыгы белән сөртеп карады - чүпрәккә кер буяла иде. Тагын юыгыз, югыч белән ныграк ышкыгыз, дип боерды пешекчеләр бригадиры.
Күпме маташсалар да маташтылар, әмма үз дигәннәренә ирештеләр, берничә сәгатьтән зур чуен казаннар балкып утыра иде. Тимер чүмеч белән сугуга алар инде чаң шикелле зыңгылдап җавап бирә башлады. Бу вакытта инде Солтаньяр поселоктагы складтан азык-төлек алып килгән иде, капчыкларда эре, гәрәбәдәй сары тары булып чыкты. Мирхәйдәровның мондый ашлыкны хәтта күргәне дә юк, кайдан алдылар икән, дип хәйран калып торды. Менә шул тарыны өч тапкыр юганнан соң казаннарга салып пешерергә куйдылар. Тары боткасын сөттә пешерү тиешле, әлбәттә, ләкин юкны каян аласың, аның урнына ит шулпасы салырга булды Солтаньяр. Шуңа да аерым казанда барлык тәмләткечләре белән ит кайнап утыра. Һәммәсен дә үзе теләгәнчә, күңеле сизгәнчә эшләтте бригадир. Инде барысы да әзер булганда сәгать төнге бер иде. Солтаньяр шунда гына иптәшләренә йокларга ятарга кушты. Егетләрнең йөзендә талчыгу сизелә, бәлки, алар бу вакытта бура буравы күпкә җиңелрәк икән дип тә уйлаганнардыр. Ләкин, зарар юк, алар нык тырышты, казан кыра-кыра алҗыды, көн дә алай булмас бит. Бригадир тагын бер мәртәбә казаннарны карап чыкты һәм канәгать калды: капкачлары яхшылап ябылган, учаклар сүндерелгән, тары боткасы үз җаена борхып, парында тагын да йомшарып, тагын да тәмләнеп утыра. Башкарылган эштән тәмам разый булып, тыныч күңел белән үзе дә, ниһаять, башын мендәргә төртте.
Әйе, җаны тынычның төне кыска. Күз йомарга да өлгермәде кебек Солтаньяр, аны кобарасы очкан Санатар килеп уятты.
- Солтан, Солтан, - ди иде ул дулкынланудан бригадирның исемен кыскартып. – Инде камәр батып сабах беленде, ә гамилләргә ашарга юк, ай харап булдык, вай хур булдык.
(Камәр – ай.)
(Сабах – яктыру. )
(Гамил – эшче, эшләүче. )
Солтаньяр бер мизгелдә уянып эшнең нидә икәнен аңлап алды – казан тирәсендә адәм заты күренмәгәч, болар гафләт булып йоклыйлар, дип Санатарның коты очкан бит. Шуңа юрамал сикереп торып хәрбиләрчә үрә катып рапорт бирде:
- Иптәш начальник, сезнең боерык үтәлде. Артель халкы өчен иртәнге аш әзер!
- Китчәле, булмас ла...- дип тотлыкты җитәкче. – Кичкырын казан кырып маташа идегез бит, ни арада...
- Әйдәгез, күрсәтәм.
Ике ир палатадан чыгып якындагы казанга юнәлде. Солтаньяр зур түгәрәк капкачны ачып җибәрүгә аннан искиткеч тәмле, итле-майлы туклыклы ботка буы бәреп чыкты. Бу ис борынга гына кереп калмады, турыга ашказанга үтте һәм анысы кысылып-суырылып шундук ашарга сорый башлады, авыздан селәгәйләр килде.
- Машалла, машалла, яп-яп-яп! - дип кабаланды кинәт олпат һәм һәрчак сабыр Санатар. Гүя казаннан пары белән бергә ботка чыгып оча, әллә инде тыела алмый үзем ашый башлармын дип курыктымы. Ни әйтсәң дә, мәзәк килеп чыкты, ә Солтаньяр авыр капкачны урынына шудырды.
- Боткасы әзер, ә чәйне аны хәзер кайнатабыз.
- Ай вафадар, зарафәт ирсең икән син Солтаньяр. Афарин. Син мине шундый бизардан коткардың, мең рәхмәт сиңа.
