Latin

Солтаньяр - 09

Total number of words is 4236
Total number of unique words is 2191
37.2 of words are in the 2000 most common words
52.6 of words are in the 5000 most common words
61.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Без дә менә яхшы урын эзләп килгән идек. Сезнең белән бер сукмакта очрашмас өчен Бурайдан киттек. Тик, яман бәндә кырмавык кебек икән, монда да сине күрәбез.
- Алай гына котылып булмый, Мирхәйдәров. Мин булмасам, башка берәрсе сезне күзәтер иде. Начарлыкны без һәркайда табарга һәм юк итәргә тиешбез.
Эт өрә, кәрван йөрә, дигән борынгылар. Хәзер инде бирегә Факаев килгән дип Кураиштан да качып китеп булмый – бурайлылар җиң сызганып эшкә тотындылар. Җиң сызганып кына түгел, кәҗә майлары чыкканчы эшләргә туры килде аларга. Чөнки болар башта ук үзләренә дә өй салырга булдылар. Тик, моны ничек эшләргә? әлбәттә, эштән соң. Ягъни мәктәп төзелешен планда каралган тизлектә алып барырга кирәк, шуннан соң инде караңгы төшеп күз бәйләнгәнчегә кадәр вакыт синеке, беләгең көн буена талмаган икән, чап әйдә балтаңны. Егетләр иң тәүдә Солтаньярга өй күтәрергә булганнар иде, ләкин бригадир үзе каршы төште, башта биш балалы Фаһманга, олырак кеше Нурымга йорт тергезик, диде. Шулай маташтылар да. Ә Фаһман, Нурым һәм тагы ике егет Изергегә өй күтәреп куеп Кураишка килеп җиткәч, аларны тик өй бурарга гына куйдылар һәм эш җырлап алга китте.
16. Яшерен никях
Күңелләр көр. Арада тик бер Нуриҗанның гына җаны тыныч түгел. Башкаларга ни зыян, күпләренең айлап түгел, еллап та гаиләләреннән аерылып торганнары бар. Ә менә Нуриҗан, үч иткәндәй, баштанаяк гашыйк булып сөйгәне белән кушыла алмый йөри. Инде алтын балдагы да ярты Рәсәйне урап чыкты югыйсә. Чөнки Вера үзе дә Кураишка никадәр ашыкмасын, әнә шул үҗәтлеге, үзсүзлеге аркасында һаман да башка юлдан йөри иде әле. Алай дисәң, бик үк дөрес тә булмас, әнисе янында бераз яшәп күңеле булгач, Вера янә сәфәр чыкты һәм нәкъ шушы ук, дуслары үткән юлдан Абызтамакка кадәр килде. Биредән кызның йөрәге тарткан Кураишка бер карыш җир кала. Ләкин аның максаты башка. Ул елга кичүендә Бозъямы авылына юл белешеп торган арада шунда баручы олаучы ир очрап куйды. Юл ерак түгел икән, бераз тигез урыннан барасың, аннары иделне элмәк ясап агарга мәҗбүр иткән зур булмаган тау тармагын гына менеп төшәсең дә, рәхим ит, алдыңда яр буйлап ике урам булып утырган Бозъямы авылы. Олаучы абзыйдан ипләп кенә им-томчы карчык турында сорашкач, анысы кортканың өен дә күрсәтеп җибәрде. Шулай Вера бер кыенлык күрмичә морадына якынлашты.
Вәгъдәгөл карчыкны күргәч, Вера гаҗәпләнеп куйды: башы кар кебек ак, ник ичмасам бер кара чәче күренсен. Таянган таягы шомарып, тоткан җиреннән нәзегәеп беткән, өй тупсасы да шундый – аяк баса-баса урта җире ашалып иңеп кергән. Йортта һәрнәрсә борынгылыкны хәтерләтә: кайчандыр бик күптән чигелгән сөлгеләр, ашъяулык, кашагалар өйне бизәгән кебек итсә дә, алар инде соңгы чиккә җитеп таушалган, саргайган иделәр. Өстәл, урындык, сәке кебек нәрсәләр дә хуҗабикә чордашлары. Тик карчык үзе шактый таза, теремек күренә, коңгырт күзләре яшь һәм бәхетле кешенеке шикелле нурланып тора. Йөзен җыерчыклар да улкадәр ямьсезләмәгән. Карчыкның чәчләре ак булса да, Вера аны алай ук олы булыр дип уйламаган иде, әмма чәй эчкән арада анысы бераз үзенең гомер юлларын хәтерләп алды. Авыл бу якта борынгылардан санала икән. Биредә яшәү өчен бик уңайлы булганга халык таралмый, һәм бик каты артмый да – килүчеләрне кертмәгәннәр. Крепостное право бетерелгәч, Норлат якларыннан килгән урыслар бик ныкышып караганнар, шактый акча вәгъдә иткәннәр. “Ләкин кайнатам, авылның башка агалары риза булмадылар,”- дип әйтеп салды Вәгъдәгөл.
