Latin

Болганчык Еллар - 05

Total number of words is 3934
Total number of unique words is 1913
39.5 of words are in the 2000 most common words
56.1 of words are in the 5000 most common words
64.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сабирҗан мәзин, бу хакта ишеткәч, Әсманың нинди мәкер корганын аңлады. Ул Әсманың Миңлебайныкыларны кем белән туганлаштырырга ниятләгәнен белми иде әле, шулай да Әсманың, бу хәлдән файдаланып, аңа каршы көрәшергә үзенә ярдәмче әзерләвен бик яхшы сизенә иде. Мәзин йоклап калмаска булды. Дөрес анысы, Сабирҗан мәзин Вафа белән Патыйның ярдәменә мохтаҗ түгел, тик шулай да аларның бөтенләй мулла йогынтысына күчүләрен теләми иде. Шуңа күрә ул Вафаны үзләренә чакырып, баллап чәй эчертте һәм үзен кызыксындырган әлеге эш турында туп-туры сүз башлады.,
– Туй ясарга вакыт бит... Егетнең яше җиткәндер ич инде? – диде ул.
– Ясыйсы иде дә бит, мәзин абзый, менә кемнең ишеген барып ачарга белмибез әле, – диде Вафа.
– Кемгә барсаң, шул кертер. Әгәр инде үзегезнең күздә тоткан кызыгыз юк икән, ул чагында мин әйтим.
– Әйт.
– Безнең Гыймади кызының кай җире килмәгән? Үзем яучы булырмын... Бирми калмас, алла боерса.
– Ярый, сөйләшербез.
Сүз икенчегә күчте. Утырдашчылар яңа гайбәтләрне уртаклаша-уртаклаша бер самавыр чәй эчеп бетерделәр. Амин тотып бит сыпырганнан соң Вафа хуҗалар белән саубуллашып, кайтырга кузгалды. Сабирҗан аны капка төбенә хәтле озата чыкты. Аерылышканда тагы бер тапкыр искәртеп куйды:
– Озакка сузмагыз! Тимерне кызуында сугарга кирәк, – диде.
Иртәгесе көнне үк, Сафа өйләнергә җыена икән дип, бөтен авылда ачыктан-ачык сөйләшә башладылар. Берише кешеләр Саҗидәнең исемен телгә алдылар.
Әсма Патыйны яңадан кунакка чакырып, тагы чәй белән сыйлады. Аның артыннан Сабирҗан да Вафаны чакырып, җавабын сузмаска кушты. Хәзер инде бөтен авылның телендә мулла белән мәзиннең ярышына әйләнгән Сафаның өйләнү мәсьәләсе генә иде.
Вафа өчен Сабирҗан тәкъдиме кулайрак иде. Ул Гыймади белән мәзин ярдәмендә тиз арада куштан булып китү мөмкинлеген күреп, бу тәкъдимне бөтен көче белән якларга тырышты. Патый исә, вакыты җиткәч Вафа алардан башка да куштан булыр дип уйлый иде, шуңа күрә Шәмси мулла хатынының тәмле теленә һәм дәлилләренә ышанып, Мәфтуха бик әйбәт килен булачак, аның анасы кебек хатын кодагыең булса да бик күңелле, дип сөйләнә башлады.
Хәзер инде Сафа үз сүзен әйтергә тиеш иде. Ул кайсы якка кушылса, шул як җиңәргә тиеш иде. Беркөнне иртән чәй эчеп утырганда, бу мәсьәләне туп-туры Сафа алдына китереп куйдылар. Иң элек Патый сүз башлады. Сафаны Мәфтуханың уңганлыгы, чибәрлеге белән кызыктырырга ниятләп, кызны мактап сөйләргә кереште. Аннары инде Вафа матур сыйфатларны бик юмарт әйтеп, Гыймади кызын мактады. Сафа исә әнисе белән абыйсы сөйләгәнне башын иеп кенә тыңлап утырды да;
– Ул шадра бүкәнгә әтисе бай булганга гына өйләнәсем килми. Миңа Мәфтуха да кирәкми, – диде.
Патый белән Вафа беравыздан:
– Алайса кемне алмакчы буласың соң? –дип сорадылар.
Сафа җавап бирергә ашыкмады. Ул әнисенең дә, абыйсының да үзенең теләгенә каршы киләчәкләрен белә иде. Әмма гадәттәге күндәм, юаш Сафа бу юлы үз сүзендә нык торырга карар итте. Саҗидә белән теләкләре уртак булу аңа көч бирде. Күңеленнән Саҗидәгә биргән вәгъдәсен кабатлады һәм әнисе белән абыйсының бу соравына каршы:
– Йосыф карт кызы Саҗидәне алам! –дип җавап кайтарды.
Сафаның бу сүзе Патый белән Вафага яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар аның Саҗидә белән йөргәнен беләләр, тик моңа гадәттәге бер мавыгу-шаяру дип кенә карыйлар иде. Гыймади шикелле бай кеше берсүзсез кызын бирергә торганда, Йосыф карт ише бөлеп беткән кешенең кызын алуны Вафа уена да китерми иде. Ул Сафаны үзенчә күндерергә, ышандырырга кереште:
– Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бернәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син! Шыр ялангач булу мунчада гына яхшы ул!
