Latin

Болганчык Еллар - 03

Total number of words is 4015
Total number of unique words is 2107
36.4 of words are in the 2000 most common words
54.8 of words are in the 5000 most common words
63.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кайвакыт Йосыф үзе өйдә калып, эшкә кызлары гына барганда да бу тискәре хайваннар ирләр сәлам биргәнне ишетүгә шып туктыйлар һәм «Аллага тапшырдык!» дип кычкырмый торып урыннарыннан кузгалмыйлар.
Бу хәл Йосыфның кызларын шактый кыен хәлдә калдыра. Әгәр каршы очраучы кеше атларның гадәтен белеп әлеге сүзне әйтмәсә, кызлар аларны урыннарыннан кузгата алмыйча елар дәрәҗәгә җитәләр иде.
Йосыфның беренче кызы үсеп җиткәч, йортка яучылар килә башлады. Ләкин Йосыф, кызын кияүгә бирергә теләмичә, төрле сәбәпләр таба торды.
– Алай бик тиз биреп җибәрергә тавык чебеше түгел лә ул, – дип җавап кайтара иде ул. Икенче кызына яучылар килгәч тә, Йосыф аны апасыннан узып кияүгә бирергә теләмәде. Шулай итеп, аның өлкән кызлары картая, ә кечеләре үсә торды.
Аннары инде алар йортына яучылар да килмәс булды.
Өлкән кызының битенә җыерчыклар чыга башлады, аның яшьтәшләре инде күптән бала-чага үстереп, әби булырга җыеналар иде. Кыз инде тормышка чыгып бәхет табудан өметен өзде, иннек-кершән ягынмый башлады. Йөрәгендә дәрт сүнде.
Аның сеңелләре дә картаеп барганлыкларын сизәләр, тик бер дә үзләрен сазаган кыз дип танырга теләмиләр.
– Безнең дәү апа да кияүгә чыкмаган әле, – дип, алар үзләренең яшь икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар һәм, бөтен бәхетсезлекнең башы дәү апабызда дип, аның йөрәк ярасына кагылалар иде.
Кызлар:
– Миңа унҗиде генә тулды әле!
– Минем апаның яше егермедән аз гына арткан, – дип, бер-берен яшәртергә тырышалар иде...
Шуңа күрә дә Сафа, Йосыф кызларының иң кечесе Саҗидәне очраткач, соклануын яшерә алмыйча:
– Бөтенләй зур кыз булгансың ич! – дип әйтеп куйды.
Әйе шул, Йосыфның алтынчы кызы да үсеп буйга җиткән иде инде...
* * *
Йосыф картның кызлары турында сүз чыкканда һәр кеше аларны «Йосыф чебиләре» дип кенә атый. Әмма көлеп әйтелә торган бу кушаматны Саҗидәгә карата әйтергә берсенең дә теле бармый иде. Аны бөтен кеше башка кызлардан аерып куя, аның «Ирдәүкә» дигән үз кушаматы бар иде.
Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли. Ул җир сөрә, иген чәчә, печән чаба, арбага көлтә төйи, шундый оста итеп, белеп төйи, олау ауса да көлтәләре чәчелеп-таралып китми, аларны яңадан тезеп саласы булмый. Ул кибән дә куя, әвендә ашлык та киптерә, «эһ» тә итмичә аркасына бишәр потлы капчыкларны күтәреп ташый. Аның өчен ике арбага ике ат җигеп урманга бару, атларны тимерчегә илтеп дагалатып кайту, чалгы кайрау, урак тешәү дә, арба майлау яки тавык сую да гаҗәп эш түгел.
Саҗидә телгә үткен, сүзгә тапкыр. Берәрсе аның ирләр эше эшләвен күреп: «Әй, чүпрәк баш!» – дип көлсә, Саҗидә аптырап калмый: «Синең шикелле тузан арасындагы таш бөртеге булганчы, чүпрәк баш булу мең өлеш яхшырак», – дип, тегенең авызын каплый.
Сүгенгәнгә каршы да Саҗидә, уйлап та тормастан, шундыйрак сүз белән җавап кайтара иде.
Әгәр кызның җиккән аты гадәтенчә туктап, кузгалырга теләмәсә, Саҗидә монда да югалып калмый. Арбага торып баса да, сызгырып, дилбегәне болгап-торып атның сыртына китереп суга һәм: «Аллага тапшырдык!» – дип кычкырып җибәрә. Ат дәррәү кузгалып чабып китә. Саҗидә рәхәтләнеп шаркылдап көлә.
Хатын-кыз эшенә дә бик уңган, бик булган кыз Саҗидә. Өй эчендәге эшләргә дә, хуҗалык эшләренә дә, тегү-чигү эшенә дә кулы ябышып тора аның.