- Ул чакта сиңа ничә яшь иде соң, әби? - диде кызыксынуын җиңә алмаган Вера
- И-и, балам, без яшь чакта кем аны санаган да, кем ел чуты белгән. Икенче улым күкрәк баласы иде, - дип куйды әби.
Вера күңеленнән исәпләп карады да, Вәгъдәгөлнең яше туксан белән йөз арасында булып чыкты.
Кыз им-томчы өендә үзен гаять яхшы хис итте, гүя күңелендәге барлык шик-шөбһәләрне ниндидер кодрәт сыпырып төшерде, шундый да рәхәт булып калды, әйтерсең дә ул дәва эзләп килмәгән, ә инде дәваланып терелгән. Тик шунысы гына начар, Вера инде акцент белән татарча сөйләшергә өйрәнеп килсә дә, Вәгъдәгөл дип әйтә алмый интекте, теле көрмәкләнә дә куя, шуңа хуҗабикәгә гел ”әби” дип эндәште. Күңеле җиде кат күктә йөзгән кыз татарларда нинди күркәм гадәтләр бар икән, дип игътибарга алып барды. Килгән кешедән син кем, нинди йомышың бар, дип сорамыйлар, башта ашарга утырталар, юл кешесе юлда арыгандыр, тәүдә бераз хәл җыйсын, диләр. Бары тик шуннан соң гына иркенләп сөйләшергә, йомышыңны әйтергә мөмкин. Ягъни, кабалануда мәгънә юк, һәр ботканың үз мае, һәр гамәлнең үз җае, дип яши бу халык.
Инде танышу, хәл-әхвал сорашу тәмам булгач, Вәгъдәгөл кызның изүен ачты һәм йөзе яктырып китте: үзе урыс кызы, муенында тәре юк. Ләкин ай сыман түгәрәкләнеп килгән кып-кызыл чабырткы бар. Шуны карчык җентекләп карады, кызның йөзен чыттырып баскалап алды, ләкин ләм-мим сүз әйтмәде. Кечкенә чиләген эзләп алып, аягына киенә башлады.
- Пәри чокырына барып шифалы балчык алып килим әле, - диде ул кызның сораулы карашын тоеп.
- Соң, мин дә барыйм, үзем күтәрермен.
- Юк, өйдә кал, мин анда теләсә кемнең аяк басканын яратмыйм.
Йөзе нурлы булса да талканы коры карчык белән бәхәсләшеп булмый, һәркем үз өендә үзе хуҗа.
Акрын йөргән Вәгъдәгөл әбине шактый гына көтәргә туры килде. Шифалы балчык кыз уйлаганча тау башында түгел, ә түбәндә, олы бер чокыр төбендә, имеш. Ап-ак балчык, үзе никтер майлы. Шуңа әби аз гына җылымса су өстәп, озаклап яхшы итеп изде, тагын ниндидер порошок та кушты, шикелле. Аннары шушы җылы ботка сымак измәне сизгер бармаклары белән сак кына кызның күкрәгенә сылады. Үзе ашыкмый гына, аерым бер дикъкать салып нидер укыды: Бисмилләһи әркыйкә мин күлли шәй ин йуэзикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайни хасид. Аллаһүммә йәшфикә, исмилләһи әркыйкә. Кыз бу сүзләрдә, кем әйтмешли, тырнак очы кадәр берни аңламады, ләкин аның шунысы гаҗәп тә: аңлашылмаган нәрсә һәрвакыт серле, тылсымлы тоела, әллә нинди хисләр кузгата, өметсез кешедә дә өмет, инану уята. Вәгъдәгөл әби Вераның күкрәгенә балчык сылап ак чүпрәк белән бәйләгәннән соң, җылы булсынга тагы да калын мамык шәл каплады һәм корамалы юрганны кызның иягенә кадәр тартып ябып куйды. Вераның күңеле татлы хыяллар дөньясында бәвелеп, күзләре йомылып ук бара иде инде.
Бу хәл өч көн кабатланды. Өченче көннән соң Вераның күкрәге чак кына кызарып тора иде, бармагы белән баскалап карады – һичнинди авырту тоймады, шул арада хәтта яшь тире үскән иде. Һәм ул яратып өлгергән әбиенә мең рәхмәт әйтеп, бүленеп калган юлын бәхетле кыз рәвешендә дәвам итте.
Вераның Кураишка килеп җитүенә Нуриҗан гына түгел, бурайлылар күмәкләп шатланды. Чөнки бу инде туй дигән сүз иде. Адәм баласы гел эш белән генә дә яши алмый, күңел көрлеге өчен бәйрәм дә кирәк. Әмма туйга кадәр тагын бер мәшәкать бар иде – Вераның чукынучылар диненнән аерылып хак дингә аяк басуын ниндидер гамәл белән расларга, ягъни бу очракта болай да таләп ителгән никях укытырга иде. Ләкин утыз алтынчы ел бара, һәркем шик астында, һәркайда жалу язып үзләренең властька тугрылыгын күрсәтергә тырышучы кабихлар, мондый заманда партия идеологиясенә сыймаган уй уйлавы да куркыныч, дин катгый тыелган. Шушы шартларда мөселманнарча кыланыйк дип сүз кузгату, әнә шул йолаларны үтәгән өчен генә сөргенгә сөрелгән муллалар белән аралашу гаять хәтәр эш булса да, Солтаньяр каушап калмады. Нуриҗанга кызны “үзебезнеке” итәргә кирәк, диде. Егет риза иде, мулла эзләүне ул Солтаньярга калдырды. Ә монысы Кураишка гаиләсе белән сөрелгән, арада аеруча пөхтә һәм тәртипле күренгән, илле яшьләрдәге Мөридкә тукталды. Исем-аты да ярарлык, җисеме дә күңел кабул итәрлек, шикелле. Хәзер инде кеше-кара сизмәслек итеп бер аулак кына ясыйсы калды.
