Latin

Солтаньяр - 26

Total number of words is 4294
Total number of unique words is 2096
39.3 of words are in the 2000 most common words
53.9 of words are in the 5000 most common words
62.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Үзегез беләсез инде, алайса. Ярый, Гаетбай риза булса, алырсыз, - дип килеште Сәдинә. Ләкин хуҗабикә моның белән генә калмады. Уйланып алды да тагы да юмартланып китте. Аның күңелен музей дигән серле сүз яулаган иде. Сандыгыннан алып өстәлгә калфак белән күкрәкчә китереп салды. Сәйләннәр кушып чигелгән ефәк калфак, рәт-рәт көмеш тәңкәләр тезелгән күкрәкчә чыннан да бай бүләк иде. Гарәп, фарсы илләре, патша заманы тәңкәләре үзләре генә дә музей күрке булырлык бит. Ә болай ул милләтебез мәдәниятенең бер өлгесе булып тора. Нурдәүләт инде хыялында әллә нәрсәләр күрә иде: менә ул агачтан кеше сыннары ясый, йөзен буяп каш, күз, авыз-борын эшли, тире кисәгеннән хәтта чәч белән мыекка кадәр ябыштырып куя. Шуннан аларны киендерә. Нәкъ тере кеше кебек итеп. Менә винтовкасын тоткан солдат басып тора, менә яшел камзул, хром итектән малтабар, менә иңбашына йөгән асып китеп баручы крестьян, менә башына калфак, өстенә бала итәкле күлмәк кигән, чигүле алъяпкычтан татар хатыны бишек тирбәтеп утыра. Музей булгач, шундый булырга тиеш ул. Их...
Нурдәүләт абыйсына әйбер җыярга Кәрим дә булыша башлады. Ул тиз генә күршедә яшәгән классташы Миңнур янына кереп чыкты. Бераздан кыз үзе Сәдинәләргә килеп керде. Өй эчендәгеләргә әдәп белән генә сәлам биргәч, ул кунак егеткә эндәште.
- Менә, мин дә бер әйбер алып кергән булдым әле. Бәлки, ошатырсыз.
Кыз Нурдәүләткә кисет сузды. Мондый нәрсә күрмәгән әйбер түгел, әлбәттә, һәр абзыйда бар, ләкин бүләкне кире кагып булмый, рәхмәт әйтеп ала белүең яхшы.
- Бик матур кисет, рәхмәт, Миңнур. Бик зур рәхмәт! - диде малай. Ләкин ул ялгышкан булып чыкты, кисет чыннан да музей экспонаты булып торырлык иде.
- Эш матурлыкта гына түгел. Яңа чагында ул чыннан да бик матур булган, хәзер бит инде төсе уңа башлаган, базыкланып калган. Син менә бу язуына игътибар ит. Гарәпчә: “Ходаем, үзең сакла!”- дип язылган. Моны картинәй 1914 елда картәтине сугышка озатканда ефәк җеп белән чигеп язган. Картәти дөрестән дә хәтәр мәлләрдә исән калып өйгә әйләнеп кайткан. Беләсеңме, немецлар ул чакта безнекеләрне, ягъни патша гаскәрләрен газ белән агулаган. Картәти хезмәт иткән урыннан якын гына булган ул, шунда бөтен солдатлар тәгәрәшеп үлгәннәр, ә менә картәтиләр исән калган.
- Димәк, бу кисет бөти урынына булган, картәтиеңне хәвефләрдән саклаган.
- Саклаган шул. Менә монда, күрәсеңме, тегелгән җире бар, - дип кыз кисетне әйләндерде. Кара, вак итеп, тигез итеп тегелмәгән, ирләр кулы икәне күренеп тора. Сугыш вакытында картәти үзе ямаган. Снаряд ярчыгы кистереп киткән булган, ә картәти үзе яраланмаган. Менә шулай.
Малай белән кыз кисетне караганда куллары кулга юлыкты. Нурдәүләт “дерт” итеп калды, ә кызның сүзе өзелде, битенә алсулык йөгерде. Карап торган Кәрим боларның ни кыланышын аңламады – малайлар соңрак өлгерә шул. Хәер, Нурдәүләт белән Миңнур үзләре аңлады микән. Алар бары тик йөрәкләренең кайда икәнлеген тойдылар, менә гаҗәп, бер яктан, нык уңайсыз булып китте, угрылыкта тотылган адәм шикелле үзләрен кыен хис иттеләр, икенче яктан, әнә шул йөрәк дигәнең искиткеч рәхәтлек тоеп сулкылдап куйды.
Көннәрнең берсендә ничектер җаен табып Сабира белән Сәдинә икәүләп кенә урамда йөрергә чыктылар. Үзәк урамнан үткәндә нигәдер икесе дә адымнарын акрынайтты. Аннары ике катлы иркен йортка карап тынып калдылар.
- Безнең йорт, - диде ияге белән ымлап Сәдинә.
- әйе, безнең туган йортыбыз. Ата-ана нигезе, - дип өстәде тын гына Сабира.