Әйтәсе дә юк, – шомырт кара күз, өскә кайтарылып торган кара керфек, озын толым, зифа буй, алсу ирен, тезелеп торган ап-ак теш бик сирәк кызларда гына очрый. Саҗидәдә әнә шул сыйфатларын барысы да бар, өстәвенә тагы, аның шаян холкы, яңгыравыклы тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы да бар.
Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул аларның берсен дә өметләндерми, үзе тирәсендә әрсезләнеп йөри башлаган андый егетне бик тиз суындыра: «Беләм мин сине, юкка вакыт әрәм итеп йөрисең!.. Синең ишеләрне без бик тиз бөгеп салабыз!» – ди.
Егетләр шүрләп кире чигәргә мәҗбүр булалар.
Саҗидә аулак өйләрдә утырырга ярата. Анда ул җырлый, бии, гармун уйный, төрле мәзәкләр сөйли. Шунда егетләр дә булса, аларны көлкегә калдырыр өчен, ул инде бер-бер кызык уйлап чыгармый калмый.
Шуңа күрә күп кеше эченнән: «Бусы да апалары кебек сулып әрәм булыр микән?» – дип уйлый иде.
Саҗидәнең дус кызлары үзеннән:
– Син дә әтиең сүзенә карап «чеби» булып калырсыңмы икән? – дигәч, ул мәгънәле генә итеп көлемсери дә:
– Карарбыз әле, – дип кенә җавап кайтара иде.
* * *
Бу хәл Патыйның һәм Йосыф картның балалары кечерәк чакта булган иде. Бервакыт Йосыфның хатыны Сылу җиңги белән Патый, ефәк белән чигелгән намазлык өстенә янәшә тезләнеп, намаз укырга керештеләр. Шунда икесе бер вакытта намазлыктан торган чакта, алар, кәҗәләр сөзешкән шикелле, маңгайга маңгай бәрелешеп алдылар да, каты итеп кул кысыштылар. Өченче бер хатын аларның кулын аерды. Бер-беренә берәр басма җеп бүләк итештеләр, һәм шулай итеп алар гомерлеккә ахирәтләр булып киттеләр.
Ул заманда хатыннар әле Патыйдан өркеп тормыйлар, аның белән дуслашырга омтылмыйлар, Патый үзе дус-иш эзли иде. Сылу җиңги исә кыз балалар үстерә, аңа Патый шикелле мәкерле, явыз хатыннар тирәсендә саграк булырга кирәк иде. Шуңа күрә икесе дә ара якынайтуны хуп күреп, ахирәткә чаклы дус булырга кул бирештеләр.
Йола буенча, ахирәт дуслар һәрвакыт бер-беренә ярдәм итешергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга, бәла-казадан коткарышырга тиешләр. Бер-береңә әшәкелек эшләү түгел, берәрсе турында гайбәт сатучылар арасында булырга да ярамый аларга.
Вакытында Патый бу дуслыктан бик яхшы файдаланды. Сылуга килгәндә исә, ул аннан әлләни зур файда күрмәде, тик Патыйның гына аның гаиләсенә бернинди әшәкелеге тимәде.
Тора-бара инде Патый Сылуны бөтенләй кирәксенмәс дәрәҗәгә җитте, аңа бернинди ярдәм күрсәтми башлады. Әгәр Сылу җиңги Патый белән түгел, иблиснең үзе белән дуслык беркетсә дә, аның йортына яучылар килмәс иде. Моның сәбәбе Йосыф картның чамасыз үзсүзлелеге, кирелегендә иде.
Хәзер инде алар бер-берен гадәт буенча гына ахирәт дуслар дип йөрешәләр.
Патый Вафаны өйләндерү уена килгәч, вөҗдан пакьлеге өчен генә улыннан:
– Йосыф кызын яучыласак, ни диярсең соң? – дип сорап карады.
– Үземнән ун яшькә олы хатын белән нишлим мин? Ул тискәре карт барыбер мин теләгән кызын бирмәс, – диде Вафа.
Шуннан соң инде Патый үз өстеннән бурыч төшкән дип санады һәм бу турыда бүтән сүз кузгатмады.
Әгәр авылда фәлән егет өйләнергә җыена икән дигән сүз чыкса, кызлы йортларда ыгы-зыгы башлана. Бигрәк тә Йосыф карт йортында тынычлык бетә иде.
Бу юлы да, Сафа кайткан дигән хәбәр ишетелгәч, Йосыф картның өлкән кызлары, үзләренең картаеп барулары белән һич килешергә теләмичә, татлы хыял, өметкә бирелеп, үзара пышын-пышын сөйләшә башладылар. Төрле сәбәп тапкан булып Миңлебайларга килгәләделәр. Хәтта Сылу җиңги үзе дә ахирәтенең шатлыгын уртаклаша килеп, аның белән бер самавыр чәй эчеп китте.
Бу юлы инде Патый Сафага Йосыф кызларының берәрсен әдәп йөзеннән дә әйтеп карамады.
* * *
Сафа, су эчертергә алып төшкән атын җитәкләп, әкрен генә сукмактан менеп килә иде.
