Latin

Солтаньяр - 43

Total number of words is 4272
Total number of unique words is 2181
39.5 of words are in the 2000 most common words
54.4 of words are in the 5000 most common words
63.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Зиратта яңа кабер. Утыртылган чәчкәләрнең әле кара туфракны тишеп чыгып, үсә генә башлаган мәле. Кабер өстендә көмешсыман ялтыр ярымай. Аның янында кечкенә йолдыз, анысы кызылга буялган. Монысы Сөмбел уйлап тапкан нәрсә. Ягъни, мин әле тере булсам да, күңелем синең белән, Төхбәтулла, дип әйтергә теләве.
Кабер каршында бер ханым утыра. Ул кулын сузып әледән-әле туфрак өстенә кагылып ала. Гүя исән чагында искә алмаган ирен иркәләргә тели. Кырык биш яшендә килде аңа сөю. Килде дә, китте дә. Дөнья!..
25 март, 2002 ел.

Зариф, Зәлифә
Милиционерның кесәсендә радиотелефон сызгырта башлады. Дежуркадан хәбәр: май заводы территориясендә исерекләр сугыша икән. Сержант белән аңа дружиник булып ияреп йөрүче Зариф ашыгып шунда атладылар. Ләкин алар барып җитүгә биредә тынлык урнашкан иде, шуңа да патрульчеләр, сорашып белмәкче булып, кочегаркага керделәр. Сержантның сорашуына мич ягучы Хәмәт, мәзәк сөйләгән шикелле күңелле тавыш белән җаваплап, кулын гына селтәде: “Минем энекәш йөри шунда. Төшереп алган да, иптәшләре белән аз гына чәкәләшеп киткәннәр. Авызына берне биреп, кайтарып җибәрдем.”
Тик кочегаркада Зарифның игътибарын икенче нәрсә җәлеп итте. Җилемләнеп каткан өстәл артында утыручы әллә хатын, әллә ир фуфайка һәм колакчын бүрек кигән. Киеменә генә түгел, фигура, төс-кыяфәте, авызындагы тәмәкесенә караганда да бу сукбайны ир затыннан дип уйларга мөмкин иде. Тик ул хатын-кыз булып чыкты. Аның кем икәнен Зариф бәлки белми дә чыгып киткән булыр иде, ләкин Хәмәт аңа исеме белән эндәште.
- Зәлифә, яле, иптәшләргә аракы салып бир! Салкында йөриләр бит алар.
Ярый әле милиционерның, рәхмәт әйтеп, баш тартырга юне җитте, югыйсә аңа ияреп Зарифка да эчәргә туры килер иде микән, аның бит теләсә кайда эчеп йөрү гадәте юк. Тик менә Зәлифә исен-акылын китәрде, йөрәгендә ниндидер кызгану-үкенү хисе кузгатып куйды, әйе, ЗЗ түгел, ә З тиенлек бакыр хәлендә иде бу хатын бүген.

Зариф, башка авылдашлары кебек үк, бишенче класска күрше авылга йөреп укый башлады. Болай яхшы гына өлгәшә иде ул, өчлесе аз, бигрәк тә математикадан отличниклар чишәлмәгән мәсьәләләрне җиңел генә чишә дә куя. Шулай да аны “б” классына язганнар. Барыбер түгелмени дисәгез, түгел шул. “А” классына укытучылар үз балаларын, яхшырак урында эшләгән кешеләрнең малай-кызларын җыя һәм класс җитәкчесе итеп абруйлырак педагогны куялар. Кыскасы, “а” ул, үзенә калса, аз гына “привелигированный” класс һәм анда укып чыгучылар институтларга күбрәк керә.
Зариф әлеге кечкенә уңышсызлыкны беренче көнне үк онытып куйды. Сәбәбе Зәлифәдә иде. Малай, һичшиксез, класста ул булганга гына җитдиләнеп, өлкәнәеп киткәндәй булды, кая ул тәнәфестә башкаларга ияреп уйнап-сикереп йөрү. Их, нигә әле мин җиткән егет түгелмен икән, Зәлифә белән сөйләшер идем, әгәр ул мине якын күрсә, яратам дияр идем, дип хыялланды. Ә хәзергә аңа кызга арттан карап кына юанырга кала. Малайлар гадәттә укытучыдан ераграк урнашуны хуп күрә, шуңа да алда утырган Зәлифәнең Зарифка чигәсе генә күренә. Тик кызның аркасы буйлап асылып төшкән толымнарына карап утыру да рәхәт иде аның өчен.
Матурлык җирдә ятамыни – Зәлифәне пионер отряды командиры итеп тәгаенләделәр. Кыз, үзенә ярдәмчеләр җыйганда, Зарифка барабанчы ролен йөкләде.
- Мин беләм, безнең Зариф барабанда бик оста бәрә, - диде ул класс җитәкчесенә. Чынында исә малайның ул нәрсәне тотып та караганы юк иде.
