Latin

Солтаньяр - 27

Total number of words is 4221
Total number of unique words is 2108
37.7 of words are in the 2000 most common words
52.1 of words are in the 5000 most common words
60.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Солтаньяр йортка кайту белән йөрәген ниндидер шом биләп алды, нишләп Сабира өйдә түгел икән? Бу вакытка кадәр эшләмиләрдер бит инде. Ир кеше шулай арлы-бирле йөренгәндә урамда ашыгып килгән Вера күренде. Мирхәйдәровның йөрәге “жу” итеп китте, сизә шул ул, әгәр табиб кая басканын да аңгармый урам буйлап йөгерә икән, бу инде яхшыга түгел.
- Солтаньяр абый, Сабира апа чирләп китте. Эшләп йөргән җиреннән егылган.
- Нәрсә булган соң, йөрәгеме әллә?
Вера Степановна җавап бирергә кыймый башын аска иде.
- Йә, әйт, Вера, мин ир кеше, егылып үлмәм, дөресен әйт.
- Беләсеңме, Солтаньяр Заһитович, мин яман шеш дип исәплим. Ләкин монысы минем фикер генә, анысын белгечләр дөрес диагноз куяр. Тик, шик бар икән, Сәрвәр апаны башкалага озатырга кирәк. Баш врач райүзәк белән сөйләште инде, санитар машина иртән килеп алып китәргә тиеш.
Солтаньяр дәваханәгә йөгерде. Тик хатыны һушсыз иде, соңгы тапкыр сөйләшә алмый калды, ә ике атнадан, башкаланың онкология дәваханәсендә аның гомер иткән хатыны, җан дусты үзенең өзелеп яраткан ирен, газиз балаларын калдырып дөньялыктан китеп барды.
Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга бар Кураиш җыелды. Ерак һәм якын аралардан кешеләр килде: район башлыклары, предприятие җитәкчеләре, танышлар, дуслар, иптәшләр... Апанас кебек иске дуслар да онытмаган. Туганнардан ире Гаетбай озатуында Сәдинә килде, Гөлкәй белән Хәлифәт кайтты, ә Сәүбән белән Дилбәргә телеграмма бирмәскә уйладылар, бик еракта яшиләр шул алар, алай тиз генә кайтып җитәрлек түгел.
Сәрвәрнең шулай булуы барысын да шаккатырды. Кып итеп эшләп йөргән кеше иде бит. Дәваханә сукмагын тапамады, авырып йөрүен хәтта ире белән балалары да белмәгән. Аяз көнне яшен суккандай булды бу хәбәр. Мондый чакта үкенеч һәм үпкәләү булмый калмый. Гөлкәйнең дә күңелендә кара фикер төенләнеп маташты: нишләп инде Кураиштагы шундый тәҗрибәле, данлыклы доктор аның әнисенең авыру икәнен белмәгән. Җитмәсә, дуслар һәм күршеләр. Без капчыкта ятамыни. Ләкин ул уйлаганын телдән әйтмәде, ризасызлыгын йөрәгендә калдырды. Вәләкин намуслы кешегә әйтеп тору кирәкми, Вера болай да үз-үзенә урын табалмады.
- Их, нишләп кенә мин бернәрсә дә белмәдем соң, нишләп мин карап торып үзебезнең Сәрвәр апаны үтердем, - дип үкседе ул. Күңелләрдә әнә шундый, төрлечәрәк уй булса да, Гөлкәй белән Вера кочаклашып елаштылар. Мондый чакта, билгеле инде, өлкәннәр ярдәмгә килә.
- Ямьсез кыланып елашмагыз шулкадәр, - диделәр. - Үлемне Ходай бирә. Бәләкәй баласы юк, алтмыш яшькә якынлашып бара иде, бөтенләй яшәмәде дип тә булмый инде. Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый. Бик игелекле, фәрештәдәй гөнаһсыз кеше иде, җаны җәннәттә булсын, - дип дога кылып куйдылар.
55. Солтаньяр яңа урында
Солтаньярның дөньясы җимерелде. Аны хәзер: “Кайттыңмы, әтисе, бүген бигрәк озак эшләдең!”- дип ягымлы елмаеп каршы алучы җаныкае юк. Ерак юлга җыенганда: “Менә бу җылы күлмәгеңне ки, яңа оекбашыңны ал, аягың өшемәсен,”- дип хәстәрләп озатучы юк. Өйдә аш, коймак, бәлеш исләре дә юкка чыкты, Солтаньяр леспромхоз ашханәсендә яисә Бибкәй китергәнне ашый да, йокларга ята. Кайгыны эш дәвалый, диләр, директор моны гына белә, тик ул элеккечә эшли алмады, зиһене чуалды, игътибарсызга әйләнде, кичә нинди план корганын бүген хәтерләми интекте. Һәм беркөнне ул үз-үзенә: “%итәр!”- диде. Райком секретаренә шылтыратып: “Лесхозга эшкә күчәргә телим,”- диде. Бу хакта алдан сөйләшенелгән иде инде, шуңа да Заур Садриевич сүзне озакка сузып тормады, иртәгә үк килеп җит, алайса, диде.
