Latin

Болганчык Еллар - 19

Total number of words is 3825
Total number of unique words is 2133
36.4 of words are in the 2000 most common words
51.7 of words are in the 5000 most common words
59.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Чиновник, түбән иелгән башын кырын салып һәм артык тырышудан телен чыгарып, көчәнә-көчәнә нидер язып утыра иде. Өстәл өстендә төрле эш кәгазьләре аунап ята; зур кара савыты дегет чиләгедәй катып, чирканыч бер кыяфәткә кергән; яңа чагындагы төсе уңып, кырыкмаса-кырык җиреннән тишелгән таплы клеенка эскәтер өстендәге кәгазьләр арасыннан шәм төпчеге һәм күмерле сургыч таякчыгы күренеп тора. Җиз шәмдәл төбенә исә, һәммәсе бергә буталып, тәмәке төпчекләре, янган шырпы, күгәргән иске каләм, сынык энә һәм төрле төстәге җеп кисәкләре өелгән иде.
Чиновник борылыбрак утырды, һәм Әкрәм карыйга аның маңгай турысыннан яртылаш чәче коелган такыр башы, күптән юылмаган җыерчыклы муены, керле киҗе-мамык якасы белән кырылып-искереп беткән кара галстугы аермачык күренде.
Бу губернатор түгел иде, билгеле; шулай да, карый уенча, ул түрә кешеләрнең берсе булырга тиеш иде.
Чит кешеләр өендә кулына комган тотып бәдрәфханәгә барып килергә кирәк булганда, карыйның, юлда хатын-кызга юлыкмас өчен, үзенең килгәнен белгертеп ерактан ук тамак кырып тавыш бирә торган гадәте бар иде... Бу юлы да ул шул сыналган алымын кулланырга булды.
Ләкин аның тамак кырып, йөткергәләп торуына түрә кеше игътибар итмәде.
Шул чакны яшь кенә бер егет, өстәл янына килеп, чиновникка ниндидер сорау бирде. Тегесе җавап кайтармагач, егет сорауны тагы да кычкырыбрак кабатлады.
Ниһаять, чиновник, гәүдәсен турайтып, урындык аркасына терәлеп утырды, ручкасын өстәл өстенә ташлады да, ачу белән кычкырып нидер әйтте. Аның күксел салынкы кашлары астыннан акаеп караган күзләрендә нәфрәт чаткылары елтырады, колагына җеп белән эләктереп куелган һәм бер пыяласы чатнаган күзлеге ачудан кечкенә борыны өстендә сикеренде; бозау койрыгыдай озын мыеклары ярсып тырпайды. Кипшергән яфраклы каен себеркесе төсендәге чигә чәчләре белән каймаланган аның йөзе бу минутта көлке дә, куркыныч та иде. «Губернатордан кала иң өлкән түрә шушыдыр ахры», – дип уйлады Әкрәм карый.
Ләкин, шул вакыт ишек яңадан ачылып, бүлмәгә икенче берәү килеп керде, һәм әле генә төкерек чәчеп җикеренгән чиновникның тәкәбберлеге шундук юкка чыкты, бөтен йөзе-кыяфәте ягымлыланып, күндәм, буйсынучан бер төс алды.
Ул җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, ишектән керүче кешенең каршысына йөгереп барып, аңа ихтирамлы күз карашын текәде һәм, тегесе нәрсә турындадыр сүз каткач, килешкәнлеген аңлатып, баш иде.
Әкрәм карый исә, яңа чиновник күренү белән, дәрәҗә ягыннан беренчелекне һич икеләнмичә аңа бирде һәм аны түрәләр арасында губернатор ярдәмчесеннән дә ким кеше булмаска тиеш дип алдан ук күңеленә беркетеп куйды.
Бүлмә эчендәге бүтән һичкемгә игътибар итмәстән, ул ялварулы күз карашын бары шул кешегә юнәлтте, һәм, беренче мөмкинлек чыгу белән, аңа кулындагы кәгазьләрен сузды. Олуг түрә, кәгазьләрне алып, прошениенең урысча тәрҗемәсенә һәм татарчасындагы ахыргы битләрне чуарлаган исәпсез-сансыз тамгаларга күз йөгертеп чыкты да, мыек астыннан гына көлемсерәп нидер әйткәч, бөтенесен Әкрәм карыйга кире бирде.
Урысча бер кәлимә сүз белмәгән мескен хәлфә нишләсен, кулындагы кәгазьләрен җилфердәтеп, яңадан бер читкә китеп басты.
Ул арада олуг түрә бүлмәдән чыгып китте, аның алдында әле генә ялагайланып бөтерелгән баягы чиновник та кире үз урынына барып утырды. Бары шул чакта гына ул карыйдан кәгазьләрне алырга дип кулын сузды.
