Latin

Солтаньяр - 05

Total number of words is 4116
Total number of unique words is 2115
38.1 of words are in the 2000 most common words
52.6 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы исеменнән РСФСР Җинаять кодексының фәлән статьясы буенча фәлән-фәлән кешеләрне иң каты хөкемгә тарттырырга, ягъни атарга. Хөкемдарның шушы сүзләре яңгырагач, зал тын калды. Тоткыннар, дөрес ишеттекме дигәндәй, бер-берсенә карашты. Хөкемдар белән утырышчылар ян ишеккә юнәлде, тәфтишче өйрәк шикелле күз алдында гаип булып куйды, конвоирлар тоткыннарның кулларына янә богау кидереп ишеккә таба эткәли башлагач кына, болар колаклары ялгыш ишетмәгәнне, чыннан да үзләренең үлемгә хөкем ителүләрен аңлый башладылар, шикелле. ”Шикелле” димичә булмый, Ходай кодрәте белән адәм баласының табигате шулай корылган – ул чиксез бәла, кайгы килгәндә шаңгырап кала, ягъни афәтнең шулкадәр дә зур, үзе өчен һаләкать икәнен шундук аңлап бетерми. Никадәр олы бәла килүен кинәт аңласа, кеше акылдан язар, йә йөрәге ярылыр иде. Юк, бурайлылар үкереп еламады, башларын подвал дивары ташына ормады. Алар бары тик шымып калды. Иреннәр кысылды, кашлар җыерылды, кемнеңдер башында тәүге чал чәчләр елтырады, кемнеңдер битендә беренче җыерчыклар сузылып ятты.
- Беләсезме, егетләр, - дип сүз башлады Солтаньяр исен-акылын җыйгач, - үлем карары үлем дигән сүз түгел әле ул. Минем ишеткәнем бар: атарга дип хөкем чыгаралар икән дә, аннары мәхбүсләрне Беломорканал, Турксиб кебек җирләргә каторга эшенә озаталар икән. Шунда авыр эштән кеше үлеп калса, үлә инде, гаиләсе белми дә, атылды дип уйлый. Үлми калалса, бер ун-унбиш елдан иреккә чыгарулары да ихтимал. Безнең исә амнистиягә эләгүебез дә мөмкин. Ни дисәң дә, без бит кеше үтерүчеләр түгел. Монысын болай әйтәм. Ә чынында исә без җиңел котылырбыз кебек. Тик, Изерге әйтмешли, әмәлен табарга кирәк.
Өмет бар. Бүре шәһәре төрмәсендә тоткыннарны атарга ”уңайлыклар” юк икән. Шуңа да башкалага озатмакчылар. Моның өчен әллә конвой килгәнне, әллә инде идел боздан ачылып пароход йөри башлаганны көтәләр. Алай булса бигрәк тә әйбәт, димәк, шактый вакыт бар. Шушы көннәрдә бернәрсә уйлап чыгарырга кирәк. Тик кая, ничек, нинди үтенеч язарга, һич баш җитәрлек түгел. Газаплы кичерешләреннән арып Солтаньяр йокыга талды...
”№авада ике күгәрчен уйный. Яз. Кояш күзләрне камаштыра. Күгәрченнәр бәхетле, ахры. Рәхәтләнеп очалар, зәңгәр күк йөзендә уйнап-шаярып йөриләр. Солтаньяр шуларга көнләшеп карап тора, их, шундый ирекле булсаң иде, ди. Һичъюгында шушы күгәрченнәрнең берсен тотып, аягына хат бәйләп җибәрәсе иде. Очсын иде ул туган якка, газизләребезгә сәлам алып. Безнең хәлне әйтсеннәр иде. Чү, болар күгәрченнәр түгел, имеш. Хатлар бит бу. Әнә алар тын һавада акрын гына бөтерелеп җиргә килеп төштеләр. Канатларын кага-кага күгәрченнәр Солтаньярның үзе язган хатларына әйләнделәр дә куйдылар. Ә ул никтер карап тора, хатларны иелеп алырга уйламый, югыйсә кул-аяклары да азат. Шунда әллә кайдан Вера пайдә булды һәм ул, бер хатны алып, ашыга-кабалана ямь-яшел язгы бакчага кереп югалды. Шул арада төрмә начальнигы килеп чыкты. Җирдә яткан икенче хатны, үлек күсе тоткан шикелле чирканып ике бармагы белән генә чеметеп күтәрде дә, укый башлады. Аннары, кинәт аны пычракка салып таптарга кереште. Үзе нәфрәтеннән кызарынды, бүртенде, сулыш җитмәгәнлектән якасын ычкындырды һәм сүгенә-сүгенә үз юлы белән китеп барды.”
