Latin

Солтаньяр - 01

Total number of words is 4079
Total number of unique words is 2158
36.0 of words are in the 2000 most common words
52.0 of words are in the 5000 most common words
60.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(роман)
(Караидел районының сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлана)
Эчтәлек
Тыныч тормыш эзләп
1. Бүреләр
2. Чабата
3. Яңа сәфәр
4. Кураишта
5. Юл маҗаралары
6. Кичке уен
7. Кулга алыну
8. Таш подвалда
9. Вера маҗаралары
10. Ярлыкау
11. Хуш, авылым
12. Диңгез буенда
13. Сәер чир
14. Кайтабыз
15. Таныш җирләр
16. Яшерен никях

Илгә килгән афәт
17. Без китәбез сугышка
18. Төхвәтуллин
19. Кызу көннәр
20. Качкы
21. Хатын-кыз һәм сугыш
22. Хафизулла фаҗигасе
23. Төрле кеше, төрле язмыш
24. Уполномоченный
25. Яшьләр
26. Кабер авызы
27. Дошман кулында
28. Илморза түбәсендә
29. Ут эчендәге көннәр
30. Инвалидка – повестка
31. Үлем алды моңы
32. Герман җире
33. Эльба ярында

Алга, яктыга табан
34. Өстән шинельне салгач
35. Секретарь ачулана
36. Сәлимгәрәй
37. Көтелмәгән мәхәббәт
38. Зур төзелеш алдыннан
39. Сталин ауган көн
40. Дилбәр, Сәрвәр һәм башкалар
41. Сабантуй
42. Авариядән соң
43. Фәлсәфә чоңгыллары
44. Бәхетсез бала
45. Исемнәрдә - язмыш
46. Америка малае
47. Дуслар
48. Тугызынчы май
49. Елга буйлап
50. Мәскәү
51. Шатболын
52. Ә Бурайда кар ява
53. Язгы бер көн
54. Өмәдән соң
55. Солтаньяр яңа урында
56. Кайту
57. Солтаньярның ике сәфәре һҙҗ
Игелек кыл, халык белер
58. Нурдәүләт
59. Мәхәббәт
60. Картәти һәм онык
61. Карлыгач оясы
62. Менә шундый вакыйгалар
63. Дин вә әхлак
64. Зөлкәрам
65. Юбилей
66. Күлмәк
67. Яңгыр боткасы
68. Солтаньярның яңа “исеме”
69. Тәбигатькә мәдхия
70. Аксакалның хурлануы
71. Хәзинәнең файдасы
72. Пычак һәм колбаса
73. Солтаньяр мәчете
74. Соңгы көн
Эпилог
Тыныч тормыш эзләп
1. Бүреләр
Юл авыр булды. Җитмешкә якын чананың һәркайсына өемләп тутырып дөнья малы төялгән иде шул. Атлар ара-тирә пошкыргалап алып үз эшләрен күндәм генә эшли бирә – чакрым артлы чакрым артта кала. Юл авыр булса да сәфәр уңды инде, Аллаһы боерса, имин-аман кайтып җитәсе генә калды. Озын олауның урта бер җирендә килгән Галәфим эче пошудан, ахры, кычкырып җырлап җибәрде.
Җырлыйк Бурай көйләренә,
Без бит Бурай яклары...
Их, сагындыра шул безнең Бурай яклары. Аның кебек оҗмаһ бакчасына тиң җир тагын кайда бар. Солтаньяр да, канаты булса, очып кына кайтыр иде. Сагынуы да җиткән, хезмәткә дә дәрте көчле. Тизрәк кенә кайтып шушы малны авылларга илтеп сатасы иде. Солтаньяр үзенең алты чанасын күз уңыннан үткәрде. Тула самавырлары, казан-комган ише әйбер, данлыклы Казан каласыннан кәләпүш, итек-читек, сабын, ситса, кәшемир яулыклар, кәрәчин мае, лампы куыгы, тозы-шырпысы... Ил болгавыр заманга кергәннән бирле хөкүмәт булсынмы, алыпсатарлар булсынмы халыкка берсе дә юньле хезмәт күрсәткәне – сату иткәне юк. Авыллар тауарга нык кытлык кичерә, димәк, яхшы үтәргә тиеш бу мал. Бармак арасыннан аккан су кебек бер шәптә сатылып бетәр шәт. Тик кайтып җитәсе генә бар. Аның мең чакрымы авыр түгел икән, ә менә бер-ике йөзгә калгач җан бимазасы. Авыл күренми микән дип үрелә-карый хет муеныңны сындыр. Ләкин ул ерак әле. Бүре шәһәренә дә җитмәгәнбез бит.
Галәфим җыруын тәмамлаган иде.
- Кайчан шул Бүре каласына җитәбез инде, аннан соң күңеллерәк булыр иде. Ат та кайтыр якка шәбрәк атлый, диләр бит, - дип сүз катты ул янына килеп утырган яшьтәше Нуриҗанга. Монысы исә иптәшенең уен куәтләргә ашыкмады.
