Latin

Солтаньяр - 04

Total number of words is 4193
Total number of unique words is 2207
37.6 of words are in the 2000 most common words
52.4 of words are in the 5000 most common words
60.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Марҗа кызына татар уеннары да ошап китте: фантик салу, биш пар... Отылган кешегә җәза бирелә – биисең, җырлыйсың, йә булмаса башка бер мәзәк кыланып күрсәтәсең. Менә ни өчен татар халкы җыр-биюгә маһир икән, яшьләр, кичке уенда катнашып, гел ”репетиция” ясап торалар икән.
Уен арасында кыз Нуриҗанга сынап-сынап карый: хром итек, яшел камзул, чигүле күлмәк үзенә бик тә килешә. Тик шунысы гаҗәп: Галәфим, Сәлимгәрәй, Корбангале, тагын әллә кемнәр нәкъ шулай ук киенгән – Казаннан алып кайткан мактанычлары икән. Казаннан түгел, әллә кайдан булсын, тик, ике кеше бертөрле киенсә, мәгънәсезлек була түгелме? Менә бит, кызлар бериш күлмәк тектермәгән, һәрберсе үзенчә – берсе ләлә, берсе миләүшә.
Хәер, Верага дисәң, кемнең ничек киенүендә аның нинди эше бер. Ул үз ирен киендерә белмәс идеме әллә. Мондый уйдан кызның йөзенә алсулык бәреп чыкты һәм ул янәдән Нуриҗанга карап алды. Иң авыры ”биш пар” икән, егет белән кулга-кул тотышып уйнаудан кыз пешеп чыкты, йөрәге ”тарс-торс” итеп тибә. Вәт галәмәт. Егет болай ярыйсы, гәүдәгә нык кына, үзе җитез-елдам хәрәкәтләнә, шул ук вакытта җай гына, килешле генә кылана. Ничек әле, ”ыспай” диләрме татарча. Урысчаны да яхшы гына сукалый икән. Димәк, зиһенле егет. Һай, вәт дивана кыз, үзе минем нинди эшем бар дип тора, ә үзе гайбәтче бичә сыман кешене иләк аша уздыра.
Фантик салу уенында ”җәза үтәү” Верага җиткәч, ахирәтләре, биесен, дип кычкырдылар. Кыз җиңел сулап куйды, ярый әле татарча җырларга кушмадылар, җәзаны үти алмасаң мәсхәрәгә калыр идең. Биюне биибез инде аны.
Кыз Галәфимнең колагына барып көйләп күрсәтте. Анысы гармунын тегеләй-болай тарткалап бераз маташты да, баштарак кыюсызрак булса да, уйнап җибәрде. Һәм Вера уртага чыкты. Чәчләр горурлык белән артка чөелде, ияк югары, күзләрдә чаялык-үртәшү чаткылары, куллар бөердә. Менә җиңел гәүдә су өстендәге үрдәк шикелле тын йөзә, менә биек үкчәләр тыпырдатып ритм кага, гүя ник мин ялгызым, ник каршыма төшүче юк, дип кемнедер бәйгегә чакыра. Һәм кинәт сылу сын өерелә башлый, җәйге челләдәге җил өермәседәй зырылдап идән буйлап йөри, бөгелә, сыгыла, гүя җирдән аерылып күккә күтәрелмәкче. Һәм янә аяклар тукылдавы гармун тавышы белән ярыша, ак түфлиләр үзләре генә белгән юллар буйлап оча, куыша, алышына, дуга ясый да тагын чөелә, тагын төшә. Ә Галәфим үз халәтендә мөкиббән: гармунын торган саен шәбәйтә, шәбәйтә, шәбәйтә... Инде бу ашкынулы көйгә өлгереп булмас кебек, ә кыз өлгерә, маңгаена төшкән сары чәчләрен мизгел эчендә артка ташлап алып, гармунчыга мут караш ташларга да җаен таба. Гүя аның очкын чәчкән күзләре: “әй егеткәй, син мине арытмакчы булган идеңме әллә, юкка маташмасаңчы, апаңны арытырлык гармунчы тумаган ул,”- дип көлә.
Ләкин, кем кемне аңлый соң һәм кем кемгә буйсына? Гармунчы аңлыймы биючене, биюче сизәме көй үзгәрәсен – музыка салмаклана: кыз инде канәгатьлекнең иң югары ноктасына җиткән кеше, юк, кеше түгел, бәхетле мәгърүр аккош – талгын гына йөзеп бер түгәрәк әйләнде дә, гармунчы алдында җиңелчә баш иеп алгач, кулындагы кулъяулыгын күккә чөеп кинәт туктап калды. “Булды” дигәндәй соңгы тапкыр үкчә тавышы гына яңгырап алды.
- Афарин! Иллә булдырдың, Вера! - дип сокланды кызлар. Һәркем әсәрләнеп калган иде. Тик, Вераның бу биюе кичке уенның өзелеп калуына сәбәп булды, шикелле, моннан соң уйнарга, җырларга теләүче табылмады, - берара барлы-юклы сүз сөйләшкәләп утырдылар да, кызлар ишеккә юнәлде.
