Latin

Болганчык Еллар - 14

Total number of words is 3807
Total number of unique words is 1940
37.8 of words are in the 2000 most common words
54.7 of words are in the 5000 most common words
62.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Куштаннарга усал Патый карчык белән хәйләкәр Вафаны дус итү файдалы иде. Шуңа күрә куштаннар аларны кочак җәеп үз араларына алдылар.
Ә Сафа ярлылар арасында калды.
Вафа үз җирен ике аты белән сукалап, эре бөртекле яхшы орлык чәчте. Сафа, хатыны Саҗидә белән, ындыр артына чыгып, җиренең тиресләнгән өлешен китмән, көрәк белән казыды да, казна биргән орлыкны чәчте. Аннары җирен кул тырмасы белән тырмалап чыкты.

XVI. Ипи урынына балчык
Басуларда ашлыклар өлгереп килә инде.
Онның бәясе кыйбат, ләкин шуннан да артык күтәрелми. Кешеләр элекке чаклардагыдан да бигрәк эш эзлиләр.
Байлар үзләренә арзанлы эшче кул яллыйлар. Сабирҗан мәзин белән Әсма остабикә сәүдә эшләрен башладылар. Сабирҗан мәзин ярлы йортларга яңадан чыпта сугарга мунчала өләшә башлады. Әсма остабикә исә кызларны кул эшенә утыртты.
Тормыш элекке хәленә кайтып бара иде.
Тик бер Әкрәм кари гына тернәкләнеп җитә алмый иде. Аларның чәчкән игеннәре юк, хәлләре көннән-көн начарлана бара. Ничек итеп булса да көзгә кадәр яшәргә кирәк, аннары, бәлкем, мәктәп ачылып, тормышны җайлап җибәрергә мөмкин булыр; әгәр көз көне дә мәктәп ачарлык бала җыелмаса, ул чагында ни белән көн күрмәк кирәк?
Гамьсез-ваемсыз Әкрәм кари һаман да ходай биреренә ышана иде. Җиһан, байтак вакыт уйланып йөргәннән соң, яңадан кулына энә алып, авыл халкына кием тегә башлады, яңадан «тегүче Җиһан» булып китте.
Ул барлык ишле гаиләләрне йөреп чыгып, күлмәк, ыштан, чикмән, тун, тула оеклар тегәргә алды. Җиһан бик тырышып яңа киемнәр дә тегә, искеләрен дә әйләндереп, бозып яңа итә. Ул оек-бияләйләр бәйли, йон эрли, җеп тә ката иде.
Аннан күреп, Җиһанның кызлары да эшкә утырдылар, булдыра алганча әниләренә ярдәм итә башладылар.
Ләкин алар, өчәү эшләсәләр дә, тамаклары туярлык ризык юнәтә алмыйлар. Гаилә яртылаш алабута кушкан кара икмәк белән генә туенып яши иде.
Өлкәннәр әле болай ачлы-туклы яшәүгә ничек тә түзәләр, әмма кечкенә Исмәгыйль гел ашарга сорый, елый, кычкыра иде. Җиһан абыстай төрле йомыш тапкан булып аны өйдән чыгарып җибәрә, ләкин Исмәгыйль бик тиз әйләнеп кайта һәм яңадан ашарга сорый башлый иде.
* * *
Беркөнне Исмәгыйль, бик карыны ачканга һәм ашыйсы килеп эче авыртканга, баскычта елап утыра иде.
Шул вакыт капка ачылып, ишегалдына аның яшьтәше – Сабирҗан мәзиннең төпчек улы, кып-кызыл битле симез Кәрим килеп керде. Исмәгыйль, башын читкә борып, күлмәк итәге белән күзләрен сөртте дә, борыны сеңгергәч, Кәримгә таба борылып карады.
– Әйдә уйнарга. Су буена төшәбез. Анда сутлы балчык таптым мин. Балчыктан әйберләр ясарбыз, – диде Кәрим.
Исмәгыйль ашыйсы килүен дә, елаганын да, әнисенә үпкәләгәнен дә онытып:
– Әйдә! – дип, баскычтан сикереп торды.
Ике дус урамга йөгереп чыктылар.
Җиһан абыстай, улы Исмәгыйль тиз генә кайтмас, ашарга сорап йөдәтмәс дип сөенеп, яңадан үз эшенә кереште.
Йорттагы башка кешеләрнеке кебек, Әкрәм кариның да тамагы ач иде, көйсезлеккә ул Исмәгыйльдән бер дә ким түгел иде. Ләкин Җиһан аның зарлануын ишетмәгәнгә салыша иде.
Ул, эшеннән аерылмыйча гына, кызына:
– Менә шушы оекны типчеп куй әле, кызым... Бүген үк эшләп илтергә вәгъдә иткән идем, – диде.
Тагы тынлык урнашты. Җиһан белән кызы эшләрен дәвам иттерделәр.
