Latin

Солтаньяр - 03

Total number of words is 4229
Total number of unique words is 2132
38.5 of words are in the 2000 most common words
53.8 of words are in the 5000 most common words
61.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
- Мин тәүдә Гәрәйгә әйтер идем. Бу урманнарны кисеп аударып башкалага озатып тору бер хәл, әмма башкача да файдасын күрергә иде. Төрле нәрсәләр эшләргә кирәк. Һәм сатарга! Менә шушы юкәлеккә генә карагыз, монда күпме мунчала суярга була. Бу булды бер. Һәм агачыннан гөбе, куәшнә, уклау, орчык кебек нәрсәләр эшләргә мөмкин, такта ярдырып, сандык, өстәл, шкаф кебек кыйммәтлерәк әйберләр дә ясарга булыр иде. Тырышканда, әлбәттә. Бу булды ике. Менә дигән имәнлекләр дә бар, анысыннан мичкә такталары чыгар иде. Ягъни төрле-төрле әйберләр җитештерүче предприятие оештырырга кирәк.
Ни дип җавап кайтарсын ирләр. Кем нәрсә җитештерергә тиешлеген югарыда хәл итәләр. Шулай да, Солтаньярның кәефен төшермәс өчен, бик яхшы булыр иде, уйларга кирәк, диешеп куйдылар.
Шулай болар кичкә кадәр йөрде. Урманның бетәсе түгел икән. Мастер Ихсанов булачак диләнкеләрне, анда ничегрәк юл ярырга мөмкинлеген чамалады. Аның белән Апанас та бик теләп киңәшләшә иде, чөнки биредә барыбер тоткыннар, ягъни “Апанас кешеләре” эшләячәк бит. Аларның ни эшләвен, тормыш-көнкүрешләрен, хәтта ки ни уйлауларына кадәр комендант белергә тиеш. Берара ял итәргә утырганда ул Солтаньярга сүз катты.
- Иптәш Мирхәйдәров, - диде никтер рәсми рәвештә, - карале, син егетләрең белән биредә торып калырга теләмисеңме. Эш, үзең күрәсең, безнең гомергә җитәрлек. Кураиштан башка бу төбәктә тагы да биш-алты поселок төзелүе көтелә. Безнеке, бәлки, үзенә күрә терәк пункт-база булып китәр. Тормыш шартлары дисәң, берничә елдан барысы да булачак. Менә дүрт-биш барак коршыйк әле, аннары өйләр төзи башларбыз. Акча дисәң, анысы биредә мулдан булачак. Чөнки илебез төзелеш агачына әйтеп бетә алмаслык дәрәҗәдә мохтаҗ. Тагын ни кирәк? Беләсең килсә, менә шушы елгада багры балыгы күп. Син багрының нәрсә икәнен беләсеңме соң? Патшалар ашый торган форель ул! Тагын җаның ни теләр? Йә, ник икеләнәсең. Картайган көнеңдә бу поселокны мин төзедем дип күкрәк киреп йөрисең килмәсме? әллә син бу чуаш комендант үз файдасын кайгырта дип миңа ышанмыйсыңмы?
- Ышанам, Апанас Николевич, ышанам. Тик туган җир бар бит, тарта да тора, кайтмыйча булмас.
- Солтан, - диде Апанас, тавышын баса төшеп, сезне нәрсә тартканын беләм мин. Бәла тарта! Үз бәлагезне үзегез эзлисез.
- Нинди бәла ул? Син ни сөйлисең, Апанас?
- Шуны сөйлим. Ничә атың бар, әйт дөресен?
- Кырыкмышы белән өч баш.
- Сыерың?
- Икене савабыз.
- Тагын, тагын нәрсәләрең?
- Соң, тимер сабаным, чапкычым бар.
- Җитте, Солтан. Сине кулакка чыгарыр өчен артыгы белән җитте бу.
- Соң, минем совет властена зыян эшләгәнем юк. Андый гаделсезлек булмас ул.
- “Булмас ул”. Булмас сиңа! әнә, землянкада бет симерткән мескеннәр әллә совет властена зыян эшләгәнме? Нәкъ синең шикелле бишмәт кигән кешеләр алар. Синең әле чиратың гына җитмәгән. Җитәр. Ә гаделсезлекнең монда катнашы юк. Ил индустриализация юлына чыга, шәһәрләр, тимер юллары, меңләгән завод-фабрикалар төзергә кирәк, иксез-чиксез Себер киңлекләрен үзләштерергә кирәк. Кем моны эшләр? Пушкинмы? Гаепсездән гаеп табып, синең кебек аңсызларны җибәрәчәкләр. Беломорканал турында ишеткәнең бардыр бит. Уйла, Солтан, уйла. Соң булмасын.
Йә инде, бу чуаш булмаганны сөйләп күңелне тырный да тора, дип уйлады Солтаньяр. Мин кызыллар ягында сугышып йөргән кеше бит әле.
- Бездә болай дип җырлыйлар. “Алга килми белеп булмый башның ни күрәчәген,”- диде ул комендантка җавап итеп.
- Беләм, татарлар шулай җырлый, ә аннан соң җылый. Син дә җылама.
- Юк, Апанас, сүзеңне әрәм итмә, тәкъдимеңә рәхмәт, ләкин, кайтырга булгач, кайтырга инде, күрәчәгебезне күрербез.
- Тискәре татар син! - дип комендант утырган җиреннән торды да кайтыр якка юнәлде.

