Latin

Болганчык Еллар - 24

Total number of words is 3953
Total number of unique words is 2291
33.5 of words are in the 2000 most common words
48.5 of words are in the 5000 most common words
56.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Тик менә, Фәхринең әтисе үлеп китте, шуның белән бергә ваемсыз балачак та артта калды. Тормыш бермә-бер авырлашып, ул батраклыкка ялланырга мәҗбүр булды. Шулай да яшьлек – яшьлек инде ул, һаман үзенекен итә... Эштән никадәр генә арып кайтмасын, Фәхри барыбер урамга – иптәшләре янына ашкынды, тальян моңына кушылып җырлар җырлады, аулак өйләргә йөрде... Аннары качып-посып кына кызлар белән очраша башлады... Малайлар аша алар белән хатлар алышу... Саҗидәгә күзе төшү, аңа булган беренче мәхәббәте һәм күңел кайту. Саҗидә аны яратмады, Сафаны сайлады... Шуннан Мәфтухага ияләшү... Туй, йорт салу мәшәкатьләре...
Аннары коточкыч афәтле ачлык ел килде. Бөтен көч-гайрәт яшәү өчен, бөлгән хуҗалыкны торгызу өчен сарыф ителде... Ачлыкны уздырып, тормышны инде җайга салам гына дигәндә, тагын бәла килеп чыкты – бунт, чуалышлар кузгалды... Төрмә... Хөкем залы., һәм менә нәтиҗәсе – каторга, богаулар... Кызы белән Мәфтуха иректә, ә ул монда – төрмәдә... Ә Таҗины, әнә, үлем үк көтә инде...
Болытлар арасыннан ай калкып чыкты да, көмеш нурларын тәрәзә аша камера эченә сирпеде.
Шул вакыт ишегалдында ниндидер ыгы-зыгы башланды. Кемнәрнеңдер үзара сөйләшкән тонык тавышлары ишетелде. Коридордан таш идәнгә дөп-дөп басып надзирательләр чабып узды. Күрше камерада стена төеп кычкырган ачулы тавышлар яңгырады.
Тавышка йокыдан уянган Абдулла башын күтәрде дә, Фәхринең уяу ятканын күреп:
– Ишетәсеңме? Ишегалдында нидер бар, – дип пышылдады. – Әйдә, тәрәзәдән үрелеп карыйбыз. Син җилкәңне куеп торырсың, богаулы килеш барыбер үзең менә алмыйсың бит...
Фәхри, богау чылбырлары шалтырамасын өчен аяк очларына гына басып, тәрәзә каршына килде һәм гәүдәсен ия төште. Абдулла, аның җилкәсенә менеп басып, куллары белән тәрәзә рәшәткәсенә тотынды да, салкын ай нуры яктырткан ишегалдына карады.
– Кемнедер асарга алып баралар бугай, – диде ул, ләкин сүзен әйтеп бетерә алмады, астан каты итеп кычкырган тавыш ишетелде:
– Хушыгыз, дуслар! Үлемгә барам! Хуш, Фәхри, сау бул!
Бу Таҗи иде.
Тавышка бөтен төрмә уянды, тоткыннар дулкынлана, шаулаша башладылар,
Абдулла, акылдан шашкан кешедәй кызу-кызу атлап, камераны айкап йөренергә тотынды.
– Әй, син, урыныңа ят, сукин сын! – дип кычкырды аңа надзиратель, ишек тәрәзәчегеннән борынын күрсәтеп.
Ләкин Абдулла, аның җикеренүенә игътибар итмәстән, һаман киләп сарып йөрүендә булды.
Ә Фәхри боргалана-өзгәләнә идәндә ауный һәм елый иде.
* * *
Таҗи, солдатлар сагы астында төрмә ишегалды аша узып, түрдәге ташландык агач сарайга якынлашты да, эчкә керде. Керосин лампасы белән яктыртылган сарай эчендә шактый салкын һәм тынчу иде. Таҗиның күзе дар агачының аратасына бәйләп куелган бауга төште. Бау, яңа һәм әйбәтләп сабынланган булганга, шоп-шома иде. Ярым караңгы почмакта берничә кеше басып тора, аларның гәүдәләре томан аша күренгән шәүлә сыман бер тәэсир калдыралар иде.
Таҗины дар агачы янына китереп бастырдылар.
Ул үзен тыныч тотты, кушылганның һәммәсен үтәде.
Шулчакны ниндидер тоткарлык булып алды... Таҗи, башын борып, күләгәдә басып торучы кешеләргә җентекләбрәк карады. Төрмә начальнигы белән прокурорны ул бик тиз таныды. Ә менә алтын кысалы күзлек, эшләпә кигәне кем икән? Анысын Таҗи һич кенә дә хәтеренә китерә алмый иде. Шунда, янәшәдә үк, кораллы солдатлар баскан. «Солдат булсам, миңа да шулай кеше асканны карап торырга туры килер иде микән?» – дип уйлап алды Таҗи һәм бу уеннан шундук тетрәнеп китте. Ул, солдатлардан күзен алып, башын икенче якка борды.