* * *
Исмәгыйль белән Кәрим, су буена төшкәч, җиңнәрен, ыштан балакларын сызганып, ташу суы казыган чокырга керделәр дә, аннан йомшак сутлы балчык алырга керештеләр.
Малайларның чырайлары икесенеке бөтенләй ике төрле иде.
Алсу, симез битле, янып торган иренле Кәрим күпереп пешкән кабартмага охшаган: күзләре елтырый, итләч беләкләре терсәк турысында чокырланып, батып-батып тора иде. Ә Исмәгыйльнең йөзе ябыгып саргайган, иреннәре күгәргән, күзләре тоныкланып калган иде.
Малайлар бик тырышып балчыктан сыер, ат, сарык ясадылар, чыра кисәге белән аларга күз тиштеләр, үлән һәм чыбык кисәкләреннән аяк, койрыклар куйдылар. Балчыктан зур гына тагараклар ясап, шулар янына хайваннарны бастырдылар, – аларның да ашыйсылары килә бит!
Менә бусы эт. Ул йортны саклый. Эт янында азык белән савыт тора. Этнең дә ашыйсы килә!..
Исмәгыйль шунда кинәт уеннан туктап:
– Мин өйгә кайтам, – диде.
Кәрим аның ни өчен болай тиктомалдан кайтырга җыенуын аңламады.
– Ярый, хәзер кайтабыз. Менә эткә ипи генә ясыйм, – диде Кәрим.
«Ипи» сүзен ишеткәч, Исмәгыйль җанлана калды. Аның эче авырта, куллары калтырана башлады, күз алды караңгыланып китте.
– Ә-ә, ипи... Эткәме?.. Тизрәк яса, Кәрим!.. – диде ул.
Кәрим балчыктан күмәч ясап, иптәшенә сузды:
– Мә... эт алдына куй. Кәҗәләр ашамасын!
Балчык күмәч, чыннан да, ипигә охшаган иде. Исмәгыйльнең авыз сулары килде. Ул тиз генә ипине алды да, аны-моны уйлап тормастан, сындыргалап кабып та җибәрде.
– Ташла, юләр! Үләсең ич! Балчыкны ашыйлармыни? – диде Кәрим, гаҗәпләнеп.
Исмәгыйль, аңлап алып, балчык күмәчне тиз генә җиргә ташлады. Колак төбендә иптәшенең «үләсең ич» дигән сүзе яңгырап торды.
Малайның күз алдына ачлыктан шешенеп үлгән кешеләрнең мәетләре килде. Курку тойгысы ашыйсы килүен дә, эч авыртуын да басты.
– Беләсеңме нишлик, Исмәгыйль? – диде аннары Кәрим.
– Нишлик?
– Әйдә, безгә киттек. Абый миңа арба ясап бирде. Шундый да шома, шундый да матур. Көпчәкләре дә, тәртәләре дә бар. Менә күрерсең.
– Әйдә, алайса, киттек, – диде Исмәгыйль.
Малайлар елгада кулларын, аякларын юып, җиңнәрен, балакларын төшерделәр дә, мәзиннәргә киттеләр.
Алар мулла йорты яныннан узып баралар иде. Шул турыдан үткән чакта малайлар озын ак күлмәк, буй-буй төшкән җиңсез кәзәки, башына ак түбәтәй кигән Шәмси мулланың капка төбендә басып торуын күрделәр. Малайлар адымнарын әкренәйтә төшеп, бер-берсенә төртешеп алдылар да, үзара нидер пышылдаша-пышылдаша, эрәеп кенә муллага таба килә башладылар. Килеп җитәрәк, уң кулларын күкрәкләренә куеп, икесе берьюлы сәлам бирделәр:
– Әссәламегаләйкем!
Шәмси мулла, малайларны күреп:
– Исмәгыйль, кил әле! – диде.
Исмәгыйль туктады. Кәрим үз юлы белән китеп барды.
– Теге казларны куып кил әле, улым! Әнә, тыкрыкка керделәр. Кара аны, суга күрмә, – диде мулла.
Исмәгыйль, ата каздан уттан курыккандай курыкса да, мулла кушканны тыңламый кала алмады. Шүрли-шүрли генә булса да казларны куарга китте. Малайның бәхетенә каршы, ата каз бүген миһербанлырак иде, күрәсең. Дөрес, ул муенын сузып, малайны ысылдап каршы алды алуын, шулай да аңа ташланмады.
Исмәгыйль мулланың казларын өйләренә куып китергән арада, Кәрим үз өйләренә җитеп, капкаларыннан кереп тә китте. Шуннан соң инде Исмәгыйль үз өйләренә кайтып китәргә булды. Шул вакыт Әсма остабикә тәрәзәдән башын сузып:
– Кер әле, улым! – дип эндәште.