5. Юл маҗаралары
Соңгы көннәр, нишләптер, акрын узды, сагынганга, күрәсең. Поселокта тормыш беркөе алга бара, төзелеш кайный, башкача яңалык юк. Алай дисәм, бер яңалык бар икән. Комендант тизкулдан кечкенә бер өйчек ясатып куеп, шунда вакытлыча кибет ачып җибәрде. Шулай итеп, Ихсановның барысы да булыр дигәне гамәлгә дә аша башлады кебек. Хәзер акчалы кешеләргә яшәргә була. Сатучы итеп Апанас бер чуашны куйган. Солтаньяр моны да игътибарга алды. Менә бит ничек ул, поселокта ике чуаш бар, ә бер-берсен үз итәләр, берсе түрә булып алган да милләттәшен яхшы эшкә урнаштыра. Ә безнең татар бер-берсен ашый.
Чәй-шикәр алырга дип шул кибеткә кергән иде Солтаньяр, милиционерны очратты. Теге көнне үк ул аларның урыс түгел, шәрыкъ кешеләре икәнлеген төс-кыяфәтләреннән шәйләгән иде. Тик нинди милләттән булуларын белми калды.
- Сез кайдан соң, туган, - диде Солтаньяр кызыксынып.
- Наманганнан.
- Димәк, сез үзбәк егетләре буласыз?
- Дөрес, без үзбәкбез.
- Бик һәйбәт. Бер-бер әйбер кирәк була калса тартынып тормагыз, кереп сорагыз. Без менә шушы землянкада торабыз. Үзегезнең туган җирегездә тормыш аманмы соң? Гөл бакчасы кебек Наманганнан мондый карурманга, аю төбәгенә нинди җилләр ташлады?
- Белмимче, халыклар дуслыгын ныгыту ниятеннәндер, мөгаен. Бездә нугай милиционерлар күп, ә безне менә монда – нугай җиренә җибәрделәр.
- Шулай икән. Ярый, туган, тагын бер әйтәм, йомышыгыз төшсә кереп йөрегез.
Кибеттән Солтаньяр уйга калып кайтты. Халыклар дуслыгы, имеш. Урыслар үзләре басмачыларны алдыралмагач, татар бригадалары җибәрделәр, мөселманны мөселманнан үтерттеләр. Шулай итеп үз кардәшләребез каршында татар данын төшерделәр. Хәзер дә шул вәзгыять. Үзбәк үзбәкне бу хокук бозды дип ничек җәзага тартсын, аларда кардәшлек һәм милләттәшлек көчле. Ә менә татарга ярый. Татарга тап-таман. Янәсе, незванный гость хуже татарина. Чыннан да, татарның бит өстән кушканны ләбәйкә дип җиренә җиткереп, ”намус белән” үти торган гадәте бар. Кыскасы, дөнья бөтенләй үк тыныч түгел әле, ачышуы бетеп кире утырган чүпрә шикелле һаман да урнына төшеп утырмый. Тик нәрсә бу? Үткән зилзиләләрнең соңгы кайтавазымы, әллә инде булачак мәхшәрләрнең бер ишарә-билгесеме? Хәерлегә булсын.
Уйланып атлаган Солтаньярны җан-фәрман чабып килгән атлы бәрдереп ега язды.
- Нәрсә булды? - дип кычкырды ул, ат өстендәге Сәлимгәрәйне танып.
- Аю! - дигән өн генә ишетелде Солтаньяр колагына. Ул йөгерә-атлый чабышкы артыннан иярде, ләкин, килеп җиткәнче, Сәлимгәрәй инде ат өстеннән сикереп төшеп, торакка кереп аннан мылтык күтәреп чыгып килә иде.
- Диләнкедә аю бар.
Егет башкача сүз әйтмәде, сикереп атына атланды да, аның корсагына үкчәсе белән тибә-тибә чаптырып китеп барды. Солтаньяр ялда торган бер атын җигә салып, үзе дә диләнкегә ашыкты. Хәл болай булган икән. Хафизулла аты белән бүрәнә сөйрәтеп барганда аю килеп чыккан. Егет балта белән арканны чабып өзә дә, иптәшләре ягына чаптыра, аю бар, дип кычкыра. Сәлимгәрәй аның сөйләп беткәнен дә көтми, шул ук атка атланып поселокка мылтык алырга чаба. Хәлне аңлаган Солтаньяр арада тазарак Нуриҗанга эндәште.
- Утыр чанага, киттек ярдәмгә!
Ирләр бераз баруга урман яңгыратып мылтык аткан тавыш ишетелде. Аннары тагы бер. Шул турыга җиткәч, егетләр юлдан төшеп язгы карда бата-чума алга омтылдылар. Бәхеткә каршы, барысы да яхшы тәмамланды. Сәлимгәрәй беренче пулясын аюның нәкъ йөрәгенә тидергән, ә икенчесен тыпырчынып яткан җанварның терәп диярлек башына аткан. Хәзер үзе урман хуҗасыннан читтә утыра, мин шундый хәтәр эш эшләп ташладыммы соң, дип һушына килә алмый, күрәсең.
Өч таза ир җигүле атны чак көчкә аю гәүдәсе янына китерделәр. Пошкыра, башын бирми, дүрт аягын терәп карыша бичара. Ләкин, ничек булса булды, күсәкләр ярдәмендә аю түшкәсен чанага тәгәрәтеп мендерделәр. Поселокта ул көнне чын бәйрәм булды, барысы да туйганчы итле аш ашады. Аеруча сөргенгә килүчеләр бурайлыларга рәхмәт укыды, бахыркайларның ашаулары бигрәк такы-токы иде шул.