Солтаньяр бу төш турында көн буена диярлек уйланды. Изергенең “вакытсыз ” төрмәдән чыгуына хәтта ачуы килде, ул булса бу төшне ”ә” дигәнче юрап бирер иде, мөгаен. Шулай да, уйлана торгач, Мирхәйдәров үзе дә шушы мистиканың мантыйгын тоеп алды, шикелле. Ул болай итеп фикер йөртте: күгәрченнәр – хәбәр ташучылар. Димәк, ниндидер хәбәр турында сүз бара. Кайдан, нинди хәбәр килә? Юк, өйдән килгән сагыну, юату хатлары гына бурайлыларның язмышын үзгәртә алмый, бу – ниндидер мөһим язу. Тукта, хатлар бит Солтаньяр кулы белән язылган иде. Димәк, ул үзе хат язарга тиеш. Әйе, ярлыкауны үтенеп югары органга хат язарга тиеш ул. Ләкин монда Настя кызы Вераның ни катнашы бар? Вера әйбәт кыз. Моны яхшыга юрыйк, ул хатны алып ямьле яшел бакчага кереп китте. Монысы да яхшы фал. Ләкин, болар барысы да коры юрау, ә анык эш, котылу чарасы түгел. Туктале, Солтаньяр, уйла әле бер тапкыр: Вера хатны алып китте, димәк, ул хәбәр китерүче түгел, ә алып китүче. Димәк, Солтаньярның Мәскәүгә язган хатын Вера алып китәргә тиеш була. Ни өчен ул? Ни өчен почта түгел? Төрмә начальнигының кыланышы ни аңлата? Димәк, хатны гадәти юл белән озату ярамый, начальник ”йомачак”, шым гына Вера аша озату хәерле. Менә шулай барлык сорауларга җавап тапкач, Солтаньяр бала кебек куанды. Әйе, ул ике хат язачак. Берсен, закон кушканча, төрмә башлыгына тоттыра, адресатка ул җибәрергә тиеш. Ләкин, ул, әлбәттә, беркая да озатмаячак, ертып ташлаячак һәм икенче хат язылуын белмәгән халәттә тыныч булачак. Шул вакытта Вера аркылы җибәрелгән үтенечнамә тоткарлыксыз Мәскәүгә юлланачак. Менә кайда хикмәте бу төшнең. Солтаньяр уйлап-уйлап та зиһененә килмәгәнне фәрештәләр үзләре төшкә кертеп өйрәтеп тора, түгелме.
Мирхәйдәровның күзе ачылгандай булды, әйе, өмет бар бит ул. Язмыштан узмыш юк дип утырсаң, язмышыңнан колак какканыңны сизми дә калырсың. Юк, башка килгән бәла белән җан-фәрман алышырга кирәк. Кем белә, бәлки... Хәер, ”бәлки” дип торасы юк, һич икеләнүсез хат-үтенеч язарга, әгәр гаепле дип тапсалар үлемнән катырак җәза барыбер юк, әгәр инде гаепләрен кечерәк дип саный калсалар, монысы бигрәк тә безнең файдага. Кыскасы, ятып калганчы атып калу хәерле.
Мондый уйлардан Солтаньярның хәтта кәефе күтәрелеп киткәндәй булды. Кичкә таба ул түзмәде, Нуриҗанны бер почмакка чакырып алды да сүз башлады.
- Карале, Нуриҗан, синең янга Вера килергә тиеш.
Бу сүзләрне ишетүгә егет ”ялт” итеп якташына карады. Күзләрендә гаҗәпләнү чагылды, нәрсәдер сорарга теләде. Ләкин аны Солтаньяр кул ишарәсе белән туктатып. Сүзен дәвам итте.
- Бүлдермә. Яхшылап тыңла. Барысын да хәтереңә сеңдер. Минем уйлавымча, синең янга Вера килер. Син аңа бер хат тапшырырсың, аны сиңа мин язып бирермен. Менә шул хатны Вера ак кәгазьгә яхшы итеп күчереп язып, күрсәтелгән адрес буенча җибәрсен. Уфага илтеп салса бигрәк тә яхшы булыр. Тагын шул. Новотроицкига кайтып әнисеннән кул сәгате – ирләр сәгате сорап алсын. Шуны монда китерсен. Аңладыңмы?
Егет аңлаганын белгертеп баш кагып куйды. Сәерсенеп, гаҗәп сәерсенеп калган иде ул. Һәм түзмәде, сорау бирде:
- Син Вера белән минем турыда кайдан беләсең?
- Хәтерлисеңме, Бакый авылында мин сиңа алтын балдак алырга кушкан идем? Ул кайда?
- Яшергән җирдә.
- Бик хуп, Ходай насыйп итсә, бәлки, кирәге дә чыгар әле. Тик, Нуриҗан, нәрсә сөйләшүебезне егетләргә әйтми тор, ишетсең колагың.
