Latin

Солтаньяр - 21

Total number of words is 4214
Total number of unique words is 2116
39.1 of words are in the 2000 most common words
54.7 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Син, кода, бик акыллы аңлатасың шикелле. Ләкин кара халык кара акыл белән фикер йөртә һәм ул кичә коммунист, бүген диндар булган кешене икейөзле дип атар иде. Иманым камил, халык хаклы булыр иде.
- Беренчедән, теге дөньяга баргач, анда синнән партбилет сорамаячаклар, савапларың күпме дип сораячаклар. Тагын бер әйтәм, сәясәтне мәңгелек белән бутама. Икенчедән, халык өчен алдан җавап бирмә, халык аңлы, ул аңлар. Әгәр инде үзең икейөзләнмәсәң. Бисмилла әйтсәң, догалар укысаң, хәер-сәдакәсен биреп барсаң да яхшы. Бу гамәл өчен сиңа куркыныч янаса, моны бик үк күрсәтми дә эшләргә була, мин динле дип кычкырып йөрүнең хаҗәте юк. КПСС уставын бозудан курыкма, динсез булудан курык. Татар ул тоташлае белән мөселман халкы, шулай булгач, сезнең урыска ияреп атеист булып йөрүегез дингә хыянәт итү ул. Ә дингә хыянәт итүче динсездән гөнаһлырак булыр.
Солтаньяр, син икеләнүләреңне тизрәк артта калдырсаң иде. Миннән соң авылда шәригать кушканнарны үтәүче дә калмый бит. Кем исем куяр, кем никях укыр, кем мәрхүмнәрне мөселманча җеназалап җир куенына тапшырыр. Нәрсә, бу дөньяда гафил булып яшәп, имансыз килеш җан тәслим кылып бакый дөньяда оҗмаһка эләгүне өмет итәсезме? Мондый хәлгә калырга һич ярамый.
Тагы да шул, Солтаньяр, үз гомереңдә бер мәртәбә булса да хаҗга бар. Синең моңа мөмкинлегең җитәрлек.
Шушы сөйләшү соңгысы булган икән, өч көннән соң Мөрид вафат булып куйды. Сары чиреннән врачлар гына коткара алмый шул. Мөрид күзләрен йомуга ул әйткән проблема килеп тә чыкты: дин кешесен болай гына җирләп булмый, шәригать кануннары буенча озатырга кирәк иде, мулла вазыйфасын башкарырлык кешене Абызтамактан барып эзләргә туры килде.
Менә шулай көн артыннан көн үтте. Ниһаять, вакыт табып Солтаньяр янә Илморза тавына күтәрелергә уйлады. Кеше аккан суга һәм янган утка бик озак карап тора ала. Чыннан да, моны һәркем белә бит, аккан су һәм янган учакка карап тын гына уйланып утырсаң күңел тынычланып, пакъләнеп кала, хәтер яңара, уйлау сәләте арта, хисләр тирәнәя, ниндидер сүз белән әйтеп биреп булмый торган акыл күзе ачыла, йөрәк игелеккә тиенә. Ә менә тау башына менеп киң дөньяга карап утырсаң, рух ныгый, алдагы максатлар ачыграк төсмерләнә башлый, аларны үтәү өчен ният, көч-куәт арта. Кеше рухы яңару кичерә. Монысы Солтаньярга бик кирәк иде, чөнки соңгы вакытта аның күңелендә акман-токман, болгавыр зилзилә, моңа кадәр ярап килгән рухи дөньясы, тормышка карашы, принциплары тамырыннан диярлек яраксызга чыгып куеп, яңарыш кичерә иде. Кешенең җан хуҗалыгында ревизия-учет бара. Бу соңгы вакытта булган хәл-вакыйгалар тәэсире. Солтаньяр Вәгъдәгөл карчыкның сүзләрен дә хәтереннән чыгара алмый, нәрсә диде ул. Адашып йөрисең дидеме? Адашып йөрүчеләрнең булмаган чирләре дә калкып чыга ди. Минем менә шушы җан бимазасы, туктаусыз уйлануым, тынычлык табалмавым үзенә күрә чир түгелмени.
Аннары, Мөрид кода да, сүз берләштергәндәй, Вәгъдәгөл буразнасын сөрде. Янәсе, җирдә якты эз калдырырга теләсәң, мәңгелекне аңлый бел, күңелең белән мәңгелеккә берек. Ә операция вакытында булган хәлне ничек аңларга? Бу хакта Вәгъдәгөлгә яки Мөридкә юкка сөйләмәде. Алар ни дип әйтер иде икән. Солтаньяр саташмады бит. Аерымачык күрде һәм аерымачык хәтерли: ул гәүдәсеннән саркып чыкты һәм тәмәке төтене шикелле генә булып түшәм астында йөзеп йөрде, югарыдан үз гәүдәсенә үзе карап торды. Боларның кайсы Солтаньяр иде соң? әллә чыннан да җан бармы һәм ул тәннән аерылып чыгамы? Профессор үзе дә бит синең йөрәгең туктаган иде, берничә минут үлем хәлендә булдың, диде. Болар барысы да бик сәер. Моңа кадәр Мирхәйдәров “җан” сүзен “күңел,” “намус,” “оят,” “әдәп” сүзләре кебек үк рухи халәткә кагылышлы шартлы төшенчәләр дип кенә кабул итә иде, гамәлдә исә җан реаль җисем, чынбарлык булып чыга түгелме. Алайса,“җан кергән” дигән сүздән башлап “җаны чыкты” дип әйтүгә кадәр барысы да фани гамәл булып чыга бит. Я Хода, кичә үлгән булсам, бүген белми калыр идем, дип уйлады Мирхәйдәров һәм шунда кулындагы дәфтәрне исенә төшерде. Бер уңайдан менә шушы язмаларны да укыштырырмын дип уйлаган иде бит ул үзенең аулак урнына юнәлгәндә. Калын һәм зур дәфтәр. Мәңге дә таушалмаслык итеп каты тышлыкка төпләнгән. Язуы машинкада басылган, урман авылында яшәүче им-томчы карчык анысын кайдан алган диң.
