Latin

Солтаньяр - 24

Total number of words is 4246
Total number of unique words is 2107
38.9 of words are in the 2000 most common words
54.0 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Берничә ел бәла-казаларсыз, әмма киеренке хезмәттә үтте. Леспромхозга яңа, куәтлерәк техника кайту исәбенә урман хәзерләү бермә-бер артты. Хәзер инде агач чыгаруда атлар эшләми, Фазлый караган елкылар бары тик вак-төяк эшләрдә генә файдаланыла. Сугыштан соң Венгриядән китерелгән таза атларның кирәге калмагач, колхозларга бирделәр. Хуҗалыклар мондый бүләккә бик риза булып бу малкайларны Кураиш атлары дип атадылар. Шулай кыенлыклар берәм-берәм артта кала, максат-ниятләр акрынлап үтәлеп бара, гамәлдә исә бер генә проблема муенга таккан таш шикелле тынычланып яшәргә ирек бирми. Ул да булса – диләнке, ягъни, белгечләр теле белән әйткәндә, урман кисү фонды.
Леспромхоз күбрәк агач җитештерсен һәм шул ук вакытта табыш алсын өчен яхшы диләнкеләр кирәк. Ягъни анда сыйфатлы агач үссен һәм ул йә юл буенда, йә елга буенда булсын. Елгага якын булганы бигрәк тә әйбәт, чөнки су белән агызсаң транспорт чыгымнары аз була. Менә шул нияттән бермәлне леспромхоз директоры шәхсән үзе ерак юлга чыгарга ниятләде. Әйе, утыз-кырык чакрым урман ерак җир ул, йөз чакрымлы туры, тигез автомобиль юлыннан “ераграк,”чөнки урманның үз законы. Биредә аның юл дигәне дә йә просека, йә болан сукмагы, йә булмаса берәр кечкенә елга. Әгәр ул шарламалап акмаса, көймә йөзәрлек булса бик шәп инде.
Солтаньяр юлның әнә шундыен сайлады. Башта алар моторлы көймәдә Кураиш елгасы буйлап иделгә чыгарга тиешләр, аннары борылып үргә күтәрелергә кирәк. Абызтамактан соң әҗ-һө чакрым гына кала. Алар дигәннән, Солтаньяр Мөганифне дә үзе белән алды. Чөнки бу урманнар лесхоз биләмәләре бит. Аннары, Мөганифтән дә яхшы юлдаш юк. Урманны әйбәт белә, көче бар, ул-бу була калса шөрләп төшә торган кеше түгел. Иртәнге якта чыккан сәфәрчеләр кояш төшлеккә күтәрелгәндә Абызтамакны үтеп Бозьямы авылына якынлашты. Солтаньяр көймәне ярга борды. Кайвакыт Мөганиф сүзчән булса да, ник монда туктыйбыз, дип эндәшмәде. Солтаньяр агай үзе беләдер, дип кенә уйлап куйды.
Шунда ук яр буенда авыл кешеләре очрады. Алардан Солтаньяр Вәгъдәгөл карчык турында сорашты.
- Ул әби үлде бит. Күптән инде, - диделәр тегеләр.
- Йорты торамы, берәрсе яшиме?
- Хе, черек өйдә кем яшәсен! Үзе үлгәч озак тормады, өе дә таралып төште. Урыны, әнә, буш тора, урам башыннан бишенче йорт, шикелле.
Солтаньяр бераз уйланып торды. Их, тагын бер күреп иркенләп сөйләшеп булмады шул апа белән, дип үкенде ул. Менә кем күп нәрсәгә күзен ачар иде Солтаньярның. Инде хәзер күрер кешесе булмаса да, нигәдер ул салмаклап кына алга атлады, аңа Мөганиф тә иярде. Буш урын чыннан да буш иде, өйнең инде бүрәнәләренә кадәр череп таралып беткән. Солтаньяр тын калып басып торды, нәрсәдер уйланды, иелеп җирдән бер уч туфрак алды, анардан нәрсәдер табарга, ниндидер гадәти булмаган нәрсә күрергә тырышкан кеше шикелле озак кына карап торды һәм авыр сулап аны кире сипте.“Мәет җирләгәндәге кебек,”- дип уйлады бу хакта Мөганиф.
Килгәндәгечә тын гына болар яр буена кайттылар, көймә моторын кабыздылар. Кечкенә авыл борылма артында калып күздән югалгач, Мөганиф, ниһаять, сорап куйды.
- Кем иде?
Солтаньяр иптәшен ишетмәгәндәй шактый вакыт эндәшми барды. Аннары ифрат тыныч һәм ышанычлы итеп җавап кайтарды.
- Халык иде.
Аның бу сүзләре сәер яңгырамады.
Елга никадәр генә куәтле булмасын, көймә аның агымыннан шәбрәк бара иде, бераз вакыттан соң юлчылар үзләреннән сул якта биек кыяны күрделәр, ул ап-ак булып әллә каян күзгә ташланып тора икән. Менә дигән маяк. Шуннан соң аз гына күтәрелүгә уң кулда зур булмаган култык күренде. Шулай итеп сәфәрчеләр килеп тә җитте. Көймәне үргәрәк сөйрәп, ышанычлы булсын өчен бәйләп куйгач, юлчылар палатка корырга, учак ягарга кереште. Бүген инде урманга кереп йөрү соң иде, әйбәт кенә ашап, йоклап алырга да, яктыруга аягүрә булырга кирәк.