Һәм менә бер көнне иртән Нуриҗанның эче “авырта” башлады, эшкә чыкмый землянкада ыңгырашып ятып калды. Тиздән сөйгәненең хәлен белергә Вера килеп җитте. Бераздан Мөрид тә яза басып аягын “авырттырып” куйды, теге, яңа килгән кызны фельдшер булып эшләгән, диләр, шуңа барып карыйм әле, дип, анысы Вераны эзләп килде. Җаен туры китереп Солтаньяр да эштән югалып торды. Менә шулай кирәкле кешеләр бер урынга җыелды. Мулла кызны башта амин тотарга, бисмилла әйтергә өйрәтте. Шуннан инде Аллаһыбызга иман китерү сүзләрен әйттерде. Әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү үә әшһәдү әннә Мүхәмәдән габдүһү үә расүлүһ. Әмәнтү билләһи үә мәлә’икәтиһи үә күтүбиһи үә шәрриһи миналлаһи тәгалә үәл-бәхи бәгдел-мәүти.
Кыз хөкем ителгән мулла артыннан хикмәтле сүзләрне кабатлаганда Нуриҗан куанып утырды: карале, урыс кызы димәссең, бик матур гына әйтә бит әле, теле яхшы әйләнә. Төскә генә түгел, акыл ягыннан да һичкемнән калышмый икән минем сөйгәнем, дип уйлады.
Бу эш тәмам булгач, Солтаньяр мулладан яшьләргә беръюлы никях укуын да үтенде. Мөрид абзый зур ихласлык белән шушы фарыз гамәлне дә башкарып чыкты. Шулай итеп Нуриҗан белән Вера ир һәм хатын булып киттеләр. Хәзер инде таныш-белешләр белән “ду” килеп бер көн бәйрәм итәсе генә калды. Кураиш поселогының беренче туе мәңге дә истә калырлык булырга тиеш!
Җәйге айлар әнә шулай үтте дә китте. Сентябрь аена кадәр мәктәп тә төзелеп бетте, ике яңа йорт та ялт итеп калкып чыкты. Фаһман белән Нурымның гаиләләре теләр-теләмәс кенә булса да күченеп килделәр, ләкин килгәч инде тиз арада ияләшеп, тормыш яңартып җибәрделәр. Әйе, яңа урын, котлы урын һәр килгән кешене үзсендереп, зур эшләргә дәртләндереп җибәрә иде. Ә эш дисәң, биредә ул мең кешегә җитәрлек. Сентябрь ае ахырында Нуриҗан Аксынга тракторчылар курсына укырга китте, анардан күреп Сәлимгәрәй электрикка, Корбангали шоферга укырга булдылар. Солтаньяр үзе яшем узып бара диеп тормады, читтән торып урман техникумында укый башлады. Ул гаиләсен бик сагына, шуңа да кышка кадәр үз өен булдыру өчен тырыша иде.
Менә бүген өеннән, хатыны Сәрвәрдән хат килгән. Кызы Гөлкәй быел унны беткән иде, Вера апа кебек врач булам, дип медицина институтына кергән икән. Вәт маладис. Булдырды Гөлкәй, безнең кебек училище яки техникум белән генә канәгатьләнмәгән, борынга чиртте бит бу бала, дип куанды Мирхәйдәров. Тик: “Вера апа кебек врач булам” дигән сүзе генә иске ярага тиеп алган кебек булды. Чөнки Вера врач түгел, ә фельдшер гына иде, һәм аны бу һөнәрдән дә мәхрүм иттеләр. Шуңа да ул быел бухгалтерга укырга керде.
Ах бу дөнья! Барысы да әйбәтләнде дигәч кенә бер каза чыгара да куя. Сәрвәр үзенең тәфсилле хатының ахырында яман хәбәр язган иде. Мөбәрәкне кулга алып каядыр озатканнар икән. Тентү вакытында анардан чит ил телләрендә язылган китаплар табылган, диме. Шпион булган, имеш, дигән хәбәр таралган. Менә шулай. Белемгә омтылуы аркасында гына яп-яшь егет бөтенләй үк харап булыр микәнни? Бу бурайлылар төркеменең беренче югалтуы булды. Ә алда аларны әле бик күп яңа сынаулар көтә иде.

