Latin

Болганчык Еллар - 06

Total number of words is 3938
Total number of unique words is 2042
36.5 of words are in the 2000 most common words
52.3 of words are in the 5000 most common words
61.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Абзый калага киткән иде, кайтып җитмәде... Шул сәбәпле вәли-вәкил булуны миннән үтенделәр, – диде.
Кунаклар күзгә-күз карашып алдылар.
– Яхшы алайса. Күпме мәһәр сорыйсыз? – диде мулла.
– Егерме сум көмеш.
– Тулысынча алдыгызмы?
– Тулысынча алдым, тулысынча.
– Кыз ризамы?
– Риза!
Кунаклар елмаешып куйдылар.
– Ул чагында керешәбез, – диде мулла.
Кулларын тез өстенә салып күзен йомды, тамак кыргалап алды да, гарәпчә коръән сүрәсен укый башлады. Кодалар, кунаклар тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Кызлар җыелып торган ситсы чаршау артыннан гына ара-тирә чулпы тәңкәләре чыңлаштырганы ишетелеп китә иде.
Мулла укып бетерде дә, тавышын үзгәртеп, татарча:
– Син, хөрмәтле Ильяс агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы Әхмәтсафага пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам кушканча егерме сум көмешкә риза булып бирдеңме? – дип сорады.
– Бирдем!
– Син, хөрмәтле Вафа агай, Йосыф кызы Саҗидәне Салих углы энең Әхмәтсафага хатынлыкка риза булып алдыңмы?
– Алдым!
Шуннан соң мулла тагын коръән укыды. Барысы да дога кылдылар. Егет белән кызның туганнары муллага, мәзингә һәм Әкрәм карига садакалар бирделәр. Хатын-кызлардан берәү ширбәт салган чүлмәк тотып, кияү янына никах беткәнлеген әйтергә йөгерде.
Табынга аш-су килде. Сабирҗан мәзин, гадәтенчә, кунакларга аш бүлде, бәлеш турады. Сылу җиңгинең аш-суга осталыгын мактый-мактый, бик тырышып кунакларны сыйлады. Аштан соң, яшьләргә тыныч, бәхетле тормыш теләп, өйләренә таралыштылар. Аннары ирләр урынын хатыннар алды. Аларга да аш ашатып, чәй эчерттеләр. Бигрәк тә Саҗидәнең апалары тырышып йөрде. Алар үзләрен үз туйларындагы кебек хис иттеләр.
Туй үпкәсез булмас, ди мәкаль. Ләкин бу юлы алай булмады.
Кич белән Йосыф карт йортына, никах түшәге әзерләү һәм кызны киендерү өчен, Саҗидәнең дус кызлары җыелды. Дөрес, кызның туй өчен дип атап тектергән күлмәге дә, яңа түшәге дә юк иде, шулай да барысы да йола кушканча әзерләнде, Саҗидәгә иң яхшы киемнәрен кидерделәр. Сәкегә йомшак түшәк җәеп, яшь кияүне алырга ат җибәрделәр.
Бу вакытта Миңлебайлар йортында яшь кияүне кыз янына озатырга әзерлиләр иде. Егетләр Сафаны бәйрәмчә киендереп, биленә кызы билбау будырдылар, билбау очларын, кыз чишә алмасын дип, суга чылатып, бик каты төйнәп-төйнәп, эчкә яшерделәр. Караңгы төшеп күз бәйләнгәч, көтелгән ат та килеп җитте. Кунаклар ашадылар, эчтеләр, яшь кияүне алмага килгән кучерны сыйладылар һәм, ниһаять, юлга җыендылар. Иң беренче булып ишеккә Сафа китте.
– Улым, кара аны, җебеп торма, хатының аягыңа басмасын! Бүрегеңне дә сакла, башыңнан алып кимәсен! – дип калды Патый.
– Безнең солдат үткен ул, бирешмәс! – диде кайсыдыр.
Борыннан калган йола буенча, әгәр кыз беренче кавышканда иренең бүреген алып башына кисә яки аягына басса, гаиләдә ул баш булып, ирне үз кулында тотачак, имеш. Шуңа күрә ир моңа юл куярга тиеш түгел. Шулай да, әгәр кыз алай эшли калса, егет, ырымны кайтарыр өчен шундук хатынына сугарга тиеш.
* * *
Йосыф картларның ишек төбендә бер малай басып тора иде. Малай Сафаны:
Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын, –
дип, җыр такмаклап каршы алды. Сафа аңа акча тоттырды. Шуннан малай ишекне ачты. Сафа, дога укып, бусагадан эчкә узды.
Мунча кебек эссе итеп ягылган өй эче буп-буш иде. Мич кучкарында Әкрәм карилардан алган бишле лампа янып тора иде.
