Latin

Болганчык Еллар - 15

Total number of words is 3780
Total number of unique words is 2079
33.6 of words are in the 2000 most common words
49.4 of words are in the 5000 most common words
56.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Халык төркеме каравыл өенә таба кузгалды. Бу юлы десятскийларга, сотскийларга йорт саен туктап, тәрәзә-ишек кагып, кыстап чакырырга туры килмәде – һәркем үз ирке, үз теләге буенча шунда агылды.
Каткан сөякләрен угалап мич башында сыкранып ятучы картлар, кара мунчаларга җыйналып уен-көлке һәм юк-бар әңгәмә белән көн уздыручы яшьләр, мал-туар тирәсендә чуалучы ирләр – барысы да каравыл өенә барып, кара хәбәр турында дөресен белергә ашыктылар. Башка чакларда җәмәгать эшләре белән кызыксынмаучан чабатачы һәм чыптачылар да, эшләрен бүлеп, яланаякка тишек киез ката элеп, үтәли җил өреп торган иске чикмәннәрен киеп, шунда йөгерделәр.
Ындыр артларындагы калын көрт өстендә чаңгы шуучы, әвен базлары һәм салам өемнәре тирәсенә тозак корып куян аулаучы үсмерләр дә, таң атмас борын ук букчасын күтәреп, култыгына бер кисәк утын агачы кыстырып сабакка йөгерүче малайлар да читтә калмады – барысы да шунда, каравыл өе тирәсендә буталалар, карындык тәрәзә аркылы гына булса да, җыенда сөйләнгән сүзләрне ишетергә, хәбәрнең дөресен белергә тырышалар иде.
Менә, сары калаен муенына кигән Фәйзулла староста аякка басты һәм азрак калтыранган тавыш белән:
– Картлар! – диде. – Телдә сөйләнгән сүзләрнең күбесе дөрес булырга охшый... Бөтен халыкның санын алу турысында патшадан боерык бар икән... Озакламый безнең авылга да язучы түрәләр киләчәк... Безнең мөселман халкын гына түгел, урысын, чирмешен, мимечен – барысын да язасылар ди.
– Ялган! – дип кычкырды берәү. – Күз буяу! Урысны нигә дип язсыннар? Ул барыбер урыс ич инде! Аны чукындырасы бармыни?
Халык гөж килеп шаулый башлады. Һәркем үзенчә берәр сүз кычкыруны кирәк тапты. Шул сәбәптән, җыен бу юлы үзенең гадәттәге күренешен тәмам югалтты. Караңгы каравыл өе котырган бүреләр кайнашкан коточкыч бер чокыр рәвешен алды.
Гадәттә тыныч һәм сабыр булган, җыеннарда сүзгә катнашмый торган кешеләр дә үз ишләре белән сөйләшеп зарланышырга тотындылар. Болары:
– Бу патшага ни җитми икән? Иманасын түлибез, солдат бирәбез, мәчеттә дога кылабыз... Тагын ни кирәк икән аңа?
– Бу патша, йөзе кара, безнең түбәтәйгә каныгып ни кызык таба икән?
– Болай да дөнья тулы урыс, патшага җитми микәнни? – дигән төсле сүзләргә бер-берсеннән җавап сорыйлар иде.
Бүгенге җыенда күбрәк урта катлам белән ярлылар сөйләде. Куштаннар, байлар гадәттәгедән тынычрак булдылар.
Халык бераз сүрелгән арада, Фәйзулла староста тагын сүзгә кереште.
– Картлар! – диде ул. – Болай керәле-чыгалы җикеренүдән мәгънә юк... Сан язучы түрәләр иртәгә иртән безгә килә... Ирек куеп, кушканнарына күнәбезме? Әллә башка берәр чара табып буламы? Менә шул турыда киңәшик әле!.. Минемчә...
– Килсеннәр! Буып бәкегә тутырабыз!.. Күп чыдадык инде, җитәр!
Тагын тавыш күтәрелде. Күзен кан баскан халык авызыннан тагын әллә нинди куркыныч сүзләр чыгып яңгырады.
Арттан кемдер:
– Ник монда мулла беләлн мәзин күренми?! – дип кычкырды. – Динне без генә кайгыртасы түгел, чакыртырга кирәк үзләрен!
Бу сүзне башкалар да куәтләде. Халык: "Мулланы чакыртыйк! Мәзин дә килсен!" – дип шаулаша башлагач, староста бер десятскийга ияк какты. Тегесе юкә бау белән муенына аскан калаен селки-селки чыгып йөгерде һәм Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзинне җилтерәтеп китереп тә җиткерде. Алар халык арасыннан ерып узып, уртага бастылар. Күзләр кама кырпулы, төлке эчле һәйбәт яшел тун кигән Шәмси муллага төбәлде.