- Ай-һай, азаккысы тозлы була, диләр. Шул юл ахырында гына бәлагә тарымасак иде дим. Быел бүре нык үрчегән, шушы тирәләрне хәтәрсез генә үтеп китә алсак иде.
- Шулай шул. Исемен дә тапканнар бит аның – Бүре шәһәре.
- Элек заман Елдәк башкортларының биләмәләре әнә шул Бүре елгасына кадәр булган диләр, - дип белемен уртаклашты Нуриҗан. – ә бүре аларның символы булган, ягъни мәҗүсиләр аны алла урнына күргәннәр. Бу исем азак елга тамагында барлыкка килгән шәһәргә дә ягылып куйган.
- Күңелгә шом салып тора бит әле. Исем җисемгә туры килә инде ул. Былтыр шәһәрдән биш-алты чакрымда гына бер олаучыны аты-ние белән шул ерткычлар харап иткән түгелме соң...
- Шулай, - дип көрсенде Нуриҗан. - Синең мылтыгың кайда, йөк астында калмагандыр бит? Яныңдарак тот, димәкчемен.
- Мылтык әзер лә ул, корылган. Тик шулай да бүре бүре инде, күңел тыныч түгел.
- Дөрес әйтәсең. Карале, безнең “кәрван башы” Солтаньяр абый алга таба бик карана түгелме?
- Әйе, - диде Галәфим. - Берәр авыл күренәдер, шунда тукталырга уйлыйдыр, ахры.
Берничә минуттан соң егетләр утырган чана да үргә күтәрелеп җитте һәм алда яңа манзара ачылды. Каршыда зур гына татар авылы тора, имеш. Бу тирәдә гел диярлек урыс авыллары булганга Солтаньяр олау сәфәрен шулай алып барды, нәкъ шушы авылда төнләүне туры китерде. Ни әйтсәң дә, үз татарың, ашы хәләл, урыны зәхмәтсез, малың имин тора – төн буена дөньяңны онытып йокла, хәл җый.
Таныш йортка фатир төшкәндә Галәфим белән Нуриҗанны Солтаньяр үзе белән алды. Тәүфикьян картка аның инде берничә мәртәбә тукталганы бар. Инсафлы һәм игелекле адәм, күзе комсыз, кулы саран түгел.
Болар кушкуллап, озаклап күрештеләр.
- Хуш киләсез, ашарга утырырга җыенып тора идек, димәк, мактап йөрисез, - дип картларча көлеп алды Тәүфикьян.
- Бик тә дөрес. Синең кебек хуҗаны да мактамаган кешенең авызыннан җил алсын, Тәүфикьян абзый. Дөньяларыгыз иминме, үзегез исәнме, Тәһлилә җиңги таза-саумы - дип сорашты Солтаньяр ягымлы итеп, әмма төче телләнми генә. Аның һәр сүзендә хуҗага олы ихтирамы сизелә иде, шул ук вакытта үз абруен да төшерми. Сүзе ачык, аңлаешлы, мәгънәле, тавышы ышанычлы, күз карашы туры, хәйләсез, хәрәкәтләре салмак, кабалануга караганда төгәллекне хуп күргән холык. Аңа карап егетләр дә горурланып куя, безнең Солтаньяр агай чын солтан кебек диләр иде. Олау башлыгы гына түгел генерал булырлыгы бар.
Йортта ирләр шулай мәш килгәндә җилкапка ачылып китте һәм... көянтә аскан сап-сары чәчле кыз күренде.
- Здраствуйте, - диде ул русча һәм итәгатьле генә баш какты да, болан баласыдай елгыр вә тавышсыз гына өй ишегенә юнәлде.
- Кем бу? - диде Солтаньяр, егетләрне көйдергән сорауны биреп.
- Ә-ә. Бу, ни, филшыр кыз. Безнең авылга эшкә җибәргәннәр, фатирга төште. Вера исемле. Бик ипле бала, марҗа кызы димәссең, - диде Тәүфикьян канәгатьлек белән.
Менә сиңа мә. Татар авылы, инсафлы гаилә, хәләл аш дип кергәннәр иде...
Әлбәттә, Вераның юлчыларга һичнинди зыян-зарары булмады.
- Кушайте, дорогие гости, кушайте, - дип сыйлады ул юлаучыларны, Тәһлилә карчык нигъмәтләре янына үзе әзерләгән ризыкларны да кушып.
Егетләрнең ике күзе кызда булса да, күңелләрне вәсвәсләндереп торыр заман түгел иде. Ятыр корсак ятыр, ярты икмәк тартыр, дигәндәй, яхшылап тамак туйдырдылар да, йокларга яттылар. Шулай итеп Вераның ”зыян-зарары” булмады, Нуриҗанның күңеленә төшкән утлы күмер әле янып китмәгән иде.
Икенче көнне иртән Вера күзгә чалынмады. Авылда кемнеңдер хатыны бәбили, ахры, шунда киткән икән. Ирләр тиз кулдан капкалап алдылар да, ат җигәргә тотындылар – юл кешесенең юлда булуы яхшы. Урамга чыккач, Солтаньяр иптәшләре арасыннан Илалетдин картны эзләде.
