Latin

Солтаньяр - 29

Total number of words is 4175
Total number of unique words is 2145
38.1 of words are in the 2000 most common words
53.5 of words are in the 5000 most common words
61.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- И, аппагым, кеше хәлен кеше белми шул. Мин үзем дә ике ел элек баламны югалттым бит. Кешеләр аны судан тартып алганнар, Кураиш дәваханәсенә алып киткәннәр, ләкин улым дәваханәдә үлде. Вера Назарова сөйләде: судан чыгару белән улымның тәннәрен уарга, җылытырга кирәк булган, ләкин моны эшләргә беркемнең дә башы җитмәгән. Менә шулай, авылдашларымның наданлыгы аркасында балам харап булды. Вера Степановна сөйләде, салкын суда кешенең тәне суына, көзән җыера икән, шуннан кан әйләнеше туктый. Үпкәсенә су тулганнан, тын алмаганнан түгел, әнә шул көзән җыерудан үлгән минем улым. Шуны истә тотып, карап торып бу балаларны да үтереп булмый инде, Ходай ярдәм бирсә, терелерләр дип уйладым.
- әле ул малайлар кайда, әти-әниләре нишли, рәхмәт әйттеләрме?
- Малайлар Кураиш дәваханәсендә. Мондый чакта үпкәләренә суык тиюе бар, дип итеп куйдылар. Ә әти-әниләре юлга тузан да төшерми, әле берсе, әле икенчесе килә, ул тәм-том, ул бүләк ташыйлар. Әнә күрәсеңме, капка төбендә бер машина әрдәнә утыны. Үзенең йортыннан төяп китерде берсе. Нинди ярдәм кирәк, әйт кенә, үлгәнче без сиңа бурычлыбыз, дип торалар.
Нурдәүләт Гөлҗәннәт апасы белән сөйләшүдән бик зур тәэсир алып чыкты. Кайтышлый юлда ни атлы, ни машина күренмәде, Кураишка кадәр егет язгы караңгылыкны ерып берүзе атлады. Һәм бу бик тә файдалы булды, өенә кайтып җиткәнче үк мәкаләнең нинди буласын ул җентекләп уйлап өлгерде. Шуңа да, әти-әнисенең шатланып каршы алуларына, хәл-әхвал сорашып төпченүләренә карамый, тиз генә тамак ялгап алды да, язышырга утырды. Тиздән район гәзитендә берничә мәкалә басылды, аларның авторы Нур Дәүләт иде. Шуннан башлап вакытлы матбугат битләрендә тирән эчтәлекле, журналистлар әйтмешли, проблемалы материаллар еш күренә башлады, ә Нур Дәүләт исеме районда популярга әйләнде.
Кызганычка каршы, сәләтле кешене күрәлмәүчеләр табылып тора, менә безнең егетне дә көненә йөз мәртәбә тешнәргә әзер торучы табылды. Роза Ишкинина белән Нурдәүләтнең бер дөньяга сыеша алмавы кайчан башланды соң? Гаҗәп, әмма дөресе шул: үзләре танышканчы ук. Бу хәл әнә шул музей аркасында булды, шикелле. Нурдәүләт барыбер үз теләгенә иреште бит, мәктәпне тәмамлап чыгуга кечкенә музей оештырырлык экспонатлар туплап өлгерде ул. Бу җәһәттән җизнәсе Халифәт аеруча кыйммәтле әйберләр бирде. Әйе, Нурдәүләтнең картинәсе мәрхүмә булып куйгач, аны соңгы юлга озатырга кайтканнар иде бит Гөлкәй ак әбисе белән Халифәт ак бабасы. Соңыннан, инде китәр алдыннан, хәрби командир озак кына Нурдәүләт белән сөйләшеп утырды, аның күпме, нинди әйберләр җыюы белән кызыксынды, бу эшне ихлас хуплады.
- Беләсеңме, Нурдәүләт, сез Мәскәүгә килгәндә миннән сораган идең бит, мин вәгъдәмне үтәдем, кайбер нәрсәләрне алып та килдем. Югыйсә, күреп торам, күптән инде ак бабайның хәтере юк икән, дип уйлап йөрисең. Вакыты ул булмады бит.
Нурдәүләт эндәшмәде.
- Кайда әле минем байлык, - дип, Халифәт карават астыннан зур чемодан сөйрәп чыгарды, аны ачып бер-бер артлы әйберләр ала башлады. Аннан офицер планшеты, сугыш чорыннан калган янчылган каска, курвиметр, зажигалка, 45 миллиметрлы снаряд гильзасы, бинокль, ИС-ғ танкы макеты һәм, ниһаять, чын наган килеп чыкты. Бу нәрсәләрне күреп Нурдәүләтнең исе китте, күзләре түгәрәкләнде, моңа хәтта ышанырлык та түгел бит. Ак бабасы кайбер әйберләр турында кыска гына аңлатма да бирде.
- Менә бу касканы күрәсеңме? Сугыш вакытында һәлак булучыларның мәетләрен эзләп, иске окоплардан казып алып бергә җыйнап адәмчә җирлиләр. Әнә шундый җирдән алынган чын каска бу. Сугышта булган димәкчемен. Менә монысы ИС-ғ дигән авыр танк макеты, бер коллегам бүләк иткән иде.
