Latin

Солтаньяр - 36

Total number of words is 4241
Total number of unique words is 2120
37.3 of words are in the 2000 most common words
52.1 of words are in the 5000 most common words
59.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Малайлар монда иде, алар куркышыннан һаман да өнсез калып торган бер баланы алгарак эттеләр. Биш минуттан бабай белән малай дәваханәдә иде инде. Анда ыгы-зыгы купты, бәлагә таручыларга беренче ярдәм күрсәтеп тиз арада Абызтамакка озаттылар, чөнки Кураишта рентген юк иде.
Солтаньярның ике кабыргасы сынган. Җитмәсә, әнә шул кабырга арасы да ертылган. Ярый әле үгезнең мөгезе кәкере булды, югыйсә үпкәләреңне актарып кына чыгарыр иде. Ә шук малай бернинди зыянсыз котылган. Дөрес, күгәргән, сыдырылгн төшләре җитәрлек, ә сөякләре исән, дүрт саны төгәл. Куркуы үткәннән соң теле дә ачылды, бик сөйләмчән икән бу бала.
- Син бик кызык малай булып чыктың бит әле. Ничек инде ул алай, миңа үгез тимәде дә диярлек, ә ике кабыргам сынып дүрт булган, сине үләндә туйганчы тәгәрәтеп сөзде, бер җирең имгәнмәгән. Тимер малаймы син, әллә резинмы? - дип сөйләндерде аны Солтаньяр.
- Мин җиңел бит. Үгез мине элә дә очыра, элә дә очыра. Мамык кебек җиңел бит мин, шуңа имгәнмәдем дә инде. Ә син стена шикелле каршы тордың, шуңа кабырган тишелгән.
- Вәт чукынчык бала, карале нәрсә сөйли, - диде Солтаньяр малайның җавап таба белүенә сокланып. – Исемең ничек соң синең, шәп егет?
- Нәркәс.
- Кем улы буласың?
- Розалинаныкы. Беләсең бит. Кичә, Кураишта чакта, әни минем янга килгән иде, ә синең янга Бибкәй әби килде.
- Шулаймыни, - дип сузды Солтаньяр гаҗәпләнгән булып. – Карт хәтер оныта шул. Синең әтиең Мәүләви – янгын сүндерү депосы начальнигы, дөрес сөйлимме?
- Дөрес.
- Беләмче алайса. Ә әниең Розалина элек леспромхозда баш бухгалтер булып эшләгән Полина белән лесник Мөганифның кызы була. Димәк, син минем мәрхүм дустым Мөганифнең оныгы булып чыгасын, шулаймы?
- Шулай.
- Әйтәм аны бик чаясың. Картәтиең Мөганиф тә батыр йөрәкле кеше була торган иде.
Боларның кызыклы әңгәмәсе шунда өзелеп калды – даруларын күтәреп палатага шәфкать туташы килеп керде.
- Исәнме, бабай. Исәнме, бәләкәч егет. Хәзер мин сезгә иң тәмле дарулар ашатып, иң файдалы уколларымны кадап китим әле. “№ә” дигәнче терелерсез.
- Исәнме, кызым. Нинди фәрештә килеп керде дип торсам, укол кадарга уйлагач фәрештә түгел, шәфкать туташы буласыңмыни инде син?
- Алай димә әле, бабай. Бәлки, фәрештәләр дә күктә генә очып йөрмидер, җиргә төшеп синең кебек ягымлы бабайларга укол кадап чыгалардыр, озаграк яшәсеннәр өчен.
- Галәмәт дөрес әйттең, кызым. Алай булгач, син миңа күбрәк када инде, яме. Мондый фәрештәләр күзгә күренеп, яныма килеп торса, мин мәңге яшәргә телим.
- Яшәрсең дә, бабакаем. Кабырга сынганнан кеше үлми. Тиздән егетләр кебек булырсың.
Кыз Солтаньяр белән эшен тәмам иткәннән соң Нәркәскә дару каптырды, температурасын үлчәде дә, ишеккә юнәлде.
- Ярый, хуш булып торыгыз, сезнең янда күңелле, тик башкаларны да карыйсым бар, бу арада авырулар күбәеп китте әле, - дип ягымлы елмайды ак халат иясе.
“Кураишка күчеп килеп яши башлаган елны, Сабира җаным түрбакчага муел утырткан иде, язларын чәчкә атканда ул ап-ак булып утыра. Бу кыз нәкъ шуңа охшаган,”- дип уйлады туташ турында Солтаньяр. Бераздан ул янә нәни күршесенә эндәште.
- Нәрсә, дару ачымы?
- Ачы.
- Бәхетең бар синең, бер-ике көннән кайтып китәрсең, ә менә миңа ул ачыларны озак ашарга туры килер әле. Карале, Нәркәс балам, син нишләп алай үгез мөгезенә эләгәсе иттең әле? Үзең бик теремек малайга ошагансың, качып котыла алмадыңмыни?
- Мин качарга тырышмадым бит. Үгез Нуризданны сөзәргә иткән иде, мин аны этеп җибәрдем, шуннан үгез мине элеп очырды.
