Latin

Солтаньяр - 35

Total number of words is 4283
Total number of unique words is 2145
39.4 of words are in the 2000 most common words
55.0 of words are in the 5000 most common words
62.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Бик шәп булган, югыйсә, шулкадәр гәүдәңне сөйрәргә минем кебек карт кешенең хәле бар дип белдеңме әллә. Күптән шулай торып китәргә кирәк иде сиңа, - дип куанычын тыяр өчен мыжыган булды Солтаньяр. Ә эченнән ул тантана итә иде, бу бәндәне терелтермен дип ул бик өмет тә итмәгән иде, ләкин, әнә бит, бүген торып баскан. Ходайның ризалыгы булгач, бу дөньяда могҗиза да булып тора. Кунагы инде караватка утырган килеш сөйләнә-сөйләнә аякларын сыйпый иде.
- Бастым бит, карале. Үзем торып бастым, үзем чыктым, үз аякларым белән... Их...
Мирханның күзләрендә яшь елтырады.
- Ничек булды соң бу, нигә мине уятмадың? - дип сорамый түзмәде хуҗа.
- Белмим. Кысталып уянып киттем. Нишләптер аякларым таза дип торам. Берни уйламый торып бастым, атлап киттем. Атладылар бит аякларым, үзләре атлады. Акрын гына булса да, шудырып кына булса да барыбер атладылар. Тик кергәндә генә йөрмәс булдылар.
- Көенмә. Бер кузгалгач акрынлап китәрләр инде алар. Түземлек һәм сабырлык кына бирсен үзеңә Ходаем.
- Эх, Солтаньяр агай, аякларым йөреп китсә шулкадәр бәхетле булыр идем. Рәхмәт инде сиңа, гомердә дә онытмам.
- Рәхмәтең өчен рәхмәт. Тик миңа түгел, Ходайга әйт иде син аны. Мин әйткәннәрне онытма, без барыбыз да аның кулында.
- Онытмам, Солтаньяр абый, онытмам. Их, чынлап та, шулай йөреп китәрмен микәнни! Ничә ел күзле бүкән булып утырдым бит, ничә доктор дәвалап карады, Нурдәүләт синең хакта сөйләгәч ышаныр-ышанмастан гына килгән идем бит мин. Аптыраганнан гына. Их, йөреп китсәм! Белер идем ничек яшәргә...
Бу көннән соң инде эшләр акрынлап алга китте. Гарип кеше сихәтләнә башлагач ирләрнең икесе дә шатлык-куанычтан янып яшәделәр. Ә ике атнадан соң Солтаньяр Нурдәүләткә шылтыратты.
- Улым, - диде аксакал, - карале, син китергән кунагыңны кирегә Бурайга кайтарып куй инде.
- Нәрсә?! Булмады мыни?..- дип йөрәген тотты тегесе.
- Булды. Ник булмасын. Мирхан йөри башлады. Миңа хәзер башка авыруларны кабул итәргә кирәк, дин эшләре дә минем өстә бит әле, онытма.
- Чынлап йөриме?! - диде Нурдәүләт шундый хәбәргә тиз генә ышана алмыйча.
- Чынлап йөреми, ялганлап йөремәс инде. Ул хәзер авыру түгел, миндә нишләп ятсын. Тик ерак юлга чыгарырга ярамый әле, аяклары өендә акрынлап язылыр, мускуллары ныгыр дим. Бер-ике елдан сәламәт кеше булачак ул, иманым камил.
Нурдәүләт килгәч, Мирхан аны торып басып кочаклап алды.
- Мең рәхмәт сиңа, Нурдәүләт. Ярый әле син очрадың. Синең картәтиең тере могҗиза икән бит, тылсым иясе. Кара син мине, бер ай үтмәде аякка бастырды Солтаньяр абый. Үлгәнче онытмам мин аны.
- Дөресен әйткәндә, Мирхан, ятып калганчы атып кал, диләр, аптыраганнан гына әйткән идем инде. Шулкадәр файдасы тияр дип кем уйлаган. Бозым, сихер кайтару бер хәл, ә аягы йөрмәгән кешене аяклы итү бөтенләй икенче эш. Дөресен әйткәнемә гафу ит инде, картәти. Уйлап карасаң, адәм ышанырлыкмыни моңа!
- Ходай үзе кодрәт биреп торгандыр инде, югыйсә берни дә эшли алмас идем, шуңа шөкер итик, - диде зур канәгатьлек кичергән Солтаньяр.
- Рәхмәт, Солтаньяр абый. Мин сине мәңге дә онытмам, - дип кырыгынчы тапкыр кабатлап бу юлы Мирхан имләүчесен кочаклап алды.
Кырыс йөзле, киң җилкәле, нык бәдәнле нефтьченең шулкадәр дә нәүмизләнүе читтән карап торучыга бәлки гаҗәп тә тоелыр иде, хәтта Солтаньяр үзе дә бу адәм гаять тә йомшак күңелле икән, хас сабый кебек, дип уйлап куйды. Ләкин, кеше хәлен кеше белми, диләр, сигез ел утырып-ятып кына яшәгән адәмнең бүген олы шатлык кичерүе гаҗәп мени. Бу бит чирдән терелү генә түгел, ә яңа тормыш, сәламәтлек, үзең теләгәнчә яшәү һәм эшләү дигән сүз. Шуңа да бер шатланып, берчә күңеле нечкәреп сабый бала сыман кылана иде ул.
