Latin

Солтаньяр - 46

Total number of words is 4374
Total number of unique words is 2120
38.0 of words are in the 2000 most common words
54.3 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бермәлне малайга хуҗасы нидер сөйләп тора иде, ә ул яхшылап тыңламады. Ком өстендә иләмсез зур үрмәкүч күреп кулына алмакчы булды. Ләкин өлгерәлмәде, ул иелә башлауга башына “шак” итеп таяк төште.
- Син нәрсә, тилеме әллә? Бу корт чакса, баскан җиреңдә үләсең бит? - дип бакырды адәм. Тик, бала аны ишетмәде, ул аңын җуйган иде.
Мансур күзен ачканда унлап кешенең өстенә иелеп торганын күрде. Алар кызыксынып малайны карыйлар, үзара кызу-кызу сөйләшәләр, ләкин монысы берни дә аңламый иде. Тик, бу инде башка кешеләр, тирә-якта да ком чүле түгел, куе урман – джунгли имеш. Малай биредә яңа тормыш башлады, җирдән төрле кортлар казып чыгарырга, лианалар буйлап менеп агачлардан җимеш өзәргә өйрәнде. Биредә ашау да, су да җитәрлек, ә яшәве барыбер авыр. Җирдә сөйрәлүче әшәке җаннар да, һавада очучы бөҗәкләр дә чага, ә чиксез урманда куркыныч җанварларның исәбе юк. Монда яшәргә күнекмәгән малай өчен болар бигрәк тә куркыныч, бер ялгышу җитә. Һәм ул ялгышты. Пальма читләвекләре артыннан югарыга үрмәләгәндә лиана дип тотынганы бума елан булып чыкты. Күз ачып йомганчы яшел аркан муенына уралды, аны өскә күтәрә башлады, малай асылынып калды. Шулчак джунгли адәме кулындагы зур пычак ялтлап алды һәм елан урталай өзелде. Ир бала гөпелдәп җиргә килеп төште, ул һушсыз иде.
Мансур аңына килгәндә иксез-чиксез сәхрәдә ята иде. Гаять биек үлән, сирәк-саяк чавыллар күренә, алар йә бик биек, йә булмаса үзе бер кечкенә болыт кисәге кадәр җәенке ябалдашлы. Болыт дигәннән, аның биредә әсәре дә юк, кояш нәкь баш очында эленеп тора, күчәргә уйламый да, ә малайның үлеп эчәсе килә, теле аңкавына ябышкан. Ләкин, язмышта язылганны күрми адәм баласы үлми, Мансурны янә табып алдылар. Инде хәзер өченче төрле кешеләр аны яшәргә өйрәтә башлады. Биредә бөҗәкләр, суалчаннар ашамыйлар, агачларга да үрмәләмиләр, куе үләннәргә ышыкланып киек аулыйлар. Бурсык, байбак кебек өн казып яшәүче җәнлекләр дә бик ярап тора. Ләкин, биредә дә бәндә хәвеф-хәтәрдән якланмаган, җирдә сөйрәлүчесе дә, башкасы да кешегә һөҗүм итүдән тартынмый. Бер көнне болан көтүен эзәрлекләп йөрегәндә малайның каршысына олы бер арыслан килеп чыкмасынмы. Ул да шул ук боланнарны күзәтеп йөрегән бит инде. Менә саванна патшасы тирә-якны дер калтыртып ырылдап җибәрде, авызын адәм башы сыярлык итеп ачты һәм малай өстенә ыргылды. Ләкин шул вакытта якында гына мылтык тавышы яңгырады һәм ерткычлар пәһлевәне җиргә тәгәрәде. Куркуыннан Мансур да һуштан язды һәм арысланның алгы аяклары өстенә ауды.
Малай акрын гына аңына килә башлады. Менә ул, күзләрен ачып, як-ягына каранды һәм йөзендә елмаю чагылды. Чөнки тирә-якта гап-гади урман, гадәти аклан иде. Ә күктә, ботак сыныгын хәтерләтеп, торналар тезмәсе ерагаеп бара иде. Ни гаҗәп, бу юлы малайга эссе дә түгел, эчәсе дә килми, башы әйләнми, барсы да һәйбәт. Мансур, җиңел генә сикереп торды да, әтисе янына китте.
- Улым, нишләп син болай каралып килдең, хас та Африка кояшында кызынган кебек? - дип гаҗәпләнеп каршы алды аны әтисе.
- Ятып йоклап киткәнмен дә битне кояш яндырган, - дип җаваплады Мансур. Нәрсә дисен соң, әллә төшләнде ул, әллә нәрсә булды – үзә дә аңламый бит әле.
- Шул арада болай яндырмас инде, июнь ае түгел, - диде ата икеләнеп, ләкин сүзне озакка сузмый ат җигә башлады. Олы кешенең төпченер вакыты юк, аның дөнья мәшәкатьләре хәтсез. Ә менә Мансур үзе гаҗәеп хисләрдән тиз генә арына алмый иде әле. Ул, башын югары күтәреп, көзге күктән торналар эзләде. Алар турында үзенең бая ялгыш уйлавыннан кыен булып китте, гафу үтенәсе килде.
