Latin

Болганчык Еллар - 35

Total number of words is 3950
Total number of unique words is 2077
38.1 of words are in the 2000 most common words
53.9 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сафа башта бу кешене мәзинме әллә дип уйлаган иде. Ләкин ул абыйсы Вафа булып чыкты. Соңгы тапкыр күрешкәннән соң Вафа ничектер юанаеп киткән, корсак үстергән, кызара-бүртә төшкән иде. Сафа сәламен яңадан кабатлады.
– Вәгаләйкем әссәлам! – диде Вафа эре генә. – Исән-сау гына кайтып җиттеңме, энекәш?
– Аллага тел тидерер хәлем юк, исән-сәламәт килеш кайтарып җиткезде менә...
Энекәш белән абый кеше ике куллап күрешеп алдылар.
Күңелендә беркемгә карата кинә тотмаган, беркатлырак табигатьле Сафа монда килгәндә үзен ачык йөз белән каршы алырлар дип өмет иткән иде. Ул хәтта абыйсы Вафадан җылы сүз, яхшы киңәш ишетермен дип тә уйлаган иде. Ләкин Вафаны очраткач, аның бу уй-өметләре кинәт сүрелеп калды. Үзе белән абыйсы арасында үтеп чыга алмаслык тирән упкын ятканын күрде ул. Ярлы, хәерче дәрәҗәсенә төшкән Сафа каршысында хәзер бөтенләй икенче дөнья кешесе – байлар, туклар, бәхетлеләр дөньясыннан килгән кеше басып тора иде. Бу чит-ят кешедән Сафага таба шундук салкын җил – дошманлык җиле исеп куйгандай булды.
– Әйе, кайтуың турында ишеткән идем, – дип сүз башлады Вафа. – Үзем барып чыга алмадым инде, гафу ит. Хәзер мин мир кешесе бит, әле тегесе, әле монысы дигәндәй, һич эштән арынып булмый.
– Ярар, мин сиңа үпкәләмим ич.
– Аннары менә хуҗалыкта да эшләр күп... Болай үзем эшләмим эшләвен, кешеләр яллап тотам, ләкин аларга да күз-колак булып торырга кирәк, үзең беләсең. Кыскасы, мәшәкатьләрдән баш чыкмый – я ындырына чабасың, я тегермәнгә... Аның соңында, умарталык та сатып алган булган идем, аны да гел караштырырга кирәк... Урманда минем өчен юкә каезлыйлар – анысына да бармыйча ярамый. Менә шулай итеп, вакытны һич җиткезер хәл юк...
– Тәк, тәк, байыйм дисең, алайса?
– Муллык – гөнаһ түгел дигәндәй, Аллаһы Тәгалә мине яратарак төшәдер, күрәсең... Әйе, әйтергә дә онытканмын икән әле, яз көне әнкәйне җирләдек. Шәригать кушканча бик зурлап, хөрмәтләп күмдек, авыр туфрагы җиңел булсын, ярабби!
– Амин!
– Үләр алдыннан һәммәбезне бәхилләде... Тик менә сине генә искә алмады, мәрхүмә. Үлем белән тартышып ятканда бер мәртәбә әйтте әйтүен: «Әхмәтсафа углыма миннән хәер-фатиха юк, Йосыф карт кызын ул үз әнисенә караганда якынрак күрде», – диде...
Сафа абыйсының бу сүзләрен җавапсыз калдырды, аннары:
– Ә мин Саҗидәне Төркиядә җирләп кайттым, – диде.
– Ә-ә, шулаймыни? Ярар, нишлисең, әллә ни кызганырлыгы юк иде...
– Анысын инде мин үзем беләм, – дип куйды Сафа, ачынып. – Минем өчен дөньядагы бердәнбер куанычым шул Саҗидә иде. Ә менә хәзер, ул үлгәч, канатсыз кош кебек сизә башладым үземне. Очарга дәртем бар да, дәрманым юк...
– Һәркем үз язмышы өчен үзе гаепле, энекәш! Безгә үпкәләр урын юк!
– Мин үпкәлиммени? Юк, үпкәләмим!.. Ярар, сау булып тор, абый! – диде Сафа, ниһаять, һәм капкага таба юнәлде, ләкин ярты юлда туктады да, кире борылып: – Мин болай гына, сине күреп чыгар өчен генә кергән идем, андый-мондый йомышы булгандыр дип уйлама! – дип өстәде.
– Ярар, энекәш, Алла хәерле итсен! – диде Вафа. Сафа ян капканы ачып урамга чыкты. Капка ачылып ябылган тавышка тагын эт өрергә тотынды. Вафа исә бер сүз дә әйтмичә баскыч төбендә басып калды.


XXIX
Янә өч ел вакыт узып китте, Мәүла Колыга тагын җәй килде. Ләкин бу җәйне берөзлексез диярлек яңгыр койды да яңгыр койды. Яңгыр астында болыннарда печән чүмәләләре череп ятты. Кояш болытлар арасыннан бик сирәк, әллә нигә бер генә күренә дә, тагын күздән югала иде.