Үзе урнына кемне тәкъдим итәргә Солтаньяр күптән уйлаган иде инде. Бик озак ул Нуриҗан Назаров белән Мөсәлләм Гомәров арасыннан кемне сайларга белмәде, ләкин ахырда технологка өстенлек бирде. Дөрес, Нуриҗан да тарта алыр иде бу вазыйфаны, ләкин ул менә дигән инженер, рационализатор, уйлап табучы. Йөздән артык берәмлек техникасы, суднолары, цехлары һәм мастерскойлары булган предприятие өчен яхшы инженер дөнья бәясе тора. Аэрочана вакыйгасы да Солтаньярның исенә килеп төште. Авариядән соң Нуриҗан аны сүтеп двигателеннән ярдәмче хуҗалыкка зернодробилка эшләп куйган иде. Фуражны ярма итеп тарттыргач маллар бу азыкны яратып ашый башлады һәм нәтиҗәсе дә булды. Азак хәтта колхозлардан килеп карап та йөрделәр. Ә пычкы үткерләү станогын үзгәртеп ничек ансат һәм тиз эшләргә көйләп куйды. Әйе, мондый инженер леспромхозның арка терәге, техникаң идеал тәртиптә булмаса, нинди эш майтарыр идең. Юк, аны урныннан алырга ярамый. Һәм Солтаньяр үзе урнына Гомәровны тәкъдим итте. Райком секретаре берсүзсез риза булды. Алар кайчан икесе ике төрле фикердә булсалар да, бу юлы Мортазин директорның тәҗрибәсенә, кадрлар мәсьәләсендәге компетентлыгына ышанды. Теге чактагы үпкәләү дә артта калган иде, җитәкче кеше чыгымчы бичә шикелле кенә куып йөри алмый бит инде. Кыскасы, беренче секретарь леспромхоз директоры итеп Гомәровны куярга әзер иде, шуңа да ул Солтаньярга икәүләп килегез, диде.
Абызтамакта Мирхәйдәров район комитеты бинасыннан чыккач, лесхозга юнәлде. Анда әллә кайчан пенсиягә чыккан, тазалыгы какшаган директор үзенең алмашчысын күз дә каш көтә иде һәм шундук шатланып эшен тапшыра башлады.
Солтаньяр башаяк яңа хәстәрлекләргә чумды. Хуҗалык белән, документация белән таныша торгач атна-ун көн вакыт үтеп тә киткән. Җайга төшкәч, янә үз уена кереште – ул бит бирегә урман үстерү эшен җәелдерү теләге белән килгән иде. Моның өчен иң тәүдә акча кирәк. Шуңа да лесхозның яңа директоры республиканың һәм СССРның урман министрлыкларына ярдәм сорап хатлар язды. Республика министрлыгыннан ул еллар өчен гадәти җавап килде, янәсе: “Урман торгызу эшенә акчаны үзәктән бирәләр, ә БАССР Урман министрлыгы лесхозларга шушы акчаны гына бүлеп җибәрә. Ягъни бу сумманы арттыру мөмкинлеге юк.” Солтаньярның хәтере калды, акчаның Мәскәүдән килгәнен бала да белә, соң, сез шул акчаны күбрәк бирүләрен сорагыз! Ни әйтсәң дә, лесхоз директорына караганда сез югарырак утырасыз бит. Азрак тырышсагыз кулыгыздан каламы?!
Ил мәркәзе үзе дә шатландырмады. Хәзерге вакытта яшь урманнар утыртып үстерүне арттыру мөмкинлеге юк. Бәлки, киләчәктә хәл уңай якка үзгәрер, дигәннәр.
Бу хаттан соң да Солтаньяр тынычланмады, тәвәккәлләп КПСС Үзәк Комитетына язды. Ни өчен язмаска, ул бит әле коммунист, райком әгъзасы, Устав биргән хокуктан ник файдаланмаска? Ләкин бу юлы җавап күренмәде. КПСС Узәк Комитеты аппаратында утырган бер функционер үтенечнең күчермәсен СССР Урман министрлыгына юллады, ә андагы икенче бер эшем иясе югары партия органына=“Хат авторына аңлатма җибәрелде,”- дип җавап кайтарды. Моны Солтаньяр белмәде, әлбәттә, ул бары тик җавап булмасын гына аңлады. Һәрбер авыл мужигының хатын укып утырырга монда сиңа хәзер Калинин заманы түгел. Шундый очрак өчен Алладан көт, үзең эшлә, дип әйткәннәр. Яшь урман утыртыйм дисәң яңа питомник төзергә кирәк, ә моның өчен, әлеге дә баягы, акча табасы бар. Мирхәйдәров үзенең ярдәмчеләре, белгечләр белән киңәште. Ул башта ук шуңа игътибар итте: лесхоздагы хәлләр турында баш лесничий түгел, аның ярдәмчесе күбрәк белә иде. Башка мәсьәләләр буенча да Бәхтияр Зарапов исемле бу егет төпле фикерле булуын күрсәтте. Шуңа да Солтаньяр күбрәк аның белән киңәшә башлады. Шулай бергәләп уйлый торгач, акча эшләү стратегиясе барлыкка килде. Аннан-моннан кеше табып, мунча буралары бураттылар, аларны шәһәргә итеп кыйммәт хакка саттылар. Икенчедән, каеннарны утынга турамый, гел диярлек фанер комбинатына озата башладылар. Монысы ифрат файдалы булды, яхшы хак түләделәр һәм анда теләсә нинди кәкре каен да ярый иде. Дөресрәге, кәкре җирен утынга кисеп аласың, ә төз өлеше өч метрга тулса, фанер чималына алына. Ниһаять, тагын бер гыйлләсе бар: урман тәрбияләү максатында лесхоз ел саен билгеле күләмдә агач кисәргә тиеш – план бирелә. Ләкин кайдан, нинди агач киселгәнен кем килеп карап тора? әгәр теләсәң деловоен да алырга була бит. Моңа башта Солтаньяр кыймый торды, бу бит агач утырту өчен агач кисү була. Ләкин, баш тирәли уйлап карагач, бу фикернең дә гамәлгә ярарлык булуы ачыкланды. Бер “юньле” ылыслы агач сатудан килгән акча дистәләгән үсенте утырту чыгымын каплый икән.