Хәер, Зариф Зәлифәгә алдашуы өчен рәхмәт әйтергә тиештер әле. Бергә булуы ни тора! ә барабанга килгәндә исә, ике-өч “репетициядән” соң ук малай пионер коралын яхшы гына үзләштереп алды, аннары, мавыгып китеп, мөмкин булганда анарда төрле ритмнар тыпылдатырга әвәсләнә башлады. Йә индеец булып кага ул барабанын, йә үзен Африка негры итеп хис итә. Ләкин шушы көйләрне онытмау өчен сүзләр дә кирәк иде. Шуңа Зариф такмак уйлап чыгара да, шуларны кабатлый-кабатлый барабан кага. Соңрак бу такмаклар шигырьгә үк әверелә башлады. Ләкин сүз ул хакта түгел.
Сигезенче класска төшкәч, нишләптер Зәлифә белән Зариф бер парта артына туры килделәр. Дөрес, класс җитәкчесе Сәкинә Фәйризовна үзе кызлар белән малайларны янәш утыртырга тырышты. Аныңча, ир балалар кызлар белән утырса, тәртипләре яхшыра, тырышыбрак укыйлар. Бу чыннан да шулай булды: әлегәчә авыр бирелгән рус теленнән Зариф башта “дүртле”, аннары “бишле” ала башлады. Малай да бурычлы булып калмады: кызга авыр мәсьәләләрне аңлатып бирә башлады. Укытучы кебек түгел, ничектер җиңел генә, кыска гына итеп төшендерә дә куя. Аннан Зәлифәгә бераз оят та булып китә, янәсе, нишләп мин үзем аңламаганмын, җип-җиңел булган бит.
Классның иң чибәр кызы үзенә хөрмәт белән карар дип көтмәгән иде Зариф. Моның шулай икәнлеген аңлагач, ул Зәлифәгә карата аеруча игътибарлы, егетләрчә итәгатьле булырга тырышты. Кызны да, бәлки, малайның кечкенә сере кызыксындыргандыр. Кеше дигән нәрсә шулай корылган, белмәгәннең беләсе килеп тик тора, тотып карамый канәгать түгел. Бер көнне тәнәфес вакытында Зәлифәнең ручкасы идәнгә төшеп китте. Шуны алам дип иелсә, күршесенең парта астында яткан куен дәфтәре күзенә чалынды. Зәлифә, нишләгәнен үзе дә аңгармастан, кеше әйберенә үрелде. Бу бит шигырь дәфтәре! Зариф шигырь яза микәнни?! Кара син аны, ә! Кыз кабаланып блокнотны урынына салды. Зариф сизсә, икесенә дә уңайсыз булачак. Ләкин соңыннан, нигә укып карамадым инде, дип үкенде. Нәрсә яза икән бу такыр баш, беләсе иде. Минем исемем дә юк микән шул шигырь юлларында? Моны белер өчен Зәлифә әлләни бирер иде, тик серле дәфтәр башкача парта астында күренмәде.
Кешенең яманаты артыннан йөри диләр, ә менә яхшы исеме алдан йөри, ахры. Кыз белән малайның хисләре әле беренче талпыну гына булып, җитди мөнәсәбәткә әйләнеренә бер генә ишарә булмаган хәлдә, кайсыдыр ташбашы вакыйганы тизләтергә ашыккан, класс тактасына З + З : ЗЗ дип язып куйган. Монда арифметика түгел, Зариф белән Зәлифә турында сүз баруын классташлар аңламый калмады, әлбәттә. “З” хәрефен өчлегә охшатып, кайчак аларны “утыз өч” дип кенә җибәрделәр. Ләкин үсеп кенә килгән яшьләрнең мәхәббәте чынлап чәчәк атарга өлгерәлмәде ул чак. Сигезенче классны тәмамлау белән егет төзелеш техникумына, ә кыз медицина училищесына укырга киттеләр. Вәгъдәләр бирешерлек тәвәккәллек ясарга өлгереп җитмәгәннәр иде әле алар.

Зариф эшләгән мехколонна Чуенчы авылында мәктәп сала башлаган булган. Төзелеш бишенче ел бара, быел тәмамларга кирәк иде инде, ләкин, эш темпларына караганда, моңа ышануы ай-һай авыр. Ләкин егетнең нәкъ менә шул, сакалы чыга башлаган объектка барасы килә, чөнки кеше аркылы ишеткән иде инде, Зәлифә шул авылда фельдшер булып эшләп йөри икән.
Зариф, бу хакта уйланып йөри торгач, әмәлен тапкан кебек булды:
- Фәргать абзый, телисеңме, мин синең урынга эшкә барам, ә син райүзәккә кайтырсың, - диде ул иртәнге планерка алдыннан Чуенчыдагы төзелеш мастерына. Тегесе бер карыш үсеп киткәндәй булды, олыгаеп барган кешегә ерак авылда, гаиләсеннән аерым яшәү ансат түгел шул.
- Ничек?
- Начальникка шундый тәкъдим ясыйм. Тик син үпкәләмә, яме.
- Юк, үпкәләмим. Рәхмәттән башка сүзем юк.
Менә һәр дүшәмбедә була торган планерка башланды.
- Өстән тагын шылтыраттылар, мәктәпне быел тапшыруны таләп итәләр, ә без ташбака кебек кыймылдыйбыз, - дип сөйләнде Нәби Мәрванович. – Төзелешнең нибары өчтән ике өлеше үтәлгән, эш ерып чыккысыз, аның ни кешесе, ни материалы җитми бит әле...