Бу сүзләрнең Сафага тәэсире булмады. Ул, чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыкларын җыеп алып кабып җибәрде һәм амин тотып урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:
– Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка ал. Миңа Саҗидәдән башка берәү дә кирәкми, – диде.
Сафаны үгетләп тә, хәтта куркытып та карадылар. Аны Шәмси мулла да үз янына чакыртып сөйләште, Сабирҗан мәзин дә үгет биреп карады. Сафа һаман үзе:
– Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр, – диде.
– Атаң синең бу кадәр тискәре кеше түгел иде! Кемгә охшап тугансың син? – диделәр аңа.
Сафа эндәшмәде.
Ниһаять, Сабирҗан мәзин, Миңлебайныкыларның мулла кулына төшмәячәкләрен аңлап, кул селтәде дә, Сафаның җилкәсеннән кагып:
– Ярар алайса, сүзеңдә нык тор, – диде.
Вафа да энесеннән чигенде. Сафаның кирелеген җиңеп булмаячагын мулла белән остабикә дә аңладылар. Патый, бер ялгызы калгач, улы белән берни эшли алмады.
Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар – кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшәсе бар иде. Аның риза булачагына берәү дә ышанмый. Хәзер үк яучы җибәрсәң эшне бозып куюың бар иде. Шуңа күрә иң элек Патый үзе ахирәте Сылу җиңги янына барып кайтырга булды.
– Атасының андый эшкә риза булырына бер дә ышанмыйм. Шулай да тәвәккәлләп карагыз. Яучы итеп берәр дәрәҗәлерәк кешене җибәрегез, – диде ахирәте.
Бу эшкә Әкрәм каридан да кулайрак кешене табып булмас иде. Шуңа күрә Сафа аның янына үзе барып кайтты. Әкрәм кари ризалык биреп, икенче көнне иртүк Йосыфларга яучы булып китте. Ул килгәндә, Йосыф карт ишек алдында нидер эшләп йөри иде, кариның сәламенә каршы ачык йөз белән сәлам кайтарды да, кызларының берсенә:
– Кызым! Кунак килде. Чәй әзерләгез, – дип кычкырды.
Йосыф карт Әкрәм кариның тикмәгә генә йөрмәвен сизә иде.
Хатыны белән кызлары, аның ни йомыш белән килгәнлеген белеп, карый белән картны тәрәзәдән һәм ишек ярыгыннан күзәтеп тора башладылар. Баштарак алар дөнья хәлләре, вак-төяк турында сөйләштеләр. Йосыф картның бер кызы яулык очы белән авыз-борынын каплап баскычка чыкты да, самавыр булды дигәнне аңлатып әтисенә кул изәде. Шуннан соң Әкрәм кари белән Йосыф карт өйгә керделәр. Сәкегә табын әзерләгәннәр иде. Шакмаклы ашъяулык өстенә агач савыт белән атланмай, телем-телем итеп яңа ипи турап куелган иде. Карый түргә менеп, төрле чүпрәк кисәкләреннән җыеп тегелгән корама көрпә өстенә утырды. Йосыф карт сәке кырыена урнашып чәй ясарга кереште. Әкрәм кари үзенең ни йомыш белән килгәнлеген берничә чынаяк чәй эчкәннән соң гына сөйли башлады. Йосыф карт күптән инде үз өендә яучы күрү өметен җуйган иде, шуңа күрә кунагы аның кызлары турында сүз чыгаргач, карт, минем кызларга да күз төшерүчеләр бар микәнни әле дип, гаҗәпләнә калды.
Әкрәм кариның Миңлебайныкылар исеменнән яучы булып килгәнлеген белгәч, Йосыф картның чырае тагын да яктырып китте. Әмма Саҗидә исемен ишеткәч, карт бөтенләй каушый калды. Йөзенә кан йөгерде, куллары дерелди башлады, гадәтенчә кәгазь кисәге ябыштырган калын иреннәре ачылып китте.
Әкрәм кари җавап көтә иде.
Йосыф карт, каушавын җиңеп, болай дип сорады:
– Карый! Синең атаң әйбәт кеше иде. Син мөхтәрәм хәзрәтебезне улы, үзең дә динне беләсең, китап, коръән укыйсың. Зинһар әйт әле: биш апасын калдырып, төпчек кызны кияүгә бирергә ярый дип кайсы китапта язылган?
Әкрәм кари мондый сорауны көтмәгән иде.
– Китап та, коръән дә андый эшкә катнашмый, Йосыф агай! Кыз яучылау – хосусый эш, – диде ул.
Мондый җавапка картның ачуы килде. Шуннан соң карый:
– Мин сине ихтирам итеп, үземнең тиңем санап килдем. Башка берәүгә булса бармас та идем, – диде.