- Беләм, безнең Нуриҗан бабай шундый танкта немецларны кырган, Берлин урамнарында сугышкан.
- Шулаймы? Булгандыр, ә менә монысы иң бәләкәй пушка снаряды. 45 миллиметрлы пушка үзе бәләкәй булса да, сугышта үз ролен уйнаган. Хәтерлисеңме теге киноны, исеме ничек иде әле, онытканмын, кыскасы, артиллеристлар шушы пушканы өченче катка сөйрәп мендерәләр, стенаны тишәләр дә урам аша торган рейхканцеляриягә ата башлыйлар. Җиңел булгач, аны әнә шулай теләсә кайда сөйрәтеп йөрткәннәр, сазлык та кичкән ул, елгасын да, тауларга да “үрмәләгән”. Син ул снарядтан курыкма, аның капсулы алынган, дарысы юк.
Менә сиңа наган. Монысы да атылмаска эшләнгән, әлбәттә. Бу коралны безнең ил 1936 елда Германиядән утыз мең данә сатып алган, офицерлар өчен. 1895 елгы үрнәктәге корал. Уйлап кара, күпме гомер үткән бит, чын-чыннан музей экспонаты.
Ак бабасының хәзинәсе моның белән генә бетмәгән икән әле. Иң соңыннан ул чемоданыннан ниндидер җайланма алып, аны корып куйды. Миноискатель!
- Менә, Нурдәүләт брат, монысы сиңа миннән бүләк, - диде Халифәт. – Бу музей экспонаты түгел, әлбәттә, әмма синең кебек егеткә мотлак кирәкле инструмент.
Музей оештыру турында Нурдәүләт картәтисе белән дә сөйләшкәне бар. Дөресрәге, иң тәүдә аның белән киңәште. Шул чагында Солтаньяр малайга олы кызыл әләм тапшырды. Сугыштан соңгы чорда аеруча зур хезмәт уңышларына ирешкәне өчен леспромхозга мәңгелеккә шушы байракны бүләк иткәннәр икән. Укалы-чуклы кызыл ефәк тукымага алтын төсендәге хәрефләр белән “За успехи в социалистическом строительстве” дип язылган.
- Ал, улым, безнең конторада аны беркем күрми, ә музейда кеше күзендә булыр. Тик, кадерен бел. Бу бит коллективка мәңге сакларга дип бирелгән бүләк, ә мин менә сиңа ышанып тапшырам. Бәлки, дөрес тә эшләмимдер. Тик, әгәр Кураишта музей булса, анда ышанычлырак сакланыр, ә биредә миннән соң җитәкчеләр алышынып торыр, кем белә...
Шулай дигән иде картәтисе. Аннары ул яшь патриотка тагын бер киңәш бирде.
- Син, Нурдәүләт, борынгы әйберләр җыеп дөрес эшлисең, ләкин бүгенгесен дә онытма. Менә керосин лампысы, кул тегермәне кебек нәрсәләрне генә ал. Алар яңарак кына һәр өйдә бар иде, ә хәзер кирәксезгә әйләнделәр. Тарихта гына калдылар, дисәк тә була. Шундый әйберләрне дә җый.
- Соң, алар гади нәрсәләр бит, аның белән кемне гаҗәпләндерәсең.
- Син алай димә. Бу заманда тормыш тиз үзгәрә, ә киләчәктә ул тагын да тизрәк ага башлаячак. Кинодагы кебек, күреп кенә өлгер. Әйтик, менә без счет төймәләрен тартып исәпләп утырабыз, ә бит тиздән ул булмаячак, электр белән эшли торган машиналар чыгачак. Кибеттәге үлчәүләр дә электр белән эшләячәк, өйдә сепарат, үтек, чәйнек, йон эрләү станогы, сәгать – барысы да электрга күчәчәк. Менә шундыйрак әйберләрне дә җый син. Җый да, запаска яшереп куй. Ә гомер тиз үтә ул. Менә, мин бәләкәй чакларда чабата, киндер күлмәк киеп йөри идек, сабыйлар кабык бишектә ята иде, күз ачып йомган кебек кенә булды алтмыш ел үтеп тә киткән, хәзер боларның берсе дә юк. Тагын җө-ҙө елдан әле мин әйткән әйберләр музей экспонатына әйләнәчәк, шунлыктан, алдан хәстәрләп куй. Соңыннан кемгәдер менә синең кебек интегеп, берәмтекләп җыеп йөрергә туры килерлек булмасын.
Тырышкан таба инде ул, бөртекләп җыя торгач шактый экспонат тупланды. Хәзер инде шуларны адәм карарлык итеп урнаштырасы, ягъни стеллажлар оформить итәсе бар иде. Тик кая куярга аларны, коридорда булмый, куркыныч зур. Киштәләр эшләп, класс саен бер стеллаж куйдылар. Ләкин бу музей түгел иде әле.
