Latin

Болганчык Еллар - 28

Total number of words is 3885
Total number of unique words is 2084
36.7 of words are in the 2000 most common words
51.7 of words are in the 5000 most common words
59.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Чыннан да, бу мәсьәләдә Мәүла Колыларга җай туры килде: урыс паспортлары аларны комсыз төрек полициясе җәберләвеннән саклап калса, күптән түгел генә «Һәйәт»тә эшли башлаган бер татар мөһаҗире – Пеләш Кадыйр ярдәмендә алар үзләренең урыс паспортларын төрекнекенә алыштырып, Анадолуда урнашу хокукы бирә торган рәсми кәгазь алуга ирештеләр. Дөрес, моның өчен аларга шактый зур ришвәт бирергә туры килде килүен!
Пеләш Кадыйрның бала чагы һәм яшьлек еллары Оренбурда узган иде. Аның әтисе Шәрифҗан агай заманының бай гына бер сәүдәгәре булган. Мәдрәсәне тәмамлап, махсус укытучы булышлыгы белән урыс телен һәм исәп-хисап гыйлемен ярыйсы гына үзләштергәч, Кадыйр үз әтисе кибетенә эшкә урнаша. Акча кассасының янәшәдә генә булуы киң күңелле егеткә рәхәтләнеп, үз дигәненчә яшәргә мөмкинлек бирә. Аның мутлыгы, гыйш-гыйшрәт маҗаралары бөтен шәһәр халкына билгеле була. Атасының малын ул уңга-сулга туздыра, ләкин моны шулхәтле оста эшли ки, байтак вакытка кадәр өйдәгеләр бу турыда бернәрсә дә белми киләләр, ә приказчиклар, белсәләр дә, хуҗа каршында үз гөнаһлары фаш ителүдән куркып, авыз ачарга батырчылык итмиләр.
Ләкин без капчыкта ятмый диләр бит... Бер заманны карт сәүдәгәргә дә кассадан акча югалуы билгеле була. Тикшерә торгач, гаепле кешесе дә табыла. Ул Кадыйр булып чыга. Шуннан соң Шәрифҗан карт, тәмам бусарынып, үз улын өеннән сөрә.
Шулай итеп, моңарчы гел иркен, мул тормышта яшәргә гадәтләнгән Кадыйр кинәт урам уртасында бер тиен акчасыз торып кала. Бу хәл аны типтерү, күңел ачулардан туктарга һәм үзенең мөшкел язмышы турында ныклап уйланырга мәҗбүр итә. Ата кешедән ярдәм көтеп булмый, шулай ук элеккеге дус-ишләре арасында акчасыз каңгырып йөрүнең дә кызыгы юк. Җитмәсә, көзен аны солдатка алып китүләре ихтимал икән. Монда ниндидер кискен бер адым ясарга кирәк була. Һәм Кадыйр ул кискен адымны ясый: Истанбулга китеп бара.
Истанбулда, кара кәсеп белән көн күрүче эшкуарлар, авантюристлар, казна акчасын әрәм-шәрәм итеп бер урыннан икенче урынга качып йөрүче һәм кырыкмаса-кырык мәртәбә караклыкта тотылып та яңадан иреккә чыккан җинаятьчеләр арасында, ул үзенә чын дуслар таба. Шөһрәт юлыннан бик тиз югары үрмәли. Тапкырлыгы, зирәклеге, файдасы тиярдәй һәрбер эштә тәвәккәллек күрсәтә һәм гадәттән тыш бер осталык белән күз буа белүе аркасында, ул тиз арада үзенә дан яулап өлгерә. Нинди генә эшләргә тотынып карамый ул! Төрек законнарын үзенчә аңлатып, хөкем йортларында юрист буларак чыгышлар ясый, Россиядән Истанбулга килүче татарларга киңәшче, арадашчы булып хезмәт итә, хәтта эре шулерлар компаниясе белән бәйләнешкә кереп, аларның карта уенындагы кырын эшләренә катнашудан да чирканмый... Үзенең әйтүенә караганда, ул Шәех Җамалетдин* һәм Мөхәммәт Габдүһ* шикелле атаклы кешеләр белән дә аралаша, имеш. Һәркем аны гыйлем иясе, акыллы кеше дип саный һәм шуның өчен аны ихтирам итә. Дөрестән дә, сүз нинди мәсьәләгә генә кагылмасын – дин мәсьәләсенәме, икътисади тормыш, тарих яки хәзерге заманның берәр фәнни ачышы мәсьәләсенәме – барыбер, ул боларның һәммәсе турында да бик укымышлы кыяфәттә сүз алып бара белә һәм үз фикерен әйтә ала иде.
*[Җамалетдин Шәех – гарәп мәгърифәтчесе, реформатор, Мисырда ислам динен яңарту хәрәкәтенең идеологы Җамалетдин әл-Әфгани (1839–1897) күздә тотыла.] [Мөхәммәт Габдүһ (1849–1905), мәгърифәтче, дин реформаторы, Җамалетдин Әфганиның шәкерте һәм көрәштәше. Бу ике галим татарның Г.Баруди, М.Бигиев, З.Кадыйри, З.Кәмали кебек дин эшлеклеләренең иҗтимагый-фәлсәфи карашлары формалашуына зур йогынты ясаган.]