Ә инде бер-ике-өч көнгә яңгыр туктап, күк йөзе аязып китсә, бөтен авыл халкы – олысы-кечесе, баласы-чагасы һәммәсе дә болыннарга, басу-кырларга ашыга иде. Андый көннәрдә бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле һәммә җирдә кызу эш кайнап торды. Ир-ат баш та күтәрмичә печән чапты; әби-карчык һәм яшүсмерләр, кулларына тырмалар тотып, чабылган үләнне таратып-әйләндереп йөрде. Апа-җиңгиләр һәм кыз-кыркын кипкән печәнне аерым күбә, чүмәләләргә җыйды, ә олырак яшьтәге агайлар болын буйлап тезелеп киткән шул күбәләрне көшел бауларына эләктереп, ат белән тарттырдылар һәм китерелгән берен богыл, кибәннәргә өя тордылар. Әүвәлге көннәрдә җыелган юеш күбәләрне дә яңадан таратып киптерделәр һәм шул ук кибәннәр янына китереп аудардылар.
Әйләнә-тирәдә берөзлексез чалгы чыңы, атлар кешнәве яңгырап тора, кешеләр сөйләшкән, сабыйлар елашкан тавышлар ишетелә, балалар чыр-чу килә. Көтеп алынган кояш һәммә кешене дә бер үк төрле хезмәт дәрте белән янарга мәҗбүр итә иде.
Менә бер ана күләнкәдә ялгызын калдырган сабый баласының ай-ваена да карамыйча баш күтәрми эшен дәвам итә. Икенче бер хатын авырткан кулын муенына бәйләп таккан һәм таза кулы белән азаплана-азаплана, чабылган печәнне әйләндерә. Аңардан ерак түгел бер агай, чалгысын салмак кына селти-селти, чаж-чож печән чаба. Кызу кояш нурлары күзенә төшмәсен өчен, ул ак киез эшләпәсенә, бит турысына чамалап, әрекмән яфраклары кыстырган. Әмма күкрәк, беләкләрне рәхимсез кояш барыбер кыздыра. Агай кеше изүләрен чишеп җибәргән, беләкләрен сызганган. Эсседән аның үлеп эчәсе килә, иреннәре чатнап кипкән, көйгән, шулай да аңа эштән туктарга ярамый. Чөнки аяз көннең һәр минутыннан файдаланып калырга кирәк, юкса кояшның яңадан яңгыр болытлары артына кереп югалуы бар. Ул чакта инде, көт тә тор, болынны чабып та бетереп булмаячак, чабылган печәнең дә кипми ятачак. Ә бу инде кыш көне терлек-туар ач кала дигән сүз.
Шулчакны печән җыеп йөргән бәләкәй генә бер кыз, әллә нинди шатлыклы нәрсә күргәндәй чәрелдәп:
– Җиләк! Җиләк! – дип кычкырып җибәрде.
Ул кулындагы кечкенә тырмасын ташлады да, чүгәли төшеп, үлән арасындагы эре-эре җир җиләкләрен чүпләргә тотынды.
Башына тәңкәле калфак кигән һәм шадралары күренмәсен өчен битенә мул итеп иннек-кершән яккан буй җиткән икенче бер кыз: «Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә!» – дия-дия төкеренеп алды да, әлеге бәләкәй кызга ачуланып дәште:
– Һай, сине, Миңсылу! Котымны алдың бит! Елан күрдеңме әллә дип торам! – диде.
Ләкин үзе, ашамый калырмын дигәндәй, шундук кечкенә кызчык янына чүгәләде.
– Шундый эреләр, авызга үзләре керәм дип торалар! – дигән булды ул, аклангандай.
Ул арада алар янына бер әби килеп җитте.
– Сез нишләп монда утырыштыгыз әле? Печәнне кем җыяр? – дип мыгырданды ул, ләкин кызарып пешкән җиләкләрне күргәч, аның да сабыры җитмәде:
– Һай, бу Миңсылуны әйтәм! Җәһәннәм тишегеннән дә күреп алыр!.. Нинди җиләклек тапкан бит!.. Кара син, нинди эреләр!.. – ди-ди, шулай ук җир өстенә чүгәләде.
Иреннәре кибеп ярылган баягы агай да, болардан күрә, чалгысын бер читкә куеп, үлән арасыннан җиләк эзләргә кереште.
Шулвакытны болын уртасындагы әрәмәлек арасыннан яшь бер хатын чыкты һәм кулын авызына куеп яңгыравык тавыш белән:
– Чәй әзер, тизрәк килегез!.. – дип кычкырды. Олылар шундук әрәмәлеккә таба юнәлделәр. Атын ашык-пошык кына тышаулап куйгач, Сәләхи карт та алар артыннан иярде.