Ситсы чаршау артыннан Саҗидә йөгереп чыкты. Күрештеләр. Яшь кияү тиз генә ишек катындагы бүкәнгә утырды да, хатынына аякларын сузды. Саҗидә ике куллап аның итекләрен салдырды. Кияү бүкәннән тора башлауга, кыз аның бүрегенә үрелде, ләкин Сафа уяу иде, шундук кызның кулын читкә этеп җибәрде. Бүреген үзе салып, чөйгә элим дип борылуга, чая кыз аның аягына китереп басты. Сафа, җиңелеп каласы килмичә, Саҗидәнең яңагына сугып җибәрде.
Саҗидә әз генә дә рәнҗемәде моңа: ырымы шундый икәнен белә иде ул. Тиз генә Сафа янына килеп, билбавын чишәргә кереште. Чиләнеп беткән төенне кулы белән генә чишә алмаслыгына ышангач, иелде дә, тешләре белән йолыккаларга тотынды. Кыз билбауны тиз генә чишеп ташлап, бик канәгать төс белән сәке почмагына ыргытты.
Намазлыкка икәү янәшә басып намаз укып алдылар һәм әзерләп куйган табынга килеп утырдылар.
Кияү җиңгәсе итеп куелган күрше хатыны өйгә кереп, тирәли күз йөртеп чыкты. Бөтен нәрсә үз урынында икәнен күргәч, кияү белән кызының икесен генә калдырып, яңадан чыгып китте.
* * *
Иртән торгач, Сафа, урын җыярга киләсе кызлар өчен дип, мендәр астына бер сум көмеш куйды. Кияү белән кыз мунчага киттеләр. Сафа анда да тәрәзә төбенә бер сум акча куйды. Чәй янына күршеләрдән кайнар коймак керттеләр. Тәлинкәне хуҗаларына бер сум көмеш салып кире кайтардылар. Яшь кияүләрне күрергә килүче кунакларга да бүләкләр тиде. Кичкә таба инде Сафа яшь хатынын үзләренә алып китте.
Миңлебайларның өй эче тулы хатын-кыз иде. Яшь кияүләрне каршы алырга җыелган иде алар.
Бу туй әнә шулай бернинди үпкә-талашсыз узды. Йосыф картның төпчек кызы, биш апасын калдырып, кияүгә чыкты.
– Менә туй итеп күңел дә ачтык!
– Бөтен шартын китереп Саҗидәне кияүгә бирдек! – диделәр дуслары.
– Сафа солдат Йосыф картның төпчек кызын ябыштырып алды, – дип сөйләнделәр дошманнары.
Патый килен төшергән беренче көннәрдә үк Саҗидәгә үзенең карашын болай дип белдерде:
– Өлкән киленем – киңәшчем, кече киленем – көндәшчем, – диде.
Сафадан күреп, Фәхри дә Сәләхиләргә яучы җибәрде. Сәләхи берсүзсез кызын Фәхригә бирергә риза булды. Шулай итеп, Сафа туеннан соң берничә көн үткәч, Фәрхи туен ясадылар.

XII. Югалган уймак
Апаз авылында керәшен Максим дигән бер тегүче бар иде. Ул бер кыш эчендә унлап авылны йөреп чыга, йорттан йортка күчеп, үзен чакырган авыл агайларына кием тегә иде. Кайбер елларны ул ерак авылларга яз җитеп, чикмән, туннарның кирәге калмагач кына барып чыга. Әмма Максим кайчан килсә дә, аны дөнья чаклы эш көтә иде.
Мәүла Колыдагы бөтен тегү эшен Җиһан үз кулына алганнан соң, Керәшен Максим бирегә сугылмас булган иде. Ләкин Җиһан абыстай булып балалар укытырга керешкәч, Максим бу авылга яңадан килә һәм, авыз эченнән генә ниндидер моңлы бер көй көйли-көйли, халыкка тагы кием тегә башлады.
Бервакыт кыш көне, Миңлебай Сафасы солдаттан кайтканчы, Максим Мәүла Колы авылына килеп, Әкрәм кариларга урнашты һәм аларның бөтен гаиләсе өчен кием-салым тегәргә кереште.
Әкрәм кари керәшенгә өске каттан урын биреп аны белән бер һава сулауны хурлык дип санады. Аскы катта иртәдән башлап Җиһан абыстайның укучылары сабак укый иде. Шуңа күрә Максимны мунчага гына урнаштырырга туры килде.
Төскә-биткә Максим үзенә бертөрле котсыз бер кеше иде. Җыерчыкланып беткән кечкенә генә йөзендә чамасыз зур борын, борын тишекләреннән борын тәмәкесе исни-исни саргаеп беткән төкләр тырпаеп тора. Кайчандыр зәңгәр булып, хәзер төссезләнеп калган күзләре дә зәгыйфь бер саз чәчәген хәтерләтә, ә сирәк сакалы берничә бөртек сүскә охшый. Авызы дәү, иреннәре салынып, берничә сынык теше күренеп тора.