Нурдәүләт бу вакытта тарих укытучысы булып эшләп йөри иде инде, шуңа да ул мәктәп директоры, ягъни үзенең әтисе белән сөйләште. Аннары алар икәүләп леспромхозның яңа директоры Мөсәлләм Гомәров янына юнәлделәр. Мөсәлләм Шәймәрдәнович уйлап торды да болай диде:
- Музей төзү леспромхоз эше түгел инде ул түгеллеккә, тик бик кызык тәкъдим бит әле бу. Музейлы авыл якын-тирәдә дә юк, башкаларны гаҗәпкә калдыру “чире” бездә бик нык шул, баш тартуы да мөмкин түгел. Аннары, минем урында әле Солтаньяр Заһитович булса, ул ике уйлап тормас иде, мөгаен. Ярый, алайса, Иблиәмин Мөридович, без бу эшне уртак итик: без агач кисеп китереп бирәбез, ә бурыйсы да чутлыйсы сезнең өстә. Тактасын, кадагын да арттырырга тырышырбыз. Килештекме?
Җәйге чорда ир-ат укытучылар, өлкән укучылар мәктәпкә янкорма корып кудылар. Булачак музей иде бу. Тактадан ешып, буяп киштәләр эшләнде, пыяла белән көпләүле витриналар булдырылды. Калганы Нурдәүләт эше иде инде, ул экспонатларның билгеләнешенә, дәверләренә карап бүлеп, тәртип белән тезеп чыгарга тиеш иде. Классларда торган әйберләрне егет туздырып ташлады, идәнгә утырып, һәрбер әйберне яхшылап карап, нинди тәртиптә урнаштырырга дип уйлап, булачак музей бинасына ташый башлады. Ләкин бу бит утын ташу түгел – эш озакка сузылды, чөнки экспонатларны бик дөрес, уңайлы итеп тезәргә, табличкалар язарга кирәк иде. Һәм шундый мәлдә, бәхетсезлеккә каршы, районның пионерлар йорты директоры Людмила Елышева килеп чыкмасынмы? Бу “тәртипсезлеккә” карап бот чапты ул, ә берничә көннән район гәзитендә мәкалә басылып чыкты. Анда Кураиш урта мәктәбендә тупланган гаять кыйммәтле тарихи экспонатларның әрәм-шәрәм ителүе, аларны тарих укытучысының туздырып ташлавы да бәян ителгән иде. Мондый башбаштаклыкның тамыры кайда? дип сорау куя автор һәм үзе үк җавап бирә: “Тарих укытучысының фамилиясе Талхин, мәктәп директорының фамилиясе Талхин. Калганын гәзит укучы үзе аңлагандыр дип уйлыйм. Әйе, иптәш директор үзенең ун гына класс тәмамлаган кадерле улын укытучы итеп эшкә алган. Үз канаты астына алган, дисәк, тагын да дөресрәк булыр.”
Редакциядә планерка вакытында кемдер икеләнү белдерде: “Нурдәүләт Талхин безнең актив хәбәрчебез, туган якны өйрәнүче, өметле каләм күренә, әллә бу мәкаләне басмый торабызмы, һәрхәлдә үзеннән дә сорашып карарга кирәк,”- дигән иде, әмма җаваплы секретарь Роза Ишкинина чәчрәп каршы төште.
- Ә Людмила Ильинична редакциянең дусты, безнең иң ышанычлы язучыларыбызның берсе, без аның мәкаләсен бракка чыгарыйкмы инде. Теге малайга шул кирәк, борынын чөермәсен. Янәсе, ул шигырь яза, ул музей оештыра, ул фәлән, ул төгән, башы яшь әле, бик очынмый торсын. Аның кебекләрне күргән юк иде ди...
Менә кайчан башланган икән болар арасындагы салкын җил. Мәкалә Нурдәүләткә бик авыр тәэсир итте. “Инициатива наказуема” дигән урыс сүзен беренче тапкыр үз җилкәсендә кичерде. Ләкин аңламады, Елышевага ни җитмәгән, үзенең язмасы белән ни эшләргә тели ул, нинди максат куйган була. Берничә елдан соң очраклы рәвештә белде Нурдәүләт: пионерлар йортында да экспонатлар җыя башлаган булганнар икән. Берзаман шушы бинага ремонт ясаганнар. Ә эш тәмамланып берничә ай үткәч монда караклар кереп борынгы акчаларны, орденнарны, көмеш савытларны, гомумән, акчага әйләндерергә мөмкин булган нәрсәләрне кырып-себереп алып киткәннәр. Тик, үзең югалткан әйбер өчен бөтенләй башка кешедән үч алырга була микәнни.