Солтаньяр шушы акылы утырып бетмәгән иргә карый да, Вәгъдәгөлне исенә төшерә. Нибары бер мәртәбә күрде бит ул шушы әбине, ә гомерлеккә истә калды. Азак үзе дә им-томчы булып ките, хәтта карчыкның балчыгыннан файдалана. Вәгъдәгөл әби янында булган Вера да менә дигән табиб булып җитлекте. Ә әбинең дәфтәре Нурдәүләт күңеленә язучы булу теләге салмадымы соң? Менә шулай. Кызганыч, шундый шәхес турында берни дә белмибез, үз гомерендә ул күпме кешеләрне дәвалаган да, күпмесенә бәхетен табарга булышкандыр. Чын-чыннан ил анасы булган ул, ә аңа рәхмәтле кешеләр ил буенча сибелгән.
Нурдәүләт хатыны Миңнур һәм төпчек улы Илнур белән килгән иде. Зур улы Илдус институтка керергә киткән, Илдары өйдә хуҗа булып калган, ә дүрт яшьлек Илнуры әнисеннән бер адым да калмый. Ирләр бакчада әнә шулай әңгәмә тоткан арада, Миңнур кухняда ашарга да әзерләп өлгергән икән. Хатын-кыз җанын тансыклаган өй тәрәзеннән күңелләргә рәхәтлек биреп аның матур тавышы яңгырады.
- Ирлә-әр, картәти-и, ашарга кереге-ез!
- И-и, Ходаның рәхмәте, бигрәк тә уңгансың инде, Миңнур килен. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын, - дип җаваплады ил агасы.
Өйгә кергәч, ул оныгының тагын бер башыннан сыйпап алмакчы булып түр бүлмәгә үтте һәм шаккатып калды. Дүрт яшьлек бала аның иң кадерле ядкарен – Коръән китабын тотып утыра иде. Ертмады микән, дип Солтаньярның йөрәге куырылды, шулай да ул түзде, баланы куркытып кулыннан китапны кинәт тартып алмады. Аны кискен хәрәкәттән нәрсәдер тотып калгандай булды. Сабый Коръәнне ачып салган да бармагын изге юллар буйлап йөретә, ә үзе, иреннәрен кыбырдатып, нәрсәдер лепелдәген була, янәсе, укый.
- Миңнур килен, Илнурыбыз әллә сулагаймы? - диде Солтаньяр.
- Юк. Нигә алай дисең әле, картәти?
- Соң, минем Коръәнне алган да бармагын уңнан сулга йөртеп маташа. Гарәпчә укыган шикелле кыланган була.
- Берәрегез күрсәтеп биргәндер.
- Кем күрсәтсен, мин аңа андый әйберне бөтенләй тоттырмас идем, бала бит, - диде Нурдәүләт.
- Сөбханалла диң. Карагыз әле үзен, укый белгән кебек итә бит бу бала, кара ничек килештерә, - диде олы кеше, ә үзенең күз алдына күптәнге вакыйга килде. Моннан кырык еллап элек Нурдәүләт нәкъ шулай китап тотып укыган булып кыланып утыра иде. Юкка булмаган бит, әйбәт кенә язучы чыкты үзеннән. Ә Илнур Коръән тоткан...
- Иншаллаһ, дүрт яшендә кулына Коръән алган бала иманлы кеше булыр, шуңа юрыйк, - диде хуҗа ашарга утырышлый.
Тамак туйдырганнан соң Мирханны юлга җыендырдылар. Ул янә бер Солтаньярны, бер Нурдәүләтне кочаклап кат-кат рәхмәт әйтте, үзенә кунакка чакырды. Бурайга кайткач, Мирхан чыннан да тәүбәгә килеп адәмчә яшәргә ният иткән икән. Озын итеп язган хатында ул хатынын аерттырган ир алдында гафу үтенүен, тырыша торгач аларны килештерүен хәбәр иткән. Тегеләр хәзер янә бер гаилә булып, бик ягымлы итеп яшәп яталар, дигән. Аннары, Сөбәтуллин Абызтамак район гәзитенә Солтаньяр Заһит улы Мирхәйдәров атлы гаҗәеп кеше турында зур мәкалә дә язып җибәргән булган икән. “Халык профессоры” дип атаган аны. Шулай итеп, бу вакыйгадан соң безнең героебызның тагын бер абруйлы исеме артты - “халык профессоры” булды ул.

