Latin

Солтаньяр - 30

Total number of words is 4267
Total number of unique words is 2033
39.1 of words are in the 2000 most common words
54.8 of words are in the 5000 most common words
62.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Бу хакта үзем дә уйланам. Күп кенә укырга да туры килде. Шунысы ачык: кешеләрдә гаҗәеп сәләтләр яшен, ток сукканнан яисә мәрткә китеп терелгәннән соң барлыкка килә икән. Биредә мин, үземә калса, бер ачыш ясадым. Әйтик, ток сукканнан соң кешедә күрәзәлек итү яки дәвалау сәләте ачылды, ди. Ләкин, бу сәләт токка ияреп килмәгән бит. Ул моңа кадәр үк кешенең үзендә булган, тик эшләмәгән генә, ә ток сугу аркасында ми күзәнәкләрендә ниндидер үзгәреш барлыкка килә һәм моңа кадәр билгесез мөмкинлекләр ачылып китә, сәләт “эшли башлый”. Менә шуннан соң адәмне табигать могҗизасы яки Ходай иҗаты дими ни диясең инде. Димәк, кешенең сәләте, мөмкинлекләре чиксез, әмма алар билгесез, яшерен килеш саклана, чөнки бүгенге тормышта бәндәләрнең әлеге сәләтләре дә бик җиткән, дип исәпли Аллаһ. Чөнки кешегә сәләт бирүе бик куркыныч хәл. Әнә теге академик Сахаров кебек кылана бит ул кеше дигән нәрсә.
- Ул Сахаров нәрсә эшләде соң?
- Гомер буе кеше хокуклары өчен көрәште, ә үзе шул кешеләрне үтерү өчен водород бомбасы уйлап тапты. Ләкин, хафаланырга урын юк. Яши-яши, йөзәр, меңәр, миллион еллар дәвамында әнә шул сәләтләр акрынлап ачыла барачак бит инде. Бәлки, үлгәнгә җан кертү, сөйләшми генә аңлашу яки мең еллык гомер бөтенләй үк әкият түгелдер.
- Картәти, ә синең дәвалау сәләтең кайчан билгеле булды?
- Бермәлне юл читендә эт гәүдәсе күреп калдым. Машина бәрдергәндер инде. Юл буенда үләксә ятуын җенем сөйми, күтәреп алдым моны, болдырда утырам уйланып, минәйтәм, каярак күмим соң бу бахыркайны. Ә кулларым үзеннән-үзе этне сыйпап тора, имеш. Бермәлне бу нәрсәкәй койрыгын селкеп куймасынмы. Исем китте. Бу үлмәгән ласа дип тиз генә өйгә алып кердем, тәнен уа, тынымны өрә башладым. Үләксә дигәнем терелде дә китте! Икенче тапкырында кешегә ярдәм итәргә туры килде. Эчем авырта дип бөгелде дә төште бу. Баскалап, сыйпаштырып караган идем, хәле арулана башлады.
- Ләкин сине яшен сукмаган, шикелле.
- Яшен сукмады, ләкин аэрочана пропеллеры башка нык орды. Операция вакытында йөрәгем туктап, беразга үлеп торганмын, ягъни мәрткә киткәнмен. Ләкин бу гына сәбәп түгелдер. Мин сиңа Вәгъдәгөл карчыкның дәфтәрен биргән идем, хәтерлисеңдер, менә ул чын имләүче иде. Ул мине Аллаһка иман китерергә, динле булырга өндәде. Мөрид кода, синең икенче картәтәң инде, дин тәгълимәтендә бик гыйлемле иде, ул да: “Син, Солтаньяр, хак юлга басарга тиешсең,”- дияр иде. Әнә шул, чынлап торып дин юлына баскан чорда дәвалау сәләтем дә ачылды. Хәер, бәлки, очраклы туры килүдер.
- Картәти, кешеләр киләчәктә, бәлки, берничә йөз ел яшәр, дисең. Моңа бик ышанасы килә. Яшьлек элексирын галимнәр дә, энтузиастлар да эзли. Син аны табылыр дип уйлыйсыңмы?
- Чыннан да, яшьлек элексиры дигән булып женьшен, мумие кебек нәрсәләрне күккә чөеп мактыйлар. Ләкин, алар файдалы булса да, әллә ни үзгәреш ясалмас. Чөнки ул яшьлек элексиры безнең үзебездә.
- Ничек инде ул алай?!
- Менә әле генә кешенең акыл-аң сәләтләре бик зур, ләкин алар ачылмаган, без аларны белмибез, дигән фикергә килгән идек. Яшьлек элексиры белән дә шул ук хәл. Ул безнең организмда саклана. Моны ике юл белән аңларга тырышып карыйк. Беренчедән, син канда антитәнчекләр барлыгын беләсеңдер. Кирәкмәгән вакытта алар бик аз, ә менә канга микроблар эләгү белән тиешле органнар (иммун системасы) шушы антитәнчекләрне күпләп җитештерә башлый һәм алары микроорганизмнар белән көрәшкә ташлана. Яшьлек яки яшәү элексиры да шулай, ул организмда микромикъдарда булырга тиеш, ләкин аны җитештерү механизмы эшләми. Табигать гармониясен саклау өчен, бәлки, Ходай үзе безнең гомерне чиклидер.