Шулай да ни өчен Роза Ишкинина Нурдәүләтне күрә алмады соң әле? Шушы, татар була белмәгән, урыс булып бетә алмаган, үзенең тузгак чәче кебек үк дуамал холыклы хатын кайбер “гүзәл зат”ларда була торган сыйфатка ия иде – явызлыкка явызлык белән җавап бирә белмәгән, хатын-кызга каршы дорфа сүз әйтергә базнат итмәгән ирләрнең, “уҗым бозауларының” җаннарын йолкырга ярата иде. Әгәр көн дәвамында кем беләндер тиргәшмәсә, кемнедер мәсхәрәләмәсә кәефе кырыла, гомере заяга уза. Бу җәһәттән Нурдәүләтнең район гәзитендә эшли башлагач беренче шигырен ничек бастыруын да искә алып үтик. Монысы да бер гыйбрәт ласа. Гәзиттә эшләү нәрсә ул? Көн саен “фәлән колхозның фәлән тракторчысы фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп үзенә кушылган эшне намус белән башкара”, яки “фәлән предприятие хезмәтчәннәре фәләненче съезд хөрмәтенә удар хезмәт вахтасына басып, юбилейны югары производство уңышлары белән каршылап” кебек стандарт сүзләрне тезә-тезә хәбәрче үзе дә бер роботка әйләнеп уйлау сәләтен югалта башлый. Иҗат турында сүз дә юк. Бәхеткә каршы, Нурдәүләт моны тиз сизде, табигать биргән сәләтен югалтмау өчен гәзит мәкаләләре язу белән генә чикләнмичә шигырь, әкият, кечкенә хикәяләр яза башлады. Әйткәндәй, язучылар шулай барлыкка киләдер инде ул...
Ярый, без шигырь турында сүз башлаган идек бит әле. Иҗат җимешләрен Нурдәүләт гәзиткә ничәмә мәртәбә тәкъдим итмәсен, секретарь: “Я стихи ненавижу!”- дип, җилләнеп аларны күтәреп ыргыта торды. “Ненавижу” да булсын, ди, ләкин башкаларныкы басыла бит. Мирхәйдәровлар нәселенең үҗәтлеге Нурдәүләттә дә бар ул. Егет хәйлә уйлап тапты, матур гына бер шигырь язды да Каюм Насыйри дип имза куйды. Розаны тома надан дисәң дә Каюм Насыйриның исемен кайдадыр ишеткән, күрәсең, алай-болай эндәшми кабул итте. Һәм менә беркөнне гәзит чыга, анда Каюм Насыйриның шигыре мин монда дип кычкырып тора. Гәзит битендә Нурдәүләтнең беренче шигыре әнә шулай, законсыз рәвештә, дөнья күрде.

59. Мәхәббәт
Бу дөньяда барысы да алмаш-тилмәш: көне – төне, язы – көзе, агы – карасы, шатлыгы – сагышы. Хәрәкәт дигән серле сүз, күрәсең, шуларның алмашынып торуы буладыр. Әгәр тормыш һәрвакыт бертөрле булса ни булыр иде, моны күз алдына да китерүе кыен. Тик, без бу фәлсәфәне читкәрәк этеп куеп, кешегә кагылганына гына игътибар итик: хезмәт һәм ялның чиратлашып килүе бәндәне физик яктан чыныктырса, әнә шул шатлык-сагышларның алмашынып торуы күңелне, рухны чыныктыра микәнни? Ничек кенә булмасын, Нурдәүләтнең бүген үзгә бер көне. Бәхетле яки шатлыклы димәс идем, ямьле көне дияр идем, чөнки, чыннан да, күңелендә бер ямь үсеп чыкты. Әкияттәге тылсымлы гөл шикелле, бер мизгелдә чәчкә атты ул. Һәм Нурдәүләтнең базык тормышы ямьләнде, хәтта дөнья ямьләнде.
Китап алырга китапханәгә барып керде ул. Көндез биредә кеше күп булмый, өстәл артында яшь кыз берүзе утыра иде. Аны күрүгә егетнең йөзе балкып китте, бәй, бу бит Бурай кызы Миңнур! Кыз да аны таныды, әле генә елаган дымлы күзләрендә куаныч очкыннары ялтырагандай булды.
- Миңнур, син, сез кайдан килеп чыктыгыз? Вәт кызык!
- Китапханәчеләр техникумын тәмамладым да эшкә килдем. Җибәрделәр инде...
- Җибәреп иллә дә дөрес эшләгәннәр. Афарин! Иске танышны очрату кара төндә маяк табуга тиң бит ул. Бик шәп булган. Ләкин, шулай да, нигә елап утырасыз әле?
- Иске таныш булгач “сез” дип сөйләшмиләрдер инде.
- Әйе шул, гафу ит, нишләп керфек чылатасың әле, чалт аяз көнне болыт куертып маташасың?
- Әй, хат алган идем...
- Шуннан, әти-әниең белән берәр хәл булганмы?
- Юк, булмаган.
- Алайса, боегыр сәбәп тә юк, калганы вак-төяк. Хәер, кыз бала чебен тисә дә елый диләр бит. Шулай да, нәрсә булды соң?
- Ят кешегә әйтә торган сүз түгел.
- Вәт әйттең син! Минме ят кеше? әле генә иске танышбыз дидек. Синең биредә бер туганың, якын дустың юк, шулай булгач, мин синең төп таянычың булырга тиешмен, ә син миннән сер яшерәсең, Нурдәүләт атлы егет кисәген санга сукмыйсыңмыни? Йә, әйт инде Миңнурым, күз нурым.
Кыз көтмәгәндә матур итеп елмайды. Егетнең татлы сүзләреннән күңеле эреп китте. Хәзер генә боек йөзе күзгә күренеп чибәрләнә төште. Һәм ул дөресен әйтеп бирде.