Елаган балаларны Максим белән куркыту, ә сискәнеп йокысыннан уянган кешеләрдән:
– Төшеңә Максим агай кердеме әллә? – дип сорау гадәткә әйләнгән иде.
Чынында исә бу котсыз карт инсафлы, юаш бер кеше иде. Көнозын ул тегү тегеп утыра. Имән бармагына тишекле-тишекле уймак кигән сөякчел кулы елт-елт итеп тукыма кисәге өстендә йөри.
Менә Максим бүген дә салкынча ак мунчада тар сәке өстендә Әкрәм карига кара сатиннан чалбар тегеп утыра иде. Тышта тәрәзә катында кар шыгырдаганы ишетелде. Һәм чыпта белән тышлаган тәбәнәк ишек ачылып китте. Максим сәке өстенә җәйгән киез астына тиз генә кулын тыгып, аннан каешланып беткән иске түбәтәен алды. Түбәтәйне башына киеп өлгерүгә, ишектән иелеп Әкрәм кари килеп керде. Максим белән исәнләшеп, сәке кырыена утырды. Бала-чагалы, хәтта терлек тулган шау-шулы өйләрдә дә эшләргә күнеккән тегүчегә тын мунчада бер ялгызы күңелсез иде. Берәрсенең килгәнен түземсезләнеп көтеп утыра иде ул, шуңа күрә, Әкрәм кари кергәч, Максим шундук алла турындагы үзе яраткан темага сүз башлады.
– Менә, мулла абзый, – диде ул, – син аракы эчәргә кушмыйсың, аракы эчү язык дисең, эчә торган кешеләрне теге дөнҗада тәмуг утында яндыралар дисең. Ә менә безнең поп әйтә: аракы эчкән өчен берни булмый, ди. Ул үзе дә эчә, безне дә тыймый. Ул әйтә: бисмилла әйтсәң яки башыңа түбәтәй кисәң генә тәмуг утында яначаксың, ди.
– Әй, синең побың ни белә ул! Теге дөньяда ниләр буласын ул каян белсен. Синең ул побың кяфер бит: җәннәт белән тәмугның ни икәнен, анда кемнәр эләгәсен белсә, ул үзе әллә кайчан мәңгелек тәмуг газабыннан котылырга тырышыр иде, чын дингә ышаныр иде. Үзе тәмуг кисәве ул, менә шул! Кыямәт көне нинди буласын каян белсен ул?
– Бәлки ансы шулайдыр да, без инде надан кешеләр, каян белик? – диде Максим. – Тик менә миңа кайвакыт сез дөрес сөйлисез кебек тоела, кайвакыт поп дөрес кебек, ә кайвакыт сезне дә, попны да аңламассың
– Тәүбә диген, Максим агай...
– Нигә? Әллә алай әйтергә ярамыймы?
– Ярамый, Максим агай, ярамый! Попның бөтен сүз ялган, гөнаһ сүз. Кяфер бит ул! Ул дөресен әйтсә дә, барыбер аның сүзенә ышанырга ярамый. Ә инде безнең мөэмин-мөселман дине турында шундый сүз сөйләү бөтенләй дә ярамый.
– Кем белә бит, бәлки чыннан да шулайдыр, мулла абзый! Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Укыган кешеләр ни әйтсә, без шуңа ышанырга тиеш инде. Менә, әйтик, мисалга мине алыйк. Мөселманнар арасында яшәгәндә мин «бисмилла» да әйтәм, түбәтәй дә киям, мәчеткә дә йөрим, әмма чиркәүгә дә багалыйм... Кайчагында безнең поп та акыллы сүз әйтеп куя!
– Әстәгъфирулла...
– Бөтенесен дә каян белеп бетерәсең? Поп әйтә: алла ул – безнең атабыз, ди, шулай булгач, мин болай дип уйлыйм: без укыган догаларны кодай үзе белер, дөресен үзе кабул итәр.
– Амин! – диде карый. – Тик безгә андый сүзне сөйләшергә ярамый. Әйдә, башка бер күңеллерәк нәрсә турында сөйләшик.
– Әйдә... Ни турында сөйләшик соң?
– Попны ничек кыйнаганыгызны сөйлә әле.
– Э-э... Аны сөйләдем бит инде.
– Тагы бер тапкыр сөйлә.
– Кара сине! Ошап киттемени?
– Ошады шул, Максим агай. Бик кызык бит.
– Ярый алайса, синеңчә булсын.