Икенче дәлил. Безнең организм – табигать кисәге, ул үзенең составы белән табигатьне кабатлый. Шулай булгач, ни өчен яшьлек элексирын Һималай тауларыннан эзләргә, ул безнең үзебездә булырга тиеш. Ләкин аның нәрсә, кайда икәнлеге, иң мөһиме, организмны аны күпләп җитештерергә “мәҗбүр” итү механизмы билгесез. Монысы, күрәсең, кабатлап әйтәм, Ходай эше.
Картәтисе белән сөйләшү Нурдәүләттә тирән тәэсир калдырды. Ишеткәннәре аны һаман уйландырды, ул аларны аңларга тырышты. Ләкин егет Кураишка бөтенләй икенче максат белән килгән иде бит әле. Өенә кайткач егет Иблиәмингә болай дип мөрәҗәгать итте:
- Әти, миңа шигырьләремне басарга машинка кирәк иде, мәктәп машинкасыннан файдаланып булмас микән?
- Нәрсә, әллә редакциядә язу машинкасы да юкмыни? - диде атасы, гаҗәпләнеп.
- Бар ла ул, әллә ничәү. Тик, ни эшләгәнемне кешегә күрсәтәсем килми, - дип ялганлады егет.
- Дөресен әйткәндә, язу машинкасы ул бик астында торырга тиеш һәм ят кешегә бирелми. Ләкин синең өчен генә тәртипне бозарга мәҗбүр булабыз инде. Тик, кайда эшләрсең икән, минем кабинетта булмый, укытучылар бүлмәсе корт умартасы шикелле гүләп тора. Беләсеңме, син музейга кереп утыр, анда иң тыныч урын, бикләнеп эшләсәң дә була.
Нурдәүләт музейны караштырып торучы Сөмбел белән сөйләште дә, үзенә урын җайлаштырып кереп тә утырды. Әтисенең сүзен исендә тотып, дәрес вакытында, коридорда беркем юк чакта директор кабинетыннан машинка алып килде һәм эшкә тотынды. Музейны Сөмбелгә ышандырып дөрес эшләгәннәр. Акыллы кыз, пөхтәлек һәм тәртип ярата. Төскә-башка әтисенә охшаса да, җыр-моңга әнисе Диләрә ханымнан да уздырып җибәрә, диләр. Бу кызның бер генә кимчелеге бар икән, минем өчен артык яшь, дип уйлады Нурдәүләт. Ә анысы юк сәбәпне бар итеп килә дә керә, килә дә керә. Кыз-кыркын кызыксынучан халык бит, күрәсе килә, мәктәп директорының улы, корреспондент, яшь язучы Нурдәүләт абыйсы килгән бит, ничек күрәсең килмәсен.
- Нигә болай карыйсың? - дип сорады бермәлне Нурдәүләт.
- Кызык бит. Минемчә, бу музейда тагын бер экспонат артты.
- Нинди экспонат инде ул?
- әгәр сез мәшһүр язучы булып китсәгез, менә шушы өстәлдә халкыбызның атказанган язучысы үзенең китапларын иҗат итте, дип язып табличка элеп куярбыз.
- Беренчедән, Сөмбел багалмам, “атказанган язучы” дигән исем юк. Икенчедән, өстәл өстенә синең фотоңны куеп: “Менә шушы чибәр кыз язучының алиһәсе булып, ишек яңагына сөялеп аңа илһам биреп торды,”- дип тә язарга кирәк инде.
Кыз кып-кызыл булды һәм ялт итеп ишекне япты.

61. Карлыгач оясы
Ниһаять, Нурдәүләт өчен шатлыклы көн килде, башкаладан китабың әзер, кил, дип хәбәр иттеләр. Шатлыгы шатлык та ул, тик бер әтнәкәсе бар шул: ничек барырга? Мөхәррирдән рөхсәт сорап файда юк, ул: “Барып кына кара, мин сине уволю!”- дип кенә тора. Кызу табага баскан мәчедәй тыпырчынды Талхин, ләкин кирәк тирәкне ега, диләр, дөрес икән, әмәлен тапты бит. Күп кеше ниндидер мәшәкате булса, яисә эшләргә иренә башласа дәваханәгә бара, бюллетен ала. Моны Нурдәүләт бик зур алдашу, гафу итмәслек әшәкелек дип саный иде. Ләкин, көймәң комга терәлсә, үзең дә ялганчылар сафына басасың икән ул.
Терапевт Илизә Фаязовнаны сайлап ялгышмады Нурдәүләт. Егетнең йомышын тыңлаганнан соң һич икеләнми бюллетен язып бирде. Мөхәррирнең ниндиерәк кеше икәнен дә белә иде ул, редакция хезмәткәрләренә көн саен диярлек ялган больничныйлар тутырып та күнеккән иде – һич гаҗәпләнмәде. Киресенчә, кирәк булса тагын кил, диде, хәтта бер китабыңны миңа бирерсең, дип калды.