Шуның өстенә, Кадыйр телләрне яхшы белүе белән дә данлыклы иде. Ул урыс телендә иркен сөйләшә, аз-маз французча һәм грекча сукалый, ә төрекчәне инде су кебек эчә иде.
Менә бу соңгысы аны «Һәйәт"кә китерде дә инде. Төрек чиновниклары татарча аңламаганлыктан, ә татар мөһаҗирләре, үз нәүбәтләрендә, төрекчәне начар белгәнлектән, «Һәйәт» эшендә зур кыенлыклар, мәшәкатьләр чыга тора иде. Һәм тәрҗемәче яллау мәсьәләсе көн тәртибенә куелгач, «Һәйәт»тәге күпчелек әгъзалар бердәм рәвештә Пеләш Кадыйр кандидатурасына тукталганнар иде.
Тукталу, дигәннән, бу очраклы гына бер тукталу булмады. Моның үзенә күрә яшерен бер сере дә бар иде. Эш шунда ки, «Һәйәт» әгъзалары, башка барлык төрек чиновниклары шикелле үк, хезмәтләре өчен махсус түләү алып эшләмиләр иде. Дәүләт хәзинәсе акча сорап җибәрелгән язуларга һәрвакыт: «Акча юк!» – дип кенә җавап кайтара иде. Шуңа күрә чиновниклар, ассигновкаларны очсыз гына бәягә рибачыларга – ростовщикларга шудырып, үзләре акчаны ата-бабаларының сыналган ысулы – ришвәтчелек юлы белән табарга күнеккәннәр иде.
Россиядән дулкын-дулкын булып татар крәстиәннәре агыла башлап, "Һәйәт»кә тәрҗемәче яллау кирәк булгач, чиновникларның күзләре иң элек Пеләш Кадыйрга төште, билгеле. Кадыйр алар өчен якын таныш: кына түгел, бәлки бөтенләй «үз кеше» иде. Аның ярдәмендә алар ерак илдән килгән һәм кая барырга белми тәмам аптырап йөргән татар крәстиәннәрен рәхәтләнеп алдый алачаклар иде,
Кадыйр үзенең яңа кәсебенә дәртләнеп кереште. Иң элек ул күчеп килүчеләр тукталган мосафирханәләр буенча йөреп, аларның хуҗалары белән бергәләп эш кылу юлларын сөйләште. Шуннан соң беркатлы крәстиәннәрдән алар кесәсенә әкренләп-әкренләп ришвәт акчалары агыла башлады.
Беркөнне Хәмзә хаҗи мосафирлар урнашкан бүлмәгә таза гәүдәле, як-якка тырпаеп торган чем-кара мыеклы, ак йөзле бер кунакны алып керде. Өр-яңа фәс, яхшы постаудан тегелгән фрак, ап-ак жилетының кесәсеннән асылынып торган алтын сәгать чылбыры һәм баш әйләндерерлек дәрәҗәдә куәтле хушбуй исе – болар һәммәсе дә кунакның «зур кеше» икәнлеген күрсәтеп тора иде. Хәмзә хаҗи аны Кадыйр әфәнде дип таныштырды да, аның белән хәзер үк сөйләшергә, киңәшергә тәкъдим итеп, үзе тиз генә бүлмәдән чыгып китте.
Татарлар көтелмәгән бу зур шатлыктан кунакны кочаклап алырдай булдылар. Ниһаять, алар алдында ышаныч баглардай зур түрә басып тора! Аның белән хәзер барысы турында да киңәш-табыш итәргә, аңа эчтә җыелып килгән зарларны сөйләргә мөмкин булыр!..
Чыннан да, Кадыйр крәстиәннәрнең зарларын түрәләргә хас тантаналы эре кыяфәт белән тыңлады. Җавап бирергә ашыкмады, бераз вакыт дәшмичә, уйланып басып торды, аннары, мыек очларын бөтереп, эре генә:
– Яхшы, бу эшне җайларбыз, – диде.
– Тиз булырмы, әфәнде?
– Тиз.
Крәстиәннәр, үз колакларына үзләре ышанмыйча, Кадыйрның симез, шома йөзенә шигәеп карап куйдылар. Коры гына әйтелгән бу җавап сүзендә ниндидер яшерен бер сер, мәкер бар шикелле тоелды. Әйтерсең лә Кадыйр крәстиәннәргә барысын да сөйләргә теләми иде. «Әгәр монысы да алдакчы булып чыкса?» дип уйладылар алар.
Кемдер түзмәде:
– Ә җир бирерләрме? – дип сорап куйды.
– Бирерләр.
– Яхшы җирме?
– Анысы инде сезнең үзегездән тора, – диде Кадыйр, кулларын җәеп. Бу хәрәкәте белән ул гүя, җир ошамаса мин гаепле түгел, дигәнне аңлатты. – Әгәр акыл белән эш кылсагыз, сезгә бирелгән җирдә каккан коры казык та тамыр җибәреп үсеп китәр, ә инде эшегез акылсыз булса, ул җирне хәтта очлы тимер белән дә чокый алмассыз.