Максим, җеп очларын ашыкмыйча гына кайчы белән кисеп, энәсен күлмәк изүенә кадап куйды да, кесәсеннән сөяктән ясалган тәмәке савытын чыгарды. Сул кулының тырнагы өстенә бер чеметеп тәмәке салып, шуны борыны белән ышылдатып суырды да, берничә тапкыр төчкереп куйды. Шуннан соң мичтә утлы күмер өстендә кызып утырган үтүкне алып, аның төбенә төкергәләп карады һәм чалбар балакларын үтүкли-үтүкли сөйләп китте:
– Моннан бер ун-унбиш ел элек, син безнең якларга кайткан гына чакта, яз көне гадәтемчә тегүгә йөреп, өйгә кайттым. Әти мин югында сеңелем Марфаны күрше егете Митригә кияүгә биргән. Туйга бөтенесе әзер.
Үзең дә беләсең инде: безнең авылда элекке бабаларыбыз шикелле чын мөселманнар да, бөтенләй православныйлар да бар. Поп кенәгәсендә православный, мулла кенәгәсендә мөселман булып исәпләнүчеләр дә байтак. Без дә, кода буласы Микулай да әнә шундый кешеләр. Поп безнең әтине Тимофей дип, сеңелемне Марфа дип йөри, ә мулла әтине Гыймади, мине Мәгъсүм ди, ә сеңелне үз кенәгәсенә Мәрфуга дип язып куйган. Микулай коданы мулла Ногман дип, булачак кияүне Морат дип атый.
Безнең ише кешеләрне авылда ике динле дип йөриләр дә. Ике динлеләрнең баласы туса яки берәр кешесе үлсә, яки туй итәселәре булса, иң элек алар мулланы чакыралар. Ул яңа туган балага исем куша, үлгәнгә коръән чыга, егет белән кызга никах укый. Шуннан ары гына инде чиркәүгә китәләр.
Без дә башта мулланы чакырып никах укытырга, аннары икенче көнне генә егет белән кызны чиркәүгә алып барып никахларга ниятләдек. Туйда утырабыз шулай. Мулла да бар, картлар да. Карасак, пүнәтәйләр ияртеп, поп килеп керде, әллә нинди сүзләр әйтеп Микулай коданы сүгәргә тотынды, муллага да тел тидерде, безне мыскыллап көлде, куркыткан булды.
Әти белән Микулай кода: «Туйны бозма, батюшка! Яшьләр чиркәүгә иртәгә үк барырлар. Теләсәң ни эшләтерсең!» – дип әйтеп караганнар иде дә, поп колагына да элми. Тагы да кызып китте, әшәке сүзләр әйтеп сүгенә, төкерекләрен чәчә башлады.
Шуннан мулла да түзмәде:
– Ягез, картлар, шушы шакшы поптан динебезне хурлатып торасызмы? – диде.
Картлар шаулашырга тотындылар, попка:
– Безнең туйда синең ни эшең бар?
– Һәр якшәмбе көнне чиркәүгә йөрибез бит инде! Сиңа тагы ни җитмәгән?
– Безнең эшкә тыкшынма! Бар, кит! – дип кычкырдылар.
Ә поп аның саен тузына, бер дә басылыр чамасы күренми.
– Мин, – ди, – патшаның боерыгын үтим, – ди, – ә сез әнә нәрсә дисез! Ярар! Мин сезне тыңлату чарасын табармын! – ди.
Халыкның да ачуы килде. Арадан берсе:
– Эх, син, мир бөлдергеч! Безнең өстән әләкләмәкче буласыңмы әле? – дип сикереп торды да, попны чәченнән тотып алып идәнгә егып салды. Пүнәтәйләр чыгып чаптылар. Шуннан безнең кан кызып китте, ачу кузгалды. Туй бозылды. Поптан ачуны аласы килде. Кунаклар попка ябырылып, тотындылар тукмарга. Картлар көчкә туктаттылар. Ну, шуннан ачу басылган кебек булды инде. Попның битендәге каннарны юеш чүпрәк белән сөрткәләдек тә, арбага салып өенә озаттык.
Икенче көнне Митри белән Марфа чиркәүгә барырга җыендылар, капкадан чыгып та җитмәделәр, карасалар – урам буйлап дисәтский килә, һәр йорт каршына туктап:
– Становой килде! Җыенга барыгыз! – дип кычкыра.
Без аны бөтенләй уйламаган да идек... Шуннан, каравыл өенә җыелдык инде. Становой тузыпмы-тузына.
– Бу ниткән хәл бу? – ди. – Бунт ясарга уйладыгызмы? – дип.
– Һич тә алай түгел, ваше благородие, берәүнең дә бунт ясарга җыенганы юк, – диләр картлар.
– Алайса, ник попны кыйнадыгыз? – ди.
– Аны беркем кыйнамады, ваше благородие. Ул үзе тиктомалга тавыш чыгарды, – диләр.
Безнең җавап становойга ошамады.
– Ә-ә, бунтовщикларны яшереп калмакчы буласызмы әле сез? – ди. – Попны кыйнаган кешеләрне хәзер үк миңа китерегез, юкса һәркайсыгызны унар тапкыр чыбык белән суктырам, – ди.