Һәм менә, башкалага барып, Нурдәүләт үзенең китабын бер сумка төяп кайтты. Шатлыгы эченә сыймый, ниһаять, ул китап авторы. Язучылар арасына кереп бара торган кеше. Дулкынлануыннан хәтта йокысы качты, төнне уздыралмый интекте. Иртән ул үзенең “Карлыгач оясы”н култык астына кыстырып редакциягә ашыкты.
- Менә. Булды. Минем китабым чыкты, - диде ул җаваплы секретарьгә, хисләнүеннән сүзен яхшылап аңлаталмыйча.
- Нәрсә бу? - дип кашын җыерды Ишкинина.
- Соң, минем китабым. Нәшриятта минем китабым басылып чыкты.
- ә миңа нәрсәгә сузасың? - диде инде аңлап алган Роза, китапка чирканып карап.
- Сузасың, дип, мондый чакта фәлән кешенең фәлән китабы дөнья күрде, дип гадәттә гәзиттә информация бирәләр иде, - дип “ы-мы” итте аптыраулы Нурдәүләт.
- Соң, ул башка гәзиттә, башка кешеләр турында, ә синең китабың миңа ни пычагыма! Мин үз гомеремдә бер китап та укыганым юк, укымаячакмын да. Сезнең китапларыгыз хлам, туфта, чүп. Бар, ыргыт чүплеккә бу нәрсәңне!..
Һәм Ишкинина җирәнгән кыяфәттә җыентыкны Талхин ягына этте. Егет җаныдай кадерле нәрсәнең кемдер тарафыннан чүпкә чыгарылуына тәмам гаҗизләнеп, акны-караны аермас хәлдә үз урынына юнәлде. Моннан соңгы көннәрдә ничектер аешын югалткан миңгерәү булып йөрде ул. Урамга чыкса танышлары килеп котлый, мактап китәләр, кайберәүләре китап сорый, ә редакциядә ләм-мим. Чыннан да, гәзит битендә бер кәлимә сүз күренмәде, берсе килеп эндәшмәде, шатлыгын уртаклашмады. Бары тик дошманлашу, мыскыллау арта гына төште. Соңыннан ишетте Нурдәүләт: китабын миңа бүләк итмәде, дип үпкәләгән икән Путинин. Бәй, ничек бүләк итсен ди Нурдәүләт. Мин синең әкиятләреңне барыбер чыгарттырмыйм, дип ант итеп йөрмәде мени мөхәррир. Яисә, Уфага барганыңны сизсәм, статья чәпәп эштән куам, дип аз җикердеме. Шуннан соң Талхин нишләргә тиеш, менә, мин сезнең сүзне тыңламадым, ялган бюллетеньнәр алып Уфага барып йөрдем дияргә тиешме.
Тартай теленнән таба шул. Берничә көн дә үтмәде, Нурдәүләт “коллегалары” белән тагын әйткәләшеп алды. Сәбәбе чыгып тора инде ул. Редакция хатыннарының гайбәтен бүлеп, бер авыл апасы килеп керде дә, иң зур кабинет ишегенә якынлашты.
- Мин мәкалә алып килгән идем, кемгә бирергә була? - дип сорый.
- Че, реклама что ли?
- Юк. Мин редакциягә мәкалә алып килдем. Гәзиттә бастырырга иде, – дип аңлатмакчы була тегесе.
- Че, объявление что ли? - дип миңгерәүләнә эш батырлары һаман.
Коридор башында утырган Нурдәүләт боларның барысын да ишетеп торды, әлбәттә, ул түзмәде, барып карады – кабинетта җиде хатын җыелган, шулар арасында тәрҗемәчеләр, җаваплы сәркәтип Роза, корректор әнисә. Нурдәүләтнең боларга ачуы ташып чыкты шул.
- Сез гарьләнә беләсезме?! Арагызда бер марҗа юк, барыгыз да ана телен оныткан юньсез татар. Татарча гәзит чыгарган кешеләр “мәкалә” сүзен белми, имеш, валлаһи хурлык! - диде.
Тәрҗемәче Тәгълимә Тәлгатова чыннан да кызык кеше иде шул. Утыз ел редакциядә эшләү дәверендә ул берничек тә “хлеб” дигән урыс сүзен татарчага әйләндерә алмады. Ничә карасаң да “кирпеч” дип яза да куя. Әмма үзенең бер дә серкәсе су күтәрми иде. Ул бу юлы да татылдарга тотынды.
- Безне оскорблять итәргә какое имеешь право! Син моның өчен ответишь! Беләсеңме, минем каргышым бик тиз төшә, мин ни теләсәм Алла шуны эшли, - дип янады.
Әле генә ачулы Нурдәүләтнең бу сүзләрдән көләсе килде.
- Тәгълимә, зинһар, чамалабрак кылан инде. Син хәтта Алланы да үзеңә буйсындырып, йомышчы малаеңа әйләндергәнсең түгелме соң? - диде ул.