- Абзый, винтовкаң яныңдамы, төшеп-нитеп калмаганмы? - диде ул. – Яхшы итеп карап, корып куй, кирәк булуы бар.
- Борчылма, туган, винтовкам корулы, бер кесә патроным бар, - дип тынычландырды аны Илалетдин. – Дошманның ике аяклысына да, дүрт аяклысына да каршы торырлык дәрман бар әле абзагызда.
(Дәрман – биредә әмәл, чара мәгънәсендә. )
Илалетдин картта гражданнар сугышыннан калган винтовка барлыгын авылда белүчеләр булса да, бу хакта тел озайтучы табылмады. Югыйсә, властьлар корал саклаган өчен картка рәхмәт әйтмәс иде. Шулай да Илалетдин куркып тормаган, хәрби коралның көпшәсен кыскартып, үзенә җайлаштырып куйган. Олауда бу еракка атучы бердәнбер корал иде.
- Бик һәйбәт, - дип сүзен дәвам итте Солтаньяр. – Егетләрнең барсына да әйтергә кирәк, уяу булсыннар, аерылып калмасыннар.
Озын кәрван бара да бара. Урман, әрәмәлек очраса олау башлыгы бигрәк тә сак, юл газабы гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр, йөрәге уч төбендә. Кешеләр, атлар ашыга, шуңа Бүре шәһәрендә тукталып тормадылар. Берничә дистә таш йорттан башка күз кызыгыр нәрсәсе бармы? Ярый әле кыш диң, югыйсә урамында пычракка батып ятар идең.
Өйлә вакыты да узды. Кояш саргаеп кичкелеккә янтая башлады – декабрь көне кыска шул. Бер өч сәгатьтән Солтаньяр билгеләгән авылга җитәргә тиешләр. Тик, бу ни бу? Алда нәрсә күренә? Бүреләр түгелме? Шулар шул. Кола яланда этләр нишләп йөрсен, - бүреләр. Солтаньярның аты да хәвеф барын сизенде, колакларын шымытып, атламас булды. Арттагы атлар да килеп җитеп бер-берсенә төртелеп туктала башлады.
- Нәрсә булды, нигә тукталдыгыз? - дип кычкырды йөгереп килешли Сәлимгәрәй. Солтаньяр алга ымлап күрсәтте.
- Кара. Болары аның бер төркеме генә булыр, төп өере озакламый килеп чыгар. Бар, йөгер олау буйлап, егетләр мин өйрәткәнчә эшләсеннәр.
Хәтәр ашыгычлык белән атлар тугарылды. Унлап чанадан боҗра ясап, атлар шунда куып кертелде. Башка чаналар зуррак боҗра ясап урнаштырылды, кайберләренең йөкләрен бушатып кырын аударып өлгерделәр, болай ныгытма биегрәк була иде. Чана араларына тәртәләр күтәрелеп, шуларга чыпта, бишмәт, туннар эленде – нинди генә сыек булмасын, анысы да тоткарлык. Солтаньяр биегрәк йөк өстенә менеп басып, ара-тирә команда биреп, оборона төзелешенә җитәкчелек итте. Үзе һаман да киң аланны, урман авызларын күзәтте. Хәвефләнүе юкка булмаган икән, төрле яктан тагы да ике өер бүре килеп чыкты, болары ишлерәк тә иде. Күмәк булгач, ерткычлар үзләрен кыюрак тота башлады, якынайганнан-якыная бардылар.
- Туктале, Илалетдин абзый, - диде Солтаньяр, яныннан узып баручы картка. – Мин аңлый алмыйм, бүреләр ни көтә, һөҗүм итмиләр, безгә әзерләнергә юл куйдылар.
- И-и туганым, бүре ул бик хәйләкәр нәрсә, тиккә булмас. Димәк, өстәмә көч көтәләр булыр, менә күрерсең.
- Абзый, сиңа шундый үтенеч, башлыкларын бәр. Без куян мылтыгы белән әлләни эш майтара алмабыз, ә син винтовкаң белән җае туры килү белән өер башлыгын дөмектер. Генералсыз гаскәр кебек калсыннар. Бәлки, ниятләре бозылып, таркау эш итәрләр.
- Аңладым, - диде кыска гына итеп карт аучы һәм үз чанасы ягына ашыкты. Башка егетләр дә корулы мылтыкларын чаналары өстенә сузып салганнар иде. Ләкин Солтаньяр моны гына аз санады.
- Егетләр, пычак, балталарыгызны да хәстәрләгез, һәр корал әзер торсын, - дип кычкырды ул гаскәри отрядка охшап калган юлаучыларга.