(Вафадар – сүзендә торучы. )
(Зарафәт – үткен зиһенле, оста, җаен белеп эшләүче. )
Иртән “ашханә” тирәсе шау-гөр килде. Кичә ашамаган балыкчылар бүген үзләрен кунак сые көткәнен кайдан белгәннәр диң, барысы беръюлы тәмле ис килгән якка агылды, казаннар тирәсендә чират сузылды. Ләкин бурайлылар эшне кызу тотты, һәркемнең котелогына дәү генә чүмеч итле ботка тамды. Бер кем дә өлешсез калмады. Тамаклары туйган балыкчыларның күңелләре күтәрелеп китте, эш коралларын алып тиз арада таралышып та беттеләр. Аларны озатып тынычлап тын алырга өлгермәделәр, әллә каян санитар табиблар килеп җитте. Алар инде һәрнәрсәгә шикләнеп караучан, ботканы тегеләй дә, болай да тикшерделәр, әмма гаеп таба алмадылар.
Ярый, Солтаньяр эшне җайга салды кебек. Санатар әйтмешли, ашпәзләр кичке аш хәстәрли башлады, ләкин промартель директорының җаны һич тә тыныч түгел иде әле. Икеләнеп-шикләнеп йөрүдән дә авыр нәрсә юк: бүген тагы ничә кеше эче китеп, ничәсе косып эштән чыгып кайтыр икән? Аны шул уй борчыды. Менә, ниһаять, кызу тимер төсенә кереп кояш та байый башлады, балыкчылар палаткаларына әйләнеп кайтты. Көндәлек гадәт буенча бригадирлар Санатар янына җыелдылар һәм бер-бер артлы рапорт бирделәр: “Бүген минем бригадада авыручы булмады,” “Минекеләрнең эче китми,” “Минем егетләр барысы да исән-сау.” Бу сүзләрне Санатар гаҗәпләнеп һәм ихлас шатланып тыңлады. Һай шәп тә адәм булды бу Солтаньяр, зар елаткан гыйләттән ансат кына дәрман тапты да куйды гуй (Гыйләт – авыру, чир. ). Ахры, чыннан да наҗәсәт, казаннарның яхшылап юылмавы гына сәбәпче булган. Менә сиңа мә. Ә табиблар әллә нәрсәләр тикшереп йөргән була, имеш, завод җитештергән продукциянең дә зарарлы булуы мөмкин. Вай, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге генә икән шул, Санатар үзе ник күрмәгән, вәт гаҗәп.
Менә шулай бурайлылар Дагыстанга килүләренең икенче көнендә үк дан һәм шөһрәт яуладылар.”Казан хезмәткәрләре” түгел, ә меңләп халыкны бәладән коткаручы, туендыручыга әйләнеп киттеләр. Солтаньяр шуңа игътибар итте: балыкчылар балык яратмый икән бит. Бу чыннан да гаҗәп инде, игенче һичкайчан икмәктән ялыкмый бит, мал караучы халыклар иттән йөз чөергәне юк. Тик менә балыкчылар бер атна балык ашаса, шуннан инде борыннарын читкә боралар, ач булуларына карамастан, табаны атып бәрергә әзерләр. Югыйсә, бу халыкны туендыруы авыр булмас дип уйлаган иде Солтаньяр, никадәр балык – шулкадәр байлык, тегеләй пешер, болай кыздыр – тагын ни кирәк. Юк икән, балыкчы балык эзләп ил гизәр, үзе балыктан бизәр булып чыкты. Алар балыкның бары тик уылдыгын гына ашый икән. Икра да икра дип “ах” итәләр. Солтаньяр исә шушы уылдыкка карый да алмый, кая ул, исемен ишетсә дә күңеле болгана. Инде малай чагында алган чиркануы һаман да бетмәгән икән. Бу болай булган иде. Солтаньярның яланаяклы малай чагы. Әтисе уҗымнарны карап кайтырга кушты, атка атланып шунда китеп барышы. Тип-тигез болын. Дөньялыкның искергән кардан арынып сыек яшел төскә уранган чагы. Иртә чыгучы үләннәр буй тартып ята. Малайның тиктомалдан эчәсе килә башлады. Башта ул мондый вак-төяккә игътибар бирмәде, атыннан төшәргә иренде, әмма сусавы онтылмады, торган саен ныграк эчәсе килә иде. Су ни, яз көне күп инде ул, атлаган саен диярлек күлләвекләр очрый. Көмештәй саф, үтә күренмәле су үлән араларында ялтырап ята. Түзмәде Солтаньяр, бер ынтылуда атыннан сикереп төште дә җиргә ятты. Су тәмле, кояш яктырып торуга карамастан, җылынып өлгермәгән икән. Эчеп туймаслык. Малай рәхәтләнде. Карыны-җаны канәгатьләнгәч, ул башын күтәрде һәм, хәерсезең, ярты гына адымдагы галәмәт бернәрсәгә күзе төште. Чип-чиста суда шундый ук чиста, үтә күренмәле, борчак кадәрле нәрсәләр. Үзләре шулкадәр күп, шулкадәр күп, сөзгеч белән сөзеп алсаң бер чиләк булыр. Кояш нурларында мимылдап яткан бу нәрсәләрне тиз генә күреп тә булмас иде, ләкин һәркайсының эчендә чем кара, энә күзе кадәр генә нәрсә бар. Солтаньяр, әлбәттә, тиз аңлады, бу бака уылдыгы иде. Ә ул шуннан су эчте! Шул заманнан бирле ул уылдык, икра дигән сүзләрне тыныч кына тыңлый алмый.