Дустыңның кемлеген әйтсәң, мин үзеңнең кем икәнлегеңне әйтермен, дигән бер акыл иясе. Уйлап карасаң, дошманлык турында да шуны ук әйтергә була. Кемнәргә каршы һәм ни өчен көрәшәсең – кешенең асылы шунда. “Кешене маймылдан яралган дигән булалар, маймылдан түгел, дуңгыздан яралган ул. Яралып ук беткән булса әле...”- дип язган иде Нурдәүләт үзенең бер әсәрендә. Ләкин ул шуны да белә: бар кеше дә пычрак, бар кеше дә дуңгыз түгел. Кайдадыр яхшы, матур күңелле кешеләр дә бар. Чехов идеаллары. Тургенев кызлары. Леспромхозда гына күпме адәмнәргә карап сокланырга мөмкин. Ә нигә биредә бәндәләр шундый? Сәнәктән көрәк булганнар, “гнилая интеллигенция” җыелганга. Дөрес, эшчеләр дә фәрештә түгел, аларның кимчелекләре күренеп үк тора: эчкәлиләр, сүгенеп тә җибәрәләр, хатыннарына кул күтәргән ирләр дә юк түгел. Ләкин бөтен гыйлләсе дә шунда икән шул, аларның кимчелеге күзгә бәрелеп тора, ә боларның эчкә яшеренгән, икейөзлелек белән пудраланган. Болар эчми, сүгенми, сугышмый, милициягә эләкми, әмма эчләре тулы пычрак, йөрәкләре шакшы, намуслары сасы. Моны маңгай күзе белән түгел, рентген аша да күрәлмисең. Яши-яши аңлыйсың. Ә аңлагач, йә болай яшәве ансатрак икән, дип үзең дә шундыйга әйләнәсең, йә үзең булып калу өчен боларга каршылык күрсәтә башлыйсың.
Дустыңның кемлеген әйтсәң... әйе, кем белән аралашасың, нинди мохиттә йөзәсең, үзең дә шундыйга әйләнәсең, шул мохитнең бер тамчысы булып кушыласың, эрисең. Күселәр арасына килеп эләккәнсең икән, күсегә әйләнмәс өчен Роза һәм Тәгълимә кебек хатыннар белән сүз көрәштереп утыру гына аз, монысы инде, киресенчә, нәкъ шундыйга әйләнеп баруың билгесе, ә яхшы кешеләрне эзләргә, алар арасында булырга, алардан игелек, ямь вә рухилык өләшергә өйрәнергә кирәк. Начар гадәт йогышлы була, дип урыс әйткән. Ләкин урыс сүзе татарга закон түгел. Яхшы гадәт тә бик тиз йога, үрнәк була, игелеккә әйди. Кайда шундый яхшы адәм? Озак эзлисе юк, Миңнур исемле кыз күрше урамда гына яши. Нурдәүләт шунда юнәлде. Китабына Миңнурга атап берничә сүз язды да, шуны бүләк итү сылтавы белән китапханәгә юнәлде.
Кыз Талхинны күрүгә яктырып киткәндәй булды. Егетнең китабы басылып чыгуына ихлас куанды ул. Менә кайда икән садә җан, дип уйлады Нурдәүләт, һәм кызга ихтирам һәм рәхмәт тулы карашын юнәлтте.
- Синдә шатлык, миндә тагын хәсрәт. И бу тормыш... - дип авыр сулады Миңнур.
Егет гаҗәпләнә калды.
- Фәрештәдәй изге һәм чибәр кешедә нинди кайгы булырга мөмкин соң?
- Була икән шул. Иремнән аерылдым.
Шушы сүзләр белән кыз ялт итеп егеткә карады. Гаҗәп. Кеше күзе. Кызлар күзе. Юк, күз ул күрү органы гына түгел, рухи орган, җан органы ул. Шуңа да сүз әйтмәгәнне күз әйтә. Керфек сирпеп бер карап алуда мең төрле мәгънә бар. Ә бит Миңнурның күз карашы һәрдаим үзгәреп килде. Нурдәүләт әле малай чагында, Бурайда беренче тапкыр очрашканда, кызның карашында әле балалык чагыла иде. Көтмәгәндә кызыклы уенчык тапкан бала кебек, кунак малайга ул кызыксынып карады: янәсе, бу нәрсә икән, малайлар белән кызлар ничек дус була икән. Аннан соң җиткән кыз назлыгы, мәхәббәткә сусау, көязләнү чагылды. Соңрак бу карашта гаҗәпсенү көчәя башлады, ягъни минем ни җирем ошамый соң, сиңа ни кирәк тагын, дигән кебек иде. Ахырда кызның күзләрендә үпкәләү ярылып ята иде. Гүя бу күзләр рәнҗи, дөньяга әрнүен тарата. Их, син, юньсез адәм, мәхәббәтемне аяк астына салдың, кадеремне белмәдең, ди иде. Шулай ук үзе өчен шөбһәләнү хисе барысыннан да көчлерәк: “ә мин хәзер нишләргә тиеш соң?”- дип кычкыра иде шушы күзләр аша Миңнурның хаксызга рәнҗетелгән җаны.
Нишләргә кирәген тапты, яратыр-яратмас килеш кияүгә чыгып куйды. Хәзер инде, әнә, аерылдым, ди.
