Latin

Солтаньяр - 13

Total number of words is 4208
Total number of unique words is 2119
38.6 of words are in the 2000 most common words
53.7 of words are in the 5000 most common words
62.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Вера, уйлый торгач, барын да исенә төшерде. Санитарка сугыш аланыннан уннан артык яралыны сөйрәп чыгарды. Инде беттеләр кебек, соңгысын шактый эзләгәч кенә тапты. Тәмам хәлдән тайган кызга хәрәкәтсез ир гәүдәсен сөйрәве җиңел түгел. Һәр пуля сызгыруына, ракета яктысына кача-поча да ялкыта, ачу килә. Шуңа микән чираттагы ракета күккә чөелгәндә ул җиргә сыенмады һәм немецлар ягында шундук пулемет ата башлады. Санитар киселгән агачтай җиргә ауды. Аның ботларын пулялар тишеп үткән иде, ә сөйрәп килгән яралы солдатның нәкъ башына тигән. Вера билендәге сумкасыннан бинт алып аякларын бәйләп маташты. Ләкин кан күп агып өлгерде һәм кыз үзенең йокыга талгандай ава башлаганын гына аңлап калды, шундук караңгылык дөньясына чумды. Ә хәзер менә ул госпитальдә ята икән. Димәк, аны кемдер тапкан, немецларның күз алдыннан алып чыккан, яраларын эшкәрткән. Гангрена булып өлгермәде микән, дип хафаланды медицинаны аңлаган ханым. Шунда аңа үтеп баручы шәфкать туташы игьтибар итте. Вераның аңына килеп кыбырдарга маташуын күреп, ул шундук табиб янына йөгерде. Түгәрәк йөзле яшь кенә доктор ашыгып килеп тә җитте.
- Кузгалма, матурым, кузгалма, - диде ул, йомшак кына итеп авыруның иңбашына кагылып. – Тыныч кына ят. Синең аякларыңны пулялар тишкәләгән, яраларың куркыныч түгел, тик күп кан югалтуың аркасында хәлең бик авыр иде. Аннары, салкын җирдә ятып суык тидереп тә өлгергәнсең, аппагым. Ләкин, кризис үтте инде. Бер “уянгач” хәзер безгә берни дә куркыныч түгел, тиздән савыгырсың, акыллым.
- Гангрена...- дип ыңгырашты Вера.
- Юк-юк, чибәрем. Бернинди гангрена юк. Тик син хәзергә сөйләшмә, яме, акыллым, үпкәң нык шешкән, көч килмәсен. Түз инде, матурым, яме!
Татлы телле табибның сүзләре Вераны бәветкәндәй булды. Ярый әле гангрена юк, дип уйлады ул һәм тирән йокыга талды.
Вера үзен кем коткаруын белми калды. Ә бит гаҗәеп нәрсәләр адым саен. Меңнәрчә чакрымга сузылган, миллионнарча кешеләр катнашкан утлы мәхшәр эчендә ике таныш кеше нәкъ кирәк мизгелдә, кирәк хәлдә очрашырлар да берсе икенчесен үлемнән коткарыр, дип кем уйлар да, кем ышаныр. Бу үзе могҗиза түгелме?! ә хәл болай булды.
Безнекеләргә өстәмә көч килгәч, атакага күтәрелеп, ниһаять, дошманны берничә траншеядан бәреп чыгара алдылар. Сугыш булып үткән аланнан мәетләрне җыеп, похоронный команда бер чокырга тутырды. Старшина үлгәннәрнең кесәләреннән документларын алып, исемлек язып барды. Гадәти хәл. Иптәше белән Матвей соңгы мәетне алып килгәндә, башкалар чокыр янында иде инде. Кулларына көрәк алганнар. Көн караңгыланып килә, күмәргә кирәк, ашыкмый булмый. Соңгы мәетне төшергәндә Матвейның күзенә хатын-кыз гәүдәсе чалынды. Хәрбиләр гел бертөсле киемдә булса да, хатын-кыз икәнлеге кара чокыр төбендә дә сизелде бит. Кызыксынып, солдат аның йөзен күрергә тырышты. Бәй, таныш кебек бит, кем соң бу? Самохин чокырга төшеп мәетләр өстенә басты, иелеп хатынның йөзенә текәлде. Һәм гаҗәпләнүдән күзләре зур ачылды: бу бит Аксында чиркәү каршында аңа алтын тәресен биреп киткән кыз! Ах, бичара! Уйлап та тормастан (күнегелгән гадәт инде) Матвей кызның беләзегенә ике бармагын батыра төште. Йа Хода, йөрәк тибеше сизелә түгелме?! әллә ялгыш тоеламы? Юк, чыннан да сизелә. Әле җаны чыгып өлгермәгән...
- Иптәшләр, булышыгыз, тере бит бу! - дип кычкырды карт солдат бар көченә.