Иртәнчәк ике ир артык әйберләрен яр буенда калдырып, җиңелчә килеш урман төпкеленә юнәлделәр. Атлавы алай әллә ни авыр да булмады, шундук ниндидер ташландык юлга юлыктылар, ул соңрак үскән миләш, читләвек куаклары белән капланса да, алга барырга шактый җиңел иде. Бераздан елга үзәне артта калды, хәзер инде тигез җирләр башланды, ләкин биредә Солтаньярның кәефе кырылды – кая карасаң да элек киселгән диләнке. Аны беләк юанлыгындагы усаклык баскан. Бу инде урманның иң түбән сортлысы, ягъни берни эшләргә яраксызы. Диләнке урнында әнә шулай күп вакыт усак үсә, аның инде мунчалык бүрәнә булганчы үзәге бурсый башлый. Каены да шулай. Анысы бер төптән өч-дүрт кәүсә үсеп кәкре булалар. Солтаньярның уйларын сизеп Мөганиф тә әйтеп куйды:
- Вторичный лес.
- Нәрсә?
- Мондый урман русча “вторичный лес”дип атала. Ягъни куян шулпасының шулпасы.
- Анысын гына беләм дә ул, тик, нишләргә соң, менә шунысы мәсьәлә.
- Бер килгәч, чигенү юк инде, үзең беләсең, Солтаньяр абый. Биш-алты еллык булса да урман карамыйча син барыбер борылып кайтмаячаксың, нигә миннән сорарга.
- Алай димә. Сорар өчен алып килдем. Бер баш яхшы, ике баш яхшырак. Яле, утырыйк менә бу төпкә, азрак тын алыйк.
Мөганиф карышмады. Кесәләрен капшаштырып тәмәке барладылар. Ашыкмый гына төтен суырдылар, биредә ашыгасы юк, уйланасы бар.
- Күрдеңме? - диде Солтаньяр.
- Күрдем! - диде Мөганиф.
- Менә шулай. Без кисәбез дә кыркабыз, кыркабыз да кисәбез. Ә без кискән урман әнә шундый була бит ул, артыбыздан әнә нәрсә калдырабыз. Моның бит эшкә яраклы агачы булмаячак. Бу буш җиргә тиң. Бушлык бу.
- Солтаньяр абый, улкадәр үк кайгыга батып утырмыйк әле. Дөньяның үз җае бар, менә син леспромхоз директоры, ә мин лесхоз кешесе. Сез кисәсез, без утыртабыз.
- Кеше көлдермә инде. Мин яхшы беләм сезнең күпме утыртканыгызны да, күпме кискәнегезне. Әнә шул урман тәрбияләү сылтавы белән иң яхшы агачларны кыркып ятасыз түгелме? Лесхоз җитәкчеләренең йортларын кара син, ә шәһәрләргә күпме китә? Агач төягән машиналарның Абызтамак аша төнлә үткәнен әллә белми дисеңме мине?
- Һәрхәлдә, Солтаньяр абый, безнең гомергә урман җитәр әле. Хәзер бит индустриализация чоры, берзаман завод-фабрикалар төзелеп бетәр, шәһәр халкы барысы фатирлы булыр, шул чагында инде агачка ихтыяҗ да кимер. Дәүләтнең кесә ягы бераз юнәйсә, яшь урманнарны күбрәк утырта башларлар. Әйе, Солтаньяр абый, лесхоз урман кырмас, ә яшь үсентеләрне тәрбияләү белән шөгыльләнер.
- Анысын, бәлки, синең оныкларың күрер. Утыртмый кая барсыннар, әгәр без урманнарны кырып бетерсәк...
- Солтаньяр абый, син бүген нишләптер гел кирегә сөйлисең.
- Шулаймы? Кәефем юк шул. Әллә теге Вәгъдәгөл әбине күрә алмавым күңелне болгатты. Белмим нәрсә. Бәлки, олыгая башлавым шулдыр. Ләкин, син хаклы, пошыну икмәк ашатмый, әйдә, эшебездә булыйк.
Ирләр урыннарыннан кузгалып бераз баруга алда ниндидер кара шәүлә күренде. Берәр абзар яки барак дип уйласалар, түгел икән, гаять зур бүрәнә штабеле булып чыкты. Болар гаҗәпләнеп һәм ачулы кыяфәттә шушы өем тирәли әйләнделәр: һуш китәрлек тәртипсезлек бит бу. Ун мең кубометрлап менә дигән агачны кайчандыр кискәннәр, өйгәннәр һәм нишләптер чыгармаганнар, өеме белән черегән. Менә кайда ул җинаять. Булыр-булмас гаеп өчен кешеләрне төрмәгә яптылар, ә менә шушы “эш” өчен беркем дә утырмагандыр, чөнки бу аерым бер кеше җинаяте түгел, ә дәүләт җинаяте.