Солтаньяр сак кына тәүге битне ачты. “Тормыш дәфтәре. Фәлән-фәлән еллар” дип язылган. Өстә эпиграф рәвешендә фикер сырланган: “Тормыш авыр, чөнки без аңа барлык авырлыкны өйдек.” Менә монысы дөрес ичмаса, дип уйлый Мирхәйдәров. Чыннан да, кеше булмаган җирдә һичнинди проблема юк, барлык авырлыкны адәм баласы үзе уйлап чыгара. Үткән сугышны гына алыйк, нәрсәгә кирәк иде ул, Гитлер дигән зәхмәт нәрсәгә иреште инде? Тагы да, сугыштан соң булган бер эпизод күз алдына килде. Солтаньяр Уфадан кайтып килә иде. Үзебезнең районга җиткәч, каршыга бер төркем хатын-кыз очрады. Аркаларында авыр капчыклар. Усть-Бакыйдан орлык ташыйлар икән. Чабата кигән апалар, әниләр язгы пычрак, кар сулары ерып утыз чакрымнан орлык алып кайталар, имеш, колхозда язгы чәчү үткәрер өчен. Менә кайда ул адәм затының томаналыгы, мәгънәсезлеге. Көз көне колхозлардан барлык игенне кырып-себереп алып китәләр, ә яз җиткәч, пристаннан шушы ук орлыкны кире ташыттыралар. Ә ат юк, машина юк. Хатын-кыз заты ташый. Халыкны шулкадәр дә мыскыл итү, юкка җәфалау мисалы тагын бармы?! ә бит көзге урактан соң орлыкны колхозның үзендә калдырганда ул хатыннар юкка интекмәс иде, алар башка, файдалы эш башкарыр иде.
Хәер, нигә аның элеккесен уйларга, бүген, менә әлеге мәлдә кеше үз башына кыенлыклар корып маташмыймыни. Киләчәктә зур проблемалар тудыру өчен бүген тир түгеп тырышабыз түгелме соң? Менә шул урман кисүне генә алыйк, агачы алынган җир кыркылган баш шикелле торып кала. Анда инде хәзер юньле агач үсми, бу җирдә иген чәчелми, мал көтелми диярлек. Димәк, дистәләгән мең гектар җирләр бер файдасыз тора. Кеше өчен дә файдасыз, табигатьнең үзе өчен дә. Ялангач урыннарда инде көртлек, боҗыр кебек ау кошлары, тиен, селәүсен, аю, чәшке, енот, поши, кабан дуңгызы кебек промысель җәнлекләре дә калмый, хәтта су режимы бозылып, инеш, елгаларга кадәр саегып, кибеп бетә.
Ә киселгән агач кая була диң? Ел саен язгы ташкын вакытында эреле-ваклы елгалардан куылган агачның ничәмә мең кубометры батып кала. Шуннан янә су саега, ул агулана, балыклар бетә. Килер вакыт, безнең оныкларыбызга шушы баткан агачларны күтәрергә, елгаларны ләмнән, чүп-чардан тазартырга туры киләчәк. Моның күпме мәшәкать һәм никадәр чыгым икәнен бүгенге көндә күз алдына да китереп булмый. Менә шулай, без янә үз оныкларыбызга, киләчәк буыннарга яңа проблемалар, яңа авырлыклар әзерләп торабыз.
Йә, ярый, Солтаньяр, син тагы да әллә кая кереп киттең, фәлсәфәңне куеп тор, укы кулыңдагы дәфтәреңне, шуның өчен килдең бит, дип үз алдына сөйләнгәндәй булып, Мирхәйдәров калын дәфтәрне урта бер җиреннән ачып җибәрде. “Белемче” исемле шигырь булды ул.
Очраттым мәчет юлында
Бер галимне, укымышлы,
Гүя борынгы дәрвиш.
Гарәп телен безнең телгә
Тәрҗемә итә, имеш.
Коръәннең тәүге битендә
Фатыйха дигән сүрәдә
Шулай язылган икән:
Таза, уңган, игелекле
Бала үстерсә иркәй,
Һәм дә килеп хезмәт салып,
Бакчалар ул утыртса,
Илгә яу килгән чагында
Дошманга каршы торса,
Ул булыр яхшы адәм,
Үлгәч тә тере саналыр.