Шундук берничә иптәше ярдәмгә килде. Кызны сак кына өскә күтәрделәр. Похоронный команда солдатларыннан мондый кешегә файда юк, шунлыктан Матвей белән тагын бер солдат үлеп барган кыз гәүдәсен носилкага салып, йөгерә-атлый санчастькә юнәлделәр. Әнә шулай исән калды Вера. Теге вакытта кыйммәтле тәресен кызганмый Матвейга салып бирмәгән булса, исән булыр иде микән ул бүген, билгесез. Аннары, каенанасы Бибигаянның берничә ай элек үк кызның кара чокырдан алтын тәрегә ябышып чыгуын төшендә күрүен ничек аңлатырга? Менә шуннан соң инде язмышка ышанмый кара.

28. Дошман кулында
Шулай итеп, Вера үлемнән котылып калды. Ләкин Газраил кара канатларын җәеп кураишлыларны эзәрлекләвен дәвам итте, әле яңарак кына туйлары, ишле балалары белән гөрләп торган авылга почтальонка яңадан-яңа похоронкалар китерде. Верадан соң күп тә үтмәде Бибкәй бәлагә тарыды.
Подпольщиклармы, әллә партизаннармы командованиегә Вязьма аша дошманнарның корал төялгән составы үтәргә тиешлеген хәбәр иткән. Разведчикларга эшелонны шартлату бурычы куела. Әйтүе генә җиңел, билгеләнгән урынга кадәр илбасарлар кулындагы җирдән дистәләгән чакрым юл барырга кирәк. Дөресрәге, кача-поса урман сукмаклары аша үтәргә. Шулай да диверсия төркеме анда исән-имин барып җитә, поезд күккә оча. Тик немецлар хәйләкәр булып чыга, алар юлның хәвефсезлегенә ышанып бетми, башта сохари төялгән состав җибәргәннәр икән. Моны белгәч, разведчикларның кәефе китә. Чөнки, ничек кенә булмасын, корал төялгән составны юк итәргә кирәк. Ләкин хәзер инде немецлар аеруча сак булачак, поездны зур көчләр белән саклаячаклар. Шулай да задание үтәлә. Тик, фашистлар да әзер торган, алар безнекеләрне тотып алмакчы була, ике арада атыш башлана. Лейтенант Литовченко җитәкчелегендәге җиде разведчик эзәрлекләүдән качып сазлыкка барып керә. Ә дошман һаман да калышмый. Эзгә төшкән овчаркалар тавышы якынайганнан-якыная бара. Атышу вакытында пуля лейтенантның күкрәген тишеп үтә. Мин барыбер үләм инде, күтәреп йөрмәгез, калдырып китсәгез, бәлки, котыла алырсыз, ди ул. Ләкин разведчиклар яралыны тыңламый, өсләреннән гимнастеркаларын салып “носилка” ясыйлар һәм офицерны күтәреп баралар.
Шулай да овчаркалар куып җитә. Калганын сөйләп торуның кирәге юк. Төшеңә кереп йөдәтер. Фашистлар совет разведчикларын төрлечә җәзалыйлар. Алар лейтенантка карата аеруча рәхимсез була, аның авыр яралы булуына да карамый кыйныйлар, аяк-кулларын сындыралар. Батыр лейтенант әнә шулай һәлак була. Ничек кенә газапламасыннар, кызылармиячеләрнең берсе дә фашистларның сорауларына җавап бирми, хыянәтче булудан үлемне артык күрәләр.
Разведчиклар арасында яшь кенә кыз булуын күреп фашистлар йомшармый, киресенчә, аеруча кансызланып аны җәзаларга тотыналар. Бибкәйнең киемнәрен ерткалап бетерәләр, очлы әйберләр белән түшләрен тишәләр, тырнак астына энә кадап газаплыйлар. Шуннан соң дошман мәкерле уй кора. Авылның барлык кешесен бер абзарга ябалар, аякларында көчкә басып торган бахыр солдатларны да шунда этеп кертәләр. Абзарда шулкадәр кысан була, хәтта балалар һәм җиңел кешеләр тазарак авылдашларының иңбашларына менеп утыра.
Немецлар абзарга ут төртә. Җан өзгеч елау, кычкыру тавышлары еракларга ишетелә. Ялкын телләре бүрәнәләрне ялмый башлый. Ләкин акылдан шашу хәленә җиткән кешеләр соңгы мәлдә ату тавышлары ишетә һәм немецларның тыз-быз килгәнен тоя, димәк, кемнәрдер халыкка ярдәмгә ашыга. Болар партизаннар булып чыга. Коткаручылар ишекне ачып җибәргәч, төтенгә тончыга башлаган кешеләр бер-берсен этә-төртә тышка ташлана.
Шулай Бибкәй исән кала. Әйе, ана йөрәгенең сизгерлегенә хәйран калырлык. Сабираның ниндидер хәтәр сизеп үз-үзенә урын тапмый йөри башлавына инде ярты ел бит. Аның догалары күк хуҗасына барып ирешкәндер, һичшиксез, ирешкәндер, югыйсә Бибкәй шулай могҗиза белән исән калыр идеме.
Моннан соң инде кыз шактый вакыт госпитальдә ятты. Фашистлар салган җәрәхәтләре өстенә, аның бер як иңбашы да нык кына пешеп өлгергән була. Шуңа да аңа тәмам терелеп бетү өчен бер ай ял бирделәр.