Йосыф картның чырае йомшара төште. Әкрәм кари куркынычның узганы аңлап алды, шулай да болай дип әйтүне кирәк тапты:
– Мин – илчемен, Йосыф агай. Картлар әйткәннәр бит: илчегә үлем юк, дигәннәр... Минем бурыч – синең җавабыңны тиешле кешеләренә кайтарып тапшыру.
– Тавык чебиен дә тиктомалга чыгарып ташламыйлар. Ул да җан иясе бит... Кешеләр өчен кыз бала тавык чебиеннән дә кадерсезрәк, күрәсең, – дигәндә, Йосыф картның тавышы калтыранып китте.

X. Хурлыгы әтигә булыр
Биек ярлар, агач коймалар буена җил-буран киртләч-киртләч кар көртләре өеп китте.
Ярлы өйләрдә көндезен карындыклы кечкенә тәрәзә өлгеләреннән саркып кергән тонык кына көн яктысында, озын кичләрне пыскып янган тычкан уты яктысында мәзингә чыпта сугалар. Кызлар туку станында остабикә өчен сөлге, ашъяулыклар әзерлиләр.
Йосыф карт Миңлебайлар яучысын кире борып җибәргәннән соң, Сафаның өйләнү мәсьәләсе хәзергә калып торды. Шул мәсьәлә тирәсендә мулла белән мәзин арасында яңадан көрәш башланды. Әмма Сафа ниятеннән кире чикмәде, Саҗидә белән арасын өзмәде.
Беркөнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кызлары аулак өй ясарга булдылар. Сылу җиңги кызларының бу теләгенә каршы килмәде. Кич җиткәч, өй эче кызлар белән тулды. Һәркайсы үзенең кул эшен – кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән келәм алып килгән. Беришеләре башлаган бәйләүләрен яисә бәйләү башларга җеп алып килгәннәр иде.
Өй хуҗалары да эшсез утырмадылар. Ишекнең ике ягына ике туку станы куйдылар. Мич буендагысына Кәримә утырып, шакмаклы ашъяулык тукырга кереште. Ян тәрәзә буендагысында Саҗидә кичә башлаган чүпләмле сөлгесен эшли иде. Аңа әнисе булыша. Өлкән кызлары тукыр өчен буй сару калыбына җеп чорный. Өйдә ике лампа янып тора. Кызларның һәркайсы үз эшенә бирелгән, моңлы бер көйгә сузып җыр җырлыйлар.
Беренче булып Кәримә сүз башлады:
– Нигә болай җебем өзелә, мин әйтәм, бактым исә: сосамның очы ярылган икән. Җәфаланып беттем! Саҗидә, акыллым, шуны юнып кына бирче.
Саҗидә торып, әтисенең чәч кыра торган пәкесен алды да, сосаны юнырга кереште. Эшсез калган әниләре Сылу җиңги өйалдыннан әвернә тактасы белән тубырча алып кереп, идән уртасынарак киләпне сүтеп чолгарга утырды.
Эшләре бер дә алга бармый иде. Шуннан соң кызлар сөйләшә, шаяра-көлешә башладылар, табышмак әйтештеләр, аннары такмак-такмаза әйтештеләр, әкият сөйләделәр. Гармун уйнап, җырлап тәрәзә төбенә егетләр килде. Кызлар аларга ымлап кына әниләренең әле йокламаганлыгын аңлаттылар. Шуннан соң егетләр тындылар.
Озакламый Сылу җиңги киләпне сүтеп бетерде дә, әвернә тактасын өйалдына чыгарып куйды һәм аннан кергәч, тәмле итеп иснәнә-иснәнә:
– Балалар, бик шаулашмассыз инде, озак утырмагыз, лампаларның кәрәчине әз, – дип, мич башына менеп китте.
Бераздан, аның йоклавын белдереп, каты гына гырлаган тавыш ишетелде. Кызлар эшләрен ташладылар. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Башта шырпы чөеп уйнадылар. Әйбер эзләгән булып, бер-берсенең битенә корым сөрттеләр. Аннары «Пута сугыш» уенын уйнарга керештеләр. Монысында иң күбе Саҗидәгә эләкте. Хәер, ул үзе дә бурычлы булып калмады. Ул һәрбер «гөрләүче»нең аркасына шап иттереп китереп суга, ә тегесе: «Ай, авырттырды! Саҗидәдер бу!» – дип танып ала да, аны аркасы белән идереп, бар көченә дөпелдәтеп суга иде. Аннары барысы сәкегә ятып, бишмәт җиңе аша йолдыз карадылар, битләрендәге корымны тагы да җәя төшеп, су бөркештеләр.
Аулак өйдәге иң кызык уен – Шамакай уенын Саҗидә башлап җибәрде. Ул мич артына кереп, шамакай булып киенде дә, әкрен генә атлап идән уртасына чыкты. Башына яулык өстеннән иске бүрек кигән, бүрек өстеннән ертык җилән бөркәнгән, корсагына сөлге белән зур мендәр бәйләгән. Кашларын куе итеп күмер белән каралткан, битләренә җыерыклар сызган, кулына озын табагач тоткан. Бу чын Саҗидә түгел, бәлки ниндидер ямьсез, котсыз бер маска иде.