12. Диңгез буенда
Көннәр уза торды. Балык төялгән олауларның бер-бер артлы эшкәртү заводына агылуын күреп бурайлыларның исе китә, дала кешеләре диңгездә балык шулкадәр күп була икән дип уйлый да белми иде бит. Бездә утынны да улкадәр ташымыйлар. Шуңа да ирләр, монда эш беткәч, күп итеп ысланган балык алып кайтырга булдылар. Хезмәт хакы исәбенә теләсәң күпме бирәләр икән. Рәхим итеп ал гына. Ә безнең якта мондый нәрсә тансык аш. Кем әйтмешли, Ходайның һәр гамәле яхшыга икән, җиде җир читенә килеп бурайлылар ялгышмады. Һәрхәлдә биредә бернинди хәтәр юк, җан тыныч.
Әйткәндәй, Вера да монда. Нуриҗан хат язу белән килеп тә җитте, икеләнеп тормаган. Хатын-кыз адым саен маза-каза кутарып тормаса бәһасе бик югары була икән, егет аны шул тыйнаклыгы, гадилеге өчен үлеп ярата түгелме соң. Вера балык комбинатында эшкә урнашты. Әлеге шул бурайлыларга хәерхаһлы Санатар ярдәме белән инде. Кыз палатада яшәми, әлбәттә, поселокта фатир тапкан. Аның эше иртәрәк бетә, шуңа да үзе Нуриҗан янына килә, яшьләр кичләрен диңгез буенда йөрергә яраталар. Йөрүләре бушка түгел, кыз татарча әйбәт кенә сөйләшергә өйрәнеп килә, егет тә форсатны кулдан ычкындырмый – Вера ярдәме белән урысчасын ныгыта.
Диңгез менә нинди икән ул. Гаҗәп. Гади генә сорау – диңгез нинди? ә җавап табып булмый. Чөнки диңгез ул тегенди яки мондый түгел, ул һәртөрле, ул күптөрле. Ул һәрвакыт үзгәреп тора, аның сүрәтен, хозурлыгын туктатып, тоеп алып тасвирлап булмый. Нуриҗан яшь булса да бераз дөнья күреп өлгергән кеше. Күзләрне куандырып күкрәп үскән иген кырларын күргәне бар, август җилендә башаклар дулкынлануын әйт син, гүя сыек алтын агамыни. Күксел урманнар белән капланган таулар даһилыгын да күрде ул, анда инде иң биек үргә менеп очып китәсе килә. Кар баскан, иксез-чиксез кышкы далаларны да гизде Нуриҗан, монысы гүя ак җәймә, шуның читен табып кайтарып карыйсы килә: җәйге яшеллек кайда соң, берәр җирдә ул бармы, әллә дөнья тоташ ак кармы, дип уйлыйсың. Ләкин бу манзараларның һәркайсы ничектер аңлашыла, тотрыклы, күзең белән күреп кенә түгел, кулың белән дә тотып карап була. Ә менә диңгезнең төсе, төсмерләре гел үзгәреп тора. Юк, беръюлы мең төсле ул, ата күгәрчен муены шикелле үзгәрүчән, елкылдык матур. Һәй, таптың чагыштырыр нәрсә! Күгәрчен муены диңгез кебек тирән, куәтле һәм илаһимы? Юк, әлбәттә. Диңгезнең яры берәү генә булган кебек, пары да юк икән, тиңләр-чагыштырыр җисем юк.
Нуриҗан белән Вера ашыкмый гына диңгез яры буйлап атлыйлар. Җылы дулкын көянтә шикелле сыртын кабартып калкып чыга да, ярга килеп тәгәрәп боларның аякларын кытыклый. Вераның сары чәчләренә алтын кояш нурлары кереп адашкан. Әллә чәчләре яктырамы икән. Кыз аккош муенын борып кояшка карый.
- Нуриҗан?
- Әү.
- Ни өчен кояш байый?
- Бәй, бу нинди балалар соравы, кич җиткәнлектән байый ул.
- Юк, мин бит ул ни өчен ”байый” димен, иначе говоря, бай була?