(роман) 69. Табигатькә – мәдхия
Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый. Нурдәүләткә ни җитмәгән, эше яхшы, күңел юатырга хоббие бар (үзе ул бу сүзне хөбби дияргә ярата), тагын ни кирәк. Ләкин, юк бит, кайдадыр кермәгән тишеге калган булса, шунда барып башын тыгып карамый булдыралмый. “Тишек” дигәннән, Абызтамак районында ике җирдә тау куышлыгы барлыгы билгеле. Берсе аның кайчандыр Вәгъдәгөл әбинең шифалы балчык ала торган Пәри чокыры төбендә, имеш. Шунда кечкенә тишек бар икән, шуны үтә алсаң ярык зурая, тармаклана, әллә ничә урында аска киткән коелар бар, аларга төшсәң янә шундый ук тар һәм биек куышлыклар яисә кеше чак сыярлык богазлар. Ләкин бу мәгарәдә таш белән балчыктан башка бернәрсә юк, стеналары дымлы, түшәмнән тамчы тама, һавасы тынчу. Җитмәсә, куыш үзе гел тар һәм тирән ярыклардан тора, яшәргә түгел, йөреп тә булмый. Икенче мәгарә Шатболын авылыннан үрдәрәк икән, монысын кызыклырак, диләр.
Егор Криволапов телефоннан шылтыратуга Нурдәүләт тиз генә җыенды да, юлга чыгып та китте. Талхин йомыш белән урман участогына барган чагында ничектер җае чыгып табигать турында гәп башланып киткән иде. Менә шунда алар кечкенә сәяхәт ясарга сүз куешкан иделәр. Җайлырак вакыт чыкса, шылтыратырмын, дигән иде мастер, әйткән сүзен онытмаган икән.
Шатболыннан моторлы көймәдә ярты сәгать килүгә ирләр район чигенә җиттеләр. Биредә кеше заты бик сирәк була, шуңа да табигать тәүтормыш вакытындагы кебек – кыргый, кырыс һәм ниндидер дәһшәтле вә тылсымлы матурлыгы белән әсир итә. Төнлә кырау төшкән булган, аяк астындагы яфраклар ифрат йока боз белән капланган. Бүлчәебрәк торган яфрак өеменә кагылсаң, утлы күмердәй кызарып торган нарат гөмбәләре килеп чыга. Алар биредә шулкадәр мул, бер-ике сәгать эчендә кәрзин түгел көймәңне тутырырга мөмкин.
Егор алдан атлый. Ул чын экскурсовод кебек: уңга кара, сулга кара, дип Нурдәүләткә яңадан-яңа манзаралар “тәкъдим итеп” бара. Менә калын-калын чыршылар арасыннан Гөмбә кыясы күренде. Кайчандыр борын-борын заманда биредә җир утырган, ә аерым участоклары кадимге биеклектә торып калган. Ара-тирә тырпаеп торган кыялар, таш стеналар шул хакта сөйли. ә менә Гөмбә кыя бөке кебек түгәрәк килеш калкып чыккан. Зур түгел ул, биеклеге өч метр, ә эшләпәсе аркылыга метр ярым гына булыр.
- Бу тирәдә йөрегән яшьләр шәпләнә торган урын инде бу, - дип сөйли Егор. – Бәхәсләшеп шул гөмбәгә менәләр дә, түбәсенә утырып бер “ярты” эчәләр. Аннары исерек баштан төшәргә кирәк. Ә төшүе менүгә караганда да авыррак. Үзенә күрә егетлекләрен күрсәтәләр шул.
Болар алай кыланып тормады, Нурдәүләт берничә мәртәбә фотоаппаратын шыртлаткач, җай гына алга атладылар. Менә тауның иң биек башына җиттеләр һәм искиткеч матурлыкка тап булып үрә басып тынып калдылар. Юк, бу аллы-гөлле чагу матурлык түгел, ә кырыс, гайрәтле, хәтта шактый шомлы матурлык иде. Урманлы таулар тәртипсез рәвештә аркылы-торкылы килеп, ефәк тасманы бөтәрләгән шикелле генә елганы йөз буынга бөкләп-уралтып ташлаган. Шушы таулар башындагы озын чыршылар тарак тешләре шикелле тырпаеп тора, түбән кояш нурлары алар арасыннан үтеп, буй-буй яктылык көлтәләре суза. Кояш төшмәгән җирләр төн караңгылыгы саклаган кебек, алар һаман да иделгә карап йокымсырап утыра. Биеклектә генә була торган горурлык, җилкенү тоя Нурдәүләт. Аның күзләре илһамланып ялтыравын күреп, Егор сүз башлый.
- Беләсеңме, без бит өч район чигендә торабыз. Аръякта күрше район, әнә теге уң яктагы тау Аксын районы инде, ә без менә үз районыбызның бер валчыгында аяк терәп басып торабыз.
- Елга бу тауны әйләнеп уза түгелме?
- Дөрес әйтәсең. Ул биредә унике километрлы элмәк ясый, шушы сыртны тулысынча диярлек әйләнеп чыга. Әнә тегендә ярымутрауның иң тар җире, ике-өч йөз метр гына. Менә шул юк кына араны үтәлми, идел суы 12 чакрым урау юл үтәргә мәҗбүр. Уйлап карасаң, гаҗәп бит.
- Ерып җибәрүче булса, елга турая, димәк...
- Ерып караганнар инде.
- Кемнәр? Ничек?