- Африкада сезгә дә җиңел түгелдер инде. Их, туган җиргә ни җитә! - дип, нәкъ атасы шикелле көрсенде ул түбәсендәге шешне капшап.

Кычыткан арасында
Шешеп чыккан башын тотып Рәмзил кычыткан арасында утыра. Ул еламый, еларлык хәлдә түгел. Салкыннан бөрешеп бер йомгакка әйләнгән. Болай йомарлангач эч, күкрәк бик нык өшеми кебек, ә менә арка тагын да ныграк туңа, салкын үпкәләрне чәнчә башлый. Шуңа түзми, Рәмзил судан чыккан эт кебек ара-тирә нык итеп калтыранып ала, авырту бер мизгелгә җибәргән кебек була. Ләкин, болай калтырану да арыта, ахры, алай кыланасы килми, бары тик йоклыйсы килә.
Малай үзе гаепле. Башсыз ул. “Берәр иске куртка табып менә шунда чыгарып куярга», дип ничә тапкыр ниятләнде, ләкин эшләмәде. «Бәлки, башкача тукмамаслар», дип өметләнә дә тора. Шулай инде ничә кат алданды.
әтисе улкадәр рәхимсез түгел, кулы белән генә суга, ә әнисе өстәлдәге шишә белән дә алып орырга мөмкин, утын белән тондыруы да бар. Кулына нәрсә якынрак. Үзең җитез булмасаң, башыңны сукты ярды. Чыгып качмый хәлең юк. Соңыннан аны эзләп чыгалар. Тапсалар, туйганчы тукмыйлар инде. Шуңа да Рәмзил кычыткан арасында утыра, малайны моннан эзләргә өйдәгеләрнең башына да килгәне юк.
Күктә йолдызлар бүген бигрәк күп икән, аеруча яктылар. Нигә алар шулай якты, ник шулай ашкынып җемелди. Чөнки бүген салкын. Көз якынлаша бит, төнлә хәзер җылы киемсез йөрерлек түгел. Ә малай киемсез. Ләкин караңгыда, кычыткан арасында поскан балада йолдызларның гаме юк, алар аны күрми. Күрсә ни?! Рәмзилнең ничек яшәвен күрше-тирә дә белә, ләкин ни фәтүә. Гарип гаиләнең бөкресен күрше кереп төзәтә алмый.
Малай инде калтыранмый кебек. Тереме ул? әллә... Юк, тере сыман, ул уйлый, күз алдына китерә, әллә төшләнәме? Кем белсен. Туңып үлә язган, ягъни шушы малай кичергәнне кичергән кешеләр белә, бермәлне өн белән төш, фикер белән саташу бутала, үзеңнең инде тереме, әллә үлеме икәнеңне дә белмисең...
«Их, мондый интегүләр өчен “шулардан” үч аласы иде. Ничек итеп? Аракыларына агу салып. Нинди агу? Ул кинода гына шкафтан алып бик җиңел генә итеп агу эчерәләр, бездә андый нәрсә кайдан булсын. Йоклаган чакларында буаргамы әллә? Көч җитмәс, уянып китеп үзеңне асып куярлар. Ут төртергә\ Менә монысы була торган эш, шырпы өйдә, бензин лапаста. Моторлы пычкы өчен алып куелган. Вәт шәп булачак: мин монда туңып үлеп барганда, алар җылы өйдә юрган астында ятмасыннар әле». Рәмзил күз алдына китерә, юк, төшләнә, шикелле: “Менә ул абзардан канистры белән бензин алып керә, аны никтер әтисе дә, әнисе дә күрми, ишетми. Менә малай өстәлгә сыгылып төшеп һаман да нәрсәдер мыгырдаган, чәйнәгән ата-анасын уратып идәнгә бензин агызып чыга. Тегеләр һаман да күрми, бензин исен дә тоймыйлар. Юк, алар моны күрергә тиешләр, алар аңларга тиеш. «Улым, нишлисең, яндырма безне, үтермә, зинһар, без сиңа моннан соң тимәбез. Син безнең улыбыз бит\» - дип әйтергә тиешләр. Ләкин алай әйтүче юк, күзен ачып караучы юк. Үз сүзләрен үзләре аңламасалар да һаман да тиргәшкән булалар. Малай өлкәннәргә гаҗәпләнеп карап тора, соңгы өметен көтә. Ләкин ул юк. Һәм Рәмзил шырпы сызып идәнгә ташлый.
Ду килеп ут кабына, ялкын телләре бии, түшәмгә җитәргә тырыша. Ялкын телләренә ияреп “тегеләр” дә кузгала, селкенә башлады, ничектер көч табып аягүрә бастылар. Кая бәрелергә, ни эшләргә? Болар кайда ишек, кайда тәрәзә икәнен хәтерләми. Һәр тарафта ут, ялкын. Котылу әмәле юк. Менә шунда инде күзләр ачыла. Менә шунда инде чәчләр үрә тора, күптән югалган зиһен кире кайта. «!ләбез! Янып үләбез\» Зиһен шуны аңлый. Йөрәкне котычкыч курку биләп ала, чөнки тере килеш яну тәмуг җәзасы бит ул. Менә шунда инде чәбәләнү, акыру башлана.