Боларның һәммәсеннән читтә, берьялгызы, кызыл сакаллы, эчкә баткан авызлы, өстенә чалма-чапан кигән мулла басып тора иде... Судта шаһитларны шул ант иттергән иде... Ә бирегә нигә килде икән ул? Нәрсә кирәк икән аңа монда?..
Уйга талган Таҗи, ниндидер мыгырдану тавышы ишетеп, башын югары күтәрде һәм башта аңламыйчарак торды.
Хөкем карарын укыйлар икән:
«Россия империясенең император галиҗәнаплары указы буенча... Казан округ суды...»
Сүзләре аңлашылмаса да, карарның мәгънәсенә яхшы төшенде Таҗи. «Бөтенесе хәл ителгән бит инде, нигә укып торырга? Газабы озаграк булсын диюләре микәнни?» – дип уйлап куйды ул.
Шулвакыт каяндыр караңгыдан кызыл күлмәкле, куе көрәк сакаллы, йөзенең югары өлешен кара битлек астына яшергән палач килеп чыкты.
Палачның кушуы буенча, Таҗи дар агачы астында торган урындыкка менеп басты. Боларның барысын да ул тыштан бик тыныч кыяфәттә, төгәл итеп башкарды.
Палач ашыгыч хәрәкәт белән бәз капчыкны тоткынның башыннан кигезде дә, муенына элмәкле бау салды һәм урындыкны тартып алырга дип түбән иелде. Нәкъ шул минутта Таҗи, бөтен көченә талпынып, палачның күкрәгенә аягы белән типте. Палач чайкалып китеп җиргә барып төште.
Кискен хәрәкәттән аяк астындагы урындык та бер читкә тайпылды, һәм Таҗи ике багана уртасында һавада асылынып калды. Соңгы мизгелдә аның:
– Канечкечләр!.. – дип кычкырган гырылдавык тавышы яңгырады.
Аннары үлем газабы башланды. Эш тәмам булгач, башына эшләпә кигән баягы кеше асылган гәүдә янына килде дә, кан тамырын тотып карады.
– Үле! – дип нәтиҗә ясады ул бераздан.
Алдан әзерләнгән рәсми акт кәгазенә кул куйгач, һәммәсе дә сарайдан чыктылар. Бары палач кына мәеттән чикмәне белән күлмәген салдыра калды.
Каторгага озатылыр алдыннан Мәфтухасы белән күрешкәч, Фәхри аңа беренче сүз итеп:
– Таҗи абзыйны астылар! – дип белдерде.
– Астылар?! – дип кабатлап сорады Мәфтуха һәм аның елый-елый шешенеп беткән йөзе көзән җыергандай тартышып куйды.


XII
Мәүла Колы авылы бөтенләй диярлек бушап калды. Ерак сәфәргә чыгарлык акчасы яки акча юнәтү өчен сатардай әйберсе булмаган ярлы-ябага һәм көр тормышлы мулла-мәзин, куштаннар гына урыннарыннан кузгалмадылар, калганнар әкренләп һәммәсе китеп беттеләр.
Чыпта-кап сугучылар ярлы-ябага халыктан булганга, Сабирҗан мәзиннең сәүдә эшләре элеккечә шәп бара, чөнки аңа яңа чыптачылар яллау турында кайгыртырга кирәкми иде.
Ә менә Шәмси мулла белән остабикәгә читенрәк туры килде. Авылның иң уңган кызлары – остабикәгә кызыл башлы сөлге-тастымал, эскәтер һәм башка шуның ише нәрсәләр тукучылар – һәммәсе дә Төркиягә күченеп киткәнлектән, моңарчы зур табыш биргән кәсеп кисәк кенә тукталды да куйды. Остабикә хәтта шул кайгыдан авырып китеп түшәккә үк ятты.
Шундый көтелмәгән мәшәкатьләр, борчулы уйлар белән башы каткан Шәмси мулла, уй-фикерләрен билгеле бер тәртипкә китереп булмасмы дип, көннәрдән бер көнне басуга чыгып китте. Инде саргая башлаган һәм яхшы уңыш вәгъдә иткән иген кырларын әйләнде, ындырга кереп чыкты. Күз алдында җәелеп яткан бу хозурлык, байлык гадәттә аны тынычландыра, уй-фикерләренә ачыклык кертә торган иде. Әмма бүген күңел тынычланмады, миендә кайнаган чуалчыклык бетмәде.
Өйгә кайткач та ул нәрсәгә тотынырга белмичә аптырап йөрде, аннары чарлакка менеп, ефәк палас өстенә өеп салынган калын-калын китапларын актарырга тотынды. Бер китапны кулына алып, күзенә чалынган беренче җөмләләрне укырга кереште, ләкин укыганының мәгънәсен аңламады. Шуннан соң ул яңадан түбән төште, чуар бизәкле бохар каләмданыннан камыш каләмен алды, кара савытына берничә тамчы су тамызды да, тез башына куйган калын китап өстенә кәгазен җайлаштырып салып, Бохараи шәрифтә гыйлем эстәүче улына – Барый мәхдүмгә хат язарга утырды.