Ә бу бәндә үз баласын
Читкә типкән. Оныткан ул
Хәтта ата-бабасын.
Гарәп телен беләм, диеп,
Үз телен онытып бара,
Калмаган анарда кот.
Санасын үзен галимгә –
Безнең өчен ул маңкорт!
Бу сүзләр Солтаньярның болай да тәшвиш күңелен юрамал үртәгән кебек булды. Юк, ул икейөзләнми, ул кыланмый, ул кеше алдамый. Ул шик-шөбһәдә, ул нәүмиз, бичара, капкасын таба алмаган сарык хәлендә. Әй, Солтаньяр, син үзеңне бик каты тәнкыйтьлисең түгелме? Сиңа ни җитми? Намус белән эшлисең, көчеңне кызганмыйсың, ялагайлык, хәрәмләшү сиңа хас түгел, кешегә, халыкка мөмкин кадәр ярдәм итәсең. Һәркем синең кебек яшәсә иде. Әйе, күкрәк киереп йөрерлегең бар. Ил каршында йөзең ак. Шулай дип юата-аклый үзен Солтаньяр. Тик юата алмый, икенче тавыш шундук каршы төшә. Карале, Солтаньяр, ди ул, син нишләп әле үзеңне башкалар рәтенә куясың? Син алардан алдарак, акыллырак, хаклырак бул. Башкалар белмәгәнне бел, башкалар күрмәгәнне күр, ишет, уйла, аңла. Син һәммә кеше күтәргән йөкне генә күтәрмә, ә аның иң авырын сайла. Булдыралмасаң, тырышлыкның гаебе юк, булдыралсаң - күңел куанычы. Шулай уйланып Мирхәйдәров дәфтәрнең икенче битен ачты, күзләре тигез юллар буйлап йөгерде.
Алла бармы, диеп сорый яшьләр.
Авыр сорау. Бу зур фәлсәфә.
Аңлатмакчы булып акыл сатсам,
Кузгатылыр иде күп нәрсә.
Һич кирәкми сорау, моны ансат
Үзегез хәл итә аласыз.
Намусы бар – ул Аллалы булыр,
Ә намуссыз инде – Алласыз.
Вәт әкәмәт кеше икән бу карчык, кара нинди хәйләкәр – теорияне ансат кына аксиомага әйләндергән дә куйган. Янәсе, намусың бар икән, димәк, син мөселман – Аллага табынырга тиешлесең. Менә сиңа әзер җавап, ни хаҗәтемә уйланып торырга. Шигырьнең исеме дә “%авап”бит. Шунда тагы башка шик килә, алайса, комсомолларны, коммунистларны намуссыз дияргәме инде? Алар бит дәһри, Алласыз! Уйларыннан уелып фикерләренең очын югалтып тәмам гаҗиз калганда Мөрид кодасының сүзләре ярдәмгә килгән кебек була. Мәңгелек белән фани дөньяны бутама дидеме ул. Алайса, нәрсә, коммунизм үзе дә вакытлы күренеш буламы?! әйтик, йөз яки мең ел дәвамында бу сүз яшәр, бу социаль корылыш яшәр, аннары алмашка бөтенләй икенче заман килеп,“коммунизм” сүзе онытылып куярмы? ә нигә, шулай булуы мөмкин ич.
- Шайтан! - дип тиргәнеп куйды Солтаньяр. – Мондый сүзләрең өчен партбилетеңны тартып алсалар да берни әйтәлмәссең. Коммунист башың белән ни уйлап утырасың, вәт дивана.
Дәресен аңламаган бала рәвешле ул ризасыз бер кыяфәттә шап итеп дәфтәрен япты да, кайтырга кузгалды. Инде сакалы биленә җиткән ир узаманына кеше дәфтәреннән гакыл эзләп утыруы үзе юләрлек түгелме? әйе, Солтаньяр, теге чакта пропеллер башыңа нык орган, ахры.
Уйлануларының очына чыга алмады ул, шулай да Илморза тавыннан төшкәндә кәефе яхшырак иде. Өенә тыныч күңел белән кайтып керде, ә анда бигрәк тә күңелле икән.
- Өч хатын-кыз җыелса базар була, ди, халык, әгәр ул өч хатын-кыз өйдә җыелса ни була икән? - дип елмайды Солтаньяр, өстен салышлый.
- Ни булсын, ирләргә бәйрәм була, - дип шатланып җавап кайтарды Сәрвәр.
- Бәйрәм булгач, аның шатлыгы була, ә бездә нинди шатлык? - дип төпченде Солтаньяр.
- Безнең бүген барыбызның да шатлыгыбыз бар. Менә мин, мәсәлән, шуңа шатланам: балалар бакчасында, ниһаять, җиләк-җимеш утырттык. Шунда эшли башлаганнан бирле мөдиргә әйтә килдем, бакчасыз бакча буламыни инде, дидем. Җиләк-җимеш үстерсәк, нәниләребезгә вареньесын, компотын эшләрбез. Монысы минем шатлык. Ә менә Бибкәйнең малае тәпи киткән, шул шатлык. Дилбәр исә Сәүбанның шәһәрдән кайтуын көтә. Менә-менә кайтып җитәргә тиеш, дип, ишекле-түрле йөри, белмим, кая карап алай әйтәдер.