Нуриҗан белән әлеге сөйләшүдән соң Солтаньяр ишек шакып надзирательгә үзенең гозерен әйтте. Тегесе бик иренсә дә ”прощение” язар өчен кәгазь-каләм китереп бирде. Бик озак язды Солтаньяр үзенең юлламасын. Совет властен яклап ике ел сугышып йөрүен дә язды, егетләрнең берсенең дә кулак яки мулла баласы түгеллеген дә күрсәтергә онытмады. Дөрес, бер мәртәбә Казаннан товар алып кайтып саттылар. Ләкин моның ни гаебе бар. Без үзебезне гаепле санамыйбыз. Хәтта ни өчен гаепләнүебезне дә аңламыйбыз, диде Солтаньяр. Безнең бердәнбер гаеп шунда: НЭП заманының үтеп киткәнлеген аңгармый калганбыз икән. Ләкин без илгә зыян итмәдек. Халыкка зарарыбыз булмады. Хәтта аерым бер кешегә тырнак очы кадәр хилафыбыз тигәне юк. Киресенчә, авылдашларга бик кирәк булган әйберләр алып кайтып бирдек, мохтаҗлыктан коткардык. Аннары, совет иле предприятиеләре җитештергән товарны сатарга булышып илгә файда китерәбез дип уйладык. Шуның өчен Ватаныбызның явыз дошманнары рәтеннән без атылырга тиешме? Солтаньяр үзенең хатын: ”Яшәсен Сталин – совет халкының сөекле атасы,”- дип тәмамлады. Моннан башка хат, кем әйтмешли, ”недействительный” була. Мәктүб тәмам. Адресны ул болай дип язды: ”Мәскәү. Кремль. СССР Үзәк Башкарма Комитет рәисе М.И.Калининга”.
Ләкин моның белән генә эш бетмәде. Тәмәке тартучы Нурымнан ул башланмаган бер пачка махоркасын кисетенә бушатуны сорады. Үзе тәмәке кабын сүтеп, аны сыйпаштырып тигезләгәннән соң, әле генә язган хатын шушы сары кәгазьгә күчереп яза башлады. Бераздан бу эш тә тәмам булды. Аннары ул янә Нуриҗанга эндәште.
- Яшер кесәңә. Вераның теләсә кайсы вакытта килеп җитүе ихтимал, шуның өчен синдә торсын.
- Ә нигә син махорка кәгазенә яздың, дәфтәр бите бирделәр бит.
Их син. Дәфтәр битен алар санап бирә, бер кәгазь ким чыкса, эшебезне шундук сизәчәкләр.
Шуннан соң бер төн үтте, көн үтеп бара. Төрмә эче тын. Хәзер инде буласы булган, тузасы тузган көненә калган мәхбүсләр артык ”аһ” ормаска, һәркем эчтән үз-үзен тынычландырырга тырышты. Иптәшләре алдында һичкемнең ”балавыз” булып күренәсе килми иде. Тыштан караганда Солтаньяр аеруча тыныч күренә. Бәлки, шул өметләнүе ярдәм итәдер. Ул Вераның килеп җитәренә бер тамчы да шикләнмәде. Бу ышаныч каян килә? Теге төш кенә акылы камил кешенең бар халәтен шулкадәр үзгәртеп куя алмыйдыр бит инде. Тагы да нәрсә, тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән сиземләүме, яшьләрнең мәхәббәтенә ышануымы? Болар барысы да берникадәр бардыр, әлбәттә. Әмма иң мөһиме ул түгел. Солтаньярга ниндидер аңлашылмаган бернәрсә тынычлык, сабырлык, сәгадәт бирә иде. Әллә шул буламы ул Ходайның кодрәте, адәм баласын үз мәрхәмәте астына алуы. Солтаньярның уйларын Галәфимнең такмак җырлавы бүлде.
Ятсам-торсам киемнәрдә
Таш төрмәнең бет тәме.
Дөнья күреп өлгермәдем,
Инде гомер бетәме/
Ал да булырбыз әле,
Гөл дә булырбыз әле,
Куркышып та өлгермәбез,
Гүрдә булырбыз әле.
- Әй син, нәрсә җырлыйсың анда! - дип ризасызлыгын белдерде гадәттә аз сүзле Нурым. – Су күрмәс борын батып үләргә җыенма әле. Нәрсә монда матәм көйләп ятасың. Исәнбез бит. Солтаньяр дөрес әйтә, бәлки, берәр җиргә эшкә озатырлар, ә син монда вакытсыз йөрәк ертасың.
- Дөрес әйтәсең, Нурым, - дип хуплады иптәше сүзен Солтаньяр, - җан биргәнгә җүн биргән, язганы булса, котылып та чыгарбыз әле. Ә сине, Галәфим энекәш, менә дигән Бурай кызына өйләндереп куябыз әле, Аллаһы боерса.
- Юк, Галәфим урман кызларын ярата икән, Абызтамактан алып киләбез аңа киленне, - дип елмайды тыйнак кына Сәлимгәрәй.
- Дөрес әйттең, ни булса шул булыр, елашып утырмыйк әле монда. Тап, Галәфим, юньлерәк җыру, - диде кемдер.
Егет чак кына уйланып торды да җырлап та җибәрде.
Башым белми башмагымның
Кай илләрдә тузасын.
Башмак белән башын төям
Күрсәм дөнья хуҗасын.
Солтаньярның күңеле булып көлеп куйды.
- Вәт, менә монысы безнеңчә ичмасам. Шулай кирәк. Өметсезлеккә бирелеп утырудан файда юк. Тик, син дөнья хуҗасының башын бик төймә әле, кирәк булуы бар. Без ул дөньяның җилкәсенә менеп атланып алга, киләчәккә җилдерербез әле.