- Карале нинди маладис егет икәнсең син. Димәк, син үзеңнән бәләкәй малайны коткаргансың. Вәт ичмасам батырлык! Туктале, ул Нуриздан дигәнең Рамазан агаең улы түгелме?
- Әйе, шуныкы.
- Шулаймыни. Беләсеңме, Нуриздан исемле карабаш минем оныгымның оныгы бит әле ул. Син минем варисымны коткаргансың булып чыга. Вәт рәхмәт! Вәт батыр! Чын егет икәнсең лә син. Болай булгач, без дус булабыз инде, син ризамы?!
- Риза, - дип малай Солтаньяр бабасының киң учына чәп итеп сугып алды.
Боларга күңелсезләнергә туры килмәде, дәваханәгә бер-бер артлы хәл белүчеләр агылды. Бибкәй белән Иблиәмин, Рамазан белән Валентина, Нурдәүләт белән Миңнур, Вера Степановна, ә малай янына әти-әнисе килде. Розалина ханым Солтаньярга кат-кат рәхмәт әйтте, икесенә дә күп итеп ашамлык алып килгәннәр иде.
- Мәшәкатьләнеп нишләп шулкадәр күтәренеп йөрисез, монда ач ятмыйбыз бит. Инде ничә кеше китерде, әнә, карагыз, куярга да урын юк, - диде Солтаньяр уңайсызланып.
- Монда бит тик ятып эч поша, ә эч пошканда ашала ул, - диде Розалина.
- Күбрәк ашаган кеше тизрәк терелә, Солтаньяр Заһитович, - дип хатынын хуплады Мәүләви.
Ханым улын кочаклап утырган җиреннән елап җибәрде. Чибәр шул безнекеләр дип уйлады Солтаньяр, сиздермәстән генә Розалинага карап алып. Полина бәләкәй, Мөганиф колга иде, ә кызлары һәръяклап камил. Болан баласыдай ыспай, лалә чәчкәседәй нәфис, былбылдай нәзәкатьле. Килмәгән җире юк. Инде хәзер кырык ничәдә, ә үзе һаман да кызлар кебек.
Ярый әле Солтаньяр янына еш киләләр, югыйсә уйларыңнан уелып китәр идең. Палатада тынлык урнашканда аны күңелсез уй борчый да тора. Нишләп әле ул – авыл аксакалы, хаҗи һәм мулла кеше – шундый хурлыкка калды. Үгез сөзеп имгәткән. Авылда шулай диләрдер инде. Валлаһи, гарьлек. Икенче яктан караганда, ни өчен хурланырга?! Урлашып йөрмәгән ласа. Баланы яклады ул. Туксанга җитеп барган бабай котырган үгезне “ә” дигәнче егып сала алмаган икән, монысы гаҗәпмени. Андый кеше үзе көрәшеп карасын. Ярый, монысы бер хәл, ә кабыргадагы тишекне нишләтергә? Барыбер медицинаны алыштыра алмыйсың бит инде, дигән иде берзаман Нурдәүләт, дөрес бит, йә, нишли аласың хәзер, шул тишеккә үлән борып тыгып куясыңмы? Шулай, дускай, медицина үз урнында, имләү үз урнында. Алар менә шул ике кул кебек, икесе дә исән булганда гына кешегә рәхәт. Картның мазалануын бүлеп бала тавышы яңгырады.
- Солтаньяр бабай!
- Тыңлым, улым.
- Сиңа мидал бирерләр микән?
- Нигә? Нинди сорау бу?
- Соң, мине коткарган өчен.
- Юк, бирмиләр, нигә юкны сөйлисең?
- Суда баткан кешене коткарган өчен бирәләрме?
- Бирәләр.
- Янгыннан чыгарган өчен дә бирәләрме?
- Бирәләр.
- Ә ни өчен үгездән коткарган өчен бирмиләр?
- Их, Нәркәс, Нәркәс, үгездән коткарган өчен медаль бирмиләр шул. Тәкә сөзгән кешене коткарган өчен дә, каздан таланучыны аралаган өчен дә бирмиләр, - дип, кабыргасы авыртудан ыңгыраша-ыңгыраша көлде Солтаньяр.
Малайның борыны салынды.
- Син кайгырма. Эш медальдә түгел бит. Менә мин сине коткардым, син Нуризданны коткаргансың, кешеләр шулай яши инде ул, балам, дөньясы шуңа корылган. Аннары, без менә уйламаганда очрашып дуслашып киттек, монысы азмыни. Дуслар белән яшәве күңелле, дус дуска һәрчак ярдәм итә, белдеңме?
- Белдем.
Шулай сөйләшкәндә янә сак кына палата ишеге ачылды. Авыручыларның һич кайгысыз гәпләшеп утыруын күргәч, Миңнурның борчулы кыяфәте куанычка алышынды.
- Менә, безгә тагы да ашарга килде, - дип куйды Солтаньяр Нәркәскә күз кысып.
- Хәлең ничек, картәти, бик авыртынмыйсыңмы?
- Юк инде, монда авыртындырып тормыйлар. Энә тоткан бер фәрештә килеп керә дә укол кадый, килеп керә дә укол кадый, тишмәгән җиремне калдырмады, ахры.