Малай килеп җиткәндә, Әсма аш ягында иркен сәке өстендә төрле төстәге җеп йомгакларын аерып утыра иде. Сәкенең түрге башына яңа гына мичтән алып берничә бөтен кайнар ипи тезеп куелган иде.
– Менә бу йомгакларны апаларыңа алып кайтырсың, – диде Әсма.
Ач малай сәкедәге тәмле ипиләрне күргәч бөтенләй онытылып ук китте. Әсманың әйткәнен ишетмәде дә. Исмәгыйль сәке янынарак килде дә:
– Кыш көне әни дә шушындый дәү ипиләр пешергән иде, – дип сөйләнде.
Остабикә ач малайның хәлен аңлаудан бик ерак иде. Шуңа күрә ул:
– Э-э... – дип кенә куйды да, яңадан йомгакларын санарга кереште.
Исмәгыйль кырыйдагы кызарып пешкән ипигә сакланып кына кулын сузды. Бармаклары кытыршы ипи катысына тигәч, түзмәде, бер кисәк сындырып алып, авызына каба башлады. Әсма моны шунда ук күреп алды:
– Кит, юньсез! Кеше әйберсенә сорамыйча кагылалармыни? Ризыкны тотарга ярамый! – дип, симез ак кулы белән Исмәгыйльгә шапылдатып сугып җибәрде.
Ипи малайны кулыннан идәнгә төшеп китте. Шул вакыт каяндыр мәче сикереп төште дә, ипине эләктереп алды. Ләкин коры ипи катысын ошатмады ахрысы, тәпие белән селкетеп, иснәп карады да, әкрен генә китеп барды.
«Нигә кеше әйберсенә кагылырга ярамый? Аннан да үләләрме икән?» – дип уйлады малай.
Әсма җеп йомгакларын төйнәп Исмәгыйльгә сузды:
– Мә, апаңа алып катып бир... Нишләргә кирәген үзе белә. Әйт: юкка әрәм итмәсен. Ишеттеңме?
Малай берни ишетмәде. Остабикә сүзен кабатлап әйткәч кенә Исмәгыйль, игътибарын алмыйча:
– Ишеттем! – дип җавап кайтарды.
Аның уенда әле һаман да сәкедә тезелеп торган тәмле ипиләр белән идәнгә төшкән теге ипи кисәге иде.
«Кыш көне әни дә шундый дәү ипиләр пешергән иде», – дип уйлана бирде малай.
* * *
Әкрәм кари кышка ике өлкән кызын калага илтеп, сәүдәгәрләргә асрау итеп урнаштырган иде.
«Ичмасам тамаклары туяр... Шәт, бүләк-мазары да тияр үзләренә. Аннары, бәлкем, кияүгә дә чыгып куярлар. Кала бит ул – авыл түгел», – дип уйлады ул.
Көз көне тагы калага китте. Бу юлы ул сигез яшьлек малае Исмәгыйльне алып барып, шундагы бер мәдрәсәгә урнаштырды.
«Алла боерса, ачтан үлмәс әле... Шәкертләргә самавыр куяр, идәнен себерер-җыештырыр, шуның өчен ашатырлар әле», – дип, үзен-үзе юатты Әкрәм кари.
Шук, чая Исмәгыйльнең калага китүе Шәмси мулланың Казан мәдрәсәсеннән куылган улы Барый мәхдүмнең Бохарага укырга китүе белән бер вакытка туры килде.
* * *
... Игеннәр әйбәт кенә уңган берничә ел узды. Ачлык елны күргән хәлләр әкренләп онытыла барды.
Бервакыт көз көне авылларда: «Патша вафат», – дигән хәбәр таралды.
Кайберәүләр моңа сөенеп:
– Манифест чыгарырлар, салымнарны бетерерләр, – диделәр.
Ләкин патшаның үлүенә кайгыручылар да булды.
– Әйбәт патша иде, мәрхүм, мөселманнарны рәнҗетми иде: мәчетен салдырырга да, намазын укырга да рөхсәт итә иде. Ә менә яңа патшаны мөселманнарга дошман дип әйтәләр.
– Патша патша инде ул. Салымын түләтә, түләмәсәң, аркаңны камчы белән каезлый. Без мужикларга патша үлгәннән кайгырасы юк, яңасы булганга да сөенәсе юк.
– Манифест ясап, кешеләрне төрмәдән чыгарырлар, крәстиәнгә алпавыт җирләрен бүлеп бирерләр.
– Бик бирәселәр ди! Тот капчыгыңны! Карга карганың күзен чукыганны кайчан күргәнең бар? Беркатлы! – дип, Тол Таҗи белән аның дуслары андый кешеләргә көлеп җавап кайтардылар.
Старшинаның боерыгы буенча җомга көнне Шәмси мулла намаздан соң халыкка яңа патша хәзрәтләренә озын гомер теләп дога кылырга кушты.