Шуннан соң эш кузгалып китте. Хатын-кызлар чыршы, нарат, карагай күркәләре җыйды. Бу эшне, әлбәттә, лесниклар оештырды, бигрәк тә Кураиш леснигы Мөганиф Маннанов зур хезмәт салды. Шулай итеп яңа теплицада орлыклар шытты, яшь үсентеләр калкып чыкты. Аларны өч елдан соң ачык грунтка утыртырга кирәк иде, шуңа да питомник киңәйтелде, андагы җирне берничә мәртәбә йомшартып, хәтта тирес кертеп сөреп чыктылар. Шулай мәш килеп маташа торгач ике ел вакыт үтеп тә киткән икән.
Бер көнне Солтаньяр Мирхәйдәров Ташкулга барырга җыенды. Промартель бетерелгәч, бу авыл лесхоз карамагына бирелгән иде. Бирелүен бирелде дә бит, ләкин ул ни файда бирми, ни анардан баш тартып булмый. Нәрсә булса да уйларга кирәк. Барып, авыл халкы белән бергәләп уйласаң, яхшырак инде ул. Директор иптәшкә Бәхтиярне алды.
- Мин барыйм, яшь кешедән нинди файда инде, - дип теләген белдерде лесничий.
- Туктале, туганкай, лесхозны бөтенләй хуҗасыз калдырыйкмыни. Мин булмаганда син баш бит монда! - дип салпы якка салам кыстырды Солтаньяр. Ә тегесе бу сүзләрдән ирәеп китеп, шундук кире урынына утырды һәм горуранә кыяфәттә иптәшләренә карап алды. Янәсе, күрәсезме мин кем.
“Буш куык” дип уйлады Солтаньяр. Ләкин эндәшмәде. Катерга утырып юлга чыктылар. Теге чакта Кураиштан моторлы көймәдә күтәрелгән иделәр, ә катер шактый тизрәк бара, җитмәсә, Абызтамактан Ташкул ике тапкырга якынрак. Кыскасы, бу юлы бик тиз килеп җиттеләр. Аларны Хантимер яр буенда ук каршы алды.
- Көчле мотор тавышын ишеткәч, начальниклар килә дип уйлаган идем, ялгышмадым бит. Югыйсә, безнең браконьерларның тавышлары икенче, - дип елмайды бригадир.
- Исәнме, Хантимер. Менә, таныш бул, бу юлы Бәхтияр белән килдем.
- Без таныш инде. Саумы, пацан. Гафу ит, Бәхтияр дус, димәкче идем.
- Нигә “пацан” дисең, буйга колга кебек, мыегына уралып егылырлык? - дип кызыксынды директор.
- Без урман техникумында укыдык. Бәхтияр беренче курска кергәндә без өченче курска күчкән идек инде. Шуңа аларны “пацаннар” дип йөртә идек. Шул гадәткә кереп калган.
Өчәүләп авылны, тирә-якны карап йөрделәр. Хантимер үзенең биләмәләре белән таныштырды. Биредә кирпеч сугу өчен яраклы менә дигән кызыл балчык бар икән, елга буенда чуерташ, ә тауда ак ташның бетәсе түгел. Кайдадыр болар ифрат дефицит әйбер. Ләкин урман арасында утырган ялгыз авылда табигатьнең бу байлыклары файдасыз ята, чөнки якын-тирәдә төзелеш юк.
Болар шулай йөргәндә бәләкәй авылның аз гына халкы кечкенә клубка җыелып өлгергән иде. Кешеләр киләчәк белән кызыксына, бүгенге тормышларыннан әллә ни канәгать булмыйча, яхшылык көтә, үзгәреш тели. Аларның директорга беренче соравы шул булды:
- Ә ни өчен безнең авылда һаман да ут юк?
Бу сорау Солтаньяр өчен көтелмәгәнчәрәк яңгырады. Чыннан да, бу хакта аның моңа кадәр уйлаганы булмаган икән. Кыен хәлдән Хантимер коткарды.
