Latin

Солтаньяр - 23

Total number of words is 4213
Total number of unique words is 2088
39.3 of words are in the 2000 most common words
54.1 of words are in the 5000 most common words
61.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Нәрсә козгын кебек бакырасың анда, - дип мин дә Гөлкәйгә кычкырам, - күрсәтермен мин сиңа “яшәсен Сталин”ыңны, иблис токымы! - димен. Шулчак, нигәдер, менә гөнаһ шомлыгы, күршеләр ягына карап алдым шул, шунда йөрәгем “жу-у”итеп табан астына төшеп китте. Күтәрмәләрендә Маних карт басып тора, имеш. Үзе безне тыңлый бу, колакларын әрекмән яфрагыдай тырпайткан. Куркырсың да шул, аны бик астыртын диләр иде, авылдашлар өстеннән шикаять яза, дип сөйләделәр. Хәзер нишләргә? Көтмәгәндә бәла. Аллага шөкер, ярый шулчак баш эшләп калды.
- Һай, ристан бала, - димен Гөлкәйгә. – Яшәсен Сталин! дип шушы кар өстеннән кычкыралармыни! Ул беләсеңме кем? Ул – бөек кеше. Ул илебезне җитәкли. Ул безнең даһи юлбашчыбыз, халыкларның атасы. Бар, кошчыгым минем, димен, әнә, клуб башына менеп кычкыр, йә башка берәр биек җирдән. Бөтен авыл халкы ишетерлек булсын, - дип баланы бар көчемә кычкыра-кычкыра әрләгән булам. Малих карт яхшы ишетсен дип тырышам инде. Сәрвәр күрше Сталинны нык ярата икән, дип уйлагандыр инде бахыркаең, алай ул-бу булмады. Ләкин шуннан бирле берәрсе “яшәсен” дип кычкырса, куркып китәм.
- Ай, әнекәм, гафу ит инде мин сантыйны, белмәдем бит, - дип, назланып, Гөлкәй янә килеп әнисенә сыенды.
- Алайса, нәрсә өчен эчәбез соң? - диде Иблиәмин.
- Соң, Кураиш өчен эчик, әлбәттә. Куркуым үтте бит инде. Барыбызны да сыендырган шушы игелекле төбәкне хөрмәтлик. Аннары, әтиегезнең яңа ордены һәм дә килеп очрашу хөрмәтенә.
- Ай, улкадәр тост бер бокалга сыймастыр, әни, - дип елмайды подполковник. – Без болай итик булмаса, башта Кураиш өчен эчик, аннары әти белән әни хөрмәтенә, шуннан очрашу шатлыгыннан, ахырда инде әтинең орденын “юарбыз.”
- Дөрес, кияү, ашыгасы юк, утырыйк әле озак итеп. Шатлыгыбыз зур, бәйрәмебез дә күңелле булсын. Барчабыз да сау булыйк!
Уен-көлкеле, бәхетле-шатлыклы көн Мирхәйдәровлар гаиләсендә әнә шулай дәвам итте.

47. Дуслар
Альбом белән төсле каләмнәр күргәч Зөлкәрамның күзләреннән борчак кадәрле яшьләре атылып чыкты. Инде егет корына кереп барган үсмер кадерле бүләкләрне күкрәгенә кысып и сикерде, и шатланды, хәтта урам буйлап кычкыра-кычкыра йөгерәсе килде. Аңа карап Иблиәмин куанды: ярты Уфаны йөреп чыкса чыкты, тапты бит ул эзләгәнен, егерме дүрт төсле карандаш та алды, шома битле калын рәсем альбомын да очратты. Мондый зиннәт Кураишта тагын кемдә бар. Шуңа да ул бик канәгать иде. Сәләтле кешеләр, сәнгать җене кагылган адәмнәр чыннан да нечкә күңелле булалар, ахры, карале, ничек шатлана бу малай. Шушы манзараны күрер өчен акча да җәл түгел, бүләк эзләп уздырган вакыт та кызганыч түгел.