Вера тизрәк клубтан ераграк китәргә ашыкты, әйтерсең аның йөрәге шашуын башкалар күрергә мөмкин. Ашыгудан түгел, дулкынланудан, ахры, сулышы кысылды, һава җитмәгәндәй тоелды. Аннары ул акрын, артык акрын атлый башлады. Кемдер арттан килергә тиеш иде бит. Кыз артына борылып карамады, аяк тавышыннан таныды. Артыннан Нуриҗан килә иде.

7. Кулга алыну.
Кояш. Түбәләрдән тамчылар тама. Шуңа да Вера янына китеп барган Солтаньярның кәефе әйбәт иде. Кыз өеннән күчтәнәчләр һәм яхшы хәбәр алуга ифрат шатланды, Солтаньярны агасы кебек күреп хөрмәт итте. “Бу кыз күңелемә тәү күрүдә үк ошаган иде, ялгышмаганмын икән,”- дип уйлап утырды ир кеше. “Марҗа кызы димәссең, бик тәрбияле, ягымлы бала икән ләса.” Бәхтияр карт белән Мәлгизәр карчык та килгән кунакны коры җибәрәсе килми чәй әчәргә кыстадылар. Юньле кеше аштан олы булмас, утырырга туры килде, ә аннан соң инде тамак тую белән ишеккә юнәлүе дә килешми, янә дә дөнья хәлләре, тормыш мәшәкатьләре турында гәпләшеп бераз вакыт үтте.
Ә Сәрвәрнең әлеге мәлдә җаны уч төбендә иде. Көтмәгәндә дөбер-шатыр кыланып өч милиционер килеп керде. Солтаньярны кулга алмакчылар икән. Йә Хода, аның нинди гаебе бар икән соң, җаны-тәне белән совет кешесе бит ул, башкалар ике яры йөргәндә яисә качып ятканда Сәрвәрнең ире совет власте өчен сугышып йөрмәдемени? Аллам, үзең коткар бу бәладән. Их, Солтаньяр озаграк кайтмый торса иде. Башкаларны да кулга алалардыр, ишетә калып беркая качса ярар иде. Хәбәр итәргә балаларны да чыгарып җибәреп булмый бит, сөмсез күзле явызлар ишек төбендә утыра. Чыгу-керү юлы ябык.
Шул мәлдә Солтаньяр кайтып керде дә инде. Ул ни булганын аңышып өлгергәнче кулларын артка каерып бәйләп тә куйдылар. Хәер, белеп-сизеп торса да карышмас иде, милиционерларга каршы сугышып булмый, ә кулга алулары ялгышлыктыр, йә берәрсе нахак жалу язгандыр. Беткәнмени эче кара бәндәләр. Тикшерерләр, аңлашырлар да чыгарырлар. Минем дошманнар белән алыш-бирешем юк. Солтаньяр шулай уйлады, беренче мәлдә бик каушап та төшмәде, тик балаларның елавы гына күңелне парә-парә телгәли иде.
- Йә инде, Факаев, нәрсә эшләвегез бу? Мине ни өчен кулга аласыз инде? - дип сорады ул урамга чыккач, милиционерларның берсеннән.
- Власть шулай карар иткән икән, димәк, син контра.
- Нинди власть? Мин шушы власть өчен аклар белән штыкка штык килеп сугышканда син мич артында кәҗә бәтие белән уйный идең.
- Эндәшмә! Лепкәңә приклад аласың киләме?
Эт белән адәмчә сөйләшүгә карап эт кешегә әйләнмәс, дип уйлады Солтаньяр һәм башкача авызын ачмады. Тикшерерләр, ачыкларлар. Вакытыннан алда кобараң очмасын әле.
Солтаньярны милиция бүлегенә алып килгәндә күп кенә егетләр анда иде инде. Бәй, бу тиккә түгел. Гел таныш, бергә йөргән дус кешеләр бит. Казанга товар алырга бардылар, күпме нужа күрделәр, аннары Абызтамакта эшләделәр. Кайда, гаепкә алырлык нинди хәрәм эш эшләп ташладык соң без? Гаебебез юк кебек ләса. Совет властена тел тидергән, үпкә саклаган кеше дә арабызда күренми. Бу ни гыйллә соң? Шулай уйланган арада егетләрнең барысын да җыеп китереп бетерделәр. Һәм шуннан соң гына тоткыннар ябылган кара бүлмәнең ишегендә следователь Зверюгин күренде. Ниһаять, дөньяның кашка тәкәсе рәхим итеп мәхбүсләрнең хәлен белергә килгән. Һәрвакыттагыча, иптәшләре исеменнән Солтаньяр сүз тотты.
- Иптәш тәфтишче, ни өчен безне кулга алдыгыз? Безне нинди кыңгыр эштә шик астында тотасыз, дим?
- Беренчедән, тамбовский волк сиңа иптәш. Икенчедән, сез совет властеның тамырына балта чабуда гаепләнәсез. Конкретно судта белерсез. Борчылмагыз, әйтми генә атмаслар, - дип олы авызындагы алтын тешләрен ялтыратты Зверюгин.