- Иптәшләр, без күптән инде авылга ут кертүне сорыйбыз. Элекке директорыбыз йөреп-йөреп карады да, булдыралмады.
- Нигә аны миңа әйтмәдегез?
- Белмим инде, Солтаньяр Заһитович, ләкин район җитәкчеләре белә бит.
- Эш нидә терәлде соң?
- Райплан риза түгел. Акча юк, дигән булып ел саен төзелеш планына кертми калдыра, чөнки колхоз авылларын электрлаштыру бара. Югыйсә, әллә ни зур эш тә түгел, линия күрше район территориясеннән, моннан ике генә чакрымнан үтә бит.
- Ярар, иптәшләр, мин бу хакта сөйләшермен, бәлки, мәсьәлә хәл ителер.
- Рәхмәт, - диде халык.
Ә авыл кешеләрен, үсеп килүче яшь буынны ничек эш белән тәэмин итәргә соң? Уйлый торгач, шундый карарга килделәр: күбрәк мунчала батырырга. Агачыннан мунча бурасы бурарга була, ә мунчаласыннан, әлбәттә, пумала бәйләргә. Аннары балык ыслау белән шөгыльләнергә кирәк. Монысы бигрәк тә ансат эш, гади генә бер корылма коршап куй да, эшли башла. Утын җитәрлек. Балык тоту өчен өч-дүрт кешедән бригада оештырырга мөмкин. Хәер, кешеләр аны болай да тота, алардан алып та ысларга ярый. Чыннан да, бу эшне тиз арада оештырырга мөмкин һәм ул табыш бирә торган кәсеп. Ничек моңа кадәр уйланылмаган. Аннары, авылда пилорам куярга кирәк, ансыз нинди урман авылы була инде. Һәм, ниһаять, директор Ташкулга бер трактор бирергә вәгъдә итте. Бу сүзләрдән соң халык хәтта яктырып китте. Әйе, арбасы, сабаны белән бер трактор булса, тормыш итүе күпкә җиңеләя бит. Югыйсә, бакчаны ат белән сөрәләр, ат җигеп утын ташыйлар, печәнен әйтеп торасы да юк.
Киңәшләшү тәмамланды дигәндә кайдандыр арткы рәттән тавыш ишетелде.
- Кирпеч заводы төзергә кирәк!
Бөтен зал ялт итеп тавыш иясенә борылып карады.
- Исәнме, Ярмулла абзый, син мондасыңмыни?
- Мин һәрвакыт мондамын. Кызыксыну дигән нәрсәне бөке тыгып кына томалап булмый бит.
- Бик яхшы. Тик, нишләп әле син бәләкәй генә Ташкул авылында шулкадәр кирпеч кирәк, дип уйлыйсың?
- Кирпече кирәкми, без агач өйдә дә бик әйбәт яшибез,- заводы кирәк. Кирпеч сугып сатар өчен. Абызтамакта зур төзелешләр булачак, ди бит.
Солтаньяр бу картның күп белүенә тагын бер кат инанды һәм халыкка ул болай диде:
- Ярмулла абзый белеп әйтә. Абызтамакта гына түгел, тоташ район буенча зур төзелешләр башланырга тора. Хәзер менә төзелеш оешмасы, ягъни механикалаштырылган күчмә колонна төзелә. Ул уналтышар квартирлы йортлар сала башларга тиеш, ә кирпечне баржаларда башкаладан ташырга уйлыйлар. Чыннан да, ике йөз чакрымнан кирпеч ташыганчы, аны үзебездә җитештерсәк, районга бик зур файда булыр иде.
- Шулай булгач, эшләргә кирәк!
- Иптәшләр, сез миңа карагыз, мин пенсия яшенә җиткән кеше, - диде Солтаньяр. – Озак булса тагын бер, ике ел эшләрмен. Шуңа да андый нәрсәләр вәгъдә итәлмим. Мин сезгә трактор, пилорам бирәм дидем – бирермен. Тик, менә кирпеч заводы төзү мәсьәләсе ул бер көндә генә хәл ителә торган эш түгел. Ул югарыда хәл ителә. Ләкин мин бу хакта район җитәкчеләре белән сөйләшермен, әгәр чыннан да икътисади файдасы булырга ошаса, гамәлгә ашырырга тырышырбыз. Арлы-бирле үзем эштән китсәм, яңа директорга Ташкулда кирпеч заводы төзет, дип кат-кат әйтеп куярмын, ләкин мин үзем аны мотлак булыр дип бүген вәгъдә бирмим. Килештекме?!
Абызтамакка әйләнеп кайту белән Солтаньяр ташкуллыларның заказын үтәргә кереште. Райподан списать ителгән бер кечкенә баржа, дөресрәге, платформа алып, шуны тикшерделәр, ямыйсын ямадылар да, арбасы, сабаны белән тәгәрмәчле бер тракторны шушы баржага бастырып, катерга тагып Ташкулга озаттылар. Былтыр яңа пилорам куеп искесен сүтеп алганнар иде, директор шуны, җитмәгән детальләрен табып яңадан җыярга, эшләрлек хәлгә китерергә кушты. Анысын да шулай ук су юлы белән озатырга мөмкин. Тик, әле электр булмагач, ашыгасы юк. Ут мәсьәләсенә килгәндә Солтаньяр инде күптән сыналган ысулны кулланырга булды. Тискәре кеше куркак була, көтмәгән каршылык очратса, каушап кала, менә шуннан бик оста файдаланырга мөмкин бит инде. Мирхәйдәров йөзе кызарып чыксын өчен мөлдерәмә тулы бер стакан аракы коеп эчте. Аннары, күзләрен акайта биреп, кулларын ян-якка галәмәт селкеп дәү-дәү адымнар белән райплан начальнигы кабинетына атылып керде. Чуендай йодрыгы гөп итеп өстәлгә килеп төште.