Солтаньяр белән Мөганиф бу хакта сүз куертмадылар, нәрсә дип әйтсеннәр инде, үзләренең берни дә төзәтә алмауларыннан, шушы хәлдәге көчсезлекләреннән ачулары йөзләренә чыккан иде. Бераздан алар куе, җитлеккән чыршы урманына килеп төртелделәр. Чын тайга иде бу. Иске диләнкеләр алай бик зур түгел икән, ә тирә-як калын кара урман белән капланган. Ирләр лесхоздан алган план-картага караштыргалап, аркылыга-буйга шактый озак йөрделәр һәм бу якта кеше кулы тимәгән урманның әле ифрат күп икәнлегенә ышандылар. Монда аерым бер урман участогы оештырырга була бит.
Алда яктылык күренде, алан, ахры. Ирләр чытырманлыктан чыгуга ачыклык уртасында торган пәһлеван поши куаклыкка кереп югалды. Солтаньяр белән Мөганиф шуның артыннан ташландылар. Мылтыклары юк иде, кызык өчен генә, янәсе, поши кешедән куркамы. Гаҗәеп хәл, болар ботакларга эләгә-төртелә бардылар да, чытырманлыкны ерырлык хәлләре булмавын аңлап тукталып калдылар, ә менә әллә ничә тармаклы мөгез “кигән” дәү поши һичнигә карамый атлавын дәвам итте. Вак чыбык-чабыкларның шытырдавына карап аның кешеләрдән куркып чапмавын, ә атлап баруын ачык аңларга була иде. Атлап кына барса да шәп бара, мөгезе һич комачауламый, ә мөгезсез кешеләр ботакларга эләгешеп арып куйды. “Вәт каһәрең!”- дип сокланырга гына көчләре җитте аларның.
Бу төбәктә урманның чыннан да күп булуы һәм ул гел диярлек ылыслы агачлардан торуына ышангач, сәяхәтчеләр елга ярына юнәлде. Урманда йөри торгач вакыт үткәне сизелми дә калган икән, карасаң, кояш кичкелеккә авышып бара. Тик ирләрнең моңа исләре китмәде, алар гомердә бер була торган сәфәргә ашыкмый йөрергә чыккан иде, шуңа тыныч кына учак тергезеп, ботка пешерергә, чәй кайнатырга куйдылар.
Ике генә чакрым булыр үрдә зур булмаган башкорт авылы бар иде. Килгәч-килгәч, бер ыңгайдан шунда барып килергә уйлады Солтаньяр һәм иртән ирләр көймәләрен янә үргә юнәлтте.
- Эшче халык анда бар микән? Эшсез халык булса, бигрәк тә ярар иде, - дип аңлатты иптәшенә үз уен Солтаньяр.
Чыннан да, биредәге диләнкеләрдә эш башлау өчен әллә кайдан эшчеләр китергәнче, урындагы халыкны җәлеп итү күпкә отышлырак булыр. Ташкулда бернинди авыл Советы, башка оешмалар да юк, биредә тик промартель бригадасы гына яшәп килә. Ул юкә батырып мунчала суя, шунардан пумала бәйлиләр, чыпта сугалар, тал кайрысы әзерләп тапшыралар. Кышын киек аулыйлар. Шуның белән бай да түгел, бик үк хәерче дә түгел, уртача гына көн күреп ята халык. Башлангыч мәктәп, кечкенә клуб, мунча зурлыгы кибет һәм лапаслар янында шундый ук бәләкәй генә бригада йорты. Сәфәрчеләр шуңа карап атлады.
- Исәнмесез, Солтаньяр абый, исәнмесез! - дип шат елмайды утыз яшьләр тирәсендәге бригадир Хантимер, күрешергә ике кулын сузып.
- Сез мине кайдан беләсез соң?
- Ничек инде белмәскә, район гәзитендә сүрәтегезне елына ничә тапкыр күрәбез икән. Иң зур предприятие җитәкчесен дә белмәгәч...
- Алайса, менә бу кеше белән дә таныш булыгыз, минем якын дустым лесник Мөганиф Маннанов.
- Бик яхшы, бик хуп. Дөресен әйткәндә, безнең аю төбәгендә әнә шул аюдан башка килүче юк. Елына бер-ике мәртәбә күренеп калган промартель җитәкчеләрен әйтеп тормыйм инде. Шуңа күрә сезне монда күрүебез гаҗәп тоела. Нинди җилләр ташлады икән соң?
Солтаньяр йомышын сөйләп бирде.
- Сез, алайса, мине таларга килгәнсез икән, - дип җилкәсен кашыды Хантимер.
- Юкчы. Нигә алай дисез, эш табалмый йөргән кешеләр юк микән дип кенә уйлавым.
- Анысы, адәм баласы кайда акча исе сизә шунда шуыша инде. Леспромхоз акчасы белән безнең “пумала” акчасы бер түгел. Ә эшсезләр дигәннән, тәртә арасына кермәгән унлап кеше бар ул. Алар балык тота, ауга йөрегән була, чолыклары бар, шундыйрак кәсепләре белән җан асрыйлар. Тик аларны эшкә җигүе бик авыр булачак.