– Сафа абый! – дип эндәшкән тавыш ишетелде.
Биек булып үскән бәрәңге сабакларын аралап, буразна арасыннан аңа таба җирән чәче өстеннән каешланып беткән түбәтәй кигән, зәңгәр күлмәкле, сипкеле бер малай килә иде.
Сафа туктады.
– Сине ике көн каравыллап йөрим инде, үзеңне генә туры китерергә, – диде малай, Сафага якынлашып.
Сафа малайның үзен болай тотышына бер дә гаҗәпләнмәде. Ул аның егетләр һәм кызларның ышанычлы бер кешесе икәнен, бу малай аркылы бер-беренә хат-хәбәр йөрткәнлекләрен белә иде.
Малай башындагы түбәтәен ипләп кенә салды да, аннан бөгәрләнеп беткән берничә хат алып, Сафага бирде.
– Бусы аксак Сәләхи кызы Мәптуха апайдан, ул сәлам тапшырырга кушты. Бусысы, зуррагы, Йосыф карт кызы Кәримәдән, ә менә кызыл кара белән язылганын Сәлимә апай бирде.
Сафа хатларны алып чалбар кесәсенә тыкты.
– Карале, энекәш, кызларга дигән хатны кемнән яздыралар хәзер?
– Сакау Галим яза.
– Миңа да язып бирмәс микән, матуррак итеп?
– Ник язмасын, язар... Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. Тик бәясе бик кыйбат...
– Күпме сорый соң?
– Унбиш күкәй!
Сафа кесәсеннән янчык чыгарып, ун тиен көмеш алды да, малайга сузды.
– Күкәй бирә алмыйм, менә шушы акчаны алсын. Ә менә бусы үзеңә, – дип, малайның кулына бакыр акча да тоттырды.
Малай, акчаны учлап, җиңе белән борынын сөртеп алды да:
– Ә хатны кемгә бирим соң? – дип сорады.
– Йосыф кызы Саҗидәгә.
Малай каушап ук китте:
– Саҗидә егетләр биргән хатны алмый ачулана, бүләкләрен дә кире кайтара...
– Ачуланмас... Минекен алыр...
– Ай-һай! Алырмы икән? Ярый алайса... – дип, малай икеләнә-икеләнә генә риза булды.
Шуннан соң йөгереп китеп барды. Сафа, атын җитәкләп, өйләренә таба атлады.
Сакау Галим кызларга яза торган хатларын: «Күктәге йолдызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым», – дип, гел бертөрле итеп яза иде. Хатта җыр никадәр күбрәк һәм бизәкләре чуаррак булса, бәһасы да шулкадәр кыйммәтрәк була иде.
Сафа укый-яза белми иде. Ул кызлар хатының ниндирәк эчтәлекле булуын белә, шуңа күрә берәрсенә биреп укытуны кирәк санамый иде. Ул хат җибәрүчеләрне үзләрен генә күз алдына китереп уйлый иде.
Йосыф кызы Кәримә аның күптәнге танышы иде инде. Сафаның аны күп тапкырлар кочып сөйгәне бар, кызның чәч исен дә хәтерли әле. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде, хәзер инде ул сулып, ямьсезләнеп калган. Шуңа күрә Сафаның элекке мөнәсәбәтләрне яңартырга бер дә исәбе юк иде.
Сәлимә әле биш ел элек кенә үсмер бер кыз иде. Хәзер инде ул саргылт чәчле, сипкелле, бүкән шикелле юан бер кызга әйләнгәндер. Юк, Сафага бер дә ошамый ул кыз.
Сафа солдатка киткәндә, Мәфтухага булса унөч-ундүрт яшь булгандыр. Чибәр кыз булыр төсле иде. Әгәр Сафа беркөн Саҗидәне очратмаса, аның елтырап торган шомырт-кара күзләрен күрмәсә, ул, шәт, Мәфтуханың хатына каршы хат белән җавап та биргән булыр иде. Ә менә хәзер күңелендә аның бер Саҗидә генә иде.
* * *
Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк, чөнки ул вакытта кыз сораучыларга бер генә җавап: «Кыш буе асрап чык та, эш өстендә кешегә биреп җибәрме? Алла боерса, көз көне уйлашырбыз»... – дигән җавап кына була иде.
Патый да, Вафа да, Сафа да «Ашаганда – икәү яхшы, эшләгәндә – өчәү яхшы» дигән мәкальнең әнә шул вакытка карата әйтелгәнен бик яхшы беләләр иде; шуңа күрә Миңлебайлар йортында берәү дә Сафаны өйләндерү турында сүз кузгатмады. Һәркайсының үз планы, үзенең күз алдында тоткан кызы бар иде. Тик вакыты җиткәнче берсе дә үз планын чыгарып салмады.

