Latin

Болганчык Еллар - 22

Total number of words is 3825
Total number of unique words is 2052
37.7 of words are in the 2000 most common words
52.3 of words are in the 5000 most common words
60.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Таң беленер-беленмәс үк, Казан округ судының шыксыз, зур бинасы янына төркем-төркем кешеләр җыйнала башлады. Аларны бирегә бер үк төрле шомлы уй, уртак борчылу әйдәп китергәнлеген игътибар беләнрәк караган һәркем ачык күрә алыр иде. Котылгысыз рәвештә якынлашып килгән коточкыч бәла инде күз алдында торгандай, аларның һәрбер хәрәкәтендә өметсезлек, сулган йөзләрендә курку чагыла иде.
Арада хатын-кызлар күбрәк иде. Имчәк балалары әниләре кочагында татлы йокыга талганнар; зурраклары исә аларның искереп, уңып беткән күлмәк итәкләренә ябышкан килеш, куркынган кыяфәттә тирә-якка караналар.
Фонарь эленгән багана төбендә бер ир кеше үзенең моңсу һәм берни аңлатмый торган күз карашын бер ноктага төбәп тораташтай катып калган. Икенче берәве җиргә чүгәләп утырган да, ниндидер башваткыч мәсьәләне чишәргә тырышкан сыман, кашларын җыергалый-җыергалый, икмәк катысы кимерә.
Кайберәүләр юл кырыендагы тәбәнәк баганалар өстенә утырышканнар һәм ярым бөгелеп, нечкә чыбык очлары белән асфальтка ниндидер күзгә күренми торган сызыклар сызгалыйлар. Алар бу эшне шулкадәр бирелеп эшлиләр ки, әйтерсең лә ул бизәкләрдән ниндидер яшерен серне белергә телиләр. Бары кайчагында гына берәр узып баручының дөп-дөп баскан җитез аяк тавышына сискәнеп китеп, алар бу эшләреннән туктыйлар һәм башларын күтәреп, ул кеше артыннан бик озаклап карап калалар. Кайсылары шуннан соң, бер-берсенә таба башларын бөгә төшеп, үзара нидер сөйләшеп тә алгалыйлар иде.
Кайдадыр еракта күк күкрәп куйды. Аннары якындагы чиркәү манарасында чаң суккан тавыш ишетелде. Әмма күк күкрәүгә дә, чаң сугуга да җыелган кешеләр арасыннан игътибар итүче булмады.
Ниһаять, хөкем йортының авыр ишеге шапылдап ачылды да, бусагада агара башлаган тузгак чәчле, чигә сакаллы, өстенә җиз очлары зәңгәр кәйтән белән каелган, керле, иске мундир кигән бер кеше күренде. Халык төркеме шундук тынып калды һәм, нәрсә әйтер икән бу дигәндәй, шөбһәле күзләре белән мундирлы кешегә төбәлде. Ишектән чыгучы исә, һичкемгә игътибар итмәстән, кулындагы озын саплы пумала себеркесе белән якында утыручылар өстенә тузан өермәсе туздырып, баскыч басмаларын себерергә кереште. Аннары, себеркесеннән тузанны кагып, җыелган кешеләргә:
– Теләгәннәргә керергә мөмкин! – дип белдерде. Халык дәррәү кубып, шаулаша-гөжләшә ишеккә ташланды.
Мундир кигән адәм төрткәләшә-талаша йорт эченә җәһәтрәк керергә ашкынган кешеләр төркеменә таба кырыс күз карашын юнәлтте дә:
– Юләрләр! Җылы мич башында рәхәтләнеп бәрәңге ашап кына ятасы югыйсә, ә алар бунт чыгарып йөриләр! Инде хәзер менә суд бусагасын тапта! – дип, үзалдына мыгырданып куйды.
Бүген округ судында татар авылларында булып узган крәстиән чуалышлары һәм түрә үтерүләр турындагы эш каралырга тиеш иде.
Халык, хөкем залына кереп, такталары сыгылып торган озын тар эскәмияләргә утырыша башлады. Кайберәүләр, күзәтү өчен җайлырак булыр дипме, әллә бүтән сәбәптәнме, стена буендагы аралыкларга өелешеп бастылар.
Иң түргә – залның сәхнә сыман калкыбрак торган җиренә – яшел постау җәелгән озын өстәл куелган иде. Өстәл өстендә – сулы графин һәм берничә иләмсез зур кара савыты; аларның уртадагысы мәрмәр булып, аңа әллә нинди хикмәтле сурәт-бизәкләр төшерелгән иде. Янәшәдә шундый ук авыр, салмак шәмдәлләр, пресс-папье, ручка-каләм савыты ише нәрсәләр дә күренә. Стеналар буена утырып ял итәр өчен йомшак кәнәфиләр төзелгән. Һәр кәнәфинең як-ягында янә кечкенә өстәл, ә өстәл өстендә берәр кара савыты белән сулы графин тора. Зур өстәл артындагы түр стенага исә патшаның аягүрә басып төшкән зур сурәте эленгән. Ул өстенә ас тиресеннән тегелгән мантия һәм энҗеләр белән бизәлгән таҗ кигән иде. Аның каушау-курку белдереп торгандай тонык күз карашы залга төбәлгән иде.