- Егетем хат язган. Башка кызны яратам, дигән.
Шулай да була икән, кыз күңелсез хәбәрдән пошаманга төшкән, ә Нурдәүләткә мизгел эчендә җиңел булып китте, ул хәтта көлеп җибәрде.
- Вәт тапкансың кайгы. Ай, нинди зур бәла килгән башыңа, ничек әле чәчләреңне йолкып бетермәдең. Соң, Абызтамакта егетләр буа буарлык, Миңнур. Теләгәнең сайлап ал. Аршинлап үлчәп сайлыйсыңмы, бизмәнгә салыпмы – ниндиен телисең. Менә мин, мәсәлән.
- Шаярмале, Нурдәүләт, ташландык кыз булуы бик рәхәт дип беләсеңме әллә.
Егет кинәт җитдиләнеп калды. Кыз алдында яткан хатны үзенә тартты да, буш җиренә күңеленә килгән сүзләрне яза башлады.
Күзләреңдә синең яшь күрәмен,
Кемнәр ялгышты соң сине ташлап?
Кайгырсын ул! Бәхет табып булмый
Бу дөньяда йөреп ташлап-башлап.
Кыз күзләрен күтәреп егеткә карады. Аның садә карашында әллә игелекле рәхмәт, әллә әле һичкемгә билгесез сөю хисе чагылып алды.
Нурдәүләт моннан соң китапханәгә ешаеп китте. Моңа кадәр ул бер барганда биш-алты китап ала торган иде, ә хәзер фәкать берне генә. Хәлбуки, буйдак егет өчен бер том иң күбе ике-өч көнлек кенә рухи азык булса да. Аның гыйлләсе дә шунда, бер китапны укып чыкса китапханәгә барырга тагын сәбәп була. Бер барганында Миңнур аңа журнал алып бирде.
- Карале, менә монда бер рәссам турында язганнар. Сезнең якташ икән, Кураиш авылыннан, син аны белә идеңме?
Сүрәткә күзе төшүгә егет алтын тәңкә кебек ялтырап китте: бәй, бу бит Зөлкәрам! Билгеле ки, ул үзгәргән, ике яңагы буйлап куе сакал җибәргән – ансыз рәссам буламыни. Ләкин күзләре, елмаюы шул ук. Һәрнәрсәне яратып, соклануын яшерми карый торган күзләр тагын кемдә бар. Их, Миңнур, беләсеңме дисең. Белмәгән кайда, бала чакта алар дуслар иде бит әле. Хәер, ни өчен бала чакта гына. Ә хәзер Зөлкәрам Нурдәүләтне, Кураиш суыннан тартып чыгарган малайны оныткандыр дисеңме? Бәлки, ул да безнең якларны уйлый торгандыр, сагынадыр әле. Их, бер күрәсе иде үзен. Ләкин ничек итеп?
Шул да булдымы башваткыч мәсьәлә. Нурдәүләт шул ук көнне журнал редакциясенә хат язып салды, рәссам Зөлкәрамга шылтыратып хәбәр итүләрен үтенде. Һәм менә беркөнне шатлык, Зөлкәрам үзе шылтыратты: “Сине мин беркайчан да онытканым юк, әгәр монда килеп чыксаң, безгә керми китмә,”- диде, адресын әйтте.
Су чокырга җыела, сукырлар бергә җыела. Ни өчен әле шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, рәссамнар авыл тормышыннан акыл алып, фәһем туплап, табигатьтән илһам-зәвык җыеп яшәп килә дә инде җиң сызганып иҗат итәр чоры җиткәч, ягъни сәләте канат ныгыткач кына шәһәргә күченеп китә. Шәһәр – мәһшәр, биредә сандугачлар сайрамый, саба җилләре исми, яшьләр дә йолдызларга карап төн уздырмый. Мондый вәзгыяттән илһамлы вә илаһлы кеше ерак качарга тиеш кебек, ә ул һаман шунда сөрмәкләнә. Чөнки, шәһәр – трибуна. Артистлар радио-телевидение аша чыгыш ясый, язучылар китап бастыра... Бары тик шәһәрдә торып кына танылырга, дан-шөһрәт казанырга мөмкин. Әнә бит, авылда күпме шәп җырчылар яши, әмма берсенә дә атказанган исеме бирелгәне юк әле. Аларның мөһере “үзешчән”. Ат казану өчен түрәләрнең игътибарын яуларга кирәк шул.
Зөлкәрам шәһәргә килгәч гүя икенче тормышка аяк басты. Авылда ул җинаятьче баласы булып юксыллыкта көн күрсә, шәһәрдә кимсетүче юк, үткәнне искә төшерүче юк, шуңа да ул укыды, эш тапты һәм ару гына яши башлады. Хәтта ул шәһәр читендә өй салу өчен акрынлап сәрмая да җыеп бара иде. Нурдәүләтне рәссам кочак җәеп каршы алды. Сөйләшеп, Кураишны искә алып озак утырдылар болар. Зөлкәрам авыл хәлләрен сорашты, күренекле якташларының портретларын язу теләге барлыгын да әйтеп салды. Нурдәүләт шундук бу фикерне хуплап чыкты, чыннан да, музей өчен нәрсә кирәк, иң кирәге – данлыклы авылдашларының портретлары! Шуннан башка музей буламыни.