- Нәрсә син, бюрократ, партиягә аяк чаласыңмыни?!
- Нинди партия, нәрсә булды? - дип сискәнде райплан рәисе.
- Нинди партия дисеңме, синең әллә икенче партияң бармы? Бюрода аңлатырлар сиңа нинди партия икәнен!
- Туктагыз әле, Солтаньяр Заһитович, нәрсә булды соң?
- Карале бу оятсызны, нәрсә булды, дип утыра тагын. Партиянең соңгы пленумы урман авылларына кичекмәстән ут кертергә дип карар чыгардымы? Чыгарды! ә син нишләп Ташкул авылына линия сузуны һаман планга кертмисең? Партия карарлары сиңа кагылмыймыни? Син үзеңне Ленин партиясеннән өстен итеп куйдыңмы хәзер?
Райплан рәисе Мирхәйдәровның үзсүзле, әрсез кеше булуы турында белә иде, әлбәттә, аның югарыга жалобалар язып ятуы хакында да ишеткәне бар, ләкин бу кадәр үк бәйләнчек, әшәке бәндә булыр дип уйламаган иде. Менә бит, партиягә каршы барасың, ди, нәрсә уйлап тапкан. Мондый бәла яба башласа, үзеңнең гаепсез икәнлегеңне туфрак ашап ант итсәң дә исбат итә алмассың. Моның белән бәйләнмәвең хәерле...
- Ярар, Солтаньяр Заһитович, киләсе ел планына мотлак рәвештә кертербез, борчылмагыз.
- Дөрес әйтәсең, планга икенче елны кертерсең, ә эшләвен быел эшләргә кирәк. Югыйсә, партбилетың белән хушлаш! - шул сүзләре белән Солтаньяр тагын бер өстәлгә сугып алды. Кара савыты сикереп куйды, аннан болай кабинет хуҗасы сикерде.
- Ярар, ярар, җаен табарбыз, җаен табарбыз, җаен табарбыз...- дип иске пластинка кебек тотлыкты ул.
Чыннан да, шул ук елны просека киселде, баганалар утыртыла башланды, ә икенче елда инде чыбыклар сузылып, Ташкулга электр тогы бирелде.
Бу кәмит турында бер очрашканда Солтаньяр дусы әбкадыйрга сөйләгән иде, прокурор тыела алмый эчен тотып тәгәрәп көлде.
- Нәрсә, пленум әллә чыннан да шундый карар кабул иткән идемени? - дип сорады кыткылдавыннан чак тыелып әбкадыйр Галимович.
- Ай-яй-яй! Син дә бит, иптәш прокурор, минем кебек үк бюро әгъзасы, шуны да белмәгәч...- дип, шелтәләп башын чайкады Мирхәйдәров.
Прокурор, чак кына кыенсынгандай булып, дустына карады һәм аның күзләрендә мутлык чаткылары күреп, янә дә тәгәрәп көләргә кереште.
- Ну, Солтаньяр, син райплан рәисен генә түгел, мине дә төп башына утырттың. Чыннан да, пленум материалларын укымаган идем шул мин. Каптырдың син мине, ай маладис!
Без капчыкта ятамыни, Солтаньярның Ташкулга ничек ут керттергәне, ничек райплан начальнигының котын алуы тиздән бөтен тирә-якка таралып, үзенә күрә бер легендага әйләнеп район тарихына кереп калды.
56. Кайту
Яшь хан үзенең чибәр кәләше белән сәхрә гизеп йөриләр икән. Дөнья матур, дөнья ямьле, ә ханбикәнең нигәдер кәефе юк, елмаймый да ул, көлми дә икән. Моны хан да сизенә.
- Җанашым минем, сөеклем, син нигәдер уйчан күренәсең, әллә берәр нинди хәсрәтең бармы? - дигән ул.
- Бар шул, ханым. Гафу ит, - дигән итәгатьле ханбикә.
- Ничек инде ул алай, син дөньяда иң бәхетле хатын-кыз түгелмени?! - дип гаҗәпләнгән хан. – Яныңда үзеңне өзелеп сөйгән ирең, артыңда һәр теләгеңне үтәргә әзер торучы хезмәтчеләрең, тирә-ягыңда иксез-чиксез җирләребез, мәрмәр сарайда сандык-сандык бизәнү әйберләрең, алтын-көмешләрең, боегырга һичнинди сәбәп күрмим.
- Анысы шулай, - дигән ханбикә. – Тик мине туганнан бирле кадерләп үстергән ата-анам янымда юк, ахирәтләрем еракта калды, туган җиремнән аерылдым, кечкенә бер йөрәк өчен артык зур югалту түгелмени.
