Latin

Солтаньяр - 22

Total number of words is 4122
Total number of unique words is 2188
36.6 of words are in the 2000 most common words
51.9 of words are in the 5000 most common words
59.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Менә кәгазь битендә парталар пайдә булды. Алар арасында малайларның гәүдәләре шәйләнә башлады. Берсе сөңге итеп ручкасын классташына ташларга җыена, икенчесе аңа каршы кара савыты очыра, ә өченчесе боларга ертылып беткән китап белән кизәнә. Үзләренең киемнәре таушалган, чәчләре тузгып беткән, бит-күзләре пычрак.
Зөлкәрам бер малайны җирән чәчле, мул сипкелле, нәзек-озын итеп төшерде, икенчесен юантык һәм тәбәнәк гәүдәле, квадрат йөзле, калын кара кашлы итеп “иҗат итте,” ә өченчесе, әйдә, озын борынлы, тырпай колаклы булсын. Фәрзәния Туктаровна укучысын бүлдерми тын гына үз эше белән булашты, дәфтәр тикшереп утыра иде ул. Ахырда килеп карап сүрәтнең гамәлдә әзер булуын күргәч, кыска гына итеп Зөлкәрамга эндәште:
- Бар, кайт!
Икенче көнне Зөлкәрам мәктәпкә укырга килгәндә стена гәзите каршында бер төркем укучылар шаулаша иде. Малайның өстенә кайнар су сиптеләрмени, пыялалы рамада ул эшләгән сүрәт тора, ә аның астында Зөлкәрамнан бер класска бәләкәйрәк, әмма бер баракта яшәүче иң якын дусларының исемнәре язылган иде. Аларның чыннан да берсе сары чәчле, икенчесе тәбәнәк буйлы, өченчесе локатор колак иде шул. Зөлкәрам үзе сүрәт төшергәндә ничек исләмәгән: карикатурадагы малайлар хас та аның дусларына охшап тора ләса.
Шушы вакыйгадан соң, безне төшергәнсең, дип, алар Зөлкәрамга бик озак үпкәләп йөрделәр. Берничә атна узгач, класс җитәкчесе Фәрзәния Туктаровна яңадан сүрәт төшерергә куша башлады. Ләкин бу юлы малай үҗәтләнеп баш тартты, укытучының янавы да, үгетләве дә файдасызга булды. Менә шуны ул онытмаган, ел азагында Зөлкәрамга тәртибеннән өчле чыгарып куйган. Бу ул заманда бик яман приговор иде, сөрелеп килгән җинаятьче малаен түгел, юньле адәм баласын да мәктәптән куу мәсьәләсе кузгатыла иде, әмма Кураиш мәктәбендә Фәрзәния Туктаровнаның Зөлкәрамга күптән каныгуын белгән акыллы укытучылар да бар иде шул. Бәхеткә каршы, дип әйтик.
Шулай да Зөлкәрам шушы өчле өчен олыларча озак һәм тирән кайгырды. Их, дип үзенең кулларына карап алды ул бер мәлне, әйтерсең, каләмнән башка бер көн дә яши алмаган, тиктормас куллары гаепле иде.

45. Исемнәрдә – язмыш
Соңгы вакытта Солтаньяр үзенең иң яхшы, иң газиз кешеләрен югалтты. Беренчесе, әлбәттә, Мөрид кодасы – дин буенча өйрәтүчесе, акыл-киңәш бирүчесе. Икенчесе, инде ничә еллар иңгә-иң терәп, бер киңәштән дөнья йөген тарткан комендант Апанас Степанов. Юк, үл үлмәде, отставкага чыккач үз авылына Казмашка кайтып китте. Кураиштагы хан сарае кадәрле йортын ташлады, үгетләүләргә һич күнәргә теләмәде: “Юк, картайган көнемдә үз авылымда, туган җиремдә яшисем килә,”- диде. Ә башкарма комитет рәисе Айрат Насыровны икенче урынга күчерделәр. Өлкә комитетының беренче секретарен СССР Урман сәнәгате министры урынбасары итеп алгач, Мәскәүгә китәр алдыннан ул әйткән: “Насыровка Заур Мортазин барыбер көн күрсәтмәс, яхшы кадрны харап иттермәгез,”- дигән. Менә шулай Мирхәйдәров берничә якын дустын югалтты да куйды. Әллә шул югалту хәсрәтеннән, күңел бушлыгыннан котылырга теләп микән, Солтаньяр башкалага диния нәзарәтенә юл тотты. Мөфтинең үзен күрде. Ул да, башка дин әһелләре дә Солтаньярга күп киңәшләр әйтеп, кирәкле китаплар биреп җибәрделәр. Муллалык вазыйфасын үтәү өчен таныклык алуга килгәндә исә, әзерлән, үзеңнең әзер булуыңны сизгәч, килерсең, сынау үтәрсең, диделәр. Хәер, монысын Солтаньяр ни өчен сорагандыр – үзе дә белми, ул әле директор бурычларын иңеннән төшерергә һич кенә дә җыенмый. Аның дингә тартылуы, өйрәнә торуы үзе өчен генә бит.