- Әйе шул, Сәрвиназ апа бабайны нык ярата ул, - дип малай көтмәгәндә “тозсыз” сүз әйтеп боларны гаҗәпләндермәсенме.
әстагыфирулла, бу бала нәрсә сөйли, сабый күңеле кер дә тотмас, сер дә тотмас, диләр диюен, тик бу сүзнең аешы кайда, дип уйлады Солтаньяр эченнән. Ләкин Миңнурның җавап сүзе аны тагын да ныграк гаҗәпләнергә мәҗбүр итте.
- Яратыр да шул. Яратырга теләсәң, ярарга да телә, дияр иде минем әнием.
- Килен, бу нинди кинаяләр? Ник минем ак башымны караңгы табышмакларың белән каңгыртасың әле, аңлатып бир, - диде Солтаньяр.
- Аңлатып торасы да юк инде, картәти. Сезнең ул Сәрвиназыгыз минем Илдус улым белән йөри. Яратышалар. Менә шул. Син бит инде Илдусның карт картәтисе буласың, шуны белеп алгандыр.
- Шулаймыни? Менә кайда икән гыйлләсе. Юк, килен, ышанмыйм. Сәрвиназ ул мине генә түгел, башка авыруларны да бик яхшы карый, диләр. Риясызлыгы йөзенә язылган бит. Ялгыш уйлап гөнаһлы булма.
- Шулай дисеңме? Бик һәйбәт. Алай булса, бик яхшы ла ул. Илдусның шундый кыз табуына мин шат кына.
- Менә шулай диң. Сүзләрең йөрәгемә бәлзәм. Кайчанрак башлы-күзле булырга уйлыйлар инде?
- Бер “әтнәкәсе” бар шул, картәти.
- Без яшь чакта да “әтнәкә” бар иде, әтнәкә өйләндек. Нәрсә инде ул?
- Кыз эшләп йөри, егет укырга тели. Шуннан гарьләнә Илдус.
- Шулайдыр шул. Үзен ирмен дигән ир хатыны эшләгәнне ашап утырмас. Дөрес уйлый.
- Картәти, син кызык сөйлисең. Илдусның дөрес уйлавына карап минем киленем булырмы да, әллә шундый кыз аның укыганын көтәрме?
Солтаньяр ак кашларын җыерып уйга калды.
- Алайса, аларны тигезләргә кирәк.
- Нәрсә?!
- Соң, ник аптырарга, Сәрвиназ да укырга керсен. Әгәр эшләргә, гаиләгә булышырга кирәк дия икән, үзебез ярдәм итәрбез диң. Үгетлә.
- Әй картәти, картәти, син картәти түгел, тулы сандык акыл икәнсең. Һичшиксез, шулай итәрбез. Ник үз башым эшләмәгән, менә гаҗәп.
- Баш эшләмәүдән түгел, килен. Моңа кадәр син ул кызга ят кеше итеп карый идең, шуңа андый тәкъдим ясарга уеңа килмәде, ә мин аз гына ишарә ясаган идем, шундук ул баланы якын итеп, гаилә әгъзасы итеп күрдең. Ә үз кешеңә ярдәм итү гадәти хәл бит инде.
Менә шулай, җәрәхәте сызлаштыруына да карамастан, көннәрен күңелле генә үткәрә иде Солтаньяр, көтмәгәндә палатага әрдәнәгә сыймас пүлән килеп керде. Ягъни, Нәркәсне тагын бер тапкыр әйләндереп-тулгандырып тикшерделәр дә, “деффект” таба алмагач кайтарып җибәрделәр, ә аның урнына Эльбрусны салып куйдылар. Бу ни була, дип гаҗәпләнмәгез, бу тау түгел, кеше була. Ягъни, тау исемле кеше. Эльбрус Герусович – адвокат. Абызтамакта дөнья кендекләренең берсе. Котсыз исемнәрне яратмаган Солтаньярны үртәр өчен юрамал керттеләрмени.
Исеменә күрә җисеме, Эльбрус Герусович бик тиз Мирхәйдәровны үзенең сәер гадәтләре белән гаҗәпләндерә башлады. Тәүлек әйләнәсендә биш минут ашамый тора иде микән ул. Үзе ашханәгә ашарга юнәлә, ә кулындагы күмәчен кимереп бара. Шуңа да тумбочкада җыелган ашамлыклар урыны бик тиз бушап калды - проблема бетте. Икенче гадәте – йоклау. Тик, монда да ул үзенчә йоклый: мендәрен идәнгә алып куя, простыняны битенә каплый, ә үзе чалкан ята. Койка уртасында ак япма астыннан калкып торган тере түмгәк кар астында калган печән кибәнен хәтерләтеп тора. Чыннан да, Эльбрус кадәрле булып бара икән бу, - дип уйлый Солтаньяр. Хәер, урыслар аның исемен кыскартып йөртәләр икән, Брус Грузовичка әйләндереп калдырганнар.
Балкып, әллә нинди ак нурлар ияртеп палатага янә Сәрвиназ килеп керде.