Икенче көнне боларны Бүре шәһәренә алып киттеләр. Тоткыннар җәяү атлый, ә сакчылар ат менгән. Юл буена Солтаньярның җаны кыйналды: “Их, мин генә харап иттем, ахры, дусларымны. Безне бит сату иткән өчен кулга алдылар. Мәгаен шулай. Нигә генә мин аларны ул эшкә аудардым соң?”- дип үзен гаепләде.
Иртүк чыккан кеше көн озынына җәяү атласа, бигрәк тә мылтыклы конвой озатуында, вакыт мәңге дә үтмәс кебек тоела икән. Башкортларның “Буранбай” көе бер дә юкка шулай җанны телми. Бер яктан, кая алып баралар, ни эшләтәләр – һични билгеле түгел, әллә кайтып була, әллә юк. Икенче яктан, хәлдән таеп атлыйсың, атлыйсың, атлыйсың... ә барасы юлның очы да күренми. Ирекле адәм булса юл уртасында авар иде дә ял итәр иде. Ә мәхбүсләрнең моңа да хакы юк, авызыңда кара кан булса да, дошман алдында төкермә – татар холкы. Ярамый. Шулай да, акрынлап юл кыскара икән, әнә бит, декабрь аенда бүре өере белән алышкан урынга килеп җиткәннәр. Егетләр барлы-юклы көчләрен җыеп тирә-якка карангалый башлады. Әйе, нәкъ шул урын, өер башлыгы дәү бүре килеп чыккан урман авызы әле булса күңелгә шом салып тора. Егетләр карана-карана атлауларын дәвам итте, бу хакта сөйләшүче булмады. Гапләшерлек хәл бармыни, аннары, кемгә нәрсә сөйлисең – барысы да шунда булган кешеләр.
Менә тагын бер авылга җиттеләр. Аякларны чак сөйрәп урамнар, йортлар яныннан узуы җан газабы икән. Бу йортларда кешеләр яши. Алар нинди бәхетлеләр, балалары белән сөйләшәләрдер, мич ягып юеш пималарын киптерәләрдер, бәлки, самавыр куеп чәй эчеп утыралардыр әле. Их! Нишләп без борылып шул өйләрнең берсенә керәлмибез соң? Нишләп шунда кереп икмәк, бәрәңге ашап, аннары сулкылдаган аякларыбызны сузып ятып йокламыйбыз? Булмый. Чөнки алар ят кеше өйләре. Чит кешеләр. Чит дөнья. Әйе, бу дөнья безнең өчен ят хәзер. Дөресрәге, дөнья шул көе калды, ә менә безне бу дөнья өчен ят иттеләр. Без кирәксез хәзер. Утырталар. Атып үтерүләре дә ихтимал. Без хәзер чит элемент. Дошман. Шуңа да әнә беркем икмәк кисәге чыгарып бирми. Әллә күрмиләрме? Күрәләр, ничек инде күрмәсеннәр. Тик куркалар. Юньле адәмне кулга алмыйлар, дип уйлыйлар. Солтаньяр түзмәде, конвоирларга эндәште.
- Туктагыз инде, шушы авылда кунып китик, һич булмаса, ял итеп, тамак ялгап алыйк.
Конвой башлыгы күзен генә акайтты, адәм актыклары белән сөйләшеп торуны кирәксенмәде. Мирхәйдәров Факаевка сүз юллады.
- Факаев, ичмасам син адәм бул, бераз ял итеп алыйк, димен.
- Телеңә салынма. Нәрсә, качарга уйлыйсыңмы? Бар, кач, алайса, дүрт ягың кыйбла. Качарга маташучыны берсүзсез атарга приказ бар бездә.
Авылдан чыкканда күзләрдән яшь килде. Тик, адәм баласы түзә икән, беркем хәлдән таеп егылмады, булмый дип юлга ятып үлмәде, һәммәсе дә шул көнне Бүре шәһәренә килеп җитте. Хәер, моның шулай буласын конвоирлар белгәндер инде ул, болар кебек бичараларны беренче генә озатулары түгел. Овчарка һөнәрен нык үзләштергәннәр.
Боларны шәһәр төрмәсенең озынча бер таш подвалына кертеп яптылар. Ике катлы такта сәкеләр, алар арасында тар гына аралык, урын-җир ниндидер иске одеал кисәге, ул ничәнче елда ямалды һәм юылды икән. Хәер, монысы теләсә кайда төн узгарырга өйрәнгән, инде землянкада да яшәп караган бурайлылар өчен вак нәрсә, түзәрләр, ә менә түшәм астындагы рәшәткәле тар тәрәзә, дым саркыган калын диварлар күңелне баса, үзеңнең тоткын икәнлегеңне оныттырмый. Биредә теләгәнеңне эшләп булмый, теләгән чагыңда чыгып китеп булмый. Бу хәл адәмнең рухын мәсхәрәли-изә, җанын гарипләтә торган шарт-мохит. Шуңа да төрмәне җәза срогын үтәү урыны дигәннәр бит. Сиңа тимәсәләр дә, хәтта көн буена бер сүз әйтмәсәләр дә, барыбер җәзалыйлар, игътибарга алмый җәзалыйлар, сине юкка чутлап җәзалыйлар.