Нуриҗан атлаган җиреннән тукталып калды, бу нинди сүз. Чыннан да, кояш байый икән бит. Менә сиңа әкәмәт, татар сүзен марҗа кызы аңлатып торсын әле. Һәм ул тиз генә яраклы җавап тапты.
- Әйе, байый шул. Син күр, ул нәкъ алтын тәңкә төсенә керде. Тик ничә сум икәнен генә Ходай язарга оныткан.
- Ай, син миңа әкият сөйлисең.
- Һич юк. Тиздән без дә баербыз. Мин үзем шәхсән баедым инде.
- Кайда инде ул байлыгың?
- Минем байлыгым – син ул, Вера. Син минем алтыным.
Бу сүзләр кыз күңеленә сары май булып ятты, ул дулкынланып бераз вакытка сүзсез калды, мондый да рәхәт, бәхетле минутларның ләззәтен сузды. Ә офыкта берән-сәрән болытлар йөзә. Алар җир читеннән, көнбатыштан килеп чыгалар да акрынлап күк гөмбәзе буенча шуышалар. Кайберләре нәкъ кояш турысына туры килә, гүя күк җисеменә килеп терәләләр дә, аны этеп кирегә югарырак, баш очынарак күтәрергә тырышалар. Тик булдыралмыйлар, буйлары җитми, кояш астыннан гына шуып үтәләр дә башка иптәшләрен куып китәләр. Нуриҗанның янә теле кычыта, сөйләшүне дәвам итәсе, кызны тагын куандырасы килә.
- Беләсеңме, минем тагын бер алтыным бар.
- Шулаймы, анысы ни булыр икән соң?
- Балдак. Никах балдагы. Алып куйдым инде.
- Ай, чынмы, күрсәт әле! - дип талпынды кыз.
- Соң, мин аны монда эш киеме кесәсенә салып йөртмим бит инде. Чемодан төбендә ята.
- Минем күрәсем килә.
- Күрерсең, үземнеке булсаң, үзеңнеке булыр.
Алтын дөньяда тагын бер алтынлык өстәлде. Бу юлы алтынсу чәчле, алтынсу сипкелле кызның оялудан йөзе алтындай янып чыкты. ”Ай, бу егет миңа тәкъдим ясый башлады түгелме соң?”- дип талпынды аның йөрәге.
диде ул дулкынланудан туган теленә күчеп.
- Мин өйләнергә телим, син минем кәләшем булырга ризамы?
- “Кәләш?” Ул нәрсә була? - диде Вера мутлашып.
- Кәләш ул – невеста, яки жена була, белдеңме?
Кыз бәхет дулкынына күмелеп ни әйтергә белми торды.
Мин бит әле сине яхшылап белмим.
- Шул булдымы сәбәп. Соң, белерсең әле, алда гомер озын бит.
Нуриҗан көтмәгәндә теленә килгән мондый сүзләрдән үзе дә канәгать калды. Ул: “Йә, хәзер нәрсә әйтә аласың?”- дип сынаулы карашын Верага ташлады. Аннары болай дип өстәде:
- Гомумән, бездә монысы мөһим түгел, элек заман бөтенләй таныш булмаган яшьләрне өйләндергәннәр. Аталары ярәшкән дә куйган.
- Алай яратышмый өйләнешү бәхетсезлек бит ул.
- Нишләп яратышмаганнар, ди, беркем дә аерылмаган. Башта өйләнгәннәр, аннары гашыйк булганнар, барыбер түгелмени.
- Ай, белмим Нуриҗан.
- Мин сине яратам бит. Йә, әйт сүзеңне, мин дә сине яратам диң!
- Ашыкмачы, Нуриҗан, кызлар “ә” дигәнгә ”мә” дип тормый инде, алай әдәпсезлек була. Дуслашып йөрик әле, бер-беребезне ныграк белик, дим. Син мине ашыктырма, зинһар, яме.
Нуриҗан русча бер матур сүз әйтмәкче булды, кызның күңеле эресен әйдә.
- Ах ты моя сивая голубка.
Вераның кинәт кашлары җыерылды, рәнҗүле карашы егеткә төбәлде. Ләкин аның сабыйдай риясыз йөзен күреп үпкәләве юк булды һәм ул диңгез буен яңгыратып көлеп җибәрде.
- Син нәрсә дидең?
- Сивая голубка, дидем.
- Ха-ха-ха. Кайдан ишеттең бу сүзне, ну син үтерәсең. Сивая түгел, сизая диң. Ә “сивая кобыла” дип тиргәшкәндә әйтәләр, хурлау сүзе ул.
- Гафу ит, без татарга барыбер инде.