Чыннан да, бу аларның атасы Миһман карт йорты иде. Аскы каты таш, өсте сайланып алынган төз, таза бүрәнәләрдән буралган. Хуҗа кеше үзе утызынчы еллар гарасатына эләгеп гаепсездән гаип булды.
- Хәзер кем яши икән?
- Редакция урнашкан. Гәзит чыгаралар.
- Бу йортта шымчы Маних балаларыдыр инде, - дип күрше йортка ишарәләде Сабира.
- Юк, алардан беркем калмады, барысы да үлеп беттеләр. Маних картны паралич суккан иде, ун ел куллары йөрмәде, хәтта сөйләшә алмады.
- Кемнеңдер каргышы төшкәндер.
Сабира менә шушы мәлне эчендәге зарны чишәр өчен иң җайлы вакыт дип уйлады һәм басалкы гына сеңелесенә эндәште.
- Сәдинә, беләсеңме, минем сиңа әйтер сүзем бар.
- Әйт, апа, әйт, алайса, - диде Сәдинә апасының тавышында шом барлыгын сизеп сагаеп.
- Әйтмичә дә булмый шул. Белеп торуың хәерле булыр. Югыйсә, көтмәгәндә ишетеп коелып төшәрсең. Мине озатырга син дә бармасаң кем барыр, синнән дә якынрак кемем бар соң.
- Нинди озату, ни булды соң, апа, һич аңламыйм.
- Мин чирлим, туганым! Нык авырыйм. Төзәлерлек түгел.
- ?!
- Әйе, төзәлерлек түгел. Үзем беләм. Моңа кадәр түздем. Хәзер инде түземлегем дә калмады. Китеп барырмын, ахры, озак тормам.
- Туктале, апа, ә табиблар ни ди соң? Җизни начальник кеше бит, докторларга алып бармыймыни?
- И, туганым, Солтаньяр белми шул хәлемне, моңа кадәр әйтми килдем. Доктор дисең син, башта эштән аерылмыйм, дидем, аннары, начальник хатынына дәваханәләрдә йөрү дә килешми инде. Халыкның төрлесе бар, әнә, Мирхәйдәровның хатыны эшләми, хәйләләп йөри диярләр, дип уйладым. Шулай түзә торгач үз башыма үзем җиттем, шикелле.
- Соң, апа, кайту белән табибка бар. Өметсез – шайтан, диләр, бәлки, дәвалап терелтеп җибәрерләр. Бик коелып төшмә әле.
- Юк шул, туганым. Үз хәлемне мин табибсыз да аңлыйм. Тәнемнең сызламаган җире юк, тере килеш череп барган кебек хис итәм үземне. Моңа кадәр түздем... Озак тормам инде. Кыскасы, сине күреп кайтыйм, бәхилләшеп калыйм, дип килдем мин. Туган авылымны да соңгы тапкыр күрәм. Менә шулай. Телеграмма-фәлән алсагыз, аптырап калма. Белебрәк тор.
Хатынныр тынып калды. Ә урамда шулай ук тын гына ябалак-ябалак карлар ява. Аларның кешеләрдә гаме юк, бөтерелә-бөтерелә биек күкләрдән төшәләр дә җиргә яталар, кышкы салкыннарда өшемәсен, дип, аны һаман ныграк төрәләр. Яңа ел җитте бит. Тубык тиңентен кар ерып йөрмәгәч, ул нинди яңа ел булсын.

53. Язгы бер көн
Апрель көннәренең берсендә Нурдәүләт мәктәптән кайтып килә иде, каршысына Фазлый бабасы очрап куйды.
- Туктале малай, Иблиәмин белән Бибкәй улы бит әле син, әйеме? - диде ул төксе генә, гүя Нурдәүләт ниндидер гаеп эш эшләгән.
- Әйе, мин аларның улы.
- Ха, эләктең алай булгач. Сине матур итеп яза белә, диләр, дөресме?
- Укыйбыз да, язабыз да инде ул, безнең эш шул, - диде малай һаман да аптырабрак.
- Бик һәйбәт. Исемең кем әле?
- Нурдәүләт инде, беләсез бит, Фазлый бабай, сез бер елны Зөлкәрам белән мине дилбегә ташлап Кураиштан тартып чыгарган идегез...
- Каян белим ди инде. Миңа көн саен әйтеп торсаң да онытам ул. Хәтер дигәнең... Менә үзеңне таныдым, ә исемеңне гомердә дә искә төшерерлек түгел.
- Ни әйтергә теләгән идегез соң?
- Ха! Вәт хәтер, ә... Үзем сөйләп торам, үзем онытып торам. Әйдәле безгә бер генә минутка. Мин сиңа шундый кызык нәрсә сөйлим, ә син язып ал. Берәр кирәге чыгар әле.
Барасы җир ерак түгел, бер тыкрык аша төшеп су буе урамына гына чыгасы. Шуңа да Нурдәүләт иренмәде, хәер, олы кешенең үтенечен ничек кире кагасың инде. Йортка кергәч, Фазлый аңа кемнең кайда булуын, кемнең нәрсә кылануын артистларча күрсәтә-күрсәтә бер мәзәк сөйләп бирде. Бабакай шулкадәр оста тасвирлый иде – үзе бер театр караган кебек килеп чыкты.