- Солтаньяр бабай, менә шул таблеткаларны гына йотсаң, мин сиңа ярты стакан су бирәм, - дип елмайды ул.
- И-и балам, ни хаҗәтемә инде миңа ул төймәләрең. Үзең уйлап карачы, менә шул ике төймә даруың минем эчемә кереп сынык кабыргаларымны эчке яктан этәреп кирегә үз урыннарына утыртып куямы инде.
- Их, бабай, файдасы юк икәнен үзем дә беләм, табиб кушкач бирәм инде, нишлим соң.
И садә бала, бигрәк тә риясызсың икән лә син, эчеңдәге тышыңда, дип уйлады Солтаньяр һәм әңгәмәнең бик тә кирәкле юнәлеш алуын шәйләп, тел очында торганын әйтеп бирергә булды.
- Табиб кушты, дисеңме? ә синең үзеңнең табиб буласың киләме, кемдер кушканны гына эшләмичә, үзең кешеләрне дәваларга телисеңме?
- Ничек итеп?
- Укырга кер. Илдус кергән бит.
Кыз Илдус исемен ишетүгә дертләп куйды, керфекләре тибрәнеп алды, ләкин бу хакта ләм-мим калды.
- Булмас шул, Солтаньяр бабай. Минем берсеннән-берсе кече дүрт туганым бар, шунлыктан ай саен өйдән акча җибәреп торучы булмас.
- Ул хакта без уйларбыз. Чынлап әйтәм, гаҗәпләнмә, без уйларбыз.
Сәрвиназ, эшен бетергәч, торып китә башлады. Ишек тоткасына тотынгач ул кире борылып бер генә сүз әйтте - “рәхмәт”. Ләкин шушы сүз ихлас күңелдән иде.
Кабырга сызлавы, иншаллаһ, басыла төште, ә менә җан бимазасы Солтаньярның нервысына тиде. Адвокат иде аның җан бимазасы. Һәрнәрсәгә тыгыла, һәрнәрсәне тикшерә, гаепли. “Син нәрсә, сантыйсыңмы әллә, нишләп ул даруларны яшереп куясың? Ул нәрсә, сантыймы әллә, нигә гел елмаеп йөри?” Монысы инде адвокатның өченче сәер гадәте иде – һәр сүзен: “син нәрсә, сантыйсыңмы әллә?”- дип башлый. әдәп дигән нәрсәнең “ә” хәрефе дә юк бу Брус Грузовичта. Менә бит, шайтан алгыры, гомердә кешегә кушаматы белән эндәшмәгән Солтаньяр да исем аташа башлады. Кешесенә күрәдер инде. Ярый, анысы вак мәсьәлә, ярасы төзәлә, тиздән адвокаттан да, дәваханәсеннән дә котылыр. Гомумән, аның монда ятуы үзе бер ахмаклык бит инде. Акларга каршы сугышты Солтаньяр, немецларга каршы сугышты, хәтта бүреләр белән дә көч сынашып карады – исән калды, ә менә үгезгә каршы “сугышканда” җан тәслим кыла язды. Адәм мәсхәрәсе. Их, Солтаньяр, Солтаньяр, күрәсең, син бу дөньяда артыграк яшәп ташладың. Озак яшәгәнең өчен, теге бала әйтмешли, барыбер медаль бирмәсләр бит инде.
Ниһаять, Мирхәйдәров дигән кешенең дә бәхетле көне килде. Бүген ул өенә кайта! Үзен дәвалаган табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт әйтеп чыкты. Сәрвиназны яратып, иңбашыннан сөеп алды.
- Синең белән, кызым, очрашырбыздыр әле. Кеше белән кеше очрашмый тормас, бигрәк тә бер-берсен хөрмәт иткән кешеләр.
- Ярый, бабай. Тик башкача авырып килмә инде, яме. Сау-сәламәт яшә.
- Рәхмәт, балам.
Солтаньяр адвокат ягына күз ташлап алды да, кул бирүне, хушлашу сүзе әйтеп торуны кирәксенмәде. Тегесе артын борып янә нидер ашый иде. Хәер, артын боруы да яхшы, йөзен бер дә күрәсе килми әле. Сәер йөз. Гүя балавыздан әвәләгәннәр дә аннары эсседә тотып бераз эреткәннәр. Бу бахырны Нурдәүләт белә микән, менә дигән тискәре герой ласа, дип уйлап куйды карт.
Солтаньяр терелеп чыкты, кабыргасы төзәлде. Ләкин уң тубыгы ничектер хәлсез булып калды. Үгез белән алышканда көч килгән яки каерылган, ахры. Дәваханәдә ул моңа игътибар да итмәгән иде, үтәр дип уйлады, әмма үтмәде. Инде төзәлмәсен аңлагач, бабабыз бер шәп кенә артыш таягы табып шуңа таянып йөри башлады. Менә шулай итеп ул чын бабай булды.