Крәстиәннәр җанланып, гөжләшеп алдылар.
– Якташларың бит без, тырышып кара инде, әфәнде!
– Без сине буш итмәбез, шикләнмә!
Кадыйрның сүлпән йөзе кинәт яктырып китте, күзләрендә серле очкыннар җемелдәде.
– Баштук шулай диләр аны, туганнар! – диде ул. – Юкса үзегез беләсез, коры кашык авыз ерта. Без дә адәм баласы бит. Һәркайсыбызның дөньяда кешедәй яшисе килә... Безнең монда чәчүлек җирләребез юк бит. Ничек көн күрмәк кирәк?.. Озын сүзнең кыскасы, яшерен-батырын түгел, әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик: җан башына илле көмеш бирсәгез, сезнең өчен иң яхшы җир табып, бер-ике көн эчендә бөтен эшне уңай якка хәл итеп тә куям. Бер атнадан рәхәтләнеп үз җирегездә хуҗалык итеп ятарсыз!
Ришвәтсез бернигә ирешеп булмаслыгын инде күп тапкырлар үз җилкәләрендә татып белсәләр дә, крәстиәннәргә Кадыйр куйган бәя бик кыйммәт тоелды. Алар, кайчандыр мал-туарларын сатулашкандагыча, бу юлы да кулга-кул сугышып сатулашырга тотындылар. Бүлмәгә кире әйләнеп кергән Хәмзә исә аларга арадашлык итте. Ниһаять, җан башына уналты куруш акча, ягъни бер сум алтмыш тиен исәбеннән килешү ясалды. Бу суммадан бер тәңкәсе «Һәйәт» чиновниклары файдасына, ә алтмыш тиене Кадыйр белән Хәмзә хаҗига бүлеп бирелергә тиеш иде.
Кадыйр, биреләсе акчаның бер өлешен хәзер үк җыеп алып, ике-өч көн эчендә бөтен эшне уңай якка хәл итәргә дигән вәгъдәсен тагын бер мәртәбә кабатлады да, ашыгып чыгып китте.
* * *
Икенче көнне Хатип белән очрашкач, Сафа аңа үзләрендәге шатлыклы үзгәрешләр турында сөйләп бирде. Истанбулдан тиз генә котыла алуына инде һичбер өмете-ышанычы калмаган Хатипны бу хәбәр ничектер күңелсезләндереп җибәргәндәй булды: ул үкенеч белән көрсенеп куйды.
– Әле вакыт бар! Әгәр теләсәң, мин авылдашларым белән сөйләшәм, сине дә үзебез белән алырбыз, – диде Сафа.
Хатип Сафаның тәкъдименә шатланып риза булды.
Сафаның авылдашлары Хатипны үз араларына алуга каршы килмәделәр. Эш тик Кадыйрның риза булу-булмавында гына тора иде. Шуңа күрә аны яңадан эзләп табарга туры килде. Хәлне аңлаткач, Кадыйр Хатипка:
– Ярар! Җайларбыз! Бир паспортыңны! – диде.
– Пашпуртларны без килгәч үк тапшырып куйган идек шул, – дип җавап бирде Хатип, курка калып. – Бер айдан бирле инде алар сездә яталар.
– Алайса, эш барып чыкмастыр! – диде Кадыйр, кулын селкеп. – Анда тапшырылган паспортлар арасыннан сиңа кирәклесен ел буе актарынсаң да таба алмассың.
Хатипның күзләреннән ике бөртек яшь мөлдерәп чыкты һәм какча яңаклары буйлап сакалына таба тәгәрәде. Аның кызганыч кыяфәтен күреп, Сафа үзе дә елар дәрәҗәгә җитеште.
– Ничек булса да ярдәм ит инде шуңа, Кадыйр әфәнде, күрәсең бит – бөтенләй сөмсере коелды кешенең, – диде ул.
Сафаның фикерен бүтәннәр дә куәтләделәр. Ахырында Кадыйр йомшарып, Хатипка булышырга ризалык биргәндәй булды.
– Ярый, кулдан килгәнне эшләргә тырышырмын! Шулай да бу бик кыен мәсьәлә... Җан башына кырык куруштан да кимгә алынырга исәбем юк, – диде ул.
Хатип эшнең болай хәл ителүенә дә бик канәгать иде. Ул, Кадыйр куйган шартларга риза булып, аңа шундук биреләсе акчаның бер өлешен һәм үз гаиләсендәге кешеләрнең исемлеген тапшырды.