Күпсанлы ишекләрнең уң яктагы берсе ихата сыман итеп киртәләнеп алынган: анда гаепләнүчеләр утырырга тиеш. Аңа капма-каршы сул як стена буенда да присяжныйларга утыру өчен шундый ук ихаталы урын әзерләнгән. Гаепләнүчеләр утырган эскәмия каршындагы озын өстәл янында – адвокатлар урыны. Ниһаять, уртадагы зур өстәл каршында мөнбәрне хәтерләткән һәм бөтен ягыннан парча, бәрхет белән тышланган шактый биек ике корылма тора. Аларның һәрберсенә алтын белән бизәп эшләнгән тышлы берәр китап – Коръән белән Инҗил куелган иде.
Вакыт үтә торды. Залда утыручыларның кайберләре инде йокымсырый ук башлаган иде. Почмакларда басып торучылар арасында да сабырсызланып, уфылдап куйган тавышлар ишетелгәләде. Бары имчәк балалар гына, әниләренең сөте кипшергән имиләренә борыннарын төртеп, мышный-мышный тәмле йокыга талганнар иде.
Кинәт залда җыелган халык җиңелчә гүелдәп, җанланып куйды: түрдәге ян ишекләрнең берсеннән кара тужуркасының якасына йолдызлар таккан, түгәрәк сирәк сакаллы, кызыл битле, алтын кысалы күзлек пыялалары артына яшеренгән үткен күзле бер кеше чыкты. Бу – хөкем эшләрен оештыручы кеше – тәртип караучы иде. Ул бер читтәге урындыкка барып утырды да, үзе алып кергән кәгазьләргә карандаш белән ниндидер билгеләр куярга кереште. Залда гүелдәү шундук басылды.
Аннары залга бер-бер артлы присяжныйлар керә башлады. Алдан керүчеләрнең икесе поп иде. Берсе – тәбәнәк буйлы, юан корсаклы, муенына зур алтын тәре такканы – тирләгән симез яңакларын әледән-әле кулъяулык белән сөрткәләп ала; өстенә кигән кара киеменең киң җиңнәреннән аның куе төк баскан итләч беләкләре күренеп-күренеп китә. Икенчесе – озын, арык гәүдәлесе – бөкрәебрәк атлый; кечкенә күзләре яшьле, кызарган, челт-челт итеп гел ачылып-йомылып торалар. Күкрәгендәге тәресе исә, сәгать теле сыман, атлаган саен чайкалып куя. Моның өстенә, ул чукраграк та иде булса кирәк, чөнки сөйләшкән чакта колак яфрагын әңгәмәдәшенең нәкъ авызына ук китереп тота иде.
Поплар артыннан башына ак чалма ураган, юл-юллы ефәк чапан кигән мулла керде. Утырышчы булуы белән горурлануы аның йөзенә үк чыккан иде. Урынына барып утыргач, ул башын күтәреп залдагы кешеләргә вәкарь генә күз йөртеп чыкты, һәм шул вакыт аның чаларган куе сакалы астыннан май тапларына катып беткән бишмәт изүе күренеп китте...
Шуннан соң, тыны бетеп уфылдый-уфылдый, төсе-бите белән уртакул сәүдәгәргә охшаган бер алпавыт керде: түгәрәкләп китәрткән чәч, түгәрәк сакал, бәрәңге борын, елмаеп ерылган авыз. Киеме дә шуңа туры килгән: аягында бөрмә кунычлы лаклы күн итек, өстендә бөрмә билле кәзәки, перәшкәсенә көмеш бизәкләр төшерелгән купшы бил каешы.
Алпавыт белән янәшә бер татар сәүдәгәре урын алды. Ул һич тә тыныч утыра алмый: җептәй нечкә мыек белән каймаланган иреннәре туктаусыз нидер пышылдый, чалара башлаган кечкенә кара сакалы берөзлексез калтырана, дерелди; яки кулын күтәреп дога кылгандай битен сыпырып куя, яисә кесәсеннән шалкан чаклы түгәрәк зур сәгатен чыгара да, аны колагына куеп игътибар белән тыңлап тора. Аннары, сәгатьне яңадан кесәсенә тыгып, сөрмәле күзләрен түбән төшерә дә, әүвәлгечә иреннәрен кыймылдатып, кабат нидер пышылдарга керешә.
Присяжныйлар арасында такыр башлы, кара мыеклы яшь кенә бер татар алпавыты да бар; сюртуктан һәм галстуктан булса да, ул башына түбәтәй кигән иде.
Шулай ук монда карт бер генералны, геморрой авыруыннан җәфаланучы чиновникны, чиркәү старостасын, фабрика-завод хуҗаларын, банк директорларын һәм башка шуның ише түрәләрне күрергә була иде... Хәтта асыл сөяктән булган ниндидер дәрәҗәле бер адәм дә бар иде. Шулар белән янәшәдә үк – маклер, подрядчик яки кафешантан хуҗасы...