«Күптин күп» кешеләрдән «чуктин чук» сәламнәр күндергәннән соң хатны түбәндәгечә дәвам итте:
«Мәгълүм булсын: кәрванчылар белән юлламыш мәктубеңне алып укып, синең, иншалла, сәламәт хәбәреңне белеп зиядә мәмнүн булдык.* Фәкать җавап язмак хосусында суңга калынды – әле вакыт булмый торды, әле хатны биреп җибәрер кеше булмады. Сәбәбе – халык арасында зур чуалышлар кузгалудыр. Узган кышны падишаһы әгъзам хәзрәтләре мөселманнарның җан исәбен алырга дип фәрман биргән булган. Бәгъзе яман адәмнәр, шул фәрманга сылтап, безне чукындырырга җыеналар дип, тәшвишле хәбәр таратмышлар. Суңра бик хәтәр чуалышлар башланды, мөселман әһленә хилаф яман эшләр кылынды. Билахир*, акылдан язган мужиклар шуңа барып җиттеләр ки, становой берлән берничә урәтникне үлтереп, бояр утарын яндырдылар, мал-мөлкәтен таладылар. Азагы һәм әйбәт булмады: авылымызга солдатлар килеп тулып, тәрбиядә яшәгән вакытларында анлар халыкның бик күп мал-туарына кимчелек китерделәр, төрле яман эшләр кылып йөрделәр. Фетнәчеләр дә тиешле җәзаларын алды, һәркаюсын чыбык белән суктырдылар, шул җөмләдән абзаң Әкрәм карыйга да эләкте. Шул кирәк аңарга – кушмаган җиргә тыгылмасын! Ул, шайтан коткысына ияреп, безнең аңгыра мужиклардан падишаһы әгъзам хәзрәтләренә прошение бирергә дип, калага барып кайткан иде... Фетнәдә катнашкан бәгъзе адәмнәрне катыр сөрделәр, ә атаманнары Таҗины дарга астылар. Ул дәһри* тиешле җәзасын алды. Яман эшләре өчен Аллаһы Тәгалә аны кыямәттә дә җәзасыз калдырмас әле, иншалла!
*[Зиядә мәмнүн булдык – бик шатландык.] [Билахир – ахырда, ниһаять.] [Дәһри – динсез, атеист.]
Аңгыралыгы илә шундый бәла-казаларга дучар булган халык, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә сыенып үз язмышына буйсынасы урынга, тәмам акылдан шашты, йорт-җирен, мал-мөлкәтен сатып, хәлифә иленә күчеп китә башлады. Ярабби, Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләрен мәрхәмәтеннән ташламасын! Бәгъдә мәгълүм булсын: күченеп китүчеләрдән мин дә кайбер нәрсәләр сатып алдым. Ни дисәң дә, дин кардәшләребез бит, ярдәмнән мәхрүм итеп булмыйдыр. Аның суңында бәһаны да күп сорамадылар: тугыз аршынлы һәйбәт бурага нибарысы унсигез сум түләдем. Янә ике ат, дүрт сыгыр, егерме баш сарык илә кәҗә, унбер баш умарта алдым. Ходай әҗерен күрергә язсын! Амин! Вәлхаль*, безнең өчен борчулы хәлләр дә бардыр: анаңа сөлге-тастымал тукучы иң маһир кызлар күченүчеләр берлән китеп бардылар. Буның безгә зур зыян китерәчәге мәгълүмдер. Сабирҗан мәзин бу хосуста да хаталанмады – аның чыптачы вә чабатачылары һәркайсы авылымызда калды.
*[Вэлхалъ – шул ук вакытта.]
Суңгы мәктүбемдә мин сиңа җәдитчеләр вә безнең изге Болгар җиребездә тарала башлаган бидгатъ*, фисык-фөҗүр* тугрысында язмыш идем. Янә мәгълүм булсын: ошбу бидгатъ һәмишә җәеләдер, тарафдарлары көннән-көн күбәя барадыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең: «Сез алдынгы кавемнәр артыннан бер адым да артка калмыйча ияреп барырсыз, һәм әгәр алар туган аналары белән зина кылалар икән, сезнең арада да шуларга иярүчеләр табылыр», – дию сүзләрен зикер итик*. Ошбу сүзләр шул мөртәт җәдитчеләр тугрысында әйтелмәгәнмени? Алар бөтен кылган эшләре илә динебезне хәкарәт итәләр*, хәтта ки кыяфәтләре илә дә кяферләргә охшарга тырышалар. Күбесе туры якалы, яссы төймәле билсез кәзәки киеп йөридер, бәгъзеләре урыс чалбары, шиблит киеп, чәч үстереп йөри, тәмәке тарта, аракы эчә, шашкы-машкы уйныйдыр. Кайда ул намус дигән нәрсә? Кайда картлар сүзен тыңлау? Әлхасыйль, мөселман кардәшләребез тугры юлдан бармыйдыр. Җәдитчеләр безнең хатын вә кызларыбызга да начар йогынты ясыйдыр. Шулар коткысына ияреп, хатын-кызларыбыз оят, күндәмлек дигән сыйфатларын югалта барадыр.
*[Бидгатъ – элеккесенә каршы торган яңа бер эш.] [Фисык-фөҗур – бозыклык.] [Зикер итик – искә төшерик.] [Хәкарэт итәләр – хурлыйлар, мыскыллыйлар.]