Барлык шик-шөбһәләргә карамастан, мөһаҗирләр вәгъдә ителгән вакыттан нибары бер генә көнгә кичегеп, яңа паспортлар һәм күченү өчен кирәкле башка язуларны кулларына алдылар. Кадыйрдагы бу төгәллекнең мөһим бер сере бар иде, билгеле. Мөһаҗирләрнең беренче партиясен вакытында озатып, ул калган барлык мөһаҗирләр алдында үзенең абруен күтәрергә тели һәм бер уңайдан аларны талау эшен дә җиңеләйтүне күздә тота иде. Шуңа күрә дә, «Һәйәт» идарәсе урнашкан йортта ул көннәрне кызу эш кайнап торды. Чиновниклардагы эленке-салынкылык, ялкаулык әйтерсең лә тырышлык, күндәмлек белән алышынды. Алар баш та күтәрмичә, көннең-көн озын өстәлләре янында дәртләнеп эшләп утырдылар, ашыга-ашыга ниндидер кәгазьләр яздылар. Ишекләрдән берөзлексез курьерлар кереп-чыгып йөрде. Кыскасы, һәммә кеше эш белән мәшгуль, чиновниклар хәтта үзләренең элек-электән килгән иске гадәтләрен – көндезге сәгатьләрдә якындагы каһвәханәгә кофе эчәргә яки наргилә суырырга барып йөрүләрен дә вакытлыча ташлап торырга мәҗбүр булганнар иде.
Үзләренең тиздән даими яшәү урынына күчеп китәселәрен ишеткәч, Саҗидә барысыннан да бигрәк сөенде, чөнки Хәмзә хаҗи мосафирханәсендәге эт оясыдай кечкенә бер бүлмәдә кул кушырып утыру аны тәмам туйдырып бетергән иде. Аның соңгы вакытларда бераз сүрелеп торган хыяллары яңадан дөрләп кабынды. Үзенең һәм Сафаның тырыш хезмәте белән яңа җирдә – моңарчы һичкемнең кулы тимәгән җирдә – тиздән калкып чыгачак пөхтә өе, каралты-кура, мунча һәм башка шундый хуҗалык корылмалары аның күз алдында инде бөтенләй чын булып гәүдәләнә иде. Бәхетле тормыш аңа хәзер бөтенләй янәшә, тотып-капшап карарлык дәрәҗәдә якын кебек тоелды.
Ниһаять, китәсе көннең бәхетле таңы атып, Мәүла Колы крәстиәннәре үзләренең йорт-хуҗалык әйберләрен хаммалларга* төяделәр дә, балаларның тәпи йөргәннәрен җитәкләп, йөри алмый торганнарын кулларына күтәреп, диңгез портына төшеп киттеләр. Аннан алар пароходка утырып бугазның икенче ягына – Хәйдәр паша вокзалы урнашкан Азия ярына чыгарга тиешләр иде. Китүчеләр арасында Хатип гаиләсе дә бар иде.
*[Хаммал – йөк ташучы.]
Мәүла Колы крәстиәннәренең даими тору урынына китеп барулары Истанбулда калган күпсанлы башка мөһаҗирләр арасында шактый зур шау-шу кузгатты. Мосафирханә хуҗасыннан сорашып, бу эштә иң зур ярдәмне Пеләш Кадыйр дигән кеше күрсәткәнлекне белгәч, алар туп-туры аңа барып егылдылар. Кадыйр, крәстиәннәрнең зарларын сабыр гына тыңлагач, боларга да «каккан коры казык та тамыр җибәреп үсеп китә» торган уңдырышлы җир вәгъдә итте. Ләкин «хикмәтле» бу җирнең бәясе инде кыйммәтрәк иде. Кадыйр Мәүла Колыныкылардан җан башына бер сум алтмыш тиен исәбе белән алган булса, хәзер ул һәр җан башына икешәр сумны каерды, Соңга таба бу бәя тагы да күтәрелде, ахырда ул биш сум дәрәҗәсенә җитте. Моның өстенә, кирәкле кәгазьләрне раслату эшләре дә хәзер озаккарак сузыла, кичектерелә бара иде. Шулай да, Кадыйр крәстиәннәргә биргән сүзендә нык торды, соңга калып булса да, үз вәгъдәсен җиренә җиткереп үти барды. «Һәйәт» идарәсенә тапшырылган урыс паспортларында актарынып вакытны әрәм итмәс өчен, ул, гадәттә, төрек паспортларына кирәкле белешмә, мәгълүматларны күченеп килүчеләрнең үз авызларыннан гына әйттереп яздырта иде. Шулай итеп, Кадыйрга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәрбер крәстиән агае, гәрчә озакка сузылган мәшәкатьләрдән соң булса да, төрек паспортына да һәм яңа җирдә урнашу хокукын биргән рәсми документка да ия булды. Ә инде Пеләш Кадыйр булышлыгыннан башка, үз белдекләре белән генә кирәкле кәгазьләрне алырга йөрүче кайбер беркатлы крәстиәннәр тәмам йөдәп беттеләр. Никадәр генә ялварсалар да, ялынсалар да, никадәр генә сугышсалар, кычкырышсалар да, аларга беркем дә ярдәм итәргә теләмәде. Паспорт та бирмәделәр, җир дә вәгъдә итмәделәр. Ахырда аларга да шул ук Кадыйр каршына барып баш ияргә туры килде.
Ришвәтчелек күченеп килүчеләрнең һәммәсен төрле яктан үзенең ныклы җепләре белән чолгап алган иде. Бу җепләрдән һичкем котыла да, ычкына да алмады.
Пеләш Кадыйрның «коры кашык авыз ерта» дигән яраткан мәкале бу илдә чын-чыннан тулы хокукта йөри һәм эшкә ашырыла иде.