– Җәмәгать! – диде мулла. – Китап патша кушкан эштән баш тартмаска өнди. Олы әмергә буйсыну фарыз...
Ул тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде дә, бүленеп калды... Ачуыннан әллә нинди куркыныч кыяфәткә кергән берәү:
– Кирәкми безгә фарыз-марызларың! Башыңа капла!! – дип кычкырды.
Тагын шау-шу күтәрелә башлаган иде дә, Шәмси мулла, тавышын көчәйтә төшеп:
– Патша үз теләген эшләмичә калмас, җәмәгать! – диде. – Мин үзебезгә авырлык килмәгәе дип куркам. Мулла булу белән генә, бу җәһәттә безнең кулдан бер эш тә килми. Без дә ил белән инде – ни күрсәк тә бергә күрербез... Халык баш тарта икән, бер без генә читтә торып кала алмабыз, – дип, койрыкны икенче якка борды.
Аңар Сабирҗан мәзин белән староста да шундыйрак сүзләр белән кушылдылар. Башка бай куштаннар да шул мәгънәдәрәк сөйләп уздылар. Ләкин ул сүзләр халыкка тәэсир итә алмады. Күпчелек үз фикерендә нык тора иде.
– Ассыннар, киссеннәр, суйсыннар – без үз динебездән кайтмыйбыз, ата-баба йоласын ташламыйбыз!..
– Чукынып күрәләтә урыс булганчы, ата-баба юлында җан бирәбез!.. – дигән төсле сүзләр белән, төкерекләр чәчеп байтак шаулашканнан соң, төпле бер фикергә килә алмыйча, котырынган һәм ярсыган килеш таралыштылар.
Бу ярсу, бу чуалыш йөз еллар буенча төрле җәбер-золым, азап һәм мыскыллар күреп алҗыган, кыйналган, таланган, изелгән мужикның нәүбәттәге баш күтәрүе; ә сан алу мәсьәләсе һәм ата-баба дине дигән сүзләр исә сылтау гына – коры салам өчен бер шырпы шикелле генә иде. Сан алу мәсьәләсе туктатыла калса да хәтта, тулып тишелгән азап шешен инде баштагы хәленә кайтару мөмкин булмаячак; гасырлар буенча җыйналып килгән, сылтавына күрә генә дин төсенә буялган, бөтен дөньяны көйдерерлек булып тышка чыккан үч тойгыларын сүндерү һичкемнең кулыннан килмәячәк иде.
* * *
Җыен булган көннән соң берсеннән-берсе куркыныч, берсеннән-берсе уйдырма хәбәрләр тагы да күбәйде, үрчеп таралды. Базарга баручылар да буш кайтмадылар, узгынчылар да үзләреннән берәр өстәп уза тордылар:
– Фәлән авылның мәчетен чиркәү, мулласын поп иткәннәр, имеш. Һәммә кешенең муенына берәр тавык тәпиен көчләп такканнар, имеш...
*[Тавык тәпие – тәре.]
– Фәлән авылда өй саен кереп карап йөргәннәр: имеш тә, урындык, өстәл, сәгать шикелле әйберләр табылган йортларны, сез барыбер урыс булып беткәнсез инде, дип, урыска санап язып киткәннәр, имеш.
– Фәлән ишан кыямәт кубасын сөйләгән. Фәлән авыл мулласына килгән гәҗиттә Каф тавы артыннан Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ* чыкканлыгы язылган, Дәҗҗал* чыгып, Мәһди* иңүдән хәбәр бирелгән...
*[Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ – мифик ике вәхши халык исеме (христиан динендә Гог-Магог); дини мифология буенча, Искәндәр Зөлкарнәйн (Александр Македонский), стена корып, аларны башка халыклардан аерган, имеш. Ләкин алар дөнья бетәр алдыннан стенаны җимереп чыгып, җир өстендәге барлык нәрсәне ашап, юк итеп барачаклар, имеш. *Дәҗҗал. Мәһди – мифик затлар; ахырзаман алдыннан бер Аллага табынучыларга каршы Дәҗҗал (Алдакчы) чыгып, үз юлындагы бөтен нәрсәне җимереп йөриячәк, аны үз күзе белән күргән кешеләр шундук һәлак булачак. Әмма Дәҗҗалның хакимлеге кырык көннән артмаячак, «дөрес юлдан баручы» зат – Мәһди иңеп, Дәҗҗалдан коткарачак, имеш.]
– Фәлән көндә, фәлән сәгатьтә кояш тотыласы ди. Боларны фәлән авыл мулласы җомгада сөйләгән... Китапта шулай әйтелгән, гәҗиттә шулай язылган дип әйтә икән, ди.