Бәхетле яшьләр шулай ашыкмый гына гәпләшеп, кичләрен диңгез дулкыннары тавышына үз серләрен кушып, яр буенда йөрделәр. Их син, гүзәл һәм кыска гомерле яшьлек. Замана авырлыклары, юклык вә михнәте белән дә ул бәхетле һәм гомер буе сагынып сөйләрлек. Күр син яшьләрне: көн буена авыр эштән кыл да өзәлмәслек булып арысалар да, кичен тамак ялгап бер утырып тын алуга аруларын онытып сөйгәне белән очрашуга чыгып чабалар.
Вера белән Нуриҗан еш очраштылар. Ләкин эш шуннан ары китмәде. Аптыраган Солтаньяр бер көнне егеттән сорап куйды.
- Йә, Нуриҗан, Вера белән эшләрең пешәме? Кайчан кияү егете буласың?
Тегесе кыенсынып җилкәсен генә сикертте.
- Белмим.
- Ничек инде белмисең? Һаман да вәгъдәләшми йөрисезме әллә? Их, синең урында мин булсам...
- Мин әйтеп карадым ла ул.
- Шуннан? Нәрсә диде?
- Нәрсә дисен, икебез ике дин кешеләре, ничек яшәрбез икән, дигән була.
- Кит әле. Нинди борынгы әбиләр сүзе бу, хәзер яшьләр аңа карыймыни, совет заманында яшибез ласа.
- Анысын да әйттем инде.
Солтаньяр бу кадәресен уйламан иде, кара син аны, япь-яшь кыз, Степан дустының кызы дингә чат ябышып ята икән. Хәер, бу начар да түгел, бернинди мәсләге булмаган, чәүчәләк җанга караганда кешенең рухи кыйбласы булуы яхшырак. Тик менә шул патша заманыннан ук ияреп килгән дини хорафатлар аркасында яшьләрнең ярым-ярты булып йөрүе генә начар. Мирхәйдәров аптыраудан Нуриҗанга ярдәм итмәкче булды.
- Әгәр теләсәң, мин Вера белән сөйләшеп карыйм. Үзең беләсең, мин аның атасы белән акларга каршы сугышкан кеше, әнисен дә яхшы беләм, бәлки, минем сүзем үтәр.
Нуриҗан, ихтыярың, дигән шикелле иңбашларын гына җыерды.
Сөйләшергә икенче көнне үк җае чыкты. Вера болар янына килгәндә егетләр әле балыкчыларга кичке аш бүлә иде. Солтаньяр шушы форсаттан файдаланып калырга ашыкты.
- Исәнме, Вера, - диде ул, Нуриҗанны көтеп торган кызга. – Хәлләрең ничек?
- Яхшы әле, Солтаньяр абый, рәхмәт.
- Вера, син мине дөрес аңла, йөрәк эшенә өченче берәүнең кысылуы муафыйкка сыймаган нәрсә булса да, сорамый кала алмыйм. Сез икегез дә минем өчен кадерле кешеләр, ят сөяк түгелсез. Нуриҗан ышанычлы егет, мин аңа үземә ышанган кебек ышанам, сиңа беркайчан да кырын карамас, авыр сүз әйтмәс. Шулай булгач, син нишләп ризалык бирмисең, аның ни җирен ошатмыйсың соң?
- Дөрес түгел, Солтаньяр абый. Мин Нуриҗанны бик нык яратам. Аның мине сөюенә шулкадәр шатмын, бәхетлемен. Тик ул мине мөселман диненә күчәргә өнди.
- Алай дип, үзең күрәсең, безнең беребез дә мәчеткә йөрми, намаз укымый, сине дә беркем пәрәнҗә ябынырга мәҗбүрләмәс. Бары тик муеныңа тәре такмассың, аннары чукынмаска һәм чиркәүгә йөрмәскә кирәк булыр. Урысларның да хәзер бик сирәге генә чиркәүгә йөри бит, унсигезенче ел совет властында яшибез. Ә син яшь кеше, комсомолга керәсе урынга искелеккә ябышып ятасың.
- Шулаен шулай да ул. Тик гомер бакый яшәп килгән гадәттән баш тартуы ансатмы. Мин үзем дә ислам диненә хөрмәт белән карыйм. Ләкин, христиан диненнән мөселманлыкка күчәм икән, димәк, мин үз динемә хыянәт иткән кебек булам бит. Хыянәтчене күктәге Аллаһ гафу итәме дә, җирдәге кешеләр яратамы? Андый бәндәнең ихласлыгы да ышандырмый.