- Революциягә кадәр Копыркин фамилияле бертуган ике ир тауны тишә башлаганнар. Суны тоннель аша чыгарып, бу якта тегермән кормакчы булганнар. Йомшаграк җирне казып кергәннәр болар, ә эчкәрәк үткән саен эш авырлаша барган, тыгыз таш катламнары башланган. Күренсен өчен учак якканнар, каен туезыннан факелләр эшләгәннәр микән, ләкин шунысы хак: төтен боларның күзләрен кискән. Шунда да эшләрен ташламаганнар бит, ниһаять, тауны тишкәннәр тишүен, ә үзләре дөм сукыраеп калганнар, диләр.
- Кызганыч легенда.
- Легенда түгел, чыны шул. Кадими заманда булган хәл түгел бит, иң күбе йөз ел элек булгандыр. Кешеләр онытмаган әле. Аннары, ул тоннель әнә тегендә генә, дөрес, авызында таш җимерелгән, ләкин елга күтәрелгән вакытларда ул тишек аша су ургылып агып чыгып тора, менә шулай турысында басып торсаң, аяк астында гөрләү, дерелдәү ишетелә.
- Күпме көч әрәм булган, - дип куйды Нурдәүләт, көрсенеп.
- әйе, күз алдына китерүе дә авыр. Булган бит элек тәвәккәл кешеләр! Йә, ярый, әйдә, утырып бераз капкалап алыйк. Тау куышы якын инде, анда безгә көч кирәк булыр.
Шул сүзләр белән Егор көзге үлән өстенә ашамлыклар тезә башлады. Эре, кып-кызыл свежий помидорлар бу көнне, бу урында ничектер ят күренә иде. Кунагының гаҗәпләнүен күреп, Егор бераз мактанып та алды:
Үземнең теплицамда үстерәм. Теплицам зур минем, яз көне кыяр уңышы җыям, аннары помидор утыртып куям.
Тамак ялгап алгач, кәефләр тагы да күтәрелебрәк китте. Чак кына сулгарак борылып бераз баруга сәяхәтчеләр зур булмаган бер чокырга тап булдылар. Ни дисәң дә, Егор урман белгече шул, ничек шулай турыга алып килде, диң. Киңәшеп алгач, мәгарәгә Нурдәүләт төшәргә булды, ул бит Абызтамактан кадәр нәкъ шуның өчен килгән иде. Чокыр төбендәге тишек зур түгел, “%әһәннәм ишеге” диде моны Егор. Аз гына шуышуга Нурдәүләт иркенрәк урынга килеп чыкты. Җайлап утырып алгач, кесәсеннән фонаригын чыгарды. Ярый вакытында тукталган, нәкъ алдында тирән упкын ята икән. Шулай да ул стенадай текә түгел, чыгып торган ташларга ябышып Нурдәүләт түбән үрләде һәм биш-алты метр төшүгә аяклары җиргә тиде. Биредә берничә якка ярыклар таралып китә. Талхин шуларны тикшерергә кереште, барысы да тупик булып бетә икән. Тик берсендә генә кое кебек түбәнгә китүче бушлык бар. Инде хәзер безнең “спелеологка” арканын алырга туры килә. Аның бер башын кул астындагы таш очына беркетеп куйгач, ул сак кына түбәнгә төшә башлады. Фонарик яктысында дымлы ташлар тонык кына ялтырап ала, шулай да биредә чагыштырмача коры, суларга да мөмкин, һава алай тынны буарлык иске түгел. Менә коеның төбе. Уң якта коридор башлана. Баш өстендә гаять зур ташлар тәртипсез рәвештә асылынып тора, алар менә-менә җимерелеп төшәр кебек. Нурдәүләт фонаригы белән яктыртып, тирә-ягын зур дикъкәт белән өйрәнә. Әлбәттә, бернинди сталактитлар яисә стенадагы борынгы рәсемнәр күренми.
Кайчандыр монда җимерелү булган – коридорның бер өлеше эреле-ваклы таш өеме белән томаланган. Таш кантарлары арасында тар гына тишек табып, Нурдәүләт алга шуыша. Инде кысылып калам дип хафалана башлаганда гына зур булмаган залга килеп чыкты. Фонарик яктысы кыеш түшәмне яктырта, кайдадыр чулт-чулт тамчы тама. Нурдәүләт залны узып тагы да тар урынга эләгә, ул турыга түгел, ә берничә борылма ясап гел бер якка каерыла, шикелле. Бер урында Талхин өч метр зурлыгындагы ташка тап булды, аның өсте шулкадәр тигез, шома, хет бильярд уйнарлык. Гаҗәп, таш өстендә мүк заты юк, гадәттә тау куышлыкларында була торган ярканатлар да як, - үле дөнья. Шушы үле дөньяда бер тере җан иясенең булуы гайре табигый хәл. Ләкин бу ялгышлык хәзер төзәтелер кебек. Нурдәүләт әллә нинди шомланудан йөрәгенең салкынаюын тоя, тиздән ул да менә шушы ярыкка кысылып катып калыр да, мәңгелек тынлык дөньясы янә мәңгегә үле килеш калыр кебек. Ләкин мистик җиһанга эләккән бер аңсыз бөҗәк хәлендә калган, аң-акылын югалту чигенә җиткән ләкин һаман да хәрәкәтләнү сәләтен югалтмаган бу җан иясе автоматик рәвештә алга баруын дәвам итә иде. Менә ул бер зур залга килеп чыкты. Бу бәндәнең җаны табан астында булса да, хәтере сакланган икән: аңа бу зал таныш тоелды. Чыннан да, бу шул ук, башта кергән зал, тик бу юлы Нурдәүләт аңа икенче яктан эләккән. Әйе, миллион еллык тынлыктан, тәнне түгел, җанны изүче тарлыктан таныш җиргә чыккан кеше яңадан Нурдәүләткә әйләнде, җаны һәм аңы үзенә кайтты. Ләкин хәзер инде анарда эзтабар комары калмаган иде, моннан исән чыгу кыйммәт. Шулай уйлап, калдырган арканы буйлап ул өскә, якты дөньяга үрмәләде.