Кәгазьләрне бик җентекләп, кат-кат укыганнан соң, чиновник Әкрәм карыйга борылып нәрсәдер әйтә башлады. Ләкин карый аның сөйләгәненнән берни төшенми иде. Ниһаять, ул урыс сүзләрен рәхимсез вата-сындыра үзенең татарча гына белгәнлеген аңлатты.
Чиновник озын агач кәнәфидә йокымсырап утырган городовойга таба борылды да:
– Кирилыч, бар, Абдулланы чакырып мен! – дип кычкырды.
Кирилыч, утырган җиреннән ялкау гына күтәрелеп, мине ник бимазалыйсыз дигән бер кыяфәт белән, әкрен генә ишеккә таба юнәлде.
Бераздан Абдулла дигәннәре күренде. Бая губерна канцеляриясенә килеп кергәч тә Әкрәм карый күзенә губернатор булып күренгән яшел ливреяле швейцар иде бу.
Ул шундук чиновникның сүзләрен тәрҗемә итеп бирде:
– Синең гербовой салымың түләнмәгән икән. Начальник шуны түләргә кирәк, ди.
Карый, бишмәт чабуларын ачып, куеныннан акча янчыгын чыгарды да, тиешле сумманы санап бирде.
– Сорачы, туган, эш кайчан хәл ителер икән? – диде ул, Абдуллага мөрәҗәгать итеп.
Түрә кеше Абдулла белән карыйга таба мәгънәле күз карашы ташлап алды да, ниндидер серле сүзләр әйтте. Абдулла бу сүзләрне тәрҗемә итеп:
– Майланмаган арба шыгырдый торган була, хәзрәт, аңлыйсыңмы? – диде.
Сөйләшүнең яшерен мәгънәсенә төшенә башлаган Әкрәм карый бишмәт карыныннан тагын акча янчыгын тартып чыгарды.
Шулай итеп, түрә кешегә биш, ә Абдуллага бер тәңкәдән «майлау садакасы» бирелде.
– Инде борчылма, хәзрәт, йомышыңны бүген үк губернаторга җиткерерләр, ә иртәдән калмый прошениең патша хәзрәтләренә җибәрелер, – диде Абдулла.
– Тагын сора әле, энем, нәтиҗәсе ничек булыр икән? Яхшы булып бетәр ихтималы бармы?
– Анысын ул тәгаен әйтә алмый, – дип куйды швейцар эре генә. – Бөтенесе патша ихтыярына бәйләнгән. Ул әле яшь патша, үз кул астында күпме кеше яшәгәнен белергә теләсә дә сәер түгел... Әйтик, көтүче дә үз көтүендә күпме мал барлыгын белергә тиеш бит...
Мәүла Колы авылы крәстиәннәре тарафыннан үз өстенә йөкләнгән зур йомышны Әкрәм карый әнә шулай үтәде.
* * *
Мәдрәсәгә кайткач, Әкрәм карый:
– Каладагы эшләр бетте, Әхмәтсафа энем, прошениене бирдем, – диде. – Төн-фәлән дип шикләнмәсәң, хәзер үк кайтыр юлга чыгарга була.
Сафа бу тәкъдимгә шатланды гына.
– Нәрсәдән шикләнергә?.. Алла боерса, бернәрсә булмас, – дип җавап бирде ул. – Китәбез, мулла абзый!.. Хәзер, атны гына җигеп керәм.
Исмәгыйль һәм аның шәрикләре белән саубуллашканнан соң, Сафа белән карый авылга карый юл тоттылар. Кала тормышына ияләшеп, бераз ял иткән ат йөгертеп кенә барды. Урамда тыз-быз йөреп торучы конкалар аны инде элеккечә шикләндерми, өркетми иде. Берәвенең яныннан ул хәтта чабып узып китәргә дә курыкмады.
Әкрәм карый чананың бер почмагына кереп посты да, калада башыннан кичергән күңелле һәм күңелсез истәлекләргә бирелде. Мортаза байда булган голәма мәҗлесе, кырыс холыклы Сукыр Каюм, аның фәкыйрь өе, ихтирамлы Гәрәй морза – болар һәммәсе дә аның күңеленнән тагын бер мәртәбә җанланып уздылар.
Сафа да нәрсә турындадыр уйга батып бара иде. Ниһаять, ул тынлыкны бозып, үзалдына әйткәндәй:
– Һай, шук та инде бу шәкерт халкы! – дип куйды.
– Нигә алай дисең, Әхмәтсафа?