- Вакыт кичкә якынлашып бара иде, - дип башлады ул сүзен. – Арып эштән кайттым. Өйгә генә кереп өлгергән идем, йортта калган бәләкәй генә көчегем зур тавыш күтәреп нәрсәгәдер өрә башлады. Тәрәзәгә күз салам, бәй, ни күрәм, көчегем янына купшы койрыгын тәкәббер киереп төлке “кунакка” килгән ласа. Маэмаем белән тартыша, бер сөякне бүлә алмый ду кубалар. Төлкене тотасым килеп нәфсем кузгалды бит. Тик моны ничек эшләргә? әһә, мин әйтәм, чөйне чөй белән кагып чыгаралар, хәйләбикәне дә хәйлә белән алдырырга кирәк.
- Күп еллар эленеп торып җилкеп беткән, әллә ничә оя чебеш җылытып үстергән иске куян бүрекне тиз генә табып алып, шуны башыма батырып кидем дә, акрын гына тышка чыктым. Төлке һаман да шул бер сөяк өчен көчек белән тартыша иде. Мин менә шулай дүрт аяклап, мүкәләп, куянга охшарга тырышып боларга таба бара башладым. Шуны гына көтеп торган сыман, төлке сикергәләп минем каршыга килеп тә басты. Ә көчек яман шыңшып оясына кереп посты. Мин, эчтән генә бисмилламны укып, кинәт башымны күтәрдем. Болай да зур, махмырдан кан сауган кызыл күзләремне акайтып төлкегә төбәлдем. Өрәк күргән кебек, җәнлек катып калды, аннары аптырап арт аякларына утырды. Мин югалып калмадым, сулагайлап бар көчемә берне тондырдым тегенәргә. Урман карагы өч мәртәбә әйләнеп, һушын югалтып җиргә тәгәрәде, ә калганын кулга эләккән көрәк төгәлләде.
Ул төлке беркөнне күршем Җәлилнең әтәче белән тавыгын харап иткән икән. Ә минем йортка әҗәлен эзләп кергән, күрәсең. Кирәк булса, бүресен дә тотарбыз, көч-куәт бар әле бабаңда. Ха! - дип, күкрәк сугып тәмамлады Фазлый хикәятен.
- Бик кызык хәл бу, ярар, язармын, - диде Нурдәүләт олы кешенең күңелен күрер өчен.
- Син онытма, яме, язып куй. Бүген үк язып куй.
- Ярар, бабай, бүген үк, кайту белән язармын.
Нурдәүләт инде хушлашып китәргә борылган иде, Фазлый тагын да нәрсәнедер исенә төшерде.
- Әй, малай, туктале. Йомыш бар. Мин хәзер, - дип йөгерә-атлый өенә кереп китте. Аннан иске капчык алып чыкты, ә капчыкта нидер кыбырдый.
- Мәле, менә шуны елгага илтеп батыр әле.
- Нәрсә соң бу?
- Песи. Күрмисеңмени?!
- Юк, кирәкми. Үзең батыр.
- Мин олы кеше, миңа килешми, әнә, карчык та ярамый, ди. Бала таба да бала таба, батырырга кирәк үзен.
- Болар шулай бәхәсләшә торгач, Нурдәүләтне барыбер күндерде бит Фазлый. Малай, теләр-теләмәс кенә дигәндәй, капчыкны күтәреп чыгып китте, ә хуҗа кеше бер бимазадан котылдым, дип, канәгатьләнеп өенә юнәлде.
Нурдәүләт әлеге капчыкны елгага илтеп ыргытырга риза булган иде, шикелле, ә су буена килгәч никтер яңадан икеләнеп калды, мондый эшкә күңеле тартмады. Җәл бит. Югыйсә, капчык авызын чишеп песине чыгарып җибәрергә дә мөмкин. Юк, алай булмый, ул шундук өенә кайтачак бит, аннары Фазлый бабай Нурдәүләтне әрләр, алдакчы дияр, шул песине дә батыра алмагансың, юньсез малай, дияр. Чыннан да, нинди кыенлыгы бар, селтәп торып елга уртасына очыр да, эше дә бетте, үзе бата ул. Шулаен шулай, ә менә кул бармый. Бу песинең ни гаебе бар соң, Нурдәүләткә аның нинди начарлыгы тиде.
- Нурдәүләт, бу синме, нишләп монда торасың?
Малай сискәнеп китте. Әйләнеп караса, артында картәтисе басып тора, имеш.
- Исәнме, картәти.
- Мин исән әле, улым, ә синең хәлләр ничек? Баяданлы бирле капчык күтәреп басып торасың, хас та риваятьтәге әбү кебек. Нишләп йөрисең, дим?
- Менә, Фазлый бабай песиләр үрчи, ди, анасын суга батырырга кушкан иде, шуңа аптырап торам.
- Шулаймы? Ярый, кая, карыйк әле мәчеңне, матурмы?
- Чишмә, картәти, чыгып качса, Фазлый бабай мине тиргәр.
- Курыкма, качмас.