V. Шайтан сандугачы
Җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештыра, стена, идән, сәкеләрне юа, мич агарта, мунчаларны җыештыра башлады. Аннары кешелеккә киемнәр әзерләргә керештеләр. Берәүләр яңа алъяпкыч текте, яңа яулык сатып алды, ак оек, киелмәгән өр-яңа чабата булдырды, остабикәдә эш эшләп алган пыяла муенса һәм таш мәрҗәннәрдән беләзек, муенсалар ясадылар, зур калфакларга энҗе һәм көмеш тәңкәләр тезделәр, бизәкле чуклар тактылар. Яңа кием юнәтә алмаучылар иске киемнәрен рәтләделәр. Хәтта карчыклар да иске-москыларын кабат кулдан үткәрделәр.
Һәр өйдә бал әчеттеләр, мулла белән мәзингә бурычлы кешеләрнең исемлеге тагы да артты. Гыймадиның үзенә бурыч тиешле кешеләрнең исемен билгели торган таягында да яңа тамгалар күбәйде.
Иртәгә җыен бәйрәме башланасы дигән көнне инде бөтен әзерлек җиренә җиткерелгән, өй эчләре бизәкле ашъяулык, чүпләмле сөлгеләр белән бизәлгән иде. Йорт хуҗалары кунак-төшем, дус-иш, туган-тумача килешкә дип затлы киемнәрен киеп куйганнар иде.
Басудан көтү кайтып, мал тояклары астыннан тузан болыты күтәрелеп калган чакларда күрше авыллардан кунаклар килә башлады.
Капка төпләренә әледән-әле җигүле атлар килеп туктый тора. Каршы чыгып алучы булмаса, кунаклар гадәттәгечә кычкырып сәлам бирәләр. Шуннан соң инде капкадан хуҗалар йөгереп чыга, ә кунак ашыкмый гына арбасыннан төшә-төшә:
– Җыеннар котлы булсын! Исән-сау гына яшисезме, кода? – ди.
Эш эшләп катып беткән кулларын чын күңелләреннән кысышып күрешәләр. Бизәкле капка, биек койма эчендәге такта түбәле йортларга, тарантаска пар ат җигеп, зур сандык белән күчтәнәчләр салган кунаклар килә. Хатын-кызларының өстендә төлке эчле, укалы камзул, башларында камчат бүрек, аякларында бизәкле сәхтиян читек. Ирләре, көн эссе булуга да карамастан, өсләренә кара постау тышлы бүре тун кигәннәр, билләрен яшел, зәңгәр яки кызы билбау белән буганнар.
Тәбәнәк кенә читән тоткан салам түбәле өйләргә исә буяусыз дуга, сүс дилбегә, юкә эшлияле, гади арбага җигелгән атлар гына килә. Бөтен бүләк-күчтәнәчләрен кечкенә бер төенчеккә төйнәп тез өстенә куйганнар. Хатын-кызларының өстендә киелгән ситсы күлмәк белән сырган бишмәт, башларында искерә башлаган калфак, аякларында тула оек белән агач башмак. Ирләренең өстендә тула чикмән, башларында каешланып беткән бүрек, аякларында кунычы ертылгалаган кызыл читек белән агач башмак. Кайсы берсе хәтта өстендәге киеме белән җигеп килгән атын да, бәйрәмгә дип, күршесеннән генә сорап торган була.
Иртән, таң ату белән, кунаклар парлашып мунчага китәләр, мунчадан чыгуга аларны табында кайнар коймак көтеп тора. Чигүле сөлге белән маңгай тирләрен сөртә-сөртә бик озаклап, тәмләп чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, ирләр өйдән чыгып китә.
Урам киенгән-бизәнгән халык белән тулган. Читтән килгән бер сәүдәгәр карт өянке төбендә чатыр-кибет ачып җибәргән. Кытай, эрбет чикләвекләре, кара кузак, кызыл билле перәннек, йөзем, бизәкле кәгазьгә төргән, җилем кебек ябыша торган һәм таш кебек каты конфетларның исәбе-хисабы юк.
Бу тансык күчтәнәчләрне малайлар күкәйгә алмаштырып алалар. Кызлар авызларына конфет, перәннек тутырып, үз юллары белән йөгереп китеп бара. Малайлар чикләвек сатып алалар да, шуны бергә өеп, акча чөеп уйнарга керешәләр. Егетләр дә конфет-перәннек ала. Акчасы булганы унысын өч тиеннән папирос һәм тәмәке дә сатып ала. Кесәләренә күчтәнәч тутырып, алар инеш буена төшеп китәләр.
Койма буйларында төркем-төркем кыз-кыркын җыелышып тора. Алар конфет-перәннек алырга кечкенә кызларны җибәрәләр һәм, тегеләр әйләнеп килгәч, алар да тыкрыклардан гына инеш буена төшәләр.
Һәр йортта мичтә итле бәлешләр пешеп утыра. Казаннарда елкы, сарык ите кайный. Зур агач кашык белән аш өстендәге күбекне идәнгә алып ташлаганны көтеп, хатыннар аяк астында мәчеләр бутала.