Икенче яктан караганда һәрнәрсәнең бер күңелсез ягы бар инде. Ни өчен Зөлкәрам шулкадәр шашып шатлана соң, башка бер малай булса, рәхмәт әйтер иде дә, салып куяр иде. Ә бу бөтенләй башка. Чөнки аның гомерендә бәхетле көннәре бик аз булган шул. Әллә инде бөтенләй дә булмаганмы? Ий тормыш... Өлкәннәр сәясәте аркасында балалар зыян күрә. Әти-әнисен сөргенгә озатканда сабый гына булган, шуннан соңгы ун елы колония барагында үткән. Хокукларыннан мәхрүм ителгән кеше баласы булуы җиңелме! Адым саен кимсетү, хурлау. Аның өстенә ярлылык, начар малайлар йогынтысы. Ә сабыйның башкалар ашаганны ашыйсы, башкалар кигәнне киясе килмиме? Үч итеп, мин сездән киммени, дип иреклеләр кыланганны кыланасы килмиме? әнә шул нәфсен тыялмый урлашырга, “мал табарга” өйрәнеп алган кордашлары котыртуы да өстәлсә, тайгак юлга басуыңны сизми дә каласың. Зөлкәрамны ярый шундый киләчәктән коткарып калдык, дип уйлый Иблиәмин. Бу баланың күңелен ул бик яхшы аңлый. Аны да бит еш кына мулла малае диләр иде. Атасы хөкем срогын ничәмә ел элек тутырган булса да, Иблиәминне директор итеп куймадылар, юк сәбәпне бар иттеләр. Мөрид абзый гүр куенына киткәч кенә улы директор итеп үрләтелде. Шуңа да Талхин колония балаларына күз бәбәге белән карамады, киресенчә, аларның совет властына үпкә һәм ачу саклап үсүләренә юл куймау өчен бик тә сизгер, әйтергә мөмкин булса, нәзәкатьле тәрбия эше алып барды. Мәгәр илдә кимсетелгәннәр, аннан да бигрәк, үчлеләр бар икән, ничек итеп социализм – бәхетле халыклар җәмгыяте төземәк кирәк. Ләкин Зөлкәрамга ул мондый кадерле бүләкне тәрбияви максаттан чыгып түгел, ә ихлас күңелдән бүләк итте. Чөнки сәбәбе бар иде.
...Зөлкәрам кармакка кайры корты кигезә дә, суга ташлый. Яр буйлап үзе акрын гына атлый, ә кармак шулай итеп агымга каршы“йөзә.” Ике бәрде эләктерде дә инде ул. Тагы да тотар әле, балыкларның өерелеп үргә таба, уылдык чәчәргә менгән вакыты, мондый чакта әллә күпме тотарга була. Җаен гына белергә кирәк.
Чү! Кемдер кычкырган кебек булды, нәрсәдер шаптырдап калды. Зөлкәрам күтәрелеп караса, әле генә елга буенда уйнап йөргән биш-алты яшьлек малай юк. Суга төштеме әллә?! Зөлкәрамның күкрәк авызы боздай салкынаеп китте, аны курку биләде. Малай як-ягына каранды, якында беркем күренми, ә берничә секундтан бала харап булачак. Зөлкәрам алга йөгерде, күзләре шаулап, ургылып аккан су өстен күзләде. Әһә, әнә бит, бата-чума теге бала агып бара. Ләкин ул шул мәлдә үк башыннан күмелде, су төбенә төшеп китте. Чыннан да, бер секундтан соң булачак иде һәм Зөлкәрам, уйлап та тормый, ярдан баштүбән сикерде. Малай менә шунда булырга тиеш, әйе, нәкъ менә шунда, кул сузымы гына арада булырга тиеш ул. Зөлкәрам бер-ике ынтылса аны табып алачак. Әгәр ул дөрес чамаламаса, әгәр ул аны менә шул мизгелдә тапмаса, аннары инде... Аннары инде баланың мәетен генә эзлисе кала.
Ташкын суы тәнне куыра, әллә кайсы җирләр әллә тартыша, әллә авырта. Ләкин баланы табарга кирәк! Һәм үсмер егет янә алга омтыла, янә омтыла, инде үпкәсе мең энә кадагандай түзгесез авырта, авызны киң ачып сулыш алып җибәрәсе килә, ләкин ярамый, бала менә шунда гына булырга тиеш, аны хәзер тапмасаң, икенче чумуда ул инде табылмаячак. Зөлкәрам кулларын бутый-бутый һаман су төбендә баланы эзли. Һәм... өмете өзелә язганда бармаклары йомшакка төртелә, малай аны шундук тотып ала, әйе, бу бала гәүдәсе! Зөлкәрам аякларын елга төбенә терәп бер ынтылуда өскә калка. Ләкин шушы мизгел эчендә аның авызы ачылып китә һәм бозлы су үпкәсенә тула. Малай чәчи, хәле бетә, күз аллары караңгылана, аңа әллә нәрсәләр күренә, ләкин ул каяндыр көч алып сыңар кулы белән йөзә, бата-чума алга ага. Биредә елганың ике яры да текә, менәрлек түгел, ә менә алдарак ул борылыш ясый, шунда сайлык бар. Ниһаять, Зөлкәрам шунда килеп җитә, аяклары ләмгә тия, ул соңгы көчен җыеп ярга күтәрелмәкче була, тик бер-ике адым атлауга биленнән ләмгә батып туктап кала. Ләкин паникага бирелергә ярамый, вакыт юк, баланы коткарырга кирәк. Зөлкәрам аны алдына сала, ә тегесе сулыш алмый, үле кебек хәрәкәтсез. Малай баланы бил турысыннан кочаклап күтәреп ала да, берничә тапкыр кинәт эченнән кыса. Анысы бер “һык” итеп ала, авызыннан су атылып чыга һәм ул сулап җибәрә. Чәчи-чәчи бала елый, чәчи-чәчи малай көлә. Әйе, бала исән, ул үлмәде, Зөлкәрам аны коткарды! Бу шатлык бит! әле ярга үрмәләп менәсе бар, әле баткактан чыгасы бар, ләкин болары вак-төяк, иң мөһиме, алар исән, алар үлмәде!