- Тырышканда булыр иде инде ул, - дип үз алдына үзе сөйләнеп куйды арттан яңарак кына эшли башлаган яшь мастер.
- Кем нәрсә сөйли анда? - дип начальникның колагы торды.
- Бу – мин. Тырышканда төзеп бетереп була инде ул. Тырышсаң, бар эшне дә эшләп була, - дип кабатлады сүзен Зариф кыюрак итеп.
Нәби Мәрванович сул кашын дугалатып беравык “яшел” мастерга карап торды. Аның маңгаендагы сырларда: “Бу малай белән сөйләшеп торасымы, юкмы?”- дип язылган иде. Ләкин бу вакытта аңа, үзенең түрәлеген күрсәтүдән бигрәк, саламга булса да ябышу хәерлерәк иде. Шуңа да ул Зариф белән Фәргатьнең икесенә беръюлы әллә чынлап, әллә шаяру төсле генә әйтеп куйды.
- Карале, Фәргать, яшьләр нәрсә кылана, ә? Мәктәп төзүне табада борчак кыздыру дип белә, ахры. Ярый, алайса, үз сүзен эше белән исбатлап карасын, ә син район үзәгенә күчәрсең, ризамы?
- Риза, риза! - дип олы мастер шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды.

Зариф иртән төзүчеләр белән сөйләшеп тора иде. Тик, нишләптер, эшчеләр аның сүзләренә игътибар бирмәгән кебек, каядыр ары карый. Мастер, ни бар соң анда, дип үзе дә борылырга мәҗбүр булды. Һәм ни күрсен... урам буйлап бер чибәр килә. Венераларың, Афродиталарың ары торсын! Кая ул егетләрдә үзара төртешеп, кыз турында алам-салам сүз әйтешеп көлү, барысы да чын гүзәллеккә сокланып өнсез калган.
Зарифның йөрәге чеметеп алды. Зәлифә бит бу! Теге чактагы ябык укучы кызга бөтенләй охшамаган: үскән, йомрыланган, әмма тагы да зифаланган кебек. Аккош көязлеге белән атлап, урамга ямь биреп киләмени. Һәм шул ук вакытта таныш кыяфәт, үз-үзен тотышында нәкъ элекке Зәлифә ярылып ята. Шулай да булыр икән.
Моннан ары Зариф ничек Зәлифәне күрергә, дип уйлый башлады. Төзелештә ул-бу булмый тормый. Беркөнне ташчы Хәлимнең күзенә кирпеч ватыгы кергән. Озатып баруны сәбәп итеп, Зариф та китте медпунтка. Зәлифә ак халаттан бигрәк тә чибәр икән, киеме ялбыр-йолбыр килеп тә йөрми, кайбер хатыннарныкы кебек җөйләре шартларлык тартылып та тормый, ә тап-таман булып туташның нәфислегенә тап килеп кенә тора. Фельдшер кыз Хәлимнең күзендәге чүбен ансат кына алды да, бор кислотасы белән юып чыгарды. Зариф китәргә ашыкмады.
- Зәлифә, бер класста укыган чакларны онытмадыңмы әле? - диде егет.
- Берничә ел эчендә ничек онытылсын инде. Без бит З + З идек, Зариф, - дип елмайды кыз.
- Яхшы, алайса, ә мин менә сине сагындым, бик күрәсем килде. Димәк, без элеккечә һаман да дус, бергә, шулаймы?
- Юк, Зариф, - дип баш чайкады кыз. – Беләсеңме, минем яраткан кешем бар. Син үпкәләмә инде миңа, ярыймы!
Егет телсез калды. Авыр иде аңа бу җавапны ишетүе. Ярый әле өч-дүрт ел күрешми тору күңелен бераз суындырган, шикелле, югыйсә кире кагылуны ул ничек кичерер иде икән.
Мәктәп төзелешенә мастер булып Зариф килгәннән соң эш чыннан да күзгә күренеп шәбәеп китте. Якын-тирә авыллардан мастерок тота белгән тагын берничә кешене эшкә алды ул. Шулай ук кирпеч проблемасы да бик җиңел хәл ителде. Беркөнне шулай, материал бетеп, ташчылөар эшсез торып калганда, әлеге дә баягы Хәлим сүз башлады.
- Безнең авылдан ерак та түгел, агачлык артында, элек колхозның кирпеч заводы бар иде. Шунда, түбәсе ишелеп төшкән складта, кирпеч булырга тиеш, дип ишеткәнем бар. Актарып карарга кирәк, бәлки, чыннан да бераз табып алырбыз.
Шулай иттеләр дә. Инде алабута баскан шифер һәм агач калдыклары астыннан ун меңләп кирпеч табып алдылар. Бу үзе бер гаҗәп хәл, ничек авыл халкы ташып бетмәгән, диң. Моннан тыш, Зариф биш-алты малайны яллады да, элекке заводның җимерелеп беткән стеналарын ахыргача җимереп, кирпечләрен тазартырга кушты. Һәм алардан көн саен ике самосвал төзелеш материалы килеп торды. Ничек кенә булмасын, беренче сентябрьгә мәктәпнең стеналары күтәрелгән, башы ябылган иде. Бөтенләй әзер булса, ни әйтер идең дә бит, тик Яңа елга тапшырылса да яхшы инде.