- Бик озак чыкмый торгач, әллә моңа җир асты патшалыгы ошый калды, ахры, дип уйладым мин, - дип шаяртты Егор, үзенең хафалануын яшерү өчен.
- Бик үк ошамады шул, - дип турысын әйтте Нурдәүләт,- мин батыр дип кәперәйгән кешене тау куышына төшер икән. Анда үзеңне караңгы ярыкка кысылып калган таракан шикелле тоясың.
Шулай да җылы якты көн, табигать хозурлыгы Талхинны яңадан бик тиз адәм рәвешенә кайтарды. Ирләр, әйберләрен җыйнап алгач, тагын бераз киң дөньяга сокланып вә хәйран калып басып тордылар. Сәер һәм катмарлы хисләр биләде аларны. Гаҗәп бит, бер яктан, без кеше булуыбыз, бердәнбер акыллы җан булуыбыз, тауларны тигезләрлек, елга-дәръяларны буарлык көчкә ия булуыбыз белән горурланабыз+ икенче яктан, мондый биеклектән караганда дөньяның шулкадәр дә киң, тауларның шулкадәр дә какшамас икәнен, ә үзеңнең ком бөртегедәй кечкенә булуыңны күрәсең дә, күңелдә ниндидер көчсезлек, бичаралык хисләренең пайдә булуын да тоя башлыйсың. Капма-каршылыклы ике олы хис. Алар бергә сыеша алмаганлыктан, ничектер кыен кебек, җан бимазалана. Шунда инде акыл ярдәмгә килә: ул инде “Менә бит нинди минем туган җирем!”- дигән фикерне өскә калкытып куя да, чыннан да җиңел булып кала, инде бәндә кальбендә горурлану вә соклану тантана итә башлый.
Бераз юангач, Егор белән Нурдәүләт аска, елга буена төшә башладылар. Ә “экскурсовод” иптәшен яңадан-яңа мәгълүматлар белән гаҗәпләндермәкче булып сүзен дәвам итте.
- Елганың бу төшләрендә алабуга һәм кушбашның исәбе юк, - ди ул. – Бәрде балыгы да күп. Монысы инде ифрат бәрәкәтле, кыйммәтле балык, элек патшалар ризыгы диләр иде, ләкин елга буенда яшәгән гади халык та шунда йөзгән бәрдедән авыз итми тормыйдыр инде ул. Димәк, без кем булабыз? Патша белән...- Егор чак кына уйлап тора да кирәкле сүзне өстәп куя, - ризыкташ булып чыгабыз. Әһә, менә кайда икән ул горурланырга сәбәп. Бәрде матурлыкка да сәмруг коштан ким түгел. Аның арка канаты энҗе-мәрҗәннәрнең барлык төсләре белән балкый. Буй-сыны да күркәм, шуңа да кайберәүләр “җилкән” дип атый. Шуның өстенә тагы талир тәнкәле “күлмәгенең” карасу-яшел сырты һәм аксыл коңгырт ян-яклары.
Шулай сөйләшеп болар көймә янына төштеләр. Аны кабызып чак кына баруга, бу төбәкнең тагын бер гаҗәеп җире ачылды. Төбенә чуер таш түшәлгән сай култык иде бу, яр буйларында кара бөрлегән куаклары. Биредә безнең як кешеләре бик йөреми, ә менә күрше өлкәдән су юлы белән төшүчеләр еш кына очрый. Алар әнә шул гөмбәсен-җиләген җыярга да ярата, бәрдесен дә тота, аю да аулый. Мондагы халык аларга бу эштә комачауламый, киресенчә, акча хакына юл күрсәтеп, кайда ни барлыгын браконьерларга күрсәтеп йөриләр.