- Бу җирдә син дә мин иң хөрмәтле кешеләр, барысы да безне ярата, шулай булгач, нинди сагыш булырга мөмкин, - дип анысы үзенең кәләшен аңламаган.
Бервакыт, ял итеп утырган җирдән, ханбикәне елан чага һәм ул үлеп китә. Хан кайгыга кала. Ел артыннан ел үтә, ә аның хәсрәте кимеми, сагышлары сүрелми. Ханның байлыгы да бар, мәрмәр сарае, алтын-көмеше, мең-мең гаскәрләре, хезмәтчеләре бар, үзе таза, яп-яшь әле – күңелсезләнергә бер сәбәп тә юк шикелле бит. Ләкин бар икән шул, янында сөекле ханбикәсе юк. Менә шунда гына хан үзенең кәләшенең бәхетсез булуын аңлый. Бәхетле булу өчен яныңда газиз кешеләрнең булуы, гомерең туган җирдә үтүе зарур икән. Солтаньяр бу хикәяне Вәгъдәгөл дәфтәреннән укыган иде, шикелле. Менә хәзер ул үзе дә шундый хәлдә калды түгелме соң, тамырыннан өзелгән үсемлек кебек ул яңа урында җирсенмәде. Монда кем ул? Лесхоз директоры. Шуның белән вәссәлам. Ә Кураишта аны белмәгән кеше юк, кечесенә ул атадай, олысына иптәш һәм дус. Уйлап карасаң, кем белән генә очрашмый, кем белән генә сөйләшми иде, леспромхоз начальнигы булып кына утырмады ул, ә Кураишның, башка авылларның бар тормышында катнашты. Үз эшчеләре генә түгел, почтальонкадан башлап балалар бакчасында аш пешерүчегә кадәр аны белә, һәммәсенә таныш бит ул. Ә биредә барысы да икенче. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дигәннәре шулдыр инде. Барысы да бар, ә менә бәхет юк.
Һәм беркөнне килеп Солтаньяр шуны тәмам аңлады: Сәрвәрдән башка яши алмый икән бит ул. Аның каберенә барып, аның рухы белән аралашып яшәргә тиеш ул. Солтаньярның Кураишны күрәсе килә, гомерлек яры-яртысы җирләнгән Кураишы бар бит аның, нәрсә уйлап ташлап китте соң ул аларны. Башка урында күңел тынычланыр, эшкә мавыгып сагышлар басылыр дип юмаландымы икән, ләкин үз-үзеңнән качып булмый бит. Һәм кинәт ир йөрәге тәвәккәллек белән талпынды. Әле берничә ел элек кенә ул район җитәкчелегеннән леспромхоздан лесхозга күчерүләрен сораса, бу юлы инде лесхоз директоры вазыйфасыннан азат итүләрен сорады.
- Их, Мирхәйдәров, Мирхәйдәров, син ничәнче тапкыр инде мине проблема алдына куясың. Мин бүген синең урынга кемне билгеләргә тиеш, шуны уйладыңмы?
- Уйладым. Бәхтияр Зарапов бик сәләтле, белемле егет күренә. Сынатмас, дип уйлыйм.
- “Күренә,” “уйлыйм,”- дип Солтаньярның сүзләрен кабатлады Мортазин. – Суга таяндырасыңмыни син мине. Башы яшь әле ул Зараповның.
- Ничек кенә булмасын, миңа вакыт инде. Артыгы белән эшләдем.
- Артыгы белән минем канны да боздың. Нәрсә, әллә өч урынга жалоба язуыңны мин белмим дип уйлыйсыңмы? Белдем, дәшмәдем. Чөнки, чыннан да, эшли беләсең. Леспромхозны илдә иң көчлеләр рәтенә чыгардың, кыска гына вакыт эчендә лесхозны күтәрдең, шуның хакына эндәшмәдем. Эшләсен әйдә, районга файда китерсен, дидем. Ә югарыда бит алай уйламыйлар, алар безнең район мәнфәгате өчен янмый, нигә шул жалобщигыңны авызлыкламыйсың, диләр.
- Мин жалоба язмадым. Жалоба – зарлану ул. Аны мескеннәр һәм кимсетелгәннәр яза. Мин бары тик урман утырту өчен акча бүлүләрен сорадым.