– Ваше благородие, поп үзе җәнҗалчы булгач, халык гаеплемени? – ди шунда бер керәшен карты.
Становой аяк тибеп кычкыра моңа:
– Әһә, каракның бүреге янамы?! Менә кем икән бунтовщик! – ди. Стражникларга: – Тотыгыз шул картны! Аякларын бәйләп, егерме таяк ашатыгыз! – ди.
Стражниклар моны тотарга өлгермәделәр, икенче бер карт – мөселман карты:
– Җәмәгать, гаепсез кешегә җәза биргәнне карап торабызмы инде? – дип кычкырды.
Халык шуны гына көткән диярсең. Җыен халкы дөрләп янган салам шикелле кабынып китте. Картны стражникларга бирмәделәр.
Становой халыкны тынычландырмакчы булган иде дә, кая ул сиңа! Аның саен катырак шаулаша башладылар. Беркем беркемне тыңламый, һәркем үзенчә акыра. Күсәкләр күтәрә башладылар.
Становой эшнең кая таба барганын сизде дә, каравыл өеннән чыгып сызды. Стражниклар тиз генә атларына атландылар, становой тарантасына утырды. Халык инде кулына таш ала башлаган иде.
Шуннан кучер атларга сугып җибәрде дә, җан-фәрманга чаптырып киттеләр.
Картлар кич җиткәнче шаулаштылар.
– Алай эшләргә кирәкми иде, – диделәр берәүләр. Икенчеләре становой белән стражникларны исән-сау җибәрүләренә үкенделәр:
Урап алып әйбәтләп тукмарга иде үзләрен! Барыбер баштан сыйпамаслар, барыбер команда китертеп чыбык белән суктырырлар... Аларны шундук үтерергә иде! Аннары җәзасын алсаң да гарьлеге булмас иде, – диделәр.
Шуннан ике көн узды. Поп өеннән чыкмады, хәтта чиркәүгә дә бармады. Безнең Марфа белән Митри никахланмый калдылар. Бөтен авыл, башка бәла килгәнне көтеп, тынып калды...
Максим шул урында хикәясен өзеп, суынган үтүген утлы күмер өстенә илтеп куйды.
– Шуннан соң ни булды? Сөйләп бетер инде, Максим агай!
– Ни булганы билгеле инде, – диде карт теләми генә. – Бер атнадан авылга бер сотня солдат белән нәчәлство килеп төште. Стражникларын ияртеп становой да килде. Шуннан сорау ала башладылар. Мулла белән теге керәшен картын, аннары тагы берничә кешене богаулап Себергә озаттылар. Безнең Марфа белән Митрине монастырьга яптылар. Попның әләкләве буенча иллеләп кешене чыбык белән суктырдылар. Аерып тормадылар – православныйларга да, мөселманнарга да бертигез эләкте. Ике динлеләр дә өлешсез калмады. Әти белән Микулай кодага унбишәр чыбык ашаттылар.
Максим уйга бирелеп тынып торды.
– Менә шулай, мулла абзый, – диде ахырда. – Марфа белән Митрине өч ел монастырьда ябып тоттылар. Бер елдан әти үлде, гүргә салганда да аркасындагы камчы эзләре бетмәгән иде әле. Менә кара, мулла абзый, – диде Максим, кинәт җанланып китеп. Тиз генә күлмәк итәген күтәреп, Әкрәм карига буй-буй камчы эзләре төшкән аркасын күрсәтте. – Менә ул тамгалар! Шул елдан калды. Бер миндә генә түгел, мондыйлар бик күп.
– Алай... Син инде, Максим агай, балаларыңны ярты юлда калдырма. Үзең исән чакта аларны бераз укыт. Дөрес юлга бастыр.
– Бик ярар иде дә, минем үзем өчен ике дин дә бер. Ә менә балаларны мөселман итәсе иде.
– Малаеңны миңа китер, – диде Әкрәм кари. – Коръән сүзе өйрәтермен үзенә. Әгәренки кыса башласалар, мәзингә хезмәтчелеккә бирдем, диярсең. Алла боерса, ул баш тартмас, сүземне тыңлар.
Максим, чалбарның соңгы күкләвен алып, Әкрәм карига сузды да:
– Мә, мулла абзый, чалбар булды. Моны киеп намаз укыганда мине дә догаңнан ташлама, – диде.
Шуннан соң Максим сәкегә менеп утырды. Әкрәм кари яңа чалбарын тотып ишеккә юнәлде. Шул вакыт Максим аны туктатып:
– Туктале, мулла абзый, чалбарны бир әле! – диде. Чалбарны селеккәләп карады да, карига кире бирде, үзе сәкедә яткан чүпрәк кисәкләрен актарырга кереште, хәтта киезне дә ачып карады.
– Ни җуйдың? – дип сорады карый.