- Ярый, бик шәп. Тик болар барысы да уртак шатлык, ә менә шәхсән миңа гына кагылган шатлык кайда, син бит ирләргә бәйрәм, дидең.
- Борчылма, әтисе. Сиңа да шатлык бар, оныгың әнвәрдән хат килде.
- Гөлкәй улыннанмы?
- Шунардан инде, шунардан. Мә, укы үзең.
Солтаньяр кадерләп кенә хатны кулына алды. Фотосы да бар икән, бәй, бу бит Жуков. Фоторәсемдә Георгий Константинович Жуков үзе ләса. Сүрәтне озаклап карагач, хуҗа кеше хатка тотынды.
- Кычкырып укы, - диде аңа Сәрвәр. Бибкәй белән Дилбәр дә хат тыңларга дип якынрак тартылдылар.
- ә нигә тагын җыелдыгыз, сез укый-укый тишеп беткәнсез бит инде, - дип елмайды Солтаньяр, канәгать йөз белән. Сәрвәр ире укыганны тыңларга ярата, монысы билгеле, тик аз гына ялындырып алырга кирәк бит инде.
- Ир-ат хатын ир-ат укыса, тыңлавы рәхәт, - дип сүз тапты Сәрвәр, - тик ашыкмый укы, бу сиңа доклад түгел.
Әнвәр Свердловск шәһәрендә хезмәт итә икән. Пулеметчылар полкына эләккән. Бу урында Солтаньяр туктап, артистларча масаеп хатынына карап алды.
- Минем онык – пулеметчы, ишеттеңме?! А как же, картәтисенә охшаган!
- Ярый, ярый, арытаба укы.
Әнвәр әйбәт кенә хезмәт итәм дигән, укыту-өйрәнү чорыннан соң сынау булган. Шул вакытта полкка кинәт легендарь полководец үзе килеп төшкән. Мин пулеметтан атканда янда басып карап торды, төз атуымны ошатып мактап китте, дигән. Маршалны фотога төшерергә рөхсәт итмәделәр, без инде җаен табып, яшертен генә төшереп алдык, дигән. Вәт бәхете бар бу малайның!
Хат укылып бетте, болар беравык тын утырды. Тынлыкны Солтаньяр бозды.
- әнвәрне армиядә диң, ә?! Гомер шулай узып та барамыни әле? Кай арада үскән соң әле ул шельма малай.
- Соң, Гөлкәй бит беренче курста укыганда ук кияүгә чыгып куйды. Аннары, бала табып, бер ел укымый утырды. Исәпләп кара, оныгыңа унтугызынчы яшь.
Чыннан да шулай килеп чыга, шикелле. Гомер су кебек ага шул. Ә менә Бибкәй апасыннан калышты. Башта сугышта йөрде, аннары институтта укыды, соңыннан да нишләптер бик озак бәбиләми торды. Ниһаять, менә бит, Ходай бирде үзләренә бер малай. Кара син аны, карабашны, кәҗә сөте имеп булса да үсеп килә ләса.
- Нәрсә дисең, Бибкәй, минем улым йөри башлады дисеңме? Кая, бер яратыйм әле үзен.
Солтаньяр бала ягына борылган иде куркуыннан кычкырып җибәрә язды, баярак кына кулына тотып кайткан калын дәфтәре сабый кулында иде.
- Ах, ерта бит!
- Курыкма, әти, ертмый ул.
- Ничек инде ертмасын, бәләкәй бит, аңламый.
- Аңлый ул, әти, аңлый. Өйдә китапка карап әллә күпме тын утыра, бер тапкыр да ертканы юк. Китап булса, бер уенчык та кирәкми аңа.
- Соң, сүрәт карыйдыр.
- Юк, сүрәтсез, зурлар китабы тотып утыра.
Солтаньяр ни әйтергә белми җилкәсен генә җыерып куйды. Чыннан да, бала кымшанмый да язуга карап утыра иде, үзе иреннәрен чәпелдәткән була, янәсе, укып маташа. Менә кәмит.
- Һы, туганда ук укытучы баласы булып туарсың икән, балам, - дип көлде Солтаньяр. – Йә, кил әле, бәләкәй малай, әйт, үскәч кем буласың, галимме, әллә язучымы?
- Галим дә булыр, язучы да булыр, синнән дә уздырыр. Нурдәүләт – ул зур дәүләт, - дип тезде картәнисе.
- Уздырсын әйдә, алар бит тыныч тормышта яшәячәк, бу балаларга белем алырга ачлык, ялангачлык, сугыш комачауламаячак. Теләге булган кешегә барлык мөмкинлекләр булыр.
- Авызыңа бал да май картәтисе.
Ниһаять, Солтаньярның игътибары Дилбәргә дә җитте. Каенатасының хәл соравына ул киленнәрчә тыйнак җавап бирде
- Барысы да яхшы, әти.