XVIII
Җәйнең сулышка кабарлык эссе, бөркү бер көнендә мөһаҗирләр төялгән поезд Искешәһәр вокзалына килеп туктады.
Кешеләр йөк, төенчекләрне вагоннардан бушаттылар да, кая барырга белмичә, төшкән урыннарында як-якка каранып басып тора башладылар. Йөзләрдән шабырдап тир ага, авыз эчләре тәмам кипшереп, иреннәр эссе җилдән ярылып беткән иде...
Бераздан алар янына станция жандармы килде һәм төрекчәләп нидер сорап куйды. Аңа «Һәйәте мөһаҗирия» тарафыннан бирелгән документларны күрсәттеләр. Язу танымаган жандарм кәгазьләрне кулында әйләндергәләп торды-торды да, яңадан нидер сорады. мөһаҗирләр берни аңламыйча басып тора бирделәр. Шуннан соң жандарм якында гына урнашкан кечкенә бер кибетнең хуҗасын чакырып алды һәм аның кулына әлеге язуларны тоттырды. Тегесе язуларны укып чыгып нидер әйткәч, жандарм янә мөһаҗирләргә таба борылды һәм кызып-кызып нәрсәдер төшендерергә кереште. Әмма мөһаҗирләр аның сүзләрен бу юлы да аңламадылар. Ниһаять, кибет хуҗасы төрекчә һәм татарча сүзләрне бутый-бутый жандарм әйткәннәрнең мәгънәсен ничек кирәк алай төшендереп бирде.
– Бу кагытларны санҗак мөтәсаррифия вермәк лязым, сонра ул сизә аит җирне күстәрер*, – диде ул, кулларын болгап.
*[Бу кәгазьләрне санҗак мөтәсаррифына бирергә кирәк, шуннан соң ул сезгә тиешле җирне күрсәтер (төрекчә).]
Кибет хуҗасы Кырым татары булып, аның белән әңгәмә күбесенчә әнә шулай кул хәрәкәтләре, ишарәләр ярдәмендә барды. Шул рәвешчә сөйләшә-аңлаша торгач, мөһаҗирләр «санҗак мөтәсаррифының» Россиядәге өяз исправнигы сымаграк бер түрә булуын белделәр. Аннан янә жандарм сөйли башлады. Платформаны йөк, төенчекләрдән бушатырга кирәк икән. Крәстиәннәр үзләренең әйберләрен алып вокзал мәйданына таба атладылар. Алар артыннан жандарм тагын нәрсәдер ачуланып кычкырды. Кырым татары аңлатып бирде: Истанбулдагы шикелле, монда да хатын-кызларга ачык йөз белән урамда күренергә ярамый икән.
Вокзалдан ерак түгел бер грек мосафирханәсе урнашкан иде. Кибетче мөһаҗирләрне шунда алып китте. Балчыктан салынган чүлмәк түбәле кечкенә генә бу йортта мосафирларның һәммәсенә дә урын җитәрлек түгел иде. Шуңа күрә бина эчендә балалы хатыннар белән авырулар гына калдырылды, ә башкалар мосафирханә ишегалдындагы бер сарайга – кайчандыр ишәк абзары булып хезмәт иткән камыш түбәле лапаска урнаштылар. Кайберәүләр исә бөтенләй ачык һавада – ишегалдында торып калды.
Озак та үтми, Мәүла Колы крәстиәннәре туктаган мосафирханә бинасы янына халык төркеме җыела башлады. Бу төркемдә сабыр кыяфәтле төрек агайлары да, кулларын болгый-болгый ни турындадыр бәхәсләшүче җитез хәрәкәтле греклар да, ябыклыктан кабыргалары, калак сөякләре тырпаеп торган бөтенләй шәрә бала-чага да – олысыннан-кечесеннән һәммәсе дә бар иде. Шуграк малайлар кәмит күргәндәй шаулашалар, көлешәләр, юлчыларга таш аталар һәм үтеп-сүтеп йөргәндә татар хатын-кызларының чәч толымнарыннан тарткалап узалар иде. Юл килеп арыган, әлсерәгән крәстиәннәр боларның һичберсенә игътибар итмәскә тырыштылар. Алар бары бер генә нәрсәне – бу мәшәкатьләрдән котылып, тизрәк үз җирләренә барып җитүне генә телиләр иде. Шуңа күрә дә ирләр, бераз тамак ялгап алгач та урыннарыннан кузгалып, мөтәсарриф идарәсен эзләргә дип яңадан урамга чыгып киттеләр.
Шәһәр кечкенә, халкы аз, хәрәкәт бөтенләй юк диярлек иде. Ара-тирә генә берәр кәкре тар урамда яки тыкрыкта ишәген салмак кына атлатып баручы төрек агае очрап куя; ишәкнең аркасына, гадәттә, түбәләмә яшелчә тутырып ике кәрзин асылган була. Бернинди кибетләр, чәчтарашлар, пылау яки су сатучылар күренми.