“Нигә?”- дип ахмак сорау бирде Нурдәүләт. Нигә икәне билгеле бит инде. “Нигә” түгел, “бик шәп булган” диясе килгән иде аның. Ләкин, алай дисә, кыз чынлап торып рәнҗер иде, юньле адәм кеше кайгысына шатланып торырмы. Ә Нурдәүләтнең исенә картәтисе сүзләре килеп төште. Парың үз яныңда йөридер, күрә бел, дигән иде ул, әллә чыннан да Миңнурмы минем җанымның яртысы?! Менә бит, мин өйләнмәгән булдым, ул башка кешегә кияүгә чыкты, ә гамәлдә исә дөнья безне бер болгандырып алды да яңадан янәшә бастырып куйды. Иң мөһиме, Миңнур янында рәхәт Нурдәүләткә. Кыз һәр сүзне аңлый, икесе бертөрле уйлыйлар, теге яки бу нәрсә турында бертөрле фикергә киләләр. Юк, монысы иң мөһиме түгел, сүз белән әйтеп булмаган якынлык, хөрмәт, кайчак ихтирам катыш үртәшү-шаяруга корылган мөнәсәбәтләр бәйли аларны. Икесе пар килгән бит. Аерма бар, әлбәттә. Кешеләр аерылышканда холыкларыбыз туры килмәде, диләр. Менә гаҗәп. Фәрештә үзе бит бер акыллыга бер тиле, бер уңганга бер ялкау, бер дуамалга бер сабыр, дигән. Ул ялгышканмыни? Нәрсә, ике сантый, яки кызу канлы, яисә ике ялкау туры килсә яхшыракмы? Юк, Миңнур белән Нурдәүләтнең холыклары туры килмәгән. Егеттә үҗәтлек, үзсүзлелек бик еш баш калкытса, кыз тыйнак вә сабыр. Егет үзенекен итәргә яратса, кыз башкаларга ихтирам белән карап, аларның фикерен үзенекеннән өстен вә дөрес санап ялгышучан. Ә бит уң белән сул бер кием, көн белән төн бер тәүлек, зур белән бәләкәй тап-таман, ярты белән сыңар бербөтен була.
- Их, - дип куйды Нурдәүләт, хисләренә тулышып. – Миңнур, мин өйгә кайтып килим әле, әниләрне күрәсе бар. Аннары икәү бер сөйләшеп алырбыз, яме, бәгъ...
Егет чак кына “бәгърем” дип әйтмәде. Сиңа нинди бәгырь булсын ди ул. Кияүдән аерылдым дип әйтеп тора. Аерылса соң. Дүрт аяклы ат та абына. Ә кыз абынмады бит, Нурдәүләт үзе юк киртәне бар дип белеп сөртенеп калды. Шулай. Тик, барыбер, әти-әни белән сөйләшми, фатыйхаларын алмый булмас. Һәм ял җитү белән соңлаган кияү егете Кураишка юл тотты.


62. Менә шундый вакыйгалар
Көтмәгәндә Нурдәүләт тормышындагы кыенлыклар, болгавыр чор тәмам булып, якты көннәр башланды. Авылга кайтып киләм әле дигән иде, мөхәррир үзе отпуск тәкъдим итеп тора. Башкалар үзләре кайчан тели шунда ял ала, чөнки аларның сыерлары бар, гаиләләре. Ә егетнең сайланыр җире юк, шуңа аның өчен коллегалары хәл итә. Кыскасы, Нурдәүләт шатланып риза булды һәм Кураишка кайтып китте.
Тормыш шулайдыр инде, бер кешегә шатлык килсә, икенче берәү бәлагә тарыга. Кураишта бу көнне зур кайгы иде – Мөганифне җирлиләр. Урманда урлап агач кисүчеләргә юлыккан булса кирәк – атып үтергәннәр. Зиратта кап-кара халык, килмәгән кеше аз калгандыр. Бернинди кыенлык алдында да каушап калмый торган, туры сүзле, эчкерсез, кайчак артыграк таләпчән, әмма сабый баладай риясыз бу кешене Кураишта яраталар иде шул. Аның мәзәк сүзләре, бигрәк тә “барам да орден алып кайтам” дигәне халык теленә кереп фольклорга әйләнеп калды.
Ә Полина ничек елый. Йөрәкләрең генә түзәрлекме. Аның өзелүен күреп кырыс ирләрнең, чал чәчле бабайларның күзенә яшь килә. Җыйнак гәүдәле Полина һәм өрлек буйлы Мөганиф. Читтән караганда пар килмәгән кебек тоелсалар да, гамәлдә исә шулкадәр дә мәхәббәтле, бер-берсе өчен үләргә әзер торган ярлар дөньяларда тагын бар микән. Мөганифне кайчак таләпчән, дорфа дидек, кызу канлыгы да билгеле, ләкин үз гомерендә хатынына бер мәртәбә ачуланып карамады, хәтерен калдырырлык сүз әйтмәде бит. Менә шундый гаилә дә бәхетсезлеккә тарыгач инде...