Присяжныйлар үз урыннарына утырышып беткәч, залга судның үз штатында торучы поп белән мулла керде. Алар, мөнбәр сыман әлеге трибуналар янына килеп, гадәтләнелгән бер өлгерлек белән алларына Инҗил һәм Коръән ачып салдылар.
Ул арада уң яктагы ян ишек артында богау чыңы һәм салмак адымнар белән атлап килгән аяк тавышлары ишетелде. Моңа җавап итеп залдагылар шундук дәррәү гөжелдәп куйдылар. Эскәмиядә утыручыларның кайберләре хәтта аягүрә торып басты.
Солдатлар, кылычларын шәрәләндереп, ишекнең ике ягына тезелеп бастылар. Залдагы гөжелдәү берьюлы тынды. Шул үлем тынлыгы эчендә залга, богауларын чыңлатып, тоткыннар төркеме килеп керде.
Кинәт бөтен залны:
– Әти! – дип кычкырган бала тавышы яңгыратты. Залдагылар, сискәнеп китеп, тавыш ишетелгән якка борылып карадылар. Моны, богауланган әтисенең ишектән керүен күреп, Фәхринең кечкенә кызы кычкырган иде. Фәхри үзе дә дулкынлану, әсәрләнү кичергән хәлдә, хатынын һәм кызын сәламләү өчен кулын югары күтәрергә теләгән иде дә, авыр богау ирек бирмәде. Калтыравык богау чыңы гына бу юлы ничектер аеруча моңлы ишетелгәндәй булды.
Тәртип караучы ашыгып Мәфтуха янына ташланды.
– Әй, син! Телен тый кызыңның! – дип кисәтте ул.
– Дәшмә, кызым, дәшмә! – дип пышылдады курка калган Мәфтуха, кызын күкрәгенә кысып.
Тәртип караучы тын утырган халыкны ачулы күз карашы белән бер сөзеп чыкты да, тоткыннарга борылып:
– Баш киемнәрегезне салыгыз! – дип җикерде. Тоткыннар, богау-чылбырларын шалтыр-шолтыр чыңлатып, кулларын күтәрделәр. Чылбырлары кыскарак булган кайберәүләргә баш киеменә үрелеп җитү өчен хәтта бөгелергә туры килде.
Аннан соң залда яңадан тынлык урнашты. Бары тоткыннарның ачу катыш моңсу күз карашлары гына залны айкап, эскәмияләрдә утыручы якыннарын, туганнарын, дус-ишләрен эзли һәм алар белән сүзсез әңгәмә алып бара иде.
Бераздан кыңгырау шалтырады һәм тәртип караучының:
– Хөкем килә! Торып басыгыз! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде.
Халык дәррәү аягүрә торып басты. Шунда ук бер як ишектә судьялар белән сәркәтип, ә икенче якта прокурор күренде.
Хөкемне башлап җибәрү өчен кирәкле гадәттәге рәсмилекләр үтәлеп, гаепләнүчеләр һәммәсе барланып-тикшерелеп чыгылгач, залда утыручылар арасыннан шаһитлар – Сабирҗан мәзин, Фәйзулла староста, Гыймади карт һәм Таҗиның туган энесе Вафа куштан хөкем өстәле янына чакырылдылар. Җирән сакаллы, тешләре коелып беткән Исхак мулла аларның һәрберсеннән ант әйттерә башлады. Шаһитлар бутала-тотлыга, аңлаешсыз сүзләрне исә бөтенләй вата-сындыра тыңкышланып сөйләгән мулланың һәрбер әйткәнен кабатлап барырга тырыштылар һәм иң соңында үзләренең хөкем барышында дөресне генә сөйләячәкләре турында Коръән үбеп ант иттеләр. Шуның белән шаһитлардан ант бирдерү тәмам булды. Аларны шундук махсус билгеләнгән бүлмәгә озатып куйдылар.
Ул арада поп, шаһитларның һәммәсе дә татарлар гына булуны күреп, Инҗилен ябып куйды, күнегелгән кул хәрәкәте белән башындагы бөркәнчеген алып ташлады да, аны каядыр мөнбәре астына яшереп, тавыш-тынсыз гына залдан чыгып китте.