Уфадан ничек итте шулай кайтты ул. Бигрәк ерак шул безнең Абызтамак, башка районнар кебек башкалага якынрак булса ни була инде, дип кыз хәтта кәефсезләнеп тә килде. Чыннан да, ничә район аша үтәргә туры килә. Якынрак яшәүчеләр кайтып җитә, ә сиңа әле барасы да барасы. Шулай да Бакыйбашка җиткәч, Бибкәйне дә дулкынлану биләп алды. Әнә нинди хозурлык. Кышкы кардан ачылган арыш басулары яшәреп, баш калкытырга тырышып ята. Барысы да элеккечә. Гаҗәп. Дошман бомбалары чокырлап бетергән, көйгән-янган җир түгел, ә хәстәрлекле игенче куллары кадерләгән бәрәкәтле иген кырлары. Бибкәйнең сугышка киткәненә, исәпләп карасаң, күп тә түгел, ә бу тыныч күренешне, хозурлыкны йөз ел күрмәгән кебек. Сугышның бер атнасы да саташулы төндәй ялыккыч һәм озын шул. Фронтта бер ай бергә булган иптәшең бик күптәнге дус кебек тоела, ә ул үлеп калса, гомер буе бергә яшәгән якын кешеңне югалткандай боегасың. Ләкин болар барысы да хәзер артта калды, ә алда Бибкәйне оҗмаһ көтә. Бер айлык оҗмаһ! Менә өенә кайтыр ул, әтисе белән күрешер, әнисен кочаклап алыр, бер еламый да булмас, әти-әни алдында батырланып торуның хаҗәте юк, энесенең чәчләрен туздырыр, өстәл янына утырып әнисе пешергән икмәкне сындырып каба-каба чәй эчәр, караватка тузгып төшеп, юрган ябынып, йокы симертер. Юрган, мендәр! Һәм барысы да элекке хәленә кайтыр+ шул ук йорт, шул ук Кураиш, әти-әни янда, клуб та урынындадыр. Әнисе эшләгән дәваханә, әтисе эшләгән леспромхоз конторасы, якындагы кибет, авыл буендагы елга, Илморза тавы – барысы да шул ук, нәкъ элеккечә булыр. Ракеталар яктысыннан җиргә сыенып шуышулар, көннәр буена кымшанмый дозорда яту, дошман тылына үтү – берсе дә юк, алар берсе дә булмаган, булса да әллә кайда, башка тормышта булгандыр. Ә монда тынычлык! Монда җылы өй, өстәл янына утырып ашау һәм, мөгаен, иң мөһимедер, үзеңнең караватың. Теләсәң ятасың, теләсәң торасың. Аннан мунча ягып керәсең, чиста кием киясең. Кызлар күлмәге! Бу бер ай буена шулай. Ура! Яшәсен туган йорт!
Менә урманнар башланды. Текә таудан Абызтамакка төшкән кыз турыга хәрби комиссариатка юнәлде. Военком шул ук икән (тагын кем булсын соң), тик шунысы сәер, Бибкәйнең элек тә Сапожниковны күргәне бар иде, ләкин ул чакта әлләни кимчелеген сизмәгән иде, ә бүген ул аны никтер өнәмәде. Ошатмады һәм вәссәлам. Халык телендә мөһер кебек бер сугуда характеристика бирә торган сүзләр бар, Бибкәй исә майор турында “таш күз,” “ач яңак” диде дә куйды. Ни өчен ошатмадымы? Мәгънәсез сораулары, бәйләнчек кыланышлары өчен. Татар тотып карамый ышанмый, диләр, татар түгел, урыс шундый икән ләса. Алдында чибәр кыз утыруын кулы белән тотып карап белергә тырышуы әллә каян сизелеп тора, мәхәббәтсезнең. Ә Бибкәй чыннан да чибәр, кечкенә дә төш кенә иде шул. Бәхеткә каршы, битендә бернинди җәрәхәт эзе юк, ә башкасы маңгаена чыкмаган.
Тәмам йөдәтте бу Сапожников. Тәүдә документларын энә күзеннән үткәрде, аннары бетмәс сораулары белән ялкытты. Гүя аның каршында отпускага кайтучы сугышчы түгел, әллә нинди шикле бер адәм утыра. Торып тәмәке көйрәткән булып, йөренгәләп тә алды, ә күзе Бибкәйдә, ул аны төрле яклап карый иде, әйтерсең сатып алырга җыена. Бибкәйнең авыр чирдән соң ап-ак булып калган йөзенә кызыллык йөгерде, мондый кеше белән сөйләшеп торырга мәҗбүр булуың, аңарга бәйле булуыңны тою ифрат зур гарьлек иде. Кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтендә аның бар эчке дөньясы, әхлаки асылы күренә, дигән акыл иясе. Хак сүз. Ихлас күңелдән сөя белмәгән, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламаган бәндә хатын-кызга бары тик хайвани инстинкт белән карый икән, аны инде алтынга манып алсаң да чын кеше булалмый. Бәлки, шуңадыр, югары пост биләп, зур хезмәт хакы алуына карамастан, Сапожниковны хатыны ташлап киткән.