– Кем син? Каян килдең? – дип кычкырдылар кызлар.
Саҗидә тешен ыржайтып, телен чыгарды, әкрен генә иреннәрен ялап алды һәм ямьсез, усал итеп акайткан күзләре белән сөзеп карап чыкты да, сакауланып:
– Минем йортым – кара урман, минем ирем – урыс, исемем – Шамакай, – диде.
– Кая барасың?
– Бала табарга җылы урын эзлим.
– Балаңның атасы кем?
– Белмим, күбәү алар.
– Кайсы мулла никахлады сезне?
– Урмандагы аю.
– Балаңның кендеген кем кисәр?
– Убырлы карчык.
– Ник болай йөрисең? Иргә чык.
– Минем каккан казыгым да юк. Барлык сакаллы ир-ат – минем ирем, бөтен дөнья – минем илем, кара урман – торган җирем... Башыгызда тырнак очы кадәр генә дә акылыгыз булса, миңа иярегез, сылуларым.
Җен кызының өстенә йон йомгаклары очты. Кызлар аны кулларына ни эләксә шуның белән: бөтереп ишкән сөлге, җеп йомгаклары, мендәр, чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр. «Шамакай» чинап-ыңгырашып, суктырмаска тырышты һәм ахырда ике кулы белән эчен тотып мич арасына кереп китте.
Бу шау-шуга әниләре йокысыннан уянып:
– Ятыгыз инде, кызлар! Җитәр, уйнап туйгансыздыр! – диде.
– Хәзер, әни, – диде Саҗидә.
Кызлар тиз генә өй эчен җыештырып, битләренә буялган корымны юдылар. Өйдә булган бөтен кием-салымны, эрләргә дип әзерләнгән йон, сүсне сәкегә салып, шуны өстеннән ак киез җәйделәр. Урын әзер булды. Барысы бергә тезелешеп ятарга җыена башладылар.
Шул вакыт әкрен генә тәрәзә чиерткән тавыш ишетелде. Саҗидәгә өлкән апасы:
– Бар! Солдатың килгән ахры, – дип пышылдады.
Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр, шулай да аңа начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде. Әтиләре Сафаның яучысын кире борып җибәргәннән соң, алар Саҗидәгә тагы да игътибарлырак була башладылар. Аны кызгансалар да, Саҗидә кияүгә чыга алса, әтинең яучыларны кире борып җибәрергә төп сәбәбе калмас дип өметләнәләр иде. Хәтта яше утыздан узган иң өлкәне дә күңеленнән кияүгә чыгу хыялына бирелгәләп китә иде. Хәзер дә ул:
– Бар, бар! Сафа дәшәдер... – дип, Саҗидәгә теләктәшлек итеп баш какты.
Саҗидә, әнисенә сиздермәс өчен, күлмәкчән генә тышка чыгып китте, баскычта туктап, як-ягына каранды.
Инде төн уртасы җиткән иде. Биек аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Кар, тузан кебек бөтерелеп, өй нигезенә сырыша иде.
Өй чатыннан карамчык бер шәүлә килеп чыгып, сакланып кына баскычка таба атлады. Саҗидә әкрен генә тамак кырды. Карамчык кызурак килә башлады. Кыз баскычтан сикереп төшеп Сафаның кочагына килеп керде. Егет аны киң тун чабулары белән әйбәтләп төреп алды. Бер-беренә сыенышып, дөньядагы бар нәрсәне онытып, берничә минут тын тордылар.
Ах, бу кире беткән Йосыф карт булмаса! Мулла белән мәзин, умартачы кызы Сәлимә, куштан кызы Мәфтуха булмаса! Үзсүзле Патый белән комсыз Вафа булмаса!
– Үз теләгебезгә ирешергә бирмәсләр микәнни алар? Бер-беребезне сөеп яшәргә язмаган микәнни безгә? – диде Сафа пошынып.
Саҗидә бу хәл белән килешергә теләми. Ул үзенең көченә ышана:
– Әти каладан кайткач, әвенгә ягачак. Синең вакытың буш, кил дә тагы бер тапкыр сора. Мин дә сөйләшермен.
– Шуннан?
– Шуннан соң да ризалык бирмәсә, үзенә үпкәләр...
Сафа моның мәгънәсен бик тиз аңлап алды һәм дулкынланудан йөрәге типкән хәлдә:
– Нишләмәкче буласың? – дип сорады.
– Киемнәремне төйним дә, сезгә киләм... Хурлыгы миңа булмас, әтигә булыр... Кире куып җибәрмәссез бит?
Сафа аны каты итеп кочып, ирененнән үпте.
* * *
Өй түбәләренә тия язып күктән авыр кар болытлары агыла. Ара-тирә шул болытлар арасыннан кызгылт кояш нурлары ялтырап китә. Озакламый буран кузгалырга җыена иде.