Солтаньяр хаклы иде, әлбәттә, әмма Заур Садриевич ягында да хакыйкать юк түгел. Мичкә башыңны тыкмасаң, аның кызулыгын аңлавы кыен. Ә сәясәт дигән утлы мич астына леспромхоз директоры түгел, ә райком секретаре башын тыга, аңа тәкъдир бу язмыш. Дөньяда иң парадокс, капма-каршылыклы нәрсә - безнең илдәге тәртип. Бер яктан, һәр граждан югары органнарга, ә коммунист КПСС Үзәк Комитетына кадәр мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Хәтта гражданнарның хатларына битарафлык күрсәткән түрәләргә җәза бирү мөмкинлеген караган закон да бар. Ә гамәлдә барысы да киресенчә, шикаять язучының үзен эт итеп ташлыйлар. Статистика – җитди нәрсә. Кайсы өлкәдән Мәскәүгә хатлар, үтенечләр күбрәк бара игътибарга алалар да, бу өлкәнең беренче секретарен шелтәли башлыйлар. Янәсе, нишләп сезнең яктан жалобалар күп килә, нигә карамыйсыз, халык белән эшләмисезмени, нигә ситуацияне төзәтмисез. Обком секретаре, әлбәттә, үзенчә тырышлык сала, райком секретарьларын пешекли башлый: ни өчен сез шундый кимчелекләргә юл куясыз, нигә өлкәне (республиканы) хур итәсез, сезнең өчен Мәскәү каршында мин кызарырга тиешмени, әллә җылы урын ялкыта башладымы, фәлән-фәсмәтән. Райком секретаре инде үз чиратында чын нәфрәт белән предприятие җитәкчесенә яки авыл Советы рәисенә ябырыла. Янәсе, нигә сезнең эшчегез югарыга жалоба язган. Чарасыз күрегез, бүтәнчә гомердә дә язарлык булмасын. Чарасы күрелә, гаделлек таләп иткән кеше мәңгегә “жалобщик” булып кала, аның белән инде күпләр сөйләшергә дә теләми.
- Ярый, Солтаньяр Заһитович, без еш кына бер юрганны икебез ике якка тартсак та, хәзер инде ул хакта сүз озайтып торудан файда юк. Китүеңне кабул итәргә туры килә, чөнки, яшең узгач, көчләп тотып булмый бит инде. Гаризаңны калдыр, ә кешесен без табарбыз, - диде ахырда секретарь.
Кураиш. Саумы Кураиш. Үзебез тәүге казыгын каккан, үзебез исем кушкан Кураиш бит ул. Таныш җирләр, таныш өйләр. Өй дигәннән, игътибар иткәнегез бармы, һәр өй хуҗасына охшаган: йә ул киң, иркен булып утыра, стенасы аксыл – монысы инде ачык йөзле, түгәрәк битле кешенең кемгәдер “исәнмесез” дип әйтүе шикелле+ йә ул кара чырайлы, хәтта бераз тирәк артына качыбрак утырган, гүя мине күрмәсеннәр, мин үзем беркемне дә күрергә теләмим дигән шикелле+ кайсыдыр йорт елмаеп караган кебек, чөнки хуҗабикәсе ягымлы, игелекле хатын+ берәүләре яшел гөлләре белән карый, үтеп китмә, кер, чәй эчеп сөйләшеп утырырбыз дигән сыман. Ә Солтаньярның өе сукыр. Тәрәзәләренә такта кадакланган. Шулчакта Сабираның тәрәзәсез, туфрак идәнле өй турындагы төше искә төште һәм хуҗа каударланып такталарны каера башлады. Юк, бу өй сукыр, җансыз калмаячак. Сабира үзе булмаса да, аның җылысы, күз нурлары һәрбер бүрәнәгә сеңеп калган бит. Бу өйдә Сабира йөзе, шунлыктан, ул буш тормаска тиеш.
Солтаньярның кайтуын кайдан ишеткәндер, Мөсәлләм йөгерә-атлый килеп тә җитте.
- Исәнме, Солтаньяр абый, - диде ул кояштай балкып. – Исән-сау гына кайттыңмы?
- Кайттым әле. Мал да ашаган җиренә кайта, ди, бит...
- Алай димә инде Солтаньяр абый. Безнең Кураиш тормыш кору өчен иң җайлы, иң бәрәкәтле, иң ямьле урын. Ярый әле моны башкалар белми.
- Белсәләр начармыни?
- Начар, бик начар. Барысы да килеп тыгылырлар иде дә, тын алырга да урын калмас иде. Әнә, Мәскәүдәге кебек. Йөре аннары метро казып җир астыннан.
- Мөсәлләм?
- Нәрсә, Солтаньяр абый?
- Леспромозда яхшы гына эш юкмы?
- Леспромхозда начар эш юк, Солтаньяр Заһитович, үзең беләсең.
- Мин ул мәгънәдә әйтмим, гади эшчегә түгел, ә урман белгеченә эш табасы иде.
- Әллә эшкә чыгарга уйлыйсыңмы, һай шәп булыр иде. Үз урынымны бирәм, ягъни, үз урыныңны бушатам. Тик әйт кенә.
- Шаярма, Мөсәлләм, бер киселгән икмәк кире ябышмый. Лесхозда Бәхтияр Зарапов исемле бик булдыклы егет торып калды. Миңа ошады, сиңа да ошарга тиеш, дип уйлыйм. Шуны үзебезнең якка “тартырга”иде.
- Соң, баш технолог итеп куярга була, әгәр дә эшли алса.
- Нигә, леспромхозда технолог юкмыни?
- Юк дияргә дә була. Хатыны өзми-куймый үз ягына тарта, китәргә җыеналар.
- Димәк, килештек.
- Атны тешләренә карап сатып алалар иде дә бит... Ярый, син әйткәч, Солтаньяр абый, сиңа ышанам.
- Шикләнмә, булдырыр. Ләкин, синең сүзең дөрес, үзе белән таныш, белеш, бәлки, тәүге мәлдә берәр бәләкәйрәк эш биреп карарсың.