- Син, Вера, алай бик катгый булма әле. Дөньяда үзгәрмәгән нәрсә юк. Динсезләр яши-яши диндар булып китә, икенчеләре, киресенчә, бары тик фаный дөньяга гына ышана. Өченчеләре бер диннән икенчесенә күчә. Болар барысы да була торган хәл. Хәзер, әнә, күрәсеңме, атеизм заманы, ә бер йөз елдан, бәлки, кем белә, әле җимергән мәчетләрне, чиркәүләрне яңадан торгыза башларлар. Монысы бер хәл. Мин икенче нәрсә әйтергә телим. Син бит кыз кеше, ә кызлар кияүгә чыга. Дөньясы шулай корылган. Кияүгә чыгу ул яраткан кешеңнең хатыны булу гына түгел, аның мәгънәсе зур. Кияүгә чыккан вакытта кыз иренең гаиләсенә күчеп килә. Ягъни кияве яшәгән тормышны кабул итә, аның туганнарын үз туганнары итәргә, шушы гаиләнең, нәселнең, ыруның холык-гадәтләрен, көнкүрешен дөрес дип кабул кылып, шуларга күнеп, аларны төгәл үтәп, һәм дә үз итеп яшәргә вәгъдә бирә. Шуңа да халыкта безнең килен дигән сүз бар. Болай дип каенана һәм каената гына әйтми, ә кияүнең барлык олы туганнары, нәселләре, хәтта бөтен авыл әйтә. Ягъни барлык татар халкына килен буласың. Шулай икән, язмышым шулдыр инде диң дә, күңелеңне азаплап маташма.
Кыз Мирхәйдәровның үгетен бүлдерми бик ихлас тыңлады. Уйлармын, диде.
- Уйла, Вера, уйла. Теге вакытта, без Бүре шәһәре төрмәсендә үлем көтеп ятканда безнең янга беренче булып кем килде? Син! әлбәттә, Нуриҗан өчен җан атып килдең, аннары янә аның өчен ут йотып йөрдең, хат салыр өчен генә дә башкалага кадәр киткәнсең. Ә Нуриҗан? Ул синең бәлагә таруыңны ишетү белән Новотроицкигә китмәкче булды. Мин аны чак көчкә үгетләп бу якка алып чыгып киттем. Сез бер-берегез өчен тугансыз, бер аккошның пар канаты кебексез. Инде ниндидер сәбәп табып, үз арагызга үзегез киртә куясыз икән, бәхетсезлектән башка бернигә дә ирешмәссез.
Болар шулай ихлас йөрәктән әңгәмәләшкән арада егетләрнең эшләре беткән икән. Нуриҗан әледән-әле болар ягына карап ала. Солтаньяр, кыз белән хушлашып, Санатар янына китте. Промартель начальнигы еш килә һәм аның озын төз гәүдәсе әллә каян күренә. Һәм менә гаҗәп, бурайлылар арасыннан Мөбәрәк дигән иң яшь егет аңа ияреп диярлек йөри башлады, аны Санатарның гарәп һәм кумык сүзләре кушып сөйләве кызыктыра, балга сырылган корт кебек итә иде. Мөбәрәк гап-гади егет, башкалардан берние белән дә аерылып тормый, Нуриҗан белән Нурым кебек уйчан түгел, Галәфим белән Хафизулла кебек сүзчән түгел, Сәлимгәрәйгә охшап дәү дә түгел. Бер уч ашлык арасындагы бөртек сыман ул, күзгә ташланып бармый, шунлыктан моңа кадәр аның турында сүз чыкмады. Дөресен әйткәндә, ул бу иш-куш арасына очраклы рәвештә килеп эләкте: Казан ягына юлга чыкканда үзе килеп кушылды. Кемдер аңа әйткән булган да егет кызыгып киткән. Яшь дип Солтаньяр алмаска да уйлаган иде үзен, әмма Сәлимгәрәй, Нуриҗан, Корбангалиләр ду килеп егетне яклап чыкты. Монда килгәч Мөбәрәкнең әнә шул гадәте ачылды: төрле халыкларның сөйләшүен тыңлый, сүзләрен хәтеренә сеңдерә, аңламаганын сораша. Ә балыкчылар арасында кемнәр генә юк: дагыстанлылар, азәрбайҗан, әрмән, чечен, ингуш, нугай, кырым татарлары, үзбәкләргә кадәр күренә. Мөбәрәкне бигрәк тә гарәп теле кызыксындыра, бүген аның үтенече буенча Санатар аңа үзе укыган Һәфтөяк китабын алып килгән иде.