– Уймагым каядыр киткән... Әле генә шушында иде. Әй, хәтер дигәнең!
Җиһан абыстай килеп аны чәйгә чакырды.
«Әллә кая китмәс, табылыр әле!» – дип, Максим үз-үзен юатты, уймакны эзләүдән туктап, иңенә бишмәтен салды, яланаякка гына киез итеген киде дә, аш өенә чәй эчәргә керде. Әкрәм кари намаз укырга дип өске катка менеп китте.
* * *
Әкрәм карилар йортында Мөбин ахун заманыннан калган пыяла шкаф бар. Шул шкафның эченә төрле зурлыктагы чынаяк тәлинкәләр, калай чәйнекләр тезеп куелган. Әкрәм кари шул чынаяклардагы кытай сурәтләренең башларын пәке белән әйбәтләп кырып чыкты: мөселман кешенең өендә әдәм сурәте булырга тиеш түгел. Мөэмин-мөселман намаз укыган чагында сурәтләргә карап баш имәс бит инде! Эшсезлектән эче поша башласа, Әкрәм кари, гадәтенчә, сабый бала кебек мавыгып, савытларны күчергәләргә керешә. Намазлыкка намаз укырга утырган саен, ул яраткан шкафына һәм шундагы «башсыз кытайларга» күз салмыйча калмый иде.
Менә бүген дә ул, өстенә камзул, башына бохар кәләпүше һәм яңа гына тегелеп беткән чалбарын киде дә, намазлык җәеп, өйлә намазын укырга җыенды. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүендә үк ул корт чаккан кебек сикереп торды да, ботларын кыйблага таба сузып, гөрселдәп идәнгә ауды һәм:
– Алла! – дип кычкырып җибәрде.
Тавышка күрше бүлмәдән кызлары йөгереп керде һәм аскы каттагы әниләрен чакырып идәнне шакырга керештеләр.
Җиһан абыстай йөгерә-йөгерә өске катка менеп китте. Капкан икмәген чәйни-чәйни, аның артыннан Максим да йөгерде.
Алар менеп җиткәндә, Әкрәм кари уң аягыннан оегын салган, чалбар балагын тездән югары күтәргән, үзе чыраен сыткан, йөзен җыерган иде. Аның тездән түбәнрәк боты уелып, чиккән намазлыкка кан тамгалаган иде. Янында куркуга төшкән балалары басып тора иде.
Җиһан абыстай өлкән кызына ару чүпрәк китерергә кушты, үзе җәһәт кенә мич өстенә пәрәвез алырга менеп китте. Яраны тиз генә бәйләп куйдылар. Җыены бергә чалбарны җентекләп карагач, тез турысында эчлек астыннан ниндидер каты әйбер таптылар. Чалбарның җөен сүтеп карасалар, шаккаттылар – анда Максимның әлеге югалган уймагы кереп калган иде. Әнә шул нәрсә кариның тезе яралануга сәбәпче булган иде.
– Эх син, килбәтсез аю! – дип Әкрәм кари Максимга ябырылды. – Уймагын җөй арасына кыстырып калдырган да, шуны сәке өстеннән эзли. Болай кешене гарип итүең бар ич.
Максим аптырашта калып, дәшми генә тора бирде.
– Я, ярар, куркырлык берни дә юк. Төзәлер. Ямаулыгы үзендә... Андый гына хәл була инде, – диде Җиһан абыстай, тегүчегә ярдәмгә килеп.
– Әйе, әйе, мулла абзый кеше ялгышмый тормый инде, – диде Максим, каударланып. – Гаеп миндә. Берүк гафу итә күр, ачуланма инде.. Малаемны китерермен, – дип өстәп тә куйды аннары көтмәгәндә генә.
– Ярар. Яхшы ниятең өчен кичерәм. Улыңа хәбәр иттер, килсен, – диде карый.
* * *
Алдагы базар көнне Максим, авылдашларын очратып, шулар аркылы улын Мәүла Колыга чакыртты. Күп ара да узмады, Әкрәм карилар йортына чиркәү кенәгәсендә исеме Яков дип, ә мулланыкында Якуп дип язылган унбиш яшьлек керәшен малае килде. Ул мөселманча сабак укый башлады.
Әкрәм кари мәзин белән сөйләшеп, «хезмәтче»не Сабирҗанның бәрәннәр һәм бозаулар белән бергә батраклары тора торган кара өенә урнаштырды. Шулай итеп, мәзингә бушлайга хезмәтче килде.
Әкрәм кари да, Сабирҗан мәзин дә законга сыймый торган бу эшләрен Шәмси муллага әйтмәделәр, шуның белән аның кулына кирәк чагында алар арасындагы гомерлек көрәшне хәл итүдә зур роль уйнарлык көчле корал бирделәр.
Миңлебай Сафасы Саҗидәгә өйләнгән кышны керәшен Яковның «укый башлавына» өч ел тулган иде инде.