Шул ук старшина боерыгы белән беркөнне Фәйзулла староста халыкны каравыл өенә җыйдыртып, манифест укыды.
Тәхеткә яңа патша менү уңае белән туган өметләр шундук җимерелде.
– Алпавыттан җир алу – шайтаннан иман өмет итү белән бер инде ул! Алпавытларны тыңлап ыштансыз калдык инде, ә безне тагын шул сүз белән сыйлыйлар, – диде Таҗи, манифест сүзләрен ишеткәч.
Ярлы крестьяннар патшаның алпавытларга нинди карашта икәнлегенә тагын бер тапкыр ышандылар.
Бары тик мулла-мәзиннәр генә мәчетләрендә патша хәзрәтләренә озын гомер теләп дога кылдылар. Алардан күреп, байлар белән куштаннар да шуны ук эшлиләр иде.

XVII. Корбан
Сафа белән Саҗидәнең тормышлары түгәрәк түгел иде: балалары юк иде аларның. Хәзер инде тормышлары бөтен яктан да рәтләнгәч-җайлангач, аларны әнә шул кайгы гына борчый иде.
Инде барлык чарасын сынап карадылар: Әкрәм каридан яздырып алган бөтине чиратлашып муеннарына тагып йөрделәр, тәлинкәгә ясин сүзләрен яздырдылар, шуны юып, суын дога укып эчеп карадылар; бөтен әфсен-төфсенне әйттерделәр, барлык багучыларны йөреп чыктылар, әллә ничаклы садака өләштеләр. Саҗидә хәтта мари зиратына да барды, каладагы атаклы ишан хәзрәтләре янына да барып кайтты. Патый да үзе белгән барлык чараны сынап карады. Ислам динендәге бөтен ырымны кулланып бетергәч, мәҗүси аллаларга мөрәҗәгать иттеләр. Мари багучыларының барлык киңәшен эшләп карадылар, мәҗүсиләр җененнән ярдәм сорадылар. Ләкин берсенең дә файдасы тимәде. Саҗидә һаман балага узмады.
Ахырында ул үзенең бала анасы була алмаячагын аңлады, шулай да бирешергә теләмәде.
Беркөнне ул ире белән сөйләшкәндә әйтеп куйды:
– Әллә тагы бергә өйләнәсеңме? Балабыз булыр иде, ичмасам, – диде.
Сафа, хатынының бу сүзен шаяртуга санап, җавап бирмәде.
Ә беркөнне Сафа урамнан йөгереп барган бер малайга карап:
– Ходай безгә малай үстерергә язмагандыр инде, – дигәч, Саҗидә янә:
– Өйлән, җаным! Үзем яучылыйм. Ичмасам, бала үстерербез, – диде.
Сафаның ачуы килде.
– Юкны сөйләмә әле! Каян килә синең башыңа шундый тузга язмаган сүз?
– Нигә тузга язмаган булсын?.. Ике хатын әллә шәригатьтә юк эшме? Кайбер ирләр өлкән хатынын елата-елата өйләнәләр әле...
– Өйләнсеннәр!
– Мин әле сиңа үзем әйтеп торам...
Моңа каршы Сафа җавап кайтармады.
Саҗидә сүзен куәтли бирде:
– Гомергә баласыз каласың килмәсә, өйләнергә кирәк... Инде бөтен чарасын сынап карадык бит. Башка чара калмады инде. Талашмыйча тату яши торганын үзем табып бирәм. Күздә тоткан кешем бар минем... Аннары балаларыбыз да булыр. Мин аларны үз балам кебек яратырмын...
– Мин сине шаяртасың гына дип торам, ә син чынлап сөйлисең икән. Әйтмә дә, уеңа да китермә! Мин андый эшне эшләмәячәкмен, – диде Сафа.
Мәгәр Саҗидә уеннан кайтмады, җае чыккан саен шул хакта әйтә торды. Аның үз йортларында бала күрәсе килү, бала сөю, бала иркәләү теләге артканнан-арта бара иде.
Беркөнне ул өйләренә күрше хатынының ике яшьлек малаен алып керде дә, ире янына утырып, баланы әле үчтеки-үчтеки итеп сикертә, әле итәгенә яткырып тирбәтә, әле тузанга буялып беткән битләреннән чупылдатып-чупылдатып үбә башлады. Сафа да бала белән кызыксынып китте, эшен ташлап, аны үзенә дәште. Малай баштарак «чит абзый»ны өнәмичәрәк торса да, бераздан Сафага бара башлады.
– Тукта, юындырып килим әле үзен, – диде Саҗидә.