Ничек инде ул, бөтенләй аяксыз калган Мирханны сихәтләгән имләүчебез үзенең юк кына кимчелеген дә дәвалый алмаган, дип укучыбыз, бәлки, бу җирдә сөйләмебездә хилафлык күрер, фикер каршылыгы табар. Ләкин ул юк. Чөнки Солтаньяр үзен-үзе дәвалап маташмады, ул аңлады: үгез бер сәбәп кенә, ә аның“чире” вакыт дип атала иде. Вакыт сүзенең икенче варианты – картлык.


71. Хәзинәнең файдасы
Төлкенеке төнлә тора, дигән мәкаль бар. Урыс нәкъ шулай кылана, көз булдисә күтәрелеп чыга да, революция, переворот, реформа, һич булмаса, урамнарга чыгып тәртипсезлек ясарга тотына. Күрәсең, кайберәүләр җәйге муллыкта симергәч, маена чыдый алмый башлый. Ә бу юлы көз дә җитеп өлгермәде кара көчләр көйле тормышны пыран-заран китереп ташлады. Йөзәр еллар буена бар халык хезмәте белән булдырылган ил байлыгы “һә” дигәнче мафиозниклар, олигархлар кулына күчте. Кичә генә халык мәнфәгате өчен көрәшкән коммунист министрлар, югары түрәләр бүген килеп завод-фабрикаларны шәхси милек итеп алды, финанс пирамидалары төзеп көпә-көндез халыкны акыртып талады. Юк, алдаштым, халык акырмады, аның авызын капларлык зурлыкта ваучер уйлап таптылар да өне чыкмаслык итеп томалап та куйдылар. Хәер, ул кайсы якка сугылырга белми, ишеткән-күргәннәренең чынмы, төшме икәнен исләми, нульләргә карап исе китеп болай да миңгерәүләнгән иде. Әгәр президент һәр кешене миллионер итәм дип ант биргән икән, миңгерәүләнерсең дә шул. Ләкин бу хакта сүз куертканчы, без, булмаса, төп героебызга әйләнеп кайтыйк.
Солтаньяр Мәскәүдәге мәхшәргә карап шулай ук күңелендә болгавыр халәт кичерде. Кайда хаклык, кайда ялган? Гаҗәп, моңа кадәр балда-майда йөзгән, адым саен Ленин идеяләрен алга сөргән, коммунизмны мактаган шәхесләр хәзер инде ленинчыларны иң явыз дошман итеп сүгә иде. Баксаң, перестройшиклар гомер буе социализмны (димәк, туган илне) җимерү өчен астыртын көрәш алып барган икән. Аңлашыла ки, кыйбласыз һәм зиһенсез калган ил түбән тәгәрәде. Аны тәмам юкка чыгудан коткару өчен “ни теләсәгез, шушы эшләгез, тик законны бозмагыз” принцибы игълан ителде. Ә законнар юк иде. Тәртип саклаучы органнар әллә мәдәгән, әллә җинаять дөньясы астында бастырылып калган иде. Чын намуслы кеше булган, бар гомерен ил куәтен ныгытуга багышлаган Солтаньяр өчен бу түңкәрелеш авыр касафат булды, аның эчке дөньясы боларны кабул итәлмәде. Анысы да бар, яхшы нәрсәне түңкәрелеш дип атамыйлар. Ләкин ул бик тиз шуны сизде: әгәр малтабарлыкка, башка эшчәнлеккә ирек бирелгән икән, димәк, динне кысучы да булмаячак. Эзләсәң, кирәксез ком-таш арасыннан да алтын бөртеге табарга була икән ләбаса.
Дөресен әйткәндә, Солтаньяр 1991 елны башта ук берчә хафаланып, берчә шатланып көтте. Чөнки саннары бик тә әйләнмәле ү9ҙүгә ошаган. Ә алтмыш беренче ел гаять үзенчәлекле булды. Ул елны акча алышынды, дөньяда иң куәтле атом бомбасы шартлатылды, кеше җиһанга күтәрелде, кояш тотылды... Һәм Сәрвәр вафат булды. Быел нәрсә алышыныр, кем кай тарафларга очар, ни шартлар? дип көтте Солтаньяр үзенә төгәл туксан туласы елны. Сәрвәрбану үлгәнгә дә нәкъ кырык ел була икән. Үзе бер гомер бит. Уйлап карасаң, Солтаньярга да бакыйлыкка, хәләл җефете янына күчәргә вакыт. Бу тискәре ел ил агасына әллә шундый “яңалык” алып киләме?..
Шушы көннәрдә Солтаньяр сәер бер төш күрде. Мәскәү урамнары буйлап танклар килә, алар шатырдый, колак ярырдай итеп туплар ата, кемнәрдәр кычкырыша. Бу нинди кыямәт дип аптырап торганда өскә ыжгырып килгән танклар ниндидер тылсым көче белән трелевка тракторларына әйләнеп куйган, имеш. Ә Мәскәү урамы урнына куе урман пайдә булган. Тракторлар буй агач чыгара, кешеләр шау-гөр килеп чыршы урманы ега, ботак чаба. Һәммәсе дә эштә. Адәмнәрнең йөзендә хәвеф-хәтәр түгел, тынычлык, канәгатьлек чагыла. Алар шатланып һәм дәртләнеп эшли.