Болар өстенә базар шивәсендә язылган бисмилласыз китаплар күпләп нәшер ителәдер. Бу фисык-фәсатның оясы – Галимҗан хәзрәт мәдрәсәседер. Каһәр суксын иде шул мөртәтне, ярабби! Орынбурның Әхмәт бай илә Гани бай, Казанның Әхмәт Ишморатов илә Сафа Хаҗи Галикәев байларның акчалары шунда агыла. Башка җирләрдә дә шундый ысулы җәдидә мәктәпләре ишәя бара. Аларның һәммәсендә шул Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсеннән чыккан шәкертләр хәлфәлек итәдер. Бу мәктәпләрдә укучылар парты дигән ниндидер урыс эскәмияләренә утырып укыйлар, тәре сыман итеп почмакка куелган кара такталарга язалар. Дин сабагы вә дога-намазлар төрки телендә өйрәтеләдер. Гыйлъме хисап вә җәгърафия кеби һич зарури булмаган сабаклар тәдрис ителә*. Хәтта ки бәгъзе авылларда кыз балаларга да дәрес әйтә башлаганнар, имеш.
Изгеләребезнең хәер-догасы бәрәкәтендә вә үзебезнең тырышлыгыбыз илә без, Аллага шөкер, милләтебез башына төшкән бәлаләрдән сакланып калдык. Әлегә җәдитчеләр коткысына да бирешмәенчә киләбез. Фәкать Сабирҗан мәзиннең астыртын мәкерләре генә бераз шөбһә тудыра: ул синең акыллы баш, күндәм Әкрәм абзаңны мәктәптәге хәлфәлек урыныннан алып ташламагае дию куркам. Аңардан инде балаларга кадәр көлә башлады. Мәгәр ул хәлфәлектән алынса, безнең авылда ысулы җәдидә мәктәбе вөҗүткә киләчәге шөбһәсездер. Сабирҗан мәзиннең Хивада вә Перовски дигән калада бай кардәшләре тора икән, аларда акчаның исәбе-хисабы юк ди. Алар мине дә ысулы җәдидәгә үгетләп караганнар иде дә, әмма тугры юлдан чыгар исәбем юклыгын күргәч, кире чигенделәр. Ә сиңа, углым, соң булганчы, мәктәпне үз кулыңа алу мәслихәт булыр иде... Ата-ана йортына кайтырга бик вакыттыр инде. Кайтсаң, һәм әниеңне, һәм мине бик шатландырачаксың. Гыйлем – диңгездер, күпме укысаң да төбен күрә алмассың. Акылым сау-сәламәт чагында сине варислыкка кертеп, ата-бабадан мирас булып килгән вә Аллаһы Тәгалә мәрхәмәте бәрәкәтендә хезмәтем илә ныгытылган михрабымны сиңа тапшырырга дию өмидем бардыр.
*[Тәдрис ителә – укытыла.]
Бәгъдә мәгълүм булсын, күптән түгел Нәгыймә апаң вә җизнәң Мөхәммәт кияү бездә кунак булып киттеләр. Кияү илә безнең арада синең хакта да мосахәбә* булды. Ул безнең планнарны бик мәслихәт тапты вә син мөдәррислек урынын алырга ризалык бирсәң, яңа мәктәп бинасы салдырырга вәгъдә итте. Хәлфә, мөгаллимнәрне Кышкар вә Казандагы Күл буе мәдрәсәсеннән* чакыртыр идек. Ошбу мәдрәсәләр безнең чын терәкләребездер. Җизнәңнең сәүдә эшләре, Аллага шөкер, әйбәт бара икән. Ул безгә үзенең Аустрия дигән мәмләкәттә йөреп кайтуын сөйләде. Анда безнең өчен кирәкле нәрсәләрне бик арзанга алып була ди. Яһүд сәүдәгәрләре шундый нәрсәләрне җыеп, үзләренә зур файда белән безгә саталар икән. Ә безнең товарлар, бигрәк тә кызыл башлы сөлгеләр анда бик кыйммәт йөри ди. Анаң шул тугрыда ишеткәч,кияүнең киләсе баруында аңа бер өч йөз дүжинә сөлге биреп җибәрмәкче булды. Алла кушып, эше уңсын инде! Аны суңында, анаң илә кияү тагын бер уртак эш башламакчы булып йөриләр. Әлеге Аустриядә арыш анасы дигән нәрсәне сату итү бик табышлы икән. Шуны безнең мужиклардан җыйдыртмакчылар. Җизнәң хәзер нимес телен үгрәнә, тел белү чит мәмләкәттә бик кирәк була, ди. Бу тарафта игеннәр бик яхшы булыр шикелле. Күченеп китүчеләрдән шактый чәчүлек җирләр сатып алган идек. Ходай Тәгалә гошер дә насыйп итсә – бер йөз йөк чамасы җыелыр. Сугылганыннан тыш янә бер алты эскерт ашлык калыр төсле. Аның суңында тугыз эскерт үткән елгысы бар. Тик менә каһәр суккыры сычканнар гына бимазалыйдыр. Ярар, хәере белән булсын инде, калганы җитәр, Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйк. Ахыр чиктә, бөртегенә кадәр ашап бетерсәләр дә һични әйтеп булмыйдыр. Ачлык елны ни генә ашамадылар – эт, мәчеләр дә сычканнар, хәтта аларның тизәкләренә тикле ашалды!