– Үз башымнан кичергәнне әйтүем. Без килеп төшкән көнне үк алар миңа кушамат тагып өлгерделәр, каһәрләр! Кая гына бармыйм, һәр җирдә «Йомыкый» дип артымнан кычкырып калалар. Мулла кушкан исемемне онытаммы әллә инде дип торам... Тагын нәрсә уйлап чыгарганнар диген! Беркөнне шулай кич белән атны карап-ашатып кердем дә, эш юклыктан почмакка барып утырдым. Шунда утырган көйгә йоклап киткәнмен бит, хәерсез. Берзаман нәрсә беләндер шап берне баш түбәсенә! Күземнән утлар күренде – аудым да төштем идәнгә. Үлемем шушы икән, мәйтәм... Исемә килгәч кенә белдем: иләмсез калын китап белән сукканнар тегеләр... Ә үзләре белмәмешкә салыша, сораштырган булалар: «Нәрсә булды сиңа, Йомыкый абзый?» – янәсе. Миннән шулай көлүләре инде шайтаннарның! Тагын берәр нәмәрсәкәй эшләмәгәйләре дип, ул төнне бөтенләй йокысыз уздырырга булган идем дә, күпкә түзәлмәгәнмен, кабат йоклаганмын. Бервакыт төчкерәсем килеп уянып киттем. Тотындым шуннан төчкерергә, һич туктап булмый бит, чын менә, мулла абзый!.. Монысында нәрсә эшләгәннәр дисеңме?.. Кәгазьне көпшә сыман итеп төргәннәр дә, эченә төелгән борыч салып, шуны борын тишегенә өрдерткәннәр. Соңыннан әйтәм үзләренә: «Болай шаярырга ярыймыни, – дим, – ялгыш күзгә эләктереп, сукыр калдыруыгыз бар бит», – дим. Тагын көләләр: «Сукыр калсаң соң, мәдрәсәгә суфый итеп куярбыз үзеңне, кала кешесе булырсың, авылга кунакка гына кайтып йөрерсең!» – диләр. Ни дип җавап бирәсең инде аларга?! Икенче бер мәртәбәсендә, иртән ишегалдына чыгыйм дип, кизитегемне кисәм – эче лычма су... Көне буе мич янында кизитекләрем кипкәнне саклап утырдым; сакламас идең – минсез генә үзләре киптерә башлаулары бар. Ул чакта инде көт тә тор: итекләрнең күмере түгел, көле дә калмас... Һи, бар шуклыкларын сөйли башласаң, авызыңда сүз җитмәс... Бервакыт тагын, базардан кайтсам, солы капчыгына көл аралаштырып салганнар!.. Безнең ишедән көләргә осталар, әйтәсе дә юк!.. Без кем аларга? Кем булсын – сала мужигы... Кая инде ул безгә кала кешеләре белән тиңләшергә!.. Кабат калада булырга туры килсә, валлаһи газыйм, мәдрәсә ягына әйләнеп тә карамыйм, постоялый дворга төшәчәкмен... Әле дә ярый, эшебез уңды – прошениене тиешле җиренә ирештердең, мулла абзый.
– Әйе, анысы, Аллага шөкер, әйбәт булды, эшнең яртысы эшләнде! Хәзер инде патша әгъзам хәзрәтләреннән уңай җавап килгәнне генә көтәсе калды, – диде карый.
VII
Зуррак эшләр өчен кирәкле әзерлеге һәм мондый чуалышларны төпле бер эзгә салып киңәйтеп җибәрерлек җитәкчеләре булмаган халыкның, берничә түрәне үтереп, якын тирәдәге утарларны талап азрак үч алган төсле булгач, кызуы сүрелде. Чуалыш-кузгалышы зурга китә алмыйча басылды. Йөрәгендә кайнаган ут казанын сүрелдерә алмыйча ярсып җилкенгән, әллә нинди зур-зур теләкләр белән янып, зуррак эшләргә ашкынган Таҗи һәм Фәхри шикелле аерым кешеләр булса да, алар бик аз, диңгездән бер тамчы гына иде.
Түрә-кара пыран-заран килеп, әллә кайларга качып һәм яшеренеп беткәнлектән, чуалышка катнашкан бөтен волостьлар, авыллар һаман да хөкүмәтсез-властьсыз килеш иде әле. Халык урыс патшасының тупас һөҗүмнәреннән вакытлыча котылып, азрак тынычланган төсле дә күренә, әллә нинди шомлы бер якын киләчәкне сизенеп куркынган шикелле дә тоела иде.
Патшага, губернаторга, сенатка, тагын әллә кайларга, әллә кемнәргә прошение биргән авыллар үз прошениеләренә җавап килгәнне көтәләр иде.
Кырлардагы кар бераз басылып, шиңеп, өске ягы кояш нурында пыяла төсле ялтырап күзләрне камаштыра; ызаннар буенча тезелеп үскән былтыргы әрем, алабута һәм тигәнәкләр тигез кар астыннан төртеп чыгып, әллә кайларга – бик еракларга алып китә торган билгесез юлның маяклары шикелле күренәләр; бераз өскәрәк калкып калган ат юллары ак мамык өстендә борылгалап йөргән соры елан төсле тоелалар иде.
Менә беркөнне иртән, яктырып килгәндә, басу капкасы төбендә чана җигелгән атлар, әллә нинди ят кыяфәтле кешеләр күренде. Аларның кайсы юл белән һәм каян килгәнен беркем күрмәде. Әллә җир астыннан килеп чыктылар, әллә күктән иңделәр...