Курыкканга гына куш күренә икән ул, ә чынында адәм баласының кулыннан килмәгән эше юк. Солтаньяр да башта булдыралмам дип икеләнгән иде, әмма ялгышкан икән. Дөрес, тәүмәлләрдә укыганын хәтеренә сеңдерәлми интекте, ни әйтсәң дә, гарәп теленә гакыл күнекмәгән, шунлыктан кат-кат укыды. Ә тора-бара зиһене ачыла төшкән кебек булды, догаларны да тизрәк ятлый башлады. Эштән соң яки төннәрен бер-ике сәгать кенә утырса да, ел эчендә шактый белем туплады. Шунысы да гаҗәп, ул бу вакытта һичнинди ару сизмәде, директор вазыйфасын, җәмәгать эшләрен ат кебек җигелеп тартса да үзендә бетмәс көч вә рух күтәренкелеге тойды. Мондый халәт яңа өйләнешкән кешедә була, яки өй бетергәндә, яисә бала туганда. Шулай итеп Мирхәйдәровның болгысып йөрүләре үзеннән-үзе артта калып куйган икән.
Бала дигәннән, исем кушудан башланды да инде Солтаньярның дини йолаларны үтәүдә кешеләргә ярдәмләшүе. Дилбәр бәби тапкач Фәхрази дип саф мөселман исеме кушты ул. Сабыйның колагына шушы исемне өч тапкыр кабатлаганда гаять зур горурлык вә рәхәтлек кичерде.
Әйе, дөньяда шулай да була икән. Йола үтәлгәндә Иблиәмин белән Бибкәй дә чакырылган иде, алар икесе дә коммунист. Дилбәр белән Сәүбан – комсомол – булачак коммунистлар. Ә исем кушучы “мулла” райком бьюросы әгъзасы. Аһ, бу хакта Заур Мортазин ишетеп калса нишләр иде икән?! Ачуыннан шартлап ярылыр иде, билләһи.
Аңлашыла ки, оныгына исем кушканда бу хакта беркем белмәс, дип ышанган иде Солтаньяр. Чөнки бер генә чит-ят кеше чакырылмады. Ләкин, ни гаҗәп, бу хакта укытучы Фәрзәния Туктаровна ишетеп калган бит. Юк, бу зәһәр телле хатынның зыяны тимәде, киресенчә, ул да бала тапкан икән, кызына шартын-шартка китереп исем куюны үтенде. Үзе, бәлки, алай кыланмас иде, үзбәк ире бик каты тора, ди. Үзбәк дигәннән, Теркәш Имамгилдиев бирегә утызынчы елларда эшкә килгән кеше. Солтаньяр аны тәү тапкыр кибет буенда очраткан иде бит. Шул егет тырышып эшли-эшли, укый-укый званиесен күтәрә барып, хәзер әнә Апанас урнына комендант булып калды. Шәрыкъ халкы безнең кебек беркатлы түгел, дөнья көтү өчен ни җайлы булса шуны эшли: белем туплый, хезмәт күрсәтә, түрәләргә ярый, ришвәт бирә, бирсәләр ала, партиягә керә, генеральный секретарьларны күккә чөеп мактый һәм... кадими тормыш белән яшәп ята, милли һим дини йолаларны тайпылышсыз үти.
Солтаньяр, башын хәтәр астына куеп, боларның үтенеченә, бәлки, авышмас иде, бер үк вакытта коммунист та мулла да булып булмый, дип әле генә әйтеп үткән идек, ләкин шунысы да бар: райком әгъзасының авыл буйлап балаларга исем куеп йөрүенә кем ышансын. Арлы-бирле сер чишелә калса, катгый итеп: “Бу сүз чеп-чи ялган!”- диясе дә куясы. Кем әйтмешли, кеше ышанмастыйны чын булса да сөйләмә. Аннары, бу ситуациянең тагын бер гыйлләсе бар: әгәр кешеләрнең мөхтәрәм үтенечен аяк астында калдырыр булсаң, Солтаньяр, алайса ни өчен мөфтигә барып йөредең дә, ни өчен төннәрендә пәйгамбәрләребез сүзләре язылган китаплар укып утырасың? әллә шөрлисеңме бераз, Солтаньяр. Әйе, әйе, әллә шөрлисеңме дим? Күзеңә үлем караган чакларда курыкмадың, ә хәзер нилектән куркасың, парбилетыңны алырлар, эштән төшерерләр дисеңме? Хода бәндәсе өчен бу дөньяда карьера шулкадәр мөһиммени соң?!
Менә шундый уйлар белән яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләүче партиец Мирхәйдәров үзе кебек үк коммунист Имамгилдиевның яңа туган кызчыгына шәригать кушканча исем кую өчен, гамәлдә исә мулла вазыйфасын үтәргә китте. Бару белән, сабыйга нинди исем сайладыгыз, дип сорарга ярый акылы җитте. Эльзира булачак икән бала. Мондый исемне ишетүгә үзе дә көтмәгәндә Солтаньярның тискәре холкы кабарды да чыкты. Бу нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән исем. Юк, бер дә күңелгә ятмый бит бу.