Мулла белән мәзин авыл үзәгендәге бай йортларда кунак булып йөриләр. Әкрәм кари белән мәзиннең өлкән улы да Мәүла Колының югары очындагы ярлы йортларда шул ук эш белән мәшгульләр. Шәмси мулланың уналты яшьлек улы, Казан мәдрәсәсе шәкерте Барый мәхдүм белән мәзиннең икенче улы түбән очтагы урамнарда йөриләр. Шулай итеп, авыл өчкә бүленеп, коръән укучылар һәм садака җыючылар белән «тиешенчә» тәэмин ителгән.
Мичтәге бәлешләрнең йөзе килеп, казандагы ашлар пешкәннән соң, төрле төстәге ситсы кисәкләреннән тегелгән корама тышлы сырган көрпәләр, тирән таштабаклар, зур агач чүмечләр йорттан-йортка күчеп йөри башлый. Мулла, мәзин һәм аларны алмаштыручылар чират буенча һәр йортка ашка керә торалар.
Алар тиз генә коръән сүрәсе укып, йорт хуҗасы белән кунаклардан садака алалар да, ит, аш, бәлеш ашарга керешәләр.
Йорт хуҗасы: «Башка сыебыз юк инде, гаеп итмәгез, кадерле кунаклар!» – дигәннән соң, алар кулларын күтәреп дога кылалар һәм сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, икенче йортка китәләр. Анда да шул ук хәл кабатлана, тик бер генә аермасы була: соңрак кергән йортларда садакага дип мич сырына куйган бакыр акчалар инде кулны пешерерлек дәрәҗәдә кызып җиткән була.
Мулла белән кунак ирләр өйдән чыгып киткәч, анда хатын-кыз җыела. Хәзер инде остабикә белән мәзин хатынына коръән укып садака алырга, ит, бәлеш ашарга чират җитә. Баскыч төбендә аларны ат көтеп тора. Ирләре шикелле алар да кесәләрен, корсакларын тутырып, өйләренә төнлә генә кайтып керәләр, аннары тагы йорттан-йортка йөри башлыйлар.
Мулла, мәзин һәм картларын җыены әнә шулай дәвам итә.
* * *
Җыен көннәрендә мулла-мәзин өйләрендә аш пешерелми, хәтта самавыр да куелмый. Балалар сөт-катык белән, асрау һәм хезмәтчеләр каткан ипи белән ризыкланып торалар.
Исәпсез күп ашалган аш-сый, эссе итеп ягылган крестьян йортларындагы бөркүлек һәм йокысыз узган төннәр бәлеш ашаучыларны сәламәтлеге белән кәефенә дә тәэсир итми калмый. Аларның күзләре тона, йөзләре каралып җир төсенә керә. Үзләре ачулы, юктан гына да кабынып китә торган булалар. Көн саен үсә барган янчык-янчык бакыр акча гына аларга «саваплы» эш башкаруларында зур бер юаныч була иде.
* * *
Авылның барлык яшьләре җыенның икенче көнен инеш буенда каршыладылар. Анда гармун тавышлары яңгырап тора иде. Менә өздереп-өздереп уйнаган гармунга бии дә башладылар. Бөтен су буе бәйрәмчә киенгән яшьләр белән тулган.
Бу шау-шулы төркемнән бер читтәрәк кызлар кубыз уйныйлар. Төрле яктан кызлар, егетләр, бала-чага агыла.
Чалт аяз күктән рәхимсез рәвештә кояш кыздыра. Кешеләр шау-шуыннан куркып чәчәкләр үскән түмгәкле болыннан тәкәрлекләр күтәрелеп очып китәләр. Тирә-якта төрле кисәкләрдән ялгап теккән корама юрган төсле яшел басулар җәелеп ята.
Конфет-перәннек белән сату итү дә кызу бара.
Әнә инешнең аргы ягында күрше авыл егетләре күренде. Җырчылар урыннарыннан кузгалдылар, алар артыннан башкалар да кузгалышып, култыксасыз күпергә таба киттеләр. Шаулаша-шаулаша, җырлый-бии, сызгыра-сызгыра киң генә иңкүлеккә җыелдылар.
Күрше авыл егетләре шунда атларын тугарып, арба тәртәләрен күтәртеп куеп, атларын шуңа бәйләделәр дә, шау-гөр килеп бәйрәм иткән яшьләр төркеменә кушылдылар. Ул арада ерак авыллардан да халык һаман килә торды.
Яшьләр җыены кызып бара иде.
Төрле авыллардан җыелган егетләр, кызлар бик тиз буталышып, төркем-төркем булып болынга тулдылар. Тукталып торган җыр, уен-көлке яңадан башланып китте.