Төрмәгә кергәндә уң аягың белән, бисмилла әйтеп кер икән. Югыйсә монда килеп эләккән кешене иң тәүдә мәсхәрәләү, ягъни төрмә тормышына яраклыгыңа сынау көтә. Бурайлылар кереп өске сәндерәдә яткан дәү гәүдәле бер урысны уяттылар, шикелле. Ул башта бу ни хәл, минем рөхсәттән башка бу адәм калдыклары монда нишләп кергән дә ни өчен минем йокымны бүләләр әле, дигән шикелле гаҗәпләнү катыш чиркану белән яңа мәхбүсләргә карап торды. Аннары аю шикелле акрын кыймылдап сәндерәсеннән төште һәм Хафизулла янына килде.
- Тәмәке бир, кендек! - диде ул сынык-санак тешле сасы авызын ачып. Урманда яшәгән бәндә дә бу кадәр шапшак вә йонтәс булмас, алай гына да түгел, һәр хәрәкәте әшәке иде бу җанварның.
- Юк, - диде яшь егет.
- Алайса акча бир!
- Акчам да юк.
Әшәке акрын гына авызын ерды, акрын гына як-ягына каранды. Аның бар кыйланмышы: карагыз әле, бу бөҗәк миңа каршы төшәргә маташамы? Күр әле бу кәмитне, дип кемнәрнедер харап кызык бер маҗара карарга чакырган кебек иде. Муенын боргалап алгач әзмәвер янә телгә килде:
- Анда минем эшем юк. Тап!
Хафизулла аптырауда иде. Үсмер генә егет тормышның мондый әшәкелекләрен күрмәгән шул. Солтаньяр яшь авылдашын якламакчы иде, анардан өлгеррәкләр табылды, подвалны яңгыратып тыныч һәм катгый тавыш ишетелде:
- Әй, син, тимә аңа!
Дию пәриенең гаҗәпләнүдән таш күзе ачылды.
- Кем анда мыгырдана?! әллә миңа ишетеләме? әйе, ялгыш ишетелә. Миңа каршы сүз әйтергә дүрәк юк бит монда, шулаймы?
- Күп телеңә салынма, ят урныңа!
Әзмәвернең ясалма гаҗәпләнүе чынга күчте.
- Әй, кемнең башы ике, күрен.
Сәлимгәрәй “ә” дигәнче аның каршында иде.
- Син минем башны санама, үзеңнекен сакла.
Төрмә иясе сөйләнеп тормады, көтмәгәндә сугарга кизәнде. Тик... Ул беркемгә дә сугалмады, Сәлимгәрәй сул кулын кинәт каршы куеп үзенә томырылып килгән зур йодрыкны туктатты, ә икенче кулын яшен тизлегендә алга сонып, тегене бугазыннан эләктереп алды. Тимердәй бармаклар чытырдап кысылды. Сәлимгәрәйдән бер генә мизгелгә соңга калып Нуриҗан да алга ыргылды һәм сугыш чукмарының сул кулын артка каерды. Ләкин дошманның бирешергә исәбе юк иде – ул бит каршылык күреп өйрәнмәгән – шуңа да артындагы Нуриҗанның аягына нык итеп типмәкче булды. Ләкин егетләр анардан җитезрәк булып чыкты. Нуриҗан аягын күчереп өлгерде, ә Сәлимгәрәй бандитның басып торган аягына китереп типте. Шул уңайга тегенең муенын ычкындырып бар көчкә алга таба башына басып җибәрде. Ике аягы артка ташланган, кулы артка каерылган кеше ни җире белән җиргә егылырга тиеш, әлбәттә, иблис нәкъ шулай –авыз-борыны белән таш идәнгә килеп төште. Гаҗәп хәл, әле генә ажгырып торган адәм җимерелгән борынын тотып гөнаһсыз эт баласыдай шыңшып еларга кереште. Үзе әшәке сүгенә, зарлана, әйтерсең аны бер гаепсезгә рәнҗеткәннәр. Әллә тавышлануга, әллә очраклы туры килеп ишек ачылды һәм анда надзиратель күренде.
- Нәрсә булды? - диде ул тавышын бөереннән чыгарып.
Барыннан да элек откыр Галәфим җавап бирде:
- Югаргы сәндерәдән егылып төште. Саташуы бар шикелле мескен адәмнең. Чак тайпылып калдым, өстемә төшсә, сытып кына үтерә иде, вәт гәүдә кешедә. Гәүдәсе зур да бит, акылы бәләкәй, ахры. Алай саташкан адәмне югарыга яткырырга ярамый бит инде ул...
Галәфимнең күп сөйләвеннән бизеп, надзиратель чыраен сытты.
- Разберемся.
Ул бәлагә тарыган урысны алып киткәч, болар җиңел сулап куйды. “Ну син әртис, чын клоун инде,”- дип Галәфимнән көлделәр. Ә егетнең макталудан кикриге кәперәйде. Солтаньяр канәгать иде: “Егетләр маладис, - дип уйлады эченнән. – Шулай кирәк, берсе өчен икенчесе утка керергә әзер торса, дөньяда берни дә куркыныч түгел. Арытаба да шулай булсагыз иде.” Бурайлыларның гәпләшүенә “иске” тоткыннар да кушылды.