Баланы баскычка алып чыгып, битен-кулын юдыртты, чиста сөлге белән сөртеп, уйный-уйный, аны өйгә алып керде. Сафа бөтен эшен онытты. Малайны кытыклаган булып, чөеп-сикертеп, бармакларын шартлатып, бала белән әвәрә була башлады. Малай чырык-чырык көлде. Сафаның борынын тартты, йомшак сакалы эченә бармакларын тыкты. Сафа, бала белән мавыгып, озын гына буйлы шадра хатынның өйгә килеп кергәнен дә сизмәде.
– Мин тагы дөнья бетереп улымны эзлим, су буена да төшеп мендем. Малайлар сездә диделәр... Пычранып беткән шул малайны ничек сөясегез килә! Тапкансыз!.. – диде хатын.
Малай әнисенә таба омтыла башлады.
– Менә бит, әнисенә бала нинди якын. Дүртәү булса да, баласы күздән югалу белән үк эзли чыккан. Унау булса да, берсен дә кешегә бирмәс иде! – диде Саҗидә.
– Әйтмә дә инде, Саҗидә! Барысы да якын. Барысы да йөрәктән өзелеп төшкән шул... Мәшәкатьләре күп булса да – вакытында ашамыйсың, вакытында йокламыйсың – барыбер жәл бала, – дип, күрше хатыны баласын кулына алды һәм ишек төбенә җиткәч: – Менә сезнең бала-чагагыз юк, тыныч-рәхәт шул, – диде.
Сафа нидер әйтмәкче иде дә, Саҗидә тагын теге сүзне башлар дип, әйтми калды. Ә Саҗидә баланы өйгә шул сүзне яңадан кузгатыр өчен дип алып кергән булган икән.
– Менә нинди бит дөнья! Берәүләргә ходай артыгы белән бирә, берәүләрдән берне дә кызгана... Бик сөйкемле бала. Көнләшми түзмәссең, – диде Саҗидә.
Ире эндәшмәгәч:
– Каян килгән сиңа шулхәтле кирелек? Өйләнүнең ни авырлыгы бар инде сиңа, я? – диде хатын.
– Син, Саҗидә, бөтен өйнең асты өскә килсен дисең ахры. Тыныч кына тора алмыйсың! – диде Сафа, ниһаять.
– Бер дә алай булмас! Мин сиңа бик сабыр, күндәм кызны яучылыйм. Йортка бернинди талаш китермәячәк.
– Алай булмый ул. Яшь хатын ул гел яшь хатын булып калачак инде.
– Юк. Мин сиңа шундыйны табам...
– Ниндине табасың? Я, әйт!
Саҗидә үзенең җиңүен сизеп:
– Әйтимме? – диде.
– Әйт!
– Сәлим кызы Хәтирәне.
* * *
«Керпе» кушаматлы Сәлим ачлык елны исән калган бик аз ярлыларның берсе иде. Ул бөтен тирә-юньдә иң яхшы такта яручылардан санала. Һәр елны көз җиткәч, Сәлим озын пычкысын аркасына аса да, авылдан читкә чыгып китә. Кышкы бураннарда, көзге әшәке яңгырда да, язгы пычракта да ул аркасындагы пычкысының шыңлавын тыңлап, җайга гына атлый-атлый авылдан авылга йөреп кешеләргә такта яра. Якын-тирәдә эш булмаса, Сәлим такта яру заводына барып яллана. Һәр елның сигез-тугыз аен ул читтә йөреп үткәрә иде.
Сәлимнең кечкенә генә өе тирәсендә абзар-кура да, читән дә юк. Хәтта аның чәчкән җире дә юк. Ул ел саен җәй көне авылына кайтып, кыйшаеп беткән өендә берничә ай ял итә, йокы туйдыра.
Ачлык елны Сәлим җәй көне үк авылдан чыгып китте. Такта яру заводына эшкә ялланып, җәен-кышын шунда эшләде. Ачлык үтеп, авыл халкы бераз хәлләнә башлагач, Сәлим яңадан авылдан авылга йөри торган булып китте. Хәзер ул менә тагы җәйгә Мәүла Колыга кайткан иде.
Базык буйлы, киң җилкәле бу ир күндәм, юаш бер кеше булса да, башкалар белән дуслашырга яратмый иде. Кешеләр аның белән бик аз сөйләшәләр, шуңа күрә ул үзе дә бик сирәк сәлам алыша иде. Әнә шулай кеше яратмый, кешеләрдән читләшә торган гадәте өчен аңа «Керпе» дигән кушамат биргәннәр иде.