Зәлифә янына Зариф тагын берничә мәртәбә килеп карады. Кызга да егет якын, ни әйтсәң дә, әйбәт кеше, яшьлек дусты. Тәүге мәхәббәте дисәң дә була. Ләкин ул чактагы сөю-мавыгу чәчәк аталмый калган бөре хәленнән узмагандыр, югыйсә, Зәлифә агроном Хәнифкә гашыйк булмас иде.
Быелгы кыш ничектер дуамал башланды. Беренче карлар җирне каплап өлгерүгә, күз ачкысыз бураннар кузгалды. Берничә көнгә хәтта район үзәгенә юл өзелеп торды. Шундый көндә медпунктка Вәсилә исемле яшь хатын килеп керә. Ул үзенең йомышын сөйләп биргәч, Зәлифә четерекле хәлдә торып калды. Укыганда бу эшкә өйрәткәннәр иде өйрәтүен, ләкин...
Озак сүз көрәштерде болар. Фельдшерның һич кенә дә күңеле төшмәсә дә, нишләсен, ахырда ул юньсез хатынны бәладән коткарырга булды. Вәсиләнең ире төрмәдә утыра икән, тиздән кайтачак, ә хатыны аңа шундый “бүләк” әзерләп торсынмы? Гаилә тормышы челпәрәмә киләчәк. Ахыры ни белән бетәсен белсә, Зәлифә үзен терәп атсалар да риза булмас иде. Шул йомшаклыгы аның үз язмышын пыран-заран китереп ташлады.
Экспертиза Вәсиләнең йөклелеге дөрес булмавын, җитди патология булуын билгеләде. Аңа бары тик больница шартларында, тәҗрибәле табиблар гына ярдәм итә алган булыр иде. Ләкин болар судьялар өчен Зәлифәнең кылган гаебен җиңеләйтүче дәлил түгел иде, яшь белгечкә гаять каты җәза биреп куйдылар.

Вакыт дәрьясы ага да ага. Үзе белән кешеләрне дә агызып алып бара – аларны үзгәртә, картайта, айкалдыра-чайкалдыра яки батырып куя. Еллар Зәлифәне дә үзгәрткән икән. Көтмәгәндә аны кочегаркада күргәннән соң, Зариф ямьсез, чиркандыргыч хис тоеп йөреде. Авызына махорка кабып, әдәп әсәре белмәгән ирләр ыңгаена сүгенеп утырган исерек хатын һәм хатын-кыз идеялы булырлык Зәлифә икесе бер кешеме соң? Бер үк җан иясе шулкадәр дә охшашмаган ике төрле кыяфәткә керә аламы?
Шулай, очраклы очрашудан соң Зарифта әллә нинди бер болганчык хис торып калды. Гүя таракан йоткан диярсең. Чыннан да, егет кеше үзенең сөеклесен күктәге йолдызларга, алиһәгә тиңли. Көтмәгәндә йолдыз дигәнең йолдыз түгел, пычрак дуңгыз булып чыга икән, кемнең генә күңеле төшмәс. Ә бит, әгәр ул Зәлифәне күздән яздырмый вакытында өйләнеп куйган булса, кыз Чуенчыда яшәмәсә, барысы да бөтенләй башкача булуы мөмкин иде! Ләкин, хәзер нәрсә уйласаң да соң инде, язмышның икенче варианты булмый. Моннан соң бер ай үткәндер, төшке ашны ашап чыккан Зариф эшкә китеп бара иде. Үзәк урам буйлап акрын гына җеназа процессиясе атлый. Тик кеше күп түгел. Берәр бик олы әбекәйдер инде, андыйларны озатучы күп булмый шул. Юк, алайга да охшамаган. Олыларны җирләгәндә мулла-мәзин җыела. Бу төркемнең барыбер нәрсәседер гадәти түгел.
Табут куелган машина артыннан атлаучылар арасында таныш йөз дә күзгә чалынып калды. Кочегар Хәмәт бит бу. Зариф җай гына аңа якынлашты. Нигәдер беләсе килде.
- Гафу итегез, кемне җирлисез, кем үлде? - диде ул, кырынмаган ирнең колагына иелеп. Тегесенең кәефе юк иде, әлбәттә, озак аңлатып тормады, авызыннан тик бер сүз чыкты:
- Зәлифә...
- Зәлифә?!
Зариф бу исемне үзе дә сизмәстән кабатлады да, баскан җирендә катып калды. Йа Хода, бу ни хәл?! Шул яшьтән кеше үлеп ятамы? әйе, ул күз алдына кочегаркадагы сәрхүш ирдәүкәне түгел, ә яшь һәм чибәр Зәлифәне китерә иде. Гүзәл бер кыз үсте, нәфислек һәм нәзәкатьлек үрнәге булып яшәде һәм... сукбай, бер җан көеге хәленә төште. Бер гомер эчендә ике төрле яшәү, ике төрле тормыш... Боларның барсына да Зариф шаһит.