Шуннан соң гадәттән тыш озын, ялыктыргыч гаепләү актын уку башланды. Гаепләнүчеләр үзләренә аңлаешсыз сүз-тәгъбирләрне рәтләп тыңламадылар да диярлек. Алар зал буенча күзләрен йөртеп үзләренең якыннарын эзлиләр, тапкач, аларның яшь тулы моңсу күз карашлары белән очрашып, эчке әрнүдән яңадан күзләрен алалар һәм, нидер өмет иткәндәй, присяжныйларга текәләләр. Тоткыннарның киләчәк язмышы әнә шул присяжныйлар кулында. Белергә иде, аларның кайсы дус та, кайсы дошман икән? Йөзендә шәфкать нуры балкыган әнә теге мулла ярдәм итәр, бәлкем? Әллә менә бу ягымлы йөзле сәүдәгәрме? Бәлкем, теге татар алпавыты ярдәм итәр? Аның кыяфәтендә шундый ялагайлык чагыла, теләсә, ул әллә нинди зур дәрәҗәле түрәнең дә күңелен эретә алыр шикелле. Ләкин присяжныйлар гаепләнүчеләрнең күз карашлары белән очрашырга теләмиләр, башларын түбән иеп, аска карап утыралар... Шуннан соң гаепләнүчеләр ялварулы күзләрен прокурор, судьялар утырган якка күчерәләр иде.
Прокурор исә эшкә чумган: бәләкәй генә сөяк саплы пәке белән тырнакларын кисеп утыра; үз эшен ул бик җентекләп эшли, тырнагын кискәч, һәрбер бармагын әйләндерә-әйләндерә бик озаклап карый. Чәнчә бармагында зур бриллиант кашлы йөзек ялтырый. Прокурорга монда күңелсез икәнлеге күренеп тора: гаепләү актын гына түгел, хөкем карарының нинди буласын да ул инде күптән белә иде.
Ә сәркәтип авыз эченнән мыгырдангандай бертөрле тыңкыш тавыш белән гаепләү актын укуын дәвам итә. Аңлаешсыз сүзләр арасында ара-тирә гаепләнүчеләрдән берәрсенең исеме телгә алына; андый чакта исеме әйтелгән әлеге тоткын тирән йокыдан уятылгандай кинәт сискәнеп китә һәм акайган күзләре белән актны укучы чиновникка текәлә. Бу тыңкыш тавышның турыдан-туры аның үз язмышына бәйле икәнлеген ул аңлый, әлбәттә; шуңа күрә аның күзләрендә ниндидер усал бер очкын кабына; үз язмышын шулай җиңел генә хәл итәргә әзер торган бу алама адәмне ботарлап ташларга теләгәндәй, ул кулларын йодрыклап, алга омтылып куя... Ләкин авыр богаулар, аны кисәткәндәй, шомлы тавыш белән чыңлап куялар, һәм тоткын, үзенең көчсезлегеннән тешләрен шыкырдатып, кулларын түбән төшерә, аның какча яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәри...
Шуннан ул күзләрен яңадан зал буйлап йөртә башлый, анда утырган якын кешеләрен – хатынын, балаларын, туганнарын эзли... Әмма хатыны, баласы, туганнары аның кызганыч күз карашына түзә алмыйча, яшькә буылып, башларын читкә боралар.
Ялыктыргыч уку ике сәгать дәвам итте. Ниһаять, хөкем рәисе гаепләнүчеләр утырган якка таба башын борып:
– Таҗетдин Мөхәммәтсалих улы Миңлебаев! – дип эндәште.
Таҗи урыныннан торды. Тынлыкка чумган залны күзләре белән бер айкап чыкты да, хөкемчеләргә таба борылып басты.
Хөкем рәисе, өстәлгә җәеп салынган кәгазьләрне актаргалап, Таҗига сорау бирде:
– Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтерүдә, сакчыларга корал белән һөҗүм итүдә, мулланы үтерүдә, һәм ниһаять, авылга хезмәт вазифаларын үтәү өчен килгән становой белән стражникларны үтерүдә сез үзегезне гаепле саныйсызмы?
Таҗи җавап бирмәде. Аның караңгы йөзеннән берни сизелми иде. Судья, җавап көтеп, кәнәфиенең аркасына ятарак төште. Таҗи һаман дәшми басып торуында булды. Судьяның кабат соравына да җавап кайтармады. Прокурор, өстәл аша үрелеп, судьяның колагына нидер пышылдап әйтте.
Судья кыңгырау шылтыратты. Залга җиз төймәле кыска тужурка кигән тәбәнәк, чандыр гәүдәле, кылый күзле, каратут йөзле бер кеше килеп керде. Керүгә үк, ул судьяга таба сораулы күз карашын текәде. Бу – округ суды штатында торучы тылмач иде.
Татарчаны һәм казакъчаны үзара буташтырып, ул Таҗига баягы сорауның мәгънәсен аңлатырга кереште. Үзеннән нәрсә сораганнарын тылмачсыз да яхшы төшенгән Таҗи исә әүвәлгечә дәшми басып торуында булды.
Ахырда судья түзмәде, сорауны икенче төрлерәк итеп куйды:
– Миңлебаев, сөйләгез: становой белән стражникларны сез ничек кыйнадыгыз?
Таҗи ачу белән җавап бирде:
– Бер үк нәрсәне мең мәртәбә сорыйсыз! Сөйләдем ич инде! Шул җитмәгәнмени?!
– Иптәшләрегезгә: «Егетләр, тегеләрен карагыз!» – дип кычкыручы һәм беренче булып становойга һөҗүм итүче сез булдыгызмы?