- Ник алай дисез?
- Соң, безнең башкорт табигать баласы бит. Ул солдат шикелле сафка басып командир ни әйтсә шуны эшләргә өйрәнмәгән. Башына нинди дуамал уй килә, шуны кылана. Кыскасы, балыкчы ыруы без. Безнең ыру борын заманнардан ук менә шушы калын урманнарга арка терәп яшәгән, хәтта дөнья белән бик үк исәпләшеп тә бармаган. Шуңа да барлык башкорт ырулары урыс дәүләтенә баш салганда безнекеләр торып калган, ислам диненә дә иң соңыннан күчкәннәр, совет власте, колхозлашу да соңлап килгән. Шулай итеп ыру мөстәкыйльлеге шәхес мөстәкыйльлегенә, ә кайчак башбаштаклыкка барып тоташа. Салым җыярга килгән патша “этләрен” юк итеп куярга да күп сорап тормаганнар. Кыскасы, әгәр нәрсәдер ошамаса, әй, сезнең эшегез минем ниемә кирәк, дип ташлап кайталар да китәләр. Ничектер җәзасы-ние дә безнекеләрне бик өркетми.
- Ярый, Хантимер дус, җан биргәнгә җүн биргән, монысына алдан хәсрәтләнмик әле, бәлки, уртак тел табарбыз. Сүз уңаеннан шуны да сорыйсым килә: тегендә диләнке караганда бер ташландык юлга тап булдык, нинди юл соң ул?
Хантимер маңгаен җыерып чак кына уйланып алды.
- Ә-ә, сез теге Чаначык юлын әйтәсез. Бу хакта минем әти беләдер. Ул шундый кеше, белмәгәне юк. Аксак күп йөрер, сукыр...
Бригадир, кинәт ачы капкандай, баш чайкап алды да, янә сүзен дәвам итте.
- Әйдәгез безгә, юл кешеләренә барыбер ашарга, ял итәргә кирәк бит инде. Кунак булырсыз.
Хантимер ерак яшәми икән – кечкенә авылда нәрсә ерак булсын, берничә минуттан барып та җиттеләр. Бригадирның әтисе сәке өстендә аякларын бөкләп утыра иде, ул йә булса тормады, йә булса күрешергә дип кулын сузмады. Хантимер аңа килүчеләрнең кем булуларын әйтте һәм:
- Әти, кунаклар аръяктагы юл белән кызыксына. Шуннан агач чыгарырга исәп тоталар. Белгәнеңне сөйләп бир инде, зинһар, - дип үтенде.
Картның керфеге дә селкенмәде. Бары тик:
- Улым, кунакларны сүз белән сыйлыйбызмы инде, - дип кенә куйды.
Хантимер юлчыларны табын янына чакырды, йөгерек хатыны “һә” дигәнче сый-хөрмәт тезеп чыкты. Болар ризыкланган арада Ярмулла карт ник бер хәрәкәт ясасын, хәтта өйдәгеләр ягына аз гына башын да бормады ул. Ләкин килүчеләрнең һәр хәрәкәтен, һәр сүзен колаклары белән тоеп-тыңлап, аларның нинди адәмнәр булуын чамалады. Килделе-киттеле бәндәләргә ошамаган, боларга әйткән сүз коелган яфрак шикелле аяк астында ятып калмас, яхшы хәбәрнең, киңәшнең кадерен белә торган инсаннар, шикелле, димәк, үзләре белән сөйләшергә дә мөмкин, дигән нәтиҗәгә килде.
Тәгам җыйганнан соң олы кешегә хөрмәт йөзеннән Солтаньяр соравын үзе кабатлады.
- Син Чаначык юлын әйтәсең, ахры, - дип телгә килде сукыр карт. Хәтерлим, сугышка кадәр бермәлне анда агач чыгарып маташтылар. Ләкин озак эшләмәделәр. Хәзер ул юлны вак-төяк чавыл басып бетергәндер инде.
- Анысын гына арчырбыз ла ул. Тик, нигә ташладылар икән соң?
- Халык эшләргә теләмәде. Иң тәүдә безнең авылныкылар эш ташлады, дөресрәге, качып беттеләр, аннары мөселман өммәтеннән булган башка халык. Сәбәбен анда гына дисәң, эшчеләр, бәлки, табылыр да иде, кулакка чыгарылганнар азмыни, ләкин сугыш башлангач халык башка җирдә кирәгрәк булгандыр, күрәсең.
- Ярмулла абзый, ул кешеләр ничек эш ташлады соң, закон бар бит?
- Кайсы башын чиргә салган булды, кайсы башка сәбәбен тапты, эш эзләп Абызтамакка, хәтта читкә киттеләр, әмма анда эшләргә теләмәделәр. Куркулары көчле иде. Ул зәхмәтле җир бит, җәйге тын кичләрдә сулкылдап-сулкылдап бала елаганы ишетелә. Аптырап, берничә мәртәбә эзләп тә караганнар, әмма бернинди шикле нәрсә дә тапмаганнар, ләкин йөрәккә бер шом төшкәч, кем шундый урында эшләргә теләсен инде.
