Latin

Болганчык Еллар - 32

Total number of words is 4008
Total number of unique words is 2098
36.5 of words are in the 2000 most common words
53.1 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Гафият хаҗидан соң җәйләүгә, тәсбихын тотып, тагын бер кунак килеп төште. Монысы күршедәге төрек авылы мохтары – салынып, ишелеп торган зур корсаклы бер карт иде. мөһаҗирләрнең баш күтәрмичә тырышып эшләүләрен күреп, ул чынлап торып гаҗәпләнде, һәм аларны хуплагандай, әледән-әле башын чайкады, Ә мондагы бөтен эшнең атаманы хатын кеше – Саҗидә икәнлеген ишеткәч исә, балаларча шатланып:
– Алайса, бу авыл мотлака Кадын-көй* дип аталмалы, – дип кычкырып җибәрде.
*[Кадын-көй – хатын-кыз авылы дигән мәгънәдә.]
Һәм чыннан да, шуннан соң авылны Кадын-көй дип атап йөртә башладылар.
Ниһаять, торак өлгертү мәшәкатьләре артта калгандай булды. Сафа белән Саҗидә инде Хәтирәнең язмышы турында да ешрак уйлана башлаганнар иде. Ул, билгеле, алардан хат көтәдер, кавышу, яңадан бергә булу турында хыялланадыр. Әмма җайга-көйгә салынмаган хуҗалык атлаган саен яңадан-яңа мәшәкатьләр тудыра торды. Аларның берсен генә дә вакытында эшләми калу да моңарчы сарыф иткән хезмәтне куркыныч астына куя иде. Тормышың тәмам ныгып җитмичә торып, Хәтирә белән яшь баланы ничек бире китермәк кирәк? Моны гамәлгә ашыру өчен тагын күпмедер вакыт көтәргә кирәк иде әле, Һәм Сафа белән Саҗидә, сабырларын җыеп, шул уңайлы вакыт җиткәнен көттеләр.
Билгеле, алар бу турыда Хәтирәгә хат та яздылар. Әмма хат, адрес тутырырдай кеше табылмаганлыктан, берничә ай буе сандык төбендә ятты. Аннары, адрес тутырылып почтага бирелгәч тә, берничә айдан ул янә кире әйләнеп кайтты: чит ил почтасы адресның французча язылуын таләп иткән иде. Шуннан соң яңа хат язып салынды. Анысы төрек почтасына эләгеп, конвертында: «Русиягә җибәрелә» дигән төрекчә искәрмәсе булмау сәбәпле, тагын шул ук беренче хат язмышына дучар булды. Ниһаять, адресы французча язылган һәм конвертында төрекчә искәрмәсе дә булган өченче хат, кайлардадыр бик озак вакыт сәяхәтләр ясап йөргәннән соң, Масалы волосте конторына барып җитте. Ләкин андагы чиновникларны бу юлы инде французча язылган адрес аптырашта калдырды. Хатны алар кемгә тапшырырга да белмәделәр. Ахырда аны, башка чүп-чар кәгазьләр белән бергә, писарь Гыйбад янган мичкә ыргытты.
Көтеп-көтеп тә җавап хаты килмәгәч, Сафа белән Саҗидә, Хәтирәгә берәр хәл булмады микән дип, тәмам борчуга төштеләр. Аның исәнме-түгелме икәнлеген белмичә торып, Мәүла Колыга кайту турында да сүз кузгатып булмый иде. Шул сәбәпле алар, билгесезлек эчендә көеп-саргаеп, киләчәккә өмет баглап, тагын көтеп яшәргә мәҗбүр булдылар.
* * *
Икенче җәйне инде Кадын-көй авылы халкы, тормышларын ярыйсы гына җайга салып, сабан туе, җыеннарны да бәйрәм итә башлаган иде. Бигрәк тә анда җыен көннәре күңелле узды. Ул көннәрне кешеләр кайчандыр Мәүла Колыдагыча коймак пешереп, Гафият хаҗи авылыннан кунаклар чакырып алдылар. Шул ук авылдан килгән мулла өй борынча йөреп Коръән укыды. Инеш буйларында төбәктәге бердәнбер ямаулы гармун моңы яңгырап торды. Дөрес, кешеләрнең киенү-ясануында Мәүла Колыдагыча ук ямьлелек, күз камаштыргыч чуарлык юк иде югын, әмма аның каравы уен-көлке, җыр һәм мондый бәйрәмнәргә хас башка төрле күңел ачулар һәркем канәгатьләнерлек дәрәҗәдә күп булды.
Егерме ел буена бернинди күңеллелек күрми гомер иткән Гафият хаҗи авылы кешеләренә бу җыен бигрәк тә ошады. Карт-корылар, хискә бирелеп, кайчандыр туган илдә үзләре катнашкан бәйрәмнәрне искә төшерделәр, ә җыенны гомерләрендә беренче мәртәбә үз күзләре белән күргән яшь-җилкенчәк бәйрәм шау-шуыннан тәмам шашынып, тилереп йөрде.