Бүреләр чыннан да һөҗүм итәргә ашыкмады. Алар, берничәшәргә бүленеп, камалган кешеләр каршында бер болайга, бер тегеләйгә йөренделәр. Хас та фронт сызыгының йомшак җирен чамаларга тырышкан разведчиклар кебек. Ерткычларның дуга ясап йөрүләре һаман да якыная, һаман да якыная барды. Илалетдинның сүзе хак, бүреләр үзләрен тәҗрибәле яугирлар сыман тотты, алар юлаучыларга каршы килеп утыралар да, туп-туры карап торалар. Йә, ни көтәсез, атыгыз инде дигән шикелле кешеләрне сыныйлар, түземлекләрен сындырмакчылар. Ә үзләре ядрә җитәр-җитмәс җирдә тукталалар. Ник ичмаса берсе ялгышып якынрак килсен, үз гомерен куркыныч астына куйсын.
Илалетдин өер арасындагы дәү һәм карт бүрене күптән чамалап алды инде. Яза җибәрмәс өчен аның якынрак килгәнен, туктабрак торганын көтте. Ләкин атып өлгерәлмәде, Солтаньярның хәвефле тавышы яңгырады.
- Илалетдин абзый, әнә теге якка йөгер. Тизрәк бул.
Бүреләрнең моңа кадәр ни көткәне аңлашылды, кояш ягыннан иң зур өер килеп чыкты – егермеләп ерткыч булыр. Араларында баш йоны көлсу төсендәге өер башлыгы да бар иде. Монысы бигрәк тә мәкерле, усал һәм дәү бүре. Димәк, хәзер болар кимендә кырык баш. Унөч кеше өчен күбрәк шул. Солтаньяр атлар ягына да күз салып ала. Малкайларның колаклары тырпа баскан, күзләрендә шашыну чалымнары, куркуларыннан арка тиреләре тартышып-тартышып куя, тыпырчыналар. Әнә шуның өчен дә Солтаньяр аларны уртадагы аерым боҗрага алдырган иде. Тик, барыбер атларның куркудан котырып чаналар аша сикереп чыгуы мөмкин, ул чагында мылтык төбәп яткан егетләрне дә тапап китәчәкләр, үзләре дә харап булачак. Солтаньяр карашын янә алга ташлады. Илалетдин инде мылтык төзи иде. Кояшка каршы кыен, күзләр яшьләнә, агабыз яшен сөртеп күзләрен кыскалап алуга баш бүре икенче урында була. Йә булмаса аны яшьрәк варислары ышыклый. Ә Илалетдингә мотлак тигезергә кирәк, баш бүрене екса, ярты бәхет дигән сүз. Тукта, ерткыч бик җай тора түгелме соң? Илалетдин кабаланып тәтегә басты.
- Их, шайтан алгыры, - дип, Солтаньяр йодрыкларын кысты. Бүренең йөрәгенә тидерәсе урынга Илалетдин аның алгы аягын гына яралады. Ә яралы ерткыч бишләтә яман – ул җаны чыкмый сугышудан туктамый.
Солтаньярның хафалануы рас булды, ерткычлар күренеп активлашты, бер уңга, бер сулга йөгерештеләр, кешеләрне ерактан атарга мәҗбүр итеп, патроннарны әрәм иттерергә тырыштылар. Ләкин хәйләләре барып чыкмады. Шуннан алар, алай-болай йөргән җирләреннән барысы бергә борылып, камаудагы олау өстенә ябырылды. Беренче атулар күмәк яңгырады. Җиде-сигез бүре кар өстенә тәгәрәп китте, ләкин башкалары моны күрмәгән дә кебек алга ыргылды. Тагы да мылтыклар шартлады, эре ядрәләр, жаканнар ерткычлар өстенә очты. Кар пакълеге өстенә бүре каны ургылып акты. Ерткычларның беришеләре бәргәләнергә тотынды, башкалары бернигә карамый һаман булса котырып алга омтылды. Егетләрнең күзе үткен, корал тоткан куллары калтыранмады, алар күп дошманны теге дөньяга озатты, ләкин исәннәре дә җитәрлек иде әле.
Илалетдин карт винтовкасыннан бер бүрене нәкъ маңгаена чәкеде, аннары, аны корып тормастан, ау мылтыгын алып икенчесен иләк итте. Тик шул чакта үзе яралаган бүрене кинәт каршында күреп каушап калды һәм берни дә эшләп өлгерәлмәде. Ерткыч чана аша ыргып картның нәкъ өстенә килеп төште. Солтаньяр бу хәтәрне күреп калуга бар көченә ярдәмгә атылды, мылтыктан атса Илалетдингә тидерүе мөмкин. Шуңа да ул йөгереп килгән ыңгайга бүре өстенә сикереп, сугым пычагын сабына кадәр ерткычның кабырга арасына батырды. Кар өстенә фонтан булып кан ургылды, бүре каны белән кеше каны бергә кушылды – Илалетдинның актарылып чыккан богазыннан да шаулап кан ага иде. Ләкин барысына да үлем янаганда бер кешенең үлеменнән куркып, каушап тору юк. Бичараның чана өстендә аунап яткан мылтыгын алды да, Солтаньяр терәп диярлек тагын бер бүрене атты һәм ашыгып коралны янә кора башлады.