- Бәлки, башка берәр тавыш ишетеп шикләнгәннәрдер, - диде Мөганиф икеләнүен белдереп.
- Күрәм, син миңа ышанмыйсың, - дип тыныч кына дәвам итте карт. – Дистәләгән кеше төрле вакытта ишеткән икән, ялгыш түгелдер. Аннары, андый урында бала елавы гаҗәп тә түгел.
- Нигә алай дисең, абзый, нинди урын соң ул? - дип кызыксынды кунаклар.
- Борын заманда анда Сөянтузмы, Сөянтүшме исемле авыл булган. Башкортлар бола күтәргән бер вакытта каратель отряды килеп, шушы авылның бар халкын абзарга кысрыклап кертеп, ут төртеп яндырганнар. Кайбер кешеләрне атып яисә кылыч белән чабып үтергәннәр. Шул чакта алты яшендәге бер ир бала качып котылмакчы була, ләкин атлы казак аны куып җитеп сөңгесе белән кадап үтерә. Шушы баланың мәете җирләнмичә калган. Ә кабере булмаган мәетнең җаны бу дөнья белән теге дөнья арасында мәңге адашып йөри торган булыр, диләр.
- Бу авылның кайда утырганлыгын хәзер беркем дә белми, ниндидер галимнәр килеп эзләнеп тә йөргән, үзебезнең районда да кызыксынучылар бар, ләкин берсенең дә эше пешмәде. Чөнки алар авылны яр буеннан эзли, ә ул чак кына эчтәрәк, урман арасында утырган. Берсенә мин әйтеп караган идем, ышанмады, фәнни чыганаклар шулай дәлилли, дигән ахмак сүз тапты. Баш белән уйлаучы юк. Ә бит гамәлдә мәсьәлә гап-гади хәл ителә. Алты яшьлек бала атлы казак куып җиткәнче озак йөгерә алмагандыр, димәк, кайда елау тавышы ишетелсә, шул тирәдә авыл урыны булыр.
Ирләр риваять тәэсиренә бирелеп берара тын утырдылар. Хантимер әйтмешли, “күп күрүче” сукыр белән кунакларның тагын да сөйләшәсе килә иде. Шунлыктан, яңа сорау бирделәр.
- Абзый, ул юлны Чаначык дип атадың, монысы нинди сәер сүз инде?
- Юл сөзәкләп-сөзәкләп кенә елга буена төшә. Диләнкедән иделгә төшеп җиткәнче шулай. Шунлыктан, агачны кыш көне урманнан чаналарда ташу кулай. Ягъни, чаналарда чыгаралар. Шуңа Чаначык дип атаганнар, ахры.
Әңгәмә моның белән генә тәмам булмады. Сүз ничектер халыкның тормышына, бу төбәктә авылларның бик сирәк булуына күчте. Бу мәсьәлә Солтаньярны да борчый иде. Беренчедән, күпме урман байлыгы файдаланылмый ята. Икенчедән, агач хәзерләү күләмен арттыру өчен иң тәүдә кешеләр табарга кирәк бит. Бу җәһәттән Ярмулла менә нәрсә сөйләп ташлады. Карт кешенең хикәятендә оҗмаһ сүзе еш кабатланса да, беркем дә аның сүзен бүлдермәде, киресенчә, ифрат кызыксынып, зур дикъкать белән тыңладылар.
- Безнең Абызтамак, Аксын районнарында Бөек Ватан сугышына тиклем урыслар күп яши иде, дип башлап китте сүзен Ярмулла бабай, - татар-башкорт азрак булган. Безнең мөселман халкы урыслар хакында менә ничек сөйли иде: урыслар кяфер бит инде, аларның алласы тәре, шуңа табыналар. Аларга үлгәннән соң оҗмаһ юк, оҗмаһлары дөньялыкта. Нәрсә телиләр шуны ашыйлар, нәрсә телиләр шуны эшлиләр. Игътибарга алсаң, элек түрәләр дә гел урыс иде бит инде, чөнки дөньяга хуҗа булырга тырыштылар.
Ләкин сугыштан соңгы ачлык, ярлылык, авыр эш урысларны бу җирләрдән күпләп китәргә мәҗбүр итте. Бу хакта безнең районда гына юкка чыккан илле ике авыл урыны искәртеп тора. Безгә якын гына Киреевка бар иде, хәзер анда кычыткан, каракура ат дугасыннан. Таш өемнәре, дар агачын хәтерләтүче гарип муеллар. Авыл түгел, зират сыман. Киреевка халкы фани дөнья оҗмаһы эзләп шәһәрләргә таралып беткән. “Рыба ищет где глубже, а человек – где лучше” дигән сүз башка милләттә юк.
Безнең мөселман оҗмаһны үлгәч өмет итә. Фани дөньяда нинди авырлыкка да түзә ул. Әллә шуңамы безнең халыкка кайгы-хәсрәт мул төшә. Ил җитәкчеләре “эшеме” бу, әллә Ходай шулай тәпәлиме безне, анысын белгән юк.