Кабер өстендә сөйләүчеләр күп булды. Тик Вера Степановна берни сөйли алмады, бер-ике сүз әйтте дә сыгылып төште. Аны тизрәк Нуриҗан җитәкләп читкә алып китте. Вера белән Полина Кураишка әллә кайдан, чит-ят яклардан килеп эләккән ике марҗа кызы иде. Алар монда бәхетләрен тапты, тормыш корды, дус-ишләре җитәрлек булды. Шулай да, ни өчендер бер-берсен аеруча якын күрәләр иде. Вера Полинаны сеңелесе кебек күреп яратты, алар сердәш булдылар, бәйрәмнәрдә кунаклашып йөрделәр. Шуңа да Полина кайгысы аның кайгысы иде. Хәер, Нуриҗан, Сәлимгәрәй, Мөганиф гомер буе өч таган булды бит. Шушындый вакытта Нурдәүләт үз шатлыгын тыеп, әти-әнисенә сөйләми торды. Ниһаять, моңа да вакыт җитте. Иблиәмин белән Бибкәй китапны кат-кат әйләндереп карадылар, гүя аның тышында бер хикмәт яшеренгән. Әтисенең күзләре бәхетле елтыраганын күреп Нурдәүләтнең күңеле горурлык белән тулды, күрче, ул үз әти-әнисенә күпме куаныч китерде. Китап бастыруның, китаплы автор булуның никадәр олы шатлык булуын Нурдәүләт чынлап торып менә шунда гына аңлый башлады. Һәм бу иң яхшы мизгел иде, әти-әнисенең җаны хушланганда, өйдә бәхет тантана иткәндә күңелне тырнаган четерекле мәсьәләне хәл итмәсәң, башкача кайчан? Икенче тапкырында инде олыларның кәефләре дә икенче төрле, шуңа бәйле җаваплары да тискәре булырга мөмкин.
- Әти, әни! Тыңлагыз әле, мин сезгә тагын бер сүз әйтергә телим.
- Әйт, алайса, шатлык булгач икәү булсын, - диде Бибкәй.
- Мин өйләнергә уйладым.
- Йә Хода, теләкләрем кабул булган икән! - диде ана.
- Без сине өйләнми муртаерсың инде дип курыккан идек, чыннан да, бик акыллы фикер бу, - диде салмак кына ата.
- Тик, әйткәч бетереп әйтәм инде, ул кияүдән аерылган кыз.
Ата белән ана өнсез калды.
- Ул гаепле түгел, гаеп үземдә. Яратышып йөргән булдык, әмма мин төрле мәшәкатьләргә күмелгәнлектән, өйләнми торырга уйладым. Шуннан соң ул нишләсен инде, башка кешегә кияүгә чыгып куйды. Ләкин барыбер мине ярата бит. Шунлыктан аерылдылар.
- Ай-һай, бер бару, бер кайту... Җиңел холыклымы әллә?
- Искиткеч әйбәт холыклы, әнкәй. Менә күрерсең, үзегез дә яратырсыз әле?
- Фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен. Нигә үзен алып кайтмадың соң? Күребрәк калсак, яхшырак булыр иде.
- Аз гына шөрләдем шул.
- Шөрләдем, имеш, ә син аның белән яши алырыңа ышанасыңмы соң? Егет кеше һәм аерылган хатын пармы?
- Алай димәгез, ул минем өчен фәрештәдәй гөнаһсыз.
- Шулай дисеңме, димәк, үз бәхетеңне табуыңа иманың камил инде, улым.
- Әйе.
Ата белән ана бер-берсенә карашып алдылар да, бу сөйләшүгә йомгак чыгардылар.
- Үзең теләгәч, без риза, улым. Бездән фатыйха. Бәхетле булыгыз. Тик, икенче кайтканда бергә кайтыгыз.
- Ярый. Рәхмәт...
Егетнең рәхмәте бик мескен чыкты. Олылар моны сизми калмады, сәерсенебрәк янә күзгә-күз карашып алдылар да, сорап куйдылар:
- Тагын да әйтер сүзең бармы әллә, нидер эчеңне кыра, шикелле?
- Бар иде шул...
- Соң, әйт! Мәми авыз булма.
- Өйләнүен өйләнербез дә соң, тик кайда торырбыз икән. Минем кесә буш инде ул, әнә шул китап бастырам дип акчамны башкала юлында йөреп туздырам...
- Һай әттәгенәсе, ничек аны үзебез уйламый торабыз соң! - дип, Бибкәй көлеп үк җибәрде.
- Син, улым әкияттәге солдатка охшадың. Ул башта тәрәз шакып эчәргә су сораган, аннары карыным ач дигән, аннан соң кунарга калган, ә иртән инде хуҗаның кызын сораткан. Син дә шулай: фатыйха сораудан башлаган идең, өй алырлык акчага килеп җиттең.
Иблиәмин шулай диде дә, тыныч кына елмайды. Олы педагогның сүзләре шундый булса да, аның улына бер тамчы да үпкәсе юк иде. Киресенчә, алар икесе дә Нурдәүләтнең өйләнергә уйлавына да, яшьләргә ярдәм итә алуларына да бик шат иделәр. Моңа күптән әзер иделәр!
- Ярый, Нурдәүләт, - дип сүзен дәвам итте Иблиәмин. – әниең белән безнең бердәнбер улыбызга ярдәм итәрлек кенә хәречебез бар. Сәрмаяны акрынлап кына туплап килдек. Күпме кирәк, шунча бирербез, күңелең тыныч булсын.