Якында гына Галәфимнең дә эше хөрт иде, аның өлешенә ерткычлар күбрәк туры килеп, атып, яңадан мылтык корып өлгерә алмады+ берсе егеткә ташланды, икенчесе бер-ике сикерүдә атларны ураткан баррикада чанасы өстендә иде. Шуңардан курыккан айгыр арт аякларына күтәрелде. Нәкъ шул мәлдә Солтаньяр аткан ядрә бүренең йөрәген тишеп үтте һәм үле гәүдә җиргә ауды. Өстенә “гөп” итеп айгырның дагалы аяклары килеп төште. Солтаньяр үзе исә карда тәгәрәшеп ерткыч белән алышып яткан Галәфимгә ярдәмгә ашыкты. Бүре өстә иде, шунлыктан Солтаньяр аның башына бар көченә мылтык түтәсе белән сукты. Бүре башы белән бергә приклад та ярылып чыкты, ләкин Солтаньяр аны барыбер тиз генә корып яңа дошманын эзләде. Тик, сирәгәйгән бүре төркеме инде башкача һөҗүм итәргә кыймый чигенеп бара иде. Ир кеше икенче якка ташланды, әмма анда да иң куркыныч мәл үткән иде, Нурым, Фаһман, Сәлимгәрәй, Корбангалиләр инде аягүрә торып, кача башлаган ерткычлар өстенә шарт та шорт мылтык аталар. Ярсуы ташкан Солтаньяр да яраланган арт санын сөйрәп артта калган бер бүрегә төбәп атты да, сугыш яланын күздән кичерде. Егермедән артык бүре җансыз катып калган, берничәсе тыпырчынып ята. Ә кешеләрдән, Илалетдин карттан башкалары, барысы да исән.
Атлар әле озак тынычлана алмады. Кан һәм бүре исеннән алар шашу хәлендә иде. Малкайларны тынычландырып чаналарга яңадан җигүе, бушатылган әйберләрне төяп бәйләве шактый вакытны алды. Олаучылар янә мылтыкларын корды, пычак, балталарын билләренә тагып, юлны дәвам итәргә, кан коелган урыннан тизрәк ераклашырга ашыктылар. Илалетдин картны сак кына күтәреп йөге җиңелрәк бер чанага салгач, кәрван өзелгән юлын дәвам итте. Хәзер инде, чаналарның мәнсез шыгырдавын исәпкә алмаганда, олау тын бара иде. Атлар да пошкырынмый, кешеләр дә сөйләшми. Тик, Солтаньяр белә, бу курку галәмәте. Бераздан барысы да беръюлы телгә килеп, сөйләшә, мәет барлыгына карамый хәтта көлешә үк башларлар, бер-берсеннән шырпы сорап тәмәке кабызырлар – куркудан соң нәкъ шулай була. Күңелсез тынлыкны бозар өчен Солтаньяр үзе сүз башлады.
- Галәфим, кара әле, туның ертылып беткән, ә үзең исән-сау, битеңне ничек сакладың димен?
Чыннан да, егетнең тунын ташлап кына калдырасы калган. Бүре тырнакларыннан буй-буй ерткаланган киемендә ул олау өстендә бик мәзәк булып утыра иде.
- Тунны саклый алмасам да, битне сакладым инде. Бүре талаган егеткә кызлар карамас дип уйладым, минем бит әле өйләнәсем бар.
Мәзәккәрәк тартым бу җаваптан көлүче булмаса да, баш очында балта булып асылып торган авыр мохит ничектер җиңеләя төшкән кебек булды. Шулай да олау сак барды, кораллар әзерлектә тотылды. Тик бүреләр яңадан һөҗүм итмәде, юлчылар хәвефле һәм хәтәр юлларын дәвам итеп, соң гына янә бер авылга килеп җитеп ялга тукталдылар. Бурайга кадәр ярты көнлек юл калган иде.
Ерак сәфәрдән кайтканнан соң егетләр ял итәргә уйламады да. Шушы авыр юл, бүреләр белән алышу аларны үзгәрткән иде. Куркулары узганнан соң хәзер инде олаучылар дәртләнеп киткән, күзләре кыю карый, тавышлары ышанычлы, кыяфәт-кыланышлары ук дөнья белән син дә мин яшәгән ир узаманнары сыманрак иде. Илалетдин картның гәүдәсен Бурайга кайтуның икенче көнендә үк бергәләп җир куенына тапшырдылар. Көтелмәгән кайгыдан күзгә күренеп кечерәеп, картаеп калган хатыны Тәслимә түтинең күзләренә карарга авыр булды Мирхәйдәровка. Тол калган хатын теле белән сиздермәсә дә, эченнән Солтаньярны гаеплидер кебек. Ничек инде ул, унөч ир бергә йөреп барысы да исән кайткан, тик минем ирем генә үлеп калган, дип уйлыйдыр ул. Дөрестән дә шулай бит. Бәлки, хәтәр минутта карт янында яшьрәк, җитезрәк кеше туры килмәве ялгышлык булгандыр. Бәлки, Солтаньяр үзе чак кына соңлагандыр. Ләкин хәзер соң инде, үлгән артыннан үлеп, башны ташка орып булмый. Исәннәр яшәргә тиеш.