Дилбәрнең Мирхәйдәровлар өендә булуына гаҗәпләнмә, хөрмәтле укучым. Ул монда тормыш көтә. Сәүбан институтын тәмамлау белән алар өйләнешеп куйды. Сәүбан үзе район үзәгендә эшли, архитектор ярдәмчесе, шунда тулай торакта яшәп ялга гына кайта. Дилбәр дә биредә. Чөнки, яшьләр Сабира белән киңәште дә шулай хәл итте. Инде авыры тулып килгән килен өчен шулай яхшырак дип таптылар. Чөнки монда Сәрвәр үзе күз-колак булып тора, Кураишның врачлары да районныкыннан ким түгел. Аннары, бәби мунчасы кертәсе булыр, яшь киленгә киңәш-уңаш бирәсе, ярдәм итәсе, дигәндәй. Кыскасы, Сәүбан рәтлерәк торак тапканчы Дилбәр Солтаньяр йортында яшәячәк. Моңа хуҗабикә бик шат иде, ниһаять, ул да киленле булды. Өйдә хәзер үзенчә бер яктылык, мөлаемлек хөкем сөрә. Тиздән бәби дә булса, бигрәк тә яхшы булачак. Ни дисәң дә, бала тавышы чыкмаган өй сандугачы булмаган таң инде ул, ни күрке, ни мәгънәсе. Әле Дилбәр ире кайтканын көтә, бер күзе ишектә, икенчесе тәрәзәдә. Тегесе башкалага киткән иде, шигырьләрен язучылыр союзында тикшерәләр, ди. Нинди хәбәр алып кайтыр. Ә Дилбәр көтә, сагынуы йөзенә чыккан. Сабира аның болай тынгысызлануына карый да балаларының мәхәббәтле булуларына соклана, Ходайга шөкер итә.
Сәүбан бер-ике көн эчендә Дилбәрен шулкадәр сагынды, кайтышлый Абызтамак белән Кураиш арасын ничек җәяү үткәнен сизми дә калды. Өйдәгеләр ничек кайттың, дип сорагач: “Беразын атлап, калганын җәяү,”- дип елмайды. Улының кәефе әйбәт икәнен күргәч, моның эше барып чыккан, алайса, дип уйлаган иде Солтаньяр, тик алай түгел икән. Мирхәйдәровлар нәселенең елыйсы урында көлгәнен ул үзе дә онытып җибәргән, күрәсең.
- Йә, балам, нәрсә булды, ни дип әйттеләр? - дип сорады Сәрвәр, улы кулын чайкап өстәл янына утыргач.
- Нәрсә дисеннәр инде, әни, бодай арасына тары керми, диделәр.
- Шулай ук диләрмени, әстәгыфирулла, бик дорфа кыланалармы?
- Юк, әни, язучылар бик итәгатьле кешеләр, ихтирам белән сөйләшәләр, ләкин кулъязмаларыңны яңадан яхшылап эшлә, дип кайтардылар. Диалект сүзләрең күп, диләр.
- Анысы нәрсә була инде ул?
- Анысымы. Анысы, әйтик, бер урында гына очрый торган сүз. Гомумхалык бер төрле әйтә, ә аерым бер төбәк бу әйберне икенче төрле атый. Әнә бит, Кыйгыдан килүчеләр “бәшәй” ди, ә без “оекбаш” дибез. Шундый сүзләр инде.
- Аңлашылды. Алайса, төзәтеп чык та куй.
- Соң, ни өчен язучы үзе теләгәнчә яза алмый? Мин аңлыйм: әдәби тел бар, шушы телдә сөйләшергә, иҗат итәргә кирәк. Ләкин әдәби телдәге сүзләр ул тел байлыгының бер өлеше генә. Ә башкасын, ягъни диалект сүзләрне кая итәргә, чүпкә чутлап авыл башына чыгарып ташларгамы?! Алайса, моңа кадәр халык чүп сүз сөйләп яшәгәнме?
- Туктале, - дип бүлдерде кыза барган улын Солтаньяр. – Минемчә, кысыр хәсрәткә чаң сугасың. Китапка керми калган сүз ул әле онытылды, халык теленнән төшеп калды дигәнне аңлатмый бит.
- Шулаен шулай, тик, сөргенгә сөрелгән кешеләр шикелле, сүзләрнең дә хокуксызлары һәм китапка кергән әфәнделәре булырга тиешме? Минемчә, язучылар да гел хаклы түгел. Минем “мәгаен” һәм “өнәр” дигән сүзләргә бәйләнделәр. Янәсе, дөресе “мөгаен”һәм “һөнәр”. Ләкин болар бөтенләй икенче сүзләр бит. “Мөгаен” дигәне шикләнү-икеләнүне белдерә, ә “мәгаен”- ышануны. Урысларның “наверное” һәм “наверняка” кебек. Моны мәгаен син эшләгәнсең, дип сөйләшә халык, ягъни бары тик син генә, дигән мәгънәдә. Шулай ук “һөнәр” дә. Фазлый абзый әнә колагыннан төтен чыгара – өнәр тапкан. Ләкин моны һөнәр дип булмый. Алайса, нигә акча түләмиләр?
- Циркта күрсәтсә, түләрләр иде, - дип көлде Дилбәр.