[*Мосахәбә – сөйләшү, әңгәмә.] [Кышкар мәдрәсәсе – Татарстанның хәзерге Арча районы Кышкар авылында XVIII йөзләрдән 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. Күл буе мәдрәсәсе – Казанның Кабан күле буенда урнашкан һәм XVIII йөзнең икенче яртысыннан 1918 елгача яшәп килгән мәдрәсә. XIX йөз ахырларыннан аны шулай ук «Касыймия» мәдрәсәсе дип тә атап йөрткәннәр.]
Аллаһы Тәгаләдән сиңа исәнлек-саулык вә хәер-фатиха теләп калучы атаң – Казан вилаяте Мәүла Колы карьясе имамы Шәмсетдин мелла ибне Мөбин әл-Болгари.»
Шәмси мулла хатны пөхтәләп кенә төреп конвертка салды да, тышкы ягына: «Бохараи шәрифтә Казый Гелән мәдрәсәсендә хәтме көтеб ятучы газиз углыбыз Габделбарый ибне Шәмсетдин мәхдүмгә тапшырырга», – дигән сүзләрне язды. Аннары хатны форсат чыгу белән җибәрмәкче булып, вакытлыча калын бер китап эченә салып куйды. Шуннан соң ул остабикәсе янына икенче бүлмәгә керде.
– Я, ничек соң, анасы, баш өянәгең бетмәдеме әле?
– Бетмәде шул, һаман авырта. Әллә, булмаса, үлчәп карыйсыңмы, атасы? Файдасы тимәсме дим!
Шәмси мулла өшкерү, тәлинкә-чынаякларга язылган догаларны чайкап эчерү кебек төрле им-том, әфсеннәр белән еш кына кара халыкны алдаштыргаласа да, үзе аларның шифасын һич тә тапмый һәм дус-иш арасында үзара сүз чыкканда, андый юк-барга ышанучыларга карата хәтта мыскыллы сүзләр дә ычкындыргалый иде. Әмма хәзер, остабикәсен үпкәләтмәс өчен, ул аның үтенечен кире кагарга базмады. Бер саплам җеп алды да, аны хатынының маңгае турысыннан башына урады, аннары колаклары турысыннан җепкә билгеләр ясап, ике өлешкә бүленгән шул җепнең һәр ике яртысын бер-берсе белән үлчәп-чагыштырып карады. Әсма абыстай калкурак маңгайлы кеше иде, шуңа күрә җепнең маңгай өлеше озынрак булып чыкты.
– Менә, күрәсеңме? Башыңның маңгай ягы шешкән булырга тиеш! – диде Шәмси мулла, җепне хатынына сузып.
Остабикәнең тәмам коты алынды.
– Атасы, зинһар өшкерә күр мине! – дип ялварып сорады ул, кызганыч тавыш белән.
Хәзрәт, остабикәсе башына сөлге урап, аның очларын каты кысып бәйләде дә, бер кулы белән хатынының авыру башын селеккәләп, ә икенчесе белән әкрен генә аның маңгай турысына суккалап, өшкерү сүзләре пышылдарга тотынды; аннары сөлгене чишеп алды да, сораулы күзләрен хатынына төбәде.
Әсма остабикә, авыртуы бетү-бетмәвен белергә теләгәндәй, бераз вакыт маңгаен сыйпаштырып һәм башын чайкаштырып торды, аннары кыюсыз гына:
– Хәзер бераз җиңеләйгән кебек, – дип куйды,
– Әле мин, син монда ятып торган арада, Габделбарый углыбызга хат язып ташладым, – диде Шәмси мулла.
– Менә анысы әйбәт булган, – дип җанланып китте хатыны. – Тизрәк кайт дип яздыңмы соң, әллә оныттыңмы? Ул анда хафаланып беткәндер инде, мескенем... Мәптек турында да яздыңмы?
– Һәммәсен яздым, берсен дә онытмадым, борчылма зинһар!
– Ә хатны кемгә биреп җибәрербез икән?
– Мортаза Бәхтияров Бохарага җыена дигән иде кияү. Аңарга кушарбыз инде...
– Безнең авыл кешеләрен әйтәм әле, кайдадыр җәһәннәм тишегендәге хәлифә җиренә барып йөргәнче, шул Бохарага гына китсәләр соң, дим. Хатны да шулар артыннан гына җибәргән булыр идек.
Сүз күченеп китүчеләргә кагылса, остабикә гел шулай зәһәрен чәчәргә тотына иде.
– Шулар аркасында бөтен эшем-тормышым чуалды, – дип дәвам итте ул. – Уракка төшкәнче бер егерме биш-утыз дистә сөлге, тастымал тукытып алмаммы дигән идем. Инде хәзер нишлим? Һәммәсе китеп олакты. Шундый чиста, четерекле эшне Сабирҗан мәзин чабатачыларыннан ничек эшләтмәк кирәк?! Сөлге-тастымал урынына савыт-саба сөртә торган чүпрәк тукып бирерләр, шул булыр. Аннан аны сатуга ничек чыгарасың ди?