– Әйе, мин.
– Ни өчен сез моны эшләдегез?
– Становой барыбер бәладән котыла алмас иде. Халыкның ачуы ташып чыккан иде. Мин булмасам, бүтән берәрсе һөҗүм иткән булыр иде аңа... Кешеләрне рәнҗетергә ни хаклары бар аларның?..
Таҗиның җавабы шуның белән тәмам булды. Судья никадәр тырышмасын, гаепләнүче шуннан артык бер авыз сүз дә әйтмәде.
Ахырда Таҗи эшенә бәйле барлык документларны кычкырып укып чыктылар. Бу документлар арасында авыл куштаннары язып җибәргән гариза да, Таҗиның Хәмзә Бикмуллин дигән кешене үтереп, аның паспортын үзенә алуы турында рәсми акт та, гаепләнүченең Бикмуллин фамилиясе астында шахтада эшләгәнен раслый торган белешмә кәгазь дә бар иде. Шулай ук монда сакчылык отрядына һөҗүм итү һәм мулланы үтерү вакыйгаларын сөйли торган башка кәгазьләр дә теркәлгән иде.
Гаепләнүчеләрнең һәммәсе хөкем алдында җавап биреп бетергәч, шаһитлардан сорау алу башланды.
Беренче булып Вафа сөйләде. Ул, үзенең закон алдында буйсынуын ничек кенә булса да күрсәтергә теләп, сорауларга кирәгеннән артык күп сүз белән җавап бирде һәм абыйсын мөмкин кадәр тирәнрәк батырырга тырышты.
Иң ахырда аңардан:
– Гаепләнүчеләр әйтә: имеш, урыс түрәләре мөселман диненнән көлеп халыкның ачуын кабарттылар, диләр. Бу хакта сез нәрсә әйтә аласыз? – дип сорадылар.
– Түрәләр тарафыннан динне мыскыллау шикелле нәрсәләр булмады, – дип җавап бирде Вафа. – Булган тәкъдирдә дә, аның өчен кеше үтерергә ярыймыни? Андый эшкә менә болар ише, – ул Таҗига таба төртеп күрсәтте, – денсезләрнең генә кулы барса барыр. Ә без, мөэмин-мөселманнар, Аллаһы Тәгалә кушканча яшибез.
Вафадан соң берәм-берәм башка шаһитлар чакырылды, Аларга да бер үк төрле сораулар бирелде. Үз нәүбәтләрендә, бу шаһитлар да Вафа әйткәнне кабатлап, түрәләр тарафыннан бернинди кыерсыту, динне мыскыллау ише нәрсәләр булмаганны исбатларга тырыштылар.
Ниһаять, прокурор сүз алып, сәгать ярымлык нотыгын түбәндәгечә тәмамлады:
– Киләчәктә дәүләт иминлеген какшату, яшәп килгән стройга каршы чыгу һәм крәстиән белән алпавыт арасындагы нормаль мөнәсәбәтләрне бозарга тырышу кебек һәртөрле явыз омтылышларга вакытында чик куярга кирәк булыр. Мондый җинаятьләр өчен бүтәннәргә сабак булырдай каты, ләкин гадел җәза куллану зарур. Шуңа күрә, мин Миңлебаев ише аеруча куркынычлы җинаятьчеләрне үлем җәзасына хөкем итүне таләп итәм.
Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, гаепләнүчеләрнең үзләре яллаган адвокаттан да бәхетләре булмады. Язмыш аларга яклаучы итеп Гәрәй морзаны билгеләгән иде. Хөкем алдында тикшерелә торган эшнең бөтен катлаулылыгын ачып салу, татар авылларында әле һаман дәвам иткән чуалышларның асыл сәбәпләрен, аларның иҗтимагый нигезләрен күрсәтү урынына, ниһаять, хөкем һәм присяжныйлар игътибарын тере кешеләргә – ирексездән законга каршы чыккан «җинаятьче»ләрнең язмышын җиңеләйтү юлына юнәлтү урынына – тәмле телле адвокат бер сәгать буена бөтенләй эшкә кагылышы булмаган ят нәрсәләр турында сайрады. Аның тигез агышлы, йокымсыраткыч бу нотыгында ниләр генә юк иде! Башкалада чыга торган либераль бер газетаның соңгы санында басылган баш мәкаләдән өзекләр китерү дисеңме, кайчандыр студент вакытында укылган Рим хокукы курсыннан хәтердә калган аерым «акыллы фикерләр» яки дивар календаренда укылган мәзәк анекдотлар дисеңме – болар һәммәсе Гәрәй морза нотыгында телгә алынды.
Гаепләнүчеләрнең адвокат сүзләреннән ни дә булса аңлый алулары бик шикле иде; һәрхәлдә, алар аны бөтенләй тыңламадылар да диярлек, чөнки аларның үз кайгылары үзләренә җиткән иде.