Рәмзил боларны күрә, тик, ни гаҗәп, кузгалмый. Бу якка чыгыгыз, ишек монда, дип кычкырмый. Шатланмый да ул, үч алу теләге каядыр юкка чыккан. Ул битараф, ул гамьсез. Гүя аның әти-әнисе утта акырып янмый. Бермәлне хәтта кызык булып китте: алар нәрсә дип акыра соң? Тавышлары күмәк икән, шау-шу арасыннан “Су”, “Монда сип”, “Почмагын җимер”- дигән сүзләр аңлашылып кала. Нигә кычкыралар соң алар, күзләрен акайтып нигә бәргәләнәләр? Өй януы бер дә куркыныч түгел икән бит. Рәмзилнең үзенә бер дә кыен түгел, киресенчә, ул җылына башлады, аңа рәхәт булып китте, барысы да һәйбәт, бөтен тәне буйлап җылылык тарала. Ул җылылык иркә генә итеп малайны чолгап ала, күзләрен йомдыра, аңын томалый”...

Бер гаиләдән өч кеше дәваханәгә барып керде. Ир белән хатын утта пешкән, ә балалары туңган иде. Менә гаҗәп.
Ярый әле кешеләр сизеп калган. Ут эченнән ир белән хатынны алып чыкканнар. Алар инде төтенгә чәчәп һушсыз була. Янгын сүндерүче машина килгәнче өй янып та бетә. “ә малай кайда? Бахыркаең янып үлде микән/» Хуҗаларны коткаручылар аптырауда, алар үзләрен гаепле саный, башлары иелгән. «Ата-анасын коткарганда нишләп баланы эзләмәдек икән/» Ләкин алар белә: эзләрлек түгел иде, хатынны сөйрәп чыгарганда үзләре чак янып үлмәде, яңадан керү мөмкин түгел иде. Шулай да бу аклану намусны бөтәйтми, халыкка ни дип әйтәсең, йөрәкне кара авырлык басты.
Төнлә белми калган кешеләр бүген килеп туздырылган бүрәнәләргә карап көрсенә, әрле-бирле йөренә, баш чайкыйлар. «Шул эчкелек аркасында баланы да харап иттеләр, үзләре дә йортсыз калды», дип уйлыйлар. Шунда берсе кычыткан арасында бөгәрләнеп каткан малайга килеп төртелде. Тәне суык булса да сулышы бар иде әле малайның.
Көннәр үтте, каза күрүчеләр терелә башлады. Иң авыры Рәмзилгә иде, аның ике үпкәсе дә нык шешкән булып чыкты. Сөйләшерлек хәлгә килгәч, ул следовательгә: «өйгә мин ут төрттем», - диде. Ничек булганын сөйләп бирде.

Беренче булып дәваханәдән Рәмзилнең атасы чыкты. Бик озак басып торды ул торымбашларга карап. «Нишләргә соң, көзгә каршы өйсез торып кал әле?! Их, Рәмзил, Рәмзил, эшләдең син безне. Нигә шулай иттең инде».
Соңыннанрак, бераз тынычлана төшкәч, ир шуңа игътибар итте. Малай следовательгә сөйләгән: “әти белән әнине уратып-уратып күп итеп бензин сиптем, дигән, шуннан соң аларның янганын карап тордым”, - дигән. «Димәк, канистр янгында, өй эчендә калган булырга тиеш, ә ул урынында тора һәм бензины да кимемәгән. Ничек була инде бу? Рәмзил дөресен сөйләмәгәнме әллә? Алайса... Кем ут төрткән?” - дигән сорау озак аптыратмады адәм кисәген. Галимнәрдә зиһен асты, тирәнтен хәтер дигән сүзләр бар, әллә шул дөрес микән. Менә бит, ир лаякын исерек иде, берни исләрлек хәлдә түгел. Аз гына акылларында булсалар, уттан үзләре чыгарлар иде бит. Юк, аек акылда түгел иде алар, берни исләрлек хәлдә түгел иделәр. Шулай да, йөри торгач, нәрсәдер исенә төшә башлады бит. “Алар ялгыш аракы стаканын аударды, хатынының исерек чагында селтәнеп сөйләнә торган гадәте бар, ул шулай селтәнеп шишәне дә бәреп төшерде әле. Шишә аракысын агызып тәгәрәп китте. Шуның өчен ир үзенең җанашына кизәнеп тә алды шикелле. Шулай, менә бит, шунысына кадәр искә төште. Икәүләп тәмәке тартып утырдылар. Аракы ул бензин белән бер бит инде, бер чаткы җитә... Аһ, болай булгач, малай гаепсез булып чыгамыни. Шулай шул\» Мондый уйдан ирнең күңелендә җиңелрәк булып китте. Кем төртсә дә пешкән җир төзәлми, янган өй кире кайтмый, шулай да дөнья яктырган кебек булды. «Малай гаепсез икән бит! Алайса, нигә ул шулай сөйли? Менә шушы сорауга җавап уйлаудан ирнең кәефе тагы бозылды. Әгәр шулай сөйли икән, димәк, ул безнең янып үлүебезне теләгән, үлсәк яхшырак булыр иде дип уйлый. Менә кайда хикмәт. Их, улым, улым, без сиңа шулкадәр дошманмыни, безне шулкадәр дә күрәлмисеңмени/»
Ир кеше ачынулы уйлар кичерсә дә Рәмзилне беренче тапкыр улым дип атады.