Илгә килгән афәт
17. Без китәбез сугышка
Солтаньяр акрын гына үргә күтәрелә. Тауга менүнең үз хозурлыгы – атлаган саен манзара үзгәрә бара. Син әле яңа гына тигезлектә басып тора идең, ә хәзер бар тирә-якка очар кошлар биеклегеннән карыйсың. Күнегелмәгән, гадәти булмаган җирдән караганда һәммә нәрсә бөтенләй башкача күренә. Дөнья кешегә яңа сыйфатын, серле ягын ачкан кебек. Һәм бәндәнең уйлары да ниндидер үзгә юнәлеш ала, күңеле дәрьядай киңәеп кала, рухы ныгына, зиһене ачыла. Миен бимазалаган мең төрле вак-төяк уе коелып калгандай гаип була. Илморза тавына Солтаньярның күп тапкыр менгәне бар. Һәр таш, һәр агач таныш, хәтта чираттагы адымын кая басасын белә. Үзенә күрә сукмагы бар аның. Менә ул иң биек ноктага менеп җитеп авыл ягына борылды да тын калды. Кураиш аның күз алдында. Әнә алар Бурайдан килгән елны землянкада яшәгән урын, анда хәзер беркем дә тормый. Сигезәр фатирлы бараклар, аерым өйләрдән биш-алты урам сузылган. Елга буенда леспромхоз конторасы, шуңа якын гына наратлыкка терәлеп дәваханә тора, авыл үзәгендә урта мәктәп, балалар бакчасы, иркен клуб, почта белән саклык кассасы бинасы. Поселоктан читтәрәк, агач эшкәртү цехлары күренә. Солтаньяр карашын уңга ташлады. Анда, киң үзән буйлап, авылның бер тармагы булып сузылган Бурай урамы. Утыз алтынчы елда бурайлылар килеп шунда матур итеп өйләр сала башлагач, халык бу урамны шулай дип атаган иде. Әнә, бу яктан беренче булып Фаһман йорты утыра, аннары Нурымныкы, өченчесе Солтаньяр өе. Каршыда Нуриҗан, Сәлимгәрәй корган йортлар. Дүрт-биш ел эчендә күпме эш эшләнгән, тулы бер поселок калкып чыкты бит. Ә илгә йөзәр мең кубометр буй агач, такта, борыс, әрҗә һәм мичкә такталары, фанер чималы бирелде.
Иң мөһиме, кешеләр үзгәрде. Башларын кая куярга белми йөргән чактагы маҗаралы сәфәрләрдән соң шушында килеп утыргач, тормышлары җайга салынды. Яшәргә яраклы җир, күңелгә ошаган эш таптылар. Хәзер инде алар биредә килмешәк түгел, ә хуҗа. Шуңа да киләчәккә карап, планнар корып яшәделәр. Нуриҗан, Аксында укып кайтканнан соң, тракторда эшләде, читтән торып урман техникумында укып йөри иде... Вера Солтаньяр җитәкләгән Кураиш урман участогында бухгалтер булып эшли. Сәлимгәрәй – электрик. Производство булсынмы, көнкүреш яки коммуналь хуҗалыкмы аның куллары тимәгән нәрсә юк. Тагын кемнәрдер укыды. Солтаньяр үзе техникумны тәмамлап та өлгермәде, үзен урман участогы мастеры итеп куйдылар.
Әйе, тормыш җайланган иде... Репрессиягә эләккән кешеләр ирекле эшчеләр кебек үк акча ала, дүрт ел элек үк леспромхозның ярдәмче хуҗалыгын – үзенә күрә бер кооператив оештырып җибәрделәр. Бу бик отышлы булды, ит, сөт, бәрәңге, суган кебек нәрсәләрне котлопунктлар шуннан гына ала. Болай арзан килеп чыга, аннары, урман эшенә ярамаган халык: хатын-кызлар, үсмер яшьләр, олы кешеләр – барысы да хәлләреннән килгәнчә кырларда, фермаларда эшли. Авылларда эшсез йөргән кеше юк.
Әйе, тормыш җайга салынган иде. Кибетләрдә товар бар. Авылның коты булып урта мәктәп утыра – тирә-яктагы бар бала шунда укый, дәваханә районда алдынгы санала, ә өйләр нинди! Инде әйтүебезчә, азык-төлеккә, кием-салымга кытлык юк. Леспромхозның үзенең сәүдә оешмасы ОРС бик яхшы эшли, ялан якларында булмаган әйберләр алып кайтып сата иде. Халык уч тутырып акча ала иде. Иде...
Их! Хәзер нәрсә, барысы да бетте микәнни? Сугыш... тап-таза ир-егетләрне сыер ялагандай бер мизгелдә сыдырып алды да китте. Күр, әнә, шул ук авыл тора, барысы да элеккечә, бер атнада ни үзгәрсен, әмма аның хәзер яме юк. Хатыннарның йөзендә кайгы шәүләсе, балалар көлешми башлады, яшь кызлар җитдиләнеп калды, олылар пошаманда – уллары исәнме, исән калырлармы – шул уй белән яши хәзер алар. Сугышка китүче егетләрне озатырга Абызтамакка кадәр ярты Кураиш күтәрелеп чыкты. Шулкадәр кеше! Торганы бер кыямәт. Күз яшьләрен тыялмый, халыктан кыенсынмый бәгъзеләре үкереп елый, ирен, улын мәңге дә аерылмаска теләгәндәй кысып кочаклый. Икенчеләре исә ду килеп шашып бии. Урысларның исерек тавышлары җыр суза. Бер-берсен эзләгән кешеләрнең кычкырышуы ишетелеп кала.