- Шәп иттегез шул хәсисне. Маладис татарлар! - диде арадан берсе.
Солтаньярга бу тавыш бик тә таныш тоелды һәм ул аны исенә төшерергә тырышып сорау бирде:
- Нәрсә, әллә сезне кыерсыта идеме?
Аргы почмактагы чандыр гәүдәле кеше кыбырданып алды.
- Булды инде. Төрмә бит.
- Изерге! - дип кычкырып җибәрде Солтаньяр үзе дә сизмәстән.
- Султан! Синме? - диде тегесе каршыга атлап.
Ирләр бер-берсенә карашып торды да, кинәт кочаклашып алдылар. Аннары Солтаньяр телгә килде.
- Егетләр, Изерге бит бу! Хәтерлисезме, мин сезгә аның турында сөйләгән идем. Яукилгән авылын алганда акларны кырдык дип.
- Кырды, ди, бар...
- Ник алай дисең?
- Суң, акларны син кырдың, ә Изерге каша пешерде. Кашевар булып сугыштым мин, белдеңме?
- Алай димә, туган, тотып алсалар, кашевар дип тормаслар иде, икебезне бер стенага терәп атарлар иде.
- Анысы шулай инде. Туктале, Султан, күрәм, сез барыгыз да бер яктан - Бурайдан шикелле. Нишләп алай төркемегез белән монда килеп эләктегез әле? Нинди гаеп кылдыгыз дим?
- Сөйләмә инде, Изерге, бу дөньяны куабыз да куабыз, ә ул көтмәгәндә арттан китереп тибә. Казан каласыннан товар алып кайтып саткан идек, ахры шуны гаепкә саныйлар. Үзебезчә, яхшы эш эшлибез, янәсе, халык кәрәчин, сабын кебек вак-төяккә интегә, ситса-мазары да юк инде аның. Кешеләргә игелек, үзебезгә дә файдасы булыр дидек. Менә сиңа “файда.” Нәрсә булып бетәр.
- Бернәрсә дә булмас, кайгырма.
Изергенең җиңел генә әйтелгән сүзенә Солтаньяр гаҗәпләнеп куйды, ләкин моны “ялгыш” әйтелгәнгә санап гәп куертмады, белешенең үз хәлен сорашты. Изерге колхоз атын җигеп күрше авылга барган икән. Соң кайткан. Шунлыктан атны колхоз абзарына илтеп куймаган, үз йортында калдырган, янәсе иртән итә. Шуның өчен ике атнага утыртып куйганнар.
Шулай сөйләшеп кич узды. Беренче көн авырлыгын Изерге аркасында җиңелрәк үткәрделәр. Егетләр йокларга ятты. Кызык та икән инде бу тормыш, көн саен үзенең сәер-мәзәк хәлләре белән гаҗәпләндереп тора. Бүгенге төндә Фаһман хәйран калдырды. Кешенең кемлеген белеп беткәнче аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Юк, улкадәр вакыт кирәкми, берничә көн төрмәдә утыруы да җитә икән. Ни сәбәптәндер Солтаньяр төнлә уянып китте. Тонык кына төшкән ай яктысында сәгатенә карап алды – дүрт тулып киткән икән. Шунда күзе Фаһманга төште. Тегесе торып утырган да тегеләй бөгелә, болай киерелә. Әле бер, әле икенче әгъзасын кузгатып, беткәнче бөгеп карый. Ахырда берничә мәртәбә күкрәк киереп сулыш алды. Саташамы әллә? Юк шикелле. Сөйләнми бит. Җитмәсә, күзләре ачык, ялгышкан кешенеке шикелле мәгънәсез карамыйлар. Солтаньяр эндәшмәде. Ә иртәгәсен, җаен туры китереп, әйтә салды:
- Фаһман, син бүген төн уртасында торып утырып кулларыңны болгый идең, әллә төшләнү гадәтең бармы?
- Юк, нишләп булмаганны сөйлисең?
- Алайса, нишләдең?
Фаһманның бик җавап бирәсе килми иде, ләкин, башкалар кысташа башлагач, сер чишәргә мәҗбүр булды.
- Төн уртасы түгел, сәгать дүрт иде. Шушы мизгелдә кеше үз-үзен тыңларга тиеш, төрле хәрәкәтләр эшләп тәнеңдәге шикле урыннарны, ягъни сәламәт булмаган җирләрне белергә мөмкин.
- Ни өчен сәгать дүрттә?
- Башка вакытта дөньядагы тавыш, ыгы-зыгы күп, шулар комачаулый, кеше организмы үзе дә тыныч түгел, тирә-яктагы һәрбер нәрсә йогынты ясап тора, аңны тарката, зиһен тупларга ирек бирми, ә менә төнге дүрттә соң ятучылар йокыга киткән була, иртә торучылар әле уянмаган, мохитның иң тыныч вакыты. Шунлыктан үз халәтеңне тыңларга һәм ишетергә ышаныч зуррак. Кайсыдыр җирең элеккечә түгел икән, тиздән ул авырта, авырый башлаячак. Иң сихәтле дәва – вакытында күрелгән чара.