Күрешкәннән соң Санатар белән Солтаньяр хәл-әхвал сорашып алдылар. Ике ир узаманы исемнәре белән генә түгел, холыклары белән дә охшаганнар бит. Икесе дә ир солтаны, тумыштан ук, табигатьләре белән үк командирлар. Тик йөрешләре генә ике төрле: ни әйтсәң дә Солтаньяр балта остасы шул, аз гына алга авышыбрак йөри, түмәргә чапкан балтасын алырга килгән кеше кебек кулларын чак кына алга сузыбрак атлый. Санатар киресенчә, ике кулын артка куеп, гәүдәсен төз тотып, күкрәген киерә биребрәк йөри. Янәсе, карагыз, бу мин. Тау кешесе шул. Тик, юк, ул үзен зурга куеп башкаларны кимсетә торган адәм түгел. Уңган кешене ул бар йөрәге белән хөрмәт итә, ярата, акыллы инсаннарга ихтирамы зур. Ләкин менә ялкауларны, тиле-миле бәндәләрне җене сөйми иде.
Болар сөйләшеп торган арада сәхрә уртасында ыгы-зыгы купты. Йөзләгән кеше бер тирәгә өерелгән, ә уртада түгәрәк мәйдан. Бәй, балыкчылар көрәш оештырган икән, боларның, ахры, туган яклары, сабантуйлар исенә төшкән. Санатар белән Солтаньяр кызыксына калып шунда ашыктылар.
Санатар – тәҗрибәле көрәшче. Үз гомерендә ничә тапкыр җилкәсенә тәкә салып мәйдан әйләнде икән – очына чыккысыз. Шуңа да ул бәйгене кызыксынып күзәтте, кемнең беләге нык, кемнең биле – чамалый барды. Күпләрнең беләге дә, биле дә нык, тик чослыклары җитми, тәҗрибәләре сайрак икән шул. Елгыррак көндәшләренә бирелеп куялар. Көч сынашырга теләүчеләр кимегәч, мәйдан уртасына Санатар да чыкты. Бер-ике егетне артык көчәнми генә сыртлары белән җиргә салып куйды. Һәм менә бердәнбер көрәшче калды, аны да екса, тагын батыр буласы. Бу егетне Санатар танып алды, Башкортстаннан килгән, Солтаньяр бригадасыннан бит бу, ботка пешерүче.
Санатар ялган хәрәкәтләр ясап тегеләй тарткалап карады егетне, болай йолыкты – анысы бирешергә уйламый, сизгер һәм җитез булып чыкты. Хәлен бетерергә теләп билен кысты, күтәреп карады, уңга-сулга каерды – егет ыжламый да, сулышы тигез, нервылары тыныч. Ахырда җиңелү белмәгән батырның үзенең тынычлыгы бетте, ни пычагыма дип халыкны көттереп озак маташа соң ул. Йолкып ал да, селкеп сал. Һәм ул бар көчен җыеп... Юк, булмады. Теге кымшанмады да, әллә аяклары җиргә ябышкан. Санатар корычтай мускулларын киереп янә көндәшенең билен кысты, кинәт күтәреп алмакчы булды. Юк, барып чыкмады. Нәрсә бу? Үзе балык кебек шома бу татар, үзе чуен кебек авыр. Ыһ та итми бит. Моны ничек...
Санатар уйлап бетерә алмады, үзенең һавага күтәрелүен генә тоеп калды. Беркайчан да аягын җирдән өзмәгән, башкаларны чөеп ыргытырга өйрәнгән батыр өчен табаның белән җирне тоймау бик сәер икән. Һәм гарьлек. Күтәрде дә ди, йә, шуннан? Ник селкеп җиргә егарга тырышмый, күтәреп тик тора. Ә куллары кыса. Менә хәзер генә игътибар итте Санатар, көндәшенең куллары чын тимер кебек кыса бара, кыса бара. Ул тегеләй ынтылды, болай тайчынды, һич булмаса җиргә егылып төшәргә риза иде. Юк, булмый, тегенең күкрәгенә ябышкан шикелле тик тора. Аның кулларын каермакчы булды, аюныкы шикелле нык беләкләрне каера алмады. Ә мәйдан тирәли халык “ду” килә, сызгыра, көлә, кычкыра, имеш. Сәлимгәрәй давай, давай диләрме? Төшермә әйдә, балык кебек какланганчы торсын, диләрме? Юк, төшер, түрәбезне харап итмә, дип көләләрме? Хурлык, валлаһи хурлык. Санатар җан ачуына тегеләй дә болай талпынып карады, тәмам хәлдән тайды, әмма тимер кыршау йомшармады.
- Җиңдең, Сәлимгәрәй, һичшиксез җиңдең!
- Куй инде, малай, хуҗа кешене җирдә аунатма, бастыр.