Сәлимнең хатыны исән чакта балалары әниләре белән авылда кала торган иде. Хатыны үлгәннән соң инде Сәлим аларны үзе белән ияртеп йөри башлады. Бертуктаусыз авылдан авылга, заводтан заводка күчеп йөрүнең балаларына да тәэсире булмый калмады. Мәүла Колы яшьләре белән алар арасында ниндидер бер киртә хасил булган кебек иде. Авылда аларның якын дуслары юк. Җәй көне Керпенең балалары еш кына авылның таза хәлле кешеләренә ялланып урак уралар, печән чабалар иде. Авыл гадәтләреннән бизгәч, алар бик күп нәрсәләрдән читләшәләр иде. Аларны якты йөз белән каршы ала торган бердәнбер йорт Миңлебай Сафасы йорты гына иде. Яхшы күңеле, акыллы Саҗидә аларның хәлләрен аңлап, үзләренә ияләштерде. Сәлимнең өлкән улы, әтисе шикелле үк көчле, таза Вәли дә озакламый атасының кушаматын алып Керпе Вәли дип атап йөртелә башлады.
Сәлим биек кузлага салган юан бүрәнә өстендә канатларын җәйгән бөркет шикелле җилпенеп-җилпенеп салмак кына пычкы йөрткәндә, Вәли астан әтисенә булыша. Сәлим авырыбрак китсә, аның урынына өскә улы менеп, абыйсына булышырга Хәтирә килә. Күбрәк вакыт кыз әтисе белән абыйсына аш пешерә, керләрен уа, ямый, яки берәр җиргә көнлекче булып эшкә яллана иде.
Кай ягы беләндер Хәтирә Ирдәүкә Саҗидәгә дә охшаган иде. Сөйкемле, чая, аның шикелле үк кыю иде ул. Шуның өстенә, Саҗидәгә аның тырыш, сабыр булуы да ошый иде. Гел ирләр арасында үскәнгә, Хәтирәгә яшьтәш кызларында очрый торган вакчыллык, көнчелек кебек сыйфатлар хас түгел иде. Тормышның бик күп ачысын-төчесен күргәнгә, Хәтирә булганы белән канәгать була белә, авырлыкларга түзә белә иде. Ирен Хәтирәгә өйләндереп, Саҗидә үзенә яхшы дус табасына ышана, йортына көндәш түгел, киңәшче китерәсен яхшы белә иде.
* * *
Җәйнең кояшлы, эссе бер көне. Талгын гына искән йомшак җил авыл башыннан чәчәк атып утырган үләннәрнең тәмле, баллы исен алып килә.
Сафа белән ныгытып сөйләшкәннән соң Саҗидә икенче көнне иртүк Сәлимнәргә китте.
Сәлим зур гына таш өстендә пычкы кайрап утыра иде. Пычкының тар очын ике тез арасына кыстырып, киң ягын култык астыннан уздырып җибәргән дә, өч кырлы игәү белән пычкының тешләрен кайрый иде.
Кереп килгән Саҗидәнең күләгәсе Сәлимнең аягы янына төшкәч, Керпе күз кырые белән генә аңа карап алды да, яңадан эшенә кереште.
– Нишләп утырасың, Сәлим абзый?
– Менә, корыч кимереп утырам әле.
Саҗидә шундагы икенче бер ташка утырды. Сәлим пычкыдан башын күтәрмәде. Саҗидә аның эшләгәнен озак кына сүзсез карап утырды да:
– Ник дәшмисең? Ичмасам, ни йомыш белән йөргәнемне сорар иде. Пычкысына багынган да каткан, – диде.
– Катмыйча... – диде Сәлим, башын калкытып. – Атым да, сыерым да, сукам да бит ул минем... Карап тормасаң, хәзер бозыла, тутыга башлый... Йомышың булса, әйтерсең, булмаса, бераз утырырсың да китәрсең.
– Мин бер зур эш белән килдем әле.
– Нинди эш белән?
– Яучы булып...
Сәлим учына төкерде дә, игәүне әйләндереп, яңадан пычкысын кайрарга кереште.
– Шуннан башка эшең юктыр шул.. Рәхмәт инде, Саҗидә. Мин өйләнергә җыенмыйм әле.
– Юк, Сәлим абзый, мин синең яныңа килмәдем... Хәтирә янына килдем.
– Хәтирә янына?.. Алай булгач, нигә аны миңа әйтеп торасың? Бар, үзенә әйт.
Саҗидә Керпедән андый сүз көтмәгән иде.
– Хәтирә үзе риза булса, син каршы килмәссеңме соң?
– Нишләп каршы килим ди мин?
– Кемгә яучыласам дамы?
– Әйттем ич инде!
Саҗидә таш өстеннән торып өйгә таба китте.
Карындыклы тәрәзәләр аша өй эченә сыек кына яктылык саркып керә. Җир идән чиста итеп себерелгән. Бөтен өй эчен диярлек биләп алган сәке кырыенда Хәтирә кул эше эшләп утыра. Аргы почмакта Вәли йоклап ята иде.
– Ни хәлләрегез бар? – дип, яңгыратып исәнләште Саҗидә.
– Тавыш та соң үзеңдә, Саҗидә апа! Йокымнан уяттың... Шундый матур төш күреп ята идем! – дип сөйләнде Вәли.
– Шулай кирәк сиңа... Көпә-көндез йоклап ятмассың.