- Утырыгыз! - диде ул кырыс итеп. – Сабыйга исем куяр алдыннан мин сезгә үгет-нәсихәт бирергә тиешмен. Бер кызыгыз Эльвера, икенчесе Эльмира, өченчесе Эльзира буламы инде? Шушы булдымы мөселман исемнәре. Яхшылап уйладыгызмы соң?
Теркәш башта хатынына карап алды. Анысы эндәшмәгәч, болай диде:
- Минем хатын институт тәмамлаган, укытучы ул, мәдәният кешесе. Шунлыктан ул балаларга Европача исем куштыра. Үскәч, алар кайда гына йөрмәсен, кеше көләрлек булмасын. Менә минем үземнән яшь чакта, монда килеп эшли башлаган елларны, күпме көлделәр, исемемне ничек кенә бозмадылар.
- Анысы шулай инде ул, дөньяның эте дә бар, бете дә бар, кеше авызына бияләй тыгып булмый. Ләкин барыбер фикерегез белән килешә алмыйм. Мәгърифәтле халыклар исеме кушабыз дисез инде. Ә сез беләсезме, Европа әле тирегә уранып яшәгән гасырларда Кытайда бөек империя булган, мәдәният, сәнгать, әдәбият чәчәк аткан. Шулай булгач, ник кытай исеме кушмыйсыз? Безнең милләтебез дә урыс һәм Европага караганда озынрак һәм катлаулырак тарихи юл үткән. Юк, сезнең ниятегез бер дә дөрес түгел. Аллаһы тәгалә кабул итмәгән исем кушу – Аллаһы тәгаләбездән бу бәндәне ерагайту, аның мәрхәмәтеннән мәхрүм итү ул. Һәр җан иясенә һәм дә җансыз җисемгә килеш-килбәтенә, сыйфат-яраклыгына карап, ягъни үзенә тәңгәл исем-ат бирелгән, ә сезнең Эльзира дигәнегез нәрсә аңлата соң? Шушы кушаматны телегез белән әйткәндә күңлегез рәхәтлек тоямы, балагызга сөю артамы, йә булмаса дөньяда булмаган, колакка ят сүз нәниегезнең бер-бер күркәм сыйфатын мактыймы?
Пәйгамбәребез әйтә: “Исемегезне матур куегыз! Кыямәт көнендә барыгыз да үзегезнең һәм әтиегезнең исеме белән чакырылачаксыз,”- ди. Менә шулай. Мин бер хатынны белә идем. Хәзер мәрхүмә инде. Кабер ташына Роза Михайловна Чуркина дип язылган. Исеме аның Рәзилә иде, әтисе – Мәһди, урыска кияүгә чыккач, Роза Михайловнага әйләнгән. Йә, уйлагыз, ул хатын оҗмаһка ничек юл табар икән, мулла һәм ата-анасы кушкан, Ходай кабул иткән исеменнән ваз кичкән бәндәгә фәрештәләр оҗмаһ ишегенә юл күрсәтер дип беләсезме? Нинди исем белән эндәшергә тиешләр соң алар аңа?!
Беләм, без комсомол, коммунист, атеистларбыз, безгә диннең кирәге юк, дип уйлый торгансыздыр. Дөрес, ахирәтне уйламаганда, әхлакны санга сукмаганда динсез дә яшәп була. Ләкин азагы ни?.. Сезнең мөселман йолаларын башкаруыгыз Аллаһка түгел, үзегезгә кирәк. Ә инде үзегезне диннән өстен куясыз икән, шуны белегез, дөньяга хуҗа булган Аллаһ сезгә генә хуҗадыр. Ул безне ни теләсә шулай кыландыра алыр иде, ләкин Ул алай эшләми, безне үз ихтыярыбызга куеп сыный. Гомер буена нинди гамәлләр кылабыз – барысы да исәптә. Әнә шул гамәлләребезгә карап ахыр чиктә Ходай әҗерен бирер, мәңгелек йортта һәммәбезгә үзебез лаек булган урын билгеләр. Ягъни намусыбыз, акылыбыз, изге гамәлләребез бәрабәренә хөрмәт күрсәтер. Ә баласына Эльзира дип исем кушкан ата-аналар Ходаебызның нинди рәхмәтенә исәп тота икән. Озын сүзнең кыскасы, мин балага мондый исем куша алмыйм, йә башкача атагыз, яисә минем монда хаҗәтем юк.
Солтаньяр үзенең “ялкынлы” телмәрен тәмам кылгач, ишеккә юнәлде. Үзе дә теләмәстән, ул егерме елга якын матур гына яшәп килгән гаиләнең тормышын бераз чайпылдырып куйды. “Солтаньяр әкә дөрес әйтә, нигә мөселман исеме кушмыйбыз?!”- дигән, имеш, коммунист Имамгилдиев. Фәрзәниясе һаман да икеләнеп торгач: “Их, синең кебек хатыннарны Үзбәкстанда камчы белән яралар,”- дип өстәгән. Солтаньяр соңыннан ишетте, Имамгилдиевлар өченче кызларын Зөбәйдә дип атаганнар икән. Бик хуп. Тик, тегеләр икенчеләй Мирхәйдәров янына килмәделәр, кыенсынганнардыр, кайдандыр башка бер мулла тапканнар.