Сафа, өстенә иркен тунын киеп, беравык капка төпләрендә уйланып басып торды, аннары якындагы тыкрыкка борылып, ындыр табагына китте. Йосыф карт әвененнән бөтерелеп төтен чыга иде. Сафа шунда: «Керимме, юкмы?» – дип икеләнеп калды. Аннары тәвәккәлләп, ишектән атлады да, төтен болыты эченә килеп керде.
Башта төтен әчесеннән күзен ача алмый торды, аннары тонык кына елтыраган ут яктысы күрде. Сафа утка таба атлап, базга күз салды. Базда нарат тамырлары, коры-сары ботак өстендә киндер күлмәктән Йосыф карт утыра иде. Мичтән ялкын телләре сузылып, шуларның очыннан бөтерелә-бөтерелә төтен күтәрелә. Башаклары белән утка таба салган солы көлтәләре чытыр-чытыр итә иде.
Сафаның күз алдына Шәмси мулла вәгазьләрендә сурәтләнгән тәмуг күренеше килде. Йосыф карт үзе шундагы тәмуг капкасын саклаучы Зобанины хәтерләтә иде.
Сафа: «Баздан чакырып чыгарыргамы, әллә үзе чыкканны көтәргәме? Ничек итсәм яхшырак булыр?» – дип уйланып торганда, Йосыф карт, урыныннан кузгалып, кышкы йокысыннан бүленгән аю шикелле мүкәйләп өскә менә башлады. Сафа ихтыярсыздан бер читкәрәк тайпылды.
Карт баздан чыккач әйләнеп күз дә салмады. Әвен өстенә куйган озын нарат колганы уң кулы белән әкрен генә тартып алды да, сул кулы белән бер башыннан икенче башына таба капшап бара башлады. Бу нарат колгасы әвен эченең күпме кызганлыгын чамалый торган термометр сымак бернәрсә иде. Йосыф картка әвен эче җитәрлек кызган, эссесе тигез булып күренде, ахрысы. Ул таякны кире урынына куйды да, яңадан төшмәкче булып баз читенә килде. Карт базга аягын сузам дигәндә генә, Сафа кычкырып сәлам бирде һәм аңа таба атлады.
– Кем бу?
– Мин идем, Йосыф абзый... Миңлебай Сафасы.
– Ни кирәк?
– Тыңласаң, йомышым бар иде.
Йосыф карт Сафаның ни йомыш белән килгәне сизде. Беравык дәшми генә үзалдына карап торды, аннары ашыкмыйча:
– Һе, алайса... әйт соң йомышыңны... – диде.
Киң ыштан бөрмәсеннән ниндидер бер әйбер алды һәм, Сафаны тыңларга әзерләнеп, янып торган мич катына чүгәләде. Сафа да аның янына урнашты. Ул сөйләгән чакта Йосыф карт кулындагы әйберсен әкрен генә әйләндергәләп торды. Бу – матур гына юнылып, кулда йөри-йөри шомарып беткән куыш агач тамыры, аның нечкә башы тишелгән, шуңа бөке тыгып куелган иде. Тәмәке савыты хезмәтен үти иде ул. Карт аның бөкесен алды, сул кулының баш бармагы тырнагы өстенә ипләп кенә бер чеметем тәмәке салды да, тәмәке савытын яңадан ыштан бөрмәсенә кыстырып, Сафаның сөйләп бетергәнен көтә башлады.
Ниһаять, Сафа сүзен әйтеп бетерде.
Йосыф карт, баш бармак тырнагын борын төбенә китереп, тәмәкене исни-исни:
– Алай, алай, – дип куйды һәм бик кәефе булган бер кыяфәт белән каты итеп төчкереп җибәрде.
– Исәнлеккә булсын! – диде Сафа.
Карт тагы төчкерде, аннары башын читкә борып борынын сеңгерде һәм җиң очы белән әйбәтләп борынын сөрткәч кенә басынкы бер тавыш белән сүзгә кереште:
– Эх, энем! – диде. – Әгәр бу сүзне синең урында башка берәү сөйләсә, мин аның кабыргаларын санап җибәрер идем. Акыллы егет син, сүзгә дә оста! Була торган булса, мин сиңа бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. Әмма син булмастайны сорыйсың. Карт көнемдә мин үз өстемә андый эшне ала алмыйм. Йортыма яучы да җибәрмә, бу турыда бүтән сүз дә чыгарма. Мин сүземнән кире кайтмыйм.
Бу кадәр тискәре картны үгетләп маташуның мәгънәсе юк иде. Шуңа күрә Сафа китәргә кузгалды. Йосыф карт базга төшеп китте.
Шул көнне үк Сафа теге сипкелле малай аркылы Саҗидәгә әтисе белән сөйләшүнең нәтиҗәсе турында хәбәр иттерде.
* * *
Иртәгәсе көнне Йосыф карт әвендә киптергән солыны бергәләшеп сугып бетерделәр. Төштән соң карт өйгә бер кочак юкә кертеп, тар гына итеп телде дә, чабата ясарга утырды.