Балалар укырга, эшләргә шәһәргә күп китә хәзер, монысы дөрес. Ләкин җае чыккан саен әти-әнисе янына, туган авылларына кайталар. Балачак икмәге биргән кара җирне, болын сукмакларын, бөдрә талларны, челтерәп аккан чишмә суларын сагынып кайта алар. Ярдан сикереп чумып уйнаган бала чакларын оныта алмыйлар. Үз куллары белән җиләк җыеп ашаган, чүлмәге белән күтәреп әйрән эчкән мизгелләрен юксынып кайта алар.
Ә оҗмаһ эзләп киткән урысларның балалары кая кайта? “Без роду, без племени” дигән сүзләре бар, шуңа өстәп “без Родины” дисәләр, нәкъ үзләре була да куя инде.
Менә минем олы улым Кавказга барып кайтты. Тау кабыргасын сатып алабыз, кояшта кырын-ярын кызынып бераз ятуга эшсезлек ялкыта, аннары ачу килә башлый, ди. Чөнки ул мөселман. Ә менә урыслар рәхәтләнеп ял итә, соңгарак калсаң, тау кабыргасыннан да урын калмый, ди. Чөнки фани дөньядан оҗмаһ эзләүче, оҗмаһ яратучы урыслар чебен кебек үрчегән. Безнең халык эшсез һәм туган җирсез яши алмый. Кыенмы, рәхәтме, андый вак-төяккә карамый мөселман һаман да үз җирендә яшәргә тырыша, Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип җырлый да, тагын да шул нужа шулпасын зур чүмеч белән чөмерә-чөмерә үз җирен гөлбакча итәм дип җилпенә. Урыс шикелле кеше җирен тартып алырга көчәнми.
Кем белә инде, әллә чыннан да урысларның оҗмаһлары бу дөньяда булып, мөселман исә гомер буе кара тир түгеп теге дөньядагы оҗмаһка керәме...
Бабайның әңгәмәсен тыңлагач, хуҗаларга кат-кат рәхмәт әйтеп кунаклар юлга чыкты. Кайтыр җир ерак, ләкин көймә хәзер тиз агымлы елга буйлап түбән якка ашкына иде.

50. Мәскәү
Их, кошлар, кошлар! Бернинди хәсрәтсез бит сез. Сезнең кебек азат булсаң иде дә, канат җилпеп очып китсәң иде. Тормыш тышаулары, җанны баскан борчу-мәшәкатьләр барысы да җирдә торып калыр иде.
- Кошлар, сезнең азатлыктан көнләшәм мин!
Бер кош, очкан җиреннән тоткарланып, җавап бирде.
- И, хыялый бәндә, безмени инде ул азат җаннар. Без бит күңел ачып йөрмибез, җим эзлибез. Кемдер очкан көйгә чебен-черки аулый, кемдер югарыдан торып җирдән ризык күзли, балаларын туйдыру өчен көнозын җан-фәрман эштә. Сез, кешеләр, гел тамак өчен эшләп кенә вакытыгызны узгармыйсыз, ә безнең гомеребез ашамлык эзләп үтә. Сез озак итеп йоклыйсыз, ә без санаулы минутлар гына. Шулай булгач, сезгәме бездән көнләргә?
- Алайса, канатлыкай, әйт, зинһар, җирдә кем иң азаты?
- Сез! Кешеләр! Сез хәтта үз тормышыгызны, язмышыгызны үзегез кора аласыз. Сез – кеше! Шуны онытмагыз.
Бу кош мине уйга калдырды. Ә шулай да очасы килә, бик килә.
Бибкәй Солтаньяровна шушы сүзләрне укып уйга калды. Улы Нурдәүләтнең иншасы бу. Һәркайсыгыз үзгезнең нинди дә булса хыялыгыз турында языгыз, дип, укытучы конкурс оештырган иде, менә бит малай нәрсә язган. Олыларча уйлау сәләте кайдан килгән бу балага? Язмасы болай әйбәт кебек, ләкин беренче урынны биреп булмый, үз баласын якын күрә, гадел бәя бирми диярләр.
Кем нинди урын алуын класста игълан иткәч, Нурдәүләтнең кәефе кырылды, әлбәттә. Ничек инде, ул бит язучы булырга хыяллана, димәк, республика буенча иң яхшылар сафында булырга тиеш, ә биредә бер класс эчендә үткәрелгән конкурста икенче урынга торып кал, имеш. Ләкин, әнисе өйдә яхшы гына аңлаткач, малай килеште тагын.
- Сиңа, балам, район яки республика конкурсларында катнашырга кирәк. Шундый берәр бәйге үткәрмәсләр микән, - дип улын дәртләндереп җибәрде.
Шул көнне кич Нурдәүләт картыйларына китте. Сәрвәр оныгы килүгә һәрвакыт шат, коймак яки пирог пешереп сыйлый, киптергән читләвеге дә була аның. Ә картәтисе мәктәп хәлләре турында төпченергә ярата.