– Эш булганда эшлибез, булмаганда йоклыйбыз, – диде Вәли һәм икенче ягына борылып ятып, тагы гырлый башлады.
Хәтирә белән вак-төякне сөйләшеп алганнан соң, Саҗидә туп-туры төп эшенә кереште.
– Беләсеңме, Хәтирә, мин сиңа яучы булып килдем бит әле, – диде ул.
– Чынмы?.. Кемнән?
– Ә үзең кемнән дип уйлыйсың соң?
Хәтирә үзе белән кызыксынырдай егетләрнең исемнәрен берәм-берәм әйтеп чыкты. Ләкин Саҗидә ул атаган саен:
– Юк, юк, ул түгел, – дип кенә әйтә торды.
– Алайсам белмим инде, Саҗидә апа. Үзең әйт, – диде Хәтирә.
– Мин яучылаган кешегә барырсыңмы соң?
– Син миңа начарлык теләмисеңдер ич...
– Сафага барасыңмы?
– Сафага? Сиңа көндәш булыпмы?
– Әйе!
– Кит әле, Саҗидә апа! Сөйләмә булмаганны!
Саҗидә, кызның аптырашта калуын күреп, ни сәбәптән ирен өйләндерергә теләвен һәм ни өчен Хәтирәне сайлаганлыгын сөйләп китте.
– Маебызга чыдый алмаганга түгел, Хәтирә. Бала кирәк безгә. Син безгә матур-матур балалар табып бирер идең.
Хәтирә шаркылдап көлеп җибәрде:
– Әгәр мин дә тапмый торган булсам?
– Табарсың!.. Икәүләп булышырбыз, – дигәч, икесе дә көлешә башладылар.
* * *
Бөтен авыл шау-гөр килеп җыенга әзерләнгән көннәрдә Керпе Сәлим йортында кечкенә генә туй ясадылар. Никах укылган кичне үк Хәтирә Сафа йортына күчеп килде.
Миңлебай Сафасы, бөтен авылның исен китәреп, ике хатын белән тора башлады. Алар йортында гадәттә күп хатынлы кешеләр йортында була торган талаш, кычкырыш, гауга дигән нәрсә беркайчан да булмады.
Саҗидәнең ни сәбәптән йортына көндәш кертергә риза булуын һәм ни өчен кеше арасында танылмаган Хәтирәне сайлавын беркем аңлый алмады.
Бу турыда бик озак сүз куерттылар, өчесенең дә бик озак гайбәтен саттылар.
Берәүләр Саҗидәне кызганды, икенчеләре Сафаны.
– Ирдәүкәгә өйләнеп уңды бу Сафа!
– Аның эш яхшы хәзер... берьюлы ике бияне җигә!
– Юньлерәк кыз таба алмады микәнни?
– Ул Керпе кызының нәрсәсенә кызыккандыр? – дип, аларның икесеннән ачыктан-ачык көлеп сөйләүчеләр дә байтак булды.
Патый бу туйга үзенең бернинди катнашы юклыгын күрсәтергә тырышты һәм очраган бер җирдә:
– Өйләнергә ниятләвен үземә әйткән булса, мин аңа бер дигән кыз димләгән булыр идем, – дип сөйләнде.
Ике ага-эненең арасы тагы да суына төште.
Вафа белән Патый Сафа белән Саҗидәне элеккедән дә битәр яратмый башладылар.
– Һәммәсенә дә шул Ирдәүкә генә гаепле. Миңлебай карт нәселен гел әнә шул хур итә, – диделәр. Саҗидә каенанасы белән Вафаның мондый сүзләрен ишетмәскә тырышты. Йөз яшьлек Зөһрә карчыкны ул һаман да әйбәтләп карый, шул эше белән Миңлебай картка хөрмәт саклый иде.
Хәтирәне үзенә көндәш итеп сайлап ялгышмады ул. Сабыр холыклы, тырыш Хәтирә Саҗидәнең яхшылыгын онытмады, юаш табигатьле Сафаны да яратып китте. Алар өчәү дус-тату яши башладылар.
Җыен атнасы узды. Эш өсте дә җитте. Сафа, Саҗидә, Хәтирә өчәүләп басудагы эшләрен бик тиз эшләп бетерделәр. Көз җиткәч, Керпеләр авылдан эшкә чыгып киттеләр. Хәтирә Сафа йортында тулы хокуклы гаилә кешесе булып торып калды.
Кыш урталарында ул үзенең йөккә узганлыгын белде. Сафа белән Саҗидә тансык баланы каршы алырга әзерләнә башладылар.
























МӨҺАҖИРЛӘР
(роман)
Романда 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крәстиән чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крәстиәннәренең бәхет эзләп, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә.
I
1897 елның башы иде. Халык шау килде:
– Бөтен халыкны көчләп чукындырасылар, имеш...