- Алай хата фикер чыгарма, Сәүбан, - диде Солтаньяр, - сиңа “өнәр” дип түгел,“һөнәр”дип язарга кушканнар, бары шул гына. Ә син әллә кая кереп барасың. Минемчә, бер зыян да юк, тагын бер тапкыр игътибарлап эшләп чыксаң, үзеңә файда, йомшак җирен кыскартырсың, кайдадыр өстәрсең. Китабың яхшырак булса, сиңа начар булырмы әллә.
- Анысы да дөрес, әти. Яхшы сүзең өчен рәхмәт.
Кичтән шулай сөйләшкәннәр иде, ә икенче көнне Солтаньяр төшкелеккә кайтса, Сәүбан мич алдына утырып алган да шигырьләрен яндырып маташа. Ул моны бик җитди кыяфәт белән, берәмтекләп эшли. Башта шигырьгә карап, укыштырып ала, аннары кәгазь битен йомарлап барны юк итүче ялкынга тыга. Һәр битен аерым-аерым. Гүя алар белән хушлаша.
- Нәрсә, Сәүбан, Гогольдән үрнәк алырга булдыңмы инде? - диде Солтаньяр шелтәле тавыш белән.
- Гоголь шедевр яндырган, мин – брак.
Ата кеше бер мизгел улына карап торды. Ни дисәң дә, Мирхәйдәровлар нәселе шул, аларга барысы беръюлы кирәк, ай да булсын, кояш та булсын, ә бит тормышта алай булмый, һәммә нәрсә акрынлап килә. Осталык, тәҗрибә гомер буена туплана.
- Соң, сабыр итәргә кирәк иде. Берара төзәтеп, яхшыртып эшләп карар идең.
- И әти, син үзең балта сабын күпме шомартсаң да төзәйми дисең. Туганда гарип туган нәрсә, күпме генә төзәтмә, гарип булып кала инде ул.
- Шулай да, яши-яши күбрәк акыл туплагач хәл итсәң дөресрәк булыр иде, - дип Солтаньяр аптыраудан бер битне алып укып карады.
Бу дөньяда кем куылган үз җиреннән,
Кем соң мәхрүм үз дәүләте, үз иленнән,
Явыз көчләр кемне бора үз диненнән,
Кемне яздырмакчы маңкорт үз теленнән.
Ул – татар.
Һәр халыкка ярдәм кулы кем соң сузган,
Авырлыкта кем соң түзем, чыдам булган,
Меңъеллыкта мең бәлане җиңеп узган,
Тик шулай да үз язмышын үзе сызган.
Ул – татар.
Бетсен, диеп, кемне Рәсәй суккан-каккан,
Кемнең җирен талаганнар төрле яктан,
Азак килеп урыс илен кем яклаган,
Күкрәк белән дзотларны кем каплаган.
Ул – татар.
Алты ханлык булып кемнең җире яткан.
Бер кечкенә субъект булган ул азактан.
Урысныкың үз тарихым дип ятлаган,
Үткәннәрне онтып маңкортлый башлаган.
Ул – татар.
Хәзер килеп аңыбызга кайтыйк кире,
Һәр төбәктә шаулап үссен татар теле,
Үссен, ныгысын, көч җыйсын татар иле,
Хезмәт ит син үз халкыңа, татар улы.
Без – татар.
Безнең максат: хөрлек булсын аңыбызда,
Лаек яшик үткәндәге даныбызга,
Тышау-тезгеннәрне өзеп җаныбыздан,
Татар булыйк. Татар бит без каныбызда.
Без – татар!
- Да-а, - дип куйды ата кеше боларны укып чыккач. Мондый шигырь язган кешенең китабын бастырмыйлар ул, ә менә үзеңне “бастырып” куюлары бик ихтимал. Сак булырга кирәк, улым. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, иң тәүдә авторның үзен үтерә ул.
- Борчылма, әти, башкача язмам инде. Минем поэзиям – сызыклар гармониясе. Мин әнә шул, дөньяда иң гади саналган сызыкларда сөйләп бетерә алмаслык матурлык, камиллек күрәм. Яхшы язучы булып булмады, ә менә яхшы архитектор булачакмын. Мин төзегән өйләргә карап сокланмаган кеше калмас.
Улының бу сүзләрен тыңлаганда Солтаньяр Вәгъдәгөл карчыкның сүзләрен исенә төшерде. Нәселеңдә язу таныган кеше булыр дигән иде ул. Шуңа да Сәүбан, бәлки, шагыйрь булып китәр, дип көткән иде, шуңа юраган иде. Булмады инде болай булгач. Карчык чүт кенә ялгышты, ахры. Туктале, ә Нурдәүләт? Бибкәйнең баласы Нурдәүләт? Вәгъдәгөлнең дәфтәрен Солтаньяр Сәүбанга тапшырырга уйлаган иде бит, ә ул нишләптер тәүдә сабый бала кулына барып эләкте. Менә сиңа хикмәт. Чыннан да, нишләп әле яшь ярымлык бала күзен китапка текләп утыра, бер гыйлләсе бар мәллә. Әллә йөзьяшәр карчык шул баланы күз уңында тоттымы?