Менә шулай тау-тау өелеп беръюлы олы бәхетләр килде Нурдәүләткә. Китаплы да булды, акчасы да табылды, кәләшле дә булды. Дөресрәге, булачак. Тизрәк кайтып Миңнурга мәхәббәтен аңлатасы иде, аннары, йорт эзлисе дә бар, ләкин Кураишка бер килгәч егет картәтисенең хәлен белми, аның белән бер сөйләшеп утырмый китә димени. Әти-әнисе белән сөйләшкән көнне ул шатлыгыннан тилеләнеп Кураиш буйларында йөрде дә, иртәгәсен Солтаньяр картәнисе янына юнәлде. Анысы яраткан оныгының иҗади уңышына ихлас шатланды, хәтта саран гына мактап та алды.
- Моннан бик күп еллар элек күрәзәче Вәгъдәгөл карчык синең нәселеңдә язу таныган кеше булыр, дигән иде. Иншаллаһ, инде килеп аның юраганы юш килде, дип әйтергә мөмкин. Котлыйм, Нурдәүләт, котлыйм. Чын егет булып чыктың болай булгач, нәселебезгә тап төшерә торган кеше түгелсең.
- Ну үземә дә эт туны кияргә туры килде инде, картәти, дөресен әткәндә.
- Шулайдыр. Туктале, синең уң кулыңда, менә бу төшеңдә миң бар бит әле, әйеме?
- әйе, бар.
- Бардыр шул. Үзең тугач та, кулыңдагы миңеңне күреп, бу баланың бәхете хезмәттә булыр, дип әйткән идек. Шулай булгач, сиңа бер генә нәрсә дә җиңел бирелмәячәк, барысына да тир түгеп, бик күп көч салып ирешергә туры киләчәк. Аннары, Ходай үзенең яраткан кешесенә тамга салыр дигән фараз да бар. Ләкин, миңне генә Ходай салган билге дип әйтеп булмыйдыр инде ул, миңле кеше адым саен. Синең арлы-бирле башка тамгаң юкмы?
- Картәти, нигә кырыйлап сөйлисең, нинди “тамгам” барын бик яхшы беләсең бит.
- Шулай шул. Ничегрәк булды әле?
- Малай чакта инде. Мин урам буйлап китеп барам, ваграк балалар рогаткадан атыша. Миңа кинәт: “әй, карале!”- дип кычкырдылар. Мин борылып та өлгермәдем, күзгә тимерчыбык кисәге килеп керде. Бер малай такта арасыннан атты шул, шуңа шәйләми калдым. Шуннан бирле уң күзем күрми инде. Әнә шул катаракта аркасында моңача өйләнергә дә кыймадым. Хәзер өйләнермен инде, Миңнур тәкъдимемне кире какмас дип уйлыйм.
- Бик яхшы. Синең өчен мин бик шат. Нәрсә диим: алдан ук котлыйм, фәрештәләр мәхәббәтегезне үз канаты астына алсын. Тик, мин сиңа шуны әйтергә телим, синең тормышыңдагы мәсләгең, язмышың минекенә охшар, шикелле. Әгәр Аллаһыбыз чыннан да тамга салган икән, йә син дин юлына басарга тиешсең, йә синдә башкаларда булмаган сәләт булырга тиш. Тик бу сәләт бик тиз ачыкланмый, бәндә бик күп бәла-каза, авыр кайгылар кичергәннән соң гына килә.
- Картәти, син мине өметләндерәсеңме, әллә куркытасыңмы, һич аңламыйм.
- Куркытмыйм, үз алдыма үзем сөйләнәм, ахры. Сәләтеңнең иртә ачылуы хәерле, гомер беткәндә килгән таланттан файда аз шул. Менә шулай дип уйланам инде мин.
- Картәти, ә синең үзеңнең мулла булып китүең, дөресрәге, дин юлына басуың кайчан башланды?
- Бик соң, бик акрын башланды шул, моның өчен заманасы җай булмагандыр инде. Беренче тапкыр 1945 елда, сугышта, бик сәер төш күрдем. Шул миңа фәрештәләрдән тәүге искәртү булгандыр, ләкин мин әле аңламадым: сугыш, җиңү шатлыгы, өйгә кайту – ахирәт турында уйлый белгән чакмыни. Аннары Ходай тормыш юлымда Вәгъдәгөл, Мөрид кода белән очраштырды. Ул гына да аз дигәндер инде, күрәсең, башыма орып мәрткә җибәреп карады. Шуннан мин, әлбәттә, язмышымның Аллаһ кулында булуын, дөньяга Аның хуҗа икәнен аңлый башладым. Бәлки, Сәрвәрне алуында да бер хикмәт бардыр, чөнки ялгыз кеше Аллаһ турында уйлый башлый бит инде. Ходай тәгаләбезгә иман китергәч, дәвалау сәләтем дә ачыла башлады. Менә шулай, барысы да Тәңребез кулында.
- Көнләшәм мин синнән, картәти. Халыкка, илгә күпме файда китергәнсең, моны берничек тә бәяләп булмый бит.
- Кирәкми дә, әгәр кеше бер игелек кылган саен мин болай иттем, мин тегене эшләдем дип хисаплашып барса, кылган гамәлләренең бер савабы да калмаячак.