Һәм менә эш тәмам. Егетләр шапкылдатып соңгы түбә такталарын кагып куйды. Шул ук көнне җитәкчеләр күрсәткән кешеләр, хезмәт алдынгылары землянкадан яңа баракка күченә башлады. Яңа йортка күченү. Авыл тормышының якты мизгелләреннән берсе. Бурайлылар күченүчеләргә хәтта көнләшеп карый, шикелле. Тик Солтаньярның гына азрак канәгатьсезлеге бар, чөнки мич чыгарылмады – кирпеч юк. Ләкин монысы бәла түгел, хәстәрлекле Апанас Николаевич унлап тимер мич китерткән икән. Бер кичкә кер мичкә, дигәндәй, җәйгә кадәр халык түзәр әле.
Бурайлылар кайтырга әзерләнде, иртәгә иртүк хәерле сәгатьтә юлга чыгасы. Аларның кечкенә олавына Апанас та кушылачагын белдерде - комендантның район үзәгендә йомышы бетми инде ул. Һәм менә алар юлда. Хас та инде ике койма арасыннан барган кебек, ян-якта текә булып куе чыршы урманы басып тора. Егетләр шат, шаяра, көлә. Шат булмый, кесәдә акча, үзләре туган йортка, ата-анасы янына кайтып бара, таза-саулар, тамак тук, өс бөтен, капчыкта күчтәнәче-бүләге дигәндәй, тагын ни кирәк.
Шулай да, Абызтамакка җиткәндә олау бер кыенлыкка очрап куйды. Тауның авыл ягы бигрәк тә текә иде, ат аягы тая, чана арттан сөреп килә. Карама арасына тазарак күсәк тыгып юл тырнатып кына төштеләр. Шул уңайдан Степанов риваять тә сөйләп ташлады. Шәфи тавы дип атала икән бу тау. Элек заманнарда отставкага чыккан офицер Шәфи Мостафин патша хөкүмәтеннән юл төзүгә наряд ала. Хөкүмәт заданиесен үтәү белән беррәттән, ул көймәләр һәм паром сатып алып кичү оештыра, кибет, трактир ача. Үзе бик укымышлы, гыйлемле кеше булган, диләр. Халык моны хөрмәт итеп “абыз” дип атый. Бермәлне, юлчылар һәм авыл урыслары бергәләп сыра эчеп утырганда, Шәфинең алтын сәгате юкка чыга. Гади сәгать түгел, төрекләргә каршы сугышканда күрсәткән батырлыгы өчен атаклы генерал бүләк иткән, имеш. Кем алды, бирегез? - ди Шәфи. Эндәшүче булмый. Бу соравын берничә мәртәбә кабатлый. Курыкмагыз, бернинди начарлык эшләмәм, сәгатемне генә бирегез, - ди. Тик, күпме генә сорамасын, малын йомалар. Яхшылап әйткәнне аңламагач, Мостафинның ачуы килә. “Ну сез, кабәхәтләр, моның өчен үкенерсез әле! Балаларыгыз, оныкларыгыз үкенәчәк әле!”- ди. Һәм менә шул инде – үкенәбез. Безнең замандашлар инде Шәфинең оныкларының оныклары буладыр, әмма һаман булса үкенәбез. Чөнки подрядчы Шәфи Мостафин әлеге юлны турыдан, тауның иң текә җиреннән ярдырган. Хәер, атлар ничек тә үтә. Хәзер менә районга машиналар, тракторлар кайта башлады – техника заманы килә – алар ничек йөрер, безнең шикелле күсәк тыгып машинаны туктаталмаслар бит. Димәк, безнең буын белән генә дә бетми, оныкларыбыз да утырып елаячак әле. Кемнеңдер шунда гомере өзелүе дә ихтимал. Бер алтын сәгать ифрат кыйммәткә төшә түгелме?!
Ничек кенә булмасын, тауны да төштеләр, суы сарка башлаган иделне дә кичтеләр, шулай итеп Абызтамакка килеп керделәр. Хушлашыр алдыннан Апанас тагын бер тапкыр әйтеп карады.
- Юкка кайтасың, Солтаньяр туган. Анда сине ни көткәнен кем белә, үкенергә туры килмәсен.
- Кайтмый булмый шул, Апанас, гаиләм бар.
- Менә шул гаиләң турында яхшылап уйласаң иде. Сөрелгәннәрнең ничек килүен һәм ничек яшәвен күрдең. Үзең дә шул хәлдә поселокка әйләнеп килмәгәең дим. Инде бу хакта сөйләштек шикелле. Ни кирәктер сиңа, ирекле эшчеләргә акча мул түләнә, ашау – Аллага шөкер. Тагын берничә елдан биредә гөрләп торган поселок үсеп чыгачак, барысы да булыр. Дөнья кадәр техника киләчәк. Шатланып яшә дә яшә.
- Ышанам, Апанас Николаевич, бик ышанам, тик, яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр, сагындырды бит. Инде бер кайтырга чыккач, кире борылып та булмый. Ачуланып калма, хушлашып торыйк.
Олау бу юлы Абызтамакта тукталмады, вакыт бар әле, юлны киметә торуың хәерле. Һәм озак та үтмәде урыс авылына килеп җиттеләр. Бакый зур авыл, элек волость үзәге, бер ел район булып торган. Монда ике катлы кибетләр дә бар, кирпечтән бик нык итеп төзелгәннәр. Сәфәрчеләр килеп туктаганда алар ачык иде әле.