Әйе, бу җәйгә Кадын-көй танымаслык булып үзгәргән иде. Яңа йортлар, каралтылар үсеп чыккан, йорт яны бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимеш агачлары утыртылган. Үткән җәйне сөрелмәгән дала киңлегендә кечкенә утраучыклар гына булып утырган вак-вак иген басулары быел ишәеп-зураеп, авылны тоташ яшел җәймә сыман әйләндереп алганнар. Туган илдә чакта шомырт һәм миләштән башканы белмәгән мөһаҗирләр, аеруча бер горурлык белән, җимеш агачлары үстерәләр. Инҗир, өрек, йөзем куаклары инде әнә буй җитеп килә, ә кайберләре чәчәк тә ата башлаган. Кайсыбер хуҗалыкларда мунчалар да күренгәли. Мәчет салдыру һәм балаларга Истанбулдан мөгаллим чакырту турында да сүзләр бара.
Шулай да, Кадын-көй авылы халкына аяк чалучылар да бар иде. Бу юлда бигрәк тә Гафият хаҗи нык тырыша иде.
Иң элек, ул үзара күмәкләшеп эшләүче хуҗалыкларга чәчүлек орлык һәм икмәк биреп торудан баш тартты. Әмма тегеләр аптырап калмадылар, кирәкле чәчүлек орлык, икмәкне Искешәһәрдән, анда табылмаганын Фракиядән кайтарттылар. Бу эш белән нибары ике-өч кеше шөгыльләнгәнлектән, сәфәр чыгып йөрүләр авылдагы төп эшкә зыян китермәде.
Ничектер бервакыт Саҗидә, һәртөрле яңалыкка һәвәс гадәте буенча, ефәк корты үрчетү турында сүз кузгатты. Гафият хаҗига монысы да ошамады.
– Юк эшкә тотынасыз! Мәшәкатеннән башыгыз чыкмас! Ефәк корты үрчетү өчен гыйлем-тәҗрибә кирәк, андый катлаулы эш сезнең кулдан килми ул! – дип, кире дүндермәкче булды хаҗи.
Ләкин мөһаҗирләр үз дигәннәрендә нык тордылар, Саҗидә киңәше буенча, бу эштә тәҗрибәсе булган бер төрек карчыгын ярдәмгә чакырып, ефәк корты үрчетергә керештеләр.
Шуннан соң Гафият хаҗи «киребеткән» күршеләренә икенче яктан суктырырга теләп, үз тегермәнендә аларның ашлыкларын тарттырмас булды. Әмма бу юлы да җиңү Кадын-көй халкы ягында калды. Алар эш үгезләре ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган кечкенә генә тегермән салдырып, Гафият хаҗины тагын төп башына утырттылар. Ә Гарифтан менә дигән тегермәнче чыкты.
Ахырда Гафият хаҗи үзенең мәкерлекләрен көй мохтары аша алып бара башлады. Бәйләнер өчен нинди генә сәбәпләр уйлап тапмады бу хәйләкәр мохтар! Иң башлап ул хатын-кызларның битләрен капламыйча йөрүләрен тыймакчы булды. Әмма гомер-гомергә чадра-пәрәнҗә ябынмаган татар хатын-кызлары аның бу боерыгын үтәүдән кискен төстә баш тарттылар. Болай да эш барып чыкмагач, мохтар өй тәрәзәләренә капкачлар куелуын таләп итте. Янәсе, шәригать шулай куша. Мөһаҗирләр сүздә ризалык биргәндәй булсалар да, боерыкны гамәлгә ашыру юлында кыл да кыймылдатмадылар, һәм тора-бара бу эш тә шулай сүрелеп, тукталып калды.
Иң ахырда Кадын-көй халкына Гарифны авылдан сөрүне таләп итеп тагын бер боерык килеп төште. Бу тырнак астыннан кер эзләү шикелле бер мәкерлек кенә иде, билгеле. Төркия мәмләкәтендә яшәүче мөселман һәм хөкүмәт каршында бөтенләй гаепсез кеше буларак, Гарифның теләсә кай җирдә утрак тормыш алып барырга хокукы бар иде. Шуңа күрә мохтар бу мәкерен дә эшкә ашыра алмады, халыкның бердәм каршылыгы алдында кире чигенергә мәҗбүр булды.
Ниһаять, җәй үтеп, яңгырлы салкын көз килде. Бу көзне Кадын-көй кешеләре, туган ил гадәте буенча, яңа җирдә беренче тапкыр каз өмәсе уздырдылар.
Өмәгә җыелган кызлар, суелган казларның йоннарын йолкып, түшкәләрен көянтә башларына элделәр дә, инеш буена төшеп, әйбәтләп юып-чистартып менделәр.
Аннары гармун тотып егетләр килде, күрше татар авылыннан җәяүләп кыз-кыркын, ишәкләргә атланып карчык-корткалар һәм остабикә килде. Ашарга утырыр алдыннан остабикә Коръән укыды, моның өчен аңа садака бирделәр. Шуннан соң җыелган кунакларны каз шулпасында пешерелгән тәмле ботка һәм эчәк бөккәне белән сыйладылар.
Өмәдә ашалмый калган каз түшкәләрен тозлап, әйбәтләп төрделәр дә, бодай эченә тыгып куйдылар. Ә йолкынган йон-мамыктан яңа мендәр-ястыклар ясадылар.