Кич җитеп килә иде. Саҗидә әйбәт күлмәген киеп, башына зур француз яулыгын бәйләде. Өйдә үзенә урын таба алмыйча әрле-бирле йөрде. Мич тирәсендә кайнашкан ике апасы Саҗидәнең нинди хәлдә икәнлеген күреп, дәшми генә ни буласын көтә башладылар.
– Әти! – Саҗидә үз тавышыннан үзе сискәнеп китте.
Әтисе башын күтәрмичә генә:
– Ни әйтмәкче, кызым? – дип сорады.
– Синең янга кичә Сафа килдеме?
Йосыф карт дулкынланган Саҗидәгә елт кына күз төшереп алды, дәшмәде.
Хатыны Сылу белән башка кызлары авыз ачарга да куркып торалар иде.
– Я, килде... Анда синең ни эшең бар? – диде карт, ниһаять.
– Эшем юк. Тик әйт әле: син аңа ни дип җавап бирдең?
– Минем ни дип җавап бирүемдә синең ни эшең бар? Әллә оятыңны җуйдыңмы, атаң белән кияү хакында сөйләшмәкче буласыңмы? Чыгып кит моннан! Күземә күренәсе булма. Минем сиңа да, Сафага да көчем җитәр...
Кыз урыныннан селкенмәде дә. Сак булырга кирәклекне бөтенләй онытып тагын телгә килде:
– Әнә синең аркада апаларым корып-кибеп беттеләр инде! Синең кирелегең аркасында! Мин алар шикелле булырга теләмим, теләмим!
Сылу карчык, Йосыфның чабата калыбы алырга үрелүен күреп, Саҗидәне ишеккә таба этеп җибәрде. Кыз, исенә килеп, ялт кына өйдән атылып чыгып китте. Авыр чабата калыбы ябылып өлгергән ишеккә шалт итеп барып бәрелде.
– Ах, оятсыз! – дип кычкырып калды Йосыф карт. Аннары бөтен ачуын хатыныннан алырга кереште: – Син балаларга тәрбия бирә белмәдең! Син аларны сүз тыңламаска өйрәттең, кызларны син узындырдың! Оят, хурлык! – дип тузынды.
Сылу карчык:
– Атасы, Саҗидәнең ниндилеген беләсең бит! Бөтен халык алдында хур булмыйк, – дип әйтеп караса да, карт дулавын гына белде. Сылу карчык өстенә зур агач табак, чабата калыплары очты. Үз гомерендә мондый әйбер атуларны байтак күргән хатын тиз генә мич артына кереп качты.
* * *
Саҗидә өйдән исән-сау чыгып качкач, бер әйберсез Миңлебайларга барып керергә яхшысынмады. Аны хәлен аңларлык бердәнбер кеше Җиһан абыстай гына иде, ул Әкрәм карилар йортына барып кына кеше гайбәтеннән качып калачак иде. Кыз шунда китте.
Җиһан абыстай әле яңа гына икенде намазын укып бетереп, намазлык өстендә ахшам намазына керешер өчен кояш баеганны көтеп, тәсбих тартып утыра иде.
Вакытлы-вакытсыз шушындый каты салкында күлмәкчән килеп кергән Саҗидәне күргәч, ул борчыла калды. Исәнләшү белән үк:
– Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады.
Саҗидә «юк» дип әйтә алмады, җавабы бугазы төбендә утырып калды, күзләренә яшь төелде һәм ул тыела алмыйча үкереп елап җибәрде.
Җиһан тәмам каушады. Саҗидә янына йөгереп килеп, ике куллап аны башыннан кочты да, ябык күкрәгенә кысып, чәченнән сыйпарга кереште.
– Абыстай, җаным, нишлим икән? Хәзер миннән бөтен кеше көләчәк бит... – диде Саҗидә, яшькә буылып.
– Елап кайгыңны җиңеләйтә алмассың, – диде Җиһан, һаман да кызның ни сәбәптән елавын аңлап җитмичә. – Әйт әле, ни булды? Хәлемнән килсә, ярдәм итәрмен.
Өй эчендә кичке караңгылык иңә башлады. Җиһан абыстай намазын бөтенләй онытты. Әллә елап кайгысы җиңеләйде, әллә абыстаеның ягымлы, йомшак итеп башыннан сыйпавына тынычлана төште – Саҗидә әкренләп хәлгә килде.
Әти мине Сафага бирергә теләми. Мине дә апаларым шикелле картайтып киптермәкче була. Бер генә чарам кала: Сафага ябышып чыгам.
– Үзең белгәнчә эшлә... Берничек тә киңәш итә алмыйм сиңа, балам, – диде Җиһан.
Саҗидәгә киңәш кирәкми иде инде. Сафага ябышып чыгам дигән ныклы карарга килгән иде ул. Тик ябышып чыккан, азгын кыз дигән исемне күтәрүе генә авыр иде. Шуны уйлагач, гарьлектән күзләренә яшь килә иде. Шулай да сөйгән егетенә чыкмый калып, апалары шикелле картаеп сулуга караганда, теләсә нинди хурлыкка да түзү җиңелрәктер кебек иде.