Солтаньярның сәүдәгәрлек сизгерлеге алдатмаган, кибетләр шактый бай булып чыкты. Ни әйтсәң дә, борын-борыннан сату итү белән шөгыльләнгән купецлар токымы яши шул бу авылда. Солтаньяр Сабирасына бик матур яулык сайлады. Тик, нидер җитми, нидер онытылган кебек. Балаларына кәнфит, прәннек тә алды инде, ә күңеле төгәл түгел. Йә, күпме тапанырга була кибет идәнендә, чыгарга кирәк. Урамда купшы киенгән марҗалар йөри – ниндидер бәйрәмнәре, ахры. Солтаньярга баш кагып берсе: “Здраствуйте!” – диде. Ах, анаеңның сантый баласы! Менә кайда икән хикмәт – Настя онытылган! Солтаньяр кире кереп тагын бер яулык сорады. Алай гына да түгел, бу юлы зиһене бик шәп эшли иде, калын пыяла астындагы алтын балдакларны күреп, Нуриҗанның кабыргасына төртте.
- Ал!
- Минме? Нәрсәгә?
- Ал дигәч, ал. Нигә икәнен соңрак аңларсың. Ушсыз булма.
Беркадәр мәҗнүнләнеп басып торганнан соң Нуриҗан акчасын сатучыга сузды. Солтаньяр абый моңа кадәр ялгыш сүз әйткәне юк иде, бу юлы да белми әйтмидер, дип бу гамәлендә аңа сылтанды.
Юлчылар авылның янгын сүндерүчеләр йортында төн уздырдылар. Урыслар төзи белә икән, һәммә нәрсәне иркен итеп корганнар, бездәге кебек агачка кытлык юк шул, дип уйланды Солтаньяр. Урман боларның өсләренә авып тора.
Иртән янә кузгалдылар. Кайтыр якка атны тизрәк атлый, диләр, егерме биш чакрымны тиз арада үтеп Җыен түбәсенә дә килеп җиттеләр. Монысы Шәфи тавы кебек текә түгел, гади бер түбә, тик бу төбәктә иң биеге, ахры, - башыннан бик матур манзара ачыла. Кай тарафка гына карасаң да, дулкын-дулкын булып тезелгән күксел сыртлар күк гөмбәзенә барып тоташа. Элек заман шушы тирәдә яшәгән халыклар ил алдына бер бимаза килсә шунда җыелып киңәш тота торган булганнар. Үзенә күрә урындагы халыкның съездлар сарае кебек була инде.
Алда Яукилгән авылы. Бу җирләргә Солтаньярның аерым игътибар итүенең сәбәбе дә шунда иде – Яукилгән авылы таныш бит. Һәм кәрван башлыгы хисләрен яшерми әйтеп куйды: ”Бу авылда минем булганым бар!”
- Шулайдыр шул. Бер ай элек шуннан үткән идек, - диде кемдер.
- Юк, эш анда түгел. Гражданнар сугышы вакытында булырга туры килде. Аклардан үзебез сугышып алдык бу авылны.
- Шулаймы? Ничегрәк булды соң, безгә дә сөйлә, - дип сүзгә җитез Галәфим белән Хафизулла эләктереп тә алдылар.
Атлар җай гына авылга якынлаша, сәяхәтчеләр колак салып Солтаньярның сәхифәләрен тыңлый.
- Күрәсезме, авылның бар ягы да берникадәр ара ялан җир. Җитмәсә, ул калкуырак урында. Шулай булгач, яшертен якын килүе мөмкин түгел. Ике яклап ул окоплар белән уратып алынган иде. Өстәвенә анда артиллерия батареясы, ягъни дүрт туп булуын да безнекеләр белгән. Нишләргә? Командирлар уйлаган да, бер хикмәт уйлап тапкан. Мин мылтыктан да, пулеметтан да яхшы гына ата идем, шуңа мине һәм тагын ике иптәшне чакырып алдылар. Безне хатыннар киемнәренә киендерделәр, битебезне каплабырак яулык бөркәндек, ә кулыбызда бала. Юк, бала түгел, әлбәттә, ә кул пулеметларын сүтеп чүпрәккә төреп ”бала” ясадык. Батальон командиры үзе безне тикшерде, кат-кат йөретеп карады, без хатын-кыз кебек атларга тиеш идек. Монысына да өйрәндек. Көлмәгез, хәерсезләр, безгә ул чакта көлке түгел иде. Эш бик хәтәр. Аклар тотса, шундук кылыч белән тураячаклар. Хикмәт анда гына түгел, безне тотсалар беръюлы өч пулемет аклар кулына төшә, ә алар бездә болай да юк чамасында. Җитмәсә, приказ да үтәлми кала.
Ярый, кайда сүземне бүлдегез әле? Ыһы, шулай, командир кат-кат тикшерде, өйрәтә-өйрәтә кәҗә майларыбызны чыгарды, тик барыбер ошатмады. Өч хатын – өчесе дә бала күтәргән, ничектер сәер. Кашеварыбыз буйга бәләкәй генә мари егете иде, шуны кыз бала итеп киендерделәр. Чибәр егет иде, кызлар киеме дә килеште үзенә, менә дигән туташ булды. Шуннан киттек урманга кереп. Авылны бер-ике чакрым ераклатып урап үткәнче күпме атларга туры килгәнен чамалап карагыз. Һәр адым куркыныч, беткәнмени болганышып йөргән ак казаклар яки разведкалары. Урманнан әнә тегеннән, бөтенләй тискәре яктан килеп чыктык. Акрын гына киләбез, бу якта окоплар юк, берничә атлы урамнан чыгып Аксын юлы өстендә йөренә башлады, ә без тыкрыкка якынлашабыз. Авылга кердек. Ике иптәшем янгын каланчасына юнәлде, мари белән мин – мәчет манарасына. Килеп җиттек. Ярый әле мулла-мәзин күренмәде, югыйсә, ни эшләр идек икән?