Кадын-көй уздырган күңелле җыен бәйрәме һәм сый-мәҗлесле каз өмәсе турындагы имеш-мимеш хәбәрләр әйләнә-тирә төрек авылларына да барып җитте. Озак та үтми, төбәкнең төрле почмакларыннан, яңа татар авылын күрергә дип, төрек көйлеләре агыла башлады. Үзләренең ярым җимерек куышларында гомер буе ач-ялангач яшәргә мәҗбүр булган бу мескеннәргә мул тормышлы татар авылы үзе дә, аның тук һәм шат чырайлы хуҗалары да гадәттән тыш бер могҗиза булып күренде. Шул ук вакытта алар, көнләшүдән тәмам бусарынып, бу «могҗизаны» үзләренчә аңлатырга да тырышып карадылар:
– Мөэмин-мөселман түгелдер болар, җеннәрдер... Яисә алардан да яманрак – румын яки әрмәннәрдер! – диделәр.
Моны әйткәндә аларның күзләре уттай яна, ә иреннәре чит-ят ил кешеләре исеменә каргышлар яудырып селкенә иде.
XXIII
Бу елны Анадолуда кыш аеруча салкын килде. Елгалар боз белән капланды, җир өстеннән кыш буе кар китмәде. Боларга тагын, үч иткәндәй, йогышлы тиф килеп өстәлде.
Шифаханәләр дә, докторлар да юк. Бернинди медицина ярдәме һәм тиешле тәрбия күрмәгән ярым ач кешеләр, үзләренең табигый тазалыкларына, ныклыкларына гына исәп тотып, куркынычлы авыруга каршы ялгыз көрәш алып барырга мәҗбүр булдылар.
Тиф Кадын-көй авылын да читләтеп узмады. Беренче еллардагы авыр хезмәт авыл кешеләренең сәламәтлеген шактый какшаткан иде. Йортларның салкын кыш өчен яраштырып салынмавы, җылы кием-салым җитешмәү – болар барысы да тифның халык арасында тиз таралып китүенә сәбәпче булды.
Башкалар белән беррәттән, тиф Саҗидәне дә үзенең рәхимсез тырнагына эләктереп алды. Баштарак Саҗидә сабырлыгын, түземлеген туплап, авыруга каршы көрәшеп карады, исерек кешедәй чайкалып йөрсә дә, урын өстендә ятарга теләмичә, өйдәге эшләрне үзе башкарды. Ләкин ахыр чиктә биреште, тәмам хәлсезләнеп, аяктан егылды.
Әле салкыннан калтырана-калтырана, әле кызышудан үз-үзен кая куярга белмичә чәбәләнә-чәбәләнә бик озак хаста булып ятты ул. Һәм, үз-үзен белешмичә, берөзлексез саташып сөйләнде. Аның кайнарланган миендә, бер-берсе белән аралашып, үткәннең өзек-өзек истәлекләре һәм авыру хыял тудырган ниндидер шомлы, куркынычлы күренешләр өермәсе бөтерелде.
...Менә кечкенә Саҗидә сәке өстендә дәү апасының муенса ташларын чүпләп утыра, имеш. Әй, кыен эләгәчәк тә инде аңа апасыннан! Нишләргә икән? Тизрәк җыеп бетерергә кирәк, тизрәк! Һәм Саҗидә идәнгә сикереп төшә дә, чәчелгән энҗе бөртекләрен ашыга-кабалана җыярга керешә. Ләкин кечкенә куллары тыңламый, терекөмеш шикелле түгәрәк энҗе бөртекләре, җыелып бетәр-бетмәс, уч төбеннән ычкынып китәләр дә, тагын идән буйлап тәгәриләр – сайгак ярыкларына, мич асларына кереп посалар. Саҗидә ачыргаланып мич янына чаба, ә анда яшел күзләрен елтыратып ата мәче утыра. Кыз, коты алынып, кире сәкегә таба йөгерә. Ул да булмый, урам як тәрәзә артында иптәш кызының башы күренә. Ә, урамга чакыра икән. Менә Саҗидә урамда инде. Ләкин шулчак бөтенесе бутала, чуала: каяндыр явыз малайлар өере килеп чыга. Алар Саҗидә өстенә ташланалар да, аны төрле яктан чеметергә тотыналар, чәч толымнарыннан тарталар, хәситәсен йолкыйлар. Саҗидә карыша, сугыша – үзен нигә рәнҗеттерсен ул?! Берсен каты гына төртеп җибәрә, икенчесенең битен тырнап ала, өченчесе кызның үткен тешләренә эләгеп чиный-чиный читкә тайпыла, дүртенчесе, әнә, түбәтәйсез калган. Ниһаять, Саҗидә явыз малайлар кулыннан ычкынып кача башлый. Аяклары җиргә тисә тия, тимәсә тими – чабыпмы чаба! Менә инде ул болдыр баскычына да килеп җитә. Каты йөгерүдән йөрәге менә чыгам, менә чыгам дигәндәй дөп-дөп тибә. Ләкин караса – тагын бәла: дәү бер эт чупыр-чупыр итеп аның катыгын эчеп тора, имеш. Саҗидә савытны эт алдыннан тартып алырга да өлгерми, кинәт аның эт дигәне Вафа булып чыга. Тешләрен ыржайткан да, Саҗидәне куркытмакчы була. Куркамы соң Саҗидә! Куркытырсың аны, бар!.. Саҗидә Вафаны ачуланырга керешә...