28 февраль 2012 ел.


Елан
Бәрхет йөгереп килеп касса алдындагы чиратка басты да сискәнеп китте – каршында бик тә таныш, бик тә газиз кеше – балачак дусты Филүзә басып тора иде. Менә сиңа мә, болар икесе бер якка бара икән, шунлыктан, бер автобуста урыннары янәш туры килде. Ә хәтер... Бәрхет бу кыз аркасында күпме күңелсезлекләр, күңел газабы кичерүен исенә төшерде. Алар җәйнең кап уртасында, ямьле печән өстендә башланган иде. Шушы вакыйгалар барлык әрнү-сагышлары белән тезелеп егетнең күз алдыннан үткәндәй булды.

Бәла аяк астында шул. Бәрхетне елан чакты да куйды. Малай ул еланны күрми дә калды, тырма белән печән җыйганда артка атларга туры килә, шулай өстенә басылгандыр инде. Бәрхет утырып аягын карады, үкчәдән өстәрәк кенә теш эзләре кансырый. Авыртуына да карамый шул урынны баскаларга кереште, каны күбрәк чыксын әйдә, кан белән агу да чыга диләр бит.
- Нәрсә эшләп утырасың инде анда? Ял итәр вакытмыни, тизрәк кылан!
Монысы атасының тавышы. Кибән салып яткан җиреннән әллә кайдан күреп калган. Бер минут та тик тотмый улын.
- Аякны елан чакты!
- Сагызак булгандыр. Нәүмизләнеп утырма, эш күп.
- Кан килә бит, сагызак алай чакмый ул.
- Ярар, телеңә салынма, синең яшьтәге кеше арымый, эшләвеңне бел.
Нишләсен малай, тырмалавын дәвам итте. Бәлки, чыннан да елан түгелдер, үзе күренмәде бит. Авыртыр авыртыр да басылыр әле.
Кояш баш түбәсенә менеп кунаклаган да кыздыра бирә. Гүя печәнчеләрнең миен эретергә тели. Ләкин кешеләр түзә, дөресрәге, ул хакта уйламаска тырыша. Печәннең көне санаулы, кыш буена мал ашатырлык азык әзерләргә кирәк бит. Эссе, башым шаулый, теге җирем арый, бу төшем авырта дип иркәләнер чак түгел. Кешедән калышу, эшеңнең рәте-чираты булмавын сиздерү бик зур оят. Шулай эш дәвам итә, ләкин малайның аягы авырайганнан-авырая бара. Әллә нишләп күз аллары да дулкынлана шикелле, пакуслар бер ерагая, бер якыная кебек. Кулның җае китте. Җиргә ипсез сугылып тырма теше дә сынып чыкты. Бәрхет абайлап эшләргә тырышты, ләкин, ни генә кыланма, көч юк, әллә нигә хәлсезлек басып бара, кулдагы корал бөтенләй тыңлашмый башлады, тиздән аның тагын бер теше шартлап сынды. Әлсерәгән малай кибәнлеккә юнәлде.
- Әти, тырманың тешләре сынды, эшләп булмый.
- Юньсез малай булдың ләса. Бар, алайса, картәтиең янына, аңа булыш, - диде улына Туктагол.
Бәрхетнең картәтисе ике ат белән күбәләр тарттыра иде. Ул бер чүмәләне кибәннәр янына китереп аударганчы, башкалар икенче сөйрәткечкә печән өя тора. Хәзер менә ике атка ике йөртүче, олы кешегә җиңеллек булды.
Картәтигә җайлыдыр, ә менә Бәрхетнең эшләре аяныч, аягы һаман юаная, малай инде сөрлегә башлады. Ат куып маташканда ул егылып ук китте. Моны күреп күрше кызы Филүзә кычкырып көлеп җибәрде.
- Көлмә, мине елан чакты!
- Нәрсә дисең, улым? - дип сорады бу сүзне ишетеп, әнисе.
- Елан чакты, дим. Аяк атламый менә.
- Әй Аллам. Кичкә кадәр түз инде, Гамбәр карчык имләр. Хәзер ничек эш ташлыйсың, атаң ачуланыр. Түз.
Малай түзде, ләкин аңа карап хәл үзгәрмәде. Баш әйләнә, эшлисе килми, аяк-куллар тыңлашмый, колакта нидер туктаусыз шаулый. Кичкә кадәр ничек түзгәндер, бәрхет үзе дә аңламады шикелле. Шулай да, барыгыз, кайтыгыз, йокларга ятыгыз, дигәндәй, бер мәлне кояш та баеды.