- Капчык эченнән күзләрен елтыратып соры песи килеп чыкты. Солтаньяр аны сак кына зур кулларына алып, якында гына аунап яткан бүкәнгә барып утырды, аның янына оныгы чүмәште.
- Матур песи, әйе бит, - диде Солтаньяр җәнлекнең аркасыннан сыйпап.
- Ие.
- Син беләсеңме, песи бит изге хайван.
- Ишеткәнем бар.
- Ә ни өчен ул алай, песине изге җан иясенә санау нинди вакыйгага бәйле булуын беләсеңме?
- Юк.
- Алайса, мин сиңа сөйләп бирәм. Тыңлыйсыңмы?
- Тыңлыйм, картәти.
- Ярый, тыңлыйм дигәч, тыңла. Ниндидер китаптан укыган идем мин моны. Борын-борын заманда дәрвишләр арасында бер сәер адәм булган. Ул бик озак ком чүлләре буйлап йөргән. Көннәр узган, айлар узган, еллар... Ләкин, бу һаман да йөри икән, кая бара ул, нәрсә эзли, нинди максаты бар – берсе дә белмәгән. Әбү исемле бу адәмнең кулында капчык булган. Бер дә ташламый-куймый нәрсәне шулай күтәреп йөргәнен дә беркем белми икән. Тик җайсызрак кыланып капчык селкенеп куйса, эчендә нидер кыймылдап ала икән. Шулай булгач, ул берәр җан иясе булырга тиеш, дип уйлаганнар.
Әнә шулай йөргән дә йөргән әбү, торган җире булмаган, туйганчы ашау күрмәгән, ял итмәгән, теткәләнеп беткән киемнәрендә эссе кояшка да, ком бураннарына да түзгән, әмма юлын өзмәгән. Һәм көннәрнең берсендә ул бер адәмгә юлыккан. Бу кеше сукмак буенда утыра, ә алдында зур зәһәр елан, ди. Башын югары күтәреп, бәлагә тарыган мосафирны чагырга җыена икән бу елан. Эшләр начар. Кеше менә-менә харап булачак.
әбү сак кына якын килә, акрын гына капчыгын җиргә куя һәм аны ачып җибәрә. Капчык авызыннан ике күз күренә, һәм бу җәнлек яшен тизлегендә сикереп чыга да еланга ташлана, аның муеныннан тешнәп буа башлый. Берничә мизгелдән соң еланның башы бер якта, гәүдәсе икенче якта селкенеп ята, имеш. Капчыктагы җәнлек песи булып чыга, ә теге кеше пәйгамбәребез Мөхәммәт Салләһү галәйһи вәссәлам икән. Шуннан соң песи пәйгамбәрнең аякларына сыена, ә анысы бик озак җәнлекнең сыртыннан сыйпап утыра. Менә күрәсеңме, песиеңнең аркасында дүрт буй бар, бу Мөхәммәт пәйгамбәрнең бармак эзләре. Аңладыңмы, улым.
- Аңладым, картәти.
- Нәрсә аңладың инде?
- Песи изге җәнлек була икән, ул пәйгамбәрне коткарган.
- Әйе, дөрес. Шуңа да ул кеше белән бергә яши. Игътибар ит, башка төрле малга үзебез ашамаган нәрсә ашатабыз, ә песигә үзебезнең ризыкны бирәбез: итен, сөтен, икмәген. Бары тик аңа гына шундый хөрмәт. Шундый изге җан иясенең рәнҗешен алудан куркырга кирәк.
- Фазлый бабай суга илтеп ташларга кушкание шул.
- Ярый, улым, син мәчеңне миңа бир, мин аны алып кайтырмын. Шулай хәл итик. Тик, син, балам, бу риваятьнең тагын бер бик олы мәгънәсе барлыгын шәйләдеңме? әллә исләми калдыңмы?
Малай, уйлангандай булды да, җилкәсен җыерып куйды.
- Шулайдыр шул. Син уйлап кара, әбү ни өчен шулкадәр гомер чүл буйлап йөргән? Пәйгамбәрне очратыр өчен, аны коткарыр өчен. Олы изгелек эшләү өчен гомерен сарыф иткән ул, күпме михнәт чиккән. Дөресе шул, изгелек эшләве җиңел түгел, аңа әбү шикелле алдан әзер булырга кирәк. Дөньяга килүен акларга теләгән, гомерем зая узмасын иде, дип уйлаган адәми зат әнә шулай олы бер изгелек эшләргә, һәрхәлдә, шул максат белән яшәргә тиеш, дип уйлыйм мин, балам.
Озын сүзнең кыскасы шул. Песи пәйгамбәребезне үлемнән алып калган бит. Шуның өчен аны үтерү гөнаһ санала. Ярый, син бир миңа бу мыраубикәне, мин аны үзебезгә алып кайтам.
Нурдәүләт четерекле хәлдән җиңел котылуына шатланып, өенә ашыкты. Ә картәтисе агымсуга карап нидер уйланып калды. Йөрәге тыныч түгел иде аның, ниндидер шом, яман сиземләү күкрәгендә сулкылдап тик йөри.