– Ул гәҗит дигән нәрсәне, ахырзаман якынайгач, шайтан үз койрыгы белән язып таратыр ди. Аны укыган кеше кяфер булыр һәм теге дөньяда дуңгыз сурәтендә кубарылыр ди. Шулай булса да, анда язылган сүзләр дөрес була икән ди.
– Фәлән авыл мулласының кызларында иңбашлары кабартып тегелгән бала итәкле күлмәкләр тапканнар да ди, «сез инде барыбер кяфер булгансыз» дип, алып китеп монастырьга япканнар ди.
– Юк ла, аларны монастырьга япмаганнар. Әрхәрәйгә кече хатынлыкка биргәннәр ди ич!.. – дигән төсле акылга сыймаслык һәм берсе икенчесенә капма-каршы килә торган хәбәрләр искиткеч тиз күбәйде.
Кара халык барсына да ышанды, барсыннан да шомланды. Аның ярсуы көчәйгәннән-көчәйде. Ул, бер яктан, шомланып курыкса, икенче яктан – әллә кемнәрдән әллә нәрсәләрнең үчен кайтарып кинәнү теләге белән янып яши башлады.
Кайберәүләр үзләренең урындык, өстәл шикелле әйберләрен ватып мичкә яктылар. Сәгать төсле нәрсәләр таш бәйләп бәкегә салынды. Моданы аңлый башлаган купшы-көяз кызлар яңа гына теккән бала итәкле, кабартма иңсәле күлмәкләрен түшәк-ястык эченә тутырдылар; ындырга илтеп салам яки тирес астына күмделәр. Бу эшләр үзенә күрә бер әзерлек дип исәпләнә һәм саклык йөзеннән бик яшереп эшләнә иде.
Нинди дә булса берәр күңелсезлек көткән ирләр дә бөтенләй тик ятмыйлар, урындык-өстәл ватудан башка төрлерәк хәстәр дә күрәләр – балта, пычак, чалгы кайрыйлар һәм аларга җайлырак сап яраштыралар иде. Һич булмаса, чукмар башлы имән күсәк әзерләп, тимер чәкәнне билгелерәк урынга җыеп куючылар, сәнәк яки тимер япьле чәнечке очын үткенләүчеләр дә юк түгел иде.
Ат менеп авылдан авылга чапкыннар йөреп тора; үзара хәбәр алышып, эш һәм теләк берләштерү мәсьәләләре кайгыртыла иде.
Фәйзулла староста да, билгеле, тик ятмады. Халыкның уен Сапый старшинага җиткерде. Сапый старшина хәл-әхвәлне үзе дә белә иде. Шул сәбәптән, старосталар китергән хәбәрләргә үз белгәннәрен өстәп, земский начальник белән становойга сөйләде. Шуннан соң да әхвәл һич үзгәрмәде. Билгеләнгән көндә сан алучыларны каршы алып, булышлык итәргә кушылган көе генә калды.
Менә, билгеләнгән сан алучылар тиешле вакытында авылларга таралдылар.
Башка авылларда бу кешеләрне кыйнап җибәрү, үтереп бәкегә салу шикелле эшләр күп булса да, Мәүла Колыга килүчеләрнең берсе солдатта чагында азрак язу-сызу өйрәнеп, кайткач волость конторында писарь ярдәмчесе булып эшләүче бер татар, ягъни таныш, үз кеше булганлыктан, аңар берьюлы каты бәрелмәделәр.
– Үзең күз күргән кеше, яхшы ата баласы, болай балтага сап булып йөрүдән азрак оялыр идең! Безнең нәрсәдән курыкканны үзең дә яхшы беләсең. Яхшы чакта үкчәңне күтәр, агайне! Моннан болай безгә мондый эш белән киләсе булма!.. Үз кеше дип тормабыз! – диделәр.
Гыйбад писарь азрак үгетләргә чамалап караган иде дә, җавап тагы да корырак булды. Ул, һичбер нәрсәгә илтифат итмичә, сан алу карточкаларын чыгарып, беренче туры килгән кеше турында белемшә яза башлаган иде, баш өстендә чукмарлы күсәкләр, йомарланган йодрыклар уйный башлаганны күргәч, шүрләде: кәгазьләрен җыйнап папкасына сала-сала:
– Алай булгач, картлар, яхшылык белән күнмәскә уйлыйсыз инде? – диде.
– Юк, яхшылык белән дә, яманлык белән дә безне чукындыра алмаслар!
– Үзегезгә авырлык килер бит, картлар!
– Бар, бар! Акыл сатма! Син белгәнне без үзебез дә беләбез... Ни күрсәк тә күрербез, сүзебездә торырбыз, уты-ялкыны берьюлы булыр!
– Ай-һай, картлар, үзегез беләсездер инде белүен дә...
Артык сүз көрәштереп маташуның соңы хәерле булмаячак иде. Гыйбад писарь, шуны аңлагач та, кире китеп барды.