- Йә, егет, хәлләр ничек, яшь буын бүген ничек яши, сөйләп җибәр, - диде ул, оныгын күрүгә елмаеп.
- Хәлләр төрлечә була инде.
- Ничек инде ул алай, башка чакта гел “шәп” дия торган идең бит.
- Шәплеккә шәп лә ул, тик әни генә бераз кәефне бозды. Язма эш буенча конкурс булды, миңа икенче урын гына бирде. Үз балама беренче урын бирәлмим инде мин, ди.
- Һай әттәгенәсе, әниең укытучы булса да кыен икән, вәт бәла, - дип көлде Солтаньяр. – Ниндиерәк конкурс иде соң?
- Хыял турында иде. Мин очасым килә дип яздым. Һәр кеше очарга хыяллана бит инде.
- Шулаймыни, һәр кеше очарга хыялланамыни, белмәгән идем әле. Ә мин менә пенсиягә чыгарга хыялланам, - дип шаяртты Солтаньяр.
- Көлмәле, картәти. Илһамлана, дәртләнә белмәгән кеше кешемени ул.
- Әстагыфирулла! Карале, картәнисе, бу малай нәрсә ди. Их, улым, улым, тормыш гел син дигәнчә генә булмый шул. Туктале, бу хакта Вәгъдәгөл әбиең ничек язган, яле укып карыйк.
Солтаньяр өстәл тартмасыннан калын һәм зур бер дәфтәрне алып актарынды.
- Кайдале ул бите, әһә, менә бит, таптым. Тыңлап карыйк әле, Вәгъдәгөл әбиебез нәрсә дип язып калдырган безгә?
Килми уңыш бер кешегә
Өстәлдәге май шикелле.
Тормыш кырыс, уйнап тора
Йөгән кимәс тай шикелле.
- Дөресен әйткән, уңыш ул өстәлдәге май түгел, кашыгыңны батырып кына алып булмый, әнә шул чыгымчы ат кебек кылана. Егылып төшми өстендә утыра алсаң, уңасың, егылып төшсәң үзеңә үпкәлисең инде, балакаем. Ә синең кебек егет югалып калмый. Сыдырылган терсәкләренә дә карамый янә тезгенгә ябыша, янә аргамагы өстендә була.
- Беләсеңме?! - дип кинәт талпынып китте Солтаньяр, - мин бу дәфтәрне сиңа бирәм, тик син аны югалтма. Кадерләп сакла, ярыймы.
- Ярый, - дип баш какты малай. Шулай итеп кадерле ядкарь олыдан кечегә күчте. Тик, Солтаньярның оныгына әйтәсе сүзе бетмәгән икән әле.
- Очарга кирәк, дидеңме син? Дөрес, очарга кирәк шул, - дип сөйләнде ул үзалдына уйланып. Аннары янә Нурдәүләткә эндәште:
- Синең чынлап очасың киләме соң?
Малай аптырабрак калды: “Ничек, кайчан?”- генә дия алды.
- Тиздән мин Мәскәүгә китәм бит, шунда сине дә алып барам. Самолетта очарбыз, Мәскәүне күрерсең, анда синең Гөлкәй ак әбиең яши бит, беләсеңме?
- Беләм.
- Минем белән барасыңмы соң?
- Барам, әлбәттә.
- Бик һәйбәт нәрсә уйлап таптың бит әле син, Солтаньяр. Бала дөнья күреп кайтыр иде. Мондый бәхет кемгә тәтегән, - дип хуплады бу фикерне Сәрвәр. – Тик укуы бар, мәктәптә нәрсә диярләр.
- Атна эчендә генә әллә ни булмас әле, аны гына Нурдәүләт алдан ук укып, мәсьәләсен чишеп, ятлыйсын ятлап куя, шулай бит, улым?
- Ие, - дип баш какты дулкынланудан битләре кызарып чыккан малай. Мәскәү кадәр Мәскәү турында сүз бара бит әле монда! Аның кебек малайлар Мәскәүгә бара микән, менә кызык. Ә картәти әйдә дип торганда әти белән әни җибәрмәсә?! Мондый хафадан эсселәнеп түгел, пешеп чыгарсың.
Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Сәрвәр күчтәнәчләре белән ике зур чемодан төянеп Солтаньяр белән Нурдәүләт юлга чыктылар. Яңа кар төшкән мәл. Тәгәрмәчләрен чаңгыга алыштырган АН-ә самолетлары Абызтамактан Уфага оча гына башлаган чак. Очкыч кызулап селкенә-селкенә барды да, бермәлне шул селкенүе бетеп куйды, димәк, чаңгылар җирдән аерылды. Нурдәүләт борынын ямшәйтеп иллюминатор пыяласына ябышты. Менә аэропорт бинасы артта калды, аста ап-ак тасма булып идел күренде, аннары Абызтамак өйләре... Алар кечерәя барып бик тиз артта калды. Самолет куе чыршылык белән капланган тау өстеннән үтте дә, тигез генә гүләп, ара-тирә һава чокырларында атынгалап алып, урманнар өстеннән оча башлады. Бу манзараны исе китеп күзәтеп барган Нурдәүләт гаҗәпләнеп Солтаньярга сорау бирде.