Бераз вакыттан Әкрәм кариларга, сеңлесен эзләп, Кәримә килеп керде.
– Хәзер нишлисең инде? – дип сорады ул.
Саҗидә катгый итеп:
– Бишмәтем белән әйберләремне төйнәгән төенчегемне китер. Төенчегем чормадагы кәрзин эчендә. Кара аны, әти сизмәсен, – диде. Һәм өстәп: – башкаларга сабак булыр... Хурлыгы әтигә булыр! – диде.

XI. Туй
Миңлебайныкылар йортының капка-ишекләре бикләнмәгән әле. Сәке түрендә Зөһрә карчык аякларын бөкләп тәсбих тартып утыра. Аның янында Вафа балалары тәгәрәшеп йоклап ята. Сәкенең ике кырыена урын җәеп куелган.
Вафаның хатыны мич янында зур гына җилпучка он или. Патый чыра телә. Вафа бер аягын сәкедән салындырган килеш икенче аягының тырнакларын кисә. Ә Сафа сүзсез генә ишек катындагы бүкәндә утырып тора, ул нидер көтә шикелле.
Тышта шыгырдап ян капка ачылганы ишетелде. Берәү тиз генә тәрәзә буеннан узып, ашыга-ашыга өйалдына керде. Сафаның йөрәге катырак тибәргә кереште, битләре кызышып яна башлады. Өйгә өстенә буйлы-буйлы бишмәт кигән, кулына кечерәк төенчек тоткан берәү килеп керде.
– Хәерле кич!
Тикмәгә көтмәгән икән Сафа: Саҗидә иде бу. Сафа бүкәннән сикереп торды да, бер кулы белән Саҗидәнең беләгеннән тотты, икенче кулына аның төенчеген алды.
– Менә килдем, – диде Саҗидә, тынлыкны бозып.
– Бик әйбәт иткәнсең.
Сафа аптырашып калган туганнарына таба борылып:
– Менә сезгә яңа килен булыр бу! – диде.
Вафаның хатыны, башын кашып куеп, читкә борылды да, тагы да тырышыбрак, бүленеп торган эшенә кереште. Вафа, аягын әз генә идәнгә төшереп, әнисенә текәлде. Патый пычак, чыралык агач һәм чыраларны кочагына җыеп мичкә ташлады, кулларын корсагы турысына кушырып, күлмәгенең бала итәге астына яшерде дә, тыелып кына:
– Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә! – диде һәм шундук тавышын үзгәртеп: – Картлык көнебездә хур итмәкче буласызмы безне? Сылу ахирәт белән Йосыф абзыйны адәм көлкесенә калдырдыгыз... Бөтен нәселебезне хур итәсең! – диде ул соңгы сүзен Сафага атап.
– Ярабби, мәрхәмәтеңнән ташлама! – дип куйды Зөһрә карчык.
Патыйга һәм Вафага инде бу хәл белән килешүдән башка чара калмады. Әмма халык арасында гайбәт таралудан ничек котылырга соң?
Туган-тумача бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Ахырында Сафа Саҗидәне иртәгәгә чаклы Җиһан абыстайларда торып торырга күндереп, шунда илтеп куйды.
Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз-быз хәбәрчеләр йөри башлады.
Иң элек Йосыфлар йортына Патый барып, ахирәте Сылу һәм тискәре беткән карт белән сөйләште. Аннары аларга Вафа барды. Бераздан соң Миңлебайларга Сылу җиңги килде. Ул киткәннән соң, Вафа тагын Йосыф карт янына барды. Аның артыннан аларга Патый керде.
Җиде төн уртасында, бөтен авыл йоклап беткәч, Саҗидәнең язмышы хәл ителә, моның хурлыгыннан ничек котылу хакында киңәш алып баралар иде. Ирдәүкә Саҗидә исә түземсезләнеп сөйләшүләр беткәнне көтә иде.
Йосыф картны үгетләп тә, хурлыгы нинди бит дип куркытып та карадылар. Кире беткән карт үз сүзеннән чигенергә теләмәде.
Ахырында ул Патый белән Вафага, Сафаны бу уеннан кайтарырга кирәк, дип мыгырданып куйды.
Тегеләр беравыздан:
– Безнең сүзне ишетергә дә теләми ул! – диделәр.
Карт ышанмады.
Ахырында Патый, ачуы килеп:
– Менә үзең дә кызыңны җиңә алмагансың ич әле! – дип кычкырды.
Каршы килерлек урын калмаган иде. Йосыф карт эндәшмәде. Бүген беркем аны тыңларга да, аңларга да теләми иде. Хәтта ничә ел бергә гомер иткән хатыны Сылу да ачыктан-ачык кызын яклап, иренә каршы төште... Шаккатарлык хәл иде бу.
– Муеннары аска килеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бернәрсәгә дә катышмыйм. Теләсәгез нишләгез! – диде карт ачу белән.