- Әйе, без әле якты тормыш күрербез. Кәчтүм, ялтыр ботинкалар киеп таш түшәлгән Бурай урамнарыннан йөрисе бар.
- Машинага утырып диң!
- Анысы да булыр.
- Их, егетләр, социализм, аннары коммунизм төзибез әле без!
- Туктале, бик хыялланмагыз, хөкемдар галиҗанәпләре безне социализмга кертмәскә карар итте түгелме соң?
- Чукынсын ла судьясы. Судьяның карары бар, Алланың кодрәте бар. Ни генә булса да яхшыга юрыйк, егетләр, яманга фаразлаган үз җанын зарарлаган, диләр, яман уй тотмыйк. Яле, Галәфим, ник тындың, тагын бер такмагыңны кызганма, подвал халкы үтенеп сорый синнән. Нәрсә, әллә чәчкәләр һәм алкышлар кирәкме сиңа, көтеп тор, әртис түгелсең, мескен бер мәхбүссең, күп ялындырсаң җилкәңә дә алырсың әле. Шул булыр алкыш.
Егетләр көлешеп алды. Хөкем карарыннан соң монысы бурайлыларның беренче көлүе иде. Иншаллаһ, шулай дәвам итсен, башларын югалтмасыннар, нинди генә хәлдә дә кеше булып калсыннар иде, дип уйлады Солтаньяр.
Татарлар елмаеп үлделәр, дигән бөек сүз әле әйтелмәгән иде. Ләкин татар мең еллар буена: ”Авызыңда кара кан булса да кеше алдында төкермә,”- дип тәрбия алган һәм шул канун буенча яшәгән. Таш подвалдагы кечкенә татар җәмгыяте дә, олы милләтнең бер өлеше буларак, ата-бабалар рухына хыянәт-хилаф итмичә яшәп ята иде.
Солтаньярның шушы фикерен раслагандай Галәфимнең яңа такмагы яңгырады.
Хыялымны сындырдылар,
Сындырдылар шартлатып.
Тамыры исән – һаман үсә,
Дошман тора шаккатып.

9. Вера маҗаралары
Ярый, без таш подвал ияләрен беразга калдырып торыйк, инде биредә игътибарга алырлык вакыйга булмастыр. Хәзер тоткыннарның бар эше – вакыт уздыру. Шуңа да Бурайга әйләнеп кайтыйк. Бурай белән Бүре шәһәре арасы нәкъ бер көнлек юл, ә яман хәбәр тизрәк килеп җитте, шикелле. ”Шатлык атлый ташбакадай, бәла җилә җил кебек,”- дип юкка гына әйтмәгәндер шагыйрь.
Вера әле яңарак бәбиләгән Сәдинәнең сабыен карарга барган иде, Сәрвәр апасы да аларда булып чыкты. Ике хатын ифрат та зур кайгыга калып утыралар, - бурайлыларның барысын да атарга хөкем иткәннәр икән. Кызның йөрәге куырылып, боздай салкынаеп китте. Ни әйтергә белмәде ул. Ни әйтәсең, бик каты кайгырмагыз, диясеңме? Нишләп кайгырмаска ди, коточкыч бәла бу, акылдан яздырырлык, өстәвенә күрелмәгән гаделсезлек, җәлладлык. Бер гаепсез унөч кешенең башын ашарга рөхсәт итүче нинди закон соң бу?! Йә Хода, нинди заманда яшибез!
Вера өчен Нуриҗан кем? Аз-маз таныш булган бер егет, шуның белән вәссәлам. Ярый, бераз гына күзебез дә төште, диик. Ә ник йөрәк шулкадәр әрни соң? Дөрес, иманлы кеше кемгә бәла килсә дә кайгырыр, тик шул гынамы сәбәбе? Шул сәбәптән генә түзгесез янамы бу җан? Юк. Димәк, ”бераз гына күз төшкән” булып чыкмый икән әле монда. Мәхәббәтнең килүе шулай буламы әллә. Акыл әле гакыл сата, ә сатканы – сафсата, янәсе, мин ирекле, ә йөрәк инде өзелмәс корыч җепләр белән кемгәдер бәйләнеп куелган.
Хәбәр дөрес иде, башкарма комитет рәисе Зәйран Атабаев үзе сөйләгән. Яман хәбәр сәгате-минуты белән район үзәгендә таралып та өлгерә. Үлем шәүләсе беръюлы унөч гаиләгә күз яшьләре, ятимлек михнәтләре алып килә. Туганнары, танышлары, күрше-күләннәре, һәм дә килеп Вера кебек гыйшык тотканнар күпме? Олы авыл өчен тоташлае белән кайгы көннәре бу. Шушы кыямәт арасында бер Вера гына акылын җуймый тиз-тиз хәрәкәт итәргә кереште. Сәрвәр апасын өенә кадәр озатып кайтышлый сөйләшеп тә өлгерделәр.
- Сәрвәр апа! - диде Вера татарча, - мин Бүре шәһәренә, безнекеләрнең хәлен белергә китәм.