- Син нәкъ минем анай кебек сүлисең, туган. Башыңа яулык ябынып, төрепкә дә капсаң, хас минем анай буласың, - диде Изерге. Аның бу сүзе күпләрне елмаерга мәҗбүр итте һәм әңгәмә сизелмәстән мариларга, аларның холык-гадәтләренә күчеп китте.
- Мари егетләре армиягә киткәндә каешларын өйдә калдырмыйлар икән, - дип хәйләкәр елмайды Галәфим, иптәшләреннән хуплау сүзе көтеп. Тегеләре исә шундук эләктереп алды.
- Нигә? Ничек?
- Ничек, дип, егетләрне армиягә алалар икән. Бер мари каешым да каешым дип елый, имеш. Прәме үкерептереп күз яшьләрен агыза ди бу. Бер татар карап-карап торган да, моңа ачулана башлаган: “Нәрсә син монда каешың өчен кайгырасың, минем ике балам кала, иту синең кебек кыланмыйм”,- дип әйтә икән.
- Йә, шуннан?
- Шуннан шул. “Каешым” дигәннәре татарча “китәм инде” дигән сүз була икән.
Кемдер көлде, кемдер елмаеп алды.
- Мин дә алар турында бер мәзәк беләм, - дип сүзгә кушылды Нурым.
- Сөйлә алайса, елап утырганчы көлеп утырыйк.
- Шул инде. Менә Изерге кебек берәү ат җиккән дә хатынын утыртып әниләренә кунакка барган. Мариларда көмешкә шәп бит инде, эчкәннәр, исергәннәр, йоклаганнар. Кунактан кайкач, дус кешесе сорый икән монардан: “Ну, ничек, туйда күңелле-кызык булдымы соң?”
- Ай, нинди кызык булсын, - дигән ачуланып мари. – Эчкәнбез, исергәнбез, ати минем катын белән йоклаган, мин ати катыны белән йоклаганмын...
Бу юлы күмәк кешенең рәхәтләнеп көлүеннән таш подвал яңгырап торды. Тик Изерге генә авызын турсайтты.
- Мин ати катыны белән йоклаган юк. Сез, татарлар, коласыз инде, үзегезне белмисез.
- Нишләгән без үзебез, урнында бит күзебез. Без дә сезнең кебек инде, юк ләса мөгезебез, - дип шундук такмаклап җибәрде Галәфим.
- Сез бәкет үләшкәндә буш торып калган калык, пелдегезме?
- Юк, белмәдек. Нинди бәхет, кем өләшкән?
- Ана шул шул, айтам бит пелмисез дип. Худай үләшкән, мин түгел инде.
Изергенең сүзләре татарларны чынлап торып кызыксындыра калды. Сөйлә дә сөйлә дип аны уртага утыртып сырып алдылар. Әрем телле татарларга Изергенең ачы итеп җавап бирәсе килә иде, озак инәлтми ул үзенең әкиятен сөйләп җибәрде.
- Худай бар калыкка бәкет таратырга булган, имеш. Турмышларының авырлыгын күреп кызганган инде, бераз җиңеләйтмәкче булган. Калыклар җыелган, ә татар күренми икән. Алла сурап куйган:
- Татар ник килмәде, ни эшли?
- Вакыты юк, тире иләп күн эшли, - дигәннәр.
- Худай әйткән, улай булмай, барчагыз да килегез, дигән. Вакыт билгеләгән. Тиешле күн җиткәч калык тагын килгән. Бер татар гына һаман юк. Илаһыбыз сурый:
- Татарыбыз суң кайда?
- Килмәде, бура бурап үй сала.
Алла буларны үченчегә җыйган, ә юньсез татар тагы да күренми. Худаебыз тагын сураган:
- Татар кайда, нигә килми йүдәтә?
- Ул тугайда мал күтә, - дигәннәр бәндәләр.
- Бер калыкны читтә калдырып бәкет үләшеп булмай, гадел түгел. Татарны да алып килегез, дигән Худай.
Менә калыклар дүртенчегә җыелган, ә татар барыбер юк.
- Бу тискәре һаман юк, килеп күренми нигә? - дигән Худай.
- Татарның эше күп, чирәм сөреп иген игә! - дигәннәр.
Алла бабай уйлап турган да әйткән ди:
- Дүрт тапкыр чакырдым, дүрт тапкыр килмәде. Димәк, татарга бәкет кирәкми. Татарга эш булсын бәкет, амин, - дип әйтеп әйткән, ди. Менә шуннан бирле сез, татарлар, бәкетсез инде. Тире җыеп күн эшлисез. Хезмәт – сезнең иң зур бәкетегез, белдегезме?
Изергенең әкиятеннән соң бурайлылар тыныбрак калды: нинди әкият булсын, чын бит бу, әнә шул ”тире иләп күн әшләгәннәре” өчен төрмәдә утыралар түгелме соң?..