Бернишли алмыйча кире кайтып волостька җыйналган сан алучылар арасында кыйналмый-сугылмый калганы шушы Гыйбадлар төркеме генә иде.
Берничә көн узгач, становой һәр авылның мулласы белән старостасын үзенә җыйнатты. Шәмси мулла белән Фәйзулла да, гадәттәгечә, становойга бүләккә берәр кисмәк бал, берничә каз-үрдәк алып бардылар. Становой бүген үтә ачулы күренә: чәчләре тузгыган, мыеклары тырпайган, күзен кан баскан иде. Һәр авылдан килгән күчтәнәчләр дә бу юлы аның ачулы чыраен ачып җибәрә алмады. Ул, муллалар, старосталар керүгә, аяк тибеп кычкыра, җикеренә башлады:
– Нигә халкыгызны кулда тотмыйсыз? Ник аны бунтовать иттерәсез? Патша хәзрәтләренең боерыгын әллә үзегезнең теләсә нишләтергә ярый торган Мөхәммәт законы дип беләсезме?
Култык асларына кыстырылган төрле кыяфәтле, төрле төсле бүрекләр калтыранды, чуар түбәтәйле башлар түбән иелде.
– Я, ник дәшмисез!? Телегез чергәнме әллә?
– Мин... без... ваше благородие, – диде бер карт староста, – чапчим языксыз... билләһи, нипричум...
– Как непричем, көпә-көндез, карап торып патша кешеләрен, хөкүмәт йомышы белән баручыларны кыйнатып үтерттегез дә, непричем буласыз, имеш!!
Ул шулай җикеренде, кычкырынды, аяк тибеп, өстәл төеп, мулла һәм старосталарны төрлечә мыскыллап, әшәке сүзләр белән сүкте дә:
– Берәр көннән авылларыгызга үзем барам. Шуңарчы бунтовщиклар тотылып волостька озатылган булсын! Сан алучыларга кирәкле мәгълүмат бирелеп бетсен!.. Югыйсә, барыгызны да суктырып, Себергә сөрермен! – диде.
– Теләсәң ни эшләт, ваше благородие, – диде теге карт староста, – синең иректә. Иллә мәгәр, без ул халыкны бернишләтә алмыйбыз... Менә үзең барсаң, күрерсең...
– Мин аларның тиреләрен энә белән тунатырмын!
– Халыкның күзенә ак-кара күренми, ваше благородие.
– Бетләре котыра, майларына чыдашалмыйлар! Сез үзегез аларны бозып бетерәсез! Карагыз аны, мин әйткәнчә эшләнгән булсын!
– Ышандырып булмый, ваше благородие...
– Боерык үтәлмәсә, үзегез җавап бирерсез!
Муллалар, старосталар өйләренә кайтып постылар. Һичкемне тотып бәйләп волостька озатырга омтылучы булмады. Сан алучылар да кабат килмәде. Халыкның нинди ялкын белән янып, нинди дәрт белән ашкынганын становой белмәсә дә, мәсьәләнең бу ягы старшина, староста һәм муллаларга бик билгеле иде. Үзен бәйләтеп волостька озатырга юл куярдай кешенең хәзерге татар авылларында табылмаячагы аларга көн кебек ачык иде.
* * *
Тагын бер-ике көн узгач, кыңгыраулы пар ат җигелгән яхшы чана эченә чумып утырган становой, иярле ат менгән берничә стражникны ияртеп, Фәйзулла староста йортына килеп туктады.
Бу эш ярсыган халыкны юри үчекләү, мыскыллау шикелле тоелды. Ачулар тагын кабарды. Яралы күңелләрдәге үч дәрте тагы да ныграк кайный башлады.
Становой җыен җыйнатырга кушты. Муеннарына юкә баулы калайларын таккан сотский һәм десятскийлар, тагын йорт саен туктап, тәрәзә-ишек кагып:
– Җыенга!.. Җыенга! – дип кычкырып уздылар.
Халык бу юлы да кыстатып, ялындырып тормады. Чакырылганы-чакырылмаганы, олысы-кечесе, яше-карты – һәммәсе каравыл өенә таба юнәлде.
Һава салкын һәм тын, көнбатыш яктан ала-кола кар болыты күтәрелеп килә... каты буран яки өермә алдындагы сыман иде.
Менә становой да, стражникларын ияртеп, Фәйзулла старостаны янына утыртып, каравыл өенә килде.