Ошады Бибкәй военкомга, ошады. Әлбәттә, үз күзлегеннән караганда. Бу пумала баш леспромхоз директоры кызы икән бит әле. Райондагы иң зур предприятие начальнигы кызы. Бибкәйне үзенә каратса, файдасы булмый калмас.
- Бибкәй Солтаньяровна, без әле тагы күрешербез, дип ышанам. Әгәр йомышыгыз булса, рәхим итегез, турыга үземә килегез! - диде ул инде кызны тагы да тоткарларга сәбәп таба алмагач. Кызык, аның әмер бирү гадәте төче теллеләнеп кызга ярамсыкланырга тырышуы белән бергә кушылган иде. Шуңа да тавышы калтыранып, кәҗә тавышына охшап килеп чыкты.
Ике сәгатьтән кыз Кураишта иде инде. Ишек бикле икән. Бибкәй, юл капчыгын аркасыннан төшереп күтәрмәгә куйды да, дәваханәгә юнәлде. Сәрвәр кызын күрүгә “аһ” итеп егылып китә язды, солдат киемендәге Бибкәйне кочаклап елап җибәрде. Шуннан соң гына һушын җыеп: ”Балам, бу синме, кайттыңмы?!”- дия алды.
- Кайттым, әнкәй, кайттым, бер айга!
- Ай Аллам, ник алай бик азга?
Сәрвәр ана шул, кызын күрүгә никтер ул башкача беркая да китмәс, өендә, үзе янында булыр, дип уйлап куйган иде. Ләкин сугыш синнән сорап торамыни.
- Курыкма, әнкәй, бер ай бик күп вакыт ул. Ә аннары хезмәт иткән җиремә кире китәрмен инде, - диде кыз, әнисен юатырга тырышып.
- Ничек ”хезмәт иткән җиреңә”? Син тракторда эшләмисеңмени? Нишләп хәрби киемдәсең?
- Әй, әни, мин бит күптән инде армиядә.
- Без әтиең белән уйладык шул, хатларың бер дә гражданскигә ошамаган дип.
- Шулай инде, әни, тик, син борчылма, хезмәтем бер дә хәвефле түгел.
- И-и, кызым, - дип Сәрвәр Бибкәйне тагын бер кочаклап кысты да баш табиб янына йөгерде. Эштән соралып китәргә кирәк, бәләкәй кызы белән туйганчы сөйләшәсе, саклап торган ак оныннан коймак пешереп сыйлыйсы килә. Ана йөрәгенә сыймаган зур шатлык “Балам кайтты!”- дип атала иде.

28. Илморза түбәсендә
Солтаньяр тәрәзәдән егет белән кызны күреп кызыксынып торып басты. Бәй, бу бит Мөганиф белән Полина йөреп ята. Эш вакытында нишләп тырай тибә соң болар? Үзеннән бигрәк кешеләр өчен күбрәк борчыла торган Солтаньярның күңеленә шик төште, әллә берәр хәтәр бармы? Тик, кыяфәтләренә караганда бер дә алайга ошамаган, туй кунаклары шикелле киенеп-ясанып алганнар түгелме. Чыннан да гаҗәп, сугыш вакытында көпә-көндез урам буйлап гулять салдырулары бер хикмәт, ләкин, шулай тәти киенүләренә дә карамастан, рәвешләрендә ниндидер ачу-үпкә чагылуы икенче сорау. Солтаньяр түзмәде, тәрәзә шакып, боларны кабинетына чакырды.
- Мөганиф, нишләп йөрисез болай? Нигә эшкә бармадыгыз?
- Эштән мин соралып калган идем, хәзер барам.
- Ничек барасың, ди, нинди транспорт белән?
- Һәй, сигез чакрымны мин хәзер йөгереп барам. Полинаны гына озатып куйыйм дигән идем.
- Чыннан да, нишләп йөрисез, дип сорадым бит.
Егет кыюсыз гына басып торган кызга карап алды да, һаман да үзе генә җавап бирде.
- Соң, без ни инде, Полина белән загска керергә дип авыл Советына барган идек. Яшең тулмаган, дип Мәмәлим абый куып кайтарды.
- Син, Мөганиф, ут бөрчәсе кебек, барсына беръюлы өлгермәкче буласың. Өй дә саласың, фронтка барып тиз генә медаль дә алып кайтасың, җитмәсә, кәләш тә алмакчы буласың.
- Дөрес түгел.
- Нәрсә дөрес түгел?
- Медаль димәдем, орден алып кайтам, дидем. Аннары, нишләп беръюлы булсын: өй салуны үзең кичектердең, Солтаньяр абый, ә өйләнергә Мәмәлим рөхсәт бирмәде. Өч эшнең берсе эшләнмәгән, юньле кеше шулай яшиме?!
Мирхәйдәров егеткә сокланып карап торды, ләкин сүзне озакка сузмады, вакыт тарлыгын сылтау итеп ул эш турында искә төшерүне кирәк тапты.