– Тиз, бик тиз тотарга кирәк эшне!.. – дип сөйләнде ул барган көйгә. – Чәйне эчик тә, тагын эшкә керешик... Кояш безне көтеп тормас... Бар да Ходай иркендә шул... Ул боерса, һәммәсенә өлгерербез...
Чабылган үлән өстеннән ашыкмый гына атлый-атлый һәм аяк астында күренгән җиләкләрне авызга алып каба-каба, һәммә кеше әрәмәлеккә таба юл тотты. Чабынлык җирдә Миңсылу гына утырып калды.
Әрәмәлектәге зур казанда инде куе такта чәй салынган су кайнап тора иде. Һәркайсы агач коштабакка мөлдерәмә тутырып кайнар чәй агызды һәм аның өстендә йөзеп йөргән берән-сәрән черкиләрне бармаклары белән алып ташлаштыргалап, өрә-өрә эчәргә кереште.
– Вакытны әйтәм, бигрәк тиз уза... Инде әнә өйлә дә килеп җиткән, көтү су буена төшеп бара, – дип куйды Сәләхи карт.
* * *
Болын башыннан иген басуларына таба култык сыман ерып кергән киң, тирән бер чокыр сузыла иде. Халыкта ни өчендер ике төрле исем белән – «Лашман елгасы» яки «Корбый чишмәсе» дип аталып йөргән бу тирән чокыр, исемнәреннән үк күренгәнчә, заманында зур агым сулы елга булган диләр. Ләкин тора-бара аның суы саеккан, чүпләнеп, төбенә ләм утырып һәм ярлары ишелеп, агудан бөтенләй диярлек туктаган, аннары ярның сөзәк урыннарына җәелеп, үтеп чыккысыз бер сазлык хасил иткән. Кайчандыр яр кырыйларында үсеп утырган тупыл, усакларның һәм шомырт агачларының хәзер анда әсәре дә юк инде – алар барысы да сазлык, су уртасында калып һәлак булганнар. Чокырның чишмә бәреп чыккан калкурак бер урынында гына кешене күтәреп торырлык коры җир кисәге сакланып калган. Печән чабучылар бу урынга су алырга килеп йөриләр иде.
Чокырның каршы як битеннән көн саен өйлә вакытларында сазлыкка су эчәргә көтү төшә. Терлекләр, баткак җиргә аяклары белән сакланып кына баса-баса, анда-санда утырган агачлар арасыннан әкрен генә иңкелгә таба атлыйлар. Иренчәк сыерлар ара-тирә туктап корчаңгылы янтыклары белән агач кәүсәләренә ышкынып торалар, ә җитез аяклы тиктормас кәҗәләр яшьрәк агачларның йомшак кайрыларын кимерә-кимерә көтүнең алгы сафында баралар; иңкел урыннарда җыелып торган яшькелт, болганчык су читләренә дә беренче булып алар барып җитәләр. Кайчакны көтү төрле якка таралышып үзәнлеккә бик эчкәре кереп китә, аеруча баткак, хәтәр урыннарга барып чыга. Андый чакта көтүчеләрнең хәле бик мөшкел инде – алар терлекләрне баткаклыктан куып чыгара алмыйча тәмам гаҗиз булалар...
Елга өсте елдан-ел тоташ саз үләне белән каплана бара, шуның белән бергә аның алдавыч хәтәр урыннары да күбәйгәннән-күбәя.
Болын башыннан караганда елга һәркемгә ачык күренә иде. Сәләхи картның сүзләрен ишеткәч, барысы да шул елга ягына таба борылып карадылар һәм яр буенда таралышкан терлек көтүен күрделәр.
Шулвакыт яр өстендәге учарланып үскән карама агачы күләгәсенә көтүче карт белән бер яшь хатын һәм тагын сары чәчле кечкенә бер кыз бала килеп туктадылар. Көтүче карт, үзенең иңбашына атландырып салган чыбыркысын һәм аркасындагы биштәр капчыгын җир өстенә куеп, билендәге кечкенә чәйнеген чишеп алды да, аны янәшәсендә басып торган хатынга тоттырды, аннары, аяк-кулларын як-якка ташлап, агач төбенә сузылып ятты. Хатын кеше чәйнекне алып чишмәгә төшеп китте, ә кыз бала учак ягар өчен якын-тирәдән чыбык-чабык җыярга кереште.
Бераздан инде учак өстеннән төтен күтәрелеп, ялкын телләре чәйнекнең корымлы төбен ялый башлаган иде.
Хатын кеше кызны үз янына чакырып алды да:
– Кызым, бар әле, әнә теге мүкләк сыердан бераз сөт савып кил, – дип, аның кулына коштабак тоттырды.
– Әем, бармыйм, мин куркам, – диде кызчык.
– Карышып торма, кызым, бар, – дип сүзгә кушылды карт көтүче. – Нәрсә шул мүкләктән куркып торырга? Хуҗасы Ибрай төсле бик күндәм, юаш хайван ул. Бар, курыкма. Әниең бераз ял итеп алсын.
Кызчык иреннәрен турсайтып урыныннан кузгалды.