Авыруның башы очында аптырап утырган Сафа иелә төште дә, салкын кулын Саҗидәнең кайнар маңгаена куйды:
– Җаныем, бәгырем! Нишләп бу кадәр саташасың? Су эчәсең килмиме?
Саҗидә ялкынсынып кызарган күзләрен ачты:
– Этне куып җибәр... күрәсем килми... Вафа бит ул, – диде һәм яңадан тынып калды. Ә берничә минуттан аның күз алдында тагын шул иге-чиге булмаган саташулы хәлләр, истәлекләр бергә бутала башлады.
...Менә ул, имеш, ат җигеп, апасы белән басудан көлтә алып кайтып килә. Кинәт кемдер «әссәламегаләйкем» дип кычкыра да, ат, гадәте буенча, барган җиреннән шып туктап кала. Аның болай туктавы тикмәгә түгел, чөнки ул хуҗасы Йосыф картның – Саҗидә әтисенең – бөтен гадәтләрен белеп бетергән. Эштәме, ялдамы, өйдәме, юлдамы – Йосыф карт гаҗәеп тә сөйләшергә яратучан кеше. Юлда берәр якын танышын очраттымы, ул, бөтен дөньясын онытып, тегесе-монысы турында әлеге кеше белән сөйләшергә керешә... Моны ат та яхшы белә, шуңа күрә ул, «әссәламегаләйкем» дигән тавыш ишетүгә, үзеннән-үзе туктап кала һәм хуҗасы: «Аллага тапшырдык!» – дип әйтми торып, кусаң да, чыбыркыласаң да, урыныннан кузгалмый...
Атның бу сәер гадәтен белгән Саҗидә, арба өстенә торып баса да:
– Аллага тапшырдык! – дип, чыбыркысы белән атның сыртына сыздырып җибәрә.
Менә ат, арт аякларын чөеп-сикертеп чабарга тотына. Арба дыңгыр-доңгыр килә, әле бер якка, әле икенче якка чайкала. Саҗидә дилбегәне җан көченә үзенә тартып атны тыярга тырыша. Ләкин кая ул! Карт бия җан-фәрманга элдертә генә!
Менә бервакыт арбадан көлтәләр коела башлый, колак төбендә җил сызгыра, як-якта ниндидер коры елга, чокырлар күзгә чалынып кала. Кинәт – шалтырт! Арба йөзтүбән каплана, тәртәләр төптән каерылып чыга. Ләкин ат һаман дулап чаба бирә әле... Тик Саҗидә инде арбада түгел, дуга өстендә бара, имеш. Бу чабуның ахыры-соңы булмас шикелле. Шулай да күпергә җиткәч ниндидер бер сихри көч Саҗидәне сәер аты өстеннән елгага алып ташлый. Менә ул тирән су төбендә ята, имеш. Кычкырырга ымсынып карый да – тавышы чыкмый. Коточкыч шул чабудан булса кирәк, бөтен тәне кыйнап, ватып-изеп ташлаган шикелле. Тын алырга, бармакны селкетергә дә хәл юк. Ә башы – чуен тутырган төсле, һаман саен авырая, зурая бара. Менә ул шулай зурая, кабара барды-барды да, кинәт түзеп булгысыз газаплы бер чытырдау белән шартлап ярылды. Шуннан барысы да тынды, шып булды. Тик нигәдер көч-хәл юк, аннары, янәшәсендә кемдер басып торган шикелле – шул борчый. Кем икән ул? Ә-ә, әтисе Йосыф карт икән. Аны саклый, күрәсең. Саҗидәсе Сафа янына китеп барыр дип куркадыр инде. Ә ул барыбер китәчәк! Үзенең Сафасы янына бармыймы соң? Әтисенең күңелсез өе, кияүгә чыкмый карт кыз килеш утырып калган апайлары туйдырып бетерде инде аны! Ә болары кемнәр тагын? Ниткән кешеләр? Ә, ачлар икән! Алар үлеп яталар бугай, аларны тизрәк нәрсә белән булса да туендырырга кирәк! Нәрсә бирергә икән, ә? Менә кемнәрдер ачларны ашатыр өчен ат суеп маташа. Ләкин тагын тамаша: атның өстенә ниндидер куштан менеп утырган да, күзне дә ачырмыйча, үзенә чапан бирүләрен таләп итә. Ә чапанны каян алырга? Әле дә ярый әби миһербанлы икән – Миңлебай бабайның чуар чапанын жәлләмичә куштанга китерде дә тоттырды. Шунда ук каенанасы Патый белән Вафа кайнаша. Уһ, нинди комсыз бәндәләр! Бар кайгы-хәсрәт, бәла-каза шулар аркасында! Теге чакны Сафаны да алар гына суктыртты. Тизрәк моннан качарга кирәк, алны-артны карамый качарга кирәк! Тик кая качарга соң? Аһ, кая булсын инде! Хәлифә иленә, Истанбулга, билгеле. Һәм менә Саҗидә Истанбул урамында ята, имеш. Аны һәр яктан этләр өере чолгап алган. Алар Саҗидәне чиный-чиный талыйлар, тешлиләр. Ул да булмый, каяндыр полицейскийның ачулы йөзе калкып чыга. «Битеңне нигә каплап йөрмисең?» – дип җикеренеп кычкыра ул. Саҗидә оялып битен яшерергә тырыша, ә ул арада икенче берәүсе күзләрен майландырып, мыскыл катыш тәмле тел белән аңа: «Миңсылу апа...» – дип эндәшә, колагына тагын ниләрдер пышылдый, җирәнгеч кулларын сузып, Саҗидәнең күкрәкләренә үрелә... Һәм болар барысы да бергә буталып бертуктаусыз әйләнә, чайкала. Башны әйтерсең лә вак кисәкләргә ваталар, гел чатнап, сызлап тора... үлеп эчәсе килә... Аһ, бер генә йотым су булсачы!..