Ул инде сизә иде. Зәлифә үлеменнән килгән ямьсез тәэсир аның күңелендә озакка калачак. Йолдызлар күктә булса да, язмышлары асылган җеп үтә нечкә икән, тормыш җилләре бәрә дә төшерә. Бер язмышны әнә шул казадан яклый алмавы Зарифны хәзер гомер буе үкендереп торачак.
21 февраль, 2002 ел.

Умырзая
Кызлар күңеле иртә уяна шул. Малайлар тәнәфестә ду килеп уйный, йә булмаса йортка чыгып туп тибәләр – рәхәтләнеп балачакларын уздыралар, ә кызлар инде юк-юк та малайларга сынаулы караш ташлап ала. “Нинди булырлар икән?”- дигән сорау язылган бу карашта. Нинди сөйгән яр, нинди ир булыр монардан? Шәһидәнең дә бар күзе төшкән “егете”. Күзе төшкән, дип, анысы арттыру инде. Азрак ошый кебек, шул гына. Ошаган нәрсә күп булыр, дип үз-үзен тыя кыз бу хакта уйлаганда. Вакытсыз килгән хисләр куркыта шул. Агачлар да бит яз килми бөре ярмый.
Шулай да күңелдә ул бөре бар инде. Югыйсә Шәһидә: “Нигә мине вакытында укырга бирмәдегез?”- дип әнисенә үпкә белдерер идемени. Ноябрь аенда туган ул. Шунлыктан, яше җитмәгән дип беренче сентябрьдә укырга алмаганнар. Хәзер әнә шул ике ай аркасында Сәйраннан бер класска түбән укып йөри. Югыйсә, бергә барып, бергә кайтып, бәлки, бер партада утырып укырлар иде. Күңел тарткан малай белән янәш утыруы ничек була икән ул, кыз моны күз алдына китерергә тырыша да, битләрендә кызыллык йөгерүен тоя.
Кызның теләгәне күкләргә барып иреште, шикелле. Инде берничә ел үткәч, Шәһидә укытучы булып эшли башлагач, ә Сәйран механизаторлар курсын тәмамлап тракторда эшләп йөргәндә, язгы бер көндә умырзаялар тотып килгән иде ул капка төбенә.
- Сөбханалла, карале нинди матурлар! Кайдан җыйдың? - дип шатланды кыз.
- Кызылбай урманында күп ул, - диде егет гади генә итеп.
- Кызылбай урманында?! Шунда кадәр бардыңмы? Ерак бит.
- Бер дә ерак түгел, - диде Сәйран. Синең өчен әллә кая да барыр идем, дип әйтеп үк бетермәде.
Әйе шул, гаҗәеп нәрсә икән ул сөю дигән илаһи халәт. Яшьләр көн буена бер-берсен истән чыгармый, бүген очрашсак шулай әйтер идем, болай әйтер идем, дип һәр икесе әллә күпме матур сүзләр уйлап куя, ә очрашкач инде барысы да онытыла. Зиһен чуала, хыяллар таша, йөрәк сәер тибә, әллә ләззәт, әллә газап кичерә – аңламассың. Хәер, уйлап карасаң, сөйләшүнең артык хаҗәте дә юк бит инде, дип юана кыз. Чәчкәләр җыеп китергән, димәк, ул ярата. Ярата торгандыр! Теле белән дә әйтер, нигә ашыгырга.
Ямьле май аенда Сәйранга повестька килде. Башны ташка орырдай бәла түгел, һәр егет армиягә бара. Ләкин гашыйклар өчен ул искиткеч аяусызлык, көтмәгәндә башка ишелеп төшкән тау шикелле тоелды. Егетне озатканда Шәһидәнең йөзе чүпрәк кебек ак, иреннәре калтырый иде. Барысы белән дә саубуллашып чыккач, Сәйран үзен көтеп торган машинага табан йөгерде. Ләкин кинәт туктап калды, каерылып артына карады.
- Кире борылма! - диде аны аңлап торган дусты.
Ничек инде борылмыйсың, сөйгәне кала бит! Күпмегә икәнен кем белгән. Бәлки, бик озак очрашмаслар. Үкенеп яшәгәнче... Шундый уй белән Сәйран ашыгып кирегә атлады. Тәмам югалып калган Шәһидәнең чигәләреннән кысып тотып иреннәреннән суырып үпте дә, башкача бернигә карамый машинага йөгерде.
- әйдә тизрәк! - диде ул шоферга, гүя аны чамасызлыгы өчен кемдер тиргәр кебек.
Машина китте. Авыл урамында егетнең соңгы истәлеге булып тузан гына уйнап калды.
Вакыт. Аның узганын ничек беләсең? Бездә ул шатлыкка күмелеп уза. Бигрәк тә җәй көне. Язгы ташкын, ләйсән яңгыр, яшел чирәм, беренче чәчкәләр, сап-сары бәпкәләр, сабантуй, аннары су коену, печән өсте, алтын иген кырлары, һәркөнне шатлык белән кояш чыга, ул кызарып тау артына яшенүгә клубка төшү, сөйгәнең белән очрашу... Биредә боларның берсе дә юк, хәтта кояш чыгышы да шатландырмый, кичке шәфакъ тә куандырмый. Чөнки вакыт биредә күбрәге үлем белән исәпләнә. Теге чакта фәлән солдат үлде, төгән вакытта фәлән дус минага эләкте. Әфганстан көннәре бары тик шулай хәтердә калып бара. Бердәнбер юаныч – сөйгән ярлар, солдатлар шулар турында уйлый, хат артыннан хат язып юана.