Авыл читендәге өйләрдән берән-сәрән генә чыккалаган кешеләр кулларын каш өсләренә куеп, әсәреп карый башлаганда гына, юл буенча тезелгән олау туктады. Чаналардагы кешеләр олау буенча мәтәлә-кадала йөгереп басу капкасы төбенә җыйнала башлады. Иң арттагылары да килеп җиткәч, җеназа укыгандагы шикелле рәт-рәт булып тезелделәр. Алда ялгыз басып торган берәүсе нидер әйтеп кычкырды. Шуның артыннан ук залп белән атылган мылтык тавышы җилсез, тын һавада бөтен авылны яңгыратты. Карындык тәрәзәләр дерелдәп калтырады. Ындырлардагы һәм каралты түбәләре астындагы каргалар, чәүкәләр, күгәрченнәр ояларыннан тузгып чыгып һавага күтәрелделәр. Ямьсез, котсыз тәбәнәк өйләрдән йөгерешеп чыккан халыкның күзләре тавыш ишетелгән якка төбәлде.
– Һайт, два, три! һайт, два, три! – дип бирелгән команда авазлары белән бер үк вакытта көйләп кагылган барабан тавышы яңгырады. Рәткә тезелгән мылтыклы солдатлар көрт ярып, барабан көенә кызу-кызу атлап, бөтен авылны дер селкетеп, урам буенча килделәр дә, капкасына «Староста» дигән язу кадакланган Фәйзулла куштан йорты турысына туктадылар. Артларыннан сузылган олаулары да авыл урамына кереп беткән иде инде.
Туры килгән беренче кием затын бөркәнеп чыккан бер агай, солдатларны күздән уздырып җибәргәч, бу күренешнең нәрсә аңлатканын төшенеп һәм хәзернең эчендә генә үзен чолгап алган әллә нинди тойгыларга бирелеп булса кирәк, үзе шикелле үк берәүгә:
– Җәләй күрше, күрдеңме? – дип кычкырды.
– Ие! – диде күршесе. – Сыртларны әзерли башларга кирәк булыр... Көт тә тор, менә күрерсең...
Килүчеләр халык телендә «обжор командасы» дип йөртелә торган җәза фиркасе иде.
* * *
Иртәгесен яңа становой да берничә стражникны ияртеп авылга килеп җитте. Сапый старшина белән писарь да, яшеренгән җирләреннән чыгып, Мәүла Колы авылына килделәр һәм үзләрен якларга-сакларга килүче җәза фиркасенең хезмәтенә әзер тордылар. Старшина белән писарь Фәйзулла куштанга урнаштылар. Становой Шәмси муллага, башлык офицерлар Сабирҗан мәзингә урнаштырылды. Солдатлар башка йортларга таратылды.
Тикшерүләр шул көндә үк башланды.
Үтерелгән становойга башлап һөҗүм итүче Таҗи белән Фәхри каядыр качып өлгергәннәр иде. Ә стражникларны арт яктан кочаклап алучылар, мулла, мәзин һәм куштаннар күрсәтүе буенча кулга алынып, аяк-куллары богауланып, шул көндә үк калага озатылдылар.
Аннан соң чуалышка катнашмаган кешеләрнең исемлеге төзелде.
Чуалышның башындарак: «Без ил белән бергә инде, ни күрсәк тә, бергә күрербез!» – дип шапырынган мулла-мәзин һәм куштаннар, сан алырга килүчеләрне куып җибәргәч тә, астыртын гына берәм-берәм волостька барып, үзләрен яздырган һәм сан алу белешмәсен вакытында тапшырып, хөкүмәт боерыгын үтәгән булып чыктылар. Шуның өчен дә алар чуалышка катнашмаган дип табылдылар.
Чуалыш вакытында авырып яткан яки өйдә туры килмәгән кешеләр дә мулла-мәзин һәм куштаннар рәтенә теркәлде.
Шулардан кала бөтен халык чуалышка катнашучы саналды. Болар эченнән дә бояр утарын таларга баручыларны аерып алып үзенә башка бер исемлек төзелде. Утар талауга катнашмый калучыларга унбишәр, тегеләренә егерме бишәр чыбык сугылачак булды.
Кичкә таба бер-ике йөк чи карама чыбыгы да урманнан кайтып, кемнеңдер мунчасында пешекләнеп өлгергән һәм караңгы төшкән вакыттарак кына киезләргә урап китерелеп, каравыл өенең идәненә ташланган иде.
Төн узды. Тагын таң атты, яктырды. Авыл уянды. Кояш күк читеннән үрмәләп югары күтәрелә башлады. Көнбатыш яктан ала-кола болыт төркемнәре килгән төсле күренә, кыйбла яктан көчле җил исә, яфраксыз агач ботакларына каткан ак бәсләрне коя һәм ачык-тишекле каралты түбәләренең калдык саламнарын тузгытып очыра иде.