Ниндидер келәт-склад сымак корылма янында берәү, күрәсең каравылчы, мылтыгын стенага сөяп куйган да, җиргә чүгәләп утырган килеш бик тәмләп пылау ашый. Мөһаҗирләр туктап аңардан мөтәсарриф идарәсенең кайда урнашуын сорадылар. Каравылчы, ашавын өзмичә генә, мыгыр-мыгыр нидер әйтте дә, кулы белән бер читкә төртеп күрсәтте. Крәстиәннәр ул күрсәткән якка борылып карадылар. Якында гына, урамның тәбәнәк йортлары артында, биек бер бина калкып тора иде.
Мөһаҗирләр шунда таба атладылар. Бу чыннан да мөтәсарриф идарәсе урнашкан йорт булып чыкты. Аның ишегенә матурлап язылган калай такта кадакланган иде.
Артык иртә булгангадырмы, мөтәсарриф үзе әле килмәгән иде. Аның урынына мөһаҗирләрне сәркәтип вазифасын үтәүче бер карт төрек кабул итте. Ул йомышчыларның язу-кәгазьләрен укыштырып чыкты да, аларга таба җентекле күз карашы ташлап алгач, коры гына:
– Бәй әфәнди мәшгуль, ярын гелиниз*, – диде. Крәстиәннәргә чыгып китүдән башка чара калмаган иде. Алар бинадан чыктылар да, исәпсез-хисапсыз вак урамнар, тыкрыклар аркылы яңадан мосафирханәгә әйләнеп кайттылар.
[Бай әфәнде буш түгел, иртәгә килегез (төрекчә).]
Кичен мосафирханә янына тагын ачыгавызлар өере җыйналды. Аларның күбесе бирегә кызык карарга, ягъни йөзләрен ачык йөртүче татар хатын-кызларын күрергә дип килгән иде. Иске гореф-гадәтләр кысасында томаланып, ярым йокымсырап яшәгән авыл халкы өчен бу чыннан да шаккатыргыч бер тамаша иде, күрәсең.
Шулвакыт кинәт төркем эчендә саф татарчалап дәшкән көр тавыш ишетелде. Мөһаҗирләр, колакларын торгызып, эчке бер шатлык кичергән хәлдә, сагаеп калдылар. Ул арада ярым төрекчә, ярым грекча киенгән бер кеше халык төркемен аралый-ера алга чыкты да, татар крәстиәннәре янына килеп туктады:
– Исән-сау гынамы, кардәшләр! Каян җилләр ташлады сезне монда?
Крәстиәннәр, якташ кешене уртага алып, аңа сораулар яудыра башладылар.
– Мин Гариф атлы. Тегермәндә, байда хезмәт итәм. Бай үзе дә безгә якташ кеше, Саратов губернасыннан күчеп килгән, – диде ул.
Аннары Гарифтан мондагы җирләр, тәртипләр һәм кешеләр турында сөйләвен үтенделәр. Гариф, туры җавап бирәсе килмичәрәк, күрәсең, бераз вакыт дәшмичә уйланып торды. Чыннан да, нәрсә әйтсен ул аларга? Фәкыйрь кешегә һәр җирдә дә тормыш авыр дисенмени? Биредә ул хәтта туган илдәгегә караганда да авыррак, чөнки мондагы түрәләр ярлы халыкны бигрәк тә рәхимсезрәк, оятсызрак талыйлар һәм мыскыл итәләр дисенме? Боларның һәммәсен Гариф үз җилкәсендә татып белде инде. Яңа күчеп килүчеләрне дә шундый ук авырлыклар, мыскыл-җәберләр, шундый ук ач-ялангач тормыш көтә дип ничек күзгә бәреп әйтмәк кирәк? Шуңа күрә Гариф, озын юл үтеп тәмам алҗыган, арыган крәстиәннәрнең өмет-ышанычларын бөтенләй җимереп ташларга теле бармыйча, хәлне берникадәр матурлабрак сурәтләргә тырышты.
– Алла бирсә, тора-бара барысы да рәтләнер. – диде ул. – Ләкин кыенлыклары да күп булыр, билгеле. Мөтәсаррифка, мәсәлән, чәйлек бирергә кирәк, бирмәсәң, ул сезне бөтенләй уңдырышсыз җиргә илтеп тыгачак... Ә анда тагын волость начальнигы, ягъни, аларча әйтсәк, наһия мөдире һәм башка шундый түрәләр бар, Аларын да бәхшишсез* калдырып булмый, юкса мөдир әфәнде сезгә иң яман җирне бүлеп бирәчәк...
*[Бәхшиш – ришвәт.]
– Бәхшишен бирербез бирүен, биредә ансыз бер адым атлап булмасын үзебез дә күреп торабыз. Ә менә тел белмәү җәфалый, беркем дә безне аңламый, – дип куйды крәстиәннәрдән берәү.
Гариф үз якташларының хәсрәтле йөзләренә карап торды-торды да, көтмәгәндә:
– Безнең тегермән әлегә эшсез тора. Вакытым күп. Әгәр теләсәгез, мин сезгә бу эштә булыша алам, – дип тәкъдим итте.
Бу сүзләрнең ихлас күңелдән әйтелгәненә шикләнер урын юк иде, шуңа күрә мөһаҗирләр Гарифның тәкъдимен шатланып кабул иттеләр.
Гариф иртәгә тагын килергә булып саубуллашты да, өенә китеп барды.