– Менә эч, җаным, эч, бәлкем җиңеләеп китәр! – ди Сафа, бер кулы белән хатынының башын күтәрә төшеп, икенче кулы белән аның иреннәре турысына сулы чәшке китерә.
Саҗидә суны йотлыгып эчә дә, Сафага таба шашынкы күз карашын бик озак төбәп торгач, әкрен генә:
– Син минем пашам бит... Ә мин сине башка кешедер дип уйлаган идем... – дип пышылдый.
– Бу мин, мин, Саҗидә... тагын бер йотым гына эч инде...
Ләкин Саҗидә, хәле бетеп, яңадан түшәге өстенә ава.
* * *
...Хатыны авырый башлагач Сафа тәмам акылдан шашты. Кулына бернинди эш тотмады, сәгатьләр буе хатынының ятагы янында, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, моңаеп утыра торган булды. Тамагына да рәтләп ашамады: каткан ипи кисәге белән бер чокыр су – аның көнлек ризыгы күбесенчә шуннан тора иде. Дус-ишләре дә танымаслык булып ябыкты, картаеп китте. Саҗидәнең берөзлексез үрсәләнә-үрсәләнә саташуы аны төнге йокысыннан да биздергән иде. Ара-тирә авыру янында Хатипның хатынын сакта калдырып, ул үзе им-томчы карчыклар, үлән белән дәвалаучыларны эзләргә йөгерде, аларга хәерен-садакасын мул биреп, Саҗидәсенә тәлинкә яздырып эчертте, аны төрле им-том, өшкерүләр белән дәвалатып карады. Ләкин боларның берсе дә инде Саҗидәгә ярдәм итәрлек түгел иде. Ул көннән-көн начарлана, хәлсезләнә барды. Дөрес, кайчакны Саҗидә, мендәрдән башын күтәреп, ятагына торып утыра да үзенең терелеп җитүе, сәламәтләнүе турында кызып-кызып ышандырырга керешә; яки кайсыбер төннәрне Сафа, йокымсырап яткан җиреннән, Саҗидәнең идәнгә үк төшеп, бер кат күлмәктән ишеккә таба ашыгып баруын күреп ала. Андый чакларда Саҗидәне тотып калу, тынычландыру бик кыен була торган иде. Ул чәбәләнә-ыргыла, ничек тә кулдан ычкынырга тырыша, юлында очраган әйберләрне атып бәрә. Сафа исә юмалап, иркә сүзләр әйтеп аны тынычландырмакчы була, алай да барып чыкмаса, биленнән кочып алып, үгетли-үгетли яки көч белән аны кире урынына илтеп яткыза иде. Шулай да Саҗидә үләр дигән куркынычлы уй Сафаның күңеленә беркайчан да килеп карамады. Киресенчә, ул аны һаман терелер дип өмет итте һәм шул өмете хакына үзенең бөтен түземлеген тупларга тырышты. Ул сөекле Саҗидәсе белән яңадан әүвәлгечә тату тормыш кору, бергәләшеп яшәү, кулга-кул тотышып эшләү турында хыялланды һәм шушы өмет-хыялына таяныч эзләгәндәй, хатынының сулган йөзеннән күзен алмыйча, көн саен аңа озак-озак һәм комсызланып карап торды. Әмма Саҗидәнең йөзендә терелүгә таба баруын күрсәткән бернинди билге сизелмәде.
Саҗидәне авылда һәммәсе дә бик ярата, үз итә иде. Шуңа күрә күрше-күлән, таныш-белешләр, үзләрендә дә авырып ятучылар булуга карамастан, әледән-әле Саҗидәнең хәлен белешеп тордылар, аңа ризыгын китерделәр, өендәге эшләрен эшләштеләр, инештән сулар алып кайтып бирделәр, керләрен удылар. Авылдашларының шулай бердәм кайгыртулары, булышлык итүләре Сафаның күңелен күтәреп җибәргәндәй булды, ул үзен алай ук ялгыз итеп сизми башлады. Әмма Саҗидәнең хәле барыбер яхшырмады. Саташып сөйләнүе һаман дәвам итте, көн саен өянәге килеп җәфалады.