Яшәргә дигәннән, Илалетдинның ярый әле Хафизулла исемле унҗиде яшьлек улы калды. Ерак сәфәргә җыенганда Солтаньяр әйткән иде, сиңа, абзый, авыр булыр бит, әллә улыңны гына җибәрәсеңме, диде.
- Яшь бит әле, андый эшнең рәтен-чиратын белерме ул. Үзем барам, - диде карт. Менә бит эш ничек, тәкъдиреңдә язылгач. Хәзер инде Хафизуллага, телиме ул, юкмы, атасы алып кайткан товар белән сату итәргә туры килә.
Солтаньяр үзе атларын бер-ике көн ял иттерде дә, малын төяп Көндәшле, Новотроицк, Арттакул, Бакыйбаш якларына китте. Илдә тормыш акрынлап тернәкләнеп килә, халыкта аз булса да акча бар, ә товарга кытлык, шунлыктан сәүдәченең мөлкәте әйбәт үтте – Көндәшледә көн эчендә бер чанасы бушады диярлек. Аннары ул Новотроицкигә юнәлде һәм биредә Настяга фатир төште. Күптән күрешкәннәре юк иде, шул елларда Настя да үзгәргән, шактый олыгайган икән, ягъни талчыбыктай нечкә билле яшь киленнән менә дигән, сөйкемле һәм көяз ханымга әйләнгән. Үтә шул гомерләр. әле кайчан гына Настяның ире Степан белән герман сугышында окопларда бет симертә иделәр. Батыр ир узаманы иде. Бермәлне кул сугышы вакытында Солтаньяр немецның штыгыннан тайпылып өлгерде, ләкин богазга богаз килеп сугыша башлагач, аста торып калды. Яшь иде шул, тәҗрибәсез. Ә немец дәү гәүдәле, таза булып чыкты, Солтаньярны буа башлады. Егет күпме генә көчәнсә дә, дошманын алып ташлый алмады. Инде күз аллары томалана башлаганда гына өстендәге мәльгун кырыйга тәгәрәп китте, ә каны Солтаньярның битенә сибелде. Шулай исән калды ул. Берничә германлыны дөмектергән Степан, бәхеткә каршы, җирдә көрмәкләшкән гәүдәләргә вакытында игътибар иткән һәм приклад белән көрән шинельнең башына тондырган икән. Шундый гайрәтле кеше иде, ә үзе мәгънәсезгә харап булды. Ни аяныч. Солтаньяр уйлап-уйлап карый да, Степанның кыланмышын һич аңламый. Унтугызынчы елда Новотроицк кулаклары баш күтәргәч, Степан да шуларга кушыла. Югыйсә, урта хәлле крестьянга ни-нәрсә даулашырга инде. Берничә авыл халкы шулкадәр зур дәүләткә каршы баш күтәреп җиңә аламы? Акыллы кешенең шундый юләрлек эшләве башка сыймый. Бола бастырылганда кызыллар тотып алып атып үтергәннәр үзен.
Солтаньяр стенадан, рамкадагы фоторәсемнәрнең берсеннән күзен алмады. Степанның унөч-ундүрт яшьлек кызы. Тик бик тә Үгез авылындагы Верага охшаган. Малтабар ир түзмәде, сорап куйды.
- Настя, кызың кайда соң, үскәндер инде?
- Вераны әйтәсеңме? - дип җанланып китте хуҗабикә. –Укый ул. Бүре шәһәрендә медицина училищесендә укый. Яңарак хаты килгән иде, Үгез авылында практика үтәм, шуннан соң имтихан бирербез дә эш урнына озатырлар инде дигән.
- Шулаймы? Соң, без аны күрдек ич. Әле бер атна элек кенә товар алып кайтышлый ул авылдагы белешем Тәүфикьян картка куна төшкән идек, шунда Вераны да күреп калдык. Тик мин аны синең кызыңдыр дип һич уйламадым. Менә бит дөнья ничек, кешеләрне әллә кайларда китереп очраштыра.
- Шулай шул. Ходайныкын бәндә аңышмас. Кызым өчен бик шатланам, бәлки, кеше булып чыгар. Атасының кем икәнлеген белеп куып кына чыгармасыннар иде, дип көндә Всевышнийга ялварам. Бәхете булса, үзенә тиң иш тә табар әле.
- Амин, шулай булсын, - диде Солтаньяр, ишеткәннәреннән канәгать калып.

2. Чабата
Товар әйбәт кенә сатылып бетте, “сәүдәгәрләр” бер-бер артлы өйләренә кайтып җыелды. Солтаньяр табышын җентекләп санап караган иде, бик тә канәгать калды – барлык юл чыгымнарын, сәяхәт вакытында тотылган кирәк-яракны исәпкә алганда да шактый мул сәрмая чыга – акчаның һәр сумы бер тәңкә дә кырык биш тиен чамасы артым биргән ласа. Йөрү бушка китмәгән. Егетләрнең дә йөзләре ачылган, күзләре тәвәккәл елтырый. Инде хәзер чак бүреләр тешенә эләгеп үлми калуларын да оныткан кебек, әйдә, Солтаньяр агай, тагын да юлга чыгабыз, диләр.