Кит әле, Солтаньяр, әллә нинди им-томчы сүзенә карап сабыйга язмыш юрап утырма! Үзең дә күрәзәче булырга уйламыйсыңдыр бит? Мирхәйдәров эчтән үзен шулай битәрләп алды да, әле һаман да “тәмләп” кенә шигырьләрен яндырып утыручы Сәүбанга үкенечле караш ташлап, аш бүлмәсенә юнәлде. Капкалап алырга да эшкә барырга кирәк. Менә шулай ул, фани дөнья мәшәкатьләре кирәк-кирәкмәс фәлсәфә чоңгылларына батарга ирек бирми, ул сине үз юлына чыгарып куйган да, камчылап алга куа да куа.
Ә Сәүбанның күзләрендә яшь ялтырый иде...

44. Бәхетсез бала
Кадерле укучым, сәхифәләремдә күп, артык күп шәхесләрнең язмышларын бәян итәргә алынуым өчен гафу итәрсең, дип өметләнәм, ник дигәндә, аларның һәммәсен игьтибарлап, хәтерләп баруы синең өчен авыр булуы ихтималлыгын яхшы аңлыйм. Ләкин, менә бит, нәфсе дигән нәрсә яңадан кулга каләм алырга мәҗбүр итә: Зөлкәрам турында язмый калма, ди. Олы шәхесләр турында сүз барганда мәктәп баласы тормышын тәфсилләп тормасак та булыр иде, әлбәттә, ләкин, әдәбият сөюче дустым, тагын бер мәртәбә гафу, төп геройларыбыз шикелле бу малай да күренекле шәхес булачак һәм Кураиш тарихына рәссам пумаласы белән бик матур итеп үз исемен язып куячак әле. Шулай дип акланып алганнан соң сүземне дәвам итәм.
Зөлкәрам укыган сигезенче класста күңелсез. Укытучы Бибкәй апалары авырып киткән. Дөрес, башта кайбер малайлар моңа шатланды гына, дәрес булмаса урамда уйнарбыз дип уйлаганнар иде, тик аларныкынча булмады: тел һәм әдәбит дәресләрен башка укытучылар үткәрә, кереп задание бирәләр дә чыгып китәләр. Парта артында утырасың, вакыт уздырасың, ә юньләп аңлатучы, ахырда сорап билге куючы юк. Мондый вакытларда класс ничектер ятим, ташландык, шикелле. Хәзер инде шук малайлар да шаярмыйлар.
Зөлкәрамга исә бигрәк тә ямансу, чөнки аның әнисе дә авырый. Шуңа да ул чирнең бик начар нәрсә икәнлеген белә. Кеше чирләмәсен, чирләсә тизрәк терелсен икән. Малай Абызтамак дәваханәсендә яткан әнисен сагына, ә аның классташлары Бибкәй апаны сагына. Менә бит, Зәлифә түзмәде, укытучының өенә барып хәлен белергә тәкъдим ясады.
- Барыйк, дуслар! Күптән кирәк иде, - диде класс старостасы Вәзир.
- Акча кайдан алабыз?
- Ул акча нигә кирәк?
- Авыру янына барганда буш кул белән бармыйлар, күчтәнәчкә җиләк-җимеш, витаминлы ашамлык алып баралар, белдеңме?
- Алайса, мин әнидән сорыйм.
- Мин дә, мин дә, - диештеләр балалар.
- Ягез, кемнәр бара, кул күтәрегез? - диде тиктормас Зәлифә.
Барысы да, шул исәптән Зөлкәрам да, кул күтәрделәр. Ләкин икенче көнне ул бөтенләй мәктәпкә килмәде. Әтисе аны район үзәгенә алып китте. “әниеңнең хәле шәптән түгел икән, барып күреп калыйк,”- диде. Ләкин алар килеп җитешә алмадылар. Зөлкәрамның әнисе бу вакытта җан биргән иде инде.
Укытучы Бибкәй Талхина балаларның хәл белергә килүеннән бик канәгать калды. Уттай температура эчендә ятса да, хәле җиңеләеп киткәндәй булды, торып утырды. Куанып, ул мәктәп хәлләрен сорашты, туган телне үзегез булса да укыштыра торыгыз инде, дип үгетләде.
- Безнең Зөлкәрам кайда соң? Ул ник килмәде? - диде Бибкәй, кара кашлы сөйкемле малайның булмавына игътибар итеп.
- әй, ул гел шундый инде, тискәрелеген күрсәтмәкче булгандыр, - дип чәпчеп чыкты Зәлифә.
- Туктале син, бәлки, бер хәл булгандыр, - диде сабыррак Вәзир.
- Булган сиңа, ялкаулыгы җибәрмәгән, Бибкәй апаның авырып ятуына төкерде ул.
- Дөрес шул, Зөлкәрамның үзсүзлеге бар инде, бик тыңлашып бармый, - дип күңелсезләнде укытучы.
Бибкәй Солтаньяровна тагын бер атналап авырып ятты әле. Аннары, температурасы төшеп, берҗай гына йөри башлагач, эшкә чыкты. Ә Зөлкәрам һаман да сабак алырга килмәгән икән. Шунда гына укытучы бу малайга коточкыч кайгы килүен белде. Дәресләрдән соң бала җанлы педагог малай өчен үзәге көеп колония баракларына карап юнәлде.