8. Таш подвалда
Шулай ике көн вакыт үтте. Солтаньяр тукталмый да уйланды да уйланды. Харап итте бит ул егетләрне, харап итте. Нигә генә дип алып барды ул аларны Казанга, НЭП вакыты үтте түгелме соң? Мондый болгавыр заманда чукрак һәм телсез, күләгәдәй шым бул. Үзең генә булсаң бер хәл иде – егетләр кызганыч. Их, Апанас шулкадәр дә аңларлык итеп әйткән иде бит, үз башыңа бәла эзләп кайтасың, диде. Татар акылы төштән соң шул. Ярый ла ул берничә елга сөргенгә, әнә шундый урман эшенә җибәрсәләр, - түзәрләр. Ә бер гаепсез кешеләрне харап итеп куйсалар?..
Солтаньяр нинди дә булса чарасын күрергә тиеш. Уйларга кирәк, уйларга. Аның әнисе ничек ди иде әле: ”Адәм баласы гомер беткәнгә үлми, гомере беткәнгә үлә.” әйе, тормыш мәңгелек ул, бәндәгә дә озын гомер бирелгән, тик шул хәтәр җирләрен имин узсаң, чоңгылларында батмасаң гына Ходай биргән гомерне тулысынча вә ахыргача үтәргә мөмкин. Бәладән котылу өчен нәрсәгәдер тотынырга кирәк. Тик нәрсәгә? Берәр гыйлләсе булырга тиеш бит инде. Бар, әлбәттә. Бөтен гаепне үз өстемә алырга кирәк. Боларны мин иптәшкә чакырдым, нык итеп үгетләдем, мин откытмасам алар мәңге дә кузгаласы түгелләр иде, дияргә. Хуш, шулай дип тә әйттем, ди, тик һәркем үзе өчен үзе җавап бирә, акылы җитмәгән сабый түгелләр, дияр судья. Димәк, тагын да нәрсәдер уйлап табу мотлак миңа. Әмма күпме генә уйланмасын, баш өстендә кара болыт булып асылып торган афәтне бер өмет чаткысы белән яктыртырлык уй таба алмады Солтаньяр.
Күңелсез уйларына бирелеп йоклый алмый яткан Мирхәйдәровны Изерге бүлдерде.
- Мине иртәгә чыгаралар, йүнләп сүләшә дә алмый калабыз, - диде кадерле дусты.
- Димәк, котыласың. Бәхетең бар. Их, без дә шулай бер котылып чыксак иде...
- Котылырсыз. Әйттем бит.
- Әйтүен әйттең. Тик...
- Тик-мик түгел, чыгарсыз, әмәлен генә табыгыз.
- Алай күрәзәче булсаң, әйтеп тә бир инде, кайчанрак чыгарбыз соң?
- Мин күрәзәче түгел, мин – самогончы. Ә сез бераз утырыгыз әле, кая ашыгасыз, беләм мин сез татарларны, ат кебек сез – эшлисез дә эшлисез. Менә бераз ял итеп алыгыз, бигрәк әйбәт. Мында ашау байдан, үлем Худайдан. Әй лә, үлем судьядан икән, – соңгы сүзен бик тапкырга санап Изерге шаркылдап көлеп җибәрде. Татарларга кыен булыр дип уйлый да белми бу чирмеш мужигы.
- Шулай да, әйт әле, Изерге агай, ни өчен без исән калырбыз, дип уйлыйсың? - дип сүзгә кушылды егетләрдән берәү. Күрәсең, йокламаучылар бер болар гына түгел икән.
- Каласыз, каласыз. Суң, үләсе кешенең күзе тонык, җаны нәзек була. Ә сез сабантуйда күрәшергә әзерләнгән батыр кебек кыланасыз. Әтәм бит. Эштән туктый белмисез дип. Тик, мари шулай әтте дип кул кушырып утырмаң, әмәлен табыгыз.
Батып баручы саламга ябыша. Җиңел-җилпе холыклы Изерге сүзләре хөкемдар күңеленә ирешеп, аны йомшартмас, билгеле, шулай да яхшы фал – ярты мал, яхшыга юрау күңелгә аз булса да җиңеллек биргән кебек.
Икенче көнне таң атуга Изерге төенчеген төйнәп куйды. Читлектәге тиен шикелле үз-үзенә урын тапмады. Инде өйлә җиткәндә генә ”ыңгырашып” тимер ишек ачылды, аннан надзирательнең кара-кызыл борыны һәм ачык кызыл фуражкасы күренде.
- Изерге Масаев, на выход! С вещами!
- Һай Алланың рәхмәте төшкере бәндә. Менә күрәсезме, татарлар, шулай яшибез инде без, төшке аш җиткәндә генә мине куып чыгаралар. Бер порция төрмә шулпасы җәл. Марига болай да ярый, дип уйлый болар, - дип сөйләнде тоткын әллә сукранып, әллә шаяртып һәм чыга башлады. Вәт кызык адәм, хушлашырга да онытты, гүя өеннән абзар тирәсенә тавыкларга җим сибәргә генә чыгып бара.
- Хуш, Изерге, сәламәт бул, - диде Солтаньяр.