Десятскийлар, сотскийлар, тагын тәрәзә-ишекләрне шакылдатып:
– Җыенга, җыенга! Берәү дә калмаска! – дип кычкырып уздылар.
Икенче төрле курку белән куркып, яңа тойгылар белән көрәшеп азаплана башлаган халык теләр-теләмәс кенә тагын каравыл өенә агылды.
Каравыл өен һәр яктан чолгап алган кораллы солдатлар, андый-мондый хәл була калса, «мәрхәмәтле» патшаның «изге» боерыкларын үтәргә әзер торалар; шул сәбәптән, җыенга дип килгән һәрбер кеше капкынга эләгә – һич кире чыгарылмый, өенә җибәрелми иде.
Түрәләр бөтен өере белән берьюлы килделәр һәм, чарасыздан сыкранып салмак бер көйгә гөжләп торган халык арасыннан узып, каравыл өенә кергәч, алдан билгеләнгән урыннарына тезелешеп утырдылар.
Байлар, куштаннар, мулла-мәзин – барысы да шунда иде. Берничә стражник кереп ишек төбенә басты. Берсе мич буенда торган озын эскәмияне уртадагы бушлыкка китереп куйды. Тагын берсе пешекләгән чи карама чыбыгын кочаклап китереп эскәмия янына салды.
Фәйзулла староста, һәр нәрсәнең кирәгенчә әзерләнеп беткәнен күргәч, алдындагы язулы кәгазьләрнең берсен алды да, өй ишеген ачып:
– Шәфигулла Хәсбиулла улы! – дип кычкырды.
– Мин!
– Әйдәле, энем Шәфикъ! – диде староста. – Монда сиңа тамга саласы бар икән...
«Мин!» дигән егет эчкә керде. Староста, шундагы стражникларга нәрсә турыдадыр ишарәләгәч, тагын үз урынына барып утырды.
Шәфикъны ике яктан ике стражник эскәмия янына төрткәләп китерде, һәм берсе, төксе генә итеп:
– Әйдә, сал бишмәтеңне!.. Ят шунда! – дип, эскәмиягә күрсәтте.
Өченче бер стражник идәнгә бөгелеп шомарак, сыгылмалырак һәм суккан чакта сызгырып төшәрлегрәк җилле чыбык сайлый иде.
Шәфикъ стражникның сүзен аңлап җиткермәде. Чөнки ул старостаның сүзен «берәр кәгазьгә тамга саласы бар» дип аңлаган иде. Суктырылачагын белсә дә, беренче таякның үзенә насыйп булуын уйламый иде әле. Шуның өчен дә ул, бераз аптырап, түрдә утырган түрәләргә күзен тутырып карады.
Становой:
– Нәрсәгә катып торасың? Әллә ишетмисеңме? – дип, аяк тибеп кычкыргач кына, ул мәсьәләгә тәмам төшенде. Ләкин анда да бишмәтен салырга ашыкмады. Становойның кушуы буенча, стражниклар аны җилтерәтеп чишендерделәр дә, күтәреп алып эскәмиягә йөзтүбән сузып салдылар. Бер стражник башына атланып утырды. Икесе аның ике аягын түбән басып тотты.
Кулына пешекләгән чи карама чыбыгы тотып, Шәфикъның аяк очына баскан дүртенче стражник:
– Моңа ничәү? – дип сорады һәм старостадан:
– Егерме биш! – дигән җавапны алгач, башта ике учына төкерде, шуннан соң чыбыкны югары күтәреп, һава ярып сызгыртып, җан көче белән Шәфикъның ялангач аркасына берне тартты.
Суктырылучы яман ачы тавыш белән акырып җибәрде һәм аркасын дуга төсле кәкрәйтеп күтәрде. Шәфикъ тавышын ишетеп, тыштагы халык та гөжләп шаулый башлады. Урамның икенче ягына җыйналган чуп-чуар хатын-кыз, бала-чага төркемендә дә чырылдап кычкырышкан, әрнеп елашкан тавышлар ишетелде.
Солдатлар мылтык чакмаларын чакылдаткалап, команда көткән бер рәвешкә керделәр.
Суктыручы стражник:
– Аркаңны күтәрмә! – дип, Шәфикъның аркасына чыбыкның сап ягы белән каты итеп төрткәч, җилләндереп, сызгыртып, тагын бер сукты. Шәфикъ тагы да ачырак итеп кычкырды. Тыштагы тавыш тагы да көчлерәк ишетелсә дә, кан коярга торган ерткыч солдатлар аркасында, бу юлы тәртип бозылмады. Эчтәге түрәләр, куштаннар, бәхетле байлар исә бик тыныч утыралар иде.