Сессиягә килгән Нурдәүләт берничә лекциягә бармады. Берсендә ул дулкынланудан дөрселдәп типкән йөрәген учына кысып язучылар берлеге идарәсенә китте. Коммунистик урамда, матур итеп төзелгән борынгы йорт булып чыкты ул. Олы яшьтәге әдәби консультант итәгатьле кеше икән, Талхин белән илтифатлы сөйләште, егетнең кайдан, кем булуын, нинди һөнәр башкаруын җентекләп сорашты. Ничек кенә булмасын, билгеле әдип аның язмаларын кабул итте, өч-дүрт айдан кулъязмалар белән эшләү комиссиясенең утырышын җыеп, шунда тикшерергә сүз биреп калды.
Дәртләнеп, үсенеп кайтты егет башкаладан. Кайтты да... илһамлы йөрәге янә пычракка чумды. Мөхәррирнең шелтә язуы җитмәгән, редколлегия утырышында тәртибен тикшерделәр. “Тикшерү”дигәннәре берни уйламый, әдәпсез һәм оятсыз рәвештә ярсып-җикеренеп тиргәшү була икән ул. Егет зур гаеп эшләгән: беренчедән, болардан рөхсәт сорамый гына язучылар янына барып кергән, икенчедән, уттай эш вакытында укып йөри икән. Анда античный литература укыталар инде, безнең эштә ул ни пычагыма кирәк, диде дубляж мөдире Рафак Мостафин. Нәтиҗәдә, янә дә шәһәргә барсаң, эштән куачакбыз, дип, кисәтеп, егетнең машинкасын тартып алдылар, ә үзен кабинеттан куып чыгардылар. Нурдәүләт коридорга, мөхәррир ишеге янында торган буш өстәлгә чыгып утырды. Ләкин монда да ул тынычлык тапмады, Роза, Тәгълимә, корректор әнисәнең күз дә яздырмый үзен күзәтеп торуы, өстәлдәге кәгазьләрне актарып тикшерүе бер хәл, Путинин бөтенләй редакциядән үк куа башлады. Тик Талхин да явызлыкка баш иеп дәшми генә чыгып китәргә теләмәде, көрәшсез җиңелү алар нәселенә хас сыйфат түгел, шуңа да ул прокурорга мөрәҗәгать итеп карамакчы булды. Анысы: урыныңда утыр, әгәр Путинин куа дип чыгып китсәң, прогул язып, һһнче статья нигезендә законлы рәвештә эштән куачак, диде. Егет шулай итте дә, ләкин мөхәррир, Нурдәүләтне куып-куып та үз дигәненә ирешә алмагач, яңа этлек уйлап тапты: ишеген шарт иттереп тибеп ача да, бар көченә гөрселдәтеп яба башлады. Әйткәндәй, аның бар эше шул иде: кабинеттан кабинетка йөреп, “ужас” дип уфтанып, әрләшеп тик йөри. Сирәк-мирәк райкомга яки башкарма комитетка барып килә дә калган вакытын кешеләрнең нервыларын туздыруга сарыф итә. Әнә шулай көн буена ишек шапылдату, коридор буйлап чабышкан хатыннар тавышы һәм әр-хур тыңлый торгач, берничә ел да үтмәде мөхәррир максатына иреште – Нурдәүләтнең башы авырта башлады, кан басымы ике йөз егермегә менде. Җитмәсә, төнлә дә ял юк. Редакциядә башы авыртуга чыдамый эшли алмаган эшләрен өйгә алып кайта иде, аннары институт сабакларын әзерләү, әдәби китаплар уку, шулай ук иҗат итүен дә ташламады. Бер үк вакытта элегрәк язганнарын төзәтеп чыкты. Хәзер инде ул машинкасыз иде, ә машинисткалар аны Роза “приказы” аркасында якын да җибәрми.
Миңнур белән дә Нурдәүләтнең эше пешмәде. Бер ел йөрделәр алар, ике ел... Ләкин дуслыктан, хәтта мәхәббәттән дә гаилә тумый икән. Гаиләне никях тудыра, ә менә Нурдәүләт никяхлашырга, егет чоры белән хушлашып ир корына керергә теләмәде. Намусы кушмый иде. Иҗат кешесенең, бигрәк тә юмореска, фельетон, сатирик шигырьләр язучының күпме кимсетү, эзәрлекләүгә дучар булуын ул аңлый башлаган иде шул инде. Әнә бит, әле ул коридорда утыра, ә аннан да кусалар? Хәер, эштән кусалар да, гарьлегеңнән яки чарасыздан муеныңа элмәк кисәң дә анысы синең эш, дөньяның чите кителмәс. Тик менә Нурдәүләтнең түрәләргә ошамаган бер эше өчен аның хатынын җәберли башласалар, яраткан эшеннән кусалар монысын инде гаилә башлыгы, ягъни үз гаиләсен якларга тиешле кеше, кичермәячәк. Мондый хәлләр булгалап торганлыктан, дөнья гаделсезлекләренә каршы чыккан кешеләр гомумән ялгыз яшәгән - өйләнмәгән, сөйгән кешесен бәхетсез итәргә, аның язмышын карага буярга теләмәгән.