Авырып китүенең унөченче көнендә Саҗидәнең хәле бигрәк тә начарланды. Иртәдән каты саташу башланды. Аның терелүенә өметен җуя башлаган Сафа тәмам куркуга калып, хатыны яныннан бер адым да читкә китмәде, аның башы очында аптыраган бер кыяфәттә басып торды. Кинәт Саҗидә күзләрен ачты. Аның күз карашы, әүвәлге шашкынлыгын югалтып, ничектер нурланып, ачыкланып киткән кебек иде. Аннары ул Сафаны танып, кипшергән, коргаксыган иреннәре белән чак-чак кына елмайгандай итте. Сафа якынрак килеп аның өстенә иелде. Саҗидә үзенең коры сөяккә калган ябык кулларын ничек кирәк алай югары күтәрде дә, Сафаның муенына сарылды. Аның бөтен төсе-кыяфәте ниндидер әйтәсе сүзе барлыгын күрсәтеп тора иде. Хәтта иреннәре дә кыймылдап куйды шикелле, ләкин сүзләре ишетелмәде. Бары тик күзләреннән генә ике бөртек яшь мөлдерәп чыкты.
– Хәтирәне...
Бу сүзне Сафа ишетүдән бигрәк үзе чамалады шикелле.
– Беләм, беләм, акыллым! Хәтирәне алып килергә!.. Саҗидәнең куллары, Сафаның иңбашыннан шуып төшеп, сәкегә бәрелделәр. Күзләре тоныкланды, аннары бөтенләй йомылды. Гәүдәсе, көзән җыергандай, дерелдәп куйды. Авыз кырыйларыннан күбекле кан саркып чыкты...
Сафа су алып килергә дип почмакка ташланды. Ләкин соң иде инде. Ул әйләнеп килгәндә, Саҗидәнең күз кабаклары яңадан ачылып, тонык күзләре бер ноктага төбәлгән килеш хәрәкәтсез катып калган иде.
Сафа, тәмам коты алынып, Саҗидә өстенә иелде. Аның йөрәге типми иде инде, Саҗидә җан биргән иде.
XXIV
Анадолу күгендә, ниһаять, язның җылы кояшы хакимлек итә башлады. Коточкыч авырулары, ачлык һәм салкыннары белән газап чиктергән кыш артта, еракта калды. Шул афәтләрдән гүя кыйналып чыккан Кадын-көй авылы да язгы кояш нурлары астында ничектер җанланып киткәндәй булды. Эш эшли алырдай сәламәт кешеләр инде һәммәсе дә кырларда, басуларда, йорт яны бакчаларында казына, сәламәтләнеп җитмәгәннәре исә, шифалы яз һавасыннан үзләренә көч туплап, кояшта кызыналар иде.
Сафага гына бу яз шатлык китермәде. Саҗидәсе гүр иясе булганнан соң ул үзе дә тиф эләктереп өч ай буе түшәк өстендә яткан иде. Рәхимсез үлемне ул бары үзенең рухи ныклыгы, яшәүгә булган көче, мәхәббәте белән генә җиңә алды. Ләкин хәзергә ул, аяклы каза хәленә калып, үз-үзен дә көчкә өстерәп йөри иде.
Менә ул, таягына таянган килеш, хәлсезлектән аякларын чалыш-чолыш атлап, ишегалды аша үтте дә, тәрәзә янындагы эскәмиягә килеп утырды. Таягын җайлап кына йорт стенасына сөяп куйды, аннары, сулышы бераз җиңеләйгәч, кояшның йокымсыраткыч рәхәт нурларына күзен кыса төшеп, як-ягына каранды. Нәрсә булды соң әле аңа? Әйләнә-тирәдә берни дә үзгәрмәгән шикелле бит: Азиянең кодрәтле кояшы җиргә үзенең шифалы нурларын әүвәлгечә мул сибә, агачлар яфрак яра, кая карама анда яшел чирәм һәм игеннәрнең яшь үсентеләре шытып чыккан. Әнә Кадын-көй дә, кышкы йокысыннан уянгандай, үзенең гадәти тормышы белән кайнап яши. Бары ул гына, Сафа гына, канаты каерылган кош шикелле бер урында тыпырчына; талпынган була булуын, тик күтәрелә алмый. Нидер юксына ул, үзен ниндидер мөһим бер нәрсәдән мәхрүм калган итеп тоя. Нәрсәсен югалтты икән соң ул? Анысы исендә түгел. Кашларын җыерып, бөтен зиһенен тупларга тырышып караса да, хәтеренә төшерә алмый. Ничек болай булды соң әле бу? Аһ, әйе, бервакытны ул Хатипка болай дип әйткән иде шикелле:
– Сизәм, эчемдә ниндидер хәтәр чир бар минем, күңелемнең болгануы да шуңа... Сез мине ялгызымны калдырмагыз, ярдәм итеп, караштырып торыгыз.