Шәмси мулла остабикәне ничек тә тынычландырырга тырыша иде.
– Эше булгач, эшләүчесе табылыр әле, борчылма, анасы! – диде ул. – Дөньяда бүтән кәсеп тә бетмәгән ич, Аллаһы Тәгаләдән син әнә шул турыда сора. Киявебез сөлгеләреңнең булган кадәресен Аустриядә сатып кайтса, аздан да зур табыш алырбыз, иншалла. Тик көнче Сабирҗан гына сизенә күрмәсен. Мин әйтәм, әллә безгә дә чыпта кәсебенә керешергә микән? Чыптачылар беркая да китмәделәр, һәммәсе авылда калды... Ә Аустриядә чыпта-кап ише нәрсәләрне кыйммәт бәһадан сатып була диләр. Син ничек уйлыйсың, анасы?..
* * *
Сабирҗан мәзиннең кәефе шәп, күңеле шат. Остабикә белән үзе арасында барган киеренке һәм озакка сузылган сүз көрәшеннән ул, ниһаять, җиңүче булып чыкты. Кул эшенә оста авыл кызларының көтмәгәндә күченеп китүләре остабикәне табышлы кәсептән мәхрүм итсә, Сабирҗанның чыптачылары әүвәлгечә эшли бирәләр һәм хуҗаларын баета баралар иде. Өстәвенә, мәзин күченеп китүчеләрдән шактый зур сумалык мал-мөлкәт тә сатып алган иде. Хәзер әнә ялланган кешеләр шул сатып алынган әйберләрне рәткә салу белән мәшгуль – йортларны, мунча, келәтләрне сүтеп, урнаштырып йөриләр: бүрәнәләрнең утынга дигәннәрен аерып алып, тазаларын ындырга илтәләр, һәрберсенә номер сугып, әрдәнәләп өяләр дә, өстен салам белән каплап куялар.
Ләкин шулай да, нәфес дигән нәрсә туймыйдыр, күрәсең. Мәзиннең башына яңа бер уй төште, аны комсызлык корты кимерә башлады. Күченеп китүчеләрнең йортларын, каралтыларын сүткәч бушаган ташландык җир бүлемтекләрен ничек кенә булса да үз кулына төшерү теләге белән янды ул һәм шушы теләген эшкә ашыру өчен сылтау эзләргә кереште.
Нәкъ шул вакытларда Сабирҗан мәзингә Казалыда яшәүче абыйсы Мостафадан хат килеп төште. Мостафа Урта Азиядәге сәүдә базарларын, аның икътисатын «тыныч» юл белән яулап алуда һәм буйсындыруда патша хөкүмәтенә чиксез зур булышлыклар күрсәткән һәм үз заманында үзбәк, казакъ халыкларының ярлы катлавын беренче буларак капитал җәбер-золымы белән таныштырган комсыз, рәхимсез татар сәүдәгәрләренең иң атаклыларыннан санала иде.
Хатта түбәндәгеләр язылган иде:
«Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү булып торгучы энебез мелла Сабирҗан хәзрәтләренә кальбән сәламнәребезне вә хәер-фатихаларыбызны ирештергәнем соңында, үзегезнең дә без фәкыйрьләрне хәер-догадан калдырмавыгызны өмет итәбез. Янә барча өй җәмәгатьләрегезгә бездән аерым-аерым сәламнәр күндердем. Янә күрше-коланга, мәчет картларына, хәзрәткә – һәммәсенә күп сәлам диярсез вә аларның хәер-догада булуларын үтенерсез. Мәгълүм булсын: безгә юллаган мөбарәк мәктүбегез сәламәт тапшырылды. Укып, сезнең, әлхәмделиллаһ, сау вә сәламәт хәбәрегезне белеп, бик шатландык. Хода үзе безнең барчабызга күркәм сабырлык биреп, озын гомерләр биреп, тиз көннәрдә исәнлек вә шатлык илә очрашырга насыйп итсен, амин.
Авылда күбесенең күченеп китмеш хәбәрен ишетеп, бик хафага калдым. Бу дөньяда ук җәннәт эзләргә ният кылдылар микәнни, юләрләр! Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмас, дип юкка әйтмиләрдер. Шул ярлы-ябага артыннан бәгъзе могтәбәр адәмнәрнең иярүе бигрәк тә кызганычтыр. Соңы яхшы булып бетсен инде, догада булыйк!