Монысы гаҗәпләнмәде. Анда синең кемең бар соң димәде.
- Тик, бер кыенлык бар, минем әле акча ягы чамалы, бераз биреп тормассыңмы икән. Үземә кирәкми, әгәр Солтаньяр абыйлар янына кертмәсәләр, төрмә сакчыларына ”төртер” өчен. Аннары, бераз ризык та алып барасы иде.
Сәрвәр мәеттәй агарып, әллә нигә бер сүз әйтә торган булып калса да, кирәк булган һәммә нәрсәне хәстәрләде һәм иртәгәсен үк, Аллаһыга тапшырып, Вера юлга чыкты. Хикәябезнең шушы җиренә кадәр Бурайның унөч ир-егете бик күп юл-сәфәр йөрсә, хәзер инде бу иза Вера җилкәсенә төште. Аның тизлегенә, өлгерлегенә карап кына тоткыннарның хәле үзгәрмидер, әмма кыз алар өчен юаныч алып килүче ирек кошы, өмет чыганагы кебек иде.
Надзиратель ишекне ачып Нуриҗанның фамилиясен атауга бурайлылар сагаеп калды: мондый чакта акылга яман уй килми ни килсен. Тик, борчылыр урын юк, шикелле, алып китәргә булса барысын бергә чыгарырлар иде дә, барлы-юклы әйберләрен төйнәргә кушарлар иде. Тик шулай да нәрсәгә чакырдылар икән?
Солтаньяр сизенде, әлбәттә. Дөресрәге, бәлки, шулайдыр, без уйлаганча буладыр дип хиссиятләнде. Ләкин Нуриҗан үзе әйләнеп кермичә күңелен нинди шикләр һәм нинди өметләр өзгәләвен дусларына чишмәде. Ялгышны әйткәнче, дөресне әйтми торуың хуп. Мондый вакытта аның минутлары да озак сузыла. Тик, менә Нуриҗанга, киресенчә, барысы да бер мизгел булып тоелгандыр. Кемгә ничек. Гаҗәп, менә шушы таш дивар дөньяны бүлгән дә куйган, тегендә аның кояшлы ягы, монда ләхет салкыны. Тегендә яшәү шатлыгы, биредә исә бәхилләшү шомлыгы.
- Свидание – биш минут! - диде надзиратель, Нуриҗанның артыннан калын ишекне япканда. Монысы мәхбүсләрнең туганнары белән очраша торган бүлмә икән. Юньләп берни аңламаган Нуриҗан каршында Вераны күреп мәлҗеде дә төште, нәүмизләнеп китеп кызга сыенасы килде - курыкты. Әйе, курыкты. Менә кызык, үлем турында уйламаска тырыша, ә шушы чибәр кызны кочаклап алырга курыкты да куйды.
Бу баштарак шулай булды. Аннары яшьләр бик тиз үзләшеп китте, бераздан алар инде чын гашыйклар халәтендә кадерле мизгелләрне саный иде. Шулай, берсе сөйгән кыз, икенчесе яраткан егет кыяфәтендә күзгә-күз карашып, кулга-кул тотышып сөйләштеләр. ”Аз-маз танышлык” артта калган иде. Нуриҗан Вераның килүенә никадәр генә сөенмәсен, язгы ташкындай шаулап килгән мәхәббәт хисләреннән ничек кенә нык исермәсен, Солтаньярның сүзләрен, ягъни ул кушкан йомышны онытмады. Үләргә тиешлегеңне ничек онытасың! Шунлыктан махорка кәгазенә язылган хат Вера кесәсенә күчте, әйтелергә тиешлесе әйтелде. Үзләре генә аерым бер бүлмәдә сөйләштеләр, надзирательнең күзләрен чекерәйтеп карап тормавы әйбәт булды.
Вераның көтмәгәндә кайтып керүеннән Настасья гаҗәпләнүдән бигрәк шомлана калды. Чөнки кызының йөзенә бер карау белән хәтәр хәбәр алып кайтуын аңлап алды. Вера аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тик хат турында гына эндәшмәде, кеше серен кадерле анаңа да сөйләп булмый икән ул.
- Солтаньяр абый синнән ниндидер алтын сәгать соратты. Мин шуны тиз арада аңа илтеп бирергә тиешмен, - диде кыз, әле һаман да Бурай кешесенең аның әнисеннән ни өчен әйбер соратуын белмәгән килеш.
Настя базга төшеп китте. Аннан ул бик пөхтәләп төрелгән төргәк алып менде. Шуны өстәлгә салып сүтә башлагач, ашъяулыкка берничә бөртек туфрак коелды. Шуңа карап, бу әйбер җиргә күмелгән булган икән, дип уйлады кыз. Төргәк эченнән тимер тартма килеп чыкты. Настя шуны сак кына ачса, эче тулы акча, кыйммәтле әйберләр, имеш. Гаҗәпләнүеннән Вераның күзләре зур ачылды, менә сиңа могҗиза, аның туган өе нигезендә хәзинә яшерелгән ләса. Әкиятме әллә бу.
Ана кеше зур гына, авыр гына сәгатьне алып кызына сузды.