Шулай итеп Солтаньярның беренче дини миссиясе уңышсыз, ләкин уңышлы тәмамланды – дөньяда бер Зөбәйдә артты.

46. Америка малае
Көндәгечә, нәкъ сәгать җидедә килде Солтаньяр эш урнына. Гадәттәгечә, телеграмма, хатларны укырга кереште, алар күп кенә җыелган иде. Ике көн башкалада йөреп кайтты, ә якшәмбе көндә сабантуй булды, шулай итеп өч көн эш урнында булмаган икән – җыелыр да шул. Райкомнан килгән хәбәрне укыгач, директорның йөзе яктырып китте: биш кешене орден, унике кешене медаль белән бүләкләгәннәр икән. Исемлекнең башында Мирхәйдәров үзе, аңа “Почет билгесе”ордены килгән. Бик шәп, теге вакытта Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән иде, бу юлы “Почет билгесе.” Ярамаганмы татарга каз боты, дигәндәй, иш янына куш булды.
Хәер, директор үзе өчен түгел, иптәшләре өчен куанды, беръюлы унҗиде награда, мондый хөрмәт кайсы коллективка эләккән! Ул игътибар белән янә исемлеккә текәлде. Бик һәйбәт, тик баш энергетик Сәлимгәрәйне генә бераз “кыерсытканнар” икән – медаль генә биргәннәр. Ә бит аның тырышлыгына карап ис китә, дүрт куллы, юк, сигез куллы кеше булса да шулкадәр эшкә өлгерә алмас иде. Дәүләт бүләкләрен ияләренә хезмәт алдынгыларының район киңәшмәсендә тапшырмакчылар икән, фәлән көнгә бүләкләнүчеләрне алып барырга кушылган.
Директорның кәефе бик шәп иде, шуңа да ул планерканы ашык-пошык үткәрмәде, бераз вакыт кичәге сабантуй турында тәэссоратлар уртаклашып утырдылар. Быел ул тагын да күркәмрәк үтте. Дөрес, Сәлимгәрәй көрәшмәде, быел немецлар булмагач (үз илләренә кайтып киттеләр), андый мохтаҗлык тумады. Ләкин аңа карап сабантуйның чите кителмәде. Сәхнәгә утыз ике гармунчының чыгып бер тын белән “Шахта” көен уйнап җибәрүләре моңача күрелмәгән хозурлык вә моң тантанасы булды. Халык таң калды, авыз ачып тыңлады. Ирләрен сугышта югалткан хатыннарның күзләреннән яшь саркыды. Клуб хезмәткәрләренә рәхмәт, әйбәт әзерләгәннәр, бүләкләргә кирәк үзләрен.
Музыка дигәннән, Нурымның малае Сибгать өздереп мандолинада уйный икән, үткән сабантуйда юкка гына колга башына ике кат менмәгән, егеттә менә дигән музыкаль сәләт бар. Ә җырчылар бездә күпме! Бүгеннән филармония ачарга мөмкин.
Солтаньярга сабантуй икеләтә шатлыклы булды. Башкаладан кунакка дип профессорны да алып кайткан иде бит ул. Вадим Денисовичны кунак итү өчен Вера белән Солтаньяр икәүләп тартыштылар, әмма профессор үзе Назаровларга китте. Синең белән, Солтаньяр Заһитович, клиникада аз-маз сөйләшкән идек, ә менә сөйкемле Вера Степановна белән бер генә тапкыр да очрашканыбыз юк. Гафу ит, туганкай, әмма медик медик янына тартыла инде ул, диде. Ләкин, Мирхәйдәровлар өе дә кунаксыз калмады – ире белән Гөлкәй кайтып төшкән иде, ничә ел күрешәлми интеккәннән соң, ниһаять, бу хыял да тормышка ашты. Сәрвәр, Гөлкәй, Бибкәйнең агылай да тагылай йөрүләренә егылып көләрлек, хатыннарның кендекләре береккәнмени, берсе кая барса, икенчесе шунда, минутка да аерылмыйлар.
Солтаньяр уйларыннан арыну өчен башын чайкап куйды. Белгечләр соңгы атнадагы эшләр турында бер-бер артлы отчет бирде. Барысы да тәртиптә икән, тик бер технолог Мөсәлләм генә зарланып алды. Былтыргысы белән чагыштырганда яхшы агач нисбәте ө,һ процентка кимегән икән, башкалага кадәр шыр утын куабыз, анардан юньле акча күрербезме, ди. Дөрес әйтә, агач әзерләү күләмен арттырырга, бер уңайдан аның сыйфатына да игътибар бирергә кирәк. Ләкин ничек соң? Моңа Гомәровның җавабы әзер.
- Йөз дә егерменче кварталда эш башлыйсы иде, моның өчен нибары ике чакрым юл салырга кирәк, - ди.