Җир өстенә кичке караңгылык төшеп, күз бәйләнер чак җитте. Күктә бер-бер артлы йолдызлар кабына башлады. Шәһәрнең пычрак урамнары, фәкыйрь йортлары айның көмештәй яктысы астында тынып, шымып калдылар. Мосафирханә янында җыелып торган ачыгавызлар төркеме дә инде күптән өйләренә таралышкан иде.
Кинәт шушы тынлык эчендә шәһәрнең төрле почмакларыннан мәзиннәрнең көйләп азан әйткән тавышлары ишетелде. Мәчетләр елына ике генә мәртәбә – корбан һәм рамазан бәйрәмнәрендә генә халык белән шыгрым тулып, калган көннәрдә идәннәренә җәелгән палас һәм көрпәләренә тузан җыеп, буп-буш һәм бикле торса да, мәзин халкы мөэмин-мөселманнарны гыйбадәткә чакырып көненә биш тапкыр манара башыннан азан әйтергә күнеккән иде.
Азан тавышына куркынып уянган ишәкләр ачы тавыш белән акырып җибәрделәр. Аларга тагын шәһәрнең төрле почмакларыннан һаулап эт өргән тавышлар да килеп кушылды.
Аннары шәһәр яңадан үлем тынлыгына чумып, каты йокыга талды.
Иртәгесен мөһаҗирләр кояш чыгар-чыкмас йокыдан торып калдык-постык ризыклары белән тамак ялгадылар да, кое суы белән сусыннарын баскач, таңда ук кабат килеп җиткән Гариф җитәкчелегендә яңадан мөтәсарриф канцеляриясенә юнәлделәр.
Кичә буш склад янында очраган таныш каравылчы бүген җир өстенә сузылып яткан килеш йокы симертә иде. Идарәдә дә алар кичәге карт төрек чиновнигын гына очрата алдылар. Мөтәсарриф үзе әле килеп җитмәгән иде.
Карт чиновникка Гариф үзләренең нинди эш белән йөрүләре турында сөйләргә кереште. Тегесе, ара-тирә Гарифны сөйләвеннән бүлдереп, аңлаешсыз телдә ниндидер искәрмәләр ясап куя һәм сер катыш бер ихтирам белән көлемсерәп, әледән-әле мөһаҗирләргә таба күз карашы ташлап ала иде. Аның бу елмаюында-көлемсерәвендә ниндидер астыртын хәйлә, мәкер бар шикелле иде.
Ниһаять, карт төрек белән әңгәмәсен тәмамлап, Гариф якташлары янына килде.
– Нихәтле тартышсам да, күндереп булмады карт шайтанны! – диде ул. – Җан башына унбишәр көмеш бирмәсәгез, җирнең юньлесе тәтемәячәк, ди. Шуңа килешсәгез, җирне якын-тирәдән бүлеп бирербез, ди.
Кеше башына тәңкә ярым! Бу болай да кесәләре саеккан мөһаҗирләр өчен тәмам бөлдергеч сумма иде. Шулай да үзара киңәш-табыш иткәч, алар ризалык бирделәр.
Ул арада мөтәсарриф та килеп җитте. Йомышчы крәстиәннәргә сынаулы күз карашы ташлап һәм карт төрек белән үзара берничә сүз әйткәләшеп алгач, ул тузан баскан бер өем иске китаплар өстенә иелде дә, шулар арасыннан нәрсәдер эзләп актарынырга тотынды, ниһаять, аннан таушалып, чит-читләре теткәләнеп беткән бер карта тартып чыгарды һәм Гарифны да үз янына чакырып, аның белән озак кына нидер сөйләшеп торды.
Аннан соң ике түрә бик озаклап төпченә-төпченә мөһаҗирләрнең паспорт, документларын барларга тотындылар. Ниһаять, карт чиновник, мөтәсарриф белән үзара пышылдашып алгач, Гарифка таба борылды һәм аңа нәрсәдер әйтте. Тегесе үз нәүбәтендә якташларына таба борылып, түрәнең сүзләрен тәрҗемә итеп бирде:
– Хәл кылынды, ди. Акча бирергә куша!
Мөһаҗирләр, берәр тиенләп дигәндәй, тиешле сумманы җыйнап, карт төрекнең кулына тапшырдылар. Тегесе акчаны үзенең капчыктай киң авызлы кесәсенә җәһәт кенә салып куйды да, мөтәсарриф боерыгы буенча, күчеп килүчеләргә сөрергә яраклы җир бүлеп бирү турында якындагы наһиянең башлыгы мөдир әфәндегә боерык язарга кереште.
Бу наһия Искешәһәрдән нибары егерме чакрым чамасында булып, юлга хәзердән үк чыгып китсәң дә мөмкин иде. Ләкин Гариф иртәгәгә кадәр сабыр итәргә һәм бүгенге көнне юл хәстәрен күрү эшләре белән шөгыльләнергә киңәш бирде. Крәстиәннәр аның киңәшен мәслихәт табып, мосафирханәгә кире кайттылар һәм юл хәзерлеген күрә башладылар. Аларга, иң беренче чиратта, әйберләрен ныклап бәйләргә һәм аларны төяп барыр өчен ишәкләр ялларга кирәк иде. Ниһаять, кичке караңгылык төшкәч, арып-талып, ләкин күңелләре тынычланган бер хәлдә, йокларга яттылар.