Үз башына гөнаһ алмас өчен, кеше күзенә күренмәс өчен, ул иртүк торып җирән биясен җикте дә, солы төяп калага китте, хатынына өч-дүрт көнсез кайтмам, дип әйтеп калдырды.
Иртәгесе көнне иртән Сафа Җиһан абыстайларга Саҗидәнең хәлен белергә килеп, картларның эшне ничек хәл иткәнлекләрен әйтте. Озакламый Кәримә килеп, Саҗидәне үзләренә алып китте. Патый төш җиткәнче үк ахирәте янына барып, туй итү хакында сөйләште.
* * *
Йосыф карт каладан кайтканчы бөтен мәшәкатьләрне бетереп, яшь киленне кияү йортына төшерү өчен, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар. Йосыф картның холкын белмәссең, әллә нинди көтелмәгән хәлләр китереп чыгаруы бар иде.
Мәһәрнең күләме, бүләк-санак, ничә пар кунак чакыру хакында төгәл генә сөйләшергә вакыт та булмады. Бу юлы инде вак-төяк өчен сатулашып тормадылар: ике як та бик тиз килеште. Ахирәт дуслар кайнап торган самавыр янында барлык туй мәшәкатьләрен сөйләшеп хәл иттеләр. Сылу җиңги хәзинәсендә булган барлык нәрсәсен әзерләргә, Патый исә аңа ярдәм итәргә булды.
Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга дип җибәргән җигүле атлар килде. Озакламый киенеп-ясанып чаналарга утырган кодалар урау юллар белән Йосыф карт капкасы төбенә килеп туктадылар.
Кодалар өйгә кереп, йорт эче тулы кунакларга вәкарь белән генә сәлам бирделәр.
– Исәнмесез, кода! Исән-сау килеп җиттегезме?
– Ни хәлләрдә яшисез, кодагый?
– Шатлыклы туй белән котлыйбыз сезне! – диделәр.
Шуннан соң мулла белән мәзинне алырга ат җибәрделәр.
Шәмси мулла, өйгә килеп кергәч, җыелган халыкка сәлам биреп, аларны шатлыклы көн белән тәбрик итте һәм бик эре генә итеп түргә менеп утырды.
Кыз ягыннан вәли-вәкил итеп Йосыф картның энесе Ильяс чакырылган иде. Ул йоланы башларга вакыт икәнен белдереп:
– Кунаклар килеп бетте, мулла абзый, – диде.
– Кияү ягыннан кем вәли-вәкил? – дип сорады мулла.
– Мин, – диде Вафа.
Мулла кунакларга күз йөртеп, чак кына көлемсерәде дә:
– Биредә кызның атасы күренми икән, – дигән булды.
Ильяс ашыгып кына:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Болганчык Еллар - 06
  • Parts
  • Болганчык Еллар - 01
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2019
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 02
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2061
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 03
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2107
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    63.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 04
    Total number of words is 3939
    Total number of unique words is 2003
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 05
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 1913
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    56.1 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 06
    Total number of words is 3938
    Total number of unique words is 2042
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 07
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 1961
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 08
    Total number of words is 3889
    Total number of unique words is 2076
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    52.4 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 09
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 1976
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 10
    Total number of words is 3793
    Total number of unique words is 1927
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 11
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 1898
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    56.2 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 12
    Total number of words is 3943
    Total number of unique words is 1895
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 13
    Total number of words is 3899
    Total number of unique words is 1933
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 14
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 1940
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 15
    Total number of words is 3780
    Total number of unique words is 2079
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 16
    Total number of words is 3927
    Total number of unique words is 2205
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 17
    Total number of words is 3708
    Total number of unique words is 2020
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 18
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2090
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 19
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2133
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 20
    Total number of words is 3852
    Total number of unique words is 2045
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.0 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 21
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2035
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 22
    Total number of words is 3825
    Total number of unique words is 2052
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 23
    Total number of words is 3844
    Total number of unique words is 2146
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 24
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 2291
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 25
    Total number of words is 3749
    Total number of unique words is 2067
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    50.9 of words are in the 5000 most common words
    58.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 26
    Total number of words is 3841
    Total number of unique words is 2205
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 27
    Total number of words is 3816
    Total number of unique words is 1988
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    52.2 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 28
    Total number of words is 3885
    Total number of unique words is 2084
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 29
    Total number of words is 3544
    Total number of unique words is 1885
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 30
    Total number of words is 4056
    Total number of unique words is 2159
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 31
    Total number of words is 4006
    Total number of unique words is 1986
    39.1 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 32
    Total number of words is 4008
    Total number of unique words is 2098
    36.5 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 33
    Total number of words is 3955
    Total number of unique words is 2053
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.6 of words are in the 5000 most common words
    60.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 34
    Total number of words is 3962
    Total number of unique words is 2091
    39.5 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    63.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 35
    Total number of words is 3950
    Total number of unique words is 2077
    38.1 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Болганчык Еллар - 36
    Total number of words is 2510
    Total number of unique words is 1464
    41.8 of words are in the 2000 most common words
    56.9 of words are in the 5000 most common words
    65.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.