- Синең өчен “нибары ике чакрым,”ә безнең өчен күп ул. Абызтамакка кадәр юлны кем төзәтә? Барыбыз да шуннан йөрибез. Түбәнге складка юлны кем тигезләр - чокыр өстенә чокыр. Җитмәсә, ике машина очраса үтә алмый, тар. Шундый юллардан йөреп техниканы ватып-кырып бетерәбез түгелме?
- Шулаен шулай, ләкин, сыйфатлы агачлы яңа диләнке башламасак, без төпсез чуманга утырачакбыз.
- Тагын минем башка бер мәшәкать таптың, Гомәров. Ләкин фикереңне хуплыйм, ничек булса да эшләрбез. Шушы көннәрдә бер бульдозер кайтырга тиеш, үәөнче кварталга юл эшләргә куярбыз, просека әзерли тор.
- Рәхмәт, - диде Гомәров, өстеннән тау төшкәндәй җиңеллек тоеп. Ул ничек шушы кварталны эшкә кушарга белми йөри иде, ә директор мәсьәләне “ә”дигәнче хәл итте. Җайлы кеше белән эшләве рәхәт шул.
Эш турында сөйләшеп беткәч, Мирхәйдәров әлеге хатка тотынды.
- Беләсезме, дуслар, бик шатлыклы хәбәр бар. Үткән елда аеруча матур хезмәт күрсәткечләренә ирешкән бер төркем иптәшләр дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Биш кеше орден, унике кеше медаль белән.
Планеркада катнашучылар шатланып шаулаша башлады, кул чабып алдылар.
- Кемнәр, йә, кемнәр соң, Солтаньяр Заһитович, тиз генә укыгыз инде, - диештеләр.
- Мәңге канәгать булмаган Мөсәлләм Гомәров, тегене эшлик, моны эшлик дип теңкәгә тиюче тара цехы начальнигы Суфия Маннанова, ут кебек кызу Габдрахман Миргаҗәмов һәм җенләнеп эшләүче агач егучы Хаккый Гаделшин орден белән, тагы да унике кеше медаль белән бүләкләнәләр.
- Туктагыз әле, орден бишәү дисез, ә дүрт кеше санадыгыз, берсе кемгә соң?
- Иң тәүдә, сине, Мөсәлләм, югары дәүләт бүләгенә лаек булуың белән котлыйм. Тик, бишенче орденга килгәндә, гафу итегез, әмма ни өчендер мине бүләкләгәннәр. Мине язганчы, Сәлимгәрәйгә бирсәләр, дөресрәк булыр иде, югыйсә аңа медаль генә тигән.
Төртмә теллеләр шундук шаяртырга тотынды.
- Соң, бер гаиләгә ике орден артыграк булыр дигәннәрдер инде.
- Сәлимгәрәй акрын кыймылдый шул, энесе шикелле барып кына үзенә охшаган орденны сайлап алып кайтмый.
Сәлимгәрәй нишләсен, чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, иптәшләренә үзләренчә җавап кайтарды:
- Солтаньяр абый дөрес әйтә, егетләр, гадел түгел инде бу. Хәзер хатын минем кадәр дә эшли алмыйсың икән, дип, күзне дә ачтырмаячак бит инде.
- әлбәттә! Үзеңнең өстенлегеңне башка берәр ысул белән генә күрсәтә алмасаң, эшең харап.
Ирләр иһаһайлап көлеп җибәрде. “Беттең бит, туган!”- дип кемдер баш энергетикның иңбашына сугып алды.
- Ярый, иптәшләр, озак юанмагыз, эшкә! - дип тәмамлады планерканы директор. – Алга, дуслар, яңа орденнар яуларга! - диде ул ярым шаяртып.
Директор үзе бу көнне Габдрахман эшләгән диләнкегә барып килергә уйлады. Ул нәкъ әле генә телгә алган үәөнче квартал ягында. Солтаньяр, әлбәттә, урман массивларын яхшы белә, җәен-кышын ничә тапкыр карап йөргәне бар, ләкин ныклы карарга килгәнче тагын да бер тапкыр үз күзең белән күреп кайтуның зыяны булмас. Аннары, кешеләрнең хәлен белеп, сөйләшеп алсаң аларның кәефе күтәрелеп кала. Ә яхшы кәеф – яхшы эш ул.
Диләнкегә җитәррәк агач ташучы машина очрады.
- Габдрахман кайда эшли? - дип сорады анардан директор.
- Америка малаемы? Менә шул юлдан барсагыз, барып чыгарсыз, - дип аңлатты шофер.
Йөгерек газик урман юлыннан “ә” дигәнче диләнкегә барып та җитте. Монда эш кайный: төрле якта пычкылар чыжлый, агачлар гөрселдәп ава, егылган агачны җиңел-җитез ботак чабучылар санаулы минутлар эчендә бунап ташлый. Әзер агачларны берничәсен беръюлы ТДТ тракторына тагып, аерым бер урынга сөйрәтәләр. Монда инде каптырмалы төягеч бер “учма” бүрәнәне беръюлы күтәреп, килеп торган лесовозларга төяп җибәрә. Соңгы чорда менә шулай, техника ярдәмендә эшләүгә күчтеләр леспромхозда. Шушы “Урал” машинасына корылган төягечләрнең берсенә Габдрахман Миргаҗәмов атлы ир-егет идарә итә.