Катерларга тагылган ике баржа пассажирларын көтә. Хәрбиләр мобилизацияләнүчеләргә утырышырга боергач йөзләгән кеше соңгы сүзен әйтергә, саубуллашып калырга ашыкты. Сәлимгәрәй, Нуриҗан, Гәләфим һәм башкалар баржада бер урынгарак тупланды. Моны Солтаньяр да игътибарга алды: карасана, инде биш ел яңа урында яшәп инде күптән Кураиш кешеләре булып бетсәләр дә, һаман боларның бердәмлекләре көчле икән әле, дип уйлады ул. Галәфим гармунын тартып җибәрде, урманлы тауларга бәрелеп җыр яңгырады.
Кайгы төште бу башка,
Без китәбез сугышка.
Кайтмасак, искә алырбыз
Сезне соңгы сулышта.
Сагышлы җырны бүлеп катерлар ачы итеп кычкыртып җибәрде, кемнәрдер баржалардан төшкән басмаларны тартып алды һәм кәрван акрын гына кузгалып китте. Бүген үз гаиләсеннән китүче булмаса да, хәтта күпне күргән Солтаньярның да күзләренә яшь килде. Егетләрнең һәрберсе аңа якын, үз туганы кебек бит. Аннары, бу афәт үзенә тимәс дисеңме. Гөлкәйнең киявен, фин кампаниясендә катнашканнан соң, Байкал артына күчергәннәр иде, болай булса яңадан фронтка ташларлар инде. Ә Гөлкәй врач, аны мәгаен кыр госпиталенә алырлар. Сугыш вакытында анысын да имин җир дип булмый. Бу афәт озакка сузылса, Солтаньярның үзен дә алулары бик ихтимал, чөнки сугыш корбанга туймый.
Баржалар борылмада тау артына ышыкланганчы урманчылар кул болгады, исләренә төшкән иң кирәле, иң мөһим сүзләрен кычкырды. Фронтка китүчеләр күздән югалуга причал, яр буйлары шомлы тынлыкта калды, хәтта әле генә дөпелдәтеп биешкән урысларның да күзләрендә яшь күренде, озатучылар башларын аска иеп, арып һәм картаеп калгандай күренделәр, шуннан мәет җирләп кайткандагы шикелле халык тын гына тарала башлады. Һәркемнең ялгыз каласы, җир тырнап елыйсы, йә булмаса ачы нәфрәте сүрелгәнче шушы Гитлер дигән явызны каһәрлисе килә иде.
Әнә шулай гөрләп торган Кураиш сүнеп-сүрелеп калды. Диләнкеләрдә, цехларда эшләүче кешеләр бермә-бер кимеде, ә планнарны ничек үтәргә? Аларны киметергә уйлаучы юк, шикелле.
Солтаньяр әнә шулай уйланып торды да, шик-шөбһәләреннән котылырга теләгәндәй, торып басып киң дөньяны байкады. Моңа кадәр җебеп төшмәдек, инде хәзер алда торган кыенлыкларны ерып чыгарга да көч һәм түземлек бир, Ходай, ди иде аның күңеле. Шулай табигатьнең саф, Илморза тауларын сыйпап үткән җилләрендә, ачык түбә башында шактый юангач, ашыкмый гына түбән якка атлады. Өенә кайтса, яңа хәбәр көтеп тора икән. Кызы Бибкәй: “әти, минем тракторчы буласым килә. Аксында кызларны да укыталар икән, шунда китәм,”- дип гаҗәпләндерде. Солтаньяр аңа өнәмичә бер караш ташлап алды. Икенче кызы буйга бәләкәйрәк шул. Шушы гәүдәсе, шушындый куллары белән ничек итеп трактор рукояткасын әйләндерсен соң бу бала. Кирегә суктырса, алып кына очырачак бит. Тик, нишлисең, хәзер шулай булыр ул, кызлар тракторга утырыр, дүрт-биш балалы хатыннар бил тиңентен кар ерып урман кисәр. Илгә килгән кыенлыктан бер Бибкәйне генә саклап калып булмас. Шуңа да теләр-теләмәс кенә ризалыгын бирде.