Атлар буш кайтмасын дип ике арба печән төяделәр. Олылар йөк башына менеп утырды, яшьләр арба артыннан җәяү төште, тик Филүзә белән Бәрхет кенә артта калды. Кыз йөз адымлап алдан атлый, көч-хәлгә титаклаган малайны үзенә тиңләштерми килә. Аның нигә болай кыланганын белә Бәрхет, малайның былтыр ук күзе төшкән иде, шуны сизә кызыкай. Бергә булудан кыенсына. Ә Бәрхет... Их, куып җитеп янәш атлыйсы килә, кулыннан тотасы килә. Тик, кая ул. Ара йөз адымлап. Кыз акрынаймый, малай шәбәйми. Һәркайсының үз сәбәбе. Авылга кадәр биш-алты чакрым. Биш-алты чакрым буена Филүзә шулай ташбака кебек акрын атлый алмый, ул адымнарын тизләтте һәм борылмалы урман юлында күздән югалды. Бәрхет бөтенләй ялгызы калды. Тиздән куе караңгылык төште, юлның ике ягындагы шытырлы урман шып-шым. Әнә шул шымлык үзе шомлы. Ел саен авылның ничә сыерын аю богазлый. Бу уйдан аркалар чымырдап китә.
Ә атлап булмый. Елан чаккан аяк бөтенләй бәлтерекләнде. Малай бераз гына бара да утырып ял итә. Аннан көчкә тора. Бераз гына бара да тагын утыра. Тик, ял итәсе килүдән түгел, аю йөргән урманда кемнең төнгә каршы ял итеп утырасы килсен, - аяк ушсыз, атламый. Бераз утырып ала да, тешләрен кысып Бәрхет тагы атлый. Их, нишләп атка гына атланып әти мине эзләп чыкмый? Нигә соң башкалар мине искә алмый? әни дә бар бит әле, ул нишләп баласын исенә төшерми? Кайтыр әле, диләрдер инде. Филүзә белән икәүләр бит, диләрдер инде.
Күпме атлаганын, күпме вакыт узганын Бәрхет исләми. Шулай да ул үр башына менеп җитте һәм алда җәйрап яткан төнге авылны күргәч, җиңеллек тойды. Инде хәзер үлмим, аю да куркытмый, ул авылга бу кадәр үк якын килмәс, бераз тырышсам барыбер өйдә булачакмын, дип батырайды.
Ә авыл йоклый. Чөнки иртүк печәнгә чыгасы бар. Бик сирәк йортларда гына утлар күренә. Гамбәр әби дә йоклыйдыр, төнлә йөрисез, дип әрләшер микәнни?
- Нишләп болай соң! - дип каршы алды малаен Мөнҗия.
- Елан чакты дип әйттем бит. Атлый алмый интектем.
- Чукынып йөрисең инде шунда, эш өстенә мәшәкать өстәп. Ярый, алайса, Гамбәр әбиең янына барып килербез, - дип сукранды Мөнҗия.
Имче әби ишеген тиз ачты, бу вакытта ник бимазалыйсыз дип тә ачуланмады. Киресенчә, ул Бәрхетнең әнисен битәрләде.
- Елан чаккан улыңны, Мөнҗия килен. Нишләп бу кадәр соңладыгыз, печән кыйммәтме сезгә, баламы?
- Атасы кырыс шул, - дип кенә куйды Мөнҗия, сүзне озайтмыйча. Нәрсәсен акланып маташырга, Гамбәр карчык дөресен әйтә ләса.
Әбикәй Бәрхетнең аягын бик озак катык белән уды. Кечкенә ике ярадан кан сүле белән бергә әллә нинди кап-кара төерләр чыкты. Алар бетүгә Гамбәр аякка янә катык якты һәм, этен алып кереп, аның борынын малайның аягына төртте. Маэмай өйрәтелгән иде, ахры, ул шундук җәрәхәтле аякны яларга тотынды. Эт аяк ялый, ә Бәрхетнең сызлануы басыла бара. Менә бөтен тәне буйлап ою, сиземләмәү тарала башлады, көн буена арыган, алҗыган, агуга каршы көрәшкән организм ял сорый иде һәм малайның күзләре йомылды.
Моннан соң тагы да ике көн печән эшләделәр. Бәрхет өйдә ятты. Гамбәр әбисенең имләве бик сихәтле булса да, соңрак булды шул ул ярдәм, малай терелеп китмәде. Бары тик өченче көнне генә Туктагол абзый ат җигәргә уйлады. Район үзәгенә кадәрге өч сәгатьлек юл да авыру файдасына булмады. Ярый әле табиб Исхак Исламович тәҗрибәле икән, ул баланың аягын карау белән Туктаголга ачулы сорау бирде:
- Кайчан чакты?
- Өч көн элек.
- Тагын берәр көн тотасыгыз булган...

Бу көннәрдән соң ничә еллар үткән дә, күпме сулар аккан. Бәрхет ихласлап Филүзәгә карый. Теге чакта ул унике яшьлек кыз иде, хәзер инде ханым булып җитешкән. Ә кыяфәт шул ук. Оялганда сулга карый торган гадәте дә үзгәрмәгән икән. Бит-күзендә буяу шәрәмәте юк, чиста һәм саф хатын. Саф дисең, ә бит ул мине урманда калдырып качты. Әгәр мин шунда кайтып җитәлми үлгән булсам? Нәрсә дияр иде икән ул кешеләргә? Юк, иң тәүдә үз намусына ни дип җавап бирер иде икән? Ул малай кисәге кемгә кирәк, үлгән – шәп булган, дияр идеме? Хыянәтче ул, хыянәтче, ә син, юләр, шуны гомер буе онытмыйсың.