- Менә ул, зинһар, балам, югалта күрмә.
- әни, - диде кыз, - бу әйберләр синдә кайдан? Солтаньяр абыйның сәгате нишләп синдә ул?
- И, кошчыгым минем, сорамасаң да була. Син бит миңа ул сәгатьнең ник ашыгыч кирәк булуын әйтмәдең, ә миңа инде сертотмас үрдәк булуы әүвәлдән үк килешми.
Бу хакта башкача сөйләшмәделәр. Ана белән кыз йокларга ятты, ләкин йокламадылар. Икесе дә керфек какмый эчләреннән ниндидер теләкләр тели, кемнедер күз алдына китерә, кем өчендер җан атып борчыла, көенә иде. Менә сиңа дөнья: әллә кайдагы ике татарга хәтәр янавына әллә кайдагы ике марҗаның йөрәге сыкрый иде.
Вера артыннан җилкапка ябылып калганда авыл татлы йокыда иде әле. Дөм кара төндә япа-ялгыз бер кыз ерак юлга чыга. Моны әйтүе генә җиңел, юлда ни булмас, явыз адәме дә, бүре-фәләне дә очрарга мөмкин. Әнә бит, әле кайчан гына Нуриҗаннар олы бер өер ерткычка тап булган, чак исән калганнар. Бер бабай үлгән дип сөйләделәр. Дөрес, шушы хәлдән соң аучылар бик тырышып аулап йөргән диделәр, тик аңа карап ерткыч бетмәгән. Алардан башка да куркыныч бар. Соңгы вакытта тирә-яктагы берничә кибетне талаганнар, диләр, димәк, явыз кешеләр дә юк түгел. Юлдагы ялгыз кызга алар хөсетләнмәс дисеңме. Шулай уйлап, Вера кесәсендәге сәгатьне капшап карады. Чү. Кесәдә тагы да нәрсәдер бар бит! Кыз онытып та куйган – акча бит бу. Сәрвәр апасы биргән иде. Төрмә хезмәткәрләренә ”төртергә” туры килмәде, хөкем карары чыгарылганнан соң тоткыннар белән очрашырга рөхсәт ителә икән. Хәзер менә шул акча кесәдә ята. Җитмәсә, алтын сәгате. Кыз – бай. Юлбасарлар өчен ул чын табыш икән. Ләкин мондый уйлар аны нык куркытмады. Сөйгәне өчен курку барсыннан да көчлерәк. Кызның йөзе кырыс вә салкын, аны тәвәккәллек алга әйдәде. Кешеләрнең баш очында үлем асылып торганда тәвәккәл буласың икән ул.
Һәм Вера атлады да атлады. Кайдадыр, ике авыл арасында, очраклы юлаучының чанасына утырып барды, әйе, инде яз җиткән иде, тиздән чана юлы өзеләчәк. Көпшәкләнгән карда атлавы да авыр, шулай да төнгелеккә Вера шәһәргә килеп җитә алды. Бурайлыларның үзен күз дә каш көткәнен яхшы белсә дә, төрмәгә иртән генә бару мөмкин иде.
Ниһаять алтын сәгать Солтаньярның кулында. Яхшы сәгать, ышанычлы алдаткыч. Моңа төрмә начальнигы алданмый калмас шәт. Бераз уйланып торганнан соң Мирхәйдәров янә ишек шакыды, төрмә начальнигына мөһим гозере барлыгын, очрашырга теләвен әйтте.
Үлем карары чыгарылганнан соң тоткыннарга ничектер мөнәсәбәт үзгәргән кебек булды. Менә бит, Нуриҗан ике мәртәбә Вера белән очрашты, тәмәкесен бирәләр, җырлаган, сөйләшкән өчен дә бик акырып бармыйлар. Хәтта теге бандитның җимерелгән авыз-борыны өчен дә берни булмады. Менә бу юлы да, бер сәгать тә үтмәде, ишектә надзиратель күренде. ”Айда!”- дип ым какты ул Солтаньярга.
- Гражданин начальник, мин хөкем карарын үзгәртүләрен сорап ”югарыга” үтенеч язган идем. Зинһар өчен, шушы хатымны адресы буенча юлласагыз иде.
Солтаньяр аңа йомарланган кәгазь сузды. Түрә шуны, чиркангандай, бармак очлары белән генә ачып ташлады. Алтын сәгатьне күргәч, бер генә мизгелгә күзләрендә хөсетлек куанычы ялтырап китте. Ләкин чит күз алдында сер бирмәде, кырыс хаким кыяфәтен саклап калды.
- Бу нәрсә?
- Белмим.
- Ничек инде белмисең, син китердең бит.
- Юк, мин китермәдем, авыл мужигында андый зиннәт кайдан булсын. Мин сезгә хат кына китердем, гражданин начальник, шуны кирәкле адрес буенча озатуыгызны үтенәм.
- Хат дисеңме. Кхм, алай икән. Хат яздым инде, үтенеч яздым инде дисең, алайса, ә? - дип сөйләнгәләп төрмә начальнигы әлеге кәгазьне бу нәрсәкәй соң дигәндәй, гаҗәпләнгән кыяфәттә әйләндергәләп торды.