Сәйран да еш яза хатын. Ләкин вертолет атнага бер генә килә һәм солдатның беръюлы өч-дүрт хатын алып китә. Шәһидәгә рәхмәт, ул да тилмертми, анардан бер килгәндә берничә хат килә. Егет йотлыгып шуларны укый. Берсендә Шәһидә өченче курс зачетларын бирдем дип яза, икенче хатында зачет бирергә әзерләнәм, төн уртасына кадәр китап укыйм, дигән. Юк, ялгыш язылмаган, Сәйран үзе шулай, хатларның числоларына карап тормый, кайсы эләксә шуны алдан укый. Ничек кенә укымасын, ул барыбер белә, сөйгәненең һәр көнне ничек яшәвен, ниләр уйлавын сизеп тора, шикелле. Арада хат-хәбәрләр генә түгел, фәрештәләр дә йөриме әллә. Бу дөньяны кем белә...
әллә әнә шул фәрештәләрнең берсе солдатның бимазалы башына бер яхшы фикер иңдерде – егет туган илгә, республика башкаласына, радиостанциягә сөйгәне өчен җыр тапшыруларын сорап үтенеч хаты язарга булды. Хәзерге заманда җыр күп ул, кайсын сайларга? Сәйран умырзаялар җыеп кайтып Шәһидәгә бүләк иткән көнне аның йөзе ничек балкыганын исенә төшерде. Әйе, “Умырзая” дигән бик матур, сагышлы гына көй бар бит әле. Нигәдер хәзер аны җырламыйлар да. Тансыграк җыр булгач, бигрәк тә һәйбәт. Сүзе дә, көе дә безнең өчен тап килеп тора, атап язганнар диярсең...
Икенче көнне мөҗәһидләр Сәйраннар ротасы урнашкан тауга аеруча үҗәтләнеп ябырылды. Мина, пуля ифрат күп яуды. Соңгы миналарның берсе рядовой Сафин янына төшеп ярылды.
Хәрби частьтә мәетнең көйгән, теткәләнгән киемен салдырып, юньлерәген кидерделәр. Шуннан инде цинк калайдан табут, самолет... Күпмедер вакыт үткәч, складтагы киемнәрне барлап, яраксызларын юк итәргә дип аерып утырган интендант бер куртканың түш кесәсеннән конверт табып алды. Казанга, радиога дип язылган иде аның тышына. Интендант, хатны алай-болай әйләндергәләп уйланып торды да, соң булса да хәерлегә булсын дигәндәй, адресы буенча җибәрергә булды. Иһ, егетләр, яп-яшь көе... Аз гына яшәп, яратып та өлгерәлмисез бит, нәселегезне дәвам итәргә җирдә балагыз да калмый. Хәтта, әнә, киемегезне дә яндырабыз, сездән бары шул хатлар гына торып кала. Ичмасам, шуларның кадерен белеп саклаучы булыр микән.
Сәйранның калай табутта кайтуын Шәһидә һич башына сыйдыралмады. Җирләп тә куйдылар, инде елы да тулып бара, ә кыз тиле хәлендә калды – ышанмый иде ул сөйгәненең кара җирдә ятуына.
Карлар эреп җир ала-кола торган көннәрнең берсендә йөрәк сагышларына түзәлмәгән Шәһидә радиодан хатлар буенча тапшырылган концерт тыңларга утырды. Кинәт аның колаклары таныш исемне ишетте: дикторның ягымлы, хәерхаһлы тавышы ап-ачык итеп сөйгәненең исемен әйтте түгелме соң?! әфганстан республикасында хезмәт итүче рядовой Сәйран Сафин үзенең өзелеп сөйгәне Шәһидәгә сагынычлы сәламнәрен юллап үзләре яраткан “Умырзая” җырын тапшыруыбызны сораган. Рәхим итеп, тыңла, Шәһидә сылу.
Юк, китәсем килми җир йөзеннән
Умырзая кебек тиз сулып.
Җыр дәвамында шәһидә бер генә тапкыр да кымшанмады. Аннары ул үзе дә аңгармастан киенергә тотынды, аякларына резин итек табып киде, ниндидер ашкыну хисе аны каядыр куа иде. Кыз авылны чыгу белән зур трассадан төште дә Кызылбай урманына илтүче, әле яңа кар астыннан чыгып килгән, баткаклы юлга аяк басты. Умырзаялар чыннан да бар иде. Иң матурларын, дәүләрен бер бәйләм җыйнап, Шәһидә кире кайтты һәм тау битләвендә урнашкан зиратка юнәлде. Монда кояш яхшы төшкәнлектән, җир парланып кибеп килә иде инде. Шәһидә чәчкәләрен кабер өстенә тузгытып салды да, зәңгәр беретлы солдат сүрәтенә текәлде.