Әйе, Бәрхет аны онытмады. Ни өченме? Бу кыз, уйлап карасаң, беренче мәхәббәт тә түгел, яратам дип икесенең берсе сүз әйтмәде, очрашулар, сөешүләр, вәгъдәләр – берсе дә булмады. Шулай да Бәрхет Филүзәне оныта алмады һәм шул ук вакытта күңелендә шайтан коткысы да сакланды: “Ул сине ташлап китте, ул сиңа хыянәт итте,”- дип җанын көйдерде. Менә әле дә: “Сораргамы, сораргамы?”- дигән уй Бәрхетне тәмам бимаза итте. Ниһаять, ул түзмәде.
- Филүзә, сиңа бер сүз әйтсәм, ачуланмассыңмы?
- Юк. Син кешене үпкәләтә торган сүз әйтмәссең, шикелле. Печән җыйган чакны хәтерлисеңме? Унике яшьтә. Мине ул көнне елан чакты, шуннан атлый алмый урманда торып калдым, ә син мине ташлап киттең.
- Хәтерлим. Онытканым да юк. Бергә килсәк, кеше әллә нәрсә уйлар, дип оялдым шул. Ул чакта мин сиңа бераз гашыйк идем. Юләр чак булган. Хәзер булса кеше сүзенә карар идеммени.
- Шулаймыни...- дип куйды Бәрхет, ишеткәнен ни дип кабул итәргә белмичә.
Болар арасында кызыклы сөйләшү, аңлашу башланды. Озак ара эндәшми киләләр дә, кыска гына бер сорау биреп куялар. Һәр сүз бик мөһим, ныклап уйланылган булырга тиеш иде шул. Нәтиҗәдә боларның бер-берсенә шул билгеле булды: Бәрхет мәктәпне тәмамлау белән, күрше район үзәгенә шоферлыкка укырга китә. Шунда эш таба, армиядә хезиәт итеп янә шунда кайта. Ә Филүзә балалар укыта икән. Ире Себердә эшләгән, кайтышлый поездда үтергәннәр, хәзер ханым ялгыз.
- Синең гаиләң бармы соң? - диде ул.
- Юк әле. Берүземмен. Башта өй салыйм дип тырыштым, яшәү өчен урын юнәтми дөрес булмас иде. Аннары инде вакыт узган булып чыкты, миңа тиң кызлар кияүдә, ә яшь кызлар инде алар башка бакча гөлләре...
- Шулай да, өйләнми йөрү гадәти хәл түгел, башка сәбәпләре дә булгандыр?
- Бәлки, әнә шул синең хыянәтең аркасында өйләнергә атлыгып тормаганмындыр инде.
- Ий Бәрхет, син хыянәт дисең, ә мин сине гел хәтерләдем, ни өчен бу миңа карамый, нишләп мине яратмый, дип көенеп гаҗиз була идем.
- Шулай инде анысы, дөнья болганчык нәрсә, кешеләр бер-берсен аңламый.
Юл кешегә яхшы тэәсир итә. Ничектер күңелләр ачылып китә, тел языла, сер чишелә. Башка җирдә булса болар да, бәлки, “исәнмесез”дән башка сүз тапмаслар иде. Ә менә юлда үкенечләрен әйтергә кыенсынмадылар һәм ул үкенечләр сөенечкә әйләнә башлады, шикелле.
- Мин менә шунда төшәм, - дип кузгалды Филүзә чираттагы авыл кршында. Инде автобус ишеге ябылыр алдыннан гына, юл читенә баскан ханым, кинәт кыю карарга килгәндәй кычкырып җибәрде:
- Хафизова мин. Хәзерге фамилиям Хафизова була!
Эреле-ваклы авыллар аша автобус һаман алга бара. Кемнәрдер төшә, кемнәрдер утыра. Бәрхет үзенең яшьлек хатирәләренә бирелеп, йокымсыраган кыяфәттә утырып килә. Ләкин, көтмәгәндә тыныч уйларын бозып башында бер сорау туды, тукта, ни өчен Филүзә минем фамилиям Хафизова, диде? Менә шул фамилия белән эзләсәң мине тиз табарсың, дип Бәрхеткә киная ясады бит ул. Ә монысы шуны аңламый килә.
- Их, - дип куйды хисләренә түзми егет. Аның йөзендә шатлык, тәвәккәллек чагылды. Шунда ук сикереп төшәсе булган. Юк, алай ярамый. Без болай итәбез: кайтам, эштән соралам һәм
машинам белән киләм. Үз машинам белән, кыз ярәшкән кияү сыман, бүләкләр белән. Елан безне аерды, ә юл табыштырды.
- Киләм мин сиңа, Филүзәм, киләм. Син мине көт кенә.
Автобустагы кешеләр бу егеткә сәерсенеп карады. Чөнки ул үзалдына сөйләшә иде.
18 август, 2012 ел.