- Маладис егет, вәт көч кемдә ул!
- Чын батыр менә кем икән. Пәһлеван!
- Әй, егет, иртәнгә кадәр күтәреп торма инде, Санатар абыйның кәләше янына кайтасы бар.
- Мондый батырны күргәнем юк иде, вәт көч үзендә. Кайсы яктан килгән бу?
- Йә, куй инде, куй, диләр, җиңдең бит. Монда бәхәс юк.
Әнә шундый хуплау һәм соклану сүзләре яңгырын тыңлап туйгач, Сәлимгәрәй директорны җиргә бастырды. Тегенең инде кабыргалары кысылып сулышы буыла башлаган иде. Ләкин ул тиз һушына килде, үпкәләмәде, җиңүе белән котлап Сәлимгәрәйнең кулын кысты.
- Ун елдан артык мине җиңүче булмады. Чын алпамша икәнсең, алып батыр. Сине ботка пешерергә куеп ялгыш эшләгәнмен, ат урнына җигәргә кирәк икән үзеңне, - дип елмайды.
Менә шулай тәмамланды бу көн. Санатар белән Сәлимгәрәйнең көрәшүе турындагы сүзләр атна буена халык авызыннан төшмәде. Шулай итеп ерак Каспий буенда якташларның абруе тагын да артты.


13. Сәер чир
Берничә көннән яшьләр тагын очрашты. Бу юлы инде Нуриҗан таләпчәнрәк булырга тырышты.
- Йә, Вера, уйладыңмы инде, кәләшем булырга ризасыңмы?! - диде.
- Ай Нуриҗан, белмим инде. Үзем дә аптырадым. Бер булмагач булмый икән шул.
- Нәрсә булмый, ни өчен булмый? Син нәрсә сөйлисең? - дип гаҗәпләнде егет.
Кыз сүзен әйтергәме-юкмы дип җәфалана иде, күңеле артык гасабиланудан күзләрендә яшь саркып чыкты, иреннәре дерелдәде. Кычкырып елап җибәрәсе генә иде дә бит, ләкин егет кеше әниең түгел, авыз ерып елап торган кызны яратмас. Җавап көтеп алалмагач, егет соравын яңадан кабатлады.
- Вера, әйт, теләгеңә тагын ниләр аркылы төште, нинди яңа бәлагә тарыдың? Сине бит нәрсәдер җәфалый, күреп торам, әйт миңа, әгәр бер-беребезгә ышанмыйбыз икән, димәк, мәхәббәт дигәнебез дә ихластан түгел булып чыгамы?
- Юк, Нуриҗан, алай димә. Минем сине алдарга һич тә теләгем юк, яшерен уем да юк. Мин куркам һәм оялам.
- Оят Мәскәүдә кыйммәт. Күзеңне йом да әйт тә куй инде. Җир җимерелмәс әле.
- Ах, Нуриҗан, миңа шешек чыкты...
- Кайда?
- Менә шунда, - дип кыз оялып түшенә күрсәтте.
- Шуннан ни булган, малай чакта минем менә монда, тагын менә монда йодрык кадәре чуан чыккан иде, бетте бит. Синеке дә бетәр әле.
- Чуан түгел шул ул.
- Нәрсә соң? Бәрелгәнсеңдер. Яки шырпы кадалган, беткәнмени.
- Юк шул, Нуриҗан, бәрелмәдем, төртелмәдем, шырпы да кермәде. Тиктомалдан күкрәгем чабыртып чыкты, кып-кызыл. Нәкъ кычыткан чаккандагы кебек. Ләкин кайда монда кычыткан? Аның шунысы сәер, шеш җирем нәкъ ярым ай сыман ап-ачык күренеп тора, әйтерсең читләрен каләм белән сызып чыкканнар. әгәр күрсәң иде, күкрәгемдә кып-кызыл ай!..
- Хм, авыртамы соң/- диде егет.
- Болай сизелми дә, ә тотынсам нык авырта. Ни галәмәт соң бу?
- Соң табибка күренергә кирәк.
- Бардым инде.
- Нәрсә диде?
- Нәрсә дисен, мазь биргән булды, бетмәсә тагын килерсең, диде. Үзенең берни дә аңламаганы йөзенә чыккан. Мин үзем дә тире авырулары белән таныш, ләкин мондый нәрсә турында ишеткәнем юк.
- Ярый, Вера, шешәр дә бетәр, исең китмәсен. Ул гына безгә өйләнергә комачауламый бит инде.
- Ай Нуриҗан, комачаулый шул, минем сиңа камил һәм саф килеш барасым килә, ә кимчелек-җитешсезлекләргә күмелеп түгел.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 08
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.