Солтаньяр сөйләвеннән туктап тирә-якны күзәтә.
- Мәчет әнә шунда иде. Хәзер клуб иткәннәр икән, - диде ул һәм хатирәсен дәвам итте. – Манарага менеп пулеметны корып куйдык. Бәхеткә каршы диимме, акларның туплары киң урамның уртасында, безгә якын гына, уч төбендәгедәй күренә. Безнекеләр атакага күтәрелгәч, бер генә тапкыр да атарга ирек бирмәдек, тупчыларны кырдык та салдык.
Солтаньяр һич арттырмый иде. Ул чактагы вакыйгаларга икенче күзлектән дә карап карыйк. Аклар позицияләре алдында кызыллар туплана башлый. Алар, авылны камап аласы урынга, нигәдер бер тирәгә җыелалар. ”Бу чабаталы армия мал көтүе кебек. Кара, нәрсә кыланалар. Боларны бит безнең артиллерия берничә залп белән пыран-заран китерәчәк, пехотага эш тә калмый,”- дип сөйләнә ак офицерлар. Ләкин алар дигәнчә булмый. Менә кызыллар якынлаша, шик юк, һөҗүм итәргә җыеналар. Ләкин артиллерия атмый, аның урнына авыл өстендә берничә пулемет тыкылдый башлый. Шушы тавышны гына көткәндәй кызыллар ташкын булып алга ургыла. Инде аларны күптән ядрәләр капларга тиеш, ләкин туплар һаман өнсез, аның каравы, позиция өстенә арттан пулялар яварга керешә. Солдатлар винтовкаларын төзәп кызылларга атарга тотынганнар гына иде, бер-бер артлы окоп төбенә ишелеп төшә башладылар. Шунда гына офицерларның аңына барып җитте: арттан ут яудыралар бит! Кызылларның пулеметлары тылдан ата! Кая инде монда “чабаталы армия” турында сафсата сату, үзең исән кала алсаң да Всевышнийга рәхмәт укыр идең.
Солтаньяр пулеметының кызганын да сизмичә, аны уңга-сулга боргалады. Аклар үз позицияләренең бер генә җирендә дә үзләрен хәвефсез сизеп, иркенләп төзәп атып ятмасыннар, дип уйлады ул. Янгын каланчасындагы пулеметлар да туктаусыз ут яудыра иде. Шунлыктан кызыллар артык каршылык күрмичә бик тиз якынлашты. Мирхәйдәров күреп торды: ак солдатлар тезмәсе кап урталай өзелде дә ике якка аерыла башлады. Ягъни, алар кызылларның һәнҗәр кебек бер урынга төбәп һөҗүм иткән турыдан өзелеп, ике төркемгә бүленеп качарга тотындылар. Солтаньяр мөмкин кадәр аларга атып калды. Безнең гаскәр, шулай ук икегә бүленеп, тегеләрне куа барды, ләкин ифрат тиз табан ялтыратучыларны куып җитәлмәсен аңлап, кирегә борылып авылга килеп керде. Бу көнне Яукилгән авылы уртасында үткән митингта батальон командиры үзе, пулеметчыларны мактап, кулларын кысты. Ул бүген шат иде, олы юл чатында торган авылны югалтусыз диярлек аклардан коткардылар. Җитмәсә, дүрт туп кулга төште, мондый трофей көн дә булмый.
Шулай сөйләшә-сөйләшә Яукилгән авылын да үтеп киттеләр. Чакрым артлы чакрым артта кала торды. Шуннан инде зур юлдан уңга каерылып, Новотроицк тарафына төштеләр. Алда кешеләргә, бигрәк тә атларга ял вәгъдә итеп, авыл утлары күренде.
Настя Солтаньярның килүенә бу юлы бигрәк тә шат иде. Тиз-тиз кузгалып ул кунакларга өстәл хәстәрләде, ачык йөз белән хөрмәт күрсәтте. Солтаньяр бу юлы үз янына Нуриҗан белән Галәфимне дә алган иде. Шуңа да җае туры килгәндә ул Настяның колагына пышылдады.
- Син әнә теге егеткә игътибар ит, кара чәчлесенә дим.
Хатын, сәерсенеп, Солтаньярга күз ташлап алды.
- Шул синең киявең булып куймагаең, дим. Белеп торуың хәерле.
Настя ләм-мим. Тик өстәл янында ешрак әвәрә булды. Үзе исә берни исләмәгән егеткә карап-карап алды. Ниһаять, ул танышына эндәште:
- Малларга печән салмаган идем, чыгып керим әле. Сез сөйләшеп утыра торыгыз, мин тиз әйләнәм.
- Туктале, Настя, - дип сүзне күтәреп алды Солтаньяр. - Өйдә өч ир заты барда нишләп хатын-кыз көчәнергә тиеш. Мин үзем чыгам, син күрсәт кенә. Югыйсә, кызып китеп ярты сәндерә печәнеңне ишеп төшерүем бар.
Елмайган иргә карап хатын да елмайды.
- Кунак булып ял итеп утырасың килмәгәч, чык, алайса. Мин дә бер ирләр көченә таянып карыйм, ничегрәк була икән ул.