Шуннан соңгылары берсе дә хәтердә сакланмаган. Бары шул гына исендә аның; ул, имеш, урын өстендә авырып ята. Өйгә күрше-күлән җыелган. Алар Сафага ниндидер ризыклар китергәннәр һәм үзара пыш-пыш килеп, аны кызганып:
– Аллаһы Тәгалә җибәргән бер җәза-сынаудыр инде бу!
– Өйдә хатын-кыз булмагач, нинди рәтле тормыш булсын инде! – дип сөйләнәләр.
Бу сүзләре белән алар нәрсә әйтергә теләделәр икән? Сафа аларның мәгънәсенә ул вакытта да төшенмәгән иде һәм менә хәзер дә төшенә алмый азаплана.
Ләкин шулвакыт кинәт аның хәтер күгендә яшен чаткысыдай ялтырап Саҗидә шәүләсе балкып китте! Һәм шуның артыннан ук Сафа аермачык итеп үзенең үткән гомерен, башыннан кичкән барлык кайгы-хәсрәтләрне берьюлы исенә төшерде.
Аның хәтта елыйсы килеп китте, ләкин күздән яшь чыкмый иде. Саҗидә белән бергә кичкән озын гомер, аның шатлыклы минутлары, кайгы-мәшәкатьләре яңарган хәтер күгендә бер-бер артлы тезелешеп уза тордылар. Ниһаять, колак төбендә Саҗидәнең:
– Хәтирәне... – дигән соңгы сүзе ишетелеп киткәндәй булды.
Сафа уйга калды. Әйе, аның сөекле Саҗидәсе юк инде. Аны хәзер бернинди ялвару, бернинди әфсен-төфсеннәр белән дә кире кайтарып булмый. Ә тормыш дәвам итә. Сафага барыбер ничектер яшәргә кирәк. Һәм Саҗидә аңа үләр алдыннан бик дөрес киңәш биреп калдырды: Сафага хәзер Хәтирә кирәк. Хәтирә генә аны ялгызлыктан коткарачак!
«Әйе, Хәтирәне һичшиксез монда алып килергә кирәк!» – дип уйлады Сафа.
Шулвакыт аның башы очында:
– Саумы, күрше, хәлләрең ничек? – дигән ирләр тавышы ишетелде.
Сафа башын күтәреп карады. Аның каршында Гариф белән Хатип басып тора иде.
– Аллага шөкер, ару гына, – диде Сафа, уйчан бер кыяфәт белән.
– Тамагың ачыкмадымы? Син әйт, ашыйсың килсә, алып киләбез.
– Рәхмәт, килми.
Бераз дәшми тордылар. Аннары Сафа сорап куйды:
– Ә сездә ни хәлләр бар? Мин бит берни дә белмим.
– Алай зарланырлык түгел, якташ. Хода рәхмәте белән кышны исән-сау гына уздырдык кебек, – диде Хатип. – Менә син дә терелеп киләсең бугай инде.
– Эшкә башларга вакыт, Сафа иптәш, – диде Гариф та, өстәп. – Әйдә, тизрәк терел. Камали абзыйның җәмәгате тазарып җитте инде, ирләр барысы да таза-саулар. Эшкә тагын бергәләп тотынырга исәп.
Шулай да алар, авыру Сафаны борчымас өчен, авылдагы кайбер күңелсез хәбәрләрне әйтми калдырдылар. Хәлбуки, бу вакытта инде илгизәр Гариф һәм мәрхүмә Саҗидәнең хыялы белән барлыкка килгән күмәк әртил соңгы көннәрен яши, аны кичекмәстән тарату турында югарыдан боерык килеп төшкән иде. Аның өстенә Гафият хаҗи үзеннән алган бурычларны вакытында түләмәгәннәре өчен әртил әгъзаларының хуҗалыктагы барлык калдык-постык әйберләрен яздыртып чыккан һәм тиздән бу әйберләр сатуга куелырга тиеш иде.
Сафа үзенең дусларына бик озак күзләрен төбәп торды.
– Мин сезнең икегезне дә көттем. Минем сезгә әйтәсе сүзем бар иде, – диде ул аннары.
– Әйдә, әйт сүзеңне, якташ! Безне берәрсенә яучы итеп җибәрмәкче буласыңмы әллә? – диде Хатип, шаяртып.
– Юк, сүз ул хакта түгел, дуслар, – диде Сафа җитди төстә. – Минем туган илгә кайтасым килә.
– Туган илгә? – дип кабатлап сорады Хатип, гаҗәпләнүен яшермичә.
– Әйе, туган илгә кайтасым килә, – диде Сафа тагын. – Бу эштә миңа бары сез генә ярдәм итә аласыз. Биредә минем туган-тумачам юк. Мин сезнең белән бергә эшләдем, хәзер дә барысы сезнең кулда. Үтенечем шундый: сез миңа юллык акча бирегез. Бүтән берни дә сорамыйм. Юлда үлеп калмасам – сезнең янга кире әйләнеп килермен. Ә инде килмәсәм, барыбер бер-беребезгә бурычлы булып калмабыз. Мин хатыным белән баламны алып килергә телим. Мәрхүмә Саҗидәмнең васыяте шундый. Мин ул васыятьне үтәргә тиеш.
Хатипка бу сүзләр авыру кешенең саташып сөйләнүе сыман тоелды.