Шушы мизгелдә Кураиш буйларын яңгыратып күке тавышы ишетелде. Бик якын шикелле. Тар елга артында, урман авызында булырга тиеш. Солтаньяр тавыш килгән якка күзләрен текләп күпме генә карамасын, кеше күңеленә һәрвакыт ниндидер моң-сагыш алып килүче шушы соры кошны күрә алмады. тавыш якын гына, гүя ул нәкъ Солтаньярга атап эндәшә, аның өчен моңая.
Әй күке! Ни өчен син гел моңаясың соң? Башка кошлар матур итеп сайрый, сайрый белмәгәннәре кычкыра, ә син моңаясың. Үз балаңны башкалар оясына илтеп ташлагач, моңайтадыр шул.
Уйлап карасаң, татар да бит арада иң моңлы халык. Сагыш-хәсрәттән башы чыкмый. Аянычы шул: моңаерга без дучар ителгәнбез икән лабаса, чөнки безнең язмыш синекеннән дә яманрак икән шул, кошчык. Без синең шикелле бәбкәбезне җиде ятка бирмибез, әмма үз өебездә үзебез балабызны урыс итеп үстерәбез икән. Әнә, күр, миннән нинди оныклар торып кала. Мәскәүдә Гөлкәй белән ире Хәлифәт – ике татар – балаларын урыс итеп үстергәннәр, Сәүбаны да, Абызтамакта рәт чыкмагач, Себер якларына китте, хәзер Дилбәр белән урыс арасында урысча сөйләшкән балалар үстерерләр инде. Ахыр килеп, Бибкәе авылда калып татар малае тәрбияли дисәң, күр, анысы да көфердәй кыланып песи үтереп йөри, имеш. Ә бит бу малай Мөрид мулланың оныгы була! Йә күке, әйт, безнең кайсыбыз гөнаһлырак соң?..
Мирхәйдәров конторасына кайтып кәгазь эше белән дә маташып карады, баш белгечләрдән яңалыклар турында да сорашып алды, ләкин күңеленең хәвефле сулкылдавы һаман басылмады. Әйтерсең лә эренле шеш. Кич җитеп, өенә кайтканда да аның кәефе үзгәрмәгән иде әле. Ә чәй эчәргә утыргач, шом өстенә шом өстәп хатыны үзенең үткән төндә күргән төшен сөйли башлады.
- Әйдәле, Сәрвәр, әйдәле, Сәрвәр, мин сиңа өй салдым бит, барып кара инде, - дип миңа кат-кат әйтәсең, имеш, - дип көрсенде яңагына таянып утырган хуҗабикә хәсрәтле күзләрен иренә төбәп. – Мин риза булдым, тордым, икәүләп чыгып киттек. Кураиш күперен үтү белән юл үргә күтәрелә бит инде, ап-ак ташлы юл. Шуны бераз менгәч, сулга каерылдык.
- Мин менә шул якта сиңа өй салдым, - дип һаман мине алып барасың.
- Нигә анда, ә нигә уң якта түгел? - дип сорыйм.
- Күрмисеңмени, анда кояш төшми бит! Мин бит сиңа кояшлы урында йорт салдым, - дип тәкърарлыйсың син.
Мин игътибар белән карыйм да, һич аңлый алмыйм: барысы да киресенчә, уң якта яхшы гына алан, ә сул якта стенадай чыршы урманы тора, күләгәле урын. Монысы бер хәл. Аннары, нишләп, минәйтәм, картым минем өчен генә өй салган, ә икебез өчен түгел. Гомумән, нинди мохтаҗлык, яшәп яткан өебез хан сарае бит. Мин шулай уйладым, ләкин ни өчендер гаҗәпләнмәдем. Гаҗәп, әмма кеше төштә гаҗәпләнми икән, ул күрә, ишетә, аңлый, ләкин гаҗәпләнми.
Ярый, шулай урманга карый атлыйбыз, анда чыннан да өр-яңа өй тора икән. Бүрәнәләре сөяктәй ак, аларда бернинди кайры эзе юк. Син ишекне ачасың: “Менә синең өең”- дисең. Карасам, өйнең идәне дә юк икән, кап-кара әрлән туфрагы. Мин җир күрмәгән кешеме, монда искитәрлек ни бар, ләкин нилектәндер минем үтереп шул туфракны сыйпап карыйсым килә. Түзмим, иелеп учларымны тигезәм, торпышага тараткан ашлыкны кузгаткан шикелле тегеләй-болай эшереп карыйм. Коры икән. Җылы икән. Йомшак икән...
Сәрвәр тынып калды. Күпме генә уйласа да исенә төшерә алмады, ни белән бетте соң бу төш? Чыктымы ул тәрәзәсез өйдән, әллә шунда калдымы?
Йөрәгендә авыр шом, үлем салкыны калдырды бу төш. Сәрвәрнең болай да соңгы вакытта хәлләре бик начар, авыртмаган, сызламаган җире юк, шуңа да ул төшен иренә сөйләми булдыра алмады. Гаилә башлыгы эчендәгесен сиздермәде, уйлап та тормагандай ышанычлы рәвештә яхшыга юрады.