Бер гаилә гыйлләсе
Зәкиянең күзләре зур ачылды. Алардагы чиксез гаҗәпләнү, аптырау һәм рәнҗү дөньяга бәреп чыкты. Аңа Закир сукты бит, сукты! Йа Хода! Зәкия шундый хәлгә калдымы? Зәкия тукмалырга тиешле идеме соң? Ул үзен адәм баласы, цивилизация заманы хатын-кызы, ирекле гражданка, һәртөрле җәберләүдән якланган шәхес дип уйлый иде. Ә аны тукмыйлар!
Зәкиянең күңеленнән мең төрле уй йөгереп үтте. Хәзер нишләргә? Ирен судка бирергәме? Белә ул, суд алай кыланмагыз, дип юмалап тынычландыра да кайтара. Үлгәнче кыйналып яшәгән хатыннар азмы? Ике баланы ташлап чыгып китеп тә булмый, ә аларны ияртеп кая барасың? Нишләргә?
Кыз мәхәббәтле гаиләнең иркә баласы булып үсте, теләгәнен ашады, теләгәнен киде, ни кыланса да тыючы булмады. Ирекле кош иде ул. Шунлыктан, зур хыяллар белән яшәде. Аларның кайберләренә иреште дә инде – балалар бакчасы мөдире булды, авылда абруйлы кеше, эшләгән коллективында татулык, бер-береңә тавыш күтәреп эндәшү кебек нәрсәләрнең булганы да юк. Бәхетле, хөр күңелле азат хатын иде ул, дөнья дилбегәсе минем кулда дип саный иде. Моңа кадәр. Ә бүген?! Ни булды соң? Закир миңа сукты. Соң, мин малмыни? Миңа кемнеңдер сугарга хакы бармыни? Мин кеше ләбаса! Кешенең дә ни җиттесе түгел, югары белемле, зәвыкъле, бай күңелле, мәдәниятлесе бит, милләтнең йөзек кашы, асыл заты дияргә була. Менә шундый ханым-хания бүген исерек ире тарафыннан тукмалу алды. Көтмәгән касафаттан Зәкия югалып калды, чиксез әрнү алды, озак уйлады ул бу хакта, йөрәге моны кабул итмәде, аңлый алмады, үзенең шул хәлгә төшүенә ышанасы килмәде, гомер юлының шушы фактка килеп төртелүе белән килешә белмәде. Аның күңеле зәңгәр киңлекләрдә очып, сандугачлардай сайрап, ире белән пар күгәрченнәр шикелле гөрләп яшәргә туган иде. Шулай булачагына иманы камил иде. Ә бүген барысы җимерелде дә төште, аныкынча булмады. Гомере харап булды. Шулай, дөрес, гомере харап булды. Үзе теләгәнчә яшәп булмагач, моны инде яшәү дип булмый. Димәк, газиз гомере әрәм булды.
Ханым күпме уйланса да уйларының очына чыга алмады. Ирен нишләтә ала ул? Менә гаҗәп, берни дә эшләтә алмый икән. Кешенең, ягъни хатын-кызның шулкадәр дә хокуксыз вә чарасыз булуы турында ул әлегә чаклы башына да китермәгән ләса. Кулың сынса җиңеңә яшер, башың тишелсә яулык бөркән, дип яшәгән элек заман татар хатыны, ә без егерме беренче гасырда яшибез түгелмени. Кайда законнары, кайда җәмәгать йогынтысы? Бушлык.
Көннәр узды, Зәкия ире белән артыгын сөйләшмәскә тырышты. Анысы да үз гаебен тойган шикелле күренде, бимазаламый торды. Ләкин миенә хәмер сауган Закирның басалкылыгы җәнҗал чыгару өчен җитәрлек явызлык җыю өчен генә кирәк булган, ахры. Беркөнне, ире эштән кайтуга, Зәкиянең ашы әзер түгел иде. Анысының шуңа ачуы чыкты. Зәкиягә дәшми каласы булган да бит, ләкин ул да үзен якларга тиешле ләбаса.
- Соң, син эштә булсаң, мин дә бит яңа гына кайтып кердем. Биш минуттан өлгерер, чак кына сабыр ит, - диде.
- Урам буйлап кәнтәйләнеп йөрмәсәң, өлгерер идең. Ашарга да әзерләмәгәч, син нинди хатын инде...
- Икегә ярылалмыйм бит. Мин юкта әни әзерәк булышса да ярар иде...
- Ана кеше эш аты түгел, алайса, килен нәрсәгә?!
Шулай диде Закир үзенең әнисен “яклап”. Дөресен әйткәндә, аның әнисе Миңнебиҗан чыннан да урамнан кайтканы юк, үзе кебек ялгыз әби-чәби белән гайбәт сатып көн уздыра.
- Ярар, хәзер була, сабыр ит, - диде Зәкия.
- Нәрсә һаман сабыр итәргә кушасың, сабыр итеп тамак туймый! - дип сикереп үк торды ире һәм йодрыгы “гөп” итеп хатынының аркасына килеп төште.
Бу төнне Зәкия аз еламады. Иренең беренче сугуын очраклы хәл дип кабул итәргә мөмкин булса, икенчесе инде хәбәр иде: димәк, шулай дәвам итәчәк, тормышлары көннән-көн начарлана барачак. Фани дөнья тәмугында яшәргә әзерлән, Зәкия сылу.