Йортында нидер эшләп йөргән Фазлый ни хикмәт беләндер елга ягына караган иде, бер малайның баштүбән суга ташланганын күреп калды. Бу ни хәл?! Ни генә булмасын, яхшыга түгел бу. Һәм ул, казыкка эленеп торган дилбегәне йолкып алды да, яр буена йөгерде. Ул килеп җиткәндә малай су читендә ләмгә батып тора иде, үзе генә түгел – кулында биш-алты яшьләрдәге бала. Анысы буыла-чәчи елый, дер калтырый, ә аны көчкә күтәреп торган зур малай баткактан чыгалмый интегә иде. Фазлый тизрәк дилбегә башын ыргытты.
- Култык астыннан уратып ал!
Бәләкәй малайны тартып алуы авыр булмады, ә менә зурысын Фазлый бар көчен җигеп чак сөйрәп чыгарды. Тегесенең итекләре суырылып ләм төбендә торып калгач кына эш чыкты. Шуннан, билгеле инде, Фазлый бәләкәй малайны күтәреп өенә йөгерде, аны ихатада каршы алган хатыны шундук:
- Мунчага керт, мунча җылыдыр, - диде.
Мунчада Фазлый малайларны чишендереп ләүкәгә мендереп җибәрде, җылы су салып бирде. Бичараларның бәләкәе елый да елый, һаман булса дер калтырый иде, ә зурысы бирешмәгән. Шуңа да Фазлый анардан сораша башлады.
- Син кем, егет?
- Мин Зөлкәрам. Без колониядә яшибез.
- Бу тишекборын кем, энекәшеңме?
- Юк.
- Кем соң?
- Белмим. Мин мәктәп балаларын беләм, ә бу бәләкәй әле, шунлыктан танымыйм.
Бәләкәй дисәң дә, малайга биш-алты яшь булыр. Андый бала инде күпне белә, шуңа Фазлый сорауларын бәләкәчкә юнәлтте.
- Үскәнем, ә син кем, исемең ничек?
- Нурдәүләт.
- Бик һәйбәт, Нурдәүләт. Син әтиеңнең, әниеңнең исемен беләсеңме соң?
- әтием Иблиәмин, әнием Бибкәй. Алар укытучылар, - дип тотлыга-тотлыга булса да җавап бирә алды бала.
- Беләм, алайса, мин синең әти-әниеңне. Алар сине хәзер килеп алырлар. Син елама, менә кайнар су, шуның белән юынып җылына тор, яме.
Аннары ул зур малайга эндәште.
- Зөлкәрам булам, дисеңме? Ярый, алайса, Сәрби әбиегез киемнәрегезне юып бирер, ә мин өегезгә хәбәр итим әле, икегезгә дә коры күлмәк-ыштан китерсеннәр.
Менә шундый хәл булып алды Кураишта. Зөлкәрам белән бәләкәй Нурдәүләт әнә шулай таныштылар. Азак авыл халкы тел шартлатып бик озак сөйләде: бу бит могҗиза, су астында Зөлкәрам баланы ничек тапкан соң? Аннары, борылышта ләмгә эләгеп калырга ничек көче җиткән. Әгәр шуннан узып киткән булсалар... Аннары инде Кураиш шарламалар ясап котырып турыга ага – берничек тә исән калмаслар иде. Искиткеч хәл.
Менә шуның өчен Иблиәмин башкалага барган җиреннән Зөлкәрамга альбом белән бер кап карандаш алып кайтты да инде. Бүләкне дөрес сайлавыннан бик канәгать калды ул. Малайга күлмәк-фәлән алып бирсәң улкадәр сөенмәс иде.
Зөлкәрам альбомлы булгач атна-ун көн чамасы Талхиннар өендә күренмәде. Бүген ул хәл белергә килгән, Нурдәүләт белән чөкердәшеп сөйләшеп утыралар.
- әтиең биргән альбомга сүрәт төшердем, күрсәтимме? - ди Зөлкәрам.
- Күрсәт, - ди Нурдәүләт.
Малай бик озаклап рәсем карый, олылар дикъкатьлеге белән дустының иҗатын өйрәнә. Ә альбом битендә – Кураиш. Әйе, зур авыл тулысы белән диярлек шунда сыйган. Әнә дәү булып мәктәп утыра, әнә тупыллар артында дәваханә, су буенда леспромхоз конторасы – барысы да ике катлы. Сузылып киткән урамнар, Кураиш елгасы, аръяктагы урманнар... Тик, болар барысы да түбәндә, яшь рәссам авылга гүя очкан кошлар биеклегеннән караганмыни. Илморза тавына менеп төшергән дисәң, юк, тау әнә, авыл артында үз урынында утыра. Алайса, Зөлкәрам кая менеп, нинди биеклектән караган да, бу сүрәтне ничек төшергән, бәләкәй Нурдәүләт шуны һич төшенә алмый иде.