Абзар капкасы янында Настасья Солтаньярның беләгенә кагылды.
- Юк, кирәкми, малым тук. Теге егет бик тә дәшмәсхан шикелле бит.
Солтаньяр бу юлы көлеп үк җибәрде.
- Их, Настя, Настя! Андый егетне син чыра яндырып эзлә. Дүрт саны төгәл, төскә-башка – су сөлеге, эштә ат кебек, белмәгәнемне сөйләмим, ә дәшмәсхан диюең дөрес, азрак сүзле. Акыллы, күп уйлый. Бәлки, шуңа шаталак түгелдер. Ә сиңа нәрсә, ирләрнең тел бистәсе булуы ошыймы? Теле белән тегермән әйләндереп, кулы белән комган тоталмаганы кирәкме?
- Их, Солтан, нигә алай икән ул?
- Нәрсә – “ул”?
- Шул! Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз бит. Степаным белән дә шулай идек. Синең белән дә... Үзем Степанымны оныта алмыйм, үзем сине күргән саен акылымны җуям, йөрәгем очып чыгар төсле. Ходаем, сабырлык бир, ялгыз хатынның күңелен иләс-миләс хыяллардан арала, дип телим.
- Аңлыйм, Настя, үлгән артыннан үлеп булмый, сиңа Степан шикелле бер иптәш табасы иде дә бит...
- Әй Солтан, оялтма мине. Туктале, теге егетнең исеме кем?
- Нуриҗан.
- Ну-ри-зян. Соң, ул бит магометанин?!
- Булса соң. Без инде күптән совет властенда яшибез. Яшьләрнең мәхәббәтләренә аркылы төшү гадәте бетте, шикелле.
- Шулай да Всевышний алдында гөнаһлы буласы килми.
- Кызык син, Настя. Үзең әле генә мине Степанга тиңләдең, үз итүеңне әйттең. Мин дә бит мөселман баласы.
- Ай Солтан, ”явыз” кеше икәнсең. Минем бер минутка җебеп алуымны башкача искә төшермә, яме.
- Юк, әйтмәм, кадерлем, тик син дә акыл белән уйла. Всевышний дисең, Алла бер ул! Тик кешеләр генә нишләптер төрле дин уйлап тапкан. Хәзер исә динне бөтенләй дә искелек калдыгына чутлыйлар. Ә мәхәббәт мәңге бар һәм булачак. Шулай, Настя, юк сәбәпне бар итеп шөбһәләнгәнче, яшьләргә бәхет теләвебез дөресрәк булмасмы.
- Аптыраудан әйтәм инде. Мин – ана. Кызым өчен мин борчылмый кем борчылсын.
Солтаньяр шаярып хатынны шелтәләгән булды.
- Йә инде, тапкансың борчылыр сәбәп, Вера өчен нәрсә эшләргә дә әзермен дип әйтмәдеммени. Аннары, Нуриҗан бар. Менә шулай, кадерле Настенька, кызың өчен утка керергә әзер торган егетләр табылып тора икән әле монда.
Шулай килешле-ипле сөйләшүдән һәрикесе канәгать калып болар өйгә керде.
- Егетләр, нәрсә шымып утырасыз, әллә хуҗабикә Настя апагыз хөрмәтенә тагын бер чокыр каплап куябызмы? Булгач, пары белән булсын, - дип, әдәп саклап утырган яшьләрнең чынаякларына Солтаньяр әче бал койды.
- Настя апа исәнлегенә! - диеште болар.
- Юлларыгыз уң булсын! - диде хуҗа хатын һәм үз савытын тотып куйды. Эчемлекне ул ирексездән йоткандай тоелды Солтаньярга. Әллә башыма китәр дә хисләремне тыялмам дип куркамы. Һәм шушы мизгел бик җай иде, әлегәчә бүләген тапшырырга кыймый утырган Солтаньяр тәвәккәлләп биштәренә үрелде. Аннан шау чәчәкле кәшемир яулык чыгарып хуҗабикәгә сузды.
- Менә, Настя, сиңа кечкенә бүләгем. Рәхим итеп ал инде. Кибеттә күреп калдым да күзем кызды, бу, минәйтәм, Настяга үтереп килешер иде, дидем. Алмыйча булдыралмадым...
- Миңамы? - гаҗәпләнгәндә хатынның сул кашы дугаланып өскә чөелә икән. - Нигә инде? Мин бит... Рәхмәт инде...
- Марҗа хатынының ”мин бит” дигәнен ир кеше бик яхшы аңлады, янәсе, мин сиңа беркем дә түгел. Шуңа да ул бүләкнең ниндидер хисләр яисә өмет ишарәсе түгел, ә бары тик хуҗабикәгә кунакчыллыгы өчен рәхмәт билгесе булуын гына белгертергә ашыкты.
- Һәрвакыт синдә тукталабыз, кунак булабыз, миннән кечкенә бүләк язык булмас.
Аның бу сүзләре егетләр колагы өчен иде, әлбәттә, сәерсенеп карап утырмасыннар. Ә Настя инде дулкынланудан төгәллеген җуйган куллары белән яулыгын бөркәнеп көзге каршында тора иде. Тымык су өстендә куышып йөргән вак җилләр кинәт кенә төрле якка йөгерүче шадра дулкыннар кузгаткан шикелле, хатынның алсулык кабынган йөзендә әллә нинди хисләр чагылып узды. Болар Степанны сагыну һәм Солтаньярны хәерхаһ ярату, хәсрәт һәм шатлык, әрнү һәм шашыну иде. Тик моны бер Солтаньяр сизде, икенче бер мизгелдә Настяның йөзендә кунагына рәхмәт хисе һәм бүләк алганда була торган гади куанычтан башка берни юк иде. “Акыллы хатын, - дип уйлады Мирхәйдәров, - тыела белә, басыла белә.” Моннан тыш, Настя кирәк булганда хәйләкәр дә иде әле. Ул кинәт егетләр каршына басып чая кыз кыяфәте алды.