Авыл кебек үк, Солтаньярның да өе тынып калды. Бибкәй тракторчыга укырга китте, Сәрвәр дәваханәдә кер юучы булып эшли, улы Сәүбан мәктәптә укый, дәресләрдән соң аларны төрле эшкә йөртәләр, Солтаньярның үзен әйтәсе дә түгел – ерып чыккысыз эшкә чумды. Юк, сугыш дип агач хәзерләү заданиесен киметмәделәр, киресенчә, леспромхоз инде оборона заказын үти иде: снаряд әрҗәләре өчен такта, чаңгы, приклад эшләнмәләре җитештерүгә, скипидар, дегет кайнатуга катгый йөкләмәләр бирелде. Эшчеләр фронтка китә торды, алар урнына колхоз кешеләре, унбиш-уналты яшьлек үсмерләр, Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр килде. Пычкы тотып карамаган адәмнәрне өйрәтүе бер авыр булса, аларның арыклыгына карап йөрәккә кан сава иде. Әнә шул оборона заказын үтәгәнлектән Солтаньярга бронь бирделәр. Ир узаманы моңа шатланырга да, көенергә дә белмәде. Беръяктан, фронт өчен, җиңү өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләп калырга тырышты, ә икенче яктан, барлык ир заты ут эченә китеп беткәндә монда бичә-чәчә, карт-коры ыңгаена торып калуы зур данмы инде? Һәм ул үзен гаепле сыман тойды. Ни дисәң дә, элекке пулеметчының тылда ятуы шәп түгел инде.
Верабыз укырга китеп барды. Фронт өчен медиклар әзерләү курсы шәһәрнең клиник дәваханәсендә оештырылган иде. Вера кебек укырга теләүчеләр ифрат күп, ләкин гел яшь кызлар икән. Ниһаять, ул да комиссия әгъзалары каршына җавап бирергә чыкты. Уртада утырган ирне ул аудиториягә керү белән танып алган иде, теге вакытта, райком секретаре кызы үлгәннән соң, медицина тикшерүе үткәрергә килгән доктор бит бу – Вадим Денисович Моисеев. Йа Хода! Ни булыр. Дөрес, ул чагында табиб гаепне Вера өстенә аудармады, хәтта яклап калды дип әйтергә мөмкин. Ләкин, шулкадәр нык хаталанган, медик булып эшләү хокукыннан мәхрүм ителгән хатынны ул яңадан укырга алырмы? Врачларның хәтере яхшы, танымый калыр дип өметләнәсе дә юк.
Ә бит Вадим Денисович аны таныды! Бу аның кызыксынучы күзләреннән, Верага аерым игътибар күрсәтүеннән күренә иде. Ул химия, биология буенча сорап маташмады, ике коллегасын гаҗәпкә калдырып, турыга медицинага күчте. Табиблар квалификациясенә туры килгән сораулар яудырды, гүя аның алдында башлангыч медицина белеме алырга килгән яшь ханым түгел, ә табиблыкка имтихан тапшыручы белгеч басып тора. Комиссия рәисе кешегә пуля, снаряд ярчыгы тиеп эчке органнары яраланганда медицина ярдәме күрсәтү ысуллары турында аеруча күп сорашты. Һәм менә гаҗәп, гамәлдә фельдшер-акушер эше башкарган кыз, сугыш җәрәхәтләре буенча да шактый тулы һәм дөрес җавап бирде. Аның “очраклы” рәвештә генә “История медицины в годы первой мировой войны” дигән китапны бик җентекләп укуы заяга булмаган икән.
- Исемегез Вера бит әле сезнең, - диде, ниһаять, доктор, кызның документларын карап. – Беләсезме нәрсә, Вера, сезгә монда түгел, ә институтка керергә кирәк иде. Анда укулар башланды инде, ләкин мин сезне урнаштыра алырмын, шикелле. Телисезме?
- Юк!
- Ни өчен? - дип күзлек аша карады доктор.
- Минем фронтка барасым килә. Ирем беренче көнне үк китте.
Әлбәттә, Вераның иң зур хыялы югары белемле табиб булу. Ләкин, врачлыкка укып чыкканчы сугыш бетәчәк. Димәк, иң дөрес юл – яңабаштан башлау. Ул бирегә шундый ният белән килгән иде. Хезмәт кенәгәсенә бухгалтер булып эшләде дип язылган. Тик, менә бу доктор гына эшне бозып куймасын иде инде. Шулай туры килүен әйт син. Их, фронтка барып эләксә... ә сугыш озакка бармас, әнә шул чагында институтына да үрелеп карар Вера, ә нигә бәхетне сынап карамаска? Иң мөһиме, үткәнне генә чокып чыгаручы табылмасын.
Комиссия рәисе уйланып торды да, болай диде:
- Кызганыч. Сездән менә дигән хирург чыгачагына мин тамчы да шикләнмим. Кызганыч. Йә, алайса, хәерле сәгатьтә. Мин сезгә “бишле” кую яклы, коллегаларым каршы килмәс дип ышанам.
Шуның белән сүзне тәмам булуга санап Вера китәргә уйлаган иде (сират күперен үтте бит!) , ләкин доктор кызны тануын кинаяләп булса да белгертми түзмәде.
- Вера!
- Тыңлыйм, Вадим Денисович.
- Бурайда нинди яңалыклар бар?
- Анда барысы да яхшы. Тик мин кияүгә чыктым һәм Абызтамак районының Кураиш авылында яшим.
- Димәк, тормышны яңадан, кем әйтмешли, ак биттән башларга булдың инде. Йә, ярар, юлларың уң булсын, бәхет телим.