Адвокат сөйләп бетергәч, гаепләнүчеләргә соңгы сүз бирелде. Тотлыга-тотлыга, ләкин эчке бер инану белән, алар үзләренең гаепсез икәнлекләрен белдерергә тырыштылар. Киң җилкәле, зур, елтыр күзле бер тоткын егет ашкынулы хәрәкәт белән урыныннан сикереп торды да, дулкынланудан тотлыга-тотлыга, таш ыргыткандай, зал өстенә өзек-өзек сүзләр ташлады:
– Җир юк... салымнар... алпавыт... камчылар белән суктырдылар...
Күңел түреннән әрнеп чыккан бу сүзләр, тулы мәгънәле җөмләләргә оеша алмаганлыктан, хөкем өстәле тирәсендә утыручы арыган присяжныйларга аз гына да тәэсир итмәде, шуңа күрә егет ачу белән кулын селкеп куйды да:
– Э-е! Барыбер!.. – дип сүзен бетерде. Фәхри исә:
– Язмыштан узмыш юк, ләкин мин гаепле түгел. Моңа Алла үзе шаһит, – диде.
Таҗи соңгы сүздән бөтенләй баш тартты.
Судьялар киңәш бүлмәсенә кереп киттеләр.
Залдагы кешеләр әкренләп таралыша башлады. Үз эшен беткәнгә санап, яклаучы адвокат китеп барды, тәрҗемәче казакъ та китте, алар артыннан җәһәт кенә Исхак мулла да чыгып югалды. Хөкем залына көн саен «мәзәк» карарга йөрүче тамашачылар да төркемнәре белән ишеккә юнәлделәр. Тик гаепләнүчеләргә кардәш тиешле кешеләр генә, стена буйларына утырышып, төенчекләреннән барлы-юклы азыкларын чыгарып, тамак ялгарга керештеләр. Тоткыннардан да кайберәүләр тын гына икмәк катысы кимерә иде. Адвокатлар өстәле янында исә суд тәртибен караучы бик тәмләп бутерброд ашап утыра иде.
Кичке эңгер-меңгер төште, зал эченә күгелҗем күләгәләр ятты. Судьяларның кайчан кереп, нинди хөкем карары чыгарачакларын һичкем белми иде.
* * *
Мөселман присяжныйлары хөкем барган вакытта казага калган өйлә намазын укып та бетермәгәннәр иде әле, шул чакны эчке бүлмәләрнең берсендә зур өстәлгә бай табын әзерләнде. Присяжныйларның өй җәмәгатьләре тарафыннан курьер белән җибәрелгән төрле сый-хөрмәт һәм тәмле эчемлекләр куелган иде бу табынга. Ишек янындагы кечкенә өстәл өстендә ике чиләк сыешлы самавыр җырлап утыра. Хәтта хадимлек итү өчен каравылчы карт һәм аның кызларыннан махсус кешеләр дә билгеләнгән иде.
Башына түбәтәй кигән татар сәүдәгәре һәм мулла шундук алма бәлеше белән чәйгә ябырылдылар. Өстәлнең икенче ягында аларга каршы утырган татар алпавыты, күзен хәйләкәр генә кысып, муллага эндәште:
– Эчми утырсаң, ничектер оят кебек... Без мөселманнар өчен оят. Барыгыз өчен миңа тырышырга туры килер, ахры! Берәр кәсә төшерсәм, Аллаһы Тәгалә мине гафу итәр бит, хәзрәт, шулаймы? – диде.
– Бүген көне-вакыты шундый дигәндәй... һәммәбез дә иректән мәхрүм кешеләр инде, ә ирексез кешенең Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһысы булмый, – диде мулла. Кәсәләр бер-бер артлы күтәрелә торды. Йөзләргә кызыллык йөгерде, күзләр майланып елтырады, сүз куера төште. Баягы дәрәҗәле адәм, күзенә моноклен куеп, мулла белән татар сәүдәгәрен бик озаклап күзәтеп торды-торды да:
– Әфәнделәр, нигә сез эчми утырасыз? Коньякны берәр рюмка җибәрсәгез иде, – диде.
– Мин мөселман кеше... Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте юк. Харам әйбер... – диде мулла, уңайсызланып.
– Ташлагызчы! Бик иске караш ич бу! – дип кыстый бирде дәрәҗәле адәм. – Әнә безнең батюшкадан үрнәк алыгыз: рухани булса да, куркып тормый, ашыйсын ашый, эчәсен эчә! Ә сезнең милләттәшегез, Гани Газизыч соң? Өч йолдыздан баш тартыр идемени? Юкса үпкәләвебез бар, безнең мәҗлесне яратмыйсыз икән дип уйлавыбыз бар...
Мулла белән сәүдәгәр ни әйтергә белмичә аптырап калдылар, ә башына шактый «йөгергән» дәрәҗәле адәм аның саен кыза гына барды, һәм әгәр өстенә бөрмә билле казаки кигән алпавыт белән яшь татар присяжные арага кермәсә, кем белә, бәлки, мулла белән сәүдәгәргә бүген Алла каршында зур гөнаһ эшләргә туры килгән булыр иде.