- Беләсеңме, кадерлем, мин бит лесхоз директоры булып яңа эшкә күчмәкчемен. Әгәр районда риза булып тәгаенләп куйсалар, Абызтамакка күченергә туры килер. Яңа җир, яңа өй күрүең әнә шуңа инде ул, димәк, Ходай насыйп итсә, чыннан да яңа җиргә күченеп бераз эшләп карыйм икән әле мин. Эх-ма, әнисе, дөбердәтеп яшибез әле!
Солтаньяр шулай диде, яхшылыкка юрады, ләкин күңелдәге бу бушлык, йөрәк хәлсезлеге нилектән? “Их, әтисе, ал да гөл түгел шул бу дөнья, син генә белмисең,”- дип уйлады Сәрвәр, ләкин авыз ачып ләм-мим сүз әйтмәде.

54. Өмәдән соң
Яз. Быел көтмәгәндә килде ул. Елның бу фасылы ташкын сулар белән бергә шулкадәр үк зур һәм ерып чыккысыз эш-мәшәкатьләр алып килә. Урманчылар өчен аврал. Кыш дәвамында киселеп яр буена чыгарылган агач суга ташлана, салларга бәйләнә. Суга ташлау дигәне болай: тау кырыенда буй агач штабельләрен тотып торган терәкләр киселә, корыч арканнар беръюлы ычкындырыла һәм меңәрләгән кубометрлы бүрәнә өеме ишелеп аска томырыла. Юан-юан кәүсәләр галәмәт олы тавыш чыгарып бәрелешә, оча-калка түбән тәгәри һәм гөрселдәп суга барып төшә. Һәр бүрәнә менә шулай. Ә хәзер дистәләрчә мең бүрәнәнең шулай шашуын күз алдына китерегез. Мәхшәр! Шушы агач массасы запань дигән бер урынга агып килеп җитә. Биредә су өсләп такталардан озын-озын күперчек-басмалар салынган. Ерактан караганда алар шакмак-шакмак күренә. Шушы басмалар өстендә багорлар тоткан кешеләр мәш килә. Бүрәнәләрнең берсен этеп, икенчесен тартып дигәндәй сортларга аерып шушы ячейкаларга кертәләр. Җитәрлек булгач, буй агачлар кысып бәйләп куела. Бер бәйләм агач гадәттә бер машина йөге инде ул. Шундый дистәләгән бәйләм бер рәткә туплана, аннары икенче, өченче, илленче рәт... Боларны ике яклап беләк юанлыгындагы корыч арканнар белән тарттырып куялар. Менә шундый ике сал елга буйлап ярты чакрымга сузыла. Иң алда буксир. Күп вакыт ике буксир. Шушы кәрван акрын гына елга буйлап ерак-ерак җиргә – зур калага юл ала.
Юк, моның белән генә эш бетми. Вак елгаларда агач кугын белән озатыла, ягъни ташкын вакытында агачлар суга ташлана һәм алар “ирекле” рәвештә агып бара. Борылмаларда, сайлыкларда шушы байлык килеп тыгылып еш кына суны буып та куя, елганы таштыра. Моңа юл куймас өчен пикетләр билгеләнә, алар елга буйлап йөреп озын багорлар белән эткәләп тыгыннарны тараталар. Ә ташу үткәч эләгеп, агып китми калган агачларны суга төшереп йөриләр. Гадәттә ике кеше бергә йөри һәм аларга утыз-кырык чакрым яр беркетелә. Алар язгы су, баткак ерып, утырып калган бүрәнәләрне суга этә-этә берничә көн түбәнгә таба хәрәкәт итә. Ялгыш суга төшеп киткән чаклар да еш була. Хәер, сортировкада эшләүчеләр дә хәвефтән азат түгел+ юан бүрәнәләрне эткәндә йә багор ычкынып китә, йә аяк тая һәм авыр киемле кеше суга чума. Су дигәч, чиста су түгел бит – бүрәнә катыш. Кеше суга чума, ә бүрәнәләр аның баш өстендә кушылып куя. Яисә кабыргаларыңны сындырып кысышалар. Якындагы иптәшләрең коткара алмый калса, эш харап. Булды инде бәла-каза, артыгы белән күп булды.
Язгы мәл җыештыру, төзекләндерү, агачлар утырту вакыты. Ә өмәләре ни тора! Шау-гөр килеп чын бәйрәм булып үтә бит, сабантуең бер якта торсын. Быелгы өмәдә зур эш эшләргә планлаштырдылар һәм алдан ук хәзерлек эшләре алып барылды. Эштән соң калып эшчеләр күп итеп такта ярды, Үзәк урамдагы череп беткән тар гына тротуар алып ташланды, шулай ук аламарак агачларны бер урынга ташып куйдылар.
Һәм менә коммунистик өмә! Леспромхоз директоры өмәгә чыгучыларны бермәл хәйран калып карап торды, Кураишта хәтәр күп халык яши икән ләбаса. Араларында кемнәр генә юк: укытучылар, сатучылар, почта, дәваханә, клуб работниклары. Аларның барысына да үз биналарын, ихаталарын тәртипкә китерергә кушылган иде, ләкин коллективлар үз эшебезне иртәле-кичле дә эшли алабыз, дип халыкның зур өлешен гомум өмәгә җибәргән. Чөнки бүген барысы өчен дә кирәкле эш эшләнә – Кураиш урамнарына агачтан тротуар түшәлә.