- А-а, Мәскәүгә! Михаил Иванович Калининга! Ну даешь, ты, Мирхәйдәров.
Начальник җавабын көттерә иде. Шулай кирәк. Бу контраның җаны үрсәләнсен бераз. Шул ук вакытта аның сәгатьне дә яхшылап карыйсы килә, чыннан да алтын микән?
- Ярый, бик телисең икән, җибәрермен, - диде ул ялкау гына, бар рәвеше белән монда мин хуҗа, нәрсә телим, шуны эшлим, дигәнне белгертеп.
- Рәхмәт, бик зур рәхмәт, гражданин начальник, игелегегезне онытмам, - диде Солтаньяр баш иеп хушлашканда. Ул үзен чиновник кабинетында ярым надан, ярым томана авыл крестьяны итеп тотты һәм бу рольне бик яхшы башкарды. Аның уенча, төрмә начальнигы шундый шәп ришвәт алганнан соң бу хатның ике нөсхәдә язылуын башына да китермәячәк.
Чекист, ялгызы калгач, сейф ишеген ачты, янә дә шул ук кыяфәттә, ягъни пычрак нәрсә тоткан шикелле, арестантның язуын чеметеп кенә тотып сейфына салып куймакчы булды. Аннары никтер кире уйлады һәм, кәгазь битен ашыга-кабалана ерткалап, чүп савытына ыргытты. ”Тиздән сине барыбер атачаклар, жалоба язып йөри алмассың әле,” – дип уйлады ул Мирхәйдәров фамилияле тоткын турында.
Шуннан соңгы көннәрдә төрмәдә әллә ни үзгәреш булмады дияргә була. Бер-ике тоткын чыгып китте, алар урнына яңалары килә торды. Шуларның берсе ”яңа” да түгел икән, теге зур гәүдәле, котсыз урыс булып чыкты. Ләкин хәзер инде ул татарларга бәйләнмәде, бары тик каш астыннан ашардай булып каравын гына белде. Моңа кадәр дәваханәдә яткан булган икән, яңак сөяге чатнаган. ”Кем сукты, нигә кыйнадыгыз?” – дип ник бер сүз әйтүче булсын. Моны Солтаньяр болай аңлады: үлемгә хөкем ителгәннәрне вак хулиганлык өчен җәзага тарттырып булмый бит инде. Карале, безнең хәлнең өстенлеге дә бар икән, дип әрнүле елмайды ул.
Икенче ”кунак” татар иде. Татар түгел, чатнап торган шайтан булды ул. Мондый да әрсез бәндәне бурайлыларның күргәне-белгәне юк иде. Бу гафләтне оялтуы, үпкәләтүе, гарьләндерүе һич мөмкин түгел иде – шаталакның да шаталагы инде, шулай ук аны сөйләнүдән дә туктатырмын димә. Иң тәүдә ул таш подвалда ничә кеше бар, барчасы белән дә кул бирешеп күрешеп чыкты.
- Хужеев! - диде ул һәркем алдында масаеп, гүя ”Хужеев” Алланың кашка тәкәсе дигән сүз.
- Хужеевмы, әллә Хуҗиевмы? - диде Солтаньяр. – Фамилияң татарның ”хуҗа” сүзеннән алынган түгелме соң?
- Юк. Мин – Хужеев! ”Хуже” дигән сүз. Ягъни мин дөньяда иң әшәке кеше, миннән дә әшәке юк, - дип бу сәер адәм шаркылдап көлеп җибәрде.
- Әшәке булып ни эшләдең соң?
- Син аны милициядән сора, абзыкаем. Мин аларның ничә ел буена төн йокыларын йоклатмадым. Мине тотмакчы булып җан-фәрман чабыштылар.
- Ләкин тотканнар бит.
- Тотсыннар! Бераз ял итеп алганнан зыян юк, чибәркәйләрем дә азрак сагына торсын. Вакыты җиткәч качармын әле.
Акыллымы бу бәндә, шыр тилеме – һич аңлар әмәл юк. Кара ничек җиңел сөйләшә - ”Вакыты җиткәч качармын әле.” Качып булса, бәлки, без дә монда ятмас идек, качар идек, бик ансат булгач өйрәт безне дә. Яңа кешенең тукталмый сөйләнүе бер гадәте булса, өзми-куймый ”хатыннары” белән масаюы икенче шөгыле иде. Имеш, аның авыл саен мәгъшукасы бар, дүрт-биш район авылларындагы барлык сатучылар аның сөяркәләре. Имеш, ул, ягъни Хужеев, бер җирдә кибет баса да, урланган малны алып кайтып шушы сөяркә сатучылары аша саттырып тора. Имеш, ул акчаны уңга-сулга санамый гына сибә. Имеш, ул чибәркәйләренә алтын-көмешне учлап өләшә. Имеш тегеләй, имеш болай... Тыңласаң тыңла, тыңламасаң юк.