Авыл матур. Югарыдан караганда ул бигрәк тә матур күренә икән. Әйе шул, егерме дүрт төсле каләмең булсын да... Бу сиңа ручкаңны карага манып шакмаклы дәфтәргә сызгалау түгел.
- Ошыймы? - диде, ниһаять, Зөлкәрам.
- Ыһы.
- Тик әле исем таба алмадым. Беләсеңме, рәссамнар зур, матур итеп картиналар төшерә бит, алар һәр картинага исем куша. Мин дә исем куярга телим: “Туган авылым” ошыймы?
- Юк.
- Нигә? - диде Зөлкәрам гаҗәпләнеп.
- Белмим. Гап-гади исем бит, димәк, андый исемдәге картиналарның тагын да булуы мөмкин.
- Дөрес.
Зөлкәрам кечкенә дустының олыларча фикер йөртүенә гаҗәпләнеп, аңа беравык эндәшми карап тора. Аннары: “Их, Нурдәүләт укытучы баласы шул, әле үк күпне белә,”- дип уйлап яңа сорау бирә.
- Син үзең нинди исем сайлар идең?
- “Очасы килә.”
- “Очасы килә?” ә ни өчен алай?
- Күрәсең бит, авыл түбәндә ята, өстеннән очып барган кебек. Бу сүрәткә карагач, чыннан да очасы килә, авылларны, урман-тауларны менә шулай югарылыктан күрәсе килә.
- Мин әле тагы да күп-күп матур рәсемнәр төшерәчәкмен. Кара, нинди калын альбом, моны тутырганчы... Беләсеңме, мин кеше сүрәтләре төшерергә өйрәнәчәкмен һәм иң яхшы кешеләрне менә шунда, альбомыма сүрәтләп куям. Иң башта синең әтиең белән әниеңнең рәсемнәрен төшерәчәкмен.
- Ни өчен?
- Чөнки алар яхшы кешеләр, ә яхшы кешеләр күп түгел.
- Син үскәч тә шулай альбом тотып рәсем төшереп йөрерсеңме?
- Мин инде үсеп бетеп киләм ул, Нурдәүләт. Мин үскәч тә рәсем төшерәчәкмен. Бәлки, художник булырмын. Ә син үзең кем булырга уйлыйсың?
- Мин үскәч китап укыячакмын, укырга өйрәнә башладым инде.
Зөлкәрам бу юлы бәләкәй дустының юләр сүзеннән аптырап калды.
- Нәрсә сөйлисең син? Андый эш юк бит, китап укыган өчен акча түләмиләр.
- ә минем әти белән әни гел укыйлар бит.
- Алар – укытучылар. Алар мәктәптә безгә белем бирә, шуңа күп укыйлар.
- Китап язган кешегә акча бирәләрме?
- Белмим шул, бәлки, бирәләрдер, язучыларга да ничектер яшәргә кирәк бит.
- Алайса, мин язучы булам. Мин китаплар язам. Син минем китапка сүрәт төшереп бирерсеңме?
- Мин тырышырмын ла ул, ә син башта китап яз. Их син, укый белмәгән язучы! - дип, Зөлкәрам елмаеп Нурдәүләтнең иңбашына төртеп алды.
Өй эшләре белән булашкан Бибкәй баядан бирле малайларның әңгәмәсенә колак салгаласа да, менә әле чак сүзгә кушылырга форсат тапты.
- Кая, күрсәт әле, Зөлкәрам, мин дә сүрәтеңне карыйм.
Малайның гаҗәпләнүенә каршы, укытучы да рәсемне бик озаклап, яратып карады. Бер альбом битендә тулы бер картина-күренеш ярылып ята бит. Карале, әнә, Илморза-тау астындагы әрәмәлеккә кереп югалучы сукмакка кадәр бар.
- Зөлкәрам, минемчә, сиңа чыннан да рәссамга укырга кирәк. Ә әтиең нәрсә ди, аның белән сөйләшкәнең бармы?
- Ни дисен инде ул, колхозларда синең яшьтәгеләр эшләп йөри, эшли башларсың, - ди.
- Кызганыч...- дип куйды Бибкәй, аптыраудан ни әйтергә белмичә.

48. Тугызынчы май
- Карчык, медальне алып бир әле.
Иртән торуга Корбангалинең хатынына әйткән беренче сүзе шул булды. “Ленинградны обороналаган өчен” медален ул кадерләп кенә кулларына алды, аннары кешелеккә кия торган костюмының сул як күкрәгенә тагып куйды. Пинҗәкне ал ягы белән чөйгә элеп, үзе бер-ике адым артка чигенде һәм озак кына карап торды. Әйтерсең лә мин бу медаль белән кеше күзенә ничегрәк күренәм икән, дип сынап карый иде.