Мирхәдәров урман кисүче берничә бригада янында булып хәл-әхвал сорашып чыкты. Зарланучы юк. Бу хәл директорның күңеленә хуш килде. Хәер, зарланучы булса, нишләр идең Мирхәйдәров? Эш авыр дип эш сәгатен кыскарталмыйсың, норманы киметәлмисең, хезмәт хакын арттыралмыйсың, ә кешеләрнең күңеле булсын өчен премияләрне болай да соңгы мөмкинлеккә җитеп бирәсең, көнкүрешләрен җиңеләйтү өчен ОРС кибетләре аша товарларны минималь наценка белән саттырасың, өй салган, күченеп килгән кешеләргә хәл кадәре ярдәм күрсәтелә. Тагын нәрсә? Мөмкин булганы бары да эшләнә инде.
Лесовозлар юклыгын күреп, Солтаньяр погрузчик операторына кул изәде. Анысы егетләрчә җиңел генә сикереп төште дә, директор янына килде.
- Сөенче, Габдрахман! - диде Солтаньяр.
- Нинди шатлык булыр икән тиктомалдан, - дип маңгаен җыерды механизатор. – Карчык бүтән ир тапканмы әллә? Һай, шәп булган, югыйсә, шул урманыңнан кайтып кермисең, дип теңкәгә тия иде.
- Юк, карчыгың сине ташларга җыенмый. Орденлы кешене кем ташласын инде. Сине Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләгәннәр, Габдрахман.
- Булмас, Солтаньяр Заһитович, чынмы?!
- Чын, Габдрахман, чын. Тиздән районда хезмәт алдынгылары слеты булачак, орденыңны шунда тапшырачаклар.
- Чыннан да, бик зур шатлык бу, - диде механизатор дулкынланып, - сез тәкъдим иткәнсездер инде, Солтаньяр абый, рәхмәт. Зур рәхмәт.
- Миңа рәхмәт әйтеп торма инде, туган, хезмәтеңә карап хөрмәт. Синең кебек егетләр булмаса мин генә нишләр идем икән... Карале, Габдрахман!
- Нәрсә, Солтаньяр Заһитович?
- Бер телгә килгәндә сорыйм әле, ни өчен сине Америка малае диләр? Ничә тапкыр шул сүзне ишеткәнем бар, әмма кызыксынганым булмады, сорашуыма ачуланмыйсыңдыр бит.
- Юк, әлбәттә. Чөнки бу кушаматның бер дә ояты юк. Киресенчә, үземнең бәхетле булуыма мин шат кына. Егермеләп бала арасыннан бер мин генә исән калганмын бит.
- Нәрсә булды соң, яхшылап аңлатып бир.
- Бу үзе бер әкият кебек вакыйга инде. Сөйләргә озак. Әһә, әнә машина килде, шуны төяп кенә җибәрим дә, төшке ашка туктарбыз, мөгаен. Әгәр кызыксынсагыз, шунда сөйләрмен.
Солтаньяр эшчеләр яныннан китәргә ашыкмый иде, Габдрахманның тәкъдименә бик теләп риза булды ул. Бер уңайдан котлопункт боткасыннан авыз итеп карарга кирәк, туярлыкмы ул, ашарлыкмы, урманчылар ашаудан зарланмыймы? Һәм ул аяк бөкләп эшчеләр янына ашарга утырды.
- Мин ул хәлне юньләп хәтерләмим дә инде, күбрәге әти-әни сөйләве буенча беләм, - дип башлады сүзен Миргаҗәмов. – Гражданнар сугышыннан соң тормыш бик авыр була бит инде: ачлык, ялангачлык, хәерчелек, иң начары, өметсезлек халыкны тәмам йончыта. Шундый чорда, егерме беренче елның февраль аенда, күк капусы ачылгандай кинәт яхшы хәбәр тарала: әмерик дигән җирдә тормыш җәннәткә тиң икән, анда бездәгедәй кыш та юк, ачлык та юк, ашау мул, ә җир һәркемгә җитәрлек, иренмичә сөр дә чәч, имеш. Җан җәфалары чыккан халык бу хәбәргә чат ябыша бит инде, ачка шешенеп үлгәнче форсаттан файдаланып калырга уйлый. Булган мөлкәтләрен юк бәясенә сатып, безнең авылдан да бер төркем кеше сәфәргә җыена. Ул Америка дигән җирнең кайда икәнен белгән адәм юк, еракмы ул, якынмы, ничә көн барасы, юлга күпме акча кирәк – монысы мөһиммени, исән калу теләге Борхан халкын алга куа.
Күз алдыгызга китерегез, төенчекләр төялгән чаналар өстендә карга бәбкәләре кебек эреле-ваклы бала-чага чүмәшкән. Ирләрнең бер-берсенә эндәшкәне ишетелеп кала, чана табаннары шыгырдап ыңгыраша, коры салкында ат борыннары бу бөрки, хатыннар елаша. Боларны онытырлыкмы соң?