Инде синең эшләргә килсәк, шаккатам мин сиңа, валлаһи. Тупланмыш меңнәреңне файдалы эшкә кушмыйча янчыкта ничек саклап яткырасыңдыр, шуны һич аңлый алмыйм. Заманалар үзгәрде бит инде хәзер. Акча хәзер ирек, киң мәйдан таләп итә. Белеп эш кылсаң, елга бер тиеннән ун тиен табыш ясарга була. Миңа синең һәммә эшләрең мәгълүм бит. Күкәй, чыпта, чабата ише нәрсәләр илә сәүдә кылу начар кәсеп булмаса да, әмма моның илә генә канәгатьләнү һич килешерлек эш түгелдер. Сиңа башка зуррак эшләрдә дә көчне сынап карарга вакыттыр. Хосусан ындырың артына, инеш буена нигә бер пар тегермәне корып куймаска ди? Унике ат егәрле двигательнең өч ташны әйләндерергә көче җитә диләр. Өчнең берсен ярма яргыч таш белән алыштырырга мөмкин. Пар тегермәне сине авылда патша дәрәҗәсенә менгерәчәк, белеп тор. Аңарга бит буа-фәлән дә кирәкми, яшен-яңгырлар да куркыныч түгел. Көненә берничә йөз пот икмәкне һичбер мәшәкатьсез тарттырасың да торасың! Табышлы кәсеп бит, ә? Янә тире сәүдәсенә керешү дә мәслихәт эш. Тире эшкәртү заводы салдырсаң, халыктан чи тире җыеп, шуны заводыңда иләтәсең дә, базарга чыгарып сата бирәсең... Шул хакта ныклап уйла әле син! Файдадан башка зыяны һич булмастыр. Кирпеч заводы салдыру да, бигрәк тә сезнең шартлар өчен, шулай ук мәслихәт эштер. Хәзер халык ничек эш кыла дисең? Терлек абзарына-фәләнгә мич чыгарасы булса, Арчага кирпеч алырга чабадыр. Нигә сиңа ниндидер урысларны симертеп ятарга? Мәүла Колыда кызыл балчык аз түгелдер ләбаса? Әллә ягар өчен утыны юкмы? Кесәгә үзе керәм дип торган шундый табышлы эштән баш тарту гөнаһ булыр, Сабирҗан энем. Әлегә хәвефле хәбәрләр юк. Эре заводлар салыныр да, конкурент чыгар дип курыкма, андый заманалар кайчан килә әле, аңарчы һәрбер уңайлы форсаттан файдаланып, табыш ясап калырга кирәк.
Безнең бу тарафта хәлләр яхшы, тормыш гөрли. Теге мин язган Сәлимҗанов дигән адәм илә бергәләп көзен Хивада мамык чистарту заводы салырга ниятлибез. Киләчәге болай бик өметле күренәдер, белеп эш кылганда миллион сумнар табыш ясарга мөмкин булачак. Алла насыйп кылса, Перовскидамы яисә Казалыдамы консерва заводы ачарга да уебыз бар. Эш фәкать акчада гына тора: рәсми закон буенча, хөкүмәт безгә, монда туып үсмәгән мөселманнарга, фабрик, йорт вә җир-су ише нәрсәләр биләүне тыя. Әмма урында яшәүче мөселманнар исеме илә язылсаң, рөхсәт ителәдер. Тиешле кешесенә тиешле акчаны биреп, шул эшне тиз көндә эшләргә исәп. Аннан соң моның балалар өчен дә файдасы бар: алар солдат хезмәтеннән котылачак. Тагын шул мәгълүм булсын: озакламый Орынбур илә Ташкент арасында яңа чуен юлы салыначак икән. Әйтәләр, ул чуен юл Казалы илә Перовски яныннан узачак, имеш. Бу хәбәр дөрес булса, безнең сәүдә хосусында да киләчәктә киң мәйдан ачылачак, чөнки ул чакта инде без үз товарларыбызны Мәкәрҗәгә яисә Мәскәүгә кәрван юлы белән түгел, чуен юлы белән генә җибәрербез. Тизрәк тә, җиңелрәк тә – шулай бит?
Угылым Габделкәримне Ташкентка илттем. Максуды шунда урысча өйрәнеп, соңыннан гимназиягә керүдер. Икенче угылым Әхмәтфәләхне көзен Казанга Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсенә җибәрергә уйлап торабыз, ә өченче угылым Габделгазиз һәмишә фәс, Истанбул илә саташа. Үз балаларыма дошман түгел мин, тели икән – әйдә, бара бирсен Истанбулына. Гомумән, яшьләребез тугрысында уйларга инде бик вакыттыр. Мин балаларымны Барый мәхдүм кеби Бохар мәчесе итәргә җыенмыйм. Бохара мәдрәсәләреннән тормыш өчен муафыйк кеше тәрбияләнеп чыкканы юк әле, безнең муллалар шуны һәмишә аңлый алмыйлар. Син дә үз балаларың тугрысында әледән үк кайгырта башла, юкса соң булыр. Теләсәң, Салихҗаныңны миңа җибәр, минем янда һөнәргә өйрәнеп, соңыннан әйбәт сәүдәгәр булып китәр, Алла боерса. Ә Таһирҗаныңны Арчага илтеп урыс школына бир, үкенмәссең.