- Йә, ярый, Мөганиф. Бар, бер сәгатьтән диләнкеңдә бул, оч.
Инде китә башлаган егет артыннан ул онытылган соравын кычкырды:
- Мөганиф, абыең Сәлимгәрәйдән хәбәр бармы?
- Бар! Хезмәт иткән часте “отдельный батальон правительственной связи” дип атала.
Полинасы һаман да башын иеп басып тора иде. Торырсың да шул, менә шушы кеше кызны урманнан, көч җитмәслек эштән алып конторага күчерде, күңеленә ошаган эш бирде. Аннары, авыл Советы ике генә йорт аша бит дип кыз сорамый да киткән иде. Тиргәсә дә, нишләтсә дә директор хаклы. Ә Мирхәйдәров, кызны гаепләргә уйламый, киресенчә, аның өчен горурланып тора иде. Үз эше өчен бик акыллы, зиһенле булып чыкты бу бала. Яхшы бухгалтер ул предприятиегә һавадай кирәк инде. Уңды директор Полинаны бирегә күчереп, уңды. Ә егетен әйт син! Җимертеп эшли, киләчәккә планнар кора, дәртләнеп яши. Сугышка-нигә карамый өйләнмәкче булып йөри. Болардан менә дигән гаилә чыгачак. Тик гомерләре генә булсын.
- Ә син нишләп торасың? - диде начальник аптыраулы кызга.
- Гафу итегез, Солтаньяр Заһитович, башкача алай итмәм.
- Нәрсә алай итмисең, башкача загска бармыйсыңмы? - дип ирештерде аны Мирхәйдәров. – Барырсың, тик аз гына сабыр ит.
Кыз гаҗәпләнеп күзләрен күтәрде һәм начальникның бер дә ачуланмый үзенә елмаеп карап торуын күргәч, шатлыгыннан коштай очып бухгалтериягә кереп китте. Солтаньяр янә үз эшенә чумды. Кышка кадәр шактый вакыт бар. Ләкин ул турыда әле үк уйларга туры килә. Агач әзерләү планнарын үтәү өчен нинди гыйлләсен табарга? Быел да райком секретаре алдында бит суы түгеп колхозлардан яшь-җилкенчәк юлларга туры килә. Монысы бер хәл. Тик үзебезгә дә кул кушырып утырырга ярамый, нинди дә булса ”хәйлә” уйлап чыгарасы иде бит. Әгәр дә чана юлына су сибеп туңдырганда? Ул чагында трактор берне түгел, һичъюгында ике чана тарта алыр иде. Тик, моның өчен, әйтик, бер чакрым юлга күпме су сибәргә кирәк тә, күпме кеше бу эшне эшләр? Утызынчы елларда газогенераторлы трактор белән изалану кебек булмасмы. Бу трактор агач чоркалар яндырып эшли иде. Ләкин аңа бер төркем кеше, җитмәсә, атлары белән, кыш буена утын әзерли. Уйлап караганда, бу көч үзе тракторны алыштырыр иде. Шулай итеп, су сибеп юл катыру файдалы булырмы соң? Моны ничегрәк чамаларга?
Солтаньяр уйларының очына чыга алмый калды, ишектә кәгазьләр күтәргән Полина күренде. Документларны караштырып, директор имза куйды һәм аларны киредән кызга сузды. Полина кәгазьләрне кулына алды, ләкин китәлми тоткарланды, чак кына ишетелерлек итеп көрсенеп куйды, тапанып торгандай булды.
- Нәрсә, икелегә укыган бала кебек шым торасың, сөйлә әйдә, - диде Солтаньяр аны дәртләндереп.
- Белмим, килешми бит әле, - дип мыгырданды кыз.
- Йә, Полина, әйтергә теләгәнеңне әйт тә куй. Шуннан икәү хәл итәрбез, сүзең алтынмы, салкынмы.
- Салкын шул.
- Алай булса да, туганым, нәүмизләнеп торма. Әйт димен бит!
- Ачуланмассызмы?
- Ачуланырмын, бәлки, ләкин син алдан юрама.
- Солтаньяр абый, - дип Полина кызарып ук чыкты. – Начар хәбәр сөйләнеп торганым өчен гафу итегез. Тик, сез яхшы кеше, белгәнемне яшереп йөрсәм яхшы булмас, шикелле.
Мирхәйдәров бу юлы кызга кырыс итеп карады. Бу кадәрле “аркан тартышу” ни хаҗәтемә инде.
- Солтаньяр абый, диде кыз кабатлап. – Военком Сапожников бик начар кеше, диләр. Ул миңа да ошамый. Учетка керергә барганда мине дә кармаламакчы булган иде.
- Соң! Шуннан?!
- Шуннан, ни инде... Ул сезнең кызыгыз Бибкәй белән чуала, шикелле. Бибкәй анардан ерак торсын иде...