Солтаньяр уянып китте. Телевизор сүнми калган иде, шуның тавышы төшләндергән икән. Аксакал аны сүндереп куйды, тынычландыручы дару капты, тик барыбер күзенә йокы кермәде. Уйланып ята торгач хәтерендә күптәнге вакыйгалар яңара башлады, әллә томан, әллә төтен араларыннан томса гына булса да ниндидер күренешләр күз алдына килде. Тукта, моннан бик күптәннән, 1945 елда Эльба ярында, ул нәкъ шундый төш күргән иде түгелме соң? Имеш, Кураишның бар ирләре күтәрелеп чыгып мәчет төзү өчен урман кисәләр иде. Ни өчен мин шундый төш күрәм әле, дип гаҗәпләнгән иде ул чакта солдат. Инде килеп кырык биш ел үткәннән соң яңадан ник мин мондый төш күрәм, дип аптырап утыруы бик зур ахмаклык булыр иде. Ярый, теге чакта ул гади сугышчы иде, заманы, вәзгыяте икенче иде, ә хәзер ул гамәлдә авыл мулласы, хаҗ һәм хафиз бит. Ходайның икенчеләй искәртүен ничек аңламыйсың.
Мәчет кирәк! Кураишка мәчет кирәк. Иң элек ул якын дуслары Сәлимгәрәй белән Нуриҗанга киңәш итеп карады.
- Дусларым, сез онытмагыз, без бит җиде мәчетле Бурай авылыннан! Моңа кадәр ил алдында хур булмадык, инде хәзер үз асылыбызга хас булмаганча юньсезлек күрсәтербезме. Күрерсез, тиздән күп авылларда мәчет төзелер, ләкин без беренче булырга тиешбез.
Бу вакытка үзләре ил агалары булып җиткән Нуриҗан белән Сәлимгәрәй, әлбәттә, каршы түгел иде, ләкин кайдан акча табасы, мәшәкате күп, безнең инде көч-куәт тә юк, дип уйга калып тордылар. Тик, үҗәт Солтаньяр аның саен үзенекен алга сөрде.
- Беләсезме нәрсә, 1936 елда, Апанас мине Кураишта калырга өндәгәндә нәрсә диде: “Картайган көнеңдә бу поселокны мин төзедем, дип күкрәк киереп йөрисең килмәсме?!”- дигән иде. Менә ул вакыт җитте. Без картайдык, әмма унлап авыл һәм олы бер предприятие – леспромхоз төзедек. Горурланырга хакыбыз бар. Бирегә күчеп килгәндә сез бөтенләй яшь егетләр идегез бит әле. Гомерләрегез поселок төзү белән башлангач, мәчет төзү белән тәмамлап кую муафыйк булмасмы.
- Эше эшләнер иде лә ул, тик колһуалла укып кына акча табылмый бит әле. Дәүләтебез көрчеккә терәлгән чакта...
- Без барлык олуг эшләрне авыр һәм юксыл дәверләрдә ерып чыктык инде ул, нишлисең, тәкъдиребез шулдыр. Ләкин, пошынырга сәбәп юк, ил төкерсә күл була, халыктан акча җыярбыз, леспромхоздан ярдәм сорарбыз. Нәрсә, Кураишның үзен төзедек, ә мәчетен салырга көчебез җитмәсме. Ходай ярдәме белән акрынлап аткарып чыгарбыз, дим.
Өч ир узаманы киңәштеләр дә бу мәсьәлә турында авылның ветераннар җыелышында уйлап карарга булдылар. Анда чыгыш ясаганда Солтаньяр авылдашларын катгый итеп кисәтеп куйды.
- Бергәләп тотынсак акчасын да юнәтербез, мәчетен дә күтәрербез, башланган эш – беткән эш. Ләкин моннан соң да гыйбадәтханәне тоту өчен сезнең барчагыздан эш белән дә, акчалата да һәрдаим ярдәм кирәк булып торыр. Чөнки, мәчеткә халык аз йөрсә, хәер-садака, иганә акчасы аз булса, диния нәзарәте мәчетебезгә мулла вазыйфасын расламас. Һәр мәчет үз мәхәлләсе исәбенә яши, ә акча дигән нәрсә мәчет бинасын карап тотарга да, салымын-ниен каплап барырга да, хезмәте өчен муллага түләргә дә кирәк булачак. Дөрес, сезнең ризалык белән нәзарәт мине мулла итеп тәгаенли калса, мин сездән бер тиен сорамам, Ходаның рәхмәте белән үз пенсиям үземә җитә, ләкин дөнья булгач миннән соң ни буласын да уйларга туры килә.
- Безнең авыл зур бит. Карт-коры да күп. Кураиш кадәр Кураиш мәчет бага алмаса, башка авылга ни кала тагын, - диештеләр ветераннар һәм мәчет төзү ниятен ихлас хуплап чыктылар. Хәтта урысларга кадәр акча кертергә булды.