Көн кичкә авышканда олау район чигенә җитә. Арыган атлар аякларын чак сөйри. Кешеләр ут ягып җылынырга, ашарга әзерләргә тырыша. Балалар елавы йөрәкләрне әрнетә, аларның күз яшьләре битләрендә, керфекләрендә туңып кала.
Иртән иртүк олау янә юлга чыга. Яңа көн башлана. Күк йөзе чалт аяз, кояш күзләрне камаштыра. Салкын көчәя бара. Атларның сырты бәс белән каплана. Көн төшкелеккә җиткәндә кайбер кешеләр туңа башлый, хатын-кызлар куркуга төшә, балалар үкси-үкси хәлдән тая. Ләкин борханлылар тешләрен кысып булса да алга баруларын дәвам итә. Төнгә каршы күк йөзендә болытлар күренә, юлчыларның күңелләрендә өмет уяна, чөнки болытласа чатлама суыклар булмый дип уйлый алар. Төн уздыру өчен ачык кырда урын хәстәрләп юлчылар учак тирәсенә җыела һәм янә шул бәрәкәтле җирләр турында сөйләшү, хыяллану башлана.
Бәхетле киләчәк юлчыларның күңелен тынычландыра һәм алар йоклап китә. Ләкин бу төн күпләр өчен соңгысы була. Көчле буран олауны уптым илаһи күмеп китә, кешеләр, чаналар, атлар барысы да тирән кар астында кала. Төн узуга хәл яхшырмый, чөнки җәяүле кешеме, атлы булсынмы алга баралмый. Тиздән бәхет эзләүчеләр утырган чаналар кар таулары астында торып кала. Ә буран һаман рәхимсезләнә бара: ыжгырып килеп биек-биек көртләр өя, чеметтереп битләргә каты кар бәрә, җил күзне кисә, аяк-кулларны туңдыра. Һаман да исән булган кешеләр көн исәбен югалта, бу буран гомердә дә туктамас тоела.
Февральдә юлга чыккан кешеләр мең бәла белән, хәлдән таеп, яз ахырында гына Уфага килеп җитәләр. Атлар ашалган, балалар үлеп беткән, олылар бармак белән санарлык. Бу михнәтләрдән соң Америка турында инде уйлаучы калмый. Кешеләр хәзер ничек исән-сау туган якка кайту турында хыяллана. Моның өчен елганың боздан ачылганын көтәргә һәм юллык акча табарга кирәк була. Шунлыктан, вакытлы эш эзләп шәһәр буйлап йөриләр.
Ниһаять, бәхетсез бәндәләргә кайту мөмкинлеге туа. Безнең әткәй-әнкәй дә җыена. Аларның шатлыкларының чиге булмый – афәт вакытында барлык балалар арасында бары тик мин генә исән калганмын икән.
Яр буенда халык кайный. Пароход, әлбәттә, шулкадәр кешене утырта алмый. Этеш-төртеш, кысылыш башлана, көчлерәкләр егылган хәлсезләрне тапап кына узалар. Боларны, әлбәттә, әни сөйли иде. Чытырдатып кыстылар, аяклар җиргә әллә тия, әллә юк, дияр иде. Шушы мәхшәр эчендә баласын кулыннан ычкындырганын сизми дә кала ул. Пароходка кергәч мине эзли, елый, кычкыра. Бәлки ирем беләндер, дип уйлый. Халыкны ерып йөри торгач, әти белән әни очрашалар, ә мин юк! Акылдан язарлык булып ары баралар, бире сугылалар – файдасыз. Мең бәладән котылгач кына бала гаип була да куя. Чыннан да акылдан язарлык. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, мине үлгәндер дип уйлый башлыйлар, шундый кысылыш вакытында өч яшьлек бала ничек исән калсын, я тапалган, я булмаса суга төшкән.
Шулай итеп, Борхан авылыннан бер төркем халык, зур гына олау чыгып киткән булса, кирегә инде буш кулларын селтәп нибары биш-алты кеше кайтып керә. Әти белән әнине буш, шыксыз өй каршы ала. Яңадан яши башларга кирәк, ә көч юк. Бала югалту кайгысыннан алар сыгылып төшә.
Ике атна вакыт уза. Авыл тынып калган, халыкның яртысын Америка бураны алган. Әни әйтә, суга чыгып барам иде, ди. Шунда ул урам башында кечкенә малай җитәкләгән бер хатынны күреп ала. Беренче мизгелдә бу бала минем малайга охшаган, дип кенә уйлап куя да, игътибар итми, әмма шундук йөрәге “терт” итеп кала. Ана йөрәге сизгер була, диләр бит. Кулын каш өстенә куеп караса, мине танып ала. “Балам!”- дип урам яңгыратып кычкырып алга ташлана. Монысын үзем дә хәтерлим, мине шундый нык кочаклап алды, кабыргаларым сынып үләм дип торам.