Бу хәбәрне башта Солтаньяр ничек кабул итәргә белмәде. Менә сиңа авыртмаган башка тимер таяк. Военком Кураишка килгән иде шул, Солтаньяр янына да кереп чыкты. Янәсе, леспромхозда яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү ничек бара, мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия ничек куелган – тикшерергә килгән. Кунакханәдә эчеп ята, диделәр. Ни арада Бибкәй белән танышып өлгергән. Әрсезлек вакыт сорамый икән шул. Ярый, кайткач кызы белән сөйләшер ул, Бибкәй бу чокырны урап үтәргә тиеш. Ләкин аңа кызы белән күңелсез ”тәрбияви әңгәмә” оештырып маташырга туры килмәде, Сәрвәр алданрак өлгерде. Авылда чыбыксыз телефон шәп эшли ул, шуңа да яман хәбәр ишеткәч, ана кеше өйгә иреннән алданрак кайтырга тырышты.
- Бибкәй, синең Сапожников белән чуалуыңны ишеттем, шул дөресме? - диде ул уратып-нитеп тормыйча.
Кыз көтелмәгән сүздән аптырап, рәнҗеп әнисенең күзләренә карады.
- Ни сөйлисең, әнкәй, нинди чуалу ул тагын?
- Соң, кеше сөйли бит.
- Һай әттәгенәсе, кичә артымнан ияреп килгән иде шул. Әрсезләшеп. Миңа аның ник кирәге бар инде.
- Алайса, нигә ул сиңа тагыла, башка кызга түгел? Абызтамакта да хатын-кыз бетмәгән. Үзе олы, үзе хатын аерган бәндә. Оял!
- Әни, дим, җитәр, минем бер гаебем дә юк. Кабатлап әйтәм, ул Сапожниковның хаҗәте – тишек бер тиен.
- Син аңа әйт, башкача йөрмәсен. Каты итеп әйт!
- Әйтермен, әнием, әйтермен. Их, үлемнәрдән котылгач, әти-әни янында аз гына булса да рәхәтләнеп ял итәрмен дигән идем, монда да җан тынычлыгы юк икән...
Ана белән кыз бер-берсенең кочагына сыенды. Кем кемне гаепли, кем кемне юата иде – белмәссең.
Бибкәй бу кичне клубтагы уеннан юрамал иртәрәк китте. Ул ялгышмаган икән, военкомның күзләре үткен, кыз артыннан ук ул да атылып чыкты һәм Бибкәйне куып та җитте. Дөрес, военкомның гына түгел, тагын бер егетнең күзләре кызда иде, ул Бибкәйнең шым гына китеп барганын да, аның артыннан Сапожниковның ашыкканын да күрде. Күрде һәм йөрәге кызды. Мәхәббәткә нигезләнгән нәфрәт кенә түгел, гарьлек дигән нәрсә дә өтә иде аның йөрәген. Бибкәй артыннан кем йөри бит, бер адәм актыгы, намуска туймаган нәрсә. Юньле кеше булса улкадәр әрнемәс идең, ярый, Бибкәй мине тиң күрми икән, дияр идең дә... ә болай? Бибкәй шул бәндәгә алданыр микәнни...Бу егетнең күкрәге тулы ялкын иде, ләкин сүз әлегә аның турында түгел...
- Сез тагы да минем арттан киләсезме, иптәш Сапожников? - диде кыз, артына борылып.
Гел боерык бирергә күнеккән майор бүген төче теллеләнде. Ул моны үзе өчен авырлык яки түбәнсенү дип тоймады – аңа кызык иде. Гүя спектакльдә роль уйный. Хатын-кызны юха тел, матур сүз белән алдыйлар аны. Берничә көн әртисләнүдән укаң коелмас, военком, әйдә, кылана бир, аның каравы, призга менә дигән япь-яшь, кеше кулы тимәгән кыз отарсың, дип дәртләндерде үзен Сапожников. Ә теле белән болай диде:
- ’’Иптәш Сапожников'', дип йөрәгемә энә кадамагыз әле, Бибкәй. Исемем белән генә эндәшегез, зинһар, мин сезгә нинди иптәш булыйм.
Чыннан да, дөрес әйттең, майор, син миңа нинди “иптәш,” урыслар әйтмешли, “гусь свинье не товарищ,”дип уйлады Бибкәй. Ләкин теле белән югары вазыйфалы кешегә алай ук каты бәрелмәде.
- Карагыз әле, иптәш майор, минем сөйгән кешем бар, без аның белән вәгъдәләшкәнбез. Әгәр сез миңа ниндидер исәп тотасыз икән, юкка өметләнәсез, иң яхшысы, вакытыгызны бушка уздырмагыз. Сез бит дәүләт хезмәтендәге кеше.
- Бибкәй! Нәрсә ул вәгъдә? Яшь чакта кем кемгә вәгъдә бирмәгән. Анысы пүстәк ул, онытыла торган нәрсә.
- Шулаймыни?!- дип мыскыллы елмайды кыз. – Вәгъдәсен оныткан кеше – без түгел ул.
- Алай димә әле син. Арттагысын түгел, алдагысын уйла. Әгәр минеке булсаң, үкенмәссең.
Бибкәй аңламаган кешегә катырак әйтергә булды.