Сугыштан орден-медальләр тагып кайтучылар алар ү9ғғ-ү9ғҗ елларда сугышкан кешеләр. Геройларның да барысы да диярлек шушы чорда, өсләренә ут яудырып немецларны куганда югары исемгә лаек булдылар. Безнең ишеләргә, мәхшәр эченә беренчеләр булып керүчеләргә кабер генә эләкте, анысы да һәркемгә түгел – күпләр телгәләнеп күккә очты, янды, югалды. Менә, минем шикелле “бәхетлеләр” генә аяк-кулларын өздереп булса да, туган якка әйләнеп кайта алдылар.
Бу сүзләрне Корбангали хатынына инде күп тапкыр сөйләгән. Анысы тыныч кына тыңлый, эндәшми. Ул иренең исән булына шөкер итә. Китапта да бит булганыннан канәгать булыгыз, диелгән. Югыйсә, өй саен диярлек кайтмаган кешеләр бар.
Корбангали ашыкмый гына урам буйлап атлый, аксамаска тырыша, гәүдәсен төз тота. Өйләргә, тәрәзәләргә карый, яңа гына яшел яфраклар чыгарган түрбакча агачларын карашы белән иркәли. Урам аша тавык йөгерә, ялкау мәче капка баганасына менеп яткан да йокыга талган, кемдер бозавын ияртеп бакча артына китеп бара. Яшь кенә кыз тулы чиләкләрен чайпылдырмый гына йомшак басып судан кайтып килә, кайдадыр арба шыгырдап ала... Менә бит ул – Туган ил. Ул шундый. Шуның өчен без көрәштек тә инде. Әгәр үлеп калган булсам, нәрсә булыр иде, дип уйлый Корбангали. Барыбер үкенечкә булмас иде. Мондый матурлык, мондый ил өчен бер минем генә гомер җәлмени. Тик, ул чагында менә шулай урам буйлап үтәлмәс идем, бу матурлыкны яңадан күрмәс идем. Шулай булгач, исән калуым үзе бәхет түгелмени?!
Корбангали леспромхоз конторасы янына якынлашты. Күтәрмә каршында дүрт-биш ир җыелып та өлгергән икән инде. Биредә дә сүз шул хакта бара икән.
- Югалтулар коточкыч зур булган шул. Мин ниндидер бер гәзиттә укыган идем, тик 1941 елда гына тугыз миллион совет кешесенең гомере өзелгән.
- Ул кадәрле үк булмас иде ул, әгәр безнекеләр бераз әзер торса, - дип сүзгә кушылды Корбангали. – Немец бер-бер артлы Европа дәүләтләрен басып алып, безнең ил чигендә көч тупларга кереште, ә Мәскәүдә “договор” дигән кәгазь кисәгенә карап алданып утырдылар. Шуннан инде кайбер командирларның юньсезлеге, корал җитмәве аркасында кырылды халык.
- Анысы шулай инде, немец көтмәгәндә бәреп керде шул, алданып харап булдык.
Корбангалинең барысы да күз алдында: чигенү, чолганышта калу ачыларын күп күрде ул. Әлеге шул командирларның юньсезлеге аркасында дошманга атарга коралың да булмагач... Мылтыгы бар иде аның, менә дигән карабин, ун патрон да бирделәр. Тик әнә шул патрон дигәннәре мылтык көпшәсенә сыймый булып чыкты. Бик озак чигенделәр алар, ләкин солдат шушы мылтыгы белән яраксыз патроннарын ташламады. Урманнар аша ничәдер көн икәү килделәр, аннары нишләптер Корбангали ялгызы торып калды. Берзаман ул зур юлга килеп чыкты, ә анда бер-ике йөз метр саен часовойлар арлы-бирле йөри. Корбангали сакчының үтеп киткәнен генә көтеп торды да юл аша ташланды. Әмма үтеп өлгерәлмәде, теге немец кинәт борылып карады. Бу очрашу икесе өчен дә шулкадәр көтмәгәндә булды, каушауларыннан алар юл уртасында катып калдылар. Торалар шулай ике дошман бер-берсенә карашып. Ара күп булса унбиш адым. Корбангалинең дә, тегенең дә кораллары аркаларында. Ярый әле солдат, табигый рефлекска бирелеп, аркасындагы мылтыгын салырга ашыкмады. Чөнки аны салып дошманына төзәп өлгерсә дә, барыбер аталмый бит, ә фашист, синең пуляң юк икәнен белмичә һичшиксез автоматтан ут ачачак.
Карашып “туйгач” икесе дә сак кына артка чигенә башлады. Шулай итеп, артлары белән вак-вак кына атлый торгач болар бер-берсеннән ераклаштылар, шунда Корбангали тиз генә юл читендәге куакларга ташланды. Аның урманга кереп китүе булды, юлда авыр машиналар гүләве ишетелде, немец солдатлары төялгән автоколонна күренде. Ул бер генә минутка алданрак килеп чыккан булса, ай-һай, Корбангалигә кыенга туры килер иде.