XIII. Миңлебайлар ыруы чапаны
Авыл бөтен ямьсезлеге, пычрагы белән кардан ачылып калды.
Кыш чыкканчы тагы да искерә, карала төшкән, кыйшайган өйләр күңелсез булып утырып торалар. Җил белән саламы каерылып очкан абзар түбәләре аждаһа теше шикелле ыржаеп калганнар. Кыш буе ягылган салам көлтәләре ишек алларында кара өем булып өелеп тора. Авыл читенә чыгарып түккән тирес өемнәре кояш җылысында эри-эри яман сасы ис таратып яталар. Яртылаш сүтеп ягылган читән калдыклары мыскыллап көлгәндәге төсле ыржаеп торалар.
Түбә очларына бала-чага каккан уенчык тегермәннәр бер якка янтаеп, җилдә әйләнмәс булганнар. Авыл халкы инде язгы пычракта кигән күтәрмәле чабаталарының күтәрмәләрен алып ташлаган. Дәррәү килгән яз сулышы астында иң соңгы кыраулар да бетте.
Кыш чыкканчы ябыгып калган сыерлар тире асларыннан укра чүпләгән кош-кортка сыртларын куеп рәхәтләнеп басып торалар. Җир кардан арчылган төшләрдә яңа чирәм шытып чыккан. Тик анда-санда чокыр һәм үзәннәрнең кояштан ышык якларында посып калып, чылтырап ватыла торган юка боз белән капланган кар өемнәре генә узган кышны хәтерләтә. Әмма алар да көнләп түгел, сәгатьләп эри, дымлы кара җир ачыла бара.
Кышкы озын төннәрдә чыпта сугып, эш кулларын кыштан ук Әсма белән мәзингә саткан ярлылар да, бөтен кеше белән бергә, яз килүенә сөенәләр.
Бай йортларда тормыш кайнап тора. Киндер күлмәкле ярлы балалары бөкрәеп мунчала аерып утырганда, бай балалары яз алып киләчәк рәхәтлекләрне уйлап җылы юрган астында хыялланып яталар. Төннәр буе йокламаганга күзләре шешенеп эренләгән ярлы балалары стан өстенә иелеп өлкәннәргә чыпта сугышканда, алсу яңаклы бай малайлары ат тирәсендә кайнашып, атларының ялларын, койрыкларын тарыйлар, аларга төрле төстәге тасмалар үреп, ат ярышына әзерләнәләр.
Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Кояш инде көнбатыш якка авышып бара. Көндезге җылы сүрелеп, көн салкыная, томан төшә башлаган иде. Көн буе армый-талмый оялары тирәсендә мәш килгән сыерчыклар, сайрауларыннан туктап, ояларына кергәннәр һәм йоннарын кабартып салкын төн чыгарга әзерләнгәннәр. Морҗалардан аксыл төтен күтәрелә иде. Урамнан шаулашып-чырылдашып, чүпрәк тасмалар белән бизәлгән көр атларга атланып малайлар чабышып уздылар. Алар сабан туендагы ярышка ат аягы яздыралар иде.
Морҗалардан бөтерелеп төтен күтәрелә – өйләрдә суган кабыгы кайнатып күкәй буйыйлар. Бөкре, ямьсез суканы хөрмәтләп, халык бәйрәмгә әзерләнә иде.
* * *
Кояш чыгып та җитмәстән, малайлар урамга сибелешеп, йорт борынча күкәй җыеп йөри башладылар. Аларга кызлар да кушылды.
Кояш чыгып, җылы нурлары җиргә төшә башлаганда, бөтен авыл инде аякка баскан, бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде.
Егетләр көрәшкә, йөгерешкә әзерләнәләр, беришеләре сөйгән кызлары белән күрешергә вәгъдәләшәләр иде.
Кыш буе чыпта суккан кешеләр станнарын чоланга чыгарып, көзеннән үк сүтелгән сәке такталарын кире үз урыннарына кертеп куйдылар.
Урамда төркем-төркем булып үсмер малайлар җыелышкан. Алар җирдә күкәй тәгәрәтеп уйныйлар: ике түбәтәй эченә чүбек тутырып теккән туп белән тезелешеп торган күкәйләрне бәреп аударалар. Күкәйләре булмаган балалар читтәрәк торып, авыр туп тиеп ваткан күкәйне тиз генә эләктереп алалар да, кабыгын, тузанын әйбәтләп чистартып та тормыйча авызларына кабып җибәрәләр. Урам-тыкрык башларында зурлар җыелышып, ашыкмый гына гәп сатып торалар.
Менә урам очында атка атланган ике кеше күренде. Берсе, өстенә сөлге, ашъяулык, тастымал, намазлык, чапаннар элгәне, – яшь егет, икенчесе – сакалы чалара башлаган, урта яшьләрдәге бер куштан иде.