Шулай, Нурдәүләт исемле егетебез Мирхәйдәровлар нәселенә охшап кыю һәм үзсүзле булса, Талхиннар ыруыннан ул әдәплелек алган иде. Алар тәүдә кеше турында уйлый, башкалар мәнфәгатен үзенекеннән өстен куя. Бик сирәк адәмнәрдә генә була торган, изгелек дип аталырга хаклы булган сыйфат иде бу.
- Итәгатьле, сылу, йомшак холыклы фәрештә бит син, матурым. Мин үземнең тотанаксыз тормышым, киртләч-пыртлач язмышым белән синең башыңа бәла булып тагыла алмыйм бит инде. Төзелеш оешмасы тулай торагында бер бүлмәдә өчәү яшибез, шунда алып килимме сине? - диде Талхин.
- Их Нурдәүләт, Нурдәүләт, яратмыйсыңдыр инде син мине, яратсаң, сәбәп эзләп тормас идең. Һич аңламыйм, йә, әйт әле, кай җирем сиңа ошамый, мин кемнән ким?
- Бәгырькәем минем, алай димә, синнән дә яхшырак кыз юк ул дөньяда. Синдәге эчкерсезлек, ихласлык, илтифат ун кешегә җитәрлек. Хикмәт синдә түгел, мин өйләнә алмыйм. Хакым юк. Дөрес аңла. Ир кеше үз гаиләсен канат астына алырга тиеш, ә мин үзем бүгенге көндә оясыннан егылып төшкән карга баласы хәлендәмен. Ни тотрыклы эшем, ни яшәр куышым юк, иртәгә үземнең кайда буласымны да белмим бит. Шундый хәлдә кем өйләнсен инде.
Кыз зур күзләрен тутырып Нурдәүләткә карады. Үпкә тулы күзләреннән хушлашу билгесе булып яшь ага иде. Ир бирмәк, җан бирмәк, диләр. Җан сөйгәнне бирүе дә ансат түгел икән. әмма яшәргә кирәк. Һәм тиздән Миңнур ниндидер шоферга кияүгә чыгып куйды, үч итепме, әллә сазаган кыз булып калганчы, кем булса да ярый диде микән...

60. Картәти һәм онык
Нурдәүләтне иҗат эше торган саен ныграк җәлеп итте. Ләкин, мондый эш белән шөгыльләнгән кешегә машинка кирәк икән. Аны кайдан алырга? Редакциядә рөхсәт итәрләр дип уйлыйсы да түгел. Ләкин монысы хәл итәлмәслек проблема булмады – яшәсен Кураиш! Кышкы айларның берсендә егет отпуск алды да туган авылына кайтып китте.
Кураишка кайткан саен Нурдәүләт картәтисе янына керә, аның белән озак-озак сөйләшеп утырырга ярата. Шулай булмый ни, булачак язучыга ифрат күп белергә кирәк. Ә Солтаньяр Мирхәйдәров атлы кеше дөньяви мәсьәләләрдә дә, фәлсәфи яктан да тере энциклопедия бит ул. Аның үзе турында китап язарлык. Бу юлы сүз нилектәндер дөньяның төп могҗизасы – кеше турында башланып китте. “Нилектәндер” дип фикер чуалтасы да юк инде, безгә бимәгълүм ни бар, Нурдәүләтнең Миңнурсыз калгач “зиһене таралган” чагы, ә Солтаньярның оныгына ярдәм итәргә теләве.
- Кеше ул ир белән хатын берлеге, - дип дәвам итте сүзен Солтаньяр. – Менә, ул да кеше булды, ди халык. Монысы инде күп очракта өйләнгәннән соң әйтелә торган сүз. Икенче төрле әйткәндә, Адәмнең җаны ике җенесле булган. Ләкин нилектәндер бу хәл Ходайга ошамаган һәм ул аны икегә бүлеп Һава анабызны барлыкка китергән. Ягъни, Җирдә Ир һәм Хатын барлыкка килгән. Аларның берсе аталандырырга, икенчесе тудырырга тиешле була. Шуннан башлап Ир белән Хатынның җаны да, тәне дә төрле формага кереп, ике төрле булып мөстәкыйль рәвештә яши башлый. Шулай итеп Адәм балалары Ир белән Хатын берлегеннән, бөтенлегеннән тора. Димәк, әлеге вакытта җир йөзендә алты миллиард кеше яши дип түгел, ә алты миллиард Ир һәм Хатын яши, дип сөйләү дөресрәк булыр. Чөнки, ачыклап әйтәм, әгәр Ир белән Хатын җаны Адәм җаны бүленгәнлектән барлыкка килгән икән, димәк, чын кеше, камил кеше җаны Ир белән Хатын җаны кушылганнан-берләшкәннән соң гына барлыкка килә. Әйткәндәй, Коръәндә “кеше” дигән сүз юк, анда гел “Адәм” диелгән. Мөгаен, ул камил җанлы булганга, ә кеше ярты җанлы булгангадыр. Менә мин үземне тулы җанлыга саныйм, чөнки Сәрвәремне югалтсам да, аның җаны минем белән, мин аны һәрдаим тоеп яшим. Ярты җаныңның булмавы яки бер яртысының икенчесе өстеннән югары булуы, хакимлек итүе гаделсезлеккә китерә. Ә бу шарт үз чиратында гарип җанлы, камил булмаган имгәк балалар тууына китерергә мөмкин. Менә шулай, Нурдәүләт, сиңа үз җаныңның яртысын табарга вакыт инде, югыйсә, яшәвеңнең мәгънәсе аз, тормышың бөтен түгел. Үзеңнән соң әнә шул җаныңны дәвам итүче улың торып калмавы иң начар хәл инде ул.