Теге урыс хатыны Надежда исемле икән. Ул пароходка эләгә алмый кала. Судно кузгалып киткәч, боегып озак кына причалда утыра. Шунда яр буенда ком чокып уйнап булашкан малайга күзе төшә. Килеп сораша башлый. Мин бит инде өч яшьлек малай, урысча ләм-мим булса да, ярый әле авылның исемен әйтә алганмын, бәхетем булган дими ни дисең. Надежда үзе дә безнең якныкы икән, шулай итеп ул табылдык малайны, ягъни мине, әниләргә кайтарып биргән. Әлбәттә, шатлыкның чиге булмый. Китүчеләр арасыннан бары тик безнең гаиләгә генә тулы килеш кайтып керергә насыйп булган. Менә шуннан соң миңа авыл балалары Әмерик малае дип кушамат тактылар да инде. Әмерикны күрдеңме, дип тә үртиләр иде әле. Ачуланмыйм. Бәхетле кеше дөньяга ачу сакламый ул. А как же, егермеләп бала арасыннан берүзем исән калганмын.
Менә бүген сез яхшы хәбәр алып килгәнсез, монысы да шатлык, димәк, бәхет Америкада түгел, ә туган җирдә.
- Дөрес, Габдрахман, без үз җиребездә бәхетле яшәргә тиешбез. Тырышып эшләсәк, барлык авырлыклар да акрынлап артта калыр ул, хәзер, үзегез күрәсез, тормыш елдан-ел яхшыга табан бара бит.
- әйе, анысын гына күрәбез.
Менә шулай итеп Солтаньяр бу көнне тагын бер гыйбрәтле хәл тыңлап кайтты. Соңгы вакытта ул болай да күп уйлана, ә мондый вакыйгалар зиһен шәменә май өстәгән кебек, янә дә уйланырга мәҗбүр итә. Күп уйлануы әллә олыгая башлавыннан микән. Бу җәһәттән Солтаньяр бер мәзәкне исенә төшерде. Шәһәр җирендәге ихатада картлар эскәмиядә тезелешеп утыра икән. Яшьләрнең тыз-быз килеп ашыга-кабалана йөрүләренә карап боларның эче поша: тормыш турында бу егетләр уйламыйлар да бит, ичмаса, хәзер яшьләр шулкадәр дә мәнсез булырлар икән, дип фикер йөртәләр. Абзыйларның җаны түзми, бер егетне туктаталар да битәрли башлыйлар.
- Кая чабасыз соң болай? Яшәү турында, мәңгелек турында һич тә уйланмыйсыз!
- ә сез уйлыйсызмы соң? - дип сорый яшь кеше.
- Уйлыйбыз.
- Алайса, безнең өчен дә уйлагыз. Ә безнең әле вакыт юк, яшәп калырга кирәк! - ди дә егет ашыгып китеп тә бара.
Бик акыллы әйтелгән. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Кеше яшь чагында хаталар ясый, ә картайгач үзенең ни өчен ялгышканлыгын аңлый. Олы кешенең көче юк, ул ни юньләп эшли алмый – хәле җитми, ни бала тапмый, бер уйлаганда, файдасыз кеше һәм яшәве дә мәгънәсез кебек. Ләкин Аллаһ тарафыннан яратылган дөньяда кирәксез вә мәгънәсез нәрсә юк бит. Димәк, картлыкның да нигәдер кирәге бар. Теге дөньяга үтү өчен әзерлек чоры түгел микән соң бу картлык дигән нәрсә? Солтаньярның хәзер шундый дәвере – ул күп уйлый һәм ат кебек эшли. Димәк, гомеренең кап уртасы, иң бәхетле чагы.
Бәхетле көн әле дәвам итә иде. Кичен Мирхәйдәровлар гаиләсе өстәл янында җыелды. Тавык шулпасы өйне татлы искә күмгән – тук икәнеңне дә онытырсың. Кара, алар бүген нинди күмәк, сөбханалла, Солтаньяр белән Сәрвәр, Гөлкәй белән ире Халифәт, Бибкәй белән Иблиәмин, Дилбәр. Сәүбан гына юк – Абызтамакта.
Бокалларга Мәскәү күчтәнәче коелды. Шәраблы савытны кулына алгач, өй башлагы табындашларына горуранә бер караш ташлап алды.
- Йә, нәрсә өчен эчәбез?
- Яшәсен Кураиш! Кураиш өчен эчәбез!
- Уф, балам, үтерә яздың. Котым алынды, - диде агарып киткән аналары.
- Нигә курыктың, әнкәй? - дип гаҗәпләнде Гөлкәй.
- Соң, бәләкәй чагыңда бер шулай “Яшәсен!” дип кычкырып йөрәгемне алган идең инде.
Табындашлар шундук бу әңгәмәне күтәреп алдылар, ничек тә ничек дип төпченделәр.
- Бурайда торган чак иде, - дип сөйли башлады Сәрвәр. – Гөлкәй әле бәләкәй иде, алты яшьләрдә булгандыр. Беркөнне җепшек кар яуды, шуны тәгәрәтеп бу зур итеп шар ясаган. Аннары шуның башына менгән дә: “Яшәсен Сталин! Яшәсен бөек Сталин!”- дип кычкыра. Ә минем әтине яңарак кына кулакка чыгарганнар иде, ачуым килде бу балага.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 23
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.