Алар һәр йорт каршына туктап, сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Чыгарган әйберне рәхмәт әйтеп алгач, аны билләренә урыйлар яки ат муенына бәйлиләр дә, алдагы йортка таба китәләр.
Әлеге ике атлыны күргәч, малайлар уеннарын ташлап әйбер җыючылар артыннан ияргән төркемгә кушылдылар. Бала-чага чыр-чу килеп, атларның борын төбендә үк урала иде. Вәкарь белән генә сөйләшеп торган җирдән сүзләрен бүлеп, алар артыннан олылар да иярделәр.
Төркем Миңлебайлар йорты янында туктады.
Бүләк җыючы куштан, атыннан төшмичә генә, кычкырып сәлам бирде. Шундук ишектән Сафа йөгереп чыгып, куштанга баш-башы чиккән озын сөлге сузды. Әллә нинди бизәкләр төшереп, нечкәләп чиккән бу матур сөлгене күргәч, бала-чага сокланып шаулаша башлады.
Бу сөлге Саҗидәнең сабан туена дигән бүләге иде. Ләкин бүләк җыючы куштан сөлгене Сафа кулыннан алырга ашыкмады. Бөеренә таянды да, тирә-юнендәге бөтен кеше ишетсен дигәндәй, кычкырып:
– Сезнең кебек Миңлебай карт токымы өчен мондый бүләк кенә аз. Менә дигән итеп, бөтен йоласын китереп, авылда бер дигән кызга өйләндең, ә үзең нибары бер сөлге бирәсең Кызны ябыштырып алган шикелле. Болай булмый, Әхмәтсафа! Миңлебай карт оныкларына болай килешми! Халык сездән чапан көтә... Шулай бит? – диде, иптәшенә карап.
Анысы, әйе, әйе, шулай дигәндәй, сүзсез генә баш какты. Куштанның бу сүзе үзенә күрә көлеп әйтүе иде. Моның мәгънәсен олылар түгел, кечеләр дә сизде. Сафа да аңлады. Ул уңайсызланып, кызарынып китте, шулай да сиздермәскә тырышты. Сүзгә каршы шаярып җавап кайтарды да, сөлгене яңадан куштанга сузды, ләкин тегесе тагы алмады.
Җыелган халык кызыксынып Сафаны күзәтеп тора иде. Ә куштан:
– Миңлебайлар ыруыннан бер чапан! – дип, үз сүзен куәтләде.
Сафа аптырап, сөлге тоткан кулын кире төшерде дә, ашыга-ашыга өйгә керде. Өйдәгеләр барысы куштанның сүзен ишеткәннәр иде. Сафаны бу уңайсыз хәлдән коткарыр өчен урамга Вафа да, Патый да чыкмады. Мич алдында эндәшми генә савыт-саба юып маташкан Саҗидәне Патый, ачуы килеп, әллә нинди әшәке сүзләр белән тиргәп тора иде.
Сафа өйгә кереп:
– Нишлибез инде хәзер? – диде.
– Менә гел шулай була ул, – дип ябырылды аңа Патый. – Олылар сүзен тыңлый белмәсәгез, менә хәзер мыскыл иткәнне күтәрә белегез. Хөрмәтле Миңлебай карт ыруын мәсхәрә итүе берни дә түгел иде сезгә. Менә хәзер түзегез инде! Әнә ул шуның җимеше инде! Я, ничегрәк соң? Бик күңеллеме?
– Җитәр инде, әнкәй, вакыты ул түгел. Урамда халык көтеп тора. Нәрсә дип әйтик? Нишлик? – диде Вафа, аның сүзен бүлдереп.
– Чәнчелеп китегез! Хәзер генә утырып чапан тегеп бирә алмыйм лабаса мин! – дип кычкырды Патый.
Сафа өмет белән абыйсына карады. Вафа исә мыскыллы гына көлеп:
– Бик булган егет ич син! Бар, Бохарага барып чапан алып кайт, – диде.
Тыштан:
– Әхмәтсафа! Чапаның әзерме? – дигән тавыш ишетелде.
Аз гына да көттерергә ярамый иде.
Сәке түрендә дәшми-тынмый тәсбих тартып утырган Зөһрә карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелде. Киштә астында зур кадакта мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге – Миңлебай картның төсе уңып беткән чапаны эленеп тора иде.
– Мә, улым, чыгарып бир, – диде карчык, калтыранган куллары белән чапанны сузып. – Тынычлансыннар... Бу кадәр намуссызлыкка мәрхүмнең җаны рәнҗемәсен.
– Ай-ай-ай, нинди юмарт! Әйтәсе дә юк! – дип тезеп китте Патый, көлеп.
Вафа авыз эченнән нидер мыгырданып куйды. Сафа, әбисе кулыннан иске чапанны алып, тиз генә урамга чыкты да, куштанга сузды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 07
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.