Шушы кыска гына сөйләшү вакытында Вераның йөрәге уттан чыгып суга салынгандай булды. Доктор чыннан да аны таныды ласа, юньсезлегем аркасында кеше үтерүемне, медицинадан куылуымны онытмаган икән әле, ләкин эндәшмәде, юлымны кисмәде. Менә нинди яхшы кешеләр бар, дип уйлады кыз.

18. Төхвәтуллин
Зәйнак Мәгарович Төхвәтуллин тәрәзәдән карап тора. Юк, ул анда бернәрсә дә күзәтми – уйлана. Адәм баласы ни өчен табигатькә, янган утка яки агымсуга карап уйланырга ярата торгандыр, белмәссең. Шушы тылсым тулы җисемнәр кешегә әллә акыл куәте бирәме? ә секретарьгә бик нык уйланырга туры килә әле. Сугыш башлангач кыска гына вакыт эчендә дөнья үзгәрде дә куйды, бактисәң, хәзер бөтенләй икенче төрле тормыш бара ләса. Тыныч вакытта ил, шагыйрь әйтмешли, саженлап атлап алга томырылды, берсеннән-берсе олырак планнар төзеп шуларны гамәлгә ашырды. Максат ачык һәм якты иде. Шуңа да халык җен кебек эшләде, юк, авырсынып түгел, мәҗбүрләнеп түгел, ә гаять зур дәрт белән, чәмләнеп, илһамланып эшләде. Җырлап эшләде! Һәм санап беткесез хезмәт батырлары үсеп чыкты, ил алга барды.
Дөрес, хәзер кешеләр тагын да ныграк тырыша, көчен генә түгел, җанын фида кылырга әзер булып кара тир түгә. Тик ил сазлыкка баткан биниһая зур машина кебек уфтана, көчәнә, калтырый, әмма... әйе шул, ничә еллар буена ныклап әзерләнгән, гаять зур көч һәм сугыш тәҗрибәсе туплаган, иң куәтле һәм иң күп үлем коралы җитештергән дошман басып кергәч, туган илебез боларга каршы куяр өчен, фронтлардагы коточкыч югалтуларны тулыландыру өчен тиз арада гына миллионлаган солдат әзерләп өлгерә алмый+ тагын да күбрәк халыкны тыныч һөнәрләреннән аерып фронт өчен кирәк-ярак әзерләргә өйрәтеп җиткерә алмый. Производствоны сугыш коралы эшләүгә көйләп бетерә алмый. Болар беркөнлек эш түгел. Ифрат зур, биниһая олы мәшәкать. Шуңа да илебез һәръяклап әзерләнгән дошманга каршы көрәштә отылыбрак калды. Шик юк, көче бар аның, илбасарларны пыран-заран китереп куып чыгарырлык кодрәте бар. Тик әнә шул резервларны ныклап эшләтәлми тора.
Сугыш кадрлар әзерләүне беренче планга куйды. Завод-фабрикаларга гына түгел, бу кыенлык авылга да кагыла. Механизатор ир-егетләр фронтка алынды, ә менә алар урнына кем эшләр? әлеге шул хатын-кыз. Дөрес, кызларны техникага җәлеп итү эше башланды инде. Партиянең күрсәтмәсе булу белән бер төркем кыз Аксынга җибәрелде, алар инде кайтырга да тиешләр. Тик бу гына мәсьәләне хәл итми, кадрларны массовый төстә әзерләргә кирәк.
Төхвәтуллин бу хакта берничә тапкыр уйлаган иде инде, ләкин ничектер кул җитмәдеме, әллә артык мәшәкать чыгарасы килмәдеме, ләкин әнә шул уйланудан ары узылмады. Ә бу юлы ул, проблеманы болай гына уздырып булмасын ап-ачык аңлап, телефонга үрелде. Аксындагы МТС директоры аны игътибар белән тыңлады. Дөресен әйткәндә, Абызтамак районында да тракторчылар әзерләү курсы оештыру турындагы тәкъдим аның өчен яңалык түгел иде, әнә бит, Бурай районында инде беренче төркем туплап укыта да башлаганнар.
- Сездә яхшы гына механиклар, инженерлар бар. Минемчә, аларга ышанырга була. Үзегезнең кадрлар җитмәсә, бездән кайбер преподавательләр барып укытыр, - диде директор.
- Ә уку әсбаплары, китаплар ничек?
- Китаплар җитми инде ул. Булганын бирербез, ә булмаганны... Соң, бер китап белән биш-алты кеше дә шөгыльләнә ала. Гомер бакый шул җитмәүчелек шартларында яшибез, бер бүген генә түгел, ничек тә җайлашырбыз әле. Иң мөһиме, преподавательләр акыллы булсын, аңлаешлы итеп практиканы төшендерә белсеннәр. Бүгенге көндә курсантларыбызның формулалар ятлавы түгел, ә тракторны кабызып, утырып эшли алуы мөһим, шулай бит, - дип ишетелде ерак тавыш.
- Дөрес, үзе кабызып, буразнадан чыкмый йөри белсә, шул тракторчы инде безнең өчен. Күпмерәк кеше кирәк булыр?
- Ун-унбишләр курсант булса, җиткән. Аз булса да укый торулары хәерле. Механизатор фронтка китте дип трактор тик утыралмый бит инде.