Җыелган халыкның күплегенә һәм кыяфәтләренә карап күп нәрсәне аңларга мөмкин булса да, становой аңлау дәрәҗәсеннән ерак иде. Ул мужикны бер дә белми, аңламый; аны түрәләргә бүләк-күчтәнәч ташучы, бер-берсе өстеннән чагучы, ни кушылса шуны үтәргә әзер торучы һәм түрәләр теләгән вакытта аркасын ачып ятучы дип кенә белә иде. Шуңар күрә, ул бу юлы да һичнәрсәдән курыкмады, шикләнмәде. Үзенә ашардай булып карап торган халык арасына Фәйзулла староста белән бергә ерып керде дә, ачулы һәм мыскыллы тавыш белән, тешләрен кысып:
– Ә!.. бунтовщиклар!.. Я!? – диде. Эндәшүче булмагач, тагын:
– Ник патша боерыгына каршы киләсез!? Ник бунт чыгарасыз!? Маегызга чыдаша алмыйсызмы!? – дип җикеренде.
Моңа да җавап булмады. Становой тагын аяк тибеп кычкырды:
– Кайда, кайсыгыз ул?! Күрсәтегез миңа башлыкларыгызны!
Читләре кайракланып беткән кырпусыз бүреген басып кигән, кыска кайры тунына кызыл билбау ураган, тула оекка чабата кигән тәбәнәк бер кеше:
– Ах, син, хәшәрәт елан!.. Әле һаман шул иске әкиятне сөйләмәкче буласың икән! – дип кычкырды да: – Егетләр, тегеләрен карагыз! – дип, ишек төбендәге стражникларга ымлады. Үзе, бияләй эченә тыгылган биш кадаклы герен югары күтәреп, становойга омтылды.
Бу кеше Чатан Сәләхи кияве, Чая Мәфтуха ире Бүкән Фәхри иде.
Нәрсә булганын искәреп җитә алмыйча бераз аптыраган становой, тагы да ныграк әтәчләнү уе белән булса кирәк, укалы погоннарын ялтыратып бер җилкенде дә, күгәргән кылычын кыныннан суырып чыгарырга омтылды. Нәкъ шул вакыт берәү аны арт яктан кочып алды да, ике кулын бөтереп артка каерды. Бу кеше Миңлебай карт оныгы Тол Таҗи иде.
Кылыч чыңгырап идәнгә төште. Становойның картузы башыннан очты. Биш кадаклы салмак гер чырк! итеп ялтыр түбәгә кунып алды.
Ишеккә якын торган өч стражник, каушап китеп, ясалганнан бирле кайрак күрмәгән үтмәс кылычларын чыгарып маташканда, аларны да төрле куллар бөтереп алып, каты-коты әйберләр белән төйгечли башладылар. Аз гына вакыт дәвам иткән буталыш, чуалыш һәм әүмәләш ябырылып кеше кыйнауга әверелеп китте.
Башларына төшкән чукмарлар, герләр, ташлар белән тукмалган кешеләрне типкәләп, өстерәп, дүртәвен бер урынга – каравыл өенең җир идәне уртасына өйделәр дә, кабарган ачулар басылганчы, гасырлар буенча йөрәкләргә агу булып җыйналып килгән, күңелләргә төен булып укмашкан усал үчләр канганчы кыйнадылар, изделәр. Һәркем хәл-хәленчә дошманнан уртак үчне алырга ашкынды. Үз бурычын үтәп чыккан кешеләр урынына яңалары керде. Берсе дә тик кенә карап тормады: канга баткан, кара көйгән дошманнарның үлгәнлеге билгеле булганнан соң да, кыйнау һаман дәвам итте. Электән әзерләнгән корал-яракның да кайберсе эшкә кушылды. Кайралган балталар, үткен чалгылар, очлы чәнечкеләр белән эш итүчеләр дә булды. Шулай итеп, аз гына вакыт эчендә становой һәм стражникларның гәүдәләре изелеп, яньчелеп, туракланып, әллә нәрсәләр катнаш шакшы боламыкка әверелде.
Авылның байлары, куштаннары әллә кайчан каравыл өеннән чыгып сызганнар иде инде.
– Бездән шушысы җитәр, егетләр, инде өйләренә озатсак та ярыйдыр? – дип кычкырды арадан берәү.
Каршы әйтүче булмады.
Староста йорты алдында торган атлар тиз арада каравыл өенә китерелде. Туракланып беткән гәүдәләрне көрәп, иске чыпталарга салдылар да, матур тирән чанага урнаштырып, өстән становойның бүре эчле юрганы белән капладылар.
Куркудан төсе агарган кучер урыс стражникларның иярле атларын тезеп артка такты. Үз урынына – кузлага утырып, кузгалырга торганда гына, аңа кемдер:
– Кайтып әйт, моннан ары безгә бу йомыш белән килеп йөрүче булмасын! – диде.
Кучер башын селеккән төсле итте һәм дилбегәләрен кагып, озын чыбыркы белән алдагы атка берне тартты. Чана артына тагылган иярле атларга да арт яктан берәрне тамыздылар. Атлар кузгалды. Яшел дугага таккан пар кыңгырау тавышы яңгырады...