Хатын ул арада кайнап чыккан чәйнеккә бер чеметем такта чәй салды да, җир өстенә шакмаклы ашъяулык җәеп, ипи турап куйды. Аннары кызы алып килгән сөтне чәйнектәге чәйгә агыза-агыза:
– Чәй әзер, атасы, торсаң да ярый! – дип, карт көтүчегә эндәште.
Шулвакытны кинәт көтү эчендә ниндидер ыгы-зыгы купты. Кәҗәләр, нәрсәдәндер өреккәндәй, колакларын торгызып як-якка каранырга тотындылар һәм беренче куркыныч туу белән качарга әзерләнделәр. Сарыклар, куркынган тавыш белән бакырып, җирдә күшәп яткан ялкау сыерлар өстеннән сикерә-чаба, уңга-сулга ташландылар.
Хатын кеше дә шикләнеп калды: коты алынган кечкенә кызчыгын күкрәгенә кысып кочаклады да:
– Карале, атасы, нәрсәдер көтүне өркетте!.. – диде. – Әнә тегендә агач артында кемдер басып тора бугай, – дип өстәде ул аннары, кулы белән агачлыкка төртеп күрсәтеп.
Көтүче карт урыныннан сикереп торды да, чыбыркысын алып хатыны күрсәткән якка таба атлады. Агачлар арасыннан бер ят кеше килеп чыкты.
Көтүче карт аны күргәч тә ярты юлда туктап калды һәм:
– Кил монда. Нәрсә агачлар арасында качып-посып йөрисең? Көтүне куркытасың ич, – диде.
Ят кеше килергәме-юкмы дигәндәй беравык икеләнеп торды, аннары тәвәккәл адымнар белән көтүче картка таба якынлаша башлады.
Көтүче карт кире карама төбенә әйләнеп кайтты да, чыбыркысын бер читкә ташлап, чәй табыны янына килеп утырды. Көтүдәге терлекләр тынычланган иде инде. Хатын чәй ясарга кереште.
Ул арада теге ят кеше килеп тә җитте. Ул өстенә чикмән сыман бер нәрсә кигән һәм аны бил турысыннан каеш белән буып куйган иде. Аягында үкчәләре кыйшайган ертык күн итек. Башында – бүрек. Бөтен битен куе кара сакал, төк баскан, шулар арасыннан үткен, елтыр күзләре генә күренеп тора.
– Терлекләрне өркеткәнмен икән шул, ачуланмагыз инде, туганнар, – диде ул.
– Кая барыш? Каян килеш? – дип сорады көтүче, ят кешегә күтәрелеп карамыйча гына.
– Мосафир мин. Ерактан киләм. Күләгәдә беркавым ял итеп алмакчы булган идем.
– Зерәгә генә курыкканбыз икән, алайса... Без әллә берәр ерткыч-фәләнме дип уйлаган идек... Әйдә утыр! Аягөсте басып торма!..
– Я, кызым, чәеңне тизрәк эчеп бетер, кунак абыеңа савыт кирәк әнә, – диде хатын да, кечкенә кызын ашыктырып.
Мосафир кеше көтүченең утырырга кыставын әйтерсең лә бөтенләй ишетмәде, баскан урынында тик басып торды. Аның йөзендә гадәттән тыш бер гаҗәпләнү чагыла иде.
Көтүче карт, аның болай дәшми торуының сәбәбен аңлый алмыйча, чынаягы белән кулындагы ипи кисәген бер читкә этәреп куйды да, башын күтәреп юлчыга карады. Шул ук минутта аның йөзендә дә гаҗәпләнү билгесе чагылды.
– Карале, бу син түгелме соң, Сафа? – диде кинәт мосафир.
Көтүче карт урыныннан сикереп торды:
– Ә син... син Фәхриме?
– Шул үзе... Мин качып кайттым...
Алар, күз яше аралаш, бер-берсенең кочакларына ташландылар. Хатын белән кечкенә кыз тын калып аларга карап тордылар.
– Мин синең Сафа икәнеңне Хәтирәне таныгач кына чамаладым, – диде Фәхри. – Бик нык үзгәргәнсең, Сафа... Ни булды сиңа? Нигә сез монда?
– Язмыш шулай булды инде... Менә өченче елын көтүче булып йөрим... Кышын чыпта-кап сугам, җәен – менә үзең күрәсең...
– Миңлебайлар нәселендә көтүче булыр дип кем уйлаган...
– Элек булса, мин үзем дә ышанмаган булыр идем... Ә хәзер... хәзер инде күнегелде шикелле. Абый кебек карун булып яшәгәнче, көтү көтүең мең мәртәбә артыграк.
– Абыең дигәннән, ул нишләп ята соң?
– Нишләсен, һаман байый, менә өч-дүрт ел староста булып йөри инде, тиздән, шәт, старшина урынына да үрелер. Хәзер аңа буй җитәрлек түгел, кая ул... Карале, нәрсә һаман аягүрә басып торабыз соң әле? Әйдә утыр, чәй эчәрбез! Шунда үзең турында да сөйләрсең. Ничек шулай ычкына алдың син, сөйлә әле?