- Ярый, алайса, тиз көндә МТС директоры сезгә әзерлек турында хәбәр итәр, ә китапларны барлап куегыз, барып алыр. Карагыз әле, сездә безнең район кызлары укып йөри бит, ничегрәк соң, техниканы аңлыйлармы?
- Минемчә, кызлар бик булдыклы, тырышлар. Берсе, исеме Бибкәй Мирхәйдәрова шикеллле, гел бишлегә укыды. Бүген имтихан биреп йөриләр. Иртәгә алар өйләрендә булырлар инде.
- Ярый, бик хуш, килештек алайса. Димәк, МТСта уку бүлмәсе, тегесе-монысы әзер булу белән директор сезгә шылтыратыр. Укырга теләүчеләр табылыр, безнең яктан тоткарлык булмас.
- Без дә үзебезгә тиешлесен эшләрбез, алай сынаткан юк әле, тырышырбыз. Сау булыгыз, Зәйнак Мәгарович.
Директор белән сөйләшкәннән соң секретарь уйланып алды: Бибкәй Мирхәйдәрова кем була соң, нишләп бу исем таныш? Бәй, леспромхозның Кураиш урман пункты начальнигы Мирхәйдәров кызы була түгелме? Белә ул Мирхәйдәровларны, хәтта өйләренә кергәне бар. Сәрвәр ханымның бәлешен әле дә хәтерли. Кара син аны, үзе начальник, ә баласын тракторга укырга җибәргән, бу бит иң авыр эш. Маладис. Бүген леспромхозга барасы иде бит әле, шунда мондый эшне үрнәк итеп күрсәтергә онытмаска кирәк.
Төхвәтуллин янә телефон рычагын әйләндерә. Бу юлы МТС директорына шылтырата. Анысы, әлбәттә, киңәш-әмерне шатланып каршы алды, механизаторлар җитмәүдән иң тәүдә ул интегә бит. Яңа һәм зур эш һәрвакыт илһамландыра. Шуңа да директор бу эшне берничә көн эчендә оештырырга вәгъдә бирде.
Райком секретаре Кураишка барып җиткәндә леспромхоз директоры аны көтеп тора иде инде. Артык кеше ияртмичә үзе генә карап йөрергә иде исәбе, тик Ихсановны очратуына секретарьның кәефе кырылмады. Яхшы җитәкче шундый булырга тиеш тә инде. Кайчан “кунаклар”- югары җитәкчеләр, ревизорлар, халык контрольчеләре киләсен ул арка мие белән сизеп торырга тиеш.
Кураишта эш кайный: такта ярыла, борыс, мичкә, әрҗә такталары чыгарыла, хәзер әнә чаңгы, мылтык приклады өчен дә чимал җитештерелә. Диләнкеләрдә халык мәш килә – шәмдәй төз чыршылар гөрселдәп авып тора, аларны тракторлар аланга, төяү урнына сөйрәп чыгарып тора, шунда буй агачлар трактор чаналарына төялә. Шулай да барысы да тәртиптә, эш җиңел бара, дип әйтеп булмый. Каян килгән ул җиңеллек?! Ничек бу халык егылып үлми диң! Һәркайда уналты-унҗиде яшьлек үсмерләр, армиягә яраксыз олы кешеләр эшли. Инде сирәк-саяк урта яшьтәге адәм күренә икән, анысы аксак, йә ярымсукыр, йә булмаса сөргенгә җибәрелгән кеше булып чыга. Алар ирекле гражданнар белән бергә эшли, тик көн саен комендатурага кереп барланып чыгарга мәҗбүрләр иде. Җиңел түгел, дигәннән, әнә шул буыннары да ныгымаган яшьләргә норма үтәве ифрат авырга туры килә. Хәер, олыларга ансат дисеңме әллә. Ачлы-туклы килеш көн озынына пычкы тарту, балта чабу, нык көчәнү бу халыкның сәламәтлеген нишләтер икән.
Райком секретаре шуңа да игътибар итте: диләнкеләрдә эш бара ул, тик киселгән агач өелеп ята, чыгарып, түбәнге складка ташып өлгерәлмиләр икән – тарту көче җитешми. Леспромхозның күп кенә производство участокларында булып чыкканнан соң, Төхвәтуллин активны җыелышка җыйды.
- Дошман белән якага-яка килеп үлемечле көрәш барганда без тәртипне тимер йодрык итеп ныгытырга тиешбез. Ә тәртип саклаучы иң мөһим көч – коммунистлар, рядовой партия әгъзалары. Сездә киресенчә, сугыш башланганнан соң партиецлар саны һәлакатьле рәвештә кимеп бара. Нәрсә карадыгыз? Җитмәсә, арагызда бюро әгъзасы утыра. Син нәрсә карадың, Степанов?
Апанас гаепле булып калырга теләмәде.
- Соң, иптәш секретарь, һәрҗирдә шулай. Коммунистлар фронтка китә, алар урнына эшкә килгән үсмерләрне партиягә алып булмый, яшьләре җитми. Ә минем кул астында, үзегез беләсез, элекке кулаклар да, контралар эшли. Контингент юк.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 10
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.