Дүрт үлек гәүдә салынган матур чана һәм кыр казлары төсле тезелгән биш ат җай гына атлап авылдан чыгып барганда, җир идәнле, караңгы һәм сасы каравыл өенең бер почмагындагы кечкенә сәкедә яшәүче каравылчы хатын:
– Гомерем буена мөселман шакшысы әрчүләрем җитмәгән, күрәсең, урыс шакшысын әрчисем дә бар икән, ходаем! – дип сөйләнә-сөйләнә, канлы идәнгә көл сибеп, кечкенә каен себерке белән себерә иде.
* * *
Хәбәр яшен тизлеге белән бөтен тирә-якка таралды. Становойны кыйнап үтерү савабы үзенә насыйп булмауга үкенүчеләр дә булды. Шулай да һәркемнең азрак үче кайткан, ярсуы бераз басылган төсле тоела иде. Становой үтерелгәч, сан алу мәсьәләсе дә үз-үзеннән юкка чыккан һәм ата-баба дине өчен куркыныч та бераз кимегән төсле булды. Бу эшнең соңын, түрә үтереп алган савапның җәзасы да шактый зур һәм азаплы буласын сизенсәләр дә, әлегә үч алынган, халык җиңеп калган иде... Шуңа күрә, бу хәл шактый зур куаныч-юаныч санала иде.
Шушы вакыйгадан соң Сапый старшина белән писарь урыс әллә кая качтылар – күздән югалдылар. Земский начальник та бөтен бала-чагасын төяп калага сызды. Стражник һәм урядниклар да кайсы кая таралышып беттеләр. Авыл араларына чыгып, кире беткән аңгыра халыкка бераз җикеренеп кайтуны ниятләп торган исправник та әлеге хәбәрне ишетеп артын кысты. Үтерелгән становой урынына яңа кеше дә килмәде. Шәһәр түрәләре бунтны бастыру өчен төрле чаралар күреп әзерләнеп ятканда, бөтен өлкә хөкүмәтсез-властьсыз, бөтенләй законнан тыш бер хәлдә яши иде.
Базарга барган кешеләр өр-яңа бер хәбәр алып кайттылар:
«Имеш, фәлән көндә бөтен тирә-яктагы авыллар бояр утарын таларга баралар...»
Бу хәбәр шул көндә үк бөтен йортларга таралып өлгерде.
– Хәзергә дөнья безнеке әле... Файдаланып калырга кирәк...
– Бояр малын талау язык түгел... Ул мал безгә хәләл, – диештеләр.
Билгеле көндә тирә-як авыллардан төпсез чаналарга төялгән яки балта-сәнәк күтәреп салмак кына җәяүләгән халык бояр утарына таба агылды.
Сан алуга каршы татар авыллары гына баш күтәргән булса да, бояр утарын таларга килүчеләр бик чуар иде. Анда урыс, чирмеш, чуаш, ар һәм керәшеннәр дә күп булып, барсы да уртак дошманнан мал таларга килгәннәр иде.
Боярның матур, биек йортлары алдындагы киң бушлыкка җыйналган халык ашыкмыйча гына, һәркем үзе белгән яки ишеткән хәбәрен сөйләп гәпләшкәндә, эчтән бикле капканы ачып, управляющий килеп чыкты. Аның җилкәсенә асылган, дары белән атыла торган ау мылтыгы ике көбәге белән күккә карап тора; аз гына күтәрелгән чакмалары астыннан елтырап күренгән сары патроннары аның һәр ихтималны күздә тотып әзерләнгән икәнен белдереп торалар. Управляющийга ияреп чыккан каравылчылар да бөтенләй үк буш куллы түгелләр иде.
Аларны күргәч, халык гөжләп китте. Управляющийның бу кыяфәте бөтен халыкка таныш иде. Чөнки, бояр үзе утарда тормаганлыктан, аның бөтен эшен шушы кеше башкара; бояр белән эш итә торган крәстиәннәрнең бөтен йомышлары тик аның кулыннан һәм күзеннән үткәнлектән, файдаланырга җир алганда булсын, көтәчәккә яки җәйге эш исәбенә азык-төлек сораганда булсын – һәрвакыт управляющий алдына барыла һәм бөтен эш аның «мәрхәмәтенә» килеп терәлә иде. Чабынлыкка берәр бозау керсә, игенлеккә каз-үрдәк очып төшсә яки урманнан чыбыркы сабы яки киртә кисеп тотылырга туры килсә дә, крәстиәннәр аны күбесенчә шушы кыяфәттә – җилкәсенә мылтык аскан хәлдә очраталар иде.