Көймә моторы сүнү белән ирләр су тавышы ишеттеләр. Талхин монда беренче тапкыр булганлыктан гаҗәпләнә калды: елганың сай төше, карап бармасаң көймәң төпкә утырырга мөмкин, алайса, кайдан соң бу шарлама тавышы? Егор, сүз әрәм итеп тормастан, аны үз артыннан әйдәде. Кыяк үләннәрен ерып кечкенә култыкка керүгә биредә бер елга булуы ачыкланды. Нинди инеш соң бу, суы муллыгына караганда кимендә ун-унбиш чакрымнардан агып, көч-куәт җыеп килгән суга охшаган. Ләкин, Нурдәүләт биредә елга булуы хакында, аның исемен-фәлән ишеткәне юк бит. Илле-алтмыш адымнар атлауга бу сер дә чишелеп куйды. Баксаң, бу су җир астыннан ургылып чыга икән.
- Күрше районда Тазбаш дигән инеш җир астына китеп югала бит, кайбер кешеләр аны менә шунда килеп чыга, дип сөйлиләр. Дөрес булса, - дип аңлатты Егор.
Мондый көчле чишмәләр бик сирәк, монысы үзе бер табигать комарткысы, дип уйлады Нурдәүләт. Кайчандыр бик олы карагай шушы инешкә аркылы авып төшкән, аның калын-калын ботак калдыклары баганадай тырпаеп торалар, шуларга тагы суүсемлекләре, чыбык-чабык эләгеп бер буа хасил булган. Менә кайда икән ул шарлама.
Чишмә белән шарлама арасында кечкенә күл барлыкка килгән. Иң кызыгы шунда, бу күлнең суы үзгәреп тора икән, вакыты белән ул сөттәй ак була, вакыты белән кандай кызыл төскә керә. Монысы нәрсәгә бәйледер, белгән кеше юк.
- Биредә кыш көне искиткеч матур була, - дип һаман да мәдһия сөйли Егор җир-табигать матурлыкларына. – Чишмә суы туңмый, шарлама өстендә ап-ак бу тора, су парлары агач ботакларына кунып миллион-миллион энәләрдән торган бәс сакаллары хасил итә. Әкияттәге Кыш бабай сарае шундый була торгандыр инде ул. Кояшлы көндә ул бәс мең төсле кечкенә балкышлар булып җемелди. Бер күргән кеше бу матурлыкка тәмам әсәрләнеп кала, һич борылып китәсе килми.
- Егор Андреевич, син менә туктаусыз бу якны мактыйсың, хәтта кайчак “Туган җир” дип тә ычкындырып куйгаладың, ә син бит, минем белүемчә, Бүре районыннан килгән кеше. Шулкадәр үк бу җирне яратып, берегеп өлгердең мени?
- Игътибарлы кеше икәнсең. Беректем дә, яраттым да. Вә ләкин туган җир диюем дә ялгыш сүз түгелдер. Минем бабаларым Киреевка авылыннан булган бит, ул авылның урыны әнә теге якта, хәзер күптән беркем дә яшәми. Картәтине кулакка чыгарып кулга алгач, ул күпмедер вакыт Бүре төрмәсендә утырган. Картәни аның хәлен белергә барган һәм иремә якын булырмын, дип уйлап, шәһәр янындагы авылда яшәргә калган. Ләкин өмете акланмаган, картәтине Себергә озатканнар һәм ул гаип булган. Ләкин мин үзем инде Бүре районында туып өлгергәнмен, - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Егор. – Шунысы кызык, мин яшь чакта эш сорап картәтиең Солтаньяр Заһитович янына кергән идем, ике дә уйлап тормый Озеркига җибәрде. Белгән кебек. Бүген Киреевка авылы исән булса, шунда җибәрер иде микән...
Нурдәүләт боларны зиһененә сеңдерде. Менә сиңа мә, әллә кайдан килгән урыс дип сөйләш, имеш, ә ул Нурдәүләткә караганда да “коренной” булып чыкты. Әйтәм, бу төбәкне мактап бетә алмый, аның өчен җанын фида кылырга әзер. Ата-баба каны бәйлидер инде аны бу җир белән. Аңлый белсәң үзе бер гыйбрәт бит.
Шушы кыска гына сәяхәт вакытында Нурдәүләт белән Егор ничектер якынлашып, дуслашып алган кебек булдылар. Холык-фигыльләре, дөньяга карашлары бер шул боларның. Әллә шунлыктан микән, Шатболынга әйләнеп кайткач, Егор кунагын җибәрергә теләмәде: “Бездә генә кунып кал, иртәгә минем барыбер Кураишка барасым бар, моторкада илтеп куярмын,”- диде. Кураиш дигәч, Нурдәүләтнең дә нәфсе кузгалды, Абызтамакта төшеп калмыйча, анда кадәр үк барырга теләк белдерде.
Конторада мастер озак маташмады, кәгазьләрен тапшырып, йомышын йомышлап чыкты да, болар икәүләп Солтаньяр йортына карый атладылар.
- Ничек болай килеп чыктыгыз соң әле, көтмәгәндә-уйламаганда, - дип каршылады аларны хуҗа.
- Менә, Шатболынга барган идем, кайтышлый Егор Андреевич моторкасында юл ыңгае бирегә китереп ташлады, - диде Нурдәүләт.
- Юл ыңгаенда?!
Мирхәйдәров рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
- Димәк, Кураишка килгәндә Абызтамак яныннан үткәнегезне шәйләми калгансыз.