Өстәл янында күп ризык ашалды, күп эчемлек эчелде, коньяк белән кушып күп яхшы сүзләр сөйләнде. Гадел хөкем өчен дә эчтеләр, патша хәзрәтләре саулыгына да эчтеләр, шулай ук табында утыручы һәрбер кешенең исәнлеге-саулыгы өчен дә аерым-аерым тостлар әйтеп эчтеләр...
Шулай бик озак сыйланып утырганнан соң алар һәммәсе берьюлы өстәл яныннан кузгалып, бүлмәнең төрле почмакларына таралыштылар һәм гадәттәге әңгәмәләрен башлап җибәрделәр. Берәүләр гаять белдекле кыяфәт белән хатын-кызлар турында сүз куерта, ниндидер яңа кафе-шантан җырчысы һәм аның гыйш-гыйшрәт маҗаралары турында гайбәт сата. Икенче почмакта соңгы ат чабышлары турында бәхәс купкан. Кемдер берсе, авызыннан төкерекләр чәчеп, чабышта иң арттан килгән атны мактый, шул ат кына җиңүгә хаклы иде дип ышандырырга маташа. Отставкадагы генерал үзенең янәшәсендә күндәм кыяфәттә басып торучы чиновникка геморрое турында зарлана. Икенче бер урында кайсыларыдыр шахмат һәм шашка уены белән мәшгуль. Ә күрше бүлмәдә бер төркем кешеләр преферанс башлап җибәргәннәр. Мулла белән әлеге татар сәүдәгәре генә, мәҗлестә бозылган тәһарәтләрен яңартып, инде йокларга ятканнар иде.
Гәрәй морза үзенә урын, эш таба алмыйча әле һаман бүлмә буенча киләп сарып йөри иде. Аның йөзе ни өчендер борчулы, серле иде.
Каравылчы картның кызлары табынны җыеп, идәнне себереп чыккач, Гәрәй морзаның йөзе кинәт ачылып китте. Ул өстәл янына килде, кесәсеннән өр-яңа уен карталары чыгарып, аларны шапылдатып өстәл өстенә ташлады да, дәртле, шат тавыш белән:
– Әфәнделәр, урын әзер! – дип кычкырды.
Бүлмә эче умартадай гөжелдәргә тотынды. Һәммәсе дә яраткан «шмендефер»ны уйнау өчен озын өстәл янына ашыкты. Шуны гына көткәндәй, бүлмәгә каяндыр бөтенләй яңа кешеләр дә килеп керделәр.
– Әһә! Безнең клуб бүген хөкем бүлмәсенә күчкән икән! – дип көлештеләр алар, һәм исәнлек-саулык сорашып, өстәл тирәли утырыша башладылар.
Чыннан да, округ судының киңәш бүлмәсе хәзер күп ягы белән клубны хәтерләтә иде. Тик йоклап ятучы мулла белән сәүдәгәр генә бу күренешкә бераз сәеррәк төс кертәләр иде.
Алтын путалы китапларга тупланган законнар җыелмасы хөкем карарының гадел һәм риясыз булуы өчен кирәкле мәҗбүри шартларны бик катгый рәвештә күрсәтеп үтә. Анда әйтелгәнчә, гаепләнүченең гаепле яки гаепсез икәнлеген присяжныйлар аныкларга тиеш, ә суд, гадәттә, шул аныкланган фактларга таянып, законның теге яки бу маддәсе нигезендә, тиешле җәзаны гына билгели. Присяжныйлар киңәшә торган бүлмә судьялардан бөтенләй аерым булырга тиеш, киңәшмә тәмам булганчы аларның беркем белән дә – прокурор белән дә, адвокат яки гаепләнүченең туган-тумачалары белән дә очрашырга һәм сөйләшергә хаклары юк.
Әмма гамәлдә бу кагыйдәләр үтәлми иде.
Монда да ул шулай булды. Судьялар бүлмәсе белән присяжныйлар бүлмәсе бер-берсенә янәшә һәм тоташ булганлыктан, хөкем карары чыгарылганчы бернинди очракта да очрашырга тиеш булмаган кешеләр, бу кагыйдәне бозып, бик тиз аралашып беттеләр һәм бөтенләй чит-ят эшләр белән шөгыльләнә башладылар.
Хәер, булачак хөкем карары әле игълан ителмәсә дә, алар өчен ул ачык иде инде. «Җинаятьче»ләрнең язмышы үлчәнгән, хәл ителгән. Бары бу комедияне уйнап бетерәсе бар да, шушы бинада тоткынлыкта озын һәм күңелсез бер төн уздырасы гына бар... Шулай булгач, нигә аларга бу төнне бераз җанландырып җибәрмәскә, аны күңеллерәк итеп уздырырга тырышмаска!
Иртән киңәш бүлмәсенә кергәч, хөкем сәркәтибе гадәттән тыш бер тамашага тап булды. Хәер, мондый хәлләрне еш күргәнгә, аның әллә ни исе дә китмәде бугай.