Шәфикъка бер унлап таяк сукканнан соң, аның аркасыннан чыккан кара кан аяктан тотып торучылар битенә чәчрәп, каравыл өенең җир идәненә тамчылый башлаганда, становой, урыныннан сикереп торып, эскәмия янына килде дә, стражник кулыннан чыбыкны тартып алып:
– Карап торам да, син юньләп суга белмисең икән... Менә кара, икенче юлы минемчә сугарсың. Менә болай сугалар аны! – дип, җан көче белән сукты һәм чыбыкны Шәфикъның аркасыннан алган чагында сыдыртып, ышкып, болай да кара кан агып торган яраларны ертып алды. Ул, стражникны өйрәтер өчен суга торгач, бөтенләй кызып китте булса кирәк, Шәфикъ өлешен үзе тәмамлады.
Староста:
– Җитте!.. Төгәл егерме биш булды! – дигәннән соң да, ул:
– Монысы пахуты булыр алай булгач, – дип, тагын бер сукты да, чыбыкны идәнгә ташлап, үз урынына китеп утырды.
Бу вакытта инде Шәфикъ кычкырмый, тыпырчынмый, ул әллә кайчан исеннән язган иде. Аны бишмәтенә урадылар да, старостаның җигүле атына салып өенә озаттылар.
Аннан соң тагын берәү чакырылды. Ул да шул рәвешчә суктырылып, истән язган хәлендә өенә озатылгач, башкасы кертелде. Анысының эше беткәч, тагын...
Шулай берәм-берәм чакырылып, ялангач аркаларына канлы тамгалар салынып, өйләренә озатыла торгач, егерме бишлекләр бетеп, унбишлекләргә нәүбәт җитте. Алары да шулай сугылып, өйләренә озатыла башлады.
Төш вакыты узды. Түрдә утыручылар ялкып, сугучылар арып киләләр иде инде. Становой, Сапый старшинага карап:
– Егетләрне бераз ял иттереп, үзебез тамакланып алмыйбызмы? – диде.
– Ярый! – диде карт старшина. – Тагын берәрсен кертеп чыгарыйк та... Теге егет чыбыгын да яңа алмаштырды бугай... Яңа чыбык әрәм булмасын... Каны катса, эшкә ярамас була.
Фәйзулла староста кәгазен тотып барып ишекне ачты һәм:
– Әкрәметдин Мөбин улы! – дип кычкырды.
Бу чакырылучы Әкрәм карый булып, ул гадәттә җыеннарга йөрмәсә дә, бу юлы старостаның атап чакыртуы буенча килгән һәм тыштагы халык арасында чуала иде.
Үз исеме чыгу белән, ул да, суелыр өчен кассапка керә торган аңгыра куй төсле, каравыл өенең тәбәнәк ишегеннән бөгелә төшеп эчкә керде. Канлы эскәмия янына килеп баскач, тилмереп караган күзләрен йөртеп, түрдә утыручыларга карады.
«Чәчеңне алган чакта пәке үтмәс булса да «авырта» дип рәнҗисең бит!.. Шулай ук карап торып суктырасыңмыни?» дип әйткән төсле итеп Сабирҗан мәзингә карады. Ләкин мәзин күзләрен читкә борды.
«Ничә елдан бирле балаларыгызга дин-иман өйрәттем. Үземә терәлгән бөтен ил хезмәтен үтәп килдем. Кызганмыйсызмыни?» дигәндәй итеп, байларга, куштаннарга карады. Болары да аның күзләре белән әйткәнне аңламаганга сабыштылар.
«Шушымы туганлык? Теләсәң, мине бу азаптан, бу хурлыктан коткарырга синең бер сүзең җитә бит!» дип әйтергә теләгән күзләрен туган агасы Шәмси муллага төбәде. Ул да башын иеп, күз кабакларын салындырды.
Становой:
– Нәрсә көтәсең тагын?.. Чишен, ят! – дип ачуланып кычкыргач кына, ул бәрән эчле, сатин тышлы намаз тунын салып стена буена идәнгә куйды. Кызыл төймәле әдрәс бишмәтен һәм чулак җиңле бикасап кәзәкиен салып туны өстенә куйды. Озын ак күлмәген муенына хәтле күтәреп, итләч аркасын ачты да, канлы эскәмиягә сузылып ятты.
«Мөбин ахун мәхдүме, Бохара пишкадәме, Коръән хафиз, авылның эчкерсез, күндәм, юаш һәм ярлы хәлфәсе; патшага прошение бирергә барган кеше» дип торучы булмады. Стражникларның берсе карыйның башына атланды. Икесе ике аягыннан тотты. Дүртенчесе, башкаларны «сыйлаган» төсле үк итеп, пешекләнгән чи карама чыбык белән һәйбәтләп, тырышып, көч аямыйча «сыйлады», аның аркасына да канлы тамга салды. Билгеле, карый да башкалар шикелле үк акырды, бакырды, кычкырды, елады, аркасын дугалады, тыпырчынды, дулады. Җир идәннең вак чокырларына җыйналган җәмәгать каны өстенә үз каныннан да тамчылар өстәп, истән ауды. Аны да бәрән тунына урап өенә озаттылар.