– Чукындыру өчен мөселман халкының санын аласылар, имеш. Шул турыда боерык килгән ди...
Баштарак колактан-колакка гына сөйләнелгән, төрле җәбер-золымнар белән коты алынган татар крәстиәнен шомландырган бу сүзләр тора-бара дөрескә чыкты...
Колак ишеткән нәрсә күз алдына килә диләр бит. Менә бу хәбәрнең чынлыгы да, земский начальник, становой, старшина, писарь һәм старосталар аркылы, бөтен күләме белән халык алдына килеп басты.
Бөтен авылларның старосталары волость үзәгенә җыйнатылып, аларга тупас казна теле белән:
– Егерме җиденче гыйнварда бөтен халыкның саны алына: халык шуңар әзерләнсен; авылга килгән сан алучылар яхшы каршы алынып, аларга кирәкле мәгълүмат дөрес бирелсен! Каршылык күрсәтүчеләр яки туры җавап бирмәүчеләр каты җәзага тартылачак! – дип игълан ителде.
Старосталар, куштаннар өчен дә бу боерык көтелмәгән бер нәрсә иде. Башта алар да куркындылар, дәрья төсле ташый башлаган агымга алар да иярә яздылар. Яшертен генә телдән сөйләнелгән, ахыр килеп дөрескә чыккан бу шомлы хәбәрне халыкка ничек итеп белдерергә, ничек итеп аны бу куркыныч эшкә өндәргә җай таба алмыйча аптыраштылар. Боерыкны үтәмичә мөмкин түгел, аны ничек кенә булса да җиренә җиткерергә кирәк иде.
Волостька барып кайткан көннең иртәгәсендә Фәйзулла староста җыен җыйнар дип көтелсә дә, ул ашыкмады. Куштаннар үзара киңәшкәләделәр. Ләкин, колактан колакка йөргән уйдырмалар белән кызып күзен кан баскан халыкны тынычландырырлык һәм теге шомлы хәбәрнең тәэсирен йомшартырлык бер юл да, бер чара да таба алмадылар.
Ул арада кара халыкның шомланып шаулашуы артканнан-арта барды. Теге хәбәрне инде ачыктан-ачык сөйләүдән дә тартынмас булдылар. Каравыл өендә, мәчет алдында, чат башларында һәркемнең телендә шул бер сүз иде:
– Көчләп чукындырасылар икән...
– Чукындырыр өчен халык санын аласылар икән...
Җыен җыйналып, волостьта сөйләнгән сүзләр белән халык һаман да таныштырылмагач, шомлану тагы да көчәйде. Хатын-кыз Әсма остабикә белән Җиһан абыстайга берәр җамаяк он яки ипи күтәреп барып, теләк теләтте. Садака биреп, Алладан ярдәм, изгеләрдән мәдәт соратты. Һәркем елады, белгән догаларын укып Аллага сыенды. Ләкин аңа карап ниндидер зур бәла сизенгән күңелләрнең шомлануы кимемәде; сәгатьләп-минутлап арта торды. Мондый вакытларда кечкенә вакыйгадан да зур мәгънәләр чыгарып куркучан халык бер-берсен шомландырды; берсеннән-берсе курку тойгысы йоктырды.
Без капчыкта ятмый, диләр. Әле дә шулай булды. Фәйзулла староста хәбәрнең дөресен халыкка әйтергә курыкса да, волостьта сөйләнгән сүзләр каяндыр, ничектер таралып өлгерделәр.
«Куштаннар да урыс түрәләренә сатылган, имеш... Фәлән көнне авылга солдатлар белән поплар киләсе ди. Үзләре белән кыңгыраулар, тәреләр алып килеп, мәчетне чиркәү итәселәр икән. Фәйзулла староста моны юри халыктан яшерә икән» төсле, кем авызыннандыр чыккан өстәмә бер хәбәр дә бөтен авылга җәелде.
Күп тә үтмәде, һичкемнең димләвеннән башка, үзлегеннән җыйналган халык төркеме Фәйзулла староста өенә барып, нишләргә белмичә аптырап торган карт куштанны кысрыклый башлады.
– Ник җыен җыйнамыйсың? Хәбәрнең дөресен ник мирдән яшерәсең? Сатылуың дөрестер шул! – дип, төрле яктан йодрык селкеп кычкырдылар.
Фәйзулла староста халыкны тынычландырырга маташып карады. Ләкин эш инде вак-төяк белән генә җайланудан узган, волостьта әйтелгән сүзләрне ачыктан-ачык сөйләп биреп, ташкынга юл ачу һәм халыкны үз иркенә куюдан башка чара калмаган иде.
– Сөйлим, сөйлим, җәмәгать. Барсын да сөйлим, – диде карт. – Каравыл өенә җыйналыгыз! Үзем дә хәзер барам...
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 15
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.