- Юк, - диде кәрван башы. – Көннәрнең аерата кыска чагы, аннары, авыр юлга чыкканчы атлар да аз гына ял итеп алсын. Шуннан күз күрер тагы...
Һәм менә февраль үтеп бара. Солтаньярның башы уйда – бик соңга калырга да ярамый. Әле ерак сәфәрдән йөреп кайтасы, аннары авылларга чыгып сату итәсе булыр. Аңлашыла ки, боларның барсы да чана юлы өзелгәнче эшләнергә тиешле эш. Һәм ул юлга җыена башлады.
Тик... Аныкынча булмады. Солтаньярны авыл Советына чакырып алдылар да, урман кисү эшенә күрше районга китәргә куштылар. Үзенә генә түгел, ә бер бригада туплап. Карышып маташкан иде, сине райбашкарма комитеты рәисе Атабаев үзе күрсәткән дип авызын яптылар. Дөресе дә шул, Солтаньяр Мирхәйдәровның ниндиерәк балта остасы икәнлеген халык белә, ә халык белгәнне түрәләр дә исләми калмас, ләкин әнә шул эшкә осталыгың аркасында үз җаеңа яши алмавың күңелне кыра. Тик, нишлисең, буйсынмый чараң юк. Моңа кадәр колхозга керми йөрүеңне исәпкә алсалар, йөге-йөге белән товар сатуыңны байлык туплау дип чутласалар, вак буржуйга әйләндереп, күрше районга түгел, туп-туры Себер тайгасына җибәрүләре дә бик ихтимал. Дөрес, халыкны кулаклау заманы үтеп бара кебек, ләкин әле бер, әле икенче кешене кулга алып торалар бит әле, ОГПУ йокламый. Кыскасы, риза булса да булды, булмаса да булды Солтаньяр һәм инде бер мәртәбә сыналган егетләрне яңа эшкә җыярга уйлады.
Алары исә үз җайлары белән яшәп яталар иде. Беркөнне Галәфимнең әти-әнисе күрше авылга кунакка китте. Билгеле ки, яшьләр мондый вакытта форсатны кулдан ычкындырмый – аулак оештырдылар. Нуриҗан, Хафизулла һәм тагын дүрт-биш егет килеп, мәзәк-көлке сөйләп, авыл чибәрләрен тикшерә-тикшерә чабата тугыдылар. Хафизулла бик тиз үрә икән, сыңары “ә” дигәнче әзер булды. Аны әйләндерә-тулгандыра карадылар, шәп булган бу, диештеләр. Ахырда ап-ак аяк киеме Галәфим кулына эләкте. Анысы:
- Чыннан да, коеп куйган кебек бу. Ярый, кибә торсын, - дип мич астына ыргытты.
Шулай чабаталар әзер була торды, мич астына ыргытыла тордылар. Ә мәзәк сөйләү чираты аулак өй хуҗасы Галәфимнең үзенә җиткән, имеш.
- Минем йорт куяны асраганны сез беләсез бит инде, - дип башлады ул сүзен. – Тик, аларның файдасыннан зыяны күбрәк, нәрсә очрый шуны кимерә, җитмәсә, җир ерта торган яман гадәтләре дә бар. Бер куяным читән астын казып юл ярган да, күрше Бәхтияр карт бакчасына сыйланырга йөри башлаган. Бабай моңа тозак куйган. Беркөнне, нишләптер, тәрәзәдән күз салсам, Бәхтияр тозакка эләккән куянны ычкындырып маташа. Бу нишләр икән дип карап торам, безнең якка ыргытырмы мескенне, әллә үзе кереп мине пыр туздырамы инде. Юк. Куянны арт сыйрагыннан тотты да казыкка чәңкетте бу. Башы ярылып, каннары чәчрәп очты. Вәт рәхимсез. Аннары, кесәсеннән бау алып хайванкайны казыкка асып куйды.
Ну ачу килде малай. Туктале, минәйтәм, үч алмасам исемем Галәфим булмасын. Ата казы безнең йортка кереп йөри иде, тотып алдым да куян янына, шул ук казыкка асып куйдым. Хәзер инде күземне ул яктан алмыйм, йортта ни генә эшләсәм дә, карангалап торам бит инде. Берзаман Бәхтияр карт өеннән килеп чыкты. Менә бу бәрәңге бакчасы буйлап туп-туры теге казык янына килә. Әй, сез аның кыланышын күрсәгез иде. Казын әйләндерә, тулгандыра, әллә күзе начар күрә – танымый, әллә инде аптыраудан. Шуннан кулларын болгый-болгый әй тирги мине, әй әрли, ярый әле ишетелми. Ләкин безгә кермәде, әти-әни алдында хур итмәде, рәхмәт төшкере бабай.
Кемдер Галәфимнең мәзәгеннән канәгать булмады.
- Казның ни гаебе бар инде, каты күңелле син, - диде.