- Юк инде, ни булса да булыр, дип, баш технолог итәбәз дә куябыз. Технологсыз яшәп булмый ласа.
- Бик хуп. Амин, алайса. Мөсәлләм энекәш, тагын бер киңәш. Мин лесхозда эшләгәндә кирпеч заводы төзү турында сүз кузгалган иде. Тырышып карарга иде дә исәп, үзең күрәсең, вакыт җитми калды, менә шул хакта, мин әйтәм, үзебездә уйлашып карыйк мәллә? Леспромхоз авылларының берсендә кечкенә булса да кирпеч заводы ачсак, ничегрәк булыр икән? Кирпечне алучылар булыр микән, дип шикләнеп торам. Беләсеңме нәрсә, син менә сугышка кадәрле төзелгән баракларга игътибар ит әле, аларның аскы ниргәләре череп бара бит инде. Суга салып агызган бүрәнәләрдән тагын ни көтәсең. Ә бит безнең Бурай ягында өй өчен урманны кыш азагында, агачның иң коры вакытында кисәләр иде. Аннары, каезлагач, бурагач байтак утыра әле. Ә монда судан тартып алабыз да ашык-пошык күтәреп тә куябыз. Шуннан чери. Минемчә, мәктәп, клуб кебек биналарны кирпечтән мәңгелек итеп төзисе иде. Шулай итсәк, авылыбыз тагын да күркәмләнеп, заманча төс алыр иде.
- Бик дөрес әйтәсең, Солтаньяр абый. Мин үзем дә шундыйрак уйдамын. Былтыр райком секретаре белән киңәшкән идем, ул: “Нәрсә, үзегез урманга күмелеп яшисез, үзегез бушлай килгән материалдан баш тартып кирпеч сугып утырыр идегезме,”- дип көлде. Шуннан күңел кайтып тукталып калдым.
- Алар көлә торсын, син эшли тор. Әнә, Ташкулда балык ыслыйбыз дигәч тә көлгән иде ул. Янәсе, шуннан кадәр башкалага балык итәләрмени. Бүрәнә ташуы көлке түгел, ә ысланган балык ташуы көлке, имеш. Хәзер, әнә, лесхоз анардан табыш ала. Аннары, үзебезнең ярдәмче хуҗалыкны ал, мин кортчылык оештырганда авыз ермадылармыни. Вакыт кемнең хаклы булуын күрсәтте, үзең беләсең, берәр түрәдән документка имза куйдырырга булса, бал төяп китәбез. Әнә шулай тиешле кешеләрне баллап-майлап күпме техника алынды, күпме төзелешләр башкарылды. Башта әнә шулай көлделәр, аннары Кураишны үрнәкле леспромхоз дип тәҗрибә алырга килделәр, орденнар бирделәр.
- Килешәм, Солтаньяр абый. Шулай да бер утырып сөйләшү артык булмас. Кешеләр үзләре теләк белдерсә, күңел биребрәк эшләрләр.
- Бик дөрес фикерлисең, Мөсәлләм. Приказ бер нәрсә, энтузиазм – икенче.
Менә шундый сөйләшү булды элекке һәм хәзерге директорлар арасында. Кемгә ничек, ә Мирхәйдәровта бу әңгәмә якты эз калдырды. Ул бит әле бөтенләй кирәксез кеше түгел икән, әнә бит, аның белән киңәшләшәләр, сүзенә колак салалар. Солтаньярның балтасы суга төште дигәч тә, пенсиягә чыгу белән дөнья бетмәгән бит әле. Шулай булгач, бу болгавыр халәттән котылырга да, ниндидер шөгыль табып яңадан яши башларга кирәк.
Шулай күңеле бераз яктырып алгач, Солтаньяр тау битләвенә китте. Утыз елга якын вакыт эчендә биредә шактый зур каберлек үсеп чыккан икән. Әйе, поселок кына түгел, зират та үскән. Менә, урта бер җирдә Сәрвәр кабере. Ул пөхтә, җыештырылган, чәчкәләр үсә. Болары Бибкәй тырышлыгы инде. Их, Сәрвәр, Сәрвәркәем... араны бер адым җир катламы бүлеп тора, ләкин кавышу мөмкин түгел. Арадагы әнә шул җир катламыннан тыш адәм баласы өчен көч җитмәслек киртә – фаный дөнья белән әрвахлар дөньясы арасындагы бушлык упкыны бар икән шул. Ни аяныч. Җир тырнап үкереп еламыйсыңмы, газиз кешең сине барыбер күрми, ишетми, аңламый. Ә йөрәк төпкелендә һичнигә карамый яшертен өмет саклана икән бит, бәлки, мәрхүмәнең җаны шул тирәдә йөридер, мине күрәдер, ишетәдер, өзелеп сагынуымны беләдер дигән уй аз гына булса да бер җиңеллек өргәндәй тоела. Ни дисәң дә, кешедә гаделлеккә ышану – үлемсез. Ә гомер иткән ярыңны мәңгелеккә югалту бернинди мантыйкка сыймаган гаделсезлек бит ул.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 28
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.