Миңлебай Сафасы да шундый бер төркемгә килеп кушылды. Башында аның кара чуклы кызыл түбәтәй, өстендә әнисе бозып үзгәрткән кара тужурка, аягында солдат итеге, кара чалбарының балакларын итек кунычы эченә җыеп тыккан. Ияк-яңакларын чип-чиста итеп кырган, мыек очларын өскә таба бөтереп җибәргән иде.
Ул килүгә:
– Яле, солдат, осталыгыңны күрсәт!
– Патша итеге яхшы типтерә микән?
– Әйдә, күрсәт, биюеңне онытып бетермәдеңме? – дигән тавышлар яңгырады.
Кайсыдыр аны беләгеннән тотып түгәрәк эченә таба төрткәләргә тотынды. Чигенешеп юл бирделәр. Шулай итеп Сафа яшьләр төркеме уртасына килеп эләкте.
Гармунчы сыздырып бию көе уйнап җибәрде. Сафа бер кулына кызыл яулык тотып, икенче кулы белән бөеренә таянды да, шап-шоп җиргә типкәләп биеп китте. Ул әле шап иттереп учын учка сугып ала, әле чырылдатып сызгырып җибәрә, әле чүгеп куя. Тамаша кылучылар көй уңаена аяк тибеп, җилкәләрен сикерткәләп тора башладылар.
Шул вакыт яшьләр төркеменнән түгәрәк уртасына бер кыз йөгереп чыкты. Шундук танып та алдылар аны:
– Менә бусы шәп! Маладис! Шулай кирәк, Саҗидә! – диештеләр. Бию яңадан кызып китте. Тамаша кылучылар биючеләрне күз чите белән генә булса да күрик дип аяк очларына күтәрелделәр, алга таба кысылыштылар. Сафа белән Саҗидә бии-бии тәмам кызып җиттеләр. Аларның бер дә арыр чамалары юк шикелле иде. Иң элек гармунчы биреште: хәлдән таеп, гармунын җиргә куйды. Сафа белән Саҗидә җитәкләшеп тыгыз төркем эченә кереп киттеләр. Түгәрәк уртасыннан чыккач, так-каравыл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар.
Менә аларга да чират җитте. Кулларын ычкындырып, икесе ике якка йөгерделәр. Каравылчы зәңгәр күлмәкле, сипкелле битле ямьсез генә бер егет иде. Ул Саҗидә артыннан йөгерде. Теләмәгән кешесенә тоттырамы соң Саҗидә! Эзен буташтырып барган хәйләкәр төлке шикелле, ул егетне якын ук китерә дә, теге тотам дигәндә генә ялт итеп читкә тайпыла иде. Егет аны тота алудан өмет өзеп кул селтәде дә, Сафаны куа китте. Ләкин анысы да бирешмәде. Ахыр чиктә Сафа белән Саҗидә яңадан икәү бергә бастылар. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Аннары алар җитәкләшеп бер читкә ял итәргә киттеләр.
Икесе дә ашыкмыйча, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә атладылар. Каршы очраган кызлар шаяртып Саҗидәгә:
– Әһә, син дә каптыңмы? – диештеләр.
Егетләр исә Сафадан көнләшүләрен яшерә алмыйча:
– Шәп кызны эләктергәнсең, Сафа дус!.. Ныграк тот, ычкынмасын.
– Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен! – диделәр.
* * *
Сафа белән Саҗидә шулай икәү йөри торгач, кич тә якынлашты. Уеннарның кызган чагы, болын өсте яшьләр белән кайнап тора. Акча чөеп уйнаучыларның бөтен игътибары һавага чөеп җибәргән акчада. Берәүләрне шатлыктан йөзе балкып китә, икенче берәүләрнең, отучыдан көнләшеп, чырайлары бозыла.
Кинәт шунда:
– Егетләр, мулла килә, таралышыгыз! – дигән тавыш ишетелде.
Һәммәсе сискәнеп китте. Җыр тынды, уенчылар җан-фәрман чабышып качарга керештеләр.
Башына ак чалма ураган, өстенә яшел чапан кигән, кулына озын таяк тоткан Шәмси мулла, мәзинне ияртеп, уенчылар бакыр акчаларын калдырып качкан төшкә таба китте. Бер читтәрәк гармунчы егет утырып тора иде. Ул әле һаман да озак утырып оеган аякларын яза алмый иде. Шәмси мулла бөтен ачуы белән гармунчыга ябырылды.
– Ах, шайтан сандугачы! – дип, таягы белән кизәнеп гармунга китереп сукты.
Егетнең коты очты – аның өчен гармуны җаныннан да кадерлерәк иде Ул, гармунына ябышып, аны котырынган мулладан саклап калырга тырышты. Мулла икенче тапкыр кизәнүгә, таяк егетнең иңбашын яндырып алды. Шуннан соң егет сикереп торды да, аксый-аксый йөгерергә кереште. Мулла дулап-тузынып гармунны тукмады-тукмады да, таякның тимерле очы белән эләктереп алып читкә ыргытты. Гармун тәгәрәп китте, дөп итеп ташка барып бәрелде.