Йокысыз узган төннән йөзләре сулган, күзләре кызарган кешеләр әле һаман өстәл әйләнәсендә карта уйнап утыралар иде, Икесе тәрәзә йөзлегенә терәлеп шахмат уйный; алары да төнне йокысыз уздырганнар. Мулла белән татар сәүдәгәре бер читтә намазлыкларын җәеп намаз укырга утырганнар. Өстәлдәге тәлинкәләр һәм азык-төлектән бушаган башка савыт-саба һәммәсе дә сигара һәм папирос төпчекләренә күмелгән. Идәндә ниндидер ертык кәгазь кисәкләре, савыт-саба ватыклары, буш папирос тартмалары аунап ята. Алар арасында да тәмәке төпчекләре күзгә ташлана. Кыскасы, киңәш бүлмәсе бүген иң пычрак сыраханә сыман котсыз бер төскә кергән иде.
Иртәнге кояш нурлары тәрәзә аша үтеп бүлмәне яктыртканга, сәркәтип утларны сүндерде дә, карта өстәле янына килде; прокурор алдында яткан бер өем кәгазь акчаларга күзләрен майландырып карап куйды. Акчалар өстендә тагын чек кәгазьләре һәм алтын чылбырлы бер сәгать тә бар иде.
Сәркәтип, тавышын мөмкин кадәр ягымлырак итәргә тырышып, әкрен генә:
– Туктарга вакыт түгелме икән инде, әфәнделәр? Сәгать тугыз тулды бит... – диде.
Аңа беркем дә җавап кайтармады. Уенчыларның үз эшләре эш иде.
Сәркәтип, тавышын күтәрә төшебрәк, тагын сүзен кабатлады:
– Әфәнделәр, әйдәгез, залга чыгыгыз! Болай уңайсыз бит инде! Монда чит кешеләр бар... Бүлмәне җыештырырга да кирәк...
– Хәзер, хәзер, Сергей Иванович! – диде, ниһаять, прокурор, телгә килеп. – Каравылчыны чакырыгыз булмаса, җыештыра башласын, ә без икенче бүлмәгә күчәрбез, шунда уйнап бетерербез...
Уенчылар икенче бүлмәгә күченгәч, каравылчының кызлары бүлмәне җыештыра башладылар.
Карта уенында катнашмаганнарның берсе Гәрәй морза янына килде дә:
– Уен ничек булды соң, Гәрәй Александрович? – дип сорады.
– Ничек дип әйтергә? Начар түгел... Ярыйсы гына карталар чыккалады... – диде Гәрәй морза, сер бирергә теләмичә.
– Ахыры начар булмагае диюем, Гәрәй Александрович! Марусенькадан колак кага күрмәгез...
– Ул мәсьәләдә безнең адвокатка борчылмаска мөмкин, – диде алар янына килеп җиткән икенче берәү, сүзгә катышып. – Аны бүген бөтенләй чишендерделәр, хәтта портсигары белән сәгатен дә прокурорга оттырды...
Болай фаш ителәсен көтмәгән иде Гәрәй морза, шуңа күрә, нишләргә соң дигән сыман, кулларын гына җәйде һәм бер сүз дә дәшмичә зал ишегенә таба юнәлде.
Сәркәтип бөрмә билле казаки кигән алпавытка ниндидер кәгазьләр тоттырды. Узган төнне киңәш бүлмәсендә могтәбәр присяжныйлар тарафыннан төзелгән дип уйланылган, ә чынында хөкем сәркәтибе берүзе төзегән хөкем карары иде бу.
* * *
Гаепләнүчеләр һәм аларның кардәш-туганнары хөкем залында кичтән нинди рәвештә торып калган булсалар, иртәне дә шунда ук шул рәвешләрендә каршы алдылар. «Вөҗдан боерганча», «закон кушканча» хөкем итүчеләрнең гадел карарын көтеп, алар төннең төн буе урыннарыннан да кузгалмыйча борчылып, шомланып утырганнар иде.
Һәм менә тагын кыңгырау шылтырады, тагын таләпчән аваз ишетелде:
– Суд килә, торыгыз!
Хөкем ияләре һәммәсе дә үз урыннарына утырышкач, баягы алпавыт, үз тавышыннан үзе оялгандай, ашыгып һәм аерым сүзләрне авыз эчендә йотып калдырып, хөкем карарын укырга кереште.
– Фәлән-фәлән кеше фәлән-фәлән җинаятьләре өчен законның фәлән маддәсе буенча гаеплеме?
Тамак кибүдән аз гына тукталып тору, аннары кыска җавап:
– Әйе, гаепле.
– Фәлән-фәлән кеше?
– Гаепле!.. Гаепле!.. Гаепле!..
Тоткыннарның һәммәсе дә гаепле иде, билгеле, һәм һәр гаепкә законда аерым маддә табыла бара иде. Ә шул маддәләр нигезендә соңыннан аларның һәрберсенә котылгысыз, дәһшәтле хөкем карары үсеп чыкты.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 23
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.