- Алга карап утырган идек шул, ян-якта ни барын күрмиерәк калганбыз, ахрысы.
Солтаньяр күңелле итеп тагын бер көлде дә аркаларыннан кага-кага кунакларын өенә әйдәде. Табын янында хуҗа белән Егор арасында кызу-кызу әңгәмә башланып китте. Ике урманчы нәрсә турында гәпләшсен, бар белгәннәре урман инде, боларның кайбер сүзләре Нурдәүләткә аңлашылып бетмәсә дә, ул да кызыксынып тыңлады. Инде боларның бәхәсләре сүрелгәч, үзенчә бер сүз кыстырып куйды.
- Шулай да сезнең сүзегез бик үк дөрес түгел!
- Нигә? - дип гаҗәпләнде Егор.
- Соң, сез гел генә урманның матди байлыклары турында сүз йөртәсез. Ничек кыркырга, ничек такта ярдырырга, аны кайда сатарга һәм башкалар. Ягъни, урманның матди байлыгын гына файдаланмакчысыз. Ә менә аның бәяләп беткесез матурлыгының игелеген күрергә уйламыйсыз.
- Матурлыкны сатып акча эшләп булмый шул.
- Булырга тиеш!
- Нурдәүләт дөрес әйтә, - дип оныгын куәтләде хуҗа кеше. – Минем дә бу хакта уйлаганым бар. Әнә бит, сез кичәге сәяхәтегез турында ничек әсәрләнеп, шашынып сөйләдегез. Ә ул матурлыкны тагын кем күрә? Бер күрер өчен акча түләргә әзер булучылар табылмас, дисезме? әнә, Европаның зур-зур калаларында яшәүчеләр табигатькә ничек мохтаҗ. Алар ел саен отпуска алып айлар буена башка илләрдә йөриләр, сәяхәт кылалар, ә без үзебездә туризм оештырып, шуларны җәлеп итеп, туган ягыбыз хозурлыгын күрсәтеп, бер уңайдан шуларның акчаларын алып кала белмибез.
- Алай ук түгел инде, Солтаньяр Заһитович, безнең республикада байдаркаларда тау елгалары маршрутлары бар. Ирәмәл, Шүлгәнташ кебек урыннар бөтен илгә билгеле.
- Бар. Ләкин барыбер безнең илдә туризм әле җитди хәлгә җитеп үскән тармак түгел. Аннары, кайдадыр ул бар икән, аннан безгә ни фәтүә, безгә үзебезне кайгыртырга кирәк.
- Сөйләве ансат ла ул. Ләкин әнә шул табигать матурлыгыннан тыш тагы нәрсә күрсәтә алабыз соң, ягез санап карыйк әле, - дип сүзен дәвам итте Нурдәүләт. – Мәсәлән, Павловкадан Сөянгә кадәр катерларда барганда туристлар кызыгырлык ни бар? Шушы Павловка ГЭСы, район үзәгендәге музей һәм шуның белән вәссәләм. Мин бөртекләп җыйган Кураиш музее да читтә торып кала ләса.
- Юк, алай гына түгел, улым. Борхан авылында булган фаҗигане син яхшы беләсең, әгәр туристлар төркемнәп йөри икән, экскурсовод шул турыда сөйли ала. Бик тәэсирле, фәһемле булыр иде бу. Күрсәтер өчен чатнаган кара таш бар, шуңа өстәп һәйкәл сыман нәрсә куярга була. Әйткәндәй, “Биредә Социалистик Хезмәт Герое Габдрахман Миргаҗәмов туган”,- дип тактаташ яздырып кую да язык булмас иде. Маршрутның икенче очында – Сөянтүз. Монысы үзе бер канлы тарих. Биредә күптән инде вакыйгага лаек олы мемориал корасы иде. Аннары, киләчәктә идел аша күпер салыначак, ул үзе бер матур инженерлык корылмасы булачак. Биредә тагы, Нурдәүләт, синең өеңнән йөз метрда гына гражданнар сугышы чорында аклар тарафыннан җәзалап үлтерелгән кызыл партизаннар каберлеге бар, монысын оныттыңмы, улым? Тагы нәрсә, әлбәттә, ял итәргә, хәсрәтләрен таратырга чыккан кешеләр өчен иң мөһиме сәяхәт, табигать киңлекләре, манзара. Шуларга өстәп, җиләк, гөмбә җыю, киек аулау оештырырга була, су коену, балык тоту, көймәләрдә йөрү һәм башкалар. Ә иң кызыгы беләсезме нәрсә булачак?
- Юк. Нәрсә? - дип ирләр аксакалга карады.
- Иң кызыгы әнә шул мәгарә. Сез күз алдыгызга китерегез: туристлар борынгы кешеләрнең ничек яшәвен күзаллау өчен тиредән киенә һәм мәгарәдә төн уздыра. Шунда учак өстендә ит кыздырып ашыйлар. Тозы да, башка нәрсә дә юк, ит кисәргә пычак заты да юк. Ит кенә канәгатьләндерми икән, әнә, урманга чык та, теләсә нинди җиләк яки үлән аша, иделгә ятып су эч – ихтыярың. Менә шулай берничә тәүлек “кыргый” булганнан соң кайнар мунча, яхшы ризык өчен туристларыбыз бернинди акча да кызганмаячак бит. Рәхәтлектән үлеп китәчәкләр. Оныта да алмаслар иде.