Шәмси мулла, әкияттәге Сәет Баттал шикелле, тирә-юнендәге халыкка усал бер күз карашын йөртеп алды да, ашыга-ашыга тарантасына барып утырды һәм яңадан коръән укырга, мич сырында кызып яткан бакыр акчаларны җыярга, бәлеш ашарга китте...
Сафа белән Саҗидә сөйләшеп туеп яңадан болынга кайтканда, мулланың тарантасы күперне чыгып, тузанлы юлдан авылга таба китеп бара иде инде.
Болын тагын яшьләр белән тулды. Уенчылар акчаларын җыярга керештеләр. Сатучылар чатырларын җыйдылар. Күрше авыл егетләре атларын җигә башладылар.
Гармунчы исә гармун калдыкларын кочагына җыеп тоткан килеш мулланы каргый-каргый сүгенеп тора иде.

VI. Ходайның мәрхәмәте зур булса да... хатын туендыра
Мөбин ахунның икенче улы Әкрәм кари – Шәмси мулланың бертуган энесе – Бохарада биш-алты ел укып авылга кайтканда Шәмси инде мулла булган, ә Әсма бөтен нәрсәне үз кулына алган иде. Бу вакытта аларның әниләре дә үлгән иде.
Әкрәм кари озын буйлы, таза гәүдәле, аңгырарак һәм беркатлырак кеше иде. Ул мактанырга, берәр төрле уйдырма сөйләргә шул хәтле ярата, үзе сөйләгәннәргә ахыр чиктә үзе дә ышана башлый иде. Кечкенә чагында ук ул ялкау, иркә һәм тискәре бер малай иде. Үсә төшкәч тә әлләни үзгәрмәде: теле белән кылны кырыкка ярырдай булып сөйләнсә дә, эшкә килгәндә утын агачын да урталай яра алмый иде. Унөч яшьлек «ятим малай» абыйсы ярдәменә, аннан да бигрәк Әсма җиңгәсенең рәхим-шәфкатенә таянып яши иде.
Әкрәм кари Бохарадан укып кайткач, аңа якындагы бер авылга мулла булырга тәкъдим иттеләр, ләкин Әсма моңа бөтенләй каршы төште.
– Атаклы Мөбин ахун улына кечкенә генә ярлы бер авылда мулла булу лаек эш түгел, – дип, Шәмсине дә үз фикеренә кушылдырганчы тукый торды. Әкрәм кари бу карарга каршы килмәде.
Аннары аңа бер зур бай авылдагы мәзин урынын тәкъдим иттеләр. Әсма анда да сәбәп тапты:
– Мөбин ахун мәгъзүменә, коръән хафизга мәзин булып, муллага баш иеп яшәү хурлык булмасмы? – диде.
*[Коръән хафиз – Коръәнне яттан белүче.]
Әкрәм кари бу юлы да җиңгәсе сүзенә колак салды. Шуннан соң инде аны бөтенләй дә чакырмый башладылар. Хәзер ул булса Шәмси мулланың ярдәмчесе генә була ала, ләкин бу хакта беркем дә бер сүз чыгармый иде.
Бохарадан кайтканның икенче елында, рамазан аенда, Әкрәм кари һәр тәравих намазыннан соң коръән хәтем чыгарга* дигән тәкъдим ясады. Шәмси мулланың хатыны мондый яңалыкның халыкка ошамаячагын белсә дә, бу фикерне бик хуплап якларга кереште. Мулла үзе дә моңа каршы түгел иде. Әкрәм кари әнә шулай хәтем чыга башлады. Мәхәллә халкына хәзер, төнлә өендә йомшак түшәгендә йоклыйсы урында, мәчеттә утырырга туры килә иде. Рамазан аеның беренче атнасында ук тәравих намазына йөрүчеләрнең саны бик нык кимеде. Төнлә коръән укуны туктатырга туры килде. Әкрәм кари уңайсыз хәлдә калды. Әсма остабикә исә моңа бик сөенде. Хәзер инде карины мулланың ярдәмчесе итәргә кирәклеге берәүнең дә башына килмәс дип ул тынычланып калды.
*[Коръән хәтем чыгу – яттан Коръән уку.]
Мулла белән остабикә Әкрәм карины киләчәктә бөтенләй зарарсыз бер кеше итү хакында уйлаша башладылар. Зур гына сарай сатып алып, шуны такталарыннан авыл читенә җил тегермәненә охшашлы ике катлы йорт эшләттеләр, йорт тирәсенә беркадәр каралты кордырып, тирәли начар гына койма белән тоттырып алдылар. Аннары Әкрәм карины күрше авылның мәрхүм мулласы кызына – Җиһан исемле, сабыр холыклы булса да үткен, чибәр бер кызга өйләндерделәр.