Нурдәүләт картәтисе белән горурланып һәм сокланып утырды. Чыннан да халык арасында Солтаньяр Мирхәйдәров атлы кеше Илморза тавы кебек бит ул – аны барысы да белә, күрә, ярата, олылый, ул барысыннан да биегрәк булып калкып тора. Юк, олпат гәүдәсе белән түгел, кылган эшләре, сабырлыгы, акылы белән олы ул. Син игътибар ит, олы яшьтә булуына карамастан, күпме мәшәкатьне җилкәсенә йөкләгән: мулла урнына дини йолаларны үти, авылның ветераннар советы рәисе, авыл Советы депутаты... Санап китсәң әле бетәрлек түгел.
- Картәти, - дип әңгәмәне дәвам итте Нурдәүләт, - син гомер буе эшлисең дә эшлисең. Кайбер адәмнәр кебек, эшләгәнем җиткән, ял итәргә дә вакыт, димисең.
- И балам, эш кешене арытамыни. Эшсезлек арыта. Җай гына хезмәт иткәнең үзе бәхет бит инде ул.
- Безнең халыкның беркатлылыгыдыр инде бу, урыслар, әнә, илке-салкы тик йөриләр. Ничек тә азрак эшләп, күбрәк рәхәтлектә җан асрауны хуп күрәләр.
- Алай ук түгел инде ул, урыслар арасында да уңган кешеләр бар. Ләкин гомумән алганда мондый хәл күренеп тора шул. Урыс белән татар арасында, дөресрәге, диннәребез арасында аерма шактый зур. Безнең өчен эшнең булуы, эшләү өчен сәламәтлек булуы олы бәхет. Шуңа Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз. Ә урыслар үз балаларын ничек тәрбияли: мәктәптә укучы тәртип бозса идән юарга кушалар, училищедә, армиядә шул ук тәртип. Ягъни хезмәтне җәза белән тиңлиләр, нәтиҗәдә яшь кешедә хезмәткә карата тискәре караш барлыкка килә. Аның бит сүзе генә дә ни тора: “труд” сүзе “трудно” белән аваздаш бит! Шуңа да “труд” урыс аңында һәрвакыт “трудно” булып кабул ителә.
- “Работа” дигән сүз дә бар бит.
- Анысы бигрәк тә “раб” сүзеннән башлана. Ягъни ирексездән, мәҗбүрилектән эшләү дигән мәгънә салынган. Шунлыктан урысның мәкальләре дә кеше күңелендә хезмәтне өнәмәү тәрбияли: “От работы кони дохнут,” “Работа не волк, в лес не убежит” һәм башкалар. Ә без эше барның ашы бар, дибез. Гомумән, бәндә туганыннан алып үлгән көненә кадәр эшләргә тиеш. Чөнки эшсез кеше – кирәксез кеше. Әйткәндәй, сине Вера сорашкан иде, килеп чыкса минем янга сугылмый китмәсен, диде.
- Вера апа?! Бәй, мин аңа ни өчен кирәк булдым икән?
- Анысын белмим инде, үзе әйтер.
Нурдәүләт озакка сузмады, кичләтеп доктор апасы янына китте. Нуриҗан өйдә юк икән, егетне Вера Степановна каршы алды.
- Килүең бик шәп булды әле, туганым. Мин сиңа бер гыйбрәт хәл турында сөйләмәкчемен. Син бит язучы кеше, бәлки, кирәге чыгар.
- Нинди гыйбрәт соң ул, нәрсә булды, хәвеф-хәтәр түгелдер бит? - диде Нурдәүләт сизелерлек дулкынланган ханымның йөзенә карап.
- Юк, юк, берни дә булмады, мин сиңа бер кызык турында гына сөйләргә телим.
- Тыңлыйм алайса, Вера апа.
- Ничек башлыйм икән. Беләсеңме, яңарак кына Бүре шәһәреннән ревизор килгән иде, минем яшьләрдәге хатын-кыз, Анна Матвеевна исемле. Баш табиб миңа әйтә, безнең бухгалтерларның бала-чагасы күп, өйләре дә бәләкәйрәк, үзеңә алып кайт әле, ди. Мин риза булдым. Марҗа янына марҗа, минәйтәм, бик һәйбәт. Шулай моның белән ашап-эчеп күңелле генә кич утырдык, Нуриҗан өстәлгә вино да куйды, анысын да йоткаладык. Кунакны сыйламый булмый, үзең беләсең. Ярый, шулай вакыт үтте, йокларга ята башладык, күрәм, кунак ханымның муенында тәре.
- Шуннан ни булган, марҗа муенында тәре булыр инде...
- Ай Аллам, аңлаешлы итеп сөйли белмим шул. Соң, Аннаның муенында минем тәре, таныдым бит.
- Сезнең тәре, ничек, сез бит тәре такмыйсыз, шикелле.
- Такмыйм шул. Мин бит күптән татар хатынына әйләнеп беткәнмен, нинди тәре булсын миндә. Ләкин кыз чакта тага идем бит инде.
- Һични аңламыйм, Вера Степановна.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 31
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.