– Бу турыда барысын сөйләсәң, бик озакка сузылыр, Сафа дус... Кыскасы, җае чыкты инде... Үткән елны көз көне булды ул хәл. Ике урыс егете белән бергәләп качтык. Бөтен Себерне җәяү уздык. Бер мәртәбә чак кына эләкми калдык. Баштан һәммәсе кичте: ачыктык та, туңдык та, хәтта хәер сорашырга да туры килде. Ара-тирә көнлекче эшләре дә чыгып куйгалады. Менә шулай, миһербанлы кешеләр ярдәме белән, ничек кирәк алай тере калдык... Катырда чакта безнең белән бер укымышлы кеше утырды. Һай, әйбәт кеше дә иде инде... Төннәр буе ниндидер китаплар укып, язып утыра торган иде. Ул да шулай, безнең шикелле, кайдадыр бунт күтәргән өченме, әллә халыкны патшага каршы котырткан өченме катырга эләккән икән. Менә шул адәм качарга күндерде безне. Ул булмаса, без бәлкем әле дә булса катырда череп ятар идек. Әйтәсе дә юк, шәп кеше иде... Ләкин озак яшәмәде, үлде, мескен... Урманнар буйлап тегендә-монда качып-посып йөрүләргә түзә алмады, авырып китеп һәлак булды. Кабере дә шул караңгы урманнар эчендә калды. Аннары мин бергә качып киткән икенче иптәшемнән дә аерылдым, ул бер тарафка китте, мин үз ягыбызга... Күп газаплар күрелде... Һәммәсен берьюлы сөйләп бетерерлек тә түгел... Бүтән бервакытны иркенләп сөйләрмен әле... Инде син сөйлә, ни булды сиңа? Ничек син шулай көтүче хәленә төштең? Саҗидә кайда?
Саҗидә исеме яңадан үткәннәрне күз алдына китереп бастырды.
– Саҗидә чит-ят җирләрдә вафат булды... Без бит Төркиягә күчеп киткән идек. Хәтирә монда калган иде. Тик берсе дә без уйлаганча барып чыкмады. Үзең әйтмешли, барысын сөйләсәң – гомерең җитмәс... Кыскасы, Саҗидәне җирләгәч, Хәтирә белән кызымны алып китәргә дип монда кайттым. Менә, үзең күрәсең, кабат китеп булмады, шушында торып калдым... Калганыма үкенмим. Ни дисәң дә, үз илеңдә яшәү тынычрак. Нәрсәгә безгә ул Төркия? Мин анда бернинди яхшылык күрмәдем... Төркиягә без бар әйберебезне сатып киткән идек, менә хәзер дә коры кул белән утырабыз. Чәчәр җиребез юк... Яшәп ятабыз шулай бер көйгә. Көтүче булганыма бер дә гарьләнмим. Хурлыклы бернәрсәсе дә юк аның. Көнозын кырда, саф һавада – начармыни? Мин моңа шатланам гына.
– Әйе, иректән дә кадерле нәрсә юк дөньяда! – дип куйды Фәхри. – Ул ирек миңа бик кыйммәткә төште. Менә кара!
Фәхри күн итеген салды да, аягының үкчәсен күрсәтте. Үкчәдә бернинди йомшак ит әсәре булмыйча, аның тырпаеп торган сөяген юка гына элпә – яңа тире каплаган иде.
– Умырттырган идеңмени? Озак газап чиккәнсеңдер, ә? – дип сорады Сафа.
– Авыр чагы үтте инде... Башта бик хәтәр иде – чикмән чабуын ертып бәйләргә туры килде. Төзәлгәнче шулай йөрдем.
– Сине монда мәңгегә югалган кешеләр хисабында саныйлар, – диде Сафа.
– Хәтта Мәфтуха апа да сине башка күрермен дип өмет итми башлаган иде инде, – диде Хәтирә, өстәп.
– Мәфтуха! Алар ничек торалар, исән-саулармы? Сөйләгез, Алла хакы өчен... Мин алар турында сорашырга да куркып тора идем әле, – диде Фәхри, дулкынлануын яшермичә.
– Болай ярыйсы гына торалар, һәммәсе дә исән-саулар, чирләмиләр. Балаларың үсеп бетте инде. Мин бүген Мәфтуха апаны күргән идем, ул болында булырга тиеш, – диде Хәтирә.
Сафа аягүрә торып басты да, болын ягына күзләрен текәде.
– Әнә анда Сәләхи абзыйның биясе күренә. Башкалар да, димәк, шунда булырга тиеш. Бар, ашык, әбәт вакытларына өлгерәсең әле.
Фәхри инде аягөсте тора иде.
– Кайда, кайда алар?
– Әнә күрәсеңме әрәмәлекне? Шуның янында.