Әкрәм кари моңа бик риза-канәгать булып, абыйсы йортыннан аерылып башка чыкты һәм яшь хатыны белән үз йортында тормыш итә башлады. Иген игә белмәве, бернинди һөнәре булмавы аны бөтенләй борчымый иде. Тормыш аңа үзеннән-үзе барыр кебек тоела, авыл агайлары аның ише «дин башлыкларына» хәер-садакасын гел китереп торырлар дип уйлый иде.
Шулай итеп, Әкрәм кари Әсма остабикәдән, рәхмәт әйтеп, илле пот он, бер мүкләк сыер алды да, бик шат кәеф белән, хатынын ияртеп, яңа йортка күчте.
Атасы мирасыннан үзенә шактый өлеш тияргә тиешлеген белсә дә, ул: «Үзем табармын, үзем булдырырмын... Мужикларның җилкәләре нык булсын», – дип уйлады.
Тора башлаган беренче көннәрендә аларның бөтен эше – ашау-эчү, йоклау, йокыдан торып янә ашау, намаз уку һәм тәсбих тарту гына иде. Әкрәм кари уенча, аларның тормышлары ал да гөл иде. Тик аның авыл агайларына булган өмете генә акланмады: алар карига берни китермиләр, үзләре өчен Әкрәм каридан дога кылуын да сорамыйлар. Ә абыйсы белән Әсма җиңгәсеннән алган байлыклары әкренләп бетеп бара иде.
Көз көне сыерны сатып, аның акчасына утын алырга туры килде. Ә яз җиткәч, Җиһан икесенә дә тансык булган беренче баласын тапты. Ир белән хатынга яңа мәшәкать артты. Ә алдагы көн һаман да билгесез, һаман да томанлы иде.
Иң элек Җиһанның башына уй төште. Әгәр тормышлары искечә барса, үзләренә бик кыен булачагын, беркем дә ярдәм итмәячәген аңлады ул. Иренә өмет юк. Күктән бәрәкәт иңгәнне көтү файдасыз. Ходайга сәҗдә кылып күпме бил бөктеләр алар! Алдагы кышта ач калмыйк дип, Җиһан эшкә керешергә карар итте. Тик нидән башларга? Кем белән киңәш кылырга? Ире белән киңәшүнең файдасы юк. Ул:
– Аллаһы тәгаләнең мәрхәмәте чиксез, җан биргәнгә юнен бирер, – диюен генә белә.
Әгәр дә инде хатыны үз сүзен куймаса, ул аны әллә нинди әшәке сүзләр әйтеп сүгә башлый, хәтта тукмап та ташлый иде. Әмма Җиһан үз сүзендә нык торды. Ул әнисе киңәшләрен исенә төшерде, аның, ире үлгәч, тугыз бала белән калып ничек дөнья куып яшәгәнен хәтерләде.
Беркөнне иртәнге чәйдән соң, Әкрәм кари гадәтенчә ял итәргә яткач, Җиһан, кулына баласын күтәреп, авылның ярыйсы гына хәлле кешеләренә китте. Кереп исәнләшкәч тә:
– Хәлегезне белешә килдем, – диде.
Хуҗа хатын шапшак килеш-килбәтеннән, маңкалы малайларының катып беткән өс-башларыннан, өенең җыештырылмаган булуыннан уңайсызлана-уңайсызлана, ашыгып кына сәкенең бер кырыен чистартты да, кунакка утырырга урын күрсәтте. Өйдә ир-ат юк. Мич алдында самавыр кайнап тора иде. Табын җәеп чәй эчәргә утырдылар.
Ишле бала-чагалы йортта исәпсез күп эш эшли-эшли алҗып беткән хуҗа хатын үз зарын сөйләргә кереште:
– Тын алырга да вакыт юк. Менә өй эчен, балаларны күр. Ичмасам мохтаҗлыкта яшәсәң икән, югыйсә, аллага шөкер, бөтенесе дә бар, тик ул барлыктан мәгънә күрмим. Тегәргә дә вакыт юк, киенергә дә ара тими. Берәрсенә биреп тектерер идем дә, үч иткән кебек, бөтен авылда ышанып тапшырырлык кеше юк.
Җиһанга шул сүз генә кирәк иде.
– Минем барыбер эшем юк, тик утырам. Бир, үзем тегәм, рәнҗетмәссең, – диде.
Хуҗа хатын башта кунак әллә шаяртамы дип уйлады, аннары аның чынлап әйтүен белгәч, сөенеп китте. Чәй эчеп беткәч үк Җиһанга берничә кисәк күк киндер, җеп һәм малайларының үлчәвен алып бирде. Берничә көннән соң Җиһан аларга килешле генә, ыспай гына итеп теккән күлмәк-ыштаннар китерде. Шуннан соң инде ул хуҗа хатынның үзенә һәм иренә күлмәкләр тегәргә алды, аннары аның балаларына бишмәт, кәзәкиләр тегеп бирде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 04
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.