- Хушлашма, мин үләргә җыенмыйм. Сайулда!
Изерге киткәч, төрмә эче тагы да шыксызланыбрак калган шикелле булды. Килделе-киттеле сөйләшкән кебек тоелса да, Масаев таш подвалдагы кечкенә дөньяга ниндидер ямь, рухи ныклык биреп торган икән. Мари Насыртдины гаип булгач, гүя тормыш лампысы кәрәчинсез калды. Солтаньяр янә уйланды. Изергенең әмәлен табыгыз, дигән сүзен исенә төшереп, мең кат үз-үзенә нишләргә соң дигән сорау бирде. Беренче адым – гаепне танымаска. Барыбыз бер авыздан: ”Мин бернинди гаеп эш эшләмәдем. Мин беркемгә дә зыян итмәдем,”- дип тик торырга. Ләкин монысы аның ничарадан бичара гына, тагын ни эшләргә? Яхшы адвокат табырга. Шушы уйдан өметләнеп, Солтаньяр ишек кагарга кереште.
- Без следователь таләп итәбез. Безне следователь белән очраштырыгыз, әйтәсе сүзебез бар - диде ул надзирательгә кат-кат кабатлап. Тегесе мыгырданып кына куйды.
- Булыр сезгә следователь. Аннан башка суд булмас, сабыр итегез.
Юк, Солтаньяр дигәнчә булмады. Икенче көнне кулларына богау салып, көчле сак астында хөкем йортына алып киттеләр. Әйтерсең, илбасарлар шайкасын тотканнар. Хөкемдарның йөзе кырыс. Кырык яшьләрдәге ирнең ач яңаклы рәвеше балтага охшаган: минем бурыч сезне чабу, ә мәрхәмәтне Аллагыздан сорагыз, ди иде кебек ул. Аның сул ягындагы халык утырышчысы утыз биш яшьләрдәге хатын-кыз. Берәр предприятиенең алдынгы эшчеседер, мөгаен. Монысы якты киләчәк төзү эшендә аяк чалучы нэпманнарны нәсел-нәсәбе белән юк итү өчен җанын фида кылырга әзер торучы риясыз зат. Менә хәзер торып басар да: ”Яшәсен бөтендөнья революциясе!”- дип кычкырып җибәрер сыман. Мәхбүсләргә ачыктан-ачык җирәнү һәм нәфрәт белән карый. Икенче утырышчы Солтаньярдан шактый олы. Күзлектән. Өстендә кыршылган тужурка. Ак офицерлар нәкъ шундыйны кия иде, берәрсеннән салдырып алгандыр инде. Унҗиде ел буена ничек шуны туздырмый һаман кия диң. Димәк, гадәттән тыш саран һәм комсыз кеше. Күрәсең, гражданнар сугышында комиссар булган, ә хәзер марксизм-ленинизм нигезләрен укытып йөрүче бер укытучы булыр. Монысы да үзенекеннән башка фикерне гакылга сыймаучы зарарлы нәрсә дип уйлаучы фанат. Юк, дуслар, боларда иман юк. Болар – дәүләт структурасы, ярамаган кешеләрне он итә торган власть машинасы. Болар алдында, зинһар, мине кичерегез, гаебемне ярлыкагыз дип әйтү ерткычны үртәү генә булыр, бу үз-үзеңне кискәләп, кан исе чыгарып юлбарыс читлегенә керүгә тиң.
Суд, яки, борынгыча әйтсәк, мәхкәмә, гаҗәеп урын. Анда син кеше булып керәсең, бернинди хокуксыз мәхбүс булып чыгасың. Һәм менә шушы санаулы минутлар эчендә күргәннәрем, ишеткәннәрем чынмы, әллә төшме дип аптырап торасың. Торырсың да шул, унөч кеше бу инде вак-төяк җинаять түгел, ә совет иленә каршы оештырылган сәяси-диверсион яшертен оешма. Дөньядагы беренче эшче-крестьян дәүләтен эчке яктан җимерүче, империалистик илләргә хезмәт итүче контрреволюцион отряд. Болар чын совет кешеләренә нинди үрнәк күрсәтә? Карагыз, без совет законнарына төкереп тә бирмибез, үзебез теләгәнчә, буржуйларча яшәвебезне дәвам итәбез, дип масаялармы?! әгәр без боларны каты, әмма гадел совет законнары белән тимрәүне кызу тимер белән яндырган кебек яндырмасак, антисоветчыл элементларның бөтенләй үк котыруы, баш күтәрүе ихтимал. Юк, бу рәхимсезлек түгел, киресенчә, бик гадел булачак. Черегән төшне докторлар кисеп ыргыткан шикелле, күпмилләтле совет халкы тәненә кадалган бурайлылар шайкасын да һич икеләнүсез кисеп ташлау зарур. Акылы камил һәр кеше бетне яки кандаланы җәлләми – бары үтерә генә. Ә болар әлеге хәшәрәтләрдән мең-мең тапкыр куркыныч һәм зарарлы. Аҗдаһаның бүген башын кисмәсәң, иртәгә инде үзеңне кабып йотачак. Прокурорның гаепләү телмәре шундыйрак иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 05
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.