- Ә сез нәрсә диярсез, хлопцы, ошыймы?
- Ошый, ифрат килешә үзегезгә, - диде һәрчак телчән Галәфим.
- Нәрсә ошый, минме, яулыкмы? - дип, Настя матур, күңелле итеп көлеп җибәрде. Үзе хас та инде сөйгәненнән ”мин сине яратам” дип әйттерергә тырышкан унсигез яшьлек кыз.
- Яулык Сезгә бик килешә, Настасья түти. Дөрес, чибәр кешегә нинди кием дә килешә инде ул, ләкин бу юлы ике матурлык бергә җай килеп, тагын да чагуырак гүзәллек барлыкка килгән дияр идем мин, - дип Нуриҗан сүзне кире җайга салды.
Ай-хай, бу егет чыннан да акыллы сөйләшә түгелме? Кара, ничек шома котылды, үзе дә судан коры чыкты, минем дә салпы якка салам кыстырды, дип күңеле хушланды хуҗабикәнең. Ләкин ул янә бер ятьмә ташлады.
- Солтаньяр бүләге булганга гына мактамыйсың микән?
- Юк, Настя апа, һичшиксез, яулык Сезгә килешә. Солтаньяр абыйга килгәндә, анысы да дөрес, әйбер сайлый белә ул. Менә мине дә кыстап-кыстап бер әйбер алдырды.
- Йә, нәрсә инде ул?
- Әй, бер бүләк инде...- диде Нуриҗан кирәкмәгән сүз ычкындыруыннан уңайсызланып. Тик, хатын-кызның мондый мәсьәләдә кызыксынуын туктатып буламы.
- Зинһар өчен, күрсәт инде, - дип ныкышты Настя.
- Кая куйганымны онытканмын.
- Хи, Нуриҗан, кадерле бүләкне кем оныта, түш кесәңдә бит. Апаңны алдый алмассың, күрсәт дигәч, күрсәт.
- Солтаньяр белән Галәфим бу уенны бик кызык күреп, күзләрен елтыратып карап утырдылар. Ә оялчан Нуриҗан уңайсызлануыннан кызарып чыкты һәм кулын кесәсенә тыкты.
- Менә, - дип сузды ул иясез бүләкне.
Настя алтын балдакны әйләндереп карый-карый сокланды. Ләкин аның әле генә чая йөзе җитдиләнеп, уйчанланып киткән кебек тә тоелды. Тик ул сер бирмәде, уенны уен рәвешендә тәмамларга кирәк иде аңа.
- Бик кыйммәтле бүләк бу. Кемгә инде?
- Настя, егет кешенең күзе төшкән кызы булмас дисеңмени, бардыр инде берәрсе, - дип Солтаньяр егеткә ярдәмгә килде.
- Әй, чыннан да, ник төпченәм соң мин, юләр хатын. Асыл егетнең асылкошы да бардыр инде. Сүзең дөрес, Солтан.
Менә шулай шаярып-уйнап дүрт адәм кич узгардылар. Тик бу шаяруның төбендә никадәр дә җитдилек ятканын бары өлкәннәр аңлады, яшьләр бимәгълүм калды.


6. Кичке уен
Соңгы вакытта гел юлда, сәфәрдә булган ир-егетләр икенче көнне, ниһаять, сагынылган өйләренә кайтып керү бәхетенә ирештеләр. Солтаньярның кызлары әти кайтты, әти кайтты, дип сикереште, ә малае муенына килеп сарылды.
Бит-кул югач, гаилә башлыгы өстәл артында урнашты. Үз өең җылысында иркенләп утырып, хатының әзерләгән ризыктан авыз итүе җан ләззәте икән лабаса. Җитмәсә, тирәсендә газиз балалары бөтерелә. Бәхетле минутлар!
Сәрвәр дә аның кайтуын зар-интизар көткән. Сөйләр сүзе дә җыелган икән. Ләкин ул иреннән хәл-әхвал сорашып үзенең кызыксынуын бераз бастыргач, аның исән-имин булуына, хәвеф-хәтәргә юлыкмый йөреп кайтуына инангач кына, үз сүзен башларга мөмкин дип тапты.
- Беләсеңме, әтисе, безнең дә шатлыгыбыз бар, сеңелем Сәдинә тупырдап торган бер малай алып кайтты. Мулла килеп исем дә куеп китте инде.
- Бик яхшы булган. Вакытын табып бала тәпие котлап чыгарга кирәк булыр.
- Дөрес әйтәсең, кеше шатлыгын уртаклашу үзе бер якшылык. Ни әйтсәң дә, үлемнән калды бит.
- Китчәле, әнисе, син нәрсә сөйлисең?! Нәрсә булды соң алай диярлек?
- Мин барсын да белмим инде, әтисе, тик, авыр, бик авыр тапкан инде. Марҗа кызы булмаса, үлгән идем, ди үзе.
- Нинди марҗа кызы?