- Картәти, кара әле, җир нигә алай?
Солтаньяр да “тәрәзә” аша астагы дөньяга күз ташлады һәм шәп кәефе җил алгандай юк булды: түбәндә гел диләнкеләр икән лә ул. Күз күреме җирдә шыр ялангач иске диләнкеләр җәйрәп ята, ак киңлектә бары тик вак кына кара төрткеләр күренә – болары агач төпләре аның. Менә сиңа мә! Леспромхоз директоры, әлбәттә, урманның күп киселүен дә белә, елына ҙөө-ҙҗө мең кубометр “яшел алтын” чыгарылуы да аның “заслугасы,” әмма менә шулай барысын беръюлы үз күзләре белән күргәч, тәмам аптырауда калды: болай булса, без урманны харап итеп бетерәбез бит! Үз байлыгыбызны үзебез юкка чыгарабыз. Ә урман беткәч халык ничек яшәр, леспромхоз ни эшләр? Утырган ботагыбызга балта чабып ятабыз икән ләса без, мәнсезләр. Дөрес, ара-тирә бормаланып ятучы төрле киңлектәге урман ямаулары җирне ямьләгән була, ләкин монысын Мирхәйдәров бик яхшы белә: болары эреле-ваклы инешләр ярларында, яисә тарлавыклардан үтүче юл буйларында үскән урманнар. Тау битләре текә булганлыктан анда техника эшли алмый, лесовозлар үтәлми, шунлыктан киселми кала. Ләкин, мондый җирләр, самолеттан карап чамалаганда, егерме проценттан артмый. Менә тимер очкыч Абызтамак районы биләмәләрен үтте, урманнар күбрәк күренә башлады, ләкин таз урыннар барыбер дә бик күп иде.
Солтаньяр борчулы уйга калды. Җитәкче кеше саннар белән эш итәргә өйрәнгән, ул шундук күңелдән исәпләргә тотынды, ягъни әлеге темпта урман кискәндә ул ничә елга җитәр икән. Чамасына чыккач, ирексездән Нурдәүләткә карап алды: бу бала урмансыз Кураишта яшәячәк бит! Аллам сакласын...
Менә сиңа карт сантыйга яңалык! Кеше сүзенә ышанып үз акылыңны читкә куеп торсаң шулай була ул. Бездә ничек: язучылар, артистлар киләләр дә “Аһ, сездә күпме урман!”- дип тел шартлаталар. Алар әнә шул юлдан килә шул. Теплоходта йөрүчеләр дә шуны күрә – иделнең ике ягы шау урман. Дөресен күрү өчен самолетка утыру кирәк икән.
Артистлар, язучылар дигәннән, алар кайда яшеллек күрсә, шуны урман дип атый. Ләкин, һәр яшеллек урман түгел, ул куаклык та, эшкә яраксыз агачлык та булырга мөмкин. Ә леспромхоз директоры, һәм, гомумән, промышленниклар өчен урман ул – өй бурарга яки такта ярдырырга яраклы агач байлыгы. Менә шул күзлектән караганда, урманнарның “деловое” елдан-ел кими бара.
Шулай уйланып килә торгач, Уфага җиткәннәрен сизми дә калды Солтаньяр. Аэропортка килеп эләккән кеше поезд эзләп китәмени, Мәскәүгә дә самолетта очарга булдылар. Кагыла-сугыла килгән “Аннушка”дан соң зур самолетта да очып карарга кирәк. Ләкин биредә, ягъни аэропорт бинасында һич көтелмәгән һәм күңелдә начар юшкын калдырган очрашу булып алды. Эскәмиядә вакыт уздырып утырганда болар янына бер хәерче килеп акча сорый башлады. Солтаньяр бу бичарага бераз акча бирим дип кулын сузган иде, сузган кулы һавада асылынып калды – каршында Факаев басып тора ләса! Картайган, йөзен тирән җыерчыклар баскан, авызыннан бердәнбер теше чыгып тора, чәчләре тузган, битен сакал баскан, үзе кәкерәеп төшкән. Карап торуга Кащей бессмертный инде, ә бит ул Солтаньярдан яшьрәк. Менә кешене гөнаһлары нинди хәлгә төшергән. Факаев та якташын танып алды. Авызы ямьсез җәелде, монысы елмаюы буладыр инде.
- А-а, Мирхәйдәров, синме бу? Бир әле бер-ике сум, ашарыма юк, баш та авырта, сыра булса да алырием.
Солтаньярның ачуы килде.
- Син кешеләрне аттың, фашистлар тегермәненә су койдың, мин сине күрәлмим. Мә, биргәнемне ал да, күз алдымнан олак! - диде ул гомердә булмаганча усал кыяфәттә.
Факаев ризасызлык белдереп мыгырдана-мыгырдана китеп барды.
- Кем соң бу кеше, нигә алай йөри/- дип сорап куйды Нурдәүләт.
- Бер эчкече инде, күрәсең бит.
- Аны син белә идеңмени, картәти, ул нишләп мондый хәлгә төшкән?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 25
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.