- Их, балам, балам, шундый да авыр кайгыларга калгансың икән!.. Мин белмәдем дә. Авырып яттым шул. Барысы да хәлемне белергә килде, тик син генә юк идең, шунда хәтерем калды. Ә син бу вакытта әнә нинди бәлагә тарыгынсың. Их, балам, балам, гафу ит мине, зинһар, синең хакта начар уйлап нинди зур гөнаһлы булдым бит мин, - дип укытучы Зөлкәрамны үз улыдай күреп күкрәгенә кысты, башыннан сыйпады. Мондый мөгамәлә күрмәгән малай башта оялып, кыргыйланып торса да, бик тиз күңеле эреп шым гына елап җибәрде.
- Ярый әле сез килдегез, - дип рәхмәтен белдерде Зөлкәрамның әтисе Гайдәни, - югыйсә атна буена ашаганы юк, сөйләшкәне юк, тере мәет кебек утыра да утыра, ул-бу булмагае дип курка башлаган идем.
Бибкәй белән бәхетсез ир әле байтак сөйләшеп утырдылар. Укытучының да күзләре чыланды, малай өчен бәгыре телгәләнә иде, ләкин үзе аңа нык булырга, бирешмәскә киңәш итте. Апасы кайтып киткәч, Зөлкәрам барак артына чыгып хәлдән тайганчы елады, шуннан соң ничектер җиңеләеп, күңеле бераз бушап калгандай булды. Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк, диләр картлар. Бу сүзләрнең мәгънәсен Зөлкәрам бик яшьли аңлый башлады.
Гомумән, малай өчен бу ел бәхетле булмады, әнисен югалтуы өстенә тәртибеннән өчле чыгуы да бер бәла булып төште. Ел ахырында әллә бу имгәкне мәктәптән куаргамы, дип педсоветта зур киңәшү, дөресрәге, тарткалашу булды. Акыллы укытучыларның акыллы фикер йөртүе аркасында гына “тәртипсез малайның” язмышы тәмам бозылмый калды. Хәер, бу хакта тәфсилләбрәк сөйләп үтик.
Зөлкәрам рәсем төшерергә ярата. Ярата гына түгел, шул шөгыленнән аерыла алмый. Пейзажлары, портретлары бик матур килеп чыга аның. Кайбер сүрәтләрен атналар буена төшерсә дә ялыкмый, киресенчә, теләсә кайдан җыелган биш-алты карандашы ярдәмендә кирәкле төсләр чыгару белән дөньясын онытып мавыгып утыра.
Моңа кадәр аның бу һәвәслеген ата-анасыннан һәм иң якын дусларыннан башка беркем белми иде. Тик, саескан бар урманда сер сакланамыни, каяндыр ишетеп Зәлифә класс җитәкчесенә “чишеп” куйган. ә класс җитәкчесе итеп ул елны, үч иткәндәй, Фәрзәния Туктаровнаны куйганнар иде. Анысы, малайның рәсем төшерүен белү белән, аңа дәрестән соң калырга кушты. Зөлкәрам башта аптырабрак калды: нәрсәгә икән? Аның бит бу арада гаебе дә юк, шикелле: укуын әйбәт кенә укый, тәртип бозмый, дәрес вакытларында кайберәүләр шикелле сөйләшеп тә утырмый, укытучыларны бирелеп тыңлый.
- Сине яхшы итеп сүрәт ясый, диләр. Стенгазета өчен рәсем эшләп бир, - дип яхшы гына эндәште ул куркынып утырган укучысына. - Өч малайны хулиган итеп эшләп куй, ярыймы?!
Зөлкәрамның эченә салкын йөгерде. Беренчедән, аның беркайчан да карикатура төшереп караганы юк, булдыралмаса, бу усал укытучы аның башын ашаячак. Икенчедән, теге малайлар минем иптәшләр түгел микән, дип уйлады ул, шунлыктан, бу эшкә һич тә күңеле тартмый иде. Укытучы апасы аны ниндидер начарлык эшләргә мәҗбүр итә сыман тоелды.
- Мин булдыралмыйм, - диде ул үртәлүле карашын күтәреп.
- Син башта эшләп кара! - диде тегесе катгый итеп һәм малайның алдына таушала башлаган бер кәгазь салды.
Зөлкәрамның чарасы калмады. Укытучы кушканны ничек тыңламыйсың инде. Аннары, ни өчен нәкъ менә аның дуслары гәзиткә эләгергә тиеш, мәктәптә шук малайлар азмыни. Янә килеп, сүрәтне кем төшерүен кем белсен тагы...
Малай кулына каләм тотып тынып калды. Аның гадәте шулай: кәгазьгә карап ул бик озак уйланып утыра, шуннан ап-ак биттә кирәкле сызатлар, йөз чалымнары күренгәндәй була. Шуннан инде Зөлкәрамның кулы үзеннән-үзе йөри башлый, һәм тиешле сүрәт килә дә чыга.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 22
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.