– Әһә, күрдем... Ярый, дуслар, сыегыз, якты чыраегыз өчен рәхмәт. Мин үзебезнекеләр янына киттем, – диде Фәхри һәм чокыр аша болынга карап йөгерде.
– Саграк бул, Фәхри, бик хәтәр баткаклык монда. Өстәнрәк алдырт! – дип кычкырып калды аның артыннан Сафа.
Көтелмәгән бу очрашу Сафа белән Хәтирәне шулкадәр дулкынландырган иде, алар хәтта табындагы ризыкны да ашамадылар. Табынны җыеп, ризыкларны кире капчыкка салып куйдылар да, әүвәлгедән килгән гадәтләре буенча, бераз ял итеп алмакчы булып чирәм өстенә сузылдылар. Әмма өчесеннән бер Галия генә ятуга ук йоклап китте, ә Сафа белән Хәтирә, Фәхри турында сөйләшеп, үткәннәрне, Саҗидәне искә төшереп, йокы вакытын тын гына гәп корып уздырдылар.
Шулай йокысыз гына ял итеп алгач, Сафа, торып, чыбыркысының очын көтү ягына таба аттырып бер шартлатты да:
– һайт, һайт! Кузгалыгыз! – дип сөрән салды. Көтү кыймылдашып куйды. Башта кәҗәләр торды, аннары сыерлар һәм сарыклар кузгалды.
Хәтирә Галияне көч-хәл белән генә уятып кулыннан җитәкләде дә, көтү һәм ире артыннан иярде. Йокысы ачылмаган Галия әнисенең кулына бөтенләй асылынып дигәндәй барды. Аның күз алдында әле һаман Фәхринең умырылган үкчәсе шәүләләнеп тора иде.
* * *
Фәхри әрәмәлеккә барып җиткәндә, аның гаиләсе төшке ашны төгәлләп, табын яныннан торып килә иде. Аны берәү дә танымады. Кечкенә Миңсылу хәтта ят кешене күреп куркып калган иде.
– Курыкма, кызым, мин синең әтиең бит! – диде аңа Фәхри, әмма Миңсылу аны аңлап җиткермәде.
Кызы артыннан әрәмәлектән чыгып килгән Мәфтуха башта Фәхринең бу сүзләрен ялгыш ишеттемме әллә дип уйлады, аннары аңа таба текәлеп карап торды-торды да, кинәт шатлыктан кычкырып җибәреп, мосафирның муенына барып сарылды.
Шундук бүтәннәр дә йөгерешеп килеп җиттеләр. Күрешү, кочаклашу башланды. Печән чабу турында бөтенләй оныттылар. Эшне искә төшерүче дә булмады. Агач күләгәсенә утырышып, барысы да берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә Фәхригә сораулар яудырырга тотындылар. Бары тик яшь килен генә бер читтә сүзгә катышмыйча үзалдына тыңлап утырды.
Бу сөйләшү, бәлкем, бик озакка сузылган булыр иде, ләкин шулчакны Сәләхи карт әйтеп куйды:
– Монда сөйләшеп сүз бетмәс, җиде ел эчендә күңелдә күп моң-зар җыелган... Җигегез атны, өйгә кайтабыз. Алла боерса, эшне иртәгә дә төгәлләрбез... Күп калмады инде... – диде.
– Син ни сөйлисең, бабай! Эшне алай ташлап китәргә ярыймыни? – диде Фәхри, каршы килеп. – Сөйләшергә өлгерербез әле, ә хәзер, әйдәгез, эшләп алыйк булмаса... Печәнеңне чабып бетермичә көпә-көндез өеңә кайтып китсәң, кешеләр күзенә ничек күренерсең... Кая, миңа да чалгы бирегез дә, чаба башлыйк... Инде бөтенесенә дә өлгерербез. Мин бөтенләйгә дип кайттым – димәк, кул кушырып утырырга җыенмыйм.
Фәхригә каяндыр буш чалгы табып бирделәр. Ул чикмәне белән бүреген салып ташлады да, каенесе артыннан басты. Шулай аллы-артлы тезелешеп алып та киттеләр. Үлән белән бергә җир өстенә ятып барган кызарып пешкән җир җиләкләренә бу юлы игътибар итүче дә булмады.
Кич җиткәндә печән чабылып бетте. Атны җиктеләр дә, арбага төялешеп кайтырга чыктылар. Фәхри үзенең Мәфтухасы белән янәшә утырган иде. Моннан җиде ел элек ташлап киткән таныш кырларны, басуларны ул юл буе комсызланып карап кайтты.
Икенче көннең иртәсендә инде аның кайтуы турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде. Арада төрле имеш-мимешләр дә колакка чалынды:
– Ишеттегезме? Катыржан Фәхри кайткан!
– Тагын авылны болгата башлар инде!
– Нәрсә аның белән баш катырып торырга? Бәйләп арбага салырга да, булыска илтеп тапшырырга кирәк!