Түрдә утыручыларның кайсыберләре: «Патшага прошение бирергә барганын становой белсә, тагын бер унбиш таяк өстәтер иде моңар», – дип уйласалар да, ул турыда сүз кузгатучы булмады.
«Тамгалау» эше карыйдан соң вакытлыча туктатылды.
Түрәләр сыйланырга таралыштылар. Стражниклар ял итте. Сугылу нәүбәтен көтүчеләрдән һичкемне һичкая җибәрмәделәр. Алар аһ орып сыкрана-сыкрана палачларны көтәләр иде...
Зобанилар тамаклану һәм ял итү эшен бик кыска тоттылар. Чөнки аларны башка авылларда да шундый ук хезмәт көтә, шундый ук «изге» бурыч үтиселәре бар. Ашыгалар иде алар...
Яңадан җыйналып, бүленгән эшне дәвам иттерә башлагач, становойның соравы һәм Сапый старшинаның мәгъкульләве буенча, тагы бер эскәмия арттырып, ике урында суктыра башладылар. Стражниклар ике станга җитәрлек булмаганлыктан, аяклардан тотып тору шикелле генә кечкенә эшләрдә булышлык итәргә риза булучылар куштаннар арасыннан да табылды.
Бик тырышып эшләү аркасында гына, сугыласы кешеләрнең саны кичкә таба азайды. Шулай булса да, каравыл өендәге «мунча кертү» эшен караңгы төнгә хәтле сузарга туры килде. Чөнки түрәләр, соңгарак калып булса да, Мәүла Колы авылының эшен бер көндә бетерергә булганнар иде. Берәр сәбәп белән бүген эләкмәгән яки суктыруны сизеп күрше урыс һәм чирмеш авылларына качып котылган кешеләрне тотып, тиешле өлешләрен кирәгенчә тапшыру мәшәкатен авылда каласы башлык офицерлар үз өсләренә йөкләделәр.
Становой, старшина, писарь һәм стражниклар төн уртасы якынлашканда күрше авылга юнәлделәр. Ул авылга да икенче бер фирка килеп, кичәдән бирле становой белән старшинаны көтә иде.
Барабан кагып, мылтык атып, авылга кергән «обжор командасы» – җәза фиркасе урында калды. Солдатлар, рөхсәтсез-сораусыз, эләккән бер әйберне тартып алып теләгәнчә файдаланырга һәм саклык азыгы булмаган йортларның актык сыерын суеп ашаудан да тартынмаска кушылып, йортларга таратылды. Шушы эш өчен атап әзерләнгән солдатлар түрәләрнең боерыгын үтәүдә, билгеле, кимчелек күрсәтмәделәр. Өстәвенә, карт-корыны мыскыллау, хатын-кызны көчләү, урлау, талау шикелле һөнәрләре белән дә халыкны якыннан таныштырдылар.
* * *
Шушы вакыйгадан соң бер атна узгач, Гыйбад писарь тагын үзенең иптәшләре белән сан алыр өчен Мәүла Колы авылына килде.
Халык һаман да ачулы, әүвәлгедән битәр үчле булса да, бу юлы карышучы булмады. Сан алучылар теләгәннәрен эшләделәр. Кирәкле белешмәләрне тоткарсыз алдылар.
Башка йортлар рәтеннән алар Миңлебай Сафасы йортына да кергәннәр иде. Аркасы һаман да төзәлмәгән Сафа солдат, сәкегә йөзтүбән яткан килеш, сан алучыларның сорауларын, хатыны Саҗидәнең аларга биргән җавапларын тыңлый, Саҗидә ялгышкан урыннарда гына төзәткәләп җибәрә иде.
Алар белән эшне бетергәч, Гыйбад писарь түрдәге почмакта тәсбих тартып утырган карчыкка әйләнеп карады да, папкадан башка бер кәгазь алып, карчыкның үзеннән сорашып, аның биргән җавапларын аерым кәгазьгә терки башлады.
– Әби, яшең ничәдә икәнен беләсеңме?
– Мин барыс елда туган идем, балам, – диде карчык. – Үз исәбем буенча туксаннан күп артык булмаса кирәк иде дә, менә яшьләр исәпләп йөз дә алтыга чыгаралар ич!..
Гыйбад, писарь тагын бер кат Зөһрә карчыкның кыяфәтенә карап, баш чайкап куйды.
– Кайда тудың, кайда үстең, әби?
– Менә тагын! Әвен базында үсәләр ди микәнни?.. Авылда атам өендә үсмичә!
– Атагызның өе нинди урынга салынган иде?
– Кояшка каршы тау башында иде. Өй турыбыздагы зур-зур шомырт агачлары ап-ак чәчәк ата, бакча артыбыздагы карт чыршы агачы төбеннән салкын чишмә кайнап чыга иде... Әй, ул чаклар! Искә төшкәч, елыйсы килә... Хәзерге тормыш тәмуг газабына әйләнде бит инде...