- Иптәш майор, сез мине аңлагыз, авылда яманатымны чыгарасым килми, мин мөселман кызы, үземә генә түгел, хурлыгы әти-әниемә дә төшәчәк. Барыгыз, үз юлыгызда булыгыз, башкача сүзем бетте, әгәр артымнан килсәгез, эттән талатам.
Сапожниковның ачуы кузгалды. Ул кызга табан ынтылып куйды, ләкин тукталды. Их, бу пумала башның кулларын каерып, ай-ваена карамыйча бер интектерәсе иде, тик ярамый. Монда урман халкы, усал һәм кыргый халык, җинаятьчеләр һәм контра оясы. Үтереп ташларга да күп сорамаслар. Әнә, клубтан чыкканда ук берсе аркага пычак кадарга теләгәндәй карап калды. Бу бәндәләрдән Аллам үзең сакла.
- Әтиең белән масаясыңмыни әле син, кызыкай. Ә-ә, эш менә нәрсәдә икән, - диде ир аламасы Бибкәйгә. – Син кем белән сөйләшкәнеңне оныттың, мин – военком! Шулай булгач, тагын бер уйлап кара, чибәркәем, әгәр мин теләсәм, әтиең момент фронтта булачак. Башың эшләсә син минем “ә” дигәнемә “мә” дип торыр идең.
- Куркытма! - диде Бибкәй. Минем әтием дә фронтта булыр, мин үзем дә китәрмен. Тик син генә фронтта булмассың...
Бу сүзләр инде турыдан-туры мыскыл итү иде. Сапожников нәфрәтеннән бурлаттай кызарды, ләкин башкача эндәшмәде, ачуыннан нишләргә белми артта калды.

Шушы кичне тагы да бер пар үзара аңлашты. Тик монысы тегеләргә һич тә охшамаган иде. Кураишның бер башында елга бормаланып ага, Илморза тавын урап үтә. Әнә шул текәлеккә җиткәндә кечкенә әрәмәлек бар. Егет белән кыз сөйләшмәделәр, шунда барыйк, дип киңәшмәделәр, аякларымы, әллә төнге әрәмәлекнең тылсым көчеме аларны бу якка тартты. Таң алдыннан биредә сайраган сандугачны кайсы гына гашыйк йөрәк тыңларга теләмәс, шул моңнарга әсәрләнеп кенә “мин сине мәңге яратачакмын” дип ант бирмәс. Башларны чуалта торган урын бу, хисләрне шаштыра, адәмнәрне хыялый итә торган җир.
Гашыйклар кызык халык. Алар йә юньләп сөйләшми, авызларыннан трым-трагай хәбәрләрдән өзек-төтек сүз кисәкләре генә ишетелгәли, йә булмаса телләре телгә йокмый, төн буена сөйләшеп сүзләре бетми, ә иртән сорасаң, ни хакта сөйләшкәннәрен дә хәтерләмиләр. Мөганиф белән Полина гадәттә бик матур әңгәмәләшәләр, ә бүген менә сүз җебе ялганмый да тора, чөнки Мөганифнең кәефе юк. Ул кәеф каян булсын, ызба мәсьәләсе шул килеш тора, өйләнергә ярамый, имеш, борын астың кипмәгән, диләр, әллә үч итеп фронтка качып китәргәме. Бу уе соңгы вакытта шиңә төште бит инде. Китәр ул фронтка, ә кайтуыңа Полина кияүгә чыгып куйса? Ышан син кызларга...
- Мөганиф, бүген нишләп син дәшмәсхан булдың әле? Нәрсә уйлап киләсең? - дип егетнең беләгенә ныграк сарылды Полина.
- Уйланмассың монда, ачуым да килмәгәе. Адәм көлкесе бит. Өйләнергә ярамый, дип сельсоветтан куып чыгарсыннар әле.
Полина Мөганифнең каршына чыгып басты. Озын буйлы егетләрнең бер кимчелеге бар икән, теләгән саен үбешеп булмый, дип караңгыда елмайды ул һәм сөйгәненең муеныннан кочаклап аска тартты.
- Син мине яратасыңмы?!
- Яратам...
Иреннәр тагын кушылды. Төнге караңгылыкта саба җилендә шыбырдаган яфраклар шикелле янә шул бер үк сүзләр ишетелде.
- Мине яратасыңмы, әйт?
- Яратам. Яратам, димен бит.
Татарлар чыннан да тыйнак халык икән шул. Урыс егете булса күптән инде үзе үбәр, үзе кочар иде. Алай гына да калмас иде... ә менә Мөганифне гел дәртләндереп, кыюландырып торырга кирәк. Ләкин монысы вак мәсьәлә, өйрәнер, яратса, бик тиз өйрәнер. Өйрәнер дисеңме? ә сугышка китеп барса? Аннан әллә кайта, әллә юк. Абау! Авызыңнан җил алсын. Шулай да, дөрес бит. Кыз килеш муртаюың да бар, Полина. Әйе-әйе, мәңгелек кыз булып калуың да бар. Хәзер әнә егерме толымбикәгә бер ир, анысы да армиягә яраксыз гарип.
Гашыйк кызның тезгенсез хыялларына әнә шундый нәфсене аздыручы уй-фикерләре дә кушылгач, ул тәмам бер карарга килә язган иде инде.