Зәкяткә почта илә өч йөз сум акча юлладым. Шулардан иллесе – мәчеткә, егерме бише – зират ихатасын буятырга, биш сумы – мәктәп ихтыяҗлары өчен. Кенәрдәге ысулы җәдидә мәдрәсәсенә – илле, янә иллесе – күперне төзәтү өчен, унбиш сумы – чишмәне чистарттырып, бурасын сипләтергә вә улагын алыштырырга. Тагын авылыбызның, югары очындагы коега яңа бау илә чиләк кую кирәктер – бу эшкә унбиш сум җитәр, шәт. Хәзрәткә ун сум, Әкрәм карыйга да бер өч сум өлеш чыгарырсың, ни әйтсәң дә, балаларыбызга сабак укыта! Бала чагымда мине батып үлүдән коткарып калган Әхмәди бабайга да бер сум бирерсең, минем исәнлеккә дога кылсын. Хаста ятучы карчыкларга ун кешегә иллешәр тиеннән – җәмгысы биш тәңкә. Артып калган акчаны үз белдегеңчә тотарсың.
Инде Мәүла Колыдагы мәктәп хосусында шуны әйтим: син әле һәмишә аны үз карамагыңа алуның нихәтле әһәмиятле икәнен аңламыйсың икән. Мәхәллә эшләренә йогынты ясау җәһәтеннән мәктәп синең өчен иң кулай урын булачак бит. Мәктәп эшләрен үз кулыңа алсаң, сиңа бернинди мулла-фәлән куркыныч түгел. Фәкать анда тәрбия-укыту эшләренә ислах кылу кирәк. Әкрәм карый ише мөгаллимнәрнең мәктәпкә һич кирәге юктыр. Син бу мәсьәләдә эшне ашыктыра күр, чөнки теге Бохар җимеше – Барый мәхдүм кайтып төшсә, Ходай күрсәтмәсен, бөтенесеннән колак кагачаксың. Син менә нәрсә эшлә: һичкемнән рөхсәт-фәлән сорап тормастан, мәктәп бинасын сүттер дә, аның урынына өч-дүрт бүлмәле яңа бина салдыр. Акчаны кызганма, мең сумга төшәме, ике меңгәме – кирәк кадәресе табылыр. Бер өлешен үзем бирермен, ә калган өлешен Пишпәктә, Верныйда, Петрапаулда һәм дә башка шәһәрләрдә күпләп торучы авылдашларымнан иганә итеп җыйнап алырмын. Бу хакта очрашкач иркенләп бер мәслихәтләшербез әле, чөнки Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтышлый, насыйп булса, туган-кардәшләр илә күрешеп, изге әрвахларга дога кылып чыгу өчен, туган җирләргә кагылып үтәргә Ходайдан өметем бардыр.
Без фәкыйрегезгә даимән хәер-догада булуыгызны үтенеп, сезләргә дә Аллаһы Тәгалә каршында шуны теләп калучы абзагыз Мостафа дип белерсез».
Бу хатны укыганнан соң, Сабирҗан мәзиннең күченүчеләр ташлап киткән буш җирләрне файдалану турындагы яшерен нияте тагы да ныгый төште. Күңел төбендә пыскып яткан томанлы хыял хәзер кичекмәстән тормышка ашырылырга тиешле бер максатка әверелде. Мәзинне бигрәк тә инеш буендагы берничә җир бүлемтеге кызыктыра иде, шуңа күрә ул аларны үзенә бирүләрен сорап киләсе җомгада ук картлар алдында сүз кузгатырга булды. Әгәр эш барып чыкса, мәзин ул җирләрнең берсенә кирпеч заводы, ә икенчесенә тегермән салмакчы иде.
Кыскасы, мәзин һәммәсен алдан ук исәпләп-чамалап куйды. Хәтта ындырда өелеп яткан бүрәнәләргә дә файдалы урын табылды: алар булачак яңа мәктәп бинасын салу өчен тотылырга тиеш иде.
XIII
Хаҗга баручыларга һәм чит илгә күчеп китүчеләргә ярдәм күрсәтүче Одесса конторасы гөрләп эшләп ята иде.
Контораның башында Ибраһим Әдигәев дигән гаять хәйләкәр һәм мәкерле бер адәм тора иде. Заманында кайсыдыр шәһәрдә кафе-шантан тоткан бер Касыйм татарының улы булган бу кеше үзенең сәүдәгәрлек кәсебен тимер юл станциясендә буфетчы хезмәтеннән башлаган. Әмма әлеге станциягә янәшә генә тагын бер өстәмә тимер юл салыну сәбәпле, Ибраһимның сәүдә эше тиздән сүрелгән һәм аңа бу эшеннән китәргә туры килгән.
Шуннан соң ул вагон-ресторанга буфетчы булып ялланган. Ләкин бу эш тә аңа табыш бирмәгән. Ул, бөтенесен ташлап, Себергә бәхет эзләргә чыгып киткән. Кечкенә генә бер шәһәрдә тукталып, әтисе үрнәгендә кафе-шантан ачкан. Монда да уңышсызлыкка очрагач, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, күптөрле эшләрдә көчен сынап караган, ахырда, Одессага килеп чыгып, моңарчы һичкем шөгыльләнмәгән һәм күпләр өчен бөтенләй яңа булган кәсепкә – хаҗга баручыларга хезмәт күрсәтү эшенә керешкән.
Хәзер аңа язмыштан зарланырлык сәбәп юк. Россиянең төрле почмакларыннан Одессага агылучы хаҗчылар һәммәсе дә диярлек Ибраһим Әдигәев конторасы аша уза һәм зур табыш китерә иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 25
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.