Шул сәбәптән, бүген дә аны шул кыяфәттә күрү җыйналган халыкның күңелендәге әллә кайчангы һәм әллә нинди яраларны кузгатты; ул яраларны ниндидер көч үткен тырнаклар белән тырнап әрнетте. Тамырларга тагы да әллә нинди кайнар каннар йөгерде. Күзләр утсыз ялкыннар белән ялтырый башлады. Баштарак бик тыныч төсле күренгән халык диңгезе управляющий һәм каравылчыларга таба укталып, аларны сарып алды.
– Нихәл, картлар! Ни йомыш? – диде управляющий.
– Без үз йомышыбызны беләбез. Менә синең бездә ни йомышың бар иде? – дип сорады бер таза урыс.
– Мин сезнең белән азрак сөйләшим дип чыккан идем...
– Мылтыксыз чыгарга ярамадымыни? Безне һаман да мылтык белән куркытмакчы идеңме?
Управляющий ык-мык итәргә дә өлгермәде, кемдер көчле тавыш белән:
– Тотып бәйләгез үзен, егетләр! Каныбызга күп тоз салды инде! – дип кычкырды.
Ыргактай бармаклы көчле куллар управляющийның якасыннан, кулларыннан һәм озын чәченнән бөтереп алдылар.
– Кибәргә элү мәслихәт булыр! – дип әйтә салды берәү.
Каршы килүче булмады. Бу сүз дә шундагы бөтен халыкның уртак теләге иде бугай.
Кемдер зур капканы ике якка ачып җибәрде, әллә каян гына тигез ишелгән яхшы сүс бау табылды. Бауның бер очын элмәкләп, икенче очын капка түбәсе аркылы эчкә ыргыттылар. Управляющийны күтәреп китерделәр дә, элмәкле бауны муенына кигезеп, буй җиткән хәтле югары күтәрделәр. Ул корбанлык тәкә сыман акыра, җан ачысы белән тыпырчына, тибенә, тартыла, ләкин ычкына алмый иде.
Бауның эчке якка ыргытылган очын бер кеше капка бастырыгы тыгыла торган тимер атламага тарттырып бәйләгәч:
– Эшең бетте, Зөбәйдә! Җибәрегез! – дип кычкырды.
Управляющийны күтәреп торучылар шаркылдап бер көлделәр дә, кулларын ычкындырып читкә тайпылдылар. Управляющий гырылдый башлады. Бик аз гына тыпырчынды. Калтыранган кулларын бугазына таба илткән төсле итеп, тагын төшерде. Аяклары белән тыпырчынды да, кәкрәеп, тартышып, бөгәрләнеп бераз азаплангач, буыннарын бушатып, аяк-кулын сузды. Башы бер якка кыйшаеп, йөзе күгәрә башлады. Күзләре акаеп, авызыннан теле салынды.
Халык, үзенең тагын әллә нинди үчләрен алган төсле булып, үзендә сәер бер кинәнү тоя иде.
Шул арада берәү:
– Әйдәгез! – дип кычкыргач, управляющийның мылтыгын кыйшайган башына элеп куйдылар да, ябырылып йортка, амбарга һәм сарайларга таба кузгалдылар. Управляющийга ияреп чыккан кораллы каравылчылар да инде халык белән бергә иде.
Йозаклы ишекләр ватылып, бояр-алпавытның йорт, амбар һәм сарайлары әрчелде. Йортта табылган нәрсә-кара барысы да чаналарга төялде. Аяклы мал мунчакланып чана артларына тагылды. Шуннан соң зур йорт белән ашлык амбарларына, сугылмаган кибәннәргә ут төрттеләр.
Халык, йөкле чаналарга һәм чана артларына тагылган терлекләргә ияреп, акрын-акрын таралганда, алпавыт йортының хезмәтче һәм каравылчылар урнашкан өлешеннән башкасы тоташтан яна; ике якка ачылып киткән зур капка уртасында асылынып, искән җил белән акрын гына селкенеп торган управляющий, бер караганда, тел-тел булып һавага сузылган ялкынга карап кызына, бер караганда, гүя тарала барган халыкның артыннан мылтык төзи иде.
* * *
Утар талап кайтуның икенче көнендә мулла-мәзин киңәше буенча Фәйзулла староста тагын җыен җыйнады. Бу юлы да халык ялындырмыйча, икеләндермичә килде. Мулла-мәзин белән бай куштаннар да калмаган, Әкрәм карый да шунда иде.
– Инде ни булса булды, – диде староста, – узган өчен үкенеп файда чыкмас. Бу эшләр өчен башыбыздан сыйпамаслар... Котылу җаен кайгыртасы иде бит, ни әйтерсез, картлар?
Җавап бирүче булмады. Умартачы Гыймади карт кына:
– Иелгән башны кылыч кисмәс дигәннәр, – дип, нәрсәдер әйтә башлаган иде дә, берничә кеше берьюлы:
– Әйе, кисмәс! Кисмәгән иде ди моңарчы! – дип кычкырып җибәрде, һәм каравылчы өе тагын гөжли башлады.