- Мөганиф, син өйләнергә телисеңме соң? - диде бераздан кыз.
- Бәй, телим, әлбәттә, теләмәгән кеше загска гариза язамыни, - дип гаҗәпләнде егет. Аның бу нинди сантый сорау диясе килгән иде, ләкин сөеклесен үпкәләтүдән сагаеп тыелып калды, бәлки, ул бер юньле сүз әйтергә җыенадыр. Егетнең зиһене сизгер, дөрестән дә, Полина тикмәгә мондый сүз башламаган икән.
- Теләгәч... Теләгән кеше нишли, беләсеңме?
- Тире җыеп күн эшли.
- Бала булма әле, мин җитди сөйләшәм бит.
- Соң, нәрсә әйтергә аптыраганнан инде. Нишли соң?
- Теләгенә ирешә!
- Син нәрсә, загска кермичә генә өйләнергә дисеңме? Алай ничек була инде ул.
- Загска керербез, тик чак кына соңрак.
- Ничек итеп?
- Безне ир белән хатын итеп теркәргә мәҗбүр булырлар.
- Ничек ул алай?
Юк, кызның уйлаганы барып чыкмый. Егет аның тел төбен берничек тә аңламый бит, “ничек тә ничек” дип тик тора. Әллә аңламаганга салышып башта яхшылап уйларга, ир роленә ашыкмый гына күнегергә телиме. Шулайдыр шул, үсмер егеткә кинәт кенә ир, хәтта ата кеше булып китүе ансат түгелдер. Ярый, ул аңламасын, дәртләнмәсен, ди, ләкин хатын-кызның кыяфәте мең, берсе гүзәл, берсе җен. Полина әнә шулай шайтан мәкерлеген эшкә җиксә җигәр, иллә мәгәр аныкынча булыр. Һәм ул егеткә көтелмәгән тәкъдим ясады.
- Әйдә, бер ният кылабыз, ягъни юрап карыйбыз.
- Ничек итеп?
- Син бүген шушы “ничек итеп” дигән сүзеңне тутый коштан да ешрак кабатлыйсың түгелме. Мин әйткәнне генә көтеп торма, үзеңнең башыңны эшләт.
- Минем башым мондый мәсьәләдә бик эшләми шул. Беренче тапкыр гына гашыйк булам, беренче тапкыр гына өйләнергә тырышып йөрим, тәҗрибәм юк.
- Ах, син шулаймы! Беренче тапкыр гынамы ни әле! - дип, кыз, көлеп, учы белән сөеклесенең күкрәгенә чәпәде. Үзе, инде ничәнчегә, аның иреннәренә үрелде.
- Шулай да синең “тырышып йөрим” дигән сүзең миңа ошады. Әйдә, мин әйткән юрауны юрап карыйк, шул булыр тырышлыгың.
- Әйт, нишләргә соң?
- Менә шушы Илморза тавына менә алсак, теләгебез кабул булыр.
- Хәзерме? Караңгыда, төн уртасындамы?
- Юк, иртәгә соңга, көпә-көндез, - дип үртәште кыз.
- Соң, агачлык бит, күзеңә чыбык төртелсә? - дип икеләнде Мөганиф һәм кыткылдап көлә башлады.
Полина гаҗәпләнебрәк калды, шундый җитди сүз алып барганда бу нинди мәнсез кылану.
- Нәрсәгә хихылдыйсың? - диде ул ачулана язып.
- Гафу ит, синнән көлмим, бер мәзәк искә төште.
- Ул мәзәгеңне башка вакытта исеңә төшерсәң әйбәтрәк булыр иде, ә болай сүземне бүлдердең. Ярый, алайса, әкиятеңне сөйлә, кызык булса икәү көләрбез.
- Шул чыбык дигәч искә төште. Гали белән Вәли урман сукмагыннан китеп баралар икән. Юлдагы аркылы чыбыкларны Гали тотып ала икән дә, тарттырыбрак ычкындырып җибәрә икән. Шундый бер чыбык “чәп” итеп Вәлинең күзенә барып та тия, моның сыңар күзе агып та төшә. Азак Вәли сөйләнеп йөри, ди, ну Гали башлы егет икән, чыбыкны тотып ычкындырды, ул тотыбрак тормаса ике күзем дә чәчрәп чыккан булыр иде, дип әйтә ди.
- Рәхмәт, бик вакытлы сөйләдең. Алайса, мин алдан барам. Мин ычкындырган чыбык күзеңә үк тимәс, әмма корсагыңны сакла инде, дускаем. Менәбезме?
- Туктале, анда безгә нәрсә бар. Көндез булса бик хуш инде, биектән бар тирә-як күренә. Үзе бер хозурлык. Җир өстеннән очып баргандай тоела.
- Син фронтка барам дидеңме әле?
- Әйе барам. Ә...
- “ә” түгел, “мә”. Орден алам дидеңме?
- Әйткән идем. Һәм алачакмын да.
- Юк! Алмаячаксың!
- Нигә?
- Чөнки син куркак, тауга менәргә куркасың!
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 14
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.