XXX
Яз килеп җитәр-җитмәс үк авылга, бер-бер артлы, кыш буе читтә сезонлы эшләрдә йөргән агай-эне кайта башлый. Казаннан артсыз чаналы извозчиклар – «барабызлар», Семипалат һәм Оренбурдагы сугымханәләрдән терлек суючылар; ярминкәләрдә, татар сәүдәгәрләрендә төрле яллы хезмәттә кыш уздырган көнлекчеләр, Россиянең вак һәм эре шәһәрләрендә я дворник, я кучер, ат караучы, я каравылчы булып эшләгән крәстиән агайлар кайтып керә. Соңга таба, көннәр җылынып, су юлы ачылгач һәм җиңел, сәләмә киемнән дә ерак юлга чыгарлык була башлагач, ярлы-ябагайга да кайтырга нәүбәт җитә. Болары – Сабирҗан мәзин өчен төннәр буе күзләрне чекрәйтә-чекрәйтә чыпта-кап сугып утырырга теләмичә, көздән үк кайда да булса читтә ялланып эшләргә чыгып киткән кешеләр. Алар кышны Урал һәм Донбасс күмер шахталарында, Бакуның нефть, Әстерханның балык промыселларында яки төрле завод-фабрикаларда эшләп уздырганнар. Аларның авылга кайтулары да кайтырга бик кирәк булганнан түгел, бәлки бер гадәт кенә; үзләре белән алар беркайчан да акча алып кайтмыйлар һәм халык уракка төшкәнче атналар, айлар буе бер эшсез урамда тырай тибеп йөриләр, яшь-җилкенчәккә катышып, уен-көлке сөйләшәләр, төрле мәзәкләр оештырышалар, җырлашалар, шаулашалар.
– Каян кайтты шул зимагурлар! Алар югында, алланың рәхмәте, нинди тыныч, рәхәт иде! Инде хәзер бөтен авылның асты-өскә килер! – диләр картлар, зарланышып.
Җәй көне, җыен бәйрәме алдыннан, акчалы-маллы кешеләр – приказчиклар, эре сәүдә йортларының вәкаләтле адәмнәре кайтып төшә. Алар кайткач, ыгы-зыгы, шау-шу тагы да күбәя, әмма бу юлы инде картлар зарланышмыйлар. Чөнки тегеләр уңга-сулга акча чәчәләр, садака өләшәләр, кунак-мәҗлесләр җыялар, зәкят дигән булып мулла-мәзин халкына чәй-шикәр, чапан-чалма, бишмәтлек ише нәрсәләр бүләк итәләр. Туган-тумача да өлешсез калмый: кайсына түбәтәй, кайсына баш яулыгы яки әле күптән түгел генә эшләнә башлаган яңа төр ситсыдан күлмәклек бирелә. Шулай ук йөзем, хөрмә шикелле җимешләр дә күпләп өләшенә.
Аннары туйлар башланып китә. Әсма остабикә бу туйлар вакытында үзенең чигү-тегүдә иң маһир кызларын югалта, ә хәйләкәр кияүләр, киресенчә, оста куллы яшь кызларга өйләнеп, бушка эшли торган йорт хезмәтчеләренә ия булалар.
Авылның яшьрәк егетләренә дә кармак салалар. Бер-ике-өч елдан кеше итәрбез дип вәгъдәләр биреп, сәүдә әһелләре аларны бушка эшләү шарты белән приказчик булып читкә китәргә өндиләр.
Барысыннан да соңга калыбрак авылга иң могтәбәр кунаклар – сату эшендә баеган зур акчалы, дәүләтле сәүдәгәрләр кайта. Алар күп түгел, бөтен авылга ике-өч кенә бөртек. Алар, гадәттә, Мәкәрҗә ярминкәсенә барышлый гына сугылып, авылда атна-ун көннән артык тормыйлар.
Болары инде үзләрен бөтенләй башкача тоталар. Уңга-сулга акча өләшеп, юклы-барлы бүләкләр таратып йөрмиләр. Күз буяуның аларга хаҗәте юк, чөнки халык аларның байлыкларына болай да ышана. Мулла белән мәзингә садака бирәләр дә – вәссәлам! Бу садаканың күләме, гадәттә, бирүченең үз дәрәҗәсе һәм алучыга мөнәсәбәте белән билгеләнә. Аннары алар бөтен төбәккә шауларлык берәр гаҗәеп эш эшләп ташлыйлар да, ярминкәгә китеп баралар. Тик авыл кешеләре генә аларның бу кайтып китүләре турында әле бик озакка хәтле сөйләп йөриләр.
* * *
Быел да урак өстендә Мәүла Колыга шундый могтәбәр кунакларның берсе кайтып төште. Сабирҗан мәзиннең абыйсы Мостафа бай иде бу.
Аның кунак булып кайтуы турындагы хәбәр авылга бик тиз таралып өлгерде. Берәүләр бу хәбәрне көндез кырда эшләгәндә үк ишеткәннәр иде, ә икенчеләре кичен эштән кайтканда белделәр.