- Шуннан ни булып бетте соң? - дип сорады икенче егет.
- Ни булсын. Каз белән куянны шартына китереп күмеп куйдым. Чыннан да, үземә дә мәхлүкләр кызганыч булып китте, - дип тәмамлады сүзен Галәфим.
Инде чират Нуриҗанга җиткән иде. Эченнән гел уйланып йөргән, җитди-моңсу егеттән кәмит көтүе авыр, шулай да, җәмәгать тамаша көтә икән, аюны да биетәләр.
- Юк, булмый, - дип карышты егет.
- Юк, Нуриҗанның башына сук, - дип үртәште бер иптәше. –Чиратың җиткән икән, көйсезләнеп торма, кияү егете түгелсең.
- Алайса, мин сезгә мәзәк түгел, гаҗәп сөйлим, ярыймы? - дип ризалашты ул, ниһаять, ә үзенең күзләре сәер яна иде.
- Ярый инде, мәзәк капчыгың буш икән, бәлки, гаҗәбең дә ярап торыр. Ит юкта умач аш.
- Хуш. Беләсезме, дөньяда уйламаган-көтмәгән хәлләр дә була икән. Без, теге чакта, Казаннан кайтканда, дим, Бүре шәһәренә җитәрәк, бер авылда хур кызыдай чибәр марҗа күрдек. Син хәтерлисеңме, Галәфим ?
Галәфим дусты сүзен раслап куйды.
- Хәтерлим, әлбәттә, башка тай типмәгән, Вера исемле иде.
- Онытмаган икәнсең, алайса.
- Йә, сөйлә инде, тотлыкма.
- Менә шул. Бүген мин аны Бурайда күрдем.
- Кит әле моннан, булмас, - диде Галәфим. – әкият сөйләмә. Ләкин кыз дигәндә егетләрнең колагы тиз тора, башкалар шундук кайда күрдең, ничек булды, диештеләр.
- Эч пошканнан ызбачка кергән идем, - дип дәвам итте сүзен Нуриҗан. – Карасам, теге кыз шунда йөри. Безнең авылга фельдшер итеп эшкә җибәргәннәр. Китапханәгә үз һөнәре буенча китаплар юк микән дип белешергә кергән.
- Йә, йә, шуннан?
- Нәрсә “йә”, нәрсә “шуннан”? Бетте.
- Туктале, - дип ризасызланды егетләр. - Син сөйләгәч бетереп сөйлә инде, нәрсә сөйләштегез, ничек күрештегез, кулы йомшакмы?
- Тагын бернәрсә сорамыйсызмы, мәнсезләр, кулы, имеш. Ул миңа карап-карап куйды, мин – аңа, әллә таныды, әллә юк.
- “әллә юк”, - дип үртәште егетләр, - ә син сорамадыңмы?
- Юкчы...
- Ха-ха-ха, - дип Галәфим сәкедә тәгәрәп эчен тотып көләргә кереште. – Нуриҗанны мәзәк сөйли белми, диләр, иң шәп мәзәк аныкы бит. Мәзәк тә, гаҗәп тә. Егет кеше кыз белән таныша белми, имеш. Ай хурлык. Егыл да үл. Билләһигазим, уҗым бозавы син. Ха-ха-ха...
- Кешнәмәле монда. Син аның күзләрен күрсәң уҗым бозавы да булыр идең, эт баласына әйләнеп ияреп тә китәр идең. Кыз кеше ул. Бәхтияр казы түгел.
Шулай сөйләшеп егетләр кич утырды, шау-гөр килделәр һәм мич астында нәрсәнеңдер кыштырдавын колакка да элмәделәр. Ахыр килеп, эшне тәмам иткәч, мич астыннан әзер чабаталарны сөйрәп чыгарганнар иде “аһ” иттеләр, үреп кенә өлгергән эшләре тегеннән дә моннан чәйнәлеп, өзгәләнеп беткән, имеш. Хафизулла арада иң өлгере – мич астына тыгылды һәм аннан йорт куяны сөйрәп чыгарды.
- Ах, бәдбәхет, менә ни өчен син безнең чабаталарны мич астына ыргыткансың икән. Ишегез, егетләр, шуны, бирегез кирәген, - дип кычкырыштылар һәм Галәфимнең аркасына шап та шоп итеп чабаталар белән бәргәләп алдылар. Әлбәттә, бу яшьләрнең шаяруы иде. Чабата да булдымы мал, тагын үрелер әле, ләкин бер “үч алгач”, тиз генә туктау юк инде.
- Йә, дуслар, әйтегез, бу гөнаһ чүлмәген нишләтәбез? - дип кычкырды берсе.
- Каз аскан казыгына үзен асып куябыз.
- Яланаяк урам буйлап йөртәбез.
- Һәрберебезгә берәр чабата тугып бирсен.
- Базга төшәргә кушабыз.
Соңгы тавыш Хафизулланыкы иде.
- Ә? Ни өчен? - диештеләр дуслар, бу тәкъдимне шундук аешмыйчарак.
- Соң, базда Мәлгизәр түтинең әче балы бар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 02
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.