- Яшь кенә бер филшыр эшкә килгән булган. Марҗа кызы. Исеме Вера, шикелле. Әнә шул бик оста кендек әбисе икән. Бәби тапкан хатыннар үзен мактап бетәлми. Үзе болай карап торуга бер курчак кебек кенә: башында яулык урнына ап-ак эшләпә, шундый ук актан кәчтүм, юбка, аягындагы ботинкасына кадәр ак. Безнең авыл кызларына сәвсим дә охшамаган. Үзе, күр әле син аны, көлгә буялган авыл бичәләре өчен “аһ” итеп тора, фәрештәдәй игелекле, итәгатьле бала.
Солтаньяр хатынын канәгатьләнеп тыңлады. Сәрвәр хәбәрен сөйләп туктаганнан соң гына әйтеп куйды:
- Аны да күрәсе бар бит әле...
- Нәрсә дисең, әтисе?
- Беләм мин ул Вераны. Хәтерлисеңме, гражданнар сугышында Степан исемле бик һәйбәт урыс егете белән бергә йөргән идек. Шуның кызы ул Вера. Ә хатыны... Степанның хатыны, ягъни фельдшер кызның әнисе Настасья Новотроицк авылында яши. Абызтамактан кайтышлый без аларда туктап, төн кунып чыктык. Настя кызына ашамлык та төяп җибәргән иде, шуны илтеп бирергә кирәк. Тик, кайда торганын белмим бит.
- Мин беләм, әтисе. Ул Бәхтияр картларга фатир төшкән, шикелле. Карале, син, дим, андый кешеләр белән таныш булуың бик мәслихәт лабаса. Танышлыкны югалтырга ярамый, әллә, минәйтәм, бер сәбәбен табып ул кызны чәйгә чакырыйкмы соң дим?
- Әй әнисе, чәйгә кемне чакырыйм дип нинди бичә иреннән сорый соң. Уең әйбәт, ерактан кайткан күчтәнәчләр дә ярап куяр. Йә, ярый, мин барып килим инде, алайса. Бик төнгә калганчы, дим.
- Бәракалла! Кая җыенасың? Бу вакытта кыз-кыркын әллә кайчан клубта-фәләндер инде. Син капчык күтәреп клубка барып кермәссең шәт. Иртәнге күздә барырсың.
- Анысын уйламаганмын, дөрес әйтәсең, - дип килеште Солтаньяр.
Чыннан да, Вера бу мизгелдә өйдә юк иде, тиз арада танышып алган кызлар белән ул мәш килә. Фельдшер белә, аңа Бурайда, әйткәндәй, бик матур һәм бай, зур авыл, озак эшләргә туры килүе дә бар, шуңа ул татарча сөйләшергә өйрәнергә тырышты.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Солтаньяр - 04
  • Parts
  • Солтаньяр - 01
    Total number of words is 4079
    Total number of unique words is 2158
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 02
    Total number of words is 4186
    Total number of unique words is 2196
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 03
    Total number of words is 4229
    Total number of unique words is 2132
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.8 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 04
    Total number of words is 4193
    Total number of unique words is 2207
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 05
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2115
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 06
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2194
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 07
    Total number of words is 4281
    Total number of unique words is 2122
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 08
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2084
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 09
    Total number of words is 4236
    Total number of unique words is 2191
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 10
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2195
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 11
    Total number of words is 4133
    Total number of unique words is 2174
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.2 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 12
    Total number of words is 4276
    Total number of unique words is 2127
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 13
    Total number of words is 4208
    Total number of unique words is 2119
    38.6 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 14
    Total number of words is 4150
    Total number of unique words is 2172
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 15
    Total number of words is 3909
    Total number of unique words is 2111
    37.0 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 16
    Total number of words is 4129
    Total number of unique words is 2170
    37.4 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 17
    Total number of words is 4204
    Total number of unique words is 2115
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 18
    Total number of words is 4277
    Total number of unique words is 2052
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 19
    Total number of words is 4212
    Total number of unique words is 2114
    36.3 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 20
    Total number of words is 4260
    Total number of unique words is 2104
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 21
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 2116
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 22
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 2188
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    51.9 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 23
    Total number of words is 4213
    Total number of unique words is 2088
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 24
    Total number of words is 4246
    Total number of unique words is 2107
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 25
    Total number of words is 4168
    Total number of unique words is 2154
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 26
    Total number of words is 4294
    Total number of unique words is 2096
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 27
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2108
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 28
    Total number of words is 4242
    Total number of unique words is 2171
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 29
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2145
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 30
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2033
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 31
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2002
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    54.0 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 32
    Total number of words is 4234
    Total number of unique words is 2081
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 33
    Total number of words is 3961
    Total number of unique words is 2172
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 34
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2142
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 35
    Total number of words is 4283
    Total number of unique words is 2145
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.0 of words are in the 5000 most common words
    62.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 36
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2120
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 37
    Total number of words is 4298
    Total number of unique words is 2173
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    63.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 38
    Total number of words is 4219
    Total number of unique words is 2106
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 39
    Total number of words is 4316
    Total number of unique words is 2107
    38.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 40
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2157
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 41
    Total number of words is 4335
    Total number of unique words is 2138
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 42
    Total number of words is 4302
    Total number of unique words is 2107
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 43
    Total number of words is 4272
    Total number of unique words is 2181
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 44
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 2092
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 45
    Total number of words is 4328
    Total number of unique words is 2125
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 46
    Total number of words is 4374
    Total number of unique words is 2120
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    54.3 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Солтаньяр - 47
    Total number of words is 3878
    Total number of unique words is 2063
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.