– Ярый, ярый, әби, – диде Гыйбад. – Төрлесе булгандыр ул чагында да... Нәрсә ашап үстең?
– Бер мин генә имән әкәләсе ашап йөрмәдем инде... Башкалар төсле үк... Ипи белән май... Сосла... Әле ул чакта чәй дигән нәрсә юк иде. Инде генә чыкты...
Гыйбад писарь кәгазьләрен, папкаларын сәкегә куйды да, иптәшен ияртеп, ишек төбенә китеп туктады һәм:
– Әйт әле, әби! Без ничә кеше? – диде.
Аның бу эше, үзенчә, Зөһрә карчыкның күзләрен сынау иде. Карчык көчсез тавышы белән кыткылдап көлеп җибәрде.
– Әй балам! – диде ул. – Әле мин сезнең ничәү икәнегезне күрү түгел, теләсәм, энә саплап җөй тегәм...
Бу сүзне дә кәгазьгә теркәделәр.
Шул көннең иртәгесен үк Зөһрә карчык авырый башлады һәм, барлы-юклы бер атна чамасы авырып яткач, үлеп тә китте.
Сырты төзәлеп җиткән кешеләр, ил ирке һәм халык азабы белән сату итмичә, илгә нинди генә борчу килсә дә бергә уртаклашып, саф намусы һәм керсез күңеле, ак күкрәге белән дөньядан үткән аксакал Миңлебайның актык төсмере булып торган бу карчыкның җеназасына барып, олылап күмделәр.
Кайсыбер шаянрак кешеләр:
– Газраил фәрештә Зөһрә әбине дә эзләп тапты, ахры, – диделәр.
– Аңар, мөгаен, Гыйбад писернең күзе тигәндер...
– Безнең азапларны күрсәтер өчен генә аны Ходай шушы көнгә чаклы саклаган икән... – дип әйтүчеләр дә булды.
Ләкин ул турыда иң дөрес сүзне Әкрәм карый әйтте:
– Үлмәктән калмак юк, бу дөньяда һичбер нәрсә мәңге түгел... Барысы да фани...
Бу аның үз гомерендә беренче һәм ахыргы мәртәбә әйтә алган бердәнбер фәлсәфи сүзе иде.
Әйе шул! Бу дөньяда һичбер нәрсә мәңге түгел. Патша да, аның түрәләре дә, законнары да, камчылары да...
* * *
Мәүла Колыга җәза фиркасе килеп, тикшерүләр башланасы көнне Таҗи белән Фәхри һичкемгә сиздермичә авылдан качып киттеләр. Алар җәзалау-суктырулар дулкыны сүрелгәнче күршедәге урыс авылында күпмедер вакыт яшеренеп яткач, берәр төрле эшкә яллану нияте белән, тагын ары кузгалдылар. Ниһаять, кичке эңгер-меңгер төшкәндә, көне буе аягөсте йөрүдән арып-талып, кечкенә генә бер татар авылына барып җиттеләр.
Кыйшаеп утырган салам түбәле йортларның берсенең болдырында яшь кенә хатын басып торганны күреп, Фәхри:
– Киленкәй, без мосафирларга чәй эчертеп чыгармассыз микән? – дип сорады.
Хатын берни дип тә җавап бирмичә, ишектән кереп югалды һәм бераздан кире әйләнеп чыкты да:
– Әйдә, керегез, хода бәндәләре, – диде.
Таҗи белән Фәхри аңа ияреп чиста итеп җыештырылган өйгә керделәр. Түрдә, тәрәзә янында олы яшьләрдәге бер хатын җеп эрләп утыра; киез җәелгән сәке уртасында ике бала бик тәмләп катык ашый; сәкенең баш-башларында исә берсе яшь, икенчесе картрак кыяфәтле ике ир кеше йөзтүбән сузылып яткан иде. Болары ишектән керүчеләргә сүзсез генә башларын борып карадылар.
Баягы яшь хатын, кулына чиләк алып, суга чыгып китте, ә олырагы, кабасы яныннан торып, самавыр тирәсендә кайнаша башлады.
Таҗи белән Фәхри юл капчыкларын ишек бусагасы төбенә идәнгә куйдылар да, сәке читенә килеп утырдылар.
– Арыгансыздыр, бераз хәл алыгыз! – дип куйды ирләрнең олырагы.
– Рәхмәт, – дип җавап бирде Таҗи һәм сүз катучының йөзенә җентекләбрәк карады. – Инде йокларга да яткансыз димме? Эшне бик иртә бетерәсез, ахры?
– Эшләсәң эш дөнья хәтле! Ялкауланып ятуыбыз түгел... мәҗбүр булганга.
– Бөтен арка теткәләнеп беткән, кымшаныр хәл дә юк... Менә шуңа күрә ятуыбыз, – дип аңлатты яшьрәге.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 20
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.