Бу чигенү, урманнар аша унбиш тәүлек көнчыгышка атлау, әйтергә яраса, бик сәер башланды. Безнең өч дивизия гаскәр камауда кала. Солдатларның сөйләве буенча, техника күп булмаса да, ике авыр танк, бер танкетка, шактый гына атлы артиллерия була. Бергә тупланып сугышканда, бәлки, уңышлырак булыр иде кебек. Әмма командованиенең үз фикере, ул кызылармиячеләргә вак төркемнәргә бүленеп үзаллы хәрәкәт итәргә боерык бирә, ә хәрби техниканы суга батыралар.
Әнә шулай йөри торгач, Корбангали үзе кебек үк “адашкан” сугышчыларга килеп кушыла, ә берничә көннән соң алар Ленинградка илтүче тимер юлга килеп чыгалар. Исән калган кызылармеецлар шатлыктан нишләргә белми. “Менә хәзер бирәбез фашистларның кирәген, барысы өчен дә үч алып, дөмбәслибез үзләрен, хәзер безнең атарга корал бар,”- дип уйлап сугышны көтәләр, чөнки биредә оброна тоту өчен барысы да эшләнгән була: траншеялар, блиндажлар, дзотлар... Коралның исәбе юк, төрлесеннән. Азык-төлек, хәтта аракы айлар буена җитәрлек.
Солдатларны бөтенләй аптыратып моннан да чигенделәр. Имеш, немецларга каршы атарга приказ юк. Өстәгеләр мондый акылга сыймый торган приказ бирергә “оныткан,” ә мондагылар рәсми боерыктан башка сугышка керергә җөрьәт итми. Корбангалиләргә поездларга төянергә куштылар, барлык кирәк-ярак шунда ташланып калды.
Инде ничә атна меңәр чакрымнарга сузылган сугыш барганда, илнең күпме өлешен фашист итеге тапаганда нинди приказ кирәк булгандыр, аңлавы кыен.
Шулай чигенә торгач, Корбангали Ленинград блокадасына эләгә. Аның биредә күргәннәрен искә алу түгел, бөтенләй онытып куюың хәерле булыр. Соңрак, блокаданы өзгәндә, мина ярчыгы үкчәсен өзеп ташлый һәм аңа башкача сугышырга туры килми. Шуңа да ул: “Мин Варшавада булдым, мин Прагада йөрдем,”- дип мактанучыларга көнләшебрәк карый.
Аз гына вакыт эчендә контора алдында байтак ир-ат җыелып өлгерде.
- Ни әйтсәң дә, агай-эне, бу дөрес түгел инде. Без дүрт ел буе фронтта кан койдык, илне фашизмнан коткардык, ярты Европаны үттек. Шушы көнне хөкүмәт ял көне итсә ни була инде. Совет халкы моңа лаек түгелмени.
- Дөрес әйтәсең. Шундый зур сугышта җиңү яуладык бит без, бу көн бәйрәм булырга тиеш.
- Эш, диләрдер инде, план үтәлмәс дип куркалардыр. Эшләр идек әле, подумаешь.
- Дөрес әйтәсең, гомер буе эшлибез, ә җиңү көне бәйрәм булырга тиеш.
Ирләр шулай гәпләшеп торган арада контора ишеге ачылды һәм анда ап-ак костюм кигән Мәмәлим күренде. Кайдан тапкан диң син аны аксөякләр киемен, ә аякта ялт итеп торган хром итек. Үзенең соры мыегы белән ышкып ялтыраткан, ахрысы. Мәмәлим халык арасына кереп, күрә карау күзләрен челт-челт йомгалап, нотык укый башлады.
- Килешми алай, егетләр, үзегез беләсез, ил алдында грандиоз бурычлар тора. Американы куып җитәсе бар. Социализм, аннан коммунизм төзергә кирәк. Ә сез бәйрәм даулап йөрисез. Планнарны өзәсез бит. Әгәр аны без үтәмәсәк, башкалар үтәмәсә, димәк, илебез тоташ артта калачак: сәяси сукырлык бу, иптәшләр, наданлык. Бөтен совет халкы фидакарь хезмәт күрсәтә, ә сез бәйрәм таләп итеп йөрисез. Ояла да белмисез...
Мәмәлим эчпошыргыч нотыгын сөйләп бетерә алмады, саллы бер йодрык чигәсенә килеп эләкте һәм ак костюмлы “пропагандист” язгы күлләвеккә тәгәрәде. Ул ах-бах килеп аякка басканда ярты ягы элеккечә ак, ә ярты ягы кап-кара пычрак иде. Моны күреп ирләр әдәп саклап тормады, кычкырып көләргә керештеләр. Ә Мәмәлим башкача бер сүз әйтми конторага кереп югалды.