- Исәнме, Сәйран. Бүген радио синең музыкаль сәламеңне тапшырды. Хәтерлисеңме, теге вакытта син миңа умырзалар бүләк иткән идең, бүген - “Умырзая” җыры. ә мин сиңа нәрсә бүләк итә алдым соң?.. Бернәрсә дә. Менә, чәчкәләр алып килгән булдым, анысын да соңга калып. Иһ, Сәйран, нигә син шундый кыюсыз булдың соң? Бердәнбер тапкыр үпкән булдың. Иһ, ник мин үзем шулкадәр гамьсез булдым?! Менә хәзер балабыз булыр иде бит, синең төсең, йөрәк парәң калыр иде җирдә.
Гафу ит син мине, Сәйран. Мин сине ничек кенә көчле яратсам да, барыбер икенче берәүгә кияүгә чыгарга туры килер инде ул. Яшәргә кирәк бит. Гафу ит. Ләкин мин булачак балама Сәйран дип исем кушармын, ярыймы. Ишетәсеңме син мине, кадерлем. Җир йөзендә барыбер синең төсең дә, исемең дә калыр. Чөнки сине яраткан йөрәк бар. Бел, мәхәббәтне үлем җиңәлми...
Кыз тынып калды, сүзләре буылды. Чөнки ике бите буйлап күз яше ага иде. Ә күктә яп-якты кояш мул итеп җылысын өләшә. Гүя ул да гаебен таный, кирәк чакта мин сезне күп шатландыра алмадым, соңлап булса да җылытыйм әле, ди кебек.

Кыпчак кызы
Йөзбашы Яхъяны атына аркылы салып алып кайттылар. Тимер ук аның муенын тишеп үткән иде. Би үлемен иптәшләре бик авыр кичерде, ә кәләше Нәргизә өчен бу аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Таудай авыр кайгы басты аны. Хатын-кыз өчен ир югалтудан да начары юк, ирең барда – син бәхетнең җиденче катында, ә ирсез...
Хәер, Нәргизә алдагысын уйламый иде әле. Ул сөекле иренең юк булуына, үзенең бермәлдә япа-ялгыз калуына, моның чынбарлыктагы хәл икәненә ышана алмый азапланды. Әнә, иксез-чиксез дала киңлегендә дулкынланып утырган кылганнар да кичәге хәлдә, күктәге кояш та, кешеләр дә, сәхрә уртасында корылган чатырлар да шул килеш, ә аның ире Яхъясы юк, имеш. Шулай буламы соң? Шушы хәл чынмы соң? Төш, саташу гына булып чыкса иде лә, Тәңрем! Юк шул, күзе күргәннәре төш түгел, үзе дә акылдан язмаган, барысы да чынбарлык: сугышчылар корган өя, башлыкларын хөрмәт белән соңғы юлга озата.
Шуның белән беттеме? Шуның белән Яхъя юкка чыктымы? Дошман хәзер шатланамы инде. Ничек була соң, хәзер Яхья кылычын уйнатып дошман өстенә ташланмасмы, ил-йортын сакламасмы, иптәшләре арасында аның килешле буй-сыны күренмәсме? Юк. Бу булмый! Яхьяның каеш ияре, ук-җәясе, үткен кылычы бар, сугыш киемнәре, алар гына түгел, һәрнәрсәдән кадерле аргамагы - Кылкөлтә бар. Тагы нәрсә кирәк? Тагы ниләр кирәк, Нәргизә?!
Яшь бичә озак итеп күккә карап ята. Болытлар йөзә. Алар киләләр дә айны каплап торалар, шуннан, күрешү вакытлары беткән гашыйклар кебек, теләр-теләмәс кенә аерылышып китәләр. Нәргизә айдагы Зөһрә кызга озак итеп карап ята. Һай, бу бәхетсез хатын-кыз язмышы... Зөһрә кыз кебек Нәргизә дә бүген сөйгән ярсыз торып калды түгелме? Гашыйк йөрәкләр берексә, азак бер-береңне юғалтуы авыр, ифрат авыр икән ул. Юкка гына Зөһрә кыз айга ашмаган. Нәргизә түм-түгәрәк тулган айга карап бик озак ята. Аның күзләре тала. Чү, ул ни күрә, айда чиләкләрен аскан Зөһрә кыз түгел, ә ат менгән яугир хатын күренә түгелме? Чәч толымнары сибелгән, озын койрык тулпаркае алга томырылган. Нәргизә, гаҗәпләнеп, челт-челт күзләрен йомып ала һәм күренеш юкка чыга. Шәүлә юкка чыга, әмма Нәргизәнең башында тәвәккәл, хәтәр уй туа. Үз уеннан әсәрләнгән хатын күлмәген чишеп ата да иренең сугыш киемнәрен киеп ала. Калын үгез тиресен махсус эшкәртеп, ук һәм пычак тишмәслек булып катырылган кием авыр гына булса да, каешларын тегеннән бушатып, моннан кысып җайлаштыргач, Нәргизәнең буй-сынына ярыйсы ипле ятты. Икенче көнне Нәргизә Яхьяның дусты Ырысколға эндәште:
- Мине кылыч тотарга өйрәт! Кылыч селтәргә, ук атарга, сөңге кадарга – барысына да өйрәт. Мин илбасарларга каршы сугышырга телим !