Эш башланганчы аз гына сөйләшү булып алды. Тротуарның киңлеген күпме итәргә соң? Тар итсәк, эш тизрәк бетә, материал да аз китә. Ләкин халык бу тәкъдимгә риза булмады.
- Бер эшләгәч берәгәйле булсын. Атна буе эшләсәк эшләрбез, ләкин ул уңайлы булсын инде, һичъюгында өч кеше янәшә йөрерлек итик. Солтаньяр Заһитович, агачны кызганма, соңыннан: “Их, тарырак булган шул,”- дип үкенерлек булмасын, - диде халык.
- Ярар, мин риза, - диде Солтаньяр. – Тик өлгерәлмәсәк үпкәләштән булмасын, башта Үзәк урамнан башлыйбыз.
Шуннан соң өч кеше юл бирешерлек киңлекне чамалап карадылар – үәө сантимерт килеп чыкты. Һәм эш кызды. Балталылар биек-биек такта өемнәрен сүтеп кырмыскалар кебек төрле якка сөйрәделәр, аларның кырыйларын тигезләп юнырга керештеләр, ә пычкылылар әлеге шул бүрәнәләрне турарга тотынды. Карале, сәүдә работниклары, бухгалтерлар ни кылана, пычкыларына мотор куелганмыни, җырлап кына торалар бит. Полина белән иптәш кызы нидәндер көлделәр дә, туктале, без нишләп болай ваемсызланабыз әле, дип уңайсызлангандай, пычкыларын тагын дә кызуырак тарта башладылар. “Шәп эшлиләр болар, күз тимәсен,”- дип уйлады Мирхәйдәров. Ләкин кемдер барыбер канәгать түгел икән.
- Карагыз әле, бүрәнәләр төрле юанлыкта бит, тротуар тигез булсын өчен аларны бертигез итәргә кирәк, - диде Мәмәлим.
- Синнән башка белмиләр иде, - диде төксе генә кемдер.
- Син алай димә. Дөрес әйтә ул. Мәмәлим туган, син, булмаса, тигезләп юна башла инде, зинһар, - дип төрттерде икенче бер муты.
Шунда гына Солтаньяр игътибар итте – Мәмәлимнең кулында ни пычкы, ни балта. Каян булсын, ап-ак костюм киеп килгән ул. Нәкъ кара карга арасындагы ак карга кебек.
- Мәмәлим, әле соң түгел, бар, кайтып балта алып кил, - диде аңа директор ипле генә итеп.
- Нишләп, мин руководящий состав. Мин карап, контрольләп торырга тиеш.
- Состав булсаң “ту-туу” дип бер кычкырт та, сыпырт моннан, - диде эче телле бер эшче. Халык гөр килеп көлеп алды.
Мәмәлим өмәчеләргә ачулы карап торды да, кулын селтәп кайтып китте. Тик балта тотып килгәне күренмәде.
Гаҗәеп манзара. Урамны ике яклап ике машина килә. Таза беләкле егетләр автомобиль әрҗәләреннән әле генә туралган бүрәнәләрне ыргытып бара. Тагы да машиналар, тракторлар әзер такталар төяп киләләр. Ара-тирә бераз такта бушатып китәләр. Бер төркем кешеләр тротуар киңлеге итеп туралган шушы бүрәнәләрне тезеп бара, өстенә әле генә әзерләнгән такталарны китереп тезеп тора һәм шундук кемузардан ярышып чүкечләр аларны кадаклап та чыга. Әйе, гаҗәп хәл, күз алдында такта тротуарлар хасил була да куя. Алар бер урам буйлап сузыла, икенчесенә, өченчесенә борыла. Кешеләр кырмыска иләведәй кайный, транспорт арлы-бирле ашыга, маңгайлардан тирләр ага, туктарга вакыт юк, шундый эшне туктатып тәмәке тартып утыруы язык. Кара, нинди матур була бит, балалар ботинка киеп кенә мәктәпкә барыр инде, яшь кызлар аякларына шәп түфли элеп кенә клубка йөрер микән. Бу урам булды, бүген безнең урамны да өлгертәсе иде. Балта беләк талдырамы, пычкы тартып билләр катамы. Һай, туганкай, башкаларныкы талмыймы да катмыймы. Алар арыганнарын сиздермәгәндә мин җебеп торыйммы? Каяле шәбрәк. Кемнең ничек эшли белгәнен күрсеннәр әйдә. Һәркемнең башында шундый уй.
Гаҗәп шул. Ярышып, искиткеч шәп эшли халык. Маңгай тирен сөртергә дә вакыт юк. Ләкин балта чапкан ыңгайга кемдер мәзәк сөйли, якындагылар эшне туктатмый гына көлеп ала. Ерактагылар боларның нигә шулай күңелле көлгәнен аңламый һәм ишетми калуларына эчләре пошып куя, ләкин нигә көләсез, ни кызык бар дип сораучы юк. Без дә сездән ким түгел, дигән уй белән болар арасында да бер мәзәкче табыла, янә көлү. Аннары бертын кызу-кызу эшләү. Һәркем аңлый, сүзгә мавыгырга ярамый, эшне онытмаска кирәк. Ләкин бераздан тагы да үзара сөйләшкән тавышлар ишетелә.