Икенче көнне иртән, офык читләре кояш нурларына манчылыр-манчылмас, мосафирханәгә янә Гариф килеп җитте. Ул килгәч, җыену-төянү мәшәкатьләре башланды. Кечерәк балаларны ишәк сыртларына ике яклап асылган кәрзиннәр эченә урнаштырдылар, дәүрәкләрен туп-туры ишәкләргә бәйләп салынган йөкләр өстенә менгереп утырттылар. Карт-коры, авыру кешеләргә дә шуннан ук урын бирелде.
Моңарчы һичберсенең үз күзе белән күргәне булмаган гаҗәеп хайван сыртында селкенеп баруы никадәр генә кызыклы тоелмасын, кыз балалар ишәкләргә курка-курка гына менеп утырдылар, ә малайлар, киресенчә, тай дип белеп, баштан ук аларга гашыйк булганнар иде. Алар озын колаклы, юаш «колыннар» тирәсендә шатланыша-шатланыша бөтерелеп уйнап йөрделәр. Хатыннар исә ишәкләргә кызганып карыйлар иде. Аркаларына өелгән авыр йөкне ишәкләрнең нечкә ботлары күтәреп тора алмас, ишәкләр менә-менә егылып китәр төсле тоелды татар хатын-кызларына. Әмма ишәкләрнең кыяфәтләрендә бернинди авырсыну, җәберләнү сизелми иде, алар күндәм кыяфәттә колакларын селеккәләп, тын гына басып торалар, һәм күрәсең, кузгалып китәр өчен кушчы төрекләрнең сөрән салып кычкыруын гына көтәләр иде.
Мөһаҗирләр кәрваны, ниһаять, кузгалып китеп, Анадолу ярымутравының борынгы бер сукмагы буйлап сәфәр чыкканда, утлы шардай кызарып янган кояш офык читеннән әле аз гына югары күтәрелеп килә иде. Янып-көеп саргылт төскә кергән уңдырышсыз сахрада тереклек бөтенләй юк шикелле, бары үзәнрәк җирләрдә генә ара-тирә ялгызак тут агачлары очраштыргалый. Миңгерәткеч эссе кояш нурлары астында сәгатьләр буе өстерәлеп барганнан соң, җәенке ботаклы шул тут агачлары күләгәсендә бераз ял итеп алу кызыгырлык нәрсә булса да, мөһаҗирләр юлны бернинди тукталусыз дәвам иттеләр. Аларның күңелләрен бары бер теләк – тизрәк яңа җиргә барып җитү теләге генә биләп алган иде. Күченеп йөрүләрдән тәмам алҗып, алар тыныч өй тормышына – авыр хезмәтле, ләкин юл газапларыннан арынган утрак тормышка сусаганнар иде.
Ниһаять, өйлә вакытларында, тәмам арып-талып, үлеп тамаклары ачкан һәм сусаудан авызлары кипшергән бер хәлдә, алар наһия үзәгенә – хәрабәләрдәй таралып утырган ярым җимерек бер авылга килеп керделәр. Наһия мөдиренең өе янына туктап, иң элек суга ябырылдылар: аны бик озаклап, бөтен тәмен, рәхәтен татып эчтеләр,
– Аллага шөкер, шундый тәмле нәрсә өчен ришвәт сорамыйлар әле, – дип, кайсыдыр хәтта шаяртып та алды.
Гариф берничә мөһаҗирне ияртеп наһия мөдирен эзли китте. Яңа килүчеләрне күрергә дип, бөтен авыл урамга чыккан иде. Гел ач яшәүдән корсаклары каптай күпкән шәрә малай-шалай, кызарган, ялкынсынган күзләреннән берөзлексез яшь агып торган зәгыйфь картлар, сәләмәләргә төренгән карчыклар, ябыгып тәмам өрәкләргә охшап калган ирләр һәм баштан алып аякларына хәтле тоташ карага киенгән хатыннар – барысы да мөһаҗирләр алдына бөтен кызганыч кыяфәтләре белән килеп бастылар...
Ул арада мөдир үзе дә күренде. Кайдадыр күләгәдә тәмле йокыга талган җиреннән аны урамдагы шау-шу уятып чыгарган иде. Мөһаҗирләр аңа мөтәсаррифның язма боерыгын тоттырдылар. Ул аны укып чыкты да, шундук, бернинди кинаясез-нисез, турыдан-туры ришвәт сорады.
– Кеше башына биш куруш сорый, – дип тәрҗемә итте Гариф. – Бүген үк җирне күрсәтәм, ди.
Мөһаҗирләр, ришвәт бәһасын күпсенеп, ризасызлык белән шаулаша башлаганнар иде дә, Сафа аларны туктатып калды:
– Сез нәрсә, туганнар?.. Моңарчы баш тартмадык бит, ришвәтен дә, чәйлеген дә бирә килдек... Монысы соңгысы булыр, алла боерса! Кире борылып кайтып китмәссең ич инде!
Гариф та Сафага өстәп әйтте:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 29
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.