Ырысколга бу бик гаҗәп тоелды.
- Байбичә, соң... хатын-кыз кылыч тагып сугышып йөрми бит инде. Анысы ирләр эше. Син безгә ышан, Нәргизә, Яхья өчен без алардан каты үч алачакбыз әле, - диде ул. Ләкин кыю хатын аның сүзен кырт кисте.
- Син мине башкача байбичә дип атама? Мин байбичә түгел! Мин – Яхья! әйе, аның җаны, каһарман рухы миңа күчте. Күрмисеңмени, өстемдә - яугир киеме, билемдә - кылыч... Өйрәт мине сугышырга. Тиз өйрәт!
...Илбасарларның зур гына төркеме ялга тукталды. Көне буе ат өстендә килү күпне күргән сугышчылар өчен дә авыррак шул, барыбер арыйлар. Ниятләре – юлларында очраган кыпчак отрядларын кыйратып, йорт-җирләрен талап, хатын-кызларын, балаларын коллыкка алып китү. Ләкин мактанырлык уңышка ирешкәннәре юк әле. Тирә-якка сакчылар куеп чыкканнан соң, гаскәриләр йокыга талды.
Иван шомлы тавышка коты очып уянды. Кыпчаклар! Көтмәгәндә һөҗүм иткәннәр ләбаса. Төнге тынлыкны ярып бер сәер аваз яңгырады:
- Ура!
Кыпчаклар дию пәриләре кебек ябырылды. Бераздан отрядның яртысын туздырып та ташладылар. Илбасарларның бик азы гына ат өстенә менеп каршылык күрсәтеп өлгерә алды. Каушаудан Иван кылычын табалмый азапланды, шунда гына иде бит дип, сүгенеп, җирдә кармаланып булашканда, өстенә кемнеңдер үле гәүдәсе ауды... Йөзтүбән егылган урыс борыны белән кылыч сабына бәрелде. Әһә, менә бит ул, дип кулына коралын кысты да алга карады. Ун гына адымда ул эчке күлмәктән генә атаманны күрде. Анысы: “Биреләм, биреләм!” – дип кычкырып, кулларын күтәреп маташа ине. Тик, ул беркемгә дә бирелеп өлгермәде, аңа табан кара яшендәй булып атлы кыпчак томырылды, төнге караңгылыкта томса гына булып кылыч ялтырап алды һәм җирән чәчле баш мәетләр арасына тәгәрәде. Янә Иван шуны күреп өлгерде, дәһшәтле кыпчакның, кылычын селтәгән уңайга, толым-толым чәчләре дә селтәнеп-сыптырылып кала иде. Әллә хатын-кыз инде?!
...Алыш тәмам. Кыпчаклар дошманнарының мәетләрен барлап тормады, талап, мал җыеп маташмадылар, тере калучыларны әсиргә алу уе да юк иде аларда. Ничек искәрмәстән килеп чыксалар, шулай ук тавышсыз, мизгел эчендә гаип булып куйдылар. Йомшак дала туфрагы тояк тавышларын да тиз йотты. Шактый вакыт үткәч кенә, куркуыннан һаман да һушына килә алмаган Иван аягүрә калкынып ян-ягына каранды.
Исән-сау әйләнеп кайткан Иваннан сорау алу өчен аны кенәз каршына алып килделәр.
- Минем башыма нык суктылар, һушымны җуеп егылганмын. Исемә килсәм, барысы да үлеп беткән, - дип ялганлады ул.
- Шулай да, ниләр күрдең?
- Әфәндем, кыпчаклар искиткеч күп иде, без алар белән әй сугыштык, әй сугыштык, ә алар һаман арта гына торды...
- Син миңа шуны әйт: басурманнарның башлыкларын күрдеңме?
- Күрдем, кенәз, күрдем! Дию пәриедәй бернәрсә, кылычы ялт-йолт уйный, селтәнгән ыңгае озын толымлы чәчләре елан өередәй тузгый. Безнекеләрнең угына да, кылычына да бирешмәде, бәлки, сихерчедер ул, белмим, тиккә түгел бу.
- Толым-толым чәчле, дисеңме? Алар такыр башлы бит! Нәрсә син, куркышыңнан күзеңә күренгәнне сөйләп, башымны бутыйсың? Күрәм, синең аркаң камчы сагынган.
- Юк, юк, кенәз, тамчы да арттырмыйм, тәре үбеп ант итәм менә. Нәкъ шулай. Ул албастының тавышы да сәер, бичә тавышы сыманрак иде.
- Нәрсә, бичә тавышы дисеңме? Син аның тавышын да ишеттеңмени? Нәрсә диде соң ул?
- “Ура!”- тип кычкырды. Аерымачык ишеттем, көтмәгәндә төн тынлығын бозып иң башта әнә шул “Ура!” дигән оран яңгырады. Шуннан без бер мизгел эчендә камауда калдык, төрле яктан өстебезгә уклар яуды, басурман гаскәре һөҗүм итте.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 44
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.