Солтаньяр оялмады, авыл буйлап та акча сорап йөрде, гәзиттә игълан да бастырды, хәллерәк кешеләргә дә мөрәҗәгать итеп карады – баш тартучы сирәк булды. Күп кеше хәтта берничә тапкыр китерде. Аллага шөкер, шактый мая җыелды, ләкин авыл мулласының якты хыялы да бик олыдан иде шул һәм ул тупланган акчаны аз санап леспромхозга юнәлде. Тик юлы уңмады. Илдә сәнагать һәм төзелеш тукталып калганлыктан заказлар беткән һәм предприятие ярты көчкә генә эшли иде. Гаҗәп, моңа кадәр үз акчасына ел саен дистәләгән объект төзегән предприятие бүген Аллаһ йорты төзү өчен биш тиен бакыр да бирә алмый. Моңа Солтаньяр мулланың җаны әрнеде.
Мәчет төзү өчен урын, агач кисү өчен диләнке юллап йөргәндә Мирхәйдәровның башыннан бер уй китмәде, ниһаять, ул түзмәде, Мәскәүгә, Халифәт киявенә хат язып салды. Анардан уңай җавап алу белән чемоданын күтәреп юлга чыкты.
Өстәлдә өелеп торган хәзинәне күреп Халифәтнең күзләре зур ачылды.
- Кайдан бу? - дип сорады ул, тотлыга башлап.
- 1934 елда сәүдә итеп йөргән идем, шунда бик зур табыш керде. Бу акча барыбер алышыныр, мөгаен, дип уйладым да, шуңа алтын-көмеш әйберләр алып яшереп куйдым. Гомер узды, акчага кытлык булмады, шулай итеп бу байлык ята торды. Илле җиде ел яткан бит, искитәрлек. Ләкин Ходайның һәр гамәле дөрес икән, юкка сакламаганмын бит, менә, үзем өчен түгел, изге эш өчен кирәге чыкты. Йә, булдыра алырсыңмы?
- Тырышырга туры килер, - диде Халифәт агарган мыегын боргалап. Ул йөзек, алка, беләзек, алтын тәңкәләрне берәмтекләп карап чыккач, хәтта икеләнебрәк калды. Боларны бит алтын рудасы хакына гына бирергә ярамый, ювелир әйберләр, антиквар хакына сатарга кирәк, мәшәкате күп, нәрсәнең ни хак икәнен белмәгән заманда мошенниклардан бик нык алданып куюың ихтимал. Шулай да бер атна дигәндә Халифәт бу эшне башкарып чыкты. Запастагы хәрби полковникның милиция органнарында белешләре бар иде, ә тегеләре исә криминаль дөнья авторитетлары белән таныш (менә сиңа милиция!), шулай итеп әллә ни кыенлык тумады һәм гаять күп акча Солтаньяр кулына килеп керде. Ләкин башта ул шулкадәр байлыкны күреп: “Нәрсә бу?”- дип сорады.
- Долларлар!
- Соң, мин аның белән Кураишта нишлим?!
- Туктале, бабай. Хакларның ничек үзгәргәнен күреп торасың, димәк, тиздән акчаның бөтенләй бәрәкәте бетә дигән сүз. Гиперинфляция дип атала.
- Керенский вакытындагы кебекме?
Халифәт Керенский вакытын кайдан белсен, әмма ул бабасы сүзен хуплап баш какты.
- Әйе, нәкъ шулай. Әгәр Русия акчасына алыштырсам, синең ул байлыгың ярты елданмы, бер елданмы мөгезен сындырган кәҗә хакына торып калачак. Ә доллар үзгәрми. Кирәк булганда аны калага барып алыштыра аласың. Тик, сумга алыштырган акчаңны мөмкин кадәр тизрәк тотып бетерергә тырыш. Банкка салып процентка алданма. Илле җиде ел саклаган хәзинәң илле җиде көндә юкка чыгып куяр.
- Ярый, - диде Солтаньяр. Туксанда дигәч тә зиһене кыен хәлдә калдырганы юк, инфляция, кризис дигән нәрсәләрне генә белә. Шуңа да Кураишка әйләнеп кайту белән көн чапты, төн чапты, әмма төзелеш өчен кирәкле түбә калае, пыяла, кадак, буяу, мич кирпече кебек нәрсәләрне барыбер тапты. Яңарак кына леспромхоздан ярдәм сорап барган булса, хәзер инде агач чыгару өчен трактор яллап, үзе аңа акча түләде. Аксакаллар дөрес уйлаганнар икән, урман кисәргә, бура бурарга кеше күп йөрде һәм яңа елга кадәр булачак мәчетнең бурасы әзер иде инде.

72. Пычак һәм колбаса
Бу көн нишләптер күңелсез башланды һәм күңелсез тәмамланды. Ярый әле тәмамланды диң, югыйсә ул көннең үтүен, яңа көн килүен күрмәвең дә ихтимал иде бит...
Район үзәгенә ветераннар киңәшмәсенә барырга чыкты Солтаньяр. Леспромхоз автобусына утырып кузгалып киттеләр. Шунда бер эт һау да һау килеп өреп машина көпчәге яныннан йөгерә башлады. Алга чыгып автобусны туктатырга тырышкан кебек кылана. Бу хәл шоферның ачуына тиде, ахры, ул кинәт кенә рульне борып җибәрде һәм күз ачып йомганчы автобус тәгәрмәче бахыр көчекне изеп тә куйды. Халык “аһ” итте.