- Сөйләве җиңел лә ул, картәти. Ләкин менә шул алты миллиард кеше, ягъни өч миллиард хатын-кыз арасыннан үз парыңны ничек табасың? - диде көлемсенебрәк Нурдәүләт.
- Ялгышасың, улым. Җан биргәнгә җүн биргән, диләр. Аллаһыбызның һәр гамәле бик мәгънәле ул. Тырыш һәм уяу, зиһенле бәндәнең һәр игелекле максатын ул тормышка ашыруны мөмкин итәр. Синең дә сыңар яртың әллә кайда түгел, ә үзең йөргән юллар ыңгаенда булыр. Күзеңне ачыбрак кара, әллә инде күңелең сизмиме?
- Сизгән кебек иде дә бит...
- Шуннан?
- Минем яртым булырга охшаган кыз үзенең яртысын тапты, ләкин ул мин булмаганмын булып чыкты.
- Юньләп кенә сөйләшә белмисеңме әллә. Яхшылап әйт: мин – Талхин Нурдәүләт – ачык авыз, эшкинмәгән бер бәндә, сөеклем мине ташлап китте, дип әйт, шунда аңлармын.
- Шулайрак булды инде, ләкин, картәти, монысы качмас, ә мин сиңа берничә сорау бирермен дип килгән идем. Үзем аңламаган нәрсәне аңлатып бирмәссең микән?
- Нәрсәне аңламыйсың соң?
- Кешеләр синең хакта гаҗәп нәрсәләр сөйли. Янәсе, син күп авырулардан ярдәм итәсең икән, им-томчы әбиләр кебек дәвалау белән шөгыльләнә башлагансың, диләр, шул дөресме?
- Бераз гына дөрес. Кулымнан килгәнчә ярдәм итәм.
- Ләкин бу бит мөмкин түгел. Медицина – олы бер фән. Ул йөзәрләгән еллар буена кеше организмын өйрәнгән. Теге яки бу авыруның нилектән килеп чыгуын, аның сәбәпләрен бетерү алымнарын, нинди матдәнең авыру организмга ничек тәэсир итүен өйрәнү юлы белән дәвалау, дарулар җитештерү һәм куллану, операция ысуллары меңнәрчә табибларның, галимнәрнең кешелек тарихы буена җыйналган белеме, тәҗрибәсе плюс фән казанышы. Шуларны, дөресен әйткәндә, бөтенләй дә белмәгән бер адәм коры кул белән сырхауларны дәвалый, имеш. Әгәр бу мөмкин булса, медицина өлкәсе тамыры-төбе белән кирәксезгә чыгар иде, дәваханәләр төзү, табиблар укыту, катлаулы приборлар, дарулар җитештерү берсе дә кирәкмәс иде. Синеңчә шулаймыни?
- Юкка борчылма, без медицинаны алыштыра алмыйбыз һәм җыенмыйбыз да. Болай әйткәндә, чирдән дәвалау өчен нәрсәнең файдалы булуын белү дә җитә. Дөрес әйтәсең, имчеләр кешенең организмын микроскоплар, рентген аппаратлары ярдәмендә өйрәнми, химия, физиология фәннәре дә безнең өчен караңгы. Һәрдаим эзләнүләр алып барганлыктан медицина алга бара, ә халык табиблары кадими ысулларга таянып эшли, бернинди прогресс та юк дияргә мөмкин. Дару үләне ул мең ел элек нинди булса, әле дә шулай. Әмма безнең файдабыз ифрат зур, чөнки медицина чир азганнан соң дәвалый башлый, ә без күбрәге профилактика белән шөгыльләнәбез һәм иң тәүдә кешенең рухын савыктырырга тырышабыз. Әбү Гали Сина да бит бәндәне өч нәрсә дәвалый, дигән, болар сүз, үлән, пычак. Игътибар ит: өч әйбернең икесе, ягъни, сүз белән үлән безнең кулда, ә табибларга тик пычак торып калган. Туктале, син боларны ник сорыйсың?
- Борчылма, картәти, үзем өчен генә сорыйм. Коммунистлар гәзитендә андый нәрсәләрне бастырмыйлар. Мондый сәләт кайчан барлыкка килде, син бит гомер буе җитәкче булгансың, им-томчылык нәселдән килгән шөгыль түгел.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 30
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.