Кара хәбәр кара карга кебек, тиз килеп җитә. Мөганифнең Мәмәлимне пычракка сугып егуын леспромхоз директоры эшкә барып җиткәнче үк ишетте. Ут белән су очрашса юньлегә булмый инде ул. Мәмәлим дигәннән, башкортлар әйтмешли, эшкинмәгән бер адәм булды инде ул. Күпме еллар авыл Советы рәисе булып йөрде, дөресрәге, утырды, юньле эш күрсәтмәде, ахры, чөнки бермәлне: “Мирхәйдәров, контораңда шуңа бер эш тап инде,”- диделәр. Нишләсен Солтаньяр, номенклатурный работникны урамга чыгарып атып булмый, кадрлар бүлеге мөдире итеп алды. Кем эшкә килә, кем китә – мәгълүмат теркәп утырсын әйдә. Производствога кысылышы юк, башка эш тә аннан башка бара, ни файда, ни зыян – эшләсен әйдә, дип уйлаган иде Солтаньяр, тик, менә бит, бәласе чыгып тора. Мөганифен дә әйт син аның, күкерт кебек кабына да китә. Бала-чага! Сакалы биленә җиткән – акылы юк. Хәзер Мәмәлим эшне зурга җибәрсә нәрсә була? Бу конфликтны да Солтаньярга көйләргә туры киләме, леспромхоз директорын тәрбияче урынына күрәләр.
Солтаньяр конторага җиткәндә диләнкегә китүчеләр машиналарга утырып киткән, тара цехында яки мастерскойда эшләүче берничә кеше генә бәйрәм кәефен эш ритмына алыштыруны озаккарак сузарга тырышып һаман тапана иде әле. Директор шулар белән күрешкәндә конторадан янә Мәмәлим килеп чыкты. Бу юлы инде ак костюмы юк, гади киемнән иде.
- Солтаньяр Заһитович, хәерле көн, - дип башлады ул сүзен. – Бәйрәм белән сезне. Халык менә дөрес әйтә, бүген бәйрәм булырга тиеш, совет халкы бөек җиңү яулады, тарихи сугышта җиңеп чыкты, тиңсез батырлык күрсәтте, ә тугызынчы май – эш көне. Сугыш каһарманнарына бәйрәм кирәк.
- Ни сөйлисең, Мәмәлим, бу мәсьәләне мин хәл итмим бит. Мәскәүгә барып хөкүмәт белән сөйләш, - диде Солтаньяр юньсез сүзгә тозсыз җавап итеп.
- Юк, юк, Солтаньяр Заһитович, минем Мөганифкә һич үпкәм юк. Дөрес сукты ул миңа. Фронтта кан койган батырлар бит алар, хаклары бар.
Мәмәлим тагын күпме сөйләр иде икән, ләкин Солтаньяр аны тыңлап бетми конторага кереп китте. Маңгаена йодрык алу белән үз фикерен үзгәртә торган кеше белән ни сөйләшәсең инде. Үпкәм юк, ди икән, бу адәмнән шунысы җиткән.
Язгы көн маҗаралары моның белән генә бетмәгән икән әле, Мөганиф үзен начар яктан күрсәтсә, Сәлимгәрәйгә исә, батырлык ук булмаса да, егетлек күрсәтергә җае чыкты.
ГЭС төзелгәннән соң иделдә су күтәрелде һәм аңа Кураиш елгасы килеп койган урында зул гына култык барлыкка килде. Шул ук вакытта, елдан-ел үсә, көчәя барган леспромхозның биредә пристане төзелде. Анда бу төбәк авыллары өчен килгән товар бушатыла, шунда ук төзелешләр өчен чыгарылган ком-таш китереп өелә, ә иң мөһиме, кыш киселгән агачны шушы култыкта салларга бәйлиләр һәм катерларга тагып калага озаталар. Бу җирне түбәнге склад дип тә атыйлар, пристань дип тә, гомумән, биредә эш кайный: баржалар, катерлар, йөзмә краннар килеп-китеп тора. Менә шундый ыгы-зыгы вакытында йөзмә кранны яр буена китереп туктатмакчы булалар, ә судагы озын һәм юан агачны исләми калалар. Бүрәнә бер башы белән ярга, икенче очы белән кранга терәлә һәм инерция белән килгән судноның бортын актарып та чыгара. Трюмга су тула башлый. Экипаж каушап кала.
Сәлимгәрәй өенә кайткан иде ике елгачы килеп керде, коткар, зинһар, батабыз, диләр. Йөзмә кран бата икән аны коткаруы энергетик эше түгел ки. Ләкин боларның җитәкчеләргә белдерәсе килми, куркулары йөзләренә чыккан, шуңа да ниндидер җаен табып бәладән котылмакчы булалар. Аптырап болар Сәлимгәрәйгә килә, янәсе, ул акыллы, булдыклы кеше, үзе әллә нинди түрә дә түгел, безнең кебек үк гади адәм. Беркатлылык. Сабантуй батыры дигәч тә, әллә берничә йөз тонналы плавкранны да күтәреп куяр дип уйлыйлармы.