Өченче кеше дә бик сәер булып чыкты. Үрсәләнә, борчыла, туктаусыз уфтана. Ахмаклыгы өчен үзен-үзе сүгә. Берничә көннән соң бу адәмнең “сере” ачылды. Андрей былтыр язгы чорда Каспий диңгезе якларында эшләгән икән. Анда шушы мизгелдә диңгез суы тигез киңлекләргә җәелеп китә, ди, шул чагында бихисап иңкүлекләргә су белән бергә балык та кереп кала, имеш. Төрле яклардан җыелган сезонлы эшчеләр шушы балыкны тоталар, тозлыйлар, каклыйлар, уылдыгын алып консервлыйлар икән. Былтыр шунда Андрей бик мулдан акча эшләп кайткан булган. Быел менә шундый бәхетсезлек килеп чыккан, барып булмый инде.
Кеше төрмәгә эләгүдән бигрәк, диңгез буена баралмавына ныграк кайгыра. Монысы бераз гаҗәбрәк булса да, Солтаньярның исе китмәде, акча дигәндә кайбер адәмнәрнең акылларын җуюларын ул белми мени.
Вера тагы юлда. Үзе “гаепле”. Аңа хатны шунда гына, Бүре шәһәре почтасында гына салып җибәрергә дә мөмкин иде, ләкин ул ир-егетләрнең теләген җиренә җиткереп үтәмәкче булып, башкалага ук юл тотты. Чөнки биредәге почтада бер хезмәткәр “ялгышып кына” конверттагы адреска күз салса, һичшиксез ОГПУ органнарына хәбәр итәчәк. Ул чакта барлык тырышлык юкка чыкты дигән сүз.
Кызга гел җай туры килеп торды. Юл михнәтсез булмый – шактый гына җәяү атларга туры килсә дә, ике көндә ул йомышын йомышлап урап кайтып та җитте. Вераның кулында карта булса, ул шуны күрер иде: Бүре шәһәреннән Бурайга, Бурайдан Новотроицкигә, аннан кирегә Бүрегә чама белән илле биш-алтмыш чакрым, бер көнлек юл. Һәм шушы юллар тип-тигез өчпочмак хасил итә. Шул өчпочмакның бер ягын дәвам итсәң урманлы Абызтамак якларына барып юлыгасың. Икенче ягын, ук шикелле көнъякка күрсәткән ягын дәвам итсәң, башкалага барып чыгасың. Монысы инде республиканың төп юлларыннан берсе. Шушы юллар буйлап ут йотып күпме йөрделәр алар һәм тагы күпме йөриячәкләр әле. Әйе, йөриячәкләр! Нигәдер Вераның күңеле егетләрнең харап булу ихтималын берничек тә чынга алалмый иде. Бу бер саташулы төш кебек, үтәр дә китәр сыман тоела.
- Их, балам, соң шулай озак йөриләрмени инде. Монда бер кешене уртага ярырдай буласың, ә син,..- дип доктор Вераны шелтәләп каршы алды.
Ул хаклы иде, кыз соралган вакытыннан артыграк йөреп, эшен калдырган иде. Моның өчен катырак җәза бирәләр. Ләкин табиб кызны гадәттән тыш хәлләр генә тоткарлый алуын һәм аның хәзер җигелеп, көн-төн ял белми эшләячәген дә белә иде. Һәм ул ялгышмады. Вера шәфкать туташы да, фельдшер да, кирәк булганда врач та булды. Көндәлек эшләргә прививкалар өстәлде, илдә трахомага каршы көрәш игълан ителгән иде, шунлыктан район авыллары буенча да кат-кат йөрергә туры килде. Авыр иде, әмма шуның бәрабәренә эшкә чын күңелдән бирелгән кешенең белеме, тәҗрибәсе дә көнләп артты. Вера исемле “докторның” халык арасында абруе да күренеп үсте. Итәгатьле, йомшак куллы, тәмле телле, якты йөзле кызны һәркем яратып кала иде. Даны үзеннән алда йөргәч, балалар да, олылар да доктордан курыкмаска өйрәнде, курыкмагач, авыртуларны да җиңелрәк кичерәләр иде. Һәм моны янә медикның осталыгыннан күрделәр.
Тагы да Вера бернәрсәне яхшы аңлады: аңа медицинаны белү генә аз, психолог булу да кирәк. Кешенең күңелен дәвалау, анарда ышаныч уяту – бу үзе көчле даруга тиң. Шуңа да ул ихласлык белән татарчага өйрәнүен дәвам итте. Аның: “Бу жирен аортамы?”- дип соравына берәү булса көләр иде, әмма әбиләр: “Карале, бу безнеңчә сөйләшә бит!”- дип “үзебезнең духтыр”га тәмам гашыйк булып куйдылар.
Шулай Вера Бурайда күз өстендәге кашка әйләнде. Егетләр аның белән очрашу, танышу мөмкинлеге эзләде, ләкин кызның йөрәге буш түгел иде инде. Беръяклап эшкә күмелгән, тын алырга да вакыты юк, икенче яктан, Нуриҗаны исеннән чыкмый. Ләкин көтмәгәндә бәхетсезлек килде.
“Вера райком секретареның кызын үтергән!”
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 06
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.