Сабирҗан мәзиннең кунак-төшем булганда гына ачыла торган ак өе тагын җанланды: тәрәзә капкачлары иңләп ачып куелды, бүлмә матчасына зур асылмалы лампа эленде. Бөтен урамга майда кыздырылган тәмле пәрәмәч исе таралды. Урамдагы бала-чагалар ябышкак конфет, буяулы арзан прәннекләр ашап, авыз-борыннарына кадәр тәмам пычранып беткәннәр иде.
Шул ук вакытта, авыл халкы арасында Мостафа бай турында мондыйрак сүзләр дә ишетелде:
– Аны ни өчен болай бер урыннан икенче урынга чабып йөри дисең? Чөнки акчасы күп.
– Аңа нәрсә? Кибетендәге арышы җиргә коелып ятмый ич!
Берәүсе хыялланыбрак әйтеп куйды:
– Үткән кайтуында бик шәп булган иде – бөтен авылны пылау белән сыйлаган иде, – диде.
Бу сүзләр фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килгәндерме, әллә Мостафа байның үзенә барып ирешкәндерме, анысы билгесез, әмма ул, үткән кайтканындагы кебек үк, бу юлы да авыл халкын пылау белән сыйларга булды.
Сабирҗан мәзиннең пар ат җигелгән ике арбасына салып каяндыр галәмәт зур казаннар китерелде. Базардан капчык-капчык дөге һәм куй мае сатып алынды. Аннары дистәгә якын сарык суеп, кичкырын бөтен авыл халкына:
– Иртәгә, җомга намазыннан соң, Мостафа бай авылның барлык ир затын пылау мәҗлесенә чакыра, – дип хәбәр тараттылар.
Икенче көнне иртүк инешнең аргы ягында учаклар ягып җибәрделәр. Пылау пешерү эше Әкрәм карыйга тапшырылды. Хатын-кыз дөге юа һәм кишер турый иде.
Өйлә вакыты җитәр-җитмәс үк ирләр мәчеткә агыла башлады. Беренче булып бүген кырга эшкә чыкмаган өлкән агайлар килде. Алар башларына керләнеп, искереп беткән чалмалар чорнаганнар, аякларына тишек-тошык каталар кигәннәр иде. Арада яланаякка агач башмаклар эләктереп килгәннәре дә күренә. Барысы да – кара җиләннән.
Аннары кырда эшләүчеләр килә башлады. Боларының күпчелеге тәһарәтне инеш суы белән генә алган да, туп-туры мәчеткә ашыккан, кайберләре генә өйгә сугылып, өс-башын алыштырып килгән иде.
Сабирҗан мәзин яңгыравыклы тавыш белән җомга азанын әйткәндә, мәчет ишегендә иң соңгы кешеләр күренде. Алар, намазга кичегүдән куркып, тәһарәтләнергә дә онытканнар иде.
Әкрәм карый да, пылауны пешереп, казаннарны өстән юрганнар белән каплады да, мәчеткә ашыкты.
Җомга намазы бик озак дәвам итте. Намазда башыннан ахырынача Шәмси мулла улы Барый мәхдүм имамлык итте. Ул башта Мостафа бай хөрмәтенә бик озаклап, дога-аятьләр белән аралаштыра-аралаштыра, озын итеп хөтбә укыды. Аннары Коръән укырга нәүбәт җитте. Гадәттә җомгаларда бу эшне Исмәгыйль шәкерткә тапшыралар иде. Әмма бүген Коръәнне Барый мәхдүм үзе укыды.
Гыйбадәтнең болай озакка сузылуы халыкны тәмам ялыктырды. Күбесе, намаздан битәр, үзләренең кырда калган эшләре турында борчылып уйлана иде. Борчылмаслык та түгел шул! Әнә кояш ничек кыздыра! Әгәр игенне хәзер үк җыеп алмасаң, тиздән ул бөтенләй коела башлаячак. Шуңа күрә пылауны ашыйсы да тизрәк басуга чыгып чабасы иде!
Ниһаять, җомга намазын төгәлләп мәчеттән чыктылар да, зур бер төркем булып инеш аръягына карый юл тоттылар. Иң алдан Мостафа бай белән Шәмси мулла атлый, алар артыннан Сабирҗан мәзин, Вафа староста, Әкрәм карый, Исмәгыйль шәкерт һәм башкалар ияргән иде.
Тимерчелек яныннан узганда, тимерче урыс агай, бер кашык пылау өчен кем инде кызу урак өстендә шулай эш ташлап йөри дигән сыман, крәстиәннәр төркеменә сәерсенеп карап торды. Аннары, төркем күздән югалгач, тимерчелеккә кире кереп, бүленгән эшенә тотынды да, башын чайкый-чайкый үзалдына:
– Махан тыгынырга киттеләр... – дип мыгырданды.
– Аракысыз нинди сый инде ул? – диде тимерче ярдәмчесе, аңа җавап биргәндәй.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 36
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.