Суфия зарланып калды, көне-төне эштәсең, эш астында калып үлеп куясың инде, ди. Шофер машинаны оста йөртә икән, юл начар дип тормадылар, пристаньгә килеп тә җиттеләр. Унлап кеше җыелган, барысы да өмет белән Сәлимгәрәйгә карый. Электрик нишләсен, беренче эше итеп трюмга төшеп аккумуляторларны карады. Су аларның өстенә менәргә кул ясуы гына калган, өскә менә калса кыска ялганыш булачак, аннары инде судноны коткарган хәлдә дә ифрат кыйммәтле аккумуляторлар харап булды дип сана. Сәлимгәрәй электронасосны кабызырга кушты – шуны эшләтергә дә башлары җитмәгән бит. Иске кул насосы да бар икән, аны да эшкә җиктеләр. Бераз вакыт үтте, ә трюмда су кимеми. Юк, болай гына булмый инде бу. Шунда Сәлимгәрәй якында торган баржа палубасында яткан япмага игътибар итте. Палубага төялгән товарның өстен каплау өчен резин сеңдерелгән шундый зур тентлар файдаланыла. Сәлимгәрәй шуны алып яр буена, йөзмә кран алдына җәеп салырга боерды. Ул хәзер нишләргә кирәген белә иде, кулына рупор алды да рубка башына менеп командалык итә башлады. Тент су читенә җәеп салынды, аның дүрт почмагына арканнар тагылды, ә катерлар йөзмә кранны борып борыны белән тентның нәкъ уртасына каратып куйдылар. Сәлимгәрәй чын капитан кебек команда артыннан команда бирә, эчләренә өмет кергән елгачылар аның әмерләрен “ә”дигәнче йөгереп үтәп торалар. Хәзер инде ике катер судноның ике ягына чыкты, тентка бәйләнгән ике арканны аларга тактылар, ә япманың калган ике почмагына тагылган арканнарга кешеләр ябышты.
Менә Сәлимгәрәй кулын изәде. Катерлар иң бәләкәй тизлектә, акрын-акрынлап артка чигенә башлады. Бу хәлиткеч мизгел иде, арканнар өзелсә бәла юк, ә менә тент ертылып чыкса, эш харап, ул чагында инде кранның батуын карап утырырга гына кала. Менә тент судно борынына килеп текәлде, аны өздермәс өчен берничә кеше колгалар алып баса, суга батыра башлады. Тент батуга Сәлимгәрәй янә кул болгады, ике катер янә сак кына, ярты метрлап кына алга биреп куйды. Кешеләр полотноны янә су төбенә этте, катерлар янә кузгалып куйды. Бу хәрәкәт кат-кат кабатланды. Ниһаять, тукыманың чите йөзмә кран астында иде һәм катерлар азлап-азлап кына арканнарны тарттыра тордылар. Тент бөгәрләнмәсен, читкә шуышмасын өчен аның калган ике почмагыннан кешеләр тартып тотып тора иде. Инде олы полотно тулысынча суга, судно астына кереп бетте, алгы кырые койрыкка якынлаша башлады һәм шул вакытта кинәт ниндидер авыр нәрсәнең “гөп”иткән тонык ләкин куәтле тавышы ишетелде.
- Стоп! - дип кычкырганын сизми дә калды Сәлимгәрәй. Кычкыру гына түгел, кулларын ук селтәп җибәрде һәм рупоры ычкынып түбәнгә очты, шалтыр-шолтыр килеп палуба буйлап тәгәрәде. Ләкин аның кайгысы юк иде.
- Нәрсә булды?
Бу сорау беръюлы яңгырады. Нәрсә булды? Кран экипажы, катерчылар, булышырга килгән эшчеләр тегеләй карадылар, болай карадылар, әмма шикле нәрсә күрмәделәр – барысы да әйбәт. Су басымы тентны йөзмә кран астына ябыштырып куйган икән, менә шул гөпелдәгән. Бу бит бәхет! Ул суднога ныклап ябышкач, су керүе бөтенләй тукталды диярлек. Хәзер инде куркыныч үтте дияргә дә мөмкин, мәшәкате генә калды. Дүрт арканны күтәреп борт буендагы тумбаларга бәйләп куйдылар, насослар туктаусыз эшләде, тиздән бортның тишеге дә судан күтәрелде. Аның кайрылган читләрен эчке яктан кувалда белән тукмап турайттылар да, ябыштырып куйдылар. Судно исән калды, начальниклар белми калды. Шуннан инде, билгеле, гүя кемдер тылсымлы ашъяулык җәйде, күз ачып йомганчы аракысы, кабымлыклар пайдә булды, бәйрәм башланды.
- Маладис, Сәлимгәрәй туган, - диде кран капитаны. Син булмасаң, беткән идек. Синең исәнлеккә.
- Бүгенге җиңү өчен! - дип икенче стаканны тоттылар.
- Чыннан да, бүген җиңү көне бит, егетләр, әйдәгез, шушы, безнең илнең бөек җиңүе өчен берне күтәрик, - диде маңгаендагы тирләрне сөртеп Сәлимгәрәй.
- Дөрес! Җиңү көне белән, дуслар. Ура! - дип кычкырып ук җибәрде берәүсе. Бу оранга кушылып стаканнар чыңлап алды.
Менә шулай үтте бу көн, ә берничә елдан халыкның теләге кабул булды, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән тугызынчы май – Бөек Ватан сугышында җиңү көне – бәйрәм көн дип игълан ителде.

49. Елга буйлап
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 24
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.