– Туктале, Сафа, син ни сөйлисең? Син башта терел әле, аннан соң уйлашырбыз, – диде ул. – Бәлкем, чыннан да туган илгә кайтып хатыныңны алып килергә туры килер, яки монда гына берәр ярардаен табарбыз. Ялгыз яшәве кыен, билгеле, хәлеңне аңлыйбыз.
– Хикмәт анда гына түгел, – диде Сафа, каршы төшеп. – Ни генә булмасын, мин барыбер туган илгә кайтып килергә тиеш, Саҗидәнең теләге бу. Ул бит үзе мине Хәтирәгә өйләндерде, аңлыйсызмы шуны?.. – Һәм Сафа, сабырлыгын җуеп, ачы күз яше белән сулкылдап еларга тотынды.
Дуслары аны булдыра алганча юатырга, тегесен-монысын сөйләп, хуҗалык эшләре һәм корыласы яңа йортлар турында сүз кузгатып, күңелсез уйларыннан арындырырга тырышып карадылар. Әмма Сафа аларның сүзләрен рәтләп тыңламады да диярлек, ул бары бер генә нәрсә турында – туган илгә кайтып Хәтирәне күрү, ягъни мәрхүмә Саҗидәсенең әйткән васыятен үтәү турында гына уйлады. Бу уеннан аны берничек тә кире дүндерерлек түгел иде.
Сафаның туган илгә кайтырга карар кылуы шул ук көнне бөтен авылга билгеле булды. Халык бердәм рәвештә аны акылсызлыкта гаепләде һәм, бу фикереннән айнытырга теләп, тагын бер мәртәбә аңа үгет-нәсихәт биреп карады. Ләкин моның да файдасы булмады. Кешеләрнең үгет-киңәшләрен һәм каршы дәлилләрен карышмый гына тыңлап торса да, Сафа үзенең бу карарыннан ваз кичәргә теләмәде. Аның миен бердәнбер уй бораулады – ул һичшиксез Хәтирәне алып килергә тиеш! Ә башкача булуы мөмкинме соң? Юк, мөмкин түгел! Чөнки Сафа үзенең Саҗидәсенә хыянәт итә алмый. Әле егет чагында ук анда, Йосыф картның абзар артындагы әрекмәннәр арасында, Саҗидә аның, Сафаның йөрәген, уй-хисләрен һәм ихтыярын мәңгегә үзенә буйсындырды, һәм әгәр Саҗидә үләр алдыннан аңа: «Хәтирәне!..» – дип үзенең соңгы васыятен әйткән икән, бу васыятьне үтәмичә калырга Сафаның бернинди дә хакы юк.
Һәм, терелеп җитеп бераз хәл алгач та, Сафа юлга җыена башлады. Өендәге калдык-постык әйберләрне Хатипларга күчерде, тәрәзә-ишекләрне такталар белән томалап, кадаклап куйды. Аннары Саҗидәнең каберенә барып Коръән укытты да, барлык дус-ишләре, күрше-коланнары белән яхшы теләкләр теләшеп саубуллашкач, Истанбулга карый юл тотты.
* * *
Анадолудагы тыныч тормыштан соң Истанбул Сафага элеккегә караганда да шау-шулырак һәм шомлырак булып тоелды. Һәрбер узган-барганга сөякчел кулларын сузып калучы әрсез хәерчеләр, кибеттәге һәм урамдагы сатучыларның тегене-моны алырга өндәп колак ярып кычкырулары, тәкәббер кыяфәттә чат башларында басып торучы усал полицейскийлар – болар барысы да Сафаны атлаган саен тетрәндерә, сискәндерә иде. Ул үзен төрле яктан эзәрлекләнүче бер җанвар хәлендә хис итте. Әйтерсең лә монда кешеләр түгел, ниндидер ерткычлар өере җыелган; алар үз корбаннарын көтеп улыйлар, талашалар, бер-берсен ботарларга гына торалар. Кая карама анда шул мәкерле, зәһәр ачу посып ята шикелле. Истанбулга беренче килгәндә Сафа ни өчен аның шушы коточкыч ягын күрмәде икән? Ни өчен аның урамнары буйлап йөргәндә үзен тыныч сизде, күңелендә бу чит-ят дөньяга карата хәзерге кебек курку хисе уянмады икән? Бәлкем, шуңадыр: ул вакытта бит Сафа монда ялгызы түгел, үзенең Саҗидәсе белән иде. Әйе, бу, күрәсең, шуңадыр.
Дахилия нәзарәтендә Сафага чит ил паспортлары бирелми дип әйттеләр. Сафа чиновникларның сүзләрен аңлап бетермәде, шуңа күрә алардан кайта-кайта сораштырды, үтенде, ялварды.
– Мин бит озакламый кире кайтам, миңа хатыным белән баламны гына алып килергә кирәгие, – диде.
Шуннан соң аңа, тәфсилләп-тәфсилләп, яңа закон чыгуы һәм бу закон буенча Төркия мәмләкәтендә яшәүче бер генә кешегә дә – димәк, шул исәптән Сафага да, – чит илгә чыгып китү тыелганлыгы турында төшендереп бирделәр.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 33
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.