- Нишләдең син, юньсез?! - диде Солтаньяр.
- Өрмәсен.
- Их, син, шофер, имеш, шуны да белмисең, әгәр машина көпчәге канга буялган килеш бер тапкыр әйләнеп чыга икән, андый шофер бәлагә юлыгачак.
Водитель олы кешегә каршы эндәшмәде, әмма автобус тулы халыкның кәефе кырылган иде. Алга китеп шуны әйтик, ике елдан соң әлеге водитель машинасы белән кеше тапатып төрмәгә керде.
Абызтамакта җыелыш әйбәт кенә үтте. Һәрвакыттагыча ветераннарның Кураиш оешмасын үрнәк итеп куйдылар, Солтаньярның үзен яңадан ветераннар оешмасының район советына әгъза итеп сайладылар.
Җыелыш тәмамлангач, Солтаньяр оныгы Нурдәүләт янына китте. Аны ачык йөз белән Миңнур каршылады. Аз гына көт инде, картәти, Нурдәүләт хәзер кайтып җитәр, диде ул. Көтәргә туры килде, чөнки анарда йомышы бар иде.
- Нурдәүләт улым, карале, син бер тапкыр мәгълүмат тулы папкалар турында сөйләгән идең, шуларның дин турындагысын миңа бирмәссең микән.
- И-и, картәти, ул папкалар юк бит инде...
- Ничек юк?! Син нәрсә сөйлисең?..
- Юк инде. Былтыргы елның августында, переворот вакытында, яндырдык. Дөресрәге, яндырырга мәҗбүр иттеләр.
Аксакал аптырау һәм бераз үпкәләү хисе белән шактый вакыт эндәшми торды.
- Соң, шулай итәләрмени, балам. Син бит уналты яшеңдә музей оештырган кеше, туган як тарихын өйрәнүче самородок галим дияргә мөмкин. Ул папкаларның кыйммәтен аңларга тиеш идең бит син. Аңламасаң, шулкадәр эш алып бармаган булыр идең.
- Аңлый идем, әлбәттә, әле дә аңлыйм һәм үкенәм. Ләкин ул чакта баш буталган булган шул. Бөтен ил аптырауда, куркуда калган иде бит. Телевизордан карыйбыз: Мәскәү урамында танклар, алар хөкүмәт йортын утка тотып яндыра, гәзитләрне чыгармый торырга боерык булды, райкомның беренче секретаре Динар Сәйдуллин районны төнлә ташлап чыгып качты. Шундый мәлдә аек акылыбызны югалттык шул. Ул папкаларны өйгә генә алып кайтасы булган да бит. Икенче секретарь оештырды бу эшне. Берничә кеше кабинет саен кереп тикшереп йөрделәр. Мин үз папкаларымны бирмим, дигәч, моның өчен җинаять җаваплылыгы аласың киләмени диделәр. Икенче секретарь, идеология бүлеге мөдире, милиция начальнигы карап торып яндырттылар.
- Бик үкенеч. Бик үкенеч, балам.
- Шулай да соң... Хәзер инде берни эшләп булмый. Үземә дә кызганыч. Уналты папка иде. Авыл хуҗалыгы, медицина, сәнагать, төзелеш, мәдәният... хәтта син сораган дин буенча аерым туплама бар иде. Ничәнче елда, кайда, нинди вакыйгалар булган, кем җитәкчелек иткән, кем орден алган, нинди эшләр башкарылган – барысын да төгәл һәм пөхтә итеп теркәп барган идем. Туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен торганы бер хәзинә. Дин дигәннән, ул папканы берзаман үзем дә чыгарып атмакчы булган идем.
- Ни өчен?
Бермәлне башкаладан лектор килде. Дин турында лекция укырга кирәк, урындагы фактлар булса бик яхшы булыр иде, дип сорагач, мин, юләр, бирдем шул. Ә ул бәндә минем язмаларга карап менә бу коммунист корбан чалдырган, тегесе өендә Коръән укыткан, дип авыл саен сөйләп йөргән. Шуннан теге коммунистларның кайсы шелтә алды, кайсына башка төрле зыян эшләделәр. Шулай мин бер әшәке шымчы, башырышучы булып калдым, шулай итеп, күп белүнең дә зыяны тия икән.
- Килешәм, бу гыйбрәтле хәл. Син миңа шуны әйт әле, КПСС вакытында кемнең нинди йолалар үтәвен син кайдан белә алдың соң?
- Картәти, монысы бик гади инде аның, авыл саен бер-ике “сигналчы” була. Совет кешесенең әхлаки кодексын бозучылар турында сигнал бирергә иренмиләр. Мин “гаеплеләрне” күреп сөйләшәм дә шуның белән бетә иде, күбесен хуҗаларга белгертеп тә тормадым.
- Ә миңа хәзер бу мәгълүмат ифрат файдалы булыр иде. Фикердәшләр, теләктәшләрең булуы үзе бер бәхет. Менә хәзер Кураишта мәчет төзеп булашабыз. Күмәк көч яхшырак булыр иде бит инде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 37
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.