- Һәй, егет, нигә син бер генә бүкән күтәреп киләсең, әнә бит, абыең икене күтәргән.
- Ул ялкау бит. Ике тапкыр барырга иренә.
Урам яңгыратып янә көлешәләр. Аннары өзлексез чүкечләр тукылдый, машина әрҗәсеннән гөрселдәп яңа такталар, бүрәнә башлары оча. Эш кыза, тирләр ага, ирләр мыш-мыш тын ала. Кем күбрәк такта күтәрә, кем озын кадакны тизрәк сугып кертә... Ярыш бара, ярыш.
Һәм кинәт тавыш.
- Туктагыз! Барыгыз да пилорам янына! Директор кушты!
Әле генә такта китергән машиналарга кешеләр кунаклый. Утыру түгел, басып торырга чак урын җитә. Бар халык яңадан пилорам буена җыела. Шул вакыт ике автолавка күренә, алар килеп туктау белән шоферлар җәһәт кенә будка ишекләрен ачып җибәрәләр. Бер машинада аракы, икенчесендә күмәч!
- Егетләр, өч кешегә бер ярты, кеше саен бер күмәч, тиз генә алыгыз, - дип кычкыра Солтаньяр.
- Киресенчә түгелме, Солтаньяр Заһитович? - дип шундук шаян сорау ишетелә.
Ирләрнең әрҗә-әрҗә аракы күрүгә йөзләре яктырып китә, менә кайда икән ул Заһитовичның хәйләсе. Эшләгән кешенең кадерен белә безнең директор. Һәм секунд эчендә бар ирләр дә аракы китергән машина янында иде. Ә күмәч автолавкасы янында тик хатын-кыз торып калган.
- Иптәшләр, карале, барыгыз беръюлы өелмәгез, кайберләрегез күмәч ала торыгыз.
- Солтаньяр Заһитович, аракыдан алда кем кабымлык эзли инде. Башта йөз грамм, аннары күмәченнән авыз итәрбез.
Халык елмаеп-көлеп ала.
- Ә мин сезнең болай эш вакытында эчкәнегезне белми идем. Ярый, алайса, моны игътибарга алырмын.
- Эш вакыты түгел, иптәш директор, төш вакыты!
Солтаньяр, болар белән бәхәсләшеп җиңеп булмый дигәндәй канәгать елмаеп башын чайкый да, хатыннар янына китеп бара. Алардан хәл сораша. Ягъни кичкә кадәр түзәрлекме, әллә иртәрәк кайту хупмы.
- Түзәбез, түзәбез, Солтаньяр Заһитович, мондый бәйрәм көн дә булмый. Эшләгәч, азак сагынып сөйләрлек булсын. Кичкә кадәр эшлибез.
- Иптәш директор, ОРС начальнигына әйтеп куегыз, кибетләргә түфлиләр алып кайтсын. Шәһәрдәге кебек кенә йөрисебез килә.
- Дөрес әйтәсең, ахирәт. Без кемнән ким.
- Ашыкмагыз әле, алмакайларым, чак кына сабыр итегез. Бераздан урамнарга асфаль түшәп чыгарбыз. Ул чагында итекләрәгезне чыннан да чорма башына ыргытырга туры килер.
- Һай шәп булыр иде, рәхмәт, Солтаньяр Заһитович.
Менә шулай, бик бәрәкәтле үтте Владимир Ильич туган көн. Кураиш бер көн эчендә тротуарлы булып куйды. Абызтамакның борынына чиртте ул бу мәсьәләдә.
Эш тәмам булгач Солтаньяр конторага әйләнеп кайтты. Анда кизү торган Хильда көн дәвамында кемнең кайдан шылтыратуын сөйләп чыкты, директор аңа рәхмәт әйтеп кайтарып җибәрде. Һәм ул үзе телефонга тотынды. Урман участоклары күпме эш башкарулары турында бер-бер артлы рапорт бирделәр. Әйе, урман эшчеләре һәркайсы үз урнында эшләгән иде, ә үсмерләр, укытучылар, сатучылар, пенсионерлар һәм башка шундый халык авылны җыештыруда, башка эшләрдә мәшгуль булдылар. Социалистик Хезмәт Герое Габдрахман Миргаҗәмов ике ярым норма үтәгән икән. Солтаньяр Геройга һәм барлык өмәчеләргә рәхмәт әйтергә кушты.
Эшләрен бертөрле тәмамлап, Солтаньяр, ниһаять, кайтырга чыкты. Чү, нишләп әле ул кибеп тә бетмәгән юлдан атлый, тротуар бар ич. Гаҗәп икән ул тротуардан йөрүе, аяк астына түгел, күккә карап атласаң да була. Такталар бөгелеп-сыгылып тормый, астына бүрәнәләрне егетләр еш тезгән, маладислар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 27
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.