Ап-ак чырайлы, алҗуы йөзенә чыккан ханым дәваханәдә ятканда боларның барысын да күз алдыннан үткәрде. Әйе, беренче сугылуга биш ел да үтмәде, Зәкия инде тукмалулардан чиргә сабышып дәваханәдә ятарга мәҗбүр. Мәңгелек боҗра әйләнүен дәвам итә: бәхетле балачак, иркә кыз чак, мәхәббәт, нәфрәт, тукмалу, имгәнү һәм дөнья белән хушлашу. Дөресе дә шул икән: сәламәт тәндә сәламәт рух, ә сырхауда өметсезлек томрасы.
Зәкия белән дә шулай булыр иде ул, әгәр дә дәваханәгә очраклы рәвештә элекке көндәше вә өйдәше килеп кермәсә. Бирегә ул күршесенең хәлен белергә килгән булган, ә янәшә ятакта агарып беткән Зәкиянең ятуын күреп хатынның исе китте.
- Бәй, бу синме әллә, килендәш, танымый да торам! - диде гаҗәпләнеп Илүзә.
- Саумысыз, апа...- дип ни әйтергә белмәде Зәкия.
- Нишләп алай сөйләнәсең, без килендәшләр бит әле, әллә танымыйсыңмы?
- Таныдым да ул, ике ай бер өйдә яшәдек бит...
- Танысаң, бик яхшы. Карале, сине зобаныйлар ни хәлгә төшергән. Минеке ярый эчә-эчә үзе чукынды, ул үлмәгән булса, минем дә башны ашыйлар иде бит алар. Мин котылдым, ә син шунда барып тотылдың. Исән чагыңда кач син аннан.
Ике хатынның сөйләшер сүзләре тиз табылды, гомумән, дәваханәдә телләр дә, серләр дә җиңел чишелә. Илүзәдән күп нәрсә ишетте Зәкия, ә ишеткәннәре янә уйга калдырды. Чынлап караганда, бәхетсезлек бер аңа гына килмәгән икән шул, Зәкиядән алда бу йортка килен булып төшүчеләр дә уңмаган, үз язмышларын каһәрләп, котылу юлы эзләгән. Гомумән, эш болай була. Миңнебиҗан белән Гыйльмаз гаиләсендә ир бала туа. Бала – бәгырь ите дисәләр дә, Гыйльмазның бәгыре каты була, исерек вакытында нәрсәдер ошамаса улын рәхимсез тукмый. Шундый шартларда үскән Гариф үзе дә тупас һәм дорфа була, урлашу һәм алдашу, үзеннән бәләкәйләрне җәберләү аның өчен тормыш рәвешенә әйләнә. Җиде елдан соң гаиләдә Рияз туа. Ул бераз үсүгә ата кеше золымы ике малайга тигез төшә башлый, ләкин аңа карап балаларга җиңеллек килми. Тагын да җиде елдан юкә бишеккә Закир исемле малай менеп ята. Әйе, ни өчендер бу балаларның арасы гел җиде ел булып чыга. Кечесенә җиде яшь тулганда олысына инде егерме бер була бит, Гариф Гөлзимә исемле чибәр һәм уңган кыз ярәшә. Тик, никахлары шатлыкка булмый, аталары Гыйльмаз улы туенда күп эчүдән ашказаны янып үлә. Хәер, иблис калдыгы үлгәннән ни булган, яшь гаиләгә иркенләп яшәп кенә китәсе иде дә бит, ләкин алма агачыннан ерак төшми шул, Гариф нәкъ атасы гадәтләрен куа башлый. Гөлзимә гаиләне саклау, ирен эчүдән аеру өчен күп көч сала, әмма бернигә дә ирешә алмый. Гариф үзе кебек үк игелексез бәндәләр белән кеше талый, шулай төрмәгә эләгә һәм шуннан кайталмый, әнисе белән хатыны аның турында йөрәк өянәгеннән үлде дигән хәбәр генә ала. Шуннан инде Гөлзимә, баласын алып, бу гаиләне ташлап китә.
Хәзер инде Рияз өйләнә һәм барысы да яңадан башлана. Сугыш, талаш, күз яшьләре бер-берсенә ялганып кына тора. Алла каргаган бу йортны хәтта авылдашлары да урап узарга тырыша. Ә Илүзә бирешми, ирен юхалап-юмалап кодировкага алып бара, кешеләр аша сораштырып сихерчеләр дә эзли, аш-суга дару кушып та ирен эчкечелектән яздырырга тырыша. Нишләсен инде, исерекнең кулы уйнап тора, Илүзәгә күгәргән җирләрен яшереп яшәргә туры килә. Ләкин моны әйтүе ансат, тик, тукмалган саен кеше сәламәтләнми ләса, болай озак дәвам итсә Илүзә үзе гүр иясе булырга мөмкин. Шунлыктан, бәладән коткаруны сорап Аллага ялвара башлый, акрынлап дин юлына баса. Һәм, ниһаять, Хода аның догаларын ишеткән, шикелле, Илүзә эчкече иреннән котыла – Беларусы белән авып, Рияз үлеп куя.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 47
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.