Кеше хыял белән яши шул. Бу өчәү менә шулай хыялланганда уйларының барысы да бер егерме ел эчендә тормышка ашар иде кебек. Ләкин башта түңкәрелеш булып, ул ил икътисадын күз ачып йомган арада пыр-тараф китереп кыргый капитализмга кадәр артка алып очырды, аннары үзгәртеп кору, реформа, кризис, модернизация, перетурбация һәм башка йөдәткеч неологизмнар бик күп мөмкин булган эшләрне мөмкин булмаганнар категориясенә озатты.
Ә сәфәр Нурдәүләттә зур тәэсир калдырды. Күптән яза алмый интеккән хикәясен кайту белән җиңел генә язды да куйды. Юкка гына башкала язучылары елына бер булса да авылларга чыгып сөремнәрен коеп кермиләр икән. Туризм файдасы!
70. Аксакалның “хурлануы”
Тормышны сукыр кешенең тимер юл буйлап атлавына тиңләргә булыр иде. Әгәр шпал арасына басып егылырга яки аягыңны сындырырга теләмисең икән, адымнарыңны җайлап шул шпалларга басып барырга өйрән. Монысына гына өйрәнеп тә булыр иде, ә менә язмыш сынауларын барыбер алдан белеп булмый. Югыйсә, егыласы урынына һәркем мендәр салып куяр иде. Бәхетең бер китсә күркә дә тибеп үтерергә мөмкин. Юк, Солтаньяр бәхетсез түгел, моңа кадәр тормыш аңа гел җай килеп торды дияргә мөмкин, ә менә бу юлы көтмәгәндә “хур” булып куйды – аяк астыннан бәла чыгып дәваханәгә эләкте. Хәтта сөйләве оят.
Урман-кырларда йөреп бер күңел хушландырып кайтырга иде Мирхәйдәровның исәбе. Ләкин күңел ачу урнына чак кына теге дөньяга китми калды ул. Күңелгә шом салып көтмәгәндә ниндидер тавыш, хафалы кычкырышулар ишетелде. Солтаньяр ашыгып шушы тыкрыкка йөгерде һәм куркыныч хәлгә тап булды: кемнеңдер ярсыган үгезе кечкенә малайны чирәмдә тәгәрәтеп сөзеп ята иде. Мирхәйдәров берни уйлап тормый алга ташланды һәм җаен туры китереп үгезнең мөгезеннән эләктереп алды. Мондый хәлдә нишләргә кирәк икәнен белә иде ул: котырган малның ике мөгезенә чатырдап ябышып, аның башын каера башлады. Шулай гел бер якка борырга кирәк, бер генә мизгелгә дә муенын турайтырга ирек бирмәскә, аз гына йомшарттыңмы үгез шундук яңа хәл алачак. Билгеле инде, кул көче белән генә үгез муенын бору кыен иде, беләк бик тиз талачак, шуңа да Солтаньяр бар авырлыгы белән ике мөгез арасына ятарга тырышты, гәүдәсен янтайту исәбенә һаман да хайванның муенын борырга көчәнде. Тик, тегесе бирешергә уйламый, ул чын-чынлап котырган иде һәм дәһшәтле бер гайрәт белән башын чайкады, мөгезенә ябышкан әрсез адәмне берчә югарыга чөйде, берчә җиргә сеңдерергә тырышкандай, кинәт аска селекте. Шулай күпме дәвам иткәндер, әмма бермәлне хайван җан ачысы белән алга ыргылды һәм Солтаньярны киртәгә китереп кысты, сыңар мөгезе картның кабыргасына кадалып ертып чыгарды, ләкин көрәш дәвам итте. Аксакал аңлый иде, ул хәзер мөгезне ычкындырса - бетәчәк, үгездән йөгереп качарга рәте юк, көрәшергә хәле чамалы, димәк, ычкына калса, үгез аны үтергәнче сөзәчәк. Шуңа да ул алышны ахыргача дәвам итәргә ниятләде, аяклары җиргә тигән арада булган-булмаган көчен җыеп үгезнең муенын һаман да гел бер якка каеруын дәвам итте. Ниһаять, үгезнең алгы аягы сөрлеккәндәй булды һәм ул гөрселдәп авып китте. Солтаньяр “ыһ” итеп ынтылуга аның муенына аркылы ятты һәм хайванның каерылган башы кире тураймасын өчен аның ике мөгезен җиргә терәтеп басып тотып торды. Йөгерешеп килеп җиткән ирләр үгезне бәйләп ташлаганчы җибәрмәде. Бәхеткә каршы, үзенең УАЗигында Рамазан да килеп өлгергән икән.
- Бабай, хәлең ничек? - диде ул аягында көчкә басып торган Солтаньярга.
- Дәваханәгә барырга туры килер, ахры. Тукта, монда бер малайны үгез сөзә иде, ул кайда соң?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 36
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.