– Тавышланмагыз әле, җәмәгать! – диде Шәмси мулла. – Бикәргә тавышланудан ни мәгънә? Менә озакламыйча «абжор командасы» килер; һәммәбезне яткызып сугарлар; кайсы берәүләр Себергә сөрелми дә калмас. Менә шуңардан ничек котылабыз?
– Булсын!.. Ни күрсәк тә ил белән күрәсе! Үлсәк тә үкенмибез! Азрак үч алдык ичмаса!
– Аласы үчләрнең һаман беткәне юк әле...
– Шулаен шулай да, ярый ла эшләр китсә уңайга! – диде Сабирҗан мәзин.
Шәмси мулла сүзен дәвам итте:
– Үч алу дип әйтүе генә ансат. Ә берәүнең дә тик торганнан Себер китәсе килми. Урыс түрәләреннән үчне алып бетерә алмассың! Аларның берсен үтерсәң, аның урынына унавы барлыкка килә. Аннары, үчле кеше бар, ә үчсез кеше күп. Менә минем һичкемнән аласы үчем юк, мәзиннеке, Гыймади агайныкы да шулай уктыр. Без ни өчен җәзаланырга тиеш?
– Сезнеке булмаса, безнеке бар!
– Ындыр тулы иске кибәннәребез утырса, без дә үчләнмәс идек!
Мулла башын чайкады да:
– Хәер, җәмәгать, үзегез беләсез. Мин үз белгәнемне әйттем... – дип туктады.
Арадан берәү:
– Әллә патшага прошение биреп карыйк микән? – диде.
Мондый вакытта очраган бер фикергә иярергә, ни туры килсә шуны эшләргә әзер торган халык бу сүзгә теш-тырнак белән ябыша куйды:
– Бирәбез! Бирергә кирәк!
– Патшага прошение бирик!.. Ул үзе безнең хәлләрне белми дә торгандыр әле.
– Түрәләрнең безгә күрсәткән җәберләрен барысын да языйк!
– Сапый старшинаны да шунда кыстырырга кирәк булыр...
Шундый сүзләр белән байтак шаулашып, шушы фикерне төрле яктан үлчәп караган төсле иткәч, чыннан да, патшага прошение бирергә булдылар.
Бер десятский барып, Шәмси мулланың Бохарадан алып кайткан каләмданын* китерде. Нәфис һәм пөхтә итеп, чуар бизәкләр төшереп катыргыдан ясалган шәрык каләмданының эчендә эреле-ваклы камыш каләм тулып ята; бер башка урнаштырылган кечкенә кара савытының карасы кипкән, кара сөрткеч кечкенә чүпрәге шакыраеп каткан иде.
*[Каләмдан – пенал.]
Мулла азрак су сорады. Каравылчы картның зур агач комганын китерделәр. Мулла комган борыныннан кара савыты эченә берничә тамчы су тамызды да, бер камыш каләмнең сап ягы белән чүпрәкне изеп йомшартты һәм карасын тигезләде. Шуннан соң камыш каләмнәрнең берничәсен кара савытына батырып сынап карагач, күзләрен тып-тын утырган халыкка төбәп:
– Язабыз алайса, җәмәгать? – диде.
– Язабыз, мулла абзый, язабыз. Аллага тапшырдык, яз!
Каравыл өенең өстәл сымак нәрсәсенә бер иске поднос китереп куйдылар. Каяндыр табып китерелгән керле һәм таушалган кәгазьне шул поднос өстенә җәеп, прошение яза башларга торганда гына, арадан берәү:
– Карагыз әле, картлар! Мулла абзый фәрештәсез каләм белән язмакчы була түгелме соң? – дип куйды.
– Ие, ие! – диде тагын бер карт. – Мондый зур язуны андый юньсез каләм белән язасы түгел иде... Ике яклап фәрештәләр тезелгән каурый каләм белән язу хәерлерәк булыр...
Шәмси мулла ирексездән бераз елмайды.
– Камыш каләм дә изге җирләрдән килгән мөбарәк каләм, – диде ул. – Теләмәсәгез, язмыйм... Каурый китерегез алай булса!
Кемдер каравылчы хатынының мич башында яткан каз канатыннан бер каурый йолкып алды. Берәү матчага кыстырылган чалгы пычакны алып бирде. Шәмси мулла шул каурыйдан каләм ясады да, тамак кырып, поднос өстенә җәелгән кәгазьгә, шытырдатып, әллә нинди күкле-яшелле тавышлар чыгарып, яза башлады.
Тышта һава тын, салкын һәм аяз; бөтен дөньяны баскан ап-ак кар диңгезе якты кояшның салкын нурлары